Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ЖАВАПСЫЗЛЫК ХАТЫНА ЖАВАП

§ «Совет әдәбияты» журналының алтынчы номерында шагыйрь Әхмәт Фәйзинең «Бер тәнкыйть уңае белән» дигән мәкаләсе «фикер алышу» тәртибендә басылып чыкты. Ә. Фәйзи иптәш үзенең мәкаләсендә нәрсәгә каршы чыга һәм нәрсәне яклый, безнең хәзерге поэзиябезнең торышы, үсү процессы турында нинди яңа фикерләр әйтә? Гомумән ул, танылган, тәҗрибәле шагыйрьләребезнең берсе буларак, бүгенге поэзиябезнең хәле белән кызыксынамы, борчыламы? ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият-сәнгать буенча чыгарган тарихи карарларыннан соң барган безнең әдәби- иҗат эшләребез турында ничек уйлый, ни дәрәҗәдә тирән аңлый? Ә. Фәйзи үзенең иҗаты турында нәрсә уйлый? Әхмәт Фәйзи шикелле күп еллар буена иҗат итеп килгән тәҗрибәле иптәштән бу сорауларга тулы һәм ачык җавап көтәргә, таләп итәргә хакыбыз бар. Ул «Сугышчан поэзия өчен» мәкаләсендә кузгатылган төп мәсьәләләр буенча фикер йөртергә, безнең бүгенге поэзиябезнең хәленә, уңай һәм тискәре фактларына киң тукталып, тиешле бәясен бирергә тиеш иде, шулай ук үзенең иҗатына карата да тәнкыйть күзлегеннән карап үтәргә кирәклеген дә «онытмаска» тиеш иде, ачылып бетмәгән мәсьәләләрне тагын да киңрәк ачарга ярдәм итәргә тиеш ңде. Ләкин аның мәкаләсеннән без моның берсен дә күрмибез. Ә. Фәйзи нәрсә белән килешми һәм нәрсәне яклый соң? Ә. Фәйзине иң беренче борчыган мәсьәлә — символизм мәсьәләсе икән. Ул символизм белән «символ» сүзен буташтыруда мине гаепләгән була да, үзенең «яңа» тезисын китереп куя, үзенчә 
                     § Бу мәкалә фикер алышуны дәвам итү тәртибендә басыла. Ред. 
«аңлатырга» керешә. Имеш, ул гомумән символизмга каршы, тик «символларны» гына яклый. Нигә инде «символларны» җәберләргә, сурәтләү чаралары гына бит ул, ди. Ахырда «с и м вод ул'хэтта социалистик реализм өчен дә ят әйбер түгел бит» дигән шаккатыргыч нәтиҗә ясауга кадәр барып җитә. «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы докладында иптәш Жданов символизм һәм аның "ыганагы турында бик ачык итеп әйтте: «Ул үзенеһ социаль чыганаклары ягыннан әдәбиятта дворян-бур- жуаз агым булды, аристократиянең һәм буржуазиянең көннәре са- наулы калган чорда, хаким сыйныфларның шагыйрьләре һәм идеологлары күңелсез чынбарлыктан дини мистиканың болытлар өстендәге биеклекләренә һәм томаннарына, үзләренең вак-төяк шәхси кичерешләренә һәм үзләренең ваң җаннарында . казынуга яшеренергә омтылган вакытта иде бу. Символистлар, декадентлар һәм череп таралып бара торган дворян-бур- жуазия идеологиясенең башка вәкилләре кебек үк, акмеистлар да күңел төшенкелеген, - пессимизмны, теге дөньяга ышануны җәелдерүчеләр булдылар».

