Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ СӘХНӘ

ВКП(б) Үзәк Комитетының «Драма театрлары һәм аларның репертуарын яхшырту чаралары» турын- дагы тарихи карарына бер елдан артык вакыт узып китте. Бу карар үзешчән сәнгать түгәрәкләренең эшләрен һәм репертуарларын яхшыртуга да тулы килеш кагыла. Бер Татарстанда гына да ике меңләп драма түгәрәге эшли. Бу түгәрәкләрне яхшы сыйфатлы совет пьесалары белән тәэмин итү мәсьәләсе гаять катлаулы бурыч. Татгоснздат- иың соңга калып булса да, үзешчән түгәрәкләр өчен пьесалар җыентыгы чыгаруын бу юлдагы уңышлы адым дип санарга кирәк. Ләкин җыентыкка биш кенә пьеса кертелү, үзешчән түгәрәкләрнең репертуарга сусавын баса алмый, мондый җыентыкларны әледән-әле күпләп чыгара торырга кирәк. Җыентыкны төзүчеләр, тематика ягыннан, Бөек Ватан сугышы, җиңүдән соңгы сталинчыл яңа бишьеллыклар чорындагы эшче һәм колхозчы крестьяннарның тормышын яктырткан пьесаларны сайларга тырышканнар. Бу яктан иң уңышлысы итеп, Риза Ишморат иптәшнең «Бүләк» исемле пьесасын санарга ки-’ рәк. Эшчеләр һәм производство темасына язылган пьесалар бездә юк диярлек. Булганнары да бик йомшак, эшләп чыгарудагы теге яки бу кимчелекләрне өстән-өстән генә санап чыгу, шулар белән көрәшергә чакырып язылган, агитацион инсцинировкалар тибында гына иделәр. «Бүләк» пьесасында инде, бүгенге эшче-стахаповчыларның эшкә булган яңа мөнәсәбәтләре, аларның Ватан сугышында алган җиңү тәҗрибәләрен эштә кулланулары, үзләренең иҗат сәләтләрен эш техникасын баетуга юнәлтүләре чагыла. Бу пьесада без, үзенең индивидуаль омтылышларын, коллектив хәрәкәткә бәйли белә торган һәм коллективның уңышлары өчен көрәш алып баручы, хәзерге стахановчыларның образларын күрәбез. Эшче-стаханов- чы Заһит Саматовның кинәт кенә үзгәреп китүе,                      †††† Үзешчән драма түгәрәкләре өчен пьесалар җыентыгы. Татгоснздатнын матур әдәбият секторы басмасы. 1947 ел. Редакторы Газиз Иделле, Тиражы 10.000. Бәясе G сум. үз квартирасына бикләнеп пидер эшләве, хәтта аның ябыгып китүе— коллективның кайгысына әйләнеп китә. Бу мәсьәлә цехның партбюро секретаре Варламовка да барып җитә. Ул бу турыда кппәшмә җыярга мәҗбүр була. Мәсьәлә чишелә. Саматовның яңа автомат станок уйлап чыгаруы билгеле була. Коллективның кайгысы — уртак шатлыкка әйләнә. Риза Ишморат иптәш, әнә шундый, яңа ситуацияләргә корып, бүгенге көннең үткен политик темасына җавап бирә ала торган әһәмиятле пьеса язган. Пьесада вакыйгаларны алып баручы кешеләр дә үз урыннарында хәрәкәтчән һәм пьесаның идея юнәлешен ачуга алып бара торган жанлы образлар булып характерланганнар. Шуңа күрә, пьесадагы хәлләр тамашачыны дулкынландыра ала, әсәрнең ахырына- ча ул аны кызыксынып карый ала. Бу хәл пьесаның художество алымнары белән язылуын күрсәтә. Профессиональ зур сәхнәләр өчен күренекле пьесалар тудырган драматург Таҗи Гыйззәт, бу җыентыкка «Безнең авыл егете» исемендәге өч пәрдәле пьесасы белән катнашкан. Пьесада, Советларга