АВЫЛ СӘГАТЕ СУККАНДА...
Түгәрәк йөзле, тәбәнәк буйлы Гайнекамал әби әйрән салынган чүлмәкне җиргә куйды да, гәүдәсен турайтып, тавышын күтәрә төшебрәк сорады:
— Сиңа әйтәм, күпме көтәргә мөмкин инде! Кичке намаз вакытында манарага менгән мөәзин кебек утырасын. Әйтәсең, чакырасың’ — төшәргә уеңда да юк...
Ул үпкәле сүзләр үзенең ире Садрый бабайга аз гына булса да тәэсир итмәсме дип өметләнде. Ләкин каланчаның шыгырдап торган баскычында аяк тавышлары ишетелмәде. Гайнекамал әби каланча өстендә утырган картын яхшылабрак карар өчен берьяк читкәрәк чыгып, кулларын кат өстенә күтәрде.
—- Әйрәнне кире алып китәм! —* дип кычкырды ул. — Кара син аны, ничегрәк кояшка якын менеп, кызынып утырган була. Сине кызганып килгән булахМ тагы. Кызганырлык икән сине.
Садрый бабай башын иеп карады:
— Сабыр ит! — дип кычкырды ул.
— Сине көтеп, каккан казык кебек катып торырга вакытым бардыр шул минем. Анда кырыкмаса кырык эш кырылып ята. Киттем.
— Эй-йәй-йәй! — дип үпкәле тавыш белән эләктереп алды Садрый бабай. — Шуны да аңламыйсың бит менә. Сәгать ике тулырга тора. Кыңгырауны кем кагыр дип уйлыйсың? Ун гына минут көтеп тор.- Вакыты җитмәстән элек кыңгырау кагарга ярамый. Аңладыңмы инде?
Әби авыр сулады. Инде китмәкче булып кулына алган әйрән чүлмәген яңадан җиргә куйды да, канау читенә барып утырды.
Урамда тынлык иде. Эшкә яраклы барлык кешеләр дә кырга киткәннәр. Авыл артында кайсы җирдәдер сабан сөргән тракторның гүләве генә өзек-өзек булып ише- телгәли һәм телефон аппараты янында кем беләндер кычкырып сөйлә-шүче колхоз счетоводының тавышы гына урамга тарала:
— Кабатлап әйтәм — бишенче числога урылган... Нәрсә? Ишетмисез? Бишенче числога дим... Б-и-ш- ен-че!..
— Азаплана бит, — дип куйды Гайнекамал әби. Кинәт кенә өйдә калган балалар — төпчек улының берсеннән-берсе шаян кызлары исенә төште аның. Үзләре генә калганнар иде бит. Әбинең түземлеге бетте. Урыныннан торып, ачуланып кычкырды:
— Төш диләр бит сиңа. Авылга кыңгырау асып куюны кем уйлап чыгаргандыр инде, илаһым!
Садрый бабай да кызып әйтеп ташлады.
— Уйлап карарга кирәк. Шундый чалт аяз көндә бөтен колхозны вакытыннан элек төшке ашка- чакырырга ярыймы соң.
Бу сүзләрне ишеткәч әби болан ДИП ӨСТӘП куйды:
— Сөләйман тагы правлениега барып йөрегән. Җалу биргән.
«Садрый югары урынга дөрес бил-геләнмәгән» дпп счетоводка әйтүен үз колаклары белән ишетүчеләр бар...
Гайнекамал әби картының нечкә кылларына кагылырлык сүзләрне әйтеп тә бетермәде, Садрый бабайның калын тавышы яңгырады:
— Сөләйман тагы да барып йө- регән дисеңме? — һәм, үзенең тавышын басарга теләгәндәй, кыңгырауга бер-бер артлы ике тапкыр сугып алды.
