Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИБРАҺИМ ХӘЛФИН ҺӘМ ШИҺАБ МӘРЖӘНИ


Татар галиме Ибраһим Хәлфин- нең үлүенә шушы елның 25 нче январенда 120 ел һәм татарның атаклы тарихчы галиме Шиһаб Мәрҗәнинең тууына шушы елның 16 нчы январенда 130 ел тулды. .Туу һәм үлү көннәре искә алына торган бу затлар икәвесе дә татар культурасы тарихында зур күренекле урын тоткан һәм гыйлем дөньясында да исемнәре билгеле булган галимнәр. Ибраһим Хәлфин 1773 нче елда Казанда туган. Аның бабасы Сә- гыйть Казандагы беренче гимназиядә 16 ел буена (1769—1785 нче елларда) татар теле укытып килә һәм 1785 нче елда, картлыгы сәбәпле укытудан туктап, үзенең эшен улы Исхакка тапшыра. Фән буларак татар телен иң беренче башлап укытучы кеше булып шушы Сәгыйть Хәлфин хисаплана. Ул педагогик эшләр белән генә чикләнеп калмый, гыйльми эшләр белән дә шөгыльләнә. С. Хәлфин үз заманы өчен күренекле урын тотарлык зур гыйльми әсәрләр һәм гимназиядә татар теле укыту өчен дәреслекләр язган. Хәзерге көндә аның тарафыннан язылган .түбәндәге әсәрләр барлыгы билгеле: I. 1778 нче елда Москва университетының кураторы (попечителе) И. Милиссиноның тапшыруы буенча төзелеп †††, Сенат типографиясендә басылган «Азбука татарская с рос- 
* Бу вакыт Казан гимназиясе Москва университетына буйсына. сийским переводом» дигән әсәре татар теле укыту өчен язылган беренче әлифба                      ††† Бу әлифбаның басылуы революциягә кадәр иске татар мәктәпләрендә укытылып килгән «Иман шарты» исемле әлифбага караганда да элегрәк. Ул әлифба беренче тапкыр тик 1802 нче елда гына басылган. 
китабы һәм гыйльми нигездә эшләнгән беренче дәреслек булып тора. | Ул Гиганов тарафыннан төзелгән татар теле дәреслегеннән дә байтак элек төзелгән. Хәзерге вакытта аның бердәнбер басма нөсхәсе Москвада Ленин исемендәге Дәүләт көтепханәсендә саклана. Аның бер кулъязма нөсхәсе Казан университеты көтепханәсендә дә бар. II. 1785 нче елда төзелеп беткән беренче русча-татарча сүзлек. Аның бу сүзлеге урта кулда өч томлык итеп төзелеп, 23 мең чамасы сүзне эченә ала. Ьарлыгы ике мең бит чамасы зурлыкта. Ләкин бу сүзлек басылмаган. Хәзерге вакытта аның өч томлык төп нөсхәсе Ленинградта Салтыков-Шед- рнн исемендәге СССР халык көтеп- ханәсенең шәрык бүлегендә, икенче нөсхәсе Казан университеты янындагы гыйльми көтепханәнең кулъязмалар бүлегендә саклана. С. Хәлфиннең болардан башка да кайбер гыйльми хезмәтләре барлыгы билгеле. Аның улы һәм Ибраһимның атасы булган Исхак 1785 нче елдан башлап 1800 нче елга кадәр шул ук гимназиядә татар теле укытып килә. Ул да педагогик
103 
 
 
эшләрдән тыш тәрҗемәчелек эшләре белән дә шөгыльләнгән. Ибраһим Хәлфин исә ул өч буын Хәлфиннәр арасында югары культурага ия булганы һәм татар халкын бөек рус культурасына якынайтуда иң күп хезмәт иткәне. Язып калдырган әсәрләренә караганда аның русча да, татарча да мәгълүматлы кеше булганлыгы күренә. Ул рус теленнән башка гарәп, фарсы һәм төрек телләрен дә яхшы белгән. Кайбер аерым әсәрләренә караганда аның Көнбатыш Европа телләреннән дә кайберләрең белгәнлеге аңлашыла. Ибраһим, атасы Исхак үлгәннән соң, ягъни 1800 иче елдан башлап, 27 яшендә вакытта шул ук гимназиядә татар теле укыта * башлый. Бабасының һәм атасының 30 елдан артык шул ук