Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫН КЕШЕЛЕК МОРАЛЕ ТАНТАНАСЫ


«Җ ирдә кеше булып яшәү — иң бөек бәхет» ди бөек гуманист Максим Горький. Тормышның үзәге, билгеләүчесе, төзүчесе, үзгәртүчесе — кеше. Җирнең, табигатьнең хуҗасы, андагы байлыкларның хуҗасы — кеше, һәм тормыш никадәр катлаулы, табигать ничаклы төрле буяуларга бай булса, кеше үзе дә, аның үзенә генә хас булган сыйфатлары да, тойгылары һәм кичерешләре дә шул кадәр күп һәм төрлечә-.
Тарих тәгәрмәче әйләнгән саен кешенең яңадан-яңа сыйфатлары ачыла бара һәм без кеше турында, аның бөек, күп яклы, озын һәм бай тормышы турында җентекләбрәк һәм тулырак беләбез. Тәгәрмәч тию кә генә әйләнми: ул тормыш көшелен иләп чистарта, яңа орлыкларга тишелергә һәм нык организм булып үсәргә комачаулаучы зарарлы чүп- чарны читкә ата бара. Кешеләрдә булган матур, уңай сыйфатлар сакланалар, ныгыйлар, үсәләр һәм, яңа чәчәкләр атып, күбрәк һәм тәмле-рәк җимешләр бирәләр. Кире, ятымсыз, әшәке сыйфатлар исә торган саен азая һәм бетә баралар, кешеләр алардан акрынлап арыналар.
Ләкин каян килгән соң кешеләрдәге андый унай һәм кире сыйфатлар? Ни өчен хәтта бер үк чорда, бер ук урында яшәүче аерым кешеләрдә без төрле сыйфатларны күрәбез? Нигә берәүләр яхшы күңелле, саф йөрәкле булалар, ә икенчеләр күңелләрендә тик явызлык һәм әшәкелек кенә йөртәләр? Берәүләргә хезмәтне сөю, ә икенчеләргә ялкаулык, берәүләргә дус-лыкка, ә икенчеләргә дошманлыкка омтылыш каян килгән? Нигә берәүләр дөреслекне, гаделлекне, ә икенчеләр ялганлыкны, ике йөзлелекне алга сөрәләр?
Та1бигый ки, бу сораулар безнең һәркансыбызны кызыксындыралар. Без явызлыкны, гаделсезлекне, ялкаулыкны, дошманлыкны, ялганлыкны һәм башка шундый әшәкелекләрне тәмам бетерергә телибез икән, аларның каян килеп тууын һәм ал арны бетерү чараларын белергә тиешбез. Бу сораулар безне генә, совет кешеләрен генә, борчып калмыйлар. Аларга дөрес җавапны барлык илләрдәге намуслы кешеләр эзлиләр. Алай гына да түгел: кешеләр җир йөзендә аңлы тормыш башлаганнан бирле бу сораулар көн тәртибенә килеп басканнар. Алдынгы кешеләр, акыл ияләре к еш елек не ң тормы шы, киләчәге турында кайгыртканнар, аны чүп- чардан тазартырга омтылганнар һәм шуның өчен кешеләрдәге күп төрле уңай һәм кире сыйфатларның чыганакларын эзләгәннәр. Нәтиҗәдә, кешенең йөзен билгели торган бу сыйфатлар «мораль» төшенчәсенә кертелгәннәр һәм күп сорауны бер сорау алмаштырган: нәрсә ул мораль?
Моральнең килеп чыгуы, асылы
77
һәм үзгәреп үсеше турындагы мәсьәләгә беренче тапкыр марксизм дөрес фәнни җава/п бирде, чөнки тик марксизм тәгълиматы гына кешелек җәмгыяте үсешенең объектив законнарын дөрес аңлата һәм шуның белән бергә кешенең үз-узен тотуын, тойгыларын, кичерешләрен, кешелек сыйфатларын билгели торган факторларны тулысынча ачып бирә.
• *.
Маркска һәм Энгельска кадәр булган этика теорияләренең -берсе дә моральгә тарихи дөрес якын килә алмады, һәм бу очраклы хәл түгел. Марксизмга! кадәр булган социологлар, хакимлек итүче азчы-лык сыйныфлар идеологлары булып яздылар һәм мораль турында мәсьәләне дә шул изүче сыйныфлар теләкләренә яраштырып, идеализм һәм метафизика күзлегеннән чыгып тикшерделәр. Күбесенчә алар моральне «алла әмере», кешегә алла тарафыннан билгеләнеп куелган үз- үзеңне тотуның мәҗбүри рамкалары итеп күрсәттеләр. Ачык ки, мондый фәлсәфә «Блаженный» Августинның җирдәге мөнәсәбәтләр өстеннән «теге дөнья»ның хакимлеге турындагы теологик өйрәтүеннән берни-чек тә аерылмый. Буржуаз социо-логларның моральне кеше табигатендә тумыштан бирелгән һәм мәңгегә үзгәрми торган сыйфатлар дип аңлатуы да мәсьәләне күрә торып буташтырудан башка берни дә түгел. Немец идеалисты Кант һәм аның иярченнәре, мәсәлән, мо-ральне тормыштан бөтенләй аералар, аны бернәрсә белән дә бәйләнмәгән принцип итеп күрсәтәләр. «Югары әхлак законы — абсолют, ул бернинди шартларга да буйсынмаган, һәм тарихтан тыш яши» — дип раслый Кант. Кант фикеренчә, кеше үз-узен ничек кенә тотмасын, нинди — яхшымы, яманмы — эш эшләмәсен, аның бу эше законлы һәм танылырга тиеш, чөнки, янәсе, кешенең һәрбер эше аның, «эчке байлыгы», табигате белән аңлатыла, кешедә булган яхшылык та, яманлык та кешенең табигатендә априори * бар. Менә шуңа күрә Кант, шәхеснең хокуклары турында сөйләп тә, кешеләрне реакцион Пруссия монархиясенә буйсынырга чакыра һәм «Мәңгелек солых турында» язып та, талау сугышларын мораль яктан аклый, чөнки, Кант әйткәнчә, «мондый сугышларга омтылыш кеше табигатенең үзеннән килеп чыга».
Реакцион немец буржуазиясенең идеологы Гегель мораль турында тагын да ачыктан-ачык бозык карашларны бирде. Ул моральне кешедән өстә, аңардан аерым һәм хәтта кешедән алда туган, ’үз-үзенә аерым көчкә ия булган һәм кешенең барлык тормышын билгели торган нәрсә дип карый. Шуңардан чыгып, ул кешелекнең бөтен тарихын мораль тарихына әйләндерә, бу тарихның иң югары ноктасы һәм «мораль идеясенең» тантанасы итеп тарихта иң әшәке, иң явыз, иң реакцион режимнарның берсе булган Пруссия монархиясен күрсәтә. Талау сугышларында Гегель кешенең «махсус әхлак сыйфаты» гәүдәләнешен күрә һәм мондый сугышларны ачыктан-ачык яклап чыга. «Сугышның бөек әһәмияте шунда ки, — дип яза Гегель, — аның ярдәмендә... халыкларның мораль яктай сәламәтлеге саклана... Җилләр исүе диңгезгә череп сасырга бирмәгән кебек... сугыш та халыкларны череп таркалудан саклый. Озак дәвам иткән һәм бигрәк тә мәңгелек солых, әлбәттә, әнә шундый черүгә китерер иде». «Мәңгелек сугыш», «кеше кешегә бүре» дигән буржуаз мораль нормаларын Гегель әнә шулай «теоретик нигезгә сала». Кант, Гегель кебек идеали-стик философларның мораль теорияләре буржуазиянең халыкларга карата һәртөрле пычрак эшен якларга юнәлтелгән булуы бик ачык.
Хәзерге заман империалистлар һәм аларның да иң әшәкеләре — фашистлар мораль турында реакцион теорияләрне киң кулланалар, тагын да үстерәләр һәм күбрәк тараталар -икән — бу бер дә гаҗәп түгел. Алар кешене буржуазиянең
♦ Априори — тәҗрибәдән тыш; электән ҮК—
71
черек мораленә буйсындырырга, аны кешелек сыйфатларыннан мәхрүм итәргә, мәңгегә капиталның сукыр колы итеп калдырырга омтылалар. Америка социологы Джон Дьюи хәзерге заман реакцион буржуазиянең политикасын һәм практикасын кеше табигатенең төп мораль принципларына тулы сынча җавап бирә һәм шуңа күрә мәңгегә үзгәрмәс дип күрсәтә. Француз А. Бриду: «Мораль турындагы безнең барлык фикерләребез бер нигезгә — безнең затыбызда иң яхшы һәм күтәренке нәрсәне хасил итүче реаль, жанлы абсолютка кайтып кала» дип яза. Бу «реаль, жанлы абсолют» — Бриду фикерен- чә — алла. Шул ук Бриду, колониаль халыкларга яла ягып, аларны мораль яктан зәгыйфь, мөстәкыйль тормыш алып барырга сәләтсез дип саный һәм аларны империалистлар урнаштырган колониаль изү тәртипләренә буйсынырга чакыра.
Немец фашистлары, Ницшенең: «Егылганны тәпәлә, көчсезләрне юк ит», «мораль — табигатьтән тыш нәрсә, өстен кешегә аның кирәге юк» дигән принципларыннан чыгып, бөтен дөньяда кыргый хайванчылык урнаштырырга тырыштылар. «Мин, диде Гитлер, кешене вөҗдан дип аталган кимсетүле хыялдан азат итәм. Белем кебек үк, вөждан да кешене гарип итә.. Минем өстенлегем шунда ки, мине бернинди дә теоретик яки мораль фикерләр тоткарламыйлар».
Буржуазиянең ялган, реакцион этика теорияләре әнә шулай моральне бөтенләйгә инкарь итүгә, әхлаксызлыкка алып баралар.
**
Тик марксизм-ленинизм гына мораль турында ныклы жирлеккә нигезләнгән дөрес тәгълиматны бирде һәм кешелекне мораль яктан сафландыру юлларын күрсәтте. Кешеләрдә була торган күп төрле мораль үзгәлекләр һич очраклы түгел. Буржуаз «галимнәр» моны ниндидер табигатьтән тыш көчләрнең йогынтысы, яки «кеше жанының» гәүдә-ләнеше белән аңлатсалар һәм шуның ярдәмендә кешеләргә теләсәң нинди мораль сыйфатларны теләсән, кайчан көчләп тагарга мөмкин дип санасалар, д и а л е к т и к м а те ри а л и зм җәмгыятьнең рухи тормышын — дөньяга карашны, фәнне, философияне, сәнгатьне, динне һәм моральне аның материаль тормыш шартларының характеры белән аңлата.
