ТӘРҖЕМӘ ОРИГИНАЛНЫҢ ТӨССЕЗ ЧАГЫЛЫШЫ БУЛМАСКА ТИЕШ
** Бөек рус халкының классик язу- чыларыннан берсе — А. Н. Островский әсәрләре безнең илебездә утыздан артык телләргә тәрҗемә ителгән. А. Н. Островский әсәрләре һәр көн саен диярлек йөзләрчә театр сәхнәләрендә уйнала. Ә елына аның әсәрләреннән 15 меңгә якын спектакль куела. Совет халкы үзенең бөек рус драматик шагыйренең әсәрләрен һаман зур кызыксыну белән карый. Чөнки бу әсәрләр билгеле бер эпоханың уңай һәм кире якларының гореф-гадәтләре, тормышы һәм көнкүреше турында художестволы энциклопедия булып торалар. Аның әсәрләре — «тормыш әсәрләре.» А. Н. Островскийның бөтен әсәрләре аша кешенең үзенең шәхси, милли 11әм гражданлык хокукы өчен көрәш темасы —
** А. Н. Островский. «Урман». Комедия 5 пәрдәдә. Ф. Зәйни һәм А. Гомәр тәрҗемәсе. Җаваплы редакторы А. Әхмәт. Татгосиздат. 1948 ел, 116 бит, бәясе 5 сум.
төп, үзәк тема булып уза. Кешене изүгә, золым итүгә каршы ачы нәфрәт һәм шуның белән бергә изелгән, жәбер- дәнгән кешеләрне сөю, аларны КЫЗ'
\
127
гану А. Н. Островский иҗатында характерлы як. Аның иҗатының тярән социаль эчтәлеге, демокра- тиялелеге, типик характерларның һәм оригиналь образларның төрлелеге, шулай ук гадәттән тыш аңлаешлы калыбы, искиткеч теле, сәхнә кануннарын һәм чын театральлекнең «серләрен» яхшы белүе— менә шулар нигездә бөек драматургның әсәрләрен мәңгелек иткәннәр. «Урман» комедиясе беренче мәртәбә 1871 елда «Отечественные за- пнски»да басылган. Вакыйга алпавыт утарында бара. Алпавыт хатыны Гурмыжская Петербург һәм Москвадагы әхлаксыз тормышыннан соң үзенең утарына күчкән һәм утарда да шул ук тормышны дәвам иттерә. Гурмыжскаяның күрше алпавытлары да аңардан ерак китмәгәннәр. Үзләренең азгынлыкларын яшерү өчен Гурмыжскаяның ялган әхлагын мактыйлар. Әсәрдә крепостной крестьяннардан «күтәрелгән» Иван Петров Восмибратов бар. Ул урман белән сату итүче сәүдәгәр. Яшьүсмер Буланов шулай ук кире геройлар ягында тора. Уңай геройлардан әсәрдә артист Несчастливцев, Аксюша. Аксюша (Аксинья Даниловна) ярлы тормышта үскән бер кыз, аны Гурмыжская асрамага алган. Аксюшага кияүгә дип Гурмыжская Булановны китертә, ләкин ахырда Буланов Гурмыжскаяның үз кияве була, ә Аксюша куыла. Намуслы, фидакарь Несчастливцев провинция артисты, ярлы, җәяүле сәяхәтче үзенең актык акчаларын кызганмыйча Аксюшага приданга бирә һәм Аксюша яраткан егетенә тормышка чыга. Әсәрнең сюжет схемасы шуннан гыйбарәт. Әсәрдә үзәк тема дворянлык кризисы. Комедия 1861 елдагы реформадан соң булган Россиянең бер типик күренешен гәүдәләндерә. Несчастливцев шул тормышны ифрат үткен характерлый: «... Урманда, туганкай, ничек* булырга тиеш булса, монда барысы да урынында. Карг хатыннар яшь гимназистларга иргә чыгалар, яшь кызлар, үз туганнарындагы авыр тормышка түзә алмыйча, үзләрен- үзләре суга ташлыйлар; урман, туганкай...» «Урман»над татар телендә тәрҗемәсе чыгуы бик куанычлы күренеш. Бераз соңрак булса да безнең укучыбыз шушы, тәрҗемә аша А. Н. Островский иҗаты белән танышуда тагын бер адым атлады. Кызганы-чка каршы, әле шул адымнарны берәм-берәм санарга туры килә. Хәзергә