гимназиядә татар теле укытып килү турындагы тәҗрибәләре, аларның бу турыда җыйган материаллары, язган конспектлары һәм бабасының төзегән дәреслекләре яшь Ибраһимга татар телен укыту эшендә зур ярдәм итәләр. Ул ата-бабаларының укыту методлары белән генә канәгатьләнмичә, шул ук гимназиядә тел укыту- чыларының методларыннан файдаланып, яңа системада татар теленең әлифба һәм грамматикаларын үзе язып укыта башлый. Ибраһимның ул әлифба һәм грамматикасы «Азбука и грамматика татарского языка с правилами арабского учения, преподаваемые в ‘императорской Казанской гимназии» исеме белән 1809 нчы елда Казанда басылып чыга. 1812 нче елдай башлап яңарак ачылган Казан университетында да татар теле укытыла башлый. Ул эш Ибраһимга тапшырыла. Г имназия белән бергә университетта да эшли башлагач, Ибраһим үзенең гыйльми һәм педагогик эшен тагын да киңрәк җәелдерә. Ул анда инде гимназия укытучылары белән генә түгел, Москва һәм Петербургтан килгән атаклы рус галимнәре һәм профессорлары белән дә аралаша башлый. Н. Булич үзенең «Из первых лет Казанского университета» дигән әсәрендә «Шәрык әдәбияты һәм гыйльмонең гаять зур белгече булган X. Д. Френ Ибраһим Хәлфин белән дуслашты һәм аннан татар теле өйрәнде һәм аның ярдәме аша татарның, атаклы кешеләре белән 
катнашты,» дип яза. 1819 нчы елда Ибраһим университетта студентларга татар теле буенча кулланма итеп төзелгән хрестоматиягә сүз башы һәм ахырына китапта очраган чит сүзләргә зур гына сүзлек язып бастырган. Зур кулда 175 битлек булып басылган бу китапның баштагы 8 бите Ибраһим тарафыннан язылган сүз башыннан һәм ахырдагы 71 бите аның тарафыннан ‘язылган сүзлектән тора. 1822 нче елда Ибраһим үзенең татар теле буенча студентларга укыячак лекцияләренең конспектын үз кулы белән язып, университет советына биргән. Аның «Конспект татарского языка» исемендәге бу хезмәте әле дә Казан университеты көтспханәсендә саклана. 1825 нче елда ул профессор Янулин дигән кешенең Россия тарихын катарчага тәрҗемә иткән. Ләкин бу әсәре басылмаган. Шулай ук Ибраһим Хәлфиннең Казан тарихы турында бер әсәр язганлыгы .һәм борынгы- татар сүзләренең сүзлеген төзегәнлеге мәгълүм булса да, аның бу әсәрләре басылмаган да һәм сакланмаган да. Ибраһим Хәлфин коры кабинет кешесе булып гыйльми хезмәтләр өстендә генә утырып калмаган, педагогик эшләреннән тыш, ул татар халкы арасына мәгариф тарату эшенә дә әһәмият биргән. Элекке университет архивында аның 1819 нчы елда татарлар арасында аң- белем тарату турында .университет советына язып биргәп-бер проекты саклана. «Любопытное соображение И. И. Хальфина к просвещению татар» исемендә саклана торган бу проектында ул татарлар арасындагы наданлык, караңгылык турында сөйләп, аларны агарту өчен университет студентларыннан файдаланырга һәм аларны татар халкы арасына чыгарып, культура тарату
104 
 
 
