Логотип Казан Утлары
Публицистика

A. С. ПУШКИННЫ?! САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ


Быел Татгосиздат рус халкының бөек шагыйре A. С. Пушкин әсәрләреннән сайланма җыентык чыгарды *. Бу җыентыкка A. С. Пушкинның 39 шигыре, 2 поэмасы һәм 5 әкияте урнаштырылган. Шагыйрь- ләребездән Әхмәт Исхак 26 әсәр, Әхмәт Ерикәй 13 әсәр, Әхмәт Фәйзи 3 әсәр, Шәйхи Маннур 3 әсәр һәм Салих Баттал I әсәрнең тәрҗемәсе белән катнашканнар.
Художество әдәбиятына реалистик караш әдәби әсәрләрнең тулы эчтәлекле булуын, аз сүздә ташып торган мәгънәне эченә алуын, тыгыз эчтәлекнең көчле сәнгать чаралары аркылы бирелүен таләп итә. Бары шул чакта гына әдәби әсәр һәм политик һәм эстетик тәрбиянең көчле чарасы була ала. Пушкин шигырьләрендә менә бу сыйфат — тыгыз һәм үткен эчтәлекнең көчле сәнгать чаралары аркылы бирелүе, кешелек дөньясындагы алдынгы идеяләрне чагылдыручы көчле сәнгать әсәрләре булулары Пушкин исеменең мәңге яшәвен, бик күп телләргә тәрҗемә ителеп, җир шарының төрле почмакларында яшәүче кешеләр тарафыннан сөелеп укылышын тәэмин итте. Шуңа күрә татарның алдынгы интеллигенциясе дә аның әсәрләрен үз халкына җиткерү эше белән күптән кызыксынып киләләр. Бу җыентыкның басылып чыгуы да татар әдәбияты өчен зур уңышлы күренеш итеп каралырга тиеш.
Тезмә әсәрләрне тәрҗемә итү чәчмә әсәрләрне тәрҗемә итүгә караганда күп тапкырлар авыррак һәм җаваплырак икәне билгеле. Безнең кебек, ике телне дә белә торган, тәрҗемәне дә, оригиналны да укый ала торган халык белән эш иткәндә, бу җаваплылык аеруча катлаулана, чөнки ‡‡ А. С. ПУШКИН. Сайланма әсәрләр. Төзү
чесе — Ш. Маннур, җаваплы редакторы — Г. Гобәй, Казан. Татгосиздат, 1948 ел.
укучы тәрҗемәдә оригиналдагы кебек нәфислек, оригиналдагы мәгънәнең дөрес бирелүен күрә алмаса, тәрҗемәне кире кага, тәрҗемә кирәксез бернәрсәгә әйләнеп кала. Шул ук вакытта шагыйрь үз әсәрләрен иҗат иткәндә, һәрбер телнең үзенә генә хас булган бик күп төрле образлы әйтемнәреннән файдалана, хәтта а ларның күбесенең адэкватлары икенче телләрдә табылмыйлар да. Димәк, тәрҗемәләр оригиналны, андагы барлык нечкәлекләрен тулысыңча биреп тә бетерә алмыйлар һәм күп кенә очракларда, сәнгать әсәре буларак, оригиналдан түбән дә торалар.
Тәрҗемә эшендәге менә шул үзен-чәлекне истә тоткан хәлдә, без тәрҗемә әсәрләр алдына үтәлүе мөмкин һәм мәҗбүри булган таләпләр куярга кирәк дип уйлыйбыз. Бердән, тәрҗемәләр оригиналдагы уй-фикерне, мәгънәне дөрес итеп, бозмыйча бирергә тиеш. Икенчедән, тәрҗемә җиңел укылышлы һәм җиңел аңлаешлы ^улырга һәм, тәрҗемә ителә торган телдәге сәнгать чараларын мөмкин кадәр тулы һәм оста файдаланып, оригиналның сәнгатьчә үзенчәлекләрен бирерга омтылырга тиеш. Димәк, әсәр нинди телгә тәрҗемә ителсә, шул телнең төп закон һәм кагыйдә
103
ләрен лык игътибарга алырга тиеш. Табигый, рус телендәге тезмә әсәрләрне татар теленә тәрҗемә иткәндә югарыдагы таләпләр нигез итеп алынса, оригинал белән тәрҗемә арасында кайбер форма аер ы м л ы к л а р ы (м әс ә л ә и, юл н ы ң юлга туры килеп бетмәве, тезмә үлчәүләрендәге үзгәлек, рифмалар башкадагы һ. б.) булырга мөмкин, мөмкин генә түгел, котылгысыз бер хәл булыр, 11Ә1М аннан куркуны да мин урынсыз санар идем. Чөнки әлеге формаль бертөслелекне сак-лау өчен, эчтәлек корбан ителсә, яки кеше укый алмый, аңлый алмый торган әсәрләр тудырылса, андый тәрҗемәләрне гомумән, тезмә әсәрләрдә бигрәк тә, кирәксез һәм бушка көч түгү дип исәплим.
