Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ЕВГЕНИЙ ОНЕГИН“НЫҢ ЯХШЫ СЫЙФАТЛЫ ТӘРЖЕМӘСЕ КИРӘК


«Пушкин илән Лермонтовтан үрнәк алам. Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам» —
дип язды сөекле шагыйребез Тукай.
Үзенең икенче бер шигырендә ул Пушкин белән Лермонтовны кояшка тиңләде, бүтән сүзләр белән әйткәндә, бөек рус халкының культурасын, аның классик поэзиясен татар әдәбиятына тереклек көче бирүче кояш дип санавын белдерде.
Тукайның чын халык шагыйре булып җитешүендә, әдәбият хәзинәбезгә кыйммәте һаман арта барачак зур байлыклар калдыруында Пушкин һәм Лермонтов иҗатларының турыдан-туры йогынтысы булды. Рус халкының даһи шагыйрьләренә Тукай сокланып карады, алардан сабак һәм рухани азык алды.
Ләкин Тукай заманында рус әдә-биятының иң гүзәл үрнәкләрен Россия халыкларына аларның ана телләрендә җиткерү мөмкинлекләре юк иде әле.
Пушкин даһиларча алдан күрә алган һәм Тукай шуңар омтылган көн килде. Караңгылыкны яктылык җиңде. Пушкинның әйткәне дөрескә чыкты: аның шигыре бөек Русь илендәге барлык телләрдә яңгырады.
Октябрь социалистик революциясенең 30 елы эчендә рус классикларын татарчага тәрҗемә итү буенча күп эшләр башкарылды. Пушкинның да бик күп әсәрләрен татар хезмәт ияләре ана телендә укый алалар. Шулай булса да бу өлкәдә плансызлык һаман да бетеп җитмәгән әле. Пушкинның иң зур, ин әһәмиятле әсәре һәм бөтен дөнья әдәбиятының тиңдәшсез шедевры булган «Евгений Онегин»ның шушы көнгә кадәр яхшы тәрҗемәсе оеш-тырылмау үзе генә дә бик зур кимчелек саналырга тиеш.
Моннан ун ел элек чыккан беренче тәрҗемәнең сыйфаты бик түбән, күп урыннар бозып тәрҗемә ителгәннәр иде. Нәтиҗәдә бу эш һаман үтәлмәгән килеш калды.
Менә хәзер урта мәктәпләрнең сигезенче класслары өчен чыгарылган дәреслек-хрестоматиядә. программа кушуы буенча, «Евгений Онегин» бирелергә тиеш. Дәреслек - хрестоматиянең авторлары Пушкин әсәренең эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләп бирү белән чикләнәләр. Бу бик җиңел юл, ләкин мондый юл белән Пушкинны өйрәнү мөмкин түгел. Бу — Пушкинны бозу була, укучыларны Пушкин иҗатын тиешенчә өйрәнүдән мәхрүм итү була.
Ә кайчагында инде «Евгений Онегин»нан өземтәләр бирмичә чара юк. Мондый очракларда Тат- госиздат шул өземтәләрне генә, булса да яңадан тәрҗемә иттереп мәшәкатьләнми, бәлки аларның иске, бозык тәрҗемәләрен генә
96
алып куя. Белинскпйның шул ук сигезенче класс дәреслегендә урнаштырылган мәкаләсендә һәм татар телендәге «Сайланма әсәрләр» җыентыгында без әнә шундый хәлне күрәбез.
Бөек рус халкының даһи улы Виссарион Григорьевич Бслинскпй- ның «Сайланма Әсәрләре»п татар телендә дөньяга чыгарып, Татго- сиздат күптән көтелгән мактаулы бер эшне, нигездә уңышлы рәвештә, тормышка ашырды. Тик менә шул китапта «Евгений Онегин»нан мең юллап өземтә кытыршы, бозык тәрҗемәдә бирелгән. Менә бер генә строфаны тикшереп карыйк.
Бер ялгызы җир-су арасында, Тик мавыгып вакыт узуга. Безнең Онегин уйлады башта Яңа тәртип урнаштырырга. Үз йортында бу дала хакиме Борынгы барщинаның тәртибен Алмаштырды җиңел оброкка, һәм кол шөкер итте язмышка. Ләкин аның саран күршесе Монда коточарлык зыян күрде, Почмагыннан торып ул бүртенде, Икенчесе килде мәкерле, Барысы бердән хөкем иттеләр: Ул куркыныч тинтәк, диделәр.
Шушы 14 юллык язманы кем шигырь дип әйтә алыр? Тел осталыгы кайда, ритм һәм мелодия кайда, рифмалар кайда? Пушкин шигыре түгел, дөрес подстрочник та түгел, Пушкин шигыренең күләгәсе дә түгел, бәлки Пушкин строфасына талантсыз, төссез һәм тозсыз бер карикатура бу! Шуның белән бергә, тәрҗемәче, халыкның ничек сөйләвен исәпкә алмый, халык телен оятсыз рәвештә боза.
Татарча «җир-су арасында» дип сөйләмиләр, «зыян күрде» дип зыянга очраганнан соң гына әйтәләр. «Тик мавыгып вакыт узуга» . дигән юл бер төрле дә ачык мәгънә аңлатмый, русчадагы «вакыт уздыру өчен генә» («чтоб только время проводить») дигән мәгънәне бирә алмый.
