Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧЫН КЕШЕ

Икенче 1 Армия командующиенең үтенүе буенча, Алексей Мересьевны Москва госпиталенә илтеп салдылар. Аның белән килгән лейтенант Константин Кукушкинны да бер уңайдан шунда ук урнаштырдылар. Москва госпиталенең әйбәтлеген мактаган Андрей Дегтяренко белән Леночка әллә ни арттырмаганнар иде. Сугышка кадәр бу госпиталь бер институт клиникасы иде. Анда бер мәшһүр совет галиме имгәнүләрдән һәм төрле авырулардан соң кеше организмын бик тиз рәткә кертү буенча яңа методлар эзли иде. Бу клиниканың нык традицияләре һәм бөтен дөнья күлемендә даны бар иде. Сугыш көннәрендә ул галим үз институтының бу клиникасын офицерлар госпиталенә әйләндерде. Монда авыруларны, элекке шикелле үк, заманыбызның алдынгы фәненә мәгълүм методлар белән дәвалыйлар иде. Сугыш башкала тирәсенә килеп җиткәч, госпитальдә яралылар бик күбәйде, койкалар санын дүрт тапкыр арттырырга туры килде. Барлык ярдәмче бүлмәләр — авырулар янына килүчеләр белән очрашу бүлмәсе, уку һәм уен. бүлмәләре, медицина персоналы өчен булган бүлмәләр һәм терелеп килүче авыруларның гомуми ашханәсе, — барысы да палатага әверелде. Мәшһүр, галим, хәтта үзенең кабинетын др авыруларга биреп, ♦ Дәвамы. Башы 8 нче санда. 2. „с. ә.- № 9. кисәк үзе китаплары һәм күнеленә якын әйберләре белән элек дежурка булган кечкенә генә бүлмәгә күчте. Шуңа да карамастан, вакыт-вакыт койкаларны коридорга да куярга туры килә иде. Ялт иткән ап-ак стеналы бүлмәләрдә һәрьяклап сузып-сузып ыңгырашу, аһылдау, гырылдап йоклау тавышлары һәм каты авыруларның саташулары ишетелеп тора. Биредә хәзер авыр, сасы сугыш исе — канлы бинт һәм азган яра исләре, тереләй чери торган кеше тәне исе хөкем сөрә. Ничек кенә җилләтсәң дә, бу исләрне бетереп булмый инде хәзер. Галимнең үз чертежлары буенча эшләнгән уңай кроватьлар белән янәшә күптән инде поход койкалары тора. Савыт-саба җитешми. Клиниканың матур фаянс савыт-сабасы белән бергә ямьшәеп беткән алюмин табаклар йөри. Якында гына төшеп ярылган бомба итальян стилендәге зур тәрәзәләрнең пыяласын чәлпәрәмә китерде, һәм аларны фанер белән кадаклап куярга туры килде. Су җитешми, әлсдән-әле газ туктый, һәм инструментларны борынгы спиртовкаларда кайнатырга туры килә. Ә яралылар һаман өстәлеп торалар. Аларны самолетлар белән дә, автомашиналар белән дә, поездлар белән дә китерәләр. Фронтта безнең һөҗүмебез киңәйгән саен аларның саны арта бара. Шуңа да карамастан, госпитальнең бөтен персоналы—аның шефы. 17 Борис Полевой 18 атказанган фән эшлеклесе һәм Верховный Совет депутатыннан алып сиделкага, гардеробщицага кадәр, — барысы да арган, бервакытта да туйганчы йокламый торган, кайвакыт ярым ач йөреп, егылганчы эшли торган кешеләр үз учреждениеләренең гадәтләрен фанатикларча үтиләр иде. Вакыт-вакыт икешәр, хәтта өчәр смена беррәттән дежурда торучы сиделкалар һәр буш минутны чисталык урнаштыру өчен файдаланалар. Ябыгып, картаеп, арудан көчкә аякларына басыл торган сестралар эшкә, элекке шикелле үк, апак халатлардан киләләр һәм врачларның кушканнарын үтәүдә, элекке кебек үк, гаҗәеп таләпчән иделәр. Ординаторлар мендәр тышында яки жәймәдә берәр тап күрсәләр, элекке шикелле үк, бәйләнәләр, стеналарның, баскыч култыксаларының, ишек тоткаларының чисталыгын ап-ак кулъяулыгы белән сөртеп карыйлар. Начальник үзе зур гәүдәле, кызыл чырайлы, агарып килә торган куе чәчле, чал кергән очлы кара сакаллы, бик кызу бер карт иде. Ул, апак халат кигән бер көтү ординаторларын һәм ассистентларын ияртеп, сугышка кадәрге кебек, тәүлегенә ике тапкыр, мәгълүм сәгатьләрдә палаталарны тикшереп йөри, яңа килгән авыруларның диагнозларын карый, бик каты ятучылар турында консультацияләр бирә. Сугышның шушындый кызган чакларында госпитальдән тыш та аның эше — муеннан. Ләкин ул, йокы һәм ялдан өзеп булса да, үзенең кадерле госпитале өчен вакыт таба. Работникларының берәрсен гамьсезлек өчен кыздырырга туры килгәндә, бик каты тузыла, гаепле кешене, әлбәттә, җинаяте өстендә тотып, авырулар алдында орыша: — Минем клиникам, — ди ул, — менә шушы кап-караңгы, көн саен бомбага тотыла торган Москвада, элекке шикелле үк, үрнәк булырлык итеп эшли, — бу һәртөрле Гитлерларга һәм Герингларга безнең җавабыбыз, — ди ул, кызып. — Сугыш кыенлыкларына сылтау итүләрегезне ишетәсе булмыйм моннаю соң, эшлексез һәм ялкау кешеләр бар икән, шайтаныма олаксыннар алар моннан һәм нәкъ менә хәзер,, иң кыен вакытта, госпитальдә аеруча каты тәртип булырга тиеш,— ди иде ул‘. Ул үзе, палаталарны тикшерергә чыкканда, шул кадәр төгәл, билгеләнгән вакытта йөрть иде, сиделкалар палаталардагы стена сәгатьләрен аның керүенә карап куялар иде. Хәтта һава тревогалары да бу кешенең төгәллеген боза алмадылар. Аның шушы төгәллеге госпиталь работникларын могҗизалар күрсәтергә, һич мөмкин булмаган шарТл!арда да сугышка кадәрге тәртипне сакларга мәҗбүр итә иде булса кирәк. Бер тапкыр, иртәнге карап йөрүләр вакытында, госпитальнең әлеге' начальнигы (без. аны Василий Васильевич дип атыйк) өченче катның баскыч мәйданчыгында тора торган ике янәшә койканы күреп алды. — Бу нинди күргәзмә?—диде ул, кычкырып, һәм үзенең шәләмә кашлары астыннан ординаторга шундый усал караш ташлады, озын буйлы, ихтирам итәрлек шактый олы яшьтәге ординатор, мәктәп баласы кебек, төз катып калды. — Төнлә генә китерделәр... Очучылар алар. Менә бусының бот сөяге белән уң кулы сынган. Хәле ярыйсы. Менә бусыныкы бик авыр, — һәм ул ничә яшьтә икәнен әйтүе кыен булган, күзләрен йомып яткан бер бик ябык кешегә төртеп күрсәтте. — Үкчә сөякләре изелгән, ике аяк табаны икесе дә үлгән һәм иң әһәмиятлесе — соң дәрәҗәдә ябык. Мин, әлбәттә, ышанмыйм, ләкин аларны озата килгән икенче ранглы хәрби врач яза, үкчә сөякләре изелгән авыру унсигез көн буенча немец тылыннан үрмәләп кайткан, ди. Бу, әлбәттә, арттыру булса кирәк... Ординаторга колак салмастан, Василий Васильевич одеалны күтәреп карады. Алексей Мересьев кулларын күкрәгенә аркылы-торкылы салып яткан иде. Аның ак күлмәк Чын ксшс 19 Һәм ак җәймә фонында аерым-ачык булып күренеп торган кара, кипшенгән кулларына карап, кешенең сөяк төзелешен өйрәнергә мөмкин булыр иде. Профессор одеалны яңадан ипләп кенә япты да, ординаторның сүзен бүлеп, — Ник монда яталар? — дип сорады. — Коридорда урын юк ич... Сез үзегез... — Нәрсә «сез үзегез!» Ә кырык икенчедә? — Соң бит ул полковниклар палатасы ич. — Полковниклар? — профессор кабынып китте. — Нинди юләр уйлап тапты аны? Полковниклар, имеш. Тинтәкләр! — Соң бит безгә әйтелде: Советлар Союзы Геройлары өчен резерв калдырыгыз, диелде. — Геройлар өчен, имеш. Бу сугышта бөтен кеше герой. Нәрсә сез мине өйрәтеп торган буласыз? Кем монда начальник? Минем боерыкларымны яратмаган кеше бер минут та монда тормасын. Хәзер үк очучыларны кырык икенчегә күчертегез! Тапкансыз уйлап тинтәклек: полковниклар өчен, имеш! һәм ул, тынып калган ярдәмчеләрен ияртеп, инде китә дә башлаган иде, кинәт яңадан борылды, Мересьев өстенә иелде һәм гел дизенфикцияләп тору сәбәпле тиресе куба торган йомшак кулын очучының иңбашына куеп, сорады: — Ике атнадан артык немец тылыннан шуышып кайтуың дөресме? — Шулай ук миндә гангренамыни? — диде Мересьев күңелсез тавыш белән. Профессор, ишектә тукталып калган ассистентларына бер ачулы караш ташлады да, очучының кайгы һәм борчылу тулган кара күзләренә текәлеп, кинәт әйтте. — Синең кебекләрне алдау гөнаһ булыр иде. Әйе, гангрена. Ләкин борыныңны салындырма! һәр кыен хәлнең бер җае табылган кебек, дөньядагы һәртөрле авыруның дәвасы табыла. Аңладыңмы? Менә шул алайса. һәм ул, шау гөр килеп, китеп барды. Бераздан каядыр еракта, коридордагы пыяла ишек артында, аның болыттай гөлдерәве ишетелә башлады. Мересьев ул киткән якка авыр караш ташлады: — Кызык кына кеше. — Псих. Күрдеңме? Безгә яра- макчы булды. Беләбез без синең кебек беркатлыларны, — дип Кукушкин усал итеп көлеп куйды. — Димәк, полковниклар палатасына урнашу дәрәҗәсенә ирештек. — Гангрена, — диде әкрен печә Мересьев һәм сагышлы тавыш белән кабатлады: — Гангрена. 2 Полковниклар палатасы дип атала торган бүлмә цкенче катта, коридорның икенче башында иде. Аның тәрәзәләре көньякка һәм көнчыгышка караганлыктан кояш, бер койкадан икенче койкага күчеп,, көн буе палатадан китеп тормый. Артык зур бүлмә түгел. Паркеттагы кара тапларга карап хөкем йөртсәң, сугышка кадәр монда ике кровать, ике тумбочка һәм уртада бер түгәрәк өстәл торган. Хәзер дүрт койка тора. Аларның берсендә, бөтенләй бинтка уралып, биләүдәге сабый бала шикелле, бер яралы ята. Ул, биләүләре арасыннан хәрәкәтсез буш күзләре белән түшәмгә карап, гел чалкан ята иде. Икенчесенә, Алексейныкы белән янәшә койкага, җыерчыкланып беткән шадра битле, аксыл нечкә мыеклы, сөйләшергә һәм кешегә хәзер хезмәт күрсәтергә бик ярата торган гаҗәеп хәрәкәтчән бер кешене урнаштырганнар иде. Госпитальдә, кешеләр бик тиз танышалар. Кичкә таба инде Алексей шадра кешенең сугышка кадәр Себер аучысы булуын, колхоз председателе булып эшләгәнлеген, хәзер хәрби профессиясе буенча снайпер һәм бәхетле снайпер икәнен белеп алды. Ул ике улы һәм кияве белән бергә, Себер дивизиясе составында Ельня янындагы атаклы Борне Полевой 20 сугышларда катнашкан, һәм шул вакыттан бирле, аның үзенчә итеп әйтсәк, җитмешләп немецны «тончыктырган» Советлар Союзы Герое иде ул. Фамилиясен ишеткәч, Алексей аның чандыр гәүдәсен күздән кичерде. Бу фамилияне ул вакытта’ армиядә яхшы беләләр иде. Хәтта зур газеталар да бу снайперга баш мәкаләләрен багышладылар. Госпи- тальдәге барлык кеше — сестралар, врач-ординатор, хәтта Василий Васильевич үзе дә — хөрмәт йөзеннән аны Степан Иванович дип йөртәләр иде. Палатадагы дүртенче кеше, бинтларга урап ташланган Гриша Гвоздев, үзе турында көн буе бер сүз әйтмәде. Ул гомумән бер дә сөйләшми иде. Ләкин бөтенесен белеп тора торган Степан Иванович аның кем икәнлеген Мересьевка шыпырт кына сөйләп бпһде. Ул да Советлар Союзы Герое икән: танк гаскәрләрендә хезмәт иткән, үзе лейтенант. Армиягә танк мәктәбеннән килеп, беренче тапкыр чик буенда, кайдадыр шунда Брест-Литовск крепосте янында сугышкан һәм шул беренче көннәрдән бирле гел сугышып йөргән. Белосток янындагы мәшһүр танк сугышларында тан- кысы сафтан чыккач, командиры, үтерелгән икенче бер танкка күчеп утырган һәм, танк дивизиясенең калдыклары белән бергә дошманга каршы суышып, Минскига таба чигенүче гаскәрләрне каплап торуда катнашкан. Буг елгасындагы сугышта_ икенче танкысы сафтан чыгып, үзе яраланып, өченче машинага күчеп утырган һәм, һәлак булган командиры урынын алып, рота белән командалык итә башлаган. Аннары, немецлар тылына эләгеп, өч машинадан торган танк группасы төзегән һәм, немец обозларына, гаскәри колонналарына һөҗүм итеп, бер айлап дошманның ерак тылларын айкап йөргән. Ул Дорогобуж тирәсендә туып үскән икән. Фронт сызыгы аның туганүскән җирләренә килеп җиткәнен белеп алгач, егетнең җаны түзмәгән: танкларын шартлатканда үзенең калган сигез сугышчысы белән урманнар арасыннан фронт ягына таба киткән. Сугыш башланыр алдыннан ул өенә, борыла-сырыла аккан кечкенә генә бер елга буендагы туган авылына кайтып килгән. Анасы, авыл укытучысы, авырып киткәч, атасы— бер агроном, хезмәт иясе депутатларының өлкә советы члены, —аны армиядән чакыртып кайтарган булган. Шәһәрләрне һәм олы юлларны читләтеп үтеп, Белоруссиянең тапталып беткән басулары, яндырылган авыллары буйлап, ерткыч хайван шикелле, кача-поса барганда, Гвоздев үзенең туган авылын, мәктәп янындагы тәбәнәк кенә агач өйне күз алдына китерә: менә аның әнкәсе кечкенә генә ябык карчык, хәлсез килеш иске диванда ята; менә атасы, борынгыча итеп тегелгән чесунча пиджак киеп, кайгылы төс белән чал сакалын чеметкәләп, йөткеренгәләп, авыру