Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТТА АЛДЫНГЫ ЭШЧЕ ОБРАЗЫ

 Яңа бишьеллык план киңәя барган социалистик ярыш шартларында тормышка ашырыла. Бик күп предприятиеләр сталинчыл дүртенче бишьеллыкның икенче ел планын Октябрьның 30 еллыгына тәмамладылар. Ленинградлылар инициативасы белән күтәрелгән «бишьеллыкны — 4 елда» лозунгысы бөтен халык тарафыннан зур күтәренкелек белән каршы алынды. Казанның 3 нче мех фабрикасы эшчесе Рәисә Кыямова 22 айда үзенең бишьеллык планын, Серго заводы эшчесе комсомолец Сафи Габитов 8 айда 3 еллык, үз йөрешле комбайн заводы эшчесе Зайцев 22 айда 8 еллык норманы үтәделәр. Ләкин алар кебек, вакытны узып китеп, 1950—55 елларда яшәүче алдынгы стахановчы образын татар совет әдәбиягы тиешенчә тирәнлектә яктырта алганы юк әле. Стахановчы — ул гади эшче генә түгел, ул — иҗат көчен салып эшләүче, эзләнүче, новатор. Мондый алдынгы эзләнүчене без беренче тапкыр Ш. Камалның Габбас Галин образында күрдек («Томан арты»). Такташ үзенең «Киләчәккә хатлар» поэмасында ул яңа кешегә түбәндәге юлларны багышлады: Ул бүгенге бөек көрәш куйган Бурычларны яхшы белгәнен, Шушы бурычларны үтәү өчен Бөтен иҗат көчен биргәнен Ул әйтергә залга теләде. Мин аңарда чиксез яну күрдем Бүгенгенең бөек эше өчен, Мин аңарда күрдем бүгенгенең Туып килгән яңа кешесен. Бу образ турында татар совет әдәбиятындагы озак паузадан соң, ниһаять, «Совет әдәбияты»ның 1946 ел 9 нчы санында Габдрахман Әп- сәләмовның «Инженерлар», 10 нчы санында «Якты юл», 1947 нче елның 11 нче санында «Яшерен минутлар» хикәяләре, 1947 нче елның беренче санында Риза Ишморатның «Бүләк» пьесасы басылып чыктылар. Г. Әпсәләмов үзенең «Якты юл» хикәясендә уйлап табучы слесарь Ишниязның яшьтән үк тимер-томыр белән мавыгуын һәм атасы анардан: «Улым, бу тимердән нәрсә ясый алырсың икән?» — дип сорагач, — Машина! — дип җавап бирүен искә төшерә. Ишнияз һөнәр мәктәбенә керә, тимер кисәкләренә «җан кертергә» — слесарьлык осталыгына өйрәнә. Башта гомумән машина уйлап чыгару турында хыялланган малай, мастерскойга күчкәч, эшләп чыгару процессларын яхшырту өчен кирәкле җайланмалар уйлап табарга керешә, эзләнә һәм, ниһаять, беренче рационализаторлык тәкъдимен кертә. Авторга бер үпкә ташлап китәсе килә. Малай чакта «киң масштаблы төзүче» булырга омтылып та, ФЗӨ мәктәбен бетереп мастерскойга күчкәч, Ишнияз башта акрын гына, ашыкмый гына эшләүче булып күз алдына килеп баса. Аннары кинәт кенә ул атаклы рационализатор булып китә. Ләкин Ишниязны иҗат кешесе итүче сәбәпләр җитәрлек кадәр ачылмый калалар. Бу яктан караганда «Яшерен минутлар» хикәясе «Якты юл»дан
99 
 
 
