Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия


КУРСК ДУГАСЫ Ачып куйдым вагон тәрәзәсен, Тәмле исләр' керсен арыштан. Үзебез азат иткән җирдән узам, Кай арада биш ел авышкан. Ак таулары күренә Белгородның, Итәгендә көтү уянды. Ялгыз каберләргә нурлар ятты, Ташлар алтын төскә буялды. Мәңгелек дан сезгә, көрәштәшләр, Йөрәгегез куркып типмәде. Ватан өчен кызганмыйча салган Хезмәтегез әрәм китмәде». • Тоныкланды сырты калкуларның, Башлануы микән эңгернең. Тар булса да якты сукмагы бар Бу далада сезнең гомернең. Әрнүемне нәфрәт алыштырды, Бераз җиңел булды аннары; Туфрагына каныбыз тамган илнең Ерак сызылып туа таңнары. Әй, атаклы Дуга сугышлары, Анда идем мин ул вакытны. , Хәзер инде куе, яшел солы * . Күмеп киткән яткан окопны. *• i Взводымда булган солдатларны Исемлексез, яттан санадым. Нишли икән бүген связноем, Колхозчысы яңа Сабаның. Яраланып бит ул чыккан иде, Икәү бергә кергән һөҗүмнән. Хезмәт фронтына кайткан җырым Җавап көтә һаман үзеннән. Әллә тырышып икмәк үстерәме, Башындамы бара олауның, Я, кайда син, тыйнак, басынкы дус, Замандашы бөек сынауның? Кочаклашып үскән башакларның Сөйләү тавышы килде якыннан: «Кал иртәнгә тикле, һич курыкма Туңармын дип төнге салкыннан, Колхозчылар каршы чыгып алыр, Рәхим ит, дип, әйдә, йокларга. Беләсеңме, алар землянкадан Күченделәр яңа йортларга». Землянкалар урнын эзлим кырдан, Хуҗасы да тапмас бүгеннән; Күп төрәнле Харьков тракторы Төшеп килә басу түреннән. Прохоровка авылы шушымы дип, Сораштырып алам күршемнән. Биш почмаклы өйләр күтәрелгән, Кичке төтен чыга берсеннән. Уянмаслык иткән иде дошман, Башта авыл әкрен терелгән, Ил ярдәмгә килгән, бөтенләй ул Аягына басып өлгергән. Шикләнмимен, көч җитәрлек кергән, Бер нәрсәне килә беләсем: Кырый йортның яңгыр башланганчы Ябарлармы икән түбәсен. — Аңа калгач, энекәш, эш туктал мас, Китерелгән инде тактасы, Син кайтышлый тагын сугылганда Үз урнында торыр капкасы. — Председатель бүтән кешеме, дим, Бар, ахыры, бездә булганың. — Прохоровка тимер юл өстендә, Юнәлеше иде Дуганың. Син сорыйсың агай; тормышыңны Өйрәндең дип каян башларга. Ә мин озак, озак итеп карыйм Төтен сеңгән соры ташларга.
з. .с. ә.м мю 


 
Стенасын туплар чуарлаган, Ләкин таза, зур таш кибетне Таныдым мин ачык, яшьлек, сиңа, Кер кунмаган бу партбилетны Почмагында аның тапшырдылар Туганнарча кысып кулыңны, Ничек итеп менә, әйтче, иптәш, Онытырсың, син шул урынны. Димәк, сезнең кибет тирәсеннән, Ашлык суккан ындыр читеннән Язмышыңны үлчи торган утның Уртасына кереп кителгән. Прохоровка туган авылым түгел, Калган нигез дә юк бабамнан, Гомернең бар төшен актарсам да, Аннан якын җирне табалмам. 
Прохоровка тора: күге аяз, Болыты юк авыр төннәрнең. Аның белән дәүләт кызыксына, Йөрәгендә яши меңнәрнең. Хезмәттән соң камыл төпләрендә Йоклый изерәп җәйнең тынлыгы. Ватан сугышы ераклашкан саен Ачыла бара бөтен зурлыгы. Сталинград калка, батырлыгың Гасырларның килмәс җуясы. Әйе, анда дошман гаскәренең Чыкмаска дип батты кояшы. Чакрымнарны кем исәпкә алган, Кирәк булган кадәр узылды; Берлингәчә Дуга кырларыннан Җиңүнең киң юлы сузылды.
 
