Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯЛӘРЕ

Яшь буынны күтәренке күңелле, үзләренең көчләренә ышанучан һәм бернинди кыенлыклардан курыкмый торган итеп тәрбияләүдә көтепханә- ләрнең югары Идеяле совет матур әдәбиятың пропагандалаулары зур урын тота. ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре турындагы тарихи карарларыннан соң республикабыздагы күп кенә көтепханәләрдә матур әдәбият әсәрләрен тирәнтен өйрәнү эше шактый җанланды. Арча, Апае, Әлки, Тәтеш, Балтач, Мөслим район көтепханәләре А. Фадеевның «Яшь гвардия» романы, В. Василевскаяның «Салават күпере». Ы. Бирюковның «Чайка», Г. Разинның «Сиваш», Г. Әпсәлә- мовның «Ак төннәр» повесте буенча һәм «Г. Тукай — бөек шагыйрь» дигән темада конференцияләр үткәрделәр. Конференциягә хәзерлек эшләре алынган әсәрнең эчтәлеген киң массага җиткерү һәм конференциягә күпчелекне тартуга юнәлдерелгән чаралар үткәрү юлы белән алып барылды. Көтепханәнең уку залында, колхоз фермаларында, учреждениеләрдә әсәрне күмәкләп укып, аның эчтәлеге турында беседалар ясалды, китап күргәзмәләре, көтеп- ханә плакатлары, альбомнар төзелде, укучыларның әсәр турында язма/фикерләре җыелып, бюллетень чыгарылды. Бу чаралар укучыларга китапның эчтәлеген тирәнтен аңларга, язучының иҗаты белән ныграк танышырга һәм әсәргә карата дөрес бәя бирә белергә ярдәм иттеләр. Әлки район көтепханәсе (мөдире иптәш Никонова) конференциягә хәзерлек чорында урындагы радиовещание белән сөйләшеп, А. Фадеевның «Яшь гвардия» романын радио аша укып чыгуны оештыра. Уку атнага ике тапкыр билгеле көннәрдә һәм билгеле сәгатьләрдә тапшырыла. Көтепханә «Ватан .сугышы вакытында яшьләр» темасында күргәзмә төзи. Шушындый хәзерлек аркасында көтепханә залы конференциягә катнашучылар белән тулды һәм әсәрне тикшерү бик 'җанлы үтте. Б. Полевойның «Чын кеше»сенә багышланган конференцияләр Татарстанның барлык район һәм авыл көтепханәләрендә дә диярлек уздырылды. Казанның 10 ичы номерлы район көтепханәсе бу әсәргә багышланган конференциягә зур хәзерлек эшләре алып барды. Шәһәрнең башка кө- тепханәләр белән алдан сөйләшеп алардаи үзендәге укучыларга җитәрлек санда китап тупланды. Әсәр турында газетаҗурналларда басылып чыккан тәнкыйтьрецензияләр- не күрсәткән исемлек һәм картотека төзелде. Укучыларга әсәр белән бергә аның турындагы тәнкыйть материаллары да тәкъдим ителде. Әсәр турында күмәк һәм аерым беседалар алып барылды. Шуннан сон көтепханәчеләр актив укучылар белән берлектә конференциягә чакыру билетлары тараттылар. Бу хәл укучыларда конференция белән кызыксынуны тагы да ныграк кузгатып җибәрде. Конференциягә килүчеләр арасында төрле профессия
133 
 
