ЯЗГЫ ҖИЛЛӘР
XzXV Калай тышлы, авыр тупсалы ишекләргә, карандаш һәм пәке очы белән төрле сүзләр язылган стеналарга, яр кырыендагы саллад-төсле. тезелгән өч катлы сәкеләргә таң яктысы төште. Кайдадыр, еракта, казарма ишек алдында биш тапкыр чуен суктылар. Гауптвахтаның бөтен бүлмәләренә завод төтене кебек куе пар таратып, калай бак белән чәй күтәреп уздылар. Ишекнең урта бер җнрендәрәк тимер тасма белән челтәрләнгән фортоукадан көрән мыеклы авыз кычкырды. — Встать! — На убор — куу! Форточка ябылды. Солдатлар берәмберәм идәнгә төшеп шинельләрен селектеләр. Кизү буенча чират җиткәннәре юеш мунчала кисәкләре алып асфальт идәнне тазартырга керештеләр. Бары тик кырый сәкедә ыңгырашып ятучы озын солдат кына тора алмады. Ул кызгылт тимгелле яңакларыннан салкын тир бөрчекләрен җиң очъи белән генә сыпырды да, карлыгып кычкырды: — iMapy — сень — каа! Агач кисәге белән стена почмагындагы тәрәзә бозын кырырга тотынган җәлпәк борынлы, нечкә тавышлы солдат үчекләп җавап кайтарды: — Сейчас, миленький... сейчас! Өске каттан яшь кенә солдат, муенын әллә ничек кыйшайтып, авызын бүлтәйтеп көлде. Ләкин үз * Дәвамы. Башы 6, 7, 8 һәм 9 саннарда. каршына эре адымнар белән килеп баскан Гәрәйнең янып торучы кара күзләрен күргәч кинәт туктады. Гәрәйнең күзләре нәфрәтле ачуны да, оялуны да бергә җыйган иделәр. Аның кара төк шытып
килгән иреннәре, яртылаш кысылып, киң җилкәле солдатка төбәп, кыска сүзләр ташладылар: — Кеше азапланып ята, ә син баганадай гәүдәң белән оялмыйча чирле иптәшеңне үчеклисең. Никодимовны бит симулянтка санап яптылар. Ә аңарда тиф. Киң җилкәле солдат тәрәзәдән бармагын алып, ни өчендер ияген ТОТТЫ: — Син миңа акыл өйрәтмә! һәм, аркасына салган шинелен сәкегә ыргытып бәрде дә, идән ур- тасынарак елышты. Аның битендә хәзер аз гына да елмаю эзе юк. Ул Гәрәйгә караганда да ачулырак төсле күренә. — Дмитрийгә нәрсә? Диңгез тубыктан. Аны ялгыз тукалы көтә. Мин менә дүрт баламны калдырдым. Законный хатынымны калдырдым. Чулак кулльн эшкә яраксыз атам калды. Это кычкырмыйм. Шул арада калайлы ишек, күгәргән кадак суырылган тавышлар чыгарып, төбенәчә ачылды. Разводящий булыш билгеләнгән көрән мыеклы Рассулов, бер кулындагы ачкычлар бәйләмен шылтырата- шылтырата, команда бирде: — Стройся, на поверку! Озын коридорның ике башына да часовойлар куелган. Рассулов
чыккан бер солдатны күзеннән үткәреп: — По ранжиру, по ранжиру! — днп, һәркайсын буена карап тезде. Аннан стройның уң канатына барып, киң җилкәле солдатны авыр бер капчык төсле җилтерәтеп алга чыгарды: — Ну-ка, Абдушов, менә монда бас әле! Коридордагы тонык лампа яктысын чагылдырырлык итеп ялтыра- w тылган итек башы белән аның аякларына төртәтөртә ничек басарга кирәген сөйләде: — Үкчәләрен тидер, очларын аер! Кулларыңны ишкәк кебек төз салындырып тот. Иртәнге поверкада да шулай, кичкесендә дә... Камерага начальство кергән чагында да... Камерага мин яки миннән олырак начальниклар керсәләр, или строй алдыннан исәнләшеп үтсәләр, син һәм синең яныңдагылар каты кычкырып, ачык итеп әйтергә тиешләр: «Здравжелаю, господин отделенный!», «Здрав желаю, ваше благородие!» Сүзләрне сузмаска, кыска итеп берсен берсе эченә кертеп әйтергә. Менә болан итеп: «Здравжлау господлинн...» яки «здравжлау ваш высрод...» Менә хәзер поверка башлана. Каравыл башлыпы чыгып исәнләшүгә, мин әйткәнчә җавап бирерсең! Аннан стройга күз йөгертеп үтте: — Әнә каравылный начальник үзе килә. Смирно! Равняйс... направо! Бөтен коридорда күрше каравыл бүлмәсендәге тәрәзә бозларының эреп идәнгә тамулары, тимер мичтәге утыннарның чыртлап янулары ишетелерлек тынлык урнашты. Барысының да күзләре — сулыш һәм чәй буы белән тирләгән стенага озын күләгә төшереп атлаучы бөдрә чәчле, кызларныкына ошаган алсу шома битле, очлары әз генә югары күтәрелгән кара мыеклы, соры каракүл папахалы сылу офицерга текәлеп, җансыз пыяла төсле тындылар. Г әрәй генә аңа әллә ничек сөзеп карады. \ з компаниясендә Геннадий игънатьевич дип йөртелүче бу офицерны, маршевая рота солдатлары Волжин дигән фамилия буенча гына беләләр. Ә Гәрәй аның бөтен нәсел нәсәпләрен күреп таный- Бистәдә такмак чыгарып торучы усал телле кеше бар күрәсең, моннан берничә ел элек аның турында гаҗәп бер нәрсә җырладылар: — Почык борын Геннадий, Сецелкәшне кыйнады: Янәсе: әләкләмә, Бу турыда
оцкәдә! Сам хозяин, сам патша — Үпкән өчен мә акча! Өч тиен ал, кодача! Кайтарып бир сдача! Пароходчы Волжинның бүтән малайлары да бар. Ләкин алары нишләптер халык теленә кермәгәннәр. Кайсы Мәскәүдә, кайсы Киевта үзләренә аерым кәсеп корган ул малайлары турында карт үзе дә теләмичәрәк сөйли. Ә Геннадий турында’ сүз башланса, бөтенләй кәефләре ачылып, яшәргәнсыман булып китә. Шунлыктандыр инде, Ген иа д и й н ы ң юн көре ки й у ч или ще - ны бетергәч тә, «Киевка, абыйларыма китәм» дип бик очынып йөрүенә карамастан, атасы аны учебная команда офицеры итеп биредә калдырды. Ара-тирә ул үзенең командасына кереп , чыккалый, яки әһәмиятле постларга каравыл начальнигы итеп билгеләнә, шулардай калган вакытның күбрәк өлешен оф и цер л ар с о бр аниеЮе йорт ы н д а һәм атасының затон аръягындагы имениесендә үткәрә. Гәрәйнең хәтере буенча, беркайчан да ул ачуланмый .иде шикелле. Гәрәйнең атасы аның шулай ачулана белмәвен куркаклыктан килә дип санаса да, бүтәннәр: «буй җиткән кызлары булган кешеләргә генә шулай күренә ул» дип башка мәгънә чыгар д ылар. Кайчандыр Эгерьслар салдырган һәм соңыннан Волжиннарга күчкән мастерской тирәсенә килә-нитә калса ул яшь солдаткалар белән аеруча йомшак, ягымлы чырай күрсәтеп сөйләшә иде. Былтыр марг аенда, бистә купецларьп палас корамалы, киң артлы бизәкле чана- . ларга әллә ничә ат җиктереп май чапкан вакытта, моның сере Гәрәйгә дә билгеле булды. Төнлә, кеше ятар алдыннан Матвеич карг (pa-
39
тк-ры турысына мичәп (гуськом) җигелгән пар җирән белән Геннадий килеп туктады. Үзе- җиңемчә исерек. Янында тагын * ниндидер бер яшь офицер утьвра. Анысы бөтенләй ләх. Башта болар Мат- веичтан кайнар белен сорыйлар. Аннан, — кызыңны безнең белән май чаптыр, — дип бәйләнә башлыйлар. Матвеич күп уйлап , тормый, өстендәге тужуркасын сала да, кинәт кенә акылдан шашкан кебек айхайлап кычкыра-кычкыра, атларның борын төбенә китереп селки. Син күр дә, мин күр, өркеп ду- лый-дулый чапкан атлар артыннан кар тузаны гына күтәрелеп кала. Соңыннан Матвеич бу вакыйганы «аттан битәр үзе өректе» дип мәзәкләп сөйләде. Ә хәзер менә шул куркак аДцында дистәләрчә арестант солдатлар сулышларын да эчтән генә йотып катып торалар. Аларның колакларына Дмитрийның ыңгырашкан тавышлары ишетелә. Ләкин берәүнең дә аңарга ярдәм сорарга теле күтәрелми. Тагын шул ук тавыш йөрәккә чәнчелде. — Мару — сень—ка! Волжин ишек төбендәге часовойга акырды: — Китереп бастыр бирегә, симулянтны! Гәрәй моны көтмәгән иде. Башта әле ул «Расс улов акырдымы, әллә чынлап та Геннадиймы?»\ дигәнсы- ман икеләнеп,* ышанмыйчарак карады. Геннадий икәнлеген белгәч, ул аның йомшак характерын хәтерләп, әкрен генә эндәште: — Аңарда тиф бит! Ләкин бу юлы Геннадий Гәрәйнең каршына ук килеп, күзләрен аларт- ТЫ: — Не рассуждать! Тәненә сыланып, гәүдәсен тагын да зифарак күрсәтеп торучы кыйбат сукнолы шинельнең эчке куен кесәсеннән озынча кәгазь чыгарып, поверкага кереште: — Ивашкин! - Я! — Ефремов! - Я! Бусын муен йоны йолкынган арык кош төсле хәлсез солдат кычкырды. Үзара аңар Борчак Ефрсм дип кенә эндәшәләр. Аның инде казармага эләгүенә дә ярты ел бар. Шуннан бирле күпме халык озатылды. Аны һаман нишләптер тоталар. Башта ул җибәрелә язып та калган. Аннан үзе сорап кашевар булгач, онытылып килә ахыры. Шуның каравы, аңар атна саен диярлек берәр җәза эләгә.
Ьорчак кушаматының тарихы да шул җәзаларга бәйләнгән. Волжин аның кендек турысыннан пысюылдап чыккан төсле юаш җавабын ишетүгә бераз елмаеп: — Борчак өченме? — дип куйды. Ефрем ишетелер-ишетелмәс көрсс' неп җавап бирде: — Так точно, ваше благородие... Иманкол хаҗи фирмасы кайчандыр гарнизон складлары өчен борчак белән ясмык саткан икән. Шуның зур гына өлеше бу казармага да килеп эләккән. Вак кына таш кисәкләре белән аралашкан ясмыктан ботка пешерү азабы күбесенчә Ефрем җилкәсенә төшә. Ул аны чүпли-чүпли берничек тә очына чыга алмый. Шулай итеп обед вакыты җитә. Начальство ашыктыра. Ә ул төбе көя башлаганга хәтле бүртергә дә уйламый ичмасам. Шуннан кич белән моны җилкәсенә авыр кирпечләр элеп, винтовка астына куялар, яки гаупт- вахтага китереп ябалар. Шаянрак солдатлар кайгы уртаклашу урынына, «Борчак Ефрем» днп үчеклиләр генә. Ул нарядларны да күтәрә, гауптвахтасына да. түзә, тик үртәүләргә генә күнегә алмый. Геннадий, тагын дәфтәргә карап, кемнеңдер фамилиясен тиз генә әйтә алмыйча, тотлыгып калды. Каравыл башлыгының әйтеп бетерүен дә көтмичә, Ефрем янындагы тумпак битле, һәрвакыт аска карап торучан, яшь бала кыяфәтле солдат нәзек кенә тавыш белән къгчкырып җибәрде: — Зздич. Ишетмәделәр дпп уйладымы, тагын бер кат өстәп куйды:, « — Эздич! Миңлемөхәммәтҗанов Эздич! — Что за собачья фамилия? — Мулла так сказал... Шул арада көтелмәгән хәл килеп
40
чыкты. Арттагы рәттә ниндидер авыр әйбер гөрселдәп идәнгә ауды. Уртадагылар, сиздермичә генә кырыйга карап, күреп алдылар. Бу тиф белән авырып ятучы, Дмитрий иде. Каравыл башлыгы поверканы бетерергә ашыгып Дмитрийның фамилиясен сикертеп бүтәннәргә күчте: — Михайлов! — Я. — Матющенко! — Я. — Абдюшев' — Я. Гәрәйнең фамилиясен әйтеп тормады, кулы белән Дмитрий турысындагы часовойга нәрсәдер ымлап, паузадан соң, кискен команда бирде: — Нале — уоп! Барысы да бер такт белән сулга борылдылар. Цемент идәнгә бәрелгән үкчә тавышлары астында, бүтән бүлмәгә сөйрәтеп кертелгән Дмитрийның нәрсә дип инәлеп ялваруын берәү дә рәтләп ишетмәде. Солдатларны дүртәр кешеле/төр- кемнәргә бүлеп юынырга чыгардылар. АларньГ кораллы выводнойлар тимер рәшәткәле таш уборныйда тиз-тиз тотып, кире камераларга куа тордылар. Актык төркемдәге Гәрәйне каравыл башлыгы аерып алды да, үз артыннан барырга кушты. Бер тимер кровать белән тумбочка һәм урындыктан башка әйбере булмаган, ләкин бик эссе итеп ягылган кечкенә бүлмәгә барып керрәч тә, шыпырт кына сүз башлады: — Сине бүген карцерга күчерерләр. Әгәр прокламацияне кайдан, ничек алуыңны сөйләп бирмәсәң, чыбык суктырып әйттерерләр. Мин сиңа киңәш бирәм: киреләнмә!.. Мин сиңа моны таныш кеше итеп әйтәм. Гәрәй башта уйга калыш, аннан елмаеп карады. Геннадий: — Бу эш яхшылыкка алып бармый... дигәннән соң да, ул әллә ни сизелерлек үзгәрмәде. * Күзләр һаман елмайдылар, бит урталары уелып, каравыл башлыгына үчекләү катыш көлеп карадылар. Аның елмаюы каршыдагы өр-яңа аксыл шинельнең никель төймәләрендә эз калдырырга теләгән кебек әллә нинди тирән яктылык белән чагылдылар. Меңнәрчә солдатларны күргән һәм күбесенең карашында сагышлы буйсыну һәм начальникларга курку аралаш олылап карау тойгыларын гына укырга өйрәнгән
Геннадий өчен бу күзләр серле табышмак булып күренделәр. Елмаю да түгел бу! Шатлану да түгел! «Нигә көләсең?» дип бәйләнерлек тә түгел. Ләкин бу килбәт Геннадийның йөрәгендә шом тудырды. Ул тагын бер кат җентекләп күз төшерде. Гәрәйнең һаман шул ук төс белән үз, алдында басып торуын күргәч һәм ничек кенә сораса да һаман бер төсле җаваплар гына алгач, каушый төшкәнрәк тавыш белән әйтте: — Хәзергә общий камерада торып тор. Ну, кара аны»! Хәерлегә түгел бу киреләнү... Үкчәләрен бер-берсенә бәреп, кулын һичбер селкетмичә, выводной белән бергә бүлмәдән чыгып киткән Гәрәйне камерасына җитәрәк, Геннадий тагын бер кат туктатты: — Стой! Гәрәй үз каршысыннан генерал узган кебек шома әйләнде. Ләкин аның күзләре һаман шулай куе каш астыннан очкынланып елмаялар иде. Геннадий аңар тупас кына: — Проходи! — диде дә, ул керү- .‘ ә ишекнең тышкы йбзагын үз кулы белән бикләде. Ишек төбендәге часовойны бераз читкә тибәреп, колак салды: эчтә, калай кружкаларны шалтыратып, чәй эчәләр. Русча- татарча аралаштырып кемнедер сүгәләр. Кемне? Ачык аерып булмый. Фәкать ара-тирә тулай шау-шу эченнән өзек-өзек сүзләр генә ишетелеп куя: — Пропал Дмитрий... — Нет, не пропал. Геннадий ишек төбендәге часовойның колагына пышылдады: — Уборныйга берәмләп кенә чыгарыгыз. Җыен башкисәрләрне китереп тутырдылар. Бигрәк тә менә хәзер кереп киткән татарны нык күзәт! Кемнәр белән, нәрсә сөйләшә ул? Точно белергә кирәк.
4!
