Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӘГӘР БИК ТЕЛӘСӘҢ.,. 


I

Гөлнур ишектән йөгереп керде һәм пальтосын да салмыйча, әнисенең муенына килеп сарылды. — Әни, мин заводка күчәм! Аның яшь тавышында шатлык та, дәрт тә, күптән, кү-птән көтелгән теләккә ирешү сөенече дә бар иде. Фатыйма карчык исә, үз баласың бөтен йөрәге белән яратучы нечкә ан'а күңеленә генә таныш бер тойгы белән, кызының бу сөенечле тавышында яшерен хәвеф барын сизеп, сискәнеп китте. — һай, кызым,’ ни әйттең, нинди завод, — дип ул кызының күзләренә карарга тырышып, башын кү- тәрмәкче булды. Гөлнур әнисенең бу гадәтен белгәнгә аны тагын да катырак кысып, бер кулы белән аның француз яулык астыннан чыккан, агара башлаган чәчләреннән сыйпады. — Шаярта торгансыңдыр әле. Гел искә-акылга килмәгән бернәрсә уйлап табасың инде син, кызым. Әнисенең борчылуын тизрәк таратырга теләп, Гөлнур аның ике беләгеннән тотып, үзеннән чак кына этәрә төште дә, аның төссезләнә башлаган кечкенә күзләренә карады. — Юк, әнкәй, чынлап әйтәм, шаяртмыйм. Ә син нигә ул кадәр курыктың? Ана каядыр еракка очарга торган баласын үзенең көчсез куллары белән тотып калырга теләгәнсыман, -- Үзең күчәсеңме^ күчерәләрме?.— дип сорады.' — Үзем күчәм! — диде Гөлнур горурланып. — Үзем райкомолга барып, заводка җибәрүләрен үтендем. Гөлнур мәрхүм әтисе тегеп биргән зур төймәле, тар билле пальтосын салып, чөйгә элде. Аннары көЗге алдына килеп, 
кыска итеп кистерелгән кара чәчләрен ике кулы белән тузгытып җибәрде. Радионы тоташтырып, моңлы, йомшак көйгә колак салды. — Чайковский... «Руслан һәм Людмила». Гөлнур көзгеле гардеробка сөялде һәм күзләрен йомды. Ул урта буйлы" булса да биленең нечкәлеге һәм биек үкчәле туфлялары аны озынрак итеп күрсәтәләр иде. Кызының һәр адымын күзәтеп торган ананың күзләре аның салынып төшкән кечкенә, нәфис кулларына тукталдылар. Кара төс фонында алар артык нәниләр, валу- чаннар кебек күренде. Ана көрсенеп куйды. «Нишләмәкче була ул бу куллары белән тимер эшендә!» Фатыйма апаның яше алтмыштан узган. Үз гомерендә ул сигез бала тудырып, бары тик берсен генә үстерә алды. Калганнары, бер-ике яшьтән үтмичә, үлеп беттеләр. Шуңа күрә Гөлнур турында чак кына бер хәвефле сүз ишетсә дә аның йөрәге «жу» итә торган иде. Яшь чагында Фатыйма апа байларда асрау булып эшләгән. Соңыннан калфакларга энҗеләр тезгән. Заводфабрика турында ул яхшы
16 
 
 
лап бернәрсә дә белмәгән. Бары тик күршеләре Гарифҗан бабайның, төнлә заводтан кайтышлый: «һай бу тимер эшләре, вакыт җитми гүргә кертәләр» дип әрнеп зарланулары гына, кыздырып тәнгә ябыштырылган тамга шикелле, күңеленә уелып калган һәм хәзер дә, завод дисәләр, аның күз алдына шул Гарифҗан бабай килеп баса иде. Кухняга чыгып киткән Гөлнурның җыры ишетелде. Ул матур' - һәм моңлы итеп җырлый белә. Әле мәктәптә укыган чагында ук укытучы апасы аны, музыка мәктәбенә бирегез, дип Фатыйма апаларга берничә тапкыр киңәш итте. Ана белән ата бу турыда үзара уйлашканнан соң, моны кирәк дип тапмадылар. Тик Шәмсетдин абзый гына кайчак кызының җырын тыңлап, карчыгына: — Их, анасы, үзебезнең артталыгыбыз белән балабызның бәхетенә аркылы төшмәгән булсак ярый инде, — дип көрсенә иде. Гөлнур кухнядан әйләнеп кергәндә Фатыйма карчык һаман да әле баягы урыныннан кузгалмаган иде. Гөлнур нәни чагындагыча йөгереп килеп, әнисе янына утырды һәм аның кан тамырлары беленеп торган кытыршы кулларын үзенең аппак, йомшак куллары белән кысып, — Әнкәй, бу ни эшең инде? Син минем бәхетле булуымны теләмисеңме әллә? — диде. Ана җәберсенеп карады. — Авызыңнан җил алсын, нишләп мин үз балама бәхет теләмим ди. Гөлнур әнисенә сыенды. — Син, әнкәй, бер дә борчылма. Хәзер завод Гарифҗан бабай эшләгән чактагы Рамм заводы түгел инде. Кыз хәзерге завод турында үзенең белгәннәрен сөйли башлады. Ләкин ана һаман үзенекен итте. — Ательедан ник китәсең, эшең туйдырдымы әллә, кызым? — Юк, юк, туйдырмады. Алай' дип һич уйлама. Буш вакытларда мин һаман тегәчәкмен. Ләкин заводта мин кирәгерәк. Хәзер бик күп кызлар заводларга күчәләр.
Моңа каршы ана берни әйтмәде. Ул урыныннан торды да, ничектер берьюлы кечерәеп, * кухняга таба китте. Гөлнур аиы кызганып, артыннан карады һәм күңеле нечкәреп, — Әнкәй! — дип кычкырды. Ана борылды һәм. ниндидер бик тирән бер рәнҗү белән: > — Ичмасам, әтиеңнең рухын борчымас идең, — диде. Бу сүзләрне ишетү Гөлнур өчен аерата авыр булды. Аның әтисе, мәрхүм Шәмсетдин абзый, шәһәрнең иң яхшы тегүчеләреннән берсе иде. Үләр сәгатенә кадәр диярлек аның кулыннан уймагы һәм инәсе төшмәде. Сугыш вакытында ул халыкның өс-башы нык таушалуын күреп борчылды һәм сугыш беткәч, аңа иң матур, иң җайлы киемнәр тегеп бирү турында хыялланды. t — Безнең Рәсәй халкына, — ди иде ул, тегәр җебен сузып, — бер эштә дә тиң кеше юк. Сугышта да иң батыр халык ул. Бәс шулай булгач, аның кигән киеме дә дөньяда иң шәп, иң җайлы кием, булырга тиеш, ягъни абруена тиң булырга тиеш. Көннәре санаулы калып баруын сизгәч, Шәмсетдин абзый үзенең бу хыялын тормышка ашыра алмавы өчен борчылма башлады. Тагың бер биш кенә ел аяктан егылмаса да, күп эшләр башкарырга өлгерәчәген әйтте. Карчыгы аның мендәрләрен төзәткәләп, борчылмаска кушты, дөньяда яхшы куллы һөнәрчеләр бетмәс әле диде. Фатыйма карчык, кырык ел бергә гомер итеп тә бу хыялчы иренең күңелен төшенеп җитмәгән иде. — Их, аңламыйсың, син Фатыйма, аңламыйсың, — диде аңа каршы Шәмсетдин абзый. — һөнәрчеләр табылыр, әлбәттә. Әмма ләкин бу эштә һөнәрче булу гына җитми шул. Ярату, кирәк, ярату! Үләр алдыннан ул үз янына кызын чакырып утыртты да, кайнар һәм ябык кулын кызының ак кулы өстснә куеп, үзенең васыятен әйтте*, кешеләрне матур итеп киендерү өчен көчен кызганмый эшләвем үтенде. Матур кием 
2 .C. Ә." № 10 
17 
 
