Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧЛЫК, ПРОГРЕСС ҺӘМ ДЕМОКРАТИЯ ӨЧЕН КӨРӘШТӘ ФӘН ҺӘМ КУЛЬТУРА

 Иң элек миңа шушы трибунадан СССР делегациясе исеменнән алдынгы поляк интеллигенциясенә — әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренә, галимнәргә һәм инженерларга, укытучыларга, врачларга— үз халкы белән берлектә уңышлы рәвештә яңа демократик Польша төзүче барлык кешеләргә туганнарча сәлам тапшырырга һәм Польша хөкүмәтенә һәм аның халкына кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Моннан нибары өч ел' элек биредә, бүген без җыелган борынгы поляк шәһәрендә, Совет Армиясе поляк частьлары белән берлектә мәңгегә азатлык байрагын кадаганнар иде. Фашистлар агрессиясенең крепосте булган һәм Гитлер Германиясенең соңгы көннәренә кадәр каршылык күрсәткән Бреслау шәһәре яңадан үзенең борынгы славян исемен кайтарды һәм азат демократик Польша шәһәре Вроцлав дип атала башлады. Бу фактны символик факт дип танымыйча булмый. Безнең өчен, совет кешеләре өчен, бу җиңү һәм безнең дуслыгыбыз мәңгегә милли горурлык чыганагы булып, моннан элек халыклар тарА- хы белмәгән иң саф һәм керсез милли горурлык чыганагы булып хезмәт итәр. Бу көннәр турындагы истәлекне хәтта бик бетерергә тырышкан кешеләр дә җуеп ташлый алмаслар. Әле, кичә генә Европаның зур һәм кечкенә илләре гитлеризм тырнагы астында интегә иде. һәм халыкның каршылык күрсәтү көче ничаклы гына гайрәтле булмасын, әгәр дә миллионнарча гади кешеләргә дөньядагы иң зур азатлык 
                     ‡ Иптәш А. Фадеевның культура эшлек- лсләрснсц тынычлыкны саклау буенча бөтен дөнья конгрессында Вроцлавта сөйләгән докладыннан. 
китерүче көч — социалистик дәүләт, Советлар Союзы ярдәмгә килмәгән булса иде, ул халыкларның туган илләре хәзерге көнгә кадәр герман фашизмы тарафыннан коллыкта тотылган булырлар иде. Ә бүген без биредә төрле илләр халыкларының героик вәкилләрен конгрессның делегатлары сыйфатында котлый алабыз. Мин бу турыда искә төшереп үтәргә батырчылык иттем, чөнки бу — гади сүз генә түгел, бу — миллионнарча совет солдатларының каны белән яулап алынган җиңү. Реакция лагерына каршы демократия лагеры Г итлерчыларның бөтен дөньяда хакимлек яулап алуны күздә тоткан коточыргыч планы халыкларга нинди күтәрә алмаслык газаплар, бетмәстөкәнмәс корбаннар һәм җимерүләр алып килде! Боларның эзләре хәзер дә бетмәгән әле. Гитлер Германиясе тар-мар ителгәннән соң нибары өч ел вакыт үтте, ә без, галимнәр, язучылар, сәнгать эшлеклеләре, тагын сугыш уты кабызучыларның провокацион эшләренә борчылып бирегә җыелыр
92 
 
га мәҗбүр булдык. Үзенең капкасы Азатлык статуясы белән бизәлгән илнең империалистлары искиткеч ашыгычлык белән үзләренең өстенә заговорчылар ролен һәм яңа сугышны оештыручылар ролен алдылар. Эш нәрсәдә соң? Ни өчен алар яңа бөтен дөнья сугышын башларга ашкыналар соң? -Сугыш,— диде И. В. Сталин,— ... дәүләтләрнең, хөкүмәтләрнең, партияләрнең чын йөзләрен яшергән барлык пәрдәләрне һәм чаршауларны аяусызлык белән ертып ташлады һәм аларны маскасыз-нисез, буяусыз-нисез, барлык җитешсез һәм җитешле яклары белән сәхнәгә чыгарып бастырды». Сугыштан соң барлык илләрдәге гади кешеләр дөньяда нәрсәләр булганын яхшырак төшенә башладылар. Билгесез киләчәктә түгел, бәлки хәзер кешегә лаек булган яшәү теләге бөтен дөньяда миллионнарча гади кешеләрнең омтылышларын хәрәкәткә китергән чакта, монополист әфәнделәр ни эшләсеннәр? И. В. Сталин әйтте, фашизмны җиңү «бөтен кешелек дөньясының прогрессив үсешендә бөек маяк ул», — диде, һәм чыннан да, гаять зур корбаннарга карамастан, сугыштан соң халыкларның көчләре чш<сез нык үсте. Бөтен дөньяда демократик хәрәкәтнең көчле рәвештә үсүе шуны күрсәтә. Яңа демократия илләренең гаять зур уңышлары шул турыда сөйли. Польшада, Болгариядә, Румыниядә, Чехословакиядә, Венгриядә, Албаниядә яна демократик власть, халык массаларының булышлыгына таянып, бик кыска гына вакыт эчендә шундый прогрессив, демократик үзгәртеп корулар үткәрә алды ки, буржуаз демократияләр андый үзгәрешләрне үз илләренә кертә алмыйлар. Советлар Союзында халык хуҗалыгының, культураның моңа кадәр тиңе булмаган кызу темплар белән аякка' бастырылуы һәм үстерелүе, халык массаларының тормышы яхшыру кешелек дөньясының прогрессив үсеш процессын гәүдәләндерүче иң ачык күрсәткеч булып тора. Сугыштан соң халыклар Советлар Союзы үрнәгенә карап социалистик стройның бөек өстенлекләрен тарихта әле элек беркайчан да булмаганча төшенделәр. Алар социалистик державаның барлык куәтен, яхшылыгын һәм мораль мәһабәтлеген, тынычлыкка, куркынычсызлыкка һәм азатлыкка сусаган кешелек дөньясының язмышлары өчен 
