Логотип Казан Утлары
Хикәя

АЛЕК ҺӘМ РӘИСӘ


Сугышны миңа баштан ахыргача гвиачастьта механик булып узды- Еырга туры килде. Механикның, ичшиксез, үзен чын авиатор итеп санарга хакы бар. Чөнки механик самолетның хуҗасы, очучының терәге, ышанычы. Ул самолетның йөрәге ничек типкәнен дә, ничек тын алганын да белеп тора, өсте-башы чисталыгын, тазалыгын һәм ягулыкның җитәрлекме-түгелме икәнен карый, үзе туңса да аны өшетмәскә, үзе тиргә чумса да аны тирләтмәскә тырыша. Самолет үзенең бурычын үтәргә киткәндә механик аның шома канатларыннан сыйпап, күздән югалганчы озатып кала. Кайтуын да тү-земсезлек белән көтә ул аның. Көтеп каршы алгач, аның утлы көрәштә үзен ничек тотуы белән кызыксына, алган яраларын карый, кулыннан килгән бөтен ярдәмне күрсәтә.
Механикның гына түгел, мотористның да һәм корал мастерларының да үзләрен мактаулы авиатор дип санарга тулы хаклары бар.
Мәңге онытылмас тарихи елларда сугышчан авиацион полкта үткәргән көннәремнең истәлекләрен, зур ихтирам бсләи йөрәгемдә саклыйм мин. Мин хәзер дә армиядәге танышларымның уңышларын кызыксынып, дулкынланып п<үзәтәм.
Очучылар белән мәшгуль кызу көннәрнең берсендә минем мото-ристымны җаваплы командировкага җибәрделәр». Бер тәүлек чамасы моторист хезмәтен миңа үземә башкарырга туры килде.
Шулай, кич кырын, май система-сындагы бер магистральнең бик уңайсыз урындагы дюритын кысып, самолеттагы актык дефектны бетереп маташа идем, янымда хатын- кыз тавышы ишетеп, сискәнеп киттем. Карасам, зәңгәр комбинезоннан, синең буйдарак бер кыз басып тора. Урман артына төшеп барган ■кояш нурларыннан чагылучы күзләрен маңгае астына яшергән. «Күзен күрмәгән, үзен күрмәгән» дигәндәй, рәтләп карарга да өлгермәдем. «Өлкән сержант Кабарганов сез буласызмы», — ди.п дәште бу миңа.
Башны капоттагы трубалар арасыннан алмыйча гына:
— Ие. Каһарманов мин булам, — дип, фамилиягә басым ясап, җавап бирдем. Эшне бүлгәне өченме» әллә фамилияне бозып әйткәне өченме, минем ачу килеп куйды. Кабарганов имеш. Бу хәтле бозып әйткәнне ишеткәнем юк иде әле.
— Иптәш өлкән сержант, кече сержант Яхина моторист булып хезмәтен дәвам иттерер өчен сезнең карамакка килде, — диде бу кыз.
Минем кулдан ачкыч төшеп китә язды. Көтмәгәндә күренеп киткән чаткы тизлеге белән минем күз алдыннан, бер яклап, элеккеге мотористым, 3-4 потлы баллоннарны бер үзе күтәреп килә ала торган, баһадир гәүдәле иптәшем, икенче яклап» ял көннәрендә парк сукмакларын
44
нан чәчәкләр тотып узган кызлар төркеменең онытыла башлаган күренеше чагылып үттеләр. Җитмәсә, чәчләре дә, ачу китереп, пилоткасыннан чыгып торалар.
— һем, бик шәп,—дим,—тик барыгыз, сезне бирегә җибәргән кешегә әйтегез, «миңа моторист кирәкми, мотористым кайтканчы үзем дә башкара алырмын», дип әйтте диегез. Өлкән сержант Каһарманов шулай диде диегез! — дим.
Ә ул минем сүзләрне колагына да элмәгән төсле:
— Мин шушы машинада эшләя-чәкменме? — ди, минем машинага күрсәтеп.
Мин машина астыннан чыгып, аңар борылып та карыйсым килмичә, икенче яклап капотны ябарга тотындым. Үзем эчтән аны моторист итеп миңа җибәрүчеләрне пыр туздырып ачуланам.
Шул арада кыз да:
— Эшегез беттеме? Өстен ябам, — дип, стремянкага сикереп менде дә, капот йозакларын шалт-шолт иттереп, бикләргә дә тотынды.
