Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТУР ӘДӘБИЯТТА СТАЛИН ЧОРЫ ЯШЬЛӘРЕ

Безнең яшьлегебезне Сталин чоры кояшы яктырта. Совет халкының яшь буыны өчен белем алуга һәм хезмәткә барлык юллар ачык. Яшь буын, кешелек тарихының бөтен гомерендә, моңа ошашлы мөмкинлекләрне элек бер кайда да күрмәде һәм белмәде. Киң Совет иленең Ак диңгезеннән алып Куриль атауларына кадәр, Балтик суларыннан кояшлы Грузия җирләренә тикле булган урыннарда, күкрәкләрен ВЛКСМ дигән биш хәрефле, ахак төсендәге байрак билгесе белән бизәгән, күп миллионнарча егетләр һәм кызлар фидакарь рәвештә хезмәт итәләр, укыйлар, төзиләр; Ленин—Сталин партиясе эше өчен, коммунизмны якынайту ьчен көрәшәләр. Совет власте елларында, рус һәм шулай ук СССР дагы барлык башка халыкларның телләрендә күп төрле әдәби әсәрләр тудырылды һәм алар- ның баш геройлары итеп Сталин чорының яшь кешеләре күрсәтелде. Хәзерге заманның яшь кешесен кагылдырган, аның морален, гү- :г;: сыйфатларын төрле яклап күрсәткән күренекле әсәрләрдән: Николай Островскийның «Корыч ничек нлныкты» романын, Фадеевның «Яшь Г вардияасен, Бирюковның «Чай’-'а»сын, АлиТсрньш «Зоя» поэмасын, Полевойиың «Чын кеше турындагы повестен», Симоновның «Көннәр һәм төннәр» повестен, Антокольскийның «Улым» поэмасын, Каверинның «Ике капитан» повестен, Бубениовиың «Аккасн» романын һәм башкаларны санарга мөмкин. Алдынгы рус совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләрендә күтәрелгән төп идеяләр, проблемалар, безнең татар совет әдәбиятында да чагыл- дырылдылар. Яшьләрнең, Совет плен саклау өчен фидакарь көрәштәге беренче геройк адымнарын күрсәткән әсәрләрне, татар әдәбиятының классигы Шәриф Камал ' («Матур туганда» романы), Кави Нәҗми («Яр буендагы учаклар», «Шобага», «Кояшлы яңгыр» хикәяләре), Афзал* Шамов («Госпитальдә», «Бер мәхәббәт турында» хикәяләре) һәм башка язучылар иҗат иттеләр. Гражданиар сугышы елларында, илебезнең җимерелгән хуҗалыгын торгызуда һәм төзүдә яшьләребезнең катнашулары Ибрай Газиның: «Бригадир кыз», «Кичке алтыда», Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повестенда*, Нур Баянның «Янгырлы төн» поэмасында һәм башкаларда чагылды. Совет җәмгыятендә дуслык, иптәшлек һәм мәхәббәт проблемасы, совет яшьләренә генә хас якача мөнәсәбәтләр, яңа карашлар Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» һәм «Алсу»ында, Г адел Кутуйиың «Тапшырылмаган хатлар» повестенда бирелде. Бөек Ватан сугышында үзләренең каләм һәм корал көчләре белән катнашкан язучылардан Һәм шагыйрьләрдән: Әхмәт Ер’ хэй, Фатих Кәрим, Нур Баян, Гадел Кутуй, Аф
103 
 
зал Шамов, Габдрахман Әпсәләмов, Әхмәт Исхак, Сибгать Хәким, Гали Хуҗи, Шәрәф Мөдәррис һәм башка бик күпләр, үзләренең әсәрләрендә, яшь патриотларның батырлык, кыюлык сыйфатларын, большевиклар партиясенә чиксез бирелгәнлекләрен, үз Ватаннарын чиксез сөйгәнлекләрен, дошманга карата нәфрәтләрен җырладылар. Безнең яшьләр әдәби әсәрләрне, әдәбитарихи әсәрләрне һәм тәнкыйть материалларын бөтен тирәнлеге белән һәрьяклап өйрәнергә тиешләр. Бигрәк тә һәм беренче чиратта Сталин премиясе лауреатларының әсәрләрен, совет яшьләренең алдынгыларына багышланган, сугышта кыю, хезмәттә нык, дуслыкта тиңдәшсез, дошманнарга аяусыз, һәрвакыт яңалыкка омтылучы, революцион дәрт һәм төзүче буларак эшлекле яшьләрне чагылдырган пн яхшы