Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ПОЭЗИЯСЕНЕҢ ЯҢА КҮТӘРЕЛЕШЕ ӨЧЕН

’ «Совет әдәбияты» журналының быелгы 5 нче санында басылган «Сугышчан поэзия өчен» исемле мәкаләдә X. Хәйри иптәш тарафыннан кыю фикерләр әйтелә. Редакция бу мәкаләне фикер алышу тәртибендә чыгаруы белән бик дөрес эшләгән. Татар совет поэзиясенең соңгы чор таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүе мәсьәләсен совет җәмәгатьчелегенең уртак тикшерүенә куярга һәм поэзия өлкәсендәге җитди кимчелекләрнең төп сәбәпләрен бергәләп өйрәнергә бик вакыт иде. инде. Халкыбыз ^иагыйрьләребезнең үз иҗатларында хезмәт героикасын, совет патриотизмын, халыклар дуслыгы һәм бердәмлеген яктыртуларын зур игътибар белән күзәтеп бара һәм алардан художество ягыннан көчле итеп, идея югарылыгы белән иҗат итүләрен сорый. Ул шуңа сусаган. Сугыштай соңгы поэзиябездә исә художество тирәнлегенең, идея югарылыгының җитешмәве нык сизелә. Бу җитешсезлекләр сугыштан сок иҗат ителгән күп кенә шигырьләрнең заман сынавын үтә алмаулары — масса арасында популярлык казана алмаулары аркылы һәм бер мәртәбә укылгач та, архивка ташлана барулары аркылы тагын ' да ачыграк булып күзгә бәреләләр. 
• Фикер алышу тәртибендә басыла. Ред. Поэзиябездәге бу җитди кимчелекләрне бетереп, художестволы, тирән эчтәлекле, югары идеяле поэтик әсәрләр тудыру өчен шагыйрьләребезгә җирлек киң, мөмкинлекләр күп. Шулар өстенә, яхшы әсәрләр иҗат итү өчен үрнәкле традицияләр дә җитәрлек безнең поэзиябездә. Сталиичыьт бишьеллыклар һәм сугыш алды елларында һ. Такташ, Ф. Кәрим һәм башка шагыйрьләребез тарафыннан үстерелгән һәм баетылган әдәби стилебез хәзерге яшь шагыйрьләребез өчен бик 
мат>р әдәби иҗат күрсәткече булып хезмәт итә ала. Мәсәлән, һ. Такташның «Киләчәккә хатлар»ында, Ф. Кәримнен «Тавышлы таң» поэмаларында тема һәм идея уртаклыгы бар. Бо- ларның икәве дә большевикларның илебездәге социалистик төзелешне үстерүдәге ролен ачып бирәләр. Бу әсәрләрдәге художество чараларының бай төрләре исә һич тә берсе икенчесенең күчермәсе яки иярт ’.әсе генә түгел. Алар үзара ерганик ярашлыкта булулары белән бергә, бер-берссннән искиткеч зур .үзенчәлекле яклары белән дә аерылып торалар. Болардагы Мохтар һәм Җиһанша образлары, аларныц психологик кичереш һәм эчке каршылыклары, һәркайсының үзенә хас лирикромантик мотивлары һәм эмоциональ буяулары аша, үзепчә- лскл1о бирелгәннәр. Моның белән
111 
 
шагыйрьләр специфик үзенчәлекләр- гәбай булган аерым язучы стилен дә тудырдылар. Бу әсәрләр пейзажга, эпизодик чигенүләргә, лирик момент һәм кичерешләргә дә байлар. Болар, үзара органик бәйләнештә килеш, оста сикерешләр белән бирелгәннәр, шунлыктай әсәрләрнең сюжет төзелешләре дә оригиналь төс алганнар. Бу әсәрләрдәге уңышлыкларның сәбәпләре дә бик аңлаешлы. Болар, башлыча, тормышны өйрәнә һәм күзәтә белүенең, шулардай туган тәэссоратны чынбарлыктагыча сурәтләп бирә белүнең гүзәл нәтиҗәләре булып торалар. Шагыйрьләр моңа социалистик реализм методын куллану аркасында ирештеләр. Атаклы шагыйрьләребезне-^ иҗатларындагы бу гүзәл сыйфатларны күп кенә шагыйрьләребез үзләренә күчерделәр, аларның бу традицияләрен дәвам иттереп, матур әсәрләр тудырдылар һәм тудыралар. Бу .