СОВЕТ КУЛЬТУРАСЫ—ДӨНЬЯДА ИҢ АЛДЫНГЫ КУЛЬТУРА
Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 30 еллыгын халкыбыз социалистик экономиканың һәм культураның гаять зур үсешенә йомгак ясап каршы ала. 30 ел эчендә безнең тормышыбызда чын-чынлап культура революциясе булды. Культура үсешендәге бу гаять зур адымны бары тик капитал изүеннән азат ителгән, үз иленең, дәүләтенең, хезмәтенең һәм талантының хуҗасы булган совет халкы гына ясый алды. Совет культурасы бөтен дөнья культурасына прогрессив йогынты ясады, чөнки ул буржуаз культурага капма-каршы, принципиаль яңа, алдынгы культура, ул үзендә реализм, хәкыйкатьлек, халыкчанлык һәм гуманизм принципларын гәүдәләндерә. Буржуаз культура — капитализм чоры культурасы ул. Ул инде алга яңа адым ясый алмый. Киресенчә, буржуазия бөтен чаралар белән культураның үсешен туктатырга тырыша, чөнки ул халык массаларының культурага якынаюыннан, аларныц политик яктан үсешеннән, яңа прогрессив идеяләр белән, социализм идеясе белән сугарылуыннан курка. Шуңа күрә буржуаз культура хәзер үз алдына хезмәт ияләрен билгесезлек, өметсезлек томаны эчендә тоту бурычын куя. Дөрес, буржуаз культурада яңа адымнар, яңа формалар, яңа стил- ләр булуы мөмкин һәм алар бар да. Ләкин бу яңа формалар һәм* юнәлешләр, һәртөрле «измнар» иске строй һәм иске культура рамкасыннан читкә чыга алмыйлар. Буржуаз культура яңа формаларга никадәр генә төренмәсен, ул барыбер искене, реакционлыкны гәүдәләндерү, че булып кала. «Хәзерге буржуаз Көнбатыш Европа һәм Американың модалы әдипләренең шулай ук кино-режис- серларының һәм театр режиссерларының иҗаты тышкы яктан нинди генә матур формага төренмәсен, алар үзләренең буржуаз культураларын барыбер саклап кала алмаячаклар һәм күтәрә алмаячаклар, чөнки аның мораль нигезе черек һәм таркалган, чөнки бу культура хосусый капиталистик милекчелеккә җәмгыятьнең буржуаз югары катлавының эгоистлык, комсызлык' интересларына хезмәткә куелган». (А. Жданов). Совет культурасы исә, киресенчә, җәмгыятьнең тагын да үсүе интересларына, социализм төзү интересларына хезмәт итә. Ул безнен халкыбызны мораль һәм рухи яктан коралландыра, безнең хак эшебезнең — - коммунизмның җиңәчәгенә какшамас ышанычны ныгыта. Совет культурасы үткән заман тудырган культура җирлегендә үсеп чыкты. «Пролетариат культурасы, — дип Совет культурасы — доньяда ип алдынгы культура 93 .язды Ленин, — әллә кайдан килеп чыккан нәрсә түгел, үзләрен пролетариат культурасы буенча белгечләр дип атаучы кешеләр уйлап чыгарган нәрсә түгел. Болар барысы да бөтенләй юк сүз. Пролетариат культурасы ул капиталистик җәмгыятьнең, алпавытлар җәмгыятенең, чиновниклар җәмгыятенең изүе астында кешелек дөньясы тарафыннан эшләп чыгарылган белем запасларының законлы үсеше булырга тиеш». *** Большевизм, җәмәгать фикеренең алдынгы агымы һәм политик партия буларак, хәзерге заманның алдынгы теориясенең гранит нигезендә, марксизм нигезендә үсте. Ленинизм рус һәм бөтен дөнья культурасының иң югары казанышы булып тора. Ленин кешелекнең азатлык идеяләре үсешендә тарихи күчмәлекне, алдынгы рус культурасының казанышлары пролетариатта горурлык тойгысы тудыруын һәм бу культураны кадерләргә һәм. кулланырга кирәклекне күрсәтте. Шул ук вакытта Ленин үткән заман культурасының. прогрессив һәм реакцион якларын аера белергә өйрәтте. «һәрбер милли культурада ике милли культура бар, — дип язды Ленин. — Пуришкевичларның, Тучковларның һәм Струвеларның великорус культурасы бар, ләкин шулай ук Чернышевский һәм Плеханов исемнәре белән характерлана торган великорус культурасы бар.» (Ленин т. XVII, 143 бит). Икенче урында Ленин болай яза: «һәрбер милли культурадан без бары тик аның демократик һәм социалистик элементларын гына алабыз, аларны буржуаз культурага һичсүзсез каршы куяр өчен генә алабыз». (Т. XVII, 175 бит). Совет-культурасы дөньядагы бүтән халыкларның алдынгы культурасыннан үзен һичбер вакытта да читләштерми. Бары тик хәзерге реакцион буржуазия генә кешелек тудырган алдынгы культурага төкереп карый. Фашистлар халыкларның бик күп культура байлыкларын юк иттеләр. Гитлерчылар Германиясендә Гейне, Гете, А. Франц, *** «Ленин әдәбият турында». Татгосиз- дат басмасы, 164—165 бит. Шекспир, Пушкин, Л. Толстой» Дарвин, Тимирязев һәм башкаларның әсәрләре укудан тыелган иде. Бүген Англиядә, Америкада, Франциядә алдынгы язучыларның әсәрләре укылудан тыела, культураның алдынгы вәкилләре эзәрлекләнә. Совет кешеләре исә кешелек тарихы тудырган культура байлыкларына ихтирам белән карыйлар, Дидро, Дарвин, Эйнштейн, Байрон, Бальзак, Барбюс, Гейне, Гете, Гюго» Диккенс, Мопассан, Золя, Роллан, Шекспир һәм башкаларның әсәрләрен укыйлар. Совет халкы үткән заман культурасының иң яхшы традицияләрен дәвам иттереп, яңа культура төзи. Мәгълүм ки, рус халкы гаять зур культура кыйммәтләре тудырды. Алдынгы рус культурасының бөтен дөнья культурасы белән бик нык бәйләнеше бар иде. Тик рус интеллигенциясе арасында славянофилларның реакцион агымы гына рус культурасын үз кабыгы эченә бикләп куярга маташты һәм бөтен дөнья культурасын инкар итте. Әмма алар үзләре рус халкының культура үсешендә әһәмиятле роль уйнамадылар. Шуның белән- бергә рус культурасында икенче бер агым бар иде. Россиянең хаким сыйныфлары — алпавытлар һәм капиталистлар рус халкының көченә ышанмадылар һәм рус культурасына түбәнсетеп карадылар. Алар чит ил культурасы алдында баш иделәр, рус халкын Көнбатыш Европа «шәкертләре» дип санадылар. Башта француз» соңыннан немец культурасы каршында колларча тез чүгеп, хәтта рус телен дә онытып, эксплоататор сыйныфлар илебездә культура үсешен тоткарладылар, халкыбызның талантларын буып тоттылар, ә Россиянең Шота Руставели, Тарас Шевченко, Низами, Нәваи, Габдулла Тукай һ. б. кебек талантларны биргән бүтән халыкларының культу К. Фасеев 94 расын бөтенләй санга да алмадылар. Рус алпавытлары һәм капиталистлары рус галимнәренең эшләренә җитди әһәмият бирмәделәр. Рус галимнәренең фәнни ачулары чит