Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАНЛЫКЛЫ ЮЛ

 1948 иче елның. 29 Октябренда большевистик партиянең турылыклы ярдәмчесе һәм сугышчан резервы булган Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзының төзелүенә 30 ел тула. «Большевиклар партиясе яшьләрнең коммунистик хәрәкәтләре чыганагы янында, комсомолның бишеге янында торды. Комсомолны оештыру, эшчекрестьян яшьләргә коммунистик тәрбия бирү буенча Владимир Ильич күл эшләде, ’ шул өлкәдә иптәш Сталин эшләде һәм эшләп килә». (А. Жданов). Яшьләрнең беренче оешмалары Бөек Октябрь Социалистик революциясенә хәзерлек чорында ук төзелә башладылар. 1917 елның җәендә Петроградта, Москвада һәм бүтән промышленность үзәкләрендә берсе артыннан берсе яшьләр оешмалары барлыкка килделәр. Шул ук вакытта Казанда да — элекке Пороховой заводында «Социалистик эшче яшьләр союзы» төзелде. Яшьләр союзларын булдыруда партиябезнең тарихи VI нчы съезды гаять зур роль уйнады. Съезд, партияне кораллы восстаниегә хәзерләү белән бергә, «Яшьләр союзлары турында» махсус карар кабул итте. Съезд партиянең барлык оешмаларына яшьләр арасында эш алып баруга аеруча игътибар бирергә, эшче яшьләрнең сыйнфый, социалистик оешмаларын төзүгә ярдәм итәргә тәкъдим итте. Яшьләр оешмаларының беренче адымнарын партия гаять зур кайгырту чанлык һәм игътибар белән күзәтеп барды; аумакай партияләр — меньшевиклар һәм эсерларның яшьләрне үз артларыннан ияртергә маташуларына каршы кискен рәвештә көрәште, яшьләр оешмаларына һәрвакыт дөрес юнәлеш биреп торды, хаталарын үз вакытында төзәтергә булышты. Менә шушы кайгыртучанлык һәм җитәкчелек нәтиҗәсендә яшьләр союзлары ныгыдылар, чыныктылар һәм Бөек Октябрьга революцион идеяләр белән сугарылган хәлдә, большевиклар партиясе тирәсенә нык тупланган хәлдә килделәр, партиянең сугышчан резервы булдылар, кызыл гвардия сафларына, эшче дружиналарга тупланган яшьләр кулларына корал тотып, Октябрь сугышында, капиталистлар һәм алпавытлар властен бәреп төшерүдә актив рәвештә катнаштылар. Яшьләрне бердәм оешмага туплау эше бары тик Октябрь революциясеннән ' соң гына тәмам булды. 1918 ел октябреның ахырында, илебездә беренче социалистик үзгәрешләр шартларында һәм чит ил интервенциясенә һәм эчке коптрреңо- люциягә каршы барган героик көрәш обстановкасында яшьләр союзларының Беренче Съезды булып үтте. Съезд яшьләрнең урыннардагы оешмаларын берләштерде һәм комсомолның яши башлавын билге

 
ләде. Съезд, кабул ителгән программа тезисларында союзный коммунистик оешма икәнлеген, аның большевиклар партиясе җитәкчелеге астында эшләвен һәм хезмәт иясе яшьләргә коммунистик тәрбия бирүне, аларны социализм төзү өчен актив көрәшчеләр 'сафына тартуны союз үзенең төп максаты итеп куйганлыгын әйтте. Съезд союзның исемен: «Россия Коммунистик Яшьләр Союзы» дип раслады. Съезддан соң комсомол оешмаларының эше аеруча җанланып китте. Бик күп шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да, 1919 нчы елның апрель аенда партиянең Казан губерния комитеты