кешенең күңелен дә матурландыра, диде. Гөлнур тамагына килеп тыгыл-ган төенне йота-йота әтисенә аның эшен дәвегм^иттсрсргә сүз бирде. «Ичмасам, әтиеңнең рухын борчыма», дип әнисе менә шуларны аның исенә төшереп әйтте. Ерак Коломна заводыннан, Гөлнур шикелле үк бер яшь кызның, яшьләрне цехларга, станокларга чакырган тавышы яңгырамаса, кем белә, бәлки, Гөлнур ательедан китмәгән дә булыр иде. Әмма газеталардан шул кызның ялкынлы мөрәҗәгатен укыгач, ул тыныч кала алмады, райкомолга йөгерде... — Юк, әнкәй, — диде Гөлнур әнисен кочып, — мин әтиемнең васыятенә тап төшермәм, сүземне бозмам. Әгәр хәзер әткәй исән булса, ул үзе миңа заводка барырга кушар иде. Чөнки анда хәзер ин кирәкле эш. II Алар — ун кыз — киң урам шикелле сузылган бик зур цехның ишеге төбендә өелешеп туктап калдылар. Аннан көчле бер җырсыман машиналар гөрләве, тимер чыңнары килә иде. — Ой, монда нихәтле станок! дип кычкырды кызларның берсе. Икенчесе биредә эшчеләрнең күплеген, өченчесе монда эшләүнең кызыклыгын әйтте. — Карагыз, кара, кызлар!—дип кычкырды тагын берсе һәм кулы белән, паровоз тәгәрмәченнән зуррак бер тәгәрмәчне эләктереп, түшәм астыннан кызларга таба килгән подгьемный кранга күрсәтте. Барысы да күзләрен зур ачып югарыга текәлделәр һәм кран аларнын баш өсләреннән* узган чакта куркышын, читкә тайпылдылар. Майлы фуражкасының козырегын артка әйләндереп кигән һәм фуражкасы астыннан аксыл бөдрә чәчләре бәреп чыккан, кулларын йөгерергә торгандагыча бөгеп .тоткан, яшь кенә бер малай көлеп, — Кызлар, сез экскурсиягәме? — Дип сорады. Бу сүзләр кызларның хәтерен калдырды. — Син үзең экскурсия, — диде Таня Цветкова һәм читкә борылды. Станоклар арасыннан, кулларын аркасына куеп, ашыкмыйча гына атлап, мастер Илларион Васильевич Ладыгин килеп чыкты. Юан гәүдәле, олы яшьләрдәге, зур борынлы бу кеше мыек астыннан елмаеп кызларга карады. — Сез монда нишләп торасыз? Кызлар аның кехм икәнен бел- мәсәләр 
дә, аның мәһабәт йөрешеннән һәм акыллы йөзеннән бу, мөгаен, мастер яки берәр начальниктыр, дип бер тавыштан: — Исәнмесез, эшкә килдек без,— диделәр. Илларион Васильевич ишарә ясап, аларны үз артыннан чакырды.. Кызлар икс яклап тезелгән станоклар арасыннан, тирә-як- ларына тирән кызыксыну белән карый-карый, аргы башка таба үттеләр. Аннары алар уңга борылдылар һәхм тагын шундый ук озын, хәтсез станоклар белән тулган цехка керделәр. Колонналар артында мастер туктады. Биредә берничә токарный, фрезерный һәм револьверный станок тора иде. — Сез шушында эшләрсез, бу сезнең эш урыныгыз булыр, — диде мастер һәм1 кызларның элек кайда эшләүләрен, нинди семьядан икәнлекләрен сораштыра башлады. Кыска буйлы, туптай йомыры Таня Цветкова — тараклар, булавкалар ясый торган артельдән, бухгалтер семьясыннан; түгәрәк алсу йөзле, юанрак гәүдәле Клава Березина — «Гастроном»нан, әтисе укытучы; тыйнак һәм оялчан Сәлимә Мөсли- мова — көтепханәдән, әтисе дворник... Барысы белән дә танышып чыккач, Илларион Васильевич кемнең нинди машинада эшләгәне бар дип сорады. Гөлнур үзенең тегү машинасын яхшы белүен әйтте. Мастер елмайды. — Бездә андый машиналар юк югын, шулай да сезне, иптәш Зарипова, машиналар белән таныш кеше дип исәплик. Шуңа күрә сезне бу группаның өлкәне дип билгелим. Ә сезнең ярдәмчегез итеп... Ладыгин тирә-ягына каранды һәм кырыйдагы станок янында, бик эшлекле кыяфәт белән әйләнгәләп йөргән малайга кычкырды:

1S 
 
— Жорж, Моторин! Бу бая ишек төбендә кызларга: «сез экскурсиягәме?» дип сорау биргән малай иде. Ул, кызлар алдында үзенең дәрәҗәсен күрсәтергә теләгән кебек мастер янына үз- үзен бик иркен тотып килеп басты. — Тыңлыйм, Илларион Васильевич, — Син менә иптәш Зарипованың ярдәмчесе булырсың. Малайның битләренә ут капты. — Мин? Кызлар белән эшләргә? һичкайчан! Мастер аңа кашларын җыерып карады һәм малай аның корыч, төсле күзләренең каты карашына чыдый алмыйча, башын иде. Аның эрелеге кул белән алып ташланган төсле очты һәм ул, эре күренергә тырышып та, фаш ителгән барлык малайлар кебек, мышный иде. Таня түзмәде, пырхылдап көлеп җибәрде һәм учы белән авызын каплады. Мастер хәзергә эш урынын чистартырга кушып, конторкасына киткәч, Гөлнур Моторин янына кидеп, кулын сузды. — Минем исемем Гөлнур. — Минем — Жора. — Күптән эшлисенме? — Икенче ай. — Дуслар булырбызмы? — Мин кызлар белән дуслашмыйм. • .— Дуслашмаса, кирәге дә юк! — дип кычкырды Таня станок артыннан. Гөлнур тиз генә аңа таба борылды һәм аларның күз карашлары очраштылар. Таня керфекләрен түбән төшермәде. Цехта аларга бөтен нәрсә яна һәм кызык иде. Алар -станокларның исемнәрен һәм бер-берсеннән кай яклары белән аерылып торуларын хәтерләргә тырыштылар. Ә алар шундый күп, кайберләре бср-берсе- нә шундый ошаганнар, һич аерыр хәл юк. Мастердан, бригадирдан кала арада ии «белдекле» булып саналган Моторинга кызлар бөтенләй тынгылык бирмәделәр. — Жорж, бу нинди станок? — Жорж, бу станокны нигә строгальный диләр? — Жорж, нигә детальләр өстеңэ ак су агып тора? Бу сорауларга Жорж үзенең дәрәҗәсен төшермичә җавап бирә, кайчак «чәпчеп» тә ала иде. — Ак су! Син үзең ак су. Бу — эмульсия. Су ярамый монда, су тимерне тутыктыра. Ә эмульсия тутыктырмый. Башта кызларга станоклар шундый серле булып күренде, алар аны һичкайчан үзләштерә алмаслар кебек тоелды. Ләкин аларны кисәкләргә бүлеп, һәр частьның 
нинди хезмәт үтәвен өйрәнә һәм белә башлагач, тирә-яктагы томан сыегайган кебек була башлады. Берничә көннән соң алар классный дәресләргә дә йөри башладылар. Биредә алар металл технологиясе һәм черчение нигезләрен өйрәнделәр. Аларны өлкән технолог Ва- шенцев укытты. — Элекке заманда эшчеләр барысына да күз белән чамалап, кул белән капшап эшләгәннәр. Хәзерге заман эшчесе алай эшли алмый, ул үз һөнәренең остасы булу белән бергә технология нигезләрен дә. черчениеие дә бдк яхшы белергә тиеш. Дөресрәге, шуларны белмичә ул чын эшче дә була алмый, — ди иде. Кызларны бигрәк тә практик эш— станоклар кызыксындырды. Цехта вакыт та ничектер күңеллерәк үтә иде. Алар һәрберсе башта револьверный станокта бик гади генә бер детальне кырдырып чыккач, шатлыктан нишләргә белмәделәр. Ләкин биредә барысы да шома гына үтмәде. Гөлнур тимерне кырдырган вакытта кайнар стружка кисәге очЫп аның күзенә бәрелде. Гөлнур ачы итеп кычкырып, ике кулы белән йөзен каплады. Кызлар куркышып, аны сырып алдылар. — Берни түгел, ал кулларыңны, — диде бригадир. Гөлнур исә кулларын тагын да катырак кысты. Аңа күзе харап булды шикелле тоелды. Аның коты очты һәм ул бөтен гәүдәсе белән калтыранды. — Врачка тизрәк илтергә кирәк,— дип дулкынланды Таня Цветкова. Жора Моторин каршы килде: — Мондый вак әйберләр белән эшчеләр врачка йөри башласалар, 

19 
 
Станоклар янында кеше дә калмас, — диде ул карт эшчесыман. — Мин инде өч тапкыр күземне пешердем. Кичкә кадәр бетә ул. Ниһаять, Гөлнур кулларын алгач, барысы да җиңел сулап җибәрделәр. Аның күз кабагы гына әзрәк кызарган иде. — Нәрсә, үптеме әллә? — диде узып барган яшь кенә бер токарь. Гөлнурның агарган йөзенә кызыллык йөгерде. Ул хәзер бу кадәр куркуы өчен генә ояла иде. Цехның комсомол оешмасы өйрәнчекләрне шефка алды. Карт, тәҗрибәле эшчеләр алар белән үзләренең белемнәрен уртаклаштылар. Берничә айдан соң, кызлар токарный, револьверный, фрезерный һәм шлифовальный станокларны ярыйсы гына үзләштереп өлгерделәр. Гөлнур, Таня һәм Җорж бүтәннәргә караганда яхшырак эшләделәр. Иң авыр үзләштерүче — Сәлимә Мөслнмова булды. Ул хәтта, миннән булмый инде, дип иптәшләренә сиздермичә елап та ал- галады. Шушы берничә ай эчендә Сәлимә күзгә күренеп ябыкты. Бер көнне ул эштән кайтышлый Гөлнурга үзенең өендәге хәлләрне сөйләде. — Өйдәгеләр минем бер көн тормый заводтан чыгуымны телиләр. Югыйсә үләчәксең диләр. Берничә тапкыр сүзгә дә килештек. Сәлимәнең йөзе уйчан, күзләре яшь белән өретелеп ялтырадылар, хәрәкәтендә әүвәлге җилкенү, җитезлек юк иде. — Ә син үзең чыгарга телисеңме соң?— дип сорады Гөлнур. — Теләмим шул. Теләсәм башкаеча булыр иде. Минем заводта эшлисем килә, ләкин миннән булмас, мин, ахырысы, сәләтсез. Икенче көнне Гөлнур, Сәлимә юк чакта, үзенең иптәшләрен җыйды һәм аның турында сөйләп бирде. Сәлимәнең заводтан китү мөмкинлеген, һәм әгәр китсә, аның күңелендә гомергә төзәлмәслек бер яра — үз көчеңә ышанмау ярасы калачагын әйтте. Шуннан алар барысы бергә Сәлимәгә булышырга карар иттеләр. Өйрәнүләр дәвам итте. Илларион Васильевич аларның эшләрен бик нык күзәтеп барды. Кызлар аңардан куркалар иде. Алар бу олы кешенең тышкы кырыслыгы астында нәрсә, нинди йөрәк яшеренеп ятканың белмиләр иде. Ләкин бер көнне гаҗәп хәл булды. Илларион Васильевич үзенең барлык өйрәнчекләрен үзенә кунакка чакырды. 
— Ой, кызлар!—диде Таня Цветкова. — Нишлибез? Барабызмы, юкмы? Сәлимә Илларион Васильевичтан курыкканлыгын, һәм шуңа күрә барырга оялганлыгын, Клава аңа мәшәкать тудырмабызмы соң, дип тартынганлыгын әйтте. — Юк, — диде Гөлнур аларга каршы килеп, — болай килешми. Әгәр бармасак без картның хәтерен калдырачакбыз. Чакыргач — барырга кирәк. Жорж үз станогы янына китеп, кызлар сүзенә кушылмаган булды. Таня аның янына килеп, — Жоржик, син барасыңмы? — дип сорады. Малай борынын тартып куйды. — Кызлар белән кунакка йөрергә тагы. —• Принципиально бармыйсың? — Әйе! — Бармасаң, ят та йокла. Әниең урыныңны түшәп бирер! Син нәни ич әле. Жоржикны иң кимсеткән нәрсә аны «син әле бала» дип атаулары иде. Мондый чакларда ул бик нык кыза. Хәзер дә станок өстендә торган ачкычны алып, селтәнергә кулын күтәрде. Ләкин Танядан җилдләр искән иде. Шимбә көн кич белән кызлар кулларына көзге чәчәкләрдән ясалган букетлар тотып, Илларион Васильевичның дүртенче каттагы квартирасының ишеге төбендә басып торалар иде. — Шалтырат, — диде Таня шыпырт кына. Аның буе кыска булганга, звонок төймәсенә кулы җитми иде. Клава кулын сузды һәм шунда ук кире тартып алды. — Әгәр ул безне шаярткан гына булса? Сәлимә ике кулы белән битләрен каплап, — Кайтыйк, кызлар, — диде. Гөлнур үзенең дулкынлануын еиз- 

