Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДИРЕКТОР ЯЗМАЛАРЫ 


Арча машина-трактор станциясе безнең республикабыздагы алдынгы МТС ларның берсе. СССР авыл хуҗалыгы министрлыгы приказы буенча, Арча машинатрактор станциясе алдагы ике-өч ел эчендә терәк-күрсәт- кеч (опорнопоказательный) Д\ТС ка әверелергә тиеш. МТС ның һәм ул хезмәт күрсәтә торган колхозларның эшләре шушы вакыт эчендә тулы- сынча мехашшалаштырылачак. МТС та эшләү өчен бик'күп гыйльми көчләр, белгечләр тартылачак. Яңа лабораторияләр, мастерскойлар һәм башка бик күп ярдәмче биналар төзеләчәк. Арча машина-трактор станциясе һәм ул хезмәт күрсәтә торган колхозлар Татарстанның бүтән МТС ларына һәм колхозларына үрнәк булырга тиеш.
 I 
Язгы кояш якты нурларын чәчә. Эри башлаган кар басылган, тыгызланган. Аның өстендәге су бөрчекләре кояш нурларында чагылып, асылташтай ялтырыйлар. Бөтен жир өстен коендыручы мул яктылыктан күз камаша. Бар да күңелле. Җанда ниндидер рәхәт җиңеллелек сизәсең. Кичә МТС механикларыннан берсе миңа: — Иптәш директор, карны тизрәк куасы килә, — диде. — йөрәк урнында түгел, хәрби тел белән әйткәндә штурм көннәре якынлаша бит. Бу сүзләрне мин һәр жирдә — мастерскойда да, трактор сарайларында да, диспетчерскида да, гомуми торакта да, конторада да ишетәм. Кешеләр һөҗүм алдындагы күтәренкелек белән яшиләр. Барысының да күзләре күкселләнеп торган кырларга текәлгән. Безнең машина-трактор станциясе тулысы белән язгы чәчүгә хәзер. Тракторлар, аңар кирәк тагылма машиналар, керосин, бензин һәм майлау әйберләре колхозларга ил- теЛеп куелган. Анда эшләргә тиеш булган кадрлар машиналарына беркетелеп, колхозларда яшиләр. Әллә ничә тапкыр тикшерелгән машиналарын тагын һәм тагын тикшерәләр. Хәлиткеч участокларга мин коммунистларны һәм комсомолецлар- ны куярга тырышам. Алар минем иң нык таянычларым. Партия һәм комсомол җыелышлары зур хәзерлек белән үттеләр. Ком-мунистлар һәм комсомолецлар язгы чәчүдә сынатмаска сүз бирделәр. Партия һәм комсомол җыелыш- 
ларыннан соң профсоюз членнарының, тракторчыларның җыелышлары булып үтте. Трактор бригадирлары, участковый механиклар, агрономнар киңәшмәләр уздырдылар. Биек Тау МТС ы белән социалистик ярыш договоры төзедек, трактор бригадирлары һәм тракторчылар производство йөкләмәләре алдылар. МТС белән колхозлар арасындагы договорларга да кул куелган инде.
75 
 
МТС ның һәр тракторы, һәр комбайны, һәр машинасы 1948 иче елда күпме күләмдә, нинди эш эшләргә тиеш икәнлеге һәммәсе билгеле. Эшкә* башларга менә шул аяк астында эреп бетмәгән кар гына комачаулый. Ә яз,<уч иткән шикелле, быел ашыкмый, кабаланмый, акрын килә. Төш вакытында, мастерской аркылы үткәндә, мин эшчеләр төркеме янына тукталдым. Агитатор Татарстан колхозчыларының иптәш Сталинга язган хатларын укый иде. Бу хатта безнең МТСның да үз өстенә алган йөкләмәләре бар. Эшчеләрнең йөзләре җитди. Алар агитаторның һәр сүзен зур игътибар белән тыңлыйлар. — Монда барсы ачык әйтелгән,— диде тыңлаучыларның беосе агитатор укып бетергәч. — Сүз бирдек, сүзебездә торырбыз. Менә кар гына тизрәк эресен иде. Бүтәннәр дә иптәш Сталинга бирелгән вәгъдә турында, тизрәк кырларга чыгып, шул вәгъдәне тормышка ашыра башлау турында сөйләделәр. Мин безнең кешеләрнең Сталинга биргән вәгъдә өчен үзләрен никадәр жаваплы итеп санаулары турында шатланып уйладым. Әйе, хатка кул куйганнан бирле без барыбыз да шул турыда уйлыйбыз. Бөек юлбашчыга биргән вәгъдәбез — ул кояш нурлары белән балкыган биек тау шикелле тоела. Без бу тауга күтәрелергә тиешбез һәм без аңа күтәрелербез! Быел, беренче мәртәбә, колхозлар белән МТС лар арасында яңа типовой договорлар төзелде. Бу договорлар МТС лар алдына зур таләпләр куя. Хәзер җирне күп итеп сөрү генә җитми. Язгы чәчүне яхшы уздырып та көзге чәкүне, туңга сөрүне үтәмәсәң яисә киресенчә булса МТС ның еллык планы үтәлгән булып саналмый. Бары тик авыл хуҗалыгы эшләренең һәр төре төгәл үтәлгәннән соң гына МТС ның планы тормышка ашкан булып исәпләнәчәк. II Кыр уртасында иңкүлектә тракторчыларның вагоны тора. Аның тышкы ягына стена газетасы эленгән. Эчендә китаплар, газеталар, журналлар, шашкалар. Вагонның икенче өлешендә радио аппараты. Колхозчылар язгы чәчү эшенә керешкәннәр инде. Кырлар сабанчылар белән чуарланган. Ләкин язгы чәчүне 