116 
 
Ә. Фәйзи исә нәкъ формалистларча «символ»га һәм гомумән художество чарасына үзлегеннән яшәүче, эчтәлектән аерым яшәүче «сурәтләү чарасы» дип кенә карый, оөтен бәла менә шунда. «Символ» булсын, башкасы булсын әдәби әсәрдә үзләре аерым яши алмыйлар, алар теге я бу социаль функцияне үтиләр, билгеле бер идеоло- гик нагрузканы укучыга алып баралар. Бу коры поэтика мәсьәләсе генә түгел, идеология мәсьәләсе. Моны «оныткан» яки аңламаган кеше, әлбәттә, буталырга мәҗбүр. Ә. Фәйзи белән дә ШҮЛ үк хәл килеп чыккан. Иптәш Жданов «тик күңел генә ача торган буш сюжетлар белән шөгыльләнергә маташу»ның, әсәрнең идея-эчтәлеген онытып, формаль яклар белән мавыгуның зур кимчелек һәм зарарлы икәнлеген ачык әйтте. Бу бит Ә. Фәйзигә дә туры- дан-туры кагыла. Ә «символлар» белән, формаль яклар белән артык мавыгу, аңлаешсыз, заү.мь белән тулы шигырьләр язу Ә. Фәйзидә юк түгел. Менә бу кимчелекләргә тәнкыйть күрсәтә икән, «Артымда үтелгән...», «Тышта яз...» кебек шигырьләрнең эчке төзелешләре, эчке рухлары белән Такташның беренче өйрәнчек чорындагы символизм йогынтысы астында язылган шигырьләре белән аваздаш булулары» шагыйрь өчен уңыш дип исәпләнми икән, 6v бит һич тә символизм билгесен, Ә. Фәйзи әйткәнчә, көчләп тагу дигән сүз түгел. Бу бары тик социалистик реализмга ят йогынтылардан арынырга, шуннан сакланырга өндәү генә. Гомумән без Ә. Фәйзигә «символлар» белән артык мавыкмаска киңәш бш>ер илек. «Сугышчан поэзия өчен» мәкаләсендә, Ә. Фәйзи язганча, хәзерге безнең шагыйрьләрнең берсенә дә «символист печатс» ябыштырылмаган. Уйдырма, юкны юри күпертү генә ул. Хәтта яшь Такташны да г>ез коеп куйган символист дип атамыйбыз, беренче чорындагы иҗатында символистларның зур йогынтысы, Һәм тискәре, й о- г ы и т ы с ы турында әйтәбез. Ә. Фәйзи өчен «печать суктыру» турында тавыш куптару нигә кирәккән икән соң? — дигән сорау туа. Чөнки ул «символларны», аннары Такташны символизмда «гаепләүдән» яклар өчен кирәк икән. Моны аның Такташ ижатына биргән бәясе бик ачык күрсәтә. Әхмәт Фәйзи: «Сез мәкаләләрегездә һәм чыгышларыгызда Такташны атлаган 
саен символистлыкта гаеплисез. Ләкин кайчан һәм кайсы хезмәтегездә сез моны исбат итеп чыктыгыз, үзегез исбат итмәгән булсагыз, .нинди гыйльми чыганакка таянып әйтәсез моны? * Ә Такташ ни өчен Символист, ни өчен ул, әйтик, романтик түгел, дип сезнең алга сорау куйсалар, сезнең моңа җавабыгыз һәм дәлилләрегез әзерме?» Әйе, Фәйзи иптәш, моңа җавап та, дәлилләр дә бар. Сез дә алар- ны беләсез, тик сезнең символизм турындагы буталчык фикерләрегез генә аларны күрергә, аңларга ирек бирмиләр. Беренчедән, хәзер Такташны «атлаган саен символистлыкта гаепләп» йөргән бер язучы да, бер әдәбиятчы/ да юк. Булмаганны «гаепләүләр» белән күпертергә көчәнү (Ә. Фәйзи сүзе) , үзе мәгънәсезлек. Ә. Фәйзинең Такташка карата бул- гац бу карашы да төбендә символизм, «символ», турындагы чатаклыклары белән бәйләнә, ихтимал, үзе дә сизмәстән, символизмны яклау, Такташның беренче чорындагы символистларның йогынтысы астында язьплган, реализм өчен, гомумән безнең әдәбият өчен ят булган идеологии зәрыйфь шигырьләрен яклауга кайтып кала. Без моның белән берничек тә килешә алмыйбыз. Әдәби-идеологик мәсьәләләрдә ачыклык, сафлык булырга тиеш; әдәбиятның югары идеялеле- ге өчен кискен көрәш барган хәзерге моментта Ә. Фәйзинең чыгышы, йомшак итеп әйткәндә, бөтенләй урынсыз, ул буталуга гына, дезориентациягә генә алып барачак. Һади Такташ —иң күренекле, ин популяр, татар совет поэзиясенең үсүенә югалмаслык эз- калдырган,
117 
 