«... Бистә казармалары — маршевая рота өчен билгеләнгәннән бирле гауптвахтасы да шуңа кулайланып, поход төрмәсе хәленә китерелде. Тузанга батып беткән өч .этажлы, матрассьи'з, җәймәсез сәкеләр — бу кысан камераларны еракка, тайга урманнары артындагы сөрген пунктына ашыгып тәгәрәтүче рестан вагоннарына ошаттылар. Казарма корпусларының берсе кайчандыр пар тегермәне булган диләр. Солдат төрмәсенә әйләндерелгән менә бу бер катлы озонча кирпеч йортны хәзер дә әле: — «Тегермән склады» —дип атыйлар. Тышкы яктан ул чынлап та склад төсле, калын стеналар крепость ныклыгы белән ярышырлык итеп эшләнгәннәр. Төбендә песи сыярлык кына юл калдырылган тимер ишекнең авыр тупсалары кызыл кирпечләргә тирән кереп утырганнар. Дүрткел аршин зурлыктагы тәрәзәләр дә соңыннан уелганнар. Аларның тышкы ягына кәкре ыргаклы чуеннар беркетеп, күзәнәк- күзәнәк тонык яшькелт пы’яланы уртада калдырып, эчке яктан тагын бер кат тимер рәшәткә куйганнар. « "Чыптыр Гали үзенең монда ничек җибәрелүен сизми дә калды. Ул бу йортны казармага килгәч тә күргән иде. Ләкин ул аңар баштагы көннәрдә Мәтәли повар .әйтмешли: — Ит склады,—дип кенә карады. Үз ротасыннан байтак кына.кеше эләгеп, соңыннан үзе дә шунда ябылгач, — нинди ит склады) турында сүз барганлыгын бик тиз аңлады. Менә хәзер дә сәке тактасындагы дүрткелләр өстеннән семянка кабыкларын шудыра-шудыра шашка уйнаучы киң җилкәле сол дат — Әптери Абдушев шуны ук искә төшерде: — Дмитрий котылыр пожалый. Безне генә инде ул, туп ите ясап, шалон-шалои суярга озатырлар. Кемдер аның сүзенә өстәп, казармада чакта Гайфидән ишеткән бс-р хәбәрне искә төшерде: — Бәлки безне башы бөтен сугышка озатмаслар. Озатсалар да төрек фронтына сорарга кирәк. Гайфи шул якка китүне чамалап йөри. Гәрәй, буявы уңып беткән семянка кабыгын сул почмакка дамкага чыгарган чакта, Әптеринең ике пешкасы да утырып калачагын уйлап, чъпптыр Галигә күз кысты. Аннан Әптеригә ярым шаяртулы тавыш белән сорау бирде: — Төркиядә әзерләп куйганнармы әллә? Әптери аңардан < шикләнгәнсы-
манрак иренен чәйнәп, сүзне икенчегә борырга ашыкты: — Ни әйтсәң дә мөселман арасы. Гайфи әйтә: хур булмабыз, ди. Чү-чү туган! Син нәрсә эшлисең? Дамкага чыгарга иртәрәк әле... Хәзер минем ход бугай. Мин анда йөрмим... Андый гына күчереп кую ярый ла инде... Алай булса, фук итеп кенә ал! Ләкин сүз аның саен тирәнәя генә бардьи. Миләш кагы төсле җыерчык битле Ефрем да, җитен чәчле, күк сәдәп күзле Матющенко да, башкалар да үз почмакларын ташлап Абдюшев тирәсенә җыелдылар. Өске катта очы сынык инә белән итек балтырын бөрештереп утыручы Михайлоның да йөрәге түзмәде. Итекләрен бөтен көчкә селкеп, такта өстендәге семянка кабыкларын туздырды. — Турция еракмы моннан? Гайфи миңа бик мактап сөйләде аны. Ул шунда сызарга уйлый ахыры. Гәрәй бер сүз дә әйтми елмаеп кына куйды. Борчак Ефрем Әптеригә ачулы карап, кыска гына эндәште: — Гайфи белән кая китсәң дә игелек күрмәссең. Сатлык җан бит ул. Күпме кеше хәзер шуның аркасында гаупчвахтада утыра... Матющенко аны ишетмәгән кебек, кыза барды: — Ну, нәрсә карап торасыз?, Әйтегез! Нәрсә эшләргә кирәк миңа?.. Хатынга — крышка. Балаларга — крышка... Гәрәй моңа каршы да бер сүз дәшмәде. Ул—шашка такггасыкч- дагы соңгы фигурасына бердән-бер отышлы ход калган кеше төсле, бик озак тынлык саклады. Аннан ике кулының бармакларын ара
42
рәсем ясап куйганнар. Туптан аталар... өстә — яраплан оча. Болытлары кып-кызыл... кан кебек... Җире дә кып-кызыл. Урманы да... Әле бит ул сурәттә шулай. Ә чъц- ны?.. Үзең өчен сугышсаң ярар да иде әле. Патша өчен жан бирәсе бер дә генә дә килми минем. Патшаның аның миллион сумлык дворецы гына бар. Шуның өстенә немец патшасының кияве ул. Рә- сәйне сатып акча гына җыя. Ә минем нинди байлыгым бар. Чикмән? Өч тәңкә бирмәсләр. Бозау— дүрт сумга китсен ди... Сигез тав1Ы|к, кырык тиеннән өч сум ничә тиен... Ну, тагын нәрсә. Самовар бар. Түләнеп бетмәгән оброк өчен язып киттеләр. Кәҗә бар. Недоим- кага чутладылар. Бурыч күп бит минем, бурыч... Безнең элем-салым җирләрдән урактан уракка хәтле очны-очка ялгарлык та иген алып булмый. Кыш уртасында ук бетә дә куя. Шуннан бурычка керәсең. Тегесеннән бер батман бәрәңге, монысыннан бер гөрәнкә он. Күршедән бер уч ярма. Җыйнала... Казнага түлисе, чортыгурты килеп чыга. Кая барыйм соң, егетләр? Үзем өйдә чакта әле алай-болай әвеш-түешләп тора идек. Ә хәзер... Карт атай белән дүрт балалы хатын нишли инде?.. Шушы тормыш өчен ничек сугышмак кирәк? Гәрәй аның сүзләрен бик игътибар белән ахырынача тыңлап, үз тирәсенә җыйналган солдатларны талын бер тапкыр күздән кичереп, җайлап кына сөйләргә тотынды: — Сез менә барыгыз да сугыштан, нужадан, илдәге ачлыктан котылу турында көн саен сөйлисез. Әллә нихәтле сораулар куясыз. Ә бит аларның барысына да, әлеге прокламациядә бик ачык җавап бирелгән. Хәтераисезме, ничек дип язылган иде анда?.. Ул озак сөйләде. Берәү дә аның сүзен бүлдермәде. XXVI Төрле ераклыклардан, әллә ничә гудок берьюлы, буранда адашкан юлчылар кебек, сузып-сузып, бистә өстен дуылдатып айкый баднлады- лар: лаштырып тез башын учлады. Гәүдәсен бик аз гына артка табан иңкәйтте. Елмаеп караучы күзләрен кинәт Абдюшев йөзендә туктатты да, ярым сынап, ярым шаяртып сорадъг: — Төркиядә әзерләп куйганнармы әллә? Абдюшев аңар бөтен сүзләрне бергә тоташтырып, җавап кайтарды: — Әйе, әзерләп куйганнар! Анда мөселман кешегә тун кирәк түгел. Җылы икән. Гайфи әйтә: анда йөзем, инжир һәм зәйтүн җимеш- ләре теләсәң күпме, ди. Анда бас- ярлысы бер тигез, ди. Анда әллә нинди зур мәктәпләр бар, ди. — Хәлфә үзеңне бөтенләй саташтырган икән, бичара, — диде Гәрәй. — Син менә нәрсәгә жавап бир: ни өчен безнең бабайлар заманында бистәдән Тәркиягә күчеп киткән татарларның бик күпләре кире әйләнеп кайтканнар?.. Ни өчен төрек пленныйлары син сөйләгәннең нәкъ киресен сөйлиләр? Син әйтеп бетермәдең. Анда Солтан бар. Шул ук патша инде ул. Анда дистәсе ике тиенлек зәйтүн җиме- шен ашарга да акча таба алмый торган халык күп. Син сугышны ничек бетерү турында күбрәк баш ват! Ә Гайфиләргә Тукай шигыре белән генә жавап кайтар: — хМонда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әжәл! — дип әйт. Үзең дә йөрәгеңә нык беркет: — Иң бөек максат безем,—ди Тукай, — хөр мәмләкәт— хөр Русия! Үзенә сүз эләкмәгәнгә пошынып утыручы Чыптыр Гали түзә алмады, сугыш турында сүз чыккач, Гәрәйне дә, башкасын да тыңламыйча, кушылып китте: — Сугышны берегез дә белми, кмин дә белмим. Чынлап та нәрсә ул сугыш? Ну менә терәк болай дидек инде. Безнең авылда югары оч малайлары белән түбән очныкылар тынышмыйлар. Пустяк өчен сугышып китәләр. Мәктәптә «тәре сугышы»» дип нәрсәдер укыттылар. Анда гаш белән, кылыч белән сугышканнар. Ә менә терәк хәзерге сугыш нинди була?.. Воинский начальник приемныенда әллә нинди
43
— Гү-ү-ү-ү... Вәлишиннәрнең күн заводында башланган забастовка бик тиз арада Алафузов, Шураев фабрикаларына үрләп, кичкә таба Андриянов- ның шәм заводына, Волжин мастер с к о й л а р ы ң a, Ү тәш ев не ң саб ы н заводына, тагын әллә кайларга күчеп җәелде. Фабриказавод понтерларыннан- сузылган телефон чыбыклары берсе берсеннән кискен сүзләрне дистәләрчә аппаратларның, трубкаларына илтеп яшенләттеләр. Бөтен губерния хуҗалыгында үзенең үлчәвен яхшы аңлаган һәм бистәнең барлык түрәләрен үз йогынтысының чебен кәгазе кебек ябышкак бәйләмнәренә урап бетергән Юныс Вәлишин тавышы, сугыш пром ы ш лен ноете ко м ит ет ы белә н губернатор канцеляриясен бер сызыкка тоташтырып, кискен чаралар кулланырга чакырды. Әйтерсең буран китереп өйгән эскертләр бердән эреп, бөтен бистә урамнары буенча ырпылып-ыргылып кар сулары ташыдылар. Бүгенге забастовка да, нәкъ шундый кызу тизлек белән цехтан цехка күчеп, барлык предприятиеләргә җәелде. Завод гудоклары бөтен көчкә чабып үткән пожарниклар боргысыдай сискәндереп, буран тавышы белән аралашып, бараклар, яртылаш җиргә иңгән өйләр, кирпеч коймалы казармалар өстендә туктаусыз үкерделәр. - Капка башларыннан, койма читләреннән зур тегермәннең улаклары буйлап коелган он төсле, куе тузгыган буранның көндезме, әллә төнләме икәнен дә аерырлык түгел. Бистә урамнары да, анда-санда маяклар белән яктыртылган томанлы Идел кебек кенә, аксылланып, җемелдиләр. Кемнәрдер, ат тояклары астыннан, якякка йом арлы карлар чәчрәтеп уздылар. Алар артыннан ук, тимерле чана утыргычыннан толып чабуларын салындырып камчат бүрекле Юныс бай үтеп китте. Ул бик ашыга бугай, чуклы шарф эченнән кургашын тургай тавышы чыгарып туктаусыз сызгыручы кучерның әле биленә, әле терсәгенә төрткәләп, өзлексез җикеренә: — Тизрәк бул,- тизрәк! Алар кереп чумган казарма тыкрыгында күп тавышлы җыр башланып өзелде: Зыянлы җилләр исә өстебездән... Җил дулкыны чыгырлы кое бурасындагы дәү чиләкне аудардымы1, әллә
түбә калае куптымы, каршы чатта нәрсәдер салмак кына чыңгырады. Шул тавышка тоташып яңгыраган җырны, кар өемнәре арасыннан берьюлы күтәреп алдылар: ...Марш — марш, алга, эшче халык! Аппак дулкыннар бер-берссн бистә урамнары буенча куныштылар. Чыелдап, сызгыра-сызгыра казарма кирпечләренә уралып сүтелделәр, тагын уралдылар, тагын сүтелделәр. Будка эчендәге солдат, аяклары өшүгә чыдарлык тәкате калмагач, ертык итекләрен лаштырдатып, көпшәсе бозланып каткан мылтыгын җилкәсенә батырып, казарма коймасы бурнда йөгерергә тотынды. Суык чеметкәнен тоймас хәлгә җиткән аяклар, бию тавышы чыгарып, бер урында озак тупылдадылар. Мамык сүсеннән үрелгән соры бүреккә кар белене түшәлде. Керфекләргә кар сырышты. Җиңнәргә, яка эченә, итек балтырларына кар тулды. Алда, артта, әйләнәдә бер нәрсә дә күренми. Бөтен тирә-юньне күздән томалап, пыяла валчыгы кебек бозлар сиптереп, кар кибәннәре ишелделәр. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, капка төбендә кемдер ачуланып кычкырдың — Часовой! йоклыйсыңмы әллә? Колак ярып свисток чырылдады. Капка төбендәге тавышлар бермә бер ишәйделәр: — Әле генә шушында иде. — Нигә тикшермәдегез? Мондый чакта рәзе андыйларга капка төбендәге постны ышаналар. Бу атнада бит егерме сигезенче случай. Солдат кача да, солдат кача. Хәзер үк вольноопрсделяющийләр- дән берәрсен’постка чыгары-гыз! Бистәнең икенче очында, янап торучы бармак төсле төз манарадан, Мисырь мәкаменә салып, икен
44
дегә азан әйттеләр. Шәмдәлләргә ут алынды. Чыелдап бөтерелүче карлар өстенә михрабның яшелле- сарылы пыялалар белән бизәкләнгән ян тәрәзәләреннән чуар шәүләләр сузылды. Шул турыдан үтеп киткән Юныс байның камчат бүрек кылчыклары, имән төсле нык утыручы таза кучерның аркасына, чәнечкеле күләгә төшерделәр. Бу — аның мәчете. Бу — аның бистәсе. Бай намазлыклар, хрусталь асылмалы кандилләр — барысы да аныкы. Садыйк мулланың указы да, Нәбиулла карыйның мәзинлеге дә аның ихтыярында. Бөтен мәхәллә картлары, кустарьлар, шәкертләр аның исәбендә. Намазга керешли ул аларның кәвешләрен, каталарын күздән үткәреп, сөннәт һәм фарыз бүлмәләрендә утыручыларны, сарык санаган төсле, күңелдән тикшереп уза торган иде: — Килгән... Ул да килгән... Фәлән генә юк. Бу исәпкә тик сменасы намаз вакытына эләккән эшчеләр генә кермиләр иде. Бүген ул үзе дә мәчеткә кермәде. Туры өенә кайтып, асрау кыз кулына авыр толы- рын шудырып төшерде дә кабинетына узды. Куен кесәсеннән сәгатен чыгарып боргалаган арада телефон шылтыраттылар. Башта курку, аннан борчулы елмаю белән тыңлап, бераздан бөтенләй куанып кычкырды: — Менә яраган! Чынлапмы? Генерал Сандецкий? Үзе чара күрәчәк? Әле бит ул солдатларымны бозасыз, гарнизонны катнаштырып булмый дип, тискәреләнеп йөри иде. Су үтә башлагач күнгән икән. Полковой мулла итеп куярга дисеңме? Анысын инде мин белмим. Начальство белән сөйләшеп карарсың тагын. Имтихан ясарга кирәк булса Садыйк мулланың үзен җибәрергә кирәк булыр. Гайфи Иж- булдип дисеңме? Хөсәйния шәкерте? Бик шәп. Минем исәпкә яхшылап киендерегез үзен. Полк мулласын шинельдән йөртмәссез бит. Ахшам? Хәзер нинди ахшам? Икендене бетерүгә ат җибәртеп тот та алдыр үзен. Әйтерсең, мин кушты диярсең. Көтәм. Кара әле, бәлки кыльпч борынны да чакырырсың. Бүген миңа килеп чыкса әйбәт булыр иде. Аның бит, беләсең, теле үткен. Файдасы тию ихтимал. Димәк, шулай. Эшкә чыкмаганнарны фронтка. Солдаткалар?! Менә монысы ярый. Нәкъ мин әйткәнчә язганнар икән. Пособияләре тукталгач кая барырлар дисең. Этнең койрыгын кем киссә шул аңар җизни.
«Кылыч борын» дигәне — Мөбарәкша иде. Аның исеме беренче тапкыр 1906 нчы елда «Таң» газетасы тирәсендә күренде. Шуннан башланды аның шөһрәт юлы һәм аның алга сөргән уйларының да чишмәсе шуннан башланды. Ничә ел инде менә Мөбарәкша кайда гына сөйләмәсен һәм нәрсә генә язмасын, бер әйберне тукып килә: — Безгә дин кирәк, милләт кирәк. Без мөселман — мәчет кирәк. Безгә Европа миллионерларыннан калышмаслык маллы, абруйлы, белемле милли сәүдәгәрләр кирәк. Иске вә яңалык, уңлык вә суллык талашларын бер якка ташлап, бөтен милләт бер җан, бер тән булып берләшергә кирәк. Шушы юл белән ул «Рабочая группа»га килде. Үткән елдан бирле ул шуның секретаре. Группа председателе Сладков үрнәге буенча ул еш кына эшчеләр арасында да күренгәли һәм алар белән вакытына, кешеләренә карап, уңышлы гына сөйләшкәләп тә кайта. Соңгы елларда бистә фабрика- заводларыиа килеп тулган вак һөнәрчеләр, сугыштан котылу өчен воённобязаниый эшче булып язылган кибетчеләр, толчукчылар, шәкертләр, «Рабочая группа»га бик кулай таяныч булып чыктылар. Алар теге яки бу мастерга взятка биреп урнашкан хезмәтләре өчен кан калтырап яшиләр. Аны югалту— сугышка китү дигән сүз. Шуңа күрә элек электән4 бистәдә эшләп килүчеләр белән бик сак аралашалар, ә инде хуҗа турында сүз чыкса, ишанын мактаучы мөрит кебек олылап сөйлиләр. ?Аөбарәкша, үзенең ничәмә-ничә еллар язын һәм яклап килгән программасын менә шундый каршы
45
Лыклы агымнар арасында сынауга куя. Хәзер ул тынычлык белән бетүенә һичкем ышанмаган забастовканы «милләткә» файдалы якка борып туктатырга өстенә ала. Моның өчен фәкать утлы ^сүзләр г£нә кирәк. Аларына Мөбарәкша ярлы түгел. Әйтик, солдаткалар белән очрашырга туры килде, ди. Әлбәттә, ике хатын — базар, өчәве — ярминкә. Бака туе булыр, булсын. Аның белән генә Мөбарәкшаның исен китәрә алмаслар. 1905 елны аның шәрикләре арасында аз булдымыни андый очынулар, талпынулар... Аннан инде, песнәкнең диңгезне яндыра алмаячагын үз күзләре белән күргәч, акылга утырдылар. Тикшереп карасаң, Мөбарәкша үзе дә шуларның берсе ич. Бик яхшы. Шулай булуы табигый. Әгәр дә революция белән мавыгу атналары үз башыннан кичмәсәләр, аның бүген, я иртәгә сөйләячәк сүзләре шундый көчкә ия булырлар идеме икән?.. Ясасыннар бака туе, зарар юк. Шуннан инде рәхим итегез, сез сөйләдегез, инде мин сөйлим. — Хөрмәтле туганнар. Хәлал сөтләрен имезеп ватан каһарманнары үстергән милләт аналары. Сезнең кайгыларыгыз миңа төи йокларга .ирек бирми. Сезнең зарларыгыз йоткай ашымны ут ясыйлар, эчкән суымны канга әйләндерәләр. Сезнең кайгы — миңа да кайгы. Сезнең моң-зар — минем өчен дә уртак. Чөнки сезнең ирләрегез арасында минем дә иң якын Шәрикләрем сугышалар. Алар миңа хатлар язалар. Алар миннән сорыйлар: безнең семьяларга барып хәлләрен белеш һәм аларга әйт — ирләренең сугыш җирләрендә кичергән авырлыкларын уйлап, һәртөрле бозыклыклардан тыелсыннар... Мөбарәкша үзенең бүген эвакопунктка барып, эшчеләр алдында сөйләячәк әнә шул сүзләрен берәм- берәм туплап, тигез һәм ялтыравыклы рәтләргә тезгән кичке сәгатьтә, аны Юныс бай йортына чакырып записка килде. Эшчеләрнең эвакопунктка беже- неңлар белән бергә җыелачакларын бер ул гына түгел, бистә түрәләре дә яхшы беләләр. Шулай булса да алар, полиция күзеннән һаман качып котыла торган забастовка җитәкчеләрен тоту теләге белән, бүгенге җыелышны яшерен күзәтү астына алып, таралу алдыннан гына тиешле чараларны- кулланырга булдылар. Бу хәтлесен Мөбарәкша белгәнмедер, юкмыдыр, анысын әйтүе кыен. Ләкин ул бүген чыгып сөйләгән өчен, хәтта кайбер кызыл сүзләре
өчен дә губерния түрәләреннән рәхмәт кенә ишетәчәгенә нык ышана. Рабочая группага забастовка турында хәбәр алынгач та, Сладков аны үз янына чакырып, бу ышанычны тагын да ныгыта төште: — Иң кирәклесе каушамау. Хәтта сине облава вакытында алай-болай тота калсалар да, курыкма. Ул ягы сөйләшенгән инде. Ышаныч кына да түгел, аны бүгенге чыгышка тагын бер тойгы канатландыра. Ул да булса — Суфия. Кем белә, бәлки аның бүгенге уңышы Суфия белән якынлашуда хәлиткеч адым булыр. Бәлки инде ул моңарчы язып килгән ялвару хатлары урынына бөтен сынауларны үткән батыр кебек, турыданту- ры сөйләшүгә күчәр: Суфияның иң якын, иң яраткан кешесенә, бердәнберенә әйләнер. Тик бер генә нәрсә борчый: нинди телдә сөйләргә? Ул ’ барган урында халык бик чуар бит, руслар, чувашлар, татарлар һәм барысыннан да бигрәк беженецлар. Башта аларны бик зур тантана белән -каршылаганнар иде. Бистә «җәмгыяте хәйрия»се белән управадан вокзалга, пристаньнарга вәкилләр төшеп, мөселман качакларын мәхәлләдәге хәллерәк йорт саен диярлек кунакка чакырып, үзенә күрә бер бәйрәм тцсе бирделәр. Мөбарәкшаның якын танышларыннан берсе шул уңай белән мәкалә дә язып чыкты: — «... Шуйлә ки, заманасына күрә шундый ук бер зур сугыш вакытында Кырым ярым атавыннан Польшага вә Литвага китеп адашып каларак, поляк вә латышла- шып беткән кан вә дин кардәшлә- ' ремез, хәзер шул ук зур сугыш сә
46
бәпле кире шәрыкка кайтырга, ләкин Кырымга түгел инде, бәлки Идел, Урал буена, ягъни тагын да кадим дәнрәк киткән җирләренә кайтырга мәҗбүр булдылар. Менә бөтен милләтләрен вә телләрен югалткан, татарлыклары тәмам бетеп, мөселманлыклары да паспортта язылудан гына гыйбарәт булып калган шушы дин вә милләт- тәшләремезгә ярдәм итү эше — табигый без мөселманнар өстенә төште. Альберт Александрович, Елизавета Ивановна исемле дин кардәш- ләремезне үз арабызга алып, аз булса да, ла әкал исемнәрен мөселманча әйтердәй милли вә дини тәрбия бирү никадәр бөек бер милли вазыйфадыр»... Ләкин качакларның исәпсез күбәеп китүләре, бушлай ярдәм бирү гайрәтен бик тиз сүрелдерде. Фабрика конторлары аларга — Европа заводларын үткән һәм хәзер инде теләсә нинди шартка күнә торган оста эшчеләр итеп кенә карадылар. Садыйк мулла белән Иманкол хаҗи сугышның беренче айларында бик зур дәрт белән ул качакларга иман өйрәтергә керешсәләр дә, миссионерлар борчыла башлагач, бистә түрәләре белән араны» бозмас өчен, ул кәсепне тар эзгә төшерделәр. Хәзер инде качакларны мөселман- лаштыру эше’ бик сирәк туйлар аркылы гына үтәлә. Анда да, бик якын туганнарны гына чакырып, тәрәзәләргә калын җәймәләр корып, гарәпчә ләм-мим белмәүче, сары чәчле, зәңгәр күзле киленне «әшһә- де әнлә», укырга күнектергәч, шыпырт кына җырлашып таралалар: «... Әйләнә, әйләнә җи.т тирмән, Поляк кызы, сиңа, Садрый дустым, бигрәк тиң килгән... Хәзер инде ул качаклар бистә белән шәһәр арасында, кайчандыр кирпеч киптерелгән зур такта сарайларда торалар. Сирәк-мирәк тәрәзә уелган ул сарайларның кайсыларын «барак» дип, кайсыларын «эвакопункт» ‘дип йөртәләр. Сугыш ыгы-зыгысында Рәсәй гаскәре тарафыннан таланъш тылга куылган качакларның аптырашлы иң элек ни чалынган булса шул гына бире күчеп килгән. Кемнең колаксыз самовары, кемнең кыяр чүлмәге, кемнең сохари аралаш чүпрәк чапраклы капчыклары... — барысы бергә җир идәндә аунап яталар. Шулар өстенә тәбәнәк түшәмдәге тонык пыялалы фонарьлардан эч