әсәрләрне укырга тиешләр. Н. А. Островский, бер чит ил корреспонденты белән булган әңгәмәсендә: «Корыч — зур утта һәм көчле салкынайтуда чыныга, шул вакытта гына ул нык була һәм бернәрсәгә дә бирешми. Безнең буын да шундый куркыныч сынауларда чыныкты», — диде. Менә шул сүзләр белән ул үз китабына куелган исемнең тирән мәгънәсен ачып бирде. Бөек вакыйгаларның утында һәм давылында чыныккан яшь буынның тарихы бу әсәрдә художество чынлыгы аша ачыла һәм туып килә торган совет кешесенең характеры сурәтләнә. Островский, үзенең ихтыяр көченең, дисциплинасының, иҗат күтәренкелегенең . чишмәсе — Партия булды дип әйтә. «Мин аның белән бергә үстем: ул үзенең юлындагы барлык каршылыкларны җимереп, юлбашчылар тарафыннан куелган максатларга туктаусыз алга барды, һәм өзлексез ныгыды, үсте. Мин дә шулай булырга омтылдым. Мпн кечкенә бер тамчы. Б’у тамчыда кояш — Партия чагылган». Бервакыт ул үзенең үлү мөмкинлеге турында болай диде: — «Мии ул карт убырга большевикларның ничек үлүләрен күрсәтермен. Әгәр дә сиңа.- Николай үлде, дип әйтсәләр, үзең монда килеп, чыннан да моның шулай икәнлеген күрмичә, ышанма. Йнде чыннан да мин үлгән булсам: гадәттә языла торганча: «Ул әле яши алган булыр иде» дип язма. Бел, мин 
тәмам тар-мар ителеп беткәч кенә китәрмен. Әгәр дә минем организмымның бер генә клеткасы исән булса да мин әле яши алган булыр идем, каршы торыр идем». Әзер азык белән генә туенучы,. тормышның һәрбер ударыннан паникага бирелүче, эгоист һәм куркакларны сөймәүче, дошман күрүче Островский — Корчагин юлының үз Ватанына чиксез бирелгән барлык яшьләр өчен үрнәк юл икәнен ачып салды. — Безнең тормышыбыз соңгы сулышкача Ватаныбызга бирелгән. Беркемнең дә үз постыннан китәргә хакы юк, — диде ул. Аяк-куллары хәрәкәт итүдән туктаган, күзләре сукырайган, үзенең «түшәк каберенә» кадакланып куелган Островскийны, Ромэн Роллан «Активлыкның янар факелы!» — дип атады. Бу факел бер вакытта да сүнмәде. Ул үзенә рәхимсез җилләр бәрелгән саен, яктырак һәм ачыграк яна барды. Аны өреп сүндерү мөмкин түгел, ул дөрләп яна, һәм аның могъҗизалы ялкыны яшьтәшләренең һәм үз буынының йөрәкләрендә ут кабызды. Алар өчен ОстровскийКорчагинның тормышы бөек үрнәк булды. Аның ныклыгы, алар өчен күчермә булды. Островскийның язган китаплары укучыларда искиткеч зур уңыш казандылар. Аның беренче романының беренче кисәге 1932 нче елны дөньяга чыкты, икенче кисәге ике елдан соң басылды. 1936-нчы елда, язучының үлгән елында, аның романының алтмыш икенче басмасы чыгарылды, хәзеоге көндә аның 247 басм_асы бар. Шул исәптән татар телендә дә «Корыч’ ничек чыныкты»- ның өч басмасы чыкты. Романның гомуми тиражы 5 миллион экземплярдән арта. Ул Англия, Америка, Франция, Голландия, Чехословакия, Япония һ. б. илләрдә дә басылды. Бөтен дөнья әдәбиятының ташкынында ул сирәк очрый торган бер
104 
 