зур йогынты ясаган хөрмЪтле ша- гыйрьләребезнең берсе. Ул яшь вакытында булган ят әдәби йогынтыларны, декадентлар поэзиясе йогынтысын, вак буржуа иллюзияләрен җиңеп чыгып, совет1 әдәбиятының алдынгы вәкиле булуга кадәр күтәрелгән шагыйрь. Без аның өйрәнчек дәверендәге шактый җитди хаталары, ялгыш әдәби-иҗат принципларына бирелүе турында һәм шуның аркасында халык өчен ят булган, реаль тормыштан аерылган әсәрләр тудырган бер дәвере турында сөйлибез; икән, моңа зур шагыйрьнең исемен кимсетү, дәрәҗәсен төшерү дип карарга ярамый. Бу — бары тик шагыйрьнең катлаулы, каршылыклы» иҗат юлын ачу гына булачак. Дөрес, Такташ башта ук романтик шагыйрь булып дөньяга чыкты һәм ахырда революцион романтизмга кадәр күтәрелде, шуның матур үрнәкләрен бирде. Ләкин романтик булу символистларның йогынтысы! булмады дигән карашны үзекнән-үзе китереп чыгармый бит. Монда бернинди каршылык юк. «Газраилләр», «Күктән сөрелгәннәр», «Үтерелгән пәйгамбәр», «Таң кызы», «Күләгәләр» һ. б. шигырьләре символистларның көчле йогынтысы булганлыгын бик ачык раслыйлар. Җирдәге тормыштан ваз кичү, күкләр белән тоташкан серле символик образлар аша сурәтләп, бәхетне, рәхәтне ниндидер башка дөньядан, мифологик дөньядан эзләү, өметсезлек мотивлары ул шигырьләрдә төп урынны алып торалар. Димәк, Такташның ул шигырьләрендәге «символлар» идеалистик карашны чагылдыралар. Болар бит беркем өчен дә бәхәсле4 нәрсәләр түгел. Такташ үзе дә символистлар йогынтысын инкар итмәде, череп таралучы татар буржуазиясенең реакцион җырчысы булган, ^ахырда чеп-чи мистикага барып җиткән символист С. Рәмиев шигырьләре белән яшь чагында мавыгуын ачык әйтте, һәм бу биографик материаллардай да күптән билгеле. Такташ 1928 елның 8 ноябрендә яшь язучыларга язган бер хатында болай ДИ: «Сез минем соты язмаларымнан символизм образларын эзләп кайбер аңлашылмауларга киткәнсез... М ином баштагы ә с ә р л ә- ремдә символизм үзенең бөтен күләме белән о т р а- жаться итте. Ләкин с и м в о- л и з м н ы м и н б ө 1' е н д ә в е р- ләре белән «Җ ир уллары »
• н д а — баштагы язуларым- д а у к үттем. Мин с и *м в о- л изм аркылы ә юре н л е к б е- л ә н реализмга килдем. Сез тикшереп укысагыз, минем символизмнан неореализмы (яңа реализмга— X. X.) күчүемне «Давылдан соң» әсәремнән бик яхшы күрерсез. Миндә символизмның кайбер күләгәләре генә калды. Ләкин алар күзгә бәрелеп торырлык һәм эзләп табарлык ачык бер төстә түгелләр» (шагыйрьнең архивындагы кулъязмаларыннан). Күрәсез, Һади Такташ үзенең иҗатына Ә. Фәйзи шикелле «аңлатучылар»^, «яклаучылар»га караганда турырак һәм дөресрәк бәя бирә белгән. Чын зур шагыйрьләргә хас булганча, Такташның үз иҗатына нинди аек караш белән тәнкыйть аша кыю каравын күреп сокланасың. Ә бу -- иҗат кешесе өчен зур нәрсә, бу — адым ясау, үсүне билгеләү дигән сүз. Бу яктан да безнең бик күп шагыйрьләребезгә Такташтан үрнәк алырлык. Шулай итеп, Такташның үз сүзләре дә Такташ иҗатының беренче дәверендә символизмның зур йогынтысы бул га нл ыгы н раслы й. Биредә Такташ шигырьләренә, мисалларын китереш, анализ ясарга мәкалә күләме мөмкинлек бирми, без ул мәсьәләгә алдагы махсус бер хезмәтебездә киңрәк тукталырбыз. Тик шуны гына өстәп үгәргә кирәк, гомумән Такташ иҗатындагы символизм мәсьәләсе безнең өчен ачык булса да, конкрег шигырьләр мисалларында иҗагында1ы борылыш моментларын, яңа баскыч башлану нокталарын билгеләүдә тәнкыйтьтә чуарлык бар әле. Бу хәл минем кайбер мәкаләләрдә дә юк түгел. Мәсәлән, «Бакчачылар»
118 
 