Сүзсез генә самолетны ябып, аның хәзерлеге турында доклад бирергә дип, аэродром канцеляриясе урнашкан землянкага барырга борылдым. Ә аңа үтеп барышлый гына әйттем:
— Сезгә штаб тирәсендә эш табарлар. Мотористның эше капот йозаклары бикләү генә түгел бит.
— Шулаймыни,—ди ул, бер дә борчылмыйча, ирония белән елмаеп, — рәхмәт, иптәш өлкән сержант, минем хәлгә керүегез өчен рәхмәт.
Мин китә башлагач, тагын:
— Иртәгә сәгать ничәгә килергә? — дип сорый, минем сүзләргә һичбер игътибар итмичә. Нәрсә дисең инде бу үз сүзле кызга?
— Гомумән әйткәндә... төнен тревога булмаса, бишкә, — дим мин аңар аптыраган чырай белән.
— Сау булыгыз, иптәш өлкән сержант!, — дип, борылып, эре-эре атларга тырышып, минем яннан узып китте бу.
Мин ана карап, нинди моторист булсын сон бу, дип уйлап алдым да, «кире кагарга» дигән карар белән землянкага атладым.
Ләкин минем сүз үтмәде. Харак-теристикасы бик яхшы, эшләп карасын, — диделәр.
Шулай итеп, ул минем белән бергә эшли башлады. Кыскача гына итеп әйткәндә, минем аңа башта биргән бәям һәм ышанычсыз карашым, ашыгып һәм тар фикердән чыгып ясалган нәтиҗә кебек, ялгыш булып чыкты. Тиздән миңа анык самолет канатларын гаҗәп осталык белән, юганын да, моторны эшләтер алдыннан пропельлерны җиңел әй-ләндерүен дә, йокысыз төннәрдә, караңгыда капшап, «эһ» дә димичә, гайкаларны тиз-тиз шплинтлаганын да, бакларны бензин һәм май белән зур тәҗрибәле очучыдай тутырганын да, тешләрен кысып булса да, бер үзе баллоннар өстерәгәнен дә күрергә туры килде.
һич арттырып әйтмим, кызларда шундый түземлелек булыр дип уйламаган идем. Соңыннан үзем дә аны башта шулай шикләнеп каршы алуым өчен оялдым. Ул мине аңлады, үпкәләмәде. Без бик тиз дуслаштык, бик тату эшли башладык.
Мине аның эше генә түгел, акылы да, мотор һәм самолет төзелеше белән бергә башка бик күп нәрсәләрне белүе дә, эшләгән эшенең, сөйләгән сүзенең җанлы булып йөрәгеннән чыгуы да сокландырды. Мин анын аркылы күп нәрсәләр ишеттем.
Үзе эшли, — я сабын суы белән фюзеляжны майдан һәм пычрактан чистарта, я стремянкага атланып, карбюраторны дөресли, — үзе, күз өстснә тузгыган чәчләрен беләге белән ара-тирә артка сыпыра-сы- пыра, сөйли иде ул. Самолет фрицларга үлем «күчтәнәче» илтә киткән арада, яшел үләннең иң куе урынына утырып, майланган комбинезон якаларын бензинлы чүпрәк белән сөртә-сөртә, сөйләргә ярата иде.
Ул мине астрономия белән бәйләнгән күп кенә кызыклы хәлләр белән таныштырды. Дөньяның астрономик үзәге булган Пулков обсерваториясен, сугыш беткәч тә, батыр ленингредчылар тиз һәм тагын да яхшырак итеп төзиячәкләре турында шундый кайнар ышаныч белән сойләвен әле дә оныта алмыйм мин.
Ул Москвадагы Минин һәм По- жарскийга куелган памятникпын
авторы рус скульпторы булуы белән горурлана, бөек художник Мар»- тосның пичек итеп Мининның кулын халыкка, бөек Россиянең йөрәге булган Кремльгә юнәлдертеп, данлы көрәшкә чакыруын оста күрсәтә алуына соклана иде.
Соңгы тапкыр Москвада булуына, Ленин мавзолееның вакытлы ябылуы сәбәпле, Ленинны күрә алмавы өчен пошына; әгәр сугыш башланмаган булса, 41 нче елны Москвадагы физкультура парадына Ленинград физкультурниклары белән катнашасы икән һәм ул сугыш бетү белән үк үзенең парадка катнашуына, бөек Сталинны күрүенә бик нык ышана иде. Ватанына, халкына, чын күңелдән бирелгән, турылыклы, шат күңелле, кыю йөрәкле, гүзәл патриот иде ул кыз. Аны уз Ватаныбызныкы, Советныкы булган һәр-бер нәрсә шатландыра, һәм ул бу хакта рәхәтләнеп сөйләргә ярата иде.