уздыруда һәм аны хәл итүдә төп көч алар түгел, төп коч әнә шул вагонда урнашкан тракторчыларда һәм аларның тракторларында. Шуның өчен колхозчылар да, тракторчылар да түземсезлек белән тракторларның эшкә башлавын көтәләр. Ниһаять, тракторлар кузгалды. Куәтле машиналар тавышыннан киң кырлар гөрләп китте. Алдынгы трактор бригадасы бригадиры Ибраһим Мифтахов тракторларының эшләвен күзәтеп, яньчелгән кепкасын җилкә чокырына этәрде: — Хәерле сәгатьтә. Аның янында Сталин исемендәге колхозның председателе иптәш Шаһиев басып тора. Аның күзләрендә соклану чаткылары ялтырый. — Менә, ичмасам, техника! Актарамы! — Совет дәүләте булмаса мондый машиналарны мәңге күрмәс идек, — ди Мифтахов һәм буразнаның тирәнлеген үлчәп ала. — Ярыймы? — ди ул елмаеп һәм горурланып. Председатель аның кулындагы җыелма метрга карый һәм берни әйтмичә икенче урынга барып, куллары белән туфракны актара. — Тикшер, тикшер, туган, соңыннан үкенече булмасын, — дип кычкыра аңа Мифтахов. Председатель кесәсеннән үз метрын чыгарып, үлчи дә, аякка баса. — Я, ничек, ярыймы? — Ярый. Ләкин син миңа, Ибрай, үпкәләмә. Моннан соң да бик нык тикшерәчәкмен. Башкача мөмкин түгел. Шаһиев үзе генә түгел, аның кырчылык бригадиры да төпченүчән кеше. Ләкин ул да тракторчыларның эшенә «тел тидерә» алмый. Бу көннәрдә мин алган темпны төшермәү, язгы чәчүне мөмкин кадәр кыска срокта һәм яхшы сыйфат белән үтәүне аеруча кайгырттым. 
76 
 
Тракторлар төнлә дә эштән туктамадылар. ’ ’ ... Кич. Кояш баеп килә. Стандагы вагон тәрәзәсеннән радистның позывнойлар кычкырганы ишетелә. — «Пчелка, Пчелка»! Мин — «Ландыш унбер», мин «Ландыш унбер!» Сводканы алыгыз. Бүген тракторлар эшли башладылар. СТЗ-НАТИ тракторы Сталин исемеңдәге колхозның, 2 нчс кырында 9 гектар язгы сөрү эшен башкарды. Трактористы иптәш Хөсәенов. СТЗ тракторы Х-5 белән ШҮЛ ук колхозның икенче кырында 16 гектарга культивация үткәрде. Трактористы иптәш Волков... Бу нәкъ фронттагыча иде. Берничә көннән соң тракторлар, кыр тутырып, бодай чәчүгә кереш теләр. III Без авылга килеп кергәндә бөтен жирне язгы сыек караңгылык каплаган иде. Авылга терәлеп торган урманда өзелепөзелеп кошлар сайрый. Урамнар бушап, тынып калганнар. Тик кайдадыр авыл уртасында гармонь яңгырый. Без атны шул гармонь тавышына таба юнәлдердек. Хәер бу тимер күк атны боргалап-тарткалап йөртәсе юк. Ул МТС та күптән хезмәт итә. Кырда булса“тракторлар тавышы буенча тракторлар янына таба юл ала, авылларда барлык тракторчыларның квартираларын белә. Без гармонь уйнаган урынга килеп җиттек. Ат туктауга, кулына гармонь тоткан бер яшь егет тран- тас янына килде. Мйн аны таныдым. Бу комсомол-яшьләр бригадасының трактористы Равиль Вәлиев иде. — Нигә кырда түгел? — Мин көндезге сменада эшләдем. иптәш директор. Төнге сменада Әхми эшли. — Норма ничек үтәлә? — 12 гектар урынына 16 ны чәчтем. — Бөтен нәрсәгез төзекме, ва- тылуҗимерелу юкмы? — Хәзергә бар да тәртиптә. — Ашау-эчү яклары ничек тора? — Зарланырлык түгел, тамак тук. Мин аның белән бүтән тракторчыларга ярдәм күрсәтү турында сүз ачам. Егет бераз уйга * кала. Аннары башын күтәреп, ачык зәңгәр күзләре белән миңа карый. — Кирәк икән, иптәш директор, без ярдәмнән баш тартмабыз. Тик үз эшебезгә зарар китермәү турында гына уйлыйсы бар. Хәзер бит чәчү планын үтәү белән генә тынычланып булмый. Пар күтәрәсе - һәм башкалары бар. 
