Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ЭДИП МАЛИКОВ 
т? КОМСОМОЛГА
 Син — минем матур үткәнем, Үтәлгән тәүге антым. Яиара һәр көн йөрәктә Комсомол яккан ялкын. Комсомол йөрткән билетта һәр җиңүнең даны бар. Ул кысып тоткан байракта Коммунизм таңы бар. Кызыл бархат җилфердәве Сөйли Корчагин сүзен... Бер карасам күрәм кебек Олег Кошевой йөзен. Җемелди төсле байракта Покрышкин йолдызлары. Елмаеп куйган шикелле Баһадир 
ил кызлары. Ул — бөек Ильич токымы. Урыны алгы сафта. Ике дөнья сызыгында Комсомол тора сакта. Кем, Амур өстен балкытып, Мәңгелек һәйкәл салган! һәр домнаның кирпечендә Аның шөһрәте калган. • Комсомол дәрт өстәп йөри Мул иген) кырларында. Чагыла яшьлек гайрәте Бишьеллык нурларында. Ул — Сталин бакчасының Чәчәге, яңа җыры. Котлый партия, туган ил Өч орден кавалерын.
 
 
 
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН 
БАНАТ
 
Төи уртасы. Чал Днепр йоклый. Тик йокламый сизгер солдатлар. /Алар арасында санитарка, Чая гына бер кыз — Банат бар. Аңа бары унтугыз яшь кенә, Балаларча әле холкы да, Кичә генә пионерда иде, Ул ярыша иде укуда. 
Хәзер менә Банат боерык көтә, Кыю эшләр өчен килде төн. Җыештырып куйды эчкәрәк ул Комсомолда алган билетын. 
Бүген аңар уйлар тыңгы бирми, йокы качкан, ә ял онтылган; Күксел төтен өскә бәреп тора Землянкадан — солдат йортыннан. Кабельләрдән җитез йөгереп үтте Куәтле сүз — приказ: — Башлагыз!.. Иптәшләре белән бер понтонга Урынлашты безнең якташ кыз. Яшь йөрәге аның ярсып тибә, Эссе, бөркү һава, тын кыса. Дулкынлана Банат. Шулай да ул Сынатмаска үзен тырыша.
14 
 
Днепрны кичү җиңел түгел, һәр сугышчы үзен сак тота. Сизде булса кирәк каһәр немец: Ракеталар күкне яктырта. Ут көчәя бара, — Киң Днепр Дәһшәтле көч белән айкала. Канлы шәүлә каплый яр буйларын, Дулкыннарда понтон чайкала. Мина шартлый кинәт, Су ыргылып Кайный башлый понтон эчендә. Иптәшләре белән Банат йөзә Ут уйнаган елга өстендә. Бер кулында аның кыр сумкасы, Куен кесәсендә билеты. Яр буенда аңа кулын суза Днепрның батыр егете. — Кәеф ничек, кызый? — Шәп... отлично! — Кара аны, сеңелем, сынатма. — Мин — комсомол кыз ич!., һәм ул сүзләр Озак шаулап торды колакта. 
Авыр яраланган иптәшләрне Илтеп куйгач кире сул ярга, Тагын кайтты Банат безнең янга, Дошманнарны бергә кыйнарга. Днепрны кичкән солдатларның Берсе шунда миннән сораша: — Кем иде ул, алып чыкты мине Ут давылы купкан су аша? Кем иде ул шундый тәвәккәл җан? Саклап калды мине үлемнән. — Комсомолка Банат! — Кай якныкы? — Безнең якташ, Казан җиреннән — Кайнар рәхмәтемне тапшыр аңар! —. Диде дә ул китте һөҗүмгә, Шул исемгә тирән ихтирамы Балкый иде аның йөзендә. Бу минутта! Банат Байрак кадап Тора иде елга ярында... Күз алдымда минем ул гел шулай Бүгенгедәй истә бары да.
 
 
 
 
М. МӨНИР 
ТАН АТК АНДА Кайбыч районы, Морале МТСынын. яшь комбайнчылары Р. Калимуллин, И. Фирсов һәм Р. Фәтхуллин иптәшләргә багышлыйм.
 Кичә алтын диңгез иде монда һәм күрдем мин аның дулкынын. Таң атканчы килеп корабльдә Кемдер сөзеп алган алтынын. Кыр казыннан түгел, кыр кызыннан Капитанның исемен сорадым. Җиңсә кигән бу кыз уң кулыннан Иңбашына салып урагын, Газетадан карап укып бирде Өч имзалы матур бер хәбәр, һәрбер сүзе йөрәгемә керде, Ялкын үтмәс иде ул кадәр! һәм хәбәргә өстәп шуны әйтте: — Кылны кырыкка ярган ирләр бу. Таң атканчы килеп комбайнда Шул егетләр урган җирләр бу. Иркәләде кызның бөдерәләрен, — Иртән искән шаян җилләр бу. Тезеп китте тыгыз көлтәләрен, — ' Хезмәт сөйгән нечкә билләр бу. Яратам мин колхоз иртәләрен, Шунда туып, шунда үскәнгә. Җыр шикелле тоела чишмә тавышы, Сусап килеп сулар эчкәндә. Дәртем арта, чыксам кырларына,— Җан азыгы шунда табыла. Шатланам мин карап юлларына, Ил байлыгы — ашлык агыла!