26’ 
._ 1  
дермәс өчен, коридор тәрәзәсеннән еракта, карасу уйсулыкта, тонык кына ялтырап күренгән Иделгә карый башлады. Бераздан бүтәннәр дә аның янына җыелдылар. — Әнә пароход килә. Утлары нинди матур! — диде Таня. Аны һәрвакыт, беренче чиратта, әйбернең тышкы күренеше кызыксындыра иде. Аның белән янәшә басып торган Сәлимә исә, — Их, шул пароходларга утырып, кая булса, зәңгәр диңгезләргә китсәң иде, — диде. — Гөлнур тирән хыяллану тавышы белән, — Ә мин бары тик Мәскәүгә барыр идем, — диде. — Кремльне күрәсем килә. Аннары Ленин мавзолеен. Ишек ачылуын берәү дә сизми калды. — Сез монда нишлисез? — дигән тавышка' кызлар борылып карасалар, алларында өстенә ак күлмәк өстеннән жилет кигән, кулларын хатыннарча күкрәгенә кушырып, мыек астыннан көлемсерәгән хәлдә Илларион Васильевич басып тора. — Моны ни дип әйтергә инде, — дип ялан башын чайкады карт.— Кунакка килгәннәр, ә үзләре коридорда басып торалар. Әйдәгез. Ишектән керүгә аларны, биленә ак алъяпкыч корган, иңбашына сөлге аскан, ачык йөзле, кызгылт куе чәчле, юан гәүдәле Олимпиада Аркадьевна каршы алды. — Әйдәгез, рәхим итегез, кызларым. Баядан ук көтәбез. Илюша ике т апкыр баскычтан да төшеп карады. Кызлар алып килгән чәчәкләрен Олимпиада Аркадьевнаның кочагына тутыра башладылар. Бераздан чәчәкләр арасыннан аның башы һәм бәхетле елмайган йөзе генә күренә иде. Илларион Васильевич кызларны кунакка чакырырга нияте барлыгын әйткәч, Олимпиада Аркадьевна башта аптырабрак калды. Әгәр дә аның Илюшасы, я әле карчык, безгә алтын туебызны үткәрергә вакыт, дус-ишләрне чакырып бер утырыйк әле, дисә ул моңа бер дә гаҗәпләнмәгән булыр иде. Алар гомер-гомердән кунакчыл семья булып яшәделәр. Әмма бу яиь-яшь кызларны ни дип кунакка чакырырга? Дөрес, Илюша алар турында җылы хөрмәт белән сөйли, аларны ярата һәм Олимпиада Аркадьевна да, иренең сөйләүләре буенча, аларның исемнәрен генә түгел, холыкларын да белә иде. Ләкин шулай да тик томалга аларны кунакка чакыруга ни сәбәп? Ичмасам, Нина исән булса, яки берәр олы бәйрәм булса тагын бер хәл иде. 
Илларион Васильевич аңлатып биргәч, ул берьюлы җанланып китте. — Бик акыллы уйлагансың, Илюша, бик акыллы, — диде Олимпиада ' Аркадьевна, — бик дөрес. Яшь эшчеләрне завод эчендә генә тәрбияләү җитми шул. Аларны эшчеләр тормышының эченә тартырга да кирәк. — Бик* кирәк. Аларның берсе дэ эшче семьядан түгел. Аларның өй тәрбияләре башка: Кадровый эшче семьясы белән аралашу алар өчен файдасыз булмас. Хәзер кочагы тулы чәчәкләр арасыннан Олимпиада Аркадьевна менә шул яшь эшче кызларга үзенең сөйкемле күзләре белән карый һәм елмая иде. Алгы бүлмәдә кызлар чишенә башладылар. Илларион Васильевич үзе аларның пальтоларын салдырды. — Жорж кайда? — Кызлар компаниясенә килергә теләмәде, — диде Таня. — Ах, шалопай! Мин аңа бирермен кызлар компаниясен. Кызлар иркен залга кереп, диванга һәм урындыкларга утырыштылар. Бу бүлмәдә күзгә бәрелеп, кычкырып тора торган кыйммәтле әйберләр дә, мебельләр дә юк иде. Монда һәрнәрсә гади, ләкин яхшы зәвык, пөхтәлек һәм тырышлык белән урнаштырылган. Монда • күрсәтеп бирүе дә кыен булган чисталык һәм сафлык аңкый иде. Уртада ак ашъяулык җәйгән һәм савыт-сабалар, ашамлыклар белән тулы зур өстәл. Тәрәзәләр буенда агач кисмәкләр белән тумбочкаларга куелган фикус гөлләре, пальмалар. Түшәмнән алсу абажур төшкән һәм ак электролампаның күзләрне авырттырмый торган йомшак яктысы агыла. Стенада пыялалы матур рамалар эчендә юлбашчыларның портретлары һәм карта. Аныи янында барометр, икенче як стеиа- 

.21 
 
да борынгы, герле сәгать, Олимпиада Аркадьевна белән Илларион Васильевичның яшьрәк чакларында төшкән зур рәсемнәре һәм тагын, чәчләре белән Олимпиада Аркадьевнага, күз карашы һәм башын тотуы белән Илларион Васильевичка ошаган яшь кенә бер кыз рәсеме. — Бу аларның бердәнбер кызлары, фронтта һәлак булган, миңа Жорж сөйләде, — диде Таня пы- " шылдап кына. Башта алар барысы да шулай ярым тавыш белән генә сөйләштеләр. Карчыгына булышып, кереп-чыгып йөргән Илларион Васильевичның сорауларына да, биредәге тынлыкны бозарга теләмәгән- сыман, әкрен генә җавап бирделәр. Ләкин Таняның шау-шулы табигате моңа озак түзә алмады. Ул кухняга йөгереп чыкты, аннан ике кулына ике банка белән чәчәкләр тотып керде. Кызлар аңа булышырга тотындылар. Ә Гөлнур почмактагы тегү машинасы янына килде. Олимпиада Аркадьевна иренә күлмәк тегә башлаган икән. Гөлнур аны күтәреп, гәүдәсенә каплап карады. Күлмәк аның сыныннан ике-өч өлеш киңрәк иде. Кызларның көлүләре астында ул күлмәкне кулына тоткан килеш кухняга чыкты да, бер минуттан Илларион Васильевичны култыклап алып керде. Машина янына бастырып үлчәвен алды. Аннары ’рөхсәт тә сорап тормыйча, яртылаш тегелгән күлмәкне кайчы белән тураклый башлады. Кызлар гаҗәпләнеп, тын да алмыйча, ә Илларион Васильевич һәм аның аптына килеп баскан Олимпиада Аркадьевна җиңелчә көлемсерәп карап тордылар. Әллә кай арада гына тегелеп беткән күлмәк Илларион Васильевичка кидерелгәч, кызлар оста куллар гади материядән дә нинди матур әйбер тудыра алуны һәм, элек аз сүзле, кырыс бер кеше булып тоелган мастерның, хәзер үз әтиләре кебек гади дә, кече күңелле дә икәнен күреп алдылар. — Ә 'хәзер табынга рәхим итегез, — диде Олимпиада Аркадьевна һәм кызлар, яңа күлмәк кигән Илларион Васильевичны сырып алып, табынга юнәлделәр, III Гөлнур безнең шәһәрдә дә шундый зур заводлар бар дип һич тә уйлаганы юк иде. Механический цехка кергәч, ул: бөтен завод шушыдыр инде — нинди зур! — дип уйлады. Ләкин яхшылап таныша башлагач, механический цех кебек цехлар заводта тагын бик күп булуын белде. Ләкин 
машиналар эшләп чыгара торган бу заводның тулы күләмен ул анда бер ел эшләгәннән соң гына күз алдына китерә ала башлады. Анда да заводның колачына, аның техникасының катлаулыгына исе китә иде. Ул вакытта әнисенең сүзенә кайрамыйча, йөрәге кушканча эшләп, заводка килүенә һәм меңнәрчә эшчеләр, йөзләрчә инженер-техниклар белән бергә үзенең дә көчен, белемен, сәләтен заводка бирә алуына чын күңеленнән сөенде. Упаковочный цехта, өсләренә кара буяу белән: «не кантовать!» дип язылган зур-зур ящик- ларда әзер машиналарны күреп, аларда үзенең дә азмы-күпме көче барлыгын тою аңа әйтеп бетергесез шатлык һәм күңел канәгатьлеге бирә иде. Апрель аенда, стахановчылар курсын тәмамлагач, Гөлнурны элекке өйрәнчекләрдән төзелгән яшь- ләркомсомолецлар бригадасының бригадиры итеп билгеләделәр. Үзәк Комитет парторгы аның кулын кысып, уңыш теләде. — Без сезнең бригадагызның башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек булуын телибез. Совет яшьләренең ничек эшли алуларын күрсәтегез, иптәш Зарипова. Мондый зур хөрмәт өчен Гөлнур эченнән бик нык дулкынланса да, тыштан бик тыныч җавап бирде. Ул фәкать үзенең вәгъдәсе коры бер шапрыну булмасын дип кенә курыкты. Гөлнур бригадасы машиналарның мөһим детальләрен — пружина рычагын, цилиндр головкаларын һәм кронштейннар эшкәртә. Бу эш күп төрле операцияләрдән тора һәм төр-, ле станокларда башкарыла, һәрбер операция өчен проект буенча мәгълүм вакыт билгеләнгән. Ә инде бер машинаны җыю өчең кирәк булган
22 
 