Егетнең акыллы, хуҗаларча сөйләшүеннән мин канәгать булам. Мондый кешеләр белән куркыныч түгел. Ул миңа буксирга алынырга тиешле тракторчының ни өчен артта калуы турында сорау бирә. — Тракторы начар аның, — дим мин. Егет гармонен пц аркылы ташлап куя. — Ну, -монысын, иптәш директор, сез шаяртып әйтәсез. Бездә начар тракторлар юк, начар тракторист- лар гына бар. Авылны чыгып урман буйлап барганда мин һаман Вәлиевнең сүзләре турында уйладым. Бу сүзләрне мин үзем дә бик күп тапкыр кабатлаганым бар иде. Ләкин бу гүзләрне тракторчы авызыннан ишетү минем өчен бик күңелле булды. Ат ни кадәр генә трактор тавышына таба борылып керергә тырышса да, мин аңар ирек бирмәдем. Нәкъ юлга каршы түгәрәк ай күтәрелә. Күктә болыт әсәре дә юк. Иңеннән иңенә йолдызлар белән тулган. Урманнан сандугачлар тавышы ишетелә. Мии МТС ның киләчәге турында уйлый-уйлый әзрәк онытылып киткәнмен. Каршыма җигүле ат килеп чыкканын сизми дә калдым. Ңары ‘ тик трантастагыларның тавышыннан гына танып алдым. Болар Вепста авыл Советы башкарма комитеты председателе Гуськов белән «Красная Гора» колхозы председателе Воинов икән. Гуськов Ватан сугышында бер аягын, Воинов бер кулын югалткан. Ләкин сугыш аларның көчен сындырмаган, дәртләрен сүрелдермәгән. Алар орден һәм медальләрен тагып, авыл ура
77 
 
мы буйлап үткәндә, аларга сокланмаган кеше калмый. —- Сез төнлә белән ни эшләп йөрисез?— дим мин аларга. — Трактор бригадасына, синец белән радио аша сөйләшергә бара идек. Бигрәк тә яхшы булып чыкты/ үзеңне очраттык. — Ул кадәр нинди ашыгыч йомыш төште? Атларны үләнгә куштык, үзебез тәмәкеләрне кабыздык та' урман буендагы яшь үлән өстенә утырдык. Гуськов сүзгә башлады. — Без хәзер генә менә авыл советы сессиясеннән таралдык. Безнец авыл советына кергән колхозларда чәчү барышы канәгатьләнерлек түгел. Район күләмендә, безне исәпкә алмаганда, чәчү бетеп килә. МТС колхозлар белән булган договор буенча үзенең чәчү планын үтәде. Ләкин колхозчыларның үз көчләре белән башкарылырга тиеш булган чәчү эше нык аксый. МТС ярдәм итмәсә бездә чәчү бик озакка сузылачак. Менә шул турыда сезнең белән сөйләшмәкче булып чыккан идем. Ярдәм ит инде, дус кеше. Планда каралмаган эш булганлыктан мин аларның соравын кире кага ала и^м. Ләкин вөҗданым кушмады. Күңелемнән МТС ның мөмкинлекләрен исәпләп алдым да: — Ярый, — дидем. — Мин баш агроном иптәш Кокоринага әйтермен. Шушы ике-өч көн эчендә ул сезнең колхозларга кимендә ике трактор планлаштырыр. Сез аңар мөрәҗәгать итегез. Алар миңа рәхмәт әйттеләр. — Тик трактор көтеп үз көчегез белән чәчүне туктатмагыз, — дидем мин аларга каршы. Берничә минуттан соң миң тагын кыр юлы буйлап атымны әкрен генә юыртып бара идем. Минем кабинетым чәчүләр башланганнан бирле шул трантас иде. 
IV Җәйге иртә. Арча МТС ының конторасы әле эшкә башламаган. Шулай да аның тирәсендә җанлылык. Йөк машиналары гүли. Шоферлар наряд алалар. Аларның кайсы төзү материаллары, агач, таш ташу эшләренә, кайсылары Казанга, китәчәкләр. Кайдандыр, Арчаның тимер юл станциясе ягыннан, кыңгырау, гармонь, җыр тавышлары ишетелә. Ул да булмый, МТС конторасы турысына атлары кызыл чуклар белән бизәлгән олаулар килеп туктый. Арбаларда кызлар һәм егетләр төялгән, кулларында флаглар җилферди. 