күп өстен тора. «Яшерен минутларда» совет кетчесенә иң хас булган сызык тотып алынган. Ул — коллективлык тойгысы, дәүләтчелек аңы. Хикәядә ике токарь арасында бәхәс бара: « __ Менә күрдеңме? — диде ике кешенең озынрак буйлысы. Аның тавышы тантаналы яңгырады. — Күрдеңме яшен ничек яшьнәде. Бер секунд — һәм бөтен шәһәр яп- якты. Беләсең килсә мин дә шул. яшен кебек: бер яшьним дә аннары... — Аннары айлар буе йомылып торасыңмы? — Анысы табигый. Чөнки Стаханов үзе дә һәр көн рекорд куеп тормаган, һәрнәрсәнең үз җае һәм үз чиге бар. — Юк, Стаханов һәркөн яңаны эзләгән, һәркөн алга омтылган. Минемчә, стахановчылык хәрәкәтенең төп мәгънәсе дә шунда. Стахановчылар— вакыт осталары. Алар өчен сәгатьләр генә түгел, минутлар гына да түгел, хәтта секундлар да кадерле. Озын буйлы егет урамны яңгыратып, көлеп җибәрде. — Яшьти, — диде ул өстенлек 1 авышы белән, — безнең заманда секундлар өчен көрәшәм дип йөрсәң, тавыклар көләрләр. Безнең за-', манда шулай ыргылырга кирәк, тәүлекләр артта калсын!» Бу диалогларда, минемчә, ике эшченең хезмәткә карашлары бик ачык бирелгән. Җиһанша шәхси дан артыннан куа, ә Әхтәмнең бөтен уе хезмәт җитештерүчәнлеген күт эрү, һәм шуның нигезендә илнең куәтен ныгыту, халыкны тагын да югарырак культуралы, мул тормышка китерү. Әхтәмнең эзләнүләре ике юнәлештә бара дип әйтергә мөмкин. Ул билгеле бер җайланма нигезендә, «яшерен минутларны», ягъни эшләп чыгару өчен кирәк булган хәрәкәтләрнең күләмен минимумга, ә алыначак табышны максимумга җиткерә. Ә бу җайланма нигезендә бөтен мөмкинлекләрне сыгып алгач, ул тагын бер яңа җайланма турында баш вата башлый. — «Син совет эшчесе. Син — политик булырга тиешсең» ди Әх*- тәм Җиһаншага. Икенче бер урында аңа ук: «Яшьги, син рекордларның безгә ни өчен кирәклеген беләсеңме? Шул турыда уйлыйсыңмы соң?» ди. Монда Әхтәм рекордларның ил куәтле, 
халык яхшы тормышлы булсын өчен кирәклеген күз алдында тота. Хикәядә бик матур урын бар. Әхтәм биек Кама ярына чыгып 'угыра. Ерактан пароход килә. Егет уйлана: «Кем белә, бәлки Кама суларын ярып килгән шушы пароходта да ул эшләгән детальләр бардыр. Әнә анда нихәтле кеше утырган. Алар гүзәл Кама буйларына сокланып, палубадан карап киләләр. Ләкин аларның берсе дә үзләре утырып килә торган пароходның бик кирәкле бер частен ясаган’ токарьның шушы минутта яр буенда уйга чумып утыруын белми. Аларның берсе дә пароходта барган чагында гомерләре хәвеф-хәтәрләргә очрамасын өчен, яр башында утырган токарьның нихәтле тир түгүен башына да китерми. Хәер, аларның моны белүе нигә кирәк? Эш андамыни! Менә үзең үз эшеңнең кешеләргә файдалы икәнен бел. Кешеләргә хезмәт итү — нинди зур бәхет ул!» «Иижснерлар»да хезмәт поэзиясе тагын да күтәренкерәк бирелгән. «Мин кайчак үзебезнең сугыштан соң ничек яшәвебезне, ничек эшләвебезне уйлый торган идем һәм снарядлар ярылуыннан түгел, ә киләчәкнең матурлыгыннан һәм бөеклегеннән дулкынланып калтырана идем», — ди Шакир. Бу юллар шунда ук совет кешесенең бөек киләчәге белән контраст буларак буржуазия кешесенең перспективасызлыгы, өметсезлеге турында да уйларга мәҗбүр итәләр. Шакирны сугыштан соң шатлыклы азат хезмәт көтеп тора. Ул иңнәреннән шинелен салу белән иҗаг эшенә бөтен барлыгы белән ташлана. Ләкин аны элекке ялкыны белән эшләмәүче иптәше Фәүзия борчый. Шакир бу ялкынны кире кайтару юллары турында баш вата. «Кешеләрнең тынгысыз