күренеш men кабул телде. Төрле караштагы тәнкыйтьчеләр, кптапныК уңышлы якларына төрлечә бәя бирделәр. Ләкин берәү дә Островскпй- ның большевик портретын, үзе турында кайгыртмыйча, эш өчен көрәшүче, газап чигүче, тырышучы энтузиаст образын сурәтләгәнлеген күрмичә кала алмадылар. «Корыч ничек чыныкты^ романының безнең буын яшьләре тормышында нинди урын биләве, совет яшьләре каршында Павел Корчагин образының нинди биек урында үрнәк булып торуы, билгеле нәрсә. Бу китап чын мәгънәсендә халыкныкы булып әверелде. Халык иң авыр сынауларны кичергән елларда — Бөек Ватан сугышы вакытында, Корчагин йолдызы тоныкланмады, бәлки искиткеч яктылык белән тагын да көчлерәк балкый башлады. Корчагин бөтен җирдә — Кара диңгездән алып Балтик диңгезенә кадәр булган җирләрдә көрәште. Ул моряк та, очучы да, танкист та, артиллерист та, пехотачы да булды. Ул Севастопольне дә, Одессаны да саклады, ул Ленинград һәм Сталинградта да үлгәнче торырга* ләкин чигенмәскә дип сугышты. Ул һөҗүмгә беренче сафларда барды һәм җиңеп чыкты. Ул үзенең Ватан өчен алып барган көрәшенең даны белән, үз артыннан, үзенең миллионнарча энеләрен, сеңелләрен ияртте. Сталинград сугышының иң киеренке көннәрендә һәм Ленинград блокадасы вакытында герой сугышчыларыбыз кулында «Корыч ничек чыныкты» китабын бик сш очратырга туры килә иде. Кара диңгез флотының 0-65 нче катер морякларының искиткеч батырлыклары, Бөек Ватан сугышы тарихында күренекле урый ала. Фронт буендагы портка совет транспортын озату өчен, катер 118 нче кат үзенең базасыннан чыгып китә. Таң вакытында немецларның ун самолеты бу кечкенә судноны камап алып, аңа бомбалар яудыралар, ләкин катер бирешми. Берникадәр вакыттан сон, фашист бомбардировщиклары төркеме яңадан күренә, бу юлы инде алар егермеләп булалар. Моряклар «җиңү яки үлеы» дип, тигезсез су- г ы н (к а к ере 1i1 ә лә р. Д о ш м а и н а р йөздән артык бомба ташлыйлар. Экипажның өчтән ике өлеше сафтан чыкса да, катер дошман атакаларын кире кайтаруда дәвам итә. Старшина Куропятнпковиың кулы өзелә, ләкин ул, каны аккан хәлендә, икенче кулыннан пулемет гашеткасын ычкындырмый. Шул 
вакыт катерның койрык өлешендә төтен шашкалары яна башлый, ә алЯр астында катерның бомбалар запасы ята. Куропятников бу куркынычны күрү белән, сөйрәлеп булса да, койрыкка китә. Актык көчен җыеп, шашкаларны бәйләгән бауларны теше белән чишеп, аларны борт аркылы суга атып бәрә һәм -шушының белән катерны шартлаудан коткарып кала. Битләре, куллары пешеп беткән булуга карамастан, диңгезче яңадан пулеметы янына үрмәли. Немецлар совет кешеләренең бу кадәр нык ..торучаилыгына чыдый алмыйча, кире китәргә мәҗбүр булалар. Катер, җиде сәгатьтән соң Тына, мең ярымлап җирдән тишкәләнгән хәлдә, үз базасына керә. «Корыч ничек чыныкты» романы бу катердагы һәрбер морякның иң яратып укыган китабы була. Соңгы тапкыр бу китапны Куропятников кулында күрәләр. Сугыштан соң ул «Корыч ничек чыныкты» романын кулына тоткан хәлдә: «Әйе, бу китап миңа иң авыр вакытларда да ярдәм итте... Монда сугышта үзеңне ничек тотарга кирәклек турында бик яхшы әйтелгән», — ди. Фашист бомбасының кыйпылмы гы белән тишелгән һәм Советлар Союзы Герое Куропятниковның каны тамган бу китап хәзер кыйммәтле .реликвия рәвешендә, совет диңгезчеләренең данлыклы көрәшләре һәм җилү истәлекләре төсендә, Москва музейларының берсендә саклана. Китапның күп кенә экземплярла- рының үз сугышчан тарихлары бар. Мәсәлән, 1941 иче елның 25 нче июнендә, Киев заводларының берсендәге эшче хатын-кызлар, сугышчыларга Островскийның бу китабын бүләк итеп тапшыралар. Сугышчылар шул көнне фронтка озатылалар. Китапны фронтта, иң каты сугышлар барган вакытта, батырлык күр
105 
 