илләргә сатылдылар, яисә алар тарафыннан жуликларча үзләштерелделәр. Ломоносовның химия өлкәсендәге бөек хезмәтләре француз Лавуазьеныкы, радионы унлап тапкан Поповның хезмәтен итальянчы Марконаныкы дип күрсәтелде. Ләкин алдынгы рус культурасы чит ил алдында колларча сәҗдә итмәде, ул үзен мөстәкыйльлектән ваз итәргә маташучыларга каршы каты көрәштә үсте. Рус культурасының алдынгы эшлеклеләре, рус иленең бөек патриотлары Ломоносов, Рылеев, Одоевский, Радищев, Пушкин, Грибоедов, Лермонтов, Герцен, Белинский, Добролюбов, Чернышевский, Некрасов, СалтыковЩедрин, Писарев, Сеченов, Мечников, Менделеев, Лобачевский, Толстой, Глинка, Чайковский, Серов һәм башка бик күпләр югары культураның гүзәл үрнәкләрен бирделәр. Рус культурасы кешелек культурасы үсешендә алдынгы урын алды. Маркс Чернышевскийны бөек галим һәм тәнкыйтьче дип атады. Энгельс Добролюбовка югары бәя бирде. Ленин, Л. Толстой иҗаты кешелекнең художестволы үсешендә бер адым алга атлау, диде. Патшалыкның, эксплоататор сыйныфларның һәр төрле кысырыкла- вына карамастан, Россиядә алдынгы культура үсте. Ләкин бу культура хезмәт ияләре массаларына барып җитә алмады әле. Хаким сыйныфлар халыкны караңгылыкта тоттылар, фән һәм культура байлыкларын халыктан яшерделәр, культураны халык теләгенә буйсындырырга тырышкан алдынгы кешеләрнең юлларын һәм тормышларын кистеләр. Прогрессев галимнәрнең, язучыларның, художникларның, композиторларның тормышлары патша Россиясе шартларында аяныч иде. Тик Октябрь Социалистик революциясе генә кешелек тудырган һәм иң элек рус халкы тудырган культура мирасын хезмәт ияләре байлыгына әйләндерде. Совет халкы алдынгы рус культурасы белән горурлана, аны кадерләп саклый һәм аның традицияләрен үстерә, социалистик культура төзелешендә файдалана. I S: 8 В. И. Ленин 1918 нче елда, Советларның 3-нче Бөтенроссия съездындагы чыгышында болай диде: «Элекке вакытта кешенең бөтен гакылы, бөтен даһилыгы берәүләргә техниканың һәм культураның бөтен игелеген бирер өчен, ә икенчеләрен иң кирәкле булган нәрсәләрдән мәгърифәттән һәм үсештән мәхрүм итәр өчен хезмәт иткән. Хәзер исә техниканың бөтен могҗизалары, культураның бөтен казанышлары гомуми халык байлыгы булып китә һәм бүгеннән кеше, акылы һәм даһилыгы һичкайчан изү коралына, эксплоатация коралына әверелә алмаячак». Социалистик культура халыкка хезмәт итә, аны халык үзләштерә, Совет культурасының өстенлеге һәм буржуаз культурадан аермасы тагын шуннан гыйбарәт ки, аны хезмәт ияләре массалары үзләре тудырдылар, халык культураны үзе иҗат итә. Д1енә бу хәл безнең илебездә культураның чиксез киң колач белән җәелүенә юл ача. Культура, прогрессив сәнгать үзләренә кирәкле материалны һәрвакыт халык тормышыннан алып килделәр. Халык тормышы, ягъни хов- мәт ияләренең тормышы, культура, фән, техника үсеше өчен, бөек иҗатлар өчен төп нигез ул. Ләкин эксплоататорлар хакимлек иткән стройда культура башта халык тормышы нигезендә туса да, соңыннан халыктан ераклашты һәм бары тик югары сыйныфларның байлыгы булып кына калды. Советлар илендә бу каршылык бетерелде, халык һәм культура Совет культурасы — доньяда ип алдынгы культура 95 яңадан бергә кушылды. Халык фән өчен, сәнгать өчен, культура өчен, массовый төстә походка күтәрелде. Илебезнең хезмәт ияләренә яңа культураны гаять авыр шартларда төзәргә туры килде. Буржуазия культурасын үзенең инде әзер булган кадрлары ярдәмендә барлыкка китерде, чөнки ул властька килгәнчегә кадәр үк өстен сыйныф, бай сыйныф иде, аның белем алырга бөтен мөмкинлеге бар иде. Пролетариатның исә, капитализм шартларында, үз культурасын үстерер өчен һичнинди мөмкинлеге булмады. Ул фәкать капиталистик системаны бетергәннән соң гына социалистик культураны төзү эшенә керешә алды. Оппортунистик II Интернационал партияләре лидерлары социалистик культураны төзүдә пролетариат диктатурасының ролен инкар иттеләр. Россиядә социализмның дошманнары меньшевиклар «пролетариатның җитәрлек культурасы булмавына» сылтап, социалистик революцияне озак вакытларга, «пролетариат һәм хезмәт ияләре яңа культураны үзләштергәнгә кадәр» кичектерергә маташтылар. Оппортунистларның капитализм чорында кайчандыр пролетариат үзенең яңа культурасын эшләр дигән теорияләренең ялганлыгын фаш итеп, Ленин алгы планга социалистик революциянең җиңүен куйды һәм бары пролетариат революциясе генә социалистик культура өчен юл ачачагын күрсәтте. Күп милләтле илдә социалистик культура төзүнең өстәмә кыенлыклары булды. Төрле милләтләр арасында культура дәрәҗәсенең төрле булуын бетерергә, артта калган халыкларга алдынгы рус халкын культура ягыннан куып җитәргә мөмкинлек бирергә кирәк иде. Мондый гаять зур бурычны бары тик совет дәүләте һәм большевиклар партиясе генә хәл итә алды. Бөекдержавацы шовинистлар: пролетариат ул интернационализм идеяләрен гәүдәләндерә, шуңа күрә ул культураның милли формалары белән кызыксынмаска, ә бүтән халыкларны тик рус культурасын гына үзләштерергә мәҗбүр итәргә тиеш дигән зарарлы карашны үткәрергә маташтылар. Икенче яктан җирле милләтчеләр халыкларны бер-берсеннән һәм гомуми социалистик төзелештән ае- .