 
жы Р Сузыла җыр елга аръягында, Каерылып үскән игеннәр тыңлый. Аны намуслы хезмәттә янган Кырларның дәртле яшьләре җырлый: Дулкынлана илнең байлыгы, Яшь гомерем белми кайгыны. Тәрәзәмнән көе агылып керде Арышлар буйлап узган атлының. Бер тынып, тагын көчәйгән җырда Ишеттем аның шулук шатлыгын: Дулкынлана илнең байлыгы, Яшы гомерем белми кайгыны.

 
ШӘРӘФ МӨДӘРРИС 
ИКЕ КОМСОМОЛЕЦ
 Калыр ахыры бик күпкә йөрәкләрдә бу кич... Очраштылар перронда Ике комсомолец... Алсулаткан йөзләрен Топкадагы эссе, — һәр икесе дә — машинист, һәр икесе дә — эшче. Алларында бер үк юл — Эш һәм иҗат юлы, — Берсе — өлкән, яшькә зур, Берсе — аның улы. Паровоздай җәелә пар, Янган күмер исе. Ничек ярсый чапкын ат — Ул да шуның ише! — Нихәл, улым, саумысың? Әйдә, азрак озат! — Шәпме, әткәй, хәл ничек, Күренмәдең озак... — Вакыт бик аз, эшләр эш, Барыр юллар зур ич. .... Китте шунда сөйләшеп, Ике комсомолец. — Әткәй, синең тормышың Җанга гайрәт бирә. Синең якты яшьлекне Кабатлыйсы килә. — Эх, — дип шунда рухланып, Сүзен башлый ата, — Дөрес, улым, үттек без Данлы еллар а,ша... Комсомолда үткән чак — Онытырсыңмы аны? Шунда керде, иң башлап, Чорыбызның аңы. Калды ул көн нурланып, Күпме сулар акты. Бүгенгебез — аннан шәп, һәм аннан да якты! Тик һаман да җаным яшь, Иң зур бәхет шул ич.. Димәк, улым, син дә мин — Ике комсомолец! Минем битне сыйпады Революция җиле. Төзелешләр, зур эшләр Үстерделәр мине. — Минем яшьлегем булып, - Ди шул вакыт ата, — Днепрогэска салынган Нигез ташы ята. Минем яшьлегем булып, Гомер биреп аңа,— Магнит-тауда гөжелдәп, Домна миче яна! Син дә, улым, әткәңнең Китәрәсең исен. Телдә, җырда, мактауда — Бүген синең исем. Беләм, һич тә калышмас Әткәсеннән улы. Чөнки безнең барыр юл Коммунизм юлы! — Ышан миңа, сынатмам, Тыныч бул син, әти. Чөнки синең яшьлегең Минем канда яши!

 
ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ 
ЗЕЛЕНОДОЛЬСК Ул тора Идел буенда Яшеллеккә күмелеп, Ул үсә якты, бәхетле, Өметле көнен күреп. Ул бишьеллыклар тудырган Яңа кала, яшь кала. Яшьлек дәртен кабындырып, Коммунизмга бара. Яшь кенә ул, ә үзендә Бетмәслек көч хис итә: Заводларының җырлар ы н Бөтен Союз ишетә.
 
 
ИДЕЛ БУЕНДА Эх, күңелле җәйге кичләр, Нинди тымызык, нинди тын. Үзәннәрдә аксыл томан, Үләннәрдә кичке дым. Болыннарның, шомыртларның Кичке тынлыгын бозып, Әллә кайда пароходлар Кычкырып куя сузып. Килеп баса күз алдына Җәйге кич хозурлыгы; Безнең туган илебезнең Матурлыгы, зурлыгы. Эх, күңелле, күк йөзендә Җемелдиләр йолдызлар; Әллә кайда, су буенда Шаулап көләләр кызлар. Эх, күңелле, җырлар бүген Матур булып иштелә; Идел буен яңгыратып Батыр егетләр килә. Алар җырлый ничек итеп Берлинга керүләрен. Ничек итеп җәһәннәмгә Фашистны сөрүләрен... Алар җырлый сугыш беткәч Авылга кайтуларын; Эштә көчне кызганмыйча Илне баетуларын. Их, күңелле, матур җырлар Җырланалар болында... Туган илен данлы иткән Яңа кеше турында.