поштыргыч сыек якты төшә. Идән уртасына юка такталы озынча өстәлләр, тимер мичләр тезеп чыкканнар. Кемнәр генә юк монда: корсаклы хатыннар, өзлексез ютәлләүче картлар,* төрле һөнәр ияләре, исәпсез күп яшь балалар... Зурларның күбесе бистә заводларына, шәһәр урам*нарын1а, трактирларга көндезге эшкә таралалар. Ә кичләрне тончыктыргыч сөремле сарай аларны тагын үз эченә-җыя. Монда һәр семьяның брезентлардан яки ящик такталарыннан ко- раштырылган почмапьп бар. Барак тормышының бөтен вак-төяге шул почмакларда, күршеләрнең күз алдында эшләнә. Бәби тудыру да шунда, үлем дә шунда. Мәхәббәт тә шунда, кайгы да, шатлык та шунда. Тик соңгысы көзге кояш кебек сирәк күренә һәм йөрәк әрнеткеч дәрәҗәдә кыска гомерле була. Ә кайгы — гәүдәңнән төшкән күләгә төсле өзлексез ияреп йөри. Кавыклм тәннәрен канатканчы кашып, бер-берсенең чәч төпләреннән пычак очы белән серкә эзләүче карчыклар бу беткесез сагышны такылдык телләре белән туглап, бүгенге хәлләр турында зарланып, күпертәләр. — Ой, пани, начар булды бу. Балаларны кем туендырыр инде. Без бит сугыш беткәнче генә торасы кешеләр. Катнашмаска кирәк иде. Мөбарәкша —пристань шау-шуын хәтерләтүче баракка тиз генә кереп китәргә кыймады. Катыргы кисәкләре белән генә ямалган тәрәзә өлгеләреннән урман эчендәге балта чыңы кебек яңгырап торучы тавыш аны бөтенләй аптырашта калдырды: — Кем безнең көчкә ышанмый, ышанмый,
күзләренә . кем безнең җиңүебезгә
47
ияреп йөрмәсен. Без андыйларга .мохтаҗ түгелбез... Ул бер бистә турында гына түгел, бәлки бөтен Рәсәй турында сөйли. Җидесу ягыңда улларын, ирләрен л а ш м а н ч ы л ы к к а бирүдән баш тартып, корал күтәргән кыргызлар да, сугышка каршы көрәшкә ташланган Германия спартанчылары да, бу сугыштан ничек котылу юлын күрсәтеп биргән эшчеләр партиясе дә — аның сүзләре аркылы күз алдына бер бөтен булып килеп басалар. — Сугыш башлану белән безнең ю л б аш ч ы б ыз В л а дим и р Ильи ч н ы Галиция төрмәсенә яптылар. Ни өчен? Чөнкң ул безнең кеше. Чөн- ци ул берәүдән дә курыкмыйча бу азаплардан котылу юлын күрсәтә. Ул безгә әйтә: кулдагы коралны үз илеңдәге буржуазиягә һәм хөкүмәткә каршы күтәр... Аның сүзләре, биек таулар арасыннан чөерелгән яңгыравык төсле кабатланып ишетеләләр: — Ә сатлык «Рабочая группа» кешеләре, безне солдат иптәшләребезгә зыян китерүдә гаепләмәк булалар. Явыз ниятле демагогия бу. Россияне чит ил байларына с5- тып килүче патша строеның җиңелүен телибез без. Бары тик ирекле халык кына туган илнең бәйсезле- геи яклый алачак. Безнең караш менә шул! Мөбарәкшаның тирән галош эчендәге шиблит табанына җылы оекбаш аркылы төн суыгы үтә башлады. Мех эчле пальтосының калын җилкәләренә, каракүл бүрегенең бөдрә түбәсенә кар өелде. Тизрәк җылыга керергә иде. Йөрәк тартмый. Кире борылып китәргә Суфия турындагы уйлар ирек бирми. Икесенең берсе. Я ул йөзләрчә күзләрдән ташып чыккан ачулы) карашларны сылап-оыйпап тынычлык урнаштыра. Яки — бөтен фокусларының ялганы тотылган арзанлы кәмитче кебек, сәхнәдән төшә. Чү. Бу нинди тавыш? Якында гына шыпыртлап сөйләшәләр: — Эх бу буран. Адашмасак кына ярар иде. — Шул гына җитмәгән иде безгә. Тапкан вакыт, шайтан алгырьь- сы. Мөбарәкша артына әйләнеп карады. Якында гына текә якаларын күтәргән килеш әллә нинди карачкылар басып торалар. Эшчеләрдән куелган күзәтүчеләрме алар, шпиклармы? Таныр хәл юк. Ишекне ачып җибәрүгә, бит җыерчыклары өстенә корымлы бармак эзе төшкән зәһәр чырайлы карчык, үз телендә
нәрсәдер зарланып, Мөбарәкшага кулы) белән генә ымлап урын күрсәтте. Көнбагыш көеге белән кер тагаракларындагы кайнар күбекле пар болыты каплаган баракның кайсы гына төшенә барып бассаң да җайсыз шикелле. Фуражкаларын, бүрекләрен борын өстенә үк басып, яки бер як колак читенә кыегайтып кигән ирләр һәм барысыннан битәр, кеше сөйләп бетергәнне көтмичә әледән- әле кабынып торучы хатыннар— бу җайсызлыкны тагын да көчәйтәләр генә. Менә хәзер дә алардан берсе, Мөбарәкшага арты белән баскан ораторның сүзен бүлдереп, янындагы бөрчек битле картка эндәште: — Кем әйтә, ирләр эше? Ник Мәрфуга турында әйтмисез? Ник алар хатын-кызны зря гаепсезгә җәфалыйлар? Карт бераз кызып килгәнгә ошый. Иптәшләренең җиңеннән тартып торуларына карамастан, әледән-әле чая телле хатын белән әрепләшеп КИТӘ: — Мин — кем? Закройщик Степан. Димәк, үзем турында сөйлим икән, аның кайсьь да булса бер канаты сезгә дә тиеп үтә. Тора торгач, бер уйлап куям: картаела бит, чорт возьми. Иллегә дә җитмисең, ә син инде беткән кеше. Бар иде минем бер заман. Ник анда көненә уналты сәгать эшләп кайтмыйсың, бераз гына черем итеп алдыңмы, тагын синең* тамырларыңда яшьлек каны уйнакларга тотына. Теләсәң кызлар янына бар, теләсәң баржадан йөк бушат. Үзем эшлим, үзем ат кебек таза булуыма сокланам. Болай булса, мин әйтәм, туксанга җитәргә мөмкин. Җиттең, ди, елки зеленые! Менә бүген буран. Ә ми
48
нем бил сызлый. Чөнки бөтен арка җилегемне, муеннары сынгыры хә- зәеннәр, тамчысын калдырмыйча суырып бетергәннәр. Нәрсә сөйләргә инде, безнең барыбызны да тереләй туныйлар. Соцгы тиеннәребезне урлауларын әйткән дә юк. Анысы кая китмәгән, инде хәзер — ипидән биздерергә тотындылар. Юк, монда прошениеләр, представитель- ләр белән эш чыкмый. Безнен сүздә торган представителъне тотып ябалар гына. Ә бәлҗерәп кайтучылары — кемгә хәҗәт? /Монда ирләрчә эшләргә кирәк. Оештык, киттек. Туп-туры шәһәрнең үзенә. Күрсеннәр безнсн гайрәтне! Мөбарәкша бүгенге речен әнә шуңардан. представительләр сайлап «рабочая группа» аркылы хуҗалар белән сөйләшергә кирәклектән башлам акчы да иде. Картның сүзләре аның йөрәгенә борчу төшерделәр: — Риза булмасалар, нишләргә? Ул вакытта — хурлыклы җиңелү. Бөтен бистә шаулар. Суфиягә ишетелер. Кайчандыр малай чакта тагылган «Атаман» кушаматын тагын телгә алырлар. Җитмәсә тагын бу колакчыл бүрек? Кем ул? Каян килгән?.. ь Якынрак елыша төшкәч, бер кулы белән Андрейның җилкәсенә таянып, икенчесен үз тирәсендәге тәмәке төтенен таратырга телә- гәнсыман, әкрен генә җилбәреп сөйләүче Алексейны күрде. Ул аны таный да, танымый да күк. Маңлай астыннан елтыраучы күзләренә, кайчандыр берме-икеме күреп үткәргән кешеләрнең исемнәрен сайлаган төсле, текәп карады. Аның гавышы да, кыска җөмләле сүз агышы да, кемнедер хәтерләтә бугай. Мөбарәкша үз-үзенә төрле сораулар биреп, үткән еллардан шу- ларның җавабын эзләргә кереште: — Ул түгелдер. Килешсез сакалы да анардагы җыйнаклык белән берничек тә ятышмый. Юк, ул түгел. Ә соң кем алайса? Колакчыл бүрек аның башына да кереп чыкмаган нәрсәләр турында сөйли. — Дядя Степан дөрес әйтә: оеш- гык, киттек. Тик бер әйберне генә онытырга ярамый. Солдатлар белән алдан сөйләшергә кирәк. Алай-болай атарга тотынмасыннар. Без бит, үзегез беләсез, хәзергә коралсыз халык. Ә хөкүмәт үз кул астындагы кешеләрне бер-берсенә ыргытылучы! чуер ташлары.на әйләндереп бетергән. Без әлбәттә беләбез — хәзерге солдат — бишенче елдагы төсле үк түгел инде. Алар
аңларга тиешләр. Ишеткәнсездер, казармада безнең иптәшләрне ничек азаплыйлар. Менә сезнең арадан күтәрелгән Гәрәйне, үз иптәшләренә сугыш турында алдамыйча сөйләгәне өчен, кулга алганнар. Бәлки военный судка бирерләр. Шуңа күрә дә без әйтергә тиешбез: Бөтен сораулар җиренә җиткерелмичә туктамаска!.. Бу сүзләр Мөбарәкшада беркадәр каушау тойгысын тудырсалар да, таныш рабочийларның: — Юл бирегез, рабочая группа в килгән ич... — дип, әллә чынлап, әллә үртәп әйтүләрен ишеткәч, Алексей белән янәшә басты. Ул буйга аңардан биегрәк һәм шуңа күрә алар берсе—'башын күтәреп, икенчесе — түбән карап исәнләштеләр. — Хәлилев. Ләкин Алексей аңа — «Исәнмесез?» — диюдән башка сүз әйтмәде. Закройщик Степан гына Алексей колагына иелеп: — Шушы үзе инде, берүк сак була күр,—дип пышылдады. Алексей исә, элеккечә үк тыныч тон белән ялгап китте: — Карап керегез, әле, егетләр. Кем айда ишеккә якынрак. Андый- мондый хәл булса, һичбер паникасыз, оешкан рәвештә таралырга. Шулай итеп без бу забастовканы башладык. Аның мондый төскә кереп китүенә хуҗалар гаепле... Буяусыз тубуреткага менеп баскан Мөбарәкша, төрле яктан бирелгән сораулар астында, үзенең речен башлаган гына иде, ат тояклары тупылдап үттеләр. Шул минутта ук барак тирәсендә свисток тавышы белән аралаш кемдер ачы’ өзеп кычкырды:
49
— Иптәшләр... Барактагы -бөтен лампалар берьюлы сүнделәр. Халык төрле ишекләрдән чыгып тарала башлады». Мөбарәкша да кемнеңдер ишек алды аркылы аулак бер урамга чыгып, Юныс бай йортына юнәлде. Ләкин аның юлына кемнәрдер аркылы килеп чыктылар да, җиңнәреннән эләктереп алдылар. Араларыннан берсе, Мөбарәкшаның якасыннан тартып, ачулы тавыш белән җикерде: — Син ник безне саттың? Их, син, прово-ка-торр!! Шуннан соң. нәрсә булганын Мөбарәкша хәтерләми. Өч-дүрт көн үткәч аны шәһәр больницасыннан Юныс бай йортына күчерделәр.
XXVII
Идрис шырпы сызды». Мөбарәкша тирән суырып, төтенгә чәчәлде, аннан тагын бер. суырды, бу юлы эчкә алмыйча гына, тишекле резин туптан һава кысып чыгарган төсле, почмактагы таш гарәп кызы •өстенә күксел төтен пуфылдатып, сөйли башлады: — Мин барысыннан да элек мөселманнарның тигез бәхет белән тату яшәячәк заманнары турында хыялланам. Ләкин инде ул большевикларның бишенче елгы кораллы восстаниесе түгел. Мондый тормышка бару юлы, бик озын һәм шуның белән бергә тыныч юл. Тик ул турыда уйлау иртә әле. Хәзер хөкүмәт үзенең яшәү правосы өчен имтихан тота. Без аңа бу эштә бөтен көчебез белән булышырга тиешбез. һичбер нинди тар партийный талашлар... Идрис аны бүлдереп: — һәртөрле җыелышлар турында сөйләшү сезнең нервалар өчен хәзергә зыянлы, Мөбарәкша әфәнде! — диде. Ләкин Мөбарәкша, һаман тынычланып җитә алмаган карлынкы тавыш белән, үзе турында гына сөйләргә теләве н белдерә. Талчыгып кызарган күзләрендә дә, сапсары йөзендә дә һичбер нинди уен-көлке- 4. -с. ә.- № |0 гә тартымлык сизелми. Алар гадәттән тыш җитди һәм эч пошыргыч- лар. < — Мин мәдрәсәне ташлап чыккач, власть кешеләре миңа бик шикләнеп, кырын карадылар. Янәсе бу — нигилист, — бу — панисламист, бу—чорт белә кем!
Ләкин шул куркынычлы Мөбарәкша тәкъдиме буенча Казандагы мөселман байлары революциянең бетүе уңае белән патшага котлау хаты язгач, беләсеңме, кем минем кулымны кысты? Жандармский полковник Миллер үзе. Ул чынлап та гаҗәп кеше. Ничә төрле тел белә. Французча, төрекчә, татарчаны инде әйтмә дә... Бу сәләтле кешенең йомышларын тыңламыйча булдыра алмадым. Ямашевлар, Тукайлар турында күпме донесение яздым мин аңар. Барысы да шома үтте. Менә кинәт—үткән атнадагы төнге җыелыш барлык эшне чуалтты. Мин сөйлим. Үзем ишетеп торам. Якында гына ат пошкыра... Свисток... Ачы тавыш... Янда басып торучы колакчыл бүрекле берәү утларны сүндерергә куша... Әллә шул, әллә бүтән берсе — аулак урамга чыгып барган вакытымда — өч тапкыр минем яңакка суга: — «Бу сиңа «Урал»ны яптыруың өчен! Тукай өчс/н! Ямаш өчен!» Күзләремнән утлар чәчриләр. Ә колак гөбемдә әлеге сүз: «Про — во — ка — тор». Кем әйтте аны? Караңгыда таный алмадым. Ләкин шунысы ачык, бөдрә сакаллы, кеше иде ул. Шуннан мин бүген иртә белән уянып... Идрис өстәл тартмасыннан нәрсәдер актарына-актарына, Мөбарәкшага кушылды: — Бөдрә' сакаллы дисең? Кем булыр икән ул? Без бәлкем аның да эзенә төшәрбез-. Сиңа күрсәткән идем бит бер иске прокламация... Ул эш хәзер зурга китте. Без бит «большевиклардан котылдык» дип йөри идек. Ә ул большевизм уты— әле тегеннән, әле моннан көйрәп чыга. Нәкъ урман пожары. Теге Гәрәй’ дигән солдат та шуларның берсе булырга тиеш. Ләкин үзен
50
нык тота икән, каһәр. Бпкләмпшев тә шуцардан- зарлана. Әйттереп булмый ди.*'Чү, звонок баегылар. Әти кайтты бугай. Син монда утыра тор. Мин хәзер бәләкәй ’залга ужин гына хәстәрләтәм дә... Ун минут та үтмәгәндер, Мөбарәкшаны Юныс бай янына чактырдылар. Ике башы да зәңгәр лампалар белән яктыртылган, чуар паласлы бу коридор — урман юлысы- ман күренде. Юныс бай аны * кыйбатлы хушбуй исләре җәйрәгән ярым караңгы бүлмәдә бик ачык чырай белән каршы алды. Аның өстендә кара жилетка. Муенында ап-ак тастымал. Аягында йомшак туфля. Бу кыяфәте белән ул хирург профессорга ошанкырый. Куп төрле ашамлыклар, төрекләрдәгечә хәзерләнгән куе каһвә, тагын нәрсәләрдер куелган ап-ак скатертлы өстәл артына утыргач бу ошашлык тагын да көчәйде генә. Сүзләрне дә тыныч һәм салмак итеп әйтте ул: — Кайгырма, энем. Эш рәтләнә. Бер хитрость уйлап таптык. За- бастовщикларның барысына да расчет бирәбез. Заводны вакытлыча ябабыз, ягъни локаут ясыйбыз. Расчет алган берсен фронтка. Утның нәкъ кызу төшенә. Тазарак^ лары сугышырлар. Хәлсезләре окоп казырлар... Бер яңагын кабартып, сакалын кыек селкетеп, тыгылып көлде. Мөбарәкша — әле бер тәлинкәдән, әле икенчесеннән вак кына чемчекләп, ярты кабып, ярты тынлап, бик кәефсез утырды. Борчылу да түгел бу. Эч пошу да түгел. Әллә нәрсә шунда. Баш әйләнә... Апатия... Юныс бай аның тынлыгын дикъкать белән тыңлауга юрап, тәмләп сөйли бирде. — Менә шулай ул — дөнья, Мөбарәк энем. Рабочий безне алда- макчы була. Ә без—карт төлкеләр. Безнең завод казнага эшли. Мин — Каҗул Камалый түгел. Биш-алты сапожник белән маташмыйм. Эшләсәң — ихлас белән эшлә. Теләмисең икән, үзеңә пинәлә. Әнә шалон. Утыр да кит, җәһәннәм астына... Военный заманда шунсыз ярамый. Хитрость һәм строгость кирәк. Син нәрсә, ашамыйча, изерәп утырасың? Теләсәң берне салып бирим. Үзем эчмәсәм дә, кунак өчен дип бераз тотам шуңда. Әллә нп арада гына өстәл өс- теиә, аюга
ошатып ясалган кара- кучыл шешәле эчемлек куйдылар. Чәй белән катнаштырып эчелгән ликёр көче бик тиз канга йөгерде. Юныс бай, Идрискә карап, серле генә итеп каш сикертте. Сыер йоныннан әүмәкләнгән киез төсле бу куе кашлар ничектер бик хәйләкәр һәм мәкерле булып күренәләр. Соры күзләре дә шулай ук. Сүзләрен- -дә дә сирәк ишетелә торган назлау җылысы бәреп тора: — Кавказ шэрабе ул. Таныш сәүдәгәрләрдән берсе җибәрткән иде. Кавказ дигәннән, Рәсәйдә хәзер төрек күбәйде бит. Сабыр холыклы халык алар. Белмәгән һөнәрләре юк. Күн эшенә дә куллары бик килә. Бүгенгедәй хәтерлим: япон сугышының бик хәтәр чагы иде. Төрек осталарын күреп сөйләшү өчен Бакчасарайга барып кайттым. Кайсы гына урамына барыл чыксаң да күн эшлиләр. Сафьян, хром, шигрен... Исмәпыйл әфәндегә әйтәм, ташла гәзитеңне, завод корып җибәрик дим. Ә ул, бу мастерскойлар хан заманыннан бирле яшиләр, аларны җимерергә вөҗданым күтәрми — дигән бер сылтау тапты. Аңламассың картны. Үзе «Дарелрәхәтләр» турында яза — ислам мәдәниятен Европадан уз- дырмакчы итә. Ә үзе кустарь эшкә мөкиббән киткән. Бәлкем ул алан да түгелдер. Бәлкем миннән башка берәр компаньон тапкандыр да, хәтер саклап кына әйтүедер. Белеп булмы/й... Ашап эч әле син. Мөбарәкша теләр-теләмәс кенә тагын рюмкасын күтәрде. Идрис аны көлке сүзләр белән кыстады, иртә белән җәяү китмәскә, үз аргамагы белән барырга әйтте. Юныс бай аларның икссенә*дә алмаш- тилмәш күз кысып, бу юлы ликерны үзе салып бирде:
51
— Шулай да Бакчасарай товарлары минем кулдан байтак уздылар. Үземә калса, миТТдә" бер хәйлә корып кайттым. Карт соңыннан сизде сизүен, «Тәрҗеман»га сәдака тамызгач эчтән тынды. Хәзер менә минем үземә гәзит чыгарасы иде. Бөтен адәм рәтле байлар гәзит чыгаралар. Менә миңа да гәзит кирәк. Акчасыннан тормас идем. Ни әйтсәң дә үз кулыңдагы гәзиткә җитми. Әллә бәхетне.сынап карыйбызмы бер? Мөбарәкша газета эшенең кани- телле әйбер булуын сөйләп күп кенә мисаллар китерсә дә, Юныс бай үз сүзеннән кайтмады. Мөбарәкшаны йокы бүлмәсенә озата чыгышлый тагын әйтте: — Син яхшылап уйла әле. Иртәгә свежий баштан тагын бер киңәшеп карарбыз. Яңа яуган кар шикелле чиста җәймәле, калын байковый юрганлы кроватьны күргәч тә, хәзер йоклап китәрмен, дигән өмет туган иде. Ләкин бу төн элеккеләренә караганда да ямансу үтте, һичбер кайчан Мөбарәкша үзенең бу дәрәҗәдә төшенкелек һәм газаплану тойгысына бирелүен хәтерләми. Иртәгә Зәңгәр күл имениясеннән кайтачак Суфия сорауларына ничек җавап бирү ваемы гына булса, бәлки җиңәр иде әле. Ләкин бит хәзер аның тормыш юлы шундый бер сикәлтәлеккә килёп керде ки, моннан соң нишләргә? — дигән сорау барысын да күләгәдә калдыра. — Моннан соң нишләргә? Эшчеләр арасында хәзер аның сүзләренә кемнәр генә колак салыр? Прово- * катерлыгы ачылган берәүнең Миллер өчен дә күпме генә кыйммәте бар? ’ Шушы авыр тойгылар белән ул таң аттырды да, Идрис белән Юныс байның уянуын көтмәстән, шыпырт кына киенеп, урамга чыкты. Олы юл буендагы магазиннар рәте бикле тора. Толчукта самоварчы "Черкас белән бүрекчеләр генә йөриләр. Иртәнге сәгатьләрдә арзанлы шулпа кайнатып сатучы обжорка тирәсе дэ бөтенләй буш. Моңар хәтле һәркөн җиденче яртыларда ук ачылып килгән вак кибетләргә дә йозак эленгән. Гадәттәгечә тол- чук әйләнеп чыгучы Гыйльметдин дә күренми. Аның будкасын әллә буран, әллә кешеләр аударганнар, йөз түбән капланып такта тротуарда аркылы ята. Көндәгечә елтыр чүлмәк белән каймаклы сөт сатучылар да
әллә кайда. Бары тик фронттан аяк урынына култык таягы алып кайткан инвалид Зайкин- ның гына карылдык тавышы базарга бераз җан кертә: — Каленые семечки! Жареные семечки! ' • Ләкин корзиндагы көнбагышлар өстенә берәүнең дә күзе төшми. Фәкать нәзек кәгазь булып кар бөртекләре генә куналар. Мөбарәкша ике кулын бобрик пальто кесәсенә тыккан килеш — як-ягына ка- рангалады да, кар өстендә чыпта суккан төсле шакмакланып ятучы чабата эзләре буенча тнз-тиз атлап, каланчага таба китте. Собор тыкрыгында, күк айгырын үз җаена куеп, кайдандыр кайтып килүче Саескан Хөснулланы очратты. Ул аның әфлисун кабыгы төсендәге бөрмә билле тун, кызыл төрткеле ак пима, яшел постау түбәле бүрек киеп, биек козлада кырын утырган килбәтен күрүгә шикләнеп куйды. Бүтән вакытта ул шәм кебек тураеп, җиз төймәләр тезелгән күн дилбегәне бияләенә чорнап, тартып утыра торган иде. Бүген дилбегәсе дә тәртә арасында сөйрәлеп бара. Беренче күрүдә сукыр төслерәк тонык күзләре дә ат сыртына гына төбәлгәннәр. Мөбарәкша аның бераз якынлашканын көтеп, каршыга чыкты: — Хәлләр инчек, якташ? Бәлки илтеп ташларсың, калага, ә? Хөснулла атын туктатмыйча гына бүрек астыннан кыек карап, бик төксе эндәште: — Рәхмәт, туганкай. Башым ике түгел. Артык бер сүз дә әйтмичә, сирәк сакаллы ияген тун изүенә терәде дә, китеп тә барды.