сәтучеләргә, иц хөрмәтле бүләк рәвешендә бирәләр. Ковель өчен барган каты сугышларда батырларча көрәшкән комсомолец Быков каты яралана. Ул иптәшләре кулымда җан биргән вакытта, китапны аларга васыять итеп калдыра. Шулай итеп бу китап Ватан сугышы елларында, иц данлыклы сугышчылар арасында кулдан-кулга күчеп, Сталинградтан Берлинга кадәр бара һәм сугыштан соң яңадан Киевка әйләнеп кайта. Халык геройлары булган Зоя Космодемьянская, Александр Матросов, Лиза Чайкина, капитан Гастелло, Александр Чекалин һәм башка күп кенә батырлар геройлыкка Николай Островскнйның тормышы үрнәгендә тәрбияләнделәр. «Корыч ничек чыныкты» романы, аларның сөеп укый торган китаплары булды, һәм безнең геройларыбызның тормыш девизлары рәвешендә, Зоя Космодемьянскаяның кабере өстендәге гранит тактага, Островскнйның түбәндәге сүзләре уелып язылды. «Кешедә иң кыйммәтле нәрсә — тормыш. Ул аңа бер генә кат бирелә, һәм ул тормышта шулай яшәргә кирәк ки — минем бөтен тормышым, бөтен көчем кешелекне азат итү көрәшенә бирелде, — дип әйтерлек булсын». А. Фадеевның Сталин премиясе белән бүләкләнгән «Яшь Гвардия» романы геройларыннан Олег Кошевой үләр алдыннан, үзенең бәхетле булуын шунда күрә: «Мин корт шикелле шуышып яшәмәдем, ә көрәштем»... Ульяна Громова немецларга каршы көрәш юлына басу белән: «Әйе, мин фәкать шушылай гына яши алам, башкача, бөтенләй дә яши алмыйм», ди. Романның геройларыннан берсе, Анатолий Попов: «Ватаныбыз шундый авыр хәлдә, шундый кыенлыкта иде, аны күрмәү, ул турыда йөрәгең бедән әрнемичә уйламау мөмкин «түгел иде. Хәрәкәт итәргә, чиктән тыш тиз хәрәкәт итәргә кирәк булды», — ди. Комсомолец Сергей Тюленин да шуны ук әйтә: «Немецларның табаннарын ялауга караганда дөньядан юк булуың артык!» Фадеев үзенең романында, Сталин чоры яшьләрендәге иң күренекле, иң яхшы сыйфатларны беренче планга куеп күрсәтә алуга ирешкән. Краснодон яшьләре йөзендә без меңләгән яшь совет геройлары өчен характерлы якларны күрәбез. 
«Яшь Гвардия»нең яшь геройлары безнең күз алдыбыздан нәкъ җанлы кешеләр кебек үтәләр. Менә, Олег Кошевой, карап торырга малай гына, аны өендә «Олежка-Дролежка» дип шаяртып атыйлар. Аның бөтен сыныннан, йөрешторышыннан, аз гына тотлыгып сөйләшүеннән чиксез сафлык һәм рух ачыклыгы күренеп тора. Аның саф йөрәге кешедәге! яхшы сыйфатларны булдыруга, гүзәллеккә ашкынып тора. Олегның анасы турында уйлануга багышланган битләр — анага мәхәббәт гимны булып яңгырыйлар. Олег образы аша Фадеев батырлык белән янучы төгәл кешене күрсәткән. Олег подпольедагы оешманың җаны һәм оештыручысы ул. Менә, Ваня Земнухов, озын буГР лы, кыргыйрак һәм оялчан яшь үсмер. Аның шушы* күрексез тышкы кыяфәте астында* гадәттән тыш ихтыяр көче һәм көчле уй ялкыннары яшеренгән. Ләлә чәчәгенә охшашлы, гүзәл Уля Громова образында көрәшкә’ һәм геройлыкка хәзер торган җиңелмәс җанны сизәсең. Сергей Тюленинда ташып торган малайлык дәрте, тыеп торалмаслык омтылыш бар. Аңарда чиксез җитезлек, гайрәт, хәрәкәткә сусау яши. Фадеев, совет мохитының тәрбиячел тәэсире астында Сережаның тынгысыз җаны, ничек итеп шуклыктан, аңлы батырлыкка таба үсүен һәм бу батырлыкның ничек итеп халык эшенә, бөек максатлар намына багышлануын күрсәтә. Тюленинның беренче, балалык хыяллары гражданнар сугышы батырлыклары җирлегендә туганнар. Аның кровате өстендә Фрунзе һәм Ворошиловның портретлары эленеп тора. Аннан соң инде, аның хыялында Чкалов һәм боз өстердәге папанинчылар гәүдәләнә башлый. Ул өендә һәм урамда йөргәндә, Стаханов һәм Никита Изотовларның га