шигырендә символизм йогынтысы нык сизелүен танып та, аны иҗатының борылыш дәверенә кертү шикелле каршылыклы куелыш факты да булды. Ләкин бу төп карашны үзгәртми, ул тикшерү, ачыклаудагы деталь генә. Менә шул югарыда әйткәннәрдән чыгып, без «Сугышчан поэзия өчен» дигән мәкаләбездә «Такташның бөтен иҗатын тоташ килеш тәнкыйтьсез кабул итү күренешләре» булмаска тиешлеген, хәзерге яшьләр җитлеккән Такташтан, аның уңай, көчле ягыннан өйрәнергә тиешлекләрен әйткән идек. Безнеңчә, бик урынлы һәм хаклы теләк. Нигә моңа каршы төшәргә? Ә. Фәйзине икенче бер борчыган мәсьәлә — ул формализм мәсьәләсе. Монда инде ул чынлап та сүз өермәсен кызганмаган, үз таена атланып, җилдертеп үткән. Ни эшләрсең бит, һәркем үзенең авырткан җирен сизә. Ә. Фәйзи дә шулай. Минем мәкаләдә Ә. Фәйзине борчылуга төшергән мондый сүзләр бар: «Кайбер иптәшләрнең шигырьләрендә формализмга, натурализмга бирелеп китү фактлары к ү р е- н ә. Моның мисалларын Ә. Фәйзидән дә, С. Батталдан да һәм башка кайберәүләрдән дә табарга була. Мин хәтта формалистик күренешләр, ялган новаторлык Ә. Фәйзи белән С. Баттал иҗатларының үсүенә киртә булып торалар, дип әйтер идем». Әйе, хакыйкать шундый. Мин моның белән бернинди яңалык ачмадым. Ә. Фәйзи белән С. Батталга карата бу фикерләрне башка иптәшләр дә матбугатта булсын, җыелышларда булсын, әйтә киләләр. Фәйзи белән Батталның моңа колак салмауларына гаҗәпләнергә генә туры килә. Күрәсең, ул иптәшләрдә үз иҗатларына тәнкыйть белән карау, иске «багажлар»ыннан арынырга омтылу өчен батырлык җитми. Ә. Фәйзи формализм турында го- муми-декларатив билгеләмәләр ясау белән генә үзен чикләп, без куйган конкрет мәсьәләдән — Ә. Фәйзи иҗатында чагылган формализм күренешләре мәсьәләсеннән читкә тайпыла, күрмәмешкә, белмәмешкә салына, һәм бу бер дә очраклы хәл түгел. Чөнки Ә. Фәйзи, бу турыда бик күп тәнкыйтьле сүзләрне ишетсә дә, үзенең иҗатына тәнкыйть күзе белән 
карамавын, кимчелекләрен бетерү турында уйламавын дәвам иттерә. Нинди кимчелекләр? Ә. Фәйзи иҗатында халыкка авыр аңлаешлы яки бөтенләй ац- лаешсыз шигырьләр, ясалма рәвештә катлауландырырга тырышу, заумь белән язу, форманы форма өчен генә эзләү күренешләре, тормыштан аерылып, бүлмә шигырьләрен тудыру еш кына очрый. Формалистлык, коры эстетлык бәласеннән килеп чыга торган мондый кимчелекләр бүгенге шигырьләрендә генә түгел, элеккеләрендә дә бар. Күптән килә торган нәрсәләр алар. Мәсәлән, «Флейталар» поэмасын, «Миллион Зиннәт», «Йөрәк балладасы» һ. б. шигырьләрен укып карасагыз, моны бик ачык күрерсез. Ә. Фәйзинең күп кенә шигырьләре заман сынавын үтә алмау, халык арасына таралмау, хәзер инде архив әйберләре генә булып калу факты гына да күп нәрсә турында сөйли бит. Бу турыда шагыйрь җитди уйланырга, борчылырга тиеш иде. Фикеребезме раслар өчен берничә мисал күчерик. «Флейталар»да без мондый юлларны укыйбыз: Туу! туу! туу! Ууууу! Ууууу! Улап туа бу суз, Көзән җыерып, рәнҗеп, интегеп, ч Елап туа бу сүз... (?) Туу! туу! туу! Дуууу! Дуууу! Дулап туа бу сүз... Шулай туа кеше, шулай агач, Җир астыннан чыгып, (?) Шулай туа революция Шулай туа шигырь..-, (?) Чын халыкчыл әдәбиятка ят булган идеясез, мәгънәсез шигырьләр генә шулай туалар. Ләкин кеше, революция алай тумый. Менә мондый шигырьләрне без зарарлы күренеш, формализм күренеше дибез. Шуңа күрә дә «Флейталар» поэма
119 
 
 
сы шнкелле идеологии зәгыйфь, совет чынбарлыгыннан, реаль тормыш җирлегеннән аерылган әсәрләр озак гомерле була алмыйлар. Бәлки бу очраклы хәлдер, башка шигырьләрендә ул юктыр? —дип сорарлар. Кызганычка каршы, очраклы түгел шул. «Миллион Зиннәт» шигыре дә шундый ук: Төнге поход... Кыр. Кар... Төнгә сәлам: Безнец итекләрдән шыгырдау: Безнең яух— Дәү! Безнең яу — Дәү! Төнге гимн сөйли итекләр: — Безнең белән урал, камал, җир! 
