Логотип Казан Утлары
Очерк

КИЛӘЧӘКЛӘРЕ ЯКТЫ АЛАРНЫҢ... 




 Бөтен мәктәпне яңгыратып, кинәт кыңгару шалтырады. Балалар, шау-гөр килеп, үзләренең классларына агылдылар. Менә беренче класс укучылары. Әле алар партада ничек утырырга да, үзләрен класста ничек тотарга икәнен дә белмиләр. Аларга нибары җиде яшь. Моннан җиде ел элек, 1941 нче елны туганнар алар. Кырык беренче ел... Авыр һәм дәһшәтле иде бу ел. Күк күкрәгәндәй булып туплар ярыла иде алар туган елны. Авыллар, шәһәрләр яна, туган ил кан-яшь түгә иде. Гитлерчы бандитлар Совет кешеләрен атып та, яндырып та үтерәләр иде. Күпме балаларны ятим калдырдылар ул явызлар! Ләкин ул газаплы көннәр үттеләр. Безнең батыр халкыбыз фашист яуларын тар-мар итте. Совет сугышчылары җиңүчеләр булып туган-үскән җирләренә, газиз семьялары янына кайттылар. Яңадан тыныч тормыш, бәхетле тормыш башланды. Завод, фабрикаларда, киң колхоз кырларында тагын тыныч хезмәт, культура йортларында һәм мәктәпләрдә сөенечле шатлык гөрли башлады. Тәтешнең өченче номерлы мәктәбе шәһәрнең нәкъ үзәгендә, Ленин бакчасы янына урнашкан. Быел бирегә беренче класска укырга килүчеләрнең күпчелеге мәктәп күршесендәге 91 нче номерлы балалар йортыннан. Әтиләре дә, әниләре дә, якын туганнары да юк аларның. Күпләренең әтиләре фронтта, дошманнарга каршы сугышып батырларча һәлак булганнар. Бу балалар телләре ачылып җитмәс борын ук, ятим калганнар. Ятим калганнар, ләкин тәрбиясез балалар булып урамга ташланмаганнар. Уку яшьләре җитү белән үк бәхетле язмыш аларны, мәктәпкә, укырга алып килгән. Әнә, уң якта, арткы парталарның берсендә утыручы Вова — саргылт чәчле бер малай. Аның нәни кара күзләре шомырттай җемелдиләр, Тырышыптырышып ул дәфтәренә туры сызыклар сыза. Сыза да, дөрес яздыммы, матур яздыммы дигәндәй укытучы апасына карап ала. Тагын сыза. Ул шул кадәр мавыккан, әйтерсең, бөтен белем ачкычы ул сызган менә шушы туры сызыклардан гыйбарәт. Күренеп тора: тырыш, акыллы малай. Җиде яшьтә генә булса да үзенә кушкан эшне җиренә җиткереп эшләргә тырыша. Кулына кәгазь, каләм тоттырып сызарга кушканнар икән, ул сыза. Аның башка эше юк. — Үскәч мин танкист булам,— ди ул бераз сакау тел белән. Оста һәм батыр танкист булу өчен, хәзергә менә шушы сызыкларны матур итеп сызарга кирәктер төслә аңа. Володяның әтисе Николай Петрович Ушанов сугышка кадәр Москвада эшләгән. Сугыш башлану белән ул үзенең бөек Ватанын, гүзәл Москваны дошманнардан саклау өчен сугышка киткән. Фашист
89 
 