Болар барысы да Айван авылының комсо- мол,ецлары. Алар Арча терәк-күр- сәткеч МТС ы төзелешенә килгәннәр. Прораб аларны яңа төзелә торган мастерскойларга таба алып китә. Менә трактористлар, механиклар ашыга-ашыга үтәләр. Аларның: — Конторада кеше бар микән, кирәк частьларны тизрәк яздырасы иде,—дигән сүзләре ишетелеп кала. Ул арада контора работниклары да килә башлый. Бүген отчет- сводка көне. Бүген контора үзенең эшен гадәттәгедән иртәрәк башлаячак. Трактор бригадирлары: Низа- миев, Бариев, Мифтахов, бригада учетчиклары Ибраһимов, Ибниев, Евдокимовлар үз велосипедларында бербер артлы конторага киләләр. Аларның кайберләре трактор бригадаларының һәм трактористларның производство заданиеләрен үтәүләрен күрсәтү тактасы янында тукталып, сүз алып баралар. Трактор бригадирларыннан беренче урында Мәхмүт Низамиев, икенче урында Степан Безушко бригадалары тора, тракторчылардан исә алда Равиль Вәлиев һәм Әхми Галимов баралар. Ишек алдында МТС ның баш аг рономы итәш Кокорина күренә, — Учетчиклар, минем янга, отчетларыгызны тапшырыгыз, — дип кычкыра ул үтеп барышлый. Бераздан МТС конторасының бөтен бүлмәләре счет төймәләре тавышы белән тула. Бары да отчет тапшыру алдыннан үзләренең отчетларын fa- гы да бер мәртәбә тикшереп чыгалар. Бу минутта МТС ның бөтен аппараты цифрлар санау өстендә. Унбер учетчик, баш агроном, директор үзе, бухгалтериянең дүрт сотруднигы — һәммәсе тракторларның сөрү җирләрен, трактористларның норма үтәүләрен, керосин һәм
78 
 
башка ягу материалларының расходларын, трактористларның күпме хез- мәг көне эшләвен тикшерәләр. ШУЛ гомуми тавыш эчендә ара-тирә таләпчән Кокоринаның тавышы яңгырый. Ул отчет бирүче бригадирны «кыздыра». — Язгы сөрү бар, культивация бар, ә бер гектар да язгы чәчү үткәрелмәгән. Моннан соң сез миңа мондый отчетлар китермәгез! /Мондый отчетларны мин расламыйм. МТС биргән биш көнлек нарядны бозмагыз, график буенча эшләгез. Баш агроном «учетный листлар- ны» тикшергәннән соң, баш бухгалтер Скаргачева отчетларны җентекләргә керешә. Ул һәр цифрның дөрес язылуязылмавын тикшерә. МТС аппаратының һәр кайсысы яхшы сыйфатлы отчетлар сорый. Сыйфатлы отчет сорау, иң элек эшнең сыйфатын таләп итү, икмәк өчен көрәш дигән сүз. Баш бухгалтер Скаргачева учетчикларны төрле учет формалары белән тәэмин итә, аңлатмалар бирә. Участковый агрономнар, трактор эшенең сыйфаты, югары 'уңыш чаралары турында сөйләшәләр. Участковый механиклар тракторларның төзеклеге, туктаусыз эшләве турында кайгырталар. Мин трактор бригадалары белән сөйләшеп торган арада баш агроном Кокорина үткән 5 көнлек эшкә йомгак ясап, алдагы 5 көнлеккә график төзеп өлгерә һәм бригадирларга нарядлар бирә башлый. Шуннан соң, мин бөтенесен дә үз кабинетыма кыска киңәшмәгә чакырам... Халык җыелып беткәч мин урынымнан күтәреләм. — һәрберегезгә бишәр минут вакыт. Бары тик иң мөһим, иң кирәк нәрсәләр турында гына сөйләгез. Юк, бишәр минут күп биргәнмен икән. Бригадирлар аннан да кыскарак сөйлиләр һәм иң мөһимен әйтеп өлгерәләр. Бүгенге киңәшмәдә түбәндәге күренеш ачыла: МТС ның һәр тракторы норма буенча сезонга 800 гектар җир эшләргә тиеш. Бүгенгә күрсәткечләр болан: Мәхмүт Низамиев бригадасына производство планы 1.344 гектар, үтәлеше — 1.487, ягъни 116 процент. Аның һәр тракторы 794 гектар җир эшләгән. Әхмәтхаиов бригадасының планы 1.400 гектар үтәлеше — 2.275, ягни 171 процент, һәр тракторы 626 гектар җир эшләгән. Сабиров бригадасының производство планы 1.022 гектар, үтәлеше — 1.170, ягъни 115 процент. Аның һәр тракторы 688 гектар җир эшләгән. Гыйлаҗиев бригадасының производство планы 1.462 гектар, үтәлеше — 1.520, ягъни 104 процент. Аның Һәр тракторы 652 гектар җир эшләгән. Бүтән бригадаларда да 