Мораль, иҗтимагый аңның бер формасы буларак, конкрет иҗтимагый мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Мораль кешеләрнең үз-үзләреи тоту нормалары һәм кагыйдәләре җыентыгы. Бу нормалар һәм кагыйдәләр күктән төшмиләр һәм нинди дә булса даһи тарафыннан да билге-ләнмиләр, бәлки кешеләрнең үзләре тарафыннан эшләнәләр.
Мораль нормалар язылып беркетелгән закон формасын алмыйлар. Шуның белән алар хокук нормаларыннан аерылалар да. Әгәр дә хокук нормаларын үтәүгә кешеләр дәүләт власте тарафыннан мәҗбүр ителсәләр (димәк, хокук сыйныфлар туганнан соң, дәүләт барлыкка килгәннән соң гына туа), мораль нормаларын үтәргә кешеләр үз-үз-ләрен мәҗбүр итәләр, ул чакта алар гадел һәм гаделсезлек күзлегеннән чыгып, җәмгыять каршында үзләренең бурычларын үтәү кирәклегеннән чыгып эш итәләр. Хокук нормаларын, законны бозу дәүләт власте тарафыннан җәзалана, ә моральне бозу җәмгыять тарафыннан гаепләнә һәм нәфрәтләнә. Мораль яктан бертөрле эш итү аклана, яхшы дип табыла, башкаларга үрнәк итеп куела, ә икенче төрле эш итү ям а плана һәм шелтәләнә, әхлаксызлык дип игълан ителә. Мораль төшенчәсенә, шулай итеп, кешенең үз-үзен тотуына бәһа бирү керә.
Ләкин кешеләрнең үз-үзләрея то-туларында очрый торган яхшы яки начар күренешләр кеше табигатенә мәңгегә бер бирелмәгән. Гомумән кеше булган кеше, ягъни паразит түгел, хезмәт кешесе, начарлыкка һәвәс түгел, ул күңелендә яманлык йөртми. Кеше дөньяга матур тормыш кору өчен килгән, аның теләге — үзе өчен, үзе кебек башкалар &чен яхшы тормыш шартлары ту
79
ДЫРУ, үзара гаделлек, туганлык мөнәсәбәтләре урнаштыру. Тик тормыш шулай катлаулы корылган булды, анда кеше үзенең югары сыйфатларын, яхшы теләкләрен бик тиз генә гәүдәләндерә һәм үстерә алмады. Мәгълүм ки, нинди генә яхшы сыйфатлы орлык та, әгәр ул УНДЫ р ы шл ы туф ракка уты рты л ма- са, үсә алмый. Кеше зур талантка ня, әйтик, аның музыкаль көчле тавышы бар, ләкин тиешле шартлар юк икән, бу талант үсә алмый, сүнә, югалып кала. Кешедәге барлык сыйфатлар белән дә эш шулай.
Мәсәлән, борынгы заман кешеләре үзара шундый яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырганнар, аларда шундый күркәм мораль сыйфатлар булган, хәзерге «цивилизацияле» буржуйларны алар каршында бөтенләй варварлар дип атарга кирәк. Борынгы кешеләр урлауны, кеше талауны, дошманлыкны, алдауны, бер кешенең икенчесен изүен, җә- берләвен, берәүләрнең икенчеләр җилкәсендә яшәвен белмәгәннәр. Материаль тормыш шартлары аларда коллективизм, бер-беренә булышлык, дуслык, хезмәтне сөю, кебек сыйфатларны тудырган.
Ләкин борынгы заман кешеләренең морален идеаллаштыру зур хата булыр иде. Алардагы яхшы сыйфатлар әле ныгып җитмәгән, башлангыч, примитив хәлдә генә булган. Шул ук материаль тормыш шартлары аларда, тәртипсез җенси мөнәсәбәтләр, кеше ашау фактлары кебек, кыргый гадәтләрне дә тудырганнар. Тик шунсын әйтергә кирәк: мондый гадәтләр борынгы кешеләрнең табигый әхлаксызлыгы нәтиҗәсе түгел, бәлки аларның үсешнең иң түбән баскычында булулары. нәтиҗәсе.
Бу мисал үзе генә дә мораль төшенчәләренең экономик шартларга бәйле булуын ачык күрсәтә. Тормыш шартлары үзгәрү белән мораль нормалары да үзгәрәләр.- «Диалектика әйтә, дөньяда мәңгелек бернәрсә дә юк, дөньяда бөтен нәрсә вакытлы һәм үзгәрүчән, табигать үзгәрә, җәмгыять үзгәрә, гореф-гадәтләр үзгәрәләр, гаделлек турындагы төшенчәләр үзгәрәләр...» (И. Сталин, Әсәрләр, 1 том, 327 бит, Татгосиздат).
I I
Сыйнфый җәмгыятьтә мораль инде сыйнфый була, хаким сыйныфлар мораль нормаларын үз интересларыннан чыгып билгелиләр. Барлык кешеләргә бердәй хас булган моральгә урып калмый. Изүче сыйныфларга кешеләрне буйсындырып тотарга кирәк булды, һәм алар шушы теләкләренә ирешү өчен кешеләрдә булган бертөрле сыйфатларны яклап, ә икенче төрлеләрен, һәм башлыча уңай сыйфат-ларны, гаепләп чыкгылар, алар үзләренә яраклы хокук законнарын эшләделәр һәм, аларны мораль кагыйдәләре итеп күрсәтеп, кешеләрне шуңа буйсындырырга тырыштылар. Кешеләр арасында дуслык, туганлык, үзара ярдәмләшү, коллектив хезмәт онытылды, аларны «хосусый милекнең гаделлеге», надсмотрщик камчысы, «хуҗалар»га ихтирам алыштырды, коллар кеше дип хи-сапланмадылар, аларны үтерү, сату әхлаксызлык түгел, бәлки нормаль хәл дип саналды. Крепостной крестьяннарны этләргә алмаштыру, кыйнау, хайваннарча изү, феодалларның «беренче төнгә хокукы», крестьян кызларын көчләүләре, муллаларның дистәгә якын хатын алып, очраганда башка чибәр хатын-кызларга да кул салулары, попларның халык телендә бик урынлы анекдотлар тудыруга сәбәп булган бозыклыклары — изүчеләр менә нинди мораль нормаларын урнаш-тырдылар.
Кешене хезмәт матурлый, тик хезмәттә генә кешенең иң яхшы сыйфатлары ачыла, үсә һәм ныгый. Эксплоататорлар исә үзләре хезмәтне сөймәделәр, аңа җирәнеп карадылар, эшлексезлектән, һәртөрле бозыклыкка бирелделәр. Алар хезмәт ияләрен дә азат хезмәттән мәхрүм иттеләр, аларда хезмәткә нәфрәт тойгысын тудырдылар, хезмәт халкында булган матур сыйфатларны тамырыннан өзеп ташларга тырыштылар.
Кешелеккә каршы бу кабахәт эш бигрәк тә капитализм чорында,
«0
класть башына буржуазия менеп утыргач көчәйде. Буржуазия — изүче сыйныфларның соңгысы. Тарих үсеше шуңа алып бара ки, буржуазия иртәме-соңмы һичшиксез тормыш мәйданыннан куылырга дучар ителгән. Буржуазиянең кичәге көне бар иде, ул кайчандыр, феодализмга каршы көрәшкәндә, прогрессив көч булды. Ләкин аның иртәгесе көнгә ышанычы юк инде. Стена календареның битен ертып алганда аның куллары калтырый, тыны кысыла, хәйваннарча куркып тетри башлый. Ул үзенең һәлакәткә якынлашуын сизә һәм теше-тырнагы белән хакимлеген саклап калырга тырыша. Империализмны Ленин капитализмның череп таркалу чоры дип атады. Бу чорда буржуазия үзенең явызлыгын, кабахәт йөзен, ерткычлыгын аеруча күрсәтте, мораль яктан череп таркалуын һәр эше белән исбат итте.
Буржуаз мораль — хосусый милеккә, бер кешенең икенче кешене рәхимсез изүенә, шәхси байлыкка, табышка омтылуга, комсызлыкка нигезләнгән. Буржуаз җәмгыять кешеләрне мораль яктан гарипли,боза, аларда эгоизм, кешегә карата бүреләрчә нәфрәт, индивидуализм тойгысы тудыра. «... капиталистик строй товар җитештерүгә нигезләнгән: биредә бар нәрсә дә товар төсен ала, һәркайда сату-алу принцибы хөкем сөрә. Биредә сез куллану әйберләрен генә түгел, азык про-дуктларын гына түгел, бәлки кешеләрнең эш көчен, аларның канын, аларның вөҗданын да сатып ала аласыз» (И. Сталин, Әсәрләр, 1 том, 357—358 битләр, Татгосиздат).
Капиталистик строй хезмәт кешесен коллар хәленә куя, аны буржуазия каршында бил бөгәргә, үзенең хезмәтен сатарга мәҗбүр итеп, аны гади эшче механизмга әйләндерә, үзендә чын кеше сыйфатларын үстерү мөмкинлегеннән мәхрүм итә, аңарда боеклык, кыюсызлык, үз көченә, киләчәгенә, тормышка ышанмаучылык хисләрен тудыра. Хезмәт ияләренең рухы никадәр түбән, дөньяга карашлары никадәр тар булса, үзләрен алар никадәр түбәнлектә хис итсәләр һәм тормыштан ваз кичкән булсалар — буржуазиягә шул кадәр аларны үзенә буйсындырып тоту ансатрак. Шуңа күрә буржуазия бөтен чаралар белән кешедә иҗтимагый тормышның барышы белән кызыксынуны үтерергә, кешенең җәмәгать интересларын томаларга, хосусый милекчелек, комсызлык, филистерлык, обывательлек, мещанлык сыйфатларын үстерергә тырыша. Анда, Чернышевский әйткәнчә, «аерым шәхесләрнең үз кесәләре турында, үз корсаклары турында яки үз юанычлары турындагы шәхси һәм бик тар кайгыртулары белән ыгы-зыгы килеп йөрүләре генә кала».
Чикаго университеты профессоры Белл, А1\Ш та моральнең һәм к ул ьту р а н ы ц җи мер елүен к үр сәтеп, болан яза: «Безнең пл кебек илдә... югары интеллектлы булу — уңайсыз гына түгел, куркыныч нәрсә... Югары интеллектлы булу кешене бай ясыймыни? һич юк. Аны ул бездә популяр ясыймы? һич юк.»