бандитлар Москвага якынлаша башлагач әнисе Елена Сергеевна үзенең бар нәрсәдән дә кадерле кечкенә баласын күтәреп юлга чыккан. Мәшәкатьле булган юл. Сугыш кораллары төяп фронтка агыла торган поездлар очырап, Вовалар поездын туктатып, озак вакытлар көттереп торганнар. Көзге салкын җилләр искән, карлы-бозлы яңгыр яуган. Аяк аслары пычрак, баткак булган. Менә шундый ямьсез көннәрнең берсендә Елена Сергеевна, нәни Вованы күтәреп, Татарстанның Ширәмәт районына килеп урнашкан. Ширәмәт кешеләре Вованы һәм аның әнисен ачык чырай белән каршы алганнар, җылы почмакларыннан урын биргәннәр. Үзенең күз нурыдай күргән баласын Елена Сергеевна яхшы итеп тәрбияләп үстерергә тырышкан. Вова авырган чакларда кочагына алып сөйгән: — Борчылма балам, тиздән сугыш бетәр, әтиең кайтыр, сиңа күп итеп бүләкләр, күчтәнәчләр китерер,— дип юаткан... Ләкин Вованың әтисе кайтмаган. Немец фашистлары белән бугазга бугаз килеп сугышкан чагында баһадирларча һәлак булган ул. Кырык дүртенче елның җәендә, каты авырудан соң Елена Сергеевна да үлгән. Өч яшьлек Вова әтисез дә, әнисез дә калган. Анадан аерылу бик авыр булган кечкенә балага. Көннәр буе үксеп-үксеп елаган ул. һаман әнисен чакырган. Кыен булган аңа, ләкин бер генә көн дә ач- ялангач булмаган. Яхшы күңелле колхоз кешеләре шул көнне үк аны балалар йортына тапшырганнар. Анда аны әнисе шикелле үк ягымлы апалар тәрбияли башлаганнар. Иң алдагы партада түгәрәк битле, юантык гәүдәле, тәбәнәк буйлы бер бала утыра. Зур кара күзләре уттай яналар аның. Энҗедәй ак тешләрен күрсәтеп үзе һаман елмая. Уңга да борыла, сулга да борыла, терсәге белән күршесенә дә төртеп ала. Бер генә дә тик тормый. Шаян һәм тере малай. Кулындагы чиста дәфтәренә, әле яңа гына очлаган карандашына карап сокланып туя алмый. Ул да укытучы апасы Екатерина Федоровна кушканча дәфтәр юлларына туры сызыклар сызарга тырыша. Ашыга- ашыга сыза. Күп итеп сыза алмый калырмын дип курка ахрысы. Шуңа күрәдер аның сызыклары да кәкре-бөкре булып чыгалар. Тик аның исе китеп тормый. Сызуы һаман сызу. Әйдә, ялгыш булса тагын, укытучы апа төзәтер әле. 
Төзәтер, өйрәтер. Ул өйрәнер өчен дип мәктәпкә килгән ич... Ул арада булмый, урыныннан торып китә дә, башка малайларның язганын карап тора башлый. Укытучы аңа үз урынына утырырга һәм язарга куша. Ул теләртеләмәс кенә килеп утыра да тагын сыза башлый. Туктап үзенең язганына карап тора. Ай бу бармаклар! Нигә дәфтәр сызыгы буйлап туры гына, матур гына итеп йөри белмиләр икән! Әллә карандаш гаеплеме югыйсә? Ул иреннәрен турсайта да йөзенә әз генә ачу чыгарып, каты гына басып язарга тели. Их, тагын булмады! Әнә бит ул җүнсез карандаш, ныклабрак басып язганга да чыдамый. Шарт итеп, сынды да куйды. Малай кинәт кычкырып җибәрде. — Апа, апа! Карандаш очы сынды! — Сабыр ит, хәзер очлап бирермен. — Апа миңа икенче карандаш бир!.. Моңа кадәр башка балаларны ничек итеп каләм тотарга өйрәтеп йөргән Екатерина Федоровна аның янына килә. Бер дәфтәргә, бер карандашка карап башын селки. — Ай-ай!.. Малай күзләрен зур итеп ачыпг бернәрсә дә аңламаган төсле карап тора. «Нәрсәсе килешмәде икән тагын?.» йөгерек күзле, җитез куллы бу шаян, нәни баланың исеме Рим, фамилиясе Фәйзуллин. Кайчандыр аның «Карале» дигән кушаматы да булган. Аңа тик шул кушаматы белән генә дәшкәннәр, документларына да шулай дип кенә язганнар. Хәзер инде аңа берәү дә алай дип эндәшми. Чөнки исеме бар аның₽
90 
 