эшенә тартырга кирәклекне тәкъдим итеп яза/ 14. Хәлфиннең татар .халыкның тормышына һәм көнкүрешенә карата университет советына язып биргән доклад һәм проектлары да бар. 1824—25 еллардан башлап татарларны укуга кызыктыру өчен университет идарәсе гимназия һәм уииверситеттагы зур имтиханнарга татарлар арасыннан да күренеклерәк кешеләрне чакыра башлый. Бу имтиханнарга Ибраһим үз кулы белән татарча чакыру билетлары язып тарата. Бу билетларның күчермәләре хәзер дә саклана. 1824 нче елдагы язгы имтиханнар вакытында башка милләт укучылары белән бергә гимназиядәге татар укучыларына да яхшы укыганлыклары өчен бүләкләр бирелә. Шундый кызыктырулар аркасында XIX ичы йөзнең беренче яртысында бу гимназиядә байтак кына татар балалары укыган һәм ул гимназияне бетерүчеләрдән бер өлеше университетка да кереп укыганнар. Бу эшләрдә, әлбәттә, Ибраһимның роле зур булган. Г имназиядә һәм университетта яхшы укытуы өчен Университет советы тарафыннан Ибраһимга берничә мәртәбә рәхмәт белдерелгән һәм бүләкләр бирелгән. 1823 нче елда ул үзенең озак еллык һәм педагогик хезмәтләре өчен адъюнкт (профессор ярдәмчесе) дигән исемне ала. Ул татардан беренче гыйльми дәрәҗә алучы кеше була. Ибраһим Хәлфин 1828 нче елның искечә 13 иче январенда гимназиядә дәрес биргән вакытта йөрәге ярылып кисәктән үлә. Үлгән вакытта аңар 55 яшь була. Үзе үлгәннән соң Университет советы аның семьясын персонал пенсия белән тәэмин итәргә карар бирә. Рус матбугатында Ибраһимның эшләре турында күп кенә языла Һәм апыц бөек рус культурасы ка- занышларыннан файдаланып, үз халкына иткән хезмәтләренә югары бәя бирелә. Бу мәкаләдә искә алына торган кешеләрнең икенчесе атаклы тарих галиме Шиһаб Мәрҗәни. Ул 1818 иче елның искечә 3 нче январенда (яңача 16 январенда), Татарстанның хәзерге Әтнә районы, Ябынчы авылында туган. 
Ерак бабалары шул райондагы Мәрҗән авылыннан чыкканга күрә, соңыннан ул үзен «Мәрҗәни» дип атап йөрткән. Ул, башта авыл мәдрәсәсендә укып, соңыннан Бохара һәм Сәмәркаидка барып укыган. Анда ул мәдрәсәдәге дәресләр белән генә канәгатьләнмичә, көтепханәләргә йөреп бик күп китап укыган. Шул көтепханә- ләр аша ул тарих, география һәм астрономия кебек фәннәр белән танышкан. Бохара һәм Сәмәркандта 12 ел чамасы вакыт укыганнан соң, ул Казанга кайтып мулла булган һәм мәдрәсә ачып, шәкертләр укытырга керешкән. Шул ук вакытта ул гыйльми эшләр белән дә шөгыльләнә башлаган. Аның Бохарада укыганда ук язган кайбер әсәрләре дә бар. Башта ул, күбрәк дини әсәрләр язу белән шөгыльләнсә дә, соңыннан тарих белән нык кызыксына башлый. Ул тарихны күбрәк, гарәпчә, фарсыча һәм төрекчә әсәрләр аша өйрәнсә дә, соңыннан тәрҗемәчеләр аша булса да, русча әсәрләрдән файдалана башлый һәм гыйльми тикшеренү эшенә керешә. Ул, күп мәртәбәләр борынгы Болгар шәһәре һәм Болгар дәүләтенә кергән башка шәһәрләрнең хәрабәләрен тикшерә, бик күп җирдәге археология памятникларын өйрәнә һәм рус, татар, мари, чуваш, удмурт һәм мордва авылларына барып, картлардан, карчыклардан тарихи һәм этнографик мәгълүматлар җыеп йөри. XIX ичы йөзнең урталарында рус гыйлем дөньясында Болгар һәм Казан тарихларын өйрәнү эше нык кына көчәеп китә. Мәрҗәпинец дә бу өлкәдәге тарихи хезмәтләре XIX нчы йөзнең икенче яртысыннан башлана. Шуның аркасында гәрчә аңарчы русча телдә басылган хезмәте булмаса да, Мәрҗәни үзенең ярым гарәп, ярым татар телләрендә язган тарихи әсәрләре һәм гыйльми тикшеренүләре белән рус гыйлем дөньясында бик тиз таныла. Ул
105 
 
 