Буржуаз җәмгыятьтә кеше әнә шундый шартларга куелган. Ул үзенең дәртен иң яхшы теләкләрен үтәргә тулысынча буйсындыра алмый. Аның хезмәткә, батырлыкка, данга омтылышы капитализм куйган бик к\п киртәләргә килеп терәлә. Кеше табигатендә булган күркәм сыйфатлар үсә алмый калалар, сүнәләр, җирлек таба алмыйлар, яки ялгыш юнәлештә үсәләр һәм кешене гариплеккә илтәләр. «Нигә мин яшәдем? Нинди максат өчен мин тудым?..» ди иске заман герое Печорин дуэль алдыннан. «Минем мәхәббәтем беркемгә дә бәхет китермәде, чөнки мин сөйгән кешем өчен берни дә корбан итмәдем: мин үзем өчен, үземнең кәефләнүем өчен генә сөйдем...»
Буржуаз мораль кешеләрне комсыз итә, хыянәтчелеккә этәрә, тик үз кәефе, үз корсагы өчен генә кай- гыртучан ясый.
Табыш җыю өчен, үз байлыкларын үстерү өчен буржуазия теләсә нинди пычрак эштән дә баш тартмый, ул һәркемнең, хәтта үзенең иц якын кешесенең дә, бугазын чәйнәргә әзер тора. Бу турыда Добролюбов түбәндәгечә язды:
6. .С. Ә.- № 12 81
«Мовда беркем дә беркемгә дә таяна алмый: сез һәр минутта дустыгызның сезне нинди оста алдаганын яки урлашып сезне талавы бе- лән мактануын көтә аласыз; файдалы спекуляциядә компаньон — бөтен акчаны һәм документла-рны жиңел генә итеп үз кулына алуы һәм үзенең иптәшен бурычлы булган өчен яптырып куюы мөмкин; кайнатасы киявен мәһәр алганда алдый, өйләнүче яучыны алдый һәм хәтерен калдыра; ярәшелгән кыз атасын һәм анасын алдый, хатыны иренә хыянәт итә. Бу караңгылык дөньясында һичбер изге нәрсә, һичбер саф нәрсә, һичбер хаклык юк: ул дөньяда хөкем сөрүче башбаштаклык, кыргыйлык, шашыну, хаксызлык — аннан намусны һәм хокукны аңлауның бернәрсәсен дә калдырмыйча куып чыгарган... һәм кешенең дәрәҗәсе, шәхеснең азатлыгы, мәхәббәткә һәм бәхеткә ышану, һәм намуслы хезмәтнең изгелеге башбаштак кешеләр тарафыннан көле күккә очырылган һәм кабахәт рәвештә аяк астына салып тапталган дөньяда намус та, хокук та була алмый» (Әсәрләр, 2 том, 56 бит, ,1935).
Социалист-утопист Шарль Фурье капитализм чорында кешеләрнең комсызлыгын, бер-берсенә дошманлыгын, үз интересларын канәгатьләндерү өчен теләсә нинди түбәнчелеккә баруларын, башкаларның бәхетсезлеге хисабына үзләренә бәхет коруларын бик оста күрсәтә. Табут ясаучы заказлар күп булса гына яхшы яши, шуның өчен ул күбрәк кеше үлүен тели, дип яза Фурье. Врачны кешеләрнең үлүләре түгел, бәлки күбрәк авырулары канәгатьләндерә, чөнки ул авырулар хисабына гына яши. Пыялачы алладан боз яудыруын сорый, чөнки тәрәзәләр күбрәк ватылса аңа эш туа, табыш килә. Йортлар салучы ешрак янгын булуын, җир тетрәвен көтә. Хәтта итек тегүче дә кешеләргә яхшылык теләм-и икән — ул аяк киемнәренең начар сыйфатлы, аслыкның черек булуын тели, ул чакта кешеләр ешрак аңа аяк киеме төзәтергә киләчәкләр...
«Иске җәмгыять шундый принципка нигезләнгән иде: я син бүтән берәүне талыйсың, я бүтән берәү сине талый, я син бүтән берәүгә эшлисең, я бүтән берәү сиңа эшли, я син кол биләүче, я син кол...
Әгәр мин шушы җир участогында хуҗалык алып барам икән, бүтән берәүдә минем эшем юк: әгәр бүтән берәү ачыкса, бигрәк тә шәп, мин үз икмәгемне кыйбатрак сатармын. Әгәр мин үземә урын табып, врач, инженер, укытучы, хезмәткәр булсам, бүтән берәүдә минем эшем юк. Бәлкем ялагайланып, власть ияләренә ярарга тырышып, мин үз урынымны саклап калырмын, тырыша торгач, тагы әле буржуа да була алырмын» (Ленин, Сайланма әсәрләр,, II том, 761 бит, Татгосиздат).
Капитализм җәмгыятенең нинди генә ягын алсаң да, анда бозыклык күрәсең, анда бөтен һава паразит сыйныфлар, әрәм тамаклар морале белән агуланган. Анда кешенең дәрәҗәсе аның сәләтенә һәм хезмәтенә карап йөрми, бәлки байлыкка, кесәгә карап йөри.
Капиталның кешене мораль яктан бозучан ролен Маркс гаять оста ачып бирде:
«Акчаның көче никадәр зур булса, минем көчем дә шул кадәр үк зур. Акчаның хасияте минем — аның хуҗасының :— хасияте һәм әһәмиятле көче. Шуңа күрә дә, минем кем булуым һәм нәрсә эшли алуым һич тә минем индивидуаль сыйфатым белән билгеләнми. Мин гарип кеше, ләкин, мин үземә бик матур хатын сатып ала алам; һәм, димәк, мин гарип түгел икәнмен, чөнки гариплекнең тәэсире, аның өркетү көче акча тарафыннан юкка чыгарылган. Әнә мин — үземнең индивидуальлегем буенча — аксак булыйм ди; ләкин акча миңа 24 аяк бирә, һәм мин инде аксамыйм; мин ямьсез, вөҗдансыз, оятсыз, аңгыра кеше, ләкин акча хөрмәтле — димәк, акчаның хуҗасы да хөрмәтле дигән сүз» («К. Маркс һәм Ф. Энгельс сәнгать турында», 68 бит).
Марксның буржуазиягә карата әйткән бу сүзләре хәзер ничек көчле яңгырыйлар! Империалистик
82
буржуазия әхлак дигән нәрсәне белми инде, буржуаз моральдә демократик элементларның бер генә бөртеге дә калмады. Буржуаз дөнья — әхлаксызлыкка чумган, анда намус аяк астына салып тап-талган. Хәзерге заман буржуазиясе һәр җирдә хайванчылык, садизм, каннибализм урнаштырырга омтыла. Империалистлар моральне, гуманизмны м әс х ә р ә л 11 л әр, к у л ьт ураны җимерәләр, цивилизациягә төкерәләр.
II. В. Сталин немец фашистларын «кешелек кыяфәтен югалткан һәм кыргый ерткычлар дәрәҗәсенә төшкән кешеләр», «вөҗдансыз һәм намуссыз кешеләр, хайваннар морален кулланып эш итүче кешеләр» дип атады. «Шушы хәл үзе генә дә аларның үз-үзләрен котылгысыз һә-лакәткә дучар иткәнлекләрен күрсәтә», — диде иптәш Сталин («Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында», 28 бит, Татгосиздат 1946). һәм фашист юлбасарларны совет халкы, совет кораллы көчләре тар-мар иттеләр. Фашизм мораль-политик һәм хәрби җиңелүгә очрады.
Ләкин әле сугыш яралары да . төзәлеп бетмәгән, ә инде Америка империалистлары, алар артыннан ияреп баручы Англия, Франция буржуазиясе ярдәмендә, тагын Гит- лерның пычрак, канлы, тетелеп беткән байрагын селкеп чыгалар, табыш артыннан куып, бөтен дөньяны уз кулларына алырга, азатлык сөюче халыкларга каршы яңа сугыш -кабызып җибәрергә омтылалар.
Үткән сугыш халыкларга гаять зур корбаннар, җимереклек, газаплар китергән булса, империалистларга ул күбрәк яна табыш кына бирде. Сугышка кадәрге 5 ел эчен дә Америка корпорацияләре 15,3 млрд доллар табыш алган иделәр, 5 еллык сугышта исә алар 52 млрд доллар табыш алдылар. Менә шул аларны тагы да оятсыз рәвештә яңа сугышны хәзерләүгә этәрә, миллионнарча кешеләрнең язмышы аларны бөтенләй борчымый. Тик үз теләкләренә генә ирешергә булсын — алар бөтен кешелекне, бар
лык башка халыкларны юк итәргә хәзер торалар. Гитлерчылар «немецлардан башка-» барлык халыкларны үтереп бетерергә, бер өлешен кол итәргә теләгәннәр иде («немецлардан башка» тырнаклар эчендә, чөнки гитлерчылар немей халкының да иң яхшы өлешен юкка чыгардылар). Хәзер менә америка империалистлары шул ук максатны үз алларына куйдылар. Алар негрларны асалар, җәберлиләр, талыйлар. Алар «Маршалл планы» ярдәмендә башка милләтләргә доллар богавын кидерәләр. Буржуазиянең морале милләтчелеккә, шовинизмга, халыклар арасында дошманлык урнаштыруга корылган. Кешелеккә карата иң әшәке ниятләр белән агуланган империалистлар халыкларны ачлык белән, агулы газлар белән, атом бомбалары белән, сугыш белән куркытып, азатлыктан мәхрүм итәргә телиләр. Америка Кушма Штатларында яңа сугыш пропагандасы Гитлер заманындагы Г ерм а-н 11 я д әпе пропагандадан бер дә ким түгел. Армиядә юлбасарлык рухы һәм шовинизм идеяләре күпләп таратыла. Америка командо- ваниесе солдатларда сугышта-шәхси материаль интерес тудырырга тырыша, ачы-Ктан-ачык талауга өнди, солдатларны тупас, идеясез, кыргый, тыңлауч-ан буш механизмга әйләндерергә тырыша. Америкалы хәрби корреспондент Дж. Белден АКШ армиясе солдатын «сындырылган, бөгелгән буш кеше» дип атый. «Аларның йөздән берсендә дә ныклы ышанычлы политик карашны таба алмыйсың» ди. «Алар солдатлар түгел, ә бандитлар, — дип яза «Старс Энд страйпс», — бандаларга оешып, Парижда, Марсельдә, Брюссельдә хәрәкәт итәләр». «Америка солдатлары җинаятьчелек профессиясен һәвәскәрлек эшенә әйләндерделәр», дип яза «Нью-Йорк гер а ль д триб юн». Герм ания дә,
Франциядә, Италиядә, Япониядә, Көньяк Кореядә, Кытайда америка солдатлары һәм офицерлары базарларда спекуляция белән шөгыльләнәләр , гр а ждан н ар ны талы йлар,
эчеп-исереп башбаштаклык кылып йөриләр, хатын-кызларны көчлиләр.
S3
картларны, балаларны рәнҗетәләр, кеше үтерәләр, культура учреждениеләрен, демократик оешмаларны туздыралар.