эшнең торышы шул чамада. Моннан шундый нәтиҗә чыга.- бригадалар үзләренең гомуми планнарын арттырып үтиләр. Бу яхшы. Ләкин күп кенә тракторлар үзләренең сезон нормаларын үтәмиләр. Еш кына бригадирлар артта баручы тракторның нормасын алдынгылар эше исәбенә каплыйлар. Киңәшмә бу эшкә каты отпор бирә. Киңәшмә һәр тракторның үз нормасын арттырып үтәргә тиешлеге турында әйтте. Тракторларның нормаль эшләвен тәэмин итү өчен техник уходларны вакытында булдырырга һәм машинаның чиста булуын күзәтергә кушты. V Бөтен басуларда арышлар алтынланып, дулкынланып утыралар. Арыш артыннан бодайлар өлгерергә ашыга. Карабодайлар аппак чәчәктә. Борчак кузакларында эре яшел борчаклар. Җәй тәмам өлгереп җитте. Көннән көн эш көчәя бара. Тиздән халык үз хезмәтенең җимешен җыеп алыр. Инде кич булган. МТС хезмәткәрләре таралган. Контора көндезге шау-шулы гөрләүдән бушап калган. Тик секретариат бүлмәсендә генә ут яна. Анда МТС та күп еллардан бирле эшләүче, эшендә пөхтәлеге белән танылган Марзия Шәфиева утыра. Ул — дежурный. Ара-тирә аның телефон шалтырауларына җавап биргәне ишетелә. МТС ның аргы башында, кызыл почмак белән яңәшә булган диспетчер бүлмәсендә исә җанлылык. Аида алу, тапшыру радио аппаратының тигез, ягымлы тавышы гөрләп тора. Радистка Фатыйма Габитова МТС тан 25-30 километрларда эш
79 
 
ләүче трактор отрядлары белән сөйләшә. Аның нечкә тавышы ишек алдына ук ишетелә. — «Пчелка» тыңлый, «Пчелка»\ тыңлый. «Ландыш», җавап бирегез», «Ландыш», җавап бирегез! — «Пчелка», «Пчелка!»... «Ландыш алты» тыңлый, Фатыйма апа исәнмесез, алтынчы бригаданың учетчигы Гайшә Кәримуллина. — Исәнмесез, Гайшә, бүгенге көндезге сводкаңны тапшыр. Нишләптер иртә белән тракторларыгыз- ның үткән төнге эше турында да сводка тапшырмагансыз. — Бүген радионың аккумуляторын алыштырырга туры килде. Шунлыктан иртә белән радио эшләмәде. — Телефонга барырга кирәк иде. Башка вакытны радио эшләмәде дип сводканы вакытында бирми калмагыз, якын авылдагы телефонга барып булса да сводканы вакытында бирегез. Ярый, тизрәк тапшыр сводкаңны, әнә ишетә торгансыңдыр, башка отрядлар көтәләр. — НАТИ-29 бүген көндез 30 гектар көзге чәчү чәчте; трактористы Кисельков. Үткән төндә 7 гектар туңга сөрде, трактористы Җәләев, СТЗ-10 тракторы көндезге эштә комбайн тарта. Төнлә белән туңга сөрә. Үткән төн 5 гектар туңга сөрде. Трактористы Григорий Галкин. Комбайн 17 гектар бодай җире урды. Комбайнчы Драбинин. Аның хәзер комбайн белән барлык урган җире 248 гектар булды. Сугу машинасы МК—1100, машинисты Вәлиев, 150 центнер арыш сукты. — Гайшә, син алдынгы яхшы учетчик була торып, бүгенге сводкаңны яхшы тапшырмадың. Бу машиналар кайсы колхозда, колхозның кайсы басуында эшләвен аерып күрсәтмәдең. —- Колхозы шул «Завет Ильича» инде. Басу номерлары шул электәге номерлар. Моннан алдагы сводкада мин ачык күрсәткән идем. Ул басу номерлары үзгәрешсез. — Басу номерлары булмагач, без • тракторларның эш төрләрен договор буенча үтәү-үтәмәүләрең, үзебезнең наряд буенча эшләү-эшлән- мәүләреи тикшерә алмыйбыз. — Фатыйма апа, басу номерлары үзгәрешсез, картага үзгәреш кертәсе юк. — Моннан соң аппарат янына сводкаларыгызны яхшы итеп язып килегез. Ни өчен НАТИ ның туңга сөрүе аз? — Кичә кич белән ул подтяжка ясады. — Ярый, башка хәбәр итәсе нәрсәң юкмы? 
— Юк. Алтынчы бригаданың эшендә ниндидер тоткарлыклар килеп чыккан. Ул барлык бригадалардан артта бара. — Фатыйма, — дим мин, — унике сәгатькә бригадир Бакаеваны аппаратка чакырыгыз. Мин аның белән сөйләшәчәкмен.' Фатышма шунда ук минем боерыгымны «Ландыш алтЫ»га тапшыра да аңа аппаратын выключать итәргә куша. Мин аның белән саубуллашып чыгып китәм. Ә нәкъ унике тулганда мин яңадан шунда керәм Диспетчер бүлмәсенең алдагы стенасы буенда, өстәлдә, алу-тапшыру радио аппараты тора. Стенага һәрбер колхоз буенча һәрбер трактор бригадасының эшләргә тиеш булган производство планы эленгән, һәрбер тракторның, ч трактористның производство планының үтәлеше күрсәтелгән. Уртадагы зур өстәлдә МТС хезмәт күрсәтә торган колхоз лар һәм ул колхозларның чәчү әйләнеше буенча басуларын эченә алган зур карта. Ул картада флаглар белән кайсы колхозда, колхозның кайсы кырында МТС машиналары эшләүләре күрсәтелгән. Машина кырдан-кырга күчсә, картадагы флаг та шул рәвешчә күчерелә. Шул картага карап трактор паркының көндәлек эшен уч төбендәге шикелле күреп торасың. Бу бүлмәгә һәр трактор басудан үзенең эше, хәле турында хәбәр итә ала. Чөнки МТС ның барлык трактор бригадалары алу-тапшыру радио аппараты белән тәэмин ителгән, һәрбер оператив чаралар шушы радио аркылы бригадаларга минуты белән тапшырыла. Бүгенге көндә икмәк өчен көрәшнең темпын, оперативлыгын телефоннар белән генә 
