Логотип Казан Утлары
Роман

Намус

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК 

Бүген көн аяз булып чыкты. Иртәнчәк авыл өстендә сырлы- сырлы юка болытлар күренгәләп -алды да, тора-бара алар каядыр югалды. Шуннан соң күк йөзенең караңгы чырай күрсәткәне юк иде әле. Аксыл зәңгәр күктән, мул булып, яз кояшының саргылт нуры коела, тау кырыйларында, каралты түбәләрендә, күз иярмәслек тизлек белән, җылы дулкыннары тибрәнә, кырлар өстендә, күзне камаштырып, челтәрләнгән язгы карның көмеш бизәге балкып тора. Көмештән коелган әнә шул якты кыр өстеннән көрән тасмадай боргаланып узган язгы җепшек юлдан аларның утаманнары кайтырга тиеш. Шуңа кадәр амбар алдын тутырып яткан менә бу бодайның җыясын-җыеп, саныйсынсанап, бер өлешен машина аркылы уздырып — бөтен эшне түгәрәкләп куясы бар. Амбар буендарак, меңнәрчә калай кисәкләренең бер-берсенә ыш- кылуысыман чыңлаган тавыш чыгарып, триер әйләнә. Анда керфекләренә тузан кунган яшь кенә ике кыз, җырлыйҗырлый, бодай тазарталар. Алардан ерак түгел, кояш күзенә таратылган кызгылт сары бодай җәеме янында, Мәү- -лихә түти белән Әпипә берәмлекләп бодай чүцлиләр. Мәүлихә түтинең иреннәре нидер пышылдап тиз-тиз кыймылдый. Эре бодай бөртекләре, аның бармагы белән ишарәләвенә буйсынып, бере артыннан бере, бере артыннан бере, көтүдән кайтып килгән сарык бәтиләре шикелле күңелле’ сикер- гәләп, алъяпкычына тәгәриләр. Мәүлихә түти аларның телен беләдер, бодай бөртекләренә шулай пышылдап ниндидер ягымлы сүзләр әйтәдер кебек. Аның юка борынын, озынча аксыл битен язгы кояш каралтып өлгермәгән әле. Сары борчак сибелгән көрән бумази күлмәгенең җиңнәрен сызганып җибәргән дә, кояш нуры үзенең битен һәм кулларын кыздырып торуына рәхәтләнеп утыра. Ул шулай озак саный-саный да, авыз эченнән генә пышылдап: — Мең! — дип куя. Аннары алъяпкыч кесәсеннән кечкенә генә ак янчык килеп чыга, бодай бөртекләре, Мәүлихә түтинең үзенә генә ишетелерлек йомшак тавыш белән кыштырдап, аның учыннан шул янчык эченә агалар. Амбар янындагы триер туктап торган арада түбәдәге күгәрченнәрнең өзелеп-өзелеп гөрләүләре ишетелә башлый. Мәүлихә түтигә каршы салам өстенә җәелеп утырган, утыз яшьләр чамалы, тулы гына гәүдәле ’ Әпипә, башын кыйшайта төшеп түбәгә карый да, ниндидер эчке дулкынлану һәм дәрт белән: — һай шул гөрләшүләре^ — 

 
ди. — Бакчи, нинди бөтерелә, канатларын нинди итенә! Әпипә эшен онытып яшькелт күзләре белән түбәгә текәлә, үзенең. әдәпле генә башын пгәләп гор- ган сөяркәсе тирәсендә кабарынкы 'канатларын кыштырдатып зырылдап әйләнгән купшы күгәрченнән күзен ала алмыйча, тәмле итеп авызын чәпелдәтеп куя, гүя, күгәрченнең мәхәббәт җырын бүлдерергә теләмәгәндәй, акрын гына Мәүлихә түтинең җиңеннән тарткаларга тотына: — Мәүлихә апа, канатым, үбешәләр, валлаһи үбешәләр! Мәүлихәнең түгәрәкләнеп уелган матур борын канатлары түземсезлек белән селкенеп китә. Ул күршесенең ерылган авызына, юан шәрә сыйракларына кырыс бер күз ташлый да, бер сүз әйтмәстән, үз эшен дәвам иттерә. Кая, Әпипәгә андыйлар гына үтәмени. Ул күзләрен кыса төшеп, кеткелдәп көлә, назланып, башын к ы йш а йт а -кы й ш а йта, т а з а л ы гы ашып торган балтырларын, йомры беләкләрен сыйпарга тотына: — һай, Мәүлихә апа, канатым,— ди, — бакчи, яз бит, яз1 Бер дә күрмисеңмени соң? Әнә анда, амбар артында, ата казларга тикле нинди матур каңгылдашалар, күгәрченнәргә тикле үбешә. Бөтенесе парлы-парлы, мин генә моңлы-зарлы. Ялгыз утын янмас, ялгыз куен җылынмас, дигәннәр, һай, белеп тә әйткәннәр. Күгәрченнәргә карап күңел юатырга калды бит. Ул ничектер тамак төбе белән тавышсыз гына көлә. Аның яшькелт майлы күзләре сирәк керфекләре арасыннан мутланып елтырыйлар. Кан бәреп торган йомшак иреннәре үз алдына тетрәнеп- тетрәнеп китә. Әпипә, яшел кашлы көмеш йөзек кигән юан кыска бармагы белән ялкау гына орлык чүпли- чүпли Мәүлихә түтигә карап алгач, үз алдына тагын бер көлеп куйды.- Җайлабрак утырды да, әллә Мәүлихә түтине үчекләп, әллә вакыт уздырыр өчен: — Әле тегендә ата каз каңгылдагач исемә төште, — дип, нидер сөйләнергә тотынды. Әпипә сүзне, кашларын сикертә- сикертә, тәмле итеп сөйли, гүя, үз сүзләренең рәхәтенә үзе үк оеп киткәндәй, ара-тирә авызын чәпелдәтеп 
куя, күзләрен йомгалап ала. Аның сүзләре ничектер үзенең түгәрәк бите, җыйнак кына йомры гәүдәсе шикелле, йомраеп чыгалар, бүлтәеп торган иреннәреннән бере артыннан бере, урман чикләвегедәй, тәгәрәшеп кенә торалар. Әпипә зәңгәр йон фуфайкасын шактый кабартып торган тулы күкрәген дерелдәтеп, кеткелдәп көлә. Мәүлихә түти аның бу лыкылдавын бер дә ошатмаса да, монысында ул да авызын ермыйча булдыра алмый: — һи, тел бистәсе, һи, ерык авыз! Телеңә салынып утырган буласың шунда!.. Ул арада амбар артыннан, ак муенлы тимер таякка таянып, иңбашына брезент сумка элгән, кара тут йөзле, чөм-кара озын мыеклы, кечкенә зәңгәрсу күзле бер кеше килеп чыкты. . Әпипәнең узган берсенә дәшми кала торган гадәте юк иде. Эшен ташлап, аңа да сүз кушты: — Шәмсетдин абый, канатым, бүген радиода ниләр сүләделәр? Нинди яңалыклар бар? Шәмсетдин аксап барган җиреннән туктый төште. Җәймә өстендә таралып яткан бодайга, җәймә .кырыендагы салам өстендә бик әллә ничек итеп кенә җәелеп утырган Әпипәгә карый-карый, бүген ни сәбәптәндер тәпи басмыйча., а-ска таба гына салынып торган озын мыегы өстеннән имән бармагын шудырып җибәрде. — Тәк сибә, бер шәй йок. — Безнекеләр берәр кала да аямаганнармы? Шәмсетдин, гамьле кыяфәт белән башын чайкап, телен чартлатып куя. Юк, янәсе, кызганычка каршы, безнекеләр узган төндә шә- һәр-фәләи ала алмаганнар шул. Әпипә Шәмсетдиннең көянтәсы- маи бөгелеп төшкән мыек чылгыена, аннары амбар түбәсендә гөрлә*

 
шеп утырган күгәрченнәргә күз сала да, башын кыйшайта төшеп, иренчәк кыяфәт белән, кояш кыздырган балтырларын уарга тотына. — Әй, Шәмсетдин абый, мыегыңның. салынып төшкәнен күргәч үк өметемне өзгән идем аны... Шәмсетдин аңар җавап бирмәде. Мәүлихә түтигә төбәбрәк, — Кайткач әйтерсез, Нәфисәгә агроном шылтыратты. Кич алтыга районга килергә кушты, — дип китеп барды. Әпипә бераз уйланып утырды да: —■ Ничә кеше килеп сорады инде шул Нәфисәне. Ә менә Әпипәне берсе бер сорамый. Гел ул да, гел ул... Мәүлихә түтинең аңа күптән үк каны кызып утыра иде: — һе! Кара син! Ник, ишеткәнең юкмыни!? Кеше булган кешедә мең кешенең эше бар, кеше булмаган кешедә кешенең ни эше бар! — диде. Аннары кечкенә башлы, дәү корсаклы нәни ак чебешләр төркемедәй үз янында тезелешеп торган ак янчыклар янына тагын берне куйды да, Әпипәнең шәрә балтырларына ачуланып карап алды: — Яратмыйм лабаса шушы зат- сызлыгыцны, кем, Гафифә, — диде. — Ир-ат барында ботың-чатың- ны аерып, балтырларыңны ялтыратып утыру ир хатыны булган кешегә бер дә генә дә килешә торган эш түгел. Әпипә, ваемсызланып: — Ай, канатым, Мәүлихә апай, — ди. — Алла биргән бәрәкәт ич, әйдә, күрсеннәр, рәхәтләнә бирсеннәр, тик күз генә тимәсен... Мәүлихә түти аның елтырап торган майлы күзләренә карап башын чайкап куйды. — Тьфу! Әдәми зат түгелсең лә син, иблис токымыннандыр син. Аннары аңа кулын селтәп/ авызын кыймылдата-кыймылдата, янындагы янчыкларны тагын бер санап чыкты. Сигез янчык. Сайлап кына салган, эре бөртекле сигез мең орлык... Моннан 'соң әле боларны граммлап кына үлчисе бар. Аннары, янчык саен йөзәр генә бодай алып, тишелдереп карыйсы булыр. Менә шунда әйтеп бирә инде ул: йөздән ничәсе тишелә? Ничек тишелә? Уҗымы көр буласымы, уртачамы, әллә кәй үкме? Шулариың барысын, 
бөртеген бөртегенә китереп, исәпләп чыгарганнан соң гына бер гектар җиргә күпме орлык кирәге мәгълүм буласы. Анысының инде аның исәбе-хисабы да бик нечкә, эше дә бик . нечкә. Ул кадәресенә Мәүлихә түтинең башы да җитә торган түгел. Ул якларын инде аның аларның башлыклары •— Нәфисә үзе карый, үзе исәпләп чыгара. Мәүлихә түти гәрчә бу нечкәлекләрнең бөтен серен үзе төше неп җитмәсә дә, Нәфисәнең шундый кыен чакларда да күңелен төшермичә, безнең звпнабыз дип, без быел уңышны бик күп алырга тиеш бит, гөлкәйләрем дип әйтеп, кыштан бирле янып-көеп йөрүе аңа бик ошый иде. Әле иртә белән үзе Яурышкан буена кар суы тотарга киткәндә дә бөтенесен Мәүлихә түтигә ышандырып кат- кат әйтеп -китте: — Син безнең арабызда иң олы кешебез, Мәүлихә түти, — диде. — Кулың да бик җиңел, үзең карап эшләтә күр инде. Бодайның бер ишесен триер аркылы уздырырга, бер ишесен кояшта җылытырга кушты. Кыш көне агроном боларны укытканда ук •эйтк'эн иде: кояшта җылытканыннан бодайның бәпчеге уяна икән дә тишелми торган орлык та тишелә торган була икән. Менә бит нәрсәдә бу җылытуның хикмәте. Аннары инде иң эреләрен генә берәмләп чүпләргә кушты. Монсы яңа орлык үрчетергә буласы. Мәүлихә түти зур җәймәләр өстендә җылынып яткан бакыр төсле бодай катлавын, иркәләгәндәй йомшак кына итеп, учы белән тигез- ли-тигезли әйләнеп чыкты да, амбар янында машина әйләндергән кара кашлы, кара тут йөзле чандыр кызга дәште: — Карлыгач, бәбкәм, Яурышкан юлына бер күзең салсаңчы; Нәфисә апаңнар кайтып килмиме икән? Ике куллап машина әйләндереп
10 
 
торган чөм-кара чәчле, нечкәрәк солу гәүдәле яшь бер кыз, ниндидер уйларыннан бүленеп, басу ягына карап алды. Тик тау битендәге пар нарат яныннан ерактагы зәңгәр урманга таба китеп югалган бормалы саргылт юл өстендә Карлыгачның кара күзләре берни дә күрмәделәр. —. Юк, Мәүлихә түти, — диде, — Нәфисә апалар күренмиләр әле. Юлга чыкмаганнардыр, күрәсең. Бу чибәр кыз нечкәлеге беләнме, чәче белән кашының чөм-кара булуы беләнме, кап төше беләндер чыннан да карлыгачны хәтерләтә иде. Карлыгач, нидер тыңлагандай, тынып калды. Аннары балалар шикелле куанып: — Тургай, тургай! — дип кычкырын җибәрде. — Ишетәсезме, тургай килгән! Әнә сайрый, әнә! Әпипә әллә чыннан да куанды, әллә шаяртып кына әйтте: — Ай, канатым! — диде. — Кая? — утырган җиреннән кузгалмыйча гына, бармакларын саргылт кашы өстенә куеп, яшькелт күзен күккә терәде. Мәүлихәнең күзләре аера алмады, чөпки тургай бик биек, ул күкнең аксыл-зәңгәр тирәнлегеннән Карлыгачның үзенә дә төклетура хәтле генә булып күренде. Әмма тавышын һәммәсе дә ап-ачык ишеттеләр. Тургай тавышы якты күк йөзеннән, көмеш чыңнары шикелле, чылтыр-чылтыр кое-‘ ла иде. Карлыгач куанып һәм сокланып карап торды да, бераз тетрәнгән йомшак тавышы белән шигырь әйтергә ТОТЫНДЫ: 
Дөньяда яз бүген — Күкелдә яз. Ә күк зәңгәр шундый, көн аяз... Карлыгач нечкә тойгылы, сабыйларча саф һәм йомшак күңелле бер кыз иде. Атасы аннан: — Укып чыкканнан соң кем булырсың икән соң син, кызым? Врачмы, инженермы, әллә укытучымы? — дип сораганда, Карлыгач, башын аска иеп: — Белмим шул әле, әти, — дип кенә җавап бирә торган иде. Әмма бер хыял, шушы Идел болыннарында, урман буйларында йөргән чагында, сабый вакытында ук туган буй җитмәстәй якты бер хыял аны һәрвакыт дулкынландырып килде. Ул киләчәктә, зур уку йортларын тәмамлап чыкканнан соң, шагыйрь булу, 
шигырьләр язу турында хыяллана иде. Ләкин... Бу әле бик яшерен бер сер, бу әле берничек тә ышанып булмый торган бик ерактагы бер хыял гына. Кая ул! Мөмкинме соң? Бу хыялын ул хәтта үзеннән-үзе яшерә, ул турыда чынлабрак уйлый башласа, бик пак һәм саф бер нәрсәгә кагылып аны буягандай, үзендә бер уңайсызлык хис итә иде. Моңарчы Карлыгач бу хыялга, якты йолдыз нурына, сокланган- сыман, ерактан гына кызыгып йөри иде әле. Күрше Алаибаш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап чыкса да, сугыш башлану аркасында Карлыгач укырга китә алмый калды. Әмма сугыш бетеп атасы кайтканнан соң ул үзенең укырга китәчәгенә бик нык ышана иде. Кайчагында аның күңеле, күз яшьләре чыгарлык дәрәҗәдә, аеруча бер җилкенү белән дулкынланырга тотына. Узган ел сугыш башланганны ишеткәч шулай булды, өченче июль көнне Сталин речен тыңлаганда да шулай булды. Аның тойгылары шундый кайнашалар, Карлыгачның бу турыда күңелендәге шикелле үк ярсу һәм йөрәкләргә ут кабызырдай ялкынлы итеп, бөтен дөнья ишетерлек, тетрәтеп җибәрерлек итеп нидер әйтәсе килә башлый. Ләкин көчле һәм ялкынлы сүзләр ул арада гына телгә килеп өлгермиләр, аның урынына ничектер, үзеннән-үзе, җыр килә, кайчандыр укылган шигырь килә. Әйтерсең, күңелдә кечкенә генә күк күкри, яшен яшыш һәм бу тетрәткеч тойгылар узгач аның күңеле, яңгырдан соңгы саф һава бөркелгәндәй, иркенәеп, рәхәтләнеп кала иде. Аның, күрше авылда сөйгән егете бар иде. Ул сугышка китте. Нечкә җанлы бүтән кешеләр шикелле үк, Карлыгач та бөтен җаны-тәне белән
11 
 
сөя иде. Бу дөньяда аның мәхәббәтеннән дә көчле мәхәббәт булырга мөмкин түгел иде. Ул фронтка язган хатлар, хуш исле чәчәкләрдән үрелгән таҗлар шикелле, иц ягымлы, иң нечкә тойгылардан үрелгән була иде. Аның атасы шушы Идел районында төрле җаваплы урыннарда эшләгән. Сугыш башланган көнне, Байтирәккә кайтып хатыны һәм балалары белән исәнләшергә дә өлгерә алмыйча, фронтка китеп барган. Узган ел немецлар Москвага якынлаша башлагач, Карлыгач үзе дә военкоматка гариза күтәреп барган иде: — Мин, Галләм кызы, — дигән иде. — Мондый чакта әти монда бер көн тора алмас, үзе белән мине дә сугышка алып киткән булыр иде. Л1ине фронтка җибәрегез. Аны сугышка җибәрмәделәр. — Синең яшең җитми әле, сеңелем, — диделәр. Райкомолда да шул сүзне әйттеләр. Ул Райкомга китте. Райком секретаре Җәүдәт Мансуров әйтте: — Атаң өчен дә, үзең өчен дә колхозыңда бик күп итеп иген үстер, синең фронтың шул булсын, — диде. Ул көннәрдә Нәфисә үзенә иптәшләр җыя башлаган иде. Алар бср-берсен бик тиз табыштылар һәм аерылмас дуслар булып кушылдылар. Бераздан триер тавышы тынды. Амбар ягыннан Карлыгач белән эшләүче яшүсмер кыз Сөмбелнең җырлый-җырлый әрҗәләрдән бодай тутыра башлаулары күренде. Карлыгачның тавышы ныгып җитмәгән йомшак тавыш иде. Әмма ул иптәш кызының тавышы белән шундый парга килә, хәтта Мәүлихә белән Әпипәгә а ларның берәве генә җырлыйдыр кебек ишетелә иде. Иртән торсам кояш көтәм, Кич булды исә ай көтәм шул, Кич булды исә ай көтәм. Кояш белән ай көткән күк, Фронтлардан хат көтәм. Әпипә утырган җирендә тынып, зәңгәр күзләре белән җиргә текәлде. Хәзер аның чыраенда да моңаюмы, сагышмы, ниндидер бер җитди ббрчылу эзе күренә иде. Мәүлихә түти, бодаен саный-саный, аңа каш астыннан гына күз сирпеп алды: — «һе! Сиңа да үткәрделәр ме- 
ни?!$> Идел буе тугай-тугай, Тугай саен бер тургай шул, Тугай саен бер тургай. Иртән сайрый, кичен сайрый Саргайсын бу ди бугай... Күп тә үтмәде, җыр тынды. Җыр тавышын юксынып борылып карасалар, авыл ягыннан колхоз башлыгы Сәйфи килә имеш, кызлар шуны күреп туктаганнар икән. II 
Сәйфи җилбәгә җибәргән кыска бишмәте астына кулларын яшергән килеш Карлыгач белән Сөмбелнең бодай тутыруларын карап узды. Бераз бүтән амбарлар янында югалып торды да тагын Мәүлихәләр янына килеп: — Кайтмадымыни әле? — диде. — Кемне әйтәм, Нәфисәне... — Юк шул әле, нишләптер кайтып җитмиләр. Эшләре озаккарак сузылды ошай. Әпипәнең кояшта кызара башлаган балтырларына күзе төште. Йонлач бармагының очы белән өчпочмаклы ата сакалын кашырга кереште. Сәйфинең нечкә сары җепләр белән челтәрләнгән уң күзе очлаеп, алгарак чыгып тора, сул күзе исә яртылай йомылган иде. Мәүлихә түтигә аның сул күзе үтә хәйләкәр кебек күренде. Уң күзе шулай зур булып челәеп торганда, аның сул күзе, юри шулай йомылган булып, җыен тиешсез урыннарны капшыйдыр кебек. Мәүлихә түти Сәйфинең олы башы белән Әпипәнең шәрә балтырларына күзен челәйтеп карап торуын ошатмады. Түземсезләнеп кыр ягына күз салса, Нәфисәләрне күрде. — Әнә, кирәк булса, кайтып ки-, ләләр. Басу ягыннан, акрын гына ата
12 
 
лап, иңбашларына көрәкләр күтәргән ике хатын-кыз килеп чыкты. Карлыгач алдан килгән уртадан калкурак гәүдәле, сөрмәле коңгырт күзле, беренче карауда ук күзгә бәрелә торган куе озын керфекле җыйнак кына киенгән яшь бер, киленнең иңендәге көрәген килеп алды. ’ — Бик ардыгызмы, Нәфисә апа?— диде. Балтырларына хәтле юешләнгән күн итекләренә, өс-башларына күз салып башын чайкады.— Гел җәяү бит, ә! Шул хәтле җирдән... Нәфисә, «ие!» дигәнсыман башын иеп, үзе белән кайткан җәенке кызыл битле, зур таза гәүдәле иптәшенә борылды. — Зәйнәпбану, — диде. — Син кайта торсаң да ярый. Төштән соң бодайны триерлап бетерәсе булыр. Чәй эчкәч килерсең. Зәйнәпбану авыр гәүдәсенә күзләре белән урын эзләп, як-ягына каранды. — Әйдә, бергә генә кайтырбыз инде. — Алайса, мәйлең... Хәзер барыбыз да кайтырбыз. Нәфисә кояш белән- язгы җилдә алсуланган озынча чибәр битен һәм ачык маңгаен яулык чите белән сөрткәләп алды. Маңгае өстендә, йөзен тагын да сөйкемле- ләндереп, кечкенә генә чәч төркеме күпереп калды. Сәйфи кулларын бишмәте астына яшергән килеш, арлы-бирле йөргәли иде. Нәфисә аңа: — Сәйфи абый, миңа берәр әйтәсе сүзең бар идеме әллә? — диде. — Әйтәсе сүз дип... председательнең ниләр әйтәсе билгеле инде. Аланбаштан комиссия киләсе диләр, тикшерергә. Менә караштырып йөрим. Кайда ничек? Орлыгы-фә- ләне, сабаны-тырмасы дигәндәй... Кирәк бит. — Әәә... былтыргы ярышташлар киләсемени? — Нәфисәнең йөзеннән борчылу күләгәсе узды. — Оятлы булмабыз микән соң? Аланбаш бит быелларда әнә кая таба атлады. Безнең «Чулпан» түгел инде ул. Сәйфи читкә караган хәлдә авыр сулап, «уф-уф» дип куйды. Аның кемгәдер ачуы килгәнгә охшый иде. Төрпә генә итеп: — Каян беләсең соң, — диде. — Бәлки, кызарырга да туры килер. Елы шундый бит. Ул, ислә төшеп, Мәүлихә белән Әпипә арасында торган юкә кисмәктән 
бер уч бодай алды. Аны учында сикерткәлэргә тотынды. — Бу нәрсә сезнең: орлыкка дигәнегезме, әллә бракка чыкканымы? Үзләренең эше белән колхоз башлыгының шулай кызыксынуына күңеле булып, Мәүлихә түти үзе җавап бирергә ашыкты: — Монысы орлыкка ярамый, бусысы кем, Сәйфулла, чүпкә чыкканы,— диде. Ул ана уң ягындагы капчыкларны күрсәтте. — Орлыкка дип чүпләгәнебез менә монысы була. Бусысы инде, боерган булса, бик ышанычлы буласы. Менә Га- фифә белән берәмлекләп дигәндәй чүпләдек. Ләкин Сәйфи ул якка күз генә салып алды. Учындагы бодайны берәмлекләп аралаган булды, «уф- уф» диде, «һе» диде, башын чайкап куйды. — Монысының нәрсәсе ошамый була инде, янәсе? Нәфисә, әлеге кисмәктән бер уч бодай алып, аның янына чүгәләде дә, бодайны уч төбендә аралашты- рып күрсәтте: — Боларның кайсы яньчелгән, кайсы сынган, кайсы-берсе бик чирләшкә. Андыйларның күбесе тишелсә дә игелек күрсәтмәс иде. Орлык, өчен ярамый болар. Аннары безнең бодайның сортын яхшыртырга кирәк, Сәйфи абый, ул бозылган. — Алай икән, — Сәйфи торып тагын йөргәләргә тотынды. Аннары бераз читкә карап торды, нигәдер иреннәрен бөрештереп, кашын җимерде. — Бик ваклый башлагансың син Нәфисә сеңел, — диде. — Әнә бит нихәтле орлыкны әрәм иткәнсең. Каян алып тутырыйм мин аны? Ярый ла казна орлык бирсә? Бир* мәсә? Үзегез табыгыз, дисә? Юк, 
13 
 
быелгысы елны болай нечкәләп булмый, кем, Нәфисә сеңел. — Нишләргә кушасың соң син, Сәйфи абзый? — Картлар әйтә- юрганыңа карап аягың суз, ди. Шулаймы? Моңа кадәргесе дә бик җиткән. Бик иркәләнә башладык. Кыш көне кар сөргече ясат дидең, икмәк биреп аны ясаттым. Кар сөрәм дидең, аңа ат җиктең. Тирес ташырга ат бирдем, яхшы орлык бирдем, кыш буе бүтән бер эшкд куймадым. Бүгенгесе көнне колхоз җитәкчеләре бер гөрәнкә орлык өчен «аһ- ваһ» килен йөргәндә, булган орлыкның кадерен белик, әрәм-шәрәм итмик. * Нәфисә бу сүзләргә бик гаҗәпләнеп һәм рәнҗеп Сәйфинең күзләренә карады. Аның уң күзе пыяладай җансыз күренә, сул күзе тар гына бер ярыктан үчекләгәндәй көлемсерәп карап тора иде. — Болай бөртекләп сайлауның нигә кирәген син үзең дә беләсең бит, Сәйфи абый. Орлык участогына бит бу. Колхозның төп байлыгы шушы .бит. — Кай чагында белгәнеңне дә онытып торырга туры килә ул, Нәфисә сеңел. Ярый’ ла райком миннән: «Бүген ничә бөртек бодай чүпләдең, ничә гөрләвек борып җибәрдең?» дип сораса. Аны сорамый бит ул, юк бит. Эш сорый ул миннән, орлык сорый, потлап сорый, тонналап! — Моны да .сорар, Сәйфи абый. Сорамый булмас. Райком да сорар. Эшли белсәк, Өлкә комитеты да, хәттй Мәскәү дә сорар. «Сезнең югары уңыш звеносы бар иде, ул ничек эшли? дияр. Күпме уңыш алды, фронтка күпме ашлык бирдегез?» дип сорар. Менә ничек эшләргә иде безнең исәп. Быел уңышны күп алырга ниятләнеп торабыз бит. Сәйфи, кулын артына куйган килеш баскан урынында таптанып көлеп җибәрде. — һи, һи, һи! Нинди уңыш ул? Быелгы елнымы? Юк, сеңел. Ул әкиятеңне әнә оланнарыңа сөйлә инде син, яме. Белдеңме шуны? Миңа бүгенгесе көнем кадерле. Менә бүгенем. Иртәге өчен ишәк кайгырган. Иртәгә әллә кем бар^ әллә кем юк әле. Ә миңа бүген карасы күмелү кадерле, белдеңме? 
Мәүлихә түти баядан бирле, авызын бер ачып, бер йомып, нидер әйтергә чамалап тора иде, бу урынга җиткәч, түзә алмады, улда сүзгә кушылды. — Инде кем, Сәйфулла туган, әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга дигәндәй, иртәге көнне кайгыртмаганга күрә дә әнә шулай кырда калды безнең игеннәр. — Ул аргы як басуда кар астында кышлап, тирес өеме кебек кенә булып күренгән тәбәнәк солы чүмәләләрен күрсәтте. — Әнә күрәсеңме алар- ны? Минем күзләрем ул хәтле җете түгел түгелеп, алай да күрәм. Күрмәс идем, ул чүмәләләр кыш буе минем йөрәгемне талап чыктылар, күз алдымнан китмәделәр, төшемә кереп азапладылар... — һи, таптың сүз. Хәзергесе көнне мәсьәлә андамыни? «Тимерче ат дагалаганда, бака ботын кыстыра» ди. Шуның шикелле. Орлыкны ничек җиткерергә, планны ничек тәэмин итәргә? Менә кайда хәзергесе көнне төп мәсьәлә. — Ул Мәүлихәгә сыңар күзе белән усал гына карап, Нәфисәгә таба борылды. — Әйтәм бит, хәзергесе көнне безнең болай вакланырлык чама юк. Шулай да Нәфисә белән аның иптәшләренең борчулы йөзләренә күзе төшкәннән соң, председатель бераз йомшады: — Гектарына күпмедән чәчмәкчо буласың соң син? Нәфисә, бу сорауга куанып, зәңгәрсу кыска бишмәтенең эчке кесәсеннән коңгырт тышлы кечерәк кенә куен дәфтәре чыгарды. Аннан бер карандаш тартып алды, бармак очлары белән, бик килешле генә итеп, чәч бөртекләрен сыйпаштырып куйды. — Болай инде ул, Сәйфи абый, — диде. Аның сүзләре нык, ул чын күңелдән бирелеп сөйли иде. — Болай инде ул. Мин чәчү нормасын, агроном өйрәткәнчә, бик җен