Сталин политикасының хәлиткеч әһәмиятен аерата ачык күрделәр, һәм гади кешеләр менә шуннан үзләренең нәтиҗәләрен чыгаралар. Икенче бөтен дөнья сугышыннан соң бөтен дөньяда ике-лагерь барлыкка килде: берсе—башында Советлар Союзы торган демократик, антифашистик, антиимпериалистик лагерь һәм икенчесе — атаманнары АКШ идарәчеләре булган антидемократик, реакцион, империалистик лагерь. География картасы бу ике лагерьның чикләре турында бертөрле дә дөрес картина бирә алмый. Чөнки аларны берберсеннән аера торган сызык һәрбер капиталистик илнең, һәр шәһәрнең һәм поселокның —| Нью-Йоркның, Лондонның, Парижның, Римның, Брюссельнең, Рио-де-Җанейроның эченнән үтә. һәр лагерьның үз программасы, үз максатлары һәм бурычлары бар. СССР җитәкчелегендәге демократик лагерь үзенең төп бурычын кешелек дөньясына ныклы гадел тынычлык тәэмин итүдә күрә. Ул фашизм өстеннән зур корбаннар бәрабәренә ирешелгән җиңүне беркетергә, демократиянең ирекле үсеше өчен мөмкинлек ачарга, зур һәм кечкенә халыкларның бәйсезле- ген, аларның суверен хокукларын сакларга омтыла. Империалистик лагерь капиталистик системаның тетрәп-какшап торган бинасын сакларга һәм ныгытырга, халык хәрәкәтен басарга, социализмны җимерергә, гитлеризмга ошатып реакция власте урнаштырырга омтыла. Шул рәвешчә, яна сугыш хәзерләү бу лагерь программасының төп өлеше булып тора. Америка экспансионистларының барыннан да элек халыклар жан
93 /
 
 
дармы булырга омтылуларына гаҗәпләнеп торырга урын бармы икән! Америка матбугаты бу турыда искиткеч оятсызлык һәм ачыклык белән сөйли. «Юнайтед стейтес ныос» журналы «АКШ бөтен дөнья полицейские ролендә» дигән мәкаләдә болай ди: «хәлләр Кушма Штатларны бөтен дөнья өстеннән полиция надзоры урнаштыру эшләренең төп өлешен үз өстенә алырга мәҗбүр итә... Полицейскийның яңа роле шундый характерда актив эшчәнлекне таләп итә. Элек гадәттә АКШ ның мондый эш белән шөгыльләнгәне юк иде». Мәкаләдә АКШ ның дөнья өстеннән мондый полиция надзорын «нинди дә булса бүтән бер илнең булышлыгыннан башка» тәэмин итәргә мөмкинлеге барлыгы турында әйтеп үтелә. Бөтен дөнья жандармы булу роле шушы дәрәҗәне дәгъва итүче илдә шуңа ярашлы режим урнаштырылуны таләп итә. Сугыш елларында ук әле Американың «Ридерс дайджест» исемле реакцион журналы редакторларыннан Де Уитт дигән кешенең әйткәннәре тикмәгә түгел. «Үзләренең системалары һәм фи- лософияләре-ниләре белән радикалларны авызлыклап тоту өчен, аларга баш калкытырга мөмкинлек бирмәс өчен безгә АКШ та фашизм кирәк», — дигән иде ул. Шулай итеп, кешелек дөньясына муенчаклар кидерергә, бөтен планетаны гаять зур полиция участогына әйләндерергә, ә аның халкын капиталның телсез колларына әйләндерергә — Америка монополистларының һәм аларның союзниклары булган Англия, Франция, Италия империалистларының, эре һәм вак бенилюксларның максаты менә шундый. Америка жандармнары арсеналында үз планнарын тормышка ашырганда кулланырга уйлаган средстволар аз түгел. Бу турыда сөйләгәндә без «экономик ярдәм» флагы астында Европа илләрен коллыкка төшерү планын, Грециягә Җибәрелгән кебек җәзалау экспедицияләрен, хәрби базалар басып алуларны һәм коммунистларга каршы законнарны, профсоюзларның туздырылуын, Шельба һәм Жюль Мок пулеметларын, лейборист атаманнарның хәйлә-мәкерле речьләрен һәм хезмәт ияләрен талау политикасын, советка каршы яла ягу кампаниясен һәм ялланган террорчыларның эшчеләр сыйныфы юлбашчыларына кабахәт һөҗүмнәрен күздә тотабыз. Барлык шушы методлар һәм средстволар арасында реакциянең 
прогрессив идеологиягә каршы походы зур урын ала. Барыннан да элек турыдан-туры көчләү сәхнәгә чыга. Фән, әдәбият, сәнгатьнең прогрессив эшлеклеләре эзәрлекләнә. Азатлык статуясы янына якын килүе белән үж Ирэн Җолио-Кюри кулга алына. Американың гүзәл язучыларыннан Говард Фаст, Джон Говард Лоусон, Дальтон Грумбо һәм башкалар инде төрмәгә утыртырга хөкем ителгәннәр: Америка радиосы, Голливуд киностудияләре, издательстволар прогрессив комментаторлардан, киносценаристлардан, актерлардан «тазартылганнар». Фәнни-техник фикер сатып алуга яки куркыту ярдәмендә атом белән коралландыру хезмәтенә куела. Америка культурасының күренекле эшлеклеләреннән үзенең фамилиясен яшерергә мәҗбүр булган бер кеше болай дип яза: «Без «эре капитал штабы» дип йөртә торган кешеләр үзләренең бөтен көчләрен безгә каршы ташладылар. Ике ел буена алып барылган ярсулы пропагандадан соң — дөньяда бер генә илнең дә әле андый пропаганданы күргәне юк иде — Америка интеллигенциясе «салкын террор» куркынычы алдына килеп басты... Бүгеннән алып АКШ та «куркынычлы» дип табылу мөмкин булган һәр фикер өчен уи ел төрмә, 10 мең доллар штраф һәм Америка гражданлыгыннан мәхрүм итү җәзасы бирелә... АКШ хөкүмәтенең рәсми политикасына туры килми торган берәр нәрсә язган язучыга да 10 ел төрмә. Тупас көчләү, закон чыгару юлы белән Америкага фашизмны тагарга маташу — безнең илебездә халык хәрәкәтенең үсеп