рырга тырыштылар. Алар милликультураларның алдынгы рус культурасының актив ярдәме һәм булышлыгы белән генә үсә алачагын инкар иттеләр. Үз вакытында Татарстан республикасында корткыч^ лык эше алып i барган буржуаз милләтчеләр татар культурасы белән бөек рус культурасы арасындагы бәйләнешне бөтенләй юкка чыгарып, реакцион пантюркизм һәм панисламизм идеяләрен таратырга тырыштылар. Моның белән алар безнең культурабызны чит ил реакциясе кулына бирергә маташтылар, безнең дошманнар интересларына, хезмәт иттеләр. Партия бөекдержавачы шовинистларны һәм җирле милләтчеләрне үз вакытында тар-мар итте, социалистик культура төзелешендә барлык милләтләрнең дусларча хезмәттәшлеге политикасын үткәрде, илебездә эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культураның чәчәк атуын тәэмин итте. Иптәш Сталин болай диде: «Үзенең эчтәлеге буенча пролетар, формасы буенча милли культура — социализмга бара торган гомуми кешелек культурасы менә шундый. Пролетариат культурасы милли культураны юкка чыгармый, бәлки аңа эчтәлек бирә, һәм киресенчә, милли культура пролетариат культурасын юкка чыгармый, бәлки, аңа форма бирә. Власть башында буржуазия торып, милләтләрнең консолидацияләшүе буржуаз тәр. типләр эгидасы астында барганда» милли культура лозунгысы буржуаз лозунг иде. Власть башына пролетариат менеп, милләтләрнең, консолидацияләшүе совет власте эгидасы астында бара башлагач инде, милли культура лозунгысы пролетар лозунг булды». Совет культурасы һәртөрле мил- К. Фасеев 96 рәтчелеккә дошман. Ул күп милләтле, ләкин бердәм совет халкы тарафыннан тудырылган культура. Шуңар күрә дә ул илебезнең барлык халыклары интересларына җавап бирә, халкыбыз аны кадерләп саклый һәм үстерә. I & Октябрь революциясе культура байлыкларын киң халык массаларының кулына бирде. Матбугат, нәшриятьләр, әдәбият, театрлар, музыка, мәктәпләр, көтепханәләр, клублар, кино — һәммәсе халык ихтыяҗларына буйсындырылды. Ленин — Сталин партиясе иң элек халыкны укыту эшенә аеруча зур әһәмият бирде. Чөнки эшчә һәм крестьяннарны культуралы һәм белемле итми торып, аларны аңлы социалистик төзелешкә киң рәвештә тарту мөмкин түгел иде, илдә культураның үсешен тәэмин итеп булмый иде. Патша Россиясе иң караңгы илләрнең берсе иде. 1914 нче елда Россиядә башлангыч һәм урта мәктәпләрдә 8.025 мең бала укыган. Бу — мәктәп яшендәге балаларның Vs өлеше генә иде. Ирләрнең 61, хатынкызларның 87,5 проценты укый- яза белмәгән. Партия һәм совет хөкүмәте халыкларның белемен күтәрү өчен барлык мөмкинлекләрне ачтылар. Илдә укый-яза белмәүчелек бетерелде. Хәзер, 1947—48 нче уку елында СССР башлангыч һәм урта мәктәпләрендә 30 миллионга якын бала укый һәм 1.027 мең укытучы эшли. Элекке Казан губерниясы өчен тоташтан укый-яза белмәүчелек характерлы иде. Казан губерния- сында булган 1826 мәктәпнең бары тик 56 сы гына татар мәктәбе иде. Мәктәпләрдәге 114 мең укучының бары 2000-е генә татар балалары булган. Хәзер Татарстанда 3840 мәктәп бар. Шуларның 1642 сендә укыту рус телендә, 1942 сендә татар телендә, 176 сында чуваш телендә, 28 ндә мари телендә, 53 ндә удмурт телендә, 24 ндә мордва телендә алып барыла. Бу мәктәпләрдә 487 мең бала укый һәм 20.800 укытучы эшли. СССР да югары белем бирү эшләре гаять зур уңышка иреште. 1914 нче елда Россиядә 91 генә югары уку йорты бар иде, анда 112 мең кеше укыды. Хәзер исә бездә югары уку йортлары саны 800 гә һәм аларда студентлар саны 670 мең кешегә җитте. Татарстан республикасы үзенең югары уку йортлары белән мактана ала. Революциягә кадәр 3 югары уку йорты урынына, хәзер Татарстанда 14 югары уку йорты бар. Аларда 12 меңләп студент укый. Татарстандагы вузлар һәм техникумнар 60 меңнән артык югары квалификацияле кадрлар хәзерләделәр. Элекке вакытта Германия үзенең уку йортларының саны ягыннан Россиядән күп алда иде. Ә 1940 нчы елда Советлар Союзында студентларның саны бөтен Германиядәге студентлар саныннан 10 тапкыр артты. Хәзерге вакытта исә бер Москвада гына 120 меңнән артык, ягъни бөтен Бөек Британия Кушма Королевствосындагы студентлардан күбрәк кеше укый. Капитал илләрендә халык мәгарифе эше көннән-көн түбән дәрәҗәгә тәгәри. Империалистлар өчен халык никадәр надан һәм караңгылыкта булса, шул кадәр яхшы. Сугыш вакытында 350 мең амери- ка солдаты үз имзаларын куя алмаганнар. Луизиана штатында укый-яза белмәүчеләрне^ң саны 36 проценттан артык. Америкадагы башлангыч мәктәпләрдән мәктәпне тәмамлый алмыйча балаларның 20 проценты, урта мәктәпләрдән 50 проценты, югары мәктәпләрдән 90 проценты укырга мөмкинлек булмау аркасында төшеп калалар. Югары уку йортларын тәмамлаган студентлар үз һөнәрләре буенча эшләргә эш тапмыйлар. Бу «цивилизацияле» Америкада шулай. Колонияләрдә хәл бигрәк тә аяныч. Британиягә буйсынган Индиядә халыкның 92 про- К. Фасеев 98 торларның берсе — совет матбугаты. Иптәш Сталин: «матбугат көн саен түгел, сәгать саен үсәргә тиеш, — чөнки ул безнең партиянең иң үткен, иң көчле коралы», — диде. Һәм партия матбугатны совет халкына хезмәткә, социализм төзү эшенә юнәлдерде. Буржуаз матбугат монополистлар кулында тыңлаучан корал булып реакция эшенә хезмәт итә. һәрбер буржуаз илдә, акча өчен теләсә нәрсә язарга әзер торган «язучылар» армиясе бар. «һәр эш — бизнес, — ди Америка корреспондентларының берсе, — мәкалә язу, сыра белән сату итү яки йорт салу — һәммәсе бер түгелмени? Төшеме генә мул булсын». Империалистлар интересы өчен буржуаз язучылар һәм журналистлар иң оятсыз рәвештә Советлар Союзына, халык демократиясенә, эшчеләр сыйныфына, коммунистлар партиясенә яла ягалар. Әле күптән түгел генә «Британский союзник» мондый ялганның үрнәген бирде. Ул Москваның зур театры инглиз архитекторы Метокс эскизлары буенча салынган дип оятсыз ялган хәбәр басып таратты. Ә асылда зур театр рус архитекторлары А. А. Михайлов һәм И. И. Бове проекты буенча салынганлыгы бөтен дөньяга мәгълүм. Америкада газеталар күп, алар- ның кайберләре 70 бит булып чыга. Ләкин аларның эчтәлеге нәрсәдән гыйбарәт соң? Газеталарның беренче битләре һәртөрле шак катыргыч һәм коточкыч хәбәрләр белән, бандитлар тарафыннан, үтерелгән кешеләр мәетләренең рәсемнәре, яки тәннәрен сатучы фәхишә- ләрнең фоторәсемнәре белән, поезд астына ташланучы хатыннар турында, кулга алынган кеше үтерүчеләр турындагы хәбәрләр белән, катастрофалар, сугышулар, туйлар. баллар һ. б.' турында тафсыйллы язмалар белән тулган. Лейбористлар партиясенең органы булган «Дейли геральд» газетасының элекке редакторы Уильяме Англиядә «журналистика коммерциягә әверелде» дип яза. «Көн саен, — ди ул, — популяр бер газе: таның 16, 20, 24 һәм аннан да күбрәк битләрен укып барырга мөмкин, шулай да дөньяда чыннан да нинди хәлләр булганын белә алмыйсың һәм Англиядәге социаль шартлар турында, чит илләрдәге вакыйгаларның сәбәпләре һәм әһәмиятләре турында бернәрсә дә аклый алмыйсың». Газеталар һәм журналлар һәртөрле сенсацияләр ярдәмендә укучыларның психикасын бозалар, кешедә әшәке тойгыларны үстерәләр, кешеләрнең аңын мөһим политик мәсьәләләрдән читләтергә тырышалар. Совет матбугаты бөтенләй башка максатны алдына куя. Ул халык массаларына хезмәт итә, һәртөрле ялганнарга, фальшларга, мистикага, таркалуга һәм кешене күрәлмаучанлыкка каршы рәхимсез рәвештә көрәшә. Безнең матбугатыбыз көннән көн үсә. Чөнки ул иң алдынгы, идеяле хакыйкать матбугат. 