 
текләп туфракның сыйфатына, орлыкның авырлыгына, бөртек санына, аннары тишелүенә карап билгеләргә уйлыйм. Шулай исәпләп чыгарганда, яхшы уңыш алу өчен, гектарына йөз җитмеш биш килодан да ким чәчәргә ярамый... Сәйфи сызгырып куйды, Әпипә моны уенга алып, тамак төбе белән көлеп җибәрде. Сәйфи башын чайкап: — Ай-яй! — диде, — мулдан икән үзеңнең исәп, һе! һаман шулай менә без: бар чагында бүре күк, юк чагында шүре күк. Колхозның орлыгы җитәме, юкмы, аны уйлаган юк, ә аның бер үзенә әллә нихәтле орлык бир. Юу-у-ук, җан кисәгем! Болай барып чыкмый. Берәмлекләп чүплисеңме син, урталай ярып чәчәсеңме, анысы минем эш түгел. Ул ягын үзең кара. Әнә гектарына йөз егермешәр килодан бүлеп биргән икән, рәхим итеп, шуны җиткерәсең! Хәзергесе көнне шуннан артыгын сыңар орлык та бирә алмыйм. Бигайбә. Сәйфинең бу сүзләре әллә никадәр көч куеп, тау башына менгереп җиткергән йөкне кире төртеп төшерү, яисә койган бураны яңадан сүтеп ташлау белән бер иде. Карлыгач белән Сөмбел борчылып Нәфисәгә текәлделәр. Мәүлихә түти аһылдап куйды. Нәфисәнең коңгырт күзләрендә гаҗәпләнү катнаш тирән борчылу күренде. — Ни сөйлисең син, Сәйфи абый! — диде. — Син безнең бөтен өметебезне кисмәкче, ике кулсыз ит- мәкче буласыңмыни? Ни өчен шул кадәр тырыштык соң' без? Көз көне, тез тиңентен сазга батып, инеш төбеннән җиребезгә ни өчен ләм ташыдык? Күз ачмаслык бураннарда көртләр ерып нигә кар тоттык?. Ачы суык димәдек, күз ачкысыз буран димәдек, кыш буе нихәтле җиргә тирес ташыдык, көл җыйдык, бүтәннәрен җыйдык. I өннәр буе агротехника өйрәндек. Ни өчен? Уңышны күп алу өчен бит, Сәйфи абый, фронтка икмәкне күп итеп бирү өчен! — Менә тагын. Соң сезгә кем мишәйтли? Үстерә бирегез. — Ярты-ярты орлык беләнме? Ярты җирне шәрә калдырыпмы? Сәйфи, авызын бөрештереп, башын кыйшайтып куйды. — Казна бирмәсә, хәзергесе көнне 
миндә бүтән юк. Бигайбә! — Бераз китте дә, борыла төшеп, тагын бер ике сүз әйтте. — Казнадан бирәләр икән, анда икенче мәсьәлә, анда күз күрер. Бүтән амбарлар янында эшләүчеләр күптән үк кайтып киткәннәр иде инде. Сәйфи дә күздән югалды. Карлыгач белән Сөмбел дә, эшләрен бетереп, Нәфисәләр янына килделәр. Әпипә берничә мәртәбә тамагын кыргалап: — Кая, үгә кайтыргамы соң?' Бакчи, без генә калдык бит,-—дип тә әйтеп карады. Тик аңа берәү дә җавап бирмәде. Ниһаять, байтак уйланып утырганнан соң Нәфисә әйтте: — Я, нишлибез соң, гөлкәйләрем? Болай булгач орлыгыбыз җитми бит. Ул, озын керфекләрен сирпел, әле бер иптәшенә, әле икенчесенә карап ала һәм нидер көтә иде. Кем белә, сугышка керер алдынңан бәлки аның Газизе дә иптәшләренең йөзеннән аларның күңелендэ- ген эзли торгандыр. Кем ничек? Каушап калмадылармы? Сугышчан дусларның кырыс йөзен икеләнү’ күләгәсе .караңгыламыймы? Иң кыен чакларда ышанып таянырлык иптәшләрме соң болар?.. Аның ике каш арасында ара-тирә җыерчыклар калкып чыга. Хәрәкәтчән һәм үтә сизгер кашлары, ниндидер бер уеның борылышын чагылдырып, тора торгач аз гына тетрәнеп китәләр. Зәйнәпбану кышыи-җәен өзлексез тирли торган калку кызыл маңгаен дәү кытыршы куллары белән сыпырды да, арган кыяфәт белән: — Орлык җитмәгәченнән нишлисең? Башны ташка орып булмый ла, — диде. — Җиткәнчә чәчәрбез дә калганы калып торыр тагын. Барыбер орлык җитми дп'бит әнә. һәммәсе дә бик сәерсенеп аңа 
15 
 
карап алдылар' Мәүлихә түти, ялгыш ишетмимме дигәндәй, күзен йомгалап Зәйнәпбануга текәлеп торды. — Тукта әле, нәрсә лыкылдыйсын. сон. син? Җирне кысыр калдырырга дисенме? — Сон, орлык җитмәгәч...  _  Ай ’алла, Зәйнәпбану, бәбкәм. /1\ү.нле кеше баласы дип йөрсәм, синнән дә җүнсез сүз чыгып куйды бит әле. Гьфу, тьфу! Авызыңнан җил алсын! Икмәк шундый кирәк чагында, сугыш елны басуны кысыр калдырсаң җир йотар үзеңне, белдеңме шуны, җир йотар! Зәйнәпбану, тагын да кызара төшеп, күз кырые белән Нәфисәгә карап алды. — Соң, аптыраганнан әйткән сүз инде, Мәүлихә түти... МәүЛНХӘ ТӘМЗхМ кызып җиткән, аның борын канатлары селкенгәләп китә, күзләре ачулы карыйлар иде. — Аптырасаң да әйтмә син андый юньсез сүзне! Без аптырамыйк, дошман аптырасын. Үз акылың җитмәгән чагында, бүтәннәр әйткәнне тыңлап тору да бик файдалы була. Зәйнәпбану, кызарганнан кызара барып, алъяпкычы беләп битен сөртергә тотынды. Карлыгач үзенең каршында утырган Нәфисә белән Мәүлихәдән күзен алмый, аңа иң кирәкле сүзне мөгаен шулар әйтер шикелле тоела, бу икенең күңелендәген алдан ук беләсе килә, шул ук вакытта үзе дә борчыла иде. Әмма һич көтмәгәндә аның үзенең дә әйтәсе сүзе булып чыкты. Ул башына шундый яхшы уй килүгә куанды. Кайда ишеткән иде соң әле ул бу турыда? Райкомол пленумындамы? Әллә газетада укыдымы икән? Иптәшләренең моны ошатыпошатмауларыиа ышанып җитмичә, бераз икеләнеп торганнан СОҢ: — Нәфисә апа, — диде. — Әгәр без җитмәгән орлыкны үз арабыздан җыеп алсак, ә?! Әҗәткә биреп торсак, көзгә хәтле? Нәфисәнең йөзе берьюлы яктырып китте. Ул хәтта күңеллеләнеп көлеп җибәрде. Башы белән Карлыгачка ымлап: — Ишеттегезме? — диде. — Ишеттегезме Карлыгач нәрсә ди? Күңелемдә шундый бер өметем бар иде, башта ук уйлап куйган идем, 
мондый асыл кешеләр белән беркайчан да хур булмабыз, дигән идем. Дөрес булды! Әйдәгез, гөлкәйләрем, болай булгач кайтыйк инде. Кайтыйк та, өйдәгеләр белән киңәшеп, уйлашып килик; кем күпме бодай әҗәткә биреп тора ала? Аннары Айсылу апа белән дә сөйләшик. Бәлки ул әле бу кире бәндәне дә акылга утыртыр! Сәйфиең партия оешмасыннан узып бер нәрсә эшли алмас! — Әйе шул, Айсылуга кайтышлый ук кереп чык син! — диештеләр. Алар шаулаша-сөйләшә кайтыр юлга чыкканда Шәмсетдин, артларыннан җитеп, Нәфисәгә бер хат сузды. Кечкенә зәңгәрсу күзе белән ничектер сәеррәк итеп бер Нәфисәгә, бер хатка карап алды. — Иртүк алып кайткан идем дә үз кулыңа тапшырыйм дидем... Карлыгач белән Сөмбел хатны күрәселәре килеп, үрелә-үрелә: — Газиз абыйданмы? — диештеләр. — Күптән хаты юк иде бит. Менә бәхет. Нәфисә хатны алырга да, алмаска да белмичә аптырап калды. Бу хат аның ире Газиздән түгел, бәлки Байтирәктән күптән үк китеп, сугыш алдыннан бор шәһәрнең музыка мәктәбендә укыган Зиннәт исемле егеттән иде. 
III 
Нәфисәнең яшь күңелендә ике, фаҗига онытылмастай тирән эз калдырды. Аның башка чыккан бер абыйсы бар иде. х Нәфисә ул абыйсының төсенбитен хәзер ачык кына итеп хәтерли дә алмый диярлек инде. Әмма исенә төшкән саен, күз алдына озын буйлы, көләч йөзле, сөйкемле бер кеше килен баса, Нәфисә хәтта аркасында аның җылы кулын тойган, аның «сеңелем’.» дип
16 
 
 
дәшкән ягымлы тавышын да ишет- * кәндәй була. Сәръян абыйсының үзенең улы-кызы юк иде. Әллә шуңа, әллә әнисенең төпчек кызы булганга,, туганнары арасында Нәфисә дәү абыйсының иң яраткан сеңелесе булган. Дәү булгач әнисе НӘФИСӘГӘ, сандык төбеннән алып, абыйсы аңа дип Казаннан алып кайткан песи генә киярлек кечкенә кызыл читеген күрсәтә иде. Ул аңа Нәфисә кызамык белән авырган чакларда дәү абыйсының төннәр буе күзен дә йоммыйча, аны баш очында саклап чыгуын, кечкенә чагында урам буенча күтәреп йөрүен, уенчык арбалар ясап бирүен сөйләде. Нәфисә әле дә бик яхшы хәтерли: абыйсына аның үзен дә нидер тарта, берәр җай чыктымы, ул, яланаягы белән тыкрыкның чыклы чирәмен ерып, арт урамдагы салам түбәле кечкенә өйгә йөгерә торган иде. Ул кечкенә өй шундый сөйкемле, шундый ямьле, хәтта аның тәрәзәләренә элгән зәңгәрле-яшелле шарлары ук кызыктырып чакыоып тора, ишек алды чирәмнәренә кадәр алма исе аңкытып тора. Абыйларындагы кебек тәмле сөзмә, аның җиңгәсе пешергән кебек кетердәвекле коймак бүтән беркемдә дә булмый иде. Дәү абыйсы аны бусагадан ук үзе каршы ала торган иде. — һа, кечкенә сеңелем килгән икән! Кая әле, җиңгәсе, нәрсәң бар? Китер һәммәсен! Әмма күп вакытны Нәфисә дәү абыйсын өендә туры китерә алмый, аны эзл- п колхоз идарәсенә барырга т} :* л килә иде. Килеп керүенә ләү абыйсы анда Нәфисәне зур ө гәл башындагы терсәкле урындыкка күгәреп менгерә дә, үзе кеч- :: нә урындык куеп, янәшә утыра. ?• зыйсының иптәшләре берберсенә күз кысышып көлешәләр. Әмма Нәфисәгә абыйсы янында утыру, ю 1чкь рыи т ^лефон- да сс иләшүен, башын кыйшайта төшеп кыштыр-кыштыр ниләрдер язмын карап утыру бик-бик рәхәт була иде... "... Яз көне иде, кич иде; кинәт әлләни булды — өйдә елаша башладылар, ыгызыгы купты. Анасы Нәфисәне җитәкләп, сл-ый- елый колхоз идарәсенә йөгерде. Идарәнең эче тулы халык иде, болар килеп кергәч, ике якка тайпылып, юл бирделәр. Нәфисәнең дәү абыйсы өстәл башындагы әлеге терсәкле урындыкка бик җайсыз иелеп төшкән, башы салынган, аны ике ягыннан ике иптәше тотып торалар, 
һәммәсе дә уһылдыйлар, нишләргә белмиләр, хатын-кызлар елаша иде. Кайсыдыр пышылдап кына әйтте: — Тәрәзәдән атканнар, телефонда сөйләшкәндә. — Кулаклар эше инде бу, шул каһәрләр явызлыгы. — һай дөнья бәясе кеше иде. Асыл кеше иде. Ай харап иттеләр. Башына җиттеләр!.. — Бөтенесен тотып атарга кирәк, җир корткычларның. Нәфисә сабый күңеле белән ниндидер бер коточкыч зур кайгы булуын сизенеп, нишләргә белмичә, абыйсының күкрәгенә елышты. Дәү абыйсының кулы бик авыр, бик юеш һәм өзлексез дерелди иде. Ул сеңлесенең колак төбендә генә бик әллә ничек итеп: — Сеңелем... — дип пышылдады. Дәү абыйсының Нәфисәгә бик газиз, бик кирәкле һәм иң соңгы сүзләрен әйтеп калдырасы бар иде бугай. Ул аны хәзер әйтер, һаман иелә төшеп, күкрәгенә салына барган авыр башын аз гына күтәрер дә, менә хәзер әйтер шикелле. — Сеңелем... Әйе, Нәфисәгә шулай тоелды: дәү абыйсы кечкенә сеңелесенә элек әйтергә өлгермәгән ниндидер бик зур, бик кадерле бер сүз әйтә башлаган иде. Ләкин айың башы авырайганнан авырая барды, аның дәү абыйсы әйтәсе сүзен әйтеп бетерә алмыйча үзе белән алып китте... Дәү абыйсы белән бергә эшләүчеләр шулай сөйлиләр: аның Сәръян абыйсы Байтирәкнең беренче коммунисты булган. Бар бит шундый кешеләр — ай-һай лабаса, үз йорт- җирем, үз малым дими, бөтен гомерен ил хезмәтендә уздыра. Нәфисәнең Сәръян абыйсы әнә шун- 

 
дый кеше булган. Шушы Мәүлихә түтинең ире белән бергә Буденный армиясендә хезмәт итеп, бик күп сугышларда булып, күп җирләрне айкап кайтканнан соң, Сибай батрак кулыннан төшкән совет байрагын ул алган. Яркәмнең * беренче председателе — ул, «Чулпан» колхозының, беренче башлыгы да ул. Байтирәккә беренче сепараторны ул алып кайткан. Беренче совет мәктәбен ул ачып җибәргән, беренче тракторны да шул ук Сәръян китерткән. Авылның, кайсы гына очына барып чыкмасын, басуның нинди генә почмагына аяк басмасын, гүя, сөекле сеңелесеи сәламләгән кебек, Нәфисәне һәркайда абыйсының сөекле исеме каршы ала: — «Сәръян күпере.» — «Сәръян чишмәсе.» — «Сәръян тугае». Чөнки ул чишмәне Сәръян ка- зыткан, күперне дә иң беренче ул салдырган, тугайдагы сазлыкны да, колхозның беренче елларында, шул ук Сәръян киптерткән. Нәфисә коммунист абыйсының исемен мәңгегә үзенеке итеп алган яшел тугайларда йөри, аның исемен җы р лы й - җы р л ы й чылтырап аккан чишмә тавышларын тыңлый да, аңа кечкенә чагында абыйсы белән янәшә утыргандагы шикелле бик рәхәт булып китә. Аңа абыйсының үлем алдыннан әйтеп калдырырга теләгән сүзләре, менә, менә; аның' үзенең дә башына килер, ул хәзер аның тел очында гына йөрисыман тоела башлый. J4e, аның Сәръян абыйсы нәрсә әйтмәкче булды икән? Бәлки ул халыкка хезмәт итүнең мәңге онытылмый торган бер җан рәхәте, изге хезмәт булуын әйтергә теләгән идедер? Нәфисә абыйсын бөтенләй юк итеп күз алдына китерә алмый иде. Ул һаман да теге вакыттагы шикелле колхоз идарәсендәге терсәкле урындыкта утырадыр, һәммәсен белеп торадыр, үзе оештырган «Чулпаи»иың һәр уңышына ул да куанадыр кебек. «Чулпан» тормышына берәр күңелле яңалык өстәлгән саен, Нәфисә, чын күңеленнән шатланып: — «Исән булса, — ди иде, — мөгаен, безнең дәү абый да шулай ук эшләгән булыр иде.» Нәфисә кечкенәдән үк бөтен нәрсә белән кызыксынучан, күп белергә, һәммә 
                     * Ярком — авыл ярлыларының үзара ярдәмләшү комитеты. 
нәрсәне төпченергә яратучан дәртле бала булып үсте. Аның зур коңгырт күзләре, абыйсы әйтми калдырган ниндидер хикмәтле сүзләрнең серенә төшенергә теләгәндәй, һаман нидер эзләнәләр, дөньяның ямьлелегснә сокланып туя алмыйлар иде. Җидееллык мәктәп аның бу соклануын, бу эзләнү дәртен көчәйтте генә. Дөнья тагын да тирәнәя төште, тормышның, элек ачылып җитмәгән, исләрең китәрдәй яңа тылсымнары бар булып чыкты. Ул үзенең җитеп килә торган бер кыз булуын бөтенләй оныткан хәлдә, муенсасының гәрәбәләрен аралыйаралый, сабыйлар беркатлылыгы белән, аксыл зәңгәр күкнең төпсез тирәнлегенә, күз алдында җәелеп яткан киң табигать күренешенә хәйран калып, исе китеп карап тора торган иде. Аның күз алдында көн саен, сәгать саен искиткеч хәлләр булып тора. Иртә белән торуга бөтен агач бакчасын яктыртып хуш исле ап-ак чәчәк аткан шомырт агачына ул хәйран кала. Чәчәкнең хуш исе дә, аның нәфис бизәкләре белән төсе дә ул моңарчы күргән әйберләр белән чагыштырганда мең өлеш нәфисрәк булып күренәләр. Табигатьнең менә шушы искиткеч серлелеге, анда табигать көченә ихтирам уята, аны көнләштерә, һәм дулкынландыра иде. Аца кояшка каршы борыла- борыла дәртләнеп сайраган сыерчыкның язгы җырында да, тургай тавышында, урман шаулавында да хәзергә Нәфисә белмәгән ниндидер шундый бик куанычлы бернәрсә бардыр кебек тоола. Кая гына бармасын, аңа бу гаҗәп һәм серле дөньяда Нәфисә төшенеп җитмәгән, хәзергә ул ни икәнен аңлый алмаган, әмма үзен һәрвакыт сиздереп дулкынландырган хәлдә, каядыр өнди һәм куандыра торган тагын
2. „с. ә-. № 1. 17 
18 
 
күңелен ярасы Сәръян 
абыйсы, Нәфисәнең тормыш күгендә үзенең изге эшләре белән гел яхшылыкка өнди һәм дәртләндерә торган якты бер йолдыз булып калды. 
IV 
Җитте шундый вакыт, Байтирәк егетләре Нәфисәне берсеннән берсе көйләшеп, хәтта аның булачак иренең киләчәктәге бәхетеннән көнләшеп сөя башладылар. Ләкин түгәрәк уйнаганда үзе белән парлап әйләнергә теләүчеләрнең ничек бөтерелүләрен Нәфисә күрмәмешкә салынып уза. Клуб залында ут сүнгәч колак төбендә ишетелгән ялкын/-? лы мәхәббәт сүзләре дә аның йөрәгенә кабынмый иде әле. Басудан бергә кайткан чакларда, яисә кичке уеннарда үзенә төбәп җырланган җырлар белән дә аның кылларын чиерткәләп карадылар. Һаваларда зәңгәр болыт Яварга торган кебек; Әйтер сүзләрең бар кебек, Әйтә алмый торган кебек. Инде алай да күңелен кузгата алмагач, кайвакытларны: Кызарып кояш чыкканда Алсулана пәрдәләр; «Уф:> дигәннәрнең мәгънәсен Белми кайсы бәндәләр. лар ТӘ чемсттеРгәли Т0Р”ан булды- Әйе, әйтер сүзләре булса, бәлки әйтергә җаен тапкан булыр иде. Ләкин Нәфисәнең ул чагында әй тер сүзләре юк иде әле. 
Вакыт җитми, чәчәк атмый, Бакчадагы 
гөлләр дә... үстерәсе килә иде. Ләкин ул укырга китәсе көзне әнисе Гөлбикә карчык урын хастасы булды. Авыру анасын ташлап читкә китүне аның вөҗданы күтәрмәде. Байтирәкнең үзеннән чыккан яшь агроном — Газиз Акбитов дигән егет «Чулпан» 
колхозында тәҗрибәләр ясый башлаган иде. Нәфисә үзен шул тәҗрибә кырына беркетүне үтенде. Аның өчен бу үзе бер дөнья, бала чактан ук кызыктырып һәм сокландырып килгән әкияттәгесы- ман серле, тылсымлы яңа бер дөнья иде. Хәзер инде аңа үзенең бәхет юлы менә шушы «Чулпан» басуыннан башланып китүе дә мөмкин кебек тоела башлады. Нигә шулай булмасын икән? Күрше Аланбаш- ның бер килене Мәскәү күргәзмәсендә үзенә алтын медаль алып биргән бодайны колхоз басуында үстереп барды бит. Бу елларда колхозчы кызлар арасыннан н.чнди- ләр генә күтәрелеп чыкмады! Аның кайдан, ничек башланып китәсең әйтеп бирү кыен иде әле. Шулай да Нәфисәнең бәхете, җәйге көннәрдә иген өстендә тибрәнешкән жылы дулкыниарсыман. кичке ут әйләнәсендә зырылдап бөтерелгән төнге күбәләксыман, аның баш Ачында гыиа йөридер иде.
ниләрдер бар кебек хис Лпьщ дәү абыйсы ш"кел^Ү^™ нЫп сөйләрлек яхшы кеш ү яхшылык эшлисе кпл° ,ба“5б ' Шундый чагында ул үзенен. инб шында абынсынын кулын тол’ япты сүздә бүленеп калган ягымлы авазын ишеткәндәй була. Кем бе. бит, бәлки аның Сәръян абыйсы да менә хәзер сенелесен дулкынландырган әнә шундый ярсу тойгылар турында әйтеп калдырмакчы булган идедер? Еллар уза бирде. 1эала тетрәткән бу фаҗиганың акрынлап төзәлә барды, 
Ул кайнар мәхәббәт сүзләренә каршы ваемсыз гына елмая, аның сабыр күңеле әле хәзергә ’ашыкмый, яшьлек ялкынының үзеинән- үзе бәреп, чыгар вакытын көтә, тирән карый торган зур коңгырт күзләре исә һаман эзләнәләр, нидер көтәләр иде. Җидееллык мәктәптә укыганда аңа үзенең тормыш юлы зур шәһәрләрнең ак биналары аша/ чал чәчле зур галимнәр алдыннан узарга тиеш кебек тоелган иде. Аның я агроном, я урман белгече, я бакчачы буласы килә. Аның, Мичурин шикелле, чал табигатьнең үзен хәйран калдырырлык әллә ниләр 
19 
 
 
 
кын уза, ул сикереп торып келәт тәрәзәсенә күз сала. Ай нуры коендырган киң урам уртасында гар- моньчыиың ак күлмәге күренә, ул һаман ерагая, гармонь тавышы торган саен акрыная бара. Менә ул чатка килеп җитә, менә аның моңнары өянкеләр арасында тагын да акрыная һәм аскы урамга төшкәннән соң, йөрәкне чеметтереп бер суздырып куя да бөтенләй тына, төнге урам моңсу тынлыкка, чумып кала... Бер-берсенец күңелендәген сизәр өчен бер күз карашы да җиткән иде. Алар бик тиз табыштылар. Башта бу ниндидер йөгәнсез, ярсу бер хис иде. Алар бсрсен-берсс күрми калган көннәрне авыруга сабышалар, әгәр кичеп эштәй кайткан вакытта Зиннәт болар янына ‘ килмичә, бүтәннәр белән кайтса, Нәфисә төне буе азапланып чыга торган булды. Аңа егетнең күңеле сүрелгәндер, бүтәннәргә күзе төшкәндер кебек тоела башлый. Күңелдә мең төрле шик туа. Төрле күңелсез нәрсәләр исенә төшә иде. Йа, нинди озын була иде ул сагышлы төннәр! Ләкин иртәгесен басуга барышлый Зиннәтнең сөйкемле күзләрен күреп, бер генә ягымлы сүзен ишетүгә ул яңадан балкып китә, аның йөрәге: — «Юк, ялгыш икән, бер ни дә булмаган икән, сөя икән, сөя икән!» — дип еш-еш тибәргә тотына, аның тавышы иген арасында көн буе, тургай тавышысыман, көмеш кыңгырау булып чыңгылдый, ул үзенең ялгышуына куанып бегә алмый иде. Шундый газап белән рәхәт арасында җәй уза, көз уза, яңадан кыш килеп җитә. Була шундый чаклар, бу нәфис чәчәккә кыра? төшә, көтелмәгәндә генә салкын җил бәрә. Кайчакны алар бик каты үпкәләшәләр, чырайлары* яңгыр болыты төсле караңгылана. Тик озак та үтми, берсен-берсе зарыгышып көткән ике яшь күңел яңадан очра ша. Хәзер бу инде элекке шикелле йөгәнсез, юләр мәхәббәт кенә түгел Ул арада яшь йөрәккә тагыл бер ялкын кабынды. Зиннәт исемле бор гармөньчы егет бар иде. Буйга җнтәр-җнтмәс Байтирәкнең, гармоньчы егетләренең, һәммәсеннән өстен чыгып, клуб сәхнәләрендә үзе генә уйный башлады. Теләсә көлдерә, теләсә елата, тели икән, дөньяларыңны оныттыра белә иде. йомшак күңелле хатынкызлар аның, уйнавын тыңлыйлар да, яшьле күзләрен сөртә- сөртә: — «һай шушы уйнауларың, һай шул үзәкне өзүләрен!»— диләр. Менә шул егет һәркөнне кичен уку өеннән кайтышлый Нәфисәләр турысыннан гармонь уйнап уза торган булып китте. Нәфисә тәкәббер холыклы кыз иде. Кичтән Зиннәт узганда кая басарын, ниш- ләрен белмичә,* үзәге өзелеп калса да, иртәгесен очрашкан вакытта керфеген дә селкетми иде. Әмма тора-бара тын кичне, аның гармонь уйнап узуын түземсезләнеп көтә башлады. Менә кайчаннан бирле инде Нәфисә Зиннәт күзләрендә үзен күргән саен, нидер кабынып китүен сизеп кала, шул чагында аның бармаклары тетрәнгән шикелле тоела, гармоне ничектер үзеннән үзе Нәфисәнең иң яраткан көен — «Сарман»ны уйнарга тотына иде. Моңарчы беркемнең дә бу көйне Зиннәт кебек йөрәкләргә үтә, бәгырьләреңне тетрәтә торган итеп уйнаганы юк иде әле. Зиннәт аны шундый сыздырып уйный, шундый моңлы итеп, шундый үзәкне өзә торган итеп уйный иде ки, Нәфисә тылсымланган шикелле, үзенең кай- далыгын онытып, хәйран калып тыңлый, борылып-борылып аккан гаҗәеп бер агым су, аның болыннары, кояш нурына коенып утырган яшел әрәмәләре, тугайлары күз алдына килә. Менә шул агым су буенда ниндидер бер кыз бала, эче тулы сагыш һәм моңнан йөрәге телгәләнеп, сөйгән егетен озатып каладыр, җаныңны тетрәтерлек бер зар беләп шул «Сарман» көен җырлыйдыр шикелле. Аның бөтен тәненнән, татлы газапсыман, ниндидер рәхәт һәм сыкраиулы бер дул 
20 
 
лып күренә, аның мәхәббәте шундый ялкынлы иде ки, Зиннәткә күләгә төшерерлек нинди дә булса күңелсез нәрсә уйларга бөтенләй урын калмый иде. Ул арада көтелмәгән бер хәл бу ике яшьнең тормышын бөтенләй бүтәнчә борып җибәрде. Ул елларда Зиннәт оста гармонь- чы булып бөтен районга танылган егет иде инде. Ярышларның берсендә ул, Идел районында беренчелекне алып, шәһәргә китте. Республика ярышлары вакытында аның тирәсендә тагын шау-шу күтәрелде. Газеталарда Зиннәт турында: — «Халык арасыннан күтәрелеп чыккан яшь талант!» — дип, «Гар- моньның киләчәге Хәлфин кебек яшьләр кулында!» — дип яздылар. Аның рәсемнәрен басып , чыктылар. Кайтыр көне җитәрәк, үзен көткәндә Зиннәттән кечкенә генә хат кисәге килеп төште: «Мине монда концерт бригадасына керттеләр. Озакламый чит шәһәрләргә гастрольгә чыгып китәбез. Өч-дүрт айсыз кайтып булмас шикелле... Их, Нәфисә, күрсәң иде син мондагы тормышны!..» Нәфисә ике ут арасында калды. Ул бер яктан Зиннәтнең шулай күтәрелеп китүенә чын күңелдән куана, икенче яктан, нидер сизенеп, тынычсызлана иде. Ярый ла Зиннәт тә, Нәфисә шикелле, мәңгелек яр итеп сөйгән булса!.. Ул арада, эшкә мавыгып, җәй дә узып китте. Көз җитте. Зиннәт һаман да күренми иде әле. Инде чынлап торып борчыла башлаганда тагын бер хаты килде. Ул монысында Нәфисәне өзелепөзелеп сагынуын язган, әмма хат ахырында: — «Миңа монда, дигән, музыка мәктәбенә укырга керергә киңәш итәләр. Синең талантың йомылып ята, аны үстерергә кирәк, синнән зур артист чыгуы мөмкин диләр. Мин уйладым, уйладым да кермәк- че булдым... Синең ни хәлләрен, бар?» Аның хәлен сорап тормыйча да билгеле түгелмени? Нәфисә эссе- лесуыклы булып китте. Кая сод иде. Аларныц һәр икесенә бәхетле тормыш юрый башладылар. Клуб сәхнәсендә берсе уйнап, икенчесе җырлаганда аларныц пар килүенә сокланып бетә алмыйлар. Залның бер почмагында шыпырт кына карап утырган Гөлбикә карчык та, дымлана төшкән күзләрен сәртә-сөртә: — Бәхетләре, тәүфыйклары белән бергә-бергә рәхәт гомер итәргә язган булсын! — дип, кызы белән булачак киявенә алдан ук тигез гомер тели торган иде. Киләчәк тормыш турында сүз чыкканда Нәфисә, кызларга хас тыйнаклык белән, артык чишелеп китмәсә дә ул инде күңеленнән Зиннәтне гомерлек иптәше итеп сайлап куйган, башка берәүгә кияүгә чыгу ихтималын ул күңеленә дә китерә алмый иде. Алариың ата- ' аналары да, яшьләрнең үзара килешүен хуп күреп, «Чыбык очы туганыбыз» дигән сылтау белән кунак- төшем вакытында бер-берсен ашка дәшә торган булдылар. Ике яшь күңел сүз беркетеп, кат-кат вәгъдәләр бирештеләр. Киләсе көз уңыш бәйрәмендә туй булырга тиеш иде. Нәфисә кыш буе хәзерләнде. Кышкы озын төннәрдә кич утырып өстәл япм?1лары, кулъяулыклар чикте, килен булып төшкәндә кеше алдында күңелсез булмасын дип әйтеп, яз көне колхоз эшләреннән бушаган араларда, әнисе Гөлбикә карчык белән, борынгы гадәт буенча, кызыл башлы сөлгеләр, тастымаллар, буй-буй киндерләр суктылар. Бары да инәдәи- җептән генә чыккан, һәммәсе дә хәзер иде. Нәфисә киләчәк тормышы турында төннәр буе хыялланып чыга торган булды. Аның үзенең барыр юлы ачык, ул Сәръян абыйсы үлгәннән бирле бала чагыннан. ук ‘сызыла килгән үз сукмагыннан китәчәк. Аның Зиннәт өчен генә бераз эче поша иде. Ул «Чулпаи»да кем булып эшләр, киләчәктә кем булып үсәр икән соң? Бернигә дә чынлап торып тотынмыйча һаман да шулай мәҗлестән- мәҗлескә, бәйрәмнән бәйрәмгә гар- моньчы булып йөрерме? Ләкин киләчәк тормыш шул кадәр якты бу- 
21 
 