94 
 
барган көченә реакциянең җавабы менә шул». Гитлер политикасын дәвам итте: рүчеләр бер АКШ та гына түгел. Америка капиталистларының кече партнерлары үз хуҗаларыннан үрнәк алалар: Эттли — Бевин — Мор- рисоннарның лейбористнк хөкүмәте Англиядә дә шундый ук коммунистларга каршы законнар үткәрә һәм шундый ук «тазартулар» оештыра. Америка империализмының идеологии экспансиясе Алдынгы культураны көчләп бетерергә маташулар Гитлер практикасын бик хәтерләтәләр. Бу әле эшнең бер ягы гына. Шуның белән бергә Америка капиталы тыелгысыз рәвештә идеологии экспансия үткәрә. Англия, Франция, Италия, Швеция кинотеатрларының экраннары Американың тамашачыны боза торган кабахәт фильмнары белән тулган. Алар бөтен дөньядагы кинопрокатның 65 процентын тәшкил итәләр һәм АКШ ка бәйле Европа илләренең милли кинемотография- ләрен басып китәләр. Америка издательстволарында басылган әдәпсез, тупас һәм җинаять белән тулы романнар Европаның китап базарларына болганчык ташкын булып агалар. «Ридерс дайджест», «Лайф», «Тайм» кебек журналларның реакцион макулатурасы европалы укучыларга миллионнарча экземплярда көчләп тагыла. Бу басмалар күп телләрдә чыгарылып/ милли журналларны кысырыклыйлар. Эфир «Америка авазы» дигән марка астында Америка экспансионизмының оятсыз рекламасы белән тутырыла. «Патентлы диннәрне, штамповать ителгән әдәби идеалларны, театрны, кинофильмнарны, спорт жанрын, бетмәстөкәнмәс повестьларны, урам такмазаларын — христиан тәгълиматыннан башлап, калтырану зәх- •мәтен хәтерләтүче америкача биюгә кадәр бөтенесен, чын мәгънәсе белән бөтенесен хәзер без Америка- лан алабыз. Озакламый без американнарның үзләренә караганда да күбрәк америкалаштырылгаи булачакбыз». Менә сезгә швед журналистының сүзләре. Бу сүзләр тәмам гадел әйтелгәннәр дип танылырга' мөмкин. Хәзерге Америка «мәгърифәтчеләре» фән, сәнгать һәм әдәбият исеме астында кешеләргә тәкъдим итә торган бөтен нәрсәләрнең эчтәлеге нинди соң? 
Барыннан да элек Америка монополистларының бөтен дөньядагы хакимлеген пропагандалаудан, милитаризмны пропагандалаудан, беренче нәүбәттә Советлар Союзына каршы юнәлдерелгән яңа империалистик сугышны пропагандалаудан гыйбарәт. АКШ та Гаусгофер тибындагы фашист идеологлардан мирас итеп алынган американча геополитика чәчәк ата. Джардж Уэллерның «Океан артындагы базалар» кебек китаплары бастырып чыгарылалар һәм рекламалаштырылалар. Бу «хезмәт» Американың Европаны әйләндереп алган, Атлантиканы һәм Урта диңгезне, Адриатиканы, Африкага, Якын һәм Ерак Көнчыгышка килә торган юлларны эченә алган хәрби базалары кирәклеген1 игълан итә. Бу китап сыңары автор уйлап чыгарган «дога» белән бетә. Бу «дога» да Уэллер аллаһы тәгалә хәзрәтләренә бөтен җир шарында Америка илбасарларының экспансионистлык планнарын тормышка ашырырга вәгъдә бирә. АКШ та Гаррисон атласы шикелле бөтен дөнья картасын «американ- лаштыручы» үзенә бертөсле проекцияләр белән тулган картографик атласлар бастырып чыгарыла. Төрле фәнни учреждениеләрнең һәм университетларның яңа сугышны пропагандалаучылар сыйфатында чыгыш ясаулары шундый ук хурлыклы эш. АКШ тагы Иэль университетының «галимнәре» «Абсолют корал» дигән ялган-фәнни җыентыкта СССР га каршы 'атом сугышы башларга чакыралар. Фән эшлеклеләрен хурлыкка калдыра торган бу кешеләр Англия свяшен- нигы Дэвис белән бер авыздан сөйлиләр. Дэвис үткән елны Лондонда басылып чыккан «Дин гыйльме һәм 

Э5 
 