инициативасы буенча, Казандагы яшьләр оешмаларының беренче шәһәр конференциясе ачыл, ды һәм коммунистик яшьләр союзы төзелде. Союзга Казандагы эшче һәм укучы яшьләрнең иң актив, иң революцион өлеше керде. Бу — Татарстан комсомолының төзелә башлавы иде. Гражданнар v сугышының дәһшәтле һәм авыр елларында туган комсомол үзенең бөтен көчен, бөтен дәртен һәм сәләтен төп бурычны үтәп чыгуга — партия һәм халкыбызга яшь совет республикасын эчке һәм тышкы дошманнардан саклап калуда булышуга буйсындырды. Партия һәм хөкүмәтебезнең чакыруы буенча комсомол үзенең ун меңнәрчә членнарын гражданнар сугышы фронтларына җибәрде. Эш- че-крестьян яшьләреннән торган йөзләрчә отрядлар Кызыл Армия сафларына кереп, Октябрьның бөек казанышларын дошманга бирмәү өчен, аталары һәм абыйлары белән бер сафта батырларча сугыштылар. Татарстан комсомол оешмасы да көнчыгыш фронтка 300 кешелек чаңгычылар отряды җибәрде. Ул чакларда комсомол комитет- .ларының ишекләрендә: «Райком ябык. Барыбыз да фронтка киттек», — дигән язулар бик еш очрый иде. йөзләрчә һәм меңнәрчә комсо- молецлар үзләренең тиңдәшсез батырлыклары белән ленинчыл комсомолның тарихына мәңге онытылмас якты сәхифәләр яздылар. Комсомолның гражданнар сугышы фронтларында күрсәткән сугышчан хезмәтләрен истә калдыру өчен, Совет хөкүмәте ленинчыл комсомолны Кызыл Байрак ордены белән бүләкләде. Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң партия һәм совет халкы алдында халык хуҗалыгын торгызу буенча, илебезне 
социалистик х нигездә үзгәртеп кору буенча «гаять дәрәҗәдә зур һәм катлаулы бурычлар килеп басты. Партия һәм Совет хөкүмәтенең юлбашчылары Ленин һәм Сталин илебездә социалистик төзелешнең перспективаларын билгеләгәндә, социализм өчен көрәштә, комсомолны үзләренең иң якын булышчыларыннан берсе итеп карадылар. Яшьләр союзы, — ди иптәш Сталин, — «... эшче һәм ‘ крестьян яшьләренең массовый оешмәсы, партиясез, ләкин партиягә тоташучы оешма. Аның бурычы4— яшь буынны социализм рухында тәрбияләү эшендә партиягә ярдәм итү. Ул пролетариатның бүтән төрләрдәге барлык массовый оешмаларына идарә эшенең барлык тармаклары буенча яшь резервлар бирә». * Владимир Ильич Ленин Россия коммунистик яшьләр союзының III Бөтенроссия съездында сөйләгән тарихи речендә комсомолның эшчәнлек программасын, илебездә коммунизм төзүдә аның бурычларын гаять дәрәҗәдә ачык һәм тулы итеп күрсәтеп бирде. Владимир Ильич Ленин «Яшьләр союзларының бурычлары» дигән бу гүзәл речендә яшьләрне коммунизмны кат-кат өйрәнергә, ягъни барлык белемнәрне һәм кешелек дөньясының культура байлыкларын үзләштерүне, барлык хезмәт ияләренең гомуми хезмәтенә актив катнашу белән бергә алып барырга чакырды. «Коммунистик яшьләр союзы,—диде Ленин,—һәрбер эштә үзенең ярдәмен күрсәтүче, үзенең башлап җибәрүче булуын күрсәтүче удар группа булырга тиеш». ** ♦ И. В. Сталин. «Ленинизм мәсьәләләре». 122 бит. Татгосиздат басмасы. 1947 ел. ♦♦ В. И. Ленин. «Яшьләр союзларының бурычлары». 42 бит. Татгосиздат басмасы. 194G ел.

