Логотип Казан Утлары
Публицистика

КРЫЛОВ МӘСӘЛЛӘРЕНЕҢ ТӘРҖЕМӘЛӘРЕ


  
Соңгы елларда рус һәм Европа классикларын татарчага тәрҗемә итү эше киң җәелеп китте. Бу бик кирәкле эш. Теге яки бу классик әсәрне үз ана телеңдә уку — әсәрне яхшырак аңлауга, укучыга якынайтуга ярдәм итә һәм гомумән әдәбиятны үстерүгә, аны төрләндерүгә булыша. Ләкин бу эш әле бездә планлы рәвештә алып барылмый. Якын киләчәктә рус, СССР халыклары һәм Европа әдәбиятыннан нинди әсәрләр тәрҗемә ителергә тиешлеген беркем дә белми. Шуның нәтиҗәсендә еш кына теге яки бу язучы- йың иң әһәмиятле әсәре урнына тәрҗемәче үзе яраткан икенче, өченче дәрәҗәдә торган әйберләре тәрҗемә ителә, бу исә язучының иҗатын аңлауга комачаулык кына китерә. Шулай ук аерым тәрҗемәчеләрнең билгеле бер язучы белән генә шөгыльләнмәүләре аның сти
                     ‡‡ И. А. Крылов. Мәсәлләр. Мәктәв сериясе. Татгосиздат, 1948 ел. Редакторы С. Хәким. А. Лаптев рәсемнәре. 85 бнт. Бәясе 8 сум. (Яхшы кәгазьдә, катыргы тышта.) 
лен, телен, идея эчтәлеген тиешенчә өйрәнеп җитмичә эшләүгә китерә. Кыскасы бу җитди эшне планлы рәвештә алып баруны оештырырга бик вакыт инде. Шулай ук сәнгать идарәсе шкафларында ята торган күп сандагы классик драматургия тәрҗемәләрен (Горький, Островский, Шекспир,. Мольер, Гольдони Һ. б. әсәрләрен) бастыруны, киң массага җиткерүне дә күз алдында тотарга бик кирәк иде. Язучының иң әһәмиятле әсәрләрен, аның иҗатын характерлый торган әсәрләрне алып тәрҗемә итәргә кирәк, бу Һәркемгә ачык нәрсә. Алдыбызда яткан Крылов мәсәлләре китабы ‡‡ бу таләпләргә тулы җавап 
7. .с. ә,- м н 

 
бирә алмый. Тәрҗемәчеләр төрле вакытта, очраклы эшләнгән хезмәтләрен бу китапка кертергә тырышканнар, бастыручылар да, кулга тотарлык бер китап булсын, дип күбрәк материал кертү максатын куйганнар булса кирәк. Җыентыкның эчтәлегенә әһәмият бирмәү нәтиҗәсендә Крыловны үз чорының көчле сатиригы, эшлеклесе, патриоты итеп күрсәткән иң көчле шигырьләре төшеп калган. Мәсәлән, деспотизмга һәм патшачылыкка каршы юнәлтелгән һәм хезмәт халкын гадәттән тыш кыю яклап чыккан «Ерткычлар үлеме», «Соры сарык л ар» м әс ә л л ә р е; а л п а выт н ы ң крестьянны ничек талавын, изүен күрсәткән көчле сатирик әсәрләреннән «Крестьяннар һәм Елга», халык герое Михаил Кутузовның эшчәнле- ген мактап язган «Йөк», алпавыт һәм сәүдәгәрләрнең Наполеон Россиягә һөҗүм иткән вакытта үзара мал бүлү белән шөгыльләнеп, ил саклау эшенә хыянәт итүләрен ачып сала торган «Бүлү», һәм Крыловны халыкка якын торучы шагыйрь итеп күрсәтүче «Бакчачы һәм философ», «Тегермәнче», «Капчык» кебек иң көчле