атом гасыры» дигән китапта атом бомбасын уйлап табылган зур нәрсә дип, — «яңа тәртип» дип мактый. Шушы «юаш» пастырь әйтә: атом бомбасы «әвәләнгән утопиягә», ягъни иң яхшы иҗтимагый стройга булган «өметне бетерде», — ди. Лтом бомба с'ы н р ек ла м а л а у ч ы ла р һәм Мальро кебек «көнбатыш блогына» өндәүчеләр, Американын, политика генераллары һәм казарма политиклары белән берлектә, корал ялтыраталар, Юлистритның бөтен дөнья күләмендә хакимлеген күздә тотып яңа сугыш белән яныйлар. Яна сугыш пропагандасы расизм- га һәм расалар хокукын тарайтуга өндәү белән бергә алып барыла. Бу исә барлык шушы «идеология» сыңарының колониальилбасарлык һәм фашистик характерын ачып сала. Реакционерлар үзләренең гүзәл киләчәге өчен көрәшүче халык массалары хәрәкәтеннән уттан курыккан кебек куркалар. Шуңа күрә аларның әдәбияты кешенең иҗтимагый эшчәнлеген инкарь итә, җәмәгатьчелек интересларын бозучы мотивларны алга сөрә, кешене их- тыярсызландырырга омтыла. Америка язучыларыннан драматург О’Нейл, порнографик романнар авторы Миллер, ренегат Дос-Пас- сос < реакциянең чуар әдәбият агентурасына керәләр. Сартр тибындагы һәм кешене мүкәләтергә маташучы «яңа философия» тарафыннан рухи бозыклык мактала. Бу авторларда кешенең яшәешен кабахәт мәсхәрәләү мистицизм белән, акылга каршы ачулы көрәш белән һәм иррациональ нәрсәне мактау белән бергә алып барыла. Англия декадентларының атаманы, үзенең фашистларга мәхәббәте белән атаклы, мистик һәм эстет Эллинг үзен: «Без — буш кешеләр, эчебезгә чүпчар тутырылган кешеләр», — дип тәкъдим итә. Шушы адә^ актыклары кешене акыллы фикер йөртү мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә тырышалар. Алар үзләренең бөтен хыяллары хезмәт ияләрен куркак кешеләргә әйләндерүдән гыйбарәт булган хуҗаларының заказын үтиләр. Кешене үзенең эшчәнлегс нинди дә булса акыллы стимуллардан мәхрүм ителгән җәмәгатьчелексез җан иясе дип күрсәтү ни дигән сүз соң ул? Бу — кеше урынына ерткыч җанвар китереп кую дигән сүз. Хәзерге буржуаз әдәбият һәм сәнгать нәкъ менә ерткычлык әкияте булып тора да. 
Бер француз «шагыйре» әйтә: «Кеше үзен, мин — цивилизация, дип уйлый... ләкин ул һәрвакыт каннибал булып кала», — ди. Мондый белдерүләр — немец яшьләренең «яшь кыргый җанвар»га ошауларын теләгән Гитлердан күчереп алынганнар. Шуннан башка бернәр- • сә дә түгел. Герман фашизмына ерткыч җанварлар кирәк иде. Америка монополияләренең хуҗаларына да үзләренең бөтен дөньяда хакимлек яулап алу планнарын тормышка ашыру өчен ерткыч җанварлар кирәк. Реакцион әдипләр, киносценаристлар, философлар, художниклар үз хуҗаларына хезмәт итәргә хәзерләр. Алар шизофреникларны һәм наркоманнарны, садистларны һәм сутенерларны, провокаторларны һәм әшәке бәндәләрне, шпионнарны һәм гангстерларны күккә күтәрәләр. Романнар, шигырь җыентыклары, кинофильмнар кадрлары шул ерткычсыман җан ияләре белән тулган. Аларга иярергә, алардан үрнәк алырга чакыралар. Әгәр дә шакаллар язу машинасында язарга өйрәнсәләр һәм гиеналар автомат каләм белән эш итә белсәләр иде, алар да шулай ук Генри Мпллерлар, Эллиотлар, Мальролар һәм бүтән сартрлар язганны ук язарлар иде. Җинаятьләрне, бозыклыкны, ерткыч инстинктларын пропагандалау эше реакциягә халык массаларын үзләренең тыңлаучан коралына әйләндерү өчен кирәк. АКШ та шундый пропагандага акча кызганмаган бер вакытта, анда халык өчен булган мәктәпләргә, бигрәк тә югары уку йортларыңа акча бирергә теләмиләр. Бу очраклы хәл түгел. АКШ та халык мәгарифенә тотыла торган расходларның гомуми күләме милли до- 

 
Кодның нибары бер ярым проценты кадәр генә булуын әйтеп үтү дә җитә. Аның каравы реакцион газеталар һәм журналлар битләрендә «эшчәнлек» күрсәтүче, китаплар һәм киносценарияләр язучы шакшылар үз хуҗаларыннан зур бүләкләр алалар. Боек Ленин Америка нмпериа? ластларының йөз миллиардларча доллһр акча урлаулары турында әйткән иде. һәм һәр долларда шакшылык эзләре күренеп тора. Хәзерге реакцион авторларның язганнары белән танышканда, менә шул җирәнгеч шакшыларның бөтенесе өстендә ап-ачык доллар эзен күрәсең. В. И. Ленин моннан чирек гасыр элек Америкадагы «хәзерге демократиям дип әйткән нәрсәнең буржуазия өчен файдалы булган нәрсәне пропагандалау иреге икәнлеген, шуннан башка нәрсә түгеллеген, ә буржуазия өчен исә ия реакцион идеяләрне, динчелекне, эксплоататорларны яклауны һ. б. ш. ларны пропагандалау файдалы икәнлеген әйтеп үткән иде. Реакцион галимнәрне, язучыларны, художникларны аеруча фаш итә торган нәрсә — аларның социализм иленә, Советлар Союзына ерткычларча дошман күзе белән караулары. Бу кешеләрнең барысын да СССР ны икеләтә дошман күрүчеләр дип әйтергә була. Беренчедән, алар аны үз хуҗалары капиталистларның чылбырдагы этләре булганнары өчен дошман күрәләр. Икенчедән, алар аңа үзендә югары культура һәм мораль кыйммәтлекләр тудырылган һәм тудырыла торган, үзендә фән, әдәбият, сәнгать халыкка хезмәт иткән һәм шуңа күрә алга киткән һәм чәчәк аткан дәүләт булганы өчен ачу тоталар. Империализмның «культура» ияләренең азганнарында, картиналарында, кинофильмнарында, музыкасында бөтен реакцион лагерьның артка китүе, зәгыйфьләнүе көзгедә- 1едәй чагыла. Ләкин шушы әйтеп үтүләр белән генә тынычланырга мөмкинме соң? Юк, һич тә мөмкин түгел! Кешелеккә' каршы булган милитаризм һәм расизм, порнография, мистика, кешене ерткычландыр)' пропагандасы — болар барсы да реакциянең прогрессив кешелек дөньясына каршы җибәрә торган агулы матдәсе, тончыктыргыч газы ул’. Менә шуңа күрә чын демократия культурасының социализм иле үрнәге белән рухланган алдынгы эшлеклеләренең барысы да И. В. Сталин тарафыннан кеше 
