ЛЕНИН —СТАЛИН ПАРТИЯСЕ ҖИТӘКЧЕЛЕГЕНДӘ АЛГА, КОММУНИЗМГА
1948 елның 21 январенда Москвада В. И. Ленин үлү көненең XXIV еллыгына багышланган тантаналыкайгылы утырышта иптәш /И. А. СУСЛОВ докладыннан Ленин төзегән Совет дәүләте — ул, коммунизмның какшамас таянычы. Коммунизм төзелешенең җитәкче һәм юнәлеш бирүче көче — большевиклар партиясе. Бөтен дөнья күләмендә тарихи эшне — капиталистик җәмгыятьне социалистик җәмгыять итеп үзгәртү эшен тик безнен партиябез генә тормышка ашыра алды. Бу бөек бурычны үтәүгә ул үзенең нигез салучысы һәм юлбашчысы — В. И. Ленин тарафыннан хәзерләнде. Бүген, Владимир Ильич Ленин истәлеге көнендә, без бердәмлеген күз алмасы кебек саклау турында Ленин васыять әйтеп калдырган партиянең хәзер үзенең ленинчы Үзәк Комитеты җитәкчелегендә, иптәш Сталин җитәкчелегендә һичкайчан булмаган дәрәҗәдә көчле, бердәм һәм нык икәнлеген горурлык белән әйтә алабыз. (Кул чабулар). Ленин — Сталин партиясе үз артыннан бөтен совет халкын алып баручы күп миллионлы армия булып үсте. Безнең партиябездә совет халкы үз куәтенең һәм үзенең чәчәк атуының, үзенең җиңелмәслегенең һәм данының җитәкче көчен күрә. Ватан сугышы елларында, Ватаныбызга дәһшәтле куркыныч -килгән вакытта, социализмның барлык казанышларына дошман куркыныч тудырган чакта партия бөтен халыкны фашист илбасарларга каршы ■көрәшкә күтәрде һәм аны тарихи җиңүгә алып килде. Хәзер, тыныч шартларда, большевиклар партиясе илнең халык хуҗалыгын сугыштан соңгы бишьеллык план буенча торгызуга һәм тагын да күтәрүгә совет кешеләренең фидакарь хезмәтен оештыра. Партия совет җәмгыятенең коммунизмга таба хәрәкәтенә юнәлеш бирә һәм безнең бөтен хуҗалык һәм культура төзелешебез, партиянең бөтен эше шушы бөек максатка ирешүгә буйсындырылган. Хәзерге шартларда коммунистлар партиясе хезмәт ияләренең культура дәрәҗәсен һәм кодимуиистик аңлылыгын тагын да күтәрү турында аеруча кайгырта һәм моңа җитди игътибар бирә. Монда партия Ленинның: безнең дәүләтебез «массаның аңлылыгы белән көчле. Ул масса бөтенесен белгәндә, бөтенесе турында фикер йөртә алганда һәм бөтенесен аңлы рәвештә эшләгәндә көчле» (Әсәрләр, том XXII, бит 19) дигән программ күрсәтмәсен кулланып эш итә. Партия, совет кешеләренең аңлылыгы ни кадәр югарырак булса, безнең җәмгыятебезнең коммунизмга күчүе шул кадәр тизрәк тормышка ашачак, дигән фикерне кулланып эш итә. Совет җәмгыяте культура үсешендәге гаять зур казанышлар белән
с УРЫНЛЫ горурлана ала. Советлар илендә культура төзелеше узенеи '--- белән дә. тиңдәшсез колачы белән дә - чын-чыннан бөтен Ленин болай диде; «Халыклар массасы чын культура белән җирдә дә кызыксынмый; бу культура мәсьәләләре җирдә дә шулай тирән һәм эзлекле куелмыйлар», массасының культура үсеше гомуми башлангыч укытуның уңышлы рәвештә тормышка ашырылуында, эшчеләр һәм крестьяннар арасыннан күп миллионлы интеллигенция булдырылуда, эш ie ләр сыйныфының һәм колхозчы крестьяннарның культура-техника дәрә