Амер ик а импе р и ая и с т л ар ы әнә шулай армияне башка халыкларны таларга өйрәтәләр, сугышта байлык җы й н а у б елә н к ы зы к с ы н д ы р а л а р. Яңа сугышны хәзерләүдә бу алар- ның бер алымы булып хезмәт итә.
Империалистик буржуазия, әлбәттә, үзенең. пычрак максатларын ачыктаи-ачык игълан итми. Ул алдый, төрле хәйләләр, махинацияләр кора. Америка сенаторы Вест үз в ата н д ашларына карата: « С ө илә - гәндә алар ялганлыйлар, дәшми торганда алар урлыйлар» дип бик дөрес әйткән. АКШ та күптән түгел узган сайлаулар вакытында Трумэн, Дьюи речьләре, яңа сугыш уты кабызучы Черчилльнең һәрбер чыгышы, «Америка тавышы» һәм «Бибиси» радиотапшырулары, Берләшкән Милләтләр Оешмасындагы АКШ, Англия, Франция вәкилләренең чыгышлары — барысы да ялган демагогиягә корылган. Алар бүген солых турында сөйлиләр, халыкара килешүләргә кул куялар, ә иртәгә тагын да котырынып атом бомбасы хәзерләүне дәвам итәләр. Алар халыклар бәйсезлеге турында озын речьләр тоталар, ә эштә Греция, Кытай, Индонезия, Вьетнам халкына коллык богаулары кидертәләр. Алар «ватан» дигән булалар, ләкин һәр очракта үз илләрен, ватандаш-ларын саталар. Англия, Франция, Италия, Төркия, Кытай, Греция буржуазиясе бу илләрне америка долларына сата, халыкларны америка монополистларына коллыкка бирә.
АКШ та 1947 елда Дейл Карнеги исемле берәүнең «Ничек үзеңә дуслар булдырырга?» дигән китабы басылып чыккан.’ Автор «үзеңне яратырга кешеләрне мәҗбүр итү» өчен 6 чара күрсәтә. Шуларның борее — «һәр җирдә ике йөзлелек», икенчесе: «Әгәр сезне кешеләрнең яратуын теләсәгез — елмаегыз! Елмаю берни дә торм!ый» Ң. б. ш.
Ике йөзлелек, бозыклык, хыянәт итү, урлау, талау, үтерү, фахишә- лек — империалистик реакциянең бөтен политикасы, аның сасы культурасы — фәне, әдәбияты, театры, киносы, матбугаты, мәктәбе массаларның аңына шуннан башка берни дә бирми.
Америкалы язучы В. Оден шундый оятсызлыкка барып җитә ки, кеше үтерү — җинаять түгел, бәлки «иҗат эше», ә кеше үтерүче — җинаятьче түгел, «куәтлелеккә хокук даулаучы бунтарь» дип ышандыра. «Бездә расаны, илне һәм динне сатучылар булды. Ләкин без кешелекне сатучы чын хыянәтчеләрне үстереп җиткермәдек әле, ә безгә нәкъ менә шул кирәк», — ди «пор-нография короле» Генри Миллер. «Сугыш булмауда нинди мәгънә бар?» — дип яза, төрек журналисты килмешәк Ялчин һәм СССР га, демократиягә, азатлык сөюче халыкларга каршы сугышка өнди. Нью- Йорк, Лондон, Париж театрлары һәм кинолары сәхнәдә һәм экранда шәрә хатын-кызлар биюен күрсәтәләр, фахишәләр, караклар, үтерүчеләр тормышын пропагандалыйлар.
Хәзерге буржуаз моральнең нинди коточкыч пычраклыкка китерүен АКШ ның юстиция министрлыгы чиновнигы китергән түбәндәге мәгълүматлар бик ачык күрсәтәләр: АКШ та һәр 21 секунд саен бер җитди җинаять, һәр 44 минутка бер кеше үтерү, һәр 9 минутка бер талау, 100 секундка бер йозак ватып керү факты кабатланып тора.
Англиядә 1939 елда 14 яшьтән кече малайлардан 23.402 кеше, ә 1945 елда — 34.842 кеше хөкемгә тартылган. 14-17 яшьлек малайлардан 1939 елда 26.547 кеше, ә 1945 елда — 32.631, шул ук яшьтәге кызлардан 1939 елда 1748 кеше, 1945 елда 3.475 кеше судка бирелгән. Менә ул буржуаз дөнья, менә андагы мораль! Капитализм чорында иҗтимагый тормыш шартлары шундый җинаятьчелекне тудыра һәм үстерә. «Җинаять... коры башбаштаклыктан гына тумый. Киресенчә, яши торган хакимлек нинди шартларга корылган булса, ул да шуңа ук нигезләнгән» (К. Маркс һәм Ф. Энгельс, Әсәрләр, IV том, 312 бит). Чыннан да, әгәр хәзер АКШ та 6 млнга якын эшсезләр
84
һәм 8 миллионнан артык ярым эшсезләр бар икән, бу кешеләр нинди чаралар белән тамак туйдырырга тиешләр соң? Моңа В. 'll. Ленин бик ачык җавап бирә.
Боярлар һәм буржуалар җәмгыятендә, — дип яза Ленин, — «бер төркем кешеләр халыкны талап һәм халыкны мәсхәрәләп килделәр, — бу җәмгыятьтәге мохтаҗлык һәм хәерчелек меңнәрчә һәм меңнәрчә кешеләрне хулиганлык, сатылу, жуликлык юлына, кешелек кыяфәтен югалту юлына чыгарып ташлый килде, — бу җәмгыятьтә: алдашу юлы белән булса да эксплуатация-дән качарга, туйдырып бетергән эштән бер генә минутка булса да качып китәргә, котылырга, ачыкмас өчен, үзең Һәм үз якыннарың ачлык сизмәсен өчен нинди генә юл белән булса да, ничек кенә булса да, бер кисәк икмәк тартып алырга омты-лырга дигән тәрбия хезмәт ияләренә котылгысыз рәвештә сеңдерелеп килде» (В. И. Ленин, Бөек башлангыч. Ярышны ничек оештырырга? 39-40 битләр, Татгосиздат, 1948).
Әнә шундый язмышка дучар ителгән миллионнар урамнарда хәер сорашып, чүп базларын актарып йөрергә һәм, алай да эш чыкмагач, караклыкка, бандитизмга, фахишә- леккә бирелергә мәҗбүрләр. Капитал коллыгындагы кешеләр шундый түбәнчелеккә җитәләр ки, хәтта үзләрен, балаларын сатуга баралар. АКШ та күптән түгел бик күп газеталарда 53 яшьлек Дж. Мартин- үзенең 19 яшьлек кызын 7.000 доллар бирүчегә тәкъдим итеп игълан урнаштырган. Нью-Йоркта эшсез калган ирле-хатынлы Шалифулар балаларын ачтан үлүдән коткару өчен, урамга «4 бала сатыла» дип белдерү язып куйганнар. «Драпо руж» газетасы Акрон шәһәреннән Виктор Сенсир исемле эшсезнец фермер Перкинга бер күзен сатуы турында хәбәр итә.
Америкада, Англиядә, Франциядә һәм башка капитал илләрендә шәһәр урамнары үзләрен арзан бәягә тәкъдим итүче фахишәләр белән тулган, һәр чатта фәхешханәләр корылган. Анда хаким сыйныфлар мондый аяныч хәлгә каршы чаралар күрмиләр- генә түгел, бәлки аңлы рәвештә моңа юл куялар. Менә бер мисал: Англиянең колонияләр министрлыгына Британия Камерунындагы бер патшаның алты йөзгә якын хатыны өстеннән яше җитмәгән кызларны үзенә җыюы турында жалоба килгән. Колонияләр министры Крич-Джонс бу патшаны яклап чыга, «аның бары тик 110 гына (!!) хатыны бар һәм берсенең генә яше җитмәгән» ди. Капиталистлар әнә шулай фахишәлскне,’ һәртөрле бозыклыкны ачыктан- ачык законлаштыралар.
Каракларның, сутенерларның, кеше үте рү ч е лә р н е ң җи н а ят ь л ә ренә каршы буржуаз суд көчсез. Хәер, ул бозыклыкка каршы көрәшми дә, чөнки бозыклык капитализм системасы н ы ң асылына н и г сз ләнгән. Буржуаз суд алдынгы, демократик көчләрне, коммунистларны, азатлык өчен көрәшчеләрне җәзалау белән мәшгул. Ул Америка компартиясе җитәкчеләрен гаепли, Говард Фаст- ны — гүзәл язучыны, көрәшчене төрмәгә яба, Грециядә милли-азат- лык көрәше герое Маноли Глезоска үлем приговоры чыгара, шагыйрь Дмитрий Лагосны, галим Кристос Карамбеласны аттыра. Ә җинаятьчеләр, кеше үтерүчеләр иректә йөри бирәләр. Күп кенә буржуаз социо-логлар җинаятьчелек белән көрәшне бөтенләй файдасыз һәм кирәксез дип саныйлар. «Җинаять, үлем һәм авырулар кебек үк, мәңгелек» дип ышандыралар. Әйе, җинаятьчел капитализм яшәгәндә җинаять тә яши. Ләкин буржуаз социологлар җинаятьне бетерү өчен кирәкле ш а рт л арның м ө м к ипле ген -инкарь итәләр, социализмның бу өлкәдә ирешкән гигант уңышларын яшерергә тырышалар.
«Кешеләрнең кыргый» хисләренә һәм карашларына килгәндә, алар, кайбер кешеләр уйлаган кебек, мәң- гелек түгел: бер заман, борынгы коммунизм заманында, кеше хосусый милекне танымаган; икенче за- ман, индивидуалистик җитештерү заманы килгән һәм хосусый милек кешеләрнең хисләрен һәм акылларын биләп алган; яңа заман, социалистик җитештерү заманы килә,—
85
һәм әгәр кешеләрнең хисләре һәм акылы социалистик омтылышлар белән сугарыла икән, — аның нәрсәсе гаҗәп? Яшәеш кешеләрнең «хисләрен» һәм карашларын билгеләмимени?» (И. Сталин, Әсәрләр, I том, 364 бит. Татгосиздат).
Реакцион буржуазия кешелекне аморализм, әх л а<к с ы злы к б авы 11 a
батырырга, кешеләрдә кеше сыйфатларын юкка чыгарырга, алар- ның үз-үзләренә, якты киләчәккә ышанычларын җимерергә тырыша. Исә җилләр, күчә комнар., бетә эз... Дәрыйг, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!! — дип язган иде Дәрмемәнд, эксплоа- гаторларның мистик фәлсәфәсен чагылдырып. Ләкин табигатьтә һәм җәмгыятьтә үсеш шулай бара ки, анда искелеккә кире кайту юк. Күптән инде узган кыргыйлыкка кешелек дөньясын бернинди көчләр дә кире чигендерә алмыйлар. Моңа ирешергә маташучылар үзләре кешелекләрен югалталар, кешенең ерткыч дошманына әйләнәләр, шуның белән үз-үзләрен һәлакәткә дучар итәләр, яңа «җилләр искән саен», «эзләрен» югалталар, үлә, бетә баралар. Ә кешелек яши, үсә, алга бара, һаман яхшылыкка, га-деллеккә, бәхетле, матур тормышка юл тота.