52
Мөбарәкша, чана япкычының ба* выннан тотып, калышмаска тырышты: — Ни булган сон ул чаклы? — Ишетмәдеңмени? Әнә анда җыйналып, дөнья бутап яталар. Кар басылгачтын пачин төшермәделәрме икән дип, извозчукларым- ны карап кайтырга чыксам, пачин кайда анда? Бөтен урамнарга фаб- ричныйлар ябырылганнар. Безнең авылдан килгән фабричный токымнары да шуларга ияргәннәр. Күзләрен дә йоммыйлар. Сугышны туктатырга барабыз диләр. Завод ишек алдында управляющий белән мач- терлар гына чәбәләнеп йөриләр. Эш узгач, пажалый чәбәлән. Бер көн ял бирмичә чыбыркылап то- ’рырга кирәк иде ул халыкны. Бер миңа гына нихәтле шаукымнары тиде. Ничә көннән бирле пачин төшереп булмый. Көн саен күпме солы әрӘм... Онга буялып беткән намаз тунының каптырмаларын да эләктермичә, бик кабаланып атлаучы Иманкол хаҗины күрүгә, Хөснулла тез астын козла читенә терәп, кулларын күкрәгенә кушырып, сәлам бирде. Мөбарәкша ике араның бераз якынайганын көтеп, төрекчә исәнләште: — Хәерле сабах, хаҗи әфәнде. Иманкол хаҗи авыр чабулары белән кар өемнәрен ишеп, кырыйлатып үтте: — Вәгаләйкем. Аның үзеннән түбәннәргә һәрвакыт яртылаш кына әйтелүче бу җавап сәламе дә Хөснуллага каратылган булып чыкты. Шуның артыннан ук ул, Мөбарәкшага бәрдереп, кемнәрнедер әрләп алды: — Әнә анда хәерләделәр инде. Җыен азгын солдаткалардан көпә- көндез пекарниемне бастырдыгыз. Шәкертләр шайтан сабагы даулый башлаганнан бирле бистәдән бәра- кәт очты. Бәла-каза, бунт, талаш... Мөбарәкша бераз каушаган тавыш белән үзен акларга тырышты: — Бикәр ачуланасыз, хаҗи әфәнде. Рабочийның аның кадиме дә, җәдите дә юк. Алар үзләреннән үзләре. Зәйнулла ишан бер дә юкка гына җәдитлекне яклап фәтва чыгармады. Ул бик тпрәнтсн фәһемләп... Иманкол хаҗиның түгәрәк сакалы ачу белән селкенеп, көрән төкләр арасыннан он төерләре коелдылар: — Фәһемлисе-иитәое калмаган. Менә әле бер үзем биш потлык капчыкларны кайсын кая сөйрәтеп, яшергәләп киттем. Эшмени инде бу? Сүзгә Хөснулла кысылды:
— Юныс бай ни әйтсәң дә тәд- бирле кеше. Он белән маташмый ул. Аның эше — эредән. — Тәдбирле булып нәрсә кыйратты? — диде Иманкол. — Анын фабригыннан башланды бит бу афәт. — Бусы дөрес, хаҗи әфәнде. Фабрикадан, заводлардан башланды. Ләкин күршедә янгын чыккач, мөселман кешенең фарзьг. сүндерешү. Иманкол хаҗи артык тыңлап тормады, киез катасындагы кар кисәкләрен чана табанына 'бәргәләп, үз юлына борылды. Бу сүзләр — Хөснулланы, куркыныч төш күргән кебек сискәндерделәр. Ул атын каулый төшеп, үз- үзенә сөйләнеп китте: — Ай-яй, бу фетнә... Кемнәрнең генә башларына җитми бу фетнә-ә- ә... Мөбарәкша чана утырпыМ ынн ан кулын алмыйча бераз чабып барды да, аннан өметсез ялыну белән кычкырды: — Алып бармыйсыңмыни инде... Хөснулла, дилбегә очы белән атына кизәнеп, артка әйләнмичә генә җавап кайтарды: — Башым ике түгел лә минем. Мөбарәкша бик гарьләнгән чырай белән кире Андриан бакчасына таба борылып, шәһәргә юнәлде. Томанлы ераклыкта дулкын, кебек җәйрәп баручы колонналарны күргәч, аның йөрәге кинәт хәлсезләнеп, бөтен гәүдәсе дерелди башлады. Ара әле шактый ерак. Җәй көне бу ике аралыкта кәбестә түтәлләре тезелеп китә. Куе яшел камыш каплый торган уйсуларга
53
казлар килеп коеналар. Бәпкәләрне тилгәннән саклар өчен җибәрелгән шук малайлар, кайрак төсле шома сукмакларда чуен атып, кузна уйныйлар. Тагын бераз эчтәрәк, бистә кәҗәләренең, көтү кыры җәелеп ята. Ә сул якта, таш белән биеклә- теп салынган тимер юлдан сәгать саен диярлек поезд үтеп китә. Хәзер әле боларның берсе дә юк. Алар урынында хәзер өч көнлек буран белән күпергән кар сахра- сы—үзенең шыгырдавыклы бәллүрләреннән күз камаштыргыч очкыннар гына чәчрәтә. Андриан бакчасы бүген соклангыч матур. Мәңге яшел инәле чыршы ботакларындагы кар мендәрләре йомшак җил белән әкрен генә кабарып тузгыйлар. Җил көчлерәк исеп киткәләгән арада, якынлашып килүче бистә эшчеләренең бердәм тавыш белән җырлаган сүзләре дә шул чыршы ботаклары арасыннан ишерелгәндәй тоела иде.
XXVIII
Быел яз иртә килердер ахыры, февраль азагында ук һава йомшарды. Җылымса ,җилләр — казарма тирәсендәге кар өемнәрен әкрен генә сыйпап юкарттылар. Кояшка каршы якларында тирән күләгәле уентылар казыдылар. Түбә кырыйларыннан тамчылаган боз суы бу уентыларны тагын да тирәнәйтеп, кетердәвекле күзәнәкләр белән каплады. Казарма ишек алдындагы сукмакларның да тиресләре өскә калкып, парланып торалар. Аяк эзендә чыпчык эчәрлек су көзгеләре ялтырыйлар. Шул тирәдә типкендә йөрүче ак бүрекле тавык, үзенең сусаганлыгын кинәт кенә исенә төшергән кебек, кара томшыгын кояшка таба күтәреп, рәхәтләнү тойгысы белән күзләрен йома Да, һәрбер тамчыны бик тәмләп йо- ia. Ул, иң кырый ишектән җилкәсенә авыр скамья атландырып чыккан, сирәк сакаллы, кыска шинельле солдатның үзенә таба килүен күргәч’кенә читкә китеп, сукмак өстендә чүпләнә башлады. Солдат исә, үч иткән шикелле, скамьяны нәкъ шул урынгасукмак белән янәшә бастырып, кулларын чәбәкләп тавык куарга тотынды: — Көшшш! Аның артыннан калын брезент сөйрәтеп килүче яшь кенә солдат сирәк сакаллыны
үртәп кычкырды: — Ну и герой син! Тавык куганыңны фельдфебель күрсә, әтәч түләп тә котыла алмассың. — Синең дә баштан сыйпамаслар,— диде картырагы, һәм скамья- га аркылы атланып, шинель кесәсеннән тәмәке яйчыгы чыгарды.. — Тартасыңмы! Чия яфрагы белән аралаш самасадкы. Бер суырсаң күзеңнән яшь чыгар. Икенче рәтемдә авызборыныңнан кан китәр. Өченче тапкырында инде — душа вон! Яшь солдат борын очын өскә таба җыерып, күзләрен яртылаш йомып кояшка карады да, кара кызгылт миңле сул битен иләмсез дерелдәтеп төчкерде. Аннан «Русский инвалид» газетасыннан калган кәгазь кыйпылчыгын ирененә кыстырып, бармак очларын янчык төбенә батырды. Тәмәке көйрәтү белән алар икесе дә полк штабы урнашкан ике катлы флигельгә таба әйләнеп утырдылар. — Бүген монда, айяй... Моны сирәк сакаллысы әйгте. Аның керфекләре дә, кашлары да аксыл булганлыктан, рәтләп күренмиләр. Шулай да аның һәрбер сүзне тирән уйлап, йөрәктән чыгарып әйткәне сизелә. — Ичмасам, берәр яртын нарядка да китеп булмады. Бүген мин, беләсең килсә, теләсә нинди эшкә дә риза. Тик биредә генә бастырып тотмасыннар. Кухня исләре таралган һаваңа күгелҗем төтен йөзә. Миңле солдат күптән тәмәке күрмәгәпсыман, йотлыгып суыра, иске сәгать пружинасының зырылдап сугуына ошаган тавыш белән күкрәк эченнән
генә гыжлап йөткерә. Шуңа күрә аның сүзләре дә, бугаз эченнән кыхылдап, тамак* төбенә терәлеп чыгалар: — Бастырып кына тотсалар бик рәхмәт әйтерсең. Ә менә үзеңә кушсалар, анда ничек, ә? — Анысы инде, безнең кулдан килми... Ничек инде ул үзеңнең иптәшеңне?.. Без нинди дә булса берәр ерткычмы әллә? — Начальство кушкач булырсың да шул. — Миңа димәгәе, ник анда военный министр үзе килеп акырмый, кул күтәрелмәгәч бер ни эшләр хәл юк, туганкаем. Кичә генәк бит алар коралсызнисез рабәчийлар өстенә дә алып бардылар... Атыгыз! — янәсе... Чү, яшер тәмәкеңне! Үзе килә... Штаб баскычы төбендәге чыптага аягын сөртә-сортә мыек очларын бөтергәләп торучы Сайкевич — бөтен казарма ишек алдын яңгыратып кычкырды: — Тапкансыз икән урын, ботка чүлмәкләре! Чыбыклар кайда? Моментально ташып, брезент өстепә аерым-аерым унарлап санап куярга! Шуннан кирәк санда исполнитель- ләргә биреп торырсыз. Сирәк сакаллы солдат, скамья янына багана кебек баскан .хәлдә, икесе исеменнән дә җавап бирде: — Чыбыклар турында безгә әйтмәделәр, господин фельдфебель, так что без үзебезгә кушылганын... Сайкевич чалбар кесәсеннән зәңгәр читле яулыгын чыгарып муенын сыпырды: — Конюшня артына туарылган үрәчәле чанадан бөтен чыбыкларны бире ташырга! Мин әйләнеп чыкканчы әзер булсын! Бүген менә шушында мунча чабынасыгыз килми торгандыр биг... То-то! Солдатлар үзара сөйләнеп, казарманың инеш як кырыендагы черек бүрәнәле ат абзарына йөгерделәр. — Атка — печән, безгә — розга! — Иллсшәрдән диген! — Кешесенә карап, эшенә карап... — Иллсшәрдән бик күп ич. — Егермегә хәтле генә күп тоела ул. Аннан ипле сизмисең. Менә бер мәлне безнең авылга земский начальник килеп, айяй... Печән катлавын куптарып җибәрүгә үлчәп киселгән кебек тигез калынлыкта, ярты олаудан артык тал чыбыклары килеп
чыктылар. Миңле солдат берсен суырып бөтен көчкә кизәнгән иде, сыгылмалы чыбык чана кырыена шундый чажылдап сугылды, яшь тал каерысы буйга чәрпәкләнеп, үрәчәдә яшел эз калдырды. — Иң зәһәрләрен сайлап кискәннәр... Янәсе, ихлас күңелдән служить итәләр. Җибәрсеннәр иде безне. Урманга бер кереп алгач, бәлкем кайтмас та идек. Кайтсак та, салам нәзеклектәгссен, ә... — Урман урманга тоташа... Аюга племянник, төлкегә кияү булып тик йөр шунда... Пакраимер үз башыңа үзең хуҗа. Ә монда бит, айяй... Чыбыкларны ташып бетерергә өлгермәделәр, фельдфебель Сайкевич штыклы винтовкалар белән коралланган алты солдат ияртеп, көлтә-көлтә чыбыклар өелгән брезент янына китерде дә, скамьяның як-ягына икешәрдән, очларына бе- рәрдән бастырып куйды. Үзе бераз чшкәрәк китеп, әдлә нәрсә үлчәгән шикелле кулын изәп, команда бирде: — На два шага/, назад! Шәһәрдәге каравылный батальоннан китерелгән бу солдатлар үзләренең хәзерге тормышларыннан һәм бигрәк тә тезләнгән килеш мыгырданып чыбык санаучы ике солдаттан җайсызланалар бугай, бер-бер- сснең күзләре белән очрашкан саен, нидер әйтергә теләгәнсыман тамак кырып куялар. Аларның берсе — төм-түгәрәк кечкенә күзле, тәбәнәк буйлы, арык солдат. Туңганга да ошый ул. Өзлексез калтырап тора. Ничек эләкте шулай урылган кыр төсле шадра яңагының әллә ничә төшендә киселгән эзләр ярылып яталар. Сайкевич борылып киткән гуада ул кызык кына итеп боргычын кыйшайтты, авызын чалшайтты, кипшенгән иреннәре ачу белән тибрәнделәр. Аның каршындагы чыгынкы яңаклы, чигәдән башлап иягенә хәтле кара кучкылт төкләр
55
белән уралган озынча битле солдат шыпырт кына эндәште. — Каптык инде, Павлуша, әйтел торасы да юк. Штык очларында ерак кояшның соргылт болытлар ертыгыннан сузылган нурлары — туз башлы елай кебек, бер югары үрләп, бер түбән төшеп, куркыныч сызык булып яналар. Кан җепләре белән челтәрләнгән зәңгәр күзен шул сызыкка текәп, иске багана кебек торучы, барысына караганда да озын буйлы, тап-такыр иякле чибәр солдат авыр сулап әйтте: Үзебез теләп түгел бит, туганнар! Без аңламыйбызмыни... Их, әнә шул тавык кебек җим генә чүпләп йөрсәң... Ерактан яңгыраган барабан тавышы аларны тагын элекке тынлыкларына чумдырды. Штаб флигеле белән гауптвахта аралыгыннан дөбердәп якынлашкан барабанга ияреп, яшь кенә тавыш яңгырады: — Айт, два, три... Правое плечо! — шагом... Андый-мондый хәл чыкса дип тәртип саклау өчен җибәрелгән юнкерлар взводының командиры, үз тавышына үзе сокланган кебек: — Сто-ой... Во-о-ольно... Опра- витьсяя... — дип сузып кычкырды да, кара мыегын бөтергәләп, штабка кереп китте. — Безгә ышанмыйлар... — диде арык солдат . үзләреннән шактый .ерак туктаган юнкерларга дошман күз "белән карап. — Ай-яй... — дип авыр сулады аһыц күршесе. — Хәерлегә түгел бу. Мөгаен, Сандеңкий җибәрткән боларны. Башкалар да саклык белән, як- якларына караигалап, сүзгә кушылдылар. —• Шәфкать көтеп булмый* инде ул ак сөякләрдән. — Эш хәтәр бит, егетләр. — Белсәң иде, ул Сандеңкий дигәннәре безнең полковникны нигә чакыртты икән? — Димәк, распоряжение булачак. — Ниткән распоряжение? — Кемне военно-полевой судка. Кемне арестантский ротага. . — Ә безне? — Штрафной батальон инде без хәзер. Тотарлар да озатырлар. Җәһәннәм артына. Шрапнель астына... — Чыгалар бугай... —дип сискәнеп эндәште яшь солдат. — Башлана хәзер тамаша. Шыгырдап ачылган штаб ишегеннән, яшел бекешле Бикләмишев белән берничә офицерны ияртеп, штабе капитан Рожков чыкты. Аның боерыгы буенча юнкерларны
скамья- ның ике ягына унар-унардан тезделәр. Казарма ишек алды үзләренең отделение һәм взводларын алып чыккан ефрейторлар, фельдфебельләр тавышы белән гөрләп китте: — Строиться... По два. — Равняясь! Аларга гауптвахтада утыручыларны ураткан хәлдә алып килүче конвоирларның ырылдап акырулары кушылды. — Не разговаривать! — Не оборачиваться! — Прямо... Гауптвахтадан чыгарылучыларның барсы да яланбаш һәм шинельсез. Бил каешларын да салдырып алганнар. Аларның тузып беткән кара мундирлары өр-яңа аксыл-кү- гелҗем шинельле юнкерлар каршыннан үтеп китүгә, кемдер пышылдап әйтте: — Гәрәй... Ул әллә ни үзгәрмәгән иде. Шул ук теречел, үткен карашлы күзләр, шул ук уйчан йөз. Бары тик чикә- ләрен һәм ияген кара төк баскан да, чандыр гәүдәсе тагын да ябыга төшкән иде. Ул үзен көтүче җәза урынына тыныч һәм нык адым белән килеп басты. Аның янына Захаркин, Бикбулатов, Матюшенко, Миңмөхәммәдеев, Абдуллин һәм Ефремовны куйдылар. Штабе капитан Рожков, арестантларны исемлек буенча барлап чыкканнан соң, Бикләмишевкә процедура белән җитәкчелек итүне тапшырды. — Полковник үзен көтмәскә кушты. Вакытны үткәрмик. Тизрәк суктырырга да озатырга кирәк үзләрен начальство әйткән җиргә. Команда бирегез. Бикләмишев музыкантлар взводыннан китерелгән боргычы Анисим картч белән ике барабанчыга яңгыратып кычкырды:
56
— Приготовиться... На-а-а-чпнай! Анисим карт, дебет шикелле йомшак мыекларын шинель җиңенең иске абшлагы белән як-якка сыпыр- галап, боргы мундштугын калын иреннәренә печать баскан кебек ябыштырып терәде. Сусыл күзләре ямьсез . акайдылар. ’ Җыерчыклы яңаклар резин туп кебек өрелделәр. Боргы уйный башлауга ‘ барабан таякларының киеренке карындыкка бәрелеп • дөпелдәүләре казарма ишек алдына шундый сискәндергеч, шундый ямансу дулкын булып ташыдылар, гүя кар болытлары да бу тавышлардан тетрәгән төсле булып күренәләр һәм баядан бирле боз дымын суыручы итек табаннарыннан да гүя шушы тавышлардагы жан өшеткечв суык тарала. Боргы жизендәге кояш чаткылары да, меңнәрчә солдатларның, тынычсыз керфекләре арасында, салкын тамчы булып чагылалар. Бары тик болганчык кар суында уйнаклаучы штык шәүләсенә күз төрткән Гәрәй генә, бу тавышларга күптән өйрәнгән шикелле, ис китмәү позасын саклый. Аның колагына якындагы офицерларның бәйрәмдәгечә сөйләшүләре, конвоирларның борын аша сулаулары, каршы якка бик жайсыз кыяфәттә баскан сирәк сакаллы солдат белән дәү миңле солдатның ара-тирә брезент өстенә иелеп, тал чыбыкларын рәтләгән булып маташулары — бөтен нечкә аерымлыклары белән ишетеләләр. Шул арада полк штабыннан кемдер килеп Бикләмишевкә клеенка папкага салынган кәгазьләр бирде һәм үзе шунда ук уставча әйләнеп кире йөгерде. Бикләмишев конвой башлыгына нәрсәдер ымлап, ярырга утыртылган бүкәннәр төсле тын гына басып торучы солдатларга киерелеп кычкырды: — Баталь-о-он, слушай мою команду! С-с-смирно!.. Кара тышлык эченнән йөгерек каләмле писарь кулы белән кайбер хәрефләрен кирәгеннән артык сузып, түгәрәк урыннарын кат-кат алкала- тып язган кәгазьне чыгаргач та, бөтен казарма ишек алдын буйдан буйга карап алды. Шылт^иткәи дә тавыш юк. Барысының да күзләре— Бикләмишев кулында әле ак* әле кара ягы белән әйләнүче дуоткелдә. Бикләмишев, шуның көчен тагын да сиздерә төшәргә теләгән кебек, һәрбер сүзне аерып, кадап әйтә: — ... Бунтка чакыручы җинаятьчеләр тарафыннан язылган прокламацияләрне уку һәм шул турыда начальствога