А. С. Пушкинның югарыда әйтелгән җыентыгына кертелгән тәрҗемәләр арасында уңышлы эшләнгән тәрҗемәләр күп кенә очрыйлар һәм болар безнең тәрҗемә өлкәсендә дә үсә баруыбызның ачык үрнәкләре. Шуның белән бергә, тәрҗемәләр арасында кимчелекле урыннар да күзгә ташланалар. Менә шул кимчелекләр тирәсендә уй йөртү, фикер туплау һәм аларны киметү, бетерү турында бергәләшеп уйлау өчен, мин аларның кайберләрен монда күрсәтеп китәргә кирәк табам.
Пушкинның 1816 елда , язылган «Певец» исемле шигыре «Җырчы» исеме белән Әхмәт Фәйзи тарафыннан тәрҗемә ителгән. Шигырьдә Пушкин мәхәббәт һәм шул мәхәббәт нигезендә туган кайгы һәм хәсрәт эчендә сүнеп баручы шагыйрь образьпн һәм әйләнә-тирәнең аңа мө-нәсәбәтен бирергә тели, шуңа күрә дә шигырьнең өч строфасында да «певец любви, певец своей печали» сүзләрен кабатлап үтә. Төнге тынлыкта да, буш урман тынлыгында да, урман уртасында да һаман шул «певец» күренә. Тәрҗемәдә йсә бу моментка игътибар ителми. Тәрҗемәдә беренче строфада без «зар һәм сөю тулы җырны» ишетәбез, икенче строфада без ике сорау алдында калабыз: 1) очраттыгызмы сез урман ышыгында мәхәббәтен, 2) зарын кемдер җырладымы? (Җөмләне минем бу рәвешле «бо-тарлавыма» схоластика дип каралмасын: бу җөмләнең конструкциясе, алдагы сорау кисәкчәләре белән тыныш билгеләре аны шулай «ботарлауны» таләп итәләр. Әгәр «ышыгында» сүзеннән соң ике нокта куелса, хәл бераз җайланыр иде). Димәк, бу строфада да әле Пушкин әйткән «Певец» юк. Тик өченче строфада гына «мәхәббәтен, зарын өзелеп җырлаучы»ны очратабыз. Ләкин монда да тыныш билгесе куелмау сәбәпле, бик кызык бер хәл, «җыры ишетелгәч мәхәббәтен, зарын өзелеп җырлаучы», килеп туган. Пушкин «певец любви», «певец своей печали» сүзләрен бер үк тәртиптә кабатлавы белән «любовь» белән «печаль» арасында динамик бәйләнешне, «печа,ль»нең «любовь»- тан килгәнен белдерә. Тәрҗемәдә исә «сөю», «зар», «мәхәббәт», ритмга туры китерү өчен, төрлечә сибелә-ләр һәм болар арасындагы динамика югала. Аннан соң «певец» сүзен җырлаучы дип тәрҗемә итү дә дөрес түгел. «Певец» — җырчы ул, ә һәр җырлаучы — җырчы түгел.
Пушкинның «Вольность» исемле шигыре Әхмәт Исхак тарафыннан «Иреклелек» исеме белән тәрҗемә ителә. Мин иң элек «лелек» кушымчалары белән ясалган исемне шигырьдә куллану уңышлы дип исәпли алмыйм. Бигрәк тә сүздә «аска таба тартучы» дүрт сузык авазның (и-е-е-е) килүе һәм «ле-лек» иҗекләренең шул фонда кабатлануы укуны—әйтүне авырайта. Шуңа күрә моны «Азатлык» дип исемләү шигырь теле өчен ямьлерәк булыр дип уйлыйм.