... Бөтен йолдыз —• кызылармеец, Ә ай — отделённый командир. (?) Кайда монда идеялелек һәм чын поэзия? Мәгънәсез^сүз тезмәләре, мәгънәсез ошатулар белән сүз уйнату бу. «Йөрәк балладасы» *дигән шигырен саташу шигыре дип атарга мөмкин. Бу «баллада»: Йөрәк! Ияң — шагыйрең Сине ярды кырыкка, Сөйгәненә ашатты, Кискәләп тә, кырып та. — дип башланып китә дә ниндидер «провокатор, милләтче шагыйрьнең» йөрәген, яргаларга керешә. Югарыда бе§ Ә. Фәйзинең сугышка кадәр язган шигырьләреннән мисаллар китердек. Ләкин ул кимчелекләр соңгы еллардагы шигырьләрендә дә очраштыргалый әле. Мәсәлән, 1945 иче елда басылып чыккан җыентыгын алып карыйк. Анда да эчтәлеге буталчык, томанлы яки бөтенләй ялгыш булган, «ориги- наль-новатор» (ялган новаторлык!) булып күренергә омтылуны күрсәткән, тормыштан аерылган шигырьләрне очратабыз. Хәтта яхшы поэма дип исәпләнгән «Туу сулышы» да ясалма рәвештә катлауландыру кимчелекләреннән азат түгел. Мәсәлән, түбәндәге юлларны китерү Дә җитәр дип уйлыйбыз: «Ленинград! Ул шундый биеклек, Җиңүчене аннан дөнья күрер, Берлиннан хәтта үзе фюрер Аны күзләр, чөеп бүреген, Искәндәр Ьәм Цезарь ул бүген!..» (?) ЯКИ: «һәм урын юк монда артык сүзгә. Без — 
Везувий. Менә Помпея сезгә!» ... Ә «Везувий?» Борылып кирегә Кабаланды чыккан җиренә... Менә мондый мисаллар Ә. Фәйзинең ни өчен тырышып-тырмашып «символларны» яклавын һәм «форма шул кадәр уңай мәгънәле сүз бит» ул дип, формаль моментларга ябышып ятуын, форманы беренче ■ • планга куюын бик ачык аңлатсалар кирәк. Юк, без әдәби формага һич каршы түгел; без әсәрнең эчтәлеген, идеясен тулы һәм табигый рәвештә ачып бирә торган бай, төрле формаларны үстерүне, художество чараларының җанлы булуын, чарлануын яклыйбыз, эчтәлек белән форманың гармоник бердәмлеген яклый- быө. Без бөек шагыйрь Маяков- скийның «побольше нахМ . поэтов разных и хороших» дигән фикеренә кушылабыз. Тик шагыйрь бүгенге тормыш сулышы белән яшәп, халык өчен иҗат итәргә, халыкка аңлаешлы, йөрәгенә кереп утыра торган онытылмаслык чын халыкчыл әсәрләр тудырырга тиеш. Бу — халыкның, партиянең беренче таләбе. Формализм — совет әдәбияты өчен ят нәрсә, иҗатның җанын,* идеялелеген, халыкчыллыгын үтерә торган нәрсә. Моны Ә. Фәйзи дә аңлый шикелле. Ул үзенең мәкаләсендә: «Әгәр дә ул (форма — X. X.) безнең эчтәлекне оештыручы булып, идеяне ачарга ярдәм итсә, бу яхшы форма була. Әгәр дә ул эчтәлекне ачуга комачауласа, эчтәлек белән исәпләшмәстән форма өчен форма булып калырга теләсә, бу инде зарарлы күренеш, бу — формализм булып чыга», — дип бик дөрес фикер әйтә. Ләкин мәсьәлә формулировка бирүдә генә түгел. Шагыйрь тарафыннан формализмга каршы әйтелгән фикерләр иҗат үрнәкләре белән беркетелергә тиеш, иҗатның яңа күтәрелеше белән, яңа әсәрләр белән расланырга тиеш. Ә. Фәйзинең соңгы вакыттагы иҗатында бу хәл күренми әле һәм андый хәл, әлбәт
120 
 