әйтмәүләре өчен рядовой Петр Захаркин, Гали Миңмө- хәммәдиев, Гиниять Абдуллин һәм ефрейтор Тарас Матющенкога һәр- кайсына җитмеш бишәр чыбык тән җәзасы билгеләнә... Присяга сүзләрен мыскыллау һәм стройда тәртипсезлек күрсәтү өчен рядовой Бикбулатовка йөз чыбык тән җәзасы... Самовольный отлучкада йөреп кайткан кашевар Ефримовка илле чыбык тән җәзасы һәм ике атна карцер... Исемлекнең укылып бетүен дә көтмичә, кемдер илереп үкси башлады. Кем ул? Бикләмишев кәгазь читеннән генә аңар күз төшермәкче булып түбәнгә карады. Ләкин Гәрәй — элеккечә тыныч, тик мундир чабуын бөтергәләүче бармаклары гына тирәннән көйрәп килүче тойгыларның кайнарлыгын сиздерәләр. Матюшенко да нык тора. Бүтәннәрдә дә шул ук хәл... Инде укый башлыйм дип кәгазьдәге юллар арасыннан туктаган у.рынны эзләгән арада, Ефремовның еш-еш сикергәләп куйган сөякләч иңбашын күрде. Әйе..-. Бу аның җыерчыклы бите — бер кабарып, бер шиңеп тора. Шулай да Бикләмишев бер аның өчен генә церемония барышына үзгәреш кертүне урынсыз санап, укуга күчте/ — ... Нижный чиннар арасында хәзерге тәртиптән иаразыйлык, государь императорга һәм аның тарафыннан куелган начальникларга каршы бозык уйлар таратуда һәм үзенең сообщникларын әйтмичә яшереп калдыруда рядовой Гәрәй Сәүбановның җинаяте аеруча зыянлы булуын искә алып, йөз илле таяк тән җәзасыннан соң... Пардон... Хәзер беренче булып... да... кемнәр сугарга телиләр? Бармы теләүчеләр? Үткен борынлы, соры күзле взводный командир круг эченә, терсәк очлары белән төрткрләп, сөзгәк та
57
на кебек ерып керде. Ул инде ки- лешли үк кемгәдер шинелен салып биргән, мундир җиңнәрен ди югары сызганып, яка төймәләрен ычкындырып җибәргән. Чыраенда да «ни боерасыз, әфәндем!» дип, теләсә нәрсәгә әзер тору чагыла. Скамья янына килеп җиггү белән ул, брезент өстеннән сүзсез-нисез иң озын чыбыкны сайлап алды да, кулына тоткан килеш, Бикләмишев каршына килеп басты: — Кайсысын? Бикләмишев барысына да ишетелерлек итеп яңгыратып әйтте: — Ефримов! Илле чыбык. Взводный чыбыклы кулын козырек астына күтәреп ашыгып . сорады: — Разрешите сорарга, ииндиләр- дән илле? Бикләмишев коры гына әйтте: — Полный кизәнеп, скидкасыз... Взводный ит турарга хәзерләнгән тынычлык белән, бер кулындагы чыбыкны югары күтәреп, икенчесенең очын итек балтырына тыкты. — Чалбарыңны төшер! Бу сүзне Ефремов аңламады булса кирәк, чалбар урынына мундирын салды, аннан ни өчендер күлмәк якасын түбән кайтарды. Кабатлап әйткәч кенә, кан төшкән күзләрен үз каршында елмаеп торучы юнкерларга ялвару карашы белән текәп, чалбар каешын әкрен генә суырып алды да муенына элде. Колак төбендә тагын шул ук тавыш чыңлады: — Ят! Сузылып ят диләр сиңа! Башың белән бу якка! Взводный әле һаман аның аңлап җитмәвен күргәч, кул башыннан җилтерәтеп тотты да, башы белән Бикләмишевкә таба борып яткырды. — Менә шулай! Кулларыңны саклыйсың килсә богка таба сузма! Скамьяны кочакла! Фельдфебель Сайкевич аның мундир һәм күлмәк итәкләрен билгә табан күтәреп куйды һәм, тал чыбыгын сузып тоткан хәлдә бер адым артка китеп, сугарга хәзерләнде. Взводный исә каршы яктан басты. Бикләмишев аның яртылаш ялангач аркасына һәм ботларына күз кырыен гына төшерде дә, ачы тавыш белән кычкырды: — Башларга! Боргы һәм барабан тавышлары астында ике яктан алмаш-тилмәш күтәрелүче тал чыбыклары һаваны айкап, сызгырып үттеләр. Тәкатьсез кискен чыелдаулы бу сызгыру Ефремовның дерелдәүче тәненә саңгырау тавыш белән барып бәрелгән
саен, Сайкевич кычкырып санап барды: — Раз, два, три, четыре... Чыбыкларны яңартырга хәзерләнгән арада капка төбендәге солдатлар артыннан ат пошкырып җибәрде. Киң итеп ачылган капка арасында кыска яллы, зур кара күзле, туры ат җигелгән җиңел чанада полковник Шаховский күренде. Аның укалы башлыгы җилкә аркылы артка салынган. Пасха күмәченә ошашлы аксыл каракүл бүреге хәзер үк очып төшәр күк җиңел тора. Өстендәге күксел шинельнең кайбер төймәләре бөтенләй каптырылмаганнар. Ияк уртасыннан түгәрәкләнеп, шундый ук җыйнак мыек белән тоташып үскән кара сакалы өзлексез селкенә. Шуңармыдыр, сүзләре дә бераз калтыравыклы булып, шул ук вакытта киндер аерып ерткан кебек шытырдап, чыгалар: — Отставить! Барлык старший офицерлар — кабинетка! Бу сүзләр шул хәтле тиз әйтелделәр, Бикләмишев нәрсә булганын аңлый алмады. Шаховский аны һәм Рожковны үз янына чакырып, роталарны казармага, гаеплеләрне гаупт- вахтага, юнкерларны шәһәргә кайтарып җибәрергә кушты да, штабка кереп китте. Казарма ишек алды: — Стройся! Ряды-здвой! — тавышлары астында әкренләп бушады. Конвой башлыгы барлык офицерларның тыз-быз йөрүләрен күзәтеп, взводныйга кычкырды: — Җибәр үзен. Бәхете шайтанның... Взводный иренеп кенә әйтте: — Гомердә булмаган хәл. Эш кызып киткәч кенә тыпы-р-р-ру имеш! Бер дә генә дә аңламыйм. Тор, әйдә! Монда сиңа иркенләп ятырга мунча ләүкәсе түгел. Скамья аякларына ике куллап
58
чытырдап ябышкан Ефремов бармак очларын әкрен генә аркасына тидереп, уч төбен карады. Кан! Конвой башлыгы, сакчыларга һәм гаеплеләргә тиешле тәртиптә тезелергә кушып, Ефремовны ашыктырды: — Син нәрсә? Особый приказ көтәсеңме әллә? Тор һәм тиз генә килеп бас! Ярый әле әз белән котылдың. Конвой башлыгы боргысын кул- тыгына кыстырып Сайкевич артыннан ияргән трубачка да нәрсәдер әйтмәкче иде бугай, Гәрәйнең карлыккан тавышын ишетүгә елт кына борылды: — Туктатыгыз үзен! Бүрек белән каплагыз! Гәрәй аңа карап басылмады. Битен томалаучы конвоирның кулыннан әле артка таба кайшалып, әле түбән иелеп, Матющенконың биек җилкәсенә сарылып әйтте: — Хурлык сезгә, куркак палачлар! Җил чәчтегез, давыл урырсыз... Конвой башлыгы, зәңгәр кырыйлы фуражкасын төзәткәләп, ялтыравыклы итегенең текә үкчәләрен кар эченә каты батырып үкерде: — Замолчи! Шуның артыннан ук никель тышлы кыныннан озын кылычын чыгарып, оятсыз сүзләр белән кизәнде: — Җинаятьче башыңны шушы минутта чабып өзмәс борын... Гәрәй үзенең гәүдәсенә ятышсыз, әллә ничә ямаулы кара мундир эченә сыймаган төсле алга ыргылып, биткә, күкрәккә сугылган йодрыклар астында тагын нәрсәдер кычкырды һәм, чигә тамырларындагы кан йөрешен буып, мылтык сабы бәрелүгә, аның тавышы әллә ничәгә чатнап ярылды. Күз алдыннан, өскә әйләндерелгән тимер тырмавыч кебек, тигез рәтле штыклар үтеп киттеләр дә, казарма коймасы артыннан юнкерлар взводы җырлап узды: — ... Чубарйки, чупчмки — калина... Шуннан соңгысын Гәрәй күрмәде, ишетмәде. Йөрәк ачынышы белән туган соңгы уйлар да, караңгы упкын өстендә өерелгән чи йомычка төсле бер батып, бер калкып, — гауптвахта коридорындагы авыр адымнар белән бергә йотылдылар. Шул үк төнне Гәрәйнең һәм аңар бәйләнешле башка солдатларның эшләре, генерал Сандецкий боеры- рыгы буенча, жандармское управлениегә тапшырылып, тынычсыз полкны ашыгыч рәвештә
фронтка озату хәзерлеге башланды. XXIX Суфия хат укый: — «... Хәерле булсын. Мин бер кайчан да кирәгем булыр дип масаймадым. Кайсыдыр китапта укылган: «бирмә сер, түз, аһларың йот!» кебек сүзләр дә минем өчен яраксызлар инде. Биреләчәк серләр б и реле п б еткә н нә р...» Нишләп ул болай инәлә? Анардагы бу өметсезлек каян килә? Элек бит ул'алай түгел иде. Үткән елларда гына әле һәрбер сүзеннән ут чыгарып яза иде. Шулардан берсен Суфия әле дә саклый: — «Оренбургта булдым. Татар кызларына бай шәһәр икән. Барсының да күзләре синеке төсле оял- чан гыйшык белән яналар. Мондый итеп карый белү — шәрык кызларында гына була. Шәрыкта кызлар ти$ өлгерәләр. Аларның күзләрендә бөтен тойгыларыңны астын-өскә китерерлек көч бар. Аларда темперамент, татарча әйтсәк, — дәрт балкый. Менә синең дә күзләрең бик дәртле күзләр. Җилекләргә кереп. йөрәкне ботарлыйлар. Сәгатьләр буенча үзләренә генә карап, бөтен дөньяны онытырга чакыралар...» Бу хатларга Суфия җиңелчә, ләкин юатулы җаваплар кайтарды: — Тилермә. Син яшь әле. Мин сиңа карагайда да яшьрәк. Гимназияне бетерим. Аннан күз күрер. Шулай да) Суфия аңар үз йөрәгенең утырмаячагын алдан сизеп тора. Аның хатларына да шәкерт- ләрискеннән грамотнысрак язылган итеп кенә карый. Югыйсә бит, шкатулка тулы хатлар арасында үтә тиле сүзлсләре дә бик күп очрыйлар. Анда: — Шушы бер ел эчендә кулла- рыбызны кысып тотышканыбыз
59
да юк. Кешеләр даже үбешәләр, — дип язучылар да бар. Анда бөтен әрнешләрен бер ноктага бәреп, менә болан шыңшып язучылар да бар: — «Мин инде мәңге чирле булып гомер итәрмен. Атаң аркасында гына банкротлыкка төшкән купец малаена син, әлбәттә, югары чарлагыңнан мыскыллап кына карарсың. Синең аркада мин эчәргә сабыштым. Әти белән икәүләп эчәргә утырабыз да, сезнең фамилияне каргыйбыз. Безнең каргыш бер төтмәсә, бер төшәр. Исеңдә тот, Суфия!» Алар арасында гимназистларның: — «Софочка!.. 7\1илая!.. Жемчужина моя!..», дип бетә торган русча хатлар да байтак. Ләкин бүген аларның берсе дә күңелне үзләренә тарта алмыйлар. Аның күзләре, бер почерклы, нечкә карандаш очы белән вак кына итеп язылган запис- калар өстенә генә төбәлгәннәр. Күпчелеге — фронт штабындагы ыгы-зыгы эчендә сызгаланып, байтагында числосы да язылырга онытылган бу кечкенә кәгазь кисәкләрен Суфия, җан бизәге итеп, кадерләп саклый. Шул хатлар аркылы ул үз гәүдәсен аның җылы, көчле кочагына уралгандай тоя. Шул хатлардан ул башка кавалерларын чагыштырырлык үлчәү таба. Шулармы укыдымы — Горжецкий дә, Мөбарәкша да, барысы да күләгәдә калалар. Суфия үзе дә аңар хатлар язды. Аңарчы ул Хамматның куеп дәфтәренә, гимназист малайларның альбомнарына шаяртып, яки урнашкан гадәтләргә ияреп кенә, берничә сүз язгалаганы бар. Ләкин ул аңардан башка һичбер кемгә үзенең чын тойгыларын әңгеп хат язмады. һичбер кемгә үзенең йөрәген ачмады. Дөрес, кайбер сөрепүләр булгалады. Суфия аларга да, үзгә- рүчән апрель һавасына ошаган яшьлек шаярулары итеп кенә карый. 1914 елның июлендә аның инженер Заболотный белән йөрүен бик күпертеп: — Аясуфия манарасына тәре куйганнар икән! — кебек анекдотлар чыгарып сөйләгәннәр иде. Ләкин Суфия ул чибәр галимне шул ук елның көзендә ташлады. Заболот- ныйның үз изобретениесе буенча яңа система гранатлар эшләргә сугыш министрыннан подряд алуын ишеткәч тә, Суфия аңардан ераклашты. Хатын-кыз компаниясендә искиткеч нечкә тойгылы булып танылган, күп кенә опералардан ма- тур-матур арияләрне яттан белгән яшь инженерның кинәт үзгәрүеннән, өендәге һссидән дә шикләнеп йөрүче әз сүзле кешегә әйләнүеннән курыкты. Суфия аны
соңгы тапкыр үз лабораториясенә бикләнеп, бөтен дөньяга кул селеккән монах төсле тынычлап, башы-гәүдәсе' белән сугыш химиясенә чумган хәлдә '•тапты. Шуннан соң алар елдан артык очрашмадылар. Бары бу ел рождество бәйрәменнән соң, өр-яңа яшькелт автомобильдә, генерал Санде- цкий белән янәшә утырган килеш, артиллерия складына узып киткән Заболотныйны күреп, тагын бер кат борчылды. Ләкин бу борчылу озакка бармады. Шул ук көнне, шәһәрдәге дворяннар клубында оештырылган танца кичәсе-— Суфиягә элекке көләчлеген, шаянлыгын кайтарды, яңа танышларга, яңа кызыкларга юл ачты. Яңа танышлар— Суфияне күккә күтәреп мактады- • лар. Матур кызларга уздырылган ярышларда һәрвакыт беренче призны аңар бирдерттеләр. Шул яңа танышлардан поручик Бикләмишев аңа кружка белән мөселман яралылары өчен ярдәм җыеп йөрүгә дә ’булышты. Хәтта: — Акчагыз җитмәслек булгач, ни пычагыма сугыш башладыгыз. Мин патшага сугыш өчен акча түләргә не обязан! Минем расход аннан башка да җитәсе! — дип очына-очыиа каныккан чөй сакаллы берәүне участокка озатучы да шул ук Бикләмишев булды. Шуның өчен ул Бикпәмишевнец парадный төбенә хәтле озатып килеп тә, күрешкән чакта кинәт кенә кочаклап, иреннәрне көйдереп үбүенә ачуланмады. Укалы башлыгын иягенә хәтле гартып төшерде дә: — Ашыгасыз, офицеркаем! Моның өчен сез... — дип шаяртып, янау сүзләре әйтә-әйтә баскычтан күтәрелде. Кич белән Бикләмишев
60
телефон аша гафу үтенде, офицерлар собраниесенә балга чакырды. Ләкин ниндидер томанлы шикләнүләр, аякларга тагылган гер төсле, аны икеләндереп өйдән чыгармадылар. Кичәгенәк ул тагын телефон шалтыратты: — Сезнең йортны сакларга часовой җибәртәм. Иртәгә серьезный вакыйга көтелә. Казан эшчеләренең яңадан баш күтәрүләренә берәү дә ручаться итә алмый. Шуны уйлап, сезне охранасыз калдыруның ни кадәрле куркынычлы булуын күз алдына китереп, сезнең турыга пост билгеләдек... Мәрмәр стеналы, ачык учаклы мичтә каен күмерләре озак' яндылар. Аннан нәзек кенә көл катлавы белән чорналып тоныкландылар. Аяз төндәге күк төсле зәңгәр атластан корылган япон ширмасына, ике кешелек җыйнак кына кәнәфигә, чикләвек агачыннан ясалган туалет өстәленә, почмакта ноталар ачылып салынган пианино клавишаларына, вак хәрефле запискалар өстенә тузгыган кара чәчләргә — әкияттәгесыман сүрән шәүлә сирпеп, әкрен генә сүнделәр. Бүлмә караңгыланды. Суфия Бикләмишевнең сүзләрен тагын бер кат баштан үткәреп сискәнеп куйды. Бронза саплы таяк белән учактагы күмерләрне болгатты. Юк... күмерләр сүнмәгәннәр әле. Каен күмере ул йөрәк төсле—бер кабынган утны озак саклый. Син аны, аксыллануына карап, суынган /(йп уйлыйсын. Ләкин ул аксыллык — күмер уртасындагы утны өртүче көл генә булып чыга... Юк... Күмерләр сүнмәгәннәр әле. Аларны менә бо- лай итеп болгатсаң, әнә нинди очкыннар чәчриләр. Бу яктылык булганда күз талдыргыч электрик нигә кирәк? Б’олай да яхшы. Болай үзе бер әкият... һәм менә бу кәгазьләр дә — «Мең дә бер кичә» шаһзадәсенең кош теледәй сәлам хатларына ошыйлар. —- «Суфиям! Корпус командирының адъютанты итеп назначение бирделәр. Әнвәрең. Действующая армия» Элек ул алай язмый торган иде. «Синең» дигән сүзне фронт китерде. Бу сүз беренче тапкыр Варшавадан җибәргән портреты артында күренде. Шул ук портрет озакламыйча Хамматның мактау сүзләре белән газетка басылды: — ... Мөселман офицеры.