традицияләрнең кайберләре вак күләмле шигырьләрдә дә күзгә бәреләләр. Мисал өчен Ә. Исхакның «Җиңү» исемле лирик шигырен алырга була. Бу — гүзәл» политик лирика. Биредә хак эш һәм тормыш хакыйкате турында сүз бара. Бу — көрәш һәм җиңү идеалларының лирикада чагылышы. Хак эш өчен көрәштә чыныккан чын кешеләрнең рух ныклыгы сыйфатларының шигырьдә гәүдәләнеше бу. Шагыйрь совет кешеләренең мор а л ь сы йфатл'а ры н, аларның бай тойгыларын поэтик осталык белән гәүдәләндерә. Биредә совет кешеләренең, «хезмәт белән кабат дәртләнеп», бүгенгенең бөек бурычларын үтәү өчен көрәшкә омтылу дәртләре яңгырый. Шагыйрьләрнең сугыштан Соңгы чор иҗатларында пейзажга гомумән күп урын бирелә. Революциягә кадәр үк инде Ш. Камал үзенең новеллаларында, Г. Тукай исә үзенең лирикасында табигать күренешләрен гаять оста файдаландылар. Аларның иҗатларында пейзаж фон өчен генә алынмады, бәлки вакыйгаларның 'барышына, кешеләрнең тойгыларына параллель рәвештә китерелеп, кичерешләрнең чагылышын яктырту өчен кулланылды. Октябрьдан соң һ. Такташ, Ш. Камал, Ф. Хөсни, Г. Галиев, К. Нәҗми, Ф. Кәрим һ. б. иҗатларында пейзажның гүзәл үрнәкләрен күрәбез. Сугыштан соңгы чор поэзиябездән дә без пейзаж куллануның 
уңышлы үрнәкләрен очратабыз. Менә С. Хәким сугыш кырындагы урманны болай сурәтли: «Урман җуйган иске матурлыгын, Кая киткән сайрар кошларың»... Ни өчен соң- урман мондый төскә кергән? Чөнки: «Яндырабыз сине, урман, диеп, Юнксрблар очып килгәннәр...» Шул хәтлесе дә җитәр иде кебек, шул юллар белән генә дә шагыйрь явыз дошманга нәфрәт хисен кузгаткан булыр иде. Ләкин, шагыйрь моның белән генә чикләнми, ул, гадәтенчә, *кечкенә генә күләмле шигырьләренә тыгыз эчтәлек, тирән идея сала, шунлыктан аның күп шигырьләре эмоциональ буяуларга бай, үткен политик юнәлешле булып чыгалар. Менә «Җәйге таң» шигыре: «Юл буенда үскән топольләрнең .Үтешли мин кыстым кулларың...» дип башлый шагыйрь һәм авылның «Тальян моңы тулган үзәннәрен, сызылып килгән таңның яктысын» сурәтли. Бу пейзаж аша шагыйрьнең авылга «китәлмәслек булып бәйләнеше», хезмәт халкына, туган җиргә кайнар мәхәббәт хисләре аңкый. «Яңгыр тамчысы һәм шагыйрь» щигырендә дә никадәр тирән са- мимилек! Биредә дә авылның сокландыргыч бай табигате, аның саф һавасы, «ерганаклар аккан төннәре, энҗе кебек яңгыр бөртекләре» турында сүз бара. Бу юллар аша шагыйрь туган җирне, табигатьне сөю хисе белән генә тәрбияләп калмый, бәлки безне тирән хисләр дөньясына алып керә, безнең күңелгә үзенең халыкка хезмәт рухы белән сугарылган җылы тойгыларын күчерә. Ләкин безнең поэзиядә пейзажның бирелеше һәрвакыт болай шома гына бармый. Күп кенә очракларда 


 