106 
 
дәттән тыш уңышлары турында ишетә башлый, алар үзләре сугышта - да булмаганнар, ә шулай да геройлар булып танылганнар. Шулай итеп Сережка, үз хыялында, Буденный белән бергә Сальск сахраларында атта йөри, Чкалов белән бергә очып, җир шарын әйләнеп чыга, папанинчылар белән боз өстендә ага. Ә немецлар Донбасска бәреп кергәч, Сережа кулыннан килгәннең -барысын да эшләп, очраклы рәвештә генә якында торган Кызыл Армия частена кушылу өчен тырыша, һәм бик кыска вакыт эчендә, хыялланып йөри торган малайдан чын сугышчыга әйләнә. Яңадан үзенең туган шәһәре Краснодонга кайтып кергәч, Сергей үзенең бер генә көнен дә хәрәкәтсез үткәрми. Ул үз инициативасы, кур- кусызлыгы һәм кыюлыгы белән эва. куацияләнергә өлгерми калган яралы кызылармеецларны коткаруны оештыра. Аннан соң, һичнинди курыкмыйча, бер үзе оккупантларга каршы көрәшә башлый: корал җыя, немецлар артыннан күзәтә, аларның биналарын шартлата. Романның, төп, яшь большевиклар буыны образлары булып: Кошевой, Тюленин, Громова, Шевцовалар то- .ра. Алар — социалистик революция. нең җиңүеннән сон, совет төзелеше шартларында, политик һәм социаль ирек атмосферасында туган, үскән, безнең алдынгы яшьләребезнең барлык типик характерларын үзләштергән геройлар. Краснодон яшьләренең Ватанга булган мәхәббәтләренә бер генә кер дә кунмаган, чөнки алар туганда алпавытлар, стражниклар Россиясе, былчырак, изелгән, надан һәм түбә- нәйтелгән Россия беткән була инде. Гражданнар - сугышы турында да алар бары тик китаплардан укып, зурлардан ишетеп кенә беләләр. Совет җәмгыятен генә белгән, ирекле атмосферада гына яшәп үскән яшьләр һәм кызлар өчен, немецларның «яңа тәртип»ләре адым саен ачу китерә торган, немецларга нәфрәт тудыра торган сәбәпкә әйләнеп китә. Алар табигый дип санаган, ияләнгән тормыш, иге-чиге булмаган хезмәт иреге, якты киләчәк, яшьлекнең шатлыгы, үзециен азатлыгыңны сизенү һәм бу илдә шуларпың барысының да үзеңнеке булуын аңлау — болар барысы да юкка чыга, алмашына, җимерелә һәм алар, ниндидер аңлаешсыз телдә акырына торган немец ефрейторы властенда калалар. 
Краснодон комсомолецлары иптәшлек бердәхмлегенең һәм үзара ярдәмгә килүнең гүзәл үрнәкләрен күрсәттеләр. Романда шундый бер эпизод бар. Яшь гвардиячеләрне төрмәдән автомашиналарга төяп, үлемгә алып барган вакытта, Сережа качарга мөмкинлек барлыгын аңлата. Ул үзенең бу эш өчен ярамаганлыгын, хәле юклыгын әйтеп, иптәшләреннән кемнең дә булса качарга тиешлеге турында сөйли. Немец палачлары тарафыннан сындырылган тешләре белән (аның куллары бәйле була) иптәшенең кулларын чишә дә, аңа качарга ярдәм итә, һәм бу эш эшләнгәч, ул дошманнарның йөзенә карап, әйтеп бетергесез тантаналы көч белән: «Качты! Качты!» — дип, куанып кычкыра. «Яшь Гвардия» — совет яшьләренең иң яраткан әсәрләреннән берсе. Советлар илендәге һәм чит илләрдәге миллионлаган укучылар, Фадеевның бу китабы аркылы, Олег Кошевойның һәм аның иптәшләренең героик характерлары белән таныштылар һәм аларны яраттылар. Ләкин бу романның бик зур һәм җитди кимчелеге дә бар. Комсомо- лецларнын үсүен, тормышын, эшен характерлый торган төп момент — партиянең комсомолга карата булган җитәкчелек һәм тәрбия роле романнан төшеп калган. А. Фадеевның романында партия оешмасы бөтенләй диярлек күрсәтелми. Автор, партия оешмасының подпольедагы тормышы эченә керә алмаган. Ул комсомол оешмасын партия җитәкчелегеннән читтә, аерым торган хәлдә күрсәтә. Бу исә •тарихи чынлыкны да, дөреслекне дә һәм әдәби матурлыкны да бозу була. * Фадеев романы буенча, комсомо- лецлар карт большевиклардан түгел, ә подпольеда эшләүче большевик