— ... Могтәбәр гаиләдән Әнвәр әфәнде Бикчурии. Бу сүзләр — үткән елгы аяз сентябрьны, шәһәр бакчасында ай нурына күмелгән чирәмле сукмакны, Суфиянең оялчан йөзен куе яфраклар күләгәсе белән ышыклаган карт юкәне, йомшак иреннәргә кытыклап чәнчелгән мыекларны искә төшерделәр. Шул көннән башлап Суфия үзенең тойгыларында, чишмә бәреп чыккан төсле, яңалык сизде. Аңарчы ул һәр шимбә көн пар ар- гымак җиктереп, Зәңгәр күл буендагы имениегә, йөрәк белән җәфаланучы анасы Хәдичә-бану янына кайткалый һәм, шунда туры килсә, цфше имениедәге яшь подпоручик Геннадий Волжин белән вакыт үткәрә торган иде. Кинәт кенә бу очрашулар сирәгәйделәр. Шатлыкны — кайгыны чырайга карап танучы абыйсы Идрис белән дә ул озак утырышудан кача баш- ' лады. Идриснең эше болай да — * муеннан. Суфия гимназиягә киткән чакта ул йоклап кала. Суфия өйдә чакта ул, туры бияне шабыр тиргә батырып, штабка, хәрби цензура канцеляриясенә, дус-ишләренә чабып йөри. Бары тик дөңлә. бөтен халык йоклап беткәч кенә, аның ашыгып бер-бер артлы звонок басуы ишетелә. Әллә ни дә бер өйдә туры килгән сәгатьләрендә дә аның янына кереп сөйләшергә күңел тартмый. Бөтен өстәле — кәгазь. Тәрәзә төпләре — кәгазь. Диванда шул ук ат исе белән аңкучы солдат хатлары тузгып яталар... Идрис шулар өстеннән күзен алмыйча өзлексез тәмәке тарта. Әлбәттә, ул андый чагында Суфиянең теләкләрен аңламаячак. Аннан соң аңар пичек итеп бу ту- ’рыда сөйләргә кирәк? Аның нервлары болай да бишек сиртмәсе кебек тартылып сузылганнар. Менә шартлый, менә өзелә дип торырлык хәлгә килгәннәр. Шулай булгач сер уртаклашырлык бер генә кеше кала. Ул да — әти!
61
Суфия үзенең атасы Юныс байны анасына караганда- да ныграк ярата. Гимназиягә кереп, урыс фабрикантларының. кызлары белән бер дәрәҗә белем алырлык ’ юлга басуы өчен дә фәкать атасын гына мактый. Дөрес, аның анасы да җәдит фикерле. Ләкин аңардагы җәдитчелек уку-укыту мәсьәләсеннән, Оренбург курсларыннан югары күтәрелми. Аныңча: — Кыз кеше шул курсларда чигү чигәргә өйрәнсә, зур мәҗлесләр өчен аш-су хәзерләү турында пешекче хатыннарга акыл бирә белсә, бала тәрбияләү сабакларын үзләштерсә, кияүгә чыкканнан соң Идел буйлап бер, Агыйдел буйлап ике һәм Кавказ—Кырым буйлап өченче сәяхәттә йөрсә — шул тәмам җитә. Тормышның калган өлеше — ирләрнеке^ Шушы фикерләренә ул яклаучылар да тапты. Моннан сигез-тугыз ел элек «мәхәллә саен бер мәчет һәм бер мәктәп» мәсьәләсе чыккач, Хәдичә ханым ул лозунгны «һәрбер мәчет каршында ирләр һәм кызлар өчен аерым-аерым берәр мәктәп ачу» төсендә киңәйтте. Берничә ел буенча аның авызыннан шул сүз төшмәде. Бары тик Романовлар патшалыгының өч йөз еллык юбилее уңае белән милли кызлар гимназиясе салу фондына акча җыярга ке- решелгәч кенә, бераз тынычланды. Ләкин Суфиягә кайчан салынуы билгесез булган һәм «Приютмы, әллә гимназияме?» дип матбугатта талаш куптарган бу мәсьәләнең хәл кылынуын көтәргә туры килмәде. Әни кешенең хәтерен калдырып булса да, татар кызларының да күренекле фамилияләренә генә ишеге ачык булган урыс гимназиясенә керү теләгенә иреште. Шул чакта аны атасы якламаса, кем белә, Суфия бәлкем былтыр ук башкалар төсле бала тудырып, мәҗлес уздырып, пешекче хатыннар яллау хәсрәтен татып ящәүчс бикә булыр пде. Хәер хәзер дә ул, анасын имениегә озатканнан бирле, хезмәтчеләр өстеннән күзәтү, бистәдәге йортта төрле вечерлар оештыру мәшәкатен үз Жнлкәсенә күтәреп бара. Сугыш елы булуга карамастан, модаларның тиз алышынуы, кунакҗитемнең күплеге, биюле-уенлы кичәләрнең ешлыгы — аңар рәтләп дәрес хәзерләргә дә вакыт калдырмыйлар. Ләкин боларныц берсе дә Суфиянең аяк-кулын бәйләмиләр, бәлки шул ук гимназиянең шау-шулы, күңелле кичке курсы булып кына күренәләр. Суфия үзеннән элекке буын татар кызларының нинди шартларда укуларын бик яхшы белә. Садыйк мулла мәхәлләсендә хәзерге . көндә 'дә бистә
рабочийларының һәм кустарьларының кызларын нәкъ шулай укыта торган мәдрәсә бар. Суфия- кайчандыр, кызык итеп карау өчен, шул мәдрәсәгә кереп тә чыкканын хәтерли. Ташландык мунча кебек бер бүлмә. Бал кортлары шикелле мыж- мыж килеп тора торган кызлар та- 15ыны уртасында, күзлеген җеп белән башына эләктереп куйган карт остабикә сабак өйрәтә. Шаушудан, әче тузаннан, өзлексез төтәүче мич сөременнән аның да башы тонып беткәнгә ошый. Ул зуррак кызларга нечкә генә яшслле-сарылы тавыш чыгарып: — Чөн адәм җәниәтә керди... — дип «Мөхәммәдия» көйләргә өлгерми, кечерәк кызлар: — Әбсен ә, бигә сәкен, әб... — дип иҗекләргә керешәләр. Икенче бер кырыйда ун-унике яшәрлек кызлар: — Вәләзза-а-а-ллиңн... — дип сузып, тәштитләрен чыгарып коръән укыйлар. Уң яктан берсе: — Абыстай, кара әле, Сәрбиҗа- мал иман шартының тышына адәм башы ясап утыра... — дип әләкли. Сул яктагысы: — Әбәү, чукынчык, шул тиклем борып чеметмәсәң... — дип еларга тотына. Икенче берсе кырыйларын тычкан кимергән әфтияккә борынын төртеп йокымсыраучы шадра кызның чәченнән тарта. Шул арада Нәбиулла карыйның чулак малае кереп, абыстайны ишек алдына чакыра. Кызлар тузан куптарып, «кияү мунчасы» ’ уйнарга, конфет кәгазьләре алмашырга, күзгә начар абыстайны алдау өчен бакыр тиеннәрне теркөмешкә ма
62
яхшы хәзерләргә Суфиянең сәләте җитәрлек. Гимназиянең кызыгын җибәргән сәбәпләр, әлбәттә, боларда түгел, ип . өчендер хәзер, андагы уеннар да, рус <теле учителенең словесность дәресләрендә еврейләр турында көлке катнаштырып сөйләве дә, ирләр гимназиясе белән ике арада «почта» йөртүләр дә — йөрәкне үзләренә элекке төсле тартмыйлар. Гимназия белән, йорт белән бәйләнгән бөтен әйберләргә читсенеп карау, азмыкүпме вакытка шулардай аерылып тору тойгысы — көннән көн көчәя. Менә бу ефәк күлмәкнең коңгыр төсе дә туйдырды. Крокодил тиресе белән тышланган сумкадагы китаплар да биздерделәр. Өй эчендәге гайбәтчел асрауларны да, тирәюньне сырып алган танышларны да, забастовкалар, арестлар белән кайнаган бистә тормышын да, Зәңгәр күл имениесен- дәге аз гына тавышка да нервасы кузгала торган анасын да, берсен дә, берсен дә күрәсе килми. Алар урынына каядыр китү теләге кереп оялады. Кая китәргә? Ничек китәргә? Иң яхшысы, әлбәттә, Әнвәр корпусы. Ләкин ул ерак. Әлбәттә, фронтка да китәргә мөмкин. Киттеләр ич әллә кемнәр. Андрианов кызы да китте. Маргелаи Мәдинәсе дә китте. Аннан берничә ел элек дүрт татар кызы берьюлы Балкай фронтына-төрек гаскәренә, шәфкать туташлары булып язылдылар. Суфия алардан киммени? Тиз генә урыныннан торып вык- лючательне борды. Электрик нурларын суырып кире өскә ыргыткан киң көзгедән үзенең бит-сынын кар* нып, кулындагы кәгазьләрне шкатулкага салды да, иелде. Лампа яктысын :з ^ертыкларында йоткан калын хәтфә шторлар арасыннан урамга карады. Ерактагы тәрәзәләрдәй кар җәтмәсе аша салкын утлар күренәләр. Аннан бире—аппак бушлык. Тагын да биредәрәк, тротуар ' өстендә мылтык күтәреп солдат йөри. Гуна бугай, винтовкасын култыгына кыстырган да, учларын авыз турь^ын- да куышлатып, сулышын өрә. Сулыш шунда ук парга әйләнеп, па
нарга, бер-берсен үртәшеп сугышырга тотыналар. Абыстай керүгә тагын барысы да дәррәү урыннарына утырып, селкенә-селкенә китапларын көйли башлыйлар: — Идрис нәби хөллә печәр, Сөбханалла дәю, дәю... Ягкуб сәүчп хурлар кочар Маша алла дәю, дәю... Бу күренешне Суфия түкми-чәчми атасына кайтып сөйләде дә, артык ул мәдрәсәгә аяк та атламады. Ара-тирә фаэтонга утырган ки* леш, мәдрәсә урамыннан үтәргә туры килгән чакта да, кучерны гына ашыктыра: — Куа төш, атны! Куа төш! Үзе эченнән генә атасының сүзләрен кабатлый: — Шул мәдрәсә дә аларга җитеп ашкан. Безнең фабрикалардагы хатын-кызлар болай да усаллар. Күбрәк укытсаң, күзеңне чыгарып, башыңны ашарлар. - Бистәдәге кызлар мәдрәсәсен күргәннән соң, Суфия каршында гимназиянең кадере әллә ипчә өлеш артты. Шул куаныч аркасында ул үзенең иң яратмаган тарих дәресен дә күңел куебрак өйрәнергә тотынды. Тик менә бу ел гына ул тагын тарихтан артка калып, Рюрикләрнең кайчан князь булуларын, Тушин карагының патшамытүгелме икәнлеген бутый башлады. Кыш уртасына таба тарих янына француз теле (ә немец телен сугыш башлану белән үк туктаттылар), аннан физика, аннан геометрия кушылды. Ләкин боларның берсенә дә аның күңеле утырмады. Алар урынына Суфия башына «Нат Пинксргон» китаплары, Арцыбашев романнары һәм Әнвәр запискалары кереп урнаштылар. Яңа ел каникулы — Суфия белән гимназия арасын бөтенләй суытты. Класс дәфтәрләренә һәрбер фән турысына теркәлеп барган үзләштерү билгеләре аны әз генә дә куркытмыйлар. Чөнки ул атасының якын дусты булган инспекторның һәм үзеннән еш кына бүләкләр алучы ■ учительләриең беркайчан да аңар кечкенә отметка куймаячак- ларына нык ышана. Шуның өстеиә, теләгән чакта болай да дәресләрне
63
радиый турысындагы ялангач юкә ботаклары арасыннан бөтерелеп югары күтәрелә. Тупас гәүдәле, туемсыз ерткыч кебек сузылып яткан төн караңгылыгына тагын бик күп солдатларны чыгарганнар ахыры, сирәк фонарьлар турысыннан әледән-әле. штык очлары ялтырап үтәләр. Бәлки алар сөйләшә дә торганнардыр. Тик алариың тавышларын ике катлы тәрәзә ишеттерми. Бүлмә эчендәге телсез тынлыкта янып бетмәгән кисәү төпчеге чырт- лый да, стена сәгатенең, ялпак теле тыкылдый. Бер-бер артлы звонок ‘бастылар. Парадный баскычтан шылтырап менгән шпор тавышы ишетелүгә, Суфия аның Бикләмишев икәнлеген танып, коридорга чыкты. Ул кызгылт мыекларындагы кар бөртекләрен замш перчаткасы белән » сыпыргалап, төм-түгәрәк битле асрауның әле һаман почмакта торуына карамастан бер кулы белән Суфиянең нечкә бармакларын кысты һәм икенче кулын ефәк челтәр аша йомрыланып " ялтыраган җилкә очына куйды. — Отылдыгыз, королевам! Җир йотсын, отылдыгыз! Американский парида , рыцарегыз өстен чыкты. Менә Күрәсезме? — диде Бикләмишев, һәм стена буендагы болан мөгезләренә шинелен эләктереп, күк диагональ мундирының сул як түшендәге Георгий тәресен рәтләп куйды. Суфия гаҗәпсенгән тавыш белән аны котлап, катокта шуган тизлек белән үз бүлмәсенең ишеген ачты: — Менә ичмасам, күңелле булган. Сез хәзер инде чынлап та... Ничек кенә әйтергә соң? Сез хәзер чын мәгънәсе белән офицер! Юкса әллә нинди аксак солдатларның пычрак шинельләренә медаль тагып кайтуларын күреп тә, сезнең берни- сез йөрүегезгә гарьләнә идем. Я сөйләгез, кайчан? Ничек? Гадәттәгечә, перламутр чәчәкләр белән бизәлгән түгәрәк өстәл янына утырдылар. Бикләмишев югарыдагы хрусталь чуклы люстрага бер күзен кысып кына карады да, атлас карталар колодасыннан аерылып чалкан ятучы пиковая даманы үзенә таба тартты: — Сез ышанмадыгыз. Бистәдә ниткән героизм булсын дип сүз көрәштердегез. Пари тоттыгыз. Тырышкач була икән шул. Күрәсезме, урамнарда нинди образцовый тынлык һәм порядок. Ясап карасыннар
хәзер забастовка! Урамга хәзер мин хуҗа. Бу минем подчинениедәге юнкерлар. Шулай итеп, йөрәк мадоннам, һәр йомышыгызга күндәм героегыз, үзенең бәхетле минутларын сезнең белән бергә үткәрү өчен тәшриф боерды. Рөхсәт итсәгез... Суфия артка чигәргә өлгермәде. Бикләмишев җитез хәрәкәт белән өстәл кырыеннан Суфиягә таба шуып, Суфиянең ярым каршылык сүзләренә тагын да исерә төшкән кебек, аны йотлыгып үпте.. Суфия, аның кайнар кулларыннан ычкыну белән, мәрмәр учак стенасындагы түгәрәк көзгегә борын очын тидерерлек якын килеп, иреннәрен карады: — Соңгы тапкыр булсын, Фатих әфәнде! Әгәр тагын бер гено кабатланса да, минем ишек сезне кертү өчен ачылмас! Ишетәсезме, соңгы тапкыр! Бикләмишев тагын аның кулларын үзенә тартып, аркасыннан сөйде. һәм колак төбенә иңкәеп шыпырт кына эндәште: — Ә соң, пари?! Хәтерегездәме вокзал буфетында пари тотканда мин әйттем: отсам үбәрмен дидем. Сез шуңар күндегез. Шулмы инде вәгъдә? Бистәгездәге крамоланың җеп очын начальство кулына тоттырып биргән өчен җавабыгыз шушы икән, үпкәләмим, нәрсә генә әйтсәгез дә чын күңелдән рәхмәт! Бүтән сүзем юк. Мин үземне барыбер герой саныйм. Генерал от инфантерии Сандецкнй кулы белән отмечать ителгән ул геройлыкның бүләге хәзер менә монда — түшемдә, һәм шушы георгиевский крест астында сезгә мәхәббәт белән тулган йөрәгем мине акылдан шаштыра... Килегез, зинһар, тату гына утырыйк әле. Мин сезгә секрет итеп бер вакыйга сөйләмәкче булам. Шуннан аңларсыз, кем герой һәм кем — сукыр тиенгә ярамаслык трус! Бәлки
64
сез аның куркаклыгын белмичә миннән өстенрәк тә куя торгансыздыр... Суфия, сискәнүле гаҗәпсенү ia- вышы белән сорады: — Кемне әйтәсез? Кемгәдер на мек ясыйсыз ахыры? Ачыграк coft ләвегезне үтенәм. Тагын перламутрлы өстәл янына, бу юлы инде бөгенләй янәшә утырдылар. Бикләмишев моңарчы Суфиягә ишетелмәгән җитди тонда, качаклар барагындагы җыелышны ничек таратуын, ләкин шучда бер күңелсезлеккә очравын сөйләп китте: — .Мөбарәкша Хәлилевне сез ба рыгыз да мактап сөйли идегез. Ул үзе дә шул мактаулар белән бозылганмы, бик кәпри егет. Ике сүзнең берендә үзен кыстырып масая. Имеш, ул Исламбулда булган. Имеш, ул рабочийлар белән аралаша. Имеш, ул аларның телен белә. Ә солдаткалар аңа тел белүне шундый күрсәткәннәр, хоть башыңны ал да Сабергә кач’. Ул аларга әйткән ди: ирләрегез тун сорыйлар, итек сорыйлар, эшләргә кирәк. Ә солдаткалар аңа болай дип җавап биргәннәр: дурак башлары белән әле дә ике ел сугыштылар инде. Пусть бераз суыкта катсыннар. Аларны кайтарып, урыннарына байларны, түрәләрне җибәрергә вакыт! Болай иткәч, Мөбарәкшаны тыңлыйлармы соң? Ә ул дурак тегеләрне һаман юмалап маташа икән. Шуннан аның үзенә: син безне саттың, провокатор... — дип, бәйләнәләр дә кыйнарга тотыналар. Ә ул куян йөрәк, шул сүздән изерәп төшә. Үт-' кән атнада сездән кайтышлый, сез ул чагында имениедә . булгансыз бугай, тагын шул сүзне ишетә: — «провокатор!» һәм... фатирына кайтып трусларча... — Чү; сез нәрсә сөйлисез? Бикләмишев, бер кулын мундирының төймәләре арасыннанд эчкә кертеп, Наполеон позасында аякка басты: — Извините! Сез менә сөйләп бетергәнне көтегез. Шуннан ул шәһәрдәге номерына кайтып асылып- макчы булган. — Юк. моның булуы һич тә мөмкин түгел... Суфия шашкынлы курку чырае белән туп-туры Бикләмишевнең күзләренә текәлде. Ләкин Бикләмишев, аны тагын да куркыта төшәргә теләгәнсымаи өстәл өстенә бер бармагын төртен, каләм кебек шудырта башлады: — Тәрәзә пыяласына сулыш өргән дә, тырнак очы белән менә болай итеп сызып
чыккан: — Төкерим дөньягызга!.. — Бер нәрсә дә аңламыйм... — Сабыр итегез, аңларсыз... Утырыгыз зинһар һәм әкият тыңлаган шикелле тыныч настроение белән тыңлагыз... Беләсезме, Хаммат аны бөтенләй асылынырга хәзерләнгән хәлдә очрата. Кулында сөлге ди, тәрәзәдә әлеге язу... Ә авызында дурацки сүзләр: бетте баш, бетте баш... — Туйдым! — диде кинәт Суфия һәм нервлы хәрәкәт белән кабаланып шторларны япты. — Туйдым арзанлы эффектлардан. Туйдым шул булдыксыз шәкертләрдән Әгәр дә сез мине чынлап та уважать итсәгез, миңа бер уелуга күрсәтегез! Ләкин бу турыда, берәүгә дә әйтмәү шарты белән... Бикләмишев уң кулының бармакларын бер җәеп, бер йомарлап, бик җитди тавыш белән җавап кайтарды: — Миңа әйткән һәрбер сер үз йөрәгегездәге кебек сакланыр. Суфия аның янына ук елышып, Әнвәр турындагы уйларын яшереп, балаларча инәлеп әйтте: — Сез мине-Москва аша китүче эшелоннарның берсенә устроить итә аласызмы? Мин корпус лазаретында сестра булып эшләүче подругам янына барып кайтырга телим. Әти- әнигә әйтсәм, риза булмаячаклар. Бикләмишев башта бу фикергә каршы төшеп караса да, Суфиянең беренче тапкыр үзе башлап үбүе аның бөтен ихтыярын алды һәм ул аңар штаб вагонында аерым купе алырга вәгъдә бирде. XXX Офык кызыллыгы бетеп җитмәгән аяз күктә зәңгәр путаллы- пыяла кисәге кебек якты йолдыз калыкты. Һава—сизелерлек суынды. Итек эзләренә җыелган кар сулары өс
65
теиә челтәрле боз катты. Әйтерсең, берни дә булмаган. Бөтен тирә-юнь шундый тын, шундый аяз. Сайксвич фатирыннан кара шәл ябынып чыккан һәм үзенең буе-сыны белән озынча вазага ошаган хатын да, шушы аяз тынлыкка соклангансы- ман, кечкенә туфлялы аякларын бик сакланып, йомшак итеп баса. Аның тавышы да шундый җыйнак һәм көйле булып чыга: — Ти-и-ти-ти-тии... Теле яңарак ачылып килә торган бәләкәй кыз җыры кебек бу күңелле тавыш — бөтен казарма ишек алдын әйләнеп, ат абзарлары турысында кинәт кенә өзелде. Абзар ишеге яртылаш ачык, урта баганадагы фонарьга ут кабызма . ганнар әле. Тоякларын идән такта ларына бәргәләп, бер-берсенең улакларыннан печән тарткалап ашаучы кыска койрыклы атлар — тоташ күләгә булып кына күренәләр. Шул караңгыда кемдер, сөйләнә- • сөйләнә сызгырып, атларга су эчертә. — Эч, брамат, минем исәнлеккә! Ат суны эчеп бетермәде, колакларын шәңкәйтеп, солдат җилкәсе аркылы борчулы күз белән ишеккә таба борылып карады. Солдат үзе дә сызгырудан туктап, тәртәләре артка каерылып куйган чана тирәсендәге ят тавышларга колак салды. Бераз тыңлау белән үк ул аларның Сайкевич хатыны белән взводный Әпсәләм икәнлекләрен таныды. Алар .ерактан җәяү йөгереп кайткан төсле сулышларына кабынып сөйлиләр. Хатын китәргә ашыга, тегесе җибәрмәскә тели бугай. Кемнәндер куркып, шыпырт кына тарткалашулары ишетелә: — Яһа хәбәр әйтимме? — Сөям димәкче буласыңдыр... Алтын таулар вәгъдә итәсеңдер... Күп ишеттем. Җибәр. Мин бит тавык эзләргә чыккан җирдән генә... — Чынлап та яңа хәбәр... Син аны бәлкем иртәгә генә ишетерсең. Мин бүген үк беләм. — Белсәң, әйт! Нәрсә ялындырып торырга? L — Кара син, җиңел генә... элек бер тапкыр үп! Син һаман шулай дисең. Кит- 5 .С. Ә*. № 10 тем алайса., Я тагын берәрсе күреп, үзенә җиткерер... — Җиткерсә? Исең киткән икән. Ул барыбер иртәгә иртә белән үк тү-түт! — Тагын алдыйсың бит син. Мин аңардан гел сорашып торам. Ул әйтә: һичбер андый-мондый хәл сизелми, ди.