хатыны янында утыра; менә сеңелләре— өч ү(смер кыз: кечкенәләр, каралар, аналарына ошаганнар. Менә ул нечкә буйлы, зәңгәр күзле авыл фельдшерицасы Җеняны исенә төшерә: ул кыз аны станциягә кадәр ат белән озата килгән иде, һәм Гвоздев аңа көн саен хат язып торырга вәгъдә иткән иде. Сагышлы уйланып, Гвоздев кырлар өстеннән бара: туган йортында ул нәрсә күрер, туган тумачалары китеп өлгергәннәрме, китеп өлгермәгән булсалар, хәзер исәннәрме икән? Туган йортында Гвоздевны күңелгә дә китерүе мөмкин булмаган коточкыч нәрсә каршылый. Өй юк, туганнары юк, Женя да юк, хәтта авыл үзе дә юк. Капкара күмерләр арасында ялгыз мич сузаеп тора, мич янында, мыгыр-мыгыр сөйләнеп һәм тыпыр-тыпыр биеп, бер карчык нәрсәдер пешереп йөри. Шушы ярым тиле әби аңа барысын да сөйләп бирә: немецлар керер алдыннан анасының хәле бик авыр булып, атасы һәм сеңелләре аны алып китәргә дә, калдырып китәргә Чын кеше i 21 дә кыймаганнар. Немецлар хезмәг иясе депутатларының өлкә советы члены семьясының авылда калган икәнен белгәннәр дә шул төнне үк аларны өй янындагы каенга асып үтергәннәр, ә йортка ут төрткәннәр. Женя немецларның иң зур начальниклары янына йөгергән, Гвоздевлар семьясына тимәүләрен үтенгән. Аны бик озак газаплаганнар, начальник кызны көчләмәкче булган, анда тагын нәрсәләр булгандыр, анысын әби белми, тик Женяны начальник торган йорттан икенче тәүлек дигәндә генә алып чыкканнар, ул инде үлгән булган, һәм аның мәете ике көн елга буенда яткан. Авыл үзе моннан биш көннәр элек кенә янган икән: аны немецлар яндырганнар. Колхозның ат сарайларында торган бензин цистерналарына кемдер ут төрткән булган. Карчык, Гвоздевны янып көл булган йорт янына алып барып, карт каенны күрсәтә. Аның юан ботагында кайчандыр Гвоздев таган атынган булган. Хәзер каен инде корыган, һәм аның янган ботагында биш бау очы җилдә селкенеп тора. Тыпыр-тыпыр биеп һәм ниндидер догалар мыгырдап, карчык егетне елга буена алып бара, кайчандыр кызның гәүдәсе яткан урынны күрсәтә. Гвоздев ул кызга көн саен хат язарга вәгъдә бирсә дә, бер хат та яза алмаган иде. Егет шаулап торган камышлар арасында бераз басып тора да, кырт борылып, урманга, сугышчылары янына китеп бара. Бер сүз дәшми ул, һәм күзләрендә яшь әсәре булмый. Июнь ахырында, генерал Конев армиясе Көнбатыш фронтта һөҗүм алып барганда, Григорий Гвоздев үзенең сугышчылары белән немецлар фронтын үтеп чыга. Август аенда аңа яңа машина булган атаклы «Т—34» машинасын бирәләр, һәм кышка кадәр батальонда аның «чамасыз» кеше дигән аты чыгып өлгерә. Аның турында сөйләнгән, язылган вакыйгалар! әкият төсле булсалар да, асылда чын вакыйгалар булалар. Бер тапкыр төнлә белән ул, разведкага барган җи* рендә, танкысын бөтен ходка җибәреп, немец ныгытмалары аркылы ү.теп китә, мина кырын исән-сау уза һәм, бик каты атып, паника куптарып, Кызыл Армия частьлары тарафыннан ярым боҗрага кысылган бер шәһәргә бәреп керә һәм, немецлар арасына курку салып, шәһәрнең икенче башына, үзебезнекеләр янына барып чыга. Икенче тапкыр, хәрәк!әтчән группа белән немецлар тылында йөргән чакта, ул, засададан атылып чыга да, немецларның атлы обозы өстенә ташланып, йөкләрне, атларны һәм немецларны танк гусеницасы белән изә башлый. Кыш көне, кечерәк кенә бер танк группасының башында торып, Ржев янындагы ныгытылган бер авылның гарнизонын атакалый. Ул авылда дошманның кечкенә генә оператив штабы урнашкан була. Авылга кермәс борын ук, оборона сызыгын үткән чакта, машинага яндыргыч сыекчалы ампула килеп эләгә. Танкны кара сөремле ялкын чолгап ала, ләкин экипаж сугышуын дәвам иттерә. Борттагы барлык коралларыннан атаата, маневрлар ясап, танк качучы немец солдатларын гусеницалары белән сытасыта, гигант факел кебек, авыл буйлап чаба. Гвоздев һәм аның егетләре (үзе белән бергә чолганыштан чыккан егетләр булалар алар) белеп торалар: менә хәзер баклар яки боеприпаслар шартлаячак һәм алар һәлак булачак. Егетләргә суларга һава җитми, кызган стеналар пешерә, киемнәренә ут каба, ә алар һаман сугышалар. Гусеницалар астында шартлаган авыр снаряд танкны әйләндереп ташлый, һәм әллә һава дулкыны, әллә кар белән ком утны сүндерә.. Гвоздевны янган Хәлендә машинадан тартып чыгаралар. Ул танкның башнясында, үлгән стрелок белән янәшә утырган булган. Стрелок үлгәч, аны алыштырган булган ул. Икенче ай инде, терелүдән өмет өзеп, кабер якасында ята икән: берни белән кызыксынмый һәм ва Борис Полевой 22 кыт-вакыт көннәр буе бер сүз дәшми икән. Авыр яралыларның дөньясы гадәттә палата эче белән чикләнә. Кайдадыр шушы стеналардан тышта сугыш бара, вак һәм бөек вакыйгалар булып тора, дөнья айкала. һәм һәрбер көн кеше күңеленә нинди дә булса бер яңа сызык сызып куя. Авыр яралыларның палатасына тышкы дөньяны кертмиләр, һәм тышкы давыл тавышы бирегә ерактан гына, тонык кына булып ишетелә. Палата ихтыярсыз рәвештә үз эчендәге ыбыр-чыбырлар белән генә яши. Кояш карау белән җылынып киткән тәрәзә пыяласында чебен йөри. Менә шушы кышкы йокыдан да айнып җитмәгән тузанлы чебен — зур бер вакыйга инде. Госпитальдән туп-туры театрга кит- мәкче булып, палата сестрасы Клавдия Михайловна бүген биек үкчәле туфля киеп килгән икән — ул да яңалык. Бүген өченчегә, барлык кешене туйдырып бетергән өрек кесәле урынына, кара җимеш компоты бирелгән икән,-— бу инде гәпләшү өчен тема. Госпитальдәге авыр яралының ялыктыргыч рәвештә әкрен үтә торган көнен биләп, бөтен фикерен үзенә тартып торучы нәрсә — аның ярасы: шушы яра аны көрәшчеләр сафыннан, авыр сугыш тормышыннан тартып алган да шушы йомшак, уңай, ләкин җан биздергеч койкага китереп салган, йокыга киткәндә дә ул шушы яра, шушы шеш яки сынган аяк турында уйлый; төшендә дә шуларны күрә; уянып китүгә кабаланып тизрәк шуларга күз төшерә: шеш кимемәгәнме, кызыллык бетмәгәнме, температурасы нишләгән — төшкәнме, күтәрелгәнме? Төнге тынлык га колак юк кына тавышны да ун тапкырлар арттырып ишеткән кебек, монда да гел үзеңнең авыруың турында гына уйлап ятканга күрә, яра тагын да авыртарак төшкәндәй була, һәм хәтта нык ихтыярлы кешеләр дә, сугышта үлемнең күзенә туп-туры карарга курыкмаган көчле кешеләр дә, профессорның сүзләреннән төрле мәгънә эзли башлыйлар һәм, йөрәкләре кысылып, авыруның барышы турында Василий Васильевичның фикерен аның йөзеннән укырга тырышалар. Кукушкин күп һәм ачулы итеп сукрана. Аңа һәрвакыт, шиннар тиешенчә куелмаганнардыр кебек, бик кысылганнар һәм шуңа күрә сөякләре ялгыш ялганырлардыр кебек Һәм аларны яңадан сындырырга туры килер кебек тоела. Гриша Гвоздев, яртылаш аңын югалтып, бер сүзсез ята. Ләкин Клавдий Михайловна, аның чүпрәкләрен сүтеп, яраларына учлапучлап вазелни салган чакта, Гриша, күзләрен тутырып, кып-кызыл тәненә, салынып- салынып төшкән тиреләренә түземсезлек белән карап тора, врачларның сөйләшүен ишеткәндә сагаеп тыңлый башлый. Палатада бердәнбер йөри ала торган кеше Степан Иванович булып, ул да, кисәүдәй кәкерәеп, кровать башларына тоты- на-тотына гына йөри һәм үзен >.а- рап иткән «дивана бомбаны», контузия аркасында килеп чыккан «каһәр төшкән радикулит» авыруын кызык итеп тирги. Мересьев үзенең күңел газапларын яшерә-, врачларның сөйләшүләре белән бөтенләй кызыксынмаган кебек ята. Ләкин электр нуры белән дәвалау өчен аягындагы бинтларны сүткәндә каһәр төшкән кызыллыкның әкренләп һаман тубыкка таба үрмәләвен күргәч, куркудан аның күзләре киңәя иде. Караңгы чырайлы, тыңгысыз характерлы булып китте ул. Берәр иптәшенең урынсыз шаяруы, сиделка карчыкның кулыннан щеткасы төшеп китүе, җәймәдәге җыерчыклар аның бик каты ачуын китерәләр, һәм ул үзен көчкә-көчкә генә тыеп кала. Дөрес, госпитальнең һаман саен арта барган әйбәт ашыннан аның көче бик тиз яңадан кайта башлады. Хәзер инде перевязка вакытында яки электр нуры астында ятканда, аның ябыклыгыннан яшь практикапткалар- ның котлары алынмый. Ләкин аның саулыгы никадәр тизрәк яхшырса, Чын кеше 23 аяклары шул кадәр тизрәк начарая •барды. Кызыллык инде тубык өс- тенә менде. Бармаклары бөтенләй сизми башлады: энә белән кадагач та авыртмый. Шешнең җәелүен «блокада» дигән сәер исемле бер нәрсә белән туктаттылар. Ләкин сызлау, көчәя барып, тәмам түзә алмаслык хәлгә килде. Көндезләрен Алексей, мендәргә капланып, тып- тын ята. Төннәрен Клавдия Михаиловна аңа морфий уколы ясый. Куркынычлы «ампутация» сүзе хәзер врачларның сөйләшүләрендә торган саен ешрак ишетелә башлады. Василий Васильевич кайвакытны Мсресьевның койкасы янында туктала да сорый: — Я нихәл, түшләр сызлыймы? Кисеп ташласак ничек булыр, ә? 'Чик — һәм аттың бәрдең. Алексей бөтенләй куырылып төянә. Кычкырып җибәрмәс өчен тешләрен кысып, башын гына чайкый ■һәм профессор ачулы итеп мыгыр- .дана башлый: — Ихтыярың, түз-түз. Менә бу нәрсәне сынап карыйк әле, — ди һәм, бүтәнчәрәк дәваларга кушып, чыгып китә. Аның артыннан ишек ябыла, коридорда аяк тавышлары тына, ә Мересьев, күзләрен йомып, уйланып ята: «Аяклар, аяклар, аяклар!..» Шулай ук аяксыз калыргамыни? Туган шәһәре Камышиндагы карт көймәче Аркаша абзый кебек, агач аяклы гарипкә әйләнергәмени? Коенган чакта, аның кебек, агач аякларыңны чишеп ярда калдырасың да, үзең маймыл кебек, дүрт аякланып суга кереп китәсең. Аның күңел газапларын тирәнәйтә торган тагын бернәрсә бар иде. Госпитальдә үткәргән беренче көнне үк ул Камышиннан килгән хатларны укып чыкты. Анасыннан килгән өчпочмаклы хатлар, барлык аналарның хат; ^ры кебек,, кыска булып, яртылаш туган - тумачалар- ’яыц сәламнәреннән һәм анасының тынычландыру сүзләреннән тора иде: янәсе, өйдә бөтенесе аллага төкер һәм ул, ягъни Алеша, анасы •өчен борчылмасын, ә хатның калган яртысы — төрле үтенүләрдән гыйбарәт иде: янәсе, үзеңне сакла, суык тимәсен, куркыныч җиргә тыгылма, немецларның мәкерлегеннән саклан (ул мәкерлек турында карчык’ күршеләрдән җитәрлек ишеткән иде), янәсе, аякларыңны коры йөрт. Бу хатларның эчтәлеге барысының да бер булып, аерма тик шунда гына иде: бер хатта анасы, гәрчә үзе аллага ышанмаса да, күрше хатынга Алексей өчен ддга кылырга кушуын язса, икенчесендә өлкән уллары өчен борчылуын яза иде. Алар кайдадыр көньякта сугышып йөриләр һәм инде күптәннән бирле хатлары килми иде. Соңгы хатында • үзенең төш күрүен язган иде: имештер, Иделдә язгы су ташыган чакта барлык уллары аның янына кайтканнар; имештер, мәрхүм аталары белән бергә бик күп итеп балык тотып алып кайтканнар да, ул аларны балык пирогы белән сыйлаган; күршеләр, төшне юрап, мөгаен улларыңның берсе фронттан кайтыр, дип әйткәннәр. Карчык Алексейга яза, начальникларыңнан сорап кара әле, улым, бер генә көнгә булса да җибәрмәсләр микән, ди. Укучы бала кулы белән язылган шикелле, эре түгәрәк хәрефләр белән язылган зәңгәр конверттагы хатлар үзе белән бергә ФЗУ да укыган Ольга исемле бер кыз хатлары иде. Ул кыз хәзер Камышиндагы такта яру заводында техник булып эшли. Яшь чагында Алексей үзе дә шунда токарь булып эшләде. Бу кыз бары тик балалык дусты гына булмаганга күрә, аның хатлары да гади хатлар гына түгел иде; Ул аларны берничә кат укып чыкты: яңадан һәм яңадан кайтып, хатның гади генә сүзләреннән ниндидер бүтән, аның үзенә дә аңлашылып бетми торган сөенечле яшерен мәгънәләр эзләде. Кыз үзенең хатларында, эшем муеннан, вакыт әрәм итМәс өчен, кунарга да өйгә кайтЫп тормыйм, шушында гына кунам/; заводны хәзер инде син танымас идең, монда безнең нинди нәрсәләр эШләя Борис Полевой 24 чыгарганыбызны белсәң, таңга калыр идең, дип язган иде. Сүз арасына гына кыстырып, ял көннәрендә, айга бер генә эләгә торган шушы сирәк көннәрдә, Алексейның анасы янына кергәләвен, карчыкның хәле шәптән түгеллеген, чөнки өлкән улларыннан бөтенләй хәбәр-хә- тәр килмәвен һәм соңгы вакытта каты-каты гына авырып алгалавын язган иде. Аннары, карчыкка ешрак һәм күбрәк