ТОРМЫШНЫҢ ЭЧЕНӘРӘК!
Безнең алда Максуд иптәш Сөн- декленең, әле яңа гына басылып, дөньяга чыккан «Урал шигырьләре» дигән китабы. †† Китапның 42 нче битен ачабыз: Шагыйрь юлы — тойгы, хисләр аша Мәшәкатьле, озын, авыр юл. Ләкин шагыйрьнең әйтергә теләгән фикере моның белән генә бирелеп бетми әле; шуңа күрә дә ул, үзенең сүзендә дәвам итә: Үз тавышын үзе тапкан шагыйрь Яна йолдыз ачкан галим ул. Әйе, үз тавышын үзе тапкан шагыйрь өчен моннан да зуррак иҗади уңышның булуы мөмкин түгел. Менә шуңа күрә дә без, теге яки бу шагыйрь турында сөйләгәндә, аның иҗади уңышы өчен сөенеп, «ул—үз тавышын тапкан шагыйрь» дибез. «Урал шигырьләре» җыентыгының авторына карата да без шул ук сүзне әйтә алабыз. Максуд Сөндекле йөзендә без, күбесенчә, эшчеләр темасына язучы шагыйрьне күрергә өйрәнгәнбез. Моның шулай икәнлеген раслау өчен бездә нигезләр дә юк түгел. Шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы алдыннан басылган китапларында социалистик промышленность темасына язылган әсәрләр күренекле урынны алып торалар. Сугыш вакытында һәм аннан соң да, Максуд Сөндекле, безнең татар совет әдәбиятында, бигрәк тә аның поэзия тармагында онытылып килгән бу зур һәм мөһим теманы яктырту буенча уңышлы гына адымнар ясады. Чыннан да, Советлар Союзында җитәкче сыйныф булып саналган эшчеләр сыйныфы турында, аның тарихи роле, аның алдынгы кешеләре, сугыштан соңгы сталинчыл яңа бишьеллыкны дүрт елда үтәп чыгу өчен көрәштә үзләрен күрсәткән шахта, завод-фабрика, тимер юл һәм төзелеш геройлары турында' безнең поэзиядә әлегә кадәр кулга тотып укырлык әсәрләр бик аз дисәк — ялгыш булмас. Укучы, менә шундый яки шуна ошаш уйлар кичереп, исеме белән үк үзенә тартып тора торган «Урал шигырьләре» китабын кулга ала да укый башлый:
Шат елмаеп утыра җирдә эшче Урал, Үзенең зу𠆆 Максуд Сөндекле. «Урал шигырьләре». Редакторы Хәсән Хәйри. Татгосиздат басмасы, 1948 ел. 68 бит. Тиражы 3165, бәясе 3 сум.
байлыгына горурланып; Күккә ашкан текә таулар йөзә нурда. Яшь чыршылар утыралар хозурланып.
