Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ЖЫРЛАРЫ

Татар халкының шактый бай фольклоры, ничәмә йөз еллар буена иҗат итеп килгән авыз әдәбияты бар. Ләкин аңа, бигрәк тә Октябрь социалистик революциягә чаклы чорда, әдәбиятчыларның кулы аз тигән, фәнни тикшерү ясалмаган. Әйтергә мөмкин, татар фольклорына иң зур хезмәт күрсәтүчеләр дә фактларны җыючы булудан, фиксаторлыктан, ягъни фольклорограф- лыктан уза алмаганнар. Соңгы чорда, совет шартларында татар фольклорын җыю, өйрәнү һәм фәнни эшкәртү буенча үтәлгән хезмәт һичшиксез зур. СССР Фәннәр Академиясенең Казан Филиалы каршындагы Тел, Әдәбият һәм Тарих Институты тарафыннан татар фольклоры буенча алып барыла торган эшләр моны раслыйлар. А. Шамов һәм X. Ярми иптәшләр чыгарган «Халык җырлары» җыентыгы * зур гына фәнни мәсьәләләр турында сүз кузгатырлык материал бирә. Алыйк, мәсәлән, татар җырларының төзелеше мәсьәләсен. Күп кенә белгечләр моңар чаклы татар җырларының строфасына «янәшәлек» хас, һәм татарда билгеле бер темага карата төзелгән озын, ягъни мәгълүм күләмдә сю- жстлаштырылган җыр юк дигән карашта килгәннәр. Совет чынбарлыгында иҗат ителгән татар җырлары бу карашны аударып ташлыйлар. «Халык җыр- ♦ «Халык җырлары». Төзүчеләре А. Шамов, X. Ярми. Татгосиздат, 1948 ыче ел.
96 
 
лары» җыентыгының беренче бүлеге — «Ленин — Сталин турында» дигән бүлеге — 67 строфадан тора; шулардан 32 се бөтенләй яңача, ягъни һәм тематик, һәм логик яктан бер бөтен строфа калыбына салып төзелгәннәр. Боларда «янәшәлек», «ябыштырмалык» дигән нәрсәнең эзе дә юк. Менә бор мисал: Сталин безне җитәкли, Сталин — безнең байрак; Туктаусыз алга барабыз, Мәңгелек җиңү даулап. Күк күкрәсен, җир селкенсен Без эшләгән җирләрдә, Сталинга рапорт бирик, Даныбыз китсен илләргә! -Монда, сизелеп тора, бетмәс-төкәнмәс көч яңгырый, монда һәм эстетик һәм логик байлык бар. Поль Лафарг халык җырларына, бик хаклы рәвештә, «алар халык белеменең энциклопедиясе» дигән бәяне бирә. Менә шушы «Халык җырлары» җыентыгының бигрәк тә беренче һәм икенче бүлекләренә караган җырлар дөрестән дә тулы бер энциклопедия булып торалар. Без бу җырларда татар халкының бөек җитәкчеләргә мәхәббәтен, илен сөюен, белемгә омтылуын, тормышка оптимистик карашын, гайрәтен, дәртен, эстетик-эмоциональ байлыгын, поэтик көчен — барын да, барын да күрәбез, сизәбез. Ленин сүзләрен өйрәник. Колхозчылар, килегез! Ленин бабай өйрәткәнчә Төзелә безнең илебез. Монда, күрәсез, нинди тирән итеп әйтелгән. Ленинизмны өйрәнергә өнди, чөнки безнең илебез Ленин өйрәткәнчә төзелә. Ленин—Сталин өйрәтүләренең татар халкы аңына ничаклы тирән урнашкан булуын бу строфа ачык әйтеп тора. Кашларың кара, дисеннәр, Буең зифа, дисеннәр, Эштә уңган комсомолка Орден алган дисеннәр. Монысында исә социалистик хезмәттә уңганлык күрсәткән яшьләр образы горур яңгырый. Шулай, татар совет җырлары һәм эчтәлек, һәм формалары белән яңарып, социалистик төзелеш аһәңе белән сугарылып үсәләр, һәм бу дәгъвасыз. Шуның белән бергә, җырларыбыздагы бу төр яңалыклар иске традицияне тулысынча кабатлау рәвешендә түгел, бәлки аларны җимереп үсәләр. Беренчедән, югарыда әйткәнебезчә, «янәшәлек», формаль ритмик һәм рифмадашлыкка гына корылган җыр 
строфалары урынына хәзерге көндә тулы, тематик яктан бөтен строфалы җырлар төзү стиле активлашып, хәтта төп алымга әверелеп бара. Бу күренеш үз чиратында татар совет авыз поэзиясендә сюжетлашкан озын җырлар туып бару турында сөйли. «Ленин — Сталин турында» һәм «Туган ил турында» дип аталган бүлекләрне тагын да җентекләбрәк төзегәндә, һичшиксез, халык одасы дип атарга мөмкин булган тулы, сюжетлы озын җырлар килеп чыгалар. Әйе, без бу бүлекләрне хәтта шушы торышларында да халык одалары, сюжетлы җырлар дип саный алабыз. Янәшәлеккә корылган җыр-стро- фалар турында сүз йөрткәндә исә түбәндәге бер моментны аеруча әйтеп китәргә кирәк, һичшиксез, әле хәзерге көндә дә татар җыр- строфаларын «янәшәлек» белән төзү стиле яши, һәм ул яшәячәк тә. Ләкин хәзерге җырлардагы «янәшәлек» борынгы җырлардагы «янәшәлектән бик нык аерыла. Борынгы җырларда «янәшәлек» коры ритм һәм рифмага, тышкы яңгырашка гына нигезләнгән булса, хәзерге җырлардагы «янәшәлек» һәм логик, һәм формаль якынлык белән беркетелә. Чагыштырып карыйк: Әнә килә автомобиль, Нигә сез утырмыйсыз? Безнең норма йөздән артты, Нигә сез тутырмыйсыз? Менә бу яңа җыр. .Моны без «янәшәлек» белән төзелгән дип әйтә алабыз, ләкин мондагы янәшәлек бөтенләй башка. Беренче өлештәге фикер белән икенче өлештәге фикер бер-беренә бик нык бәйләнәләр. Нормасын тутыра алмаган кеше билгеле, автомобильгә утыра алмый дигән логик нәтиҗә үзеннән үзе әйтелеп тора. Шуның белән бергә, яңа, совет