Реакцион, изүче сыйныфлар кешеләрне мораль яктан бик нык боздылар, гарипләделәр, аларга төрле әшәке сыйфатларны көчләп тактылар. Ләкин изүчеләр ничек кенә тырышсалар да, хезмәт халкында булган күркәм сыйфатларны тамырыннан өзеп ыргыта алмадылар. Халыкның көчле организмы череклеккә, соры кортларның җимергеч эшенә каршы нык торды һәм үзенең сафлыгын саклап кала алды. Иге- чиге булмаган саф кешелек һавасын паразитларның бер өере сасытып бетерә алмады. Хезмәт халкы киләчәккә өмет белән яшәде, изүчеләргә каршы, коллыкка каршы торган саен яңадан-яңа көч белән күтәрелеп чыкты һәм бу көрәштә үзенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтте.
Капитализм' караңгылыгыннан, һәртөрле каршылыкларны җихмереп, яктылыкка омтылучы көчләр үсте. Бу көчләр эксплоататорларның кешелекне җимергеч бозык мораленә кискен каршы чыктылар, кешеләрнең мораль сафлыгын саклауны, хезмәт ияләрендә яна, югары, алдынгы моральне тәрбияләүне бурыч итеп куйдылар. Изүчеләргә карата нәфрәт, халыкка, ватанга мәхәббәт, азатлык, бәйсезлек өчен, кешеләр бәхете өчен, прогресс өчен көрәш — хезмәт халкының чын уллары әнә шундый сыйфатларны ал-га сөрделәр.
Бөек халыкның тарихы бөтен тормышларын чын кешелек намына биргән, искелеккә, әхлаксыз- лыкка каршы аяусыз көрәшкән бик күп гүзәл кешеләрне белә. Патриот Радищев крепостниклар морален, аларның кабахәтлекләрен фаш итте. Ломоносов — рус фәненең атасы — ватанга, культурабызга хыянәтче сатлык җаннарны хурлык баганасына кадады. Пушкин үзенең көчле эпиграммаларында патша ялчыларының әшәкелекләрен мәсхәрәләде. Белинский Көнбатыш Евро-паның череп таркалуга юл тоткан культурасын, Россиядә аңа баш иючеләрне ачы тәнкыйть утына алды. Ул үзе хөрмәтләгән Гоголь- не дә изүчеләр морален яклап чыкканы өчен гафу итмәде. «...Ничек инде, сез, «Ревизор» һәхМ «Үле җаннар» авторы, ничек инде сез... кабахәт рус попларына гимн җырлый алдыгыз?!—дип язды ул «Гө- гольгә хатында.» — Рус җирендә поп барлык руслар каршында би-рәнлек, саранлык, ялагайлык, оятсызлык вәкиле түгелмени?» (В. Г. Белинский, сайланма әсәрләр, 341 бит, Татгосиздат, 1948) «Дөреслек хисенең, кешелек дәрә-җәсе хисенең тәхкыйрь ителүенә түзеп булмый: дин пәрдәсе астында һәм чыбыркы саклавыннан файдаланып, ялганны һәм әхлаксызлыкны хәкыйкать һәм яхшылык дпп, шуңа өндиләр икән, дәшми калу мөмкин түгел» (шунда ук, 338 бит).
Гсрцен, Добролюбов, Чернышевский, Салтыков-Щедрин, Некрасов, Чехов, Горький кебек рус халкының бөек вәкилләре иске җәмгыятькә,
аморализмга нәфрәт укыдылар, Россия халыкларында, аеруча алдынгы рус интеллигенциясендә, югары мораль сыйфатлары тәрбияләделәр, киләчәккә ышанычны ныгыттылар. Габдулла Тукай «халык батсын да бетсен, тик аларның эчләре күпсен»не генә белүче, «үзләре сүздән түбәннәр, күзләре тездән түбән» булган байларга, руханиларга, һәртөрле консерватизмга, мещанлыкка, тупаслыкка, дини фанатизмга, буржуаз милләтчеләргә каршы ачы нәфрәт тулы шигырьләр язды.
Капитализм шартларында эшчеләр сыйныфының иң алдынгы өлешендә яңа, коммунистик мораль барлыкка килә. Тик пролетариат кына, кешене һәртөрле изелүдән азат итәргә, хезмәт ияләренең яңа тормыш өчен көрәшен җитәкләргә сәләтле. Эксплоататор сыйныфлар морален тамырдан инкарь итүче бердәнбер алдынгы моральгә, прогресска этәрүче моральгә пролетариат ия булды. Пролетариат морале эшчеләрнең көнкүреше шартларында — заводларда, фабрикаларда, мастерскойларда формалаша. Капитал хакимлеге астында изелү, газаплы хезмәт, ачлык, ялангачлык һәм авыр көрәш шартларында пролетариат үзендә оешканлык, нык торучанлык, дуслык, аңлы дисциплина, үз сыйныфына, халыкка турылыклы булу, көрәштә фидакарьлек, куркуны белмәү кебек гүзәл сыйфатларны гәүдәләндерде. Эшчеләрнең сыйнфый аңы үскән саен, революцион көрәштә күбрәк чыныккан саен, бу сыйфатлар үсә, ныгый бардылар. Пролетариат мораленең бөтен эчтәлеген буржуаз җәмгыятьне җимерү өчен көрәш билгеләде.
Тик хезмәт ияләренең интересларына, җәмгыятьнең алга үсешенә булышлык итүче мораль генә чын мораль була ала һәм пролетариат морале — нәкъ менә шундый мораль дә инде.
1910 елның декабрендә В. И. Ленин патша палачлары тарафыннан үтерелгән гүзәл революционер Иван Васильевич Бабуш- кинга багышлап мәкалә язды. Анда Ленин бик оста рәвештә ике төрле кеше типларын: куркак, сатлык җан буржуаз либерал тибын (Муромцев) һәм ялкынлы патриот» батыр көрәшче большевик, халык герое Бабушкин тибын бирде. Бу ике образда бер яктан җәмгыятьнең үлеп бара торган көчләре интересын күзәтүче иске мораль һәм икенче яктан хезмәт ияләренең миллионлаган массалары теләкләр ен һәм омтылышларын яклаучы яңа, алдынгы мораль чагыла.
Большевиклар партиясе, Ленин, Сталин һәм аларның көрәштәшләре эшчеләр сыйныфында, революционерларда иң яхшы мораль сыйфатларын тәрбияләделәр. Россия эшчеләре патшалыкка, капитализмга каршы искиткеч батырлык, биреш- мәүчәнлек, бердәмлек белән көрәште. Аларны бернәрсә дә: атулар да, сөргеннәр дә, төрмәләр дә, авыр корбаннар да изге эштән баш тартырга мәҗбүр итә алмады. Ленин, Сталин, Дзержинский, Свердлов, Киров, Куйбышев, Жданов, Молотов, Калинин, Орджоникидзе һәм башка бик күп гүзәл революционерларның тормышы, эше, мораль йөзләре — чын коммунистик мо-ральнең иң яхшы үрнәге булып торалар. Аларның образлары — совет кешеләре өчен һәм барлык илләрдәге алдынгы революционерлар өчен, бөтен дөнья пролетариаты өчен иң якын, иң сөйкемле образлар, аларның эше барлык илләрнен пролетарийларын, хезмәт ияләрен капитал коллыгына каршы героик көрәшкә рухландыра-.
Француз эшчеләр сыйныфының үз хокуклары өчен көрәштә искиткеч бердәмлек, үз-үзеңне аямаучылык, түземлелек күрсәтүләре, башка илләр эшчеләренең аларга материаль һәм мораль ярдәме, Италия коммунистларының сөекле җитәкчесе Тольяттиның реакциягә каршы батыр чыгышы, Говард Фаст- ның америка империалистлары политикасын курыкмыйча кискен рәвештә фаш итүе, Юлиус Фучнкнын фашистлар аңа хәзерләгән үлем каршында, искиткеч батырлык күрсәтеп баш имәве, Греция, Кытай коммунистларының һәм алар жл-
87
гәкләгән миллионнарча хезмәт халкының геройларча көрәше — менә ул яңа мораль, чын кешелек морале. «Эшчеләр сыйныфының интеллектуаль үсеше дәрәҗәсе власть ба шы н д а то р у ч ы л а р н ы к ьш а к ар а - ганда югары тора, — дип яза америкалы доктор Либер. — Эшчеләр сыйныфы лагере—бөтен ил тор-мышының яхшылануына бердәнбер өмет әнә шунда».
Буржуазия агентлары — уң со-циалистлар, һәртөрле Блюмнар, Бевиннар, Сар-аг атлар- һәм Шума- херлар — эшчеләр сыйныфының бердәмлеген, ныклыгын, революцион рухын сындырырга тырышалар. Андый сатлык җаннар — «экономистлар», меньшевиклар, троцкийчылар, бухаринчылар Россия эшчеләр сыйныфын да буржуазия идеологиясе нә буi’iсынды ры р га маташканнар иде. Ләкин эшчеләр сыйныфы дошманнарының пычрак эшләре алдынгы мораль белән, коммунизм идеяләре белән рухланган революцион эшчеләр сыйныфының ныклы каршылыгына очрап җимерелә килә. Эшчеләр сыйныфыннан, халыктан аерылган, кешелеккә каршы баскан хыянәтчеләрдән пролетарийлар торган саен читләшәләр, алар- ны үз сафларыннан куалар. Реакцион буржуазия һәм аның ялчыларына карата хезмәт ияләрендә ачы нәфрәттән башка тойгының булуы мөмкин түгел. «Кешелек морален танымый торган кешеләргә мораль уку беркатлылык ул» (И. Сталин, Ленинизм мәсьәләләре, 580 бит. Татгосиздат, 1947). Эшчеләр сый-ныфы, азатлык сөюче халыклар коммунистик партияләр җитәкчелегендә көрәшкә никадәр тыгызрак берләшсәләр, кешелек дошманнарының һәлакәте шул кадәр тизрәк булыр.
Бөтен дөнья эшчеләре, намуслы хезмәт ияләре азатлык өчен, демократия өчен, социализм өчен коммунистлар җитәкчелеге астында киеренке көрәш алып баралар. Аларның күз алларында бөек үрнәк — Совет иле, аның гигант уңышлары, җиңүләре, аның яңа кешеләре.