тә» бездә ризасызлык, борчылу тудыра. Аны вакытында әйтми китү дөрес булмас иде. Чын новаторлык һәрвакыт эчтәлек белән аерылгысыз бәйләнгән була. Ул конкрет эчтәлектән килеп чыга һәм аның беренче сыйфаты, барыннан элек, югары идеялелек белән билгеләнә. Бөек классикларның. иҗатлары моны бик матур үрнәкләр белән раслыйлар. Социалистик тормыш тудырган яңа мөнәсәбәтләр, яңа хисләр, бөек идеяләр, әлбәттә, үзләренә яңа художество формаларын да эзлиләр һәм яңа чараларның иҗат ителүен таләп итәләр. Ә формализм моңа киртә булып төшә. Бөек художниклар, зур сүз осталары һәрвакыт формалистик күренешләргә, идеясезлеккә каршы булдылар. Бөек халык шагыйре Г. Тукай татар буржуазиясе журналы «Шура»ның, символист шагыйрь Дәрдмәндләрнең татар шигыре турында бәхәс ачып, халыкчыл әдәбиятка каршы поход ачуларына каршы кискен тәнкыйть белән чыкты, мәсхәрәләп көлде. Тукай - алардан ачы көлеп: «... Бер үлчәүдә: кырау, сырау, мияу, мырау; һәм калтырау, һәм шылтырау, һәм кыдгы- рау; Вә «өркетик», вә «беркетик», вә «куркытыйк», «Бетик», «көтик» берлән «сытыйк» һәм «кыткытыйк»! 
Менә шигырьдә юл ахырлары вәзен җәһәтеннән дөрес булса да, шигырьнең эчендә мәчеләр кычкырып, тавыклар кытакларга тотынсалар, бер дә күңелле түгел инде», — дип язды. Ә. Фәйзине борчыган өченче мәсьәлә лирика мәсьәләсе икән. Ул биредә инде үзенең әдәбият теориясе «белгече» булуын дәгъва кыла. Ләкин асылда лирика һәм хәзерге эпосның лирикага мөнәсәбәте мәсьәләләрендә искереп беткән әдәби справочниклардагы примитив анла- тулардан яки тулы булмаган урта мәктәп классларында тәҗрибәсез укытучы дәресендә очрый торган элементар белешмәләр дәрәҗәсеннән ары узмый. Ә шагыйрь кешегә югарырак күтәрелергә кирәк иДе. Ә. Фәйзи болай дип яза: . «Ә безнең лирика Сез әйткән «настроениесез» тумый, ә настроение үзе, әлбәттә, фәкать «теге я бу күренеш, факт уңае белән генә» туа. Ә менә автобиографиягә килсәк, бу инде лирикага чит нәрсә генә түгел, киресенчә, лириканың тууында ул төп сәбәпләрнең 
берсе булып тора. Шулай булгач, нигә дип, моның киресен исбат итеп көчәнергә?» Шулаймы икән, кмрссенчәме икән? «Төп сәбәп»ме икән? «Сугышчан поэзия өчен» мәкаләсендә шундый тупас куелыш бармы икән? Минем мәкаләдә безнең лирика турында түбәндәгеләр язылган: «Шагыйрьнең бөтен иҗаты, шулай ук лирикасы да иҗтимагый- политик идеаллар белән билгеләнергә һәм бәяләнергә тиеш, социалистик гуманизм һәм көрәш идеаллары лирикада органик рәвештә чагылырга тиеш». Ни өчен Ә. Фәйзи бу иң әһәмиятле моменттан күз йомып, «биография— лириканың төп сәбәбе» шикелле тар, димәк ялгыш карашларны алга сөрә? Чөнки аңа «настроение» лирикасын, индивидуализмны, шагыйрьнең «мни»ен генә чагылдырган бүлмә лирикасын якларга кирәк. Без совет кешеләренең тирән хисләрен, бөек көрәш идеяләрен, хезмәтләрен чагылдырг!н чын сугышчан лириканы яклыйбыз. «Артымда үтелгән...», «Тышта яз...» кебек үзенең «мине»ндә генә казынучы көчсез, тар бүлмә лирикасы безнең поэзия өчен үрнәк була алмый. Буржуаз галимнәр лириканы «шагыйрьнең саф рухани дөньясы» дип карадылар. Шуннан чыгып, «лирикада шагыйрь җанлы сурәт бирә алмый» дип санадылар. Татар буржуаз милләтче әдипләрнең берсе «Әдәбият кануннары» дигән әйберендә: «Әсәрнең мөндәриҗәсе, шагыйрьнең үз күңелендә уйланган тәэсирләре, өмет вә ымлары, кайгы һәм шатлыклары, эчке галәме тасвирлан гыйбарәт булса, ул «лирика» ди[\ атала», — дип язды. Буржуа галимнәренең «настрое