мәсәлләренең берсе дә бу җыентыкка кертелмәгән. Тәрҗемәләрнең зур өлеше Г. Ша- муков тарафыннан эшләнгән. Баштан ук әйтеп узыйк, Шамуков Крыловны сөйләү өчен, җанлы итеп эшләргә тырыша, бу ягы, әлбәттә, аның эшен җыентыктагы башка бик күпләрдән аерып тора. Ләкин Г. Ша- муковның тәрҗемә итү принцибында, безнең карашча, хаталар бар. Ул Крылов әсәрен тәрҗемә итү урынына, ирекле рәвештә үзеннән җөмләләр, юллар, мәгънәләр өсти, авыр урыннарын төшереп калдыра, еш кына Крыловка ияреп язылган шигырь китереп чыгара. Менә «Карга белән тавык» мәсәле. Әсәр оригиналда 30 юлдан тора, тәрҗемәче аны бермә-бер сузып, 49 юлга җиткергән! Бу мәсәл Наполеонны җиңүче оста полководец Кутузовны мактап язылган. Ләкин Кутузовка бүләк итеп бирелгән «Князь Смоленский» дигән титулга аңлатма бирелмәү аркасында шигырьнең нинди вакыйгага карата язылуы да, әһәмияте дә аңлашылмый, һәм илне саклап калучыга дан җырлаган патриот шагыйрьнең йөзе дә караңгыда кала. Тәрҗемәче рифма һәм ритм исәбенә Крылов мәсәлен 
бөтен' ләй бозып бетерә. Оригиналда «Москваны калдырып чыгарга» диелә, тәрҗемәче «Ил мәркәзе зур Мәскәүне һәлакәтле дошманнарга карар биргәч калдырырга» дип яза. Аннары «һәлакәтле дошманнарга калдырырга» түгел, Крылов «На погибель им», ягъни дошманның үзен үк шунда һәлак итү өчен Москваны калдырып чыгарга карар бирә. Биредә Кутузовның алдан күрүчән оста полководец булуы, дошманны үзе корган капкынга китереп кертә белүе мактап язылган. Тәрҗемәдә, «шәһәрдәге һәрбер кеше, хатын- кызы, карты-яше, чыгып туган йорт- барыннан, аерылган кортлар кебек умартадан, бар да бергә җыйналдылар, Мәскәү урамнарын ташлап, ерак юлга юнәлделәр» диелгән. Биредә тәрҗемәче ярты строфаны үзеннән өстәгән. Оригиналның мәгънәсе болай: «Москвада яшәүчеләр барсы да, Я1шекарты, бик тиз җыелып, умартасын ташлап киткән корт иле кебек, Москваны ташлап чыктылар». Шушы ачык мәгънәне бирү урынына тәрҗемәче классикны тәрҗемә итүен онытып булса кирәк, Крыловка үзеннән сүзләр өсти, аны төзәтә башлый. Тәрҗемәнең соңгы юлларында: «Рус каласы чакырылмаган кунакларны дучар иткәч каты ачлык газабына, үзе эләкте мескен алар казанына!» диелгән. Крыловта бу юлларның мәгънәсе икенче төрле: «ләкин килмешәкләрне Смоленск князе (ягъни Кутузов) ачлык белән газаплый башлагач, файда табу урынына, карга үзе аларның ашына килеп эләкте». Тәрҗемәче «Смоленский князен» рус каласы дип алмаштырып, шигырьнең төп мәгънәсен бозган. Без 6v мәсәлгә озаграк тукталдык. Чөнки болар Шамуковның биредәге башка бик күн тәрҗемәләре өчен дә характерлы җнтешссзлск- ләр. ' Шундый ук бозулар Г. Лотфи 
.98 