80 
 
тәэмин итеп булмый. Телефон инде хәзер безнең өчен үтелгән этап. Хәзер авыл хуҗалыгы эшендә радиофикация көннән көн зуррак роль уйный бара. Без үзебезнең радио аппаратыбыз аркылы докладлар ясыйбыз, беседалар үткәрәбез. МТС ның җитәкчеләре кайсы трактор бригадасына чыгып китсәләр дә, кайсы трактор янына барсалар да МТС белән бәйләнешен югалтмыйлар. Диспетчер һәр машинаның эшен, хәрәкәтен белеп тору белән бергә, /МТС ның һәр работнигының кайда булуын да белеп тора. Нәкъ унике сәгать. Фатыйма «Ландыш алты»ны чакыра. «Ландыш алты» җавап бирә. Аппарат янында алтынчы отрядның бригадиры Мария Бакаева. — Исәнмесез, иптәш Бакаева. — Исәнмесез, иптәш директор. Ул миңа бригаданың эше турында киң итеп сөйләргә тели. Мин аны бүлдерәм. — Ни өчен бригада начар эшли? Тоткарлык нәрсәдә? — Өлкән механик кирәкле детальләрне бирми. — Ни өчен бирми? — Кем белгән аны. — Бер сәгать ун минутта аппарат янында булыгыз. Мин хәзер өлкән механикны чакырам. Сез икәү сөйләшерсез. Аннары мин Фатыймага борылып, — Өлкән механик хәзер кайда? — дим. — Павел Андреевич сигезенче бригадада. Сигезенче бригада МТС тан егерме биш километрда, алтынчы бригададан тугыз-ун километрда. • — Бер сәгать ун минутка өлкән механикны аппаратка чакырыгыз,— дим диспетчерга һәм үзем бүтән эшләрем буенча чыгып китәм. Якадан нәкъ билгеләнгән вакытка килеп керәм. — Павел Андреевич һәм Мария Бакаева аппаратлар янында, — ди Фатыйма. Мин аларга сөйләшә башларга кушам. Үзем тыңлыйм. Механик белән бригадир тартышалар. Механик бригадирны бишенче уход- ны яхшы алып бармауда гаепли, бригадир аңардан яңа детальләр сорый. Ахырда механик: — «детальләрне килеп алыгыз», — ди. Хәзер миңа тоткарлыкның нәрсәдә икәне ачык, мин инде тиешле чараларны күрә алам. — Иптәш Бакаева, — дип сүзгә кушылам мин. — Нинди детальләр кирәк сезгә? Санап чыгыгыз. Ул санап чыга. Мин яза барам. 
— Яхшы. Унбиш минуттан авто- псредвижка белән сезгә участковый механик Вәлиев чыгып китәчәк. Сораган детальләрегез булачак. Кабатлыйм: тракторларның өзлексез эшләүләрен тәэмин итегез. Хәзер хәлиткеч көннәр. Бөтен ил кырларга карый һәм югары темп таләп итә. Аңлашыламы? — Аңлашыла. — Уңыш телим. — Хушыгыз. VI Арча ялангач тау башында утырган. Биредә яшел агачлар, матур бакчалар үсүен картлар да хәтерләми. Ләкин без моның белән килешә алмыйбыз. Без, Совет халкының бөек галиме Мичурин өйрәткәнчә, табигатькә хуҗа булырга, табигатьне кешегә файда китерерлек итеп үзгәртә белергә тиешбез. Табигать юмарт булмаган икән, без үзебез ул бакчаларны үстерәчәкбез. Хәзер инде Арчаның югары башында, тау өстендәге тигезлектә, Арча МТС ы усадьбасы сузыла. Тирәсе биек коймалар белән әйләндерелгән һәм яшь агачлар утыртылган зур бакча эчендә кура җиләге һәм башка бик күп җимеш куаклары үсәләр. Тагын берничә елда Арча яшеллек дөньясына күмеләчәк. Алай гына да .түгел, якын елларда МТС үзе дә танылмаслык булып үзгәрәчәк. СССР Авыл Хуҗалыгы Министрлыгының 1948 нче ел 19 январь карары нигезендә безнең МТС терәк- күрсәтмә МТС итеп корылачак. Икенче төрле әйткәндә, безнең МТС үзенең техникасы белән дә. фәнни көчләре белән дә, оешканлыгы белән дә Татарстандагы барлык МТС ларга һәм колхозларга үрнәк булырга тиеш. Безнең төп бурычыбыз — үзебез хезмәт күрсәтә торган колхозларда иген игү культурасын
81 
 