шагыйрьләребез бу юнәлештәге туры юлдан читкә тайпылалар, йомшак эшләнгән- шундый шигырьләрнең берсе итеп, Ә. Исхакның «Бу минем ватаным» исемле шигырен күрсәтергә мөмкин. Бу шигырьдә дә пейзаж бар. ләкин бу пейзаж бор төрле дә поэтик нечкәлекләргә ия түгел. «Ал гөл, алсу яз, шаян жил, саз чалу» кебек шушы сүзләргә төренгән табигать күренешләре биредә арифмометр корылыгы белән саналып кына кителәләр, тик ахры- ларына гына ясалма рәвештә идея ярлыгы ябыштырыла. «Яфракларның көлешеп җил белән үбешүләренә (?), гөлсу нур (!) белән алмагачларның аллануларына» политик төсмер бирү өчен, шагыйрь «Ерактан ишетелгән гудок тавышын, җирдә һәм күктә моторлар улавын» да кыстырып китә. Ләкин, болар гына һәм болардан соң китерелгән: . «Үтмәде. озак та, тулды киң юллар, Агылды һәрьяклап кызлар һәм уллар...» кебек строфалар гына шагыйрь теләгән эффектны бирә алмыйлар. Шигырь, гомумән, совет иленә генә хас булган азат хезмәт симфониясенә ярашлы булып, шат тормыш җыры булып яңгырамый. Чөнки аңардан эстетлык аңкый, аңарда совет иле үзенчәлекләренең конкрет чагылышы — ягъни «бу минем ватаным!» дип күрсәтерлек билгеләре юк. Поэзиябез өлкәсендәге мондый күренешләр кайбер шагыйрьләребез тарафыннан поэзиядә пейзажның роле мәсьәләсенә эзлекле игътибар бирелмәвен күрсәтәләр. Безнең бүгенге поэзиябездә эчтәлек һәм форма берлеге мәсьәләсенә дә, игътибар җитәрлек түгел. Әхмәг Фәйзи һәм Салих Баттал иҗатларындагы кимчелекләр турында, аларның натуралистик, формалистик тайпылулары турында X. Хәйри бик дөрес фикерләр әйтә. Башка шагыйрьләребездә дә эчтәлеккә аеруча басым ясап, формага игътибарны йомшарту күренешләре очрый. Бу исә шагыйрьнең иҗатын төсмерсезли, аны котылгысыз рәвештә коры деклорациягә әверелдерә. Мондый «шигырьләр» рифма- лаштырылган үгетпамәләр генә, көйгә салынган прозаик җөмләләр генә булып калалар. Болардан •художестволы, поэзияле эчке лирик 
җылылык эзләү, әлбәттә, урынсыз. Бүгенге поэзиябездән мондый сыйфатсыз «шигырьләргә» күп кенә мисаллар китереп була. Менә Әнәс Камалның «Безнен ил кешесе» исемле шигыре. Бу — рифмага салынган проза. Биредә поэзия бөтенләй юк. Идея образлар , аша күрсәтелми, аны шагыйрь коры тел белән үзе әйтеп бирә, вакытлы матбугат битләрендәге, публицистикадагы догмаларны кабатлый. Мәсәлән, публицистика телендә: «Безнең илдә кеше хезмәте һәрбер җирдә кадерле, хөрмәтле!» дип йөртелә торган афоризм шигырьдә һичбер үзгәрешсез китерелә. Ә «сип эшендә йөрәкле булсаң, үрнәк күрсәтсәң тәҗрибәң илгә таралыр» дигән канатлы фразаны шагыйрь бик җиңел генә йнверспяли дә, түбәндәгечә көйгә сала: «Син эшеңдә булсаң йөрәкле, һәм күрсәтсәң бөек үрнәкне, Шул тәҗрибәң илгә тарала — Дәүләт эше итеп карала». Шуның белән строфа әзер. Шигырьнең калган өлешләрендә китерелгән сүзләр дә совет иленең мактаулы кешесенә әйтелә торган ода булып яңгырамыйлар, бәлки купшы сүзле ораторның ясалма комплиментлары кебек, коры гына, хиссез генә пыскып чыгалар. Бу шигырьдә нәрсә