яз, аны начар хәбәрләр белән борчыма, чөнки хәзер син аның, бәлки, бердәнбер диярлек шатлыгысыңдыр, дип үтенгән иде ул. Оляның хатларын укый торгач, Алексей анасының төш турындагы хәйләсен аңлап алды. Ул аны көтә икән, ул’аның исән-сау кайтуын өмет итә икән. Әгәр менә хәзер Алексей үзенең башына төшкән бә- ланы әйтеп язса, аларның икесенең дә йөрәкләрен телгәләячәк. Ул озак уйланды, ләкин дөресен язып җибәрергә күңеле бармады. Бераз көтәргә карар итте ул. һәм икесенә дә, тормышым яхшы, тыныч участокка күчерделәр, дип язды. Ә адресының үзгәрүе шиккә төшермәсен өчен, хәзер тылдагы бер частьта хезмәт итәм, махсус задание башкарам һәм, монда бик озак маташырга туры килер ахыры, дип язды. һәм менә хәзер, врачларның авызыннан «ампутация» сүзе торган саен ешрак чыга башлагач, Алексейны курку баса башлады. Гарип килеш ул ничек Камышинга кайтыр?! Үзенең кисек аякларын ничек итеп Ольгага күрсәтер?! Барлык улларын фронтта югалтып бетереп, соңгы улының өйгә кайтуын көтеп торучы анасы өчен коточкыч хәбәр булачак бит бу! Палатаның ялыктыргыч сагышлы тынлыгы эчендә менә шуларны уйлап ятты ул. Тың- гысыз Кукушкинның матрац пружиналары ыңгыраша иде. Танкист сүзсез генә уфылдап куя, ә бөке- рәеп төшкән Степан Иванович, көннәр буе тәрәзә каршында утырып, бармаклары белән пыяланы дыңгырдата иде. «Ампутацияме? Юк! Ни генә булса да булсын, бары тик ампутация генә түгел. Үлгәнең хәерлерәк... Нинди салкын һәм чәнечкеле сүз бу — ампутация! Юк, һичг һич!» — дип уйлады Алексей. Бу коточкыч сүз хәтта төшенә дә керә башлады: имештер, үрмәкүчкә ошаган ниндидер бер хәшәрәт буынлы- буыилы үткен аяклары белән аньг ерткалый икән. 3 Кырык икенче палата кешеләре бер атналап дүртәү генә тордылар. Ләкин бер көнне, ике санитар ияртеп, борчылган кыяфәт белән Клавдия Михайловна килеп керде. — Бераз кысылырга туры килер, — диде ул. Степан Ивановичның койкасын тәрәзә янына куйдылар. Бу аны бик сөендерде. Кукушкинны почмакка^ Степан Иванович янына күчерделәр, ә аның урынына тәбәнәк кенә яхшы кровать куеп, пружиналы йомшак матрац салдылар. Кукушкинның моңа бик каты ачуы килде. Ул, агарынып, йоды- рыгы белән тумбочканы кыйнап, әче тавыш белән сестраны, госпитальне, хәтта Василий Васильевичның үзен дә тиргәп ташлады, кемгәдер жалоба бирү белән, каядыр язып җибәрү белән куркытты һәм шундый тузынды, бичара Клавдия Михайловна өстенә чак кына кружка белән тондырмады, бәлки тондырган да булыр иде, ләкин Алексей, үзенең чегәннеке шикелле күзләрен акайтып, бик каты кычкыргач кына бераз басылды. Нәкъ шушы вакытта бишенче кешене алып керделәр. Ул бик авыр иде булса кирәк,, чөнки санитарлар бер адым атлаган саен носилка, шыгыр-шыгыр итеп, сыгылыпсыгылып төшә иде. Авыруның бритва белән кырып ал- дырылган чәчле түгәрәк башы мендәр өстендә хәлсез генә чайкала; балавыздай сары йөзе киң, җилсенгән һәм җансыз шикелле; шактый калын иреннәрендә газап билгеләре.' бар. Ул һушсыз иде кебек. Ләкин но Чын кеше 25 силканы идәнгә куюга авыру күзләрен ачты, терсәкләренә таянып күтәрелде, кызыксыну белән палатаны күздән кичерде, ни өчендер Степан Ивановичка күз кысты — янәсе, тормышлар ничек, зарарсыз гынамы? — һәм калын тавыш белән йөткереп куйды. Аның бу калын, авыр гәүдәсе, күрәсең, контужен булган һәм шул аны бик каты сызландыра булса кирәк. Бу шешенгән зур кеше Мересьевка беренче карашта ни өчендер ошамады һәм ул аңа яратмыйча карап торды: ике санитар, сиделка һәм сестра дүртәүләп аны кроватька салдылар. Бүрәнәдәй аяклары уңайсызрак борылгач, авыруның йөзе кинәт агарып китте һәм маңгаена бөртек- бөртек тир бәреп чыкты, агарынган иреннәре кыйшайды. Ләкин ул бер тавыш чыгармады, тик тешләрен генә шыгырдатып куйды. Кроватька урнашып алгач, ул шунда ук җәймәне одеал кырыеннан каймадай итеп чыгарып куйды, китапларын, блокнотларын тумбочка өстенә өйде, аскы киштәгә теш пастасын, одеколонын, сабынын һәм кырыну кирәк-яракларын пөхтә генә итеп таратып салды һәм шуннан соң үзенең эшен бер тапкыр күздән кичерде дә, үзен өйдәгечә хис итеп, яңгыравыклы калын тавыш белән: — Ягез, танышыйк,—диде.— Полк комиссары Семен Воробьев. Юаш кеше, тәмәке тартмыйм. Компаниягә кабул итүегезне үтенәм. Ул палатадагы кешеләрне тыныч кына күздән кичерде, һәм Алексей аның үткен, саргылт күзләренең игътибар һәм сынау белән үзенә карап торуын сизеп алды. — Мин монда озакка килмәдем, — диде ул. — Белмим, кемнең ничектер, минем монда аунап ятыр- га вакытым юк. Мине үземнең кавалеристларым көтә. Менә боз китеп, юллар кипсен дә — әйдә: «Мы красная кавалерия, и про нас...» Шулаймы? — дип ул бөтен бүлмәне күңелле калын тавыш белән тутырды. Кукушкин, аңа җавап итеп, — Без барыбыз да бирегә озакка килмәдек. Боз кузгалуга, аякларыбызны алга сузып, әйдә... илленче палатага, — дип йөзен кырт стенага таба борды. Госпитальдә илленче палата юк иде. Авырулар үзара мәетләр бүлмәсен шулай дип атыйлар иде. Комиссар бу турыда белгәндер дип әйтеп булмый, ләкин ул шунда ук шаяруның күңелсез мәгънәсен аңлап алды, ләкин һич ачуланмады, бары тик Кукушкинга гаҗәпләнеп карады да сорап куйды: — Ничә яшь соң сезгә, дустым? Эх, сакал, сакал! Бик иртә картайгансыз. 4 Кырык икенче палатага яңа кеше килеп кергәннән бирле палатаның бөтен тормыш тәртибе үзгәреп китте. Барлык кеше аны Комиссар дип йөртә башлады. Бу калын гәүдәле чирле кеше икенче көнне үк барлык кешеләр белән танышып бетте һәм, Степан Иванович әйтмешли, «барлык кешенең үзенә яраклы ачкычын тапты». Степан Иванович белән ул атлар турында, ауга йөрү турында рәхәтләнеп сөйләште: ауга йөрүне икесе дә бик яраталар икән һәм бик яхшы беләләр икән. Сугышның нечкәлекләренә керергә яраткан Ме- ресьев белән хәзерге заманда авиацияне, танкларны һәм кавалерияне куллану методлары турында кызу-кызу бәхәсләште һәм, шактый кайнарланып китеп: — Авиация белән танклар, әлбәттә, бик әйбәт нәрсәләр, ләкин ат та искермәгән һәм ул әле үзен күрсәтәчәк, әгәр хәзер кавалерия частьларын рәткә салып, аларга техника да бирсәң һәм карт кылыч осталарына ярдәмгә яшьләрне, киң һәм кыю итеп уйлый белә торган кешеләрне бирсәң, безнең кавалерия дөньяны таңга калдырачак, — диде. Бер сүзсез ята торган танкист белән дә уртак тел тапты ул. Бо- лай булып чыкты:, үзе комиссарлык иткән дивизия башта Ярцево янында, аннары Духовщинада сугышып, Коневның мәшһүр контр ударында Борис Полевой 26 катнашкан икән, ә безнең танкист шунда үзенең группасы белән чолганыштан чыккан икән һәм Комиссар, мавыгып китеп, үзләренә таныш авылларның исемнәрен әйтә башлады, анда немецларны ничек һәм кайсы җирләрдә кыруларын сөйләп китте. Танкист, элекке шикелле үк, дәшмитынмый гына ятты, ләкин инде йөзен стенага таба бормады: марляга уралып беткән башын ризалык белән селеккәләп ятты. Комиссар бер партия шахмат уйнарга тәкъдим иткәч, Кукушкин- ның да Комиссарга булган ачуы шунда ук басылды. Тактаны Кукушкинның кроватена куйдылар. Комиссар яткан килеш күзләрен йомыл уйнады һәм мыгырдык лейтенантның тетмәсен тетеп салды. Шуннан соң Кукушкин аның белән тәмам килеште. Иртә белән сиделка тәрәзәләрне ачып җибәргәч, ялыктыргыч больница тынлыгына урамның күңелле шау-шуы һәм дымлы яз һавасы бәреп керә. Комиссарның кырык икенчедә яши башлавы да палатага, яз һавасы кебек үк, җанлылык кертте. Комиссар хмоның өчен махсус тырышмады. Ул, үзенең газаплы сызлануларын онытып яки онытырга үзен мәҗбүр итеп, сәламәт кешеләрчә чын тормыш белән яшәде. Иртәләрен йокыдан уянгач, ул койкасына утыра да кулларын бер күтәрә, бер төшерә, җәеп җибәрә, аннары иелә, турая, башын бер бора, бер ия, ягъни гимнастика ясый башлый. Юынырга китергәндә суның салкынрагын сорап ала, таз өстендә бик озак чыптырдый, пошкырына, аннары сөлге белән шундый каты сөртенә, җилсенгән тәне кып-кызыл булып чыга, һәм аңа карап торучыларның да ихтыярсыз шулай эшлисе килә башлый. Газеталар керткәч, сестрадан аларпы ашкынып тартып ала да, Совет Информбюросы сводкасын тиз генә кычкырып укып чыга. Аннары ашыкмыйча гына берәм-берәм фронт хәбәрләрен укырга тотына. Укыганда ул, ничектер үзенчә итеп, үз фикерләрен кыстыргалап укый: үзенә ошаган урынны пышын-пышын кабатлап, «дөрес, дөрес», ди, берәр җирнең астына сызып куя яисә кинәт: «ялганлый, эт! Башымны кисәргә бирәм, бу кеше фронтта булмаган. Менә, мерзавец! Ә бит яза», дип кычкырып куя. Бер тапкыр ул, ниндидер бөтенләй белмичә язган корреспондентка ачуы чыгып, газета редакциясенә ачулы хат та җибәрде, сугышта андый хәлләр булмый һәм булуы да мөмкин түгел, дип язды, һәм алдап яза торган корреспондентны акылга утыртуларын үтенде. Яисә, газетаны кулына тотып, уйга кала, күзләрен киң итеп ачкан килеш чалкан ята, яисә кинәт үзенең кавалеристлары турында бик кызыклы вакыйгалар сөйли башлый. Комиссарның сүзенә караганда, алар берсеннән-берсе батыр, берсеннән-берсе егет кешеләр. Аннары тагын укый башлый, һәм шунсы гаҗәп: аның искәрмәләре һәм лирик чигенешләре тыңлаучыларга бөтенләй комачау итмиләр, бәлки, киресенчә, укылган нәрсәнең мәгънәсен төшенергә ярдәм итәләр иде. Төшке аш белән дәвалау процедуралары арасында, көненә бер сәгать ул немец теле өйрәнә; күңелдән сүзләр бикли, җөмлә төзә һәм кайвакыт, ят телнең мәгънәсе турында да уйга калып, болан ди: — Егетләр, беләсезме, немецча чебеш ничек? Кюхельхен. Кызык бит! Ниндидер кечкенә генә йомшак кына бер нәрсә — кюхельхен... Ә кыңгырау беләсезме ничек? Глёк- л.инг. Шыңгырдавыклы сүз, дөрес бит? Ничектер бер . тапкыр Степан Иванович әйтмичә түзә алмады: — Иптәш полк комиссары, нигә кирәк ул сезгә немец теле? Юкка гына үзегезне интектерәсез түгелме? Көчегезне сакларга кирәк идс. Комиссар карт солдатка хәйләкәр генә карап куйды; — Ә Германиягә барып җиткәч, Берлинда пемкалар белән ниңдн телдә сөйләшермен соң мин? Чалдончамы әллә? Ә? Комиссар койкасына утырган Степан Иванович бйк урынлы гына Чын кеше 27 т харшы әйтмәкче, фронт сызыгы әлсгә бит Москва буеннан үтә һәм немкалар янына җитәргә шактый ерак әле димәкче иде, ләкин Комиссарның. тавышында күңелне шундый ышанганлык яңгырый иде, солдат бары тик тамагын гына кырып куйды һәм эшлекле итеп өстәде: — Ансы шулай, чалдонча сөйләшмәбез, ләкин бит, иптәш комиссар, шундый контузиядән соң үзегезне бераз сакларга кирәктер ич. — Бйк саклап йөртелгән ат тиз хәлдән тая. Ишеткәнең бармы? Эх, сакал, сакал! Авыруларның сакалы булмасг да, Комиссар ни өчендер аларны «сакал» дип йөртә иде. Ләкин ул моны кимсетерлек итеп әйтми, ә куңепле итеп әйтә, һәм шушылай шаярып «сакал» диюдән барысының да күңеле ачылып китә иде. Алексей көннәр буе Комиссарны күздән төшерми: аның бетмәс-төкәнмәс күңел күтәренкелегенең серен аңларга тырыша. Шик юк, Комиссар бик сызлана, йокыга китеп, үз өстеннән контрольне югалтуга бәрелеп-сугылып, ыңгыраша, тешләрен шыгырдата башлый- йөзе тартышып ямьсезләнә. Ул моны белә булса кирәк, чөнки, эш тапкан булып,, көндез йокламаска тырыша иде. Йокламаганда ул һәрвакыт тыныч, сабыр, әйтерсең лә авыру аны һич тә газапламый. 'Врачлар аның авырткан җирләрен капшап, тикшереп караганда, алар белән ашыкмыйча гына сөйләшә, шаян сүзләр әйткәли, үзен тыныч тотуы никадәр кыен булуын бары тик кулларының җәймәне кысып йомарлавыннан һәм маңгаена тир •тамчылары бәреп чыгудан гына сизеп була иде. Шул кадәр каты сызлануны ничек басып тора ала ул, шул кадәр энергия, дәрт һәм күңел күтәренкелеге каян килә •аңа—Алексей шуны һич тә төшенә алмады. Ләкин аның бик төшенәсе •килде, чөнки йокы даруын көн саен күбрәк һәм күбрәк эчүенә дә кара- •мастан, ул үзе төннәр буе йоклый .ялмый башлады һәм кайбер төннәр. не, ахылдап җибәрмәс өчен мендәр кырыен тешләп, иртәнге сәгатькә кадәр күзләрен дә йоммыйча ята иде. Профессорның палаталарны карап йөргән вакытларыңда дәһшәтле «ампутация» сүзе торган саен ешрак һәм котылгысызрак булып яңгырый башлады. Коточкыч көннең якынаюын сизеп, Алексей аяксыз яшәүнең һич кирәге юк дигән карарга килде. 