Логотип Казан Утлары
Публицистика

УҢЫШСЫЗ ХИКӘЯЛӘР


Газиз Иделленең төрле вакытларда һәм төрле дәвер кешеләре турында язылуларына карамастан, җыентыкка кергән хикәяләренең барысында да уртак бер характерлы момент бар. Автор үз -хикәяләрендә аерым шәхесләрнең типик булмаган психологик кичерешләрен гәүдәләндерүгә күбрәк игътибар бирә һәм моның белән кирәгеннән артык мавыгып китә. Мисал итеп «Комсызлык» хикәясен китерергә була. «Комсызлык» хикәясе 1928 елда язылган. Монда сүз Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр **** 
татар авылларының берендә яшәгән Зәйнулла мулланың комсызлыгы                      **** Газиз Иделле, Хикәяләр, редакторы Г. Кашшаф, Татгосиздат басмасы, 1947 ел. Бәясе 3' сум 50 тиен. 
турында бара. «Зәйнулла мулла төне буе саташып чыкты. Авырткан башы, йокламаган, канлашкан күзләре, изелгән бите, чытык чырае аны бик үзгәрттеләр» дип башлана хикәя. Мулла мәрхүм Әхмәтҗанның матур йортын сатып алу белән саташа, ләкин йортны сатып алу өчен Зәйнулла мулланың акчасы җитми, ул көне-төне шул турыда борчыла, көя, яна. Аның бу борчылулары бер авыру төсен ала, һәм нәтиҗәдә- йорт турында уйлый-уйлый Зәйнулла мулла акылдан шаша һәм белешмичә үз-үзен суя.

 
 
Автор 50 биттән артыкка сузылган бу хикәясен тулысы белән тик Зәйнулла мулланың тиңдәшсез ■комсызлык нигезендә туган психологик кичерешләрен гәүдәләндерүгә багышлый. Хикәядән без авыл кешеләренең бу комсыз мулланың •кыланышларына нинди мөнәсәбәттә икәнлеген күрә алмыйбыз. Крестьяннарның авыр тормышлары турында да гомуми төстә генә әйтелеп үтелә. Авылда барган сыйнфый көрәш, сыйнфый мөнәсәбәтләрне без монда бөтенләй күрмибез. Чөнки автор ул турыда язмый. Хикәядә алгы планда барыннан да элек Зәйнулла мулланың .психо- логик кичерешләре тора. Ләкин бу кадәр көчле комсызлыкны тудырган социаль сәбәпләр күләгәдә калганнар. Бу комсызлыкны бирүдә дә художество чаралары дөрес һәм җитәрлек к у л л а н ы л м а г a н нар. А ларда барыннан да элек: «изелгән бите», «күзләрен сикертә-сикертә», «ачулы җил уйнап», «борын очына һәм маңгаена тир тамчылары бәрелеп чыкканнар» кебек, чынлыклары бик бәхәсле ошатулар аша биреләләр. Вакыты белән автор Зәйнулла мулланың психологик кичерешләрен яктырту белән шул кадәр мавыгып, кызып китә, хәтта ул: «Юлында очраган хатынын кинәт кочаклап кысып алып, шашынулы хахылдый-хахылдый, туктаусыз үбә, ялый, тешли, чәйни башлады», ди. Шуның белән бергә. Зәйнулла мулланың көнкүрешендә, аның психологик' кичерешләреннән башка, комсызлыкка хас булган бер генә дә характерлы сыйфатны күрә алмыйбыз. Автор хикәясен бу яктан да тиешенчә эшләп җиткермәгән. ?4оида авторның уңышсызлыкка очравының төп сәбәбе шунда ки, ул Һәр шәхеснең, нинди генә шартларда ничек кенә яшәмәсен һәм нинди генә хәлдә булмасын, җәмгыятьнең бер члены, аның аерылгысыз бер кисәге икәнен һәм үзенең көнкүрешендә тулысы белән Җәмгыятькә бәйле булуын төшенеп 3- -с. ә.- № ]. җитми. Җәмгыятьтә хөкем сөргән сыйнфый мөнәсәбәтләрнең һәр шәхесенең тормышын бплгеләвен исәпкә алып җиткерми. 
«Икмәк һәм хатын» хикәясендә яшь, таза егетнең бер картның чибәр яшь хатынын үзенә ябыштырып чыгарып алуы турында сүз бара. Хикәянең герое яшь чибәр хатын күргәч бөтен дөньясын оныта һәм хәтта складтан азыклар урлануын да сизми. Хикәянең төп сызыгы шуннан гыйбарәт. Инде заводтагы җыелыш һәм башка сөйләшүләр хикәянең шушы төп эчтәлеге өчен фон гына булып хезмәт итәләр. Заһидны актив итеп күрсәтергә тырышу юкка гына булып чыккан. Чөнки хикәя барышында аның әйткән фикерләре һәм аның эшләгән эшләре, үзен-үзе тотуы бөтенләй моның киресен күрсәтәләр. Бүгенге завод активын бу хикәянең авторы күрсәтергә тырышкан сыйфатларда кабул итү, һичшиксез, дөрес түгел. Гомумән, Газиз Иделле моннан егерме ел элек язылган, әдәби һәм политик яктан җитлекми туган бу хикәяләрен хәзерге җыентыгына кертмәгән булса, күп тапкырлар яхшырак эшләгән булыр иде. Бу җыентыкка кергән хикәяләрдәге геройларының һәммәсенең дә исемнәре «3» хәрефенә башланган шикелле, кызганычка каршы, алар- ның характерларында да уртаклык сизелә. 40 ел шахтада эшләгән, чыныккан карт эшче Зиннәт бабай («Бөек сүзләр») әле 1944*нче елда да Совет Армиясе җиңүләренең ныклыгына тулысы белән үк ышанып җитми. Немец фашистлары яңадан кайтмаслармы, икән дип шикләнә. Зиннәт бабайның шикләнүләрен һәм китап өчен Завраж- нийга илле сумлык акча сузганын укыгач, авторның ана башта биргән яхшы характеристикасы (40 ел өзлексез шахтада эшләгән, стахановчы, актив һ. б.) белән килешәсе килми. Чөнки Зиннәт бабайның үз- үзен тотуы бөтенләй моңа капма- каршы килә. «Күпер» хикәясе бу җыентыкта урнаштырылган хикәяләр арасында, 113

 
 
һичшиксез, иц җитди, тырышып һәм уңышлы эшләнгәне. Ләкин бу хикәядә дә әдәби эшләнеше һәм эчтәлеге ягыннан зур гына җитеш? сезлскләр бар. Хикәянең язылышына караганда, авторның сугыш кырын җитәрлек белмәве күренә. /Чисал өчен түбәндәге өзекне китерәбез: «Ике тәүлек буе өзлексез барган каты сугышлардан соң алар ялга чыктылар. Еш-еш кына көзге вак, салкын яңгырлар яугалап торды. Як-ындагы зур ’ бер авылга тукталуны кирәк дип тапмадылар. Анда дошман артиллериясенә мишень булу куркынычы бар иде. Полк урман кырыена урнашты. Алдагы позицияне күздән югалтмыйча, урман кырыендагы яшь нарат агачлары арасына плащ-па- латкалар кордылар, саклык белән генә ут ягу өчен тирән чокырлар казып, җиңелчә лагерь оештырдылар һәм анда бик яхшы ял иттеләр». Алгы позиция күренерлек якынлык һәм ачыклыкка полкның ялга туктавы мөмкин түгел. Аннан соң бөтен полк андый, чакта бервакытта да плащпалаткаларда урнашмый, ә землянкалар казый, артиллерия, авиация налетыннан саклану чарасын күрә. Дошманга күренеп тора торган урман бар икән, бер юләр дә аның кырыена ялга урнашмый, чөнки ул артиллерия һәм самолет өчен бик яхшы ориентир. Димәк, хикәядә язылган хәл чынбарлыкка. туры килми. Күпер мәсьәләсе дә бик бәхәсле. Дошман чигенгәндә гадәттә күперне җимерергә, ватарга тырыша, аны исән калдырмый. Инде елганың ике ягында ике армия яткан чакта ул моны эшләргә бигрәк то тырышачак. Моны эшләве 
хикәядә язылган шартларда артиллерия өчен артык кыен эш түгел. Чөнки дошман артиллериясе позицияләренең якынлыгы моңа тулы мөмкинлек бирә. Шулай булгач, күпернең исән калуы да хикәядә ясалма моментларның берсе булып тора. Сержант Зариф белән Зиннәт солдатның күпердән чыгу моменты да укучыны ышандырырлык түгел. Дошманның ут нокталарына апачык күренеп торган һәм шушындый якын арада күпердән бу рәвешчә исән-сау чыгу әкиятләрдә генә булуы мөмкин, ә чынбарлыкта, хәзерге сугыш шартларында, бу мөмкин булмаган нәрсә. Совет солдатларының тапкырлыгын һәм батырлыгын мондый ясалма моментлар аша бирү дөрес түгел. Атака вакытында, барлык сугыш срсдстволары хәрәкәткә килгән чакта, воронкада чалкан ятып, күктәге болытларны санап, узганнар белән хыяллануны да башка сыйдыруы бик кыен. Югарыда күрсәтелгән бу кимчелекләр хикәянең бөтен төзелешен таркатып, туздырып ташлыйлар. Шуннан соң Зиннәтне кисәүгә тиңләү, ерткыч сагыш дәрьясында йөзү кебек ошатуларга, Зөлхәбирә белән Зарифның Кремль калкулыгыннан егылып төшү һәм һуш китү шикелле моментларга тукталып та тору артык кебек сизелә. Газиз Иделленең бу хикәяләр җыентыгы үзенең эчтәлеге һәм әдәби эшләнеше белән дә бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек булып чыкмаган. 
Ф