вакытта Казан университетында эшләүче атаклы ориенталист галимнәрдән Казембек һәм Готвальд кебек профессорлар аның өенә килеп, аның хезмәтләре белән танышып йөри башлыйлар. Бу галимнәр Мәрҗәнинең өенә килеп йөрү белән генә калмыйлар, аның үзен дә университетка тарталар. Иң башлап ул анда Археология, Тарих һәм Этнография җәмгыятенең җыелышларына йөри башлый һәм соңыннан шул җәмгыятьнең действительный члены булып сайлана. 1877 нче елда Казанда булган Дүртенче Археология . съездында,, бик күп рус галимнәре алдында академик Радлов Мәрҗәнинең Болгар һәм Казан тарихы турында язган беренче әсәре «Гыйлаләте заман» турында доклад ясый һәм русча тәрҗемәсе аша әсәрнең аерым урыннарын укый. Радлов шунда утырган Мәрҗәнине съездга тәкъдим итеп, үзенең докладын «Менә сезгә бер татар галиме, менә сезгә аның безгә мәгълүм булмаган чыганаклардан файдаланып язган яңа әсәре,» дип башлап китә *. Мәрҗәни үзенең бу әсәрен һәм аннан соң Идел буе тарихы турында язган «Гыйрфәтел хәванин» исемендәге икенче әсәрен берләштереп, тагын да - киңәйтеп «Мөстәфә- дел әхбар» исеме белән ике томлы яңа әсәр яза. Бу әсәрнең Болгар һәм Казан тарихын 'эченә алган беренче томы, беренче тапкыр 1885 нче елда басылып чыга. Казан дәүләте Россиягә кушылганнан соңгы хәлләргә караган икенче томы 1900 нчы елда басыла. Мәрҗәни үзенең бу әсәрендә Казан татарларын төп болгарлар дип бара һәм Көнчыгыш Азиядән килгән татар монголларны хәзерге Казан татарларының бабалары дип танымый. Бик борынгыдан ук болгарларның руслар белән катнашып, алыш-биреш итеп килүләрен һәм бик дус яшәүләрен яза. Бу әсәрләргә кертелгән Россия тарихы өлешендә Василий I (Василий Дмит- * «Известия о занятиях IV археологического съезда в Казани» Мәҗмугасының 9 нчы саны, 157 бит. риевич), Иван III (Иван Васильевич), Иван IV (Грозный) һәм Петр I кебек атаклы рус дәүләт эшлеклеләре турында объектив гыйльми фикер йөртә. «Мөстәфәдел әхбар»ның беренче 
томына язган сүз башында ул тарих фәне, һәм үзенең тарих язу методы турында түбәндәге фикерләрне әйтә *. «Тарих ул җир йөзендә яшәгән халыкларның узганнары ‘ турында сөйли торган һәм шуның серләрен ача торган фән. Аның төрләре бик күп. Төрле галимнәр тарафыннан тарихка караган бик күп әсәрләр язылган. Ләкин безнең болгар һәм татар халыклары, үзләренең тарихлары белән кызыксынмаулары аркасында, үзләренең тарихларын һәм узгандагы хәлләрен беркетеп калдыра алмаганнар. Шунлыктан безнең борынгы тарихыбыз караңгы һәм билгесез хәлдә калган. Күпчелек халкыбыз безнең Россия кул астына кайчан керүебезне дә белмиләр. Наданлыклары аркасында безнең халык, үзләренең тарихларын, нә- селнәсепләрсн һәм ата-бабаларын онытып, «Хуҗа Насретдин көлке- келәре» «Бүз егет», Мөслиминең «Тәварихы Болгария»се һәм «Сәет Баттал китабы» кебек ялганнарга чын тарих’дип ышанып йөргәннәр. Үзләрен галим дип йөрүчеләр дә чын тарихны белмиләр, җыен юк- бар китапларга тарих дип ышанып йөриләр. Менә без бу китапны язганда кулыбызда булган, үзебезнең укыган һәм ишеткән, белгән хәбәрләрне җентекләп, тикшереп, шуларның дөрес дип табылганнарына гына нигезләп язарга һәм язганда һәрбер вакыйга турында битарафлык күрсәтеп, яклашмый, һәрберсен арттырмый һәм киметми үз булганын- ча язарга тырыштык». Мәрҗәнинең тарихи хезмәтләре Идел буе тарихын язу белән генә чикләнми, ул урта Азия, Казахстан, Себер тарихларын да яза, хәтта * Мәрҗәнинең бу турыда язганнары кыскартылып, хәзерге татар әдәби теле калыбына салынып бирелде. М. Г.