107 
 
 
тамчы канны бирергә . кирәклекне васыять итеп әйтәләр. Борис Полевойиың «Чын кеше турындагы повесте» да җиңелмәс социалистик патриотизм һәм совет кешеләренең көче турында сөйли. Безнең, чорның яшь кешесе хәл итә торган төп мәсьәлә, — ул үз заманыңа, үз халкыңа лаеклы булу өчен, чын кеше дип аталырга хаклы булу өчен ничек итеп яшәү мәсьәләсен Борис Полевойиың «Чын кеше» повесте менә шул темага багышланган. Язучы үзенең бу әсәрендә совет строе шартларында тәрбияләнеп үскән чын кеше образын тудыра. Мересьев (тормышга Маресьев) ул Павел Корчагин, Олег Кошевойлар шикелле үк безнең яшь буынның лаеклы вәкиле. «Чын кеше» повесте татарчага тәрҗемә ителеп, 1947 нче елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыкты. Татар совет язучылары тарафыннан тудырылган әсәрләрдә дә Сталин чорында үскән яшь совет кешеләренең, Ленин — Сталин партиясе тәрбиясендә нинди бөек көчкә ия булулары күрсәтелә. Патриот язучы Гадел Кутуй үзенең иң яхшы. әсәрләрендә совет яшьләренең иң характерлы якларын, тик аларга гына хас булган с ы йф атл а р ны ч а гы л ды р а. «Та п шы - рылмаган хатлар» исемендәге лирик повестенда Галия -образы, «Вөҗдан газабы» хикәясендә Риза Рәҗапов образы, «Солтанның бер көне» хикәясендә укытучы Солтан Харисов образларында ICOBCT кешеләренең гүзәл сыйфатлары, иптәшлек мөнәсәбәтләре, үзара ярдәм итешү, мәхәббәттә турылык сыйфатлары сурәтләнә. «Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп героинясы Галия—Ватанның турылыклы кызы, ул үзенең иртәгәге көненә ышаныч белән карый алучы, үзенең бөтен энергиясен, белемен һәм сәләтен халыкка һәм туган иленә багышлаган патриотка. Галиянең үз идеалларына бирелгән, тормышка кайнар мәхәббәт һәм үзенә, мөнәсәбәтләренә, чыгышларына таләпчән булуы повестьның нигезе булып тора Һәм бу сыйфатлар лэр конспирация эшенә, революцион ныклыкка, политик һәм тактика осталыгына үзләре комсомолецлар- дан өйрәнергә тиешлеләр булып, чыга. Үзеннән-үзс аңлашыла, Фадеев уз романы аша мондый нәтиҗә чыгарырга тырышмый, ләкин бу иәти- жә, аның ирегеннән, теләгеннән 1 :ш, үзеннән-үзе килеп туа. Ни өчен? Чөнки Фадеев комсомолецлар оешмасының, тормышына бик тирән кергән, чыннан да күп якларына тбшенгәң, ә большевиклар алып барган подполье эшен, аларның оешмаларын өйрәнмәгән, алар турында очраклы материаллардан чыгып кына эш иткән. ... Роман соңына якынлашып- килә. >Менә без аның актыккы битләрен укыйбыз. Очраклы шартлар аркасында, «Яшь Гвардия» таратыла, аның членнарының барысы да кулга алыналар. Алар коточкыч газапларга тартылсалар да, вак җанлы Стахе ичтан банТкалары, үзләренең оешмалары турында булсын, аның членнары турында булсын, палачларга бер нәрсә дә әйтмиләр. Фашист-юлбасарлар, алардан кирәкле мәгълүматлар алу өчен акылга сыймаслык җәзалар уйлап чыгаралар. Тоткыннарның кайсыларының кулларын кисәләр, кайсыларының сындыралар, берсенең аяк табанын чабып өзәләр, икенчесенең күзең чукып алалар. Ул я Громованың җилкәсенә бишь почмаклы йолдыз