«Вольность» шигыре Пушкинның азатлык, ирек җырчысы икәнен күрсәтә торган, көчле политик эчтәлекле шигырьләреннән; моны исбат игү өчен, аның:
«Питомцы ветреной судьбы» Тираны мира! Трепещите! А вы, мужайтись и внемлите. Восстаньте, падшие рабы!»
дигән юлларын уку гына да җитә. Ләкин менә шул көчле эчтәлекле шигырьнең тәрҗемәсе оригиналдагыча көчле чыкмаган. Югарыда китерелгән 4 юл фикер ягыннан ике
бүлеккә бүленә: беренче бүлектә тираннарга каршы нәфрәт — үсеп бара торган тәртиптә китерелә һәм «трепещите!» дигән көчле сүз белән тәмамлана. Соцгы ике юлда динамика «мужаитись, внемлите, восстаньте» сүзләре белән килеп, «падшие рабы!» белән төгәлләнә. Тәрҗемәдә исә бу динамика кирегә өйләнә, ягъни көчледән көчсезгә таба хәрәкәт итә:
«Калтырагыз, дөнья тираннары, Җиңел, гамьсез язмыш уллары!»
Тәрҗемәче бу юлларны:
Җиңел, гамьсез, язмыш уллары. Дөнья тираннары! Калтырагыз!
дип тә бирә алыр иде. Ләкин аңа соцгы юлны «коллары» белән бетерергә кирәк булган да, 2 нче юлны «уллары» итеп китергән, ягъни эчтәлек рифмага корбан ителгән.
Соңгы ике юлда Пушкин үзе дә, андагы динамика да югалган:
Күтәрелегез, тыңлап бу җырларны, Җир йөзенең мескен коллары.
Ни өчен «внемлите» дигән сүз «тыңлап бу җырларны» дип тәрҗемә ителә? — Моны аңлап булмый. Яки Пушкинның шул ук шигырендәге:
Приди, сорви с меня венок,
Разбей изнеженную лиру...
Хочу воспеть свободу миру, На тронах поразить порок, —
дигән юллары:
Кил дә ват син иркә сазны минем, Салдыр таҗым, — телим җырларда Бозыклыгын хурлап тәхетләрнең, Азатлыкны мактап җырларга, —
дип тәрҗемә ителә.
Бу юлда Пушкин нәрсә әйтергә тели соң? «Венок» сүзе таҗ мәгънәсендә түгел, бәлки чәчәк бәйләме, ө бу урында шөһрәт мәгънәсендә. Ник ул шөһрәтне алып ташларга кирәк? Чөнки ул шөһрәт — «изнеженная лира» (кирәгеннән артык назландырылган лира) сәбәпле туган. Ә шагыйрь азатлыкны мактап җырларга тели, ә азатлыкны мактап җырлау тәхет явызлыгына хәнҗәр кадау ул. Азатлыкны мактап җырлау инде әлеге ялган шөһ-
101 рәг һәм назлы лира ярдәмендә була алмый, аның өчен корыч лира кирәк. Пушкинның логикасы әнә шулай. Тәрҗемәдә исә бу логика аңлашылмый, чөнки монда «азатлыкны мактан җырлау өчен иркә сазны вату нигә кирәк?» дигән сорау җавапсыз кала.
Мин инде бу шигырь тәрҗемәсендәге башка кимчелекләргә тукталмыйм. Тик шуны гына әйтергә кирәк ки, «Вольность»ны Әхмәт Исхак уңышлы тәрҗемә итә алмаган, шигырьне татарча итеп бирә алмаган.
Тәрҗемәләрдә татар теленең грамматик законнарын бозу һәм шуның сәбәпле авыр аңлашыла якп аңлашылмый торган җөмләләр төзү дә юк түгел. Мәсәлән, «Вольность» шигырендә икенче строфа болай КИЛӘ:
Арасында данлы казаларның Күңеленә мактау җырларын Үзең салган теге бөек галлның Күрсәт миңа изге юлларын.
«Руслан һәм Людмила» да:
Арасында дус һәм улларның, Уртасында биек бер залның, Владимир-кояш туи үткәрә; — диелә.