 
аның элекке Зиннәте? Китәр алдыннан Нәфисәдән аерыла алмыйча таңнар аттырган сөйкемле Зиннәт кая да, аның вәгъдәсе кая? Ул төннәр буе өзгәләнеп, сагышланып чыга. Шулай да аның беркатлы күңеле һаман да өметен өзеп бетерә алмый иде әле. Аңа бу ниндидер бер күңелсез төш кенә- дер шикелле тоела. Менә тиздән бүтән хат килер, менә ул «Көт, җаным, тагын бераз гына көт! Бик сагындым мин сине, дияр, укыганнан соң синең белән бергә булырбыз. Синең яныңа кайтырмын!» дип язар. Зиннәт күпме генә укыса да Нәфисә аны көтәргә әзер иде. Тик андый хат һаман килмәде. Озын колактан башка төрле хәбәрләр ишетелгәли башлады. Зиннәтне күреп кайткан кешеләр әйтәләр имеш: — «Нәфисә монда көтеп утыра утыруын да, — диләр имеш. — Ай- һай, бу тирәгә кайтыр төсле күренми ул егет!» Зиннәт белән бер тирәдә торып кайткан Аланбаш хатыны Нәфисәгә үзе үк әйтте: — «Күңелеңә авыр алма, кызым, — диде, — Зиннәтнең башы- күзе әйләнгән аның. Кич булдымы, нечкә сыйрагын култыгына кыстыра да, театрына китә, бакчасына чыгып китә. Авылда тирес исе иснәп әле дә яшь гомер әрәм узган дип кенә җибәрә ул. Анда синең кайгың түгел. Син әварә булма». Түземлекнең дә бер чиге булырга кирәк иде бит. Кыз бала монысын ук күтәрә алмады. Каты үпкәләп, бик усал хат язып җибәрде: • — «Кая синең вәгъдәң? Кая синең намусың? Син минем йөрәгемә кара кан саудырыр өчен генә йөрдеңмени? Шулай мыскыл итәргә кичек вөҗданын ирек бирде?!». Озакламый аңа хат килде. Конверт эчендә чәчен көдрәләтеп, ак якалар киеп төшкән рәсеме дә бар иде. Нәфисә тетрәнеп китте. Зиннәтнең ул сөйгән чагындагы сөйкемлелеге, күзләренең моңсу серле карашы, начар ситсының бизәге сыман, уңып беткән, элек шундый якын итеп, үзен сөйдертеп карый торган зур күзләре хәзер, үртәгәндәй, кысыла төшеп, пыяла салкынлыгы белән баш очыннан 
каядыр бик югарыга таба карыйлар иде. Ул рәсемне ертып учакка атты, әмма яшьтән сөйгән егетен, беркатлы саф мәхәббәтен алай тиз гепә йөрәгеннән чыгарып ата алмады. Төннәрен мендәренә капланып елап чыга. Яшьлек мәхәббәтенең кырау төшкән чәчәктәй вакытсыз һәлак булуына, ‘ шундый ышанып сөйгән, шундый өзелеп сөйгән егетенең аны ташлап китүенә йөрәге әрни, ул үзен кая куярга белми иде. Кызларның күз яше, иртәнге чык кебек, кояш төшү белән кибеп оча диләр. Нәфисәнең бәгъре түреннән тамган ачы күз яшьләре алай тиз оча торган булмады. Шулай да тормыш җиле белән яшьлек азлап-азлап аның яшен дә киптерде. Әмма аның акыллы коңгырт күзләре белән чибәр йөзенә моңсу бер сагыш күләгәсе өстәлеп калды. Күңел бушлыгын ни белән булса да тутырырга кирәк ‘иде бит. Нәфисә үзенең басуында тәмам арганчы, икс-өч кеше кадәр эшли башлады. Күңелсез уйлары белән ялгыз калмас өчен кичләрен уку өендә, клуб сәхнәсендә уздыра торган булды. Яшьләр анда мәхәббәт чирен уздырганнан соң әллә ни зур үзгәреш күрмәделәр. Ул һаман да элеккечә сөйкемле, һаман да шулай йомшак телле, тик бераз тәкәбберләнә төшкән, аннан соң Галиябануны уйнаганда аның күзеннән чын яшь бәреп чыга, аның җырларына үзәкне өзә торган ниндидер бер тирән моң өстәлгән иде. Шулай тагын берәр ел узды. Нәфисә ул вакытта унтугызынчы яшь белән бара иде инде. Байтирәкнең тәмле суын, Идел буеның саф Һавасын, чәчәкләр исеп иснәп үскән колхоз кызлары унҗиде-ун- спгез яшьләрендә үк җиләк кебек пешеп җитәләр. Егетләре исә, үз өлешләренә тигәнне кызарып пешкән чагында өзеп кабарга гадәтләнгәннәр иде. Әле моңарчы Нәфисәнең үзенә атап әйтмәсәләр дә,
22 
 
килен-күнчек ч арасында читтән бәрдеребрәк: — «Алма пешеп җиткән чагында яхшы инде ул, уза китсә шиңә башлый...» — дигәнсыман, кыз баланын. күңел ярасына тоз булып сибелә торган авыр сүзләр дә ише- телгәли башлады. Халык каршында һәм комсомол оешмасында Нәфисә һаман да элеккечә инсафлы һәм тыйнак бер кыз булып калса да, аның тәкәббер характеры хәзер инде үзен бер мәртәбә күздән төшкән, телгә эләккән кешегә саный иде. Аңа күз атып йөрүче егетләр аз түгел' Ул озак санламаса да беренче күзенә юлыккан кешегә чыкмады. Аның күңеле районда агроном булып эшләүче әлеге Газиз дигән егетне якын күрде. Бу яңа хис мәхәббәтнең үзе түгел иде. Шулай да тәҗрибә кырына бик еш килгәләгәнлектән, ул Газизне берникадәр белә, үз эшендә дәртле кеше булганлыктан, аны ихтирам итә иде. Кыз чагында мавыктыргыч кызыклы да, кайсы яклары беләндер куркыныч та булып күз алдына килә торган бу яңа тормышка ул, салкын суга чумгандагы кебек, ин булса шул дигәндәй, күзен йомыбрак килеп керде. Ул иренең бусагасыннан беренче мәртәбә атлап кергәндә, кайнанасы Хәдичә түти аны, аяк астына келәм җәеп, якты чырай белән каршы алды: — Төкле аягың белән, килеп, бәхетең, тәүфыйгың белән? — диде. Кайнатасы Тимергали, киленнәрнең борынгыдан калган тел яшерү гадәтен үзенең ошатмавын беренче сүзе белән үк белдереп, үзе үк килеп исәнләште: — Әйдүк, Нәфисә, хуш килдең! — диде, үз кызы шикелле якын күәеп сөйләшә башлады. Аңа, яшь килен итеп, су юлы күрсәттеләр. Ул үз гомерендә беренче мәртәбә егет кеше белән ялгызы бер келәттә калды.- Аның ире I азнз төскәбиткә чибәрлеге өс- тенә, халык телендә сөйләгәнчә бик укгаи һәм акыллы егет бутып чыкты. УЛ Нәфисәне бөтен җаны- тәне белән өзелеп сөя иде. Нәфисәнең аны никадәр генә теләсә дә Зиннәтне сөйгән шикелле яшьлек ялкыны белән сөя алмавына пошынган чаклары да күп булды. Нәфисә аннан бервакытны: — Моңарчы кайда йөрдең соң син, 
Газиз? — дип сорагач, ул аңа: — Мин мәхәббәтемне аулак өй саен ваклап өләшеп йөрмәдем, синең бер үзең өчен генә саклап үстердем...— дип җавап бирде. Ихтпм’ал, сугыш башланып Газиз фронтка китеп бармаган булса, Нәфисә уңган ирнең сөекле хатыны булып, бәхетле генә гомер кичерер, бәлки тату семья эчендә аның йөрәк ярасы да тизрәк төзәлгән булыр иде.- 
Ул Зиннәтне бөтенләй оныттым дип йөргән иде. Юк, бөтенләй үк түгел инде түгелеп, шулай да Газизгә чыкканнан бирле, аның йөрәге, кыз чагындагы шикелле, Зиннәт исенә төшкәй саен кайнар су коелгандай пешеп китми, элекке кебек: — «Ул юк бит инде!» — дип сызлана башламый иде. Менә һич көтмәгәндә, инде бөтенләй онытылып бара дигәндә, аннан хат килде. Бу хат анын бер көйгә салынган тыныч күңелендә тынгысыз тойгылар уятты. Кичен кайткач кече якта аш пешереп йөргән чагында ул аны ничә мәртәбә утка- ыргытырга тилпенде. Әмма хатны кулыма алуга тагыч йөрәге кысылып китә, үзенең бала чагы, беркатлы саф мәхәббәте, бала чагының җан дусты, уйчан, матур күзле гармоньчы егет күз алдына килеп баса да ул тагып тыелып кала иде. Аның йөрәге кыз чагындагы кебек җилкенеп, рәхәт тә һәм азаплы да бер тилпенү белән ашыгып тибә башлый. Ул хатны яңадан уч төбендә кысып: — «Әле һаман онытмаган икән! — дип куя. — Ничә еллар бит!.. Ничек икән? Ниләр язды икән? Бик авыр яраланмадымы икән?» 
23 
 
Кинәт Газизнең бүлмә тактасында эленеп торган зур рәсеменә күзе төшә. Газиз һаман да шул элекке шикелле, күзләрен бераз кыса төшеп, елмаеп кына тора торуын, ләкин хәзер ул Нәфисәгә бармагын янап: — Әй, нишлисең син анда? — дип әйтер төсле тоела. Ул кашып җыергалап Газизнең рәсеменә аркасы белән угырды да, үзенең вөҗданына каршы җинаять эшләгән кешедәй, уңайсызланып, хатны кулына алды. Әмма бу икеләнүе үзенә бик ошамый башлады. Бик артык нечкәләп маташуына ачуы килеп, тизтиз конвертны ачты: — «Я, бала булма! Дөньяда бер мәхәббәт кенә түгеллә! Бер партада укып, бер комсомол оешмасында эшләп үскән ике иптәшнең мондый вакытта бер-берсенә нинди йомышы, төшмәс?..» Бала чагыннан ук таныш булган басып торган эре хәрефләрме күрүгә, дулкынлана төшеп, нидер көтеп хатны укырга кереште. — «... Я, исәнмесез, шәп яшисезме, ал да-гөлме, әллә түгелме?.. Кем яза мондый хатны дип торасыздыр имде сез, исегез китеп, ә?! Бар иде бит әле бер Зиннәт. — Аның бәясе йөри торган иде бик кыйммәт, — Байтирәкнең гармонь- чысы Зиннәт! Беләсегез килсә, шул Зиннәтнең немец машинасы ботарлап ыргытканнан калган яртысы, ягъни элекке «мии»нең бер күләгәсе яза инде моны. Ничек хәлләрең диярсез инде сез, белмәкче булырсыз, һи, минем хәлләр! Минем хәлләр әнә кая таба! Башым эшли башларга тиеш минем, тора-бара бөтенләй чыгырыннан чыкмаса; кулым тота башлар бәлкем, — тагын да кирегәрәк кит- мәсә. Кыскасы, немец никадәр генә ботарлап ыргытырга тырышмасын, аңа үч итеп, мин һаман яшим, мин һаман исән әле! Тик менә шуңа гына әйлс-шәйлерәк бу-, лып торам: госпитальдән чыкканнан соң кая барыйм икән? Сугышка китәр идем, алмаслар, хәзер минем кулым да ярамый торгач башым түнеп киткәли, (тешләрем белән немецның бугазына ябышыр өчен генә барсам инде!) Өйгә каптыр идем, — анда кемем бар? Башым куярга бер кечкенә күпчегем дә, каршы чыгып алырга атам-анам да юк. 
Элек укыган мәктәбемә 'кайтыр идем, бу гарип кулым белән анда мин нигә ярыйм? Менә шуны әйгәм: Кая барыйм икән? Шушы ватык кулымны сөйрәп туган-үскән җирем дип Байтирәккә кайтыйммы, әллә безнең совет иле киң бит әле, кайда да сыенырга урын табармын дип, дөнья гизәргә чыгып китимме? Белмим әле, хәер, бик беләсем дә килми, кая барып түнсәң дә барыбер түгелмени?..» Менә нәрсәләр ишетәсе бар икән әле аның Зиннәттән! Нәфисәгә кинәт бик күңелсез булып китте, кызганудан аның күзләренә яшь килде. Нинди сөйкемле егет иде бит, нинди үз сүзле, тәкәббер егет иде! Шундый матур итеп, бәгырьләреңә үткәреп уйный белә торган нечкә бармаклары шулай ук гарип булып калды микәнни? Газизгә чыкканнан соң бервакыт, Нәфисәгә ничектер аның радиода скрипка уйнавын тыңларга туры килеп, ул скрипканың беренче сызуына ук тетрәнеп китте. Зиннәт теге вакытларда төннәрен аның келәт тәрәзәсе яныннан узып йөргәндәге шикелле үк, Нәфисәнең иң яраткан көе «Сарманяны уйный башлады. Аның күз алдына тагып агым су буйлары, аның яшел болыннары, аның бормалы тугайлары килеп басты. Тик хәзер инде яр буенда сөйгәнен озатып калучы кыз бала, элекке шикелле, әллә кем түгел, ул үзе иде. Шул берничә минут эчендә ул бөтен яшьлек мәхәббәтен тагын бер мәртәбә башыннан кичерде. Зиннәтнең юри шул көйне уйнавында аның һичбер шиге юк иде. Хәер, кем белә, бәлки бу көйне уйнавы Зиннәтнең үзе өчен дә яшьлегенең бу бәхетле чоры белән соңгы мәртәбә саубуллашуы булгандыр? Әйе, заманында ул да Нәфисәне өзелеп сөйгән иде бит! Юк, Нәфисә, гәрчә ул мәхәббәт
24 
 
аның өчен бик күңелсез беткән булса да, Зиннәтне шундый ялкынланып сөюенә һич үкенми иде. Нишлисен., үз сөйгәне белән гомер итү бәхете аны читләтеп узган күрәсең. Шулай да ул үкенми, ичмасам аз гына вакыт эчендә булса да ул чын мәхәббәт белән ялкынланып, бер дөрләп калды. Әйдә, искә төшкән саен көйдереп ала торган ул яшьлек ялкыны тик яна' бирсен, аның скрипка моңнары шикелле, узган гомернең томаны эченнән моңлы бер истәлек булып тик чыңлап торсын. Тик скрипкасының моңы белән кешеләрнең йөрәген тетрәтә торган менә шул егетнең бу хатыннан хәзер әнә елаган аваз ишетелә иде. Ни булган? Нигә мондый хат яза икән ул? Нигә үзеннән-үзе болай көлә икән? Бармаклары гарипләнгән ачуданмы? Утлы күмер өстендә, көйрәп яткан хатның зәңгәр ялкынына текәлеп, Нәфисә озак уйланып утырды. Анда әнә шул зәңгәр ялкын шикелле өтеп ала торган үпкә сүзләре күтәрелеп чыкты. Ул, калын китабын тезенә куеп, ашыгаашыга аңа хат язарга тотынды. «... Ир хатынына егетләр белән хат алышу килешә торган эш түгел инде түгелен дә, әйдә, бер юлга гына ярар инде. Хатыңа каршы җавап язмыйча булдыра алмадым, йөрәгем түзмәде. Ни дисәң дә, без бит синең белән бер урам чирәмендә аунап, бер чишмә суын эчеп үскән балалар. Җитмәсә үзең кода, аның өстенә тагын яралангансың да икән...» Түр якта кайнатасы белән әнкәсе суынган самовар янында, теге- сеннәимонысыннан сүз кузгатка- лап, сөйләшә-сөйләшә чәй эчәләр. Бүлмә тактасы аркылы сәгать йөргәне, каеиесе Илгизәрнең ара-тнрә кәгазь кыштырдатканы ишетелгәләп китә. Ул дәрес хәзерли иде булса кирәк. Картларның чәй яныннан тиз генә кузгалу ихтималы юк иде әле. Нәфисә хат язуын дәвам иттерде. «... Тегеннән-моннан түгел, хатыңны укуы бик авыр булды. Кулым имгәнде дигәнсең бит. Шундый дәртләнеп кенә укыган чагында...» Ничектер үзеннән-үзе телгә ягымлы сүзләр килә, аны якын итәсе, юатасы килә иде. Нәфисә чырае» сытып кузгалгалап утырды, ,карандашы белән китап кырыена' суккалады. «Шулай да, дөресен генә әйткәндә, 
бу хатың бик, бик сәер синен. Зиннәтне алай тиз генә сер бирә торган егет түгел диләр иде. Алай булып чыкмады микәнни соң?.. Үзенә булмаган акылын миңа өйрәтеп маташа дип көлмәсәң, бер сүзем бар: син бит музыкант кеше, яхшылабрак тыңлап кара әле, туган илеңнең йөрәге ничек тибә икән?.. Чын, болай бик уңайсыз. Әгәренки кайта калсаң, Җәүдәт абый күзенә ничек күренерсең?..» Шулай да хатның ахырына таба ул тагын йомшый төште. Кем белә, алай дигән белән дә бит, бәлки аның хәле бик авырдыр, бәлки аның куллары бернигә яраксыз булып гарипләнгәндер дә, ул кеше ярдәменә мохтаҗдыр?.. «...Кая барып түнсәм 'дә барыбер түгелмени диюең дә бер дә ошамый. Бусы инде бөтенләй комсомол, егет сүзе түгел, иркә малайлар сүзе! Дөрес, сиңа кайда да урын табылыр. Соң нигә әллә кайларда каңгырап йөрергә? «Чулпак»ның фронтта кан койган сугышчы улларын гына тәрбияләрлек хәле бар әле. «Чулпан» халкының күңеле бик иркен. Нигә үз авылыңа, үз туганнарың янына кайтмаска?» Шунда кинәт аның йомшап китүеннән файдаланып калырга теләгәндәй, юри үч итеп, күңел түреннән яшерен бер тавыш ишетелде: — «Әгәренки ул кайтса?.. Ул чагында?!» Урынсыз күтәрелеп чыккан бу әдәпсез, тыйнаксыз тойгынык башына сугарга кирәк иде. Ул бүтән бер сүз дә өстәмәстән, һәм ул турыда бөтенләй уйламаска тырышып, хатны конвертка салды да, тиз-тиз генә ябыштырып куйды. Китабын алып, фәкать үзенең бодае һәм иптәшләре турында гына уйларга тырышып, укырга тотынды- 
25 
 
«Мәгълүм ки, сабап бодаеның үсү чоры, берьеллык үсемлекләрнең бөтенсссискс шикелле үк, берничәгә бүленә. Беренче чор. Бу чорда һаваның берникадәр салкынчарак булуы кирәк. Күпьеллык тәҗрибәләргә караганда, язның иртә килүе, һаваның үзгәреп торуы, хәтта шактый ук салкыннар булып алуы да, сабан бодае өчен һич куркыныч түгел. Киресенчә, андый елларны сабан бодае шушы беренче чорда үзенең тамыр, системасын тәмам ныгытып җиткерү аркасында соңыннан аңа туенырга бик шәп мөмкинлек туа. ... Икенче чор — яктылык чоры. Бу чорда бодай яктыны күп сорый. Кояшлы көннәр никадәр күбрәк булса, бодай өчен шул кадәр яхшырак...» Ул коңгырт тышлы куен дәфтәрен алып, аның бит башына: — «Беренче чор....» — дип язып куйды. Аннары, гүя икенче бер кеше белән сөйләшкәнсыман: — «Юк, гөлкәем!» — диде. — Алай шаярырга син инде унҗиде яшьлек кыз бала түгел. Юк, юк!..— Ул Газиз рәсеменә күз төшереп алды. — Дүрт айдан бирле иреңнең хаты юк... Оят кирәк!..» VI 
Түр яктан озын буйлы, озынча ак чырайлы, аяк йөзен каплап тора торган, карчыкларча озын һәм киң ак күлмәк кигән әнкәсе — Хәдичә түти килеп керде. Нәфисәнең укуын бүлдермәс өчен, дәшмичә генә, бнсмилласын әйтеп, сәке өстенә менеп китте, нидер пышылдый-пы- шылдый өйнең түр почмагына турылап, намазлыгын җәеп куйды. Шулай да ул килененә бер сүз дә дәшми • калуны килештермәде, бо- лай бик дорфа чыгар шикелле тоелды булса кирәк, бүлмә тактасы буена сыенып утырган Нәфисәгә, аннары кучкардагы кечкенә лампага күз салып: — Лампаңны яныңа аласың бар. Укырыңа караңгы түгелме соң? — диде. — Юк, әнкәй, миңа болан җайлырак... Хәдичә сүз озайтып тормастак намазын укырга кереште. Ни булса булды, Хәдичә түтинең 
бүгенге намазы бик тынгысыз үгте. Ул әллә ничә тапкыр бүленде, әллә ничә тапкыр сүрәләрен бутады. Намазлык өстенә килеп утыруына я нәрсә, я нәрсә, юри үч ‘иткәндәй, аның игътибарын намазлыгыннан читкә тартырга тотынды. — «Илаһи ният кылдым...» — дип намазны башлап кына җибәргән иде, әллә каян гына борынына көек исе килеп бәрелде. Учак та әллә кайчан ук сүнгән, лампа да төтенләми югыйсә, каян килер икән сон. бу сәер ис? Кәгазь исе дә шикелле, чүпрәк төтенләгән дә кебек. Күңелен никадәр беркетеп торырга теләсә дә, ахрысы түзә алмады, намазын укый торган көйгә, «берәр нәрсә көйрәп ятмагае» дип, учак ягына борынын сузып, иснәш герә башлады. Ярый әле килене бик зирәк нәрсә. Хәдичә түти иснәнә башлауга, ялт итеп торды да учакта нәрсәнедер минут эчендә сүндереп тә куйды. Анысы гына үткән иде, карты Тимери агай, яткан урыныннан торып, түр якта кыштыр-кыштыр киенә башлады. Хәдичә түтинең теле пышылдап намаз догаларын укыган булса да, күңеленә тагын пошимап төште: — «Ай алла, ул хафалы җаңына ни булды инде тагын? Бу вакыт җиткәч нәрсә исенә төште икән!.. Мөгаен,- атлары янына барадыр. Атларны вакытында эчерттеләр микән дип борчыладыр, карап кайт- макчы буладыр. Ат җене кагылды лабаса анысына да!..» Ул да түгел, намазлык өстендә иренең мондый яхшы эше турында шундый ягымсыз уйлар уйлауның гөнаһ булуы исенә төшеп, тагын кәефе кырылды. — «Карасана, бу ни булды сон миңа? Гөнаһлы булып бетәм ләбаса инде.» Хәер, бер бүген генә түгел, сугыш башланганнан бирле аның намазны бөтен күңеле белән бирелеп, 
26 
 
дөпья уйларын кыстырмыйча гына укый алганы юк иде. Намазлык өстенә менеп утырдымы, аныц уйлары, умарта кортларысымап, тор- лесе-төрле якка оча башлыйлар. Я аныц күз алдына үзе эшли торган яшелчә бакчасы килеп баса да аныц белән баш вата, бригадир белән бәхәсләшеп үткәрә. 51 сәҗдәгә киткәндә генә улы Илгизәрнең кибәргә элгән чалбары, аныц тишелеп чыккан тез башлары күзенә чалына да, аңа эче поша башлый. Үзе дә СИЗМӘСТӘН: — «Дуцгыз малай, ни арада тишеп өлгергән әле! — дип сукранып куя. — Тьфү, тьфү! һич төткәрер хәл юк. Яма да тор, яма да тор! Әйтерсең, минем бүтән эшем юк. Дуцгыз тиресеннән тегеп бирми хәлем юк инде...» Көндезләрен Хәдичә түтигә бигрәк тә тынычлык булмый иде. Бөтен күңеле изге уйлар белән оеп кына киткәндә, — әйтерсең, шуны гына көтеп торалар, әйтерсең, алар- ны юри шайтан куып кертә! — ачык калган өй алды ишегеннән, Сер көтү тавыгын ияртеп: — «Ко-ко-ко!» — ди-ди, зур-зур атлап, өйалдыңа карт әтәч килеп керә. Хәдичә түтинең түземлеге тәмам төкәнә, ул аларга сикереп төшеп себерке белән тондыра. Җитмәсә, тагын кызулык белән: — «Көш, көш, нәләт төшкән нәрсәләр! — дип тә, бигрәк тә карт әтәчкә ачуы чыгып; — син йөрисең башлап, ата карак, разбойнек!» — лш тә ычкыпдыргалый. Ул намазны яңадан башлап, гыйбадәтен бүлдерүенә рәнҗи-рәнҗи күңелен яңадан изге уйларга юнәлдерә, әмма ул арада түр яктан мәченең лачлоч иттереп өстәл өстендә чәйдән калган сөтне эчә башлавы ишетелә. Әле генә намазлык янында иде бит, әле генә менә шушында күзен йомар-йоммас суфый- лапып утыра иде! Йөзе генә кара икән, сәҗдәгә киткәнне генә көткән икән!.. Шулай итеп, намаз тагып бозыла.- Аның бөтенләй рәте чуала, бөтенләй яңадан башлап җибәрәсе, хәтта кайчакларпы урыныннан кузгалган намазлыкны башы белән өй почмагына каратып, яңадан кыйблага турылап куясы була. Хәдичә түти: — «Ай аллам, намаз укыйм дигән булып, гөнаһлы булып бетәм бугай ахрысы!» — дип күңелсезләнеп тә 
куйгалый торган иде. Сугыш башланганнан соң фашист мәлгуннарның тизрәк җиңелеп, бу сугышның тизрәк бетүен, Газизләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләргә кирәксенеп, Хәдичә түти намазны ешайта төште. Тик ул хәзер намазлык өстендә күбесенчә Газизе турында уйлап уздыра, кай- вакытларны бөтенләй онытылып, рокугъ урынына сәҗдәгә китеп бара, дүрт фарыз урынына ике белән генә дә очлап куйгалый, исәбен җуеп арттырып та җиборгәли торган булып китте. Намаз укыган чагында радиодан совет информбюросының белдерүен сөйли башласалар, Хәдичә түтп, иреннәрен еш-еш тибрәтеп, учы белән битен сыйпый да тизрәк олы якка чыгарга ашыга иде. — Кая, килен, кем, Илгизәр, һәй- бәтләбрәк борып куегыз әле! Кече улы Илгизәр, шаярта төшеп: — Әни, бик тиз кузгалдың, намазың бетмәде түгелме соң әле? — дигәлп. Хәдичә түти, яулыгын колак артына җибәреп бәйли-бәйли: — Бетте, бетте, фарызын укып бетердем, алла кабул итсен. Сөннәтен соңыннан да укырмын әле, — ди-ди репродукторның астына ук килеп утыра. Хәдичә түтинең бүгенге ястүе исә намаз булудан бигрәк, сагышка әйләнеп китте. Дүрт ай бит! Дүрт айдан бирле аныц Газизеннән бер генә хәбәр дә,килгәне юк. Дүрт ай дигәнең йөз егерме көн дә, йөз егерме төн бит ул. Әллә сыерчыклар бик моңлы сайраганга, әллә улының бөтен гомере күз алдыннан узганга, ул бүген аеруча дулкынланды, хәтта әле намазлык өстенә килеп утырганнан соң да тынычланып җитмәгән иде. Көндез өйдә бер ялгызы гына
27 
 
калганнан соц, ул Газизе турында уйланып, кулына бор эш тота алмыйча, тынгысызланып йөрде-йөрде д.|, тур яктагы зур сандыкны ачып, анын. киемнәрен җилләтергә булды. Болай элеп киптерүнең әллә пи кирәге дә юк идс югын. Ләкин ул ана йөрәгенә үзенә күрә бер юаныч була, бу киемнәр апа Газизен, хәзер инде артта калып, җиңелчә томан белән өртелә барган ямьле, матур тормышларын күз алдына китерәләр, аларкы сыйпаштыру гына да, апа кешенең сагыну һәм юксынудан яраланып беткән күче-! лей сихәтләндереп җибәрә иде. Менә ул каракүл якалы бер кыска пальто белән чалбарлар, пиджаклар чыгарып элде. Алар астыннан килен чыккан һәртөрле галстук һәм яулыкларны, җае белән генә алып, җыерчыклы бармаклары бе- л п сыйпаштырып, икенче кырыйга күчереп куйды. Менә бу туры яка-; .1 ! яшькелт күлмәкне Газиз, эшкә кияргә дип әйтеп, район магазинын- . . I алып кайткан иде. Менә уртадан у ibiHbin өръя.ца көрәнсу костюмын злүы. Монысын Газиз узган ел Нәфисәгә өйләнер алдыннан Казанда сатып алган иде. Кечкенә чагында Саласының яланбашын сыйпагансы- ■иш, йомшак бер ягымлылык белән агың иң өсләрен сыйпады, бармак ' : белән генә якасыннан бер мамык кисәге чеметеп алды. Гәрчә улының әйберләрен эче пошкан саен карый торган булса- да, анда ул белмәгән берни дә юклыгын алдан ук белеп торса да, ниндидер бер эчке өмет белән, сагаеп кына, бер генә бармагын тыгып, кесәләрен капшап карады. Карчыкның соргылт күзләре сагыш белән томанландылар. Dy уйлары хәзер .аны әллә кайчан ук күргән куанычлы төш кебек моңсу, рәхәт истәлекләр дөньясына алып киттеләр Әйе, бу костюмны Газиз киңәшмәдән киеп кайткан идс. һай күңелле дә чак иде, инде дә рәхәт за маналар иде! Кайтып чәй эчкәннән соң акрын гына әнә шул ян тәрәзә янына барып басты. Ул үзе урамга караган шикелле, әмма күңел күзе бик еракта кебек күренә, йөзендә ниндидер куаныч та балкыган шикелле. Малайга ниндидер зур уй төшкән, малай күңеле урынында түгел. 
Хәдичә түти улының күңелендәге бу зур үзгәрешне бер карау белән үк сизсә дә, үзе башлан берни дә әйтмәде. Әнисе чыгын китәргә җыена башлагач, Газиз үзе башлады: . — Әни, — диде, ул ничектер бераз уңайсызлана, тавышы да әллә ничек, кыюсызрак ишетелә идс. — Беленм инде, бу турыда әти-әни белой каракаршы сөйләшмиләр дә бугай. Инде син минем иң якын, иң кадерле кешем булганлыктан, ике арада илче йөртәсем килмәде... Карчык аның тел төбеннән сүзнең ни турында буласын алдан ук сизеп алган иде. — Яхшы иткәнсең, — диде. — Болай туп-туры үземә әйтүең микем өчен дә бик күңелле. Менә тагын, Шгың нинди гаебе булсын? Ана белән бала арасында нинди сср булсын?.. — Мин инде, әни, әгәр сезнең ризалыгыгыз булса, быел... бик озакламыйча, өйләнергә диебрәк ниятләнеп йөри идем. Эһем, эһем.;. Син беләсең инде, Бикбулат абзый кызын, Нәфисәне.... Аның белән дә болай үзара аңлаштык шикелле... Карчыкның түбәсе түшәмгә тия язды. Аның өчем улы Газизнең иң элек олылап әнисе белән киңәшүе бер куаныч, Нәфисә шикелле авылның иц төпле, иң уңган кызына өйләнергә җыенуы икенче зур куаныч иде. Ул бит, үз улың булса да, зур укыган кеше, агроном кеше! Аның үз акылы үзенә бик җиткән. Үз белдегс белән генә өйләнеп, күрмә- гән-белмәгән, нәселнәсәбе тапыш булмаган әллә нинди бер нечкә сыйракны җитәкләп кайтып керсә дә бер пи эшләр хәлең юк. Шулай да бу куанычны Газиз алдына вакытыннан элгәре җәеп салу ярамый иде әле. Шунлыктан карчык бер дә чәчрәп чыкмады. Салмак кына, басынкы гына итеп: — Нәфисә болай бик уңган, бнк инсафлы бала шикелле күренә кү
28 
 