121 
 
ннеэ лирикасын, очраклы хисләрне, шагыйрьне үз «мин»ен җырларга өндәүләре, буржуа әдәбиятында импрессионизм карашларын күтәреп чыгулары очраклы түгел иде. Ул аларның сыйнфый интереслары, буржуаз идеология белән бәйле иде. Алар^. шулай ук лириканы эпостан аерым яши дип бардылар, һәм бу буржуа әдәбияты өчен, әлбәттә, характерлы да иде. Марксистик эстетика жанрларның, әдәби төрләрнең, художество чараларының арасында кытай стенасы тора дип бервакытта да исәпләгәне юк. Лирика белән эпос мәсьәләсенә карата да шулай ук. Без үзебезнең мәкаләдә яхшы лирика героик-эпик чаралар белән, мотивлар белән сугарылырга тиеш дип куйдык. Чөнки .безнең совет поэзиясе өчен лирика белән эпосның матур үрелеп үсә баруы, бик характерлы. Безнең ңң яхшы лирик шигырь һәм поэмалар эпик элементлар, эпик-героик сурәтләр белән тулы һәм алар органик рәвештә бәйләнгәннәр. Бу — матур күренеш. Маяковский һәм Такташның иң яхшы әсәрләрен тикшереп карасагыз, моны бик ачык күрерсез. Твардовский поэмаларында, күптән түгел Сталин премиясе алган Недогонов- ның «Флаг над сельсоветом» поэмасында да ул шулаш Ә бит ул эпик жанрдагы әсәрләр — поэмалар шул ук вакытта лирик әсәрләр дә. Без югарыда Ә. Фәйзи иҗатында очраган кайбер кимчелекләрне күрсәттек, үзенең иҗатында үсмәвен, таптануын әйттек. Ләкин моны коры формализм йогынтысыннан гына килә дип әйтү бик үк дөрес булмас иде. Ни өчен Ә. Фәйзи соңгы вакытта бер генә дә шигырь биргәне юк? Күренекле шагыйрь өчен һәр кичә саен «Бал кооты»н уку белән генә яшәү күңелсез факт бит. Буржуаз /милләтчеләр чүплегеннән өстерәп чыгарылган материаллар буенча язылган «Зөлхәбирә» либреттосын, совет чынбарлыгы бозып күрсәтелгән «Акчарлаклар» һәм «Шагыйрь» либреттоларының тууын нәрсә белән аңлатырга? Ни өчен Ә. Фәйзи хәзер иҗатында пассивлашты һәм язган очракта да материалны үткән тарихтан, яки әкиятләрдән эзләргә тырыша? Моны, барыннан элек, шагыйрьнең хәзерге тормыштан аерылуы, бүгенге актуаль бурычлардан ераклашуы һәм иҗатының идея-политик дәрәҗәсен күтәрү турында җитди уйланмавы белән 
аңлатырга кирәк. Ә. Фәйзи менә шул турыда уйланырга һәм үзенең мәкаләсендә ачык әйтергә тиеш иде. Ләкин, кызганычка каршы, ул шундый туры һәМ конкрет куелган мәсьәләләрдән күз йому, белмәмешкә салыну юлына баскан. Хата юл, шагыйрьнең иҗатын үсүгә китерми торган юл ул. Ә ул, иртәме, соңмы, бу турыда уйларга мәҗбүр булачак һәм уйларга тиеш. Чөнки иҗат кешесе өчен үзеңнең иҗатыңны торгынлык хәлендә калдыру — үлем белән бер. «Безнең халкыбызның таләпләре, һәм зәвыклары, — ди иптәш А. Жданов, — бик югары күтәрелде һәм шушы дәрәҗәгә