«Арасында», «уртасында» сүзләре бәйлек функциясен үтәүче сүзләр. Болар, тел законнары буенча, үзләре бәйли торган сүздән соң киләләр. Ә беренче өземтәдә тәрҗемәче «арасында» сүзен «каза-ларның» сүзеннән алда китерә дә, ул сүзнең «казаларның» сүзен бәйләүче икәне сизелеп кала. «Казаларның» сүзеннән соң килгән «күңеленә» сүзе тартым формасында булганга, «казаларның күңеленә» җыр салган булып чыга. Ә шул ук сүз тезмәсен «Данлы казаларның арасында» рәвешендә китерүдән шигырь техникасына бертөрле дә зарар килми.
Шул ук «Руслан һәм Людмила» да:
«Булran эшен күтән узганнарның, Әкиятләрен борын заманның»
дигән җөмлә бар. Бу җөмләне дә «күптәй булып узган эшләрне»
105
әкиятләрен борын заманның» дип тәрҗемә игүдән бер зарар да килми, ә җөмлә төзелеше дөресләнә һәм мәгънә ачыклана.
Ахырдан җыентыктагы тыныш билгеләре турында да берничә сүз әйтми булмый, чөнки бу мәсьәлә безнең әдәбиятта хәзер иң авыру бер хәл. Җыентыкның 5 битендә:
ЛАспә монда авыл юлы,
Монда — урманнар, —
дип басыла,. Икесе нәкъ бертөсле җөмлә. Шуларның беренчесендә сызык юк, ә икенчесендә бар.
6 биттә:
Нишләсен кыз рнза булып,
Урамга чыкты.
Бу ҖӨМЛӘДӘ «кыз» дигән сүздән соң сорау билгесе төшеп калу аркасында, берни дә аңлашылмый торган җөмлә килеп чыккан.
Яки 54 биттә:
Аракы һәм сыра кайнап торган Көмеш каса, чумеч туйларда.
Бу юлларда да «чүмеч» сүзеннән соң өтер куймау аркасында «чүмеч туй» килеп чыккан.
' Пушкин шигырьләрен матур һәм аңлаешлы тәрҗемәләрдә бирү, әдәбиятта грамоталылыкмы көчәйтү юлында армый-талмый эшлисе бар әле. Бу турыда әдәбиятчылар да, телчеләр дә, тәрҗемәчеләр дә бер фронт булып барырга, художество әдәбияты әсәрләренең тәрҗемәләрен яхшырту юлында бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып эш итәргә тиешләр.
X. Хисмәтуллин.
БӘХЕТ ОРЛЫКЛАРЫ"
А. Расихның «Бәхет орлыклары» — татар совет әдәбиятында соңгы елларда басылган беренче маҗаралы әсәр. Аның кыйммәтле ягы шунда-ки, ул коры фантазиягә корылмаган, аның төп сюжеты безнең тормыштан алып язылган.
194! иче елның сентябре. Советлар Союзының Фәннәр Академиясенә Орел өлкәсендә яшәүче бер агрономнан хат килеп төшә. Хат чиктән тыш кызыклы: агроном Федоров үзенең* бу хатында күп еллардай бирле ясап килгән тәҗрибәсенең уңышлы хәл ителүен хәбәр итә. Ул бодай орлыкларын гади бодай орлыкларына караганда ике өлеш зур итеп үстерүгә ирешкән. Бу орлыкларның исеме дә бар — алар «Бәхет орлыклары» дип аталалар.
Әгәр бу дөрес булса, агрономиядә революция булачак!
Ләкин Фәннәр Академиясенә хат килгән көннәрдә, агроном Федоров яши торган районга дошман басып кергән була.
♦ А. Расих. «Бәхет орлыклары». Җаваплы редакторы Г. Кашшаф. 172 бнт. Татгосиздат. 1948.