 
дип ерактан ук кычкырды Пчелкин. — Кичә кронштейннар белән безне тагын тез аска суктыгыз бит. Цилиндр головкаларьш да инә күзеннән генә тамызып торасыз. Илларион Васильевич ни карый торгандыр тагы. Бу кеше Гөлнурны ачуландыра да, кызарта да, куркыта да иде. Аның сүзләрендә Гөлнурның бригадасына карата гаделсезлекләр күп. Монда, билгеле, берәү дә инә күзеңнән тамызырлык итеп кенә эшләми. Шул ук вакытта, Пчелкинның сүзләрендә дөреслек тә бар. Кронштейннар һәм бүтән детальләр җитешми. • Шулай булгач, норманы арттырып үтәүдә генә ни мәгънә? Пчелкин киткәч, Гөлнур берничә минут уйга чумып торды. Таия Цветкова аның яныннан үтеп барышлый колагына пышылдап алды. — Ошамый миңа бу умарта кор-* ты. Ни кирәктер аңа монда? йөрсен үз цехында. — Без аның цехының эшен тоткарлыйбыз,— диде Гөлнур бик җитди итеп. — Ул чагында яңа станоклар куйсыннар, кешеләр өстәсеннәр. — Бу кыенлыктан чыгуның иң ансат юлы. Ләкин безгә яңа станоклар бирмәячәкләр. — Бирмәсәләр — сорамасыннар! Шул! Таня соры чәчләрен тузгытып, Үзенең станогы янына таба китте һәм' төшкә кадәр диярлек станогы яныннан китмичә эшләде. Төш вакытында ул бригадир янына килде. — Гөлнур, миндә простой. Жорж тоткарлый. Гөлнур башын күтәреп, фрезерный станокта эшләүче Моторинга карады. Малай аның карашып тотып алып, күзләрен читкә юнәлтте, һәм Гөлнур артында кулларыч комбинезон кесәсенә тыгып, үчекләгән- сыман басып торган Таняның күзләре белән очрашты. Ул яңадан Гөлнурга борылды һәм әйтә куйды: — Мин нәрсә... Алар өчәү, мин ялгыз... Гөлнур аны үртәп, — Димәк, тагын ике фрезеровщик сорарга кирәк, — диде. Малай барлык детальләрне хәзерләүгә китә торган вакыт — ул машинаның проект нормасы дип атала. Ул—200 эш сәгате. Ләкин моңа завод бары тик 1950 нче елда гына ирешәчәк. Хәзергә исә һәр агрегатка чама белән 500 эш сәгате китә. — Мин сәгатьләр саны кимрәк булсын өчен тырышачакмын,— диде Гөлнур. Парторг аның дөрес уйлавын әйтте. Башта Гөлнур бригада бер, яки, күп булса, ике атнадан соң ук югары темп белән эшли башлар, һәрхәлдә алар аркасында бүтән цехларда тоткарлык булмас дип уйлаган иде. Ләкин чынбарлык шактый катлаулырак булып чыкты. Бер ай, ике ай, өч ай үтеп китте, ә бригада әле тиешле темпны ала алганы юк иде. Гөлнур бер станокның эшен оештыруга караганда бөтен бер коллективның эшен оеш* тыру һәм аны тигез рәвештә алып бару күп кыен икәнлеген аңлады. Ләкин мона карап ул күңелен төшермәде. Җил катырак өргән саен учак көчлерәк янган шикелле, кыенлыклар арта барган саен ул дәртләнебрәк эшләде. Бүген, иртән цехка килгәч, бүтән бер җиргә дә туктамыйча, туп-туры үз участогына узды. Кичә кич буе һәм төнлә кайбер станокларның кисү тизлеген үзгәптү мөмкинлеге турында уйлады. Хәзер, эш башланганчы, үзенең шушы уйларын на- ладчиклар белән уртаклашасы һәм әгәр рәт чыгарлык булса бүген ук ШҮЛ эшкә тотынырга карар итте. ШҮЛ уйлар белән наладчикларга таба узганда кемдер аны арттан дәште: — Бригадир иптәш, бер генә минутка. Станоклар арасыннан ашыгып килгән монтаж цехы мастеры Пчелкин күренде. Бу, ябык гәүдәле, кош томшыгы шикелле озын, үткер борынлы кешедә, фамилиясенә тап килә торган ниндидер бер ошашлык бар иде. Ул һәрвакыт хәрәкәттә, беп генә МИНУТ та тик тормый. Аны барлык пехларда очратырга була. Гүя ҮЛ, бал корты шикелле, ста- . нокларның летальләрен армый-талмый җыеп йөри. — Гөлнур иптәш. бт ни хәл бу. - 
23 
 
 
эндәшмәде. Ул яңа станоклар сорауның урынсыз икәнен белә иде. Гөлнур аны тагын да ныграк үртәп, — Я, ни дисен, Жора? Әллә буксирга алыргамы үзеңне? — диде. Малайның яңаклары тимгелләнеп китте. — Мине берәү дә, беркайчан да буксирга алмас. Мин үзем... миңа булышчылар кирәкми! «Үз сүзле, нык егет, — дип уйлады Гөлнур, — иртәгә яхшырак эшләячәк». Кич ’белән, бүтәннәрнең китеп беткәнен көтеп, Жора бик озак станогы янында казынды. Иптәшләре китеп беткәч, Гөлнур янына килде. — Мин кисү режимын бераз үзгәртергә телим, яңа ныгытма уйладым... Тик син бу турыда Таияга әйтмә. Мин аны кронштейннар белән күмәргә телим. Борынын күтәрмәсен әле. Гөлнурның соравы буенча Жорж үзенең "тәкъдимен аңлатып бирде. Бригадир шунда ук аны җитәкләп, Илларион Васильевич янына алып китте. Конторада мастердан башка татын технолог Бәдриев утыра иде. — Икегезне очрату бик яхшы булды әле. Без бер тәкъдим буенча сезнең белән киңәшергә кердек. — Рәхим итегез. Мәсьәләнең нигезе аңлатылгач, мастер мыекларын сыпырып алды. — Начар уйланмаган, шулаймы, Кәбир Хәйрович? Технолог эре генә итеп тамагын кырып куйды. — Монда, әлбәттә, техника өчен яңа бернәрсә дә юк. Шулай да кулланып карарга мөмкин булыр дип уйлыйм, — диде ул. Гөлнурга бүтән бернәрсә дә кирәкми иде. Ләкин Жораның Бәдриев сүзләреннән хәтере калды ахырысы, аска карап атлады. — Син нәрсә? — диде бригадир аңа. — Яңа бернәрсә юк имеш. Алай булгач, нигә безгә башта ук әйтмәгән ул. Ни өчен монда утыра ул. Күпме көч әрәм китте... Гөлнур аның аксыл чәчләреннән тузгытып алды. Малай кызарып тирәягына каранды. — Кирәкми, иптәш бригадир, кешеләр күрсә көләрләр. Мин инде малай түгел. Таияга ’да әйтегез, мине... үчекләмәсен. Мин аңа... Малай шундый җитди итеп сөйләде, аның зур булырга тырышуы ' әллә кайдан күренә иде. «Ә бит кайчан булса алар 
Танюша белән бер-берсен яратыша.чаклар», дип уйлады Гөлнур. Көннәр үтә торды. Пчелкин һәр иртә саен килеп, «тузынып» китте. Ләкин бер көнне иртә белән ул цехка килмәде. — Пчелкин ялга, Сочига киткән. Диңгез балыгы йотсын иде үзен, ичмасам — диде Таня. Аның каравы бригада янына бүген Пчелкиннан зуррак кешеләр килделәр. Жора ' Моторинның хәбәр итеп, әкрен генә сызгыруына борылып караганда. Гөлнур Илларион Васильевич белән цех начальнигы уртасында килүче Үзәк Комитет парторгы Морозовны күрде. Аның өстендә безнең җитәкче работникларыбыз кия торган яшел китель. Башы яланбаш. Кар кебек ак чәчләре киң маңгаена төшкәннәр. — Менә безнең Гөлнур иптәш Зарипова. Бу аның участогы, унбиш станок. Ә менә болары аның гвардиясе, — диде цех начальнигы. Парторг һәммәсенә берьюлы дәште: — Исәнмесез, иптәшләр! Көләч йөзләр станоклардан бер генә секундка күтәрелделәр дә яңадан иелделәр, — эш вакыты. Парторг Гөлнурның шлифовальный станогы янында туктады һәм кызга кулын сузды. Гөлнур үзенең майлы кулын бирергәме, бирмәскәме дип икеләнеп калды һәм аның озынча ак яңакларына ялкын йөгерде. — Кул керле булса чистартуы берни түгел, вөҗдан керле булма,- сын, — диде Морозов көлемсерәп. Гөлнур аның күз төпләрендә һәм ирен почмакларында бик күп җыерчыклар күрде. — Кичә миндә Пчелкин булды, — диде парторг станок өстендәге көзгедәй ялтырап торган детальне кулына алып. — Ул сездән риза түгел, иптәш Зарипова, — тоткарлыйсыз. Нигә бу болай? Бригадаңда норманы үтәми торган кешеләр бармы?  
24 
 