Ләкин, җыентыкка тон биреп торырга тиешле булган бу шигырьне укып, аның эченә керә барган саен, укучы күңелен канәгатьсезлек хисе каплый. Әйе, бу шигырьдә барсы да бар: монда яңгырап тора торган чиксез куе урман да, чылтырап агып ята торган тау елгасы да, матур тавышлы Урал сандугачы да, бер җөмлә белән әйткәндә — табигатьнең бөтен гүзәллеге дә бар. Монда Урал тавының тарихи үткәннәре дә юк түгел. Монда нәрсә юк соң? Бүгенге Урал, эшче Урал юк. Монда Бөек Ватан сугышының арсеналы, Советлар Союзының гигант тимерчелеге булып саналган данлыклы Уралны күрүе читен. Шагыйрь бүгенге социалистик Уралны күрсәтүгә бары тик ико генә строфа багышлаган, алар да
93
бик көчсез һәм бик примитив яңгырыйлар. Шагыйрь, Урал табигатенең бөеклеген җырлаганда үзен иркен тоя һәм анда үзенең туган стихиясен хис итә. Ләкин шагыйрь, бүгенге Урал турында җырлый башлагач, рәсми сүзләр белән генә чикләнеп калган һәм ул, бүтән матуррак фикер таба алмыйча, шигырьнең ахырын да бик уңышсыз тәмамлаган: Күксел Урал, Кош оясы, Җыр дөньясы. «Туган җир» .шигыренең беренче юлларын укучы кызыксыну белән укып китә: Бер карт юкә булган бу урманда. Оныта алмам аны ничек тә; Өстендәге актык бишмәтен ул, Салып биргән миңа бишеккә. Бу карама төбенә ә^и килеп, Карап торган, имеш, шикләнеп. Тик карама аны читләтмәгән, — Мә, балаңа, — дигән, — сиртмәлек! Шигырь Бөек Ватан сугышының безнең җиңүебез якынлашкан чорларында— 1944 нче елда язылган. Шигырьгә Максуд Сөндекле үзенең бөтен йөрәк көчен салырга тырышкан, безнең сөекле туган җиребез турында матур әсәр бирергә омтылган. Ләкин, ничек кенә матур язылмасын, бу шигырьдә совет чынбарлыгы чагылмый, һәрбер шигырьдә заман рухы, аның социаль эчтәлеге ярылып ятарга тиеш. Максуд Сөндекле исә бу шигырьне җирсез-су- сыз, илсез-көнсез, нәселнәсәпсез сукбай дәрәҗәсенә төшергән. Шигырьне аңлап булмый: моны борын заманда Кара диңгез буенда яшәгән скиф шагыйре язганмы яки берәр идеалист инглиз рифмачы язганмы — белүе читен. Шуңа күрә дә мондый шигырьләр «космополитик шигырьләр» дип аталалар. Хәсән Хәйри иптәш тә бу китапны редакцияләгән вакытта, «Туган җир» шигыре турында яхшырак уйланырга тиеш иде. «Цехлар яктысы» исемле шигырь үзенең актуальлеге идея-художество ягыннан яхшы гына эшләнгәнлеге белән, укучының күңелен бераз күтәреп җибәрә. «Учак» дигән сүзнең бик еш кабатлануын искә алмаганда, шигырь — һәйбәт язылган. Ләкин «Кыя таулар»ны укый башлау белән тагын аптырап каласың. Шигырьнең төп бер фикере юк, моны автор нинди теләк белән язган һәм бу шигыре белән нәрсә аңлатырга тели икән? Максуд Сөндекленең шигъри йөзе, аның иҗат мөмкинлеге бары «Ташчы»
шигыренә килеп җиткәч кенә күренә башлый. Монда инде автор үзе яза торган темага ныклы нигез итеп конкрет кешене, баш хәреф белән языла торган һәм бөек язучы Максим Горький тарафыннан җырланган Кешене ала һәм аны чын кеше итеп, иҗат кешесе, Ватан өчен хезмәт итә, үсә торган, үзенең тарихи ролен аңлый торган совет эшчесе итеп сурәтли. «Туку фабрикасында» һәм «Забойда» шигырьләре икесе дә бер үк төстә язылганнар. Сүз юк, болар кирәкле шигырьләр, ләкин боларны язганда автор гомумилеккә бирелә, күңелдә аерым бер ачык образ калмый. Беренче шигырьдә күбрәк станоклар, машиналар тавышы яңгырап торса, икенче шигырьдә исә — башлыча, антрацит кисәгө ялтырап тора. Шушы станоклар янында хезмәт итүче, шушы гади күмер кисәген «җиде кат җир астыннан» казып алучы тырыш хезмәт кешеләрен күрәсе килә. Менә заводка, эшче янына кунакка аның авылдашы килә. Шулай итеп, «Туган авыл кешесе» дигән шигырь белән автор, эшчеләр турында язылган шигырьләр циклын тәмамлап, авылга, авыл, колхоз темасына күчеп китә. «Икмәк» исемле баллададан, «Шәйхи солдат» һәм «Яңгыр астында» исемле матур гына язылган ике шигырьдән укучы йөзенә колхоз кырының ирекле җиле бәрә башлый. Сөндекленең бу өч әсәрен укып, колхоз басуларында башаклар кыштырдавын, сугу машинасы барабанының мәһабәт гөжелдәвен ишетә башлыйсың. Менә тере, җанлы итеп бирелгән Шәйхи солдат образы. Менә ул кырда зурат куя; менә ул ындырда «мәңгегә дә су үтмәслек» итеп кибән сала.