106 
 
 
аның Мисыр һәм гомумән якын көнчыгыш кебек кайбер чит илләр тарихына карата язган әсәрләре дә бар. Аның ул әсәрләре бер Казанда гына басылып калмаганнар, Мисырда, Истамбулда һәм хәтта һинд- станда да басылганнар. Бу әсәрләре аша Мәрҗәнинең исеме Россия- дән тыш Көнчыгыш илләрендә танылу белән бергә, IV нче археология "съезды материаллары аша азмы-күпме Европа гыйлем дөньясы- на таныла. Үз вакытында Европа галимнәре арасында да аның шәхсе һәм эшләре белән кызыксынучы чар табыла. 1878 нче елда профессор Южин Эдэмеснең Лондондагы зур бәр издательство исеменнән гыйльми бер мәҗмугага кертү өчен Мәр- / ^әнинең биографиясен, язган әсәрләренең тулы библиографиясен, я: :ты бер рәсемен һәм үзе яшәгән Казан шәһәре тарихы турында тулы мәгълүмат җибәрүне сорап аңар язган хаты һәм башкалар шуны ачык күрсәтәләр. Рус матбугатында Мәрҗәнинең исеме аның тарихка караган әсәрләре басыла башлаганга кадәр үк күренә башлый. Атаклы тарихчы I Петербург университеты профессоры Вильямипов-Зернов үзенең 1863 нче елда Петербургта басылган «Исследование о Касимовских царях и царевичах» дигән әсәрендә Мәрҗәнинең борынгы Болгар һәм Казан кабер ташлары турында үзенең шәкерте һәм Петербург университетында шәрык телләре укытучы Хөсәен Фәезхановка язган хатларын русчага тәрҗемә итеп күчерә. Аннан соң Мәрҗәннинең «Гый- ләләте заман» дигән әсәре язылып беткәч тә Казан университеты ирэ- фсссоры Готвальд килеп, танышу өчен дип, аның бу әсәрен алып китә. Кулъязма көйгә бу әсәр университет галимнәре арасында кул- дан-кулга укылып йөри. 1872 иче елда Готвальд үзенең фәннәр Академиясе мәҗмугасында язган мәкаләсендә Мәрҗәнинең басылмаган 6v әсәренә киң генә туктала һәм Болгар, Казан тарихларына караган яңа материал итеп аннан зур гына өземтәләр китерә. Бу әсәр турыйда башка рус галимнәре дә язганнар. Мәрҗәнинең «Мөстәфәд-эл-әх- бар»лары рус галимнәрен бигрәк тә 
нык кызыксындырган. Атаклы рус ориенталистларыннап Москва университеты профессоры Смирнов, Казан университеты профессоры Катанов һәм Казан Духовная Академиясе профессоры Маловның төрле урыннарда Мәрҗәнинең бу соңгы әсәренә карата язган зур гына % тәнкыйтьләре бар. Мәрҗәнинең хәзергә кадәр басылмаган зур әсәрләре Дә бар. Аның зур, 3УР җиде томлык «Вәфия- .