Логотип Казан Утлары
Публицистика

АФЗАЛ ШАМОВНЫҢ САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ

Афзал Шамов татар совет әдәбиятындагы иң күренекле фигураларның берсе. Аның Татгосиздат тарафыннан чыгарылган «Сайланма әсәрләр» җыентыгы укучыларны авторның иҗат юлы белән шактый тулы күләмдә таныштыра. Җыентык 1946 елда язылган «Миңнур карт» исемле хикәя белән башланып китә. Б’у хикәя колхозчы крестьяннарның психологиясендә туган яңа сыйфатларны сурәтләүгә багышланган. Партиянең колхоз төзелешен ныгытуга юнәлтелгән карарлары колхозчылар тарафыннан нинди зур шатлык белән каршы алынганлыгын һәм алардагы активлыкны күтәргәнлеген автор үзенең бу хикәясендә шактый уңышлы чагылдыра алган. Миңнур картның бик гади әйтелгән сүзләре колхозчы массаларның тирән тойгыларын аңлата. — «Сез монда иптәш Сталин' үзе кул куйган карарын укыдыгыз, — ди Миңнур карт. — Безнен сүз, колхозчылар сүзе әйтелгән ул карарда». . Җыентыктагы бүтән хикәяләр хронология тәртибендә урнаштырылганнар, алар 1926 ел белән башланып, 1947 ел белән тәмам булалар. Күләм' ягыннан җыентыкта иң зур һәм художество эшләнеше ягыннан иң күренекле әсәр булган «Рәүфә» хикәясен укучылар күптән беләләр. Бу хикәя татар совет әдәбиятында нэпның беренче елларын сурәтләүгә багышланган иң көчле әсәрләрнең берсе. Хәйләкәр һәм ^шэчкеч кулак типы булган Шәмгун карт, аның вакчыл һәм үтә усал карчыгы Мәликә, аларның ярлы семьядан чыккан һәм әле иске карашлардан котылып бегә алмаган «киленнәре» — батрачкала- ры Рәүфә зур бер осталык белән сурәтләнгәннәр. Рәүфә кулакларга каршы көрәштә әле актив катнашмаса да укучыда ул симпатия тудыра. Хикәяне укып бетергәч, эш сөючән Рәүфә колхоз төзелешендә алдынгы активистка булыр һәм үзенә чын бәхёт табар дип ышанасың. Авыл тормышын бик яхшы белүче авторның бүтән хикәяләрендә Рәүфәнең һәм Рәүфәләрнең әнә шул үсешен күрәсе килә. Ләкин җыентыктагы хикәяләр колхоз тө зелеше өчен барган сыйнфый көрәшне дә, социалистик авыл хуҗалыгының алдынгы кешеләрен дә азмыкүпме тулы рәвештә чагылдырмыйлар әле. Дөрес, шактый зур күләмле «Туйда» хикәясендә без Шәмгунсыз һәм Мәликәсез колхоз авылын күрәбез. Аның бәхетле яшьләре белән танышабыз. Аларның өзлексез алга баруларына комачаулый торган бер төрле дә киртәләр юк. Алар кулак эксплуатациясеннән һәм зарарлы гореф-гадәтләр эскәнҗәсеннән бөтенләйгә азат булган яңа кешеләр. Алар гөрләтеп эшлиләр, кешелекле һәм шатлыклы сөю белән сөешәләр, гөрләтеп туйлар ясыйлар. «Кыз урлау» кебек гадәтләр инде хикәя итеп сөйләргә генә калган. Туйда без яңача көнкүрешле, ‘культуралы колхоз авылының һавасын сулыйбыз. Бу — хикәянең уңышлы ягы. Шулай булса да, гомумән алганда, әсәр бездә канәгатьләнмәү тойгысы калдыра. Чөнки автор безгә яңа авылның яңа кешеләрен тулы канлы, җанлы образлар рәвешендә сурәтләп бирми, аларны Шәмгун һәм Мәликә типларын күрсәткән дәрәҗәдә рельефлы рәвештә күз алдына китереп бастырмый, бәлки алар белән туйда гына, өстән-өстән генә таныштыра. Хикәянең художество
124 
 
ягыннан эшләнешендә сизелерлек кимчелекләр бар. Хикәяне безгә шәһәрдән авылга отпускага кайткан Кәбир Харисов сөйли. Бу кешенең үзе турында без тик шуны гына беләбез: аның исеме дә, фамилиясе дә кайсыдыр бер күренекле язучының псем-фамилиясенә туры килә. Шул нигездә аны туйда «ялгышып», язучы дип кабул итәләр. Кәбир Харисов үзе дә хикәянең буеннан буена һаман «ялгышулык гына белә. Кияү һәм кәләш дип белеп, бүтәннәрне тәбрикли. ’Асия дип белеп, бүтән хатынга барып бәйләнә, җитмәсә тагын һич кирәксезгә ялганлый һәм бутала. Күрәсең, автор укучыларның күңелен ачарга, аларны урыны-урыны бг- лән «көлдерергә» тели. Ләкин авторның «мәзәкләре» бик уңышлы килеп чыкмыйлар. Гомумән, шәһәр вәкиленең, гә; гә ул хикәядәге төп герой булмаса да, иләс-миләс итеп бирелүе һич тә ур: жлы түгел. Тагын «Рәүфә» * хикәясен искә төшерик. Анда шәһәрдән килгән шәлле хатын бер генә тапкыо чагылып китә. Укучы анын исемен лә белми, шулай да ул укучы күңелендә матур тзйгы калдыра. Ә Кәбир Харисов турында нәрсә әйтергә дә белмисен. Хикәя эченә икенче бер озын хииәя килеп керү һәм туй мәжлссен әдәбият кичәсенә әйләндерү дә әсәәнең художество көчен йомшарта. Аннары, Гарәфи сүзләрендә бертөрле дә оригиналлык юк, җыентыктагы «Кыз урлау» хикәясен икенче вариантта кабатлый гына ул. Афзат Шамов кебек җитди язучының кайчагында арзанлы «көлдерүләр» белән мавыгуын ки- рәкле бер алым дип әйтәсе ’ килми. «Бер мәхәббәт турында» дигән хикәядә автор гражданнар сугышының кайбер эпизодларын сурәтли һәм үзенең геройларын илне индустрияләштерү елларына алын килә. «Госпитальдә» исемле хикәя дә гражданн; р сугышы чорын чагылдыра. Боларның һәр икесендә без - совет кешеләренең тирән патриотлык тойгылары турында укыйбыз. Ватан өчен сугышларда бер аягын югалткан Саттаровның яңадан фронтка китәргә җыенуы, ерак Казан шәһәреннән госпитальдәге улы янына килгән, гади татар карчыгының чиксез көчле аналык мәхәббәте һәм улының батырлыгы белән чын-чыннан горурлануы укучыны дулкынландыра, канатландыра. Күләме ягыннан кечкенә генә бу хикәя җыентыктагы иң көчле һәм иң уңышлы 
әсәрләрнең берсе. «Ана» хикәясе дә темасы белән татар совет әдәбиятында үзенчә- » лекле һәм укучыларда совет кешеләренә хас булган матур тойгыларны — аналарга хөрмәт белән карауны тәрбияли торган уңышлы әсәр. Җыентыктагы ундүрт хикәянек алтысы Бөек Ватан сугышы темаларына багышланган. Күләм ягыннан зур булмаган бу хикәяләрдә автор совет сугышчыларының каһарманлыкларын, совет кешеләренең патриотлыкларын, фашистларның ерткычлык һәм явызлыкларын сурәтли. Ләкин бу хикәяләрнең кай- берләрендә ашыгып эшләү эзләре бар. «Саубуллашу хикәясе» кем икәнлеге күрсәтелмәгән Харис исемле бер кешене- фронтка озату мәҗлесенә багышланган. Фронтка китүче Харис, озату хөрмәтенә мәҗлестә- геләрнең үтенечен тыңлап, үзенен аучылыкны ни сәбәптән ташлавы тарихын сөйләп бирә. Хикәянең бөтен эчтәлеге тик шуннан гыйбарәт. Яшь чагында Харис бик оста аучы була. Ләкин ул 1918 елның язында Украинада күңелсез бер хәлгә очрый. Уңышлы аудай сон Харис урманда -ял итеп яткан чагында немец оккупантлар бер партизанны алып киләләр дә, аны газаплап үтерәләр һәм агачка асып калдыралар. Менә шул трагедияле минутта батыр аучы Харис агач төбендә посып тик ята, көртлек ядрәсе белән кеше үтереп булмый, дип үзен-үзе юата. Өйгә кайткач, йорт хуҗасы Андрей аны хаклы рәвештә куркаклыкта гаепли һәм үзе белән бергә партизаннар отря- ' дына алырга риза булмый. Шуннан соң Харис «ике юләрлек» эшли: мылтыгын, зур ташка бәреп, челпәрәмә китерә һәм «үпкәләп», Украинадан качып китә. Менә шул бик күңелсез вакыйганы Харис
125 
 
кайбер иске аучыларга хас булган мактанчыклык тоны белән сөйләп бирә һәм кулына бокал тоткан килеш, тыңлаучылар алдында 'шапырына: — «Б'у куркаклык идеме, дип сорамакчы буласыз инде сез. ГОк, дуслар, куркаклык түгел ндс ул. МинеАм өчен мөкатдәс булган барлык нәрсә белән ант итеп әйтәм, куркаклык түгел иде. Мактанып, әйтүем түгел, кулымда корал булганда, куркаклыкны белми идем мин. Әгәр шунда бүре патроннары барлыгы исемә төшкән булса, икмәк өстендә әйтәм, бер генә секундка да икеләнеп тормаган булыр идем. Ә көртлек ядрәләренең бу эштә бернигә дә ярамагап- лыгын үзегез дә беләсез»... (282 бит)? Аучы Харисның менә шул сүзләре аның буш лаф оручы икәнлеген бик ачык күрсәтәләр. Имеш, ул үзенең патронташында бүре ядрәләре барлыгын оныткан! Харис өчен нәрсәләр мөкатдәс .икәнлеге безгә билгесез, ләкин, ни булса да, без аның антына ышана алмыйбыз. Кем белгән, сугышка ба|?гач, ул тагын берәр «онытучанлык» күрсәтер һәм нәтиҗәдә үзенең коралдаш иптәшенә хыянәт итәр. Бу хикәя белән автор нәрсә бирергә тели? Психологик бер этюдмы? Нигә ул безне шундый шикле кеше белән саубуллашу мәҗлесенә җыя? Әсәрнең идеясе нәрсә? Мондый сорауларга без җавап таба алмыйбыз һәм.бу хикәянең сайланма әсәрләр арасында урын алуын дөрес түгел дип саныйбыз. Бөек Ватан сугышы совет халкының материаль һәм рухани көчләренә тарихта охшашы күрелмәгән бер сынау булды. Совет халкы бу сынауны намуслы һәм мактаулы рәвештә кичерде. Советлар Союзының барлык халыклары, бердәм булып, явыз дошманга каршы күтәрелделәр һәм даһи полководец иптәш Сталин җитәкчелегендә илебезнең азатлыгын, бәйссзлегсн, намусын саклап алып калдылар, рус коралының данын тагы да югары күтәрделәр. Ватан каршында үзенең изге бурычын үтәүдән баш тартучы шакшы җаннар әллә нидә бер очраганда, совет халкы андый мәл- гуннәрнең маңгаена нәләтле нәфрәт мөһрен басты. «Буранлы төндә» хикәясендә шундый пычрак типларның берсе бирелгән: дезертир Әхмәдулла төн уртасында Хәкимҗан карт йортына килеп керә. Намуслы колхозчы Хәкимҗан карт кайчандыр бер вакыт Әхмәдулланың мәрхүм әтисе белән бергә хезмәт иткән 
һәм алар бик дус булганнар. Шуңар карамастанг ул Әхмәдулланың йомышын үтәми һәм ахырда аны өеннән куып чыгара. Моның белән генә дә канәгатьләнмичә, дезертирны тотып бирү кирәклеген искә төшереп, аның артыннан килене белән үзе дә чыгып китә. Хикәя шулай дөрес очланса да, без аны, төп идеянең художество чаралары белән бирелүе ягыннан караганда, тиешле югарылыкта торучы бер әсәр дип әйтә алмыйбыз. Совет кешеләренең Ватан хыянәтчесенә карата булган көчле нәфрәтен чагылдырудан бигрәк, автор Әхмәдулла белән Хәкимҗан карт арасында сүз көрәштерү белән мавыга. Хәкимҗан картның иң ачуын китергән нәрсә дә Әхмәдулланың аны куркаклык! а гаепләве була. Шуннан соң ул үзенең «Сәйфеттин батыр» нәселеннән килүе турында бик озаклап фәлсәфә сата. Аның хатыны Сафия абыстай исә, Әхмәдулла чыгып киткәч, «шулай да, куып чыгарырга кирәкмәс иде. Юләр син, кызу син...» дип .ирен шелтәли. Улларын сугышка озаткан чын патриоткаиың кабахәт бер дезертирга карата шундый «шәфкатьле» булуы тарихи дөреслеккә аз гына да җавап, бррә алмый. Хыянәтче мәлгуинәргә карата совет хатын-кызлары аяусыз булдылар, андый шакшы җаннарга карата аналык, туганлык һәм дуслык тойгыларын белмәделәр. Художник менә шуны күрсәтергә тиеш. Кирәкмәгән урында апа карчыкларның «йомшак күңеллелеген» эзләү безнең эш түгел. «Дустым кабере янында» исемле хикәядә редакцияләнергә — төзәтелергә тиешле бер момент бар. Үзенең сугышчан бурычын намус бе
126 
 
лән үтәп Ватан өчен һәлак булган Шәйхетднновны искә төшергәндә, аның ике иптәшенең «вөҗдан га- забы»на бирелүен һич тә аңлап һәм аклап булмый. Өч иптәш дошман тылына разведкага җибәрелгәннәр. Тиешле мәгълүматны җыеп кайтып килгәндә, алар бер төркем фашистларны очраталар. Шул вакытта командир-старшина Шәйхетдинов карар кабул итә*. җыелган материалларны тиз генә кайтарып җиткерергә кушып, ике сугышчыны үзебезнең якка җибәрә дә, үзе немецларны тотып торырга кала. Кем дә булса калырга тиеш, шунсыз сугышчан заданиенең үтәлүе мөмкин түгел. Шулай булгач, «Ник аның үзен генә калдырдык?» дип үкенү һәм һаман үсә барган вөҗдан газабына бирелү дөрес бер мәгънә аңлата алмый. Совет сугышчылары өчен фидакарь иптәшлек һәм какшамас дисциплина характерлы. Шәйхетдиновның үлеме аларның йөрәкләрендә тирән әрнү (һәм шул ук вакытта аның бавырлыгы белән горурлану) тойгыларын тудыра, ләкин приказның һәм сугышчан заданиенең үтәлүе өчен сугышчының үкенүе һәм вөҗдан газабына бирелүе мөмкин түгел. Язучы моны истә тотарга тиеш иде, юкса 
яхшы сыйфатның тискәрегә, иске интеллигент сыкрануына әйләнеп калуы МӨМКИН. Әдәбият дөньясында чирек гасырдан артык эшләр килүче язучының иҗатына кыска бер рецензиядә азмы-күпме тулы анализ ясауның һич мөмкин түгеллеге үзүзен- нән аңлашыла. Тик без кайбер әсәрләрдәге теге яки бу кимчелекләргә авторның һәм укучыларның игътибарын юнәлтүне тиеш таптык. Югарыда әйтеп үткәнебезчә, Афзал Шамовның байтак әсәрләре укучыда бөек Ватаныбызны сөю тойгыларын һәм совет кешеләренә хас булган бүтән сыйфатларны тәрбиялиләр. Шул ук вакытта укучылар язучыга мондый теләк һәм таләп белдерәчәкләр: Бу җыентыктагы әсәрләрдә әле безнең заманның төп геройлары — социалистик индустриянең һәм колхоз авылының алдынгы кешеләре бик аз гәүдәләнгәннәр. Язучы үзенең иҗатында активлык һәм оперативлыкны көчәйтергә, сталин- чыл бишьеллыкның геройларын, шулай ук Совет Армиясенең сугышчыларын һәм командирларын тулырак чагылдырган әсәрләр бирергә тиеш.