бермә-бер күтәреп, чәчү әйләнешенә үлән чәчү системасын тизрәк кертеп, моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә югары уңыш алуга ирешү. Ике-өч ел эчендә безнең МТС хезмәт күрсәтә торган колхозларның, МТС ның үзенең барлык эше фән һәм алдынгы тәҗрибәләр таләбенә күтәрелергә тиеш. СССР Авыл Хуҗалыгы Министрлыгы безгә оештыру ярдәме күрсәтү белән бергә, бик күп санда яңа авыл хуҗалыгы машиналары, һәртөрле станоклар, приборлар, аппаратлар, күчмә мастерскойлар җибәрәчәк. МТС ның бөтен эше йөз процентка механика- лаштырылачак. 1948 нче елда ук инде без ике токарный'станок, бер бораулау станогы, моторларны сынау өчен стенд, электросварочный аппарат, газосварочный аппарат, ике күчмә автомастерской, ике данә ЗИС-5, бер ГАЗ-АА автомашиналары, клапаннарны шлифовкалау приборы, 6 данә СТЗНАТИ тракторы, 3 данә үзйөрешле комбайн, 17 данә алу-тапшыру радио аппараты, 3 данә 1МК-1100 сугу машинасы, культиваторлар, сабаннар, триерлар һәм башка бик күп машиналар алачакбыз. Быел ук инде безнең МТС та тиешле органнар тарафыннан расланган генеральный план буенча төзү эшләре киң колач белән җәелеп китте. Без яңа зур мастерской ' салабыз. Тракторларны, комбайннарны кыш көне саклар өчен яңа, зур, капитальный сарайлар хәзерлибез. Агрохимик лаборатория һәм нефтелаборатория төзергә керештек. Автогараж, контора, тракторчылар йорты, клуб һәм торак йортлар салу өчен материаллар ташыйбыз. Арча МТС ы практикасында без фәннең турыдан-туры производствога килгәнен күрәчәкбез. Хәзерге көндә Казан авыл хуҗалыгы институты, Казан дәүләт .Селекция станцияләренең гыйльми эшчеләрен- нән, МТС директорыннан һәм МТС, колхоз стахановчыларыннан торган гыйльмипроизводство советы төзелде. Безнең МТС базасында авыл хуҗалыгы белгечләре үзләренең гыйльми эшләрен алып барачаклар, югары уку йортларының студентла- о. .с. ә-. № ю ры бездә практика үтәчәкләр. Кыскасы, Арча МТС ы авыл хуҗалыгы буенча иң алдынгы техника белән коралланган фәнни бер үзәккә әвереләчәк. Бу хәл безнең алга кадрлар хәзерләү буенча да зур бурычлар куя. Без хәзердән үк 
аларны хәзерләү эшенә керешергә тиешбез. Чөнки а^ыр чиктә бөтен нәрсәне кешеләр хәл итәләр. VII Кырлар көннән-көн игеннәрдән бушап, иркенәя баралар. Колхозлар үзләренең мул уңышларын җыеп, сугып, урнаштырып бетү алдында. Урманнарда агачларның алтын яфраклары арта. Кайбер иртәләрне томан бөтен кырларны, урманнарны каплый. Ара-тирә яңгырлар да сибәләп ала. Җирдә җылылык көннән- көн кпми, көннән-көн аның дымы арта бара. Тирәякта сөргән җир исе аңкый. Безнең тракторлар туктаусыз җир актаралар. Алар договор буенча колхозларда азаккы эш төрен үтиләр — ашлык сугалар, туңга сөрәләр. Бу эшләр бетү белән трактор- пар кышлау өчен паркка кайтачаклар. Чебешне көз көне саныйлар. Безгә чебешләр санарга вакыт җитеп килә. Кайбер йомгакларны без хәзер үк ясый алабыз. Эшнең нәтиҗәсен белү өчен сүзне цифрларга бирергә туры килә. Бүтәннәр, бәлки, цифрлар тезелә башлагач, күңелсез дип әйтерләр. Ихтыяр аларда. Әмма безгә, хуҗалык кешеләренә, цифрлар иң яхшы роман кебек күңелле. Аларда кыска һәм коры итеп, йөзләгән кешеләрнең хезмәт нәтиҗәләре чагыла. Менә ул цифрлар. 1944 елдан алып Арча МТС ы үзенең производство планын арттырып үтәп килә. Шул елдан бирле МТС ның эш күләме елдан ел үсә. МТС ның бөтен эш төрләрен йомшак җир сөрүгә әйләндереп исәпләгәндә менә мондый цифрлар чыга: 1946 нчы елда МТС ның эш планы 11.455 гектар,—үтәлеше 18.115 гектар, 1947 елда план 17.455 гектар, үтәлеше 23.180 гектар. 1948 елның планы 20.100 гек- 
82 
 
vap, — ул план 31 нче августка 21.362 гектарга үтәлгән. Билгеле 31 августта авыл хуҗалыгы сезоны бетми, тракторлар эшлиләр, моннан соңгы эшләр сезон ахырына кадәр планны арттырып үтәү хисабына булачак. Әлбәттә, МТС ның эшенә бәя биргәндә аның гомуми • планны үтәве генә җитми. Ул планны эш төрләре буенча үтәргә тиеш. МТС 26 колхозга үзенең хезмәтен күрсәтә. Менә шул колхозлар белән МТС ныц авыл хуҗалыгының һәр эш төре буенча договоры бар. В1\Г1(б) Үзәк Комитетының февраль Пленумы карары һәм шул нигездә эшләнгән МТС белән колхозлар арасындагы яңа тип договор эшнең барлык төрләре үтәлеше мәсьәләсен бөтен кискенлеге белән куя. 1918 нче елда эш төрләре буенча МТС ның ишләве түбәндәгечә тора: язгы сөрү планы 4.200 гектар, үтәлеше 4.640 гектар, ягъни 110 процент: язгы культивация планы 2.000 гектар, үтәлеше 2.081 гектар, 104 процент; язгы чәчү планы 2.000 гектар, үтәлеше 3.569 гектар. 