— Андый хәлне берәү дә алдан сизми. Миңа Бикләмишев сер итеп кенә әйтте. Казанда ул-бу була калса, бунтовщикларга кушылмасын дип, безнең полкны иртәгә үк фронтка җибәрәчәкләр. Соңгы кнч бу безнең, Зоинька! Соңгы төнебез... Хатын чана өстеннән төшеп, шәлендәге печән валчыкларын селекте дә, болыт аркылы күренүче ай урагына көрсенеп карады: — Я, җитәр инде. Кайтып керер дә, кычкыра башлар. Беләсең бит аның холкын. — Чү, чү ашыкма! Бүгенге кич безнең кулда. Бүген әле ул «офицерское собрание»дән тиз генә бушый алмас. Син беләсеңме, әйдә алып барыңм. Ерак түгел һәм бик аула'к... Чын... берәр сәгатькә генә, ә? —; Что син, акылыңдамы? Бөтен полк дамалары алдында *хур ясар идең бугай... Солдат аларның үбешүләрен ишетүгә, ике кулын да дөпелдәп кагучы йөрәк турысына басып, ирексез гамак кырды. Сизделәр күрәсең, хатын шунда ук Әпсәләмнең кочагыннан ычкынып, абзар артына йөгерде. Берәр яры постымы ул, әллә койма буендагы йомшак кар өстеннән киттеме, күренмәде. z Бераздан Әпсәләм конюшняга керде: — Кем дә булса бармы? — Так точно, дежурный Вахрамеев! — Шырпы сызып җибәр әле! — Слушаюсь, господин взводный! Тәмәке кабызган арада ул үзенең соргылт күзләре белән солдатның тынычсыз йөзенә, стенада эленеп торучы камытларга, атлар ягына каршы почмактагы салам өстендә
С6
бөгәрләнеп йоклаучы икенче бер солдатка карап өлгерде. — Кем ул? „ — Его высокоблагородие Биклә- мишевнең денщигы. Әпсәләм йоклап ятучы солдатны уятып татарча эндәште: — Понятно... Син минем сөйләшкәнне ишеттеңме, Абдул? Солдат, кинәт уятудан бераз каушый төшсә дә, кулларын ботларына калак кебек ябыштырып, җитез җавап бирде: — Никак нет, ваше благородие! — Минем янда кем бар иде? — Не могу знать, ваше благородие! — То-то. Начальство турында берәр нәрсә белсәң дә, эчеңнән тын! Чөнки ул — начальство. Аның турында нижный чиннарга рассуждать итәргә устав кушмый. Аңладыңмы? — Так точно, ваше благородие, акладым. Әпсәләм бер бармагы белән аның борын очына чиертеп, башта ша- ярткансыман ягымлы тиргәп, аннан инде бөтенләй кисәтеп эндәште: — Болван син! Бер нәрсә дә аңламыйсың... Взводный чыгып киткәч тә, Абдул баскан урыныннан кузгалмыйча катып торды. Аяк тавышлары ераклаша барып тынганнан соң гына, абзар ишегеннән башын чыгарып, элек казарма ягына, аннан офицерлар флигеленә карады. Бер кем дә күренми. Аяз күктә йолдызлар җемелдиләр дә, арттагы урамнан кайтып баручы берәүнең сагышлы җыры гына ишетелә: — Салкын чишмә, салкын җил... Туңам, җаный, туның бир. Кайтыр вакыт җитте инде, Сау бул, җаный, кулың бир... Вахрамеев шомлы тынлык эченә талган саф һаваны тирән сулап, абзар ишеген япты да, кырыйдагы атның сыртыннан сөя китеп, сискәндергеч тавыш белән кычкырды: — Абдулка! Беләсеңме, брат, нинди хәл? Безнең эшләр, парень, айяй! Нишлибез инде, ә? Казарма- дагыларга барып әйтсәк... син ничек уйлыйсың? Барабыз да, по секрету әйтәбез. Шулай да шулай, егетләр! Яорканы токтымалга гына туктатмаганнар икән... Гәрәйнең әйткәннәре дөрес шул1 Кайдан белгән ул аның шулай буласын... Безнең полкны иртәгә фронтка озаталар. Янәсе, ул-бу була калса, рабочийларга кушылмасыннар, диләр...
Абдул күзләрен угалады да, аңа шыпыртлап әйтте: — Теге прокламацияне мин дә укыган идем. Сиздермәдем. Дөресне язганнар. Барысы да дөрес. Сменадан алышынгач та барып әйтергә кирәк: шулай да шулай, дуслар! Котылырга телиләр . бездән... Минемчә, безгә алардан котылырга кирәк... Тагын тынлык урнашты. Атлар да аяк өстендә йоклыйлар ахыры, тик торалар. Такта стена ярыкларындагы ай яктысы аларның майлан өсләренә тузгыган куе яллары арасыннан елтыраучы зур күзләренә якты һәм күңелле юл булып кына күренә. XXXI Бикләмишев бүген таң алдында озатылачак солдатлар өчен хәзерләнеп куелган составларның берсенә — штаб вагонына кереп утырган Горжецкийдан Петроград хәлләрен сораштыра. Кайчандыр үзенә награда тиеш булса да, приказда әллә нинди Бекасев белән бутап коры калдырган бу адъютантка ул эченнән дошман иде. Хәзер аның патша тәхетенең какшавы турысында кайдандыр ишеткән буталчык хәбәрләренә нервасы кузгалып, вагон идәнендәге хәтфә юллыктан әрлебирле йөрергә тотынды: — Минемчә, болар барысы да ялган! Тыңлый китсәң, кайберәүләр государыняга да тел тидерәләр. Имеш, аның себер монахыннан азган Гришка-оы бар. Имеш, аны бер князь атып үтерергә дә өлгергән инде. Соң уйлап карагыз: Петро- градта шундый хәлләр булса, нигә аны халыкка белдермиләр? — Анысы хәзергә секрет... — диде Горжецкий һәм ике кешелек купеның көзгесыман тәрәзә шторын кырыйга тибәреп, запас юлдагы теплушкаларга, тайгак платформада яшсллс-кызыллы фонарь селкеп йөрүче кондукторга карады.
G7
— ... Миңа шул хәтлесе билгеле: безнең губернаторга высочайший кәгазьдән копия җибәргәннәр. Шәһәрне ышанычсыз солдатлардан арчып бетерергә. Димәк Петроград- ның үзендә дә тыныч түгел. Хәзер үк бу турыда сөйләргә иртә һәм куркыныч. Бер көнге забастовка һәм бигрәк тә тән җәзасы вакытындагы шаушуны ишеткәннән бирле, командующий үзен дары мичкәсе өстендә утырган кебек сизә. Гел киңәш, гел телефон... Менә бүген ашыгыч озатылачак ике эшелон да шул уңай белән эшләнә. Шулай кызып сөйләгән чакта, искәрмәстән туктап киерелде дә, сүзен икенчегә борды: — Көн матур булырга ошый ^бүген... Бикләмишев моңардан үзенчә мәгънә чыгарды: — Кемгә ничек? һаваны әйтәм. Ышаныр хәл юк, дим. Көтелмәгәндә җил килеп чыга да, менә сиңа күз ачкысыз буран. Көннең ничек буласын бер хода үзе генә белә. Аның распоряжениеләрен дә кайчак шайтаннар буташтырып, астын өскә китерәләр. Что шайтан, что солдат—икесе дә бер хәзер. Тәрәзә пыяласын куе төтен белән каплап ватык морҗалы паровоз үтеп китте. Рам астындагы челтәре ябылмаган ахыры, рельс араларына өелгән пычрак кар өстенә урмандагы җиләкләр төсле кызарып, янган ташкүмер чаткылары сибелделәр. Бикләмишев тагын бер кат ала кирпечле вокзалга карап, ияк астын кабарынкы учы белән капшап алды. — Шушы вагонга утыртып тозладылар ахыры безне! Бистә каланчасында иренеп кенә чаң суктылар. Горжецкий саный башлаган иде дә, каршыдагы теплушкаларга сынык күләгә төшереп, депога таба йөгерешеп үткән тимер юлчыларны күргәч, исәбен бутады. Төн караңгылыгында гөрелдәп таралган чуен моңы тынарга да өлгермәде, вагон ишеге .ачылып, Җилбер сакаллы комендант керде: — Хәзер паровоз тагалар. Маневр башлана. Әрле-бирле йөртеп состав тупланганчы берәр сәгать үтәр. Теләсәгез, буфетчикны уятып, минем бүлмәдә тамак ялгап алырга мөмкин. Бикләмишев белән Горжецкий, берберсенә карашып, урыннарыннан тордылар. Комендант ян стенадагы бакыр савытка тәмәке төпчеген чыжылдатып батырды да, авызыннан һәм борыныннан эре генә төтен җибәрде. Аның түш кесәләренә форма өчен кургашын бөкеле
патроннар тезелгән чиркәе костюмыннан да, кызыл түбәле биек бүрегеннән дә шушы авыр тәмәке исе аңкый. Туктаусыз кыбырдап торучы бармакларына да тәмәке сарысы җирән кына булып'утырган. Карлыгып сөйләве дә шуңардаи. Хәзер дә ул һәрбер сүзне гыжылдатып йөт- керәйөткерә әйтте: — Киттек алайса. Кстати, телефоннан соңгы донесениене дә тапшырырсыз. Классныйлар бишәү. - Берсе менә шушы. Бүтәннәре жесткий. Нижный "чиннар өчен сиксән алты теплушка. Паровозларда гына бераз тоткарлык. Таң атканчы ала- рып да өлгертергә мөмкин. Бүген гаҗәп хәл. Бөтен тимер юлчылар майлаган кебек, ни генә кушсаң да: пожалуйста, баш өсте!.. Ләкин бу тынлыкка мин үзем бик шикләнәм. Стенасы чәчәк бизәкле линолеум белән тышланган коридордан үтешли аның тавышына ничектер дәрт керде: — Бу эшелонны озатып тынычлансам, иркенләп шәһәргә чыгар идем. Бу арада мине первоклассный бер чибәр белән таныштырдылар. Ну и темперамент үзендә. Ну и ут! Сез менә уйлап кына карагыз. Ул күзләр! Ул йөреш! Укалы башмагын киеп, кулбашларын сикертеп, краковяк бии башладымы, якын килмә, брат! Ник анда бөтен дөнья чәнчелеп китми, син аны сизмәячәксең. Горжецкий бик сәер чырай белән тамагын кырды. Бикләмишев аның бу килбәтен хатын-кыз турында да белдеклелек күрсәтүгә юрап, үзенчә шаярткан булып сорады: — Бпстәнскеләрдәнме әллә? Комендант җавап урынына баш кына чайкады. Караңгы площадка- га чыгу белән сүз тагын җитди эзгә төште. Ул арада инде запас юлдагы
65
ь а гс н гэ гэ р м ә ч л ә ре ш ы г ы р д а д ы л а р. Әллә баягы, әллә бүгән паровоз, морҗа җәгмәсе арлылы көчәнә-кө- чәпә төтен көлтәләре ыргытып, агач платформаларга камнар пар бөркеп узды. Шул аксыл томан эченнән, шинель җилкәсенә кара накидка бөркәнгән дежурный йөгереп чыкты да комендантка эндәште: — Сезне ниндидер бер дама эзләп йөри. Багажлары да бар. Әйтүенә караганда шушы состав белән штабный вагонда китәргә тиеш. ’ Озын чикмәнле, бөкере картка тубал төсле түгәрәк сары тартма белән күн саквояж күтәртеп килүче Суфияне күрүгә Бикләмишев ишеккә юнәлде. Площадка да ул комендантның т\рәлек көче сиздерергә телә гән салмак тавыш белән бераз кычкыра төшеп эндәшүен ишетте* — Посадкага булса, иргә белән, мадам! Ул арада инде Суфия — вагон баскычыннан төшеп килүче Биклә- мишевне танып, дежурныйның кисәтүенә карамастан алга атлады. — Сез монда икәнсез!.. Бик уңай булды әле бу! Минем өчен билгеләнгән купе шушындамы? Ул шундый ашкынып сөйли, гүя аны караңгы урам буенча кемнәрдер куганнар да, ул монда шулардай сыенырлык урын эзләп килгән. Мыеклы кондуктор кулындагы яшелле-кызыллы фонарь яктысында аның җилпәвеч канатлы эшләпәсе җиргә сырышып утырган кыр тавыгына ошый һәм үзе дә киң якалы каракүл пальтосыннан шундыйрак бер кошны хәтерләтә. Үзенә каратып әйтелгән сүзләрне рәтләп ишетмәде ахыры, барысы белән дә тиз- т из генә күрешеп, артыннан сөйрәлеп килүче картка, редикюлеинән бер кәгазь чыгарып бирде дә, кайтып китәргә кушты: — Кара аны, бабай! Син күрмәдең, мин килмәдем. Әйберләрне үзем рәтләрмен. Олаучы карт, кәгазь акчаны кулына нык йомарлаган хәлдә, кәҗә сакалын җиргә тидерерлек итеп бө- гелә-сыгыла исәнләште: — Рәхмәт, кызым! Берәр яртын безнең кияүне очратсаң сәлам диген. Буйга-сынга минем төслерәк ул. Исеме Насыйбулла булыр. Вокзал калиткасына җиткәч, тагын бер әйләнеп, баш иде: — Очратсаң, зинһар әйтә күр — барысы да исәннәр диген, малаеңның теле ачылды
диген, әткәсен таптыра дпген. Карт күздән югалуга Суфия зарланып куйды: — Гафу итегез, господа*! Кайдан тапканнардыр шундый такылдыкны... Юл буе тенкәмә тиеп бетте. Әйтерсең мин аның киявен эзләргә барам. Да... онытканмын икән. Менә пожалуйста, теге кәгазь! Бикләмишев яңа исенә килгән кеше кебек Суфия биргән кәгазьне фсиарь яктысында әйләндергәләп, комендантка сузды. Комендант исә калын кәгазьгә эре почерк белән язылган записканың беренче сүзләренә күз төшерү белән үк копдук- юрга кычкырды: — Я, нәрсә көтеп торасың? Әйберләрен ал да, туп-туры беренче купега керт. Әйдәгез, мамзель! Рәхим игегез! Суфия истерик тавыш белән көлеп, пальто якасын терсәккә хәтле кайтарып төшерде: — Бу сәгатьтә көтмәгәнсездер мине... Шыпырт кына, ә... Менә шунда инде тормышның кызыгы! Тәмәке төтене таралып бетмәгән купеның ике фонарена да ут кабыздылар. Суфия, пальтосын салмыйча гына, зәңгәр буйлы чехол ябылган диванга утырды. Комендант, Гор- жецкий, Бикләмишев — һәркайсы, берәр ягымлы сүз әйтергә ашыккан чырай белән, үзләре теләп' башкарырга әллә ничә төрле йомыш уйлап чыгардылар. Комендант чәй китертм,әкче булды. Горжецкий аякларын алмаштилмәш бер урында баскалап, саквояждагы әйберләрне Суфия кушуы буенча берәмберәм алып бирергә булышты. Вагон стенасына беркетелгән асылмалы өстәлгә төрле тартмалар, юл сервизлары, исле май шишәлөре тезелделәр. Бикләмишев үзенең танышлыгын ныграк сиздерү өчен, ике сүзнең берендә Суфиягә исеме белән эндәшен, идәндәге сары тартманы югары киштәгә күтәреп куйды: — Суфия Юнусовна, сезне боо-
69
чуым өчен гафу итегез! Бирегә куйсам җайсыз булмастыр бит... Мин һаман аңлап җитмим әлс, Суфия Юнусовна! Озакка китми торгансыздыр бит. — Озакка!.. — диде Суфия. Аның тавышында көрсенү тойгысы калтырап үтте. — ... Бәлки бөтенләйгә. Комендант кинәт кенә шпорларын шылтыратып ишеккә борылды: — Сөйләшә торыгыз. Мин хәзер. Горжецкий белән Бикләмишсв икесе дә берьюлы гаҗәпсенгән тавыш белән сорадылар: ’ — Мичек инде ул, бөтенләйгә? — Полковник* белән бергә әйләнеп кайтмыйсызмыни? Суфия аларның аптырашлы сорауларына җавап урынында, пальто төймәләрен бер каптырып,. бер ычкындырып, моңсу тавыш белән үзенең юл планын сөйләп китте: — Кайтмамдыр шул. Ул бит үзенең полыгын Кавказ фронтына үткәреп жибәрә дә, шуның белән эш бетте. Минем алай түгел. Минем артымда бит качып китүемне күз яшьләре белән каргап әни карчык кала. Минем артымда бу адымны тилелегем, хәтта атаклы Вәлишин- иәр фамилиясенә хыянәг итүгә юраячак ачулы әткәй кала. Хәзер минем өйгә кайтып керү юлым бөтенләй диярлек киселгән, һәм мин аны теләмим дә. Бео кузгалып киткәч күз күрер әле. Бәлки Мәскәүдә урнашып калырмын. Бәл-ки Петро- градка, бәлки фпонтка, подругам янына китәрмен. Бәлки... пичек кенә итеп аңлатырга соң сезгә... . Сугыш башланган елда бугай, газеталарда аратирә шигырьләр язгалап торучы бер татар кызы үзенен семьясын шулай ташлап китте. Бик күпләр аны кире кайтырга димләделәр. Үзенең һәртөрле үгет-нәсихәт китаплары белән танылган бер мулла шул турыда аерым мәкалә лә • басып чыгарды... Сез менә хәзер мина аптырап карыйсыз. Ул чагында мин сездән битәр аптыоадым. Теге кыз турында бөтен шәһәрне кабындырган хәбәрләрне ишетеп, төннәрен елый торган идем. Кая гына бармыйм, һаман шул күз алдымда иде. Хәзеп менә минем үземдә, гимназиядән, өй тормышыннан бизү тойгысы ’шундый көчле, йөрәгемне кайда куярга белмим. Сез әйтәсез: танышлар!.. Туйдым алардан да. Туйдым бөтен бистәсеннән. Туйдым бу пәри шәһәреннән. Барысыннан да туйдым! Ишетеп күреп белмисезме -икән: Мәдинә Маргслановаиы? Ул миңа Петроград яшьләре турында шундый кызык итеп яза.