— Юк, иптәш парторг, бездә берәү дә йөз егермедән кимгә эшләми. Ә иптәш Моторин кичә... биш- йөзне бирде. — Дөрес, иптәш парторг, — дип куәтләде IТлларион Васильевич. Парторг, җир ярылса җир тишегенә керергә әзер торган, Моторин ягына сөйкемле караш ташлады. — Бу бит бик шәп, бу. бит илленче ел нормасы. — диде парторг һәм Гөлнурга борылды. — Ә менә сезнең бөтен бригадагызны, иптәш Зарипова, илленче елга кУчепеп булмасмы? Оз бит яшьләр, комсомолецлар. Минемчә, кыюрак булсагыз, эзләсәгез, һичшиксез, уңышка ирешерсез. Парторг киткәннән соң да аның сүзләре Гөлнурның башыннан чыкмады. Быел, кырык җиденче елда, илленче ел белән яшәргә! Өч елга алга күчәргә! Бу — Гөлнурның күптәнге хыялы иде. Бу турыда ул үз алдына эшли башлаганнан бирле үк уйлана иде. Үзәк Комитет парторгы бары тик аның күңелендә туып килгән карарны өскә чыгарды, тизләтте, ныгытты. Кич белән, смена беткәч, Гөлнур Жорж янына килде. Жорж хәзер бөтен бригаданы алга ташлаучы иң мөһим звено ролен уйный иде. Шуңа күрә аның темпы Гөлнурны аеруча кызыксындырды. Жорж кичәге күрсәткечен кабатлаганын белгәч, ул бик нык шатланды һәм бәләкәй блокнотын станок өстенә куеп, нәрсәдер тизтиз язды да Таняга сузды. — Танюша, хәзер үк комсоргка илтеп бир. «Молния»га материал. Таняның йөзе балкып китте. — Укырга мөмкинме? — Мөмкин. Таия кычкырып укый башлады: «Молния] Фрезеровщик Жорж Моторин ториларны фрезсровкалау буенча кичә һәм бүген үзенең нормасын бишәр йөз процентка үтәде. Ул кичәге көннән башлап илленче ел нормасына күчте! Иптәшләр, без дә илленче елга күчү өчен көрәшик...» — Ой, Жоржик, сөеклем!—дип кычкырды Таия укын бетергәч, — моның өчен мин сине», честное комсомольское, үбәчәкмен! — Кирәге бар, — диде Жорж читкә борылып. Аның янындагы кешеләр барысы да көлеп җибәрделәр. Ә Таия туп кебек тәгәрәп, цех буйлап, комсомол комитетына чапты. 
Гөлнур өенә кайтып, тамагын туендыргач, әнисенең маңгаеннан үбеп, Илларион Васильевичларга китте. Фатыйма апа башта, кызы аның сүзен тыңламыйча заводка күчкәч, җәберсенебрәк йөрсә дә, озакламыйча аның күңело кайтты, үпкәсе онытылды. Ана йөрәге баласына бик күп нәрсәне гафу итәр өчен хәзер бит. Тик аның баласына җайлы булсын да, җил тимәсен. Хәзер дә ул кызын аналарча пак күңел белән озатып, артыннан карап калды. Таныш баскычлардан дүртенче катка күтәрелгәч, Гөлнур коридор тәрәзәсеннән шәһәргә карамыйча булдыра алмады. Нинди зур, нинди матур икән безнең шәһәр! һәм әгәр дә бик, бик теләсәң бу шәһәрдә хыялыңны чынга, әверелдерергә, мәхәббәтеңне табарга һәм дан казанырга мөмкин. Әйе, әгәр дә бик, бик теләсәң... Гөлнурны Олимпиада Аркадьевна каршы алды. Ул һәрвакыттагыча сөйкемле һәм көләч иде. — Илларион Васильевич өйдәме? — Өйдә, өйдә, газета укып утыра. Керегез. Гөлнурны күргәч, карт кулындагы «Правда»ны өстәлгә куйды да, урыныннан күтәрелде. Ул күк төстәге пижамадан һәм киез каталардан иде. — Борчуым өчен гафу итәсез, Илларион Васильевич. Әлбәттә, иртәгә эш вакытында да сөйләшергә мөмкин булыр иде, ләкин күңелем түзмәде. Мин сезгә бая парторг кузгаткан мәсьәлә буенча киңәшкә кердем. Безнең бригада илленче ел нормасы белән эшли алачакмы, бу безнең шартларда реаль- мы? Менә шуны ачыклыйсым килә. Мастер уйга калды. Аннары ашыкмый гына җавап бирде: — Әлбәттә, дөньяда мөмкин булмаган бернәрсә дә юк. Ләкин уй
25 
 
ларга кирок. Әгәр дә сез чынлап торып бу карарга киләсез икән, безгә бөтен цехның эшен яңа баштан карап чыгарга, көчләрне баш- качарак оештырырга, технологиягә кайбер үзгәрешләр кертергә, шулай ук эшкәртү режимын да үзгәртә төшәргә туры киләчәк. Күп нәрсә цех технологына бәйләнгән. Гөлнур өметсез рәвештә кулын селекте. — Бәдриевнең нәрсә әйтәсен мин алдан бёләм-. Ул предельщиктан юньле нәрсә көтеп булмый. Илларион Васильевич тәмәке төтененнән саргая башлаган мыек очларын бөтереп, көлемсерәп куйды: — Бәдриевкә комплимент әйтәсең икән. — Башкача ни дисең, Илларион Васильевич. Бу бит дөрес. Мастер көрсенеп алды. Гөлнур урыныннан торып, ашыкканлыгын әйтте дә нәтиҗәне йомгаклады: — Алайса иртәгә бригаданың гомуми җыелышын чакырам. Сез килә алсагыз бик яхшы булыр иде. — Ярый, килермен. Беренче килүдә үк якты бер тойгы калдырган бу кунакчыл өйдән чыгып киткәч, Гөлнур юл уңаенда Таняга керде һәм гаҗәпләнүенә каршы анда өстенә өряңа кара костюм, аякларына ак ботинкалар кигән, аллы-зәцгәрле галстук таккан, аксыл чәчләрен әйбәтләп тараган Жоржны күрде. Гөлнур килеп кергәч, алар икесе дә кызардылар һәм уңайсызландылар. — Киногамы? — дип сорады Гөлнур Танядан. — Юк. Зур театрга билетлар алган идек. Нәрсә, әллә ашыгыч эш бармы? Кирәк булса без театрга бармыйбыз, шулай бит, Жоржик? — Юк, театрга барыгыз. Мин бер генә минутка кердем. Иртәгә цехка иртәрәк килегез. Узышлый Клавага, Сәлимәгә һәм башкаларга Да шул турыда әйтегез. Ул кыскача эшнең асылын аңлатып бирде һәм иптәшләренең күңелләрен җилкендереп чыгып китте. Тегеләр берберсенә карашып калдылар. Кичке тын урамнар буйлап бер үзе барганда Гөлнур Таня белән Жорж турында уйланды: «күңелем сизенгән иде, шулай булып чыкты да». Ул алар өчен шатланды. Чөнки бу ике яшьнең мәхәббәтләре матур булачагына чын күңеленнән ышанды. Шул ук вакытта аның йөрәгенең бер чите кителеп киткәндәй булды: нигә бүтәннәр бер-берсен табалар да, нигә ул, Гөлнур, үзенең мәхәббәтен тапмый? 
Иртән, эш башлануга ярты сәгать вакыт калганда бригада тулысы белән колонналар артында җыйналган иде. Гөлнур 3 аларны ни өчен чакырганлыгын аңлатканнан соң, бригада алдында торган бурычларга күчте. — Илленче ел белән яшәү, өч елга алга сикерү, ул җиңел эш түгел. Бу бездән күп көч, күп энергия сораячак. Ләкин без комсомолец- лар. Әгәр бик, бик теләсәк без моңа ирешә алачакбыз. Безнең өлкән туганнарыбыз һәм әтиләребез каннарын һәм җаннарын кызганмыйча дошманга каршы сугышып, аны тар-мар иттеләр. Алар фронтка киткәндә без тугыз-ун яшьлек гамьсез балалар гына идек. Без, Ватан сугышына катнаша алмадык. Ләкин безнең алда сугыштагы шикелле, ә бәлки тагын да зуррак фронт — коммунизм өчен көрәш фронты тора. Без үзебезнең бөтен көчебезне шул бөек көрәшкә бирергә тиешбез. Таня урыныннан күтәрелде. — Мин резолюция кертәм, иптәшләр. Укыйм: «Без, алдынгы яшьләр- комсомолецлар бригадасының членнары, быел ук илленче ел нормалары белән эшли башларга йөкләмә алабыз һәм бүтән бригадаларны да чакырабыз». — Ә минем өстәмәм бар, — дип Жорж станок артыннан кулын сузды. — «Безнең хәрәкәтне тоткарлаучыларны предельщиклар һәм техникада консерваторлар дип карарга». Бетте. Резолюция тәкъдим игелгән көенчә кабул ителгәч, Таня Жоржны кулыннан тотып, үзенең шкафы янына алып килде. — Кадаклыйбызмы? — Нәрсә?  
26 
 