Сугыш беткәч тә элеккеге Ленинград пионеры Михаил Ботвинниками Алехин белән дөнья беренчеле- генә шахмат ярышында очратачакларын да бик дәртләнеп көтә. Ленинның да шахматта уйнарга яратканлыгын һәм сирәк уйнарга туры килсә дә, бик оста уйнавын искә алып куя иде ул. Авыр блокада шартларында Ленинград инже-нерларының корычның сыйфатын күтәрү өчен түбән температурада чыныктыру методын табуларын, ул методның безңең артиллерия көчен тагын да үстерүдә әһәмияте гаять зур булуын мавыгып сөйли, икенче бер уңайда атаклы галим, хирург, академик Бурденконың патша төрмәсендә тууын, ә аның әнисенең патша төрмәсендә үлүен әйтә. Ул үзе бигрәк тә Некрасовның рус хатын-кызлары турындагы гүзәл шигырьләрен яратып укый, аларны күңелдән белә, татар язучыларыннан аца бигрәк тә Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы ошый иде.
Менә шулай бик күп һәм төрле нәрсәләр турында аның чын күңелдән, йөрәктә эз калдырырлык итеп сөйләгәннәре әле дә истән чыкмыйлар.
Тнз вакыт эчендә безнең частьта аны үзенең бер туган сеңлесе кебек якын итмәгән кеше калмады.
Барыбызга да ул бертигез ачык чырайлы иде. Шулай да, бергә, бер самолетта эшләгәнгәме, әллә сүзләрен бик бирелеп тыңлагангамы, күбрәк минем белән сөйләшергә ярата иде ул.
Бер көнне шулай таң белән само-летларыбызны заданиегә озатып, кайтуларын сүзсез генә көтеп утырабыз. Бәрелгәләп киткән иртәнге җил якадан кереп, рәхәт салкын биреп эштән кызган тәнгә тарала. Ә иелгәндә комбинезон якасыннан җылы һава чыгып, биткә бәрелә. Көнчыгыштан зәңгәрсу яктылык күк йөзен ачканнан ача бара, караңгылык исә яктылыктан качып үлән араларына, тирә яктагы чокырларга, урман эченә ашыга-ашыга шуыша...
Тәмәке төтәткән арада карасам, мотористымның ниндидер уйга чумып булса кирәк, онытылып утырганын күрдем. Аның ияге белән тезенә терәтелгән кулларына таянган килеш, самолетлар киткән якка карап торучы күзләре бик еракка күрәләр; бензинда юудан кызарган кулларыннан кискен аерылып торган ап-ак йөзенең тигез профиле офык зәңгәрлегендә тынып калган төсле тоела иде.
Мин шунда, аның уйларын уртак-лашырга теләп, исеме белән эндәштем:
— Кемнедер сагынасыз, ахры?
— He, сагынам, бик-бик сагынам, — диде ул. — Ләкин кемне генә түгел, бик күпләрне, бик күпләрне генә дә түгел, бик күп нәрсәләрне сагынам...
Мин кыюлана төшеп тагын сорадым:
— Сер булмаса, әйтегез әле, сезнең кемне дә булса яратканыгыз, ну... кемгә дә булса гашыйк булганыгыз бармы?
Ул, ерактагы ноктадан күзләрен алмый гына, хәтсез вакыт эндәшми торды да, кинәт борылып:
— Иптәш өлкән сержант, сез самолетның беренче тапкыр һавага күтәрелүенә ничә ел үткәнен беләсезме? — дип, бөтенләй көтмәгән сорау бирде.
46
Мин күңелдән бу сорауның хәзер бирелүен ур-ынсыз санасам да, кайсыдыр китаптан укыганымча, агалы- энелс Рантларның беренче тапкыр 1903 елда үз аэропланнарында һавага күтәрелүләрен һәм 200 метрлар чамасы ара үткәннәрен әйттем.
Сөйләп бетерергә өлгердемме, өлгермәдемме — ачык хәтерләмим, ә аның кинәт:
— Чепуха! — дип, сикереп торганы әле дә күз алдымда. Битендә кайнар кан, күзләрендә ут уйный иде аның... Тик ул минем аңа бик гаҗәпләнеп каравымны күреп булса кирәк, яңадан урынына утырды.