Анда бит безнең татарлардай да укып йөрүчеләр бар. Теләсәң нинди компания корып була. Әле күптән түгел генә ^шундый бер вечер булып үткән. Ин матур кызга ярыш уздырганнар. Шуннан бер студент беренче призны алган кызның оегын салдырып алып, мөселман лазареты файдасына американский торги ясап сатарга тәкъдим керткән. Барысы да кул* чабалар ди: «браво!..» Беләсезме, күпмегә сатканнар? Мең сумга! Горжецкий шикләнебрәк тамак кырды. — Мең сум? — Әйе, төп-тәгәл мен сммга! Бер пар ефәк оек—мең сум! Думадагы мөселман фракциясендә атаклы бер депутат шунда ук чек язып биргән... Менә» бит нинди кызыклан ‘уйлап чыгаралар. Ә бездә нәрсә? Бездә халык әллә нинди генә шунда... Чү! Кузгалабыз бугай, сез ничек уйлыйсыз? Минемчә, бу комендант бик симпатичный кеше. Чыгып китүе дә булды, паровоз да тактылар. Карагыз әле тәрәзәдән. Әйтерсең без бер урында топабыз да. вокзал үзе каядыр китеп бара... Бикләми шев белән Горжецкий һәр икесе ярты гәүдәсе белән тәрәзәне каплаган Суфиягә якынрак елышып, перронда чабып йөрүче тимер юлчыларга, биек рәшәткә артында телемләнеп күренгән караңгы өй- ләпгә карадылар. Шәһәр йоклый әле. Бер артка, бер алга тартылып йөгерүче вагон тәрәзәсеннән анда-санда ҮТКӘН берәр карачкы белән, дилбегәләрен җиргә салындырып, козлада калы- гып утыручы төнге нзвозчиклар гына күренәләр. Шушы тынлыкта — вагон тәгәрмәчләренең тигез ^тәгә- рәп барган җирдән кинәт кенә дөбердәп, чатнаган тавыш чыгарулары, стрелканы бүтән юлга күчер
70
гән саен свисток черелдәве, төрле урыннардагы вагоннарны бер-бер- сенә тоташтырып маневр ясаучы паровозның ара-тирә ачы сызгырып кычкыруы — вокзал өчен хас борчылу настроенного тудыра. — Чәй турында онытты ахыры,— диде Бикләмишев. Горжецкий Суфиянең аякларын диванга сузып, тәрәзәгә таба борылып утыруын кергәч, йоклап хәл җыярга киңәш бирде. — Иркенләп ятыгыз! Без озакламый төшәбез. Посадкага өч-дүрт сәгать вакыт бар әле. Аңарчы мин командующийга эшелоннар турында сведение тапшырып өлгерәм. Бөтен йөкләр, кухнялар юлдадыр инде. Озакламый роталарны да уятырлар. Тыныч кына озатып булса ярый инде. Заманалар болганып.торганда ул ышанычсыз полктан тизрәк котылырга кирәк. Суфия башын тәрәзәдән алмыйча гына Бикләмишевкә эндәште: — Ә сез ничек? Биредә каласызмы? — Сезнең өчен булса, калырга да мөмкин. Суфия бераз кызарып, үз соравын төзәтепгә ашыкты: , — Болай гына әйтүем... Әллә нинди мәгънә чыгара күрмәгез тагын. Монда шундый якты һәм тыныч. Без әле һаман вокзал турысында йөрибез икән. Кондуктор, стрелочник, барысы да үз урынында. Ни әйтсәң дә бистә халкы түгел. — Ә Петроград? Андагы хәлне тагын ла к'уркынычлырак дип сөйлиләр бит. Суфия Бикләмишевнең бу сүзләренә бер дә исе китмәгәнсыман, тыныч кына әйтте: — Шулай икәнен белеп барам, әтигә килеп йөрүче берәү ул турыда болай диде: — бик күцкә китсә бер атна дуларлар. Петербург £ндый хәлләрне генә күреп уздырган шә- Ьәр. Анда патшаның лейб-гвардиясе бар икән, һичберкем аларны җиңә алмый ди. Бездә генә бит ул йомшак кыланалар. Горжецкий тәмәке тартырга рөхсәт сорап, махорка янчыгын чыгар гач, Суфия өстәлдәге тартмаларның берсен ачты: 4 — Менә моны тартып карагыз әле. Специально юл өчен алдым. Абый гел шундыйны тарта. Исе бик тәмле аның. Мин үзем дә эч пошканда...
Сүзен әйтеп бетермәде, сары гильзалы калып папиросны нечкә иреннәренең нәкъ уртасына кыстырып, Бикләмишев сызган шырпыга тидерде: — Мерси! Горжецкий папироска сузылган чакта, бер бармагы белән Суфиянең тезенә тиеп китте дә, утлы күмергә 1 тотынган кебек шунда ук чигенде: — Пардон! Гүя ул тәмәкегә генә түгел. Бик- ләмишевнец йөрәгенә дә ут кабызды. Аңарда үзенең вагоннан төшеп, боларны икәүдән икәү калдыру көнчелеге көйри башлады. Томанлы бер сыкрау булып кына башланган бу тойгы — Суфиянең Горжецкийга карап елмаюын, чабулары якякка кайтарылып салынган пальто җылысына ышыкланган гәүдәсен, зәңгәр фетр эшләпә астыннан килешле тузгып торучы озын чәчләрен күргән саен көчәйде. Ләкин ул үзенең югарыоак чинга күтәрелүе, кңләчә- гс— барысы да шушы Горжецкий кулыннан үтүче приказларга бәйләнеп торганлыктан — аны сиздермәскә тырышты. Шулай да Горже- цкийның үзенә караганда ятышлырак сөйләве, сүз арасына мәгънәсеннән бигрәк тышкы ялтыравыгы белән кызыктыргыч көлкеләр катнаштырып җибәрүе һәм Суфиянең нәкъ шул урыннарында аны бүл- дерә-бүлдерә: — «что вы, что вы... не может быть...» дип, бергә кушылып көлүе — аның сабырын тө- гәидерде һәм ул шушы тойгыдан ничек кенә булса да аену өчен сылтау эзләгән кебек, кинәт сикереп торды: — Сизәсезме, господа? Поезд бик кызулап китте бит. Вокзал да, баягы вагоннар да күренмиләр. Әллә нинди генә урынга ошый бу! Карап керми ярамас. Тимер юлчылар берәр күңелсез сюрприз ясап ташламасыннар...
71
Суфия белән Горжецкий денщиклар турындагы оятсыз анекдоттан көлешә калдылар. Бикләмишев сикергәлән баручы вагон йөрешеннән як-якка кыйшаеп, аватүнә пло- щадкага узды. Вокзал турысы әле яңарак үтелгән күрәсең, якында гына свисток сызгырталар. Тимер юлны кыр як бураннарыннан ышыклаучы рәшәткәләр буйлап, тирән кар өемнәренә бата-чума кемдер йөгерә. Бикләмишев аның нәзек билле, җәенке итекле киеме буенча, комендант икәнлеген таныды. Товар складлары борылышындагы ябык семафорны баш әйләндергеч тизлек белән үткән чагында, аның әллә машинистка, әллә бүтән берәүгә: — Сто-о-ой... — дип, сузып кычкыруы ишетелде дә, паровозга төзәп аткан маузер тавышы яңгырады. Көтелмәгән хәллән чырае агарынган Горжецкий, Суфияне ялгыз калдырып, Бикләмишев янына йөгереп чыкты. Алар икәүләп, площад- каның әле бер як, әле икенче як ишегеннән каранып, штабный вагонны иң артка таккан озын составлы поездның һичбернинди сигналларга туктамыйча .урманга таба чабуын күрделәр. Бикләмишев күршедәге өченче класс вагонына үт- мәкчс булып ишеген таотты. агылмады. Берәрсе юкмы икән дип, б^п- бер артлы шакырга тотынлы. Бер жавап та ишетелмәгәч КИПР ПЛО- щадкага кайтып Горжецкий жил- кәсе аркылы сузылып алга карады. Паровоз шактый еракта булса да, агач башларына очкын сибеп, караңгы һавага ажгырулы ялкын шәүләсе кадап, сулыш алуы бик ачык ишетелә. Әллә морҗасыннан, әллә тәгәрмәчләреннән тизтиз кабатланып, бер үк аваз чыга: — Эш-ч-ту-туф... Эш-ч-т-туф... Шәһәр үзенен; эреле-ваклы йортлары, йозакланган кибетләре, яңа гына беленеп килгән таң яктысында тонык җемелдәгән сһонарьлары белән ераклаша бара. Хәзер инде ул фабрика ишек алдына ничек эләкте шулай чыгарылып ташланган иске ящикла'р өеме булып кына күренә. Шәһәр кырыеның күп еллар буена салына килеп, Пугач явы вакытында бер, француз сугышыннан соң ике, ваба елында өч һәм 1911 нче елдагы корылыкта дүртенче тапкыр, очтан-очка янып, яңадан торгызыл- ган агач урамнары да паровоздан тузгучы төтен җәтмәсе эчендә туңган кебек бөрешеп утыралар. Артына кырыклап вагон тагылган ватык морҗалы паровоз, шул салкыннан качарга
теләгәнсыман, давыллы йөрешен тизләткәннән тиз- ләто, авыр тәгәрмәчләре белән рельсларны кыйный, шпаллар арасындагы вак ташлы ком өемен бөтереп һавага җилгәрә иде. Вокзал утлары шактый артта калдылар. Сазлык һәм тиреслек буецдагы депоның әйләнмәле күпере дә күздән югалды. Тау башындагы крепость кырыена салынган губернатор дворецы, шуннан түбәндәрәк, Иделгә коя торган елга буендагы кызлар монастыре, ярминкә складлары, тагын бераз арырак, бистә юлындагы казармалар, заводлар, шәһәрдән бөтенләй читтә япаялгыз өрәктәй аксылланып торучы юләрләр йорты, шуларның барысына да эшче, сатып алучы, солдат, арестант һәм дивана җиткерүдән башлары әйләнеп, таң атканчы гына хәл җыярга утырган дәү корсаклы чиркәүләр, гатырша мае һәм үтләп кикерү сөременнән пыскып күгәргән мәчетләр, барысы бергә тоташып, күгелҗем рәшәгә әйләнеп, төн караңгылыгында эределәр. Поезд шундый кызу бара, рельс ялгама лары менә-менә шартлап өзелерләр дә, еракка чәчрәп очарлар төсле тоела. Гүя алар — үз өсләреннән каты басып тәгәрәүче чуен авырлыгын күтәрә алмыйча комга батып керергә, яки каерылып күтәрелергә телиләр. Иң артта сөйрәлеп баручы штаб вагоны сыкра- нулы көчәнү белән тартышкан кебек, ава язып чайкала һәм колак төбендә кычкырып әйтелгән сүзләрне дә тетрәтеп, тоныкландырып ишеттерә. — Менә сиңа мә!.. Ышан син ул тимер юлчыларга! Моны Горжецкий әйтте һәм үзенә караганда да ныграк куркынган
72
Бикләмишевкә инәлеп карады. Бик- ләмншев итек үкчәләре белән баскыч тимеренә тибеп җикерде: — Хыянәт бу! Күрәләтә торып хурлыклы һәлакәткә бару бу! Ишеттең ич, аттылар! Кем атты?.. Комендант! Дурак'! Аңар иң элек машинистны тикшерергә кирәк иде, ә ул безнең белән төчеләнә. Нинди комендант ул? Гади бер бабник! Урам себеркесенә юбка кидерсәң, күзе маңгаена менә торган ата көчек! Әйтегезче, зинһар, сикерергәме? Ләкин бит бу котырынган ходта моны эшләп булмаячак. Тормозларның да рәте юк. Генералга ни күз белән күренербез инде. Моны бит рабочийлар шулай эшләгән булырга тиеш. Димәк, алар революцион настроениеле солдатларны ашыгыч рәвештә фронтка җибәрү турындагы приказны ничектер ишеткәннәр. Монда, минемчә, рабочий белән солдатлар арасында нык бәйләнеш бар. Большевиклар оешмасы туздырылып бегте дигән сүзләр ялган булып чыктылар. Бетерерсең алар- ны. Берсен кулга алсаң, тагын унавы җитешеп, өлгереп тооа. Аларның тамырлары бик нык. Шулай бит? Ник бер сүз дәшмисез? Ник дәшмжез? Горжецкий әйттеме, үз тавышы шулай яңгырадымы, бер-берсен шартлатырлык көч белән бәрелгән буфер тәлинкәләренең чыңына кушылып, куркыныч сүзләр үкерделәр: — Катастро-офа... Измена... По- о-озор... Суфия караңгы коридорда икән, әллә ни арада гына янга килеп баскан Бикләмишсвнең калтыравыклы бармаклары тиюгә чинап җибәрде: — Ой, мамочки-и... Өстәлдәге әйберләр чыңгылдашып идәнгә коелдылар, коридорга үткен хушбуй исе таралды. Ары янтаеп, бире иңкәеп барган вагон, җир тетрәгәндәгечә тартылып сикерде дә, шып туктады. Алар икесе дә, кинәт ксиә шикле тынлык урнашудан өркеп, бер-берсен кысырык- лап ишеккә йөгерделәр. Штабной вагонның биек наратлар арасында япа-ялгыз өзелеп калганлыгын күргәч, иң элек Бпкләмишев сискәнеп кычкырды: — Вот так фунт! Суфия әле һаман исенә килеп җитә алмаган чырай белән, телен көчкә әйләндереп, сорады: — Ә ул кая? — В самом деле... — диде Бик-
ләмишев, —күренми бит. Неужели, күрше ‘вагон площадкасында китте икән?.. Булыр ул дурактан! Хәзер инде безнең өчен бер генә юл калды: якын тирәдәге . авылдан ат яллап, кире бистәгә! Суфия еламсыраган тавыш белән кистереп әйтте: — Теләсәгез нишләгез, ссз.ммне бистәгә түгел, кире вокзалга илтеп куярга тиешсез... Бпкләмишев үзләренең кай урында икәнлекләрен белү өчен, юл чите буйлап сузылган канауга төште дә, башлы шикәр кебек күгелҗемләнеп бозланган кар өемен кетердәтеп, вагон артына узды. Давыл тизлеге белән ераклаша баручы вагоннардан рельс буйлап аккан чуен моңы шушы тирән карлар эченә сеңә ахыры, аяк асты әкрен генә тирбәнгән төсле тоела. Таң алды йолдызлары бу моңсулыкны тагын да көчәйтәләр, йөз еллык агачлар арасыннан яшел күзләрен кысып елмаялар. Суфия вагон баскычыннан яоты- лаш төшеп, бер кулын сулыш белән җылыткан төсле авыз тирәсенә күтәреп, СУЗЫП кычкырды: — А-у-у! Нечкә тавыш урман эченнән шыңгырдап кире кайтты. — Файдасыз... — диде Бикләми- шев, — Бу тирәдә куян белән тиеннән башка бер генә җан әсәре дә очратмассың. Шулай да каоап килим әле, рәт күренсә китәрбез. Суфия ялгыз калырга теләмәде, пальто төймәләрен аниан-моннан эләктереп, Бпкләмишев артыннан иярде. Ун минут та үтмәгәндер, чәнечкеле ботакларында кыпкызыл җимешләр эленеп торган гөләп куаклыгы турысында, тирән эзләр белән ярылып ятучы юлны күрделәр. Бераздан алар олы юлиын шәһәргә табан борылган җирендә
кус төтен туздырып янучы учак тирәсендәге тимер юл сакчылары каршысына килеп чыктылар. Каяндыр ачулы көтүченең чыбыркы шартлатуы кебек, атыш тавышлары яңгырыйлар. Шәһәрдәме, бистәдәме алар, аеруы читен. Бикләмишев шинель якасын күтәреп, Суфияне култыклаган килеш учак янына барып җиткәндә тирә- юнь шактый яктырган иде. Учак тирәсен сырып алган кораллы эшчеләрдән берсе кинәт борылды да каршы га чыкты: — Стоп, такой-сякойлар! Кайда барасыз? Учак якындагылар барсы берьюлы аларга әйләнеп карадылар. Берсе мылтык затворын шикләндереп шылтыраткан иптәшенең җиңеннән тартты: — йөрсеннәр әйдә! Аннан Бикләмишевкә карап, җирәнеп әйткән тавыш белән кычкырды: — Сояга калдыгыз, господин пор-р
ручик!.. Сезнең полк бер кая да китмәячәк! Вокзал рабочийлар кулында. Бикләмишев өнемме, әллә төшемме дигәнсыман, күзләрен чет-чет йомралап, баш бармагының сырты белән уып алды: — То есть, ничек инде ул? Эшчеләр бу сораудан ,кычкырып көлделәр дә, төрлесе төрле позада баскан хәлдә, үчекләп озаттылар: — Очень просто. Сез хәзер бер кая да бара алмыйсыз, господа. Бөтен юлларыгыз киселгән инде хәзер! Шулай итеп, нинди генә планнар корса да, кемнәрнең генә булышлыгына таянса да — Суфия Әнвәр янына китә алмады. Аңар тагын, ата-ана канаты астына кайтып, вечеринкалар оештыру һәм тиздән погоннары йолкыначак бистә офицерлары белән генә аралашып яши башларга туры килде.
(Ахыры киләсе санда)
-