5 Менә ул көн килеп тә җитте. Бер тапкыр, авыруларны карап йөргәндә, Василий Васильевич аның күм- күңгәк булган, тотканны да сизми башлаган аяк табанын бик озак * капшап-торды да, кинәт тураеп һәм Мересьевның күзләренә туп-туры карап: «Кисәргә!»—диде. Агарынып киткән Алексей бер суз әйтергә өлгермәде, профессор, кабынып китеп: «Кисәргә — һич сүз булуы мөмкин түгел, ишетәсеңме? Юкса бетәсең! Аңладыңмы?» — диде. һәм ул, үзе белән кергән ярдәмчеләренә борылып та карамастан, бүлмәдән чыгып китте. Палатада авыр тынлык урнашты. Мересьевның күзләре зур булып ачылган, йөзе таш кебек иде. Аның күз алдына гарип көймәченең зәпзәң- гәр ямьсез аяк кисентеләре килеп басты. Менә гарип көймәче, өстенбашын чишенеп ташлады да, маймыл кебек дүрт аякланып, кулларына таянатаяна, юеш ком өстеннән су эченә кереп китте. Комиссарның: «Леша!» — дигән тавышы ишетелде. — Нәрсә? — диде Алексей. Аның тавышы бик ерактан килгән кебек чыга иде. — Шулай итәргә кирәк, Леша. Бу минутта Мересьевка көймәче түгел, бәлки ул үзе кисек аяклары белән үрмәләп бара кебек, аның 'өйгән кызы, аның Олясы, — кояштай балкып торган зифа буйлы чибәр кыз, ком өстенә баскан да» чуар күлмәген җилфердәтеп, иреһ- Борис Полеоой 28 нәрен тешләп, Алексейга текәлеп карап тора кебек тоелды. Әйдә, киссеннәр! һәм ул, йөзе белән мендәргә капланып, бөтен тәне белән калтыранып, тавышсыз гына елап җибәрде. Бөтен кешегә авыр булып китте. Степан Иванович, ыңгырашып, кроватеннан төште, халатын киде һәм, туфляларын шыпылда- тып, кровать башларына тогына- тогына Мересьев янына таба атлады. Ләкин Комиссар бармаска дип ымлады: янәсе, еласын, комачаула- ма син ана*. һәм чынлап та, Алексейга җиңел булып китте. Тиздән ул тынычланды һәм озак азаплап торган мәсьәләне, ниһаять, хәл иткәннән соң кешедә була торган җиңеләеп калуны сизде ул. Кичкә кадәр ул бер сүз дәшмәде, кич белән аны санитарлар операция бүлмәсенә алып киттеләр. Бу күз чагылдырыр, лык чиста, ак бүлмәдә дә аның авызыннан бер сүз чыкмады. Хәгта, йөрәгеңнең хәле әйбәт түгел, йоклатмыйча туңдырып кына кисәбез, дигәч тә башын гына селкеде. Операция вакытында хәтта тынын да чыгармады. Василий Васильевич, гадәтенчә сестраларны һәм ярдәмчеләрен кыздыра-кыздыра, бу гади операцияне үзе ясады һәм, авыру пычак астында үлмәде микән дип, берничә тапкыр ассистентыннан каратты. ' Сөякне пычкы белән кискәндә бик авыртты, ләкин Алексей, сызлауларга күнегеп беткәнлектән, ул ак халатлы, битләренә марля япкан кешеләрнең үзенең аягы янында нишләүләрен дә рәтләп төшенеп җитмәде. Палатада аңына килгәч, аның күзләренә беренче булып Клавдия Михайловнаның кайгыртучан йөзе күренде. Ни өчен бу сөйкемле һәм йомшак күңелле хатынның йөзе шундый әсәрләнгән һәм күзләре шундый ягымлы карыйлар? Бу гаҗәп һәм аңлашылмый иде. Менә ул Алексейның күзләре ачылуын күрде дә, кинәт балкып китте, одеал астыннан әкрен генә аның кулын кысты. — Ай-яй егет икәнсез! — диде уя һәм шунда ук Алексейның пульсын капшый башлады. «Нигә алай ди әле бу?» Алексей сизеп тора: аның аяклары элеккедән .югарырак урында сызлый, ләкин, элекке кебек, янып, чемердәп, сулкылдап түгел, ә ничектер сүрән, ачыттырып сызлый, әйтерсең лә аларны тездән югарырак җирдән киндерә белән кысып бәйләп куйганнар. һәм кинәт ул одеалның бөгелешеннән күреп алды: аның гәүдәсе кыскарган. Күз ачып йомганчы аның исенә ак бүлмә, бүлмәнең күз чагылдырырлык булып ялтыравы» Василий Васильевичның ачулы мыгырданулары, ак . чиләккә нәрсәнеңдер шап итеп барып төшүе килде. «Өлгергәннәр дә?!» — дип ничектер сүрән генә гаҗәпләнеп куйды ул һәм, елмаерга тырышып, сестрага: — Мин бераз кыскарганмын ахыры? — диде. Елмаю, чырай сыту кебек, ямьсез килеп чыкты. Клавдия Михайловна» ягымлы гына итеп аның чәчләрен төзәтеп, — Зарар юк, зарар юк, дускай» хәзер хәлең җиңеләер, — дип куйды. — Шулай шул, чынлап та, җиңеләеп киттем. Ничә килограммга? — Алай димәгез, туганкай, алай димәгез. Ә үзегез егет кеше икәнсез, кайберәүләр кычкыралар, канберәүләрне бәйләп куялар да тагын тотып та торалар, ә сезнең тыныгыз да чыкмады. Әй, сугыш, сугыш! Шул вакыт палатадагы кичке эңгермеңгер эченнән Комиссарның ачулы тавышы ишетелде. — Нәрсә сез анда эч пошыра башладыгыз әле? Сестра, менә шушы хатларны аңа бирегез. Кешенең бәхете, хәтта көнләшеп куйдым: берьюлы нихәтле хат! Комиссар бер төргәк хат бирде. Алексей хезмәт иткән полктай килгәннәр иде ул хатлар. Төрле вакытта язылган булсалар да, ни өчендер бергә килеп төшкәннәр һәм менә хәзер Алексей дусларча языл, ган ул хатларны . бер-бер артлы Чын кеше 29 укый. Лвыр хезмәт белән тулган уңайсыз һәм куркыныч тормыш! Ул хәзер еракта, еракта калды һәм күңелне гел үзенә тартып тора. Хәзер инде ул тормышка Алексей мәңге кайта алмаячак. Хатларда язылган яңалыкларның иң зурысы да һәм иң кечкенәсе дә аның өчен бертигез кызык, ул аларның барысын да ләззәтләнеп укый. Полкны Кызыл Байрак ордены белән бүләкләүгә куйганнар имеш, корпустан килгән политработник шулай дип ычкындырган; Иванчук берьюлы ике бүләк алган; Яшик, ауга барып, төлке үтереп кайткан, ләкин төлкесе ни өчендер койрыксыз булып чыккан; Степан Ростовның яңагы шешеп китеп, шуның аркасында сестра Леночка белән романы бозылып тора икән. Бер минутка гына Алексей күңеле белән тагын шунда, урманнар һәм күлләр арасындагы аэродромга барып чыкты: очучылар ул аэродромны грунты начар булган өчен еш кына суккәлиләр иде, •ә хәзер Алексейга ул аэродром җирдәге иң яхшы урын булып тоела иде. Хатлар белән ул шундый мавыгып китте, аларның төрле вакытта язылган булуларын да, Комиссао- ның, елмаеп, Алексейга таба ымлап, сестрага күз кысуын да һәм шыпырт кына: «Сезнең люминалларыгызга, вероналларыгызга караганда, минем даруым шифалырак», — дип әйтүен дә сизмәде. Комиссар, вакыйгаларны алдан күреп, аңа килгән хатларның бер өлешен яшерә барган иде. Ул кадерле аэродромнан килгән сәлам хатларын бүген, Алексей өчен иң авыр көнне тапшырып, аның хәлен җиңеләйтеп җибәрде. Ләкин моның шулай булганын Алексей үзе һич тә белмәде. Комиссар карт сугышчы иде, һәм шушы * ашык-пошык язылган кәгазь кисәкләренең могҗизалы көчен, фронтта аларның вакыты белән дарудан да, сухаридан да әһәмиятлерәк булуын белә иде. Андрей Дегтяренконың хаты эченнән бер кечкенә кәгазь килеп чыкты — ул вак кына бөдрә хәрефләр белән һәм эндәш билгеләре белән чуарланып беткән иде. «Иптәш өлкән лейтенант! Әй-яй! Сүзегездә тормадыгыз!!! Полкта сезне бик еш искә алалар, чын әгәр, бер дә телдән төшеп тормыйсыз. Әле күптән түгел генә иптәш полк командиры ашханәдә әйтеп Торды: Алексей Мересьев — О! Шәп егет ул!!—ди. Үзегез беләсез, иң әйбәт кешеләр турында гына ул шулай дип әйтә. Тизрәк кай- т ы г ы з, с е з и е монда көтәләр!! Ашханәдәге дәү Деля әйтеп язарга кушты: Хәзер мин аңа бер сүзсез өч порция котлет бирермен, ди; военторг эштән чыгарса чыгарыр, ди. Сүзегездә тормавыгыз гына начар!!! Бүтәннәргә яздыгыз, ә миңа ике авыз сүз дә язып җибәрмәдегез. Шуның өчен мин сезгә бик каты үпкәлим — аерым хат язмыйм, ә сез миңа, зинһар, аерым хат язып җибәрегез — ничек яшисез, кәефегез ничек, беләсем килә!..» Бу кызык хатчыкка: «Метеорология Сержанты» дип кул куелган иде. Мересьев елмаеп җибәрде, ләкин аның күзләренә түбәндәге сүзләр чалындылар: «Тизрәк кайтыгыз, сезне монда көтәләр», — бу сүзләрнең астына сызылган иде. Алексей, калкынды да, бик кирәкле документны җуйганда кесәне капшаган төс белән аякларын кармалап карады. Кулга бернәрсә дә эләкмәде. Башына төшкән бәланың никадәр авыр булуын ул бары тик хәзер генә аңлап алды. Ул инде бервакытта да полкка, авиациягә һәм гомумән фронтка әйләнеп кайтмаячак. Ул инде бервакытта да самолет белән һава сугышына ташлана алмаячак, бервакытта да! Хәзер ул инде инвалид, яраткан эшеннән мәхрүм булды, тормыш өчен — кирәксез, йорт өчен — артык йөк булып калды, һәм моны инде төзәтеп булмый, — кабергә кергәнче шулай булачак. Борис Полевой 30 6 Операциядән соц Алексей үз эченә бикләнде. Мондый хәлдән соң булуы мөмкин булганның иң яманы иде бу. Ул зарланмады, еламады, ачуланмады. Тик сүзсез калды ул. Түшәмдәге һаман шул бер бормаборма ярыкка күзләрен текәп, көннәр буе һичбер хәрәкәтсез чалкан ятты. Иптәшләре сүз катсалар, еш кына нәрсә әйткәннәрен дә аңлап җитмичә, «әйе», «юк», дип кенә җавап бирә дә тагын, түшәмдәге ярыкка текәлеп, тынып кала иде. Врачларның барлык кушканнарын бер сүзсез үти, даруларның барысын да эчә, ашны аппетитсыз иренеп кенә ашый һәм шуннан соң тагын чалкан ята. — Әй, сакал, ни турында уйлыйсың? — дип кычкыра иде аңа Комиссар. Алексей, башын борып, алы күрмәгән кебек карап тора. — Ни турында уйлыйсың димэ — Берни турында да уйламыйм. Бер тапкыр палатага Василий Васильевич килеп керде. — Я, түшщуар, исәнме? Хәлең ничек? Герой син, герой, тының да чыгармадың. Хәзер, мин инде ышандым, унсигез көн буенча немецлардан дүрт аяклап кайтуың дөрес икән. Мин үз гомеремдә бик күп кешеләрне күрдем, син аның хәтле бәрәңге дә ашамагансың, ә синең кебекне кисәргә туры килгәне юк иде әле, — профессор сүлемадан тырнаклары ашалып беткән һәм тиресе куба торган кулларын уып куйды. — Нәрсә кашларыңны җыерасын? Аны мактыйлар, ә ул кашларын җыера. Мин бит медицина генерал-лейтенанты. Я, елмаерга боерам! Мересьев, иреннәрен сузып, салкын гына елмайды да: «Шулай бетәсен белгән булсам, кайтып та тормаган булыр идем. Пистолетта өч патрон бар иде», дип уйлады. Комиссар газетадан бик кызыклы бер һава сугышы турында укыды. Безнең алты истребитель, немецларның егерме истребителе белән: сугышып, сигезен бәреп төшергән,— безнең, бары бер самолет кына югалган. Комиссар бу корреспонт денцияне шундый тәмләп укыды, әйтерсең лә бу батырлыкны бөтенләй билгесез очучылар түгел, бәлки аның үз кавалеристлары күрсәткәннәр иде. Бу хәлнең ничек булган булуын күз алдына китерергә- тырышып, сүз көрәштерергә башда- гач, хәтта Кукушкин да әсәрләнеп китте. Алексей тыңлап һәм уйланып ятты: «Бәхетлеләр очалар, сугышалар, ә менә мин инде мәңге оча. алмам». Совет Информбюросының сводкалары һаман саен аз сүзлерәк була_ баралар. Бөтен нәрсәдән сизелеп тора, кайдадыр Кызыл Армиянең, тылында яңа удар өчен куәтле йодрык хәзерләнә иде. Комиссар- белән Степан Иванович бу ударның кайда булачагын һәм немецлар өчен аның нинди нәтиҗә китерәчәген тырышып-тырышып тикшерәләр. Әле күптән түгел генә Алексей андый: сөйләшүләрдә беренче кеше иде. Хәзер ул аларга колак салмаска тырыша. Ул да вакыйгаларның үсеп килүен сизә, бик зур сугышларның (бәлки, хәлиткеч сугышларныңдыр) якынаюын аңлый. Аның иптәшләре, хәтта Кукушкин да, ул .