— Беләсезме, иптәш өлкән сержант— дип кызу гына сөйли башлады, — аэроплан иң элек бездә төзелгән, бездә, безнең герэик Ленинград янында, беренче тапкыр һавага күтәрелгән. Моңар кадәр сезнең моны белмәвегезгә сез үзегез генә гаепле түгел. Безнең күп кенә дә-реслекләрне әле, кызганычка каршы, үзебезнең тарихны, илебезнең гүзәл кешеләрен, аларның ачкан тарихи яңалыкларын т улысынча белмәгән яки белергә теләмәгән кешеләр, безнең тарихыбызны да бозып күрсәтергә теләгән чит ил китапларына еш кына үзләре сизмичә ияреп, язганнар. Безнең тарихыбызда, Россиянең ләззәтле һавасында һәм савыктыргыч җилләрендә чыныгып үскән, үз халкын сөеп һәм аңарда көчле таяныч табып, туган җиргә калтыранмый баскан, бик күп, бик күп титан кешеләр бар. Ул бөек кешеләрнең көчле фигураларын, ничек кенә маташсалар да, чит ил вәкилләренең дерелдәвекле кара шәүләләре каплый алмаганнар.
Безнең тарихыбыз шулай ук халкы ечен, туган иленен даны өчен күпне эшләргә өлгереп тә, гүзәл эшләре кабер ташыдай патша канцелярие- ләренә күмелеп калган батыр кулларны да күп белә. Ә җиңел табышка әвәс шарлатан чиновниклар әнә шул яшәргә һәм үсәргә тулы хокуклары булып та иске строй тара-фыннан күмелгән, кыйммәтле язмаларны, бөек уйларны, урлап читкә сатканнар...
Бу турыда ул шундый әрнеп сөйләнде һәм мин шундый бирелеп тыңладым ки, ул сөйләгән арада безнең янга эштән бушаган башка механикларның һәм мотористларның килеп тыңлый башлаганнарын сизми дә калганбыз.
йөрәккә җанлы сүз — тимергә магнит тәэсире кебек бит ул.
Ул үзенә төбәп караучы кешеләргә акыллы, үткер күзләрен йөртеп чыкты да, аларны җыйганлыгы өчен үзен гаепле санагандай елмаеп, сүзнең нәрсәдән башланганын да әйтеп тормыйча:
— Менә сезгә, теләсәгез, безнең авиациябез белән бәйләнгән бер мисал, — диде.
... Урта мәктәпнең соңгы классларында укыганда, буш вакытларда, Ленинградның кооперация йорты артындагы кечкенә ләкин яшеллеккә бай бакчага чыгып утырырга ярата идем.
Ул бакча көндез һәрвакыт балалар белән шыгрым тулы, ә кайда балалар, анда карчыклар була инде. Җылы көннәрдә дә җилкәләреннән шәлләрен төшерми торган карчыклар арасыннан, берсе минем игъти-барымны үзенә тартты. Ул һәр көнне диярлек кулында, яисә элеккеге «Нива» журналының үткән гасырда басылган номерларын, яки типография исе китәргә дә өлгермәгән хәзерге «Звезда» журналын тотып утыра, аларны еш-еш туктап, ял итә-итә, ике кат пыялалы күзлектән булуына карамастан, еракта тотып укый иде. Ап-ак чәчле бу сөйкемле •карчык миңа баштан ук охшады. Тирән җыерчыклар белән сырланган йөзендә һаман әле яшьлектәге чибәрлеге сизелеп торган бу киң күңелле карчыкның яхшы мөгамәләсе өчен балалар да яраталар, аның янында шаулашмыйлар, үзе чакырса гына киләләр иде
Бер ял көнне, шулай бакчада утырганда, ул карчык үзен ничектер начар хис итте һәм мин аны еснә илтеп куйдым. Семья членнары эштә икән, йортта карчык үзе генә булганлыктан, кичкә кадәр аның янында калырга туры килде. Табигый инде, минем күзләр шкафка пөхтәләп тезелгән бик күп иске китапларга төштеләр.' Карчыкның рөхсәте белән мин аларны карарга керештем.
47
Алар төр.ле телләрдә иделәр һәм бит кырларына язылган күп искәрмәләр буенча кемнеңдер аларны бик я;ентскләп укыганы күренә. Китап араларында математик расчетлары белән тулы һәм самолетка ошашлы фигуралар сызылган кайбер кәгазь кисәкләре дә күргәч, әбинең хәле яхшырганын да көтмичә:
— Кем укый бу китапларны, әби? Сез түгелме? — дип сорамыйча түзмәдем.