Каланча баскычлары шыгырдады. Озак көттергәннән соң гына төшкән картына Гайнекамал әби әйрән салып бирде. Ләкин карт, әйрән тутырылган тустаганны читкә этеп, коры гына сорады:
— Тагы да барып йөрегән дисеңме?
— Барган шул. Ул жалу биргәндә правлениедә районнан килгән кешеләр дә булган. Менә үзеңне нинди хәлгә җиткерде җан дусың— Сөләйманың.
Шундый хәл була бит: кешенең исемен телгә алырга да өлгермисең, ул үзе килеп чыга. Әле Садрый бабай әйрән эчкәннән соң юешләнгән иренен дә сөртергә өл-гермәде, урам буйлап, таякка таянып килгән Сөләйман карт күренде. Гайнекамал әби аны күргәч тә әйберләрен ашыгып кына җыештырды, төйнәде дә, каланча артындагы сукмактан китеп тә барды.
Садрый бабай үзенең яшьтәше ишеттергән сүзләргә бик ачуланган иде, аның килеп җиткәнен дә көтеп тормый каланчага менеп китте.
Сөләйман карт, үзенең кәкре каен таягына таянып, акрын гына атлап килә иде. Ул вакыт-вакыт тукталып тын ала һәм, шләпәсенең читенә битендәге тир бөртекләрен сөртеп, үзенә ишетелерлек кенә итеп сөйләнә:
— Шундый кызуда урамга чыгып мөре.мәсәң ни булыр иде инде.
Үз-үзен битәрләп, инде нык кына йомшарган аякларыннан зарланып, Сөләйман карҮ каланчага якынлашты.
— Эй, Садрый! Кара әле! Садрый дим лабаса. Әллә чукракландыңмы юк исә. Болай утырсаң, пожар чыкканын да күрми калырсың...
Бу соңгы сүзләр Садрый картны түземлектән чыгарды. Ул Сөләйманның нәрсәгә төрттереп әйтүен бик яхшы аңлый иде.
— Җанымны кыйма, Сөләйман.
— Ә, әссәләмәгаләйкем, Садрый.
— Вагаләйкем...
Икесе дә тынып калдылар.
— Ашлык урыр өчен һавалар нинди әйбәтләнеп китте, — дип сүз башлады Сөләйман.
— һава ни, әйбәт инде ул, әйбәтлеккә.
— Бәрәңгеләр өчен азрак яңгыр тамгаласа да, зыяны булмас иде,— дип сүзен дәвам иттерде Сөләйман бабай.
— Кирәк булыр иде шул, — дип, теләмичә генә җавап кайтарды Садрый бабай.
— Төшмәскә булдыңмы? Мин сызлаган аяклар белән синең яныңа ук күтәрелә алырмынмы икән соң...
Садрый бабай бераз көттереп кенә җавап кайтарды:
— Әле генә җирдән күтәрелгән идем лә мин. һавалар үзгәреп китәр ахры, минем аяклар да сыз- лаштыра.
Әгәр бу кордаш картларның шушы минуттагы сөйләшүләрен алар- ның авылдашлары читтән генә тыңлап торсалар да бик гаҗәпләнерләр иде. Дуслар бер-берсен җылытырлык сүзләр таба алмыйча озак кына тордылар.
Тынлыкны Сөләйман карт беренче булып бозды.
— Син кыңгырауга ничә тапкыр кактың әле?
Садрый карт эреләнеп кенә җавап кайтарды:
— Әгәр син минем турыда яхшырак фикердә булсаң, минем кыңгырау кагып төшке ашка халыкны чакыруымны ишетер идең. Эштән кайтучыларны күрмәдеңмени соң син.
• — Яшь чак түгел шул, колаклар
57
катыланган, — диде Сөләйман. — Шуңа күрә синең сүзләреңне тыңлап кына нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңлап җиткерә алмаганмындыр.
Бу сүзләргә дә Садрый бабай үзенчә җавап кайтарды:
— Үз колакларыңа үзең ышанмаслык нинди сәбәп бар соң?