билгесе уялар. Олег Кошевойны бөтенләй имгәтәләр. Ләкин яшь гвардиячеләрне бернинди җәза да, мыскыл итүләр дә куркыта, буйсындыра алмый. Яшь гвардиячеләрне үлем җәзасына илткәндә алар Ильичның ин яраткан «Замучен тяжелой неволей» җырын җырлап баралар. Алар моның белән^ үзләренең коммунистлар партиясенә бирелгән булуларын һәм аларныц соңгы минуттагы уй-фикер- ләрс партиягә, иптәш Сталинга барып җитәчәген раслауларын күрсәтергә телиләр. Бу җыр белән алар, уз иптәшләренә һәм замандашларына большевистик традицияләрне изге рәвештә сакларга, Ленинча-Сталинца яшәргә һәм көрәшергә, халык эше өчен бөтен көчне һәм соңгы 
108 
 
һәрбер совет кызларына һәм безнен заман яшьләренә аңлаешлы, якын пәм кадерле сыйфатлар. «Тапшырылмаган хатлар» повестен совет яшьләре яратып, дулкынланып укыйлар. Бу повесть шулай ук СССР халыклары телләренә' һәм инглиз теленә тәрҗемә ителде. Соңгы русча басмасы 1948 нче етла чыкты. Мирсәи Әмирнең «Агыйдел» повесте да совет яшьләренең мораль өстенлеге, олы җанлылыгы, гуманизмы һәм совет төзелешенең тантанасын күрсәтә. Ике^ комсомолец Гаяз белән Ильяс җәйге каникул вакытында авылга кайталар һәм хезмәт иясе крестьяннарны колхозга берләштерергә булышалар, кулакларга һәм аларның иярченнәренә каршы көчләрен һәм тормышларын аямыйча көрәшәләр. Зур эшләргә ашкыну, Ватанга һәм совет кешеләренә кайнар мәхәббәт, йөрәклелек һәм турылыклык Гаязга һәм аның иптәшләренә кыен сынауларда җиңүче булып чыгарга мөмкинлек бирә. Повестның ахырында без «Агыйдел» артеле төзедүен һәм колхоз кырларына — халкыбызның бәхет һәм шатлык символы булган совет тракторының килүен күрәбез һәм геройлар белән бергә чын күңелдән куанабыз. Әсәр укучыда якты хисләр калдыра. Ләкин шуның белән бергә «Агыйдел» повестеның җитди кимчелекләренә дә күз йомарга ярамый. Язучы большевиклар партиясенең һәр өлкәдәге кебек, авылда да авангардлык, җитәкчелек ролен тулы күрсәтмичә, комсомолецлар- ныц ролен һәм эшчәнлеген бер яклы итеп бирә. Бу зур повестьта без художестволы итеп эшләнгән бер генә большевик образы да күрмибез. Партиянең волость комитеты һәм аның секретаре Аязгуловның барлыгы турында без бары тик геройларның сөйләтүләреннән генә беләбез. Повестьны укыганда шундый тойгы кала, гүя партиянең волость комитеты үзенә башка өлкәдә эшли, ә ком- сомолецлар үзләренә башка өлкәдә эшлиләр, аларга берәү дә юл күрсәтми, җитәкчелек итми.*Ә партия оешмасының көндәлек җитәкчелеге күрсәтелмәве комсомолсцларнын — Гаязның, Ильясның һәм башкаларның эшчэнлегендә бик нык сизелә: .кыен хәлләр алдында алар үзләренең яшьлеклЪре һәм тәҗрибәсезлек- ләре аркасында нишләргә белмичә аптырашта .калалар, эштәге мөһим моментны ычкындыралар, хаталар ясыйлар. Бары 
тик шулар аркасында гына Гаяз һични белән акланмаган адым ясый һәм һәлак була. Әгәр дә язучы комсомолецларны күрсәтү белән бергә үзенең әсәрендә большевик җитәкче образын да тудырган булса әсәр, һичшиксез, та- ,гын да уңышлырак булыр иде. Габдрахман Әпсәләмовиың «Ак төннәр» повестенда да Сталин чорының яшьләре үзәк урынны тоталар. Рус егетләре лейтенант Кауров, Саша Володаров. Аркадий Лунов, Миша Чиж, үзбәк егете Исмаилҗан Юлдашев, татар егете Җиһангир Мөбарәкшин — алар чын дуслар. Аларның һәрберсенең истә калырлык үз йөзе, үз характеры ба^р, шул ук вакытта алар барлык совет яшьләренә хас