— Әти, минем әти... — диде ул. Минем башыма:—«ничек инде 70-80 яшьлек карчыкның әтисе укый?» — дигән уй килде. Карчыгым акылындамы дип, гаҗәпләнеп, аңа карадым. Әби фикеремне аңлаган кебек:
— /Минем әти укый иде аларны, — дип төзәтте, дөресрәге, үзенең башлаган җөмләсен әйтеп бетерде.
— Кем иде соң, әбкәй, сезнең әтиегез?, — дигән сорауга карчык рухланып, дәртләнеп җавап кайтарды:
— О, ул бик эшчән, тирән акыллы кеше иде... Ул 30 ел буенча аэроплан төзү өстендә эшләгән, аны чыннан да эшләп бетергән һәм дөньяда беренче тапкыр очыртып караган...
Бу җавап мине бик кызыксындырды, һәм мин шул көнне дә, аннан соңгы очрашуларымда да, ул кеше турында мөмкин булганның барын да белергә тырыштым.
Озак та үтми минем күз алдыма әле генә рус җире тудырган багыр уллардан берсенең героик фигурасы тулы матурлыгы белән килеп басты.
Диңгезнең һәм океаннарның киң колачлы дулкыннарын, а ларның кояш нурларын төр.ле якка чәчеп уйнаган күңелле һәм дәһшәтле хәрәкәтен сокланып яратучы диңгез офицеры булган ул.
Куәтле диңгез дулкыннарын ерып, корабльләрдә йөзгәндә, һава хәрәкәтенең җилкәннәргә булган тәэсире, ә давыл эчендә корабльне озатышып, кайвакыт канатларын да какмый һавада тора алган зур диңгез кошларының очу сере аны аеруча кызыксындырганнар.
— Ни өчен кеше шулай оча алмый соң? — дип борчылган ул.
Паласта очу, Икар белән Дидал- ның балавыз белән ябыштырып эшләгән канатларда очулары кебек әкиятләрдә чагылган халык теләге шулай хыял булып кына калырмыни?
Бу сорауларга җавап эзләп ул кошларның канат төзелешен, зур- зур кәгазь очырткычларның төрле шартларда ничек очулар-ын җентекләп өйрәнгән. Аның аэродинамика өлкәсендә ясаган нәтиҗәләре, аннан соң күп еллар үткәч, Лилиенталь кебек чит ил тикшеренүчеләрс- нең нәтиҗәләреннән дә тирәнрәк булганнар. Мәсәлән, һаваның күтәрү көче канатның нинди почмак белән куелуына һәм тигезлеккә бәйләнгәнлеген иң беренче ул тапкан. Тикшеренүләрдән соң ясаган нәтиҗәләрен тәҗрибәләр белән ныгыту өчен ул күп кенә аэроплан модельләре ясаган.
һавада очу чыннан да реаль хыял икәнен шулай тәҗрибәләр белән рас-лаганнан соң аны тормышка ашыру мөмкинлегенә ныклы ышаныч белән, ул аэроплан төзәргә керешкән.
Аның күп еллар буе бик җентекләп эшләгән проектын патша чиновниклары, практик ярдәм итәр вакыт җиткәч, кире какканнар.
Ул зур мохтаҗлыкта — йорт җи-һазларын сатып, бурычка батып булса да, эшен дәза.м иттергән, аэроплан эшләтеп бетергән. Аны җыю һәм очыртып карау өчен тагын ярдәм сорап караган, тагын аның соравын кире какканнар.
— Мин, — дип дәвам итте минем мотористым, — китаплар арасыннан очраклы рәвештә бер гариза таптым. Аның өстендә күпчелеге немец фамилияле чиновникларның кулы куелган мәгънәсез резолюция бар иде: «Кошныкы кебек селкенмәле һәм формасын үзгәртмәле канатлары булмаган аппаратның һавада очуы мөмкин түгел»... Ә аның өстснә зур хәрефләр белән гаризанын авторы:— «Ялган!»— дип, кыска, ләкин эчтәлекле резолюция салган.
Зур кыенлыклар белән булса да ул үзенең аэропланын җыйган һәм Красное Село янында беренче тапкыр, Рантларның беренче очуларыннан 20 еллар элек, аның аэро-
48
планы — әкәмәт зур канатлы авыр очу аппараты — һавага күтәрелгән.