 
чоры җырларындагы «тар янәшәлекне» бетерә, юкка чыгара торган төп сәбәпләрнең, берсе һәм шактый әһәмиятлесе — җырга алынган сурәтле сүзләрнең киң иҗтимагый тормышка караган, социалистик тормыш тудырган яңа байлыктан алынган булуларыннан гыйбарәт. Элекке җырларда исә «сурәтле сүзләр» тар көнкүрештән алынганнар иде. Мәсәлән, Без урамнан узган чакта, Капкаң булсын кагарга; һич тә хәйлә табалмасаң. Чык тәрәзәң ябаргд. Хәзерге җырларга килсәң, бөтенләй башка күренеш алдында каласың. Алтын микән, көмеш микән Кремльнең йолдызы, Кремльнең нуры белән Балкып тора җир йөзе. Машина килә юл беләп. Эче тулы мал белән; Бөтен дөнья күләмендә Без үсәбез дан белән... 
 Бу строфалардагы сурәтле сүзләр дөнья күләменә киңәя торган эчтәлек белән алынганнар. Мәсәлән, Кремль йолдызы, җир шары, балку, бөтен дөнья, дан, машина, эче тулы мал... Димәк, хәзерге җырларның лексиконы гомумән, сурәтле сүзләр исемлеге аерата яңа, социалистик төшенчәле сүзләр хисабына үсә. Яңа лексикон исә хәзерге җырларга яңа рух, яңа төс, яңа аһәң бирә. Сүз арасында әйтеп китәргә кирәк, татар авыз иҗатында кулланылып килгән сурәтле сүзләр әлегә өйрәнелмәгән өлкә бул-ып яталар. Моны фәнни нигездә тикшереп чыгу кирәк булачак, һәм бу бер тикшеренү безгә, поэзиябезнең үсешен дөрес аңлар өчен, бик күп фактлар да бирәчәк. Мондый җыентыкларны тагын да күбрәк чыгарырга кирәк. Шуның белән бергә фольклор материаллары буенча фәнни тикшеренү эшләрен дә киңрәк җәелдерергә кирәк.