*
# *
«... Капитал богауларыннан азат булган иң гади совет гражданы да, капитал камытын өстерәүче нинди генә югары дәрәҗәле чит ил түрәсенә караганда да, өстен тора». Бөек Сталин совет иле кешесенә әнә шундый бәя бирде. (И. Сталин, Ленинизм мәсьәләләре, 599 бит, Татгосиздат, 1947).
Даһи юлбашчыбызның бу сүзләрендә тирән мәгънә бар. Совет кешесе үзенең буржуаз җәмгыять кешесеннән өстенлеген, үзенең гүзәл сыйфатларын авыр сынауларда, каты көрәшләрдә бөтен ачыклыгы белән күрсәтте. Совет кешесе — яңа заман кешесе, иң алдынгы, социалистик җәмгыять кешесе. Ул барлык алдынгылыкның, прогрессив хәрәкәтнең башында бара һәм дөньядагы яхшылыкның, дөреслекнең, чын кешелекнең барысын да үзенә тартып тора, үз тирәсенә туплый. Җир йөзендәге халыкларның иң зур күпчелеге совет кеше-сен үзенең юл күрсәтүчесе, өйрәтүчесе һәм җитәкчесе итеп таный, аның исемен хөрмәтләп, зур канәгатьләнү һәм иң җылы хисләр белән, шатланып, горурланып телгә ала.
Бөек Октябрь социалистик революциясе илебездә иҗтимагый мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртеп корды һәм шулай ук хезмәт ияләренең рухи үсешендә дә, аларның аңында да кискен борылыш тудырды.
«Октябрь революциясе, — дип яза И. В. Сталин, — экономик һәм җә- мәгать-политик мөнәсәбәтләр өлкәсендәге революция генә түгел ул. Шуның белән бергә ул акыллардагы революция, эшчеләр сыйныфы идеологиясендәге революция дә» («Ленинизм мәсьәләләре», 135—186 битләр, Татгосиздат, 1947).
Социалистик җәмгыять иске заман кешеләренең тар аңына, хосусый милекчелек рухына, хезмәткә колларча каравына һич сыеша алмый. Социалистик тормыш кешеләрдә яңа аңны, хезмәткә, җәмгыятькә яңача карашны тудырганда гына яши һәм җиңә ала. һәм совет власте елларында илебездә әнә
88
шундый яңа кеше үсеп чыкты да. «Әгәр кешеләрнең аңы, аларның гореф-гадәтләре тышкы шартлар белән билгеләнә икән, әгәр юридик һәм политик формаларның яраксызлыгы экономик эчтәлеккә ни-гезләнә икән, ачык ки, без экономик мөнәсәбәтләрне тамырыннан ук үзгәртеп коруга, алар белән бергә халыкның гореф-гадәтләрен һәм аның политик тәртипләрен тамырыннан ук үзгәртүгә булышлык итәргә тиешбез» — дип язды И. В. Сталин (Әсәрләр, 1 том, 344—345 битләр, Татгосиздат). Илебездә эксплоататор сыйныфлар юк ителде, социализм тормышның, көнкүрешнең барлык тармакларында җиңде. Бу бөек үзгәртеп кору процессында кешеләр үзләре дә үзгәрделәр. Билгеле, кешеләр иске гореф-гадәтләрдән, иске әхлактан тиз генә ары-нып җитә алмадылар. Бу процесс озак барды һәм әле дә дәвам итә. Ләкин 31 ел эчендә кешеләр аңы кичергән үзгәрешләр шундый зур ки, моны гасырлар буенча килгән үсеш белән дә чагыштырып булмый.
Тик социализм гына кешеләрнең мораль сафлыгын тәэмин итә, дигән марксистик хәкыйкать илебездә хәзер чынбарлык инде.
Прогресс һәм азатлык өчен иң эзлекле көрәшче, иң алдынгы сыйныф — пролетариат яңа дөньяга алып килгән мораль, совет шартларында тагы да үсеп, бөтен совет кешеләренә хас мораль, гомуми кешелек морале булып ныгыды. Капитализм вакытында бер генә сыйныф морале булган коммунистик мораль хәзер, социализм чорында, бөтен совет җәмгыятенең мораленә әйләнде. Бу исә совет җәмгыятенең хәрәкәткә китерүче көчләренең берсен — совет халкының мораль-политик бердәмлеген тудырды.
СССР да мораль нормалары белән хокук нормалары тыгыз рәвештә бәйләнде. Социалистик җәмгыятьнең югары мораль кагыйдәләре, закон төсен алып, Сталин Конституциясендә беркетелделәр. Совет законнары да, коммунистик мораль дә бер максатны — совет кешеләрендә югары, саф сыйфатлар тәрбияләүне күздә тоталар.
Совет кешеләренең морале яңа, коммунистик тормыш төзү бурычлары белән билгеләнә. Аның экономик нигезе — җитештерү сред- стволарына җәмгыять милке. Шуңа күрә дә коммунистик мораль совет кешесенең һәрвакыт, һәр җирдә, үзенең һәрбер эшен, һәр адымын, үз-үзен тотуын, барлык уйларын һәм хисләрен совет җәмгыятенең нигезен — социалистик милекне ныгытуга, социалистик тормыш кагыйдәләрен саклауга, коммунизмның җиңүе өчен эшкә һәм көрәшкә буйсындыруын таләп итә.
Коммунистик мораль ияләре булган совет кешеләренең үзләренә генә хас аерым сыйфатлары бар.
Социалистик җәмгыять кешесе — тирән һәм ныклы идеяле кеше. Ул инде юллар чатында адашкан һәм аптырап калган кеше түгел, аның билгеле бер туры юлы — Маркс, Энгельс, Ленин һәм Сталин тарафыннан, большевиклар партиясе тарафыннан күрсәтелгән коммуни1- змга бару юлы бар. Ә кая баруыңны белү, аңлау, нәкъ менә шул юлның чын бәхеткә алып баруына ышану — кешенең тормышында иң әһәмиятле, хәлиткеч фактор ул. Мәгълүм ки, хезмәт ияләре гасырлар буенча бәхет юлын эзләделәр, күп адаштылар, чиксез зур югалтуларга очрадылар, аларга бик күбәүләр төрле юллар күрсәттеләр, ләкин аларның берсе дә халык эзләгән юл булмады. Тик моннан 100 ел элек кенә Маркс белән Энгельс хезмәт ияләренә бердәнбер дөрес юлны — социалистик революция аша коммунизмга бару юлын һәм бу юлда аларның җитәкчеләрен — пролетариатны атап күрсәттеләр. Россия пролетариаты, Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә, хезмәт халкын шушы юл белән социализмга алып килде һәм хәзер коммунистлар партиясе совет кешеләрен коммунизмга алып бара. Бу юлның дөреслегенә, алдагы бөек максатка ирешүгә совет кешесенең шиге юк. Ул үзенең киләчәгенә нык ышанган оптимист кеше.
һәрбер совет кешесе — ул ком-мунистлар партиясе членымы, түгелме— асылда коммунист. Чөнки
8D
ул коммунизмны актив төзүче, ком-мунизмга омтылучы. Ә коммунизм — цивилизациянең иң югары баскычы. «Принципта коммунист булмаган кешеләр цивилизацияле кешеләр дип хисаплана алмыйлар» дип бик дөрес әйтә Бернард Шоу. Совет халкын, цивилизациянең ба-шында баручы халыкны, коммунизм идеяләре алга хәрәкәт итәргә рухландыра. Совет кешеләре марксизм-ленинизм идеяләрен күбрәк һәм тирәнрәк һаман үзләштерәләр һәм үзләренең һәр эшләрен шул идеяләрнең тантанасына буйсынды-ралар. Ләкин бу массаларны коммунизм идеяләре белән сугару бурычы тәмам хәл кылынган инде дигән сүз түгел. Безнең арада әле идея-политик яктан ныгып җитмәгән һәм шуның нәтиҗәсендә еш кы-на эштә идеясезлек күрсәтүче, партия политикасын ахырына кадәр үткәрмәүче кешеләр очрый. Идеологиягә әһәмият бирмәүче андый кешеләр, кызганычка каршы, фәндә дә, әдәбиятта да, сәнгатьтә дә, башка өлкәләрдә дә күренде.
Большевиклар партиясе совет ке-шеләрен коммунистик идеологиягә турылыклы булуны, һәр өлкәдә принципиаль большевистик политиканы үткәрүне таләп итә. Бу таләп аеруча совет интеллигенциясенә, идеология өлкәсендә эшләүче кадрларга кагыла. Совет идеологиясенең сафлыгын күз карасыдай саклау, массаларны аның рухында тәрбияләү, буржуаз идеологиянең калдыкларына һәм йогынтысына каршы килешмәүчән көрәш — коммунистик мораль безнең алда әнә шундый бурычны куя.
Идеялелек, принципиальлек, тирән оптимизм коммунизм төзүчеләрдә генә булуы мөмкин, чөнки тик алар гына чын дөреслекне яклыйлар, хәкыйкать өчен, гаделлек өчен көрәшәләр. Коммунистлар, совет кешеләре дөреслектән курык- мыйлар, аңа туп-туры карыйлар, чөнки алар үз эшләренең хак эш булуын аңлыйлар.
Чын күңеллелек, ихласлылык, турылыклы политика — большевизмның гүзәл үзгәлеге. Большевиклар партиясенең «сүзе эшеннән аерылмый, ул массаларны алдамый, ул массаларга дөреслекне генә сөйли һәм үз политикасын демагогиягә түгел, бәлки сыйнфый көчләрнең фәнни анализына кора» (И. Сталин, Ленинизм мәсьәләләре, 238 бит, 9 нчы басма). Партия үз членнарыннан һәм һәрбер совет ке-шесеннән сүздә дә, эштә дә дөреслекне яклауны, дөреслек өчен теләсә нинди сынауларга хәзер торуны таләп итә. Совет кешеләре арасында ялганчыларга, ике йөзле- ләргә урын булмаска тиеш. Бигрәк тә тел белән яхшы булып, эшлекле булып күренергә тырышып та, эштә булдыксыз, җебегән, аумакай кешеләргә, халык интереслары турында, җәмгыять турында сөйләнеп тә, халык өчен, җәмгыять өчен файдалы эш бирмәүче кешеләргә каршы кискен көрәш алып барырга кирәк.
*
Җәмгыять интереслары өчен үзеңнең бөтен тормышыңны, талантыңны, белемеңне, көчеңне бирү — социализм кешеләренең характерлы сыйфаты. Совет кешесе — ялгыз, үзбашына көнкүрүче кеше түгел. Аның шәхси тормышы җәм-гыять тормышы белән бәйләнгән, аның бәхете бөтен халык бәхете белән билгеләнә. Социалистик милек, күмәк хезмәт кешеләрдә гомуми интересларны тирән аңлауны һәм үзең өчен генә түгел, үз хезмәттәшләрең, ватандашларың өчен эшләргә омтылышны тәрбияли. Илебезнең эшчеләре, крестьяннары һәм интеллигенциясе гомуми идеал белән тыгыз бәйләнгәннәр, һәм алар- ның һәрберсе үзен илнең хуҗасы итеп хис итә. Социализм чорында «минеке» белән «җәмәгатьнеке» арасында килешмәслек каршылык юк, совет кешесе иң элек җәмәгать байлыкларын үстерүне алга куя һәм шуның нәтиҗәсендә генә үзенең тор-мыш дәрәҗәсен күтәрүне күздә тота.
