Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЮТАЗЫ ТАУЛАРЫНДА 



Җилләр исә, гөлләр үсә Ютазы буйларында, Шул Ютазы бик озакка Сакланыр уйларымда. Ютазы тавы артына Кояш бата кичләрен. Искән җилләр алып килә Җылы нефть исләрен. Мин сокланып карап калам Эшелоннар үткәнен, Ашлык төяп, нефть төяп Башкалага киткәнен. Монда тормыш чәчәк ата, Бу — җиңүнең балкуы; Үс, күтәрел, данга күмел Татарстан Бакуы!