Шулай итеп, ул кешелекне мең еллар буе дулкынландырган хыялны беренче булып тормышка ашыр-ган.
Моторларның көче җитәрлек булмау сәбәпле аның аэропланы, җирдән аерылып ерак китә алмыйча төшкән һәм канатын сындырган. Канат дигәннән, бусы да бар әле: аның аэропланының канатында хәтта элерон да, — күп еллардан соң гына чит илдәге Фарман тарафыннан имеш «беренче тапкыр кертелгән» дип йөртелүче идарә итү органы да булган.
Хәзер инде канатларны төзәтеп, яңа моторлар куясы гына бар. Кайда һәм нинди акчага алырга ул моторларны? Нинди акчага төзәттерергә ватылган канатларны?
Ул тагын хөкүмәткә мөрәҗәгать итеп карый. Бу юлы патша үзе аның эшен кирәксез табып, үтенечен кире кага.
Инде сатар әйбер юк, үзе ярым ялангач, семья аптырауда.
Шундый көннәрнең берсендә, өс- тенә фәкать ак кәгазь җәелгән өстәл өстендә сый аз булса да, семья членнары белән күңелле генә итеп кичке ашны ашап утырганда, бүлмәгә тупас йөзле, майлы күзле бер әфәнде килеп керә һәм хуҗа белән эш кабинетында сөйләшергә теләвен белдерә. Ләкин озак та үтми, әфәнде шляпасын тиз генә эләктереп, чы-гып та китә. Семья членнары аптырашып, аның якасы өстенә ташып чыккан кызарган муены белән тыр- пайган колакларын гына күреп калалар.
— Юк-барга ачулана белми торган хуҗа да бу юлы кабинетыннан зур-зур атлап килеп чыга һәм, табынга да утырмыйча кызу-кызу йөреп, килгән әфәнденең немец консуллыгыннан булуын һәм ниндидер зур компания исеменнән аның проект язмаларын сатуын сораганын, бик йөдәткәч, куып чыгар-мыйча булдыра алмаганын сөйли. «Килер көн, минем хезмәтемнең нәтиҗәләрен үзебезнең җирдә дә күтәреп алучылар булыр!» ди ул һәм яшьле күзләрен куллары белән каплан, койкага ава. Ә аның карчыгы, әлеге миңа таныш карчыкның әнисе, иренең янына килеп утырып, анын көмешләнгән чәчләрен сыйпый: «Түзәргә кирәк, дустым, түз, Александр Федорович, түз, минем сөекле Алсгым», ди, «акчасызлык — бөлү түгел, намуссызлык — бөлү. Илен саткан — улын саткан», ди. «Ул оятсыз әфәндене куып чыгарып бик яхшы эшләгәнсең. Акчага балалар бераз киенерләр генә иде. Ә синен батырлыктан алар үрнәк алырлар, мәңгегә сөенерләр», ди. Менә бит нинди булган ул, үзенең Алегына лаеклы иптәш!. Сыналган тормыш дусы, күңел нечкәргән вакытларда, еллар икесенең дә чәчләренең төсен алганнан соң да, аны Алек дип йөртә торган булган.
— Көчлеләрнең көче дә менә шунда инде, иптәшләр, — ди моторист кыз. — Күрәсез, алар күз яшьләренә ирек бирмәгәннәр, ихтыярсыз чыккан күз яшьләреннән йомшап калмаганнар, киресенчә, кызган корычның суда чыныкканы кебек, тагын да ныгый гына төшкәннәр; авырлык аларны җиңмәгән, халык һәм туган иле өчен булган мактаулы көрәш юлында очраган авырлыкларны алар үзләре җиңгәннәр.
Үз эшенең халык һәм туган ил өчен файдалы икәненә тирән ышаныч аны, ялкын йөрәкле ак сакаллы Алекны, яңадан героик хезмәткә күтәрә. Самолеты өчен кирәк булган пар двигателенең проектын эшләргә ул үзе керешә һәм үзенең кул сәгатен, өйләнгәндә хатынына бүләк ит-кән йөзеккә кадәр сатып булса да» искитәрлек тиз срокта эшләп бетерә, двигательләр өлкәсендә дә җиңеп чыга.
Балтик заводы аның проекты буенча ул вакытта һәм аннан сок да күп еллар дөньяда тиңе булмаган пар двигательләре төзи.
