Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРЖЕМӘ ОРИГИНАЛНЫҢ ТӨССЕЗ ЧАГЫЛЫШЫ БУЛМАСКА ТИЕШ

* Бөек рус халкының классик язу- чыларыннан берсе — А. Н. Островский әсәрләре безнең илебездә утыздан артык телләргә тәрҗемә ителгән. А. Н. Островский әсәрләре һәр көн саен диярлек йөзләрчә театр сәхнәләрендә уйнала. Ә елына аның әсәрләреннән 15 меңгә якын спектакль куела. Совет халкы үзенең бөек рус драматик шагыйренең 
♦ A. Н. Островский. «Урман». Комедия 5 пәрдәдә. Ф. Зәйни һәм А. Гомәр тәрҗемәсе. Җаваплы редакторы А. Әхмәт. Татгосиэдат. 1948 ел, 116 бит, бәясе 5 сум. әсәрләрен һаман зур кызыксыну белән карый. Чөнки бу әсәрләр билгеле бер эпоханың уңай һәм кире якларының горефгадәтләре, тормышы һәм көнкүреше турында художестволы энциклопедия булып торалар. Аның әсәрләре — «тормыш әсәрләре.» А. Н. Островскийның бөтен әсәрләре 
аша кешенең үзенең шәхси, милли һәм гражданлык хокукы өчен көрәш темасы — төп, үзәк тема булып уза. Кешене изүгә, золым итүгә каршы ачы нәфрәт һәм шуның белән бергә изелгән, җәбер- дәнгән кешеләрне сөю, аларны кыз
127 
 
гану А. Н. Островский иҗатында характерлы як. Аның иҗатының тирән соңиаль эчтәлеге, демокра- тиялелеге, типик характерларның һәм оригиналь образларның төрлелеге, шулай ук гадәттән тыш аңлаешлы калыбы, искиткеч теле, сәхнә кануннарын һәм чын театральлекнең «серләрен» яхшы белүе — менә шулар нигездә бөек драматургның әсәрләрен мәңгелек иткәннәр. «Урман» комедиясе беренче мәртәбә 1871 елда «Отечественные за- писки»да басылган. Вакыйга алпавыт утарында бара. Алпавыт хатыны Гурмыжская Петербург һәм Москвадагы әхлаксыз тормышыннан соң үзенең утарына күчкән һәм утарда да шул ук тормышны дәвам иттерә. Гурмыжскаяның күрше алпавытлары да аңардан ерак китмәгәннәр. Үзләренең азгынлыкларын яшерү өчен Гурмыжскаяның ялган әхлагын мактыйлар. Әсәрдә крепостной крестьяннардан «күтәрелгән» Иван Петров Восмибратов бар. Ул урман белән сату итүче сәүдәгәр. Яшьүсмер Буланов шулай ук кире геройлар ягында тора. Уңай геройлардан әсәрдә артист Несчастливцев, Аксюша. Аксюша (Аксинья Даниловна) ярлы тормышта үскән бер кыз, аны Гурмыжская асрамага алган. Аксюшага кияүгә дип Гурмыжская Булановны китертә, ләкин ахырда Буланов Гурмыжскаяның үз кияве була, ә Аксюша куыла. Намуслы, фидакарь Несчастливцев провинция артисты, ярлы, җәяүле сәяхәтче үзенең актык акчаларын кызганмыйча Аксюшага приданга бирә һәм Аксюша яраткан егетенә тормышка чыга. Әсәрнең сюжет схемасы шуннан гыйбарәт. Әсәрдә үзәк тема дворянлык кризисы. Комедия 1861 елдагы реформадан соц булган Россиянең бер типик күренешен гәүдәләндерә. Несчастливцев шул тормышны ифрат үткен характерлый: «... Урманда, туганкай, ниче^ булырга тиеш булса, монда барысы да урынында. Карг хатыннар яшь гимназистларга иргә чыгалар, яшь кызлар, үз туганнарындагы авыр тормышка түзә алмыйча, үзләрен- үзләре суга ташлыйлар; урман, туганкай...» «Урман»н»ың татар телендә тәрҗемәсе чыгуы бик куанычлы күренеш. Бераз соңрак булса да безнең укучыбыз шушы, тәрҗемә аша А. Н. Островский иҗаты белән танышуда тагын бер адым атлады. Кызганычка каршы, әле шул адымнарны берәм-берәм санарГа туры килә. Хәзергә 
әле А. Н. Островский иҗатыннан тәрҗемәләр саны бик аз, һәрбер тәрҗемәне укучы бик зур кызыксыну белән көтә һәм, укый дисәк, ялгышмабыз. Тикшерелә торган тәрҗемә нигездә канәгатьләнерлек. Текстуаль чагыштыру тәрҗемәчеләрнең дөрес тәрҗемә итүгә булган тырышлыкларын күрсәтә. Ләкин тәрҗемәнең кимчелекләре дә юк түгел. Тәрҗемәдәге кимчелекләрне нигездә ике төркемгә бүлеп була. Беренче төр кимчелекләр гомуми характердагы кимчелекләр, ягъни безнең гомуми тәрҗемә эшенә карый торган кимчелекләр. Икенче төр — ялгыш тәрҗемә ителгән урыннар. Беренче төр кимчелекләр. Бу төр кимчелекләр А. Н. Островский стилен, персонаж телен саклый алмаудан чыккан. А. Н. Островский әсәрләрендә геройлар аерым-аерым иҗтимагый төркемнәргә аерылалар һәм һәрбер шундый төркем үзенә хас булган телдә сөйләшә. А. Н. Островский хәтта иҗтимагый төркемнәр эчендә дә геройлар телен индивидуаллаш- тыра (Несчастливцев, Счастливцев һ. б.). Ә тәрҗемәдә бөтен геройлар бер телдә, тәрҗемәчеләрнең телендә, сөйләшәләр. Менә сәүдәгәр теле: «Восмибратов. Нам ежели бога забыть, творца нашего милосердного, нам в те поры, сударыня, податься некуда. Потом}7 самому нам без бога нельзя; как одно, значит, у нас прибежище». Тәрҗемәдә шулай: «Восмибратов. Әгәр инде без алланы, мәрхәмәтле яратучыбызны, онытабыз икән, ул чагында үзебезгә сыеныр урын да таба алмаячакбыз. Без алладан башка тора алмыйбыз.
126 
 