— Карап-карап торам да, әллә хәтереңне калдырдыммы, замандаш?
— Чәченә чал кергән картка прав- лениегә барып жалу биреп йөрү килешәме? Кемгә дисәң — авызыннан сөте кипмәгән счетоводка бит әле! Шуның өстәвенә, анда районнан килгән кешеләр дә булган бит. Безнең турыда күрше авылларның картлары нәрсә әйтерләр?
Сөләйман тыныч кына утырган җиреннән кызып китте.
— Кем иң башта дуслыкны бозды? Авылның хөрмәтле ак сакаллары без икәү түгел идекмени? Җыелышларның, сабан туйларының бездән башка үткәрелгәне бар идеме? Кем сиңа яшең җитмешкә җит-кәч каланчага менәргә кушты? Үзең! Үзең! — Сөләйман бабай, әйткән һәр сүзен куәтләргә, үзенең ачуын басарга теләгәндәй, таягы белән җиргә шакып-шакып алды һәм суккан саен баскычка менә барды. — Син үзең тынычлыкны боздың. Хәзер мин бер үзем әдәм көлкесе булып эшсез торып калдым. Икәү бергә урамда йөрсәк тә килешә иде әле.
Садрый бабай әйтергә теләгәнен әйтте:
— Минем йөрәк дәртлерәк, аяклар куәтлерәк. Менә ничек бит ул.
Сөләйман бабай болай диде:
— Хәтерем ялгышмаса, без синең белән бер яшьтә түгелме соң?
— Сүз итеп сөйлисең, сиңа инде өйдә тынычлап кына утырырга күптән вакыт.
— Минемчә, монда безнең икебезгә дә урын табылыр иде.
— Баскычтан сине кем күтәреп менгерер?
Әгәр дә урамнан үтеп баручы колхоз председателе тукталып аларның сүзенә кушылмаса, картларның үзара бәхәсе тагы да күпме дәвам итәр иде икән, — әйтүе кыен.
— Менә сиңа кирәк булса! — диде правлениегә узучы председатель. — Көпә-көндез икәүләп базар ачкансыз түгелме соң? Сәгатең пичәне сукты, Садрый бабай?
Карт сәгатькә күз салгач нәрсә эшләргә белмәде — аның озын стрелкасы дүрт минут дүртенчегә киткән иде. Ул шунда ук кыңгырауның җебен тартып җибәрде. Авыл өстендә кыңгырау каккан тавыш өч тапкыр кабатланды.
— Мондый хәлгә юл куярга ярамый, — диде председатель.
Садрый бабай сүзгә мавыктырып игътибарын алган замандашына ачуланып карап куйды. Тегесе, нәрсә дә булса әйтергә дә онытып, председатель артыннан китте.
— Кара әле, мине нигә болай эшсез калдырдыгыз соң әле? — диде Сөләйман бабай.
һәрвакыт җитез хәрәкәтле, яшь чырайлы председатель бу сүзләрне ишеткәч кинәт кенә тукталды:
— Мин сине кызгандым, бабай. Җитмеш тулганнан соң тынычланып кына яшәп булмыймыни инде?
Карт шушы сүзләрне ишеткәч тә тавышын күтәрде:
— Быелгы ел узган елларның берсенә дә ошамаган. Шундый вакытта авылда бер мине генә эшсез калдыру һич тә ярамый.
Председатель тагы да сорау бирде:
— Әйбәт күрәсеңме дим?
Сөләйман бабай күзләрен алга текәп әйтте:
— Моннан Агыйделгә 5 чакы- рымнан да ким булмас. Агымга каршы бүген икенче пароход күтәрелә. Алар өстеннән очып йөргән акчарлакларны гына аерып күрә алмыйм...
Председательнең эндәшмәвен күргәч, Сөләйман бабай дәвам итте:
— Тагы менә синең чыраең бозылганны күрәм.