фамилиясе бар. Бүген аның күңелле тормышы бар, бүгенгедән дә әйбәтрәк киләчәге бар. Алдагы көннәрдә әле башланмаган никадәр кызыклы сәхифәләр... Рим Фәйзуллинның үзен аңлый башлаган чагы 1944 нче елдан башлана. ...Унберенче октябрь. Вакыт кич. Ыжгырып салкын җил исә. Күк йнзендә кара болытлар агылалар. Шул кичне Казан урамнарының берсендә, өч яшьләр чамасында нәни бер сабый йөри. Өшегән ул, калтырана, иреннәре дерелдиләр. Күзләреннән мөлдерәп яшьләр тама. Узгынчылар бу сабыйны күреп кызганалар: — Кем син, бала? Әтиең, әниең кайда? Бала җавап бирми. — Карале, акыллым, исемең ничек? Өең кайда синең? — Карале бире, карале!.. Бала һаман бер сүз дә дәшми. Ул бары тик үзенең зур күзләре белән узгынчыларга карый. «Карале» кушаматы да бәлки шушы кичәдә генә тагылгандыр ана. Кем ул сабый? Кайдан? Әтисе, әнисе кайда аның? берәү дә белми. Бу вакытта фронтларда каты сугышлар бара. Меңнәрчә кешеләр ватан өчен, менә шундый нәни балаларның бәхете өчен һәлак булалар. Бәлки ул баланың да әтисе шулай һәлак булгандыр... Узгынчылар төркеме янына килеп туктаган бер милиционер сабыйны үзенең эш урынына алып килә. Аны яхшылап ашаталар, эчертәләр, җылы урынга йокларга яткыралар. Ике көннән соң инде балалар йортына озаталар. Доктор аңа: «Билгесез бала — «Карале». Сәламәт. Балалар йортына урнаштырырга мөмкин», — дигән справка бирә. Шулай итеп Рим Фәйзуллинның безгә билгеле булган тормыш юлы 44 нче елның октябрь аеннан башлана. Ана исемне дә балалар йортында бирәләр. Дүрт ел буе ул Тәтеш районы Долгая Поляна балалар йортында тәрбияләнә. Күңелле, рәхәт тормышта үтә аның соңгы еллары. Ашарэчәренә дә, кияренә дә яхшы була аның. Башка балалар белән беррәттән уйный да, көлә дә ул. Тәрбияче апалары аңа кызыклы әкиятләр сөйлиләр. Матур, матур җырлар, шигырьләр өйрәтәләр. Урманга, кырларга йөрергә алып чыгалар. Теле тиз ачыла Римның... Хәзер инде оста итеп сөйли белә ул, әйбәт итеп яттан шигырьләр сөйли. 
Долгая Полянада тәрбия итүче апасы Валентина Никишина Рим Фәйзул-лии турында яхшы характеристика да язган, «һәрьяктан сәламәт, акыллы бала. Хәрәкәтчән. Балалар белән уйнарга ярата. Яттан күп кенә җырлар белә. Әдәпле, сүз тыңлаучан. Табигать белән бик кызыксына». Быел инде Рим Фәйзуллин Тәтештә, 91 нче номерлы балалар йортында тора, мәктәпкә укырга йөри. — Үскәч мин, летчик булачакмын! — ди ул. Менә тагын, сул якта, өченче партада утыручы кыз бала — Зоя Анисимова. Аңа да җиде яшь. Аның буй-сынына карап 8-9 яшь бирергә мөмкин. Сөйкемле, тыйнак һәм пөхтә кыз. Дәфтәр, карандаш тотышында да, партада утыруында да үзенә хас пөхтәлек һәм җыйнаклык бар аның. Ул дәфтәренә сызыкларын шундый җиңел һәм оста итеп сыза — сокланырлык хәтта! «Эш, хезмәт ярата, йөгереп уйнарга, әкиятләр, шигырьләр тыңларга ярата. Үзе дә оста итеп сөйли белә. Бии дә, җырлый да, пианинода да уйный белә. Чиста һәм пөхтә. Чәчәкләр үстерергә ярата. Үзен бик әдәпле тота», — дигән характеристика язганнар аның турында тәрбия итүче апалары. Макталырга лаек һәм башка балаларга да үрнәк булырлык сыйфатлар бу. Кукмара районы, Чура авылында туган Зояның да әти-әнисе юк. Аның әтисе Александр Анисимов сугышта һәлак булган, әнисе авырып үлгән. Зояны балалар йортына тапшырганнар. Зоя хәзер инде шактый зур, акыллы кыз. Җиде яшь инде аңа. Инде аның киләчәк 

 
турында да матур хыяллары бар. — Мин доктор булачакмын! — ди ул. Еллар үтү белән аның бу фикере үзгәрер, бәлки. Доктор түгел, инженер, я булмаса педагог булачакмын, дияр. Аның, бәлки, күренекле фән эшчесе, галим буласы килер. Рим Фәйзуллин дә, бәлки, башка бер һөнәрне сайлар, Володя Ушанов та шулай ук. Ләкин кем генә булырга теләмәсеннәр, үзләренә нинди генә һөнәр сайламасыннар, омтылган теләкләренә ирешәчәкләр алар. Киләчәк тормыш юллары якты һәм бәхетле аларның. Әйе, дөрес, әгәр Совет хөкүмәте шартларында булмаса аларның тормыш юллары, караңгы һәм куркыныч булыр иде. Өйдән өйгә кереп, я урам чатында 
утырып хәер сорашырлар иде алар. Салкында ялангачлыктан туңып калтырарлар иде. Үсеп житәр-жит- мәс үк кара язмыш аларны төрмәгә, сөргенгә, вакытсыз кабергә алып китәр иде, бәлки... Нинди зур бәхет! Ата-анасыз булсалар да, үксез, ятим балалар түгел алар. Тамаклары тук, өсләре бөтен. Уку өчен мәктәп ишекләре ачык. Бүген дә бит әнә мәктәпкә өр-яна һәм матур киемнәр кченеп килгәннәр. Ягымлы һәм шәф? атьле тәрбиячеләре бар аларның. Бәхетле яшәүләренә рәхмәт әйткән кебек, мәктәп стенасындагы таныш рәсемгә, бөек юлбашчының якты күзләренә озак текәлеп карыйлар алар. Киләчәкләре якты аларкың.