ренуен, — диде?.—Аның анасы, яшьтәшем Гөлбикә, минем ахирәтем ләбаса. Шәт ипшалла ялгышмаган булсаң кирәк... Алай да менә атаң белән дә киңәшик, ул ни әйтер, туганнар белән дә сөйләшик, алар ни. киңәш бирерләр. Уйлан кылган эш төпле була ди. Уйлашыйк; киңәшик... Моннан бер ел чамасы элек кенә булып узган шушы хәлләрне: Нәфисәнең килен булып төшүен, үз гаиләсенең шуннан соң тагын да тулыланып, тормышның тагын да ямьлеләнеп китүен — һәммәсен дә яңадан яшәп уздырган шикелле, дулкынланып күңеленнән кичерде, тагын тирән сагышка чумды. Шулай да намазының ахырына таба ул узган төндә яхшы төшләр күрүен хәтерләп, берникадәр тынычлана төште. Әмма күңел түрендә әллә нинди дөнья уйлары барыбер чуалып йөрделәр. Нинди генә бер уй төшкән зде соң әле? Аты җиткере, •әллә иәрсә генә иде... Ә, әйе ләбаса, килене турцнда икән... Килене Нәфисә турында, яхшыдан, яманнан бер нәтиҗәгә килергә дә өлгермәгән иде әле. Шулай да оллә каян гына килеп аның турында бер шөбһәме, нәрсә намаз аравына кысылып китте: — «...Аллаһеммә тәкаббәл... вә еәямәна, вә кыямәна... киленне әй- тәм, һаман укый да укый, рәхмәт төшкере... — дип куйды. Килененең Газиз китапларын укуы Хәдичәгә бик ошый, хәтта ул әле бәлки Газиз китаплары булган өчен дә шулай башын күтәрми укый торгандыр дип тә уйлап куйгалый иде. Аның улы Газиз дә нәкъ менә шулай укыр иде дә язып куяр иде, укыр иде дә кәгазенә сызып куяр иде. Аннары нидер уйланып, идән буенча атлап йөрер-йөрер дә тагын килеп укырга тотыныр иде... Әмма икенче яктан, килен булган кешенең нинди дә булса берәр кул эше тотмыйча, төнлә белән китап укын утыруы әллә ничек, бик сәер инде сәерлеккә, бик сәер... Аллага шөкер, ул да килен гомерен уздырды, начар да уздырмады, әмма олыкары янында эшеңне, ташлап болай китап укып утырырга бер дә вакыт тими торган иде ...Әйе, вә кыямәна, вә кыйраәтәна, вә рокугана...» Ләкин ул догасын барыбер укып 
бетерә алмады. Үзенең янында шундый матур гына итеп, тыйнак кына булып улы Газиз китабын укып утырган килене турында болай уйлавын үзе үк килештерми башлады. Ахырда догалары белән уйлары бергә буталып, нәрсә укыйсын онытып җибәрде дә, — Әй аллам, зиһенем чуалган, башым каткан, әйдә, укыганын алла кабул итсен инде...*—дип, битен сыйпап урыныннан кузгалды. 
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК 
1 Кояшның соңгы нуры, тау битеннән кызылсу алтын канатын сир- - пеп, күздән югалды. Байтирәк өс- тенә яз киченең дымлы йомшак тынлыгы иңә башлады. Тау астында ташу вакытындагы ярсуыннан тынычланып җитмәгән инеш шаулый, чишмә буендагы өянкеләрдә, ояларын бүлешә алмыйча, кара каргалар әрләшә. Шәүлегән кичүендәме, кайсыдыр басу юлындамы узып баручы тракторның ара-тирә ярсып үкергәне ишетелә. Урамнарда кеше аягы тынган. Ашъяулык әйләнәләрендә, якты күздә эшне ‘ бетерергә кирәк дип әйтеп, кызу «эш» барган чак. Шул вакыт Бигәш очыннан яңгыравыклы ирләр авазы күтәрелеп чыкты. — һәй, җыенга, җыенга!.. Авазның беренче дулкыны урамнарга сыеша алмыйча авыл өстендә чарпышьш барганда, куе сорылыкны тетрәтеп, өндәүченең соңгы сүзләре янгырап куйды: — һ-әй, җыенга-а-а! Аннары ул тынды. Тавыш килгән якта караңгы эченнән берәүнең юткергәие ишетелде. Соңгы айларда бу тавыш бөтенләй ишетелми башлаган иде. 
29 
 
Ашъяулык тирәсендәгеләр, кашыкларын куеп, тәрәзәләргә үрелделәр. — Нәрсә бар икән? Сугыш бетмәгәндер бит? — Безнекеләр немецның муенын сындырдылармы әллә югыйсә! — Әллә берәр зур кала алдылармы? Мыек Шәмсетдин үзе кузгалган икән, бу инде килде-китте утырыш кына түгел, зур мәслихәт җыелышы булырга ошый, андый чакта аягына йөргән һәркем җыелышта булырга тиеш иде. Өстәл өстендә буын чыгарып утырган умачтыр, өйрәдер суына калды, өстенә-башы- ла аппан-моннан берәр нәрсә элеп, халык урамга сибелде. Ул арада түбән оч ягыннан аяк тавышы ишетелде, соры караңгылык эченнән көйле тавышның иясе үзе калкып чыкты. Ул ак муенлы тимер таягын болгый-болгый, уң аягына бераз аксый төшеп, урамның кыл уртасыннан атлый иде. Дүрт-биш йортны уза да, башын кыйшайта төшеп, кайдандыр ияреп кайткан иске күн перчаткасының сыртын озын кара мыегы өстеннән бер шудырып куя, урамның аргы очында карасуланып күренгән зиратка күзен текәп, аз гына туктап кала. Аннары таягын болгыйболгый тагын көйләп җибәрә. Үз тавышының бер урамга гына сыймыйча, йортлар өстеннән ишелә-ишелә кырый урамнарга, аннан инеш буйларына төшеп шаулап узуын тыңлый да, күңеле булып тагын кузгалып китә. Аның алдыннан әле бер якта, әле икенчесендә шылтырап өй алды ишекләре, кече капкалар ачыла, койма буйларында соры карамчыклар калкып чыга, тамак кырган, үзара сөйләшкәләп алган тавышлар ишетелә,. — Шәмсетдин абый, нинди җыелыш? Малай-шалай сораганда ул, мыегын да селкетмичә, төрпә генә кистереп: — Баргач белерсең! — дип куя, яиеә: — Аю биетәләр... — дин уза. Аңа капка төбеннән усал телләр әйткәләп тә калалар: — Мыек шайтан, әйтсәң телең калыр идемени! Авылның олы-карысы үзе чыгып сорый икән, анда инде Шәмсетдиннең җавабы да башка. Бүген ул андыйларга 
бөтен авылны борчыган яңа хәбәр җитештерә килде. — Эшләр, хөрти! Аланбашлар килгән, ди, Шәүлегән кичүен без чәчик, сездән барыбер булмас дип әйтен әйтәләр ди. Страм, билләһи, страм! Эһем-эһем! һәй сынатты «Чулпан», айһай сынатты! Безнең бер стахановчыбыз гына да бөтен «Чулпан»- кы чәики бармагы белән бөтереп йөртер дип әйткәннәр, ди, шуны җибәргәннәр, ди. Аннары ул, кинәт туктап башын күтәрә дә, ак муенлы таягын эшләпәсе яныннан зыр-зыр әйләндереп, ачулы да, шелтәле дә бер тавыш белән янә кычкырып җибәрә: — -һәй, кузгал, кузгал! Берең калма, җыенга бар! һәә-ә-әйй, җыенга! Тышкы кыяфәте, өс-башы һәм гореф-гадәтләре белән дә авылдашларына ошамаган бу сәер кешенең болай өндәп йөрүе тикмәгә генә түгел иде. Аның үзенә күрә нәни генә бер тарихы да бар. Ул тау битендәге пар нарат, авылның кечкенә инеше шикелле үк Байтирәкнең бер үзенә хас нәрсә, Шәмсетдин үзенең аксак аягы, яңгыравыклы тавышы белән Байтирәкнең соңгы бер-ике дистә гомере юлында, кечкенә генә булса да, үз эзен сызып, үз сукмагыннан бара иде. Шәмсетдиннең бите дә, өстендәге киеме шикелле үк, төрле корамадан оештырылган төслерәк. Кыз- гылткөрән битендә итләч озын борыны, чөм кара озын мыегы, яшь- ләй агарган каты чәче белән ул көньякның төрек халкына тартым кебек, ялтыравыклы зәңгәрсу күзләре, төшенке иңбашлары белән исә ул төньяк кешеләренә ошый төшә иде. Аны Урта . Азиядәме, Кавказ ягындамы туып кайткан диләр. Шәмсетдиннең әтисе илдән-илге бәхет эзләп йөрүче бер тегүче бул
30 
 
гаи Шәмсетдин үзе дә озак еллар буенча шул якларда тегү теген йөргән, тегү эше өзелеп торган арада тегесснмонысын әвеш-түеш китергән. Кемнәрдер аның аягын да таш коймадан ыргытып, шунда кыскартып ка/п арганнар ди. Яшьрәк чагында Шәмсетдин, ул якларда бик озак югалып йөри торгач, туган-үскән ягыл сагына иде булса кирәк, укалы үзбәк кәләпүше* белән буй-буй яшел чапан киеп, истә-оста юк чагында бер ялтырап китә торган иде. Сопгы елларда, күзе кайта башлагангамы, монда төпләнеп каласы кплепм •, шушы тирәләрдә генә әйләнгәли башлады. Шулай да, элек йөргән якларын оныта алмыйча, һәрвакыт сагынып сөйли, бер язын, бер көзен, кыр казлары белән торналар кузгалган чакта йөрәге чуарланып, ул да бер кыбырсып ала иде. Тик чыгып китәргә җыена да ничектер китеп бето алмый, язын-көзен аныц ярты гомере Байтирәк белән пристань арасында уза торган иде. Шулай китү белән китмәү арасында яшәгәнгәме, баштарак аныц авылда юньле кунаклар урыны да юк иде. Шулай.да ул бер заман төпләнде. Бер кайтуында, мыекларын бөтергәләп Бигәш очында йөри торгач, нидер булды, парлы түшәкнең. җылысын күптән онытып, на- маз-нияз беләирәк күңел юата башлаган бер тол хатын — Гандәлипне аздырды. Шул хатынга йортка кереп, бер атна дигәндә йортлыҗир- ле, күзле-башлы булып алды. Колхоз оешканга биш-алты ел узганнан соң бер кайтуында ул да гариза күтәреп килә. Аннан тегесеи- ионысыи сораштырып яза башлыйлар. — Ничә җан әле син? — диләр. — Хатын да үзем, янә бер кәҗә. Җәмгысы өч баш буладыр. — Дүрт аяклы малдан тагын нәрсәләр бар соң синең? Шәмсетдин, уйга калып, мыегын бөтерә, маңгайларын җыергалап куя. — Дүрт аяклы мал һәм күп имәс. Ике кәнтәй, бер өстәл. Янә җан сәке дигән бер шәй бар. Аның һәм аягы дүрттән кәм... «Чулпаи»да аны көтү остасы итәләр. Башка көтүчеләр шикелле аның таң йокысыннан арына алмаган киленнәрне уятып, терлек чыгарыр алдыннан урам буенча кычкырып узу 
гадәте юк иде. Шәмсетдин басу капкасы төбенә бары; баса да боргысын гына уйната, Байтирәк сыерлары шушы сәер тавышны ишетү белән мөгрпмө’р:1 аның янына үзләре җыелалар. Кыш көннәре ул почта йөртә торган и;ш. Инде җыелышка өндәүгә килгәндә, революция елларыннан бирж.- ул барында зур җыелышның берсен дә аннан бүтәннең җыйганы юк иде. Авылда бу бор гадәт булып әверелде. Шәмсетдиннең бу эше кайчан башлануын да, аның ни җитте җыелышка чакырмавын да беләләр, ул дәшкән җыелышларга ишелеп-ишелеп киләләр иде. Заманында батрак Сибай дигән гидай ярлы бер егет бар иде. Тимер беләкле, усал холыклы, көрәшче бер кеше иде. Әмма тормыш аңа гел арты белән торды. Егет гомере байларга әвен сугып, машина әйләндереп, кышын булса, урманнан утын ташып үтте. Көн эшләде, төн эшләде. Шулай да ярлы башы нужадан чыкмады, кеше бусагасыннан кайтмады, җиләктәй яшь чагында сөйгән кызына өйләнерлек тә җае булмады. Атна эшли шулай, ай эшли дә, бөтен дөньясьҮна төкереп, бер типтереп ала. Аракысын чп- реклесе белән култык астына кыстыра да, бөтен урамны бер итеп җырлыйҗырлый бер үзе урам әйләнә. Андый көнне авылның патшасы ул була иде. Революция жплләре исә башланганнан соң батрак Си бай, язгы бәйгеләрне сизеп җирсенгән чабыштай, кая барып бәрсләсеи белмичә җилкенеп йөрде дә' күздән югалды. Югалды да бетте, суга багка н да й б улд ы. «Сугышта үлеп калгандыр, диделәр, һәйбәт егет иде, бичара, үзе ярлы булса да намусы бай иде, дөньяның рәхәтен күрмәде, кеше бусагасында йөреп әрәм булды», —  
31 
 
диделәр. Ә ул югалмаган, үлмәгән, Петроградта үз кулы белән патша төшереп йөри икән. Язгы айлы төннәрнең берендә, ялтыраган бозлы юлдан дөп-дөп ат сикертеп каравыл өе янына кылыч таккан, шинель кигән бер мылтык-' лы килеп туктады. Атыннан сикереп төште, итегендә ниләрдер зыңгылдап китте. Каравыл өенең ишеген тибеп очырды да, коты очкан Шәмсетдинне җилтерәтеп мич артыннан ай яктысына чыгарып бастырды. — Калтыранма, мыек! — диде. — Күтәр башың, дөнья бу! Каршыңда урядник түгел, стражник түгел, батрак Сибаи үзе басып тора! Я, ишетим тавышыңны, бер аваз сал, җый халыкны, патша төшерәбез! Шәмсетдин башта авызын ачкан килеш катып калды. Аннары мыегын төзәтте, башын күтәрде, пыяладай айлы төнне шыңгырдатып, урам буенча кычкырып китте: — һәй, уян, халык, кузгал, тор барың! һәй, җыенга, патша төшс- рергәәә!.. һә-ә-й җыенга! Шул вакытта мыек Шәмсетдин, гомерендә беренче мәртәбә, үзенең - тавышы барлыгын ишетте. Башта хәйран калды. Аннары канатланып китте. Аңарчы ул үз авылының килмешәге иде. Урамга чыкканда койма буйларыннан песи булып кына уза, аны кешегә санап җәмәгать җыеннарына да чакырмыйлар, әрсезләнеп үзе барганда да урыны ишек төбендә иде. Атлы-тунлы дөнья тоткасы кешеләр өчен ишек яңагы ни дә, аңа сөялгән Шәмсетдин ни — икесе дә бер иде. Ә хәзер ул урамның нәкъ уртасыннан киерелеп атлый, бөтен халыкны үз теле белән патша төшерергә, патша хәтле патшаны бәреп төшерергә өнди иде. . Бала бишегеннән үк кеше типкесендә үскән мескен күңелнең кабынып китүе өчен шул җитә калды. Шуннан соң ул ярлылар комитетына да сайланды. Яркәмдә дә член булды, хәтта соңрак, бер кайтуында кулакларны да туздырышып китте. Мондыйлар булдылар да үттеләр, ә җыенга өндәү, күңелне җилкендерә торган бер гадәт булып, ныгып калды. Аның үзеннән- үзе җырлап торган яңгыравык тавыш белән таягын болгый-болгый шулай 
көйләп җибәрүе чыннан да ниндидер бер тантана уята иде. Ул элекке тынчу тормышны җимереп кергән революция елларының ярсу җилеп хәтерләтәме, халыкның күңеленә сеңгән батрак Сибайны, яисә, бүтән шундый халык улларын искә төшерәме, ничектер аның шундый тирән тойгыларны кузгатып җибәрә торган нәрсәседер бер серле ягы бар иде. Аксак күп йөрер, сукыр куп күрер дигәндәй, Шәмсетдин, чатан булса да, бик йөремсәк кеше. Шулай авыл өстеиэ аваз салып зур урамнан бара торгач, аның йөремсәк аягы үзенә дә сиздермәстән, кинәт кенә чалулый башлый, ул аны сыңар канатлы олыкарысыз аулак урамнарга алып китә иде. (Ихтимал аның аягын юкка гына кыскартып кайтармагакпардыр, ихтимал, Шәмсетдинне анда да шул йөремсәк аягы харап иткәндер. Салкын сулы арык буйлатып яхшы кешеләр йөри торган олы урамнан туры гына барасы урынга, шул гөнаһлы аягына хуҗа була алмыйча, койма өсләренәфәләннәр- гә үрелгәлм торган булгандыр). Кырын урамнарга аяк бастымы, Шәмсетдиннең күзе мутлана башлый, кашлары уйнаклый, хәтта аксак аягына хәтле үз алдына бер җилкенү белән сиксртеп-сикертея атлый иде. Монда инде- аның тавышы да үзгәреп китә, ул урам башыннан ук, теленә салынып, такмак әйтергә тотына: Берәү килә урамнан, Ку рыкмы й җи л - бу ра и н а п, Киң урамны тар итеп, Юк сүзләрне бар итеп. Кем килә дә, кем килә? — Мыек Шәмсетдин кило! Кызлар карый ярыктан, Өметләре барлыктан... Ачыладыр капкалар, Килеп чыга апалар, Яшь килен дә, кызкымыз. Бар ла нерп тыз да быз. Әй торалар карашып! Бер битләре алма күк,
32 
 
 
Су буйлары лай, дуслар, һай тал тирәк шуд, тааал тшшрәәәк. Яфраклары лай, дуслар, һай бик сирәк шул, би-и-ик с-и-и-рә-ә-әк. Ир егет көйләргә ләй, дуслар, мал кирәкми, һай ки-иирәкмипи, Кыйгач кашлый, зифа буйлый. Зифа буйлый яаар ки-и-и-рәэәәк... Ул шулай күңеле булганчы суза да, алдындагы сырлы-сырлы зәңгәр стаканына карап, бик озак уйланып утыра. Аннары йокысыннан уяигансыман калкынып китә дә тагын шул ук тал-тирәкле су буйларын сузарга тотына. Ара-тирә почмак якта сәке шыгырдап куя, бер үзе бөтен өйне тутырып җырлап утырган бу сәер кешегә бүлм’ә ярыгыннан сыңар күз текәлә. Аның тулган айдай түгәрәк битле чибәр хатыны кечкенә якта оек бәйли, ямавын ямый, картының дөнья малын кирәксенмичә, кыйгач кашлы, зифа буйлы сөйгән ярлар турында шушылай , езелеп-өзелеп китүен ошатып бетермәгән шикелле, иреннәрен җыерып башын чайкый. Беравык утыргач, бүлмә ярыгыннан тагын күз төшереп ала да, тавышланмаска тырышып, картының бушаган стаканын япә тутыра, кыздырган бәрәңгесен алдынарак илтеп куя да тагын үз эшенә керешә. Чөнки андый чакта шунсыз барыбер булмый иде. Көннәр буе исәрләнеп җан көеге булып йөргәнче, шулай берьюлы эче бушанса, йорт җанлы хатынның үзе өчен әйбәт иде. Шушындый бер төннән соң ул тагын әлеге карусыз Шәмсетдин булып әверелә. Иртәгесен ипиен кыстырып көтүенә китә, кичен кайткач кәҗәсенә әллә нихәтле печән хәстәрли, ел тәүлегенә бик күп хезмәт көне эшли, кыскасы, алар пар күгәрчендәй гөрләшеп торалар иде.. 
II 
Тимери капкасыннан чыккайда Шәмсетдин тавышы зыйрат очында ук яңгырый иде. Караңгы төшеп күз бәйләнгән, тау башындагы пар нарат төбеннән әйләнәсе кызгылт нур белән бизәлгән бер йолдыз кал
Бер битләре хөрмә күк, һай күбәләк булсацчы, Түшләреңә купсаңмы, Шунда шәһит булсаңмы! 
— һә-әй, җыенгааа! Буладыр иде шундый вакытлар, бөтен гомерен киң Рәсәйнең әле бер ягына, әле икенче кырыена күчеп, чикерткәдәй арлы-бирле сикергәлән уздырган бу ваемсыз хода бәндәсе кай кичләрне шулай өндәп йери-йөри дә, өендә карчыгы көтеп торуын истән чыгарып, шул сыңар урамнарның берәрсепдә ялгыш кына адашып та калгалый торган иде. Хәер, Мыек Шәмсетдин болан да буш калмый иде калуын. Җәй көне фермаларда май-күкәйнсң мулрак чагында ул колхоз председателенә килеп: — «Харап эш, — ди торган иде, — тамак эштән чыкты бит, туган! Докторлар әйтәләр, бугаз җепләрең шешкән, чи йомырка белән дәваланмасаң, мөгаен, тавышсыз каласың!». Аңа сораганын бирәләр иде. Тик йомырка белән май гел китә дә китә. Шәмсетдиннең тамагы исә һаман төзәлми дә төзәлми, ул бары фермалар тирәсендә җай беткәч кенә акрынлап сихәтләнә башлый торган иде. Яшьтән гадәтенә кереп калган йөремсәклеге тынгылык бирмәгән- дерме, әллә унсигезенче елны ак бандитлар тарафыннан үтерелгән Сибай дустын бик сагына идеме, аратирә Шәмсетдин, читлектәге кош кебек моңая, канатларын салындырып боега башлый иде. Шундый көннәрдә күршеләре аның өеннән скрипка белән җыр тавышы ишетәләр. Шәмсетдин, сәке түренә аягын бөкләп менеп утыра да, ниндидер бик борынгы бер көйгә су- зып-сузьш скрипка сыздырырга тотына. Күрәсең, карт скрипкасы аның күңелеидәген әйтеп җиткерә алмагандыр, аннары ул утырган җиреннән атыиа-атыиа, туй "мәҗлесендә кодалар сыйлагандай бөтен өен шаулатып, үзе җырлап җибәрә нде, 

 
•хып килә. Биткә салкынча дымсу □ава бәрелә. «Чулпан» халкы, үзара мыдыр- мыдыр сөйләшеп, авыл уртасындагы клуб бинасына баралар. Тимери, урамның төрле "җиреннән эшетелгән басынкы тавышларга колак салгалап: — «Халык күп булырга ошый» — диде. Кулын артына куеп, җай гына, ул да карамчыклар артыннан китте. Бераз уйланып барды да, кыр ягына колак салып, нидер тыңлады. Кайсыдыр юлда тракторлар үкерә иде. Күрәсең, колхозларга барырга чыкканнардыр. Вакыт, бик вакыт. Аннары, инеш аръягындагы тау кырыеннан, кыяркыймас кына борын төртеп чыккан яшь чирәмнең исе килгәндәй, инеш буендагы тал бәпчекләренең баллы исләре борынын кытыклагандай тоелды. Аягы белән урам балчыгының үзлелеген чамалады. Ие, чәчүгә чыгар көннәр дә якынлашып килә. Бик күп булса, тагын биш көн, алты көн... Эх, эх, эх... Аның яныннан сөйләшә-сөйләшә берничә хатын-кыз күләгәсе узды. Берсенең баскан саен тәңкәләре чылтырый иде. Кайсыныңдыр тавышы ят кебек ишетелде. Тимери боларны Аланбаш председателе җибәргән кунак хатыннар булырга кирәк дип уйлады. Бу җыелыш та шулар килү уңае белән җыела иде. Ак яулык бөркәнгән берсе, «Чулпан» турында булса кирәк, зарланып бара иде: — «Ни атларыбыз бик җедәү, ни орлыгыбыз җитми. Ул чәчүне ничек итеп ерып чыгарбыз инде. Ирләребез киткәннән бирле әдәм көлкесенә калдык лабаса!..» Тимери ул хатынның авызына сугардай булды. • — «Аһ, юньсез нәрсә, телеңә тилчә төшкере, — диде. — Үз өеңдә- генең һәммәсен дә чит кешегә лы- к ы л д ы й л а р м ы н и ? » Бу ике авылның үзара мөнәсәбәтенә соңгы елларда зур үзгәрешләр кергән иде. Борын-борын заманнарда, хәзерге картларның бабалары, озын киндер күлмәк белән алача ъ ,с. Ә.« № I 
 
штан киеп, Аланбашның хәситәләр белән уралып, түшләренә көмеш тәңкәдән изүләр аскан көяз кызларын күзләргә барганда алар- ның борыннарын җимереп, кулларын тайдырып җибәрә торган булганнар. Алар бер вакытта да тынышып тора алмаганнар. Нигә алай, каян килеп чыккан ул низаг? Моны һәр авыл үзенчә аңлатып бирә торган булган. Аланбашлар сөйләвенчә, имеш, кайчандыр Байтирәк куштаннары землемергә бер тәпән бал белән ике сарык ришвәт биреп, Аланбашның Яурашкан иңкелен үзләренә кистереп алганнар. Бу низаг шуннан башланып киткән. Байтирәкләр әйтүенчә исә, бу дошманлыкның төбе бөтенләй анда түгел икән. Булган Байтирәктә бер мулла. Шул әйткән: • — Аланбаш татарының, дигән, дине дөрес түгел, иманы бозык. Чөнки, дигән, алар урысы-татары, чувашыкерәшене бергә буталган. Аларның ризыгы хәрам, хатыннары хәрам, — дигән, Аланбаштаи алган кызга никах укымаган, мәетләрен зиратка күммәгән, авыл халкын гел котыртып торган. Ни булса булган, бу ике авыл соңгы елларда гына килешкәннәр. Авылның җитәкчеләре әйткәннәр: — «Карасана, дигәннәр, сез дә колхоз, без дә колхоз. Икебезнең дә юлларыбыз бер. Күршеләр белән тәмсез булу хәзер безгә төс түгел. Әйдә дуслашыйк!» — дигәннәр. Октябрьның бер бәйрәмендә ике колхоз мәҗлес корып, электән калган бу шыксыз талны шул сый белән юып ташлаганнар. . Менә шуннан соң Аланбашның «Интернационал» колхозы белән «Чулпан» ярышып эшли торган булдылар. «Чулпан» җиңәме, «Интер- национал»мы, ансы барыбер, ахыр чиктә берсе дә оттырган булмый бит. Ике колхоз елдан-ел дуслаша барып берсен-берсе алга өндиләр, берсендәге яңалыкны икенчесе отып алып, көнләшә-көнләшә эшлиләр, кыя алышып, кыз бирешәләр. «Чулпан» бәйрәменә Аланбашның1 урысы да, татары белән чувашы да килә. Хәер, «Чулпан»нар үзләре дә кимен 
33
34 
 
 
куймыйлар. Алаибашның Григории Иваныч өендә «Чулпан»карның тальяны, әйттерә, ак сакаллы Айтуган бабайдан башлан, мыексыз егетләргә, буй җиткән кызларга хәтле Алаибашның -Акулина җиңгиләре, Иарспплары, Степан һәм Мифтахетдиннәре белән әле «Әпм- пә»гә, әле «Барипа^га басып, бөтен Аланбашын ду китерә торганнар иде. Менә быел, Тимери председатель булып җитәр-җитмәс, үч иткәндәй, бу дуслыкка күләгә төшеп, бөтенләй көе китте. Моннан берәр атна элек Алан- башлар, елдагы гадәт буенча, язга хәзерлекне тикшерергә килделәр. Тикшерергә килүче картлар чын ярау булып килгәннәр. — «Без-без ннде ул, Байтирәкләр түгел! — дигәнсыман, үзләре буе таяклары белән урамны үлчәп, ата каздай эре атлыйлар, эре сөйләшәләр, сүзләре бөерләреннән чыга иде. Алар «Чулпан»ның бөтен хуҗалык дирбияларын, картларга хас бер төпченү белән, селкетеп, әйләндереп, суккалап,үз күзләреннән кичерделәр. Аларга күп нәрсә ошамады. Сары тун өстеннән кызыл билбау ураган түгәрәк сакаллы, салам юанлыгы гына нечкә мыеклы берсе — комиссиянең җитәкчесе, — бура төбенә куллары белән тыгылып орлык бодаен учлап алды. Ул аны, нечкә мәегын кыймылдата- кыймылдата, озаклап иснәде, тешләп карады, җилпеде, учында кысып дымын чамалады. Шуннан соң гына хөкемен чыгарды: — һем... алай. Биш бөртеккә бер чүп. Күксегән ис тә килә түгелме, икән әле!.. Безнең колхоз мондыйны чәчми чәчүен дә, белмәм тагын, сездә ярый торган булса... һәрвакыттагы гадәте буенча хәзер дә бераз салып килгән Чулак Сәйфи, 'эшне бозмас өчен, — Боларып нитәсе бит әле аның, бор әйләндереп аласы... — дип әйтеп куйды. Әмма билбауның чыраенда миһербанның шәүләсе дә күренми иде. Стал быть, колхоз язгы чәчүгә әзер түгел диген дә бетер инде!.. Сәйфи ык-мык итте дә кунакларны машина сараена таба әйдәде. Сабаннар төзәтелеп бетмәгән, камытларның күбесенең бавы юк, арбалар сыңар 
гына тәртәле иде. Кызыл билбау, нечкә мыегын сыпырып, чып-чыниан борчылып башыи чайкап куйды, — һи, һи, һи! Көйсез икән сезнең эшләр, зерә дэ көйсез икән!.. Аннан соң ул, таныш кеше булганлыктан, Тимери белән сөйләшә башлады: — Элек сез болай бер дә сынатмый торган идегез, кордаш!—да- де. — Ни булды соң болай? Тимери кунаклар алдында болай оятка калуына нишләргә белмичә йөри иде. — Элекме? һи, элек! Элек, мин сиңа әйтсәм әйтим, «Чулпан»нын кая гына барып чыкканда да йөзе ак, сүзе үтемле була торган иде. Яшләр өйдә иде бит, кордаш, ул чагында, яшьләр! Билбау, аның бу җавабын бик ошатып бетермәде. — Үзегез дә бик эшләрлек тә бит әле! Белмәм, гаеп кемдәдер: аттамы, тәртәдәме? Анысы безгә караңгы, — дип, Тимеринең янта- вына нык кына итеп төрттереп куйды. Билбау'га атлар да бик ошап бетмәде. — Атларыгыз бик үк җедәү бул- маса да, кабырга өсләре бик юка. Белмәм, сабанга чыккач ни әйтерләр тагын. Чулак Сәйфинең һаман да сынатасы килми иде әле: — Атлар җитенкерәмәсә, сыерлар бар. Без бригада саен бишәр сыерны сабанга өйрәттек, — дип ычкындырды. Кунаклар моның белән бик кызыксындылар. — Безгә ДӘ бик кирәк нәрсә бу, кайткач без дә халыкны димләрбез. Кая, бер сыерыгызны җигеп ка- рыйкчы, — диделәр. Өйрәнгәнме, янәсе, эшкә ярыймы? Тимери дә шунда иде. Һай, җикмәгән гсиә булсаларчы! Шул ният белән Тнмсрпнец кодасы Бикбулат ишек алдына кер
35 
 