токымының ерткычлары дип аталганнарга . каршы тупланырга һәм килешмәү- чән, актив, нәтиҗәле көрәш алып барырга тиешләр. Культура мастерлары — тынычлык һәм демократия яклы Бөтен дөньяда миллионнарча кешеләр яңа сугыш дәһшәтләрен күрергә теләмиләр, фашистлар тира- ниясен һәм башбаштаклыгын теләмиләр. Интеллигентлар, иҗат хезмәте кешеләре үз фикерләрен доллар диктатурасына буйсындырырга, яңа сугыш пропагандистларының җинаятьле кулында корал булырга теләмиләр һәм моңа хаклары да ’ юк. Ләкин «теләмәү» генә җитми — эш алып барырга кирәк! Кешелекнең язмышлары кешелекнең үзенә бәйләнгән. Культур.анын киләчәге культура мастерларынын азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшүче халык белән ничаклы тыгыз элемтәдә булуларына бәйләнгән. Барлык интеллигентларның, тынычлык һәм прогресс дусларының хәзерге бурычы — реакциянең барлык формаларына җанлы прогрессив фикернең актив, батыр каршылык күрсәтүеннән гыйбарәт. Үз халкының улы булган чын интеллигентка мистика культы, пессимизмга, наданлыкка өндәү, реакцион буржуазиянең чынбарлык алдында хайваннарча куркуы белән сугарылган фикерләрнең һәм хисләрнең бөтенесе тирәнтен чит нәрсә. Ләкин, реакциянең кара көчләренә фикернең каршылык күрсәтүен оештыру өчен, алдынгы фикер ияләренең үзләренең берегүе кирәк. . П р о г ре с с ииз и нт е лл и г енйх ия нең тынычлыкны һәм демократияне яклап

97 
 
сөйләгән сүзләренең чаң тавышы кебек булып бөтен дөньяга яңгыравы кирәк. i Кайбер галимнәр, әдипләр, художниклар, әгәр дә алар үз кабинетларына яки лабораторияләренә бикләнсәләр, әгәр дә алар нҗт.ема- гый тормыштан читтә торсалар, үзләренең «бәйсезлекләрен» саклап калырбыз, дип уйлыйлар. Бу—бик зарарлы, бозык иллк> зия. «Җәмгыятьтә яшәп тә җәмгыятьтән азат булу мөмкин түгел»,—диде Ленин. Үзенең уйлап тапканнары яңа җимерү кораллары җитештерү өчен файдаланылу мөмкин булган физик һәм химик җәмгыятьтән азат түгел. Үзенең иҗатлары халыкка аңлашылмый торган һәм тук бәндәләрнең күңелен ачуга хезмәт итә торган композитор җәмгыятьтән азат түгел. Үзенең корреспонденцияләре буржуаз матбугат хуҗалары тарафыннан реакция теләгәнчә бозыла торган журналист җәмгыятьтән азат түгел. Гаделсез җәмгыятьтә яшәүче һәм шул җәмгыятьтә хөкем сөргән законнарга һәм кагыйдәләргә буйсынучы интеллигент азат була алмый. «Культура мастерлары, сез кем белән?» — заманында Көнбатыш интеллигенциясенә. Максим Горький шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән нде. Үзенең мәкаләләрендә ул күп тапкырлар буржуаз-иидивп- дуалист «гуманнзм»ның төпсезлеген ачып биргән һәм культура эшлек- леләреи хезмәт ияләре белән, халык белән бергә барырга чакырган иде. Шушы бөек рус язучысының образы хәзерге көннәргә кадәр Көнбатышның алдынгы н нт е лл и ге нт л а р ы өчен үрнәк булып хезмәт итә. Ромэн Роллан беренче бөтен дөнья сугышы бетеп килгән вакытта «фикер бәйсезлеге» дигән иллюзияле лозунг күтәреп чыккан иде. Ләкин соңыннан, Европаның сугыштан соңгы тарихы тәҗрибәсе белән акылга килгәч, ул болай дип язды: «1918 елда, фикер бәисезлсген якларга чакырып мөрәҗәгать иткән чакта, мин аңлаганча фикер бәйсезлеге, — ботакларын күккә таба җәйгән матур агач ул, ләкин аның тамырлары туфрактан мәхрүм. 7. .с г • № 1 Әгәр дә аны кешелек уртасына, эшче халык арасына — менә шушы уңдырышлы туфракка, шушы кешеләрдән торган кара туфракка күчереп утыртып булмаса, ул агач һәлакәткә дучар...» Интеллигенциянең кайбер катлаулары арасында, имештер, инженерлар, галимнәр үзләре мөстәкыйль рәвештә 
