Поэзия
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН
■Ar ЛЕНИН Кызыл мәйдан. Ленни мавзолее. Түбән иеп башны, уйланып. Ишегеннән аның без керәбез Тирән итеп, эчтән тын алып. Сагына күңел, Өзелеп-өзелеп сагына Сөеклесен үзенең, Ильичын, Их, тыңлыйсы килә аның речен, Смольныйда утырып бер кичен!.. ... Үлмәде ул, - Ленин һаман яши, Дәрт тудырып бөек көрәштә; Тиңсез җиңүләргә ирешүдә Рухландырып безне һәр эштә. Даһилыгы аның, таң күк балкый, Сталинның эше аркылы, Бишьеллыкның алсу иртәсеннән Саф нур булып сибелә акылы. Ленин — Кохммунизм бинасының Нигезен салган даһи-эшче ул, Сокландырып миллион буыннармы.. Җирдә мәңге яшәр кеше ул!
64
ГАЛИ ХУҖИ
'/r БЕЗ ЯШӘГӘН ГАСЫРДА «Без яшәгән гасырда барлык юллар да коммунизмга илтәләр». (В. М. Молото в.)
Ил өстендә көзге таң яктыра, Тәрәзәдә уйный нурлары; һәм еракка, Выборг якларына Алып китә безнең уйларны.
... Балтик өстен салкын томан сарган, Күптән инде узган ак төннәр. Нева ага тулып ярларыннан, Җырлап ага шаулы дулкыннар. Башлана җыр завод цехларыннан Һәм тарала бөтен ил буйлап, Кабатланып курант чыңнарында, Диңгез-таулар аша юл юллап;
Уза очып карлы Карпатларны, Гөрли калын тайга эчендә; Тыңлый аны Клриль атаулары, Тирбәлә ул Амур өстендә;
Күтәрелә Урал күкләренә, Корыч ташкын аккан көйләрдән; Кузгата ул шахта төпләрендә Күмер катлауларын тирәннән. Җавабы бер эшче-металлистның; —Дүрттә, — диләр Баку ирләре; Тулып торыр, диңгезсыман булып, Илебезнең нефть күлләре. Төзүчегә күбрәк кирпеч кирәк, Дүрт урнына бишне салырга; Ленинград белән, тормыш белән Бер аякка басып барырга.
Кышлаучысы бозлы Сахалинның, •Бу, синең дә уртак уйларың; Колачына хәтта якты көннең Сыймый, илем, җиреңсуларың.
S- «С. Ә.- № 1
Ком чүлләрен, Бозлы киңлекләрне, Уйлар җитмәс һава юлларын Узар өчен ныклык, дәрман бирә, Тынмас итә иҗат илһамын; Якын итә ерак араларны, Җылыта сине төньяк кышында; Төрләп тора бишек җыры булып Сабыйларның башы очында Bv, туган ил, синең мәхәббәтең, һәр көнеңне бергә көткәнгә; һәм астында якты зәңгәр күкнең Җирдә тереклек дәвам иткәндә Сүнәсе юк һичбер. һәр йөрәктә Арта гына барыр ялкыны, Һәм күчәр ул шулай киләч^’ Тормыш булып, безнең аркылы.
65
Төньягыңда кар-бураинар уйнап, Сайгаларың буйлап йөргәндә, Аюларың калын урманнарда Кышкы өннәренә кергәндә, Виноградлар пешә көньягыңда, Җәелеп үсә кипарисларың; Ә Эльбрус, Памир, Казбегыңда, Бозлар ята җәен-кышларын.
Өсләрендә йөзә ак болытлар, Түбәсенә тиеп аларның; Шаулый аста тынмас шарлавыклар, Арасында ташлы тауларның.