деләр. Аның килене Йөзлебикә бик тә җор, бик тә тел бистәсе хатын иде. — «Минем кызым кияү күргәнме, дигәндәй, кунаклардан ятсынмасмы инде бу нәмәстәкәй? — ди-ди куа сыерын ишек алдына җитәкләп чыкты. Тәртә арасына кертүе булды, ул, җүңсез нәрсә, күзен акайтып бер пошкырды, ике пошкырды да, өченчесендә сикереп тә китте. Аланбаш кунагын бәреп тә екты. Сыер дуласа аттан яман диләр, дөрес икән. Күзенә ак-кара күренмәс булды. Тәртә сынды, арба авып китте, сыер үзе, читәнне аударып, урамга чыгын чапты. Ярый әле, бәхеткә каршы, Хәдичә түтинең тозлаган казы • баә икән. Кибеткә дә кайткан чагы иде. Шулар белән им-том иткәч, Алапбаш кунагы, гәрчә үз аягы беләк кайта алмаса да, арбасына утыртканда алай кәефсез түгел иде. Дөрес, ике араның болан тәмсезләнеп китүе куа сыердан гына гү- гел иде түгелеп. Шулай да, әле теге хатынның колхозны яманлавын ишеткәч, бу күңелсез хәл Ти- меринең Яңадан исенә килде. Аланбаш предсадетеле әлеге хатынкызлар белән язу да җибәргән иде. — «Чулпан»нар, дигән, үпкәләмәсеннәр, без быел бүтәнчәрәк уйлап торабыз. Күңелегезгә авыр алмагыз, сугышның беренче елында ук сынаттыгыз, дигән. -Үзегез дә, дигән, беләсездер, сугышның кызган чагы, артка таба түгел, алга таба карап бара торган чак. Без, дигән, үзебездән өстеннәр белән сынашып карарга булдык». Дөрес сүзгә җавап юк, ди, сүзе рас булгач, нишләсен? Шулай да Тимери бу хәлгә кимсенде. Элек- электән ярышып килгән колхозның . председателе авызыннан мондый сүзләрне ишетү бик авыр иде. Шушы көннәрдә генә Чулак Сәйфине, , колхоз эшләрен чыгырыннан чыгарган өчен урыныннан алганнан соң Тимери колхоз җитәкчесе булып сайланган иде. Авыр буласы алдан ук билгеле иде. Райком секретаре белән сөйләшкәндә ул: — «Сугыш вакыты бит, кемгә булса да колхозны җитәкләп барырга кирәк ләбаса», — дип, бик ансат ризалык бирсә дә хәзер менә бик нык уйланырга 
туры килә башлады. Кайчагында ул үзендә моңарчы каядыр кысылып яткан ниндидер бер көч барлыгын тойгандай була, хәтта андый вакытларда бүтән кешене түгел, аның үзен сайлауларына горурланып та куя иде. Тик менә колхозның ябык атлары, ватык сабаннары, ындыр артыннан Яурышкап урманына хәтле, буланып чәчүне көтеп яткан киң басуы күз алдына килә дә, ул иңбашларын тау баскайдай бер авырлык сизә, күтәрергә көчем җитәрме икән, дигәндә!! иңнәрен селкеткәләп куя иде. Райком секретаре Мансуровның беренче чакыруыннан соң Тимери бу турыда карчыгы Хәдичә белән дә киңәшеп карады. Хәдичә түти бөтенләй кирегә сүтеп ташламаса да, ошатып бетермәвен сиздерде. — Картаеп киләсең ләбаса, — диде. — Белем дигән нәрсә дә бик сай бит инде синдә. Сукыр тавык юлга чыкса, буран булыр, дигәннәр. Колхозыбыз болан да егылыр-егыл- мас кына бара, каш ясыйбыз дип күз чыгарып ташламагаек... Ачыктан ачык «синнән булмый» дип кистереп әйтмәсә дә, тел төбе шуңа бара, сиңа авыр булыр, булдыра алмассың димәкче иде. Карчыгының бу каты сүзенә каршы Тимери берни дә әйтмәде. Бераз кимсенде, азрак гарьләнеп алды. «Ярар, күрербез әле» дип эченә генә салып куйды да, егерме биш ел гомер иткән карчыгының киңәшенә колак салырга теләмичә, колхозга башлык булырга ризалык бирде. Юк, Тимери алай булдыксыз кеше түгел иде. Ул акылы, зиһене белән бөтен Идел буенда танылган большевик малай үстергән кеше. Хәзер аның улы батальон комиссары булып сугыша икән, барлы-юк- лы сигез ай эчендә икс орден алган икән, монда инде Тимерннең дә мактаныр урыны бар.  
36 
 
Аннары Акбитнекеләр элек-электән, әзергә хәзер булып кеше авызына каран гомер уздырган нәсел түгел. Кирәк икән, үкертеп эшли белгән, кирәк икән, сугышкан. «Ай- һай лабаса, әрәм булмагаем», дип тормаган, батыр булып үлә дә белгән. Чынмыдыр, түгелмедер, Акбит нәселен ил батыры Моратайдан килә дип сөйлиләр. Моратайның үзен исә заманында бик гаяр, бик дан кеше булган имеш дигән риваять йөри. Борын заманда, бөтен крестьянга алпавытлар баш чагында, Җаек буеннан Пугачау батыр күтәрелгән. Пугачау үз теле белән, «Ак патшаны асармын, ярлы-ябагайны җирле-сулы ясармын» дип әйткән. Моны Моратай да ишеткәч, якын тирәдән үз ишләрен кузгатып, Пугачау явына булышка киткән. Идел кичеп, ил гизеп, алпавытларны кылычтан кичереп, таш өстендә таш калдырмый бик күп айлар сугышып йөргән, егетлеге белән дан алган. Пугачау шунда узышлый Байтирәккә дә сугылган ди. Шунда әйткән ДИ: — «Салават батыр уң кулым, Моратай батыр сул кулым, Идел- әнкәм уңымда, Мәскәү барыр юлымда». Шулай дип, акбүз атка менеп, зур явының башында Казанга юл тоткан, ди. Күпмедер узган, бик зур сугышлар булган. Пугачау үзе патша генераллары кулына эләккән. Моратай батыр аннан соң да күп йөргән. Аннары үзе ияртеп киткән арысландай туксан егеттән унбишен ияртеп, канаты сынган лачындай, Байтирәккә кайтып егылган. — «Бар иде Ямәлкә, батыр иде, Ямәлкә, юк инде Ямәлкә, — дигән — Ак патшаның муенына кулы җитмәде, үз башына җиттеләр», — дигән, дөньясын каргап аһ орган. Ул тирәдә Байгилде исемле бер морза бар икән. Шул әйткән: — «Пугачауның башы кылыч астында, уң кулы богауда. Сул кулын кискәнгә бер йөгерек ат белән бер көнгерә тун» дигән. Бу морза бик явыз кеше икән, урысын-тата- рыи, чувашын-мукшысын үзенә баш идереп, тирә-ягында хан булып тора икән. Моратай батыр үзен морза килеп тотканны көтеп ятмаган. Чал коерык дигән тулпары бар икән, шуны менеп морза йортына үзе киткән. Аның сарае * Иделнең аръягында икән. Моратай, 
атының коерыгына ябышып, Иделне йөздереп чыккан. Барып җиткәндә әле төн булган ди. Моратай батыр атын сикертеп, сарай коймасыннан очып кына кергән ди. Морзаның чарлагына ыргаклы бау ыргыткан, өскә менгән, Морза «эһ» итәргә дә өлгермичә, тынган. Моратай аның эшен бетереп түбәнгә сикергән. Ләкин шунда морза сакчылары коймадан сикереп чыкканда Мооа- тайны аты өстеннән бәреп екканнар. Чал коерык бер кешнәгән, хуҗасы чыкмаган, ике кешнәгән, анда да чыкмаган. Өч кешнәгән дә, ди, авызлыгын тешләп, авылына чапкан. Таң алды икән, Байтирәк халкы тулпарныц кешнәгән тавышына уянган. Аптырый калганнар: — «Моратайга ни булды икән?» — дип әйтеп, йөгереп чыксалар, ни күрсеннәр, батырның якын юлдашы— Чал коерык басу капкасы төбендә үлеп ятадыр ди. Бөтен халык шау купкан. Чал коерыкның канлы эзеннән барып, шул көнне үк морзаның сараена кызыл әтәч җибәргәннәр. Моратайның үле гәүдәсен бик олылап, пар нарат төбенә күмгәннәр. Шуннан халыкның ачуы тагын кузгалган. Канлы сугышлар башланып киткән. Патша армиясе килеп урман буенда бик күп халыкны кырып ташлаган. Шуннан соң ул тирәне Яурышкан дип атап йөртә торган булганнар. Моратай турында шулай сөйлиләр, аның токымы батыр бабасы белән әле дә мактана. Тимери агаЕ җае килгәндә шул уңайга үзен дэ кыстырып җибәргәлп иде. — һи, Тимери абзагызиың үзенек дә заманында ат уйнатып, кылык айкап немец башын тәгәрәткән чаклары бар иде... Шулай да Тимери үзе атасына кай ягы беләндер ошый алмады
37 
 
 
Сәйфетдин карт, йортның, бөтен авырлыгын улы Тимери үз җилкәсендә күтәреп барса да, картлык көнендә кече малайларга таянырга уйлапмы, яшь хатын малайлары газизрәк булдымы, өйләнеп күзле- башлы булганнан соң да Тимерине кагудан туктамады: • — Гәүдәң бар, көчең бар, башың да эшләми түгел, әмма безнең нәселнең гайрәте юк синдә, — ди иде. Уллары үсеп җиткәч, бер вакытны, Сәйфетдин карт, Тимерине төп буе орышып чыкты да, иртәнге чәй янында болан диде: — Канат чыккач кош та баласын очыра, сиңа да үз ояңны корырга вакыт. Миннән хәер-дога... Сәке кырыена утырып кулын күтәрде. Аннан күрмәкче бөтен гаилә, кайсы кая чөмәшеп, битен сыйпады. Сәйфетдин карт елап торган карчыгына кашын җимереп кырыс кына әмер бирде: — Кая, китер ипине! Әнисе күз яшьләрен яшереп картының кулына бер бөтен ипи тоттырды. Карт аны, «бисмилла» әйтеп, Тимеригә сузды. — Менә, — диде, — игелеген күр, йорт-җиреңнең маясы шул булсын... Миннән хәер-фатиха. Шулай да улы Тимери култык астына нибары бер ипи кыстырып, Хәдичәсе кечкенә Газизен җитәкләгән хәлдә гөрләп торган шушы йорттан шәп-шәрә чыгып баруларын күргәч, Сәйфетдин картның да күңеле йомшады. — Рәнҗеп чыкма инде, күңелендә төен булып калмасын, — диде. — Үзеңнең күз алдың, бала-чага ишле, өйләндерәсе тагын өч-дүрт малай бар. Төрле якка сузгалый, башлагач, берәр чырадан да бик күп китә ул. Әле син аңа калмаган, хода җан биргәнгә җүн бирә. Яшь чагың, таза чагың, эшләрсең дә ашарсың, миннән хәер-дога... — диде. Юк, Тимери рәнҗемәде. Ата булган кешегә күңелдә нөктә саклау яман гадәт ләбаса. Әтисенә соңыннан да үпкә саклап йөрмәде. Хәдичә белән Газизне берәүгә өйдәш кертте дә, Идел ягыннан беренче пароход тавышы ишетелү белән, киң балаклы киндер чалбарын 
киеп, кызыл путасын буды. Астрахань ягына крушник булып китте. Көзен Идел туңганнан соң киндер чалбар белән бәс бишмәтен салып та тормастак, урман кисеп, сал бәйләргә ялланды. Юк, Тимери булдыксыз дип әйтерлек түгел иде. Ул икенче елны ук кечерәк кенә булса да өрьяца өй салды, ике сарык, бер кәҗәле булды. Аннан соң да байтак еллар ашыйсын ашама д ы, й о к л ы й сын йокламады, йорт-җир, диде, мал- туар дип көенде. Бала-чага үсә, беләктә җегәр бар чагында юньлерәк өй салыйм, мал-туар үрчетим, диде. Шулай да сарыгы өчтән, сыеры бердән артмады. Менә көйләнер, менә бөтәермен, диде. Урыс капкам булыр, ак мунча салырмын, диде. Агач бакча эчендә утырасы өч бүлмәле, челтәр пәрдәле ак мунча аның төшенә кереп йөдәтте. Тик, ни булса була, чама- чамага туры килми, мунча саласы урынга җәй саен котырып әрекмән үсә, ә мунча дигәнең һаман юк иде. Ул шулай үләреп белми дөнья артыннан чабып йөрсп-йөреп тә бәхетен һаман да куып җитә алмый, маңгаендагы җыерчыклары белән бергә, эч пошуы да арта, кайчак- ларны бик күңелсезләнеп тә куйга- лый иде. Шулай күңел сүрелә башлаган чагында колхоз килеп чыкты. Баштарак Тимери дә, юл буендагы ялгыз әремдәй, озак чайкалды. Туры байталының’ абзарында керг- керт печән ашаганын тыңлый-тың- лый күп төннәрен, күзен йокы алмыйча, уфылдап уздырды. Ахырда ул әйлешәйле йөрүләренең дә бер чиге булырга кирәк иде ләбаса. — «Совет белмичә димләми торгандыр. Ш} лай кирәктер», — дип әйтеп, кесәсендә йөри торгач чүбекләнеп беткән гариза кисәген колхозга илтеп сузды. Ул арада инде ике кызы белән Газиз дә кул астына керә башлаган иде. Колхоз башында бик нык коммунистлар тора иде, «Чулпанының эше бик тиз көйләнеп китте. Ел саеп диярлек котырып иген
38 
 
уңа башлады. Ак мунча белән урыс капка дигәненең дә орлыгы Боха- рада түгел икән, өченчеме, дүртенчеме елны бер көзнең уңышы му*ь va белән урыс капканы, ике-өч аи зчендә, җилтерәтеп кенә китереп утыртты. Ул арада Тимери як- ягына каранып, ничек болай, нигә болай икәнен дә төшенергә өлгерми калды, аның бөтен тормышы үзгә- реп китте. Ике тәрәзә арасында радио сөйли башлады. Хәзер Тимери Мәскәү сөйләгәнне үз колагы белән, үз өеннән генә тыңлый, әргән уйнаган шикелле шыңгырдатып суга торган алтын битле сәгатен дә Кремль сәгате белэп генә дөресләп җибәрә иде. Ул арада Мәскәү белән Казанның үзеннән, өсте- нә «Байтирәк авылының Тимергали Сәйфетдин углы Акбитевкә» дни әйтеп, үз исеменә атап газеталар, китаплар килә башлады. /Менә бит кая китте эшләр! Өй эче дә бөтенләй икенче төскә керде. Борынборын- нан, ата-баба заманыннан калган түр сәкене, астындагы каз оялары, кыргаяклары, шөшле, чабата калыплары белән бергә ишек алдына чыгарып аттылар да, аның урынына, укытучы кызлары, ак шарлы, сыгылмалы тимер кровать белән аяклы тегү машинасы кертеп утырттылар. Тимери баштарак, кунакка килгән кеше шикелле,' кая утырырга, кая ятырга җаен тапмыйча үз өендә үзе аптырап калды. Өстенә зәңгәр чәчәкле һәйбәт одсал ябылган, шәһәр туташларыдай «өф» итеп кенә торган купшы кровать янында: — «Берәр җирен бозып харап итмәгәем»,—дип кай төшенә кагылырга белмичәрәк уңайсызланып калгалый иде. Кайчакларны кичен ятырга җыенган булып кровать тирәсендә арлы-бирле мыштырдый да, кызлары ут сүндерел күздән югалгач, астына паласларын, теге- сен-моиысын җәеп, кровате янында идәнгә генә төшеп ята торган иде. Тимеринең улы Газиз кышын шәһәрдә агрономлыкка укып, җәйләрен каникулга кайткан арада «Чул- иан»да агротехник булып эшли башлаганнан бирле игеи эшләре дә әлләиичек, бик сәерләнеп китте. Гомер буе аяк астында танталын яткан гап-гадп туфракны, дару шикелле, ап-ак кәгазьләргә төреп, өстенә әллә нинди 
хәтәр сүзләр язып, билле шкафларда гына саклый башладылар. Игеннәр серкәләнер чакта, агаландырабыз дип әйтеп, доктор канчысы белән бодайныч мыекларын кыркып йөриләр. Аның \лы Газиз кайсы басудан^ күпме уңыш аласын яз көне үк әйтеп куя торган булып китте. Тимери шундый чакта, улының сүзе дөрес булып чыгуына үзенең дә ышанып торасы килеп, шулай да алдан ук алай кистереп әйтүне бик ошатып бетермичә: — «Алла боерса, диген, улым! Хәвеф-хәтәрсез кулга керергә язган булсын!» — дип ныгытып куярга ашыга торган иде. Ул Газизнең агроном булганнан соң, игеннәр карап йөргәндә басу юлларыннан зәңгәр автомобильдә шудыртып кына узып китүләрен, райком секретаре Мансуровның үзе белән бик зур эшләр турында сүз көрәштерүен күрә, «ай-һай башлы булып чыкты минем малай» дип куанып бетә алмый иде. Шулай итеп, Тимеринең күз алдында элеккесенә һич кенә дә ошамый торган яңа бер дөнья туа башлады. Ул яңа дөньяның тора- бара тагын ничек үзгәреп, кая таба атлыйсын үзе ачык итеп күз алдына китерә алмый иде әле. Әмма ничек кенә булса да, ул киләсе тормышта элекке шикелле: — «Ай-Һай лабаса, игеннәрне боз сугып ач калмагаек, терлек-туар кырылмагае», — дип гомер буе кан калтырар яшәргә туры килмәс шикелле тоела иде. Әнә шул ата-баба күрмәгән яңа, иркен тормышка әйдәп баручыларның берсе аның үз \лы булу белән ул горурлана, ул ямьле, иркен тормышка улы белән ияреп аның үзенең дә, гомер буе күңелендә саклап килеп тә моңарчы әйтеп бирә алмаган ниндидер яхшы теләкләре ияреп бара кебек тоела, шуларны уйлаганда аның күңеле чын, изге һәм яхшы бер куаныч 
39 
 
белән тулып, әллә ничек дөньялар тагын да ямьләнебрәк киткән төсло була иде. Инде Тимери агайның кечкенә дөньясы шуның белән матур гына булып түгәрәкләнеп тә килә иде. Ул- сугыш алдыннан бер вакыт дилбегәне бөтенләй улы Газиз кулына тапшырырга *да уйлап бетерде: — «Картлык баса ахырысы, җиденче баскычка атлый башлагач, сизелә икән ул» — дигәләп, арка- җилкә сызлавы, күкрәк кысуы турында зарлаигалый башлады. Монда аркаҗилкә сызлавыннан да бигрәк бераз картлык иркәлеге дә, бала-чага үстерүнең рәхәтен күреп калырга теләп, бераз көшкелләнү дә бар иде. Кич-кырын, көн кызуы сүрелгәннән соң, башка карт-корылар шикелле, Тимери агай да капка төбенә чыгып, көтү кайтканны, узган барганны караштырып утыра; үзе шикеллеләр белән иген-тару, явым- чәчем, Испаниядәге сугышлар, Кытайдагы хәлләр турында картларча вәземләп әңгәмә корырга ярата иде. Башкалар кебек чын бабай булып җитү өчен хәзер аңа тун итәгенә төреп алдында утыртырга нәни бер бала, улының баласы гына җитми иде. Хәер, сугышлар кузгалмаган булса, бәлки анысын да озак көтәргә туры килмәс иде. Хәер, Тимеринең чуар йөрәге аңа ул чагында да тынычлык бирмәде. Эшкә чакырмый калганда ул үзенең колхозга кирәк булмый башлавына эче поша, анда яшьләрнең бөтен эшне үзләре генә юллап чыгуыннан көнләшүсыман бер нәрсә туа иде. Сугыш башланганнан соң аның бөтенләй йокысы качты. Көнен- төнен белмәде, арыдым димәде, ары чапты, бире сугылды, бер үзе бөкерессп чыгарып, өч-дүрт эскерт куеп ташлады, борчак-ясмык чапты, әллә никадәр ашлык суктырды. Тик былтыр колхоз башына шушы Сәйфине куйганнан бирле эшләр бик авыр сөйрәлә башлады. -Карабодай чабылмый калды, борчак, җир өстендә үк ярылып, орлы- лыгын да кайтармады, солы чүмәләләре кар астында калды. Игеннең бәрәкәте очты, колхоз келәтләре төпсез коега ошап калды. «Чулпан», үз гомерендә беренче мәртәбә, дәүләт бурычын 
биреп бетерә алмыйча, бөтен район каршында оятлы булды. Нигә болай, «Чулпан»га ни булды? Тимери үзендә дә гаеп юк түгел дигән уйга килә башлады. Былтыр колхозның элекке җитәкчесе сугыш-, ка киткәннән соң яңа председатель сайлаганда Сәйфигә Тимери үзе дә кул күтәрде бит. Иген эшен яхшы белә янәсе, идарә членнарыннан тәҗрибәле бердәнбер ир кеше, фәлән дә төгән. Сәйфинең элек-электән бармагы үзенә таба кәкре икәнен дә белә иде бит ул. Ник әйтмәскә инде шул чагында! Хәзер менә колхоз дилбегәсен аңа үз кулына алырга туры килде. Чулак Сәйфи биш-алты ай эчендә бөтен эшне чыгырыннан чыгара язган. Атлар ябык, орлык җитми, кораллар җимерек. Боларны күреп халыкның да күңеле сүрелгән. Кайдан башларга, ничек көйләп җибәрергә? Тимери шуларны уйлый торгач, нидер эшләмәкче булып күңеле ашкына, ярсый башлый да үзен бөтенләй онытып, кызулап китә. Бара торгач, нидер итәгеннән тарткандай, яно акырынлый. Чүп өстенэ чүмәлә дигәндәй, бу Аланбашы тагын. «Интернационал» колхозын үзе оештырып, ун елдан бирле аны җитәкләп килгән Григорий Иваныч, аның якын белеше иде. Аңа да үпкәләп алды. Ни чаклы баш ватса да, уйлары шул бер төпкә кайтып төште: — «Халыкны кузгатып җибәрәсе иде, халыкны, — диде, — һәй, безнең Байтирәк, алтын куллы бит ул безнең Байтирәк! Кузгалып кына китсен, күрсәтер ул аннары күрмә- гәннәреңне!» Ничек итеп халыкны кузгатырга, ничек аның күңелен җилкетеп җибәрергә?  
40 
 
Аның уйлары юл буе мепә шул тирәдә чуалды. Бара торгач күңеленә бер якты уй килгәндәй булды. Ул караңгы төндә ялтыраган яшендәй аның борчулы күңелен үз алдына бер ышаныч нуры белән балкытып җибәрде. Ул хәтта үзенә-үзө куанып, тамак кырып, мыекларын да сыпыргалап куйды. Клубка якынайганда ул инде бу уеның барып чыгачагына тәмам ышанып, тынычлана төшкән иде. Ул арада бер төркем яшьләр артыннан җитте. Шаян тавышлы бер яшүсмер көлә-көлә нидер сөйләп бара иде: — «... Кичә бик кызык булган ди ул, әй. Лаякыл исереп идәнгә ауган да шул килеш йоклаган. Иртә белән сорый дн: «Хатын, кичә мин нишләдем?^ — дип әйтә дн. Нәрсә ди- 'сен инде! «Нишләрлек рәтең калмаган иде, өстәл янында ук изелеп төштең син» ди икән. «Җырлап эчмәдеммени?» дип әйтә ди. Хатыны әйтә икән: «Кая ул җырлап утыру, урыныңа да мин сөйрәп менгердем әле...» ди икән. «Эхма, менә син, ди икән, аракы әрәм киткән бит, бер җырлап та эчмәгәч хакы чыкмый калган бит аның! Кая, хатын, китер әле бер яртыны, хәләл акча җылап китмәсен, хакын чыгарырга кирәк», ди икән. Шулай итеп шул, битен Дә юмаган, җырлый-җырлый яңа баштан эчәргә тотынган...» Төркемдәгеләр кыткылдашып көлешеп алдылар, Тимери үз алдына елмаеп куйды: «Шайтан малайлар, ишетмәгәннәре юк. Сәйфи дигәнең болар теленә дә килеп кергән». 
III Шәмсетдиннең хезмәте бушка китмәгән, халык күп җыелган иде. Уң якны хатын-кызлар тутырган. Анда чертләтеп чикләвек ашыйлар, өчәүдүртәү бергә җыелып үзара гәпләшеп утыралар. Ишек янына җыйналган тынгысыз төркемдә сугыш заманының егетләре — яшүсмер малайлар, кызлар шау килә. Сул якның алдынгы рәтендә Бикбулат кодасы белән түгәрәк ак сакаллы Айтуган карт, үзара кысылышып, Тимеригә урын бирделәр. Шау-шу бераз басыла төште, төрле яктан 
башларын сузып, аңа караштырып алдылар. Яна председатель ничегерәк, янәсе. Аланбаш кешеләре дә килгән икән. Аларныц берсе — яшел телогрейка киеп, башына мамык шәл ураган җете кара кашлы, чаялыгы йөзенә чыккан бер татар кызы иде. Бит урталары батып торган киң йөзле, кысыграк күзле, аягына кара чосынки. кигән җәенке гәүдәле берсен чуваш хатыны Нарспи диделәр. Ул сәхнә култыгында көнбагыш ашый-ашый Нәфисә белән сөйләшеп тора. Байтирәк халкының күбесе русча һәм чувашча шактый кыю сукалаган кебек, ул да татарча белә, аның сүзләре мул итеп сибелгән «ч» авазлары белән килешле генә булып, челтерәп ишетелә, тыңларга күңелле иде. — Беснең Наташаиың, — ди — кичә Мишкасыннан хат килгән. Үзен бригададан куып чыгарган өчез аңа күп итеп рәхмәтләр язган... Нәфисә сәхнә янында Айсылу белән сөйләшеп торган сипкел битле, кара пиджак кигән яшь кенә бер хагынга күз төшереп алды. Аланбаштан килгән бригадир Наташа шул үзе иде. Аның турында элек тә ишеткәне бар иде. Бүтән якларын Нарспи сөйләп бирде. Ул чакта Наташаиың ире бригадир булып эшләгән икән. Тик башы беркайчан да кара тактадан чыкмыйдыр иде ди. Чәчүне кем -җәй уртасына хәтле суза? Миша бригадасы. Кемнең сабаны-тырмасы кар астында кала? Шул ук Миша бригадасының. Колхоз аягына бәйләнгән таш булып, гел шулай артка сөйри дн, аның аркасында оятка, калырга туры килә ди. Наташа ирен бик яратып чыккан икән, башта тешен кысып булса да түзгән. Ахырда, түземе төкәнгәч, әйткән. ДИ: — Миша, дигән, беләсеңме, безнең эш баштан ук ялгыш юлдан киткән бит. Син мине түгел, МИЕ сине хатын итеп аласы калган икән, — дигән.
41 
 
 
Ирен бригадирлыктан чыгарткан да, үзе бригадир булып Мишаны тракторларга су ташырга куйган. Сугыш башлангач әйткән: — Мин сине болан да яратам, яратуын, шулай да күңелемдә шик калмасын, ир кеше икәнлегеңне сугышта күрсәтеп кайт, — дигән. — Кәзер күп сәләм язган, ди. Син мине яраткан икән, шуңа күрә шулай әйткән, түшемә орден када- мыйчан синең янга кайтмам дип әйткән. Наташа шуннан күтәрелә-күтә- релә былтыр үз бригадасы белән зур уңыш алып районда беренче урынга чыккан. Нарспи, йомшак кына тавышы белән’, аз гына көйли төшеп: — Кәзер менә сеснең колхозны ярышка дәшәбес. Белмәгәнне өйрэ- тербес, ярышып эшлик, — ди. Тимери утырып җитәр-җитмәс авыл советы председателе һәм берүк вакытта партия оештыручысы да булып эшли торган — кечерәк кенә йомыры гәүдәле Айсылу, көн тәр- тибе-фәләне турында аның белән киңәште дә, сәхнәдәге кызыл япмалы озын өстәл артына менеп басты. Президиумга сайлаганда башта Тимери белән Айсылу исемен әйттеләр. Аннары ишек буенда гөжләгән яшьләр арасыннан тагын бер тавыш ишетелде: — «Интернационал» колхозының алдынгы бригадиры Наташа Осиповна!.. Халык Наташаны белә иде. Шулай да тагын бер үз күзе белән күреп, җилтерәтеп кенә бер кул чабып алдылар. Алкышлар тынып та җитмәде Наташа дигәннәре, күн итеге белән дөп-дөп атлап, сәхнәгә менеп тә җитте. Өстен салып, башындагы соры шәлен чишеп җибәргәч, эчтән ут кебек янып торган ал кофта кигән кечкенәрәк борынлы, тап-таза бер хатын килеп чыкты. Гәүдәгә уртача гына булса да бары белән бик нык һәм теречә күренә иде. Кызыл япма естенә таза беләкләре белән таянып аксыл кашлы зәңгәр күзләрен тыныч ,кына халык өстендә йөртә. Ара-тирә колагына төшкән аксыл чәч бөртекләрен төзәткәләп куя. Нәфисә, аның турында бая ишеткәннәрен хәтерләп, елмаеп куйды. Аның кунак кешегә хас тыйнаклык Һәм ихтирам сизелеп торган йөзеп дә, авыз 
кырыйларында хәзер дә шаянлык бизәге бар кебек иде. Айсылу беренче сүзне Тпмерпгә бирде. Яңа председательнең ни әйтәсем көтеп бөтенесе тынып калдылар. Тимери озын гәүдәсен бераз ия төшеп, юан буынлы бармаклары белән авыр итеп өстәлгә таянды. Өстәл шыгырдап китте, ул, җәһәт кенә тураеп, кызыл япманың җыерчыкларын төзәткәли башлады. — Алайса башладык, — диде, — минем әйтер сүзем ул чаклы күл түгел. Нигә җыелганны үзегез дә белә торгансыздыр. Менә кунаклар килде. Яхшы ниять белән килгәнгә охшыйлар, рәхмәт үзләренә. Әйтер сүзләре, киңәш-табышлары дигәндәй бар икән, әүвәл башта шулар турында уйлашыйк. Ие, әйтер сүзләре дигәннән, аның берсе шул инде*: Аланбаш колхозы быел безнең белән ярышмаска уйлый икәи. Григорий Иваныч әйткән, «Чулпан»- нарга әйтегез, безгә үпкәләмәсеннәр, дигән. Алар булдырмастай кешеләр түгел, теләгән чагында эш өстендә ут уйната торган халыклар. Быел болай булулары үзләреннән, дигән. Ул, туктый төшеп, ярым караңгы залга күз төшерде. Залда кирәгеннән артык тын иде. Бу киеренке тынлыкта ул тирән борчылу һәм кимсенү сизде. — ... Инде, дигән, шулай да бездән калмасын, күрше хакы бар лабаса, дип әйтеп, дигән, атарга бер бригадирымны җнбәрәм. Шуның белән көч сынашырлык чамагыз табыла икән, бик хуп. Әйдә, сынашыгыз. Аланбашның капкасы ачык, юлына киртә салмаган, «Чулпан»га бездә һәркайчан якты чырай, ачык йөз. Соңыннан сөйләшербез, дигән. Менә хәзер сезнең каршыгызда утырган кунагыбыз, әлеге бригадир иптәш... Айсылу председатель ягына бөтвь’ гәүдәсе белән сузыла төшеп: . 