тарихның барышына йогынты ясый, кешелекне алга алып бара алалар дигән ялган бер караш йөри. Мондый иллюзияне алып килүче, мәсәлән, Герберт Уэллс булды. 1934 елда Уэллс белән булган беседасында И. В. Сталин анын карашының ялганлыгын ышанырлык итеп күрсәтеп бирде. И. В. Сталин Уэллска болай диде: «Билгеле шартларда техник интеллигенция «могъҗизалар» ясый ала, кешелек дөньясына бик зур файда китерә ала. Ләкин ул ук зур зыян да китерә ала. ...Белем — корал ул. Бу коралның файдасы аның кегч кулында булуына, бу корал белән кемгә сугарга теләүгә карап йөри. Интеллигенция эшчеләр сыйныфы белән кушылганда гына көчле була ала? Әгәр дә ул эшчеләр сыйныфына каршы бара икән, ул чүпкә әйләнә». К у л ьту р аның төрле илләрдәге күп кенә прогрессив ' эшлеклеләре бу хакыйкатькә төшенәләр. Безнең көннәрдәге иҗтимагый көрәштә озак вакытлар буена ике арадагы позициядә торып килгән Синклер Льюис икенче бөтен дөнья сугышы бетәр алдыннан гына ү^зенең бер мәкаләсендә болай дип белдерде: «Художник, галим үзенең тирания, рәхимсезлек, механик буйсыну ягындамы, әллә халык, бөтен халык ягындамы торуын аңларга һәм ачык әйтергә тиеш», — диде. Тирания һәм рәхимсезлек күрергә теләмәгән кеше халык ягында үзенә урын табарга тиеш. Бу — хезмәт ияләре ягында дигән сүз. 1947 • елның июнендә Франция коммунистлар партиясе съездында Лоран Казанова бик дөрес әйтте: «...Массалар хәрәкәткә килгәч, бик әһәмиятле культура кыйммәтлеклә- ренең чыганагы массалар көрәшенең үзендә була... Халыклар хәрә
98 
 
КӘТКӘ КИЛГӘЧ) культура кыйммәт- лекләренең чишмәләре һәм алариы үстерү факторлары массалар хәрәкәтенең үзе белән бергә кушылалар...» Культураның барлык алдынгы мастерлары галимнәрнең, язучыларның, художникларның халык белән, бөтен кешелек дөньясы белән, барлык прогрессив хәрәкәт белән берләшергә тиешлекләрен аңлыйлар; шулай булмаганда алар фәннең һәлакәте алдына килеп басачаклар, аларга куылырга яки хуҗалары кушканны гына язарга туры килер. Алар яки «фил сөягеннән эшләнгән манара»да яшәүче котлары алынган җан ияләре булып әверелергә яки үз аякларына нык басып торучы һәм бөтен халык белән бергә баручы кешеләр булып әверелергә тиешләр. Әле күптән түгел генә булып үткән вакыйгалар тәҗрибәсе культура эшлеклеләренең, массалар белән бәйләнешләре булмаганда, реакциягә каршы көрәштә көчсез икәнлекләрен ачык күрсәтә. Әгәр дә аларның көчләре халык массаларының көрәше белән кушылса, алар көчле булалар. Германиядә Гитлер властька килгән чорда фашизмга җирәнеп караган, ләкин актив каршылык күрсәтергә теләмәгән яки белмәгән галимнәр һәм художниклар аз түгел иде. Немец халкының демократик көчләре берләштерелмәгән иде, немец интеллигенциясенең демократик көчләре оешмаган, халык массалары белән бәйләнмәгән иде. һәм бу хәл Германия өчен һәлакәтле, бөтен кешелек дөньясы өчен авыр нәтиҗәләргә китерде. Моңа капма-каршы мисал да китерергә була. Икенче бөтен дөнья сугышы алдыннан гына Франциядә халык фронты хәрәкәте туып, уңышлы җәелеп киткән иде. Демократик, антифашистик көчләрне туплау эшендә фәннең Ланже- вен һәм Жолио Кюри кебек зур эшлеклеләре, әдәбиятның Барбюс һо.м Ромэн Роллан кебек зур эш- лсклеләре катнаштылар. Франциянең идарәчеләре аны фашист илбасарларга саткач, алдынгы француз интеллигенциясе халык массалары белән берлектә яшерен карШЫлык күрсәтү хәрәкәтенә кушылдылар. Каршылык күрсәтү хәрәкәтенең актив эшлеклеләре арасында Арагон, Элюар, Шамсон кебек күренекле язучылар да булды. Халык алдынгы француз интеллигентларының тавышын ишетте. Каршылык күрсәтү хәрәкәте Франциянең немец оккупантларыннан 
азат ителү сәгатен тизләтте. Монда француз культурасының үз халкына файдалы була белгән прогрессив эшлеклеләренең хезмәте аз түгел, һәм хәзер, фашистлык итүче даирәләр Франциянең политик тормышын үзләренә буйсындырырга омтылган чакта, каршылык күрсәтү хәрәкәтенең алдынгы көрәшчеләре өстенә реакциянең пычрак ыргытырга һәм аларга яла ягарга маташуы очраклы хәл түгел. Мортен Красныйның — безнең карт булса да Ләңге яшь Мартин Андерсен Нексебезнең сугыш көннәрендә туктаусыз яңгырап торган һәм хәзер дә, дошманнарның яла ягуларына карамастан, бөтен дөньяга ишетелерлек булып яңгырый торган керсез һәм саф тавышы күпме кү I te л л әрне ял к ы н л а и д ы р д ы! Говард Фастныц батыр чыгышы нык торучанлыкның ялгыз күренеше булудан ерак китте инде. Говард Фаст хәзерге заманның ин алдынгы хәрәкәте белән бәйләнгән. Культура эшлеклеләре славян илләре халыкларының фашист илбасарларга каршы азатлык хәрәкәтендә зур роль уйнадылар. Фашистлар оккупациясе чорында илнең эчендә гүзәл поляк язучылары плеядасының фидакарь көрәше кемгә билгеле түгел! Гүзәл шагыйрь Юлиан Тувимның саф һәм көчле тавышын без барыбыз да ишетеп тордык. Чехословакия азучыларының үз ватаннарын коллыкка төшерүчеләргә каршы батыр көрәше һәркемгә билгеле. Ванчура- ныц исеме беркайчан да онытылмас! Чехословакиянсң милли герое, гүзәл язучы-публиңист Юлиус Фу- чикның истәлеген бөтен дөнья олылап искә ала. Каршылык күрсәтү геройларының үрнәге, әгәр дә үзенең эшчәнлеген 


 