99 
 
тәрҗемәләрендә бик күп. Мәсәлән, «Чуртан бел-ән мәче» мәсәлен алып карыйк. Бу тәрҗемә шигъри яктан бик түбән, күп кенә юллары бөтенләй шигырьгә һәм татар җөмләсенә ошамыйлар, ә иң мөһиме — мәгънәне бозалар. Крылов: «Андый кешеләр, намуслы һәм эш белүчеләрдән киңәш сорамыйча, эшне харап итеп кеше көжесенә калалар», ди. Тәрҗемәче: Дөньяның көлкесе булуны Яхшырак күрә ул, чуалтып бар эшен, Теләми белемле кешеләр янына баруны Сорарга акыллы киңәшен, ди. Бердән «дөньяның көлкесе» дигән сүз татарда юк, «кеше көлКе- се» диләр. Аннан «чуалтып бар эшен» кайсы сүзгә карый? «Теләми баруны» димиләр, «теләми барырга» диләр һ. б. Килтө уй үткер теш чуртанның башына Тотыямак (?) була у л> мәчеләр эшенә. Белмимен, хәйләкәр көнчелек борчыган Әллә ул балыклар ашаудан бик туйган? Г. Лотфи Крылов телен аңламыйча бу урында бөтенләй мәгънәне бутап биргән. Русчадагы «не знаю: завистью ль ее лукавый мучил» дигән юлны — «хәйләкәр көнчелек, борчыган» дип тәрҗемә иткән. Ул «лукавый» сүзен «завистью» сүзенә аергыч булып килгән дип уйлаган ахры. Ләкин бу алай түгел, Руслар еш кына мәчегә «лукавый» диләр, «кот» сүзен төшереп калдырганда да ул мәче булып аңлашыла, ә бу контекстта бигрәк тә ачык ул. Ә тәрҗемәдә «чуртан мәчедән көнләште микән» урынына, ниндидер аңлашылмый торган «хәйләкәр көнчелек борчыган» кебек сүз боткасы килеп чыккан. Тагын. Чуртан сөйли: Куйсана, кодача! Әйтерсең, күрмәгән тычканны Беләсең бит минем шыртлака йотканны. Биредә тәрҗемәче рус телендәге сүзнең мәгънәсен аңлямау аркасында булса кирәк, хата җибәргән. Русчада, беренче юл: «Исең киткән— тычкан имеш!» мәгънәсендә китерелгән. Ә тәрҗемәдә «әйтерсең күрмәгән тычканны» диелгән. Әлбәттә, чуртан тычканны күрмәгән, күрә дә алмаган, тычкан суда йөзми ич, ә мәче болай әйтсә икенче мәсьәлә булыр иде. Г. Лотфиның икенче тәрҗемәсе дә уңышлыдан түгел. «Имән төбендәге дуңгыз» мәсәлен ул «дуңгыз», «чучка» сүзләрен бутау белән башлый. Гомумән Г. Лотфи рус җөмләсен турыдан-туры бирергә тырыша, шуның нәтиҗәсендә бөтенләй кытыршы җөмләләр туа. Бу китапның мәктәп сериясендә балалар өчен чыгарылганын искә алганда телнен саф татарча, аңлаешлы җыйнак булырга тиешлеге беренче шарт булып тора. 
Тәрҗемәче бу мәсәлне болай бирә: «Тамыры ачылгач, мөмкин ул корырга», Мәңге ул булмасын, анда да кайгым юк. «Хоть век его не будь» дигән җөмләдәге «век» сүзен «мәңге» дип бирергә ярамый, чөнки ул биредә «бер дә булмаса да» дигән мәгънәдә килгән. Шуның өстәвенә тәрҗемәче Крыловта нәтиҗә рәвешендә китерелгән 4 юллык строфаны, шигырьңең мәгънәсен ачып биргән юлларны ни сәбәптәндер төшереп калдырган, бу бөтенләй аңлашылмый. Күп кенә уңышлы тәрҗемәләре белән катнашкан Кави Нәҗми дә кайбер мәсәлләрне эшләп бетерми биргән. Мәсәлән, «Әтәч һәм энҗе бөртеге» мәсәлен алыйк. Әтәч энҗе бөртеге тапкач болай ди: «Җүләр- лек түгелме инде: шушы энҗене бик кыйммәткә исәплиләр. Ә мин гади арпа бөртегенә дә бик шат булыр идем. Гәрчә ул алай ук күренекле түгел, ләкин туклыклы.» К. Нәҗми болай тәрҗемә итә: Җүләр генә күрә аны шулай кыйммәт, Ә мин исә гади арпа орлыгына Күбрәк шат һәм канәгать Туклыгына. Биредә «орлыгы» түгел, «бөртеге» урынлы булыр иде, чөнки орлыкны чәчәләр, ә әтәч ашарга тели бит, аннан, татарча берәү дә «күбрәк шат» дип сөйләшми. Бу шигырьдә ахмаклыкны, томаналыкны тәнкыйтьли торган мәгънәле сүзләр төшерелгән. Нәтиҗә өлешендә тәрҗемәче Крыловтан бөтенләй читкә киткән.  
100 
 
Надан кеше аңламаса бер эшне Хөкеы итә нәкъ менә шул әтәч төсле- Ә Крылов болан ди бит, ул әтәчнең һәм әтәч кебек уйлаучының хатасы нәрсәдә икәнен үз исеме белән аерып, ачыктаначык аңлатып бирә: «Томаналар нәкъ менә шулай фикер йөртәләр: бер нәрсәне аңлама- салар, юк нәрсә ич ул дип хөкем чыгаралар». Ш. Маннур тәрҗемәләрендә оригиналдан читкә китмәү сизелеп тора, бу — уңай як. Ләкин анарда Крыловта булган җанлылык, сөйләү өчен уңайлылык күп урында бирелмәгән. Бу соңгы җитешсезлек С. Каратай тәрҗемәләренә аеруча хас. Аның тәрҗемәләрендә чит сүзләр, авыр җөмләләр күп. Бу исә балаларга шигырьне аңлауны читенләштерә, ятлап сөйләү өчен кыенлыклар тудыра. Китапта сүз башы бирелмәү дә кимчелек итеп саналырга тиеш. Шулай ук, аерым мәсәлләргә тарихи аңлатмалар биреп, аларның рольләрен һәм ничек, нинди нигездә барлыкка килүләрен дә 
әйтеп китәргә кирәк иде. Сүз башы урынында бирелгән ике битлек биографиядә дә җитсшсезлекләр бар. Мәсәлән, Крыловның туган елы соңгы, ачыкландырылган материалларга караганда 1768 нче ел түгел, ә 1769 нчы елның 13 нче феврале. Китапта 1768 ел дип бирелгән. Әлбәттә, без биредә барлык тәрҗемәләргә тукталуны тиеш тапмадык, аларда да җитешсезлекләр күп, без бары> тик характерлы булган кимчелекләргә генә тукталдык. Кыскасы, плансыз рәвештә тәрҗемә ителеп һәм өстәвенә күп кенә тәрҗемәләрнең артык бозылып, өстәлеп, я киметелеп бирелүе аркасында, бу җыентык тулысы белән алганда классик әсәрләрне тәрҗемә итү таләпләренә җавап бирә алмый. Мондый җаваплы эшкә җитди карарга һәм кабат басканда, һичшиксез, төзәтеп басарга кирәк. 
Баян