сугышларда катнашачак, чөнки ул бик тиз терелеп килә, ә менә Алексей тылда боегып утырырга хөкем ителгән һәм моны инде һич ничек төзәтеп булмый. Мондый уйларны кичерү аңа шундый кыен иде ки, Комиссар газета укый башласа яисә сугыш турында сүз чыкса» Алексей, башын одеалы белән каплап, ишетмәс өчен битен мендәргә ышкый башлый иде. Ә башында ни өчендер һаман: «Шуышыр өчен туган — оча алмас!» дигән сүзләр әйләнә иде. Клавдия Михайловна песиле тад чыбыклары кертте. Баррикадалар белән киртәләнеп беткән сугыш заманы Москвасында аларны ничек һәм кайдан тапкандыр — ансы бил? гессз, ләкин ул һәр кешенең өстәленә, стакан эченә тал чыбыклары Чын кеше 31 утыртып куйды. Мамыктай йомшак песиле кызыл чыбыклардан хуш ис таралды, әйтерсең лә, кырык икенче палатага яз үзе килеп керде. Бүген барысының да күңеле әсәрләнгән иде. Хәтта сүзсез танкист та үзенең бәйләүләре эченнән берничә сүз мыгырдап куйды. Алексей уйга талып ятты: Камышинда хәзер пычырак тротуарлар буйлап, мостовойның ялт иткән чуер ташлары өстеннән болганчык сулар агадыр; эри башлаган җир исе, дым исе, ат тизәге исе киләдер. Бер шундый көнне Оля белән икәү Идел1 ярында басып торганнар иде алар. Әллә кайларга җәелгән Идел суы өстеннән салмак кына булып боз ага иде; тантаналы тынлык эчендә, көмеш кыңгырау шикелле шыңгырдап, тургай моңы ишетелә иде; ярдан карап торганда, боз акмый кебек, бәлки Оля белән Алексей үзләре шушы актарылып аккан елгага каршы тын гына агып баралар кебек иде. Алар шулай дәшми-тынмый гына басып торганда, алда үзләрен иксез-чиксез бәхет көтәдер кебек тоелган иде һәм шушы бәхеттән киң Идел буенда, язгы иркен җилдә һава җитмәүдән сулулары тыгылган иде аларның. Хәзер инде боларның берсе дә булмаячак. Оля хәзер аңардан йөз чөячәк, йөз чөймәгәң хәлдә ул үзе дә аңа өйләнергә риза булмаячак: нур шикелле балкып торган шундый чибәр, шундый зифа кыз култык таяклары белән кылтый-кылтый йөри торган кеше белән янәшә барсын имеш!.. Оляны мондый хәлгә куярга аның хакы юк. Һәм ул сестрадан язның самими хатирәсе булган тал чыбыгын алып чыгуын үтенде. Тал чыбыгын алып чыктылар, ләкин күңелсез фикерләрдән котылып булмады: аның аяксыз калуың белгәч, Оля нәрсә әйтер? Йөз чөяр, онытыр һәм үзенең тормышыннан аны сызып ташлармы? Алексейның бөтен җанытәне моңа каршы килде: юк, ул андый кеше түгел, ул ташламас, йөз чөймәс! Ләкин аңың шулай булуы хәтта начаррак та. һәм ул күз алдына китерде: менә Оля, чын намус иясе кеше, ул аксакка кияүгә чыкты, югары техник бе.лем алу турындагы күптәнге хыялларын ташлады, ялыктыргыч күңелсез хезмәткә чумып, ирен, үзен һәм балаларын тәрбияли башлады. Шушындый корбанны кабул итәргә Алексейның хакы бармы соң? Алар бит әлегә бернәрсә белән дә бер-бере каршында җаваплы түгел, ул бит әле аның хатыны түгел, ә сөйгән кызы гына. Ул үзенең Олясын бик ярата иде һәм шуның өчен ул мондый карарга килде: әйе, аның моңа хакы юк, аларны бәйләп торган җепләрне ул үзе чабып өзәргә тиеш, үзенең сөйгән кызын авыр киләчәктән генә түгел, бәлки икеләнү газапларыннан да коткару өчен бер чабуда өзеп ташларга тиеш. Ләкин озакламы й «К а м ы ш и н » дигән штемпель сугылган хатлар килеп төште һәм алар бу карарны шунда ук еүтеп ташладылар. Оля- ның хаты ниндидер яшерен борчылу белән тулган иде. Бәхетсезлекне алдан сизеп торган кебек, ул болай дип язган иде: синең белән нинди генә хәлләр булмасын, мин гел синең яныңда булырмын, минем бөтен тормышым синдә генә, буш минут булган саен гел синең турыңда уйлыйм һәм шушы уйлар миңа сугыш заманы тормышының каты авырлыкларын күтәрергә ярдәм итәләр, синең турыңда уйласам. заводта төннәр буе эшләү дә, окоплар казу да, танкларга каршы чокырлар ясау да һәм — яшеренбатырын түгел — ярым ач тору . да ул кадәр авыр түгел. Синең соңгы тапкыр алдырган кечкенә карточкаңны гел үзем белән йөртәм. Хәтереңдәме, син анда елмаеп, эт белән агач төбендә утырып төшкәнсең. Мин аны әнинең медальонына салып, муйныма тагып йөрим. Бик авыр минутларда ачып, карап торам... Беләсеңме, бер-беребезне яраткан чакта безгә бернәрсә дә куркыныч түгел. Анаң соңгы вакытта синең өчен бик борчыла, син аңарга ешрак яз һәм начар хәбәр- Борис Полевой 32 .пәр белән карчыкны борчыма, дип язган иде. Туып-үскән шәһәрдән килгән хат.- лар бу юлы аны сөендермәде. Элек өйдән берәр хат килсә, бәйрәм була торган иде, авыр көннәрдә алар җанны җылытып торалар иде. Бу юлы хатлар аның, уйларын чуалтып ташлады һәм нәкъ менә шушы вакытта ул хаталанды: аякларының киселүе турында өйгә язып җибәрергә аның йөрәге җитмәде, һәм шушы хатасы аны соңыннан чиксез күңел газапларына салды. Үзенең бәхетсезлеге һәм күңелсез уйлары турында ул бердәнбер кешегә — метеостанциядәге әлеге кызга язып җибәрде. Алексей аны бөтенләй диярлек белми иде, һәм шуңа күрә аның белән сөйләшү ансат иде. Кызның исемен дә белмәгәнгә күрә, ул туп-туры болай ДИП ЯЗДЫ: Г1ПС, шундый-шундый метеостанция, «метеорология сержантына», фронтта хатларга ка- дерхөрмәт зур булганын белә иде ул һәм кайчан да булса бервакыт, хәтта шушындый сәер адрес белән дә хат үзенең хуҗасын эзләп табачак дип ышана иде. Тапмый икән, анысы әлләни әһәмиятле түгел иде аңа. Хат язып, күңелен бушаттымы — шул җиткән. Госпитальдәге ялыктыргыч көннәрне Алексей күңелсез уйлар эчендә үткәрде. Гәрчә аның тимердәй организмы ампутацияне җиңел үткәрсә дә һәм яралары бик тиз төзәлә башласалар да, Алексей сизелерлек хәлсезләнде һәм, барлык чараларны күрүгә карамастан, көн- яән-көн ябыкты. 7 Ә ул арада тышта яз котырына иде. Яз дигәнең кырык икенче палатага да, йодоформ исе белән тынчып беткән шушы бүлмәгә дә килеп керде. Эреп барган карның салкын һәм дымлы сулышы форточкадан агып керә; , чыпчыклар Шатлыкларыннан чыр-чу киләләр; трамвайлар борылышларда бик күңелле чыңлыйлар; кар астыннан чыккан асфальтта аяк тавышлары яңгырый; ә кичләрен гармоньның һаман бертөрле шыгырдап торуы ишетелә. Кояш нуры белән яктыртылган тирәк ботагының бүртеп килгән җилемле сары бөреләрендә дә яз бар, ул да тәрәзәгә карый; Клавдия Михайловнаның ягымлы ак йөзенә сары сипкел булып сибелеп, яз палатага килеп керә һәм, сестраны каты борчуга салып, теләсә нинди сорт пудра астыннан да күренеп тора; яз, эре салкын тамчылар булып тәрәзә кәрнизендәге калайга тып-тын тамып тора. Яз, һәрвакыттагы шикелле, кешеләрнең күңелләрен эретеп, хыялларын уятып җибәрде. — Эх, менә хәзер мылтык алып, ур^ан аланына барып чыксаң иде! Шулай түгелме, Степан Иванович, ә? Таң алдыннан шалашта, засадада... ой, шәп!.. Кып-кызыл булып таң ата, аяз, суык, ә син, колакларыңны торгызып, утырасың... һәм’ кинәт: гл, гл, гл, аннары канат тавышы: фыо, фыо, фыо... Нәкъ синең баш очыңа килеп куна — койрыгы җилпәзә кебек... Менә тагын берәү, менә тагын... Степан Ивановичның авыз сулары килә, ә Комиссар аның саен сөйли: — Аннары, ут ягып, плащ палатканы җәеп җибәрәсең дә төтен исе аңкып торган кайнар чәй белән берәр рюмка аракы... Бөтен тамырларың буйлап ялкын йөгерә, ә? Гадел хезмәттән соң ярый бит ул... — Ой, сөйләмәсәгез лә, иптәш Комиссар... Безнең якларда бу вакытта беләсезме нәрсә аталар? Әйтсәм ышанмассыз, ләкин валлаһи менә, сүзем хак: мылтык белән чуртан аталар, ишеткәнегез бармы? Бик күңелле эш; үзенә күрә бер шаяру, әлбәттә, ләкин тавышсыз түгел. Күлләр ачылып, елгаларда су җәелгәч, чуртан ярга сыена башлый, икра чәчә ул. Шул вакытта чуртан дигәнең ярга сикерерлек булып йөри: үлән эченә, мүк арасына кереп, ышкынып, икрасын Чын кеше чыгара... Яр буенча карап барасың: ■чуртаннар ята, әйтерсең лә, түгәрәк утын кисәкләре... Мылтыктан — шарт! Атып җибәрәсең. Шундый көннәр була, капчыклап алып кайтасың. Валлаһи менә! Аннары тагын... һәм шулай аучылык истәлекләре •башланып китә. Аннары әкренләп фронт хәлләренә күчеп: «дивизиядә, роталарда эшләр нихәл икән, кышлый казыган зем'лянкалар «еламыйлармы», ныгытмалар ишелмиләрме, асфальтта йөреп өйрәнгән немецның хәле яз көне бик мөшкел түгелме икән?» кебек сүзләр •сөйләшә башлыйлар. Төшке аштан соң чыпчыклар туйдыру башлана. Бер дә эшсез утыруны яратмаган Степан Иванович, аштан соң кала торган валчыкларны җыеп, үзенең арык куллары белән һәрвакыт алардан нәрсә дә булса әмәлләп, форточкадан ташлый иде. Бу гадәткә кереп китте. Хәзер инде валчыклар гына ташламыйча, зур-зур сыныкларны юри ваклый башладылар. Шулай итеп, Степан Иванович әйтмешли, бер көтү чыпчык алар икмәгенә күчте. Шау-гөр килергә ярата торган шушы кечкенә генә кошчыкларның зур бер икмәк катысын •сарып алып, талаша-талаша ашауларын, аннары, валчыкларны чүпләп бетереп, ял итеп утыруларын, тирәк ботакларына кунып төзәтенүләрен һәм, кинәт барысы бергә күтәрелеп, каядыр үз эшләре белән китеп югалуларын карап тору рәхәт була иде. Чыпчыкларны туйдыру зәвыклы күңел ачуга әйләнеп китте. Кайбер чыпчыкларны таный башладылар, хәтта аларга кушаматлар да бирделәр. Күрәсең, бик бәйләнчек һәм сугыш чукмары булганлыгы өчендер, койрыгыннан мәхрүм калган бер бик чая һәм бик әрсез чыпчык палата кешеләренә аеруча ошады. Степан Иванович аңа «Автоматчик» дигән кушамат бирде. Шунысы кызык, нәкъ менә шушы кошчыклар белән маташу танкистка җан кертеп җибәрде. Башта з. .с. Ә-. № 9. о. ул Степан Ивановичның икегә бө- керәеп, култык таякларына таянып» батареяләр өстенә менәргә һәм шуннан тәрәзә төбенә басып, фор- точкага сузылырга азаплануларын иренеп кенә карап ятты. Ләкин икенче көнне, чыпчыклар тәрәзе каршына килгәч, танкист сызланудан чыраен сытып, койкасына торып утырды, чөнки шулай иткәч чыпчыкларның ыгы-зыгы кайнашулары яхшырак күренә иде. Тагыж бер көн үткәч, ул төшке аш вакытында зур гына бер татлы пирог кисәген мендәр астына тыгып куйды, әйтерсең лә, әрәм тамак чыпчыкларга татлы пирог кисәге аеруча ошарга тиеш иде. Бер көннө «Автоматчик» ни өчендер килмәде, һәм Кукушкин: мәче тотып ашагандыр әле үзен, шул кирәк аңа, диде. Тавышсыз тынсыз яткан танкистның шул сүз өчен җене чыкты, Кукушкинны сүген ташлады, ә икенче көнне койрыксыз чыпчык яңадан тәрәзә төбенә килеп, күзләрен ялт-йолт иттереп, башын тәкәббер боргалап, чыр-чыр итә һәм сугыша башлагач, танкист көлеп җибәрде: берничә ай эчендә ул беренче тапкыр көлеп җибәрде. Күп тә үтмәде, танкист тәмам җанланып китте. Аның сөйләшергә яратучан күңелле, җилбәзәк кеше икәнен күреп, бөтен кеше гаҗәпкә. калды. Комиссар үзенекен итте, аңа тәмам җан кертте. Степан Иванович әйтмешли, ул барлык кешегә үзенә махсус ачкыч таба иде. Комиссар аны болай эшләде. Клавдия Михайловна, кулларын артка яшереп, серле төс белән ишек төбенә кереп баскач, кырык икенче палатада иң күңелле минутлар башлана иде. Менә ул шатлыклы караш белән барлык кешене күздән кичерә дә, — Ягез, бүген кем бии? — дип сорый. Шуннан аңлап алалар: димәк, хатлар килгән. Хат алучы кеше, биегәнсыман, койка өстендә бераз селкенергә тиеш иде. Комиссарга бөтенесеннән дә күбрәк селкенергә туры килә иде, чөнки ул кай көн- Борне По л.•воз 34 нэрне берьюлы унлап хат ала иде. Ада дивизиядән дә, тылдан да килеп тора: үзе белән бергә хезмәт итүчеләр дә яза, командирлар белән политработниклар да яза, солдатлар да яза, иске гадәт буенча командир хатыннары да яза («чыгырдан чыккан» ирләрен «акылга утыртуны» үтенәләр), киңәш һәм эштә ярдәм сорап, үлгән иптәшләрнең тол хатыннары да яза, хәтта Казахстаннан бер пионерка да язып тора иде. Комиссар шушы хатларның барысын да кызыксынып укый, барысына да, әлбәттә, җавап бирә һәм, тиешле учреждениегә шунда ук хат язып, әлеге командирның хатынына ярдәм итүләрен үтенә, «чыгырдан чыккан» ирләрне туздырып ташлый, управдомга хат язып, шундый-шундый командир семьясына мич салдырмасаң, үзем кайтып, башыңны өзеп ташлармын, дип яный, Казахстаннан язучы кызны, икенче чиректә рус теленнән «начар» алган өчен, кыздыра иде. Степан Иванович та фронт белән дә, тыл белән дә бик күп языша. Үзе шикелле үк яхшы снайпер булган уллары, колхоз бригадиры булган кызы гел язып торалар. Кызы башта барлык туган-тумачалардан, барлык танышбелешләрдән әлләни кадәр сәлам тезеп китә дә, аннары хуҗалык эшенә күчеп, гәрчә колхоз тагын яңа төзелешләргә кешеләр җибәрсә дә, фәлән-фәлән хуҗалык эшләрен фәлән процентка арттырып үтәде, дип яза иде. Степан Иванович бу яңалыкларны бер минут кичекмәстән бөтен палатага кычкырып укый һәм барлык сиделкалар, сестра һәм хәтта ординаторга хәтле (гаҗәп тиз ачуланучан ябык бер кеше) аның өендәге барлык хәл-әхвәлне белеп торалар иде. Бөтен дөнья белән этле-мәчеле яшәргә хәзер торган Кукушкин да хәтта каяндыр, Барнаулдагы анасы карчыктан хат алып тора иде. Ул, сестрадан хатны тартып ала да, палатада бөтен кеше йоклап беткәч кенә чыштын-пыштын укырга тотына. Бу минутларда аның ямьсез чырайлы йөзенә бөтенләй аңа хас булмаган иаддндер бер тантаналы тыныч төс