тел әслаф» исемендәге кулъязма әсәре Казан университеты гыйльми көтепхаиәсенең кулъязмалар бүлегендә саклана. Биографический словарь тибындагы бу әсәрдә VII— VIII нче йөзләрдән башлап Мәрҗәнинең үз дәверенә кадәр булган атаклы галимнәрнең биографияләре язылган. Аның VII нче томында, күбрәк Болгар һәм Казан галимнәре турында сөйләнә. Мәрҗәнинең басылмаган тарихи әсәрләре арасында иң әһәмиятлссе аның 1856 нчы елдан башлап 1866 нчы елга кадәр Петербург университетында шәрык телләре укытучы Хөсәен Фәезханов белән ‘ язышкан хатлары булырга тиеш. X. Фәезха- новның Л1әрҗәиигә • язган җавап хатларының бер өлеше матбугатка чыккан булса да, ләкин хәзерге көндә Мәрҗәнинең үзенең Фәезхановка язган хатлары басылмаган да һәм аларныц кайда булулары да билгесез. X. Фәезхановпың Мәрҗәнигә язган җавап хатларына караганда Мәрҗәнинең бу хатларында зур гына археология, тарих һәм этнография мәсьәләләре кузгатылган булырга тиеш. X. Фәезханов үзенең бу хатларында Мәрҗәни белән Петербург Археология җәмгыяте һәм Фәннәр Академиясе арасында васитачы ролен уйнап килә. Фәезхановның җавап хатларында татар культурасына караган башка мәсьәләләр турында да күп кенә сөйләнә. Аларның иң әһәмиятлссе татар мәктәпләренә реформа кертү мәсьәләсе. Үз вакытында Мәрҗә
107 
 
 
нинең бу мәсьәлә белән нык кына кызыксынганлыгы билгеле. X. Фәез- ханов 1860 нчы елларда ук татар гимназияләре булдыру мәсьәләсен күтәрүгә кадәр барып җитә. Фәез- хановның 1863 иче елда язган бер хатына карагайда бу мәсьәләдә алар нигездә Мәрҗәни белән бер фикергә киләләр. Икәвесе дә булачак татар гимназиясен рус гимназияләре тибында төзеп, татар теле һәм әдәбиятыннан тыш бөтен фәннәрне рус гимназияләре программасында алып бару, шулай ук рус теле һәм әдәбиятын аерым предмет итеп алып бару кирәклекне яклыйлар. Фәезханов бу турыда Петербургтагы рус галимнәре белән киңәшә һәм Мәгариф Министрлыгына проект төзеп кертергә хәзерли. Ләкин татарлардан үз телләрендә гимназиядә фән укытырлык кешеләрнең җитәрлек табылмавы аркасында, гимназия мәсьәләсен калдырып торып, иң башлап Кабанда яхшы тәртипле бер мәдрәсә ачу һәм татар яшьләрен рус гимназияләренә һәм университетларына күбрәк тарту .мәсьәләсе куела. Мәрҗәни культура мәсьәләсендә искиткеч иркен уйлаучы кеше булган һәм башка муллалар кебек культураның бер тармагын да дин рамкалары белән чикләргә тырышмаган. Мәсәлән, ул вакытта татар халкы арасында дин исемемнән бик нык тыелган җыр һәм музыка мәсьәләсенә ул бөтенләй башкача караган. 1915 нче елда басылган «Мәрҗәни» исемендәге җыентыкта аның җыр һәм музыка турында әйткән түбәндәге фикерләре бар: «— Музыка ул зур гыйлем. Аны риазият гыйльменнән ‡‡‡ саныйлар. Ибне Сина һәм Фараби кебек шәрык- ның бөек галимнәре һәм философлары үзләре музыка уйнаучы булу белән бергә, берничә тррле музыка кораллары да уйлап чыгарганнар. Музыка кешенең табигатенә тәэсир итә, холыкны күркәмләндерә, кыргыйлыкны бетерә, фикерне киңәйтә. Болар фән белән исбат ителгән нәрсәләр. Музыка адәмгә генә түгел,                      ‡‡‡ Риазият гыйльме — бу турыда рухны тәрбияли, ягъни җанга азык бирә торган гыйлем мәгънәсендә кулланыла. хайванга да тәэсир итә. Шунлыктан борынгы галимнәр җыр, музыка һәм шигырьгә бик яхшы караганнар. Ә безнең заман муллалары җыр, музыка һәм шигырьнең яхшы якларыннан күз йомып, аны харамга чыгаралар һәм халыкка аннан файдалануны тыялар. Бу пәрсә бездә җыр, * музыканың фәхеш урыннарына серелүенә сәбәп булган. Ү? нәүбәтендә җыр белән музыка да алардан үч алмый калмаганнар, үзләрен фәхешханәгә сөргән мөселманнарны үз артларыннан фәхешханәләргә тартканнар. Фәхешханәләргә кергән мөселманнарның йөздән унысы фәхеш өчен йөрсәләр, йөзгә туксаны җыр, музыка тыңлау өчен шул йортларга йөрергә мәҗбүр булганнар. Җыр- музыканы мондый хурлыктан коткару кирәк». Болар Мәрҗәни яшәгән чор һәм обстановка өчем гаять кискен әйтелгән фикерләр. Шиһаб Мәрҗәни 1889 нчы елның искечә 18 иче апрелендә 71 яшендә Казанда үлә. Культура тарихыбызда зур әһәмияткә ия булган шушы ике тарихи датаны кыскача искә алып узганда да моңар кадәр тикшерелми һәм беленми яткан әллә никадәр тарихи вакыйгалар, җанлы фактлар күз алдына килеп басалар. Бу фактлар безгә узган гасырлардан башлап ук тагар милли культурасының иске шәрык культурасы тәэсиреннән әкренләп чыга барып, бөек рус халкы культурасы җирлегендә үсә һәм чәчәк ата башлаганлыгын бик ачык күрсәтәләр. Электән руслар белән аралашып яшәп, рус тәрбиясе күргән Хәлфинйәрдән тыш, бу юлда Мәрҗәни кебек, төбендә шәрыкта тәрбияләнеп, күбрәк дини тәрбия 'алган кешеләрнең дә соңыннан әкренләп бөек рус халкы культурасы тәэсиренә бирелүләре моны тагын да ачыграк күрсәтә. Әгәр без культура тарихыбызны өйрәнүне ныграк юлга куйсак, безгә бу юлда бик күп яңа фактлар ачылачак. Культура тарихыбызны ныклап өйрәнү өчен узган чорларда 

 
 шул юлда эшләгән кешеләрнең язып калдырган хезмәтләре белән танышмый мөмкин булмаячак. Шуның өчен безгә татар культурасы өлкәсендә эшләгән билгелерәк кешеләрнеңәсәрләрен җыю һәм өйрәнү мәсьәләсенә • нык әһәмият бирергә кирәк. Менә без хәзер Каюм Насыйрины яхшы гына өйрәндек, аның татар халкын бөек рус культурасына якынайту юлындагы хезмәтләре белән таныштык. Киләчәктә безгә Хәлфиннәр, .Хөсәен Фәезханов, Гали 
Мәхмүдов һәм Сәлимҗан Кукляшев кебек татар халкы арасында бөек рус культу- .расы орлыгын чәчү юлында күп кенә эшләгән башка кешеләрне һәм Мәрҗәни кебек татар халкы эченнән чыгып халыкара исем алган галимнәрнең хезмәтләре белән дә киңрәк танышу һәм аларның сайланма әсәрләре белән хәзерге татар укучыларын таныштыру мәсьәләсен планга кертергә вакыт. Культура тарихыбызны өйрәнү эше бездән шуны булдыруны таләп игә.