Логотип Казан Утлары
Шигърият

 ХӨСРӘҮНЕҢ ШИРУЯ КУЛЫННАН ҮТЕРЕЛҮЕ

Караңгы төн айның нурын алды тартып, Күкнең юлын дию төсле алды басып, Заман шунда мең кул белән көчсез калды, Күкләр шунда йөз мең күздән күзсез калды. Хөсрәү шаһның алтын богау аягында, Чүкте тезен Ширин тезе алларында. Шәфкатеннән иелгәндә Ширин аңа, Чылбыр чәче сарылды шул богауларга. Шәфкать белән Ширин сылап-сыйпап аның Үпте шунда богауланган куш аягын. Сөйләп китте күңел ачкыч гыйшык сүзен, Тавышлары тындырдылар шаһның күңлен. Авызындагы һәрбер сүзе балдан татлы, Үзе һаман шаһ сүзенә колак асты, Менә Хөсрәү йоклап^итте, калды телдән,. Ширинне дә йокы җиңде шунда бердән. Ике назлы яр йокыга шулай талды, Тик күк кенә яңгыр сирпеп уяу калды. Менә шунда берәү төште очырмадан, Рәхимсез бер дию төсле, төсе яман. Өйгә төшкән карак төсле, куймый берен, Эзләп килә шаһның ятар урын-җирен. Килде, тапты, йомарлаган төз хәнҗәрен Батырды шаһ бәгъренә дә... кыйды шәмен! Нәкъ бәгъренә шундый салды ул яраны, Болыттан ут атылган күк атты каны. Айдан көнне аергандай, үзе аннан Кара коштай чыгып китте очырмадан. Куркынычлы бу ярадан ачса күзен, Шаһ шул вакыт, үләр чиктә күрде үзен. А Урын — җирен баскан аның кан туфаны, £ Сусавыннан көеп бара чыгар җаны. Хөсрәүнең Шируя кулыннан үтерелүе 83 Әйтте эчтән: йокысыннан бүлим дә, ди, Татлы ширбәт сорап эчим Шириннән, ди; Аннан тагын кабат уйлап әйтте эчтән: «йокы күрми килде, ди, ул ничә кичтән. Бу кайтмаган каным белән миме күргәч, Аһ-ваһыннаи ул яңадан йокы күрмәс. Иң яхшысы, уятмыйм мин аны, калсын, Үлсәм үлим, ул бичарам йокы татсын». Шулай тартты җан газабын гашыйк җаньи Ширинне ул йокысыннан уятмады. Әйтче, бармы үлми калган бер-бер адәм? Бары тик бар ходай гына бер үлмәгән. Я күр гөлне: чәчәк аткан кояш кебек, Бар дөньяга балкый аннан яна өмет, Килеп җитә ярсу болыт шунда гына, Ачы җилнең угын тотып кулларына. Бозлы яңгыр сугып үткәч өсләреннән, Бер яфрак та, бер сабак та калмый гөлдән. Бакчачы карт йокысыннан торып бакса, Анда күрер ни бер чәчкә, ни бер бакча. Шаһ тәненнән каны суркып акты, акты, Ширин татлы йокысыннан күзен ачты. Бәхте белән торган чакта элек аны Уяндыра иде сырнай авазлары. Язмыш нинди яман була кайбер чакны? Шаһның кайнар каныннан ул күзен ачты. Аптырап ул куркып китте кош шикелле, Бу шомлы хәл һич өн түгел, төш шикелле. Чыбылдыгын тартып ачып күрсә менә, Тоташты бер кан дәрьясы күзләренә. Төн артыннан көткән иде ул көн нурыН,. Аһ ни хәсрәт, ул яктыны типкән козгын! Тәхте тора, юк инде тик шаһның таҗы, йөзләреннән таланган ул шәм-чырагы. Хәзинәдән йозак очкан, казна бөлгән, Гаскәр тузган, башчы чөнки үтерелгән. Елап, үксеп, төн сәгатен карайткач ул, Башлый инде иң зур эшкә, таң аткач ул. Ганбәр, җофар катыштырып исле майга, Канга баткан мәеткә ул сипте анда. Хушбуй белән камфаралап аны юды, Мәет шундый яктырды кем, нурдай булды. Шаһны шундый бизәп салды Ширин шунда, Аннан яхшы бизәмәстер беркем туйга. Тәмам иткәч шаһны шулай бизәп тарап, Юды үзен гөл суында камфаралап. 