 
доге кешеләр. . студентлар, урта мәктәп укытучылары, фән эшлекле- ләре, йорт хозяйкалары да бар иде. Докладтан соң инженер иптәш Балгора, һава көчләре мәктәбе укучысы иптәш Юсупов, пенсионерка Якимова, урта мәктәп укучысы Ганина, Дәүләт музее работнигы Внгалон 11. б. чыгыш ясадылар.I Алар китапның идея эчтәлеге, Мереоьевның героик образы турында сөйләп, аны Н. Островский- ның «Корыч ничек чыныкты» романындагы Павел Корчагин образы белән тиңләштерергә мөмкин дигән фикерләр әйттеләр. Ялкынлы большевик комиссар Воробьевның һәркемнең йөрәгенә ачкыч табып, кешеләрне аякка бастыруын, те- релтүен* аларны көрәшкә рухландыра белә торган кеше булуын күрсәтеп үттеләр. Иптәш Соколов: — повесть бер генә совет кешесе турында түгел, ә совет кешеләре турында язылган, аны укыганда совет -кешеләренең бер вакытта да җиңелмәүчән булуларын күрәсең, — ди. Конференция өч сәгатьтән артыкка сузылды һәм бик соң гына бетте». Мөслим районы көтспханәсендә Г. Тукай истәлегенә багышланган әдәби кичә һәм Г. ' Әпсәләмовнын «Ак төннәр» повестена карата үткәрелгән конференция халык арасында аеруча кызыксыну тудырды. Көтепхапә мөдире иптәш Мөхәм- мәтҗанова конференциянең рлаиын төзеп, аны ВКП(б) район комитетының агитация-пропаганда бүлегендә раслаганнан соң, хәзерлек эшләрен башлап җибәрде. Көтепха- нонең уку залында, колхоз с{>ерма- ларында Г. Әпсәләмовнын. «Ак төннәр» повестен күмәкләп укулар оештырды, китапның эчтәлеге турында беседалар алып барды. Конференциягә хәзерлек көннәрендә «Ак төннәр» повесте белән 300 гә якын кеше танышты һәм 21 укучы бу әсәр турында үзләренең фикерләрен язып бирделәр. Аларның күбесе совет сугышчылары арасындагы' тугандашлык, дуслык турында һәм аларның Совет Ватаны өчен геройларча көрәшеп, бернинди авырлыкларга да карамастан сугышчан заданиене үтәп чыгулары турында сөйлиләр. Пропаганда-агитация бүлеге мөдире иптәш Мингазов: — бу әсәр күп милләтле совет халкының бердәмлеген, Ватанга чын күңелдән . бирелгән сугышчыларның 
югары I мораль сыйфатларын чагылдыра, — » дип яза. Уполминзаг агенты иптәш Нәҗмиен Гомәр повесть хакында мондый фикер ӘЙТӘ: — Күләме белән артык зур булмаган бу китап совет яшьләрен коммунистик рухта тәрбияли. Минемчә китапны дәвам итәргә кирәк, чөнки әсәрдәге батырлар хәзерге тыныч төзелеш чорында да илебезне ныгытуда зур хезмәтләр күрсәтә торганнардыр дип уйлыйм. — Әсәр гади һәм ачык тел белән язылганлыктан,:— ди Колхозчы иптәш Насыйрова Гарифә, — сугышчыларның ничек көрәшкәнлекләре үзләрен күргән шикелле күз алдына килеп баса. Әпсәләмовнын «Зәңгәр кыя», «Батыр яуда беленер» кебек башка әсәрләре дә минем күңелгә бик ошады. Язучының бүгенге социалистик төзелеш темасына да шундый әсәрләр язуын теләр идем мин. Көтопханә мөдире иптәш Мөхәм- мәтжанова кыскача кереш сүз белән конференцияне ачып җибәргәч, урта мәктәп директоры иптәш Зәй- нуллин «Ак төннәр» повесте авторы Г. Әпсәләмовнын биографиясе белән тыңлаучыларны таныштырды. Шуннан соң повесть турында фикер алышулар башланды. Мөслим районы көтеиханәсенсң бу тәҗрибәсен райондагы башка культураагарту учреждениеләре дә күтәреп алдылар. 2 авыл көтепха- нәсендә, 12 уку өендә, 3 авыл клубында шундый ук хәзерлек белән «Ак төннәр» повесте буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Конференция үткәрелгән көтепха- нәләрдә укучылар саны артканлыгы да сизелеп тора. Язучыларның башка әсәрләренә дә сорау үсә. Район оешмалары, актив һәм мәктәп белән көтепханәнең элемтәсе тагын да ныгый. Әсәр турында фикер алышулар тыңлаучыларда әдәбият бе