җәсе күтәрелүдә чагыла. Безнең илдә культура коммунизм төзелешенең кирәкле һәм әһәмиятле өлеше булып әверелде. Совет культурасы — ул, халыклар дуслыгы, кешеләрнең бер-берләренә социалистик мөнәсәбәте, хезмәт кешесенә ихтирам, һәртөрле изүгә нәфрәт кебек изге идеяләр белән сугарылган, иң алдынгы, югары идеяле культура. Социалистик патриотизм — совет культурасының аерылгысыз билгесе. Ленин, милли горурлык интересы эшчеләрнең социалистик интересына туры килә, дип өйрәтте. Совет культурасы Ленинның шушы идеясенә нигезләнгән. Буржуаз культура алдында һәртөрле баш ию күренешләре— алар, совет патриотизмыннан чигенү, социализмнан чигенү. Кайбер тотрыксыз совет гражданнарының чит ил нәрсәләре алдында баш июләреннән империалистларның мәкерле максатлар өчен файдаланырга омтылуларын онытырга ярамый. Хәзерге буржуаз культура деградация һәм череп таралу хәлендә тора; ул күптән үк инде кечкенә генә бер төркем капиталист идарәчеләрнең хезмәтчесенә һәм сөяркәсенә әверелде. Буржуаз культурада һәм бигрәк тә Америка Кушма Штатларында кешене дошман күрә торган расизм идеологиясе, «Америка расасы» ның өстенлеге идеологиясе үзенең агулы тамырларын тирәнгә җибәргән. Америка «культурасы» оятсыз рәвештә Америка империалистларының басып алу уйларын мактый, һәртөрле изүне аклый, иң түбән, иң ерткыч инстинктларны югары күтәрә. Америка империализмын һәм «Америкача яшәү үрнәген» данлыкларга теләмәүче чын культура мастерлары исә дәүләт җинаятьчеләре дип эзәрлекләнәләр. Барлык илләрнең буржуазиясе һәм аның «социалист» иярченнәре безнең илдә идеологиянең ленинчыл партиялелек принцибы, әдәбиятның һәм сәнгатьнең партиялелеге принцибы үткәрелүгә котырыналар һәм ачулары кабара. Алар безнең илдә идея таркаулыгы, «сәнгать иреге» дигән булып буржуаз илләрдә хезмәт ияләренең аңын томалауда кулланыла торган рух агуы таратылуны күрергә теләрләр иде. Алар идеологиянең большевистик партиялелек принцибына риза түгелләр, чөнки бу принцип аларга СССР хезмәт ияләрең буржуаз идеология arvbi белән агуларга ирек бирми. Ленин буржуаз «битарафлык»ка, сәнгатьнең партиясезлегенә өндәүчеләрнең сәнгатьнең акча янчыгына бәйлелеген иҗат иреге турындагы лыгырдаулар белән яшерергә маташучы капитал ялчылары икәнлеген фаш итте. «Буржуаз җәмгыятьтә партиясезлек, — диде Ленин, ____________ ул, туклар партиясендә, хөкем сөрүчеләр партиясендә, эксплуататорлар пар- TOMVIII битУ416) ИКенөзле’ яшеРеи- пассив чагылышы гына». (Әсәрләр, Иң алдынгы, совет идеологиясен һәм культурасын күтәрү өчен һәм буржуаз җәмгыятьнең череп беткән культурасын җиңү өчең идеология иеп ленинчыл партиялелек принц,,Сынык ттдашсез 2 , э Тя“ ™Р Ру“пН>ьТе™'„ Л“ үтап һа,,'совет Салкынын рух интересларын саклап, культура иҗатының принципиаль сафлыгын, 4 бик эчтәлеге .халык эше бездәге кебек бер бездәге кебек бер Хезмәт ияләре
5