1913 нче елда Россиядә 859 газета чыккан булса, 1939 нчы елда аларның саны 7 меңнән артты. Әгәр дә 1913 нче елда Россиядә 8 миллион чамасы тираж белән 2G мең исемдә китап басылган булса, 1939 нчы елда 700 миллион тираж белән 45 мең исемдә китап басылды. Матбугатның мондый зур үсеше бүтән бер генә илдә дә юк. • Совет матбугаты безнең халкыбызны коммунизм рухында тәрбияләүдә бик көчле корал булып тора. Партиянең алдынгы идеяләрен ул барлык халыкларга җиткерә, бездә газета-журналлар 112 телдә чыга. Элекке Казан губерниясыида барлыгы 6 газета, шулардай 2 се татар телендә чыга иде. Совет Татарстанында хәзер 3 өлкә газетасы, 123 район, шәһәр һәм күп тиражлы газеталар чыга. Шулардай татар телендә 55 газета һәм «Совет әдәбияты» журналы чыга. Татар теленә рус классикларының ип яхшы әсәрләре, Марксизм-Ленинизм Совет культурасы — дөньяда иң алдынгы культура 99 классикларының хезмәтләре тәрҗе- мә ителде. Совет матбугаты укучылар саны көннән көн киңәя бара. Моны көтепханәләрнең, уку йортларының һ. б. культура-агарту учреждениеләренең үсүе мисалында күрергә мөмкин. Элекке Казан губерниясын- да бары бер көтепханә һәм анда 10.600 китап булган. Хәзер исә Татарстанда көтепханәләрнең саны 2 меңгә җитә. Аларда берничә миллион китап хисаплана. Чистай шәһәре көтепханәләрендә генә дә 90 меңгә якын китап бар. Революциягә кадәр Казан губерниясында 11 клуб булган (дворяннар собраниесе, сәүдәгәрләр клубы һ. б.). Хәзер безнең 380 клубыбыз, 1.334 уку өйләребез һәм 67 культура сарайларыбыз бар. Бу культура учакларында бик зур культура-агарту эшләре алып барыла. ❖❖ Совет культурасының характерын, идея эчтәлеген һәм юнәлешен 30 ел эчендә үсеп чыккан совет әдәбияты бик ачык күрсәтә. Совет әдәбияты халык белән, аның интереслары, хезмәте, теләкләре һәм көрәше белән бик тыгыз рәвештә бәйләнгән. Ул — көрәш һәм җиңү әдәбияты. Октябрьдан соң совет власте алдында торган гаять зур бурычлар һәм кыенлыклар әдәбиятыбызда тулысынча чагылып үтте. Әдәбият халыкны бу кыенлыкларны җиңәргә өйрәтте, халыкка аның көрәшендә булышты. Совет әдәбияты белән хәзерге көнбатыш әдәбияты арасында, чер- ма җир белән күк арасы. Кайчандыр кешелекнең рухи үсешендә зур роль уйнаган илләрнең культурасы һәм сәнгате хәзер тирән кризис кичерә. Хәзерге буржуаз әдәбиятның йөзен Бальзак түгел, Диккенс, Драйзер, Роллан түгел, ә бөтенләй башка фигуралар, маразм һәм череп таркалу процессына баткан фигуралар билгелиләр. Дөрес, көнбатыш әдәбиятта Пристли, Бернард Шоу, Джек Линдсей, Джемс Олдридж (Англия), Луи Арагон, Поль Элюар, Габриэль Пэри (Франция), Фолкнер Стейнбек, Колдуэл (Америка) кебек алдынгы язучылар да бар. Көнбатышның демократик юнәлештәге бу язучылары өчен совет әдәбияты ж,итәкләүче һәм өйрәтүче ролен уйный. Маяковскийның йогынтысы астында Француз язучысы Луи Арагон төшенкелек эстетикасыннан арынды. Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнбатыш Европа илләренең алдынгы язучыларына совет әдәбияты бик зур ярдәм күрсәтте, аларның иҗатларын фашизмга каршы көрәшкә, демократияне ныгытуга юнәлдерергә булышты. Цивилизацияле бөтен дөньяның диккате хәзер совет иленә, совет язучыла; рына тупланган. М. Горький, В. Маяковский, А. Толстой, М. Шолохов, А. Фадеев, К. Симонов, И. Эренбург, В. Катаев һ. б. әсәрләре көнбатышта зур уңыш казандылар һәм андагы алдынгы язучыларга иҗади илһам биреп торалар. Дания шагыйре Мартин-Андерсен Нексе, Москвага мөрәҗәгать игеп, аны «алдынгы, чәчәк атучы прогрессив нәрсәнең һәммәсенең үзәге» дич атап: «таңың синең җирне яктырта, утың синең хыялны елыта» дип язды. Үз илендә «Ватан, халык һәм демократия җырчысы» дип аталган Чили шагыйре Брито «Советлап Союзына дан» исемле поэма язды. Бу поэмада ул яңа тормыш төзәргә совет кешеләреннән өйрәнергә чакыра. Латин Америкасының мәшһүр шагыйре Пабло Неруда болай ди: «Мин күп нәрсәләр турында — күкләр, таңнар һәм башкалар турында яздым... әмма мин Сталинград турында җырларга туганлыгымны сизәм». Прогрессив язучылар империалистик реакцияне фаш игәләр, тынычлык һәм халыклар арасында дуслык турында, алдынгы кешелекнең башында баручы Советлар илен мактап күренекле әсәрләо бирәләр. Ләкин алар хәзерге буржуаз К. Фасеев юо әдәбиятны характерлаучылар түгел. Алар буржуазиядән аерыла, читләшә баралар, реакциягә каршы көрәшүчеләр янына басалар. Хәзерге заман буржуаз язучыларның төп массасы үз иҗатларын империалистик реакциягә сатып, нигилизм, пессимизм, кешене күрә алмаучылык идеологиясен тарата, халыкны цинизм агуы белән агулый. Владимир Ильич Ленин буржуаз әдәбият турында сөйләгәндә болан диде-. «Буржуаз язучының, художникның, актрисаның азатлыгы пәрдәләнгән (яки риячыл пәрдәләнә торган) бәйлелек, акча капчыгына, сатып алынуга, сөяркәлеккә бәйлелек кенә ул» (т. VIII. 389 бит). Империализм хәзер укучыларны киләчәк сугышлар дәһшәте белән куркыта торган, халыкны рухи яктан гарипләндерә, хезмәт ияләрен коралсызландыра, аларда тормыш өчен көрәш файдасыз дигән фикерне тукый торган ренегатларны үзенә язучылыкка яллый. Француз язучысы Сартр үзенең экзистенциализм теориясе белән өметсезлекне, кеше тормышының ваклыгын алга сөрә. Аның фике- ренчә, кеше бары тик көнен үткәрү турында гына уйларга тиеш; кешелекнең тарихи язмышында анык һичбер эше юк. Көнен ул ничек үткәрә — кеше үтерепме, урлапмы яки кеше талапмы, анысы барыбер. Көнбатышның һәм Американың буржуазиясе Андре> Жмд белән Франц Мориакны күкләргә күтәрә. Бу ике ренегат һәм мистик сугыш елларында