сайлаулар вакытында, халкыбызның Ватан сугышы геройларын зурлап каршы алулары, аларны Верховный Советка депутатлыкка кандидат итеп күтәрүләре, ул батырларның колхоз төзелешендәге җитешсезлекләр белән көрәшеп, халыкка ярдәм итүләре күрсәтелә. Тема буларак, әлбәттә, бу бик әһәмиятле. Пьесада, театраль әсәр буларак, төрле аңлашылмаучылыклар, каршылыклар һәм көтелмәгән хәлләр дә бар. Ләкин алар бик очраклы рәвештә генә килеп кергәннәр һәм пьесадагы вакыйгаларның очын-очка ял
116 
 
 
ran бару хезмәтен генә үтиләр. Пьесада телгә алып сөйләрлек вакыйга — сюжет юк, шуңа күрә пьесаны башкаручылар, хәрәкәт итүдән бигрәк, көндәлек хәлләр турында кара-каршы сөйләшеп утырырга гына мәҗбүр булалар. Бу диалоглар вакыйга тудыруга, пьесаның барышын үстерүгә дә ярдәм итмичә, информацион хәбәрләр генә булып калалар. Шуңа күрә, пьесадагы кешеләрне образлар дип атап булмый, аларның үзләренә генә хас аерым сыйфатлары, тышкы кыяфәтләре, хәтта сөйләмнәре дә юк. Бу хәл, авторның вакыйгаларны тиешенчә җәеп, үстереп, чишеп бетермәвеннән, образларның аерым характерларын бирүгә көч салмавыннан килеп туган. Пьесаның төп герое Гәрәй Ай- тугановны алып карыйк. Аның вакыйгага катнашуы нидән тора? Аны халык Советлар Союзы Герое булганлыгы өчен авылга чакыра. Ул җыелышта катнаша, үзен бала чакта балалар йортына илтеп тапшырган Шакирҗаи картның семьясы 11әм кызлары белән таныша. Колхоз председателе Шәфпгуллич- ның эшен тәнкыйтьли дә, китеп бара. Аның хәрәкәте халыкта нәрсә тудыра? Аны яратып калалар һәм Верховный Советка депутатлыкка кандидат итеп билгелиләр. Бу хәлләрнең нәтиҗәсе нәрсә белән очлана соң? Пьесада бу чишелми. Шуңа күрә, бу фабула тормышның бер эпизоды ролен генә уйный. Эпизодның да драма әсәре өчен материал булуы мөмкин, ләкин ул башланып, куерып һәм очланып беткән, •бер бөтен эпизод булырга тиеш. Җәмилә белән Камиләнең Айтуга- новка булган мәхәббәтләре нәрсә белән очлана? Фәрдәнә нәрсә өчен җилкенеп йөри, аның да Айтуга- иовта күңеле бармы әллә? Алай булса, ул үзенең ире Хәкимҗаннан ни өчен ваз кичкән? Харис яхшы •оештыручы, аны райзога җитәкче урынга күтәрмәкче булганнар иде, ул мәсьәлә ничек булып төгәлләнә? Моның шикелле бик күп сорауларга пьесадан җавап табып булмый. Гомумән пьесада һичбер кирәге булмаганга керсп-чыгып йөрүче кешеләр дә бар. Мәсәлән, Нәсимәнең бу авылга килеп китүеннән пьесаның 
вакыйгасына бернәрсә дә өстәлми. Ул хәл белүче һәм кайбер гомуми хәбәр китерүче булып кына кала. Әсәрнең финалында хәбәрсез югалган Хәкимҗанны кайтарып, бер-ике авыз сүз әйттерү өчен генә, сәхнәгә кертү дә, пьесада бер яңалык та тудырмый, киресенчә, пьесаның оешмаган булуын гына раслый. Байтугановның Айтугаиовка әйләнгән булуы, геройның көтелмәгәндә шул авыл егете булып чыгуы, очраклы очрашулар, танышулар, кинәт кенә геройны районга чакырып алу шикелле эшләр, пьесаны җанландыра да алмыйлар һәм тамашачыны кызыксындыра да алмыйлар. Мондый тапталган алымнар белән