югары идеялелеген һәм сугышчан партиялелеген саклауда тора һәм кешеләрнең аңында капитализм -калдыкларын төрлечә активлаштырырга, череп таркалган буржуаз идеология йогынтысының нәтижәсе булган политикадан читләшкәнлекне, идеясезлекме, формализмны совет культурасына сөйрәп кертергә маташуларга кискен отпор бирә. Хәзер, безнең алга баруыбызның уңышы массаның коммунистик аңлылыгыиа бәйле булган чакта, кешеләрнең аңында капитализм калдыкларын бетерү бурычы аеруча зур әһәмият ала. Без әле һаман да кайбер эшчеләрнең, колхозчыларның, хезмәткәрләрнең дисциплинасызлыгы, хезмәткә гамьсез караулары күренешләре белән, җәмәгать милкен урлау, хуҗасызлык, бер урында катын калу, бюрократизм фактлары белән, интеллигенциянең аерым вәкилләренең чит ил нәрсәләре алдында колларча баш июләре күренешләре белән очрашабыз икән, болариың бөтенесендә дә кешеләрнең аңында капитализм калдыклары чагыла. Капитализм калдыкларына каршы көрәштә партия сыналган коралдан — тәнкыйтьтән һәм үзара тәнкыйтьтән файдалана һәм җәмәгатьчелек фикере утый безнең алга баруыбызга тоткарлык ясый торган, искереп беткән барлык нәрсәләргә каршы юнәлдерә. Идеология өлкәсендә буржуаз йогынтының һәртөрле күренешләрен фаш итүдә һәм бетерүдә партия Үзәк Комитетының әдәбият, сәнгать һәм кино мәсьәләләре буенча чыгарган карарлары, шулай ук партия Үзәк Комитеты инициативасы белән үткәрелгән философик дискуссия гаять зур роль уйнадылар. Идеология эшен яхшырту буенча партия күргән чаралар әдәбиятның һәм сәнгатьнең яңа күтәрелешенә, художество иҗатының идея дәрәҗәсе күтәрелүгә китерделәр. Хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү һәм кешеләрнең аңында капитализм калдыкларын бетерү буенча партиянең бөтен эше Маркс — Энгельс — Ленин — Сталинның җиңелмәслек тәгълиматына нигезләнгән. Марксизм — ленинизм теориясе партиягә коммунизмның җиңүенә бару юлында юл күрсәтүче йолдыз булып хезмәт итә. Моннан йөз ел элек К. /Марксның һәм Ф. Энгельсның «Коммунистлар партиясе манифесты» чыкты. Анда беренче тапкыр буларак иң алдынгы һәм бердәнбер фәнни яңа караш — марксизм аңлатылды. Марксизмның килеп чыгуы җәмгыять турындагы фәндә һәм кешелек тарихында чын революция, яңа чор булды. «Маиифест»та капиталистик җәмгыятьнең котылгысыз һәлак булачагы фәнни яктан исбат ителде һәм капитализмның кабер казучысы һәм сыйныфсыз яңа җәмгыятьне иҗат итүче сыйфатында пролетариатның тарихи роле нигезләнде- Маркс тәгълиматының яшәүчәнлеге иҗтимагый үсешнең бөтен барышы белән расланды. СССР да социализмның җиңүе, бөтен дөньяда коммунизм көчләренең үсүе һәм капитализм һәлакәтенең өлгереп килүе марксизм теориясенең бөек көченә ныклы дәлил булып торалар. Марксизм — ул, иҗади һәм үсә торган тәгълимат, аның җиңелмәслек көче дә шунда. Фәннең бөек.корифее—Ленин яңа тарихи обстанов- када марксизмны тагын да үстерде, аны тагын да югарырак яңа баскычка күтәрде, яңа ачышлар белән баетты һәм коммунизмның җиңүе өчен көрәштә партияне җиңелмәслек идея коралы белән коралландырды. Большевиклар партиясе, алдынгы теориянең бөек әһәмиятен аңлап, масса арасында марксизм-ленинизм идеяләрен киң җәелдерүне тәэмин итте. Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин әсәрләрен басып чыгару марксизм- ленинизмга нигез салучыларның мәңгелек тәгълиматын халыкка җиткерде. Советлар Союзында Маркс, Энгельс, Ленин һәм Сталин әсәрләре 721 миллион данә чыгарылды. Барлык коммунистларны җиңелмәслек Ленин тәгълиматы белән коралландыру, турында, барлык хезмәт ияләрен дөньяга коммунистик караш рухында тәрбияләү турында партия
киләчәктә дә туктаусыз кайгыртачак- Соңгы елларда ВКП(и)^сан ягыннан шактый үскәнлектән, хәзер партия оешмалары төп игътиоарны коммунистлар белән идея-тәрбпя эше алып.баруга юнәлдерергә тиешләр. Ленинизмны үзләштерү, коммунистик җәмгыятьне барлык актив Һәм аңлы төзүчеләр өчен, бигрәк тә безнең партия һәм совет кадрларыбыз өчен, бөтен интеллигенциябез өчен иң кирәкле нәрсә булып әверелде. Хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү бурычларын уңышлы үтәү, буржуаз идеологиянең төрле күренешләренә каршы килешмәүчән көрәш алып бару, хуҗалык, политик һәм культура эшенең барлык тармакларына җитәкчелек итү бурычларын оста хәл итү өчен партия һәм совет кадрлары, бөтен интеллигенциябез марксизм-ленинизм фәнен бик нык үзләштерергә тиешләр. Партия үзенең алдынгы теориясе белән көчле. Бу теория белән аны Ленин һәм Сталин коралландырды. Үзенең тууыннан бирле партия куп төрле тарихи обстановкада һәм иң катлаулы шартларда дөрес юл белән барган икән, аның һәрвакыт дөрес, фәнни яктан нигезләнгән политикасы булган икән һәм бөтен дөньякүләмендә тарихи җиңүләргә ирешкән икән, боларның бөтенесендә марксизм-ленинизм тәгълиматының яшәү көче чагыла. «Без бу тәгълиматка турылыклы булып калабыз икән, без бу компаска ия булып торабыз нкән? — ул вакыт безнең эшебездә уңышлар булачагында шик булырга мөмкин түгел» — ди иптәш Сталин («Ленинизм мәсьәләләре», бит 493)» Иптәшләр! Владимир Ильич Ленин бездән киткәннән бирле чирек гасыр чамасы вакыт үтте. Бу еллар эчендә совет халкы көрәшә, җиңә һәм Ленин юлыннан куәтле адым белән алга, коммунизмга таба бара. Ленинның бөек васыятьләре уңышлы рәвештә тормышка ашырылдылар һәм безнең илдә ленинизм нигезендә төзелгән яңа җәмгыятьтә гәүдәләнделәр. Коммунистлар (большевиклар) партиясе бөтен совет халкын Ленин юлы белән бөтен дөнья күләмендә яңа тарихи җиңүләргә алып бара. Безнең партиябез тупланган, күп миллионлы бөек армия бх'лып үсте. Ул бөтен халыкның мәхәббәтен, хезмәт ияләренең чиксез ышанычын һәм булышлыгын яулап алды. Моның өчен ул үзенең нигез салучысы — Ленинга һәм аның турылыклы көрәштәше/аның эшен дәвам’иттерүче — иптәш Сталинга бурычлы. (Озакка сузылган көчле кул чабулар). Яшәсен безнең сугышчан, җиңелмәслек байрагыбыз — ленинизм! Яшәсен безнең большевиклар партиясе! Яшәсен бөек совет халкы! (Көчле кул чабулар. Барысы да урыннарыннан торалар. «Яшәсен иптәш Сталин!», «Бөек Сталинга дан!». «Сталинга — ура!» дигән тавышлар).