вөжданнан, әхлак нормаларыннан «азат булу» фикерен тараттылар, Гитлерны мактап одалар яздылар, милли хыянәтчелекне яклап чыктылар. Хәзер Франциядә Камюзачың «Чума» исемле романы бүләкләнгән. Бу язучы үләт йоккан бер шәһәрдәге кешеләрнең тормышын шәрә натуралистик төстә тасвирлап, укучыларның котын алырга тырыша. Яисә менә инглиз шагыйре Генри Трис. Аның шигырьләреннән һәм поэмаларыннан үләксә исе килә, алар әшәкелек белән тулы. Ул кешеләрнең җәфалануларын, гариплекләрен, юләрлекләрен тасвирлый. Хәтта «Таймс» газетасы «Аның геройлары — коточкыч тилеләр», дип язарга мәҗбүр. Икенче бер инглиз шагыйре Эллиот — кешенең язмышы: «ашау да йокы, пычрак та үлем» дип җырлый. Буржуаз әдәбият шул хәтле түбән төшеп бара, хәтта «Горизонт» дигән реакцион журнал да эшнең болай булуыннан борчылырга мәҗбүр. Ул: «1946 нчы елда чыккан шигырьләр алар турында язуны да тормыйлар» дип куя. Капитал илләрендә хәзерге барлык культура һәм әдәбият үтәдән үтә сәүдәгәрлек рухы белән 'сугарылган. Анда ялтырап торган алтынга язучы үзенең намусын да, вөҗданын да, талантын да, ышануларын да сата. Буржуаз әдәбиятның киләчәген «парнография чемпионы» Генри Миллер әйтеп бирде: «Мин,—ди ул, — минем әсәрләремне торган саен азрак кешеләрнең укуын телим». Миллергә тынычланырга мөмкин, аның һәм аның ише башка язучыларның әсәрләренә гади кешеләр җирәнеп карыйлар һәм аларны укымыйлар. Буржуаз язучылар халыкка якын килергә юл тапмыйча үзләрен үлемгә дучар иттеләр. Череп бара торган буржуаз әдәбият аны рухландыручы империализм реакциясе белән бергә һәлакәтен табар. Буржуаз әдәбият тирән кризис кичергәндә һәм көннән көн череп тарала барганда, Совет әдәбияты иң алдынгы, иң идеяле әдәбият көннән көн үсә, чәчәк ата. Тирән демократизм, кешене азат итү пафосы, эксплоататорларга каршы, хакыйкать өчен, социализм өчен көрәш — безнең әдәбиятыбызның төп идеялары шулар, А. М. Горь- кийның исеме белән багълы булган пролетариат әдәбияты бөтен дөнья сәнгатендә яңа сәхифә ачты һәм социалистик реализмны башлап җибәрде. Иптәш Сталин Горькийның «1\ыз һәм үлем» дигән поэмасы өстенә, Совет культурасы — дөньяда иң алдынгы культура 101 «Бу әйбер Гетеның «Фауст»ыннан көчлерәк (мәхәббәт үлемне җиңә)»,— дип язды. Горькийның яшьлек поэмасын дөнья әдәбиятының гүзәл әсәре «Фауст» тан өстен куюда тирән принципиаль мәгънә бар. Фаустка капма-каршы буларак, Горькийның кызы кеше мөмкинлекләренең чиксезлеген, мәхәббәтнең үлемне җиңүен, кешенең кара көчләрне җиңүен исбат итә. Совет әдәбияты тормышның иң югары матурлыгы- көрәштә икәнен күрсәтә. Ул совет кешеләренең героик көрәшен тасвирлый, совет халкының рухын чыныктыра, безнең эшебезнең җиңүенә күңелләрдә ышаныч тудыра. . Серафимовичның «Тимер ташкын» әсәрен алыйк. Бу — бик каты сынаулар эпопеясе. Әгәр дә буржуаз язучы бу тормышны күрсә, бары азап чигүләр турында гына язар иде. Совет язучысы исә монда тормыш матурлыгын күрә һәм халыкның батырлыгын, көрәшен тасвирлый, кешенең кыенлыкларны җиңүен җырлый. Фурмановның «Чапаев» әсәре бездә кызгану һәм кайгыру хисләрен түгел, бәлки совет кешесенең Ватан намына күрсәткән батырлыгының матурлыгына соклану хисен уята. Гладковның «Цементы» безнең экономиканы торгызудагы авыр елларны күрсәтеп, совет халкының оптимистлыгын җырлый. Фадеев үзенең ерак көнчыгыш партизаннары турындагы әсәрен «Тармар» дип атады. Ләкин бу әсәр партизаннар отрядының тар-мар ителүе турында гына сөйләми, ул яңаның иске җәмгыять көчләрен җиңүен раслый. Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романы Корчагинның авыруы турында түгел, ә совет кешесенең җаны чыныгуы турындагы роман. Бөек Ватан сугышы елларында Совет әдәбияты безнең халкыбызның батырлыгын, көчен, җиңелмәс рухын һәм Ватанга булган бетмәс мәхәббәтен күрсәтте. Ленинград блокадасының иң авыр көннәрендә Николай Тихонов совет кешеләренең күңелләрендә явыз дошманны җиңеп чыгуга ышаныч үстерде. Сталинград харабалары арасыннан В. Гроссман «Халык үлемсез» дип язды. Б. Горбатов безнең кешеләрне «Буйсынмаслар» дип атады. А. Твардовский үлемсез совет солдаты Василий Тёркинны күрсәтте. А. Корнейчукның «Фронт» исемле пьесасында кимчелекләребезне тәнкыйтьләү белән бергә, халыкның һәм армиябезнең авыр көрәшләрдә чыныккан көче күрсәтелә. Безнең әдәбиятыбызның көче — дөреслектә, тәнкыйтьтән курыкмауда, артталыкка каршы кыю рәвештә чыгуында. Совет әдәбиятының уңышларын, өстенлеген һәм партия кулында совет халкын тәрбияләүдә гүзәл корал булуын аңлау өчен В. Катаевның «Полк улы»н, М. Алигерның «Зоя» поэмасын, М. Шолоховның «Алар Ватан өчен сугыштылар» әсәрен, Л. Леоновның «Нашествие» пьесасын, В. Василевскаяиың «Салават күпере», Б. Полевойның «Чын кеше» повестларын, Вершигораныц «Саф вөҗданлы кешеләр» язмаларын күрсәтү җитә. Бу әсәрләрнең һәрберсендә без һәммә нәрсәне җиңүче тормышны күрәбез. А. Фадеевның «Яшь гвардия» романы совет әдәбиятының шедевры булып тора. Бу әсәрдә безнең яшьләрнең көче, совет кешеләренең гүзәл сыйфатлары, коммунизмны төзүчеләрнең яшь гвардиясе күрсәтелә. Менә шулай, бөтен җирдә үлем, җимереклек, черү, мәгънәсезлек күргән буржуаз әдәбиятка капма- каршы буларак совет әдәбияты үсү, ныгу пафосын, тормышның җиңә баруын, героик совет халкының бөеклеген һәм көчен күрсәтә. 