ГЕРОИК ЛЕНИНГРАД ТУРЫНДА ХИКӘЯЛӘР
Бөек Ватан сугышы елларында совет әдәбияты халкыбызның тирән патриотик хисләрен, героик хезмәтләрен чагылдырган хикәя жанрына аеруча баеды. Төгәлләнгән тормыш вакыйгасын эченә алган кыска хикәяне укучылар массаоы роман, повесть укыган шикелле үк кызыксынып укыды. Тарихи җиңүләргә ирешкән совет халкын тәрбияләүдә тирән эчтәлекле кыска хикәянең роле сугыш чорында гына түгел, хәзерге тыныч тезү шартларында да һичшиксез зур. Шуның өчен дә күренекле совет язучысы Н. Тихоновның «Ленинград хикәяләре»н татар телендә басып чыгару белән Татгосиздат дөрес эшләгән. «Ленинград хикәяләре» җыентыгы, Н. Тихоновның «Киров безнең белән» поэмасы шикелле үк, совет әдәбиятының танылган әсәрләре рәтендә тора. Немец юлбасарлары тарафыннан камалуда калган героик шәһәрнең күренеше һәхМ †† Николаи Тихонов «Ленинград хикәяләре». Г. Әпсәләмов тәрҗемә'се. Редакторы А. Гумеров. Татгосиздат, 1948 ел. 9. .с. ә*. № ю ленинградлыларның онытылмаслык образлары бу хикәяләрдә тулысынча күз алдына килеп басалар. Талантлы язучы Н. Тихонов, бу хикәяләрендә куелган проблемага лаеклы диапазон бирә алган. Аның хикәяләре, баштан ахырына кадәр, бер төп идея, совет кешесе идеясе белән сугарылганнар. Художник, ленинградлыларның образларында совет кешесенең корыч ихтыярын,
130
аның гүзәл табигатен, гуманистлы- лыгын күрсәтүне максат итеп алган һәм ул максатына уңышлы ирешкән дип әйтергә ярый. «Ленинград хикәяләре» өчен һәртөрле ясалмалык, эффект — чит нәрсә. Язучы бу хикәяләрен дә гадәттән тыш хәлне реаль тормыш картиналары аша чагылдыра. Анда совет кешесенең героик характеры гадһ, ләкин тормышлы булган вакыйгалар системасында ачыла. Тихоновның бу җыентыгы «Бер- гәбер» хикәясе белән башлана. Хикәядә немец юлбасарларының автоматлашкан хәрәкәтенә каршы рус эшчесенең тапкырлыгы, аның аек исәбе Һәм кыюлыгы каршы куела. Совет кешесенең какшамас ихтыяры астында гитлерчының усал нияте юкка чыга, фашист ассы үзен сыната. Хикәя түбәндәге юллар белән тәмамлана: «Фашист шашар хәлгә җитте. Ул үзенең пулеметын паровозга, анда юка стена артына яшеренгән дошманына, немецның барлык асслык батырлыгын мыскыл итеп, үзенең поездын кырлар Һәм урманнар киңлегеннән юләр кеше кебек алып баручы коточкыч рус эшчесенә төзәде... Пулялар поезд өстеннән очтылар, кайберләре тәгәрмәчләргә, рельсларга бәрелеп чыңладылар, ләкин поезд Һаман алга барды...» «Ана», «Яңа кеше», «Кыз», «Учак» хикәяләре совет хатын-кызларының патриотик хисләре, фидакарь хезмәтләре турында сөйлиләр. Карт ана үлем куркынычы астында сугыш кырына килә. Явыз дошманга каршы көрәштә улының солдатларча җитез эш итүе, батырлыгы ананы тынычландыра, карчыкның күңеле хаклы горурлык белән тула. « — Мин, Боря сугышка керә алмас, ул көчсез, күзләре ерактан күрми, дип борчылган идем. Мин үз күзем белән сынап .карарга булдым. Хәзер тикшердем инде. Минем улым да, башкалар кебек үк, сугыша.^ Миңа артык бернәрсә дә кирәкми,» — ди карчык. Ленинградлыларның туган шәһәрләренә сүнмәс мәхәббәтләрен, Ленинград астында туктатылган дошманга тирән нәфрәтләрен күрсәтү ягыннан «Алмагач» һәм «Очрашу» хикәяләре аеруча характер- лылар. «— Ничек? Бу гаҗәеп матурлык, бу батъьрлык, хезмәт, гүзәл- • лек дөньясыннан китәргәме? /Чоннан китеп