Капитал илләрендә буржуалар, обывательләр бер-берсепең эшенә күпсенеп карарга, башкаларның уңы шс ы злы гына шатланырга һәм бер-берсенә ярдәмнән баш тартырга күнеккәннәр, чөнки анда бер кешенең бәхете, уңышы икенчесенең
9)
бәхетсезлсгенә, уңышсызлыгына корылган. Безнең илдә исә бер кеше икенче кешене үзенең конкуренты дип түгел, бәлки иптәше, ярдәмчесе, көрәштәше, хезмәттәше дип карый. Кешеләрне аеручы конкуренция урынына бездә кешеләрне якынлаштыра торган көчле фактор — социалистик ярыш туды. Бездә кешеләр бер-берсенә булышалар, белемнәре, тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Бер шәһәрдәге, бер заводтагы, бер колхоздагы, бер учреждениедәге кешеләр генә түгел, бер-берсеннәя меңнәрчә километрга аерылган кешеләр дә үзара ярдәмләшәләр. Москвадагы Александр Иванов Казан предприятиеләрендә үзенең йөзләрчә иярченнәрен тапты. Горбунов исемендәге завод стахановчылары белән Ленин исе-мендәге завод эшчеләре арасында системалы рәвештә тәҗрибә алмаштыру оештырылган. Чаллы районының Чкалов исемендәге колхоз председателе Хуҗи Мәрдиев Яңа- Писмән районы «Уңыш» колхозы председателе Вагаз Хафизовнын уңышларына шатлана, Хафизов үз чиратында Мәрдиевнең хезмәтне оештыру методларын өйрәнә һәм үзенең күршесендәге «Победитель» колхозына ярдәм итә.
Коллектив — совет кешесен мораль яктан сафландыручы бөек фактор әнә шул. Коллективтан башка кеше көчсез, коллективтан аерылган, аңа үзен каршы куйган кеше аморализм га тәгәри. «Диңгез- дәгеләр өчен» пьесасында Боров-ский, көрәштәшләреннән аерылып, эгоизмга бирелеп, шәхси дан артыннан гына куып йөреп, шундый түбәнлеккә җитә ки, ул ялганлый, элекке дусларын дошман күрә башлый һәм гомуми- эшкә гаять зур зарар китерә. Ләкин совет коллективы шундый нык, көчле ки, ул эгоистларны, шәхси интересларын гына алга сөрүчеләрне аяусыз фаш итә, мораль яктан гаепли, тәртипкә чакыра, төзәтә, андый кешеләрнең тәмам бозыклыкка тәгәрәүләренә юл куймый.
Җәмгыятькә азрак биреп, җәмгыятьтән күбрәк йолкырга тырышу, шәхси байлыкка гына омтылу социалистик мөнәсәбәтләргә сыешмый. Сугыш авырлыкларыннан файдаланып, колхоз хуҗалыгын таркату, тик үз хуҗалыкларында гына эшләү юлына баскан намуссыз кешеләргә, предприятиеләрдә дәүләт средстволарын урлаучы жуликларга, акча реформасы вакытында дәүләтне алдап, баеп калырга теләүчеләргә — җәмгыять хисабына яшәргә теләүче мондыйларга совет җәмгыяте вакытында кискен отпор би-рә, дәүләт кесәсенә сузылган кулларына суга, хурлык тактасына кадаклый һәм җәзалый.
Совет җәмгыятенең экономик нигезе, совет кешеләренең материаль- кө нкүр еш ш артл ары бозыклыкка бирелүгә юл куймый. Әгәр әле бездә караклар, спекулянтлар һәм башка шундый бозыклыкларга бирелгән кайбер кешеләр бар икән, бу һич тә мондый кешеләргә көн күрү өчен намуслы чаралар юк дигән сүз түгел. Бездә инде күптән эшсезлек бетерелгән, һәрбер эшкә яраклы кешенең көченә, сәләтенә карап эш алу хокукы бар. Эшкә яраксыз кешеләргә совет дәүләте көн күрү өчен башкача мөмкинлекләрне бирә.
Ләкин, мәгълүм1 булганча, хезмәткә сәләтле булып та, аннан баш тартучы элементлар бетмәгән әле. Башкалар хезмәте хисабына яшәргә теләүче бу кешеләр, законлы рәвештә, паразитлар дип аталалар. Бу — иске җәмгыятьтән калган ин әшәке мирас. Коммунистик мораль кагыйдәләре моңа каршы иң кискен көрәшне сорый, совет кешеләренең һәрберсенең социалистик хезмәттә актив катнашуын таләп итә.
Коммунистик мораль кешеләрдә хезмәткә бөтенләй яңача карашны тәрбияли. Социализм шартларында хезмәт — бер уч эксплоататорлар байлыгын үстерүгә юнәлтелгән хурлыклы, азаплы эш түгел, бәлки хезмәт ияләренең үз тормышларын яхшыртуга, үз бәхетләрен тәэмин итүгә буйсындырылган «намус, дан һәм геройлык эше» (И. Сталин).
Я лк а улы к, х ез м>әт не с ө й м ә үч ән- лек, социалистик хезмәт дисципли-насын бозу совет кешеләре тарафыннан ачы нәфрәтләнә, мондый
• 91
кнро сыйфатларның ияләре торган саен азая, бетә баралар. Социалистик хезмәттә совет кешеләре чын шатлык таптылар, үзләренең гүзәл сыйфатларын, талантларын киң җәелдереп җибәрделәр. Беренче коммунистик субботникларны В. И. Ленин чын коммунистик моральнең, хезмәткә коммунистик карашның башлангычы дип атады. Бу бөек башлангычтан ударниклар, стаха-новчылар, социалистик хезмәт батырлары үсеп чыктылар. һәм алар бөтен илгә дан казандылар.
Горбунов исемендәге заводның бер ел эчендә 9 еллык норманы үтәүче эшчесе комсомолец Михаил Орешков, механика заводыннан
4 йөкләмә үтәүче слесарь Галиев, 1 нче мех фабрикасы стахановчысы
5 задание үтәүче Низаметдинова, дәүләткә планнан тыш 36 мең пот икмәк биргән Әтнә районы колхозчылары, планнан тыш социалистик мая туплау өчен көрәшүче промышленность эшчеләре — совет халкының хезмәт батырлыгы әнә шундый.
Чын намуслы кеше үзенең барлык изге теләкләрен, хисләрен, көчләрен халыкка, туган Ватанына хезмәт итүгә багышлый. Сыйнфый җәмгыятьләрдә дә хезмәт кешесе үз иленең чәчәк атуы өчен тырышты, ул үз ватанын сөйде. Ләкин аның бу изге хисләрен изүчеләр мәсхәрә-ләделәр, аяк астына салып таптадылар, халыкны Ватаннан мәхрүм иттеләр һәм аның патриотик тойгыларын җимерделәр. Шулай итеп халык массаларының ватанга мәхәббәте үсә, ныгый алмады. Ә изүчеләр патриотизм дигән тойгыны белмәделәр дә. Алар халыкны саттылар, илгә хыянәт иттеләр. Хәзерге буржуаз илләрдә хакимлек итүче сыйныфлар нәкъ менә шулай эшлиләр дә. Франция буржуазиясе турында Франция компартиясенең XI съездында Морис Торез, болай диде: «Кичә ул (буржуазия) «халык фронтына караганда Гитлер яхшырак» дип сөйләде. Бүген ул «Әйдә, Франция һәлак булсын, тик безнең табышлар гына саклансын» дип өнди».
Социализм кешеләрендә ватанга бөтенләй яцача мөнәсәбәт туды. Ватан инде халыкның чын-чыннан үзенеке, илдәге барлык байлыкларга халык үзе хуҗа, һәрбер совет кешесе үз ватанын, аның намусын, данын, азатлыгын үзенеке дип карый һәм ватаныбызның чәчәк атуы, бөеклеге өчен көрәшә. Совет патриотизмы — совет кешесенең гүзәл сыйфаты, совет җәмгыятен хәрәкәткә китерүче көчләрнең берсе. Ватанга мәхәббәт совет кешесен искиткеч батырлыкка, үз-үзен ая- маучанлыкка, һәртөрле авырлыкларны җиңәргә рухландыра, һәм совет кешеләре менә 31 ел инде иске җәмгыятьнең кара көчләренә каршы сокландыргыч нык торучан- лык, фидакарьлек, батырлык белән көрәшәләр һәм көрәштә җиңеп чы-галар. Бөек Ватан сугышы —чын батырлык эпопеясе ул. Гастелло, Талалихин, Матросов, Газинур Гафиятуллин, Зоя Космодемьянская, Олег Кошевой һәм башка меңләгән совет патриотларының батырлыгы тик социализм кешеләренә хас күренеш. Совет халкы бөтен дөньяда герой халык дигән данны казанды. Ә хәзер, сугыштан соңгы Сталин- чыл бишьеллыкның бөек программасын үтәү өчен көрәштә, совет кешеләренең батырлыкларын тудырмаган бер генә көн дә юк бит! Сугыш китергән авырлыкларны халкыбыз нинди зур көч белән җиңә һәм бишьеллыкны 4 елда үтәү өчен, ватаныбызның куәтен тагын да үстерү өчен маһабәт киеренке көрәш алып бара! Совет кешеләренең Совет иленә, социалистик стройга, совет дәүләтенә, Ленин — Сталин партиясенә кайнар мәхәббәте әнә шулай җанлы, реаль эшләр-дә гәүдәләнә.