1942 нче елда бәхет орлыклары турында Казан Авыл Хуҗалыгы Институтына да бер хат килә. Хатны элек шул институтта укыган, хәзер немец тылында партизан бу-лып йөрүче кызылармеец Гаяз Шәрипов язган. Гаяз яраланган хәлдә дошман чолганышыннан чыгып барганда, бер авылга килеп керә. Ул анда әлеге агроном Федоровны очрата, Федоров аны, не-мецлардан яшереп, үзендә дәвалап яткыра һәм аңарга үзенең орлыклары турында сөйләп бирә. Федоров орлыкларны, районга дошман басып кергәнче, үзе белән алып китә алмыйча калгач, дошман кулына эләкмәсен өчен, каядыр яшереп күмеп куйган икән...
Партизанның бу хатын Казан Авыл Хуҗалыгы Институты СССР Фәннәр Академиясенә җибәрә. Академия бу турыда Кызыл Армия ко- мандованиесенә белдереп, аңардан орлыкларны һәм аның авторын немец басып алган җирдән коткарып алып чыгуда ярдәм итүне сорый. Кызыл Армия, халык армиясе, халык файдасы өчен эшләнгән эш белән кызыксынмый кала алмый:
Командование армиянең разведка оешмаларының, алдына Ф'доровны һәм аның, орлыкларын табып ачып дошман кулыннан коткару бурычын куя һәм бу эш зур тәҗрибәле разведчик Хәсән Гәрәевкә тапшырыла. Гәрәев агрономны һәм орлык-ларны эзләргә тотына. Карт агроном Федоров яшәгән җирләр яна гына дошман кулыннан азат ителделәр. Гәрәев шунда килә, ләкин инде бу вакытта агроном анда булмый. Ул немецлар барында ук, көннәрдән бер көнне юкка чыккан. Әйтүләренә караганда, ул хәзер бер авылда немецлардан качып ята. Хәсән Гәрәев шунда китә, ләкин карт агрономның тәҗрибә нәтиҗәләре турында ишеткән немец аны бу авылдан үзе белән куып алып киткән була.
Ничек кенә булмасын задание үтәлергә тиеш! Шундый бөек казанышларга ирешкән совет агрономы ерткыч фашистлар кулында азапланырга тиеш түгел. Аның бәхет орлыклары кайдадыр череп ятырга тиеш түгел! Хәсән Гәрәев, тормышын куркыныч астына куеп, Федоровны эзләп дошман тылына кереп китә, һәм бик күп мәшәкатьләр, зур кыенлыклар күреп, сазлыклар, калын урманнар кичеп, башыннан күп кенә маҗаралы вакыйгалар кичереп, әллә ничә тапкыр үлемнән котылып, Федоровны, немец итеге астында изелгән поляк җиреннән барып таба, һәм аны, җирле партизаннар ярдәмендә коткарып алып, Советлар Союзына алып кайта.
Әсәрнең төп эчтәлеге шундый. Ләкин язучы моның белән генә чикләнми, ул безне, укучыларны Совет разведчигы йөргән җирләр белән — немецның тирән тылы белән дә таныштыра. Без, Хәсән Гәрәев белән бергә, көлгә-күмергә әйләнгән совет районнарын, таш стеналары гына утырып калган совхозларны, хәраба хәленә килгән шәһәрләрне, шәрә . калган урманнарны күреп үтәбез; җил-яңгыр ас-тында, караңгы төндә пычрак изеп Германиягә коллыкка куылучы карт-кар чыкларны, бала-чагаларны күреп безнең йөрәк әрни. Совет кешеләренең төрмәләрдә җәфа чигүләрен, мәсхәрә итүләрен, ачтан үлүләрен, акылдан язуларын күреп дошманга нәфрәтебез арта бара.
Шулай итеп бу әсәр кызыксынып укырлык. Ләкин әсәрнең авторы А. Расих, шактый тәҗрибәле язучы буларак, үзендәге мөмкинлекләрдән тулы файдаланмаган. Образлар эшләнмәгәннәр. Менә Хәсән Гәрәев — тәҗрибәле совет разведчигы һәм Гаяз Шәрипов—ҮТНЫ- суны кичкән партизан. Болар Ватан бәхете өчен көрәштә туган $<ыю, батыр булдыклы совет патриотлары. Алар, Ватан кушкан эшне үтәми торып, туктаячак түгелләр. Ләкин без алармы үзенчәлекле шәхес буларак характерларын күрмибез. Аларның эчке кичерешләре юк, үзенчәлекләре юк, алар, бергә килеп сөйләшә башласалар, кайсы Гәрәй, кайсы Хәсән икәнен дә аерып булмый башлый.