әле А. Н. Островский иҗатыннан тәрҗемәләр саны бик аз, һәрбер тәрҗемәне укучы бик зур кызыксыну белән көтә һәм. укый дисәк, ялгышмабыз. Тикшерелә торган тәрҗемә нигездә канәгатьләнерлек. Текстуаль чагыштыру тәрҗемәчеләрнең дөрес тәрҗемә итүгә булган тырышлыкларын күрсәтә. Ләкин тәрҗемәнең кихмчелекләре дә юк түгел. Тәрҗемәдәге кимчелекләрне нигездә ике төркемгә бүлеп була. Беренче төр кимчелекләр гомуми характердагы кимчелекләр, ягъни безнең гомуми тәрҗемә эшенә карый торган кимчелекләр. Икенче төр — ялгыш тәрҗемә ителгән урыннар. Беренче төр кимчелекләр. Бу төр кимчелекләр А. Н. Островский стилен, персонаж телен саклый алмаудан чыккан. А. Н. Островский әсәрләрендә геройлар аерым-аерым иҗтимагый төркемнәргә аерылалар һәм һәрбер шундый төркем үзенә 'хас булган телдә сөйләшә. А. Н. Островский хәтта иҗтимагый төркемнәр эчендә дә геройлар телен индивидуаллаш- тыра (Несчастливцев, Счастливцев һ. б.). Ә тәрҗемәдә бөтен геройлар бер телдә, тәрҗемәчеләрнең телендә, сөйләшәләр. Менә сәүдәгәр теле: «Восмибратов. Нам ежели бога забыть, творца нашего милосердного, нам в те поры, сударыня, податься некуда. Потому самому нам без бога нельзя; как одно, значит, у нас прибежище». Тәрҗемәдә шулай: «Восмибратов. Әгәр инде без алланы, мәрхәмәтле яратучыбызны, онытабыз икән, ул чагында үзебезгә сыеныр урын да таба алмаячакбыз. Без алладан башка тора алмыйбыз.
128
Без аңа гына сыенабыз» (25 бит). Менә дворян теле: «Гурмыжская. Мне и нужно молодеть. Господа, я вас звала для подписания завещания, но обстоятельства несколько .изменились. Я выхожу замуж. Рекомендую вам будущего моего мужа.» Тәрҗемәдә шулай: «Гурмыжская. Миңа яшәрергә кирәк тә, әфәнделәр, мин сезне васыятьнамәгә кул куярга, дип чакырган идем, хәлләр бераз үзгәреп китте. Мин кияүгә чыгам. Таныш булыгыз, минем булачак ирем» (107 бит). Менә трагик артист теле: «Несчастливцев. Благородная женщина! Не расточай напрасно передо мною сокровище твоего сердца! Мой путь тернист; но я не сойду с него». Тәрҗемәдә шулай: «Несчастливцев. Син гали җанлы хатын! йөрәк байлыкларынны юкка минем алдымда әрәм итмә! Минем юлым авыр; ләкин мин тоткан юлымны ташламам» (68 бит). һәм менә хезмәтчеләрнең теле: «Улита. Как же, сударыня, говорила и очень политично говорила. Барыня, говорю, не почивают, потому погода необнаковенная: гуляют они по саду; и даже, может, скучают, так как одни, не с кем им время провести». Тәрҗемәдә шулай: «Улита. Әйтмәгән кая ул, сударыня, бик җиренә җиткереп әйттем. Мин әйтәм, барыня йокламый, чөнки төне бик матур, дим, күңел ачар өчен бакчада йөри, янында беркем дә юк, бер ялгызы, эче дә поша торгандыр, дим» (88 бит). Менә оригиналда җәмгыятьтәге шушы дүрт катлау вәкилләренең һәрберсе уз синтаксисында, үз сүз әйләнешендә һәм образның үз сөйләү ритмында, үз характерында бирелгән. Ә тәрҗемәдә дворян теле хезмәтчеләр теленнән, сәүдәгәрләр теле артистлар теленнән бер дә аерылмый, ягъни барысы да бер телдә сөйләшәләр! Бу кимчелек очраклы v түгел, бәлки принципиаль кимчелек: Гомумән, тәрҗемәчеләр еш кына оригиналның стилен, персонаж телен саклауга тиешле дәрәҗәдә җитди карамыйлар, һәм шуның аркасында тәрҗемәдә оригиналь теленең бөтен ләззәте, байлыгы һәм матурлыгы югала. Тикшерелә торган тәрҗемәдә дә шул ук хәл. Икенче төр кимчелекләр — ялгыш