 
Иптәш Сталин бөек Ленинныц бу фикерен тагын да тирәнәйтеп ВЛКСМ ның 1928 нче елда булып узган VIII съездында болай диде: «Фәнне үзләштерергә, белемнәрнең барлык тармаклары буенча большевик белгечләрнең яңа кадрларын өлгертергә, укырга, укырга һәм бик нык тырышып укырга кирәк — хәзер бурыч шундый. Революцион яшьләрнең фәнгә походы — хәзер безгә әнә шул кирәк, иптәшләр». * Комсомол үзенең бөтен эшен В. И. Ленин һәм И. В. Сталинның шушы тарихи күрсәтмәләрен тормышка ашыруга юнәлдерде. 1924 елның 21 январенда беренче социалистик дәүләтнең юлбашчысы, бөек Ленин үлде. Шул ук елның июль аеңда комсомолның VI съезды 630 мең член исеменнән комсомолга яшьләрнең иң якын дусты — Ленин исемен бирергә карар чыгарды һәм шул көннән башлап ул Ленин комсомолы дип атала. Бу вакытта большевиклар партиясе һәм Совет хөкүмәте җитәкчелеге* астында совеуг халкы гаять дәрәҗәдә зур бурычларны тормышка ашыру өчен зур көрәш башладылар. Совет дәүләтен куәтле индустрия державасы итәр өчен, илне индус- триализацияләү һәм авыл хуҗалыгын коллективлаштыру өчен киң көрәш җәелеп китте. Партиябезнең чакыруы буенча комсомол бу гаять зур төзелеш эшенә көчле энтузиазм белән кушылды. Комсомол хезмәтнең җи- тештерүчәнлеген үстерү өчен, яңа техниканы үзләштерү өчен, производствога рационализация кертү өчен көрәш башлады. Комсомолның инициативасы белән илебездә яңа хәрәкәт — ударниклар хәрәкәте кузгалды. Бу хәрәкәттә совет кешеләренең иҗади хезмәткә яңача, аңлы карашлары чагылды. Яшьләрнең беренче удар бригадалары 1926 нчы елның ахырында һәм 1927 н'че< елның башында Москва белән Ленинград шәһәрендә тудылар, аннары алар бөтен илдә төзелә башладылар. Ударниклар хәрәкәте бишьеллык ♦ И. В. Сталин. «Яшьләр турында». 60—61 битләр. Татгосиздат басмасы. 1939 ел. төзелешләрендә аеруча киң җәелеп китте. Моңарчы һичкайчан күрелмәгән төзелеш героикасы меңнәрчә яшьләрне яңа җиңүләргә ашкындырды. Социалистик индустриянең беренче гигантлары төзелешенә генә дә 350 меңләп комсомолец җибәрелде. Сталинград һәм Харьков                      * И. В. Сталин. «Яшьләр турында». 67 бит. Татгосиздат басмасы- 1939 ел. трактор заводлары, Горький автозаводы, Днепрогэс, Магнитка, Кузбасс гигантларының төзелешләрендә комсомолецлар һәм яшьләр гаять зур роль уйнадылар. Комсомолецларның һәм яшьләрнең индустриализация елларындагы героик хезмәтләренә, комсомолның социалистик ярышны массовый күләмдә җәеп җибәрүдә күрсәткән инициативасына партия һәм хөкүмәтебез югары бәя бирделәр. Партиянең XVI съездындагы отчет докладында иптәш Сталин комсомол турында болай диде: «Ленин комсомолы һәм аның җитәкчелегендә эшче яшьләр хәлиткеч уңышлар каи занып, ярыш һәм ударчылык эшен югары күтәрделәр. Шуны тамырга кирәк, безНең революцион яшьләребез бу эштә аеруча зур роль уйнадылар». * Бишьеллык планны уңышлы үтәүне тәэмин иткән ударчылык һәм социалистик ярыш эшендә күрсәткән инициативасы өчен 1931 нче елда комсомол Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде. Бу елларда комсомол авыл хуҗалыгын социалистик нигездә үзгәртеп кору эшендә дә актив катнашты. Коллективлаштыруны үткәрүдә, колхозларны ныгытуда һәм кулакларга каршы көрәштә комсомол партиягә актив рәвештә булышлы. Авылдагы комсомол оешмалары авылда партиянең линиясен үткәрүчеләр, колхозларны оештыруда булышучылар булдылар. Комсомол югары уңыш өчен берничә поход ясады. Колхозларда эшләү өчен| 20 мең комсомолец җибәрелде. Меңнәрчә комсомолецлар колхоз кадрларын хәзерләү курсларына киттеләр. Икенче бишьеллык чорында ' да комсомолецлар үз-үзләрен аямыйча

I  