42 
 
 
— Наталья Осиповна... — дип пышылдап куйды. — ... Әйе, Наталья Очиповна менә шул йомыш белән, әйтергә кирәк, безнең белән ярышырга дип әйтеп килгән кеше була инде... Кайсы бригада ярышка чыга? Менә уйлашыгыз. Уйлашыгыз да үз сүзегезне әйтегез... Җыелыш, бер тын гөжләп алды да, Наташага текәлеп тынды. Бөгеп колхозга бер үзе каршы чыккан шшдн башсыз хатын ул, янәсе... Бу сөйкемле таза хатынның ачык чыраенда иркен күңелле ягымлылык, түбәнчелекле ихтирам сизелә. Аңа кырлы-мырлы сүзләр ычкындырырга, яисә «кара нинди масайган» дип кенә әйтергә дә урын юк иде. Тимсри уенча бу җыелыш бик ансат узар шикелле иде. Менә берәрсе калкып чыгар да, «Аланбаш- лар бригадасы белән үзем ярышам!» ди ер. Гөрләшеп кул чабарлар, кунак хатын берәр сүз әйтер. Аннары инде чәчү өстендә, эш сүлпәнләнә башлаган чакларда: «Аланбашлардан калышмыйк!» дип эленке-салынкы эшләүчеләрне: «Чулпанның» битен кызартасың, яхшы исемен пычыратасың», дип оялтырга булыр. Ул сәхнәгә элгән лампаның тонык яктысында, кемнеңдер сүз алуын көтеп, сагаеп кына гөжләгән халык арасыннан күзләре белән эзләнә, бригадирларының берәрсе- мең күтәрелеп чыгуын көтә иде. Тора-бара бу көтү озакка сузыла башлады. Кунак хатын, тынгысызланып, бер залга, бер Айсылу белән Тимеригә карап ала, кыска бармаклары белән муенсасына кагылып куя. Залда тамак кыргалыйлар, бер- берсенә иелеп нидер пышылдап алалар. Ә суз сораучы һаман күренми дә күренми. Җыелыш председателе Айсылу бу пошынулы тынлыкка уңайсызлана башлап, — Я, кемгә сүз бирик? — дип тә карады. Җыелыш пошына, басынкы гына гөжләп, «я, кем чыга?» дигән сорау куелгач, күпер янына килеп терәлгән ат’ кебек, шып туктап тынып кала. — Бикмулла абзый, әллә синме? Күрсәт булмаса бер егетлегеңне! 
— Ә, пичекме? Алдагы урыннарның берсендә саңгыраулыгы сәбәпле, ишетми калмагаем дип, уң колагы белән алга таба иелеп утырган сирәк кәҗә сакаллы, озын чандыр буйлы бригадир Бикмулла карт, урыныннан кузгалды, торып әйтерлек сүзе булмавы исенә төшеп, тиз генә кире утырды. — Ә, ничекме? — диде. — Ярышкамы? Миңа әйтәсеңме?.. Ни генә әйтер идең дә • бит, булмый бит, кызым, дарман юк. Ат кисә муенны, ат! Кешегә ялган, миңа чын дигәндәй, ки барысы унбер атым бар, аның да яртысы үзем белән бер корма. Тешләре коелып беткәп- гә дә инде шәт бер ун ел булгандыр. Очлап чыгуыма күзем җитми шул, кызым, колхозны оятка калдырмагаем... Яшьләрдә инде өмет, яиг.ләрдә!.. Җыелыш тагын тынды. Кемнәрдер авыр сулап «их-пх-их!» дип куйды. Айтуган картның озын таягы сабырсызланып тукылдап, алды. Кайсыдыр, тирән кимсенү белән: — Шулай итеп, килеп терәлдекмени инде? — диде. Ишек яныннан ачы бер хатып-кыз тывышы кистереп әйтеп куйды: — Шушы булдымыни эш!., фронт- тагылар ни әйтер? Тимери бая ук пошына башлаган иде. Күрә, халык зур дәрьяга салынган тар басма алдында торган шикелле: теге якка да чыгасы килә, тәвәккәллек тә җитми. Менә пидер әйтеп кузгатып җибәрәсе иде, көнләштерәсе, оялтасы иде. Тиме- рн, озын бармаклары белән сакалын тарткалап, сәхнәгә юнәлгән борчу- лы йөзләр арасыннан «Менә мин!» дип чәчрәп чыгучыны эзләде. «Карасана, оятка калабыз түгелме соң?..» диде, беркем дә күренмәгәч, тагын да ныграк борчыла башлады. I өжли башлаган җыелыш кунак хатын торуга тагын шып булды. 
43 
 
 
Сүзгә бик үткен нәрсә икән, кнсте- репкистсреп кенә әйтте. — Агайлар, җнңгәйләр, без сезгә матур юбкаларыбызны күрсәтергә килмәдек, — дип башлап китте дә, муенсасындагы гәрәбәләр шикелле, бере артыннан берен тезеп, «Интернационал» белән «Чулпан» арасындагы күп еллык дуслыкны күз алдына китереп бастырды. Бер елны кыз чагында Байтирәк җыенында татар егетенә ябышып чыга язуын сөйләп көлдерде. Аннары тагын хәзерге эшләргә күчте. — Без, диде, яхшы теләк белән килдек, белгәнебезне өйрәтербез, кирәк икән булышырбыз. — Аннары Бикмуллага төбәп сөйләде. — Менә бабай әйтә, атларым начар, ди. Элекке йөгерек айгырлар бездә дә юк инде ул.— Аланбаш .хатыннарының үзләренә беркетелгән начар атларга сыерларының. сөтен эчерүләрен, үз бәрәңгеләрем ашатып көрәйтүләрен сөйләде. Абыйсыннан хәбәр юк икән, аны әйтте, былтыр Мипскидан чигенгәндә апасы, кечкенә баласын кочаклап, олы юлдан йөгергән чагында, фашистларның аны самолет белән куып йөреп атып үтерүләрен сөйләгәндә тавышы калтырап китте, күзләре очкынланды. — Үзем өчен генә түгел, сугыштагы ирем, фашистлар үтергән апам өчен дә көчемне аямый эшләргә сүз бирдем. Без үстергән' башаклар фашистларга пуля булып кадалсын, ирләребез тизрәк җиңеп кайтсын!..» Наташа чәчүне тугыз көндә бе- терәм, диде, гектардан түгәрәкләп исәпләгәндә йөз дә унар пот уңыш алмакчы булуын сөйләде, «Чулпан»нарны 'да үзе белән тиңләшергә өндәде. Аңа шаулашып кул чаптылар. Халыкның күңеле күтәрелеп киткәндәй сизелә иде. Хәзер инде һичшиксез кем дә булса чыгар, «Чулпан» исеменнән сүз әйтер, дип, як- якларына карандылар, төрле яктан сүз салып, куәт биреп карадылар. — Я әле, җәмәгать, кунакларны көттермик! — Бригадирлар, әйдә, сузмагыз, яхшы сүзне аяк астына салырга ярамас, тәвәккәлләргә кирәк. Айсылу арттагырак сафлардан кемнедер күзләре белән эзләп тапты да 
аңа төбәп дәште: — Йөзлебикә! Нигә тавышың- тының юк? * Сцнең бригадаң ни уйлый? Сезне көтәбез бит!.. Әпипә шул арада шаяртып алды: — Ие шул! Йөзлебикә бар ич безнең! — диде. — Бакчи, теге мәлне сыерың белән дә нинди дан алдың бит син!.. Йөзлебикә залда күтәрелгән көлкегә игътибар итмичә, сыер турындагы сүзләрне колак яныннан гына уздырды. — Бик тә шәп булыр иде дә, чамага килми бит, җәмәгать, үз хәлемне үзем генә беләм. Булмастайны өстсмә алып, соңыннан халык алдында оятлы булыр хәлем юк. Гаепкә алмагыз... Алай да булмады. Күз төбәп көткән бригадирлар башларын кашый, үзара мыдыр-мыдыр сөйләшеп алалар да, якякларына каранып, икенче берәү чыкканын көтәләр иде. Тнмери хәтсез көтеп карады, клуб залын тутырып утырган ишле халык арасыннан «Чулпан»иың абруен саклап каласы кешенең калкып чыкканын көтте. Ахырында түзмәде, Айсылудан сүз дә сорап тормастан, урыныннан кузгалды. Аның күзләрендә каты шелтә, тел төбендә үпкә сүзләре иде. — һе, менә бит кеше кайчан сынала икән ул! — диде. — Теге вакытны, колхозның гөрләп торган чагында син дә батыр, мин дә шәп иде. Амбар тулы ашлык, абзар тулы мал-туар, дигәндәй, эшләр майлаган шикелле келтерәп кенә бара! Бодай күмәчен күкрәгеңә терәп кисеп җибәрәсең, нигә шәп булмаска да, нигә, мин сиңа әйтсәм әйтим, мактанмаска! Ә хәзер менә? атлар да азайгач, бөтен эш үзебезнең өскә төшкәч, икмәкнең, мин сиңа әйтсәм әйтим, иң кирәк чагында бер читтә шыпырт кына посып утырабызмы инде! Шулаймы? Тегендә сугышсыннар^ анда, мин сиңа әйтсәм әйтим, синең өчен солдат кан койсын, ә монда безнең өчен икмәкне күршеләр үстереп бирсен- 
44 
 
 
норме? Шулай килеп чыга түгелме? һе! Шулай килеп чыга бит!.. Ул башта бераз оялтмакчы булып кына тотынган иде, тора-бара кызып китте. Чулак Сәйфинең әшәкелеге аркасында былтыр икмәксез калып бераз күңелләре сүрелсә дә, хәзер колхозның кыен хәлгә төшүенә эчтән янып- утыруларын ул аларның борчулы күз карашыннан да, ара-тирә әйткән аерым сүзләреннән дә сизеп тора иде. Хәзер менә аның шул эчке әрнү утын дөрләтеп җибәрәсе килде. Үз күңеленнән йөрәкләргә үтәрлек татымлы сүзләр табарга тырышты. —... Бит, иптәш Сталин ни әйтте? Бөтенебез бер булып, диде, урысытатары, үзбәге-әрмәне дигәндәй, бер тугандай берегеп, немецның муенын сындырыйк, диде. Безнең совет кешесенә каршы торырлык дошман дөньяда юк та, булмас та, тумас та, диде. И дөрес тә шул, немецларның муенын сындырабыз да сындырабыз аның, алла боерган булса! Әле узган көз Мәскәү янында безнең малайлар арт сабагын укыттылар бит! Дөм- бәслп-дөмбәсли әнә канларга алып ыргыттылар. Инде килеп, Алан- башлар ни әйтә? Шул ук сүзне әйтә, яхшы сүз әйтә: ярышып эшлик ди. Заманалар авыр чагында берберебезгә булышыйк, фронтка икмәкне күбрәк бирик, ди. Бергәләп тотынганда җиңелгә килер, ди. Бит, шулай лабаса? — Шулай, шулай, хак сүз... — Аланбашка рәхмәт, яхшы киңәш ул... Тимсри, тына төшеп, залга тагын бер карап алды. Ул кемнең дэ булса Аланбашларга җавап белән чыгачагына ышана, тик аның өчен колхозчының иң нечкә кылын чиртергә кирәк иде. Инде тәмам өмет өзгән кыяфәт белән шушы сонгы тезгенгә тотынды: — ... Булмый инде болан булгач, — диде. — Менә, Аланбаш безне санга сукмый, баеган, борынын чөйгән, фәлән дә фәсмәтән дигән идегез. Күрдегезме инде? Бөтен «Чулнан»да Аланбаш бригадиры белән ярышырлык бер генә батыр кеше дә чыкмады, һе! Болак булгач Аланбаш безнең белән ниш- . ләссн? Шулай дөрестә ул, үзеңнән югары белән алыш, аннан да узып кит син! Менә булырсың 
егет! Мактыйм мин Аланбашны, егет алар... Шулай диде дә, аның эшне боланга таба борып җибәрүенә гаҗәпләнеп, моңа каршы нидер әйтергә җыенгансыман урыныннан кузгала башлаган кунак хатынга борылды: — Инде, сеңелкәем, диде, кем, Наташа Очпповна, мәшәкатьләнеп килүегезгә бик рәхмәт. Сездән калмады. Инде үзебезгә үпкәләрбез. — Ул туктап залга караган хәлдә башын чайкап куйды. — Күрәсен, бездән булмый торгандыр инде. Гөр- гөри Иванычка әйт, бик рәхмәт дип әйттеләр диген. Инде нишләмәк кирәк, оят булса да бездән булмый дип әйтергә туры килә... «Чулпанның актык сүзе менә шул!.. Мыек Шәмсетдин, җәһәт кенә урыныннан калкып, ачулы ике сүз әйтте: — Страм, валлаһи, страм! Халык, умарта корты кебек гөжли башлады. Кемнәрдер урыныннан1, калыкты, куллар күтәрелде. Тимерн- нец сөйләп бетерүен дә көтмәделәр, берничә хатын-кыз белән яшүсмер берьюлы аваз салды: — Чү, тукта әле, Тимергали абзый, сабыр ит, өзеп бетермә... — Ие шул. Бик кырт кисәсең түгелме? Унлап карыйк сана, йөз ун пот ашлык алу уен түгел бит! Арада Айтуган картның да тавышы ишетелде: — Әйе, син, кордаш, алай берьюлы өзеп ташлама инде, соңыннан ялгавы кыен булмагае. Уйлашыйк, әлеге, тагын киңәшик. Менә яшьләр сүзен дә ишетик. Аларда бит хәзер эшнең башы! — Әйе, шулай мәслихәт. Кечтехи генә уйлашыйк. Тимери туктады. Үзе көткәнчә килеп чыгуына ул шат иде. — Соң, рәхмәт төшкерләре, кояш баеганнан бирле уйлашабыз лабаса... — Юк, алай түгел ул, кордаш. Татар акылы тау менгәч, ди бит. 
45 
 
 
Зле тауны менә генә башладык шикелле, миңа шулай тоела. Айтуган картның бу сүзенә тыелып кына көлешеп алдылар. Айсылу, карандашы белән өстәл шакып, — Я, алайса, кемгә сүз бирик соң? — диде. Тагын көтә башладылар. Юк, бу юлы да «Мин», дип сикереп чыгучы күренми пде әле. Шунда Тимери бу турыда алдан хәзерлек булмавы исенә төшеп, үкенүдән хәтта ботын чабып’ куйды. Соң, рәхмәт яугыры, мондый эшләрне алдап ук көйләп куялар бит! Кем соң шулай авызын ачып көтеп утыра?.. Кара син ә! Шул ук Йөзлебикә күнмәс идемени? Шул ук Бикмулла... Ярый, Тимери үзе районда булып калды ?шде, соң идарә членнары бар бит, Айсылу бар! Аның да исенә килмәдеме икәнни соң?.. Ул шушы турыда сорашмакчы •булган иде дә, өлгерә алмый калды. Айсылу яңадан торып: — Сүз алучы юкмыни? — диде. Бераз тынып торды да ни арададыр алга килеп утырган Нәфисәгә башы һәм кашлары белән нидер ымлады. Тегесе моңа каршы сизе- лер-сизелмәс кенә башын иеп урыныннан торды. — Мин бер-ике сүз әйтим әле. Халык кузгалышып алды*. «Менә кем икән ул без көткән кеше. Я, я, .Хәерле сәгатьтә» дигәнсыман, аннан яхшы сүз көтеп тыңларга хәзерләнде. Айсылу председательгә борылып: — Ачуланма инде, Тимсргали абзый, — дип пышылдады. — Кунаклар кич кырын гына килеп төштеләр. Син районнан кайтып җитмәгән идең. Синең белән алдан киңәшеп куя алмадык. Кая инде ул ачулану! Тимери эшнең болайга борылуына куанып: — Безнең киленмени? — диде. — Ие, бүтәннәр чыкмаса дип,. Нәфисә белән уйлашып куйдык. Нәфисә, мич янына барып, халыкка яны бсләнрәк басты, колагындагы алкасы җемелдәп китте. Уч төбенә генә тамак кырып алды. — Әгәр дә Наталья Осиповна бәзнең звено белән ярышырга ким- сенмәсә, алар белән ярышка мин чыгам. Үз звенома беркетелгән Яурышкан иңкелендә гектарыннан йөз кырык пот 
бодай алырга сүз бирәм... Җыелыш башта: «Тукта әле, ялгыш ишетмәдекме?» дигәнсыман тынып калды, аннары берьюлы күтәрелеп китеп, күңелле генә дөпелдәтеп, беравык кул чабып алды. Кунак хатын кул чаба-чаба: • — Оһо, менә кемне көткәнбез икән без! — диде. Айсылу, аз гына иелә төшеп, аңа нидер аңлатырга тотынды. Ул арада хатын-кызлар арасыннан бер ачы тавыш ишетелде: — Ай-яй әйтте бу! Я әле, без дә ишетеп карыйк, ничек алмакчы буласың ул йөз кырык потны? Әфсен өрепме? Кайсыдыр хихылдап көлеп куйды. Тик аңа төрле яктан ысылдап, шунда ук авызын яптылар. Зал яңадан тынып калды. Нәфисә ара-тирә кулындагы кечкенә куен дәфтәренә караштырга- лап тыныч кына дәвам итте. Аның тавышы йомшак, ягымлы, әйткәннәре берберсенә бик ятышлы килеп, җанлы гына үрелеп баралар; килешле матур сыны, күркәм чырае ничектер үзенә тартып, сүзләре дә акыллы, ышанычлы булып ишетелә инде. — ... Шундый зур җыелыш алдында, безне зурлап килгән кунаклар алдында уйламаган сүз әйтсәм, ояты үземә булыр, миннән көләрсез, — диде. Чәчү орлыгын быел яз буе җиде иптәше белән бөртекләп чүпләвен, былтыр көздән җиренә күпме ашлама кертүен, игенне ничек тәрбияләргә уйлавын — Һәммәсен әйтеп узды. — Чамаламый әйтелгән сүз түгел. Ялгыша торган булсам, әнә авылыбызның олы кешеләре — Айтуган бабайлар үзләре тикшерде, алар әйтсен. Айтуган һәм аның янындагы бер- ике бөртек карт-коры, үзләрен олылап телгә алганга күңелләре булып, сакалларын селкеп, башларын кагып алдылар. — Шулай, шулай! Киленнең эше күз алдында. Орлыгында да, атла-

 
 
 
рында да моң юк. Елы гына кил- сен, иншалла, бодае начар булмас, — диештеләр. Тпмсри күңелендә бәйрәм иде. Күршеләр каршында колхозының абруен саклап калган кеше үзенең килене булуга ул куанып бетә алмады. Картлар ягына салам кыстыруын ишеткәч: «Кара безнең киленне, картларны пичек итеп мичәүгә җигеп куйды!» дип, мыек астыннан көлеп алды. — ... Әле бригадир белән шуны исәпләп чыктык: чәчүне яланбашлар әйткәнчә тугыз көндә бетереп, уңышны да шулай алабыз дип план корабыз икән, быел һәркайсыбызга кимендә өч йөз утызар хезмәт көне эшләргә туры киләчәк... Без шулай киңәштек, шулай эшләргә булдык. Арттагы сафлардан, — Ай, яй, әйтте бу! — дигән сүзләр ишетелде. Соры караңгылык эченнән пошынулы сүзләр, сораулар ява башлады. — Бер кешегәме ул? Китсәнә аннан!.. — Сөяксез тел ни әйтмәс? Эшләп күрсәт син аны!.. — Әйе, тел — тегермән, тарттыра бирә ул. Тонык кына гөрләп торган караңгы залдан Әпипәнең, ал яулыгы белән бергә, чеметтереп ала торган зәһәр сүзләре чәчерәп чыкты: — Илдә булмаганны пешер, хатын, дигәндәй, ни чыкмаса, шул акбитнекеләрдән чыгар инде. Безнең эзвипа имеш. Бакчи, менә мин дә синең эзвипа бит. Нигә минем сүзне җыелышка әйтмисең? Авы- рынҗиңелеи белгән юк, уйлап караган юк, уптым иләйһи чыгар да аудар! һай, һай, һай, ташкулчим! —Я, ярар инде, кыскарак тот! — Кыскартмый торсын әле, яме! Кыскарган диерләр!.. Аз гына чамалап та әйтми, ичмасам. Өч йөз утыз көнне ничек итеп тутырмак кирәк? Китсәнә, кит! Андый закон да юк, газиттә дә алай язмыйлар. Юк, канатым, ул тикле, чием чыкканчы эшләп таш пулат саласым юк әле. Әнә, салган пулатларда торырга да ирләребез юк. Шәп- шәрә. Ятсаң сыңар, торсаң сыңар, аңгыра күке шикелле, кая барсаь анда бер үзен. Әйтәсе сүзем шул, безнең ише 
солдаткаларга йөз иллесе дә бик җиткән... Халык тагып гөжли башлады. Айсылу карандашы белән каты гына итеп өстәл шакыды: — Шауламагыз әле! Әпипәне пичек кирәк алай туктаттылар. Җыелыш саен аның шундый бер өянәге килә, берәр кире сүз әйтмичә күңеле тынмый иде. Әпипә генә түгел, бүтәннәр каршы чыкса да, Нәфисә үз сүзен барыбер әйтәчәк иде. Җыелыш каршына чыгып үз җилкәсенә шундый зур эш йөкләгәннән соң ул үзенең көче тагын да арта төшүен сизде. Аның тавышы торган саен ныгая, ул киленнәргә хас оялчанлыктал котыла барып, хәзер үзендә комсомол эшендә чагындагы кыюлыкның яңадан кабынып китүен тоя, ул хәзер үз өстеиә алган эш кыенлашкан саен ярсый гына барачак иде. — Гафифә апай, диде, юк белән болгатып маташа. Элекке шикелле Солтангәрәең аркасына ышыкланыр чакмени? Колхоз эше синең җилкәңдә икән, авырмы-җпңелме, үзең күтәр, үзең сөйрә, бүтәннәргә ышанып ятма... Безнең өчен кан коючылар бездән әнә шуны көтәләр... Ул кулындагы конверттан бер кәгазь алып, аны җәеп җибәрде дә сүз уңаенда укып китте: — «И туган ил, и матур ил, тәмле суларың эчеп, чирәмеңдә аунап үскән ямьле туган җир! Әти бишмәтен бөркәнеп йоклаган Идел болыннары, балык тотып уйнап үскән ямьле Камышлы буйлары", маңгай тирен түгеп үзебез үстергән алтын басулар! Шундый газиз син, шундый якын, синең өчен, синең изге туфрагыңны немец аягы таптамасын өчен, бер җанымны түгел, биш җаным булса, бишессн дә кызганмам! Сугыша торган окопның артында шундый ямьле, шундый! көчле, шундый зур туган илең барын туган-үскән җирләреңнең синең белән бергә сулыш алуын тоеш тору солдат өчен бик зур, бик тирән бәхет ул, туганнар...» Залда сулаганың ишетелерлек 
47 
 
 
тынлык иде. Хатын-кызлар күзләрен сөртәләр, картлар таякларына таянып унлы башларын түбән игәннәр. —- «... Авырмы сезгә дисезме? Ай авыр, бик авыр, туганнар. Шундый авыр, әйтергә сүзләрең җитми. Шулай да без түзәрбез, без барыбер җиңәрбез. Безнең белән Сталин, безнең белән бөтен ил!..» Нәфисә хатны акрын гына төреп кулына кысты. — Бу — Газиз хаты гына түгел, сезнең үз улларыгызиың, үз ирләрегезне ң йөрәк ялкыньг белән язган уртак хатлары. Алар бездән эш көтәләр... Безнең бөтен җәебез кырда, балчык арасында үтәр. Бәлки орлык ашлыгын җилкәбезгә күтәреп ташырга туры килер, атларыбызга үз сыныкларыбызны бүлеп бирербез. Туган ил өчен, сугыштагы туганнар шакшы немецны җиңсеннәр өчен, мин иптәшләрем белән бергәләп, барысын да күтәрәм, быел өч йөз илле хезмәт көне эшләргә сүз бирәм, егерме гектар җирдән йөз кырыгар пот ашлык алырга сүз бирәм!.. Минем сүзем менә шул! Залның төрле урыннарында кинәт кул чабулар шаулап алды. Кунак хатын, сәхнәдән сикереп төшеп, Нәфисәнең кулын кысты, пиләрдер әйтте. Айсылу унлы лампның бер ягыннан ай кебек балкыган түгәрәк йөзен күрсәтеп: — Менә сезгә, туганнар, олыларның акылы, комсомолның ялкыны. — диде. — Болан булгач, чынлабрак сөйләшәбез инде, конк- ретныйрак итеп. Я, әле, тагын кем ярышка’ чыга, кем ничә көнгә куарга йөкләмә ала?.. Шул кызу белән җыелыш ярты төн җиткәнен тоймый да калды. Клубтан таралучыларны йокымсыраган төн әтәчләренең сузынкы моңсу тавышлары каршы алды. 
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК 
1 Борынгыдан килә торган гадәт буенча, Тпмерп йортында язгы чәчүнең беренче көнен быел да бәйрәм шикелле көтеп алдылар. Иртәгә орлык чыгарасы дигән көнне Хәдичә түти мунча яктырды, бөтен семьяның өс-башы алмашынып, кыр эшенә киеп чыгасы киемнәр ипләнде, чәчү өстендә кулны тотарлык булмасын өчен, утынны да 
күп итеп ярып куйдылар, урамнар, ишек аллары да себерелде. Хәдичә түти йокысыннан торганда әле таң беленә дә башламаган иде. Ул лампасын кысыбрак куеп, акрын гына кыштырдый-кыштырдый кабартмасын әвәләде, миченә ягып җибәрде. Ул арада, иртәнге . тынлыкны моңсуландырып, таң әтәчләре кычкыра башлады. Ян тәрәзәдән агара башлаган күк читендә җемелдек йолдызларның зәгыйфь кенә тибрәнгәннәре күренә, уяна башлаган яз таңының шыпырт сулышы сизелгән кебек тоела иде. Ничектер моңсу да, бәйрәм таңындагыча олысымак бер тантаналы да иде. Сагышлы ананың нечкә күңелен тибрәтеп җибәрү өчен шул җитә калды. Ул, таң алды тынлыгын тыңлынтыңлый, бик еракларда сугышып йөргән солдат улын исенә төшерде: — «Изге таң вакытларында кай илләрдә, нинди җирләрдә йөри икән?.. Йоклый микән, сугышкан чаклары микән?» Кече якка узышлый карты йоклап яткан кровать янына туктап: «Уятыйммы, әллә бераз гына* йокласынмы?..» дип, тагы беравык уйланып торды. Тимери агай чалкан ятып кулларын баш астына куйган. Ул чынчынлап йокламый, кашын жыера төшеп, нидер уйланып кына ята, менә хәзер сикереп торыр да, пошынып, хафаланып тагын чыгып китәр төсле күренә иде. Хәдичә түти иренең тотынган эшен булдырмыйча җаны тынмый торган чуар йөрәк икәнен күптән үк белсә дә, баштарак аның шундый зур урынга сайлануын өнәп үк бетермәгән иде. Беренче көннәрдә: — «Ай-Һай, көчең җитәрме икән, «авыр купса, давыл кубар», дигәннәр. Колхоз эше чыгырыннан чыгып, соңыннан үкенергә туры килмәгәе, алдын-артын уйлап җиткер
48 
 