94
Ул әйтә: җиргә тотынсаң Тотын СИН ИПЛӘП. ; Изү чишеп эшләгәнне Ярата икмәк! Авыл, колхоз темасына язылган матур гына шигырьләрне укыгач, башка кызык кына бер уй килеп төшә: әллә Максуд колхоз кырына чыгып кына үз тавышын үзе таба аламы икән? Чөнки аның эшчеләр темасына язылган шигырьләрендә шагыйрьнең чын-чын иҗади йөзен күрә алмадык әле без. Шагыйрь «Тупчы иптәшкә» дигән уңышсыз шигырь белән Ватан сугышы темасы циклын ачып җибәрә. Бу циклда «Туганлык», «Лейтенант» (Щипачевтан тәрҗемә), «Атла атым, ак канатым» (Башкырт дивизиясе җыры) һәм «Кыюлык турында» исемле шигырьләре, үзләренең җанлы, образлы булулары белән аерылып торалар. Боларда ачык идея, омтылучанлык һәм хис бар; боларда шагыйрь тавышы бар. Ә менә «Тупчы иптәшкә» дигән шигырь турында моны әйтеп булмый. Шигырь — гомуми, көчсез фразалардан, гарип җөмләләрдән төзелгән. Шаблон сүзләр, трафарет җөмләләр күңел кайтаргыч рәвештә бер-бер артлы тезелеп килгәннәр. Автор, биредә артиллериягә карата әйтелгән мәгълүм сүзне шигырьгә сыйдыру өчен болай китерә: — «Зур йодрыклы — сугыш алласы»,—дип Сөйли халык синең турыңда. — Ләкин «Зур йодрыклы» урынына, бик тапкыр һәм дөрес әйтелгәнчә: «Артиллерия — сугыш алласы» дисәң дә сүз шигырь үлчәвенә сыячак иде ич! Шигырьдә берничә урында алынган «йодрык» сүзе шагыйрьнең көчен күрсәтми, әлбәттә. Күләме шактый гына булган «Кыз белән егет турында баллада» бары тик бер генә нәрсәне эченә алган: кыз курска, егет фронтка китә. Дөрес, озату, аерылышу турында матур шигырьләр язарга була, ләкин инде һәрхәлдә ул — бу чаклы озын булырга тиеш түгел. Монда кыз да, егеттә юк: табигать күренешләре генә өстенлек алып торалар. Кыз белән егет — ара-тирә генә, ярыктан күренеп киткән яктылык шикелле генә күзгә чагылып китәләр. Аннан соң — «баллада» жанрының — исеменә лаек җиемв булырга тиеш. «Кыз белән егет», әсәренә, инде күпме генә көчәнсәң дә, «баллада» дигән билгеләмәне-, биреп булмый. «1 аң калды дөнья» шигыре җыентыкта иң көчсез, әсәрләрнең берсе булып тора. Шигырь — абстракт юллардан, трафарет сүзләрдән гыйбарәт. Шул ук сүзне, Бөек
Ватан сугышы кырында һәлак булып кал-, ган башкырт язучысы Мифтах иптәшкә багышланган «Мәңгелек дан» исемле шигырьгә карата да әйтеп була. Монда инде шагыйрьгә абстрактлыктан качарга, герой-язучы образын матуррак чагылдырырга мөмкинлек тә зур булырга тиеш иде. сыман. Ләкин без әле монда язучы- солдатның якты образын күрмибез. Сөндекленең «Урал шигырьләре» исемле җыентыгы темаларның күплеге, төрлелеге белән аерылып тора. Монда «сунарчы» карт та һәм «күгәрчен» дә, бала бишеге •дә> «яз иртәсе» дә бар. Шул ук вакытта кайбер темалар элеккесеннән көчсезрәк вариантларда кабатлана. Мәсәлән, автор «Ике ел арасында» исемле матур гына шигырь яза да,, бу шигырьдән яхшы тәэсирне үзенең моннан соң килгән «Хуш киләсең, яңа ел» исемле төссез шигыре, белән юа да ташлый. «Елгалар тавышы» оригиналь, алым белән матур итеп язылган. Моннан ике ел элек язылган булса да, ул бүгенге көннең актуаль шигыре булып яңгырый. Биредә шигырьнең бер-ике строфасын күчереп үтәсе килә.