•тырышып эшләделәр. Комсомолец- ■лар һәм яшьләр көче белән ерак Амур буе тайгасында, искиткеч авыр шартларда, яшьлек шәһәре — Комсомольск төзелде. 13 меңнән артык комсомолец дөньяда иң яхшы -метроны — Москва метрополитенын төзеделәр. Комсомолның Донбасс - оешмасы техниканы үзләштерү эшендәге һәм күмер чыгару, металл эретү программасын үтәү өчен кө- .рәштә ирешкән күренекле уңышлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнде. Комсомолның, Днепрострой оешмасы гидростанция төзелешендә күрсәткән героик хезмәте өчен Ленин ордены белән бүләкләнде. 1935 нче елда иптәш Сталинның тәкъдиме буенча комсомолның Москва оешмасы Москва метрополитенын уңышлы төзү эшендә аеруча зур хезмәт күрсәткән өчен Ленин ордены белән бүләкләнде. - Халык хуҗалыгының бик күн тармакларында стахановчылык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләр булып комсомолецлар чыктылар. Тимер -юлда машинист П. Кривонос, текстиль* • промышленностенда тукучы Евдокия һәм Мария Виноградова- лар,- авыл хуҗалыгында комбайнчы К. Барин, тракторчы П. Ангели- на^ Татарстанда— тракторчы Гуссв- лар, мехчы Нигъмәтҗансв һәм башкалар стахановчылык хәрәкәтенең пионерлары булдылар. Алар техниканы үзләштерделәр, аны үзләренә буйсындырдылар һәм хезмәт җитештерүчәнлеген көнпән-көн үс- *тереп, туган илебезне коммунизмга таба алып баруда күп көч куйдылар. Комсомолның эшен тагын да җа нла нд ы р ы п' җибәрүдә партиянең тарихи XVIII съезды гаять зур роль уйнады. Съезд комсомолның барлык эше совет дәүләтенең экономик һәм ' хәрби куәтен тагын да ныгытуга, хезмәт ияләренең . материаль һәм культура дәрәҗәләрең тагын • да күтәрүгә юнәлдерелгән булырга тиешлеген күрсәтте. Партиянең съездда кабул ителгән яңа' Уставында «Партия һәм комсомол» дигән махсус бүлек кертелде. Шуның белән партия комсомол 
да га аеруча игътибар биргәнлеген тагын бер тапкыр күрсәтеп үтте. ’• ВКП(б) Уставының 65 параграфында комсомолның урыны менә ничек билгеләнә: «ВЛКСМ — бөтен дәүләт һәм хуҗалык 
төзелешендә, партиянең актив ярдәмчесе. Комсомол оешмалары социалистик төзелешнең барлык өлкәләрендә, бигрәк тә партиянең .башлангыч оешмалары булмаган урыннарда, партия директиваларын эштә актив үткәрүче булырга тиешләр». В1\П(б) ның яңа Уставы комсомол оешмаларына предприятие, колхоз, совхоз, учреждение эшендәге кимчелекләрне бетерүгә, эщ шартларын яхшыртуга, социалистик ярышны, ударниклар хәрәкәтен җәелдерүгә юнәлдергән мәсьәләләрне партия оешмалары алдына куюда хокук бирде. Партиянең XVIII съезды карарлары комсомолны дәүләт һәм хуҗалык төзелешенә тагын да ак- тиврак катнашуга таба борды. Комсомол’ өченче бишьеллыкның иң зур төзелешләрен, диңгез . флотын, «Икенче Баку», Куйбышев гидро- узелы төзелешләрен шефлыкка алды. Комсомол оешмалары барлык яшьләрне социалистик ярышка тарту буенча бик зур эш алып бардылар. Комсомол социалистик промышленность өчен кадрлар хәзерләүче хезмәт резервларын туплау эшенә актив рәвештә катнашты. - Советл*ар Союзының кораллы көчләрен, илебезнең оборона куәтен ныгытуда комсомол күп көч куйды. Әле 1922 нче елда ук комсомол Хәрби-Диңгез Флотын, ә 1931 нче елда Хәрби һава Флотын шефлыкка алган иде. Ун меңнәрчә комсомолецлар флотка һәм авиациягә җибәрелде. Аларның күбесе хәрби мәктәпләрне һәм училищеларны тәмамлап, командирлар, зур хәрби белгечләр булып җитештеләр. Комсомолның инициативасы буенча яшьләр өчен массовый рәвештә хәрби флот һәм авиация түгәрәкләре төзелде; спорт авиациясе, парашют һәм планер спортлары киң җәелдерелде. Комсомол массовың физкультура хәрәкәтенең инициатси


 
 