Г34 
 
 
лән кызыксынуны кузгатып җибәрә. Алар, киләчәктә дә шундый кичәләр үткәрүне сорыйлар. Җиһан Фаттахова В. И. Ленин исемендәге республика көтепханәсенец методисткае ы. * ♦ * > i Татарстанның иң зур предприятиеләренең берсендә, Горбунов исемендәге заводта, язучы Ян Винец- кийның «Верность» исемле яңа әсәренә багышланган укучылар конференциясе үткәрелде. Конференциядә 300 гә якын кеше катнашты. Язучы Ян Винецкий үзенең бу әсәр өстендә ничек эшләве һәм аныц аша интеллигенция вәкиле, яна совет кешесенең эчке дөньясын күрсәтергә омтылуы турында сөйләде. Язучы хәзер «Верность»ның икенче китабын яза. Ул эшчеләр коллективын киңрәк, тулырак чагылдырырга, аерым геройларның психолопгк кичерешләрен тирәнрәк ачарга тели. Производство командирларының үсешён күрсәтүгә язучы аеруча нык игътибар итә. Әсәрдә Чардынцев образы зур роль уйнаячак. Шулай ук автор китабының икенче кисәгендә завод директорына күбрәк урын бирәчәк, аның партия оешмасы җитәкчелегендә эшчеләр коллективына таянып эшләвен, уңышка ирешүенең сәбәпләрен ачуны үзенә бурыч итеп куя. Бу әсәрнең Татгосиздат чыгарган беренче китабын тикшерүгә катнашкан эшчеләр, инженерлар, хезмәткәрләр повестьның уңышлы һәм уңышсыз якларын күрсәттеләр. Мәктәп директоры иптәш Барская үзенең чыгышында китап турында болай диде: — Китап миндә зур тәэсир калдырды. Анна Бакшаева образы — тулы, җылы итеп бирелгән. Ул безнең яшьләребез өчен үрнәк була алырлык алдынгы патриотка. Иптәш Салагаев китапның гади, аңлаешлы тел белән язылуын әйтеп үтә. — Миңа бигрәк тә әсәрнең Ленинград фронты турында сөйләгән битләре якын. Ләкин бу өлештә зур кимчелек тә бар. Минемчә, авторга командирлар турында гына түгел, ә солдатлар хакында да күбрәк язарга кирәк иде. Старовойтова иптәш: — «Верность» повестен яшьләр белән бергәләп . тикшердек, — ди. — Автор кузгаткан тема безгә бик якын, шуңа күрә дә аны эшчеләр кызыксынып укыйлар. 
Укучылар китапның икенче өлешендә яшьләргә күбрәк урын бирел*үсп телиләр». ИптәШ Петрова да Старовойтова күтәргән фикерне яклап, яшьләрнең хезмәттә һәм җәмәгать эшендә активлыкларын ачыграк күрсәтү кирәклеген язучының исенә төшереп уза. — «Верность» безнең көтепханә- дә 40 экземпляр чамасы, — ди иптәш Клименко. — Алар барысы да— кулда. Ике ай ярым вакыт эчендә аны меңгә якын кеше укып чыкты. Заводның байтак цехларында күмәк укулар оештырылды. Кайбер укучылар әсәрнең урыну- урыны белән теле бик үк бай булмавын да билгеләп үтәләр. Инженер Николай Бакшаев образы укучылар арасында кайнар бәхәс тудырды. Кайберәүләр аңа ирләргә хас булган ныклык, ихтыярлылык җитми, диләр. Башкалар, киресенчә, Николай Бакшаев образы тормыштагыча дөрес итеп бирелгән, аның коллектив ярдәме белән үз ялгышларын һәм үз кайгысын җиңеп чыга ала торган күренекле инженер, конструктор, большевик булып үсүче кеше икәнлеген исбат итәләр. Иптәш Ильина Николайны йомшак характерлы диючеләргә каршы чыга. — Мондый фикер дөрес түгел, — ди ул. — Китапта гади совет семьясы күрсәтелгән. Автор Николайны аның характерының үсешендә күрсәтә. Анна фронтка китеп батырлык эшләде дип әйтүчеләр белән \шн килешеп бетмим. Андый- ларны фронтта бик күп табарга мөмкин иде. Гомумән, Винецкий- ныц бу китабы — Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләренең хезмәтен чагылдырган әсәрләрнең берсе булып тора. Ә иң әһә- миятлесе—ул дулкынландыра һәм ө‘йрәтә. Мин совет армиясе сафында биш ел булдым һәм шушы китапны укыганнан соң үз кордашла

 
 
рыйныц хезмәттә җиңүне хәзерлә-, гәняәрен күрдем. Дивизия командиры Чардынцев образы да бәхәссез үтмәде. Берәүләр аны артык йомшак, сентименталь кеше диләр. Икенче берәүләр авторны мондый күренекле командирларны сурәтләүдә шаблоннан качканы өчен мактыйлар. Иптәш Петровская китапның исеме үк безнең халыкка хас сыйфатны—туган илгә бирелгәнлек, хезмәттә, мәхәббәттә һәм дуслыкта булган турылыкны бирүне максат итеп куя дигән нәтиҗәне ясый. Укучылар үзләренең язучыга телдән һәм язма рәвештә биргән сорауларында Анна, Тоня, Чардынцев, завод директоры Мишин образларының киләчәктә дә ничек дәвам ителүен белергә теләделәр һәм повестьның язылачак өлешендә сугыштан соңгы хезмәт картинасын киңрәк күрсәтергә, яшь эшчеләрибц тормышын, 
көрәшен тулырак, матуррак чагылдырырга киңәш иттеләр. Горбунов исемендәге заводның партбюро секретаре урынбасары иптәш Кузнецов укучылар конференциясенә йомгак ясап, катнашучыларның Ян Винецкийиың «Верность» . повесте белән якыннан кызыксынуларын белдерде: — Китапны тикшергән вакытта укучылар тарафыннан язучының киләчәк иҗаты өчен кыйммәтле күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәр әйтелде. Эшчеләрнең безнең республиканың язучылары белән мондый очрашулары алар арасындагы бәйләнешне, элемтәне тагы да ныгытыр, бу исә язучыларга үз укучылары белән турыдан-туры аралашу, аларнын теләкләрен, таләпләрен күздә тотып эшләргә юл ачар