Менә үзәк образлардан Зина һәм эпизодик образ — Нина Алексеевна. Аларның хатын-кыз икәнлекләрен исемнәреннән генә белеп була. Дөрес, Ватан сугышы көннәрендә күп кенә совет хатын-кызларына авыр солдат итекләре, сырган чалбар, сырган пиджак кияргә туры килде. Ләкин бу киемнәр аларның хатын-кыз буларак эчке матурлыкларын, нәфис табигатьләрен, хатын- кызларга гына хас нәзакәтлелеклә- рен томалый алмадылар. Төп образ — агроном Федоров үзе дә аңлашылып җитми. Ул орлыкларын, дошман кулына эләкмәсеннәр өчен, күмеп куя. Яралы совет солдатын дошман басып алган авылда, үзенең өендә яшереп яткыра, аны дәвалый. Бу кадәресе белән Федоров совет кешесе, совет патриоты. Ләкин аңарда совет интеллигентына хас булган кыюлык, булдыклылык әсәрнең ахрынача сакланмый. Ул дошман белән актив көрәшми, үзен дошман кулыннан коткаруга омтылмый диярлек. Ә инде 22 елдан бирле эшләп килә торган тәҗрибәсен үз эчендә сер итеп саклавы, тәмам нәтиҗәгә ирешкәч тә, озак вакыт бу серне,
1G7
ил күләмендә әһәмиятле булган уңышны халык белән уртаклашмавы, ниһаять, анын '<Орел өлкәсендәге комиссияләргә генә риза булмавы», димәк аларга ышанмавы, җирле партия оешмалары ярдәмендә орлыкларын эвакуацияләмәве, яки эвакуацияләргә омтылмавы — болары берсе дә совет белгече сыйфатлары түгел. Бу ягы белән Федоров — футлярдагы кеше, эгоист. Анарда мичуринчыларга хас сый-фатлар күренми. Аннан, ул бик аз хәрәкәт итә, автор аның турында күбрәк үзе сөйләү белән чикләнә.
Менә Григорий образы. Ул кайчандыр партизан булган. Федоровны үлемнән коткарган. Ә хәзер аны да, Федоров һәм башка совет кешеләре белән бергә, Германиягә куып алып баралар. Ул юлда үзенең иптәшләренә ярдәм итә, аларга ашарга таба, аларны мораль рухландырып килә, Федоровның һәм башка тоткыннарның конвойдан качуларын оештыра. Бу ышанычлы иптәш, бу совет кешесе. Укучы аны шулай дип таный, анарга укучыда тәмам симпатия туып җитә. Ә инде хикәянең азагына таба аның элек-кеге ак гвардияче, хәзер фашист ялчысы булуы беленә. Биредә инде укучы кинәт борылыш ясап, Григорийга үзендә нәфрәт тудырырга тиеш була. Дошманны әдәби әсәрдә болай бирү, бер дә дөрес түгел. Әсәрдәге персонажларның яшеренгән дошманның асылда кем икәнен белмәүләре мөмкин, ә укучы моны белергә тиеш. Шулай булмаганда, укучының хисе белән шаяру, аны алдау булып чыга. Аннан, дошманны бөтен әсәр буена укучыга дус итеп күрсәтеп барып, соңыннан гына дошман ител китереп чыгаруның автор өчен дә, конфликт ясау өчен дә һичбертөрле отышлылы-гы юк.
«Бәхет орлыклары»ндагы дошман образларының башкалары да, безнең күп кенә әсәрләрдәгечә, әзер шаблон буенча язылганнар.
Иптәш Расих маҗаралы әсәрләр язучы буларак, берникадәр ялгыш позициядә тора. Аныңча, маҗаралы әсәргә табигый булмаган вакыйгалар сыя. Әйе, маҗаралы әсәр коры фантастикага корылган булса, бу шулай. Ләкин бит «Бәхет орлыкла- ры»ның нигезе реаль, сюжеты тормыштан алынган һәм анарга кеше ышанмаслык вакыйгалар тутырырга кирәк түгел иде. Гаяз Польшага барышлый бер авылга, беренче өйгә керә һәм ул анда, (нәкъ әкияттәгечә) үзенә кирәкле кешене, шул районда хәрәкәт итүче партизаннар белән элемтә тотучыны очрата. Алай гына да түгел, шул ук сәгатьтә Гаязга кирәкле партизаннар килеп җитәләр... Менә тагын бер вакыйга. Зина урманда Гаязны җуя. Ул аны эзләп бер авылдагы беренче йортка керә, бу йортта торучы кеше Хәсәннең кайда икәнен белү-че булып чыга.