ры булды. Комсомолның тәкъдиме буенча физкультура комплексы — ГТО кагыйдәләре төзелде һәм миллионнарча совет яшьләренең күкрәкләрен ГТО значогы бизәде. Фашистлар ^Германиясенең хыянәтчел рәвештә безнең Ватаныбызга һөҗүм итүе совет кешеләренең тыныч төзелеш белән шөгыльләнүен туктатты. Бөтен совет халкы сөекле Ватаныбызны саклауга күтәрелде. Москвада һәм Ленинградта, Свсрдловскида һәм Ташкентта, Киевта һәм Казанда, илебезнең барлык почмакларында йөз меңнәрчә яшь патриотлар сугышның беренче көннәреннән үк үзләре теләп фронтка киттеләр. Ватан өчен барган сугышларда комсомолецлар тиңдәшсез героизм .күрсәттеләр. Комсомолец Александр Матросов хәлиткеч сугыш вакытында дошман дзотының амбразурасын үзенең гәүдәсе белән каплап, мәңге онытылмас батырлык күрсәтте. Аның батырлыгын якташыбыз Газинур Гафиятуллин кабатлады. Комсомолец Николай Гастелло үз тормышын кызганмыйча, самолеты белән донимая танклары һәм бензин- цистерналары. өстенә ' ташланды. Комсомолец очучылар — Жуков, •Харитонов һәм Здоровцев Ленинград фронтында, авиация тарихында беренче мәртәбә буларак, таран .кулландылар. Алар үзләренең самолетлары белән дошман машиналарына бәрдереп, фашист очучыларын юк иттеләр. Болар аерым кешеләрнең батырлыклары гына түгел иде. Бо- ларны меңнәрчә совет кешеләре кабатладылар. Бу батырлыкларга совет яшьләренең югары мораль сыйфатлары, изге Ватаннарына тугрылыклы булулары, үлемгә нәфрәт белән. караулары чагылды. Москва янындагы сугышларда, геройшәһәр- ләрне — Сталинградны, Одессаны, Ленинградны, Севастопольны саклаганда, Орел-Курск дугасындагы операцияләрдә, Днепр һәм Неман ярларын кичкәндә, Венгрияне һәм Германияне штурмлаганда, Польшаны, Югославияне һәм Чехослова- кияне азат иткәндә күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары белән фронтовик . комсомолецлар. үзләренең батырлыклары белән мәңгелек дан һәм шөһрәт казандылар. Москва янында Волоколамск шоссесында Панфилов дивизиясенең 28 яшь гвардеецы күрсәткән батырлыкны 
кешелек дөньясы кайта-кайта искә төшерер. Алар һәлак булдылар, ләкин дошман танкларын Москвага җибәрмәделәр. Шулай ук Севастопольне морякларның даны да гасырларга калачак. Биш диңгезче, бүтән һичбер чаралары калмагач, билләренә гранаталар бәйләп, немец танклары астына ташландылар һәм аларны юк иттеләр. Ленинград комсомолецлары һәм яшьләре гаять кыен шартларда сугыштылар. Шәһәр блокадага алынган иде. Дошман герой шәһәрнең диварлары янына ук килеп җитте. Шәһәр өстенә бер өзлексез снарядлар һәм бомбалар явып торды. Шәһәрдә ягулык бетте, икмәк бетте, трамвайлар йөрүдән туктады, ашамлык әйберләренең нормасы — көнеңә 125 граммга калды. Ләкин Ленинградлыларның сугышчан рухы төшмәде. Бөтен нәрсә оборона эшенә буйсындырылды: сугыш кирәк- яраклары чыгара торган предприятиеләр бернигә карамастан эшләп тордылар, сугышта зарарланган танкларга, корабльләргә ашыгыч ремонт ясалды. Комсомолецлар һәр эштә иң беренче сафта булдылар. Алар оборона ныгытмаларында эшләделәр, утын хәзерләделәр, янгыннарны сүндереп йөрделәр, немец лазутчикларына, диверсантларына каршы көрәшү өчен махсус комсомол батальоннары төзеделәр, сәүдә һәм туклану челтәрен тикшерү өчен иң яхшы комсомолецлардан комсо- моляшьләрнең сугышчан отрядларын оештырдылар, авырулар өчен махсус ашханәләр һәм кибетләр ачуга булышлык иттеләр, балалар һәм авырулар турында кайгырттылар. Комсомолецларның бу фидакарьлекләре бүтәннәрдә дә яңа көчләр уятып, арганнарны дәртләндереп җибәрделәр. Ленин шәһәре блокада тудыртан бөтен кыенлыкларны җиңеп чыкты. Сталинград сугышы тарихка моңарчы дөньяда күрелмәгән бер эпопея булып керде. Сталинград обо- 


 
ронасы — ул тиңдәшсез батырлыклар тарихы. Сталинград яшьләре фронтка гаять зур ярдәм күрсәттеләр. Алар оборона ныгытмалары төзеделәр, предприятиеләрдә эшләделәр, корал тотып алгы сызыкта сугыштылар. Сталинград өчен сугышкан 62 нче армиянең командующие генерал Чуйков Сталинград яшьләре турында болан диде: «Комсомолецлар Ватанның җиңүе өчен гйушы көнгәчә сугышлар тарихында ишетелмәгән легендар батырлыкларга бардылар, Сталин шәһәрен саклауда бүген бөтен дөнья сөйләгән уңышларга ирешүдә алар 62 нче армиягә бик яхшы ярдәм иттеләр». Вакытлыча дошман тарафыннан басып алынган районнарда совет кешеләре, иптәш Сталинның чакыруы буенча, партизанлык хәрәкәтен җәеп җибәрделәр. Комсомолецлар һәм яшьләр партизан отрядларын һәм подполье эшләрен оештыру өлкәсендә коммунистларның курку белмәүче ярдәмчеләре булдылар. Дошман тарафыннан вакытлыча оккупацияләнгән Украина, Белоруссия, Кырым, Карел-Фин республикасы территорияләрендә, Рига шәһәрендә комсомолның өлкә, район комитетлары һәм урындагы оешмалары эшләп килделәр. Владимир Рябов, Лиза Чайкина, Никитин кебек райком һәм горком секретарьларына Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Комсомолецлариың дошман тылындагы героик көрәше комсомолның сугышчан традицияләрен баеттылар. Зоя Космодемьянская, Шура Чекалин, Лиза Чайкина, яшь гвардиячеләр — Олег Кошевой, Сергей Тюленин, Любовь Шевцова, Ульяна Громова, Иван Земнухов, Иван Туркеничларның исемнәре совет яшьләренең хәтерендә мәңге калачаклар. йөз меңнәрчә яшь партизаннар һәм подполье работниклары батырлык һәм кыюлыклары өчен Советлар Союзының орден һәм медальләре белән бүләкләнделәр. 7 меңнән артык комсомолец һәм комсомолда тәрбияләнгән яшьләр Советлар Союзы Герое дигән мактаулы һәм югары исем алдылар. Алтмыш ком- сомолецка ике тапкыр Советлар Со. ю?ы Герое исеме бирелде. Комсомолда тәрбияләнгән Александр Покрышкин һәм Иван Кожедуб өч мәртәбә Герой исеме алдылар. Немец-фашист илбасарларына каршы 
барган сугышта Советлар Союзының барлык тугандаш халыклары: руслар, украинлылар, белоруслар, татарлар, грузиннар һ. б. кулга кул тотынышып катнаштылар. Үзләренең сугышчан хезмәтләре белән Татарстан яшьләре дә мәңгелек дан казандылар. Алар арасыннан 150 дән артык кеше Советлар Союзы Герое исеме алды. Гани Сафиуллин, Ильдар Мәннанов, Виктор Григорьев, Газинур Гафиятуллин, Геннадий Гобәйдуллин, Василий Яницкий, Фәрит Фәтхуллин кебек комсомолда тәрбияләнеп үскән батырларның исемнәрен кем генә белми! Ә Казан аэроклубын бетереп чыккан комсомолец Николай Столяров ике мәртәбә Советлар Союзы Герое исемен алды. Бөек Ватан сугышы чорында тылда эшләгән яшьләр дә фронтларда батырларча сугышкан әтиләре, абыйлары һәм иптәшләреннән калышмадылар. Тылдагы комсомолецлар, яшьләр «Бөтенесе фронт өчен, җиңү өчен!» дигән лозунг астында эшләделәр. Предприятиеләрдә фронтка киткән өлкән эшчеләр урынына кыска вакыт эчендә катлаулы техниканы үзләштергән яшьлэ'р килделәр. Предприятиеләрнең күбесендә бөтен эшчеләрнең 60—70 проценты яшьләр иде. Сугыш елларында бер Татарстанда гына да производствога 70 меңнән артык яшь эшче килде. Комсомолның инициативасы буен- ча яшьләр арасында ике йөзчеләр хәрәкәте җәелде, яшьләрдән торган фронт бригадалары төзелде. Фронт бригадалары дигән мактаулы исем производство заданиеләрен системалы рәвештә үтәп баручы иң яхшы бригадаларга гына бирелде. 1943 нче елда фронт бригадаларының саны 35 мең булса, 1945 нче елда 154 меңгә җитте. Бер Татарстан предприятиеләрендә генә дә яшьләрнең 3.084 бригадасы эшләде. 
И 
 
Москвадагы бер заводның комсо- молецы Александр Шашковның башл)ап җибәрүе буенча илебездә күп станокларда эшләү, берничә профессияне үзләштерү хәрәкәте җәелде. Свердловск комсомолецы Лев Батурин катлаулы эшләрдә 15—16 шар норма бирергә мөмкинлекләр тудырган җайланма уйлап тапты. Москвадагы беренче подшипниклар заводының комсомолкасы Екатерина Барышникова үзенең бригадасы белән берьюлы берничә станокта эшләүгә күчте. Екатерина Барышниковадан үрнәк алып, бүтән ун меңнәрчә бригадалар бу хәрәкәткә кушылдылар һәм бер ел эчендә башка участокларга күчерү өчен 75 мең эшче бирделәр. Яшь бригадирлар Егор Агарков һәм Александр Федотовларның инициативасы буенча вак бригада һәм участокларны эреләтү эше үткәрелде. Бу чара хезмәт җитеште- рүчәнлеген күтәреп кенә калмады, бәлки башка участокларга күчерү өчен күп санда югары квалификацияле эшче һәм белгечләр дә бирде. Агарков һәм Федотовның эш ысуллары промышленностьның барлык тармакларында да куллана башланды. Татарстан ' предприятиеләрендә Коновалов, Шәрипов, Габитов һәм башкаларның фронт бригадалары норманы берничә тапкыр артык үтәп, алдынгы сафларда бардылар. Комсомолецлар һәм яшьләр сугыш чорындагы бик күп төзелеш- һәргә катнаштылар. Алар Амур, Челябе, Үзбәкстан, Яңа-Тагиль металлургия заводларының, Алтай, Владимир, Липецк трактор заводларының, Фәрһад һәм Челябе гидростанцияләренең, Урал автомобиль заводының төзелешләрендә эшләделәр. Фронтка ярдәм күрсәтү буенча күтәрелгән хәрәкәткә дә комсомолецлар һәм яшьләр актив катнаштылар. Оборона фондына, танк колонналары һәм авиация эскадрилья- ләре төзү өчен комсомолецлар һәм ■яшьләр бер миллиард сумнан† артык акча җыйдылар. Сугыш чорында авыл хуҗалыгындагы барлык эшләрнең иң авыр өлеше хатынкызлар һәм яшьләр өстенә төште>. Яшьләр колхозда төп көчкә әверелделәр. Авыллардагы комсомол» оешмаларының барлык эше «Илебезгә һәм фронтка — икмәк!»—дигән лозунг астында алып                      † И. В. Сталин. «Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында»." 141 бит. Татгоснздат басмасы. 1946 ел. барылды. Колхозларда яшьләрдән югары уңыш звенолары төзелде һәм алар армыйталмый эшләп, Ватаныбыз өчен планнан тыш бик күп миллион пот икмәк бирделәр. Бөек Ватан сугышы чорында Татарстанда яшьләрнең 400 трактор бригадасы, бер меңнән артык югары уңыш звеносы эшләп килделәр. Фронт һәм илебез икмәк белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителүендә алдынгы комсомолецларның хезмәтләре гаять зур булды. Азат ителгән районнарда хуҗалыкны торгызу эшендә дә комсомол үзен күрсәтте. Комсомол Сталинград, Доңбасс һәм Днепрогэсны торгызу эшен шефлыкка алды. Сталинградта башланган төзелешләргә Татарстанна'н 350 комсомолец китте. Моннан тыш республикабызның яшьләре Сталинградка, Орелга һәм Донбасска шактый зур күләмдә инструмент, җиһазландыру әйберләре, китаплар һәм акчалата зур сумма җибәрделәр. Җиңүңе яулап алу эшенә комсомолецларның, яшь патриотларның керткән хезмәтләренә партия һәм хөкүмәтебез бик зур бәя бирделәр. Иптәш Сталин Бөек Октябрьның XXVII еллыгында сөйләгән тарихи докладында болай диде: «Фабрикаларда һәм заводларда, колхозларда, һәм совхозларда хезмәтнең төп авырлыгын үз* җилкәләрендә күтәреп барган совет хатынкызларының һәм данлыклы яшьләребезнең тиңдәшсез батырлыклары мәңгегә тарихка керер. Ватанның намусы һәм бәйсезлеге хакына совет хатыннары, егетләре һәм кызлары хезмәт фронтында батырлык һәм геройлык күрсәтәләр. Алар Ватаныбызга немец- фашист явызлардан саклаучы аталарына һәм улларына, ирләренә һәм туганнарына лаеклы булып чыктылар.» * 

 
Бөек Ватан сугышы елларында туган ил алдында күрсәткән күренекле хезмәтләре өчен һәм совет яшьләрен Ватанга чын күңелдән бирелгәнлек рухында тәрбияләү буенча эшләгән зур эшләре өчен 1945 елда комсомол Левин ордены белән, комсомолның Украина һәм Белоруссия оешмалары Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнделәр. Бөек җиңүебез белән тәмамланган сугыштан соң комсомол, 1946 елның 9 февралендә Москва шәһәренең Сталинский сайлау округы сайлаучылары алдында, иптәш Сталинның чыгышында куелган бөек эшләр программасын үтәү буенча бөтен халык көрәшенә кушылды. Казан шәһәре буенча гына да 1918 елның 1 июленә 1435 кеше дүрт еллык планнарын тутырдылар, 400 яшь э)шче 1950 ел нормасын үтиләр, ә 154 эшче 6 еллык планнарын тәмамладылар. Уннарча яшь патриотлар 7—9 еллык норма бирделәр. Калинин исемендәге заводның фрезерчы яшьләр бригадасының җитәкчесе Никонов 9 еллык норманы үтәп, комсомолның 30 еллыгына 10 еллык норма' тутырырга вәгъдә бирде. Гомумән алганда аның бригадасы бишьеллык планны тутыруга якын тора инде. Шул ук заводның заточникчы яшьләр бригадасының җитәкчесе Габдулла Сә- фәргалиев 6 еллык нормасын үтәп чыкты. ВКП(б) Үзәк Комитетының февраль Пленумы кабул иткән «Сугыштан соңгы чорда авыл хуҗалыгын күтәрү чаралары турында»гы карарын тормышка ашыру юлында комсомол — авылдагы партия оешмаларының беренче ярдәмчесе булып тора. 
Пөз меңнәрчә яшь колхозчылар югары уңыш алу өчен, терлекчелекнең продуктлыгын күтәрү өчен барган Бөтенсоюз социалистик ярышта катнашалар. Югары уңыш алу өчен ун меңнәрчә колхозчылар хөкүмәтнең югары бүләкләрен алдылар, ә иң алдынгыларына Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. 1947 нче елда югары уңыш алган өчен Татарстанның 57 комсо- молецы орден һәм медальләр бе-j лән бүләкләнде. Тәтеш районы, «Новый мир» колхозының комсомолкасы Клавдия Лпнькова һәм Буа районы, «Коминтерн» колхозының комсомолкасы Александра Николаева Соңиалистнк Хезмәт Герое исеме алдылар. Большевиклар партиясенең җитәкчелеге астында Ленин-Сталин комсомолы 30 ел эчендә данлы юл үтте. Яңа совет кешесенең тууы, формалашуы бу утыз еллыкның ни гүзәл җимеше булып тора. . Комсомол алдында яшьләргә ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре^ буенча чыгарган тарихи карарлары нигезендә идея- политик тәрбия бирү эшен тагын да җанландыру бурычы тора. Бу карарлар партиянең яшьләр турында сталинчыл кайгыртучанлыгы белән сугарылганнар. Комсомол үзенең 30 еллыгын большевиклар партиясе янына, халыкларның бөек җитәкчесе иптәш Сталин янына бердәм тупланган’ хәлдә каршы ала. Комсомол һәм совет яшьләре илебезнең барлык халыклары белән • берлектә бөек большевиклар партиясенең җитәкчелеге астында алга—коммунистик җәмгыять төзүгә таба баралар.