бүгенге, яңа совет пьесалары тудыру мөмкин эш түгел. Интригалар конфликтлар бөтенләй яңа шартларда, яңа вакыйгаларның, яңа кешеләрнең яңача мөнәсәбәтләреннән логик рәвештә үзләре туарга тиешләр. Шулай булмаганда ясалмалыктан котылып булмый. Ясалмалыкның — реализмның дошманы булуын, драматургиянең күренекле остасына аңлатып тору да кирәкмәс. Бу пьеса — безнең драматургларыбызны?!, пьесаларын: «монысы зур сәхнә өчен», «монысы кечкенә сәхнә өчен», дип ялгыш караштан чыгып язулары нәтиҗәсендә, клуб сәхнәләренә тиешле бәя биреп җиткермәүдән генә килеп туган. Социалистик реализм стилендә туган, чын сәнгать әсәренең «кечкенәсе», «зурысы» булуы мөмкин түгел. Әсәрнең *кү- ләме кечкенә, уйнаучылары азрак, яки декоратив оформлениенең гадирәк булуы гына мөмкин. Безнең драма түгәрәкләренең көчләре төрлечә, алар үзләренең көчләреннән чыгып төрле әсәргә төрлечә килерләр, ләкин аларга чын пьесаларны, көчле, кызыклы, тирән идеяле пьесалармы бирергә кирәк. Драматургиянең бурычы шунда. 
117 
 
 
Инде, драматургия өлкәсенә яңа аяк баскан язучы Гариф Галиев иптәшнең «Килен төшкәч» исемле пьесасына тукталыйк. Бу пьесада шаблон алымлар да, ясалма трюклар да кулланылмаган. Вакыйгалар да алай шаккаткыч катлаулы түгел. Гади генә колхозда, гади генә кешеләр яшиләр һәм аларның башларыннан һәркайда булуы бик мөмкин булган хәлләр үтеп китәләр. Исламның борчак аера торги машина уйлап чыгаруы да, аның язмышы да тамашачыларны дулкынландыра. Ислам белән Кәримә арасындагы мәхәббәт алармы җанландыра, «Кыска елга» колхозы председателенең гамьсезлеге аларны пошындыра. Димәк, язучы өчен, тормыш белән нык таныш булу, айдагы .хәлләрне чынбарлыктагыча ачып сала белү осталыгы кирәк. Гариф Галиев иптәш пьесасын язу өчен конфликт, интригаларны каяндыр эзләп 'тә тормаган, ул аларны бүгенге тормышның барышында үзе күргән. Бу пьесадагы конфликтлар инде алар иске түгелл.әр, пьесадагы хәлләр иске булмаган кебек, алар да яңа — «Гөлбакча» колхозы белән «Кыска елга» колхозы арасында туган, җәмгыять каршында әһәмиятле булган конфликтлар. Автор безне, бу каршылыкларны җиңмичә торып, колхоз төзелешемдә зур җиңүләргә ирешеп булмаганлыкка ышандыра. Менә шундый ачык принцип — пьесаның уңышлы булу.ьш тудыра. Бу әлбәттә, «Килеп төшкәч» пьесасында җптешсезлскләр юк икән, дигән сүз •түгел. Бу пьесада да кирәкмәгәнгә каткат куышып йөрүләр, Кәримә белән Әхмәтгәрәй арасындагы артык озын, әһәмиятсез әңгәмәләр, ферма кызларының ток-томалга сәхнәгә кереп җырлый башлаулары шикелле оешмаган, сәер урыннар җитәрлек, ләкин бу җитешсезлек- ләр генә, бүгенге кешеләрдәге үзенчәлекле җанлы телне, вакыйгалардан чын тормыш сулышы бәрелеп торуын каплый алмыйлар. Шуңа күрә, Исламның борчак машинасы ясавы артык гаҗәп хәл булмаса да (чөнки андый машина күптән бар инде), бу пьеса бик оригиналь яңгырый һәм аның гомерле булачагына-ышаныч туа. Тематик яктан әһәмиятле булган, 