 
лән үтәп Ватан өчен һәлак булган Шәйхетднновны искә төшергәндә, аның ике иптәшенең «вөждан газабыма бирелүен һич тә аңлап һәм аклап булмый. Өч иптәш дошман тылына разведкага җибәрелгәннәр. Тиешле мәгълүматны җыеп кайтып килгәндә, алар бер төркем фашистларны очраталар. Шул вакытта командир-старшина ' Шәйхетдинов карар кабул итә: җыелган материалларны тиз генә кайтарып җиткерергә кушып, ике сугышчыны үзебезнең якка җибәрә дә, үзе немецларны тотып торырга кала. Кем дә булса калырга тиеш, шунсыз сугышчан заданиенең үтәлүе мөмкин түгел. Шулай булгач, «Ник аның үзен генә калдырдык?» дип үкенү һәм һаман үсә барган вөҗдан газабына бирелү дөрес бер мәгънә аңлата алмый. Совет сугышчылары өчен фидакарь иптәшлек һәм какшамас дисциплина характерлы. Шәйхетдиновның үлеме аларның йөрәкләрендә тирән әрнү (һәм шул ук вакытта аның баУырлыгы белән горурлану) тойгыларын тудыра, ләкин приказның һәм сугышчан заданиенең үтәлүе өчен сугышчының үкенүе һәм вөҗдан газабына бирелүе мөмкин түгел. Язучы моны истә тотарга тиеш иде, 
юкса яхшы сыйфатның тискәрегә, иске интеллигент сыкрануына әйләнеп калуы мөмкин. Әдәбият дөньясында чирек гасырдан артык эшләп килүче язучының иҗатына кыска бер рецензиядә азмы-күпме тулы анализ ясауның һич мөмкин түгеллеге үзүзен- нән аңлашыла. Тик без кайбер әсәрләрдәге теге яки бу кимчелекләргә авторның һәм укучыларның игътибарын юнәлтүне тиеш таптык. Югарыда әйтеп үткәнебезчә, Афзал Шамовның байтак әсәрләре укучыда бөек Ватаныбызны сөю тойгыларын һәм совет кешеләренә хас булган бүтән сыйфатларны тәрбиялиләр. Шул« ук вакытта укучылар язучыга мондый теләк һәм таләп белдерәчәкләр: Бу җыентыктагы әсәрләрдә әле безнең заманның төп геройлары — социалистик индустриянең һәм колхоз авылының алдынгы кешеләре бик аз гәүдәләнгәннәр. Язучы үзенең иҗатында активлык һәм оперативлыкны көчәйтергә, сталин- чыл бишьеллыкның геройларын, шулай ук Совет Армиясенең сугышчыларын һәм командирларын тулырак чагылдырган әсәрләр бирергә тиеш.