 
дсцмс икән?» — дип тә әйткәләде. Тик шушы бер атнада Тимеринең җитмәгән орлыкны җиткереп, атларга азык табып, байтак эшләрне шулай җайга сала башлавын күргәч, бераз тынычлана төште. Тимсри иртән таңнан кара төнгәчә өйгә кайтып керми, кайбер төннәрне аны йокысыннан уятып, телефонга дәшәләр дә, шул китүдән ул икенче көнне, иртәнге чәйгә генә кайтып керә иде. Өйдә булган кичләрне ул бик озакка чаклы ниләрдер исәпләп, уйланып утыра. Илгизәрдән әллә нинди китаплар укыта, йокларга ягкач та, ярты төнен уйланып, хафаланып уздыра торган булып китте. Почмак якта күршеләре Әпипә тәрәзәсенә күз салды. Алар әле тормаганнар икән. Бүтән күршеләрнең дә уты күренми иде. Килене Нәфисәнең өстенә япты. Аның тын гына сулыш алып, таралып йоклавын кинәнеп карап торды. Миче кызып җиткән икән, тегесен- монысын хәстәрләгәч, йомшак кына ятеп килененә дәште: — Килен, торсаң да ярар инде. Таң беленер чак та җитә бугай, мич тә өлгерде. Акрынлап кузгала башласагыз да таманга килер, алла боерса... Элеккерәк елларны орлык чыгасы көнне өстәлгә сабан туеннан калган буяулы йомыркалар да килә, иш янына куш булып, кичәге бәлеш төпләре, төрле пәрәмәчләр өстәлә. Инде кузгалып китәр алдыннан өйалдындагы иске сандык өстендә утырган сыра мичкәсе, киң күңелле хуҗалар белән җыенга хәтле күрешәсе булмаганга, соңгы мәртәбә саубуллашкан кебек, башын иеп, аннан кыркулана башлаган куе кызгылт йорт сырасының калдык тустаганнары агызып алына торган иде. Колхозлар оешкач, сабан туйларын язгы эшләр беткәннән соң уздыру гадәте кереп киткәнлектән, балны чәчү бетүгә ачытып, сыраны да шул вакытта коя башладылар. Борынгырак заманнарда авыл халкы, игеннәр ишелеп уңсын, бөртекләре авыр, салмак булсынга юрап, орлык белән бергә күкәй дә чәчә торган булганнар. Соңгы елларда күкәйне кырга чыгарып чәчү ка- дәрссе үзе онытыла барса да, язгы эшләрнең муллык, туклык эчендә хәере белән башланып китүенә, 
игеннәрнең ишелеп уңуына юрап, чәчүгә чыгасы көнне күкәй пешерү гадәте колхоз булып эшли башлаганнан соң да барыбер кала бирде. Шунлыктан бүген дә кайнар бодай кабартмасы янында бер тәлинкә йомырка да урын алды. Хәдичә түти бүген сөт-катыкны да мул куйды, үзенең бик борынгыдан калган ялтырап торган сары агач савыты белән, өстен матурлап түгәрәкләп менгергән атлам май да килеп утырды. Чәйне, бик җәелеп китмичә, олысымак бер тынлыкта эчтеләр. Тышта да, төнге черемнән соң, табигать әле күзен генә ача башлаган, әле таң яңа гына беленеп килә иде. Барысы да көйләнеп, Нәфисә, кырда кунып эшлисе булганлыктан, киемсалымны да мулрак алып, чыгарга дип киенеп беткәч, Хәдичә түтинең, озак юлга озаткандагыдай, юл аягына берике сүз әйтеп каласы килде: — Быел үзең дә бик зур эшкә алындың, атасы, диде, киленгә дә җиңел булмас инде. Тазалыгы анысы шэкер, бар барын да, алай да өчйөздәы артык хезмәт көне эшлисе булгач уен эш түгел инде ул. Я, тапшырдык. Инде җиңел кул белән башлап, бәла-казага тап булмыйча, хәере белән генә очлап чыксак иде. Көзгә таба, эшләр җыела төшкәндә, балалар да кайтып җитмәсме әле, алла боерса... Тимери: «ай-һай, анасы, бик иртә көтәсең әле син...» димәкче булса да, инде ишек тоткасына үрелгәннән соң, сүз озайтып торасы килмәде. Аннан соң, икенче яктан, шундый чакта Хәдичәнең якгы өметен кинәт кенә өзеп ташлау күңеленә ошамады. — Шулай булса пи әйтер идең дә бит... — дип кенә бетерде. Илгизәр, атасы бераз хәлләндерермен дип үзенә йөрергә алган туры кашканы тарантас сиртмәсенә 

 
 
җигеп капка янына китерде. Хәдичә түтинең үзенең, дә яшелчә бакчасына төшәсе бар иде. Әле анда кояш чыгып җир өсте бераз сурыккач кына эшкә тотынасы булганга, үзе соңгарак кузгалырга унлап, боларны озата чыкты. — Барыгыз да бер ачкан капкадан чыгарсыз, — дип, олы капканы ачып җибәрде. Чыгып барганда килененә тагын бер ягымлы сүз әйтеп каласы килде булса кирәк: — Азгын атлар туры килеп, имгәтеп ташлый күрмәсеннәр, карабрак йөри күр, — диде. II Инеш күперен чыгып болынны узгач алар, аттан төшеп, ’ тауны җәяү менә башладылар. Аяк асты тайгак иде әле. Инеш өстеннән бит- күздәге йокы талгынлыгын юып, күзгә күренмәс таң җиле исә. Караңгы күкнең кай төшендәдер, таңны каршылап, сабан тургае сайраганы ишетелә, болын ягыннан да кошлар тавышы килә иде. Тау башына менеп җиткәч, Нәфисә як-ягына каранды. Идел ягыннан, алсусаргылт нурларын балкытып, кояш чыгарга җыена. Әкият илендәге күз күрмәгән, колак ишетмәгән сихри гөлбакчалары шикелле, шушы гүзәл нурга төренеп, йокымсырап яткан иртәнге сорылык эченнән Идел буендагы урманнар, аерым, агачлар калкып чыга. Тау битендә, ялпак башларын авыл ягына ия төшеп, борын-борын заманнарда шушы тау битен каплап үскән зифа буйлы, алтын кәүсәле бик күп наратларның туганнары — бер пар нарат, картларча вәкарь белән, авыл ягына карап утыралар. Ниләр генә күрмәгәндер бу пар нарат, аларны нинди генә җилләр исеп шаулатмагандыр! Алар төн буе караңгыда ялгыз утырып ялыгып беткәннәр дә, хәзер менә инеш аръягындагы авылның тизрәк йокысыннан торуын, аның тәрәзәләрендә кояш нурлары уйный башлавын зарыгып көтәләрдер шикелле. Нәфисә артына борылып карады. Инеш өстеннән күтәрелгән җиңелчә ак томанның аргы ягында, өч урам булып тезелеп киткән йортлары, агач бакчалары, кызыл кирпечтән салынган 
озын араннары, амбар һәм тимерлекләре белән аның туган авылы — Һәр баласын шәфкатьле ана шикелле, үз куенында җылытып үстергән Байтирәк үзе җәйрәп ята. Нәфисәгә авылының менә бу аксыл томан бөркеп аккан бормалы инеше, борын-борын заманнан бирле һич тынмастан бер өзлексез челтерәп аккан салкын чишмәләре, шушы пар нараты һәммәсе дә хәзер сокланып туймаслык сөйкемле һәм аеруча газиз булып тоелды. Байтирәк уянган, халык эшкә кузгалган иде инде. Әнә күпердән дөбердөбер итеп орлык төялгән агзыр арбалар узды, әнә тыкрыклардан аратирә сызгыргалап, бер-берсе белән сөйләшә-сөйләшә атка атланган сабанчы, тырмачы малайлар төшеп килә, тимерлек ягыннан бригадир Йөзлебикә белән кемдер чәчү машинасын алып чыгып киләләр. Кайсы күпер аша, кайсы басмалардан барысы бердәй бу якка агылган шушы халык агымына Карлыгач белән Нәфисә куанышып карап тордылар. Карлыгач башы белән авыл ягына ымлап: — Күрдеңме, Нәфисә апа; «Чулпан» ничек дәррәү кузгалды! — диде. Үз җиренә барып җиткәннән соң, Нәфисә иптәшләренең кайсына узган елдан калган үлән сабакларын җыеп яндырырга, кайсына орлык ташырга, даган асар өчен урын хәзерләргә кушып, Зәйнәпбану белән үзе икешәр ат белән тырмага тотынырга җыенды. Икс эздән тырмалап чыкканнан соң бу җирдән культиватор белән узасы, әгәр аннан соң да эшләнеп җитмәсә, тирән итеп тагын бер сөреп чыгасы, тагын тырмалыйсы,' бары шуннан соң гына сүз чәчү машинасына бирелергә тиеш иде әле. Кояш яңа гына чыгып килә, өстә бсрсеннән-берсе югарырак күтәрелеп сабан тургайлары сайрый, җирнең аргы башындагы урманнан сан
49 

 
 дугачка ошатып сайрарга тырыш- кан бер кош тавышы .ишетелә. Нәфисә егерме гектар җиренең бер кырыеннан кереп, урманга таба тырмалап китте. Урман буенда Һава бераз салкынча, әле җил-ма- зар да чыгып өлгермәгәнлектән агач башлары уйчанланып бик тын утыралар иде. Урман буена җитәрәк сул яктагы бүртә байтал, колакларын шәмәртеп, читкә тайпылды. Нәфисәдән элегрәк килүчеләр дә булган икән. Урманга сыенып утырган салам түбәле келәт янына, яшь туераларны шатырдатып ера-ера, юан казыклар өс- терәтеп, урман эченнән бригадир Бикмулла килеп чыкты. Аның өстендә кыска соры бишмәт, башында ак киез эшләпә, кызыл билбавына кечкенә балта кыстырылган иде. Ул келәт алдына чүгәләде дә, үзенә якынаеп килгән Нәфисәгә карана- карана, казыкларны очларга җыенды. — Барыгыз да килдегезме? — диде. Бригадирның тавышы бик кырыс ишетелә, аның нигәдер кәефе кырылган иде. — Барыбыз да дип әйтер идем, Гафифә апа күренми әле. Бикмулла, сул колагын Нәфисәгә юнәлдереп, йөзен җыерды. — Гафифә апа килеп җитмәгән' әле дим! — Ә?.. Торып җитмәгән дисеңме? һе! Кайчан тора икән соң ул! Арт санын кояш кыздыра башлагачмы? Ул эшеннән бөтенләй туктап, бармак очлары белән сакал астын кашый-кашый, Нәфисәнең бөтен буйсынын күздән кичерде. Бераз уйланып торды. — Орлыкны әйтәм, бик кысалар бит, — диде. — Син күпмедән чәч- мәкче буласың әле? Йөз җитме- шәрдәнме? — Шуннан ким чәчәргә ярамый, бит миңа, Бикмулла абзый. Шуның өчен без үзара орлык та җыеп салдык. Безнең орлык җитә бит инде. — һе, җитә имеш! Сиңа җиткән белән генәмени? — Бикмулла карт, балтасын төпкә чапты да тезләренә таянып аяк үрә басты. — Прседатель белән тагып сөйләшергә кирәк. Уен эш түгел ул. Орлыкны артык тоткан өчен район да баштан сыйпамас... Әнә үзе үк килә? Тимери атын келәт почмагына бәйләп куйды да, озын-озын атлап 
болар янына килде. Бригадаларда эшнең башланып китүе аңа ошаган булса кирәк, йөзе якты, күңеле күтәренке иде. Ул, калын тавышы белән күкрәп: — Я, нинди киңәш сезнең монда? — диде. Бикмулла карт, үзләренә яны бс- ләнрәк баскан килеш атларының борыннарын сыйпап торган Нәфисәгә башы белән ымлап: — Киленнең орлыгы турында,, дим, күп китмәсме икән? Шулай чәчикме, әллә бераз киметкәндә дә зарар итмәсме? Нәфисәнең йөзендә ризасызлык билгесе күреп, тамак астын кашырга тотынды. * Тимери, олыларның ни әйтәсен көтеп сүзсез генә басып торган килененә күз төшереп алды да, җир өстенә чүгәләп, юан буынлы озын бармаклары белән бер уч туфрак казып алды. Аны уч төбенә җәйде, бармаклары белән бөртекләрен аралап карады. — Былтыр көздән ничегрәк хәстәрләгән идегез? Нәфисә әйтеп бирмәкче булып авызын ачканда, бригадирның, әткәсе янына чүгәләп, куенын актара башлавын күргәч, тыелып калды. Бикмулла карт җир эшләрен үзеннән күп белгәнне яратмый иде. Ул куеныннан таушалып беткән бер уч кәгазь алып, шулар арасыннан берсен тез өстенә җәеп салды. Ул кәгазьнең уртасына бодай башагысымаи бер нәрсә ясалган, кәгазьнең чит-читләре Бикмулла карт үзе генә белә торган боҗралар, тамгалар, тагын шундый сәер билгеләр белән чуарланган иде. Язу танымаганлыктаи, карт бригадир шундый борынгы билгеләр белән эш итә иде. Шул боҗралар, ыргаклар өстеннән кәкрәеп торган бармакларын йөртә-йөртә, ул чын ихлас белән сөйли, сүзләрендә бераз мактану да сизелә иде.
51 
 
 
— Җәпкәсе бик шәп булды инде моның, — диде, — тирән дә сөрелде, иртә дә сөрелде. Көз көне бик шәпләп янә дә бер йомшарттык. Аннары килеп, диктарына егерме биш тоннадан тирес черемәсе салдык... Инде орлыгы ничегрәк дип әйтеп әйткәндә... Ул, Нәфисәнең нидер әйтәсе килүен сизеп, туктап калды. — Ә? Нәрсә тагын синең? Нәфисә: — Бикмулла абзый бөтенесен дә әйтеп бетермәде, — диде, — көз көне инеш төбеннән ләм ташыдык бит әле. Кыш көне кар тоттык, яз көне тагын килеп кар сулары буып йөрдек. — Ә? Ие, ие!.. хМ.еиә шундый- шундый җир инде бу. Уңса да үзе, туңса да үзе дигәндәй, моннан соң аның эше инде. Нәфисә бригадирның үзенә ышанып бетмәвен, аны бераз баласытып каравын сизә, әмма аңа игътибар итмәстән, әткәсеннән күзен алмый, аның күңелендәген беләсе килә иде. Тимери, бригадир картның сүзен тыңлый-тыңлый, нидер әйтәсе кил- гәнсыман/бер Нәфисәгә, бер учындагы туфракка карап ала. Ул дәү учы белән туфракны иркәләп сыпыра, аралаштырып карый; аның бер уч туфракны алган урынына җайлап кына яңадан салып өстен тигезләп куюында да, кечкенә күзләренең ялтырапялтырап китүендә дә бу бәрәкәтле җиргә табынуга якын бер хөрмәт һәм кечелек сизелә, ул гүя, җанлы нәрсә белән эш иткәндәй күренә иде. Тимери бригадир сөйләп бетергәннән соң, «Ничек булыр икән соң, килен, иген эшенең тәмен белерсеңме икән соң син? Бу җирнең кадерен белерсеңме икән?» — дигәисыман сүзсез генә Нәфисәгә карап торды. Аннары, күзен кыса төшеп ул эшлисе җирнең иңенә-буепа күз салды, җиргә карап бераз уйланып торы. — Алай төптән уйлап ниятләнгән булгач, бик зур эш инде бу, килен, зур эш, диде. Иген эшен күңел би- реп эшли торган булсаң, җир дигәнең җир генә түгел, хәзинә була ул. Үстер диген, үстерә, мең пот бир диген, бирә икән ул. . Әнә безнең Газиз эшләп күрсәтте инде. Тәрбиясе җитсә, тәртәне кадап куй, аны да үстерә! Безнең ата-бабага да шушы җир ипи ашаткан, ашатуын. Әмма бик назландырып, бик саран 
ашаткан. Ни өчен? Тәрбия житмәгән, тәрбия! Безнең балала- рыбызның балалары * да, бо.ерган булса, шушыннан ук ипи ашарлар. Әмма алар, ипине акыл белән үстерерләр, эшли белеп .эшләрләр. Бикмулла карт, ишстер-ишетмәс, председатель Нәфисәнең колагына нидер тукый дип белегч үз сүзен кыстырып куйды. — Җирнең моңы юк, җир начар түгел, без үзебез начар. Ипекәй дигәнең безнең өйгә үз аягы белән тәпиләп кайтмый ул. Аны менә шулай маңгай тирен чыгарып, эшләп алырга кирәк... Картның бу сүзләренә Тимери мыек астыннан гына көлемсерәп, урыныннан торды. — Ярый, элек сөйләшкәнчә чәчәрсең. Алай зурдан тотынгач ярты юлда калмасын... Алай да, иген, куега китсә, башак җиңел булучан. Ансыи уйладыңмы? Нәфисә, әткәсенең аңа ышануына куанып; — Уйладым, әткәй — диде.— Куе- булмас. Бер метрга дүрт йөз илле төптән артыграк булса да зарар юк диләр. Аннары мин бит аны, Газиз өйрәткәнчә, чалыштырып чәчәргә уйлыйм. Алай иткәндә, һәр тамырга дым белән азык тигез киләчәк. Тимери көлеп, Бикмулланың җилкәсенә сугып куйды. — Күрдеңме, картлач! Хәзер яшьләр эшне кай тирәләрдә йөртә! Ярый, булды, сөйләштек! Хәере белән! Нәфисә, дилбегәләрен каккалап: — Шулай булсын инде, әткәй! — диде Нәфисә атларын борып тырмалап киткәндә Тимери , аның аргыннан карап калды. Байтак киткәч, җир башыннан торып, карынкы тавышы белән кычкырып озатты: — Атларыңны чыккан шәпкә бик
52 
 
 
ашыктырмасаң да ярар. Күнегеп житмәс борын йөдәп китүләре бар... Бүртә байталыңны тота төш, кайнар нәрсә, алай чәпчемәсен! Елга кырыендагы сукмакта Әпипә белән тагын берничә хатын-кыз күренде. Бикмулла картны күргәч, алар кызурак атлый башладылар. Урман буенда бригадирның ачулы тавышы яңгырады. Бу ни эш бу? Оят юк, ни юк! Әбәт җиткәнче мәлҗерәп йоклап ятасыз!.. Военный время шулай ку- шамени сезгә, ә? Бригадирдан бик каты эләкте бул- са кирәк, * Нәфисә җир башыннан борылганда алар, барысы да кабаланып, кайсы тырма күтәреп чүп җыярга йөгерә, кайберләре атларын җигеп маташа. Әпипә култык астына капчык кыстырып, йөгерә-атлый кире авылга кайтып бара иде. Кояш күтәрелә төште. Ялыктыргыч’ салкын кышны уздырганнан соң, җир үзенең яшьлек бәйрәмен итәргә җыена, сагынып көткән җылы, иркәләүчән ягымлы кояш нурлары астында күзгә күренеп күперә, аның иркенләп тын алуына хәтле ишетелгән кебек иде. Кырлар өстеннән талгын дулкыннар булып, иңкелләр, елгалар аша ишелә-ише- лә җылымса җил исә, ул язгы кояш исен, былтыргы игеннәрнең төчкелт тамыр исен, дымлы җир исен җыеп китереп, борыннарны кытыклый, җиңел канаты белән битләргә, ачык муеннарга сыйпалып китә, җиң эчләренә кереп кытыклый, атларның ялларын тибрәткәләп уза. Атлар, туктап торган арада, борыннарын җиргә төртәләр, танауларын киңәйтеп туфракны озак- озак исниләр дә, нидер хәтерләренә төшкәндәй, башларын күтәреп әсәрләнә башлыйлар, күзләрен уйнатып, нәрсәнедер зур тынгысызлык белән эзләгәнсыман, еракларга текәләләр. Дәртләнеп һәм ашкынып бөтен саннары белән кешнәп куялар. Нәфисә дилбегәсен болгап атларын шелтәләп куя: Я, я, атлый бир!.. Эш барында ул нинди боргалану тагын! Атлар исерткеч яз һавасына җилкенеп, җннел атлыйлар, тырмалар, дымлы җир өстеннән тирән һәм тигез 
эзләр калдырып, уйнаклый да уйнаклый!, гүя, йомшак җир тырма астыннан очсыз-кырыйсыз тасма булып баш әйләндергеч бер тигезлек белән үзе шулай агылып чыга кебек. Әнә берничә урында чүп үләннәренә ут төртеп җибәрделәр. Cap- гылт төтен әйләнмәле дулкыннары белән җир өстенә орына-орына киц агым булып урман буена таба сузыла; Камышлы елгасы буйлатып тау кырыендагы чирәм өстеннән акрын гына сыер көтүе үтеп бара. Мыек Шәмсетдин, кара шляпасын муенына этәрә төшеп, сыерлар качмасын диепме, әллә ямьле яз иртәсе аның да күңелен уятып җибәргәнме, бераз барган саен көйләп- КӨЙЛӘП: — һәһ, һәй! Аръя!—дип кычкыргалап куя. Дымсу һаваны чыңгырдатып, кайдадыр яшь тай кешнәп җибәрә, урман эчендә күкенең кыюсыз беренче тавышы ишетелеп кала. Бөтен басу өсте, яфракка бөреләнгән урман буйлары, яшел чирәм белән өртелеп яшәреп килә ^орган елга кырые — бөтен тирә-як язның күтәренке күңелле яшәү дәрте белән табигатьнең мәхәббәт бәйрәмен уздыра, табынның яме, бәйрәмнең бизәге булган сайрар кошлары белән табигать күркен — яшел җәйне каршы алырга хәстәрләнә иде. Күкрәккә мул булып ургылып керә торган җиләс саф һава канны уйнатып тәнне җиңеләйтә. Нәфисә тарыгып яткан тән көченең күңелендәге өметле уйлары белән канатланып,- каядыр омтылуын тоя. Ул, ара-тирә атларына дәшкәләп, йомшак җирдән җиңелҗпңел атлый. Аның башында үзен әйләндереп алган иркен рәхәтлекне бөтен җаны-тбие белән тоюдан башка бер уй да юк, гүя, тормыш борчу- ларь; сафланган күңел күгендә эреп югалалар кебек иде. Атлар өстендә бөрчек-бөрчек тирләр ялтырый, тора-бара алар да кибә, аяклар тала башлый да тагын хәл керә, тырмаланган җир акрын
53 
 
 
лап киңәя бара. Дымсу соры вак кантарлар, бу урында шаулап утырачак бодай кыяклары белой алтын сары башаклар турында сөйләшкәндәй, акрын гына кыштырдап тырма астыннан агыла бирәләр. Ара-тирә район үзәгеннән кечкенә арба белән орлык ташучы кайбер күрше колхоз кешеләре узгалый. Алар урман буена туктап ял Иткәндә кыр өстендә эшләп йөрүчеләргә кызыгып озак каран торалар. Нәфисә аларның йөзендә тирән борчылу һәм кимсенү эзләре күрә.- Ләкин алар зарланмыйлар, үз колхозларының шул хәлгә төшүем кыенсынуданмы, көнләшеп сер бирәсе килмәүдәнме, аларның күбесе иркенләп сөйләшмиләр дә иде. Күлмәкләрен тездән югары күтәреп кыстырган чандыр гәүдәле, юка иренле бер яшь хатыннан Нәфисә: — Сез кайсы колхоздан соң, апа? — дип сорады. Чандыр хатын, күзләрен ялтыратып, урманның теге ягына ымлап куйды: — Әнә анда бар ич әле бер... бер әдәм көлкесе... —-диде, колхозының исемен әйтмәде. — Ни әйттек, тыңламадылар, җыен куштан колхоз башлыгы итеп үз , кешеләрен куйдылар. Сүзне озайтасы килмичә, кырт кына борылып арба тәртәсенә ябышты, үләнгә сузылып яткан иптәш хатынына ачуланып кычкырды:, — Нәрсә монда ишелеп төштең? Эшең беттемени? Әйдә, безнең игенне болар килеп чәчеп бирмәс!.. Алар, кечкенә арбаларын сөйрәп, урман юлы белән акырын гына кереп киттеләр. Мондыйлар еш узгалыйлар, анардан борчулы күңелсезлек белән бергә, колхоз кешеләренең нинди генә кыенлыкны да күтәрергә тайчанмый торган нык бер тырышлыклары күңелдә утырып кала, ул мондый кыенлыкларның вакытлы бернәрсә икәнлекләренә ышанычны ныгыта иде. Кай арада Газиз искә төшеп борчып уза. Аның соңгы хаты килгәнгә • дүрт ай узып киткән иде инде. — «Ничек икән? Исән-сау йөриме икән?.. Хаты бик озаклады . бит. Нигә болай хәбәр-хәтерсез икән?..» Сугыш кырларыннан килгән азыр 
хәбәрләр йөрәкне әледәи әле чеметкәләп, борчып торалар, якты уйларны күләгәләр каплый. Ләкин бу борчулар, Иделгә килен кушылган тонык сулы кечкенә инешләр кебек, тора-бара күңел дәрьясының саф агымында эреп югалалар иде. III Көндезге ашны шау-шусыз гынэ уздырдылар. Туктап атларны ашарга кушу белән, берьюлы авыраеп кичкәй аякларын көч-хәл белән сөйрәп, кайсыкая агач төпләренә түнделәр. Аш пешерүче Мәүлиха җиңгинең умачы өлгергәндә күбесе эреп йокыга киткәннәр иде. Мәүлиха тырмачы хатын-кызларның, сукачы малайларның иңбашларына, җилкәләренә йомшак кына кагыла- кагыла байтак вакыт уятып йөрде: — Әй, бәбкәләрем, эрегәннәр дә киткәннәр. Оланнар, торсагызсана, умачым суына... Эшкә кузгалыр алдыннан, туры атын җиңел генә юырттырып, Ти- мери килеп җитте. — Күрәсезме? Аланбашлар бүген үк ут ‘ уйната башлаган анда! Инде, мин спңа әйтсәм әйтим, ярышырга дип сүз беркеткәнбез икән, алардан артка калу безгә төс булмас. «Чулпаи»ның битенә кызыллык китермик дисәгез, эшегезне бүген үк күрсәтегез. Нормадан арттырмыйча эштән туктамыйк! Әпипә аның артыннан, кашың җыерып, сукранып калды. — Ай, һай, яңа себерке шәп себерә. Болай булса, медаль такмый' калдырмаслар үзеңә... Кояш кичкә авыша башлаганда бригадир тырмаланган җирнең иңен__адымлап узды. Нәфисәнең атлары йөрешен, җир башында ничек борылуын, тамак астын кашый-ка- шый, күңеллеләнеп карап торды. Хәзер аның чырае бераз яктыра төшкән иде. — Эшеңнең башы хәерле булыр
51 
 
 
төсле күренә, аягың җиңел- булсын, килен! — диде. Нәфисә норма турында бөтенләй уйламаса да, тырма артыннан мул уңыш тудырырга хәстәрләнеп күпереп калган йомшак җирнең гел киңәя баруын караштырып алган саен аңа рәхәт булып китә, җыелышта биргән вәгъдәсенең коры сүз генә булып калмаячагына ышанычы торган саен ныгый бара һәм ул аякларының аруын» тоймаска, атларын да кызурак йөртергә тырыша иде. Кояш баер алдыннан стан тирәсенә әллә кайдан гына бер яшь кеше килеп чыкты. Нәфис? җир башыннан борылып бераз гына китүгә, юлдан чабып килде дә, велосипедын ташлап, аның каршысыпа килеп басты. Ул — яланбаш, аның күлмәк якасында кыегайган галстугы җилферди, ул каядыр бик ашыга, очарга торган кебек күренә иде. Килеп җитүенә блокнотын шатырдатып актарды да, Нәфисә белән янәшә атлый-атлый, нидер яза башлады. — Нәфисә Акбитовамы? Сезме инде ул? Нәфисә үзенең нигә кирәк булуын аңламыйча: — Әйе, Акбитова мин булам... — диде. Егет, бер-бер артлы сораулар яудырырга ТОТЫНДЫ: — Стахановка? Алдынгылардан? Шулаймы? Нәфисә, болай бара-бара сөйләшергә уңайсызланып, атларын туктатты. ’ • — Карагыз әле, иптәш, кем икәнегезне белмим... — Мәңгәрле! Ибрай Мәңгәрле. Журналист, газетадан... — Карагыз әле, иптәш кем... Сез ялгышмыйсыз микән? Стахановка да, аның алдынгысы да булгач, ул, мөгаен, башка берәүдер инде... Мин бит әле беренче көн генә... Егет аның әйтеп ‘бетергәнен • дә көтмәде, зыр итеп атлары яныннан әйләнеп чыкты, блокнотына нидер тырны.й-тырный тагын сорады; — Норма?   Ничек «норма»? Нәрсә «иор. 
ма»? — Процент? Ягъни күпме үтәлгән?.. Нәфисә тагын да аптырый төште. Журналист һаман ашыктыра иде. — Чама белән, ну чамалап?.. — Бер дә белмим шул, иптәш кем... — Мәңгәрле! — Кем, иптәш. Әле бүген генә чыктык, рәтләп үлчәнмәгән дә... Егет кашын җыерып алды, шулай да бик исе китмәде. — Сыйфат ничек? Ягъни качество? Нәфисә авыз ачып сүз әйткәнче, ул бер сикерүдә тырмаланган җиргә чыгып, ботинкасының башы белән туфракны чөеп ташлады да, блокнотына язып та куйды. — Отлично! Менә дигән! Ул, башын иеп саубуллашты да, блок-нотын болгый-болгый велосипеды янына китте. Нәфисә аңа шак катып карап калды. Ләкин егет.юлга чыгып җитәр-җитмәс, яңадан борылып килде дә, сул яктагы атның алдына чыгып төртеп күрсәтте: — Ни төсле бу хайван? — Монысын әйтәсезме? Анысы бүртә, менә монысы... — Бүртә? — ег&т атның корсак астына иелеп ялт итеп карап алды:— Бүртә байтал икән!., шигьри исем! Шәп!.. Нәфисә түзә алмыйча кычкырып көлеп җибәрде. Егет кинәт кенә күтәрелеп карады, аның кылыч борынлы озынча сипкел битендә, бер генә сулышка, гүя эзләгәнен тапкан шикелле, куану билгесе кабынып алды. — һа, тешләр! — диде, — «тезелеп торган энҗе тешләр». Тукта, тукта, болай: «күзне камаштырырлык энже тешләр... гүя...» Ул, мыгырдавыннан туктап, күз өстсиә салынып торган коңгырт - чәчеп селкеп куйды, исенә төшкән ниндидер бик кадерле бер Уен онытмаска тырышкандай, сөйләнә- сөйләнә юлга таба атлады. — Хушыгыз, Иптәш Акбитова!- «Җемелдәп торган энҗе тешләр арасыннан... чал коерыклы бүртә...»
55 
 
 
 