җитешми соң? Шигырьд: художество образлары юк. Сүзләр дә мәгънә тирәнлеге юк. Шагыйр?. эмоцияле сөйләм кулланмый. Строфалар төзелешендә ритмлылык сүзләр инверсиясендә ятышлыльп ҖИТМИ. Мәсәлән: «Син буласың ил сөеклесе — Халык, дбүләт, ил эшлеклесс. Депутат сип бөек дәүләткә — Сайланасың син, хөкүмәткә», кебек юллар шундыйлардан. * Берничә урында сүзләр дөр& инвсрсиялонмәү аркасында җөмл? ләр грамматик яктан да буталчы» төзелешле һәм авыр аңлаешлы бу лып чыкканнар. Мәсәлән:
1!2 

113 
 
л «Уй, фикерен,, белем байлыгын. Күңел дәртең, сәламәт акылын. Эшкә салсаң йөрәк ялкынын, —’ Сия- якыны Ватан халкының* дигән строфаны кабат-кабат җен текләп укыгач кына, андагы күп санлы исемнәрнең килешсез китерелгән тиңдәш тәмамлыклар икәнлекләре аңлашыла. Беренче укылышта алар ялгыш инверсиялән- гәң мәгънәсез сүз тезмәләре генә булып күренәләр. Күп кенә яхшы әсәрләре белән танылган Әхмәт Ерикәйнең 1946 һәм 1947 нчс елларда басылган «Безгә таныш җиңү юллары», «Безнең теләк» һәм «Җиңүчеләр илендә» исемле шигырьләрен алып карыйк. Бу шигырьләрдә Ватан сугышы фронтларында кичерелгән тойгылар Турында, җиңү белән горурлану һәм җиңү теләкләре турында языла. «Җиңүчеләр илендә» шигыренең беренче строфасында: «Дошман белән көч сынашып мәйданда, Туган җиргә җиңеп кайттык дан алып», диелсә, берничә строфа аркылы бу фикер бүтән фразалар белән түбәндәгечә китерелә: «Дәрт белән дәрманга баеп кайттык бәз, Җиңүче булып, бәхеткә ирешеп». «Җиңү» сүзен ул строфа саен куллана: «Лрып-талып йөрдек, ләкин барыбер Җиңү шатлыгына ирештек, « Җиңеп кайттык, җиңеп, шул сәбәптән, Өндәпеләр белән күрештек. («Безгә таныш җиңү юллары») Без үлемгә баш имәдек, Җиңәргә тырыштык без... ... Без дошманны җиңеп чыктык. Дошман явы тапталды. («Безнең геләк») Фронтовикларыбызның фидакарь көрәшләрен, түземлелек һәм рухи өстенлекләрен, аларның бай тойгыларын образлы сөйләмнәр белән сурәтлисе урында, шагыйрь түбәндәге примитив күренешләрне тезеп китә: «... Кулларыбыз белән җирне тырнап бао- дык, Каралдылар безнең беләкләр... ... Дүрт ел буе авыр итек кидек, Дүрт ел буе авыр йөк тарттык, 8 ,с. ә.- № ю Ужа-суга кердек, яндык, көйдек, Арып-талып йөрдек ...» («Безгә тапыш җиңү юллары*) «Җиңүчеләр илендә» шигырендә исә шагыйрь шул ук күренешләрне, бүтәнчә инверсияләп, шул ук фразалар белән кабатлый: «Ил бәхете тапталмасын өчен без Утка кердек, суда йөздек, кар ердык» ЯКИ: 
'«Мең чакрымпар ут астында Көрәшеп, сугышып үттек..,. ... Авыр булды,... сер бирмәдек, Түзәргә тырыштык без:.. («Безнең теләк») Бу шигырьләрнең өчәвеннән дә укучыда әдәби зәвык уятырлык художество элементларын, эмоциональ сөйләм үрнәкләрен эзләп карадык. Шагыйрьләребезнец тормышны аңлау тирәнлеген хис итә белү көчен һәм поэзия культурасы бөеклеген күреп сокланасыбыз килде. Ләкин без, үкенечкә каршы, бу шигырьләрдән андый куәт тапмадык. Ә «Шауласын, гөрләсен безнең җыр» кебек җырлар иҗат итәргә көче җиткән Әхмәт Ерикәйдән без башкаларга да үрнәк булырлык көчле әсәрләр көтәргә тулы хакыбыз бар. Инде Ә. Фәйзи шигырьләренә килик. Ул социалистик җәмгыятебезнең көчле тәрбияви тәэсирләре нәтиҗәсендә, үзенең иске интеллигентлык йомыклыгыннан, вак буржуаз бунтарьлык карашларыннан акрынлык белән арына барып, совет поэзиясенә күп кенә матур әсәрләр биргән шагыйрь. 