Тагын бер вакыйга: бер карт кызым һәлак булды дип кайгырып утырганда, Хәсән үзенә Федоровны эзләүдә ярдәм иткән партизанканың нәкъ аның кызы икәнен кайтып әйтә... Тагы бер шундый вакыйга. Зина аланда ике ат җитәкләп Гаяз-ны көтеп тора. Аны ат атланган немецлар күреп куа башлыйлар. Зинаны, авторга шулай кирәк булгач, немецлар, әлбәттә, тота алмыйлар... Зинаның Хәсәнгә ияреп Польшага барып йөрүе дә бары шундый ясалма маҗаралар өчен генә кирәк булган.
Хикәя маҗаралы әсәрләрчә «җиңел укылмый». Аның байтак урыны маҗаралы әсәр теле белән, җиңел тел белән язылмаган. Күп очракта фикерләр ачык түгел:
«Соңыннан ул Федоров белән кичә очраклы рәвештә танышуын һәм бу изге картка ярдәм күрсәтеп, дуслашуын (Федоровны жандарм атып үтермәкче булган, ә Григорий жандармны сугып, Федоровны халык арасына алып кереп коткарган) һәм ничек булса да аны бөтенләй коткаруны бурыч итеп аңлатты» (31 бит).
Бу җөмләдән без бер нәрсә дә аңламадык. Бер җөмлә эчендә җәя ачып, бер бөтен вакыйганы тасвирлау нигә кирәк? һәм бу нинди грамматика законнарына, нинди
103
едәби тел законнарына нигезләнгән?
«Агара башлаган чәчле, коңгырт күзле, күзләренә кадәр төшкән куе кашлы, кечерәк борышлы, ак түгәрәк сакаллы бу пөз бик якын, ләкин хәзер хәтергә төшми инженерны азаплаган таныш бер йөз иде» (26 бит). Коңгырт күзле йөз, «куе кашлы йөз», «кечерәк борынлы йөз». Боларына түзәргә дә була. Ә инде йөзнең түгәрәк ак сакалы булуы, хәтта агара башлаган чәчле булуы, бик сәер яңгырый.
«Кечкенә генә рәсемнән тузгыган чәчле бер үсмер студент, Хәсәннең бу кадәр төпченүен аңламагандай, кашларын җыерып, өстәл өстеннән озак карап ятты» (21 бит). Рәсем белән студент икесе бер нәрсә бит! Ничек инде бер әйбер берсеннән берсенә карап ятсын? Аннан бит әле ул өстәл өстеннән карап ята. Аннан, бу рәсем кашларын җыерып озак карап ята. Әйтерсең аның карамавы да, күзен читкә боруы да, йомып куюы да мөмкин!
«Ватык хәрабалар, ялгыз торып калган аерым стеналар» (15 бит). Хәраба—үзе ватык, җимерек биналар дигән сүз, димәк бу — ватык ватыклар яки җимерек ватыклар дигән сүз булып чыга. Аннан, «ялгыз стеналар» шул ук аерым сте- ' налар ич инде! «Аерым» сүзе әлбәттә артык, фикерне томалау өчен генә кертелгән сүз.
«Шоссе юлындагы автомобиль». Шоссе — үзе юл дигән сүз, таш җәелгән юл. Бу — юл юлындагы булып чыга бит! «Кайчандыр акшарланган кызыл баракның буеннан буена сузылган озын баганаларның түбә асты өлеше юк иде» (75 бит). Нәрсә ул «баганаларның түбә асты өлеше?» — күз алдыгызга китереп карагыз. Яки менә моны күз алдыгызга китерегез: «Күзләре Василийга очрагач, аның кипкән ак йөзе елмаюны хәтерләткән, ләкин елмаюдан ерак торган бер кыяфәткә керде» (1*09 бит).