84 Низами ★ Шируянең1 бар теләге Ширин иде, Әйтергә тик җаен гына белми иде. Әйттерде ул аңа: «Ширин тыныч торсын! Берәр атна шул кайгыда торып торсын. Бер атнадан ике атналык айдай тулып, Керсен Ширин бакчама, дип, гөлдәй булып. Мин барсына аны хуҗа, баш итәрмен, Хөсрәүдән дә артык аны дан итәрмен. Күмәрмен мин аны гәүһәр, асылларга, Хәзинәмнең бар ачкычы булыр анда.» Ишеткәндә Ширин аннан моны инде, Серкә кебек каны кайнап, җаны көйде. Аңа хәзер тик хәйләсе түзем бирсен, Алдау кирәк Шируяне үлем өчен. Ул җибәрде аңа каршы сөенеч хәбәр: «Миңа кавышып шат булмакчы булсаң әгәр, Эшкә ашыр син мин әйткән бөтен эшне, Сөюеңә ышанырмын мин шул төсле. Әйтсәм әйтим, минем дә бик күптән инде Мәхәббәтем, күңелем сиңа төшкән иде. Хәзер белгәч синең миңа дуслыгыңны, Мин ни телим, син карышмый үтә шуны. Кушканымны үтәү авыр тоелса да, Бик яхшы бел, серемнең дә төбе анда. Килеп җиткәч сиңа минем кавышыр көнем, Ачармын мин сиңа шунда сернең төбен. Ваттыр элек бу чардаклы сарайны син, Күккә җиткән түбәсеннән җиргә китсен. Эчендәге тәхетен, түрен барын ваттыр, Бизәк, шаһлык билгеләрен кырып аттыр. Дәүләтеннән ис калмасын өчен аның, Утка көйдер чыбылдыгы, чаршауларын. Ул Җәмшиднең көн балкыган җам касәсен * †, Китәрт аның эчендәге гәүһәр ташын, Ни бетмәгән дәүләт ди ул? Чик бир аңа, Китәрт аның бар бизәген төптән ала. I Шируя — Хөсрәүнең улы, аны богауга салучы һәм үтерүче. † Җәмшид җамы — борынгы Иран шаһы Җәмшид касәсе. Иран мифологиясе буенча, бөтен дөньяның сере шул касәдә чагылган булып, аңа карасаң, дөньяда ни эш барлыгын, тормыш хикмәтен белеп булган. Шуннан алып бу җам, көнчыгышта шагыйрьләр телендә «Җаме-Җәму? аталып, илһам музасы мәгънәсендәрәк бер символ булып кулланып киткән. Мәсәлән, Нәваидә: Җаме Җәм берлә хозер суы насыйбымдыр мәдам. Мәгънәсе: Җәмшид Жәме белән тере суы әлегә минем өлеш. £ Хөсрәүнең Шируя кулыннан үтерелүе 85 Ташларыннан уен өчен ясат шахмат, Куандырыр күзеңне ул, булырсың шат. Аннан тотып ул фирәзә касәне кыр, Аннан миңа алка, йөзек, таҗлар койдыр. Бүләкләгәч ярыңны бүләк белән, Куып чыгар Барбәдне ‡ син хезмәтеннән. Ул Хөсрәүнең урыны-йорты калсын дансыз. Менгән аты Шәбдиз § калсын дүрт, аяксыз. Шуннан гына мин кайгымнан бушармын да» Кул кушырып торырмын мин кушканыңа. Синең белән бер җан булыр шунда күңлем, Ачармын'Һәм бу серләрнең шунда төбен». Ширүягә бу сүз килгәч ул Шириннән, Мәгъкүл күрде сүзен, Хөсрәү үче белән, Ширин белән кердек кичә ясау өчен, • Үтәде ул аның кушкан бөтен эшен. Хәбәр итте Ширингә ул эштән бушап, Ширин булды кайгысында бу хәлдән, шат.. ; Шуннан Ширин ул Хөсрәүдән калган малны, Иске, яңй кием бармы, асыл бармы, Чакыртты да юксылларны, мохтаҗларны, Өләштерде тынсын өчен Хөсрәү җаны. ХӨСРӘҮНЕҢ КҮМЕЛҮЕ, ШИРИННЕҢ ҮЗ-ҮЗЕН ҮТЕРҮЕ Ширий башын күтәрүгә иртә булгач* :• ••'I Татлы җаный бирәсе дә күтәрде баш** Әзерләтте шаһлар йоласынча итеп, Хуш исле гуд агачыннан зур бер бишек. Ул бишёкне куйгач алтын бер күпергә, Асыл ташлар эчендә ул янып күренә. Иске’шаһлар гадәтенчә, тиешенчә, Хөсрәү тәнен салдылар Һәм шул бишеккә. ‡ Барбәд — Хөсрәүнең яраткан сарай шагыйре. дән китерелгән, башка азлардан дүрт'аршшГбиек"^улга^хёХү^шш ‘ Византия' аштан ашаткан, үлгәч аны кәфен сарып күмдереп, таш билге куйдыоган^ЛЛ™31' 311 сурәткә карап елын булган имеш. Хөсрәү белән атыныц шул билгесе Кномантяһ^ саклануы язмаларда күренә. J х\ирманшаһта Ширин — һәм Нсем, һәм татлы дигән хл„ « ике мәгънәдәге сүзне «Ширин ширин» рәвешендә" янәшә КУЛЛ^УЫ КЕ ” Ә ' урында бУ юлларда да Шириннең ширин (татлы) җшш?