Таня обой төргәген сүтеп күрсәтте. — Төне буенча яздым. — О? кадаклыйбыз! Менә бу колонкага. Бөтен цех күрсен! Плакат кадаклангач, бригада членнары барысы да аның алдына килеп бастылар һәм, яшь гвардиячеләр ант биргән шикелле, эчке киеренкелек һәм тантана белән укыдылар: «Без илленче ел нормасы белән эшли башлыйбыз». Плакатны карар өчен башка бригадалардан һәм цехлардан да килә башладылар. Башкалар белән бергә, төш алдыннан Бәдриев т килде. Ул ниндидер салкын бер кыяфәт белән язу алдында басып торды һәм шундый ук салкын тавыш белән: — Балалык, — диде һәм сынын туры тотып, китеп барды. Жорж аның артыннан: — Консерватор! — дип кычкырды. Бәдриев бу хәтер калдыргыч сүзләрне яхшы ишетте, ләкин таш йөзендә бер генә сызык та үзгәртмәде. Ул башын югары тотып, кулларын аркасына куеп, ашыкмыйча гына цех буйлап атлады. IV Син ашыкканда ул кабалана диләр. Бик дөрес сүз икән. Бригаданың гомуми җыелышыннан соң, эшләр эзгә салынып кына килгән чагында., бер дә көтмәгәндә, каһәр суккан малярия Гөлнурны аяктан екты. Эштән ул яңгырга эләгеп, туңып кайтты. Кич белән инде аның температурасы кырыкка күтәрелде һәм шуннан соң өч көн буенча гел саташып ятты. Ә хәле бераз яхшыра төшкәч, врачның һәм әнисенең киңәшләрен хыңламыйча, цехка чыкты һәм кичен яңадан авырый башлады. Бу юлы инде авыру аны тәмам изде һәм Фатыйма ала гына түгел, аның иптәшләре дә Гөлнур өчен бик нык борчыла башладылар. Алар эш беткәч, бөтен төркемнәре белән киләләр, ә Таня хәтта төннәрен дә китми торган булды. Ул Гөлнурның янында утырып, аның кайнар маңгаена әледән-әле салкын суда чылатылган сөлге куя, мендәрен рәтли, тынычландыра, ә таңга таб<1 диванга ята да, песи баласы көбек бөгәрләнеп, йоклый иде. Бер көнне Морозов та килеп китте. — Гөлнур, ничек син болай,— диде ул аның янына утырып. Гөлнур көйгән иреннәре белән елмаерга тырышып, — Мин тиздән тереләм инде, иптәш парторг — диде, — бу атнада эшкә чыгачакмын. 
— Юк, сиңа терелә төшкәч, ял йортына, барып кайтырга туры килер, Гөлнур. Безгә синең гомерең кыйммәт. Ә бригада турында борчылма. Синең яшь гвардияң сынатмый анда. Шулай Гөлнур һич тә уйламаганда ял йортына эләкте һәм менә ул зәңгәргә буяп, челтәрләп эшләнгән матур верандада, ак чыбыктан үрелгән тирән креслога утырып, китап укый. Еракта, ямь-яшел агачлар арасыннан Идел ялтырап ага һәм Идел аръягында, киң болынлык җәелеп киткән. Күктә тау- тау ак болытлар йөзә. Кояш нәкъ баш түбәсенә менеп килә. Кыздыра. Карт юкә агачлары арасына куелган репродуктордан салмак кына тирбәлеп, музыка моңнары ишетелә. Яруллин музыкасының моңлы, нәфис мелодияләре Гөлнурның колакларын иркәли, ә күңеле һәм уйлары аның еракта, бик еракта, океан артларында. Ул романының соңгы битен а,чты. Аның күзләре юллар буйлап йөгерделәр. Бик күп маҗаралардан соң, китапның герое Нелли үденец бәхетенә ирешә. Аның тол анасы үлеп, сеңелесенә бай приданное ■ калдыра. Фәкыйрьлеге өчен Неллигә өйләнми йөргән Джек, ахыр килеп, аңа өйләнергә риза була... Менә ахыргы юл, актыккы нокта. Әсәр тәмам. Гөлнур башын күтәрә һәм гаҗәпләнеп, кояш нурлары төшкән матур паркка, карасу-яшел юкәләргә карын. Әле генә ул урамнарыннан соры томан күтәрелми торган, юеш, кысынкы, ыгызыгылы бер шәһәрдә иде. Бу шәһәрдә якты хисләр дә, эчкерсез мәхәббәт тә, хыял һәм өметләр дә юк иде. Айда барысы да акчага корылган, берсе
27 
 
нең бәхете икенчесенең үлеменә бәйләнгән иде. Гөлнур үзенең шул дөнья кешесе булмавына сөенеп, урыныннан сикереп торды. Торды да сырлап эшләнгән веранданың култыксасына килеп таянды. Идел ягыннан, алтын кебек сары ком сибелгән аллея буйлап, ашыкмыйча гына, китапның хуҗасы килә иде. — Фәхри!—дип кычкырды Гөлнур. Егет башын күтәреп, мәһабәт ак сарайның челтәрле верандасына карады һәм үзен дәшүчене күреп, кулын болгап алды. Гөлнур, романын култык астына кыстырып, киң баскычлардан йөгереп төшкәндә егет аны мәрмәр баскыч төбендә көтеп тора иде. — Бик шат күренәсез, ахырысы, китап бик ошаган, — диде ул кыз белән исәнләшеп. Гөлнур көлеп башын чайкады. — Сезнең хәтерегезне калдырмас өчен генә шулай дисәм. — Юк, хәтер саклап тормагыз. — Ошамады бу китап миңа, Фәхри. — Сәбәп? Гөлнур бер кырыйдарак шау килеп баскетбол уйнаучыларга караган килеш, бер кулы белән чәчләрен артка сыпырып алды. — Җыеп әйткәндә бу китаптан җаныма азык табалмадым. — Ә киңрәк әйткәндә? — Сез миннән имтихан аласыз шикелле. Әйдәгез Иделгә. Минем көймәдә йөрисем килә. Анда, бәлки, сөйләрмен. z Гөлнур белән Фәхри моннан бер атна элек таныштылар. Фәхри теннис площадкасы янында басып тора иде. Аның янына ике кыз килде. Берсе — нечкә, зифа гәүдәле, кара чәчле, ак күлмәкле, ак тапочкалысы кулына теннис көрәге тоткан. Икенчесе соры чәчле, алтын тешле, өстендә бизәкле сарафан, ялан аякка биек үкчәле туфлилар кигән. — Иптәш Ниязов, әйдәгез уйныйбыз. Югыйсә минем партнерым юк, ә Фая теннис уйнарга яратмый, — диде кара чәчле кыз. Фәхрине кызның уйнарга чакыруы түгел, ә үзен фамилиясе бөлән атаны гаҗәпләндерде. — Гафу итегез, сез мине кайдан беләсез? Мин сезне танымыйм. — О, сез билгеле кеше. Сезне танымаган кешеләр аздыр. Ә минем исемем Гөлнур. Кыз ак тубын мәйдан эченә тәТә- рәтте дә үзе җиңел бер хәрәкәт белән эчкә сикерде. 
— Фаяны бер үзен калдырабызмыни? Аңа күңелсез булмасмы? — диде егет, каядыр болытларга карап торган кызга күз салып. — Берни түгел. Мин роман укыйм, — диде Фая артына борылмыйча. Фәхри көлеп җибәрә язды. Алар шактый озак уйнадылар. Фая ике тапкыр каядыр китеп йөреп кайтты. Бер тапкыр кайтканда аның авызында папирос иде. Фәхригә бу ошамады. Ул хатын- кызларның тәмәке тартуларын күрә алмый иде. Гөлнур җитез һәм бөтен күңеле белән бирелеп уйнады. Аның хәрәкәтләре нәфис һәм төгәл иде. Фәхри аңардан күзен алмады. Ике партия арасында алар мәйданны урталай бүлгән тәбәнәк сетка янына килеп сөйләшеп алдылар. Фәхри теннис көрәген җилкәсенә куеп. — Шулап да сез мине кайдан беләсез, Гөлнур? — дип сорады. — Кызлар күп нәрсәне беләләр.— Гөлнур көлеп җибәрде. — Сез моңа гаҗәпләнмәгез. — Кызык. — Я әйтим, югыйсә әллә ни шикләнә башларсыз тагы. Мин сезне газетадагы рәсемегез буенча һәм заводтагы эшегез буенча беләм. Үзен Гөлнур театр училищесында укучы бер кыз итеп таныштырды. Бу уйны Фая тәкъдим итте. «Беренче танышканда үзеңнең кемлегеңне ирләргә берьюлы ачарга ярамый. Алай романтичный булмый. Мин һәрвакыт шулай итәм», диде ул. Шуннан соң Гөлнур белән Фәхри сшеш бергә була башладылар. Иделгә төшеп, көймәдә дә бергә йөрделәр. Таицаларга да бергә бардылар. Бер көйне Гөлнур Иделдән су
28 
 