сыйфатларга да ия: аларның яшәү интереслары киң, уйлары кыю, Ватанга, Ленин — Сталия партиясенә булган мәхәббәтләре һәм дошманга булган нәфрәтләре тиңдәшсез көчле, алар һәрвакыт хәрәкәткә, бер-берсенә ярдәмгә ашкынып торалар. Авыр сугышчан операциягә киткән чагында алар куркыныч буласын, бәлки барысының да исән-сау әйләнеп кайтмаячакларыи да беләләр. Ләкин дошман тылындагы кыенлыклар аларны куркытмый. Аларның Ватанга һәм партиягә булган мәхәббәтләре үлемнән мең мәртәбә көчлерәк. Валзама күперен шартлаткан ва; кытта геройларның берсе—Аркадий Лунов батырларча һәлак була. Ләкин аның үлеме—яшәвенең дәвамы ул. Аркадий Луиов җиңүнең киләчәген ачык күрен, шул бөек җиңү өчен үзенең яшь гомерен кызганмыйча аңлы рәвештә бирә. «Ак төннәр» повестеның киң укучылар массасы тарафыннан җылы каршы алынуы очраклы хәл түгел, глбәттә. Бу әсәрдә совет яшьләре үзләренең героик эшләрен күрделәр 


 
һәм гомергә онытмаслык Ватан сугышы истәлекләрен, әсәрдә укыганда, тагын бер тапкыр күңелләреннән кичерделәр. Әсәрнең кимчелекләре дә юк түгел. Язучы үз геройларының йөрәкләрен ахырынача, бөтен тулылыгы белән ачмый. Шуңа күрә геройларның характерлары, индивидуаль йөзләре бер яклырак, схематик рәвештә бирелә. Шулай ук язучы совет яшьләре күрсәткән батырлыкның үзенчәлеген һәм аның чыганакларын да тулысынча ачып бетерми. Яңа әсәрләрендә Г. Әпсәләмов бу кимчелекләрне бетерер дип ышанабыз. Сталин чоры яшьләрен тасвирла* ган әсәрләр югарыда саналганнар белән генә чикләнми, әлбәттә. Без биредә совет яшьләренең Ватан сугышы вакытында колхоз кырларында күрсәткән соклангыч батырлыкларын тасвирлаучы Г. Бәшировның «Намус» романына, шулай ук ша- гыйрьләребезнең бик күп 'әсәрләрендә сурәтләнгән яшь кеше образларына да туктала алмадык. Сүз ахырында татар әдәбиятына карата гомуми бер таләпне әйтеп китәсе килә.. Безнең язучыларыбыз- ның әсәрләрен никадәр генә актарсак та, аларда сталипчыл дүртенче бишьеллыкны дүрт елда үтәү өчен көрәшүче фидакарь эшче яшьләрнең һәм студентларның тирән эчтәлекле образын, шулай ук яшь галимнәр тормышын бөтенләй күрмибез. Ә бу бик кирәк. Чөнки безнең республикабыз ул — авыл хуҗалыгы өлкәсе генә 
түгел, ул куәтле социалистик индустрия республикасы да. Ә безнең Казан үзенең югары уку йортлары белән бөтен Союзга данлыклы. Шулай булгач, язучыларның бу турыда язмауларына һич тә канәгатьләнеп булмый. Меңләгән яшь укучылар, хаклы рәвештә, алардан производство темасына, интеллигенция һәм студентлар турында язылган яхшы, күләмле әсәрләр көтәләр. Шулай ук, безнең әдәбиятыбызда халыклар дуслыгын тулы итеп күрсәткән зур художество әсәрләре дә юк әле. Л1ондый әсәрләрне тизрәк иҗат итү безнең язучылары- бызның кичектерелмәс бер эше булырга тиеш. Ленин — Сталин комсомолының данлыклы юбилеен үткәргәндә совет яшьләренең бу хаклы теләген аеруча басым ясап әйтергә туры килә. Матур әдәбият әсәрләрендә сурәтләнгән Сталин чоры геройлары — алар комсомол сафларында тәрбияләнеп үскән җанлы кешеләр. Матур әдәбиятның иң яхшы әсәрләре безнең яшьләрне күтәренке күңелле итеп, үз эшенә нык ышанган, кыенлыклардан курыкмый торган игеп, аларны җиңәргә ашкынучылар итеп тәрбияләүдә большевиклар партиясенә зур булышлык күрсәтәләр. Алар яшьләрне совет халкын, совет Ватанын, большевиклар партиясен ,сөяргә һәм аңа чын күңелдән хезмәт итәргә өйрәтәләр.