Совет халкы — горур халык. Ул үзенең бөек Ватаны өчен, аның җиңүләре өчен законлы горурлана. Ул үзенең буржуаз җәмгыять кешесеннән өстен торуы, прогрессив кешелекнең башында баруы белән горурлана. Бу аны совет җәмгыяте-нең чәчәк атуы өчен, коммунизм тантанасы өчен армый-талмый көрәшкә дәртләндерә. Ләкин безнең һәркайсыбызда да бу горурлык, совет патриотизмы хисе тиешле дәрәҗәдә көчлеме? Совет кешелә
92
ренең һәрберсе дә үз ватанының намусын, совет кешесенең дәрәҗәсен нык саклыймы? Бу сорауны без үз алдыбызда бөтен көче белән куярга тиешбез, чөнки без кешеләрнең сүздә генә түгел, эштә чын патриот булуың телибез. Совет кешесенең мәхәббәте дә, нәфрәте дә бар. Ул барлык яхшылыкны — Ватанны, халыкны, совет строен, коммунизм эшен, прогрессны, хезмәтне, яңалыкны бирелеп сөя һәм сөйгән нәрсәсе өчен берни дә кызганмый. Ләкин ул искелекне — реакцион капитализм строен, империалистик буржуазияне, аның хайванчылык идеологиясен, черек культурасын, кешелеккә каршы күсәк күтәрүчеләрне, буржуаз милләтчеләрне күрә алмый, аларга җирәнеп, нәфрәтләнеп карый. Коммунистик мораль — нәкъ менә искелекне җимерү һәм яңалыкның тантанасы өчен хезмәт итүне, искелекнең һәртөрле күренеше белән килешмәү- чән, аяусыз көрәшне күздә тота-. Менә шуңа күрә дә партия искелек каршында баш иючеләрне гафу итмәскә, аларны кискен тәнкыйть уты астына алырга, Совет Ватаны интересларын иң бөек югарылыкта тотарга, совет кешесе дәрәҗәсен күз карасы кебек сакларга чакыра.
һәртөрле искелек — безнең алга таба хәрәкәтебезгә киртә ул. Шуңа күрә искелеккә кечкенә генә ташлама ясау да кичерелергә тиеш түгел.
Бу таләп безнең һәр эшебезгә, һәр адымыбызга кагыла, чөнки совет кешесенең мораль йөзе, дәрәҗәсе, намусы — аның һәр адымында, һәр эшендә чагыла. Шуңа күрә ул кайда гына булмасын, ни генә эшләмәсен, үзенең һәр эшенә һәм башкаларның да эшенә тәнкыйть белән карарга, эштә җитеш- сезлекләрне төзәтергә, ул җитешсез- лекләргә карата килешмәүчән булырга тиеш, һәм безнең кешеләрдә һәрнәрсәгә әнә шулай карау гадәте бар. Гади эшче цехта, заводта һәр почмакка хуҗаларча күз ташлый, күренгән тәртипсезлек аңарда ачу тудыра, ул моның өчен иптәшен шелтәли, цех начальнигын, директорны тәнкыйтьли. Колхозчы артель хуҗалыгы турында кайгырта, кимчелекләрне күрә белә һәм вакытында төзәтергә булыша. Шәһәр кешесе — төзәтелмәгән йорт өчен, казылган урам өчен шәһәр советы председателен орыша. Укучы — язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен тәнкыйтьли. Сайлаучы —- депутат эшен җентекләп күзәтә һәм тәнкыйть астына ала. Халык —дәүләт власте органнарының, партия оешмаларының эшенә үзенең бәясен бирә. Ә тәнкыйтькә алынган кеще тәнкыйть өчен үпкәләми, аны кабул итә һәм эшендәге кимчелекләрне бетерә.
Ләкин, әйтергә кирәк, тәнкыйтьне күтәрмәүче, үз-узенә тәнкыйтьсез караучы кешеләр дә бездә бар әле. Еш кына кайберәүләр аларның җи т еш с е з л екләрен, х атал а р ы н әйт- сәң үпкәлиләр, авырга алалар. Массаларның таза тәнкыйть сүзләрен басарга тырышучы администраторлар бар. Иптәшенең туры әйткән сүзенә ачуланып иптәшлекне бозу фактлары да бар. Тәнкыйтьне шулай авыр күтәрүчеләр моның белән үзләренең җитешсезлекләрен үстерәләр һәм гомуми эшкә зур зарар китерәләр. Ә тәнкыйть — совет җәмгыятенең үсеш законы, яңалык-ның искелеккә каршы көрәшенең төп формасы ул. Моннан бер генә нәтиҗә килеп чыга: совет кешеләрендә җитешсезлекләргә карата килешмәүчәнлекне, ирешелгән уңышлар белән масаймауны, бәлки һәр эшкә тәнкыйть күзе белән карауны тагын да ныгытырга кирәк. Бу совет кешесенең югары мораль сафлыгын, аның дәрәҗәсен тагын да ныгытыр һәм күтәрер.
*
*
Социализм кешеләр арасында иң югары, иң яхшы мөнәсәбәтләрне урнаштырды, гуманизм тантанасына китерде. Бездә «кеше кешегә бүре» түгел, ә дус. Изүче сыйныфлар бетерелү белән илебездә эшчеләр, крестьяннар һәм интеллигенция арасында какшамас дуслык, бердәмлек, теләктәшлек һәм ярдәмләшү урнашты, милләтләр арасында дошманлык бетте, халыклар дуслыгы җәмгыятебезнең хәрәкәткә китерүче көче булып әверелде. Совет
93
кешеләре бер-берсенә ихтирам, хөрмәт белән карыйлар. Гасырлар буенча изелеп, хокуксыз булып килгән хатын-кызлар ирләр белән бер тигез хокук алдылар, аларга караш тамырыннан үзгәрде. Хатын- кызлар социализмны актив төзүчеләр, иҗтимагый тормышның һәр тармагында гаять зур роль уйныйлар.
Совет чорында картлар да, яшьләр дә чын кешелекчел мөгамәләгә ирештеләр.
Социализм семья мөнәсәбәтләренең тамырыннан үзгәрүенә китерде. .Совет семьясы акчага, сату-алуга түгел, бәлки чын мәхәббәткә корылган. Буржуазиянең «коммунистлар семьяны җимерәләр» дигән демагогиясенең ялганлыгын совет чынбарлыгы тулысынча исбат итте. Бу хакта «Москвадан еракта» романында инженер Беридзе Алексей Ковшевка болай ди:
«Буш кешеләрнең: «Бу хәзергеләр кешеләрчә сөя белмиләр» дигән фикерләрен сиңа да, бәлки, ишетергә туры килгәндер. Дөрес түгел, без сөя беләбез! Без тик мәхәббәт дип үлмибез генә! Аның өчен без тауларның астын өскә китерәбез! Мәхәббәт безне тагын да көчлерәк, яхшырак һәм сафрак ясый».
Коммунистик мораль әнә шулай кешеләрдә саф кешелек сыйфатларын тәрбияли, кешене һәр яклап тазарта, аның аңын йөз, мең еллар буенча яшәп килгән иске гореф-гадәтләрдән арындыра.
Ләкин иске дөньяның калдыклары кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә дә очрыйлар әле. Аерым кешеләр башкаларга мөрәҗәгать иткәндә тупаслыкка юл куялар, тәмсез телләнәләр, хулиганлык, башбаштаклык күрсәтәләр. Кайберәү- ләрдә картларга, олы кешеләргә хөрмәт җитми, яшьләргә, балаларга, хатын-кызларга өстән генә караш очрый. Кайбсрәүләрдә милләтләргә, аларның теленә, культурасына кимсетеп карау, милләтчелек элементлары күренгәли. Бигрәк тә семьяда, шәхси тормышта совет кешеләренә лаексыз күренешләр очрый.
Бу кайбер кешеләрнең аңында әле иске гореф-гадәтләрнең булуын, аларның мораль яктан аксауларын күрсәтә һәм совет халкын коммунистик мораль рухында тәрбияләү бурычын бөтен кискенлеге белән куя. Совет җәмгыяте һәр кешенең һәркайда үз-үзен тотуына игътибарсыз кала алмый. Әхлак- сызлыкның кечкенә генә күренеше дә көчле отпорга очрарга тиеш.
Ленин — Сталин партиясе совет кешеләрен иң алдынгы, бердәнбер дөрес, фәнни идеяләрдә тәрбияли, үзенең бөтен идеологии эшен массаларда коммунистик аңны үстерергә, коммунистик моральне ныгытырга буйсындыра. Партия барлык партия оешмаларыннан, совет органнарыннан, профсоюз һәм комсомол оешмаларыннан, совет ин-теллигенциясеннән совет кешеләре арасында әле сакланган капитализм калдыкларын тәмам бетерү өчен, совет кешеләрендә чын кешелек морален тәрбияләү өчен барлык чараларны кулланып көрәшүләрен таләп итә, социалистик идеологиянең барлык тармакларын: фәнне, әдәбиятны, театрны, киноны, музыканы, мәктәпләрне, культура-агарту учреждениеләрен шушы изге эшкә юнәлдерә.
Совет кешеләре өчен яңа коммунистик моральнең гүзәл үрнәге — ул коммунистлар морале, Ленин һәм Сталин морале. 1937 елның 11 декабрендә сайлаучылар каршында чыгышында И. В. Сталин Ленин тибындагы политик эшлеклеләрнең мораль йөзен, коммунизмга ахыргача бирелгән кеше образын, социалистик ватанның чын намуслы улы образын сурәтләде:
«Сайлаучылар, халык үз депутат-ларыннан шуны таләп итәргә тиешләр: алар үз бурычлары югарылыгында торсыннар; алар үз эшләрендә политик обывательләр дәрәҗәсенә төшмәсеннәр; алар Ленин тибындагы политик эшлеклеләр постында калсыннар; алар, Ленин кебек үк, кем икәнлекләре ачык һәм билгеле булган деятельләр булсыннар; алар, Ленин кебек үк, сугышта куркусыз һәм халык дошманнарына карата рәхимсез булсыннар; алар эш кыенлаша башлаганда һәм го
ризонтта берәр төрле куркыныч кү-ренгәндә һәртөрле паникадан, паникага ошаган һәртөрле нәрсәдән саф булсыннар; алар паникага ошаган һәртөрле нәрсәдән, Ленин кебек үк, саф булсыннар; алар һәрьяклап ориентация алу һәм барлык плюсларны һәм минусларны һәрьяклап исәпкә алу кирәк булган катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә, Ленин кебек үк, бөек акыллы һәм ашык- маучан булсыннар; алар, Ленин кебек үк, турылыклы һәм намуслы булсыннар; алар үз халкын, Ленин яраткан кебек үк, яратсыннар».
Бу гүзәл сыйфатларны Ленин шәкерте, аның тәгълиматын, эшен дәвам итүче, барлык прогрессив кешелекнең даһи юлбашчысы, тарихта иң бөек кеше — И. В. Сталин бөтен тулылыгы белән гәүдәләнде-рә. Сталин — куркусызлыкның, ба-тырлыкның үрнәге. Сталин — со-циалистик Ватанга, Совет халкына мәхәббәтнең, коммунизм эшенә, хезмәт ияләре азатлыгы эшенә чын күңелдән бирелгәнлек үрнәге. Сталин — искиткеч гигант акыл иясе. Сталин образын һәрбер совет кешесе, барлык илләрдәге хезмәт кешеләре иң кадерле, иң бөек образ итеп күңелләрендә саклыйлар, Ленин кебек, Сталин кебек комму-, низмның намуслы, батыр көрәшчеләре булырга телиләр.