30 ел эчендә милли республикаларның әдәбияты һәм шул исәптән татар әдәбияты да зур уңышларга иреште. Татарстан Совет Язучылары Союзында 50 дән артык "язучы бар. Татар әдәбияты рус халкының актив ярдәме һәм булышлыгы аркасында үсте. Ш. Камал, һ. Такташ, Г. Кутуй, К. Нәҗми, Г. Бә- широв, М. Әмир, Ә. Ерикәй» К. Фасеев 1G2 Т. Гыйззәт, А. Шамов һ. б. күренекле әсәрләр бирделәр. Бу — күп милләтле совет культурасы үсешенең ачык бор күрсәткече Совет әдәбиятының үсеше турында партия гаять зур кайгырту1 анлык күрсәтә. Б1\П(б) Үзәк Комитетының «Ленинград» һәм «Звезда» журналлары турындагы карары әдәбиятыбызның яңа этәрелешен тудыручы чиксез зур әһәмиятле тарихи документ. Партия совет әдәбияты үсешенә комачаулап торучы чит ил буржуаз культурасына баш ию элементларын фаш итте Һәм тәнкыйтьләде, эдәбчягның алга үсеше юлларын, идея юнәлешен, бурычларын билгеләде. Партия күрсәтмәләре белән коралланган совет язучылары хәзер данлы эпохабызга, Ватаныбызга, героик халкыбызга лаеклы булган яңа әсәрләр тудыру өстендә эшлиләр. ** | Ы: Совет театры хаклы рәвештә дөнья культурасының үсешендә иң югары баскычны билгели. Ул моңар кадәр булмаган иң яхшы, ин уңайлы шартларда үсә. Хәзерге заман буржуаз театры турында сөйләгәндә дә, аның тирән кризис, төшенкелек һәм тарку/чы- лык кичерүен әйтергә кирәк. Буржуаз театр, Филипп Уоллес әйткәнчә, «хурлыклы шартларда яши». Буржуаз театр, бөтенләе белән акчага буйсынган. Файдасы булса буржуаз театр теләсә нинди спек . акльне куя. Әшәке, идеясез, порнографик пьесалар — күбрәк файда алу өчен көнбатыш театрлары беренче чиратта менә шундыйларны сайлыйлар. Буржуаз театрның бүгенге хәлен Оскар Серлинның түбәндәге сүзләре характерлый: «Сез Бродвей турында сөйлисез икән, аны театр дип атамагыз. Тамаша предприятиесе диегез, күңел ачулар '•■абрикасы, ипподром диегез, тик театр дип әйтмәгез. Бродвейда сезгә күрсәтелә торган нәрсәләр ял- 1ырау, наркотиклар һәм авыр орудиелардан ату буталчыгы ул>- Джон Прист ти Англиядә «театр тик коры юату урны гына ул. Мәгънәсез вак комедияләр һәм фарслар 'киң таралдылар» дип яза. Буржуаз театр аерым монополистлар, предпринимательләр интересына буйсынган, ул халыкның аңын миңгерәүләтүгә, халык арасында әшәке идеология һәм иң түбәнчел гадәтләр чәчүгә юнәлдерелгән. Совет театры бөтенләй башка, сокланырлык күренеш. Ул безнең халкыбызның тормышын,- героик көрәшен чагылдыра, халыкны социализм рухында тәрбияләүгә хезмәт итә. Шуңар күрә аның үсеше дә, уңышлары да гаять зур. 1914 нче елда Россиядә 153 театр булган, хәзер Советлар союзында 825 театр эшли, тулардан 312 драма театрлары. Милли' республикаларда (Армения, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Кыргызстан һ. б.) тарихта беренче тапкыр театр сәнгате барлыкка килде. Безнең театрлар «Кремль курантлары», «Иван Грозный», «Фронт», «Рус кешеләре», «Нашествие», «Рус мәсьәләсе», «Җиңүчеләр», «Диңгездәгеләр өчен» кебек бик яхшы постановкалар бирделәр. Театр бөек иждимагый фактор булып әверелде. Ул социалистик реализм белән, Ленин-Сталин партиясе идеяләре белән сугарылган Совет театры Немирович-Данченко, Станиславский, Москвин, Хмелев, Качалов, Тарасова, Михайлов, Обухова, Барсова, Рейзен, Козловский, Пирогов, Лемешев, Лепешинская, Уланова кебек беренче класслы актерларны үстерде. Илебездә опера театры зур уңышка иреште. Совет композиторлары чын халыкчыл музыка тудыручылар. Опера музыкасы, шулай ук, халкыбызны тәрбияләүдә зур роль уйный. Музыка сәнгатьнең бүтән төрләре кебек үк, идеясез була алмый, ул нинди дә булса бер максатка буйсынган. Көнбатышта хәзер җитди музыканы мещан такмаклары, вальслар, вульгар джаз музыкасы алыштыра икән, бу нәрсә кешеләргә вак Совет культурасы — дөньяда иң алдынгы культура 103 инстинктлар, гарип хисләр тагу өчен, аларның айларын тормыш .мәсьәләләреннән читләтү, буш, бульвар музыкасы белән мавыктыру өчен эшләнелә. Безнең илебездә музыка халыкны тәрбияләү коралы, ул халыкның тормышын чагылдыра һәм көрәшен күрсәтә. Глинканың «Иван Сусанин», Бородинның «Князь Игорь» операларын искә алыйк. Аларда без рус халкының бөеклеген һәм көрәшен күрәбез. Глинка, Чайковский, Бородин, Мусоргский, Римский- Корсаков, Рубинштейн . исемнәре белән бәйләнгән рус операсы бөтен дөнья культурасында җитәкләүче •урынны тота. Совет операсы яшь булуга карамастан үзенең өстенлеген күрсәтергә өлгерде инде. Хренников «Давылда» дигән операсында авылдагы сыйнфый көрәш картинасын бирде. Дзержинский «Тын Дон», «Күтәрелгән чирәм» опералары, Прокофьевның «Сугыш һәм солых» операсы, «Ромео һәм Джульетта» балеты, Ковальның «Севастопольчы- лар» операсы һ. б. безнең халкыбызның мактанычы һәм горурлыгы булып торалар. Совет композиторлары гүзәл симфонияләр һәм концерт музыкасы иҗат иттеләр. Шостаковичның җиденче симфониясе фашистларга каршы көрәшүчеләрнең халыкара байрагы булып әверелде. Дөньядагы мң яхшы дирижерлар Шебалинның «Москва» исемле героик кантатасын һәм Шостаковичның «Ленинград симфониясен» зур дәрт белән башкаралар. Совет музыкасы дөньяга яктылык, гаделлек авазын ишеттерә. Дирижер Иозев Крипе (Вена) зур театрда «Ромео һәм Джуальетта» балетын караганнан соң, зур кичереш белән: «бу әсәр башка беркайда да башкарылмаска хаклы, чөнки башка бер кайда да мондый камиллеккә ирешү мөмкин түгел» дип язды. Шпиллер, Ойстрах, Оборин, Улановага карата ' Ирзсв Крипе: «Мондый артистлары булган илдә сәнгать тормышы сокланырлык булырга тиеш» дип яза. «Шостакович, Хачатурян, Шебалин, Глиер, Прокофьев гүзәл музыкаль әсәрләр тудырдылар, — дип яза Крипе.—Алар бөтенләй яңа юл белән киттеләр, алар бөек классик форманы сакладылар, ләкин эчтәлек яңа һәм зуррак булды. Эпигоннар түгел, заманыбызның бөек кичерешләрен музыкада гәүдәләндергән художниклар». Совет власте шартларында татар театры бик нык үсте. Казанда хәзер җиде театр бар. Республикада 6 колхозсовхоз театры эшли. Татар Дәүләт Академия театры «Мылтыклы кеше», «Миңлекамал», «Изге әманәт», «Король Лир», «Гроза», «Диңгездәгеләр өчен» кебек югары сыйфатлы спектакльләрне күрсәтте. Казандагы рус драма театры «Яшь гвардия», «Ватан», «Рус мәсьәләсе», «Тирән тамырлар» пьесаларын һәм Островский, Горький әсәрләрен зур осталык белән күрсәтте. Композиторлардан Н. Җиһанов, С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи күп кенә кыйммәтле музыкаль әсәрләр яздылар. Безнең яшь опера театрыбыз татар, композиторларының һәм рус классикасының күренекле әсәрләрен сәхнәгә куя. Бездә X. Әбҗәлилев, М. Рах- манкулова, Г. Кайбицкая, М. Булатова, Ш. Сарымсаков, Камал III, Уразиков, Ф. Насретдинов, А. Гацулина, Ш. Котдусова кебек талантлы башкаручылар үстеләр. Татар сәнгатенең үсеше турында партиянең кайгыртучанлыгын без Казанда татар музыка консерваториясе һәм шулай ук татар театр училищесы ачылуында да күрәбез. Бу культура һәм сәнгать учакларында. опера, балет һәм драма сәнгатенең югары белемле кадрлары хәзерләнә. ВКП(б)) Үзәк Комитетының «Драма театрлары репертуары һәм аны яхшырту чаралары . турында» тарихи карары — совет театрының үсешендә яңа перспектива ачты- К. Фасеев 104 ВКП(б) Үзәк Комитеты кайбер театрларда түбән идеяле пьесаларның шактый зур урын алуының зарарын, бу хәлнең совет театры үсешендә зур киртә икәнлекне аңлатты, Партия совет театры каршында халкыбызның тормышын, көрәшен, көчен, Социалистик Ватанның өстенлеген һәм куәтен күрсәтә торган, совет халкын патриотизм рухында тәрбияли торган спектакльләр бирү бурычын куйды. В1\П(б) Үзәк Комитеты карарыннан соң театрлар тормышында гаять зур күтәрелеш— партиянең күрсәтмәләре вакытлы булуын, театр кадрларының бу күрсәтмәләрне тулысынча тормышка ашырырга сәләтле булуларын күрсәтә. ** эк Моннан 30 ел элек кино башлангыч хәлендә генә иде. Хәзер исә ул илебезнең культура үсешендә зур фактор булып тора. Иптәш Сталин кинога югары бәя бирде, хезмәт ияләрен социализм рухында тәрбияләүдә, массаларны социализм өчен көрәшкә оештыруда һәм аларның культура һәм политик дәрәҗәләрен күтәрүдә киноның бик зур көч булганлыгын әйтте. Кино тормышның төрле якларын күрсәтә ала. Ул безгә «Ленин Октябрьдә», «Ленин 1918 нче елда», «Мылтыклы кеше», «Ант» картиналарында Ленин һәм Сталин образларын күрсәтте. «Чапаев», «Цари- цин оборонасы», «Петр I», «Без Кронштадттан», «Суворов», «Кутузов», «Щорс», «Салават күпере», «Буйсынмаслар», «Бөек борылыш», «Фронт», «Адмирал Нахимов», «Крейсер Варяг» картиналарында халкыбызның көрәш героикасы чагыла. Совет фильмнары дөньядагы бөтен экраннарда диярлек зур уңыш белән баралар, алар халыкара фестивальләрдә зур бүләкләр алдылар. Илебездә кино челтәре 30 ел эчендә 22 тапкыр үсте. Татарстанда гына да хәзер 102 станционар кино-театр һәм 118 күчмә кино бар. 11 кинокартина: «Ант», «Азат ителгән җир», «Бергә бер», «Югославия», «Бөек борылыш», «Халыклар суды», «Полк улы», «Ак теш», «Крейсер Варяг», «Тормыш намына», «Беренче перчатка» татар теленә дә күчерелделәр. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Зуртормыш» кино картинасы турында карары кино сәнгате үсешендә яңа. күтәрелеш тудырды. Кино өлкәсендә булган җитешсезлекләрне ачып тәнкыйтьләп, партиябезнең Үзәк Комитеты кино работникларын совет халкы тормышын һәм көрәшен Дөрес һәм тулы чагылдыра торган күбрәк яхшы сыйфатлы һәм идея' ягыннан тирән эчтәлекле картиналар тудырырга чакырды. Партиянең кайгыртуы нәтиҗәсендә, илебездә кино сәнгате көннән-көн үсә. совет сәнгате югары художестволы картиналар белән байый. Кино өлкәсендә буржуаз илләрдә^ без бөтенләй башка хәлне күрәбез. Дөресрәге, монда Америка киносы турында гына сөйләргә туры килә. Хәзер Англия, Франция, Италия^ Швеция һәм башка илләрнең үз кинолары турында сөйләве кыен. Аларны Голливуд продукциясе бас1 кан. Америка фидьмнары нәрсә бирәләр соң? Алар идея агуыннан башка бернәрсә дә бирмиләр. «Минем арттан әйдә» дигән фильмда фәхи- шәлек мактала. «Анна һәм Сиам короле» дигән фильмда ак кешеләрнең Сиам халкыннан раса өстенлеге тасвирлана. «Дрэгонуик» фильмын Америкада коточкыч фильм' дип йөртәләр. Анда бер замок хуҗасы үзенең өч хатынын үтергәнлеге күрсәтелә. Америка киносы кешеләрне намуссыз, мәрхәмәтсез, эгоист итеп тәрбияләргә, аларда капиталистик дөньяның законнарына каршы протест тойгыларын үтерергә тырыша. Кино империалистлар . кулында (җәя эчендә әйтик — Америка киносы башында Сәүдә палатасы председателе Джонстон һәм элек^ Совет культурасы — дөньяда иң алдынгы культура 105 кс дәүләт секретаре Бирнс торалар) демократик хәрәкәткә, азатлыкка каршы көрәш коралы булып хезмәт итә. Америкада үз вакытында туган яхшы фильмнар хәзер экраннардан куылалар. Американың суд тәртипләрен камчылаган «Мин качкын каторжник» дигән картина экраннарда күрсәтелүдән тыелган. Хезмәт ияләренең үз хокуклары өчен көрәшен күрсәтә торган «Зур й^рт» дигән фильм, шулай ук, экраннан алынган. Чарли Чаплин кебек күренекле актерлар һәм режиссерлар төрле чаралар белән кысырыклана- лар. Чарли Чаплинның «Мсье Верду» исемле соңгы картинасына юл куелмый. Шушындый ук хәлне без живопись (рәсем ясау) өлкәсендә дә күрәбез. Хәзерге буржуаз художниклар буш плакатлар, демократик олеографияләр, әшәке рәсемнәр ясау белән мәшгулләр. Алар реалистик традицияләрдән читкә китеп, җанлы тормышны сәнгатьтән бөтенләй куарга тырышалар. Берничә шаян кеше хәзерге буржуаз художество мәктәпләреннән көлеп, ишәк койрыгына пумала бәйләгәннәр һәм ишәк коерыгыи селеккәндә буялган материяне живопись дип атап, Париж күргәзмәсенә элеп куйганнар. Бу әлбәттә, очраклы хәл түгел, чөнки «атаклы» художникларның әсәрләре ишәк «иҗатыннан» артык түгел. Америка художнигы Мур кешеләрне гарип итеп, хайваннарга ошатып ясый һәм бу сәнгатьнең иң югары казанышы итеп күрсәтелә. Америкада «мәшһүр» саналган художница Джорджия о’Кифф «Күк йөзе оча сөяге аркылы күренә» дигән картина язган. Монда буржуаз культураның парнографиялелеге, цинизмы, мәгънәсезлеге һәм череп таркалуы аеруча ачык күренә. Боларны әллә безнең совет художникларының тирән идеяле, зур осталык белән эшләнгән гүзәл әсәрләре белән чагыштырып була? Репин, Суриков, Айвазовский, Перов кебек бөек рус художникларының традицияләрен үстереп, совет мастерлары Герасимов, Иогансон». Грабарь, Кукрыникслар, Мухина, Меркуров һ. б. бөтен дөньяга данлы полотнолар бирделәр. Алар үз әсәрләрендә реаль тормышны, тормыштагы һәм кешедәге иң матур якларны тасвирлыйлар, һәртөрле искелеккә әшәкелеккә- каршы мәрхәмәтсез көрәшәләр. Совет художниклары тарихи полот- налар, бөек сугыш күренешләрен, сугыш һәм хезмәт геройларының рәсемнәрен ясыйлар, Ватаныбызның пейзажларын бирәләр, социалистик, тормышны төзүчеләрне күрсәтәләр. Алар безнең халкыбызны Ватанга мәхәббәт рухында, коммунизмның бөек эшенә