Нәфисә, үзеи-үзе тыя алмыйча, бөгелә-бөгелә көләргә тотынды. Ул икенче борылып караганда, велосипед өстендәге сипкелле егетнең очып китәргә тыпырчынгандай котырып җилфердәгән галстугы белән тузгыган чәчен генә күреп калды. 
Караңгылык куера төшеп тырма эзләре күренмәс булганнан соң, ул да станга кайтты. Урман буенда бригадир атларның камытлыкларын капшап карый, сбруйларын тикшерә, бүтәннәр кайсы атларын туара, кайсы битен юа. Берничә хатын-кыз эшләрен бетергәннәр булса кирәк, келәт почмагында, күзләрен сөртә-сөртә, нәрсәдер сөйләшеп торалар, Нәфисәгә карап алалар, һәммәсенең йөзендә әллә нинди бер күңелсезлек, борчылу сизелә иде. Мондагы сүлпән тынлык берьюлы күзгә бәрелеп, Нәфисәне сәерсенде- рә башлады. Аның көн буе аерылышып торган иптәшләре белән бүгенге беренче эш турында сөйләшәсе, әлеге егет турында әйтеп көлдерәсе килә иде. Урман буеннан аһ-ваһ килеп атларын җитәкләп КИЛГӘН ӘПИПӘ: — Көн саен болай куа торган булса, адәм чыдый торган түгел моңа. Китче, кит!.. — дигәләп, ерактан ук чәпчергә тотынган иде, әлеге төркем янына килеп туктагач, ул да, сүзе киселеп, кинәт кенә телсез калды. Нәфисә атларын үләнгә җибәрде дә Мәүлихә тирәсендә утырганнар янына килде. — Нигә борыннарыгызны салындырдыгыз! Нәрсә булды тагын? Мәүлихә апа!.. . Мәүлихә учагы янына чүгәләгән килеш, аңа җавап бирмичә, алъяпкычы белән авызын каплап, тын гына елый иде. Ул сугыш башлангач ук иренең үлгән хәбәрен алган, соңгы айларда улыннан да хат килми иде. Нәфисә, тагын берәр күңелсез хәбәр килгәндер дип, аның янына утырды. — Мәүлихә апа, җаным, тагын ни булды? Кайгылы хәбәр алмагансың бит? Мәүлиханың күз яще аша буылып 
чыккан газаплы тавышы аны сискәндереп җибәрде. ' — И, Нәфисә... Ул, башка берни дә әйтә алмыйча, битен каплады. Нәфисә, шомланып, як-ягына күз салды. Бөтен күк йөзеп каплап алган зәңгәрсу-кара болытның имән- геч караңгылыгы астында, иптәшләренең аннан йөзләрен яшереп, кайсы кайда елашып торуларын күрүгә аның йөрәге тетрәп китте. Ниндидер төзәлмәслек авыр фаҗига барын сизеп, нишләргә белмичә, күкрәге кысылган, сулышы тарайган хәлдә, келәт почмагы янында тавышсыз гына елап торган Айсылу янына барды. — Айсылу апа, нәрсә бар? Нигә әйтмисез, нигә болай газаплыйсыз? Айсылу теләр-теләмәс кенә ана таба борылды. Аның күзендә яшь, йөзендә авыр сагыш иде. — Нәфисә, акыллым, диде, бер генә сүз әйтергә дә телем бармый... Үзеңнең дә күңелең сизә булыр. Бар, кайт син, акыллым, авылга кайт... Бар... Нәфисә тыны кысылып, теле тотлыгып, баскан урынында катып калды. Аннан соң акрын гына кузгалды, берни дә уйлый алмыйча, берни дә күрмичә, бөтен барлыгын берьюлы китереп баскай бу куркыныч хәбәрнең авырлыгы астында башын иеп, җир өстеннән төн караңгылыгына таба кереп китте. IV 
Шуннан бераз элегрәк, көтү кайтыр алдыннан, Хәдичә түти, тимер көрәген иңенә салып, яшелчә бакчасыннан кайтырга чыкты. Авыр эш аркаҗилкәне сызлатса да, үз өлешенә төшкән түтәлне күңелдәгечә итеп вакытыннан элек казып бетергәнлектән, аның җаны тыныч, күңеле хуш иде. Ул, карчыкларча җай
56 
 
 
гына атлап, койма буеннан кайта, тирәягына күз салгалап, барын да күреп, һәммәсен дә искәреп уза. Әнә өй түрендәге кечкенә бакчаларда миләш, шомырт, сәрби агачлары яфракка бөреләнеп килә, быелгы- кышның каты салкынында корган алмагачлары урынына кайбер бакчаларда яшь агач утыртканнар; тәрәзәләрне ямьләндереп ап-ак пәрдәләр эленгән, күбесенең ишек аллары да себерүле, яңа гына борын төртеп чыккан ' яшь чирәм өстендә, алпантилпән килеп, каз бәпкәләре чүпләнеп йөри... Хәдичә түти һәммәсен дә хуҗаларча үз итеп, карап уза, боларның һәммәсе дә аның күңелен күтәрә. Ул авыл халкының кулдан эшең төшәрлек шундый кыен чакларда да күңелен боектырмыйча, тырышып- тырмашып тереклек итүенә куана- куана атлый. Аның уйлары тагын да ачыклана, күңеленең тирән бер урынында киләчәккә өмете ныгый бара. — «Ничек тә бирешмәбез әле, — ди ул. — Үзебезнең җилкәгә төшкәнен ничек кенә булса да күтәрербез. Инде балалар гына какшый күрмәсен, бер үк, алар гына сау булсын..; Бер үк, тегебу булып, яңадан чигенә генә күрмәсеннәр...» Ул көтү кайтканны көтеп капка төбенә чыгып утырган карт-карчык- лар белән исәнләшеп уза, аңа ишек алларыннан, баскыч төпләреннән дәшеп, исәнлек сорап калалар: — Таза йөрисеңме, кордаш? — Сау гынамы, Хәдичә?.. — диләр. Хәдичә түти авылның бу хөрмәтле олы-карысына йомшак тел, якты чырай белән олылап җавап бирә, берпке сүз белән генә булса да аларның хәлләрен сорашып,- улларының, кияүләренең сугыштан ниләр язуын белешеп уза. Койма буйларында бөтен дөньяларын онытып чынаяк тәтиләре белән уйнап утырган сабыйлар яныннан үтә. Аларның кайберләре атасыз калган, кайберләренең хәбәрсез югалган. Ятим сабыйларның, зур күзләрен тутырып, балаларга гына хас бер киң күңеллелек белән елмаюлары аның күңелен кузгатып җибәрә. Үз улыннан да өчдүрт айдан бирле хат "юклыгы, сугыш җиреннән төрле күңелсез хәбәрләр 
килүе исенә төшкәч, ул, авыр сулап, үзе өчен дә, бу балаларның аталары өчен дә йомшак куллары белән аларның башларын сыйпап, иркәләп уза. — Уйныйсыңмы, бәпКәм? Уйна,, нәнием, у й на, а к ы л л ы м! һава бөркүләнеп килә иде. Яурыш- каи урманы өстеннән күтәрелгән күгелҗем калын болыт, торган саен җәелә барып, авыл өстенә агыла башлады. Клуб мәйданы турысында,, бер җиргә томырылып, тагын өскә атылып, карлыгачлар уйнаша; зират ягыннан, биткә җылымса дымы белән бәрелеп, авыр, талгын җил исә, бөтен тирә-як басынкы бер түземлек белән яңгыр килгәнне көтә иде. Менә, өй түбәләренә, коймаларга шыпылдап, берничә бөртек эре яңгыр тамчылары төште. Урамдагы балалар, куанышып, дөп-дөп сикерергә тотыналар. — Яңгыр яу, яу!.. — Яңгыр яу! Каяндыр кинәт кенә җил чыкты. Ул агач башларын шаулатып, койма ярыкларыннан сызгырып үтте,, шапылдатып кечкенә капкаларны, тәрәзә капкачларын япты, чирәм чүпләргә чыккан тяЕык-чебешләрне, йоннарын кабартып, урам буенча куып jaiTTe. Шулай тыйнаксызланып йөрде дә кинәт югалды, әллә кая китте. Ул арада урам өсте караңгылана башлады. Күк йөзен томалап өлгергән кара кучкыл болытлар, тау- тау булып берсе өстенә берсе актарылды, болганып, кайнашырга тотынды. Хәдичә түти кызурак атлый төшеп: «яңгыр килә, боерган булса, хәере белән генә яусын инде...» дип уйлый иде. Үз капка төпләренә якынлашып килгәндә тыкрыктан, атын, юырттырып,^ Илгизәр килеп чыкты. — Көн буе эшләгән атны нигә шулай куасың, улым? Я, ни йомыш төште тагын, пик кайттың? Илгизәр арбасыннан төшеп, йөгәг
57 
 
 
тсзгсцрн капка баганасындагы боҗрага бәйләде. — Йөзлебикә апа җибәрде, — диде. — Иртә беләнгә орлык калмады, бүгемнән үк алып килеп куй, иртәгә кулны тотарлык булмасын, диде... Әни, безгә хат бар. Менә... Ул кесәсеннән зәңгәр пакет чыгарды. Хәдичә түтинең йөзе берьюлы ачылып китте. — Шулаймыни, улым, ай рәхмәт. Абыеңнандыр бит? — Белмим әни, укымаган әле... Хәдичә түти, куанычыннан көрәген калдырырга онытып, аны өй эченә кадәр күтәреп керде. Илгизәрне дә өйгә керергә ашыктырды. — Абыеңнандыр, шулайдыр... Ай рәхмәт төшкерс. Әйдә, әйдә, укып китәрсең. Ай, балам, исән икән ләбаса. Бик тә борчылган идем, күңелемә төрле уйлар килә башлаган иде. Болай булгач, әл,е исән-сау икән. ЛҮенә син, менә нинди куаныч... Илгизәр, өстәл янына килеп, хатны әйләндергәләп карады. Хатның адресын ниндидер чит кул язуы аны шикләндерә, ул бер хатка, бер әнисенә карап, бу шиген аңа әйтергә базмыйча, кашын җыера иде. Хәдичә түти каушавы һәм куанычы белән бөтен өйне тутырып, әле һаман сөйләнә-сөйләнә алъяпкычын салды, бусагага утырып аякларын чишенде. Ул арада Илгизәрнең хатны ачарга җыенуын күреп алды. — Тукта, улым сабыр ит, сабыр, — диде. — Алай ашык-пошык кына укып ташларга Аланбаштаи килгән хат түгел ул сиңа, сугыш җиреннән, үлем эченнән килгән хат. Ашыкма! Менә өстемне каккалап, битемне юып керим. Әнә анда болыт та килә әле, аннары карның да ачкандыр, кайткан юлы ипи белән катык ашап китәрсең. Ул җилтерәп кенә чыгып, иш^к алдыннан юынып керде, каты кыйгаклап баскычтан менеп килгән ата казны куып төшерде: — Көш-ш-ш уңмаган нәрсә! Бу вакытта, кич булып беткәч, кая кер- мәкче буласың!.. Аның тавышы шунда да ягымлы, ул хәзер бернәрсәгә дә ачуланмас иде бугай. — И балакаем, . язарга вакыт тапкан 
икән әле, йокыларын калдырып булса да язган икән әле... — дип сөйләнәсөйләнә, җил бәргәли башлаган тәрәзәне ябып куйды, ниндидер музыка көйләп торган репродукторны ычкындырып җибәрде. Бары шуннан соң гына, улының җаннан кадерле тансык сүзләрен тыңларга бөтен күңеле белән омтылып, яулыкларын төзәтә-төзәтә. өстәл башына кереп утырды. — Җиңгәңә була күрмәсен, карап ач! Илгизәр әнисенә яны беләнрәк торып, борчулы тонык тавыш белән. — Түгел, әтигә... — диде. Сизгер ананың үткер күзләре кече улының караңгы чыраен шунда ук күреп алды. Ләкин болай гынадыр дип уйлады, сүз кузгатып берни дә әйтмәде. Хат ачылды, Илгизәр, икеләнә төшеп, тынгысызлык белән бор хатка, бер караңгылана төшкән тәрәзәгә карый-карый, ниндидер хәвеф алдында торгандай борчылып укырга ТОТЫНДЫ: ... «Хөрмәтле Тимергали абзый, Хәдичә түти һәм Газизнең... .Газизнең»... Хәдичә түти аптырап китте. Кулларын хатка таба сузып, тагын кире алды: — Ай балам, тукта әле... Кемнән соң бу? Ни булган? Әллә югы изә . әллә... Аның йөрәге сыкранып китте, ниндидер коточкыч бер хәл барын сизеп, күңеле сызланып куйды, ләкин күңелендәге шпгонә алайжчн?. i генә үсеп китәргә юл-бирергә телә, мәде. — Ярабби...' Дулкынлана төшкән шыпырт тавыш белән малаена укырга кушты. — ... «Бу хатны ничек башларга белмичә бик- озак аптырап утырдык Язарга кулыбыз бармый, әйтергә телебез әйләнми. Землянкабыз эче шыксыз, ялангач. Әле иртә белән генә без өчәү идек, менә хәзер ике
58 
 
 
бөртек кенә калдык... Землянкасыз шуңа шыксыз, шуңа ялангач... Кадерлеләребез! Без сезне, үз атланабыз шикелле, якын күрәбез. Газиз шикелле без дә сезнең нык торуыгызга, шушы авыр сынау елларында, туган илебез шикелле үк, тимердәй түземле булуыгызга ышанабыз... Яныбыздан якын күргән кадерле иптәшебез, бер шинель астында йоклап, бер сынык икмәкне бүлешеп ашаган сөекле дустыбыз комиссар Газизнең Бөек Ватаныбыз өчен актык тамчы канына кадәр геройларча сугышып... сугышып...» Илгизәрнең тавышы кинәт киселде, иреннәре дерелдәп китте, ул йөзе белән өстәлгә капланып кычкырып җибәрде: — Әни, абый үлгән!.. Ананың йөзе агарынды, бөтен тәне калтыранып китте. Ул, авыз ачып сүз әйтергә әмәле калмыйча, сыны катып, утырган җиреннән тәрәзә яңагына сөялде. Аның хәлсез бармаклары дерелдәшеп урындык кырыен капшыйлар, аның битләре, авыз кырыйлары кызганыч булып дерелди: ул еламый, елый алмый иде. Аның бары көм-күк булып көеп киткән иреннәре генә селкенә, чиксез газап белән иңрәп, өзелеп- өзелеп- пышылдавы гына ишетелә иле: — Ай улым, һай балам... Ай бәгърем!.. Хәдичә түти, йөрәген кыскан авыр газапка түзә алмыйча ыңгырашып куйды. Ләкин ачы хәсрәт аның тынын буган, күз яшьләрен киптергән, күзләреннән яшь урынына кан тамар төсле күренә иде. Абыйсының үлүе турында күзеңә • чалынып калган сүзләр Илгизәрнең йөрәген телгәлиләр. Ул авыз эченнән «абый, абый!..» дип шыңшып өстәлдән башын күтәрә алмыйча үксеп-үксеп елый. Аның моңарчы чын кайгыны татып карамаган бала күңеле, тозакка эләккән кош кебек, ни эшләргә, кая барып бәрелергә белмичә азаплана, мескен әнисенең, үзәге өзелеп «ай, балам...» дип тилмерүе аның йөрәген чеметеп-че- метеп ала иде. Хәсрәт утында янган ана капка ачылуын да, ишектән Тимери-белән килене кайтып керүен дә ишетмәде. Нәфисә аңа омтылып күз яшенә 
аралашып чыккан аяныч тавыш белән, — Әнкәй!..—диде. г Хәдичә түти калтыранган куллары белән эзләнеп килененә сузылды, гүя анага миһербанлык иткән кебек, күзләрендә беренче тапкыр күз яшьләре күренде. ‘— Кызым,, җаным... ятим калдык ич! —диде, гомерендә беренче тапкыр үзен-үзе тыя алмыйча, балаларча елап җибәрде. Әле һаман да аңына килә алмаган Тимери, нишләргә белмичә, өстәлдә яткан хатны кулына алды, аны шунда ук кире ташлап карчыгына таба атлады. — Анасы, тукта әле син, сабыр ит әле, анасы... Нәфисә, әнкәсен юатмакчы булып, нидер әйтергә теләсә дә, күз яшенә төелеп берни дә әйтә алмады. Әнкә белән килен зур кайгының шәфкатьсез авырлыгы астында, ана белән бала кебек, бер-берсенә сыенышып елаша башладылар. Басуда эш арасында Газизнең, үлүе турында иптәшләреннән хат килгән пкәи дигән хәбәрне ишеткәч. Тимери аны аңларга селәте җитмичә миңгерәүләнеп китте. Тимери 6v хәбәрне берничек тә башына сыйдыра алмый, аның күңеле бу гаделсезлекне аңлаудан баш тарта иде. Ниһаять, янындагы хатын-кызлар елаша башлагач, аның төсе үзгәреп китте, гүя, акылга сыймастай бу эшне әле төзәтергә соң түгел, әле өлгерергә мөмкин дигән уйга кил- гәнсыман, атын куып, авылга таба чапты. Тимерипең солдат улына ихтирамы бик зур иде. Бу хәтта гади ата Мәхәббәте генә дә түгел иде. Газиз атасының күңелендә ул белә торган кешеләрдән үзенең акылы, кешегә ягымлылыгы, белеменең тирәнлеге белән аерылып торган олы бер кеше булып сеңеп калган. Чыннан да, I азизнең кайда барса да сүзе үтә, аиың фикеренә районда гына түгел аннан югарырак урыннарда да колак сала торганнар иде. Ул бу ти
59 
 
 
эәнең киләчәген Газиздән башка күз алдына да китерми, улының сәләтенә бик нык ышаныч бәйләп, киләчәктә Акбит нәселенең генә түгел, бөтен тирә-якның данын, намусын иң беренче булып ил күрше алдына күтәреп чыгучы кеше аның улы — Газиз булырга тиеш дип уйлый иде. Ул Газизнең сугышта да зур дан казануын көтте. Авылдашларының үлгән хәбәре килгәндә дә, Газизнең үлеп калуы мөмкинлеген башына да китерә алмый иде. Өенә кайтып кергәч ул айнып китте, каушый башлады. Хәдичәнең өзгәләнеп елавы аның йөрәгенә барып кадала иде. Ул кинәт аңлады. Үзен кая куярга, нишләргә белми- 'чә, йөрәгенә кабынган утны сүндерергә көче җитмәстән, тар өй эчендә арлы-бирле сугылды, ачудан һәм йөрәге әрнүдән бөтен тәне тартышып, чытырдатып кыскан йодрыкларын каһәрләнеп селкеде, гыжлаган тавыш белән теш арасыннан үкереп җибәрде: — Ай, яшь чагым! Ай кулыма төшсәләр! Үз кулларым белән, менә шушы кулларым белән буын-буын итеп, өзеп-өзеп ыргытыр идем... Ай, яшь чагым!.. Ул әрнү һәм ярсуы белән кечкенә өй эченә сыя алмыйча бәрелсп-су- гылып тышка атылды. Тәрәзәдән аның, атын куып, басуга чыгып чапканы күренеп калды. Тышта караңгыланды. Өй эчендә мәет чыкканнан соң була торган җан өшеткеч бер соры бушлык та, сагышлы тынлык кына иде. Тышта ара-тирә күк күкрәгәне ишетелеп куя, тәрәзәгә эре яңгыр сибәләп китә. Күршеләр, туган-тумачалары кереп, кайгырышып, елашып чыктылар. Эштән кайтышлый Бикбулат кодалары да керде. Ишек янындагы караңгыда авыр сулап, бераз мышнап торганнан соң, басынкы тавыш белән: — ... Чын булып чыктымыни?—диде. Аның бу’ соравы артык һәм урынсыз булып ишетелде. Нәфисә, әнкәсе яныннан торып лампа яндырып куйды, ишетслер-ишетелмәс бер ватылган тавыш белән: -у Ис... — диде. Бикбулат мич буендагы урындык янында утырыргамы, юкмы 
дпгәнсы.ман бераз икеләнеп торды. Ниһаять, мондый чакта болан аяк үрә генә чыгып китү кода булган кешегә килешеп бетмәс кебек тоелды булса кирәк, ярым чаларган башыннан бүреген салып, аның эченнән кәләпүшен алып башына сылап куйганнан соң, бөке- рәя төшкән кечкенә гәүдәсен җайлан кына урындыкка утыртып куйды. Урындык шыгырдады да тынды. Бикбулат, аска таба салынып төшкән калын кашлары астындагы кечкенә күзләре белән идәнгә текәлеп, үзе шикелле үк авыр тынлыкка батты. Ул йомшак күңелле кешеләрдән саналмый иде, шулай да ян тәрәзә янында бөрешеп утырган, берничә сәгать эчендә җитезлеген дә, гәүдәсенең матур тулылыгын да югалтып, бөкерәсп төшкәй кодагые ана да кызганыч булып1 тоелды. Кызы Нәфисәнең күз кабаклары шешенеп чыраена хаста төсе керүе аның да күңелен кытыклап куйды. «һи! Мондый чакта бик нык тора торган иде, күз яшен күрсәтми торган иде, ул да бирешкәнгә ошай...» — дип уйлады. Шунда ук кызы турында: «алай чамадан артык ватылмаганда да ярар иде» дигән уйга килде. Чөнки Бикбулат картның ул турыда да үз уе бар иде. Ахырда ул, турая төшеп, шы- гырдый-шыгырдый кыска саплы челемен чыгарды, бик озак мыштырдап, бармагы белән баса-баса. аңа тәмәке тутырды, аны тешләре арасына кыстырып куйганнан соң, тагын бераз утырды. Ара-тирә ул, йонлач кашлары күзләрен бөтенләй каплап бетерде дигәндә, аларны күтәрергә теләгәндәй, хәрәкәтләндереп куя. Утыра торгач аның берберенә кушылмыйча тырпаеп торган кыска йонлач бармаклары тезе өстендә сслкенгәләп алалар, нидер әйтергә җыена башлагансыман, салам юанлыгы гына калган нечкә мыеклары белән киң иреннәре кыймылдап китәләр, астында урынды
60 
 
 
гы шыгырдый. Әмма ул, гүя авыз ачарга кыюлыгы- җитмәгәндәй, бер ни дә әйтми кала идс. Бары кузгалып бусага янына барып баскач кына, ишек тоткасына карап, тагын бер-ике сүз әйтеп куйды: — Үкенечкә генә туган бала икән... Бикбулат карт, шуның белән оу сагышлы йорттан чыгып та китте. Караңгы төи акрын уза иде. Илгизәр елап аргач, кровать кырыена башын төрткән килеш йокыга талды. Карт ананың сагышлы күңеле өзлексез сыза. Аңа җәрәхәтле йөрәге утсыз яна шикелле, кибеп чатнаган иреннәреннән кайнар сулышы түгел, сагыш сөреме, хәсрәт үзе бөркеп чыга төсле. .Аның уйлары чуалчык, азаплы төшкә ошыйлар. Ул караңгы тәрәзәгә текәлгән хәлендә сызланып утыра торгач, үзен-үзе тоймас булып, төпсез караңгылыкта югалып китә. Ул үзе бөтенләй югалган да, аның йөрәк түрен сызлаткан авыр кайгысы гына калган һәм ул кайгы бүген дә, иртәгә дә, мәңге шулай сызланыр, аннан мәңге аерылмас шикелле тоела. Зиһене ачыкланган чакларда ул Газизен күз алдына китерә идс. Ул аның йөзен җайландырып, тере итеп күрә, улының ягымлы күз карашын үз күзе белән күреп, бер генә сулышка булса да җанына азык аласы, тавышын ңшетеп, аны күңеленең иң изге урынында үзе үлгәнче саклар өчен мәңгегә хәтерләп каласы килә. Ул Газизнең әле күптән түгел генә бөтен районны бер итеп дәртләнеп, ялкынланып эшләп йөргән чакларын, тузанланган көләч битен күз алдына китерә. Колхозларда йөреп район үзәгенә кайтышлый өйгә сугылган чакларында ишектән керүгә бары ул гына, бары аның Газизе үзе генә әйтә белә торган җаннарыңны эретерлек ягымлы бер тавыш белән: — «Әни!» дип өзелеп дәшүе, «II, әни, көн буе басуларда йөрдем’ шундый ашыйсым килде!» — диюе хәзер аның колак төбендә яңадан ишетелә. Улы сугышка чыгып китәр алдыннан никадәр түзәргә тырышса да, ана күңеле үзенекен итте, Хәдичә түти елан җибәрде. Шул чагында Газиз аның янына утырып әнисенең иңен-» кулын салды. Улының күзләре бараз 
моңсу, йөзе дә бераз тартылган, боега төшкән иде. — «Әни, диде, син үзең бик акыллы, бик зирәк кеше. Менә үзеңчә уйлап кара әле син: немец безнең совет иленә басып кереш кешеләребезне суя, шәһәрләребезне, авылларыбызны яндыра башлады. Аны куып чыгарырга кирәк бит? Кирәк! Әгәр инде мин дә бармасам,. күрше Солтан да, бүтәннәр дә бар- маса, анда кем генә барыр соң?.. •Белеп булмый, кайбсрләрсбез бәлки кире кайта да алмабыз... сугыш бит ул, әни...» Мондый чакта нинди ана үз баласының сугышка китүенә каршы төшсен? Ләкин ана күңеле күкрәк сөтен имезеп үстергән үз баласын сагалап торган куркынычларлы алдан ук сизмимени? «Үзе үк сизгән икән, балакаем! И бала, бала...» Идел буеннан зарлы һәм моңлы, булып пароход тавышы ишетелә. ' Аның яшьле күзе пароход тавышы ишетелгән түр тәрәзәнең тонык яктысына юнәлгән, аның йөрәге, көл астында көйрәп яткан гөгенсез кисәү шикелле эчке бер ялкын белән тавышсыз-тынсыз сызланып яна. Ул уһылдамый, тавыш чыгарып авыр да суламый, ләкин шул ук утта яна торган почмак яктагы икенче бер йөрәк, гүя мескен ана,- ның күз яшьләре тамганын ишеткән шикелле, артык борчылуын сизү белән аның янына килеп җитә. Нәфисә, әнкәсенең янына утырып, аның юрганын рәтли. Сүзләренең көченә үзе ышанмаса да, үзе дә юану өчен аны юатмакчы булып карый: Әнкәй, — ди, — бер бездә генә түгел, бөтен ил белән. Ул кадәр борчылма әле син, әнкәй. Кем белә соң, бәлки алай түгелде о әле, бәлки... Нәфисә, «бәлки әле бу хәбәр чын Да түгелдер...» димәкче булса да,
61 
 
 
хәтта Газизнең кайсы урында һәм личек үлүе ачык язылганлыктан, андый өметнең юклыгын, Газизнең мәиг<чгә югалып калуын — бөтенесен берьюлы күңеленнән кичереп, күз яшьләрен тыя алмастан, үзе дә •елый башлый. Алар шулай, берсе- иә-берсе орынып янәшә утырган килеш, ятим калган ана белән, сөекле иреннән тол калган яшь хатын, нәүмизләнсп күз яше түгәләр. Күңелнең. тирән бер урыныннан кайнарланып чыккан бу күз яше авыр кайгыны акрыи-акрын эреткән шикелле, күңел сызлануы бераз гына булса да басыла төшкән шикелле тоела. Ләкин ул да озакка бармый .иде. Нәфисәнең Газиз белән уздырган өч ай гомере, йокысыз төннәрнең моңсу һәм хыялый кочагында, уяу чагында күргән төш кебек, өч көн гомер тизлеге белән, сизелмәс- тән үтеп киткән иде. Хәзер ул чак очар кошлар очып житмәстәй ерак иде инде. Нәфисә почмак якта аның киеменә башын куеп сагышка бата. Аның иреннәре калтыранып Газизне дәшәләр. — «Газиз... ни булды сиңа?.. Бу ни хәл бу? Нигә, алай соң, бу, Газиз!..» Тормыш дигәннәре аңа шушы кадәр үк миһербансыз булырмы икәнни? Яшь үренте шикелле кояшка таба омтылып үсә генә башлаган берәүнең чәчәктәй яшь гомерен шакшы немецның бөтенләй кпсеп- ташлавын акыл сыйдырмый иде. Бу нинди кыргыйлык, бу нинди. жан кою бу?!. i Тышта шыбырдап яңгыр ява, тәрәзә буендагы миләш агачлары, боеккан башларын иеп, акрын гына атыналар. Яраланган күңел түрендә өметсез бер сагыш тәнен тетрәтерлек итеп: — «Юк инде, ул, юк инде Газизең, — ди. —Аның хәзер Байтирәктә баскан эзләре белән әйткән сүзләре генә калды. Спи көткән, сине өзелеп сөйгән Газизең күзләрен йомып, салкын жирпең кочагында мәңгелек йокыга талган... Юк, инде ул, юк инде синең Газизең...» Нәфисә башы миңгерәүләнеп мендәренә-ава. Озын чәченең күперенке дулкыннары, матәм билгесе бу*, лып, аның яңакларына, дерелдәгән 
иңбашларына каплана. Бар да бетте. Һәммәсе хәсрәт утында. Тормыш аннан шушы бер генә бәхетне дә күпсендеме икәнни?.. И дөнья, бу ни бу? Бу нигә болан? Инде төннең яртысы узган, тышта яңгыр да туктаган. Кара төннең китеп баруын агаһландырган шикелле, куначаларында кагына-ка- гына, таң әтәчләре кычкыра. Миләш яфраклары, акрын гына башларын игәләп, тәрәзәгә кагылгалап куялар. «Тормыш юлы, диләр, бик борылмалы һәм мәшәкатьле. Бәхет сукмагының якягында күз яшьләреннән күлләр уелган... Тор, хәсрәтле бала, күзең ач! Таң жилләре. синең битеңне сыйпар, шәфкатьле кояш күз яшеңне киптерер... Тор, моңлы бала, тор, күзең ач!..» Нәфисә аның рәсемен ала. Газизнең зур соры күзләре аның кайгысын аңлыйлар кебек. Алар- ның ягымлы карашы, аерылышу сагышының юка томаны белән өртелгән. Шулай да бу күзләрдә бик күптән булып узган, күңелгә шундый якын, шундый рәхәт булып сеңеп калган элекке ямьле, бәхетле тормышның бергә уздырган иң соңгы көннәре гәүдәләнеп калган шикелле. Нәфисә рәсемне якынрак китерә. Аның күзләренә мөлдерәп яшь тула, иреннәрендә моң-зары: — «Менә бит нинди тиз аерылыштык. И Газиз, Газиз... үземнең парым итеп сине сайлаган идем. Икебез дә бәхетле булырбыз, бүтәннәрне дә бәхетле итәрбез дигән идем. Ай бирде, кояш күпсенде, атылган йолдыз шикелле, атылдың да сүндең... Моннан соң мин сине бер кайчан да күрә алмам инде... Хуш инде, акыллым, бәхил бул, сөеклем!..» Газизнең ягымлы күзләре, күз яшьләренең томанында тоныклана барып, акрын гына эри-эри күздән югала... Нәфисә кайнарланган күкрәге белән ачык тәрәзәдән бәреп кергән таң һавасына каршы килеп баса.

 
 
Бик ерактан, кук читен аллапды- рып, таң беленеп килә. Тышта моңсу тын. Шундый тын, ул хәтта миләш яфракларының берсенә-берсе бәрелүенә, күз яшедәй эленеп торган яңгыр тамчыларының үләннәр өстепә егылып төшүенә хәтле ишетә. Ул яфракларның тын алуын, авыл өстенә йомшак канатын җәйгән таң һавасының акрын гына агылып торуын бөтен тәне белән тоеп, балалардай сулкылдап куя. Түр якта әнкәсе һаман да шул элекке урынында, нәкъ элеккечә тәрәзәгә караган килеш хәрәкәтсез утыра, аның күзләре элекке ягымлылыгын җуеп кырысланган, битендәге җыерчыклары да тирәнәйгән иде. — Әнкәй, аз гына ятып алыр идең. • Хәдичә түти, кипкән иреннәрен ялап, карлыккан тавыш белән акрын гына җавап бирде: 
— Кая инде ул йокы... йокылар качтылар инде алар... Аның кибеп кызарган күзләре яңадай тәрәзәгә текәләләр. * Иртәнге тынлыкта кемнеңдер капкасы ачылганы ишетелә, әтәч тавышлары тагын да ачыграк ишетелә башлый, кемдер, атый акрын гына атлатып, басуга таба чыгып китә... — Әткәң төнлә кайтмады. Бичара, кайларда тинтерәп йөри икән. Чуар гына холыклы кеше, аңа бигрәк тә кыен булыр инде... Хәдичә түти авырый башлаганга ошый. Нәфисә, аның ялгызын кал дырып, эшкә китәргә кыймый тора иде. — Әнкәй, синең хәлең ничегрәк? Мин барыйммы икән соң? — диде. Хәдичә түти, аңа башы белән ымлап, барырга кирәклеген белдерде.
 
(Дәвамы киләсе санда)