Ә әсәрдә «эзләр дөньясы»», «чаларган чәчләр», «куркынып калулар», «адым тавышлары», «атка менгән кешеләр», «ат ялына түне- геп баручылар» никадәр!
Әсәрдә каршылыклы җөмләләр дә бар: Әби урманда землянка янында учак яндырып утыра. Шул әби, килгән кунакка үзенең карты турында «Урманга гына чыгып киткән иде» ди (6 бит). Димәк, карт урманнан урманга чыгып киткән!
Расих бер урында: «Гаяз институтны бетергәч бары берничә ай гына эшләп кала алды», ди, шунда ук, «ул институт аудиториясеннән туп-туры сугыш кырына эләккән кеше» дип өсти — теләсәң кайсына < ышан.
Хикәянең редакторы Газый Каш- шаф, зур тәҗрибәле редактор, танылган тәнкыйтьче. Җаваплы редактор Газый Кашшафтан югарыда китерелгән тупас хаталарның гына түгел, ә гади күз белән караганда бик үк күренмәсәләр дә әдәби дөрес булмаган нечкәрәк җитешсезлекләр- нең дә әсәрдә калмаган булуын таләп итәргә укучының хакы бар. Ә андый җитешсезлекләр әсәрдә бай-’ так. Китап нәкъ шундый җитешсезлекләр белән башланып китә дә:
«Дошманның кырык өченче елгы һөҗүме тончыгып юкка чыкты»,— «Юкка чыкты» — димәк үзеннән-үзе бетте, гаип булды, апрель кары ши- « келле эреде... Димәк, аның юкка чыгуына кемнең дә булса актив катнашы, басымы кирәк булмады. Ә бит һич алай түгел. Дошманның кырык өченче елгы һөҗүмен җимерү өчен Кызыл Армиягә бик күп тир һәм кан түгәргә туры килде. «Тончыгып» сүзе дә бу урында уңышлы ачыклагыч түгел, «һөҗүм тончыкты» — бу бик сәер яңгырый.
«Фронт Тула, Орел, Смоленск өлкәләрен шаулап узды» (3 бит). Әллә өлкәләрен шаулатып уздымы, яки өлкәләреннән шаулап уздымы? — әлбәттә, соңгы ике вариант дөресрәк.
« У р м а и с у к м а г ьин н а н җил кәсенә немец автоматы аскан бер кеше күренде.» (10 бит) — җөмлә «Урман сукмагыннан дип башлангач, «килеп ; чыкты» дип бетерү дөресрәк була. Ә ииде күренде дип бетерергә телә
109
сәң, урман сукмагында дип башларга кирәк була.
Хикәядәге кайбер җөмләләр тиенгә тиен тәрҗемә ителгән әсәрләр телен хәтерләтәләр.
«Хәсән әле казылып бетмәгән бәрәңге җирен үткәч, ишек алдына эләкте.» (53 бит) — рус әдәби теле нормалары мондый очракта «попал» сүзен сыйдыралар, ә татар телендә кешеләр ишек алдына эләкмиләр.
« — Ни дип аттылар соң кызларыңны?»
« — Сора син алардаи?» (10 бит).
«Менә икән күңел нинди...» (133 бит). «Айгыр абзарын сез капкадан керү белән уң якта күрерсез» (141 бит). «Минем сезгә әйтәсе сүзләрем кичектерүне бер дә түзә алмыйлар» (157 бит). «Аның күрелгән теше» (118 бит). «Сугышта туплар фикер йөртә диләр, — диде агроном» (28 бит). «Ул да шулай ди», — диде, Федоров» (29 бит). «Карап тормасын ди, — диде партизан». «Бар иде, — диде» (119 бит.) «Ул таң алдыннан кире кибән торган аланга кайтты» (161 бит.) «Юеш стенадагы Зина белән Гаязның күләгәләре калтырыйлар» (98 бит.) «Ирексез Гаязга сорау белән текәлде» (139 бит.)
«Бәхет орлыклары» татар әдәбиятына яңалык кертүче әсәр буларак билгеле дәрәҗәдә мактауга ия булса да, ул әле тулы уңыш булып өлгермәгән. Бу орлыктан, тир түгеп, тәрбияләп үстергәндә, бик әйбәт уңыш алырга мөмкин булачак.