Ләкин инде аның ул двигательләрне җыярга да һәм төзегән самолетны төзәтергә дә мөмкинлеге булмый. Аның соравы буенча хәрби министр тарафыннан төзелгән комиссия аның өчен күтәрә алмаслык тупас карар чыгара: — «Можай- скийга ярдәм күрсәтергә бернинди дә сәбәп юк». Бөтен көчен, бәген
4. .С. Ә.“ М 12 49
гомерен туган иленең даны өчен биргән гүзәл хезмәт батыры үлмәс борын өстснә салынган бу кабер ташын к*үтәрә алмый. Халкыбызның кешегә канат биргән талантлы улы Александр Федорович Можайский соңгы чик мохтаҗлыкта мәңгегә күзләрен йома...
— Менә нинди кешегә гашыйк булганым бар минем, — диде шунда моторист, миңа карап,— мин аның турында үземнең истәлек дәфтәремә хәтта шигырьләр дә язган идем, аларны «Сине халык онытмас, Алек», «Халыкның чын улы син, Алек» дип атаган идем.
Александр Федорович үлгәннән соң да аның кулъязмалары артыннан килеп йөрүче әфәнделәр күп булган, ләкин аларның барысы да баскычтан җиңел табыш хыялына төче елмаеп менсәләр дә, сытык чырай белән, ачудан төкеренә-тө- керенә төшәргә мәҗбүр булганнар. Бергә гомер иткән иптәшен соңгы көннәргәчә «сөекле Алек» дип йөрткән ана да, аталарына лаеклы балалар да аның хезмәтен күз нуры кебек саклаганнар.
Совет хөкүмәте урнашып, Авиация Фәнни тикшерү Институты төзелгәч тә, әби ул институтка язган булган. Хат барып җитмәгәнме, әллә җитеп тә «иске» тарихи материалларга салкын караучы икенче дәрәҗәдәге кешеләр кулына эләгепме, озак җавап килмәгән. Әби Ленинградлыларның сөекле җитәкчесе Кировка язарга мәҗбүр булган. Сергей Миронович әби янына үзе килеп, архив белән танышкан. Озакламый әби, әтисенең фәнни һәм тарихи яктан гаять әһәмиятле барлык язмаларны ышанычлы кулларга, большевиклар партиясенә, Совет хөкүмәтенә, халык кулына тапшыр-ган. Мин бу турыда иптәшләрем белән бергәләп китап язарга да исәпләгән идем, ләкин сугыш бүлдерде.
Бераз тынып торганнан соң Яхина:
— Ә менә, тик сез көлмәгез... — диде озын кара керфекләрен ягымлы енрпеп. — ... Дошманны җиңгәч, укуымны бетергәч, әлбәттә, үземнең беренче улыма аның исемен кушарга исәплим... Гафу итегез, мин инде сезгә үземнең рохмантик сер-ләремне дә ачтым, бугай, — дип өстәде ул тагын да кызара төшеп...
Без башта ирексез елмайдык. Кайсыбыздыр шунда кул чаба башлады, аннан барыбыз да кушылып, көчле алкышладык, хәтта — «Алек өчен!»—дип, югарыга да берничә чөеп алдык үзен. «Безнең җиңү өчен!», «Безнең кызлар һәм аналар шатлыгы өчен!»...
Безнең бу, халкыбызның батыр улларына багышланган очраклы митингыбыз күпмегә сузылган булыр иде, белмим, шунда кемдер: «Кайталар, безнекеләр кайталар», дип кычкырды. Без барыбыз да, сүз белән әйтеп биргесез күтәренкелек белән, үзебездә туган, үзебезнең көч белән эшләнгән куәтле машиналарны, сталинчыл бишьеллыкларның тантанасы, горурлыгы булган гүзәл самолетларыбызны каршыларга йөгердек.
Сугышның илебез өчен иң авыр елларын без иптәш Яхина белән бергә үткәрдек. Ул һәрвакыт үзен безнең барыбызга да үрнәк булырлык итеп тотты. Гаҗәп уңганлык һәм түземлелек белән эшләде. Көнен- төнен очуларны тәэмин иткән кызу эш көннәрендә дә ул нәрсә булса да сөйләп алырга өлгерә иде. Шундый ялны-йокыны белмәгән көннәрдә ул бигрәк тә Ленинград турында, әнисеннән алган хатлар һәм Николай Тихоновның газеталарда басылган «Айлык отчетлары» буенча ле-нинградлыларның батырлыклары турында сөйли торган иде. Аның эшеннән дә, сүзләреннән дә җиңүгә тирән ышанычы, явыз дошман өзгән шатлыклы көннәр тезмәсен тизрәк ялгау теләге, ул теләккә ирешү өчен үзенең көчен кызганмавы — нур кебек балкып тора иде.