100 
 
 
иҗат белән януларын, иҗат ләззәтен татуларын телим мин», ди ул. Шакирга яна конструкцияләр эшләргә кушалар. Ул зур күтәренкелек, дәрт, дулкынлану белән башын күтәрми эшли. Ниһаять, соцгы йокысыз төн һәм эш төгәлләнә. Иртән кабинетына кергән Фәүзиягә: « — Бу минутта килеп керүен өчен рәхмәт, Фәүзия. Мин сине уятырга да теләгән идем. Кара, мин бетердем, бәгърем-, бетердем,» ди ул. «Иренец нинди эш өстендә утыруын Фәүзия белә иде. Ләкин Шакир дәрт белән аңлата һәм әзер чертежларын күрсәтә башлагач, аның күзләре торган саен көчлерәк очкынлана бардылар. Ахырда ул чиксез соклануын эчендә генә калдыра алмыйча: — Шакир! Бу... бу бит искиткеч нәрсә!» Ничек син моны бу кадәр тиз эшләдең! Бу хезмәтең белән син заводның бөтен инженерларын таң калдырачаксың! — диде.» Шакирның тырышуы аркасында Фәүзия һәм һашимов иҗади хезмәткә кайталар. Шакирны хәрәкәтләндерүче пружина — ул коллективлык, дәүләтчелек аңы. Фәүзиянең хәзер генә китерелгән сүзләренә җавап итеп ул: — «Юк, Фәүзия, берәүне дә таң калдырырга теләмим мин,» — дч. Әхтәм, Шакир, Ишнияз — татар әдәбиятында яңа образлар. Алар совет кешесенең пң югары мораль сыйфатлары: идеялслекпе, патриотизмны һәм хезмәткә коммунистик мөнәсәбәтне алып киләләр. Һәм 6v образлар бөек мораль сыйфатларга ия булган совет кешесен тагын да киңрәк полотноларда чагылдырырга вакыт җиткәнлеген дә аңлаталар. Бүгенге эшче образын бирүдә иптәш Әпсәләмов ялгыз түгел. «Совет әдәбияты»нда Риза Ишморатның «Бүләк» пьесасы басылып чыкты. Әсәрнең уңышларына да, кимчелек- Л1әренә дә аерым тукталмыйча, төп герое, эзләнүче эшче образы турында берничә сүз әйтмәкче булам. Заһит Саматов фронтта батырлыклар күрсәткән, көрәш һәм җиңү тәмен татыган егет. Фронт дәһшәтләре эчендә тыныч хезмәтнең тәмен, социалистик Ватанның никадәр кадерлелеген тагып ла тирәнрәк аңлап станокка кире кайткан Саматовпы инде эштә элекке темплар гына кәнагатьләндерә алмый. «Эх, әгәр 
станокны да автоматка әйләндереп булса, бер деталь урынына уннарча деталь эшләр идем мин,» — ди Саматов. Нәтиҗәдә, Саматов сәгатенә 20 деталь урынына 450 деталь бирә баш тый. Ачың җиңеше белән рухланган башка эшчеләр-дә үз станокларын автомат- станок итү белән хыяллана башлыйлар. Г. Әпсәләмов хикәяләрендә һәм Р. Ишморат пьесасында илебездәге иҗат диңгезенең бары беп тамчысы гына сәнгать нурлары астында яктыртылып күрсәтелгән. Әле тагар әдәбиятында яктыртылмаган җәүһәрләр никадәр! Моның өчен безнең чынбарлыгыбызның теләсә кайсы почмагына күз. салу да җитә, һәр өлкәдән исемнәре бөтен Союзга билгеле булган теләсә ни ‘хәтле хезмәт геройларын таба алабыз. Биредә без алариып. берсен генә — Төньяк Уралдагы боксит бассейнында тизләтелгән ысул белән эшләтче проходчиклар брнга.