Председатель мыек астыннан гына елмаеп алды.
— Әйдә, синеңчә булсын алайса.
Ак сакаллы ике карт икенче көннең таңын каланчадагы колхоз сәгате янында бергә каршыладылар. Аларның берсе төнге сменаны тәмамлаган, икенчесе көндезге Схмена- га килгән иде. Ләкин аерылышырга ашыкмадылар. 11кәүләшеп эшли башлагач, алар үзләренең бурычла-рын үзләре киңәйттеләр. Бөтен авылны камуслы хезмәткә, ярышып эшләргә чакыручы сәгать янында торгач, алар күпне күрәләр иде.
... Иртәнге йокыдан алар бөтен кешеләрдән алда уяндылар.
— Әй, уңган хатын булды бу Сәлимә. Сыерын савып урамга да чыгарды. Хәзер көтүче дә килеп гкитәр, — диде Садрый бабай.
Сөләйман карт, замандашының сүзләре белән ризалашканын белдереп мөлаем елмаеп башын селкә дә, ..ртәнге тавышларга колак салып тыңлап тора...
Сандугачлар музыкасы йөрәкләргә шатлык өстәп бик еракларга яңгырый иде бу иртәнге сәгатьләрдә.
Авыл йортларының түбәләрен кояшның беренче нурлары балкыта. Ап-ак яулык бәйләгән яшь килен урам аркылы йөгереп үтә.
Менә колхоз сәгате иртәнге эшкә чакырып сукты. Таң кошларының җырына кушылып, урамнарны яңгыратып кыңгырау тавышы биш тапкыр кабатланды.
Сөләйман картны кыңгырау тавышы гына канәгатьләндермәде ахры. Ул шләпәсен салып түбәнгә карады һәм үтеп баручы яшь хатынга кычкырды.
— Әминә! Әй-йәй-йәй. Әминә!
— Нәрсә булган? — Әминә тукталып, башын күтәреп, югарыдагы картның нәрсә әйткәнен яхшылабрак ишетергә тели.
— Бакчага соңлап барасың, Әминә. Озйк йоклый торган булсаң, көз көне нәрсә җыйнарсың?
Шат йөзле звено башлыгы көлея үк җибәрә:
— Кәбестә дисеңме, суган дисеңме — бөтенесе дә булыр бабай.
Карт үз сүзен бирми:
— Әгәр уңмый калса?
— Уңмаса урыннар белән алышырбыз!
— Әй, йәй, йәй! Мине бу урынга берәр төрле гаебем булгаи өчен мендермәделәр бит.
Ат менгән ирләр, егетләр урам шаулатып үттеләр. Көтү тузан күтәреп үтте. Хатын-кызлар үзләренең эш участокларына ашыктылар.
Авылда тагы да тынлык урынлашты. Олылар эшкә китеп беткәннәр иде инде. Кояш агач биеклеге күтәрелгәч пожар каланчасы яныннан тимерче Нурулла гына үтте.
— Бүген двигательне ремонтлый-сызмы? — дип кычкырды Сөләйман. Бәлки ул үзенең колхозда нәрсәләр эшләнгәнлеген белеп торганлыгын гына күрсәтергә теләгәндер...
Нурулла җавапсыз калмады:
— Двигательне кичә үк ходка җибәрдек инде. Хәзер чаналарга тотындык.
Авылга металл чыңлавы тарала. Колхоз сәгате суккан тавыш түгел бу — әле сәгать 6 тулып җитмәгән. Тимерче егетнең гайрәтенә буйсынган металл чыңы шулай яңгырый.
... Иртәнге сәгать белән үк әйрән чүлмәген тотып Гайнекамал әби килеп җитте. Ак сакаллы ике карт каланчадан, бергә төштеләр. Тәмле, салкын әйрәнне бергәләп эчтеләр алар бүген.