Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘКИЯТЛӘР


Бу җыентыкта егермедән артык халык әкияте тупланган. Алар арасында тылсымлы әкиятләр, тормыш-көнкүреш әкиятләре, хайваннар турындагы әкиятләр бар. һәр әкияткә карата, диярлек, рәсемнәр бирелгән. Җыентык әкиятләрнең ничек килеп чыгуы һәм аларның тәрбияви әһәмияте турында кереш сүз белән башлана. Әкиятләрдә халыкның тирән акылы, аның зирәклеге, яхшы күңеллелеге чагылуы турында аңлатма бирелә.
Җыентыкта «Үги кыз», «Пәриләрне җиңгән», «Күке кычкыргач, көтүче хезмәт хакы ала», «Куркак юлдаш», «Ике ялкау», «Җиде баҗаны бер бүре ашаган», «Агай казны ничек бүлгән», «Кәҗә белән бүре», «Аю белән төлке» һәм «Шүрәле» кебек халык арасында киң таралган әкият һәм мәсәлләр бар һәм яшьүсмерләр аларны кызыксынып укыячаклар.
* Урта яшьтәге балалар өчен. Төзүчесе X. Ярми. Татгоснздат басмасы, 62 бит, Бәясе 4 сум, 1947 сл.
Ләкин җыентыкта тәрбияви яктан бәхәсле булган әкиятләр дә бар. Мәсәлән, китапның беренче битендә үк «үги кыз» бирелә. Бу әкият, югарыда әйткәнемчә, халык арасында киң таралган булуына карамастан, тәрбияви яктан бик зур шик астында тора. Төзүче, үзенең кереш сүзендә бу әкиятне үрнәк рәвештә күрсәтеп, бу сүзләрне яза: «... бу китаптагы «Үги кыз» әкияте эшчән һәм гадел булырга, олы кешеләргә хөрмәт сакларга өнди» ди. Әкияттә үги кыз урманда адашты- рылып калдырыла да, ул убырлы карчык өстенә килеп чыга һәм, аңа турылыклы хезмәт күрсәтеп, алтын- көмешкә баеп кайта. Убырлы карчык образы халык аңында явыз көч, тискәре тип булып урнашуы билгеле. Убырлы карчык образында без аны хөрмәт итәрлек һичбер төрле «олылык» күрмибез. Без яшь буыннарны «явыз көчләргә» буйсынырга, аларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтмибез, киресенчә, аларга каршы батыр, кыю көрәшергә, аларны җиңеп чыгарга өйрәтәбез. Шул як
тан карап, мин бу әкиятне, төзүче бәяләгәнчә, баланы гадел булырга, олыларга хөрмәтле булырга өйрәтә торган тәрбияви әһәмиятле нәрсә дип карый алмыйм.
Шулай ук «Акыллы килен» әкиятен дә тәрбияви яктан әһәмиятле әсәр дип тәкъдим итеп булмас иде. Бу әкияттә өч килене булган бер карт турында сүз бара. Карт үзенең кунакларын бик кыстап ашата торган була һәм, киленнәренә: « дөньяда нәрсәнең тавышы иң еракка ишетелә?» дигән сорау куеп, акыллы киленнән: «дөньяда ризык тавышы бик еракка ишетелә» дигән жагап ала. Шуннан соц карг: «Нилек ул алай?» — дигәч, килен: «Бер кешене чын күңелдән сыйласак, ул кеше ун мең чакрымнар еракка киткәч тә сине исенә төшереп сөйләр, беркайчан да онытмас», — дип үзенең акыллы җава-бының мәгънәсен сөйләп бирә һәм карт та киленнең мондый акыллы сүзен җүпләп мактый.
«Яхшылык җирдә ятмас» дигән мәкаль бар. Иптәшләреңә, гомумән кешеләргә иткән ярдәм, күрсәткән хезмәт бер вакытта да онытылмый Без балаларны иптәшләренә ярдәм итә торган, халыкка хезмәт күр- сәтүчән итеп тәрбияләргә тиешбез. Ләкин яхшылыкны обывательләрчә «сыйлау», «кунак итү» рамкасына салып аңлату дөрес булмас иде. Шуның өчен җыентыкка «акыллы килен» әкиятен кертүне мин уңышлы дип әйтә алмыйм.
Җыентыкка кергән башка әкиятләр һәркайсы үз урынында ярарлык, алар билгеле дәрәҗәдә укучыга тәрбияви йогынты ясыйлар, ялкаулыктан көлеп, баланы хезмәткә кызыктыралар, үткенлек, кыюлык, талкырлык сыйфатлары тәрбиялиләр.
Әкиятләрнең толе җиңел, әкиятләргә генә хас булган стиль үзенчәлеге дә сакланган. Ләкин урыны- урыпы белән аерым кытыршылыклар, балалар өчен азыр аңлаешлы сүз әйләнешләре дә очрый. Мәсглзи, төзүче кереш сүздә әкиятләрдәге тәп геройларның гадәттә хезмәт халкының үз геройлары булулары турында аңлатканда болай ди: «Алар тора-бара үзләренең акыллы һәм зирәк булулары яки хәйләкәрлекләре аркасында, халыкның яъыз дошманнары булган патшаларны, байларны һәм халыкны җәберләп ягкан һәртөрле кара көчләрле (курсив минеке Г. Б.) һәркайчан җиңеп чыгалар».
Биредә җөмләне: «... халыкны җәберләп яткан һәртөрле кара көчләрне һәм халыкның явыз дошманнары булган патшаларны, байларны һәркайчан җиңеп чыгалар» дип төзү кирәк иде. Юкса, мондый җөмләдән балаларның ялгыш мәгънә аңлаулары мөмкин.
Җыентыкның техник оформление- се канәгатьләнерлек, рәсемнәре дә уңышлы гына. Киләчәктә җыентыкны яңадан басып чыгарганда, төзүче, югарыда күрсәтелгән кимчелекләргә игътибар итеп, китапны тагын да тулырак итеп бирер дип ышанабыз.
Г. Бакир.