кереп кайтышлый, Фәхригә гаҗәп тоелган бер сорау бирде. — Фәхри, куш фрезларны сез ничек куллана башладыгыз? Сезнең бригаданың эше ничек оештырылган? Бу сүзләр борыңгы юкәләр күләгәсендә бик сәер ишетелделәр. Егет кашларын күтәреп кызга карады. — Сезнең өчен бу кызыкмыни? Гөлнур чак кына кызарды, ләкин шунда ук үзен кулга алып, гадәтенчә күңелле җавап бирде. "— Артисткалар турында сез ис- кечә уйлыйсыз икән. Мин менә бригадир кыз ролен уйнарга җыенам. Гаҗәпләнмәгез. Сөйләгез. Ләкин Фәхри сөйләмәде. — Гафу итегез, Гөлнур, завод турында һәм үземнең эшем турында сөйләргә хакым юк. — Сез миннән шикләнәсез? — Мин сезне бик аз беләм әле. Хәзер Иделгә барышлый Гөлнур тагын шул фрезлар турында сораш- тырмакчы булган иде дә, куаклар арасыннан, кулына китап тоткан Фая килеп чыкты. — Ах, менә кайда ул парочка. Мин даже сезгә үпкәлим. Бер үземне калдырып киткәнсең. Не честно. — Фая, син йоклыйдыр идең бит. Фая Фәхрине култыклап, аңа гәүдәсе белән авышып, сул яктан атлады. Ул бер туктаусыз ял йорты гайбәтләре турында такылдады һәм тиз арада Фәхрине дә, Гөлнурны да туйдырды. Алар аңардан ничек аерылырга белми торганда, икенче аллеядан ниндидер гитаралы кешеләр: «Фая, безнең компанияга кил!» дип кычкырдылар. — Мерси,-—диде Фая Фәхри белән Гөлнурга, — өченче һәрвакыт артык була. Мин киттем. Алар минем күптәнге танышларым. Фәхри белән Гөлнур Идел ярына. килеп чыктылар. Караңгы төшә башлаган иде. Агачлардан куе күләгәләр сузылганнар. Елгадан салкын бөркелә. — Ошамый миңа сезнең дустыгыз,--диде Фәхри. Гөлнур аңа күз кырыйлары белән карап алды. Сез китабыгызны ошатмавым өчен миннән үч аласыз, — һич юк. Просто мин аның бушлыгын күрәм. '— Мин дә аны бик аз беләм. Без аның белән биредә генә таныштык. Дөресрәге бер бүлмәгә эләгү аркасында таныштык... 
Дуслар түгел. Минем дүсларым башкалар. Берникадәр вакыт алар сөйләшмичә, һәр икесе дә уйларына бирелеп, тын гына тордылар. Аннары егет, — Иделдән томан күтәрелә, иртәгә көн аяз булыр, — диде һәм Гөлнурга карады. Әгәр Гөлнур игътибарлырак булса аның сүзләре белән күзләре арасында никадәр аерма ятканын бик ачык күргән булыр иде. Ләкин ул аңа карамады. Егет Гөлнурның кулыннан тотты. Кыз башка вакыттагыча кулын тартып алмады,. — Гөлнур... сез туңасыз. Кайтыйк. — Юк, миңа биредә рәхәт. Баш очында юкә яфраклары лепелди, күктә түгәрәк ай йөзә, Иделдә ерактан килгән пароходларның утлары җемелди һәм кемдер, соңга калып, үз алдына яр буеннан җырлап менә: Бөтен авырулардан дару таптым, һич дару талмадым гыйшыкка... Гөлнур җырның тирән моңына йотылган кебек, берникадәр вакыт тын торды да, башын егеткә таба борды. — Фәхри,—диде ул әкрен генә,— әйтегез менә: әгәр кеше бик, бик ' теләсә үзенең теләгенә ирешә аламы? Фәхри уйлап та тормастан: 9 — Әлбәттә, ирешә ала, — диде. — Юк, сез әзрәк уйлап әйтегез. Мин, бәлки, әнә күктә җемелдәп торган Зөһрә йолдызны алырга тели торганмындыр. — Зөһрә йолдызны? — Әйе. — Йолдыз бик ерак ул... Гөлнур урыныннан сикереп торды. Фәхри дә аякка басты. Түбәннән менеп кидгән кеше шактый _________________  якынлашкан иде. Аның аяк астыннан тәгәрәп төшкән ташларның шылтыраулары аерым ачык .ишетелде. 
29 
 
— Киттек, — диде Гөлнур. Алар башта тар гына сукмактан бардылар, аннары киң аллеяга чыктылар. Биредә якты һәм халык куп иде. Баскыч төбендә, Фәхри Гөлнурның салкынча кулын тоткан килеш, — Мин бүген төнлә сез әйткән йолдыз турында уйлармын, Гөлнур,— диде. Кыз аңа сөйкемле караш ташлады да баскычлардан йөгереп менеп китте. Ярты юлында туктады һәм артына борылып, — Хәерле төн, — дип кычкырды. V Төн. Бүлмәнең уты сүндерелгән. Балконның ачык ишегеннән күктәге түмгтүгәрәк ай күренә. -Бүлмә эче серле яктылык һәм күләгәләр белән тулган. Ә паркта, бер-берсеннән уздырырга тырышып, сандугачлар сайрый. Бүлмәдә ике кровать. Берсендә ак җәймәгә төренеп, ялангач беләкләрен баш астына куеп, Фал ята, икенчесендә, терсәгенә таянып, айга караган килеш, Гөлнур сузылган. — Сандугачлар... ишетәсеңме, Фая, бүген дә сандугачлар сайрый. Ял^ йортына килгәнче, мин аларның сайравын бала вакытта гына ишеткәнем бар иде. Мин бала вакытта әни белән әбиләргә бара торган идек. Аларның өйләре- тегермән буасы янында гына. Ә буа буйлары әрәмәлек. Менә шул әрәмәлектә таң алдыннан сандугачлар сайрый иде. Мин түзә алмыйча я өйдән йөгереп чыгып китә идем, я тәрәзә төбендә, әни су анасы килә, дип куркытканчы, хыялланып утырадыр идем. Ул чакта мин укытучы булу турында хыялланадыр идем. — Фу, укытучы булу турында ничек мечтать итәргә кирәк? Не романтично. Мин менә шундый айлы төннәрдә Ромео һәм Джульетта турында мечтать итәргә яратам. Менә килсен иде ул, җырласын иде ул хәзер бакчада серенада, аннары мин аңа бау ташлар идем. Ул балконга менәр иде... Гөлнур көлеп җибәрде. — Безнең Жорж биредә булса сиңа консерваторша дип кушамат бирер иде. — Нәрсә ул консерваторша? — Заводта без яңалыкка каршы килүчеләрне шулай дип атыйбыз. — Фу, ә мин уйладым берәр романнан. Гөлнур урыныннан торып, юрганына бөркәнде дә, балкон ишеге янына килде. Сандугачлар хәзер тагын да көчлерәк сайрыйлар иде. Ай уңгарак күчкән, күктә бөдрә болытларга сибелеп, аның көмеш нурлары гына калган. 
— Хәзер безнең заводта төнге смена, — диде Гөлнур әкрен генә.— Ярты гына сәгатькә булса да барып кайтыр идем мин анда. Сагындым дусларымны. Алар шундый яхшылар, Фая, син белмисең генә. — Белергә дә теләмим, ишетергә дә теләмим. Мин -йоклыйм. Ләкин бераздан Фая яңадан дәште — Гөлнур, син нинди кыз? Айлы төндә завод турында уйлыйсың, егетең белән очрашкач, тешле тәгәрмәчләр турында сөйлисең. Гөлнур тиз генә аңа борылды. — Иң элек, Фая, ул минем егетем түгел. Аннары без тешле тәгәрмәчләр турында сөйләшмибез. — Барыбер. Син бик яшь әле. Мәхәббәт ялкыны йөрәгеңә капкач, син башкача рак булырсың. Опытым булганча әйтим, син стахановчыны сөймә. — Ни өчен? — Не интересно. Сез бары тик машиналар турында гына сөйләшәчәксез. Иң яхшысы летчикка яки замдиректора гашыйк булу. — Минемчә, иң яхшьгеы күңелен яраткан кешене сөю. Ә аның профессиясе — икенче мәсьәлә. — Сиңа егерме биш яшь тулгач һәм £еренче мәхәббәтең берничә, тапкыр суынгач, .син нәкъ киресенчә әйтәчәксең. . — һичкайчан! Мин . фикеремне перчаткасыман алмаштырырга яратмыйм. Әгәр мин кемне булса сөйсәм — гомергә сөячәкмен! Гөлнур урынына барып ятты һәм Фәхри турында уйлана башлады. Ул аны сөяме әллә якын гына күрәме? Бу очраклы туган хис, кайтып китү белән, онытылырмы, әллә булмаса көчәеп, давылга әверелерме? Нәрсә, нинди көч аны Фәхригә тарта?
30 
 
 
Иделдә озын-озын итеп пароход кычкыртты. — I өлнур, син йокламыйсыңмы? — Юк. — Мин ничек итеп бер снабже- нецка гашыйк булуымны хәтерләдем... — Миң йоклыйм, Фая! Гөлнур юрганын башыннан урады һәм стенага таба борылды. — Бик интересно. Тыңла... Гөлнур эндәшмәде. VI Бер башыннан карасаң икенче башы’ күренми торган зур цехның пыяла түшәменнән кояш нурлары агыла. Бу яктылыкта цех кабатланмас бер матур төс алган. Анда-- мәңгелек хәрәкәт дөньясында - - ниндидер бәйрәм тантанасы бар кебек. Ял йортыннан кайтып, беренче тапкыр цехка килеп кергәч, Гөлнур, иң элек менә шул хезмәт бәйрәменең тантанасын сизде. Ул аны сагынган иде. Гөлнур станоклар арасыннан очынаочына атлап, ^з участогына үтте. Аның өстендә сылу гәүдәсенә чак итеп тегелгән яңа кара халат, халаты өстеннән ак якасын чыгарган, йөзе кояшта янган, ә үзе көләч. Аңа төрле яктан кычкыралар, баш ияләр, кул болгыйлар, сәламлиләр. Ә икенче баштан аңа каршы бер төркем яшьләр йөгереп киләләр. Иң алда Таня Цветкова һәм Жора Моторин. — Гөлнур! Аңа берьюлы уннарча куллар сузыла. Ул аларны бик күптән, бик күптән күрешмәгән, чиксез сагынган кешесыман бөтен көче белән кыса. Ә күзләре колоннага кадакланган плакатны эзлиләр. Бар! Алмаганнар! Димәк... Көчле шатлыктан һәм дулкынланудан Гөлнурның тыны кысыла. Ул сүз әйтә алмыйча тирә-ягына карана. Стеналар агартылгаи, тәрәзәләр чиста, корал шкафлары өстендә чәбәкләр, әзер детальләр тәртип белән өелгәннәр. Гөлнур аларның берсенә кулы белән кагыла. Деталь җылы, күрәсең ул әле яңа гына станоктан алынган. — Я, эшләр ничек? — дип сорый Гөлнур ахырда. Бригадир урынына калып торган Жора пп өчендер Таня белән карашып ала да, тамагын кырып куя. Аннары рапорт биргәнсыман җавап бирә: — Иптәш бригадир, яшьләр- комсомолецлар бригадасы илленче ел нормаларын штурмлый, станоклар бар да төзек, кешеләр —исән- сау. Сез юк чакта 
ул-бу булмады. Эшли башлаганнан соң, Гөлнур үзе юк чакта бригадада бар да алгол булмаганлыгын, аңа шактый нык кысрыклауларга очрарга туры килгәнлеген белде. Бәдриев белән дә нык кына бәрелешеп алганнар. Шул ук вакытта аларның яңа дуслары да табылган. Таня үзенең сөенүен яшерә алмыйча, монтажный цех мастеры Никодим Петрович Пчелкин турында сөйләде. Аның ялдан кайтуы турында ишеткәч, Жорж бөтенләй боегып китә. «Ну хәзер чагарга тотына инде!» ди ул иптәшләренә. Чыннан да санаторийдан кайгып төшүгә Пчелкин үз цехына кермәс борын ук яшьләр бригадасына йөгерә һәм Таня белән Жорж кадаклап куйган плакатны күреп, башын алга сузган кыяфәттә кинәт тукталып кала. Аннары тиз генә кесәләрен кармалап, күзлеген чыгара һәм язуны кычкырып укый. Бригада членнары тын да алмыйча аиы чит- тәю күзәтеп торалар. Менә Пчел- кинның йөзе яктыра башлый. Ул кара кепкасын күтәреп куя да тагын язуны укый. — Менә бу эш! Менә бу комсомолларча!—дип кычкыра ул ахырда күзлеген йолкып алып. — Димәк, тиздән без кронштейннар бәласеннән бөтенләй котылачакбыз. Шәп, котлыйм, котлыйм, дуслар! Ул яшьләрнең барысы белән дә кул биреп күрешә. Гөлнурның авырып китүен ишеткәч, көрсенеп куя. — Беләсеңме, Гөлнур, — диде Таня сүзен дәвам иттереп, — без хәтта гаҗәпкә калдык. Шундый якты күңелле кеше булып чыкты ул Пчелкин. Ул безгә Бәдриевләргә каршы көрәштә дә, заготовканын тоткарлыксыз килеп торуын рәткә салуда да күп булышты. Ә мин, юләр, аны балык йотсын дип каргаган идем. 
31 
 