чыга. Ул үзенең фельдшерица булып эшли торган карчык анасын бик ярата, ләкин ни өчендер үзенең шулай яратуыннан ояла һәм моны бик нык яшерә иде. Яңа килгән хәбәрләрне уртаклашып, палата гөр итеп торган шатлыклы минутларда тик бер танкист, ның гына чырае тагын да караңгылана төшә иде. Андый вакытта ул^. стенага таба борыла да, одеалы белән башын каплап ята, чөнки аның язар кешесе юк. Палатага хатлар күбрәк килгән саен ул үзенең ялгызлыгын катырак сизә. Менә бер көнне Клавдия Михайловна ничектер аеруча шат чырай, белән килеп керде. Комиссарга карамаска тырышып, ул тиз генә сорап куйды: — Ягез, бүген кем бии? Аның күзләре танкист койкасына, текәлгән, авызы — елмая, ә ягымлы йөзе балкый иде. Барлык кеше, гадәттән тыш бернәрсә барлыгын аңлап, сагаеп калды. — Лейтенант Гвоздев, биегез! Я:, ник биемисез? Мересьев аның сискәнеп китүен, кырт борылып, бинтлар астыннан күзләрен ялтыратып карап торуын күреп калды. Ләкин Гвоздев үзен шунда ук тыеп өлгерде һәм, тавышының калтырануын сиздермәскә тырышып: — Хатадыр, күрше палатага тагын берәр Гвоздевны салганнардыр,— диде. Ләкин үзенең күзләре сестраның кулындагы өч конвертка йотлыгып карый: сестра хатларны, флаг кебек итеп, баш очында тота иде. — Юк, сезгә. Менә карагыз: лейтенант Г. М. Гвоздевка, хәтта палатасы да күрсәтелгән — кырык икенче палата. Ягез! Бинтка уралып беткән кул одеал астыннан чыкты. Конвертның бер башыннан тешләп, икенче башын түземсезлек белән чеметеп-чеметеп ерткан вакытта аның кулы калтырый, ә күзләре бинт астыннан ялтырап күренә иде. Бу нинди сәер эш? Бер үк университетның бер үк курсында укучы өч дус кыз төрле- Чын * кеше 35 • ее төрле сүзләр белән бер үк нәрсәләрне диярлек язганнар. Герой- танкис г лейтенант Г воздевның, яраланып, Москвада ятуы мәгълүм булгач, алар өчәүләп аның белән хат язышырга карар иткәннәр, имеш. Әгәрв бәйләнчеклегебез өчен кәефегез китмәсә, — дип язалар алар, — бәлки, үзегезнең тормышыгыз һәм сәламәтлегегез турында язып җибәрерсез? Берсе, «Аиюта» дип кул куеп, болай дип язган иде: бәлки, мин сезгә берәр ярдәм күрсәтә алырмын, бәлки, сезгә яхшы китаплар кирәктер, әгәр берәр нәрсә кирәк була калса, тартынып-ни- теп тормыйча, миңа мөрәҗәгать итегез. Лейтенант көн буе хатларны кулыннан төшермәде, адресларын укып, почеркларын карап ятты. Мондый язышулар турында аның, әлбәттә, ишеткәне бар иде. Бер тапкыр хәтта ул үзе дә, бәйрәмдә бүләк итеп бирелгән бияләйнең баш бармагыннан бик ягымлы бер хат табып алып, таныш булмаган бер хатын-кыз заты белән язышкан иде. Ләкин әлеге хатын-кыз заты үзенең дүрт баласы белән бергә төшкән фотокарточкасын җибәргәч, бу язышу үзеннән-үзе беткән иде. Ләкин бит бусы бөтенләй башка. Тик бер генә нәрсә Гвоздевны гаҗәпләндерә: хатлар ничектер бөтенләй көтмәгән бер вакытта килеп төштеләр, аннары шунысы аңлашылмый: университетның медицина факультетында укучы студенткалар аның сугышчан эшләре турында каян белгәннәр? Бу нәрсә бөтен палатаны, бигрәк тә Комиссарны гаҗәпкә калдырды. Ләкин ДАересьев Комиссарның Степан Иванович белән сестрага күз кысуларын күреп калды һәм бу эшнең Комиссар кулы белән эшләнгән булуын аңлады. Ничек булса булды, ләкин икенче көн пртә белән иртүк Гвоздев Комиссардан кәгазь сорап алды һәм, рөхсәтсез-нисез уң кулының бинтларын сүтеп ташлап, кичкә кадәр әле язып, әле сызып, әле ертып, үзенең билгесез корреспондентка- ларына хат язып утырды. Ике кыз үзеинән-үзе төшеп калды, аның каравы рәхимле Анюта бер үзе өч кешелек яза башлады. Гвоздев бик ачык кеш~ булганлыктан, хәзер бөтен палата Медфак- ның өченче курсында ниләр булганын, ягъни биологиянең гаҗәеп кызыклы фән икәнен, ә органиканың эч пошыргыч күңелсезлеген, фәлән профессорның тавышы бик ягымлы булып, үзе дәресне гаҗәеп яхшы укытуын, ә фәлән доцентның, киресенчә, лекцияләрне бик күңелсез такылдавын, чираттагы өмәдә йөк трамвайларына студентларның фәлән кадәр утын төяүләрен, бер үк вакытта уку да һәм эвакогоспитальдә дә эшләүнең бик кыен булуын, фәлән студентканың талантсыз һәм сөйкемсез бер нәрсәнең, артык борын күтәрүен, — барысын да, барысын да белеп тора иде. Гвоздевның бөтенләй теле ачылып китте. Ул гына да түгел, бөтенләй икенче кешегә әйләнде егетең. Аның эшләре бик тиз терелүгә таба китте. Кукушкинның шиннарын алдылар. Степан Иванович култык таяксыз йөрергә өйрәнә башлады һәм хәзер инде шактый туры басып йөри ала иде. Ул хәзер көннәр буе тәрәзә төбендә,. «якты дөньяда» ниләр барлыгын күзәтеп утыра. Бары тик. Комиссар белән Мересьсвныц гына хәлләре көннән-көн начарая. Бигрәк тә Комиссар тиз биреште. Хәзер инде ул иртәнге гимнастикасын ясый алмый. Тәне, аксыл-сары төскә кереп, шешкән, нәншешә, куллары рәтләп бөгелмиләр: карандаш та, кашык та тота алмыйлар иде. Иртән аның битен сиделка юындыра, сиделка сөртә, аны кашык белән генә ашата һәм Комиссарның барлык кәефсезләнүләре, ачуланулары каты сызланудан түгел, бәлки шушылай кеше кулына калудан икәнлеге сизелеп тора иде. Көндезләрен ул. элекке шикелле үк, дәртле сөйләшә, элекке кебек үк, газетадагы яңалыкларны йотлыгып укый Һәм хәтта немец телен өйрә Борис Полевой 36 нүне дә дәвам итә. Тик китапны Степан Иванович тарафыннан махсус ясап бирелгән тимер чыбык пюпитрга куярга туры килә иде. Китап битләрен Степан Иванович ачып тора иде. Иртә белән, яңа газеталар килгәнгә кадәр, Комиссар түземсезлек белән сестрадан бүгенге сводканы, радио яңалыкларын, һава хәлләрен һәм Москва хәбәрләрен сораша. Бик үтенгәч, Василий Васильевич аның кровате янына радио үткәрергә рөхсәт итте. Тәне зәгыйфьләнә, хәлсезләнә барган саен рухына куәт керә кебек иде аның. Өзлексез килеп торган хатларны, элекке кебек үк, кызыксынып укый һәм, әле Кукуш- кинга, әле Гвоздевка әйтеп торыгг, хатларга җавап бирә. Шулай бер тапкыр Мересьев, процедурадан соң черем итеп ятканда, аның тавышына уянып китте. — Чиновниклар! — дип кычкыра иде Комиссар, тәмам ачуланып. Пюпитр өстендә дивизия газетасы ята иде. «Частьтан алып чыкмаска» дигән приказга карамастан, дусларының берсе өзлексез җибәреп тора иде аңа бу газетаны. — Оборонада утыра-утыра тилерә башлаганнармы әллә? Кравцев бюрократ булсын имеш. Армиядәге иң яхшы ветеринар-бюрократ?! Гриша, ал каләм, яз, хәзер үк яз! һәм ул армиянең Хәрби советы члены исеменә’ ачулы рапорт яздыртып, тырыш, яхшы кешене урынсыз тиргәп ташлаган «каләм батырларын» тәртипкә чакыруын үтенде. Хатны сестра артыннан биреп җибәргәннән соң да әле ул, бик озаклап, бик тәмләп «газеталарны» әрләп ятты, һәм мендәрдә башын да кыймылдата алмаган кешедән шушындый кайнар эшлеклелек белән сугарылган сүзләрне ишетү сәер иде. Шул көнне кич белән тагын да искитәрлек вакыйга булып алды. Палата почмакларына караңгы төшеп, ут әле кабызылмаган кичке тын сәгатьтә Степан Иванович, тәрәзә төбенә кунаклап, яр буена уйчан гына карап тора аде. Елгада боз кисәләр. Брезент алъяпкыч бәйләгән берничә хатын кара квадрат бәке кырыеннан ломнар белән бозны китеп төшерәләр дә, озынча кисәкләргә ваткалап, багорлар белән такталар буйлап судан тартып чыгаралар. Боз кисәкләре катламкатлам өеп куелган: аста — үтә кү_ ренешле яшькелт, өстә — саргылткөпшәк бозлар ята. Юл өстеннән елга буйлап бер-берсенә тагылган чаналар боз ваткан урынга таба агылалар. Колакчын бүрек, сырган штан һәм фуфайка киеп, биленә балта кыстырган бер карт, атларны бәке янына җитәкләп китерә дә, хатыннар бозны багорлар белән чанага тартып меңгезәләр. Хуҗалык эшенә оста кеше Степан Иванович шунда ук уйлап алды: колхозныкылар икән, ләкин эшләрен рәтләп оештыра белмиләр: бер-беренә комачау итеп, бик күбәү кайнашалар. Менә аның башында план да өлгерде. Барлык кешене күңелдән аерым төркемнәргә бүлеп, төркем саен өчәр кеше билгеләде: шулай иткәндә, алар бозларны мәшәкатьсез генә тартып чыгарачаклар иде. һәр төркемгә күңелдән аерым участок бирде һәм, барысына берьюлы түләмичә, чыгарылган боз башыннан һәр төркемгә аерым түләр идем, дип уйлады. Әнә теге алсу битле хатынга төркемнәр арасында ярыш башларга киңәш итәр иде ул. Хуҗалык эшләре турындагы уйлар белән мавыгып китеп, күрми дә тора, имеш: атларның берсе суга бик якынкилеп баскан да, кинәт арт аяклары таеп китеп, елгага барып төшкән. Чана атны су өстендә тотып тора, ләкин агым аны боз астына өстери. Карт, әле чана карамасына ябышып, әле атның йөгәненнән тарткалап, арлы-бирле мәгъ. иәсез кайнаша башлады. — Ат бата! — дип, Степан Иванович бөтен палатага ишетелерлек итеп кычкырып җибәрде. Комиссар, бик каты көчәнеп һәм авыртудан яшел төскә кереп, терсәкләренә таянып, күтәрелде һәм, түше белән тәрәзә төбенә ятып, пыялага сузылды. Чын кеше 37 — Миңгерәү!.. — дип пышылдады ул. — Шуны да аңламый бит. Камыт бавын... камыт бавын кисәргә кирәк, шуннан соң ат узе чыгачак. А, харап итә бит хайванны! Степан Иванович тырыша-тырмаша тәрәзә төбенә менә башлады. Ат бата иде. Болганчык дулкын аны кайвакыт инде башыннан күмеп-күмеп китә, ләкин хайван җан ачысы белән тартыша, калкынып чыгып, алгы аякларының дагалары белән бозны тырный иде. — Камыт бауларыңны кис!—дип Комиссар бөтен көчкә кычкырып җибәрде, әйтерсең лә, елга буендагы карт аның тавышын ишетәчәк иде. — Әй, абзый кеше, кис камыт бавыңны! Балтаң билеңдә бит, кис, чабып өз! Степан Иванович, учларын авызына түгәрәкләп куеп, урам буена шулай дип кычкырып җибәрде. Карт бу күктән иңгән киңәшне ишетте. Балтасын тартып алып, ике тапкыр селтәнүгә ат, бәйләреннән ычкынып, боз өстенә килеп чыкты һәм, эт кебек кагынып, авыр сулап торды: аның эче бер бата, бер калка иде. Шул вакыт палатада: — Бу нәрсә тагын? — дип тавыш ишетелде. Гадәттәге ак калфагын да кимәгән Василий Васильевич, халатын җилгә җибәреп, ишек төбендә басып тора иде. Менә ул, аягы белән идәнгә тибеп, һичбер аңлату- фәләнне тыңларга теләмичә, кыч. кырына башлады. Акылдан язган палатаны җир тишегенә олактыру белән янап, җикеренеп, авыр сулап, вакыйганың асылын аңламыйча чыгып китте. Бер минуттан палатага Клавдия Михайловна йөгереп керде: төсе киткән һәм күзләрендә яшь иде аның. Яңа гына Василий Васильевич сестраны бик каты кыздырган иде. Килеп керүгә мендәр өстендә Комиссарның йомык күзле хәрәкәтсез, яшьле йөзен күреп, аның янына ташланды. Кич белән Комиссарның хәле начарланды. К о м ф а ра җи бә р де л ә р, кислород бирделәр. Ул бик озак вакыт аңына килә алмады. Күзләрен ачып җибәргәч, каршында, кислород мендәре тотып, басып торган Клавдия Михайловнага елмайгандай итте һәм шаян сүз дә әйтеп куйды: — Борчылмагыз, сестра. Мин әле җәһәннәмнән дә борылып кайтырмын, сезнең өчен җеннәрдән сипкел даруы алып кайтырмын. Шушы мәһабәт һәм көчле кешенең, авыру белән каты тартышып, көннәнкөн хәлсезләнә баруын күреп тору бик авыр иде. 8 Алексей Мересьев тә көннән-көн хәлсезләнә барды. Чираттагы хатларның берсендә «Метеорология сержантына» хәтта болан дип язды (үзенең барлык кайгы хәсрәтен ул бары тик аңа гына яза иде): юк инде, мин моннан чыга алмам ахыры. Хәер, аның шулай булганы яхшырак та, чөнки аяксыз очучы канатсыз кош белән бер: андый кош ашый һәм яши алса да, оча алмый. Минем канатсыз кош булып каласым килми һәм шунлыктан үлемне тып-тыныч каршылаячакмын, тик озак җәфаламасын гына. Болан дип язу бик мәрхәмәтсезлек иде идесен, чөнки хатларының берсендә кыз «иптәш өлкән лейтенантны» күптәннән бирле яратып йөрүен әйткән иде. «Ләкин шушы бәла килеп чыкмаган булса, мин моны сезгә гомеремдә дә сиздермәгән булыр идем», дигән иде ул. — Кияүгә чыгасы килә, ирләр кадерле хәзер, — дип аңлатты Кукушкин. — Аякларыңның нигә кирәге бар аңа, аттестатың зуррак булса, шул җиткән... Ләкин Алексей моның алай түгеллеген белә иде. Теге вакытта, баш өстеннән үлем сызгырып үткән чакта, төсе киткән кызның бите үзенең битенә килеп сыенуын онытмаган иде