халык массаларының оешкан хәрәкәте белән бәйләсә, иҗатчы фикер кешесенең күп нәрсәләр, эшли алуы турында сөйли. Нәкъ менә шундый шартларда аның белемнәре, аның таланты, аның рухи байлыклары реакция көчләрен авызлыклауга булышлык итә ала, прогресс эшенә реаль файда китерә ала. Икенче бөтен дөнья сугышы алдыннан төрле илләрнең алдынгы интеллигентлары сугыш куркынычын күреп борчылганнар, фашистлар агрессиясен булдырмый калырга маташканнар иде. Ләкин әле күптән түгел генә үткән заман тәҗрибәсе безне менә нәрсәгә өйрәтә: реакциягә каршы көрәшү өчен алдынгы интеллигенция көчләренең берләшүе генә җитми. Интеллигенциянең халык белән союзда реаль эше кирәк. Демократик хәрәкәттә, халык хәрәкәтендә, культура эшлсклеләрснең көн саен катнашуы кирәк. СССР — прогрессив көчләрнең өмете һәм терәге Культураны яклау, тынычлык һәм демократия өчен көрәшү — бетен җир шарындагы халыкларның уртак эше. Үзенең утыз еллык яшәве дәвамында "Совет дәүләте һәрвакыт тынычлык һәм культураны яклап, халыкларның бәйсезлеген һәм азатлыгын яклап килде. Советлар Союзының тынычлык һәм культура өчен көрәше совет строеның үзенең табигате белән билгеләнә. Совет строеның нигезендә Советлар Союзында яшәүче барлык халыкларның культурасы үсешен җимеш- ләндерүче чын социалистик демократизм ята. Горький болан дип язды: «Совет Социалистик Республикалар Союзында энергия бик шәп эшли, аның саны елдан ел арта бара, сыйфаты күтәрелә, һәм шушы энергия бөтен дөньяда үзенә сыйнфый кардәш булган энергияне туктаусыз тудырып тора...» Советлар илендә культура чын-чыинан халык эше булып тура. «Халык массалары,—ди Ленин,— бер җирдә дә чын культура белән бездәге кебек кызыксынмый; шушы культура мәсьәләләре боркайда да бездәге кебек шул чаклы тирән һәм эзлекле итеп куелмый». Культура белән халык арасында гасырлар буена яшәп килгән тирән чокыр Советлар Союзында юк ителде. һәрбер гади совет кешесенә белем, сәнгать ишеге киң ачылган. Яңа совет интеллигенциясе үсте; СССР да зур дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, художниклар — элек үзләре 
эшче һәм крестьян, булган кешеләр. Советлар Союзында һәрбер культура эшлеклесё бөтен халык игътибары һәм булышлыгы белән чолгап, алынган, һәр интеллигент — врачмы ул яки педагогмы, архитектормы яки шагыйрьме— үз хезмәтенең массаларга кирәклелеген белә. Университет аудиторияләре, көтепханә- ләрнең уку заллары, картина галле- рияләре һәм театрлар белем-алырга ашкынучы, культура байлыкла- рыннан файдаланучы хезмәт ияләре белән тулы. Совет сәнгате һәм әдәбияты эшлеклеләренең күп миллионлаган һәм аларның һәрбер иҗат уңышына бәя бирә торган яхшы һәм таләпчән укучысы, тамашачысы һәм тыңлаучысы бар. Совет культурасы үсешендәге һәрбер әһәмиятле вакыйга — язучылар съездымы яки композиторлар съ'ездымы, философик дискуссияме яки Фәннәр Академиясенә сайлаулармы — совет фәненең һәм сәнгатенең язмышы үзе өчен иң кирәкле, әһәмиятле эш булган киң совет җәмәгатьчелегенең дусларча игътибары белән үтә. Дәүләт, җәмәгать тормышында да, шулай ук культура өлкәсендә дә Советлар Союзында милләтләрнең реаль, тулысынча тигез хокуклылы- гы тормышка ашырылды, һәр милләтнең совет гражданнары үз ана телләрендә укый һәм өйрәнә алалар. СССР да китапларның 119 телдә чыгарылуын, Горкьий һәм Толстой әсәрләренең Советлар Союзында яшәүче халыкларның 66 теленә тәрҗемә ителүен әйтеп үтү дә җитә. /Милли республикаларда үзләренең фәннәр академияләре бар, фәнни эш киңәя, үзләренең зур галимнәре күтәрелә. Совет дәүләте һәм коммунистлар партиясе фәнне һәм сәнгатьне үсте
109 
 
РҮ турында көн саен зур кайгыр тучанлык күрсәтәләр. Партия һәм дәүләтнең, аерым культура мәсьәләләре буенча зур карарлары иҗат работниклары нык катнашкан җитди дискуссия нәтиҗәсендә кабул ителәләр. Фән һәм сәнгатьнең бәхәсле мәсьәләләре буенча киң иҗат дискуссияләре үткәрүләр совет культура тормышының к ө яд әле к практикасына керде. Бу дискуссияләргә җәмәгатьчелек, халык массалары вәкилләре дә тартыла. Советлар Союзының культурасы халыклар дуслыгы кебек ’ изге идеяләр белән, кешеләрнең, бер-бер- сенә социалистик мөнәсәбәте идеяләре белән сугарылган. Бөтен дөньядагы алдынгы эшлек- леләрнең — социализм илен кешелек дөньясының киләчәген гәүдәләндерүче ил итеп, бөтен дөнья культу-, расының барлык прогрессив көчлә-’ ренең өмете һәм терәге итеп караучы эшлеклеләрнең күз нурлары СССР га текәлгән, һәм бу бер дә гаҗәп түгел. Капиталистик илләрнең иң яхшы язучылары, художниклары, галимнәре