Идел Еллар, гасырлар аша мпн Туктаусыз агып киләм. Мин рус суы, бик күп җырлар. Телләр, эпослар беләм.
Нил Акыллылар киләләр дә, «Юк, — диләр, — синдә белем.» Әйе, мин үземчә сөйлим, Белмим Черчилльләр телен.
Дунай Күп баһадирлар күрдем мин, Алар куркаклар димим. Ләкин рус солдаты кебек Титан баһадир белмим.
95
Җыйнак, кыска, конкрет. Сүзләр аз, фикёр — киң. Моны Максуд Сөндекленец иҗат уңышы итеп карарга кирәк. «Сөйләнмәгән әкият», «Буранбай» һәм «Сунарчы» исемле шигырьләр дә, тирән хис белән сугарылып, җылы итеп язылганнар. Ләкин балалар өчен язылган «Айрат» шигыре үзенең максатына ирешә алмый. Чөнки монда автор балаларга мораль өйрәтүнең гасырлар буена кулланып килгән һәм бик иске булган төрен куллана: баланы гарип калу белән яный. Җыентыкта тел ягыннан, сүз сайлау, җөмлә төзү ягыннан да күп кенә чатак урыннар очрый. Мәкалә артык озынга киткәнлектән, без бу кимчелекләр турында артык җәелеп тормыйбыз. Шулай да автор искә алырга тиешле булган кайбер нәрсәләрне күрсәтеп китмичә ярамый. Беренчедән, «көре» яки «кере» нәрсә ул? Икенчедән бу сүз ничек языла; «ө» беләнме, «е» беләнме? «Җир яшәрткән кояш нуры бар»ны ничек аңларга? Монда дүрт-биш төрле мәгънә килеп чыга. Аннан соң, бездә «Бакыр көлтә», «бакыр башак» дип сөйләмиләр. «Алтын башак», «алтын
көлтә» дисәң бер хәл булыр иде. Йомран посып, күзен кысып Утыра өйдә. Моны ничек аңлыйк? Кеше тора торган өйдәме яки үз өендәме? Күкрәп үссен бергәләп Гөлләрең, тимерләрең. Шуның шикелле эшләнмәгән юллар җыентыкта шактый очрыйлар. Нәтиҗә итеп шуны әйтәсе килә: Безнең, барыбыздагы шикелле,. Максуд иптәштә дә тормышны ти- рәнтен белү, аның эченә кереп, эчендә кайный белү осталыгы җитми. Шуңа күрә дә тормыш безнең, поэзиябез көзгесендә дөрес чагылмый. Шик юк, әлегә кадәр матур гына әсәрләр биреп килгән һәм бу җыентыгында да берничә, яхшы әсәре белән трибунага чыккан Максуд. Сөндекле үзенең кимчелекле якларын бетерер. Без исә аның заманыбызга лаеклы һәм чын-чыннан яхшы әсәрләр бирүенә ышанабыз. Моның өчен бары бер генә нәрсә- таләп ителә: — Тормышның эченәрәк! Шәрәф