әле ул. Бу кайгылы серләрне уку кызга бик авыр икәнен дә белә иде ул. Кызның хәтта исемен дә белмәстән, үзенең шушы Борис Полевой күңелсез уйларын ан* ышанып язуында дәвам итә иде. Комиссар барлык кешегә «а< кыч» таба ала иде, ә менә Алексей Мересьевка таба алмады. Операция булганнан соң беренче көнне үк палатада «Корыч ничек чыныкты» китабы күренә башлады. Аны кычкырып укырга тотындылар. Алексей аңлады: аның өчен укыйлар иде моны. Ләкин бу аның күңелен юата алмады. Дөрес, Павел Корчагинга ул бала чагыннан ук хөр- ■1әт белән карый иде. Аның иң ярат, кан геройларының берсе иде ул. «Ләкин бит Корчагин очучы булмаган»,— дип уйлады хәзер Алексей. «һава чире» йс... ыруның нәрсә икәнен белмәгән бит ул. Островский үзенең бу китабын кроватьта ятып язган көннәрдә сугыш юк иде, ирләр һәм хатыннар сугышып йөрмиләр иде, хәзерге шикелле, станокка буйлары да җитми торган малайларга хәтле снаряд ясамыйлар иде. Кыскасы, китап бу юлы уңышка ирешә алмады. Шуннан соң Комиссар мондый маневр ясады. Бер дә юри сөйләмәгән шикелле итеп, аяклары бөтенләй йөрхми. торган бер кешенең зур җәмәгать эше алып баруын сөйләргә кереште. Дөньяда бөтен нәрсә белән кызыксына торган Степан Иванович аһваһ итте, янәсе гаҗәпкә калды, һәм үзе дә кулсыз бер врачны хәтеренә төшереп, бөтен районда аннан да шәп врачның булмавын, ул гына да түгел: аның атка атланып чабуын, ауга йөрүен сөйләде. «Сынар кул белән мылтыкны шундый оста тота, бер ядрә белән тиеннең нәкъ күзенә китереп чәпи», дип мактады. Шул вакыт Комиссар мәрхүм академик Вильямс- ны искә алды: ул аны МТС та эшләгән чакларында күргән булган икән. Бу сыңар куллы кешенең яртылаш паралич суккан килеш, институт белән җитәкчелек иткәнлеген һәм зур эшләр алып барган булуын сөйләде. Мерссьев көлемсерәп тыңлый иде: ике аягың юк килеш сөйләшеп тә, уйлап та, язып та, приказ биреп тә, дәвалап та, хәтта ауга да йөреп була, ләкин ул бит очучы, бала чактан бирле очучы. Шулай бер тапкыр, Алексей карбыз бакчасы саклый иде: коргаксып, яргаланып беткән җир өстендә, шиңгән яфраклар арасында бөтен Идел буена атаклы буй-буй карбызлар тәгәрәшеп яталар иде. Д1енә шул вакыт бер энә к^оагы, көмештәй канатларын кояшта ялтыратып, тузанлы дала өстеннән Сталинград ягына таба очын киткән иде. — Сезнең ул кешегез очучы түгел бит, — дңп Алексей йөзен стенага таба борды. Ләкин Комиссар аны «ачарга» тырышуын ташламады. Бер тапкыр, гадәттәгечә хәрәкәтсез һәм уйсыз яткан чагында, Комиссарның тавышы ишетелде: — Леша, кара әле: синең турыда язганнар. Ул арада Степан Иванович журналны Мересьевка илтеп тә бирде. Кечкенә генә бер мәкалә карандаш белән сызып куелган иде. Алексей күрсәтелгән җирне тиз генә йөгерен чыкты, ләкин үз фамилиясен очратмады. Беренче бөтен дөнья сугыш вакытындагы бер очучы турында язалар иде. Журнал битеннән Алексейга яшь кенә бер ят офицер карап тора иде: кечкенә генә мыекларын очлы итеп бөтергән, ак кокардалы пилоткасын көяз итеп, колагына ук төшереп кигән. — Укы, укы, нәкъ синең турыңда. — дип Комиссар куәтләп куйды. Маресьев укып чыкты. Бу мәкаләдә сүз рус очучысы поручик Валерьян Аркадьевич Карпович турында бара иде. Немецлар позициясе өстендә очканда, «дум-дум» пулясы тиеп, поручик Карловичның аягы яраланган. Шул яралы хәлдә ул, самолеты белән фронт сызыгым үтеп, үзебезнең якка кайтып утырган. Аның аяк табанын кисеп ташлаганнар, ләкин яшь офицерның армиядән китәсе килмәгән, һәм ул үзе өчен махсус протез уйлап тапкан. Бик озак һәм бик тырышып, гимнастика белой шөгыльләнгәч, Чыи кеше 39 күнегүләр үткәргәч, сугышның ахырына таба яңадан армиягә кайткан. Хәрби очучылар мәктәбендә инспектор булып эшләгән һәм кайвакытта. мәкаләдә әйтелүенчә, «үзенең аэропланы белән һавага күтәрелүдән дә курыкмаган». Бүләк алган һәм, бер катастрофа вакытында һәлак булганга кадәр, хәрби авиациядә уңышлы хезмәт иткән. Мересьев бу мәкаләне бер тапкыр, ике, өч тапкыр укып чыкты. Рәсемнән яшь һәм чандыр гына офицерның арганрак, ләкин чая йөзе елмаеп карап тора иде. Бөтен палата дәшми-тынмый гына Алексейны күзәтә башлады. Менә ул чәчләрен бармаклары белән тарап алды Һәм, күзләрен мәкаләдән төшермичә, тумбочкадагы карандашны капшап тапты һәм мәкаләне карандаш белән бик яхшылап сызып куйды. —-Укыдыгызмы? — дип сорады Комиссар хәйләкәр генә. Алексей дәшмәде: аның күзләре әле һаман мәкаләдә иде. — Я, нәрсә диярсең? — Аның бит табаны гына булмаган. — Ә син совет кешесе ич. — Ул бит «Фарманда» гына очкан. Самолетмыни ул! Этажерка ич ул! Анарда ник очмаска! — Соц бит син совет кешесе ич! — дип кабатлады Комиссар. — Совет кешесе, — дип куйды Алексей машиналь рәвештә, чөнки аның күзләре һаман мәкаләдә иде -әле. Менә аның агарган йөзе ниндидер эчке нур белән яктырып китте: аның карашында гаҗәпләнү һәм шатлык балкый иде. йокыга китәр алдыннан Алексей журналны мендәр астына тыкты, һәм шул вакыт кылт итеп аның исенә төште: малай чагында, абыйлары белән бергә сәндерәгә йокларга^ ятканда, ул әнисе үзенең плюш юбкасыннан тегеп биргән колаксыз тарип аюсын шулай мендәр астына кыстыра иде. Шушыны хәтерләгәч, Алексей бөтен палатага ишетелерлек итеп, кычкырып көлеп җибәрТөн буе күзен дә йоммады ул. Бөтен палата авыр йокыга талды. Пружиналарны шыгырдатып, Гвоздев һаман боргаланды. Степан Иванович гыр-гыр йоклады. Әллә ңигә бер борылгалап, Комиссар төш арасыннан әкрен генә ыңгырашка- лап куйды. Ләкин Алексей бернәрсә дә ишетми иде. Ул, әледән-әле баш астыннан журналны алып, төнге лампа яктысында, поручикның елмаюлы йөзенә карап тора. «Сиңа кыен булган, ләкин син шулай да булдыргансың,— дип уйлый ул.—Миңа ун тапкыр кыенрак, ләкин менә күрерсең, мин дә булдырырмын». Төнлә белән Комиссар кинәт тынып калды. Алексей күтәрелеп карады: ул агарынып тып-тын ята иде һәм суламый да иде шикелле. Алексей, кыңгырауны алып, бик каты шылтырата башлады. Ул да түгел, Клавдия Михайловна, чәч толымнарын туздырып, ялан баш йөгереп керде. Берничә минуттан ординаторны ч’акырыц керттеләр. Пульсын капшап, камфара җибәреп, кислород иснәтеп, бер сәгатьләп азапландылар. Вакытвакыт бөтенләй өмет бетә иде кебек. Ниһаять, Комиссар күзләрен ачты, Клавдия Михайловнага карап, чак кына елмайды һәм әкрен генә болай диде: — Юкка борчыдым мин сезне, гафу итегез. Җәһәннәмгә барып җитә алмадым, сипкел даруы да алып кайта алмадым. Шулай итеп сезгә, туганкай, сипкелле килеш йөрергә туры киләчәк. Шулай шаяртудан соң барлык кешенең күңеле күтәрелеп китте. Шундый давылга да бирешмәслек булгач, димәк, имән бик таза иде әле. Ординатор чыгып китте: аның ботинкаларының шыгырдавы коридорның аргы башына китеп югалды, сиделкалар да таралыштылар, бары тик бер Клавдия Михайловна гына кроватька яны белән утырып калды. Авырулар йокыга киттеләр. Мересьев, күзләрен йомып, ясалма аяклар турында, аларны • самолетның аяк белән идарә итә торган рычагларына каеш белән булса да Борис Полевой 40 бәйләп кую турында уйлап ятты. Кайчандыр әле, аэроклубта чакта, инструктор (гражданнар сугышында катнашкан бер карт очучы) сөйләгән иде: бер кыска аяклы пилот педальләргә шакмак бәйли торган булган. «Мин синнән калышмам, — дип сөйләнде ул Карловичның рәсеменә карап: — Очам булгач, очам!» — шушы фикер һаман башыннан китмичә, аңа йокларга ирек бирмәде. Ул, күзләрен йомып, тын гына ятты. Читтән караганда, бу кеше каты йоклый, дип уйларга була иде. һәм шул вакыт ул мондый сөйләшүләрне ишетте. Соңыннан авыр минутларда ул моны еш кына исенә төшергәли иде. — Ягез инде, нигә, сез шулай? Шундый сызланып яткан чакта, көлү, шаярып сөйләшү — куркыныч ич. Сезнең шулай сызлануыгыз турында уйласам, йөрәгем әрни башлый. Нигә сез аерым палатада ятырга риза булмадыгыз? Әйтерсең лә, моны палата сестрасы Клавдия Михайловна сөйләми, ә кайнар дәртле нарази бер хатын сөйли иде. Клавдия Михайловна чибәр, сөйкемле кеше булса да, ничектер җисемсез иде. Ә моның тавышында кайгы яңгырый һәм, кем белсен, бәлки, мәхәббәт тә бардыр. Мересьев күзләрен ачты. Яулык белән капланган төнге лампаның яктысында ул Комиссарның мендәр өстендәге шешенгән ак йөзен, ягымлы гына елтыраган күзләрен һәм сестраның сөйкемле, чибәр профилен күрде. Арттан төшкәй якты аның кабарынкы аксыл чәчләрен нурландырып тора иде. Мересьев начар эшләвен белә торып, аңардан күзләрен ала алмыйча ятты. — Ай-яй-яй, Клавдия Михайловна... Бу нәрсә тагын, күз яше! Бром эчеп җибәрмисезме? — дип Комиссар балаларга әйткән кебек әйтте. — Тагын көләсез! Нинди кеше сез? Бу бит коточкыч, КОТОЧКЫЧ: еларга кирәк чакта көлеп ятасыз. Үзегез шундый газапланганда, кеше юатасыз. Чибәрем сез минем, чибәрем. Карагыз әле, нигә сез үзегезгә шулай игътибарсыз карыйсыз, сезнең хакыгыз юк алай карарга. һәм ул, башын түбән иеп, тавышсыз гына бик озак елады. Ә’ Комиссар аның халат астындагы, ябык иңбашларының калтырануын, үзенең моңлы, ягымлы күзләре белән карап торды. — Соң инде/соң,^туганкай. Шәхси эшләремне мин һәрвакыт бик соңга калып эшлим: һаман вакыт җитми дә вакыт җитми, ә хәзер инде соң. Комиссар көрсене(п куйды. Сестра турайды һәм мөлдерәмә яшьле күзләре белән Комиссарга ниндидер, өмет белән йотлыгып карап торды. Комиссар елмайды, тагын бер көрсенеп куйды һәм үзенең гадәттәге- ягымлы, ләкин бераз көлебрәк сөйләргә ярата торган тоны белән дәвам итте: — Тыңлыйсыгыз килсә, сеңелем,, мин сезгә бер вакыйга сөйлим. Күптән, гражданнар сугышы вакытында Төркстанда булган вакыйга бу. Шулай бер вакыт, басмачыларны эзәрлекләү белән мавыгып китеп, безнең эскадрон ком- сахрасына килеп керде, комга ияләшмәгән Россия атлары үлә башладылар. Без җәяүле гаскәргә әйләнеп калдык. Әйе. һәм менә командир әйтә: йөкләрне ташларга,, коралларны алып, җәяү олы шәһәргә таба юл чыгарга, ди. Шәһәргә кадәр йөз алтмышлап километр гел ком өстеннән барырга кирәк. Ишетәсезме? Бер көн барабыз, ике, өч көн... Кояш үтереп кыздыра. Эчәм дисәң, су юк. Авыз кипшенеп ярыла, һавада ком оча, аяк астында ком шыгырдый,, теш арасында да ком, күзгә керә, тамакка тула, — чыдар хәл калмады. Кеше дигәнең ком өстенә егыла да, башын төртеп, ята да ята... Ә безнең комиссар Яков Павлович Володин исемле кеше иде. Карап торырга — чандыр гына, ябык кына интеллигент — тарих укытучысы иде ул. Ләкин нык большевик иде. Беренче ул< Чын кеше 41 егылырга тиеш иде кебек, ә ул бара һәм кешеләрне кызулый: янәсе, якын инде, килеп җитәбез... Берәрсе ком өстенә ятса, пистолетын чыгара: атам, тор, ди. Дүрт тәүлек барып, шәһәргә егерме километрлап калгач, кешеләр ч бөтенләй хәлдән тайдылар. Исерекләр шикелле, чайкалабыз, артыбыздагы эзебез, яралы ерткыч эзе кебек, бормалы-сырмалы... Шул вакыт кинәт безнең комиссар кычкырып җырлап җибәрмәсме. Тавышы начар, көчсез, җыры да пустяк, иске солдат җыры иде: «Чуба- рики чубчики»... Күтәреп алдылар, бит егетләр, җырлый башладылар. Мин: «Тезелегез!», дип команда бирдем: раз, два, три һәм — ышанасызмы, юкмы — җитезрәк атлый башладык. Бу җыр беткәч, икенчене, өченч)ене( башладык... Аңлыйсызмы, авызлар коргаксыган, эссе, ә без җырлыйбыз. Барлык белгән җырларыбызны җырлап бетердек, ләкин барып җиттек: ком өстендә бер генә кешене дә калдырмадык... Менә ничек бит ул! — Ә комиссар? — дип сорады Клавдия Михайловна. — Нәрсә комиссар? Хәзер дә исәнсау. Профессор ул, археолог. Җир астыннан ниндидер борынгы заман авылларын казып йөри. Хәер, шуннан соң тавышсыз калды. Гыр-гыр итә. Ләкин тавышның аңа нигә кирәге бар? Лемешев түгел ич ул... Я, бүгенгә әкият сөйләшү җитәр, барыгыз, сеңелем, чыгыгыз, кавалерист исеме белән ант итеп әйтәм, бүген үлмим инде. Мересьев, ниһаять, тынычлап йоклап китте. Төшендә гомерендә күрмәгән ком сахрасы, канап, ярылып беткән авызлар, аларның җырлап баруларын, әлеге комиссар Володинны күрде, ләкин ул ни өчендер төштә комиссар Воробьевка ошаган иде. Алексей бик соң уянды, кояш инде палатаның уртасына җиткән иде. Димәк, төш җиткән. Уянды һәм күңелендә ниндидер сөенеч барлыгын сизде. Яхшы төш күр- дсмме әллә? Аның күзенә журнал чалынды: төнлә белән ул аны кулы белән йомарлап йоклаган иде. Поручик Карпович бөрешкән журнал битеннән һаман чая итеп елмая иде. Мересьев, бөрешкән урыннарны саклык белән генә төзәтеп, поручикка күз кысып куйды. Битләрен юып, чәчләрен тарап өлгергән Комиссар, елмая-елмая, Алексейны күзәтә иде. — Нәрсә син аңа күз кысасың?