тәрҗемә ителгән урыннар. * Тәрҗемәдә (17 биттә) «Минем якын туганнарымнан бары тик иремнең бер сеңелесе бар», диелгән, ә оригиналда «у меня близких родных только племянник моего мужа». Оригиналдагы ир кеше Несчастливцев тәрҗемәдә хатын-кызга әйләнгән! Тәрҗемәдә Г урмыжская «мин ан«ы| (Несчастливцевны) юнкер итеп хәзерләдем», ди. Ә оригиналда —«я приготовила его в юнкера», ягъни «юнкер итеп» хәзерләүче түгел, ә юнкерлыкка гына хәзерләүче. «Взяло меня за сердце», дигән җөмлә: «таный ахырысы дим, котым калмады», дип тәрҗемә ителә. Мәгънә капма-каршы килеп чыккан, чөнки «взяло меня за сердце» ул курку түгел, ә, киресенчә, ачулану мәгънәсен тәгъбир итә. Счастливцевның испаньолкасы, испанча сакаллы урынына, җирән сакаллы итеп тәрҗемә ителгән, һәм шулай ук ялгыш тәрҗемә аркасында оригиналдагы вак карак Счастливцев тәрҗемәдә намуслы, гадел Счастливцевка әйләнгән. Оригиналда — «ты не думай, братец, что я гнушаюсь своим званием». Ә тәржемә (62 б) — «син, туганкай, мине кимсетә дип уйлый күрмә * тагын», — ягъни Счастлив- цевны кимсетү килеп чыга. Менә тагын бер характерлы мисал: «Аксюша. Үтәмәс (сүз ГурмьПж- ская турында бара). Ул мине үзенең мәрхәмәтле булуы аркасында асрый, тәрбияли, тагын придан өчен акча сорарга минем ничек кыюлыгым җитсен! Икмәк катысын бирер, ә а^ча бирмәс» (84 бит). Ничек инде мәрхәмәтле Гурмыж- ская «икмәк катысын бирер, ә акча бирмәс» (?!). Бу тәрҗемәчеләрнең середер, чөнки оригиналда Гурмыж- ская Аксюшаны мәрхәмәтле булу аркасында асрамый (әсәр аның
129
мәрхәмәтсезлеген ачар өчен корылган да), ә, киресенчә, «из милости», ягъни «хәерсадака» йөзеннән генә асрый. Тәрҗемәдә аерым сүзләр дә күп кенә очракта ялгыш тәрҗемә ителгән, яки бөтенләй тәрҗемә ителмичә туп-туры бирелгәннәр. Мәсәлән: «Мохтаҗлык, синен, чиген. юк! (мохтаҗлык, сиңа акыл ирешми!); «алпавыт имениеләрен хатыннары тузды.рып бетерде» (алпавыт утарларын хатыннар бөлдерде); «кабахәт, алдакчы!» (җирәнгеч, тишекле бер тиен!); «миннән көнләшәсез» (миннән көнлисез); «аерылышу кичәсе» (саубуллашу кичәсе); «җәмгыять эше» (җәмәгать эше); «ка- дерлем, син бераз ташла» (кадер- лем, син бераз кимет) һ. б. Тәрҗемәнең стилендә дә кытыршылыклар шактый. 18 биттә, мәсәлән, мондый юллар бар: «әтисенең бер кешедән аласы булган, ул кеше аны миңа китереп тапшырды; сумасы күп булмаса да, ул мине борчып тора. Ул миннән качып йөргән төсле, бүләкләрен Россиянең төрле урыннарыннан җибәрә...» Бу өзектә өч «ул» сүзе бар, өчесе дә өч
әйбер аңлаталар: беренчесе бурыч иясен, икенчесе суманы, өченчесе Несчастливцевны. Буталчык. Яисә 45 биттә мондый юллар бар: «Мәхәббәттән үз-үзен упкынлыкка ташлый ала торган хатын-кыз гына артистка була ала. Аның упкынлыкка ташланганын үз күзем белән күрмәсәм, мин аңар ышаначакмын». Беренчедән, нигә «упкын»га «лык» кушымтасы өстәргә һәм өч мәртәбә упкынлыкка, упкынлыктан, дип колакны катырырга? Кая соң А. Н. Островский теленең динамикасы, аһәңе? Кая соң сәхнә\ теле? Тәрҗемә оригиналының төссез чагылышы булырга тиеш түгел бит. Китапның оформлениесе турында да бер-ике сүз әйтергә кирәк. Художник Э. Гельмс бу китапта үз осталыгын күрсәтә алмаган, чөнки рәсемнәр бик начар һәм ашыгып эшләнгән. Киләчәктә А. Н. Островский кебек бөек классик язучыларның әсәрләрен чыгарганда тәрҗемәсе турында да, оформлениесе турында да җитдирәк уйларга кирәк.