тиоы/Сталии •премиясе лауреаты II. Мпңзапипов- ны гына күрсәтеп китәбез. Миңза- рипов чын-чыннан иҗат эшчесе, новатор, бик яхшы оештыручы. Аның бригадасы каты поролалаода эшләп, бер ай эчендә бер забой белән, 181,4 погонмын метр озынлыктагы штрек үткән. Бу — моңа хәтле яшәп килгән нормалардан җиде тапкыр диярлек артык дигән сүз. Бу зур уңышка /Лпдзарчпоз бригадасы ничек ирешкән соң? Әч- бәтгә, мускул көче белән генә түгел, монда иң алдынгы планда акыл көче тора. Миңзариповчылар хезмәтләрен искиткеч оста оештыралар, эш вакытының бер генә минуты да әрәмгә китмәсен өчен, алты цикллы тәүлек графигын кулланалар, забойны механикалаштыралар, бораулау, ныгыту һәм за- 

 
 бойдан породаны чистарту эшләрен берьюлы алып баралар. Социализм илендә бер генә иҗади инициатива да күренмичә калмый. Миңзарипов бригадасынын башлап җибәрүен дә күмер, кургаш, никель, аппатит һәм тимер рудасы чыгара торган шахталарда эшләүче йөз меңнәрчә шахтерлар күтәреп алалар. СССР Төсле металлургия министры яңа ел уңае белән Миңзарипов иптәшкә җибәргән котлау телеграммасында болан ди: «Партиябез һәм хөкүмәтебез Сезнең тау эшендә тизләтелгән проходка куллануда чын-чынлап коммунистик һәм новаторлык хезмәтегезгә югары бәя биреп, Сезгә хаклы рәвештә Сталин премиясе лауреаты дигән мактаулы исем бирде. Үткән елда Сез бик яхшы эшләдегез, горнякларның бөтенсоюз күләмендәге гүзәл ярышында айдан айга алдынгылыкны алып килдегез, бер айлык проходканың рекордын бирдегез». Менә шундый кешеләрне безнең язучыларыбызның . әсәрләрендә дә күбрәк күрәсе килә. «Совет кешеләренең бу яңа югары сыйфатларын күрсәтү, халкыбызны аның бүгенге көне белән генә күрсәтеп калмыйча, бәлки аның иртәгәге көненә дә күз салу, алга таба бару юлын 
прожектор белән яктыртуда ярдәм итү — һәрбер намуслы совет язучысының бурычы әнә шул,» — диде иптәш Жданов. Татар совет әдәбияты эшчеләр сыйныфы алдында әле бик зур бурычлы. Совет эшчесен бөтен тулылыгы белән әдәбиятта күрсәтү проблемасы үзенең бөтен җитдилеге белән безнең әдәбият каршысында басып тора. Эшчеләр тормышыннан романнар, повестьлар язылса гына бу проблеманы чишү юлында, җитди адым ясалды дип әйтергә мөмкин булыр. Хәзер инде сүз аерым стахановчылар турында гына бармый, ә стахановчы коллективлар (бригадалар, цехлар, заводлар) турында бара. Монда аеруча стахановчыларның станоктан бөтен мөмкинлекне алуга юнәлгән акылына производство командирының бригада, цех күләмендә хезмәтне рациональ оештыруга юнәлгән акылы килеп кушыла. Монда инде аерым стахановчылар гына түгел, ә коллектив, стахановчы коллектив, бөтен бер организм. Табигый, бу организм хикәя рамкаларына гына сыя алмый. Без, укучылар, үзебезнең язучы- ларыбыздан производство темасына язылган романнар, повестьлар таләп итәбез. Без моңа хаклы.