Логотип Казан Утлары
Публицистика

„КРОКОДИЛ" ЖУРНАЛЫ ТУРЫНДА

ВК П(б) Үзәк Комитеты «Крокодил» журналы турында карар кабул итте. ВКП(б) Үзәк Комитеты’ «Крокодил» журналының бөтенләй канәгатьләнмәслек төстә алып барылуын һәм совет сатирасы һәм юморының сугышчан органы булып тормавын билгеләп үтте. «Крокодил» журналының редакциясе тормыштан аерылган, плансыз эшли, фельетоннарның, хикәяләрнең, шигырьләрнең, рәсемнәрнең идея һәм художество дәрәҗәсенә тиешле таләпне күрсәтми, журналда талантсыз, художестволысыз материаллар күбрәк урын ала. Журналның тышкы күренеше ямьсез, начар кәгазьдә, түбән сыйфатлы буяулар белән басыла, версткасы шаблон буенча, художестволы итен уйланмыйча һәм зәвыксыз башкарыла. Журнал штаттагы аз санлы работникларның куллары белән эшләнә, журнал битләре күп еллардан бирле бер үк авторларның әсәрләре белән тутырыла. Күренекле совет язучылары һәм шагыйрьләре, шулай ук үзәк һәм җирле матбугат работниклары «Крокодил» журналында катнашуга тартылмаганнар. Журналның редакцион коллегиясе коллектив орган буларак эшләми. ВКП(б) Үзәк Комитеты иптәш Г. Е. Рыклинны журнал редакторлыгы эшеннән азат итте һәм «Крокодил» журналының баш редакторы итеп, иптәш Д. Г. Беляевны раслады. < ВКП(б) Үзәк Комитеты «Крокодил» журналының редакцион коллегиясен түбәндәге составта раслады: Д. Г. Беляев (баш редактор), С. А. Швецов (баш редакторның урынбасары), С. А. Васильев, А. Н. Васильев, Д. И. Заславский, В. П. Катаев, Кукрыникслар (М. Куприянов, П. Крылов, Н. Соколов), С. Д» Нариньяни, Б. И. Пророков, И. А. Рябов, Г. Е. Рыклин. Шулай ук бүлек редакторлары да расланды: эчке тормыш бүлеге редакторы — И. А. Рябов, чит ил тормышы бүлеге редакторы — Г. Е. Рыклин, художество бүлеге редакторы — Б. И. Пророков һәм укучылар хатлары бүлеге редакторы — А. Н. Васильев. ВКП(б) Үзәк Комитеты «Крокодил» журналының редакцион коллегиясен журнал эшендә карарда күрсәтелгән кимчелекләрне бетерергә мәҗбүр итте. ВКП(б) Үзәк Комитеты карарында журналның төп бурычы итеп, кешеләрнең аңнарындагы капитализм калдыкларына каршы көрәш бурычы күрсәтелә. Журнал җәмәгать ’ милкен әрәм-шәрәм итүчеләрне, рвачларны, бюрократларны, масаючанлык, ялагайлык, әшәкелек күренешләрен сатира коралы белән фаш итәргә; көннең үзәгендә торган халыкара вакыйгаларга карата үз вакытында бәя бирергә, көнбатыш


 
ның буржуаз культурасын тәнкыйтьләргә, аның идея ягыннан бөтенләй яраксызлыгын һәм үлеп бетә баруын күрсәтергә тиеш. Журналда ишләүгә совет сатирикларының яңа кадрларын тартыр өчен, «Крокодил» журналы редколлегиясенә СССР совет язучылары Союзы белән берлектә Москвада, 1948 нче елның ноябренда, язучы сатирикларның Һәм фельетончыларның киңәшмәсен үткәрергә рөхсәт ителде. Шулай ук «Крокодил» редакциясенә 1948 нче елның декабрендә иң яхшы юмористик хикәягә, фельетонга һәм карикатурага конкурс үткәрергә рөхсәт ителде. ВКП(б) Үзәк Комитеты журналның күләмен 1,5 басма табактан 2 басма табакка кадәр зурайтты. «Крокодил» журналы редколлегиясе һәм «Правда» газетасы нәшрияте журналның производствода йөрешен 20 көннән 14 көнгә кадәр киметергә, һәр айның 10, 20, 30 нчы числоларында журналның регуляр рәвештә чыгып баруын тәэмин итәргә, журналның художество һәм полиграфик офор.млениесен яхшыртырга, рәсемнәрне басу сыйфатына аеруча игътибар итәргә тиешләр. ВКП(б) Үзәк Комитеты «Крокодил» журналының редколлегиясен журналда төрле жанрларны (проза һәм шигырь белән язылган политик памфлет, фельетон, юмористик хикәя, мәсәл, карикатура, фотомонтаж һ. б.) киңрәк файдаланырга; укучыларны җирле юмористик журналларда һәм халык демократиясе илләрендәге журналларда басылган иң яхшы материаллар белән, чит илләрдәге прогрессив язучыларның сатирик әсәрләре белән таныштырырга; чит ил газеталарыннан һәм журналларыннан документаль фоторәсемнәр игълан итәргә һәм аларга үткен политик комментарийлар биреп барырга мәҗбүр итте. Редакцион коллегиягә журналда катнашуга киң катлау язучыларны, шагыйрьләрне, художникларны, үзәк һәм җирле матбугат работникларын тартырга, авторлар активы белән журналның тематик планнары һә.м басылып чыккан номерларның эчтәлеге буенча фикер алышуларны гамәлгә кертергә, предприятиеләрдә, колхозларда, уку йортларында, хәрби частьларда регуляр рәвештә «Крокодил»ның укучылар конференциясен үткәреп барырга тәкъдим ителде.