— дип сорады ул канәгатьлек белән. — Мин дә очачакмын, — дидеАлексей. — Ничек инде ул? Аның бит бер генә аягы юк, ә синең икесе дә- юк? — Соң мин бит совет кешесе, — дип җавап бирде Мересьев. Ул моны шундый итеп әйтте, әйтерсең лә, бу сүз Карловичны узып китү өчен гарантия булачак иде. Иртәнге аш вакытында ул сиделка китергәннәрнең бөтенесен дә ашап бетерде һәм, тарелканың бушап калуына гаҗәпләнеп, тагын сорап алды. Алексей бүген тәмам әсәрләнгән иде: ниндидер көйләр көйләп, сызгырынып, үз алдына сөйләнеп ятты ул. Профессор авыруларны карап йөргән чакта, Василий Васильевичның кәефлелегеннән файдаланып, аны сораулар белән йөдәтеп бетерде: янәсе> тизрәк терелү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Күбрәк Ашарга, күбрәк йокларга кирәклеген әйткәч, төшке аш вакытында икенчесен ике тапкыр сорап алып, дүртенче котлетны тыгылатыгыла көчкә ашап бетерде. Көндез ул йоклый алмый иде, гәрчә сәгать ярымлап күзләрен йомып ятса да, йокыга китә алмады. Бәхетле кеше үзен генә белә, диләр. Профессорны төрле сораулар белән интектергәндә, Алексей бөтен палатаның күзенә ташланган- нәрсәгә бөтенләй игътибар итмәде. Василий Васильевич авырулар- янына бик акурат йөри иде. Бүгендә ул һәрвакыттагы шикелле, ко- Борис Полевой яш нуры китек паркетка барып җиткәч, палатага килеп керде. Профессор тыштай, элекке шикелле үк, б.:к игътибарлы иде; ләкин барлык кеше Василий Васильевичта аңа бөтенләй хас булмаган н.шдидер эчке таркаулыкның барлыгын сизде. Ул гадәттәгечә тиргәнмәде, үзенең ачы сүзләрен дә әйтмәде; аның, кызарган һәм җилсенгән күз кырыйларындагы тамырчыклар дерт-дерт итеп торалар иде. Кич белән кергәндә ул ябыгып, картаеп киткән кебек күренде. Ишек тоткасында чүпрәген оныткан өчен сиделкапы’ әкрен генә шелтәләде, Комиссарның температура кәгазен карап, яңа дару язды һәм, ярдәмчеләрен ияртеп, тып-тын гына чыга башлады. Ишек төбендә, абынып, егыла язды: култыгыннан тотып калма- салар, бәлки, егылган да булыр иде. Бу зур гәүдәле, карлыккан тавышлы, гел әрләп, шау килеп йөри торган кешегә болан әдәпле һәм сабыр булу һич килешми иде. Кырык икенченең авырулары аның артыннан гаҗәпсенеп карап калдылар. Бу дәү һәм ягымлы кешене яратучы кешеләргә ничектер уңайсыз булып китте. Икенче көнне иртән бөтенесе дә аңлашылды: Көнбатыш фронтта аның бердәнбер улы үлгән икән. Аның да исеме Василий Васильевич булып, үзе медик, өметле галим һәм атасының карап торган шатлыгы булган икән. Профессор килер вакыт җиткәч, бөтен госпиталь, сулуын кысып, көтә башлады: гадәттәгечә бүген дә авыруларны карап йөрергә киләме, әллә юкмы? Кырык икенчедә кояш нурының идән буйлап әкрен генә авышуын зарыгып күзәттеләр. Ниһаять, кояш китек паркетка килеп житте. Барысы да карашып куйдылар: килмәве булды ахыры? Ләкин нәкъ шушы минутта коридорда таныш аяк тавышлары һәм ияреп килүчеләрнең тып-тып атлаулары ишетелде. Профессор, кичәгегә караганда, хәтта бераз ярыйсыряк та күренә иде. Дөрес, күзләре кызарган, күз кабаклары һәм борынь., томау төшкәй чактагы кебек, җилсенгән, ә тиресе куба торган ка- Л1 I кулы калтырый иде. Ләкин ул, элекке шикелле үк, дәртле, эшлекле, тик шау-гөр килеп әрләми генә иде. Яралылар, авырулар, сүз куешкан шикелле бары да аны ничек тә булса сөендерергә ашык: ялар. Бүген бөтси кеше үзен яхшырак сизә иде. Хәтта бик авыр ятучылар да бер дә зарланмадылар: янәсе, аларның эшләре терелүгә таба бара. Һәм барлык кеше, хәтта бераз арттырып җибәреп, госпитальдәге тәртипләрне мактады, дәвалау гаҗәеп әйбәт, диде. Уртак зур кайгы тарафыннан берләштерелгән бердәм һәм дус гаилә иде бу. Василий Васильевич палатадан палатага таң калып йөрде: көй башланып өлгермәгән, ә аның инде дәвалау эшләре гөрләп тора. Ләкин таң калды микән? Бәлки, болай самими рәвештә дәшми- тынмый гына сүз куешуны ул шунда ук аңлап алгандыр? Әгәр аңлап алса, бәлки, төзәлмәс зур, авыр күңел ярасының сызлавы бераз кимегәндер? 9 Көнчыгышка таба караган тәрәзә алдында тополь агачы инде саргылт яфраклар чыгарган, аның кечкенә генә ябышкак яфраклары астыннан, симез кортка ошаган, кызгылт йөнтәс алкалһр калкып тора. Иртәнге сәгатьләрдә яфракларга кояш нуры төшә, ж һәм алар компресс кәгазьсниәм кисеп ясалганга ошыйлар. Алардан тирә-якка тозлысыман хуш ис аңкый. Бу гаять көчле, тәмле ис, ачык фор- точкалар аша кереп, госпиталь һавасын сафландыра. Степан Иванович ияләштергән чыпчыклар бөтенләй әдәпсезләнеп киттеләр, «Автоматчик» нсемлесе яз уңае белән яңа коерык үстереп җибәргән, тагып да унпакчанрак һәм сугышчанрак бупып киткән. Иртәләрен чыпчыклар, карнизга җыйналып, шул чаклы шау-diy Чын кеше куптаралар ки, палатаны жыешты- ручы хатын, чыдый алмыйча, мы- гырданамыгырдана тәрәзәгә менә һәм, форточка аша тыгылып, алар- ны чүпрәк белән куа торган иде. Москва елгасында боз агып бетте. Елга, беркадәр шаулаган*- нан соц, тынычлап калды, яңадан үз ярларына төшеп ятты, анда ул чактагы авыр көннәрдә башкала- н: 'ң сирәгәеп калган автотранспортын алмаштырган пароходлар, баржалар, елга трамвайлары' йөри башлады. Кукушкинның алдан әйткән шомлы сүзләре дорсс булып чыкмады — кырык икенче елгы су ташкыны беркемне дә агызып алып китмәде. Комиссардан башкаларның бөтенесенең дә хәлләре яхшы иде, алар үзара бары тик госпитальдән чыгу турында гына сөйләшәләр иде. Беренче булып палатадан Степан Иванович китте. Китәсе көн алдыннан ул госпиталь буйлап, •бик шатланып, дулкынланып йөрде. Ул бер урында һич тә утырып тора алмый иде. Коридор буйлап ары-бире йөргәннән соң, ул яңадан палатага килеп керә, тәрәзә алдына утыра, ипи йомшагыннан нәрсә булса да ясый башлый, ләкин тиз үк яңадан урыныннан торып китә. Бары тик кичкә таба гына ул тынычланды, тәрәзә төбенә утырды да, авыр сулап һәм уфылдап, тирән уйга чумды. Бу — процеду- ’ралар сәгате иде. Палатада өч кеше калды: Степан Иванович, аның хәрәкәтләрен күзәтеп торган Ко. миссар һәм ничек кенә булса да йокларга тырышып яткан ЛАересьев. Тып-тыи иде. Кинәт Комиссар, Степан Ивановичка таба борылып, чак кына ишетелерлек итеп сөйли башлады: ... Авылда хәзер эңгер-меңгер чак, шундый тын анда хәзер. Тирә- якта кибеп барган җир, юеш тирес, төтен исе. Абзардагы сыер астындагы саламны кыштырдата, тынычсызлана: аңа бозауларга вакыт җиткән. Яз... хатынкызлар •анда кырга тирес ташырга өлгерә •алдылармы икән? Ә чәчу орлыгы, сбруйлар ничек икән, — бары да хәзерме икән? Степан Иванович елмаеп яткан Комиссарга гаҗәпләнеп түгел, ә куркыпып караган шикелле күренде Мерссьевка. — Сез, иптәш полковой комиссар, әллә сихерче инде, — диде аңа Степан Иванович, — кешенең нәрсә уйлаганнарын белеп торасыз... Әйе-е, хатын-кызлар алар, әлбәттә, бик эшчән, анысы дөрес, ә шулай да, ул хатынкызлар, шайтан белсен аларны^ бездән башка ничек эшлиләр икән анда... Чыннан да. Тагын тынып калдылар. Москва егласында пароход кычкыртканы ишетелде. Аның тавышы, гранит ярлар арасында бәргәләнеп, елга буйларын күңелле шаулатып үтте. — Ә ничек уйлыйсың: сугыш тиз бетәрме? — дип сорады Степан Иванович, ни өчендер пышылдап кына. — Печән өстенә кадәр бетмәсме икән? — Ә сиңа ни калган? Синең ел- гылар сугышмый бит, син доброволец, үз өлешеңә төшкәнне үтәдең инде. Сора, кайтарып җибәрерләр бәлки, анда хатын-кызлар белән командалык итәрсең. Тылда да бит эшлекле кешеләр бик кирәк, ®? Синеңчә ничек, сакал? Комиссар, ягымлы, елмаеп, карт солдатка .карады. Дулкынланган һәм эчке дәрт белән янган Степан Иванович тәрәзә төбеннән сикереп төште: — Кайтарып җибәрерләр дисеңме? Ә? Менә мин дә шулай уйлыйм, җибәрсәләр кирәк. • Хәзер менә шуны* уйлап торам әле: комиссиягә белдерергә кирәкме әллә дим? Чыннан да бит, өч сугышта булдым — империалистическиен дә күрдем, гражданскийда да баштан аяк булдым, .менә монысын да эләктердем. Бәлкем, шул кадәресе җитеп тә торыр инде, ә? Нинди киңәш бирәсең, иптәш полковой комиссар? Мересьев койкасында яткан килеш, чыдый алмыйча, кычкырып әйтеп куйды: — Гаризаңны нәкъ менә шулай Борне Полевой 44 яз: тылга, хатын-кызлар янына кайтарып җибәрегез диген, башкалар өйдә, мине немецтан сакласыннар, диген! Степан Иванович гаепле кешеләрчә аца карап алды, ә Комиссар, ачуланып, маңгаен җыерды: — Сиңа киңәш биреп торасы юк, Степан Иванович, үз йөрәгеңнән киңәш сора син, күкрәгеңдә синең рус кешесе йөрәге, ул әйтеп бирер. Икенче көнне Степан Иванович госпитальдән чыкты. -Ул, үзенең хәрби киемнәрен киеп, палатага саубуллашырга керде. ^Ул тәмам агарып беткәнче юылган иске гимнастерка кигән, билен каеш белән каты кысып буган һәм бер генә җыерчык та калдырмаган иде. Өстәвенә, буе да кечкенә булганга, ул хәзер бер унбиш елга яшәргән кебек күренде. Аның күкрәгендә, күзне камаштырырлык итеп, акбур белән ялтыратылган Герой йолдызы, Ленин ордены, «Батырлык өчен» медале, һәм янәшәдә — искереп, майланып, каралып беткән тасмага эленгән солдат Георгийсы. Халатны ул, плащ-палата сыман итеп, җилкәләренә генә эләктергән, шул сәбәпле ак халат аның солдатлык мәһабәтлеген яшерә алмый, һәм Степан Иванович, барлык килеш-килбәте белән, — иске кирза итекләренең башларыннан алып, чылатып, егетләрчә югары «без» төсле бөтереп җибәргән мыекларына чаклы, — беренче империалис. тик сугыш елларында открыткаларга төшерелә торган батыр рус солдатына ошаган иде. Ул палатадагы иптәшләренең, һәркайсының янына килеп, хәрби дәрәҗәләрен атап саубуллашты һәм шул ук вакытта ул аякларын берберсенә шундый тырышып бәрә иде, аңа карап торуы да күңелле иде. Кырыйдагы койка янына килеп, — Рөхсәт итегез, иптәш полковой комиссар, сезнең белән саубуллашырга,— дип, ул аеруча канәгатьләнү белән дәште. — Хушыгыз, Степа. Бәхетле юл сезгә, — диде аңа Комиссар һәм,, ярасы авыртуын җиңәргә тырышып, аңа таба хәрәкәт ясады. Солдат Комиссар алдына тезләнде, аның зур башын кочаклап алды һәхМ алар, руслар гадәте буенча,, өч тапкыр үбештеләр. Солдат, тирән тәэсирләнү белән: — Тизрәк сәламәтлән, Семен. Васильевич, ходай сиңа саулык ҺәхМ озак гомер бирсен, алтын кеше син! Синең чаклы безне әткәбезнең дә кызганганы юк иде, гомерем буе онытмам мин сине, — диде. — Барыгыз, барыгыз инде. СтепанИванович, аны артык дулкынладырырга ярамый, — дип кабатлап, Клавдия Михайловна солдатның кулыннан тартты. — Сезгә дә, сеңелкәем, безнетырышып каравыгыз һәм иркәләвегез өчен, бик-бик зур рәхмәт,— дип Степан Иванович тантаналы, рәвештә сестрага мөрәҗәгать итте һәм, башын түбән иеп, аның белән, саубуллашты.— Сез безнең совет фәрештәсе, менә сез кем... Ул, бөтенләй каушап, тагын да нәрсә әйтергә белмичә • аптырап», арты белән ишеккә таба чигенә башлады. — Ә сиңа кая хат язарга, Себертәме? — дип сорады Комиссар,, елмаеп. Степан Иванович, каушап, — Нәрсәсен сорап торасың аның, иптәш полковой комиссар! Сугыштагы солдатка хатны кая язарга кирәклеге билгеле инде,— дип җавап кайтарды да, тагын да бер тапкыр башын иеп, барысы белән берьюлы саубуллашкач, ишектән чыгып юк булды. һәм кинәт палата эчендә тын һәм буш булып китте. Аннары алар үз полклары турында, үз иптәшләре турында, үзләрен көтеп, торган зур сугышчан эшләр турында сөйләшә башладылар. Барысы да яхшы ук сәламәтләнеп киләләр, шул сәбәпле мондый әңгәмәләр алар өчен инде хыял түгел, ә эшлекле сөйләшүләр иