Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЧУРИНЧЫ СӘЛИМҖАНОВ


I
Еллар үткән саен алмагачлар үсә барды. Ләкин алмасы әче иде, вак иде бу агачларның.
— Нигә болай бу? — дип аптырый иде Шәрифҗан Сәлимҗанов вакыт- вакыт хафага калып.
һәм шул елларда ул табигатьне үзенә буйсындыра торган, үсемлек белән идарә итә торган, аны үзе теләгәнчә үзгәртә белә торган кешенең барлыгын ишетте. Шул чакта ук Шәрифҗан Сәлимҗанов бу кешене күңеле белән ничектер бик тиз якын итте һәм еш кына аны хәтергә ала торган булды.
1929 елның җәе иде. Бер көнне печән чабып кайтып кичке ашны ашаганнан соң, ул үзенең өй аргы бакчасына чыкты һәм>:
— Нишләп болай әче соң болар- ның алмасы, — дип уйланды ул әлеге алмагачларның төбенә сузылып ятып. — Моның берәр сере бардыр, бу әллә соң әче алма бирә торган агачлармы икән... Әгәр шулай булса... Мичурин бабай әллә ниндй кыргый агачлардан да тәмле алма ала дип ишетәбез бит. Шулай булгач, бәлки безнең бу җирләрдә дә үстереп буладыр андый алмаларны. Барасы иде аның янына, үз күзең белән күреп кайтасы иде ул карт өлгерткән алмаларны. Белмәссең, үсентеләр дә биреп җибәрер иде, юмарт карт диләр бит аны. Безнең өчен, халык өчен эшли торган кеше диләр. Ленин тикле Ленин яраткан кеше булгач, ул инде кечкенә кеше түгелдер. Күрә алырмынмы икән соң мин аны, үзе белән сөйләшә алыр-мынмы икән...
Җәйне әнә шундый уйлар белән үткәргән Сәлимҗанов көзгә таба йорт кирәкләре хәстәрләүдә кинәт саранланып китте — акчаны кысыбрак тота башлады. Ишек алды уртасындагы мунчаны сипләп яңадан салуны да киләсе елга калдырды, өй түбәсен такта белән ябуны да кичектерде, быел алырга тиешле яңа самовар турында да сүз кузгатмый башлады, кием-салымны да яңартмаска булды. Хатыны Җиһан апа бу турыда сүз ачу белән һәрвакыт аңа берүк җавапны кабатлады:
— Быел зур сәфәргә чыгасым бар. Мичурин бабай янына барам. Мине акчага бәйләнешле эш белән йөдәтмә инде, әнисе, — диде. — Минем исәп өй арты бакчасын алмагач белән тутыру, сиңа туйганчы алма ашату!
— Син түгел Александр бояр да булдыра алмады аны, агачы үсте
68
үсүен, ә алмасы булмады, булганда да бик әче булды, — диде Җиһан апа икеләнеп.
— Бояр булдыра алмаганны без булдырырбыз, менә күрерсең, көт тә тор!
Җиһан апа бер яктан шулай икеләнде, икенче яктан исә ире өчен юл кирәкләре кайгыртырга кереште: каз-үрдәкләргә тизрәк симерсеннәр өчен җимне ешрак сала торган булды, олы юлга чыгарга җыенган ире өчен эремчек тә киптереп куйды, күңеле белән берничә әтәч тә суярга булды, бер тартма кәрәзле бал да хәзерләде...
— Уена килгәнне эшләми кала торган кеше түгел, барам дигәч бармый калмас, — диде үз-үзе белән сөйләшеп.
II
Шул елны, явымлы көзге көннәрнең берендә, Клявлино тимер юл станциясенә читәне , уң якка кыегая төшкән тарантаска җигелгән аксак бер күк ат килеп туктады. Тарантаска ике кеше утырган иде. Аларның берсе, үзенең гәүдәсенә караганда шактый зур брезент плащ кигәне, тарантастан төште дә, атны шундагы баганага бәйләде. Башына өрьяңа малахай бүрек, өстенә кыска бишмәт, аягына галош белән чесон- ки кигән, озынча яңаклы, кабарып торган кап-кара мыеклысы тарантастан төшү белән азык-төлек салынган юл капчыгының бауларын яңадан кысып бәйли-бәйли үзен озата килгән яшь егеткә дәште:
— Мине алырга да син килерсең гчнде, ун көннән әйләнеп кайтырмын. Алырга килгән чакта тарантас җикмә, гади ящик арба белән генә кил, — диде.
— Нигә алай, тарантас белән атка җиңел була бит, Шәрифҗан абзый?
— Ансы шулай. Ләкин алмагач үсентеләре алып кайтам бит. Алар- ны тарантаска сузып салып булмый. Алар өчен иң яхшысы — ящик арба. Аннары, алмагач үсентеләре генә түгел, виноград чыбыклары да алып кайтырмын әле бәлки. Картның үз янына барам бит... — диде капчык бауларын иңсәсенә кия-кия.
Шулай сөйләшә-сөйләшә зәңгәр билбау астына кыстырылган күн бияләен кулына алып егет белән исәнләште:
— Ярый хуш. Җиңгәңә әйт, озаграк тора калсам, борчылмасын.
— Хәерле юл, Шәрифҗан абзый.
Бер сәгатьтән инде бу кабарып торган кара мыеклы кеше пассажирский бер вагонда бара иде.
Бу, Козлов шәһәренә (хәзерге Ми-чуринск), бөек галим Иван Влади-мирович Мичурин янына баручы Шөгер районы, Бәкер авылы, «Маяк» колхозының тыйгысыз бакчачысы Шәрифҗан Сәлимҗанов иде. Бу тынгысыз кешенең тынгысыз карт янына баруы бик табигый иде. Чөнки ул мәхәббәт баглаган Иван Владимирович Мичурин «...Халыктан 'аерылмаучы, үзен халыктан еракта тотмаучы, бәлки халык-ка хезмәт итәргә хәзер торучы, фәннең барлык казанышларын халыкка бирергә хәзер торучы, халыкка ирексезләнеп түгел, бәлки ирекле рәвештә, теләп хезмәт күрсәтүче фәннең» (Сталин) вәкиле иде. Ә үзе теләп тугыз йөз чакрымлык юлга чыгучы һәм әлеге пасса-жирский вагонда баручы Шәрифҗан Сәлимҗанов исә әнә шундый фәннең казанышларын тормышка ашырырга атлыгып торучы ун меңнәрчә интузиастларның берсе иде.
III
Күп булса ун көнгә дип юлга чыккан Шәрифҗан Сәлимҗанов тиз генә кайтып китә алмады Козлов шәһәреннән. Анда Иван Владимирович Мичуринның бакчасы һәм питомнигы белән өстән-өстән генә танышу өчен дә берничә көн вакыт кирәк булды. Ә Шәрифҗан Сәлимҗанов ул гомумән үзе кызык-сынган мәсьәләне тирәитен өйрәнүне ярата торган кеше булганлыктан, бакчаны һәм питомникны бер әйләнеп чыгу белән генә канәгатьләнмәде, атналар буе шунда йөрде. Аннары әле Иван Владимирович Мичуринның үзен дә күрмәгән иде ул.
Менә шулай бакчадан аерыла алмый йөргән көннәрнең берендә экскурсантлар алдына И. В. Мичурн! чыгып басты. Бераз какчарак йөз
69
ле, озынча яңаклы, аз гына зуррак борынлы, башына шләпә, өстенә костюм кигән бу карт килеп чыгу белән ул үзе экскурсантларга кул биреп күрешергә кереште.
Менә шул вакыт И. В. Мичурин белән күрешкәндә һәркем үзенең кай җирдән икәнлеген әйтте. Шәрифҗан Сәлимҗанов башкаларның күрешеп бетүләрен көтеп И. В. Мичуринга сокланып карап торды:
— Шушы икән инде Ленин яраткан кеше, — дип уйланды ул карттан күзен алмыйча.
Менә инде ул үзе карт алдына килеп басты һәм аның белән исәнләшеп:
— ... Мин Татарстаннан булам, Иван Владимирович, — диде.
— Ә бит синең якташың эшли минем бакчамда... Агроном Хәсән Ени- кеев ††... — диде И. В. Мичурин аның кулын ычкындырмыйча.
Хәсән Еникеевның И. В. Мичурин кул астында э^шләве ул чакта әле рус телен яхшы белеп җиткермәгән Шәрифҗан Сәлимҗанов өчен көтелмәгән шатлык булып төште. Ул аның аркылы И. В. Мичуринның үсемлекләрне ялгау һәм тәрбияләү методлары белән танышты, кыргый алмагачларга икенче бер яхшы сорт алмагачларның бөреләре белән при-вивка ясау аркасында килеп чыккан чәйник кебек зур тәмле алмаларның серләренә төшенде, салкынга чыдамлы, тиз өлгерә торган виноградларга карап хәйран калды.
Менә бер вакыт X. Еникеев аны берничә төп миләш агачы янына алып килде:
— Менә бу миләш груша белән серкәләндерелде. Боларның икесен кушудан максат — салкынга чыдамлы груша үстерү. Үзең беләсең, миләшне кар яуганда да җыеп була. Груша белән миләшне серкә- лөндерү ул шулай ук Иван Владимирович Мичурин гыйльме. Бу гыйлемгә русча «отдаленная гибриди-зация» диләр, татарча әйткәндә бер-беренә ерак булган токымнарны гибридлаштыру була инде, — диде.
Ш. Сәлимҗанов шушы беренче ки-лүендә үк И. В. Мичурин гыйльмен үзләштерүгә күңелен беркетте. Бу гыйлемнең колхоз өчен файдалы икәнлегенә ышанды. Бу гыйлем белән күп эшләр башкарып булачак- ны күрде.
†† Сүз хәзерге вакытта Москва җиләк- җимеш тәҗрибә станциясендә эшләүче биология фәннәре кандидаты X. К- Енисеец турында бара.
Ул көне-төне Мичурин бакчасында булды. Ул анда сәер бер шатлык белән, дәрт белән йөрде. Шулай йөр- де-йөрде дә кинәт зиһене ачылып киткәндәй булды һәм өйдән чыкканга нәкъ өч атна дигәндә Бәкергә юл тотты. !
IV
Козлов шәһәреннән ул бөтенләй башка кеше булып кайтып төште. Аның уйлары өй арты бакч1а!сы турында гына түгел, ә берничә деся- тинәләргә җәелгән җиләк-җимеш бакчасы булдыру турында иде инде. Ул моның өчен Мичурин бакчасын-нан үзе күтәрә алган кадәр алмагач үсентеләре алып кайткан иде.
«Маяк» членнары аның бу уен бик хуш күрделәр, һәм бакчага нигез салуны ул үз өстенә алды.
Өч-дүрт ел үтүгә инде ул утырткан алмагачлар җимеш бирә башладылар. Элек бер генә төп алмагачы да булмаган «Маяк» колхозы өчен гүзәл күренеш иде бу. Шулай итеп Бәкер авылы крестьяннарының чәй янына кызарып пешкән алмалар килде. Болар — Мичурин сортлы Славянка, Китайка Золотая, Бель- флюр, Антоновка сортлы эре һәм тәмле алмалар иде.
Ш. Сәлимҗанов бер үк вакытта Александр исемле бояр бакчасыннан алып кайтып күчереп утырткан алмагачларны да Мичурин гыйльме нигезеңдә үз теләгенә буйсындырды. Элек бу агачлар ачы һәм вак алмалар биреп утырсалар, Мичурин сортларын ялгап үстергәннән соң, эре һәм тәхмле алма бирә башладылар.
Шәрифҗан Сәлимҗанов үзе утырткан алмагачлардан җимеш алу белән/ генә калмады, ә Мичурин сортлы бу агачларны күпләп үрчетү эшенә дә кереште. Моның өчен ул бу вакытка кадәр файдаланылмый яткан тау буен урап алып, анда питомник оештырды. Бу питомник-
70
га бик тиз арада ун меңнәрчә үренте үстерде. Ләкин ул «Маяк^тагы бу питомник белән генә дә канәгатьләнмәде, шул ук Шөгер районы «Шушма» колхозында икенче питомник салды. Бусыннан инде тирә- юньдәге районнарның колхозлары гына түгел, ә күрше өлкәләрнең колхозлары да үсентеләр алып файдаландылар.
Ш. Сәлимҗанов Мичурин сортларын үрчетү белән бергә ул бөек галимнең үзе белән һәрвакыт бәйләнеш тотты. Ул аның янына, Козлов шәһәренә биш тапкыр барып кайтты. Алтынчы тапкыр баруында инде ул бөек галимнең фәнн?и хезмәтләренә 60 ел тулу юбилее уңае белән үзе чакырылган иде. Бу вакытта инде Ш. Сәлимҗанов сиксән мең төп чамасы Мичурин сортлы алмагачлар үстергән иде. Юбилейга ул әнә шулай Мичурин сортларын массовый күләмдә үрчетүче булып катнашты.
Бөек Ватан сугышы башлануга инде ул шушы ике питомникта ике йөз мең төп алмагач үстерде. Ике йөз мең төп! Бу бит әйтергә генә ансат! Шуның өстенә тагы бер миллион төп кура җиләк һәм карлыган куаклары!
Бөек Мичурин башлап тудырган бу сортларны бер Сәлимҗановнын гына да шушы кадәр күләмдә күпләп үрчетүе, бу үзе үсемлек белән идарә итүнең факты түгелме!