русчадан тәрҗемә ителгән берәр пәрдәлек пьесалар турында да тукталып үтәргә кирәк. Боларныц беренчесе М. Н. Елизарова тарафыннан язылып, И. Гыйлфаиов тарафыннан тәрҗемә ителгән «Йолдызкай» пьесасы. Пьеса очучылар турында. Полковник Калина кул астындагы очучылар отряды, немецлар тарафыннан камалышта калган партизан отрядын коткару операциясен алып бара, һава шартлары гадәттән тыш начар. Очучы лейтенант Ахметова Зәйнәпкә дә сугышчан задание бирелә һәм ул очып китеп юкка чыга. Зәйнәпнең иң якын дусты Люся, диспетчерлар бүлмәсендә рация аппараты янында, тирән кичереш үткәрә. Шунда ук машинистка Галя да була. Ул электә Зәйнәпкә үпкә саклаган, көнчелеге аркасында Зәйнәпне сөймәүче кыз була. Бу кайгылы вакытта ул да Зәйнәпне сөя башлый һәм үзенең эгоистлыгыннан ваз кичә. Полковник Калинада да Зәйнәпнең үзенә белдертми сакланган мәхәббәт яши, ул аны сугыш беткәнчегә кадәрле Зәйнәпкә белдермәскә карар кылган була. Шушындый авыр бер моментта Зәйнәпнең самолеты бг и. төшерелү турында хәбәр алы- !••! Аны эзләргә чыгып китүчеләр дә юкка чыга. Шундый фаҗигале моментта, полковник үзе дә Зәйнәпне эзләргә очмакчы була. Шул вакыт яраланган Зәйнәпне алып кайталар. Пьесаның очучылар тормышыннан булуы, бигрәк тә анда очучы татар кызының образы гәүдәләнү, безнең сәхнәләр әчеп бик яңа һәм әһәмиятле. Күренешләрнең, ситуацияләрнең бик үткен булуы пьесаның көчен арттыра. Тик бу пьесаны сәхнәгә кую читенлекләре генә бар. Моның өчен очучылар тормышы белән бик таныш булырга, хәрби шартларның үзенчәлекләрен нык аңлый белергә кирәк. Аннан соң, автор уенны берьюлы ике бүлмәдә алып барыла торган итеп язып, зур кыемлык тудырган, һәрхәлдә пьеса 

 
 башкару өчен кыен һәм зур күнегүләр сорый. Икенче тәрҗемә әсәр «Тайга» исемендә. П. Яльцев әсәре, Ф. Зәини тәрҗемәсе. Монда ерак тайгада хезмәт итүче яшь врач Зинаның, актык пароход белән туган өенә — Ленинградка кайтып китәсе сәгатьләре күрсәтелә. Зина бу пароход белән китеп калмаса, пароход яңадан сигез айсыз булмаячак. Аның отпускыга чыккан чагы, җитмәсә ул, әле генә кияүгә чыккан. Ире дә отпуск алып Зина белән бергә кайтып китәргә тиеш. Шул моментта бу тайга эчендәге кечкенә авылның укытучысы Ростовцевның бердәнбер баласы авырый башлый. Балага җитди операция кирәк. Авылда башка врач юк. Зина баланы кот- кармаса, ул һичшиксез үләчәк. Зина Ленинградка кайтмаска була. Аның яшь ире дә тайгада кала. 
Бу пьеса үзенең төзелеше белән бик театраль әсәр һәм сәхнәгә кую өчен кызыклы материалларны эченә алган, безнең совет кешеләренең хезмәттәге фидакарьлеген ачып күрсәтә. һәр ике тәрҗемәнең дә теле канәгатьләнерлек рәвештә эшләнгән. «Безнең сәхнә» җыентыгына карата фикер шундый. Тематик яктан төрлелек һәм бүгенге көндә, түгәрәкләр кулында бөтенләй диярлек пьесалар булмаган вакытта, бу пьесаларның сәхнәгә куелулары уңай роль уйнаячак. Күрсәтелеп үтелгән җитешсезлекләр генә җыентыкның әһәмиятен югалта алмый. Киләчәктә тагы да яхшырак сыйфатлы пьесаларны күбрәк чыгару турында уйларга кирәк.