> Илларион Васильевич ялга киткән һде. Аның урынына өлкән технолог Вашенцев калган. Гөлнур аны эзлән, конторкага китте. Конторка таш баганалар өстснә күтәрелеп эшләнгән. Аңа спираль баскыч мендерә. Конторка бөтенләй диярлек пыяладан гына. Аннан бөтен цех уч төбендәгечә күренә. Конторкага кергәч, Гөлнур барысына берьюлы сәлам бирде. Кызлардан берсе аның янына йөгереп килеп, — Я, ничек ял иттең, Гөлнур? Яхшы булдымы? — дип сорады. — Рәхмәт. Бик күңелле булды. Бәдриев Гөлнур белән баш кагып кына исәнләште. — Вашенцев кайда? — дип сорады Гөлнур аңардан. — Аның өчен мин. Ул директорда. — Сезнең белән килешә алмабыз дип куркам,—дип көлемсерәде Гөлнур. — Эш турында сөйләгез. — Мин-эш турында сөйлим. Технолог безнең карарны тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирү турында нәрсәләр уйлый? —- Гафу итегез, нинди карар турында әйтәсез? Мин белмим. — Сез беләсез. Илленче ел нормалары буенча эшләү турында. Гөлнур аңа туры итеп карады. Ләкин Бәдриевнең пыяла шикелле күзләрендә бернәрсә дә күрмәде. Алар салкыннар иде. — Хәзерге шартларда моны тулысынча тормышка ашырырга реаль мөмкинлек юк әле. Бөтен бер цехның эше белән рисковать итәргә безнең хакыбыз юк. Без көн саен билгеләнгән күләмдә полуфабрикат- лар бирергә тиешбез. Ә сезнең теләк ул болай яхшы, мавыктыргыч, ләкин... Мин аңа ышанмыйм. — Ышанмыйсыз икән кирәкми!— диде Гөлнур ачу белән. — Безнең бригадага новаторларның кыюлыгына ышанучы һәм үзе дә кыю кеше кирәк! Туң йөрәкле кешеләргә безнең янда эш юк. Бәдриев ачы елмайды. — Эзләгез, бәлки табарсыз. — Эзләргә кирәкми,—диде ишек- • тән цех шау-шуы белән бергә килеп кергән Вашенцев. Ул озын буйлы, * тузгыган сары чәчле, җитез хәрә* кәтле, утыз биш яшьләр чамасында иде. — Мин сезгә булышачакмын, мин сезгә ышанам, иптәш Зарипова! Гөлнурның йөзе яктырып китге. 
— Рәхмәт, иптәш Ващенцев. — Рәхмәте соңыннан. Хәзер йомышыгызны сөйләгез. Өлкән технолог, Гөлнур һәм аның иптәшләре детальләрне эшкәртүнең һәрбер операциясен җентекләп тик" шергәннән соң, станоклардан әле тулысынча файдаланылмый дигән нәтиҗәгә килделәр. Байтак кына рационализаторлык тәкъдимнәр булды. Технологиягә үзгәрешләр кертелде, эшкәртү режимы алмаштырылды. Кайбер резецларның конструкциясе үзгәртелде, эшне җиңеләйтә һәм тизләтә торган яңа җайланмалар хәзерләнде. Гөлнурның тәкъдиме буенча Жорж куш фрез- лар куллана башлады. Бу көннәрдә бригаданың акылы туктаусыз эзләнде, ашкынды, кайнады. Гөлнурның хәтта күзеннән йокысы качты. Өенә кайткач та ВКП(б) тарихының кыскача курсы белән эшенә караган китаплар өстендә генә утырды, партиянең теләсә нинди кыенлыкны да җиңүенә сокланып, дәфтәр битләренә үз эшендәге кыенлыкларны җиңүгә юл күрсәтүче исәпхисаплар ясады,, схемалар сызды. — һай, балам, өзлегә күрмә тагы, бик күп эшлисең бит,—ди ице Фатыйма апа. Гөлнур аны кочаклап, үз алдына утырта һәм аңа үзенең эшләре турында, ни өчен шулай тырышып эшләүләре турында шундый бирелеп? шундый яратып сөйли иде, ана аның яныннан торып киткәндә бөтенләй йомшарып, — Я, ярый, эшлә, эшлә, кызым, эшеңне калдырмыйм, — ди иде. - Ниһаять, шундый бер көн килеп җитте, ’бригада тулысы белән илленче ел бусагасына аяк басарга якынлашты. Бары тик соңгы киртә — торцларны шлифовкалау эшен хәл итәсе калды. Бу бригадада иң катлаулы эшне Гөлнур үзе башкара иде. Бу операцияне тизләтү турында ул бик


 
озак уйлады. Ләкин күренерлек уңышка ирешә алмады. Бу хәл аны борчыды да, гарьләндерде дә. Үзәк Комитет парторгы алдында, Пчелкин алдында, бригадасы һәм бәген цех, завод алдында аңа оят һәм авыр иде. Мастерларның берсе яссы шлифовкага күчү турында тәкъдим кертте. Ләкин моның өчен махсус җайланма ясарга һәм шактый озак вакыт кирәк иде. Гөлнурны бу һич тә канәгатьләндермәде. «Юк, гадирәк, җайлырак бернәрсә табарга кирәк», дип уйлады ул. Аның исенә Идел ярында Фәхригә әйткән сүзләре төште: «Әгәр кеше бик, бик теләсә теләгенә ирешә аламы?..». Менә ул бригадасының илленче ел белән яшәвен бик, бик тели. Хәзер аның юлында киртә булып бары тик — торцлар гына тора. Алар Зөһрә йолдыз кебек ерак түгел ту- гелен, ләкин шулай да... Озак уйлана һәм эзләнә торгач, Гөлнурның башында бер уй туды. Берничә көннән ул тәмам формалашып, анык бер төскә керде. Шуннан ул бер минут кичекми технолог янына йөгерде. — Сез нигә болай дулкынландыгыз, ни булды? — дип сорады Бәдриев. Гөлнур аның соравына җавап бирмәде. — Вашенцев кайда? — Цехта. Гөлнур яңадан цехка йөгерде һәм анда Вашенцевны табып, үз участогына алып килде. — Мин торцларның серен таптым шикелле, иптәш технолог. Күрсәтергә рөхсәт итегез. — Я, я. Наладчик станокны көйләгән иле инде. Гөлнур включательны басты һәм мотор 
тигез тавыш белән гүли башлады. Гөлнур торцларны башта түгәрәк шлифовальный станокта, аннары магнит өстәлле яссы шлифовальный станокта ике операциягә бүлеп шомартты. Бу хәл беренчедән эшне җиңеләйтә, икенчедән аны тизләтә һәм сыйфатын яхшырта иде. • — Я, ничек? — диде ул әзер детальны технологка сузып. Вашенцев аны бик җентекләп карады. — Шәп, бик шәп! Ныгытып торыр өчен тагын кечкенә генә бер җайланма да эшләсәк, тагын да яхшырак булачак. Ул шунда ук җайланманың схемасын сызып та бирде. Кич белән цех уртасындагы күрсәткечләр тактасына яңа «Молния» эленде: «^Молния! Комсомол-яшьләр бригадасының/ бригадиры Гөлнур иптәш Зарипова 25 августта, торцларны шлифовкалау буенча проекттагы нормага иреште. Хәзер аның бөтен бригадасы илленче ел нормасы белән эшли. Дан яшь батырларга! Комсомоллар посты.» Бу кичне Гөлнур өенә канатланып, яңадан туган шикелле кайтып китте. Тирәякта бөтенесе җырлый, тантана итә, бии иде. Киче дә нинди матур, тын. Әллә инде узышлый ук кинога билетлар да аласы. «Электро»да бүген яңа картина бара бит. Ул шулай хыялланып, очына- очына барганда аның алдына кулына букет тоткан Ниязов килеп чыкты. — Фәхри! — дип кычкырды Гөлнур, — тәбрик итә аласың. Мин бүген... Зөһрә йолдызны күктән алдым бугай!