137 процент; пар сөрү планы 4.000 гектар, үтәлеше 5.227 гектар, 128 процент; пар культивациясе планы 5.400 гектар, үтәлеше 5.917 гектар, 107 процент; көзге чәчү планы 2.400 гектар, үтәлеше 3.025 гектар, 126 процент. Комбайн белән уру, ашлык сугу, туңга сөрүнең йомгаклары хәзергә юк. Бу эшләрнең күбесе гомуми планны арттырып үтәү хисабына эшләнәчәк. Шуның белән алдагы эш төрләрен үтәп чыгуга да шик юк. Ләкин МТС ның гомуми эшенә бәя бирү өчен бу күрсәткчеләр генә дә җитми әле. Болар өстенә тагы һәр тракторның сезон нормасын, тракторчы һәм комбайнчыларның хезмәт нормаларын, машина частьларына һәм ягу-майлау әйберләренә экономия ясау, колхозларда уңыш планын үтәү, МТС хезмәт күрсәткән өчен колхозларның натуралата заданиесен үтәү, җир эшләүдән һәр гектарның үзенә төшү бәясен (себестоимость) киметү шикелле күп күрсәткечләр искә алына әле. Арча МТС ы элекке елларда хөкүмәттән дотация алып эшли иде. Соңгы елларда ул дотациясез эшли—үзенең кплере белән үзенең чыгымын каплый башлады. Безнең барлык трактор бригадаларыбыз үз планнарын үтиләр. Производство планын үтәмәгән бригада юк. Ягу-майлау әйберләренә һәр елны экономия ясау белән бергә, 1948 елның 31 августына 154 центнерга экономия бар. Менә шул план һәм аның сыйфатын үтәү өчен көрәштә кешеләрнең йөзләре һәм 
аларньгң эшләре ачыла. Бүгенге көн авыл кешесе үзенең өендә, колхозында, МТС та, районда нинди яңалыклар булуын белү белән генә чикләнми, ул газета яңалыкларын карау белән генә дә канәгатьләнми. Дөнья күләмендә нинди яңалыклар булуын сәгате, минуты белән белеп тора. Бер көнне кырлар, станнар буйлап йөри-йөри мин бер авылга килеп кердем. Сәгатем туктаган иде. Тәрәзәдән карап торучы аппак сакаллы бабайдан вакытны сорадым. Ул миңа әйтеп бирде. Ни өчендер миңа вакыт соцрактыр шикелле тоелды. Мин шул турыда картка әйткән идем, аның хәтре калды. — Безнең сәгать, улым, Кремль сәгате белән бергә йөри. Өч минут ярымнан соң, Греция турында хәбәр тапшырачаклар. Вакытың булса тыңлыйк. /Мин аңа рәхмәт әйттем. Минем бу сөйкемле карт белән сөйләшәсем бик килсә дә вакытым тар иде. Иртәгә без үзебез белән ярышучы Биек Тау МТС ына барырга тиешбез. Ә анда, билгеле, буш кул белән, хәзерләнмичә барып булмый. Җыелышларның берсендә, сүз Арча МТС ының терәк-күрсәткеч МТС ка әйләнүе турында барганда, трактор бригадиры иптәш Мифта- хов болай дигән иде: — Совет иле кешеләре Сталин чорында яшиләр. Сталин чоры ул шундый чор — кешеләр үзләренең матур хыялларын чынбарлыкка әйләндерәләр, бу чорның кешеләре бәхетле, югары культуралы тормыш өчен көрәш алып баралар. Бу кешеләр көннән-көн кешелекнең югары баскычына менәләр. Җәмгыять өчен уңайлы булган яңадан-яна 


 
яңалыкларга таба алга баралар. Бөтен Совет халкы киләчәк матур коммунистик тормыш төзү көрәше белән рухланган, шул көрәш белән сулыш ала, шул көрәш белән яши, һәр көнне шул көрәшнең матур үрнәкләрен күрсәтә. Совет халкы көрәшендә ирешслгән уңышлыклар белОн генә чикләнми, уңышлыклар- дан укышлыкларга бара. Шуның өчен Совет кешесе горур һәм горур яши. Безнең Арча МТС коллективы да үз өстенә төшкән бурычны намус белән үтәр. Татарстан МТС ларына һәм колхозларына үзенең матур эш үрнәкләрен бирә торган терәк- күрсәткеч МТС төзер. 
1949 ел сезонында безнең МТС ка карата колхозларның таләбе зур булачак. Без техника белән көчәйгән һәм фән работникларының киңәшләре, алдынгы тәҗрибәләр нигезендә терәк-күрсәткеч МТС ның беренче эш үрнәкләрен бирә башларга тиешбез. Бу хәл бездән хә- зердән үк 1949 нчы ел сезонына хәзерләнә башлауны, булган иске машиналарны да яхшы сыйфатлы ре«монт белән яңа машиналар рәтенә бастыруны сорый. Безнең МТС коллективы бу җаваплы бурычны үтәргә хәзер.