В. И. ЛЕНИН ӘСӘРЛӘРЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
В. И. Ленин әсәрләрен бастырып чыгару һәм аларны халык арасына карату эшенең зур тарихы бар. Бу тарих турыдан-туры һәм бөтенләе белән безнең партиябез тарихына һәм Совет дәүләте тарихына бәйләнгән. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр, патша самодержавиесе шартларында, Ленин әсәрләрен ачык рәвештә бастырып чыгару мөмкин түгел иде. Шунлыктан алар яшерен рәвештә, бик зур кыенлыклар белән генә басылалар Һәм таратылалар иде. Ленинның 1894 нче елда дөньяга чыккан беренче {әсәре — «Нәрсә ул «халык дуслары» һәм алар социал- демократларга каршы ничек сугышалар?» исемле китабы булды. Россиядә яңа гына туып килә торган революцион марксистик партиянең манифесты булып дөньяга килгән бу китап кечкенә генә тираж белән, яшерен рәвештә гектографта гына басылган һәм яшерен рәвештә генә таратылган. Ленинның «Нәрсә эшләргә?», «Бер адым алга, ике адым артка», «Демократик революциядә социал- демократиянең ике тактикасы» кебек гаять күренекле әсәрләре чит илләрдә басылган. Аларны, Россиягә озату һәм анда партиянең урыннардагы оешмалары арасында тарату эше шулай ук бик яшерен рәвештә һәм зур кыенлыклар белән генә эшләнгән. Чөнки Ленин әсәрләрен таратуны һәм укуны патша хөкүмәте бик каты эзәрлекләгән. Октябрь революциясенә кадәр Россиядә Ленин әсәрләренең легаль рәвештә чыккан вакытлары революцион күтәрелеш моментларында— 1905 ел азагында, 1906—1907 елларда, шулай ук беренче бөтен дөнья сугышы алдыннан булды. Бу еллар Россия эшчеләр сыйныфы өчен кискен революцион көрәш юлы белән большевистик матбугат әсәрләрен легаль рәвештә бастырып чыгарырга мөмкинлекләр яулап алган еллар иде. Ләкин нинди генә киртәләргә һәм нинди генә тоткарлыкларга да карамастан Ленинның фикерләре, Ленинның сүзләре массага барып җиттеләр, аларны революцион көрәшкә уяттылар. «ВКП(б) тарихының кыскача курсы» Ленин әсәрләренең яңа тип партияне, большевиклар партиясен хәзерләүдә төп һәм хәлиткеч роль уйнаганлыгын бик ачык итеп күрсәтеп үтә. «Большевиклар чын революцион марксистик партия булдырырга теләүчеләрнең барысы өчен дә үрнәк булырга сәләтле яңа, большевистик партия төзергә теләделәр. Большевиклар мондый партияне «Искра» заманыннан ук хәзерләп килделәр. Алар аны зур тырышлык, ныклык белән, бернәрсәгә дә карамастан хәзерләделәр. Ленинның «Нәрсә эшләргә?», «Ике тактика» һәм башка шундый хезмәтләре бу хәзерлек эшендә төп һәм хәлиткеч рольне уйнадылар. Ленинның «Нәрсә эшләргә?» исемле китабы шундый партияне идеологии яктан хәзерләү булды. Ленинның «Бер адым алга, ике адым артка» исемле китабы шундый партияне организацией
95
яктан хәзерләү булды. Леңинның «Демократик революциядә социал- демократиянең ике тактикасы» исемле китабы шундый партияне политик яктан хәзерләү булды. Ниһаять, Ленинның «Материализм һәм эмпириокритицизм» исемле китабы шундый партияне теоретик яктан хәзерләү булды. Ышаныч белән әйтергә мөмкин ки, партия булып оешу өчен тарихта бер генә политик группаның да большевистик группа кебек шулай төпле итеп хәзерләнгәне юк иде әле» («ВКП(б) тарихы. Кыскача Kvpc» 145—146 бит. Татгосиздат. 1946). 1917 елның октябреннән алып Ленин әсәрләре газеталарда һәм журналларда басылалар, аерым китаплар, брошюралар, листовкалар төсендә басылып чыгалар. Ленинның китаплары, мәкаләләре, докладлары, речьләре бөтен илдә гаять зур тиражлар белән тарала башлый. В. И. Ленин әсәрләренең беренче басмасы большевиклар партиясенең IX съезды карары нигезендә 1920— 1926 еллар эчендә 20 томлык булып басылып чыкты. Ленинның әдәби мирасын бергә туплауда бу чынчыннан беренче җитди эш булды. Ленин үлгәннән соң үткән еллар эчендә большевиклар партиясе Ленин әсәрләрен киң халык массаларына җиткерү өчен гаять- зур эшләр алып барды. Советларның II Бөтенсоюз съезды Владимир Ильич Ленинның әдәби мирасын җыю һәм бастырып чыгару эшен дәүләт бурычы дип игълан итте. 1925 елның январенда иптәш Сталин болай дип язды: «Остазыбыз, юлбашчыбыз Ильичны исегездә тотыгыз, яратыгыз, өйрәнегез» — диде. Ленинизмны өйрәнү безнең кадр- ларыбызның иң беренче бурычы булып тора. «Ленинизмның бөек әһәмияте шуннан гыйбарәт тә ки, ул карманып кына, сукыр килеш төзүне танымый, ул перспективасыз төзелешне белми, ул безнең эшебезнең перспективасы турындагы мәсьәләгә ачык һәм билгеле җавап бирә, безнең илебездә социалистик хуҗалык төзү өчен бөтен мөмкинлекләр бар, без тулы социалистик җәмгыятьне төзи алабыз һәм төзәргә тиешбез». (И. Сталин.
Ленинизм мәсьәләләре,- 9 басма, Г74 бит). Владимир Ильичның китапларын һәм брошюраларын миллионнарча совет кешеләре йотлыгып укыйлар һәм өйрәнәләр. Ленин әсәрләреннән алар көрәш өчен яңа көч, җиңүгә ышаныч алалар. В. И. Ленинның үлүенә егерме дүрт ел тулуга безнең илебез халыклары үз көтепханәләрендә Ленинның бик күп китаплары бсләи киләләр. Бу чор эчендә Ленин Әсәрләренең 2 нче һәм 3 иче басмалары басылып чыкты. Хәзер 4 нче басмасы чыгып килә. Анын өстенә бик күп әсәрләр кат-кат яңадан басылып, аерым китаплар һәм брошюралар булып чыктылар. 1917 елдан алып 1948 елның 1 январена кадәр, безнең илебездә Ленинның совет власте елларында басылып чыккан әсәрләренең гомуми тиражы 164 миллион экземплярдән артык. Шулардай 137 миллионы рус телендә, һәм калганнары Советлар Союзында яшәүче башка халыклар телләрендә чыккан. В. И. Ленинның күп кенә әсәрләре чит телләрдә дә: инглиз, француз, кытай, румын, болгар, поляк, чех, венгер, итальян, швед, хорват һәм башка телләрдә дә чыгып килә. Бөтен дөнья хезмәт ияләре Ленин әсәрләрен укып, аның идеяләре белән коралланып үзләренең сыйнфый дошманнарына каршы батырларча көрәш алып баралар. » &
Партия һәм Совет хөкүмәте В. И. Ленин әсәрләрен СССР да яшәүче халыклар телләрендә бастырып таратуга гаять зур әһәмият бирәләр. Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңү белән үк РСФСР да һәм тугандаш республикаларда Ленин әсәрләрен төрле телләрдә
96
бастырып чыгару эшләре киң күләмнәрдә оештырыла башлады. Шул елларда ук инде Ленин әсәрләре рус теленнән башка белорус, чкраин, грузин, азәрбайҗан, әрмән удмурт, казах, кыргыз, татар, үзбәк, чуваш телләрендә һәм башка күп кенә телләрдә зур тиражлар белән басылып чыкты. В. И. Ленин үлгәннән соң СССР Советларының. 11 съезды үзенең карарларында «В. И. Ленин әсәр- юр.ен төрле телләрдә миллионнарча экземплярларда» чыгару бурычын алга куйды. Союздаш һәм автономияле республикалардагы совет һәм партия оешмалары шушы уңай белән үз милләтләренең туган телләрендә Ленинның аерым хезмәтләрен һәм Әсәрләр җыентыкларын чыгару эшенә керештеләр. Хәзер инде безнең Советлар Союзында Ленин әсәрләре барлык халыкларның байлыгы булып әверелде. Егерме дүрт ел эчендә СССР да Ленин әсәрлӘре 77 телдә басылып чыкты, һәм аларның 1917—1947 иче елларда чыккан тиражлары 27 миллион экземплярдан артып китте. Ленин — Сталин мнлли политикасы нәтиҗәсендә Советлар Союзында яшәүче барлык халыклар кешелек культурасының иң югары байлыгы булган ленинизмны үзләштерергә, бөек Ленин әсәрләрен үз туган телләрендә чыккан китаплардан укып өйрәнергә мөмкинлек алдылар.
В. И. Ленин әсәрләре татар телендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелгәннән соң чыга башлады. Ләкин беренче вакытларда Ленин әсәрләрен татар хезмәт ияләренә җиткерү эше бик акрын барды. Татар хезмәт ияләрен Ленин тәгълиматы белән коралландырырга теләмәгән буржуаз милләтчеләр В. И. Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп чыгару эшен төрле юллар белән тоткарлап килделәр. Ленинның иң якын көрәштәше иптәш Сталин җитәкчелегендә коммунистлар партиясе төрле төстәге милләтчеләрне тар-мар иткәннән соң гына , Ленин әсәрләрен массага җиткерү эше киң җәелеп китте. Хәз-ер татар хезмәт ияләре
Ленинның күп кенә әсәрләрен үз ана телләрендә укый һәм өйрәнә алалар. Бу китапларның иң зурысы — В. И. Ленинның сайланма әсәрләренең ике томлыгы — татар телендә ике тапкыр басылып чыкты. Соңгы басмасы 1947 нче елда басылды. Бу басмага марксизм-ленинизм теориясенең һәм большевиклар партиясе тарихының үсешендәге төп этапларына бик нык бәйләнгән түбәндәге әһәмиятле әсәрләр керәләр: «Нәрсә ул «халык дуслары» һәм алар . социал-демократларга каршы ничек сугышалар?», «Рус социал-демократларының бурычлары», «Нәрсә эшләргә?», «Бер адым алга, ике адым артка», «Демократии революциядә социалдемократиянең ике тактикасы»-, «Империализм — капитализмның югары стадиясе», «Европа Кушма Штатлары лозунгысы турында», «Пролетариат революциясенең хәрби программасы», «Катастрофа куркынычы һәм аңа каршы ничек көрәшергә», «Апрель тезислары», «Дәүләт һәм революция», «Совет властеның чираттагы бурычлары», «Коммунизмда балаларча «суллык» авыруы», «Продналог турында» һәм башкалар. Ленинның шушы ике томлыкка кергән Әсәрләренә кереш сүз тәртибендә иптәш Сталинның Ленин турындагы хезмәтләре бирелгән. Иптәш Сталин үзенең шушы хезмәтләрендә. кешелек дөньясының бөек даһие, большевиклар партиясенең һәм эшчеләр сыйныфының юлбашчысы, Бөек Октябрь социалистик революциясенең һәм дөньяда- беренче тапкыр төзелгән Совет дәүләтенең җитәкчесе булган Ленинны гаять зур көч һәм искиткеч ачыклык белән күз алдына китереп бастыра. Шушы ике томлыкка кергән әсәрләрнең югарыда санап үтелгәннәре аерым брошюра булып та басылыи
чыктылар. Шулар өстснә тагын Ленинның зур теоретик һәм философик әсәре булган «Материализм һәм эмпириокритицизм», «/Чарке һәм марксизм», «Пролетариат революциясе һәм ренегат Каутский», «Әдәбият турында», «Яшьләр союзының. бурычлары», «Бөек башлангыч», «Социалистик ярыш турында», Ленин һәм Сталинның «Социалистик Ватанны саклау турында», «Октябрь революциясе турында»™ аерым тематик җыентыкларын күрсәтеп үтәргә кирәк. 194/ елда Татгоснздат тарафыннан чыгарылган китаплар арасында «Ленин Владимир Ильич. Тормышы һәм эшчәнлегснең кыскача очеркы» дигән китап та бар. 'Ленинның биографиясен өйрәнүдә бу китапның зур әһәмияте бар һәм ул массаларга идел ягыннан тәрбия бирү нигезләренең берсе булып.тора. С. М. Киров: «Ленинны өйрәнегез,, аның тормышын энәсеннән җебенә кадәр белегез, бөтен кешелек дөньясындагы иң даһи юлбашчының бөек васыятьләрен белегез», — диде. Ленинның кыскача биографиясе бөек юлбашчының тормышын чагылдыра һәм аның тәгълиматына — ленинизмга характеристика бпрә, Ленин идеяләренең җипелмәс көчен күрсәтә. Ленинның исеме, аның идеяләре Бөек Ватан сугышы көннәрендә Кызыл Армия сугышчыларын һәм бөтен совет халкын дошманга каршы фидакарь көрәшкә һәм җиңүгә рухландырды. Хәзер, сугыш бетеп тыныч иҗат эшенә күчкәч, ул совет халкын бөек Сталин җитәкчелегендә коммунизм җәмгыяте төзү эшендә яңадан-яңа җиңүләргә рухландыра.
Бө<-к Ленинның ялкынлы йөрәге тибүдән туктауга егерме дүрт ел үтте.
Егерме дүрт ел инде совет халкы иптәш Сталин җитәкчелеген дә, юлда очраган барлык кыенлыкларны җиңеш үтеп, кыю рәвештә һәм тирәнтен ышаныч белән Ленин юлы буенча алга баруында дәвам итә. Иптәш Сталинның зур игътибар . бирүе һәм күп көч куюы аркасында Ленинның әдәби мирасы үткән егерме дүрт ел эчендә рус телендә тулысы белән диярлек игълан ителеп бетте һәм Совет халкының зур хәзинәсенә әверелде. СССР да Ленин әсәрләренең совет власте елларында барлык телләрдә басылып чыккай гомуми тиражы 164 миллион экземплярдән артык. Кешелек тарихында, шул чаклы күп таралган әсәрләрнең булганы юк. Шуның өчен В. И. Ленин әсәрләрен чыгару һәм киң тарату— большевиклар партиясенең гаять зур казанышларыннан берсе ул. Иптәш Сталинның Ленин һәм Ленинизм турындагы, хезмәтләре, «В1\П(б) тарихының кыскача курсы» Ленин идеяләренең бөеклеген ачып бирделәр, бу идеяләрнең гаять зур мобилизацияләүче, оештыручы һәм үзгәртеп төзүче көчен күрсәттеләр. Большевиклар партиясе, Советлар Союзының эшчеләр сыйныфы һәм барлык хезмәт ияләре, безнең илебездә социализм тантанасы өчен көрәшкәндә, бөек Ленин әсәрләреннән көч һәм җиңүгә ышаныч таптылар. Ленинның мәңге үлмәс әсәрләренең һәр җөмләсе, һәр сүзе безнең социалистик ватаныбызга кайнар мәхәббәт белән һәм аның дошманнарына карата тирән нәфрәт белән сугарылган. Ленинның мәңге сүнмәс идеяләре, аның әсәрләре безне яңаданяңа җиңүләргә рухландырдылар. Ленинның идея мирасы гаять бай. Ленинның исеме, аның эшләре, аның тәгълиматы гасырлар һәм меңнәрчә еллар буена юл күрсәтүче йолдыз булып хезмәт итәчәкләр