һәрвакыт СССР дуслары була бардылар. Анатоль Франс, Барбюс, Роллан, Бернард Шоу, Драйзер, Эптон Синклер, Генрих Манн, Карел Чапек, Пабло Неруда, /Мартин Андерсен — Нексе, Ланжевен, Ирэн Җолио-Кюри, Холдейн, Пархон, Пренан 1—бөтен дөнья культурасының шушы чәчәге һәрвакыт СССР яклы булды, һәм безнең илебездәге социалистик төзелешнең уңышлары, культура уңышлары дөньяның шушы иң яхшы кешеләрен шатландырды һәм рухландырды. Ромэн Роллан совет кешеләренә мөрәҗәгать итеп: «Сез кешелекне үз җилкәләрегезгә күтәреп алып киләсез», — диде. «Мин моны бөтен күңелем белән яхшы күрәм»,— диде Теодор Драйзер социалистик төзелеш турында. Үзенең сонгы әсәрләренең берсендә, «һәркем өчен политик белешмә» исемле китапта, Бернард Шоу түбәндәгеләрне яза: «Россиядә цивилизация шул чаклы алга атлады ки, исе киткән Европа бик еракта калды... Безнең хөкүмәтебез үзенен 200 ел буена аяныч яшәве чорында эшләгәннәрне оста һәм тулысыңча иҗтимагый рух белән рухланган хөкүмәт эшли алачак нәрсәләр белән, яки совет хөкүмәте 20 ел эчендә эшләгән эшләр белән чагыштырып карагыз, һәм безнең барлык Виге, Маколей теорияләренең фактлар алдында шартлавын күрерсез». 1941 елның июлендә, халыкларның 
фашист варварларга каршы каты көрәше сәгатендә, Бернард Шоу болай дип язды: «Гитлерны җимереп ташлагач, Россия дөньяның рухи үзәге булып әверелер... Хәтерегездә тотыгыз, безнең цивилизация хәзер борылыш пункты алдында тора. Мондый борылышны аның беркайчан да ясый алганы юк иде әле. һәм бу юлы Россия безне алга алып китәргә тиеш яки һәлак булырга тиеш». Сугыш беткәннән соң коммунизмга, Советлар Союзына карата реакцион даирәләр тарафыннан яр- сып-ярсып алып барыла' торган ялган һәм яла ягу кампаниясе уңае белән бүген зирәк Шоуның сүзләрен искә алып үт‘ү бик вакытлы. Башында Советлар Союзы бара торган демократик лагерьның көчләре ныгуны күреп реакцион даирәләр куркуга төштеләр. 
Икенче бөтен дөнья сугышы империалистик лагерьны йомшатты һәм аның эчке каршылыкларын көчәйтте. Бөтен дөнья реакциясенең хәзер коммунизм өстенә поход алып баруы — аның көчлелеген түгел, бәлки зәгыйфьлеген күрсәтә. Коммунизм өстенә поход сугыш уты кабызучыларның культурага походы белән, прогрессив, азатлык һәм бәйсезлек фикеренең һәрбер күренешен буарга маташулар белән бик нык бәйләнгән. Америка буржуазиясе киләчәктә үзенә бернинди дә яхшы нәрсә вәгъдә итми торган фәнгә һәм чынбарлыкка тәшвиш белән карый. Үлемгә хөкем ителгән ^кеше аянычы белән ул артта калган карашларны яңадан тергезергә һәм иҗтимагый үсеш законнарын инкарь итәргә маташа. 

 
Француз язучысы Клод Морган әйтә: «Куркуыннан тыпырчынучы буржуазия халык массаларының күтәрелүен туктату өчен үзенең барлык көчләрен җыйный. Менә туңа күрә ул хәзер республиканы кабергә күмүчеләргә, коллаборационистларга һәм хыянәтчеләргә мөрәҗәгать итә.» Азатлык һәм прогресс дошманнары тарихи үсешнең барышын туктатырга яки тоткарларга, халыкларның уянуына, киң массаларның культурага якынаюына комачауларга тырышалар. Үзенең ныгышларыннан берсендә В. М. Молотов хәзерге моментка гүзәл билгеләмә бирде: «Капитализм кешелек прогрессының тормозы булып әверелде, ә империализмның инде бөтен дөнья күләмендәге ике сугышка китергән авантюристик политикасының дәвам итүе тынычлык сөюче халыклар өчен төп куркыныч булып тора. Бөек Октябрь Социалистик революциясе халыкларның күзләрен ачты, капитализм гасыры бетеп килә һәм гомуми тынычлыкка һәм халыкларның гүзәл прогрессына ышанычлы юл ачылды. Үз аяклары астында туфрак дерелдәп тора торган империализмның тыпырчынып 
тырышулары якынаеп килә торган һәлакәттән капитализмны коткара алмаслар. Без барлык юллар коммунизмга илтә торган гасырда яшибез». һәм реакциянең бернинди хәйлә- мәкерләре дә, шулай ук кыргыйларча тыпырчынулары да бөтен дөньяда демократия көчләренең үсүен туктата һәм баса алмас. һәрбер капиталистик илдә кешене дошман күрә торган буржуазия культурасы белән беррәттән үзенең бөтен көчләре бүген реакциягә отпор бирү өчен мобилизацияләнергә тиешле халык культурасы бар. Капитализм дөньясындагы барлык илләрнең прогрессив көчләре реакциянең халыклар культурасын буарга маташуларына каршылык күрсәтү өчен тупланырга тиешләр. Хәзер куркыныч астында булган культураны яклаучы алдынгы фикер ияләре һәммә җирдә туплана. Советлар Союзы шушы прогрессив көчләр белән кулга-кул тотышып бара. Азат фикер һәм культурага кул сузучы реакциягә каршы көрәшкә, алга! Тынычлык, азатлык һәм халыклар бәхете өчен көрәшкә, кешелек азатлыгы һәм бәхете өчен көрәшкә, алга!