Инде ритм һәм рифмалар мәсьәләсенә килик.
Мәгълүм ки, «Евгений Онегин» романы баштан ахыргача бер үк төрле һәм үзенчәлекле, ундүртәр юллы строфалар белән язылган әсәр. Иҗекләр саны һәм рифмаларның нәүбәтләшүс түбәндәгечә:
Башта 9—8—9—8 иҗекле 4 юлда аралаш рифмалар;
аннары 9—9 иҗекле 2 юлда янәшә рифмалар;
аннары 8—8 иҗекле 2 юлда тагын янәшә рифмалар;
аннары 9—8—8—9 иҗекле 4 юлда камаулы рефмалар (беренче юл дүртенче юл белән, уртадагы ике юл исә бер-берсе белән рифмалашалар);
ахырда 8—8 иҗс'кле ике юлда янәшә рифмалар.
Татарча тәрҗемәдә иҗек саннары 9—8 урынына 10—9 итеп, 8—8 урынына 9—9 итеп алына икән, анысы табигый булыр иде. Ләкин тәрҗемәдә тугызар иҗекле өч юл рәттән туры килә. Бу инде укуны авырайта, интонацияне үзгәртә, шигырьне боза.
Тәрҗемәче, кагыйдә рәвешендә диярлек юл азагындагы соңгы берәр иҗекләрне генә рифмалаштыра, бу исә татарның шигырь, җыр төзелеше законнарына бөтенләй каршы килә. Болай рифмалаштыру бездә бер иҗекле сүзләрдә кулланыла. Күп иҗекле сүзләрнең соңгы иҗекләре генә рифмалаша икән, бу инйе рифма булып чыкмый. Шулай ук авазларның бердәй булулары да рифма яңгырашында зур роль уйный. Барса — калма, бирсәм — җиңгәч кебек рифмалар кулланылмый, чөнки болай язсаң, шигырьдә бер төрле дә гармония бул. мый. «Евгений Онепги»нан тәрҗемә ителеп китерелгән өземтәләр дә, мәсәлән мондый «рифмалар» бар:
— арасында—башта, вакыт узуга — урнаштырырга, хакиме — тәртибен, оброкка — язмышка, күршесе — мәкерле, күрде — бүртенде,- иттеләр — диделәр.
Бу рифмаларның күпчелек өлешен уку яки ишетү ярдәмендә белергә һәм сизәргә мөмкин түгел.
Бу строфада рифмалар аксаган шикелле, ритм да аксый. «Безнең Онегин уйлады башта» дигән юл нәкъ ун иҗектән торса да, анда ун иҗекле шигырь юлына хас булган ритм юк, бер төрле дә мелодия юк.
Бу тәрҗемәдә татар теле грам-матикасының элементар таләплә-
рең тупас рәвештә бозу үрнәкләре До сш очрый. Икенче бүлекнең | 26-нчы строфасында без мондый юллар укыйбыз:
Бишек көннәреннән Татьянаның
Дусты булган унга талуы, Хыял белән бизәделәр аның Авыл тормышының агымын.
Кемнәр бизәгәннәр яки нәрсәләр бизәгәннәр, — аңлавы мөмкин түгел. Оригиналда мәгънә бик ачык:
Задумчивость, ее подруга
От самых колыбельных дней, Теченье сельского досуга Мечтами украшали ей.
Тәрҗемәдә бер дә кирәксезгә ия белән хәбәр арасына өтер куелган, һәм, һичбер телдә булмый торган рәвештә, ия берлек санында, хәбәр күплек санында алынган, шулай итеп мәгънә буталган.
«Бөек дуслык» операсы турында ВКП(б) Үзәк Комитеты тарафыннан чыгарылган тарихи карар ту- рыдан-туры поэзия мәсьәләләренә дә кагыла. Шигырьдә аһәң, булырга, музыкальлек булырга тиеш. Тәрҗемә өлкәсендә дә шулай ук. Пушкин шигырен колакны тырный һәм җанны рәнҗетә торган дың-гырдавык сүзләр теземенә әйләндерү укучылар каршында җавапсызлык күрсәтү була.
Укучыларга «Евгений Онегинының яраксыз, бозык тәрҗемәсен тәкъдим итү фактларын бер төрле дә аклап булмый. Безнең Пушкиннан нур алган Тукаебыз бар. Чылтырап аккан саф чишмә сула-рыдай халык җырларыбыз бар. Октябрьның утыз елы эчендә үскән талантлы шагыйрьләребез бар. Димәк, Пушкин исеменнән чиле- пешле сүзләр сөйләргә хакыбыз юк безнең.
«Евгений Онегинының яңа тәрҗемәсен бирергә кирәк. Бу мактаулы эшне тормышка ашыруда Татарстан Совет Язучылары Союзы җитәкчелек һәм оештыру ролен үз өстенә алырга тиеш. Пушкин, Лермонтов, Некрасов әсәрләрен чыгарганда Союзның тулысымча «битарафлык» саклавы, тәрҗемәләр турында ләм-мим әйгмәве, тәрҗе-мәләрнең Союзда укылмавы, тик-шерелмәве һич тә нормаль хәл түгел. Моңар чик куярга күптән вакыт инде.
•с. ә,- м и