кадәр күтәрелергә теләмәүче яки күтәрелә алмаучы кешеләр артта калачаклар. Әдәбият халык таләпләре дәрәҗәсендә барырга гына түгел, бәлки халыкның зәвыкларын үстерергә, аның таләпләрен югары күтәрергә, аларны яңа идеяләр белән баетырга, халыкны алга алып барырга тиеш. Халык белән бер эздән бара алмаучы, аның үсеп киткән таләпләрен канәгатьләндерә алмаучы, совет культурасы үсеше бурычлары дәрәҗәсендә тормаучы кеше котылгысыз рәвештә тиражга чыгачак». Иптәш А. Ждановның бу кыйммәтле күрсәтүләрен һәрбер язучы, шул җөмләдән Ә. Фәйзи дә, нык исендә тотарга тиеш. Ә. Фәйзинең мәкаләсе аның ВКП(б) Үзәк Комитетының карарларын, иптәш Ждановның докладын бөтен тирәнлеге белән аңлама- гаилыгын һәм үз иҗаты* өчен тиешле нәтиҗәне әле ясамаганлыгын күрсәтә. Без Ә. Фәйзинең бөтен иҗаты кимчелекләрдән тора, уңышлы әсәрләре юк, дип әйтергә теләмибез. Уңышлары булмаса, ул поэзиядә бернинди дә урын ала алмас иде, аның турында сөйләп торырга да 


 
кирәге булмас иде. Бигрәк тә ул сугыш елларында патриотик ши- пыръләр бирде. Ләкин без аның яңа яхшы әсәрләр бирә алуына ышанганга күрә, кимчелекләрен вакытында күрсәтү аеруча әһәмиятле дип беләбез. Безнең бүгенге поэзия халык, партия куйган таләпләрне бик-бик йомшак үти әле, тормыштан артта калып бара. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Ә. Фәйзи моңа искитәрлек җавапсызлык күрсәтеп, үзенчә «аңлатма» биргән. Ул: «Дөресен әйтергә кирәк, безнең бүгенге поэзия киң укучы массасы арасында үзенә тиешле авторитет яулап алганы юк... Минемчә, хәзерге совет шагыйрьләре үзләрендә әнә шул җаваплылыкны тәрбия итәргә тиешләр. Аннан соң безнең татар совет поэзиясе республика күләмендә зур бер гражданлык эше дәрәҗәсенә күтәрелмәгән. Ул ниндидер бер төркем (?) шагыйрьләр эше булып кына исәпләнә». Я, моннан да артык барасы юл калмый инде: Ә Фәйзинең йомгак сүзе чигенә барып җиткән. Ә. Фәйзинең һәм кайбер башка шагыйрьләрнең иҗади-политик чатаклыклары өчен, поэзияне тиешлечә үстерү юлында тырышып эшләмәү өчен... 
республика һәм «ниндидер бер төркем» гаепле икән. Чынлап та Ә. Фәйзигә үзендә «җаваплылыкны тәрбия итәргә» кирәк шул. Безнең поэзиянең тормыш таләп- | ләренә тулысынча әле җавап биреп бетерә алмауга читтән объектив сәбәпләр эзләү — бик зур мәгънәсезлек һәм зарарлы нәрсә ул. Әдәбиятның хәле, поэзиянең торышы өчен без, әдәбият фронты эшчеләре, җавап бирәбез. Поэзияне «зур бер гражданлык эше дәрәҗәсенә» күтәрү дә беренче чиратта иҗат эшчеләренең үзләренә бәйләнгән. Җа- ваплылыкны өстән төшерергә омтылу — үзе бер җавапсызлык. Партия совет язучылары алдына, җаваплы һәм мактаулы бурычлар куйды. Язучылар совет әдәбияты өчен ят булган буржуаз әдәбият йогынтыларының һәрбер күренешенә кискен көрәш ачып, художество ягыннан югары сыйфатлы һәм югары идеяле яңа әсәрләр, совет кешеләренең героик хезмәтен, көрәшен чагылдырган чын халыкчыл әсәрләр тудырырга тиешләр. Моның өчен безнең илдә бөтен мөмкинлекләр бар. 
Июль, 1948 ел.