1925 нче елда ук аның «Легенда» исемле шигыре шагыйрьнең караш һәм фикерләрендәге буталчык якларны ачты, аның табигать стихиясе алдында баш июен күрсәтге. «Күмелгән эзләр» шигыре аша исә без шагыйрьнең үз фикерләрендә ни дәрәҗәдә каршылыклы булуын күрдек. Ләкин безнең җәмгыятебез шагыйрьне дөрес юлга бастырды, һәм шагыйрь совет кешесенең героик хезмәтен, көрәшен сурәтләүгә күчеп, уңышлы гына лирик әсәрләрен, поэма, балладаларын бирде. Болар аша без шагыйрьнең поэтик таланты үсә баруын күрдек. Шул ук вакытта шагыйрь иҗатының соңгы 


 
елларында дөрес эздән тайпылулар, иҗат .торгынлыклары аз булмады. Шагыйрьнең башлангыч иҗат чорындагы каршылыклы күренеш - ләрнең үзләрен күрсәтә килүләре турында, — «шагыйрьнең еш-еш томанлы шигырьләр язу белән мавыгуы, кайбер шигырьләрнең бөтенләй диярлек аңлашылмавы, шулай ук ялган новаторлык юлында сш кына у 1 гы шсызлык, Iа рг а очравы» туры н- да, ниһаять, аның сугыштан соңгы чорда иҗат активлыгы бик нык кимүе турында матбугат битләрендә аз язылмалы. («Ә. Фәйзинең поэтик йөзе»—Г. Кашшаф, «Совет әдәбиятының яңа күтәрелеше өчен» — Ә. Ерикәй мәкаләсе. «Совет әдәбил- 1Ы», 1947 ел, 6 һәм 7 нче саннар). Үзенең иҗат практикасында борылмалы юл кичкән шагыйрь буларак, Ә. Фәйзи җитди игътибар һәм тыйнаклык белән югарыда китерелгән дөрес күрсәтмәләрне кабул итәргә тиеш иде. Ләкин шагыйрьнең «X. Хәйригә ачык хат»ы моның киресен күрсәтте. Бу «Хат»ны укыгач, без «шагыйрь үзенең җитеш- сезлекләре турындагы күрсәтмәләрдән тиешле нәтиҗәләрне ясамаган» дигән нәтиҗәгә килдек, X. Хәйри тарафыннан бик вакытлы 
һәм урынлы күтәрелгән төп кимчелекләрне бетерү* юлында уртак кайгырту чанлык * күрсәтмичә, үз шәхсснә кагылган моментлар буенча гына педантик бәхәс кузгатуында шагыйрь Ә. Фәйзи хаклы түгел. Ул, үзе әйтмешли, X. Хәйри мәкаләсен «күзенә бик якын тотып, «күрә карап» укый, шуңа күрә аның өлешчәләрен генә күрә» дә, символ, символизм, лирика... кебек теоретик төшенчәләр буенча белгечлек күрсәтергә ашыга. Шунлыктан укучылар массасы шагыйрь чыгышының чын күңелдән һәм эчкерсез була алмавы өчен пошыну белдермичә уза алмый. Чөнки, шагыйрьнең мондый җавапсыз чыгышлары белән генә иҗатындагы кимчелекләр төзәтелмәячәк. Поэзиябезнең бүгенге хәле, эш практикасында очраган җитди кимчелекләре һәм аның үсеш перспективалары турындагы мәсьәлә матбугатыбызда бик урынлы күтәрелде. Шагыйрьләребезнең моннан үзләренә тиешле нәтиҗәләрне ясауларына ышанабыз һәм татар совет поэзиясен тиешле югарылыкка күтәрү өстендә партия күрсәтмәләре буенча зур тырышлык һәм энергия белән эшләүләрен көтеп калабыз.