Елгаларың синең ерак җәелеп, Сугаралар мамык кырларын; Ефәк белән урый җәйләреңне Хезмәт сөйгән алтын кулларың. Тиздән бездә язлар язы туар, Яңа бәхет гөрләр һәр җырда; Шул көннәргә. илтә барлык юллар; Мондый илдә, мондый гасырда Бер көн яшәү бер гомергә тора, Кем сокланмас безнең язмышка! һәр Гарридан ун баш югарырак Тора бездә кеше. Тормышта һәммәбезнең урны бердәй безнең; һәм басып без бер үк туфракка, Бер хис белән янып, күзләр тегәп, Ант биргәнбез бер үк байракка, — Шундый хис ул, Мартен, домналарга Ялкын өсти ялкын өстенә; Ява җиргә җылы яңгыр булып, Кыр тутырып уңыш үстерә;
66
Без үзебез синен, хуҗаларың, Төзүче дә сине үзебез; Кирәк икән, солдатларың булып, Бер урнына басар йөзебез.
Кичә генә бәхтең, иркең өчен Бар дәһшәтен-уздык сугышның; Тик яшәсә янып ил-көн өчен, Ямен таба кеше тормышның.
Кайна, иптәш, иҗат ялкынында, Яшьлек юлың итеп суз аны; Үкенерлек булмас картлыгыңда Гомернең тик шулай узганы.
Без тәмамлап кайттык походларны, Күпне күрде солдат башлары; Без төзүче бүген. Гигантларның Цементлыйбыз нигез ташларын.
Ә еракта, океан артларында Атом бомбалары коялар; Котылу эзләп алар шартлавында, «Тимер пәрдә»ләрен коралар.
Кемнәр алар? Нинди кара көчләр Кабыза тагын сугыш утларын? Кемнәр бора безнең өстебезгә Уолл-стритның канлы тупларын? Корольләре алар шул тупларның; Фикер йөртеп баксаң чын-чынлап, Бөтенесе бер оядан очкан, Фюрер белән бергә борынлап. Ниятләре бер үк бу өернең, Артларына сугыш сыенган; Язмышлары булыр бер үк төрле, «Уймак чыга хәтәр уеннан».
Горур атла, кеше! Урам ташы Уелып калсын баскай эзеңдә; Тынычлык һәм. хөрлек таянычы —= Москва бар дөнья йөзендә.
Сталин бар, Текә борылышларны Алдан күргән акыл иясе. Актарылган океан дулкыннары Доллар дөньясының көймәсен Давыл көче белән чайкалдырып, Ярдан-ярга кагып йөрткәндә, Таш кыяга китереп, сугар өчен
67
Упкыннарга таба илткәндә; Карамыйча һичбер каршы көчкә, Еөтенесен читкә этәреп, / на порттан, яңа юнәлешкә Җилкәннәрен биек күтәреп, Олы юлга чыккан зур корабны Максатына алып баручы, Йөрәкләрен безнең барыбызның Аталарча аңлый алучы Сталин бар. Тормыш офыкларын Киңрәк ачсын, диеп, һәрбер таң, Ул һәркемнән күбрәк хезмәт куя, Ул һәркемнән күбрәк кайгырта. Тиздән бездә язлар язы туар, Яңа бәхет гөрләр һәр җырда; Шул көннәргә илтә барлык- юллар Без яшәгән шанлы гасырда.
Яз бит инде капка төбендә, Игенченең хәзер эше күп, Сугыш көннәренең берендә Зур һөҗүмне көткән киче күк, — Тимерчеләр таңнан йокысыз, Учаклары таңнан кабынды; Әйтерсеңлә, анда ут кошы — Очам, — диеп канат кагынды. Гөҗли өргеч. Очкын яңгыры Явып тора тирәягында; Ахак төсле итеп яндырып, Сук тимерне кызу чагында! Яз бит инде капка төбендә, — Соңлагансыз, дуслар,— димәсен; Синең һәрбер хезмәт көнеңдә Мул тормышың җыры гөрләсен.
