Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОЛЬШЕВИЗМНЫҢ КУӘТЛЕ ИДЕЯ КОРАЛЫ (

И. В. Сталинның «ВКП(б) тарихының кыскача курсы» исемле хезмәте чыгуга 10 ел тулуга карата) Моннан ун ел элек, 1938 елның 1 Октябренда Иосиф Виссарионович Сталинның «В1\П(б) тарихының кыскача курсы» исемле классик хезмәте басылып чыкты. Марксизм- ленинизм өлкәсендә төп белемнәр энциклопедиясе булган бу гүзәл китапның басылып чыгуы партиябезнең, социалистик Ватаныбызның идеяполитик тормышында гаять 3yfL вакыйга булды. Бу китап бөтен дөнья хезмәт ияләрен, демократия һәм социализм өчен көрәшүчеләрне алдынгы, революцион тәгълимат — Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин тәгълиматы белән коралландыра. Бу китап Ленин — Сталин партиясенең вакыйгаларга бай тарихы белән таныштыра, ничек итеп фикер йөртергә, яшәргә һәм көрәшергә кирәклекне өйрәтә. Большевизм тарихының бу китабында коммунистлар партиясенең гаять зур тәҗрибәсе бөек Сталинга хас булган ачыклык һәм тирәнлек белән бәян ителгән һәм гомумиләш- 1герелгән. «ВКП(б) тарихының кыскача курсы»нда марксизмның, җир шарының алтыдан бер өлешендә социализмның җиңүе эпохасы марксизмының пролетариат сыйныфы көрәшенең яңа шартларында тагын да үсеше күрсәтелгән. Бу китап кыска гына вакыт эчендә гаять күп санда таралды. «ВКП(б) тарихының кыскача курс»ы ун ел эчендә 62 телдә, 33,5 миллион данәдә басып чыгарылды. Шушы вакыт эчендә Татгосиздат бу ГҮЗӘЛ китапны татар телендә 250 мең данә басып таратты. Партиянең XVIII съездында A. А. Жданов болай диде: «Туп-туры әйтергә кирәк, марксизм яшәгән бөтен чорда бу шул кадәр киң таралган беренче марксистик китап». Кешелек тарихында бер генә халык та большевиклар партиясе кебек икенче бер революцион партияне белми. Большевиклар партиясе җитәкчелегендә илебездә Октябрь революциясе җиңде һәм социалистик строй урнаштырылды. Бөек Ватан сугышы вакытында без бу данлы партия җитәкчелегендә Совет иленең, бөтен дөнья хезмәт ияләре Ватанының бәйсезлеген саклап калдык. Безнең партиябез үзенең практик эшендә җәмгыятьнең материаль тормыш үсешенең законнарын дөрес чагылдыра торган алдынгы теориягә, марксизмленинизм теориясенә таяна, бу теорияне тиешле югарылыкка күтәрә һәм аның туплаучан, оештыручан һәм үзгәртүчән көченнән тулы файдалана. «Әйләнәдәге илләргә күз салыгыз: дөрес линиясе булган һәм аны тормышка үткәрә торган идарә итүче партияләрне сез күпме генә табарсыз? Чынында хәзер дөньяда
85 
 
мондый партияләр юк, чөнки алар барысы да перспективасыз яшиләр, кризис хаосында буталалар һәм баткаклыктан ерышың чыгарга юл таба алмыйлар. Тик безнең партиябез генә эшне кан алып барырга икәнлекне белә һәм аны уңышлы рәвештә алга алып бара. Безнең партиябез үзенең бу өстенлеге өчен нәрсәгә бурычлы? Үзенең марксистик партия булуына, ленинчыл партия булуына бурычлы. Ул үзенең эшен Маркс, Энгельс, Ленин тәгълиматы буенча алып баруына бурычлы. Без бу тәгълиматка турылыклы булып калабыз икән, без бу компаска ия булып торабыз икән, — ул вакыт безнең эшебездә уңышлар булачагында шик булырга мөмкин түгел» (И. Сталин. «Ленинизм мәсьәләләре». X басмадан тәрҗемә, 483 бит). Марксизм-ленинизмның көче һәм яшәүчәнлеге тарих барышында ту- лысынча расланды. Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин идеяләре безнен илебездә бөек материаль көчкә әверелде. Совет дәүләт строе, халкыбызның рухани көче һәм марксизм-ленинизм тәгълиматы белән ко ралланган җитәкче кадрлар — бу идеяләрнең гүзәл гәүдәләнеше булып торалар. 