Бары бер генә тапкыр, кырык икенче елның азагында Ленинградтан килгән хатны укыганнан соң гына, ул шакгый вакыт сүзгә саранланып йөрде. Күз тирәләрендәге кызыллык аңа ул көннәрдә күз яшьләрен дә еш кына сөртергә туры килгәнен күрсәтәләр иде. Берничә көн эчендә ул ябыга һәм суырыла төште. Мин аңардан:
— Әллә берәр бәхетсезлеккә оч-радыгызмы? — дип сорадым.
— Юк, болан гына, — диде ул, авыр сулап. — Ленинградлыларга бик авыр бит хәзер. Әби теге, «Алек» кызы, сезгә дә, барыбызга да сәлам язган. «Бакчада бергә утырган балаларны бик кызганам, дигән. Кичә берсенең, Оля исемле бик матур кызның аягын снаряд өзгәнен ишеттем, ә аңа бары 11 генә яшь бит, дигән...»
Безнең икенче көнне үк, бәхетле очрактан файдаланып, бер очучы артыннан әбигә посылка җыйнап җибәрүебезгә шатланды шатлануын, ләкин ул да аның күңелен тулысын- ча күтәрә алмады. Без соңыннан комиссар аркылы гына, ул хатта аның туган әнисенең эштән кайткан чакта немец артиллериясенең снарядыннан һәлак булуы турында да язылганын белеп, ул көннәрдә аның зур югалту кичергәнен аңладык.
Бары 43 елның башында Сталин-градның азат ителүе һәм Ленинградның блокадасы өзелүе турындагы шатлыклы хәбәрләр генә аңа элеккеге ачыклыкны кире кайтардылар. Шул вакыттан башлап, Көнбатышка таба — һйрбер яңа аэродромга күчкәнебез саен, аның энергиясе һәм эшчәнлеге генә түгел, сүзләренең дулкынландыргыч көче дә, үзенең чибәрлеге дә арта барган кебек күренде безгә.
— Беләсезме, егетләр, начар бит безнең механикларның эше, — диде ул бер көнне һәм, без бу сүзләрне аңардан ишетүгә гаҗәпләнергә өлгергәнче үк, — дөресен әйтәм, гаҗәпләнмәгез, — дип өстәде. — Менә безнең армия Берлинга керер. Ә безнең аэродром шәһәр читендә булыр... Ә минем Берлинны күрәсем килә. Сезнең дә, билгеле, теләк юк түгелдер. Минем, хәзер, ' иң якын шәһәрем Ленинградны күргәнчегә кадәр, Ленинградның алар җимергән йортларын күргәнчегә кадәр, Берлинның җимереклеген, безнең самолетларның, шул исәптән менә бу «Алек» исеме язылып, кызыл йолдызлар белән бизәлгән самолетымның җиңелгән Берлин аэро-дромына кунуын үз күзем белән күрәсем килә. Берлинның ботаклары сынган, яфраклары көйгән «юкә аллеясы»ннан үткән чагымда, агач артына поскан, куркынган йөзле немкаларның миңа карап, «Русишь мэдхен!», дип пышылдашуларын ишетәсем килә... Авыр коллыкка дучар булып та безнең тарафтан коткарылган совет кызларын Берлин урамында кысып кочаклап, шатлыктан яшьләнгән күзләреннән үбәсем килә!..
Кызганычка каршы, аңар ул шатлыклы көннәрне безнең белән бергә күрергә туры килмәде.
1944 елның җәендә, Бобруйск янындагы каты сугышлар вакытында, авыр шартларда үзенең бурычын намус белән үтәгән чакта, аның өстендә немец бомбасы ярылды...
Безнең барыбыз өчен дә авыр булды аны югалту. Аның самолетында очучы егет кече сержанг Яхинаның исемен самолетның икенче ягына яздырды. Берлинга җиткәндә «Алек» исеме дә, «Рәисә» исеме дә дистәләрчә йолдызлар белән бизәлгән иде инде. Ул алтын йөрәкле, акыллы, намуслы кызның исемен без авыр көрәш юллары буенча йөрәкләребездә саклап, җиңү бәйрәменә китереп җиткердек.