буламы соң? Юк, Һичкайчан, Һичкайчан! Бу шәһәрне соңгы сулышкача, соңгы тамчы кангача сакларга кирәк, аның стеналарыннан дошманны алып ыргытырга, аны юырып бетерергә кирәк, ә китәргә — китәргә кирәкми, Һичкайчан!» Хикәядә карт художник авызы белән әйтелгән бу сүзләр язучының һәм аның геройларының Ленинград өчен көрәшне, Ватан өчен, иҗади хезмәт өчен, дөньяның матурлыгы, кешелекнең бәхете өчен көрәш итеп аңлаганнарын белдерәләр. Сугыш шартларында хезмәтне хәрби задание итеп таныган совет эшчеләре, аларның оптимистик табигатьләре «Куллар» һәм «Кәкүк» хикәяләрендә сурәтләнгәннәр. Линия монтеры Рубакинның гүзәл образы — хәтердә кала торган образларның берсе. Җыентыкка кергән әсәрләр арасында «Низами» дип аталган хикәя үзенә аерым урын алып тора. Ул әсәр хакыйкать, мәхәббәт һәм нәфрәт җыры булып яңгырый. Н. Тихоновның хикәяләрендә куйган төп проблемаларыннан берсе — совет кешеләренең көрәштә чыныгуларын, үч тойгысын, утлы нәфрәт белән сугарылуларын күрсәтү. Шул яктан алганда «Карт командир», «Гаилә», «Нәфрәт», «Кышкы төндә» хикәяләре бигрәк тә көчле бирелгән. Бу хикәяләрдә карт эшче Семен Иванович, аның карчыгы Даша ' («Гаилә»), ленинградлы Андрей Андреевич («Нәфрәт»), Паша («Кышкы төндә») образлары — укучының күңелендә саклана торган, эз калдыра торган образлар. «— Авантюристлар алар, аларның барлык планнары — илбасарлар алдавы, бар да күз буяуга, коралсызландыруга, шак катыруга исәпләнгән... Булмас бу! Безне алдый алмаслар — рус
халкын алдый алмаслар. Ленинград бирелмәс!» Гади рус кешесенең гитлерчыларга төбәп әйткән бу сүзләре «Карт командир» хикәясендә көчле яңгырыйлар. Хикәядә карт педагог образында язучы миллионнарча рус кешеләренең милли характерын, патриотлыкларын чагылдыра алган. «Ленинград хикәяләре» тирән хис һәм үткен фикер белән тулы. Бу әсәрләрнең төп мотивлары: яшәү, мәхәббәт һәм нәфрәт. Җыентыкның соңгы битен укучы зур канәгатьләнү тойгысы белән тәмамлый. Хикәяләрнең авторы геройларын сурәтләү өчен тормышлы фон таба алган. Бу фон — героик Ленинградның мәһабәт күренеше, һәрбер хикәядә укучы урамы, йорты белән крепость булып әверелгән, көрәштә ныгый барган герой шәһәрне күз алдына китерә. Бу исә хикәяләрнең художестволылыгын билгеләгән
шартларның берсе итеп каралырга тиеш. Хикәяләр русчадан татар теленә язучы Г. Әпсәләмов тарафыннан тәрҗемә ителгәннәр. Тәрҗемәче оригиналның тонын саклый алган. Тәрҗемәләрнең күпчелегендә Әпсәләмов авторның фикерен, хикәяләрнең стилен, тел ачыклыгын бирә алган. Тәрҗемәләр татар телендә оригиналча тормышлы булып яңгырыйлар. «Ленинград хикәяләре» татар укучысына үз вакытында тәкъдим ителгән әсәрләр. Татар совет әдәбиятында Ленинград темасын яктырткан әсәрләрнең бик аз санда булуларын искә алганда, И. Тихонов хикәяләренең татарча басылуы аеруча әһәмиятле. Киң катлау татар укучылары «Ленинград хикәяләрен», һичшиксез, яратып кабул итәчәкләр.