™£ве“ ХрелгәнХУйНЗТа' Бу Шириннең үлем көне киная белән әйтелгән. Р Д ^ерелгән^ Бу юлларда ЯС Низами Күтәрделәр бәкләр аны кулларына, Юнәлделәр салкын кабер юлларына. Шаһның булган түрәләре саф-саф атлап, Бардылар ул шаһ бишеген чолгап, саклап. ; Ул Барбәднең бармагыннан каләм төшкән, Тотмас өчен үз бармагын үзе кискән. Нәкиса †† да сындырды үз уен сазын, Чиртмәс өчен һәм сындырды үз тырнагын. Төп таяныч баш вәзир дә өмет өзеп, Тетри иде давыл суккан яфрак кебек. Аһ-ваһ, елау тавышлары җирне күмде: «Аһ, безнең дә җанны алды шаһ үлеме! Иран бәкләренең иде сыенычы, Гаскәрләрнең байрагы һәм кын-кылычы. Тәңрем, безне шул бәхеткә тиендердең. Кире алыр булгач аны ник соң бирдең?» Ялангач баш кол-кәнизәк арасында, Сәрви кебек зифа Ширин бара шунда. Нәркистан ул күзләренә сөрмә тарткан, > Бикәчләрчә тырнагына кына яккан. Колагында җәүһәр алка тона-балка, • Иңбашында ул чәчләре алка-алка, Маңлаенда пәрдәсе бер йолдыз янган, Киемнәре көн тугандай кызыл янган. Исергән күк бара калмый ул бишектән, Бу фетнәне күргән берәү яза истән. Шулай мәет озатканда, ансы җитми, Менә Ширин куллар айкап биеп китте. Күргән берәү уйлый калды: бу Ширин, ди, Шаһ үлгәнгә аз гына да үкенми, ди. Шируя дә бирелде һәм шул ук уйга, Ширин күңелен үзендә дип уйлый ул да. Юлның буен бии, бии килеп шулай, Шаһның кабер гөмбәзенә җитте ул ай. Шаһ мәете ул гөмбәзгә кертелгәндә, йөз бирделәр бар агалар шул гөмбәзгә. Билен буды, килде Ширин баш мөбәдкә, " Хезмәт өчен алдан керде шул гөмбәзгә. Керде — япты һәм бик салды ишегенә, Хәнҗәр учлап килде шаһның бишегенә. Шаһ бәгърениән бәйләвечен сүтеп алды, Куш ирендәй ул яраны үбеп алды. Күзен алмый ул ярага карап торды, һәм шул җирдә үз түшенә хәнҗәр орды
Хөсрәүнең күмелүе, Шириннең үз-үзен үтерүе j 87 Түкте шаһның ярасына кайнар канын, Шаһ- ярасы яңа яра булды тагын. Авып төште шаһ янына, аны кочты, йөзләр йөзгә, иңнәр иңгә ялганышты. һәм кычкырды көчле итеп Ширин шунда, — Авазыннан барлык кеше калды тынга: «Кавыштык без, булдык тагын бер җан, бер тән! Җан белән тән бер мәңгелек мәхәббәттән!» Котлы булсын ул Хөсрәүнең нурлы туе! Урын булсын Ширин өчен аның куены. Бу кабергә бер кем җитеп алкыш бирсә, һәм ярлыкау, һәм нур иңсен ул дус-ишкә! Тәңрем, һаман ару торсын туфраклары, Үзең кичер бу кавышкан ике ярны. Нинди татлы, аһ, Щириңнең бу үлеме, • Хәйран аның бу җан алу, җан бирүе. Мәхәббәттән үлсәң, шулай үлү тиеш, Җан күргәнгә җаның шулай бирү тиеш. Ир булмаган һәркемне син хатын димә, Бар кем шундый дәртсез ирләр, куйма иргә. Бик күп гүзәл хатыннар бар, арыслан күк, Ирләрдән дә хатынкыздан калышкан күп. Кубарылды карулы юл тузаннары, Төнге ганбәр һәм шәмщадне ‡‡ җил кубарды. Кайгы-хәсрәт дәрьясыннан купты болыт» Таудан тауга ашып акты силләр булып. Киң далалар тап-тар булды бердән бергә. Җңр күк булды, күк әйләнде кара җиргә. / • §§ • ' :1 Бу хикмәтне төшенүче өлкән ирләр. Булган хәлгә бер тавыштан болай диләр; «Котлы бул син әй заман, яшә син җир! Кияүләргә шундый булган киленнәр бир!» Н. Исәнбәт тәрҗемәсе