бирелгәнлек рухында тәрбиялиләр. СССР Министрлар Советының «Бөтенроссия художество Академиясен СССР Художество Академиясенә әйләндерү турында» карары илебездә сынлы сәнгать үсешейең күрсәткече булып тора. Социалистик культураның уңышлары һәм өстенлеген күрсәткән кыскача хмәгълүматьлар әнә шундый. Халык Мәгарифе, әдәбият,, театр, кино һ. б. культура тармакларының моңарча күрелмәгәнчә үсүе совет кешеләрендә законлы горурлык тудыра. Совет культурасы уңышларының чыганагы аның алдынгы фәнгә, марксизм-ленинизм теориясенә нигезләнгән булуында. Марксизм-ленинизм — бөтен дөнья һәм рус культурасының иң югары казанышы. Гыйльми фикернең даһилары булган Ленин һәм Сталинның хезмәтләре культура эшлеклеләрсн рухландыра һәм тәрбияли. Ленин- Сталин әсәрләре миллионнарча кешеләрнең кулларыннан төшми. Ленин хезмәтләре 1917 нче елдан- 1946 нчы елның 1 Октябрена кадәр рус һәм СССР халыклары телләрендә 153 миллион экземпляр тираж белән басылган. Иптәш Сталин әсәрләренең тиражы 460 миллион экземплярга җитә. Шул исәптән К. Фасеев 10и «Ленинизм мәсьәләләре» 14.932 мең экземпляр, ВКП(б) тарихы 12 миллион экземпляр басылган. Маркс һәм Энгельс әсәрләре СССР ’да барлыгы 37,5 миллион экземпляр басылып чыкты. Алдынгы революцион теория белән коралланган большевиклар партиясе Россия хезмәт ияләрен капитал коллыгыннан коткарды, илебездә социализмның җиңүенә, иң югары социалистик культураның чәчәк атуына алып килде. Советлар Союзы бөтен дөнья цивилизациясен һәм прогрессын саклаучы һәм чын культураны җитәкләүче булып әверелде. Социализм иленнән көнбатышка да, көнчыгышка да җәмгыятьне яңартучы, үстерүче нурлар- чәчелә. Яңа Сталинчыл бишьеллык Социалистик культураның үсешендә тагын да зуррак перспективалар ача. Мәгълүм ки, культура һәм цивилизация дошманнары булган немец-фашист илбасарлар безнең илебезгә зур зыян китерделәр. Алар үзләре басып алган районнарда 82 мең мәктәпне, 334 югары уку йортын, барлык культура учакларын һәм сәнгать һәйкәлләрен юк иттеләр. Яңа бишьеллык культура учакларын яңадан торгызу һәм үстерү бурычын, халыкның материаль һәм культура дәрәҗәсен тагын да күтәрү бурычын куя. Мәгариф, сәламәтлекне саклау, кадрлар хәзерләү һәм социаль страхование эшләренә дәүләт расходлары 1950 нче елда 100 миллион сумга җитәчәк, 1940 нче ел белән чагыштырганда бу 2.G тапкыр артык дигән сүз. Югары уку йортларындагы студентларның саны 1950 нче елда 674 мең кеше булачак— 1940 нчы елга караганда бу 15 процентка артык дигән сүз. Башлангыч, җиде еллык һәм урта мәктәпләрдәге укучыларның саны 31,8 миллионга җитәчәк. Бишьеллык илебездә әдәбиятның һәм сәнгатьнең яңа үсешен бирәчәк. Иптәш Сталин якын вакыт эчиндә чит илләрдәге фән казанышларын куып җитү һәм узын китү бурычын кунды. Бу бурыч, һичшиксез үтәләчәк. ‘ Хосуси милекчелек богауларыннан Һәм капиталистлар коллыгыннан азат ителгән совет халкы рухи яктан һәм культура ягыннан һаман үсә бара. Белинский үз вакытында: «киләчәктә без Европа тормышы үлчәүләренә җиңүчән рус кылычыннан башка, рус фикерен дә салырбыз^, — дип язган иде. Бу хыял тормышка ашты. Европа халыкла- ларын фашистлар изүеннән азат иткән Совет Армиясенең җиңүләре белән бергә, совет халкы Европа һәм көнчыгыш илләренә алдынгы культура үрнәкләрен бирә. Без буржуаз культураның хәзерге хәлен ачыклый торган кайбер мәгълүматлар белән таныштык. Аны «культура» дип әйтүе дә кыен. Атомлы бомбалар белән саташкан империалистлар культурага сыймыйлар һәм аны күрә дә алмыйлар. Бәлки атомлы бомбаларны шартлатып караганда һәлак булган кәҗәләргә куелган һәйкәлләр «куль- тура»дыр? Бәлки тере негрларны яндырып/ үтерү «кул)ьтура»дыр, Дарвин китапларын утка ягу «куль- тура»дыр? Буржуаз культураны сурәтли торган тагып бер генә мисал, Парижда госпожа Софи Стам- баның әдәби салонына күп кеше йөри. Софи Стамба килүчеләргә үзенең китап тышларын күрсәтә. Аның китаплары кеше тиресе белән тышланган. Ул мактана: «Бу тиренең хуҗасы матур егет иде, аны мин үзем сайладым... Миндә запаста унлап кеше тиресе бар, ләкин алары' начаррак, алар кечкенә китаплар төпләргә ярарлар». Менә ул буржуаз дөнья, менә ул капитализм культура»сы. Бездә моңар карата җирәнгеч тойгыдан башка тойгының булуы мөмкин түгел, бездә буржуаз культурага карата нинди дә булса баш иючән- лсккә урын юк. Безнең халкыбызга социалистик Ватаныбызга тирәнтен бирелгәнлек һәм милли горурлык, ә кешелекне артка сөйрәүче барлык реакцион нәрсәгә каршы килешмәү- Совет культурасы — дөньяда иң алдынгы культура чән көрәш һәм нәфрәт тойгысы хас. ВКП(.б) Үзәк Комитеты үзенең «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы, драма театрларының репертуары турындагы' һәм «Зур тормыш» кинофильмы турындагы карарларында көнбатыш Европа культурасы алдында колларча баш ию фактларын бик нык камчылады, Партиянең Үзәк Комитеты идеология фронтының барлык работникларын безнең культураны армый-талмый үстерергә, безнең милли совет горурлыгыбызны, вөҗданыбызны һәм абруебызны тагын да күтәрергә чакырды. Партия безгә көнбатыш культурасы алдында сәҗдә итүнең никадәр зарарлы икәнлеген аңлатты һәм үз культурабызның казанышларын сакларга, һәм бөтен көчебез белән үстерергә кирәклеген төшендереп бирде. Социализмны төзү һәм коммунизмга күчү бурычы, шулай ук халкыбызны коммунистик рухта тәрбияләү бурычы безнең кешеләрнең буржуаз культура алдында баш имәүләрен таләп итә. Совет интеллигенциясе, капитал коллыгын белмәүче яңа интеллигенция, үзенең бөтен көчен һәм талантын халыкка дөреслек һәм бирелгәнлек белән хезмәт итәргә бурычлы. Ватаныбыз белән, үзебезнең алдынгы культурабыз белән, халкыбыз белән, данлы партиябез белән горурланган, безне социализмның җиңүенә, илебездә фәннең һәм культураның чәчәк атуына китергән һәм совет халкын коммунизмның якты биеклекләренә алып баручы бөек юлбашчыбыз Сталин белән горурланган совет кешеләре һәм иң башлыча совет интеллигенциясе социалистик культураның тагын да киң колач белән үсүе һәм чәчәк атуы өчен көрәшәләр.