1938 елга кадәр ВКП(б) тарихы буенча дәреслекләр буталчыклы иде, алар большевиклар партиясе тарихы һәм теориясе мәсьәләләрен фәнни нигездә аңлатмыйлар иде. Бу дәреслекләр ВКП(б) тарихын илнең экономик һәм политик хәле, шулай ук аның үткән тарихы белән бәйсез рәвештә бәян иттеләр. Большевизмның фәнни тарихы, партия тарихындагы вакыйгаларга һәм фактларга тирән марксистик аңлатма бирә торган, кадрларыбызга большевизмны үзләштерүгә, иҗтимагый үсеш һәм политик көрәш законнарын аңларга ярдәм итә торган тарих кирәк иде. Коммунистлар, большевиклар партиясенең шундый тарихы иптәш Сталин тарафыннан төзелде. ВКП(б) тарихының кыскача курсын, большевизмның куәтле идея коралын, иптәш Сталин бик кие* ренке шартларда иҗат итте. Бу —• 1938 ел иде. Бу чорда халыкара обстановка һаман катлаулана барды. Англия һәм Франция реакцион хөкүмәтләренең фашистлар Германиясе хөкүмәте белән хурлыклы Мюнхен килешүе туды, аннан соң сугыш котылгысыз булып китте. Нәкъ менә 
шушы чорда, данлы большевиклар партиясенең һәм совет дәүләтенең даһи җитәкчесе иптәш Сталин ВКП(б) ның фәнни тарихын иҗат итәргә, партиябезнең бай тәҗрибәсе нигезендә марксизм- ленинизм теориясенең бөек көчен күрсәтергә вакыт тапты. Ленин — Сталин партиясе, ВКП(б) тарихының кыскача курсъша таянып,. совет кешеләрен идея ягыннан тәрбияләү, кадрларыбызны марксизм-ленинизмның бөтен нәрсәне җицүчән тәгълиматы белән коралландыру буенча^ зур эш башкарды. Бу гүзәл китап героик совет халкының дәреслеге, аның практик эшендә һәм көрәшендә сугышчан кулланма булып әверелде. Ленин — Сталин партиясе ВКП(б) тарихының кы’скача курсын чыгару уңае белән партия пропагандасының куелышы турындагы 1938 ел, 14 ноябрь карарында: большевистик җитәкчелек искусствосы революцион теорияне, ягъни җәмгыятьнең, эшчеләр хәрәкәтенең, пролетар революциянең, социалистик төзелешнең үсеше законнарын белүне һәм социалистик төзелешкә җитәкчелек итү буенча практик эштә бу законнардан оста файдалана белүне таләп итә дип күрсәтте. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1938 ел, 14 ноябрь тарихи карарында совет интеллигенциясен марксистик-ленинчыл тәрбияләүнең бик әһәмиятле икәнлеге аерата әйтелә. Социализм илендә, хуҗалыкның һәм культураның барлык тармакларына дәүләт юнәлеш бирә торган илдә, совет дәүләтенең һәрбер работнигы дәүләтебезнең политикасын, аның тышкы һәм ил эчендәге бурычларын яхшы аңларга тиеш. Партия политикасы — ул Совет дәүләте политикасы, ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы ка
86 
 
рарында әйтелгәнчә, совет строеның. яшәү нигезе булып тора. Иптәш Сталинның, бу классик хезмәтендә марксизм-ленинизм теориясенең. революцион көче бөтен тулылыгы белән күз алдына килеп баса. «Марксизм-ленинизм теориясенең, көче шуннан гыйбарәт ки, — дип өйрәтә иптәш Сталин, — ул партиягә обстановкага карата ориентировка алу мөмкинлеген, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларның, эчке бәйләнешен аңлау мөмкинлеген, вакыйгаларның барышын алдан күрү һәм вакыйгаларның хәзерге вакытта ничек һәм кайда таба үсүләрен генә түгел, бәлки а ларның киләчәктә ничек һәм кайда таба үсәргә тиешлекләрен дә күрә белү мөмкинлеген бирә. Марксизм-ленинизм теориясен үзләштергән партия генә алга таба ышаныч белән бара ала һәм эшчеләр сыйныфын алга алып бара ала. . һәм, киресенчә, марксизм-ленинизм теориясен үзләштермәгән партия капшанып барырга мәҗбүр була, үз хәрәкәтләренә ышанычын югалта, эшчеләр сыйныфын алга алып барырга сәләтсез була» («ВКП(б) тарихының кыскача курсы», 366 бит). Безнең үсешебезнең барлык тәҗрибәсендә: Октябрь революциясенә кадәр царизмга һәм партия дошманнарына каршы көрәштә дә, Октябрь социалистик революциясен хәзерләү һәм тормышка үткәрү чорында да, гражданнар сугышы һәм халык хуҗалыгын аякка бастыру буенча тыныч эшкә күчү чорында да, илне социалистик индустрияләштерү һәм коллективлаштыру өчен көрәштә дә, Бөек Ватан сугышы елларында да, ниһаять, коммунистик җәмгыять төзү өчең барган хәзерге бөек көрәштә дә большевиклар, Ленин — Сталин партиясе марксизм-ленинизм • теориясенең оештыручан, туплаучан һәм үзгәр- түчән көченнән тулысыңча файдаланып килде һәм файдалана. Иптәш Сталин марксизм-ленинизм теориясе — догма түгел, бәлки хәрәкәт өчен кулланма ул дип өйрәтә. Марксизм-ленинизм теориясенә оппортунистлар, эшчеләр сыйныфының дошманнары, хыянәтчеләр догматлар •- җыентыгы, катехизис, иман шарты дип карадылар. Алар марксизм-ленинизм тәгълиматының революцион әһәмиятен, капиталистик җәмгыятьне тар-мар итүдә 
пролетариатның хәрәкәтенә большевизм теориясе белән коралланган партиянең генә җитәкчелек итә алуын аңламадылар. Марксизм- ленинизм теориясе — җәмгыять үсеше турындагы, эшчеләр хәрәкәте, пролетариат революциясе, коммунистик җәмгыять турындагы фән. Ул, башка фәннәр кебек үк, бер урында тормый һәм тора алмый,— ул үсә һәм тагын да камилләшә бара. «Марксизм-ленинизм теориясен үзләштерү, — ди иптәш Сталин ВКП(б) тарихының кыскача курсында,— һич тә аның барлык формулаларын һәм нәтиҗәләрен күңелдән ятлау һәм бу формулаларның һәм нәтиҗәләрнең һәрбер хәрефенә ябышу дигән сүз түгел. Марксизм- ленинизм теориясен үзләштерү өчен, иң элек, аның хәрефе белән асылын аера бёлергә өйрәнергә кирәк. _ Марксизм-ленинизм теориясен үзләштерү — бу теориянең асыл ы- н а төше!гү дигән сүз ҺӘхМ пролетариатның сыйнфый көрәшенең төрле шартларында революцион /әрәкәт- нең практик мәсьәләләрен хәл иткәндә шушы теориядән файдаланырга өйрәнү дигән сүз. Марксизм-ленинизм теориясен үзләштерү — бу теорияне революцион хәрәкәтнең яңа тәҗрибәсе белән баета белү, аны яңа положениеләр Һәм нәтиҗәләр белән баета белү, аны үстерә һәм алга җ и б ә- р ә белү, аның- инде искергән кайбер положениеләрен һәм нәтиҗәләрен, теориянең аелыннан чыгып, яңа тарихи обстановкага туры килә торган яңа положение Һәм нәтиҗәләр белән алмаштыру алдында тукталып калмау дигән сүз» («ВКП(б) тарихының кыскача курсы» 367 бит.) Большевиклар партиясе, Ленин һәм Сталин совет халкын тарихи җиңүләргә тик марксизм-ленинизм теориясен үстерә һәм алга җибәрә 
87 
 
белүләре, бу теорияне иҗади рәвештә практикада куллана алулары нәтиҗәсендә генә ирештеләр. Маркс һәм Энгельс үлгәннән соң иц бөек теоретик Ленин, ә даһи Ленин үлгәннән соң — иптәш Сталин һәм Ленин, Сталинның башка шәкертләре марксизм теориясен 'алга җибәргән һәм аны проле т а ри а тн ы ң с ы й н ф ы й көрәше не н яца шартларында яңа тәҗрибә беләгг баеткан бердәнбер марксистлар булдылар. «һәм нәкъ менә, Ленин һәм ленинчылар марксизм теориясен алга җибәргәнгә күрә дә, ленинизм марксизмның тагын да үсүе булып тора, пролетариатның сыйнфый көрәшенең яңа шартларындагы марксизм булып тора, империализм һәм пролетар революцияләр эпохасының марксизмы булып тора, җир йөзенең аДтыдан бер өлешендә социализмның җиңүе эпохасының марксизмы булып тора. Әгәр дә большевиклар партиясенең алдынгым кадрлары марксизм теориясен үзләштермәгән булсалар иде,- әгәр дә алар бу теориягә хәрәкәт өчен кулланма дип карарга өйрәнмәгән булсалар иде, әгәр дә алар марксизм теориясен пролетариатның сыйнфый көрәшенең * яңа тәҗрибәсе белән баетып алга җибәрергә өйрәнмәгән булсалар иде, 1917 елның Октябренда большевиклар партиясе җиңә алмаган булыр иде» (И. Сталин, «ВКП(б) тарихының кыскача курсы», 369 бит). Марксизм тәгълиматы нигезендә һәм аны алга таба үстереп даһи Ленин социалистик революциянең аерым алынган бер илдә җиңүе бик мөмкин дигән теорияне ачты. Бу теория белән, коралланган большевиклар партиясе эшчеләр сыйныфын һәм ярлы крестьяннарны Бөек Октябрь Социалистик революциясенә алып барды һәм Россиядә эшчеләр сыйныфы диктатурасын урнаштыруга иреште. ’ Даһи Ленинның Ватаныбызны индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын коллектпвлаштыру турындагы тәгълиматы иптәш Сталин тарафыннан тагың да үстерелде. Безнең илебез сталинчыл бишьеллыклар нәтиҗәсендә тамырыннан үзгәрде. СССР социализм иле булып әверелде. Иптәш Сталин бөек Ленинның социалистик революция теориясен тагын да үстерде. Партиябезнең XVIII съездында иптәш Сталин ясаган тарихи доклад — коммунизмның программ документы, 
марксизм-ленинизм теориясен үстерүдә алга тагын да бер адым атлау булды. Бу тарихи докладында иптәш Сталин бер илдә социализм төзү мөмкинлеге турындагы тәгълиматны конкретлаштырды һәм капиталистик чолганыш сакланган хәлдә дә безнең илебездә коммунизм төзү мөмкин дигән нәтиҗәгә килде. Иптәш Сталинның бу нәтиҗәсе ленинизмны баета, эшчеләр сыйнфый яңа идея коралы белән коралландыра, партиягә комм.унизмнып җиңүе өчен көрәшнең бөек перспективасын бирә, марксизм-ленпн- нзм теориясен алга илтә. Даһи Сталин социалистик дәүләт турында тулы һәм тәмам төгәлләнгән тәгълимат бирде. Ул социалистик дәүләтнең үсеш этапларына, обстановканыц үзгәрешенә бәйле рәвештә аның функцияләренең үзгәрүенә киң анализ ясады. Иптәш Сталин совет дәүләте төзелешенең бөтен тәҗрибәсен гомумиләштерде, әгәр капиталистик чолганыш яшәвендә дәвам итсә коммунизм чорында да дәүләтне сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Совет халкы иптәш Сталинның бу тәгълиматы белән коралланып, үзенең күп милләтле социалистик дәүләтен ныгыта. Бу күп милләтле совет дәүләтенең бөек көче, аның өстенлеге совет халкының Ватан сугышы елларында аеруча күренде. Ипгәш Сталин «ВКП(б) тарихының къяскача курсы»нда марксизм- ленинизм теориясен бөтен яклап үстерә. Бу классик әсәрендә иптәш Сталин диалектик метод һәм марксистик теория турындагы тәгълиматка Маркс, Энгельс һәм Ленин тарафыннан кертелгән байлыкларның бөтенесен гомумиләштерә. Даһи Сталин фәннең һәм революцион практиканың яца мәгълүматлары
88 
 
нигезендә диалектик һәм тарихи материализм тәгълиматын гагын да баета һәм үстерә. Диалектик материализмның бөек .мастеры иптәш Сталин коммунизмның теоретик нигезе, большевиклар партиясенең дөньяга карашы булган диалектик материализмны үстерә. Политикада ялгышмас өчен, дип өйрәтә иптәш Сталин, марксистик диалектика методы положениеләрен кулланырга кирәк, тарихи үсеш законнарын белергә кирәк. «ВКП(б) тарихының кыскача курсы» миллионнарча совет кешеләренә Бөек Ватан сугышы елларында большевиклар партиясе эшенең дөреслегенә, тарихи яктан җиңелмәс булуына бөек ышаныч бирде. Большевизм тәгълиматының аңлаешлы, ачык һәм фәнни рәвештә бәян ителүе, партиянең үзенең тарихи юлындагы искиткеч кыенлыкларны ничек итеп уңышлы рәвештә җиңгәнлеге һәм гаять зур сынаулардан җиңүче булып чыкканлыгы турында бөтен ачыклыгы белән аңлатылуы совет кешеләрендә дошманны җиңүгә ышаныч урнаштырды. «ВКП(б) тарихының кыскача курс»ын. большевизмның гадел һәм гадел булмаган сугышлар турындагы тәгълиматын өйрәнеп, совет кешеләре барлык сугышлардан иң гаделе булган сугышта — фашизмга каршы Советлар Союзының Бөек Ватан сугышында без җиңәргә тиешлеккә үзләренең ышанычын ныгыттылар. 
Иптәш Сталин авыр сугыш елларында да марксистик-ленинчыл фәнне эшләде һәм алга җибәрде. Генералиссимус Сталин «Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында» исемле тарихи хезмәтендә совет хәрби фәне, Социалистик Дәүләт, аның функцияләре турындагы һәм аның көч чыганаклары турындагы теорияне тагын да үстерде. Иптәш Сталин Совет дәүләтенең сугыш шартларындагы эш тәҗрибәсен гомумиләштерде. Ул совет иленең экономик һәм хәрби куәтен тагын да ныгыту юлларын гениаль рәвештә күрсәтте. IhiTviii Сталинның классик әсәре — «В1\11(6) тарихының кыскача курсы» басылып чыгу большевиклар партиясенә пропаганда эшен ип югары баскычка күтәрергә мөмкинлек бирде. w - 
Кадрларның, интеллигенциянең теоретик укуы күрелмәгән дәрәҗәдә киң колач алды. ВКП(б) Үзәк Комитеты кадрларыбыз марксизм-ленинизм теориясен уңышлы үзләштерсеннәр өчен бөтен шартларны тудыра. Марксизм- ленинизм классиклары әсәрләре безнең илебездә йөз миллионлаган данәләрдә бастырыла. «ВКП(б) тарихының кыскача курсы» рус телендә, СССР дагы башка халыклар телендә бик күп тиражда чыгарылды. Татар телендә бу китапның өч басмасы чыгарылды. В. И. Ленин һәм II. В. Сталин әсәрләренең яңа басмалары чыгарыла башлады. Чорыбызның даһи юлбашчылары В. II. Ленин биографиясенең яңа басмасы чыгарыла һәм И. В. Сталин биографиясенең төзәтелгән икенче басмасы чыгарылды. «ВКП(б) тарихының кыскача курсы» безнең кадрларыбызда теоретик мәсьәләләр белән кызыксынуны бик нькк көчәйтте. Уннарча миллион совет кешеләре, илебезнең тышындагы йөз меңнәрчә кешеләр иптәш Сталин иҗат иткән китап ярдәме белән большевизм нигезләрен өйрәнделәр һәм өйрәнәләр. Бу китап миллионнарча кешеләрнең өстәл дәреслеге, аларның практик эшендә һәм көрәшендә сугышчан кулланма булып әверелде. Социализм илендә совет кешеләрендә гомуми культура дәрәҗәсен киңәйтүгә, узган заманның культура мирасларын үзләштерүгә карата да сорау үсә бара. Культуралы кеше булмыйча торып, белемле марксист, ленинчы, сталинчы булу мөмкин түгел. Коммунистик җәмгыятьне төзү Совет иленең партия, совет, профсоюз, комсомол, хуҗалык, фән работниклары, интеллигенция кадрларыннан зур культура, белем, һәрьяклап үсүне таләп итә. Ленин болай дип өйрәтә: «Коммунизм үзе дә шуларның нәтиҗәсе булган белемнәр суммасын үзләштерми торып, коммунистик лозунгларны, 
89 
 
коммунистик фәннең нәтиҗәләрен генә үзләштерү дә җитә, дип уйлау, ялгыш булыр иде» (В. И. Ленин, Әсәрләр, XXX том, 405—406 битләр). Аннаоы даһи Ленин: «Кешелек тарафыннан эшләнгән барлык белемнәр байлыгы белән үзеңнең хәтереңне баетканда пы-на коммунист булырга мөмкин» диде (шунда ук, 407 бит). Безнец, кадрларыбыз узган заманның философик, экономик, табигать фәннәре классиклары әсәрләрен зур кызыксыну белән өйрәнәләр. Ниһаять, үз белемнәрен киңәйтүдә, политик көрәштә матур әдәбиятны үткен корал итеп совет кешеләре бик еш файдаланалар. Матур әдәбият безнең кадрлары- бызның хәтерен баета, аларның тойгыларын көчәйтә, сөйләү культурасын үстерә. Маркс һәм Энгельс матур әдәбиятны гаять дәрәҗәдә яхшы белделәр һәм бик яраттылар. Ленин һәм Сталин художестволы үткен сүздән оста файдалана беләләр. Моны күрү өчен Ленинның теләсә кайсы томын, яки иптәш Сталинның теләсә кайсы хезмәтен һәм докладын алып карау пына да җитә. Бөтен дөнья әдәбияты классикларының китаплары кадрларыбызның иң якын дуслары булып әверелергә тиешләр. Алар Ленин — Сталин партиясенең эше җиңүе өчен көрәштә кадрларыбызныц даими юлдашлары булсыннар. Идеология эшенә, массаларны марксизм-ленинизм рухында тәрбияләүгә большевиклар партиясе һәрвакыт җитди игътибар бирә. Партиябездә булган барлык байлыкларның иң әһәмиятлесе һәм кыйммәтлесе — аның идея байлыгы, аның идея багажы, аның принципиаль линиясе, аның революцион перспективалары, дип өйрәтә иптәш Сталин, һәм безнең героик партиябез большевизмның идея байлыгын күз алмасы кебек саклый, илебезнең барлык тармакларындагы кадрларны Маркс, Энгельс, Ленин һәм Сталин тәгълиматына турылыклы рухта тәрбияли. Совет кешеләре Ленин — Сталин партиясенең гүзәл тарихын, аның теориясен тырышып өйрәнәләр. Бу табигый. Чөнки большевиклар партиясе тарихы халык бәхеге өчен, илебезне социалистик үзгәртеп кору өчен көрәш белән тулы. Ленин — Сталин партиясе тарихы, ул өч революция тарихы. Шушы данлы партия җитәкчелегендә совет халкы бик кыска вакыт эчендә үз илен алдынгы авыл хуҗалыгы, һәм куәтле 
промышленносте булган социалистик державага әверелдерде. Шушы данлы партия җитәкчелегендә илебездә культура революциясе үткәрелде, социализм иле актив оборонага хәзерләнде, һәм Бөек Ватан сугышы елларында большевиклар партиясе совет халкын дошманны җиңүгә рухландырды. Хәзер Ленин — Сталин партиясе совет кешеләрен сугыштан соңгы яңа бишьеллык планны дүрт елда үтәү өчен дәртләндерә. Менә ни өчен безнең кадрларыбыз, совет кешеләре героик большевиклар партиясенең тарихын һәхМ теориясен — иптәш Сталин иҗат иткән классик хезмәтне горурланып өйрәнәләр. Хәзерге шартларда, совет халкы социалистик төзелешнең бөек бурычларын тормышка ашырган вакытта идеология эше, большевизмның куәтле идея коралы булган — «ВКП(б) тарихының кыскача кур- сы»н өйрәнү аеруча әһәмият ала. Большевизм тарихын һәм теориясен өйрәнү совет кешеләренең социалистик аңын үстерә, алга таба хәрәкәтебезне тизләтә, совет дәүләтенең көчен һәм куәтен арттыра. «Безнең кешеләрнең рухани байлыгының әһәмияте, — диде иптәш Жданов «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы докладында, — материаль байлыкларныкын- нан ким түгел... Партия Үзәк Комитеты бездә рухани культура муллыгы булуын тени, чөнки культураның бу байлыгында ул социализм- • ның төп бурычларыннан берсен күрә». Стали нчыл ВКП(б) тарихының чыгуына 10 ел үтте. Марксизм- ленинизм тәгълиматы белән кораллану бурычын хәл итүдә без зур гына уңышларга ирештек. Ләкин ирешелгәннәр белән канәгатьләнү 


 
большевиклар өчен, безнең кадрларыбыз, совет кешеләре өчен лаеклы нәрсә түгел. Әйтергә кирәк, әле күп кенә оешмаларда партия пропагандасы йомшак оештырылган, кадрларыбызның, большевизм теориясен үзләштерүләренә җитәрлек контроль ясалмый. Даими һәм ныклы контроль ясау, уйланган, тирән, 'җитди ярдәм итү, киңәш бирү, өзлексез булышлык күрсәтү — большевизм тәгълиматын үзлегеннән өйрәнүче иптәшләр өчен яки түгәрәк һәм мәктәпләрдә укучылар өчен менә нәрсә таләп ителә. Большевиклар партиясенең, .совет халкының идея тормышындагы гаять зур вакыйганың ун еллыгын билгеләп үткәндә игътибарны әле бу өлкәдә булган кимчелекләрне бетерүгә юнәлдерергә кирәк. Иптәш Сталин ВКП(б) ның XVIII съездында кадрларыбызны марксизмленинизм теориясе белән коралландыруның гаять зур әһәмияткә ия булуын күрсәтеп үтте. Бу тарихи күрсәтмәне партия оешмаларына бер генә минутка да онытырга ярамый. Иптәш Сталин болай диде: «Ышаныч белән әйтергә мөмкин ки, әгәр дә без эшнең барлык тармакларындагы кадрларыбызны идеологик яктан хәзерли алсак һәм аларны халыкара обстановкага иркен төшенә алырлык дәрәҗәдә политик яктан чыныктыра алсак иде, әгәр дә без аларны илгә җитәкчелек итү мәсьәләләрен җитди ялгышлардан башка хәл итәргә сәләтле булган, тәмам өлгереп җиткән марксистлар, ленинчылар итә алсак иде, — ул вакыт безнең барлык • мәсьәләләребезне^ уннан тугызы инде хәл ителгән дип санарга барлык нигезләребез булыр иде» (И. Сталин. «Ленинизм мәсьәләләре». XI басмадан тәрҗемә, 594 бит). Ә бу мактаулы бурычны без һичшиксез хәл итә алабыз, чөнки безнең илебездә аны хәл итү өчен • кирәк булган барлык мөмкинлекләр бар. Безнең кулыбызда иптәш Сталин иҗат иткән «ВКП(б) тарихының кыскача курсы» бар. Марксизм-ленинизм фәнен өйрәнү һәм үзләштерү җиңел эш түгел. Ләкин марксизм-ленинизм теориясен үзләштерү — тырышканда була торган эш. Моның өчен тик теләк кенә, максатка ирешүдә ныклы характер гына кирәк. «Фәндә баганалар утыртылган киң юл юк, тик арудан курыкмыйча, аның ташлы сукмакларыннан ‘ үрмәләүче генә, аның нурлы биеклегенә җитәчәк» (К. Маркс 
әсәрләре, XVII том, 23 иче бит). Героик совет халкы алдында коммунистик җәмгыять төзүнең бөек бурычлары тора. «Төзү өчен белергә кирәк, фәнне үзләштерергә кирәк, ә белү өчен укырга кирәк. Түземле рәвештә, тырышып укырга... Безнең алдыбызда крепость тора. Бу крепость, ул, үзенең күп сандагы белемнәр тармаклары белән фән дип атала. Бу крепостьны без ничек кенә булса да алырга тиешбез» (И. Сталин, «Комсомол турында», 146 бит. 1935 ел). Коммунистик җәмгыятьне төзү өчен, ин беренче чиратта, фән крепостеның иң куәтле, иң алдынгы белемнәр тармагын — марксизм-ленинизм фәнен өйрәнергә, үзләштерергә кирәк. Бу революцион фәннең туплаучан, үзгәртүчән бөек көченнән коммунизм җәмгыяте төзү өчен көрәштә файдалана белү — безнең кадрла- рыбызның мактаулы бурычы. Иптәш Сталинның «ВКП(б) тарихының кыскача курсы» исемле классик хезмәте — марксизм-ленинизм фәненең төп белемнәр энциклопедиясе. Бу гүзәл китап безнең кадрларыбызны яңа тарихи бурычларны хәл итүгә коралландыра, большевиклар партиясенең бөек эшенең тәмам җиңәчәгенә ышанычны тагын да арттыра. Большевиклар партиясе тарихы һәм теориясе безнең кадрларыбызны авырлыкларны, коммунистик җәмгыять төзүдә булган каршылыкларны җиңә белергә өйрәтә. Совет халкы Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә коммунизмның җиңүенә таба горур атлап бара.