Узды уйнап соңгы бураннар, Җитте язның апрель айлары; Таралдылар салкын томаннар, Боз астында сулар кайнады. Җылы яңгыр килде көньяктан, Тәрәзәңне ачтың киң итеп, с Тир Һәм каның тамган туфракка Ил ризыгы яуган көн итеп. Берүк иде синең уйларың: — Кар сулары әрәм акмасын, Алар безнең иген кырларын Уңыш күле булып капласын.
* Кыскартылып басыла. Ред. һәм чыктыгыз күбәү басуга, һәркем күңлен бер хис биләде; Әйтерсеңлә, язгы ташуда Мул тормышың җыры гөрләде. Кипте җирләр, Идел сулары Ярларына кире кайттылар; Кырларыңны шулай сугарып, Тормышыңдай тулып актылар. Төште менә колхоз сабанга, Алдан йөреп сабан сөрдең син, — Чебешләрне көзен санарга
Күңеллерәк булсын, — дидең син. Танкист иде күршең фронтта, Башка бүген аның һөнәре, Утырып кабат корыч атына, Төрәннәрен тирән җибәрде. Уралына кайтып юлдашың, Кабат басты домна янына; Кайнап акты чуен елгасы, Аксылланып, ыргып ярына. Шахтер дустың төште забойга, Домналарга азык бирергә; Әйтте соңра, Сөртеп тир-тузанын, — Мохтаҗ булмас илем күмергә. Сталинградка кайтты төзүче, Узып Идел-Берлии арасын;- һәр уч цемент һәрбер кирпече Дәваласын сугыш ярасын.
68
Син рядовой идеи, сугышта, Пехотада хезмәт иттең син; Инде кайтып тыныч тормышка, Кыр тутырып иген иктең син. Бодай чәчтең, бергә күмәкләп Көзен күтәрелгән чирәмгә; һәм бу җиргә синең йөрәкнең Тамырлары китте тирәнгә.. Карадың син илең күгенә, йолдызлары балкып яндылар; һәм нурлары синең өеңә Таң яктысы булып яудылар. Яуды алар җылы, мул булып Бишектәге балаң өстенә; Сузылдылар якты юл булып Якыннардан якын кешеңә. Алда — киң юл, Даһи Ильичның Сызган юлы. Бәхтең чынлыгы, — Күренә сиңа Яңа тормышның Ачыла барган чиксез офыгы. Менә кырлар. Иген диңгезе. Дугалы ат керсә — буйлармы? Аны шулай синең, .игенче, Кайнар мәхәббәтең сугарды. Башкардың син эшең эш итеп, Күпме хезмәт салдың аңарга, Кояш яктысына иш итеп, Өстәп язгы җылы яңгырга. Шуңар әнә бодай, солылар Камыш кебек, ерып чыккысыз; Дулкыннары кара-кучкыллар, Куе алар, урак тыккысыз. Арышларың шаулап утыра, Башагына җитмәс карышың; һәм син аны алып учыңа, Хезмәтеңне үлчәп карыйсың. Салмак тарта: Хезмәт баһасы Өстен бездә алтын хакыннан. Көнең якты. «Кара сакалың» йөрми хәзер синең артыңнан. Үзеңпске хәзер җир-суың, Нинди матур гомер сөрәсең; һәм ишеген парламентыңның Киң иттереп ачып керәсең. Тотмый закон хәзер якаңнан, Ү,з властең, үзең хуҗа син; Үз дәүләтең; Кайда барсаң да, Кайгыртуын аның тоясың. Сиңа һәркем, карап эшеңә, — Гражданин,—дип зурлап эндәшә; Тормыштагы урның — Эшче һәм Академик белән янәшә. Ә кем бирде сиңа боларны; Тынычлыгын, бәхтеи һәр йортның Кем һәркемнән күбрәк уйлады, Кем һәркемнән күбрәк кайгыртты? Ул — партияң. Аңа ышанып, Әйтәсең син, эшең уңганга: — Якты булыр көнем һәрвакыт, Синең белән бергә булганда.
Инде уттай урак өсләре, Игенчеләр
таңнан торалар; Куеп башка бөтен эшләрен, Кырда кунып, уңыш җыялар. Чалгычылар чаба киң алып, Чалгылары үткен кайралган; — Егет булсаң, чалгың чыңнары, Ишетелсен әллә кайлардаи. Кырда була таңнар атканда, Уңган кызны шуннан таныйсың; Ә кичләрен эштән кайтканда Көлтәләрен меңләп саныйсың. Урак ура эшчән аналар. Ураклары үткен төшәлгән; Артларында алтын учмалар Бере өстенә бере түшәлгән. Тынма көн-төн, кырлар корабы, йөзәр өчен киңлек бар сиңа! Иркен кырлар... Сулар.... Урманнар... — Без үзебез хуҗа барсына. Гөрли суккыч. Көнентөннәрен Тынгы белми безнең кешеләр; Үтәлүе булып вәгъдәнең, Өелә анда алтын көшелләр. Гөрли суккыч. Мул көз сөенече Канат җилпи һәрбер йөрәктә; Тирен сөртеп, әйтә игенче: — Мохтаҗ булмас илем икмәккә. Атлый атлар, чайкап башларын; Очкын чыгарырдай басканда Олы юлның чуер ташлары Чатнап кала дага астында. Ашлык килә. һәрбер бөртектә Мәхәббәтең килә илеңә. Ышанычың килә бергә үк Иртәгеге туар көнеңә. . П
69
СИБГАТЬ ХӘКИМ
* ЯШЬЛӘР Ж.ЫРЫ ф. 3. ө. мәктәбенә килүчеләргә багышлыйм
Без кыю атлап киләбез, Алда — шәһәр утлары. Чакырды безне үзенә Төзелеш гудоклары.
Заводлар, яңа заводлар, Торасыз мәгърур басып. Зур дәвер каршылый безне Киң ишекләрен ачып.
Безнең сафларда ватанның Кызлары һәм уллары. Гигантлар ташында балкып Янсын яшьлек нурлары.
Тик хезмәт үзгәртә җирне, Тормышны ямьле итә. Киләбез, барлык юллар да Коммунизмга илтә.
ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП * УРМАНЧЫ Сөйлиләр аның турында Төрлечә кызык итеп, Әйтәләр, урман эшендә Закирга булмый җитеп. Пычкыга әйбәт киселә, Чыршы һәм каен диләр. Ул инде, урман кисүнең Өйрәнгән җаен, диләр. Агачның кайда авасын Ул алдан белеп тора, һәр эше аның уңайлы, Килешеп, көлеп тора. Кайсыдыр, аннан үтенгән, Пычкымны көйлә диеп, Син ничек яхшы кисәсең, Сереңне сөйлә, диеп, һәм Закир һич тә иренми Сөйләгән җайлап кына: — Булмый ул уңыш казанып, Пычкыны кайрап кына. Мин менә күрдем сугышта Авыллар дөрләп яна. Карт-коры, бала-чагалар Куышсыз, йортсыз кала. Хәтерлим менә, бер йортны, Кап-кара кисәү иде. Бер ана аның янында — Баласы бишәү, иде. Мин әйттем, аңа, елама! Күз яше кирәк түгел, йорт булыр, тагын яңасы. Төшмәсен синең күңел. Мин, менә шундый кешенең Үз йорты булсын, димен. Хуш исле нарат өйләрдә Шат, матур торсын, димен. Пычкының урман эшендә Үткере яхшы аның. Тик, менә үткер коралга, Кушылсын дәртең, җаным. ... Чыжылдый пычкы тавышы, Кар өстән явып тора, Гөрселдәп калын наратлар Тезелеп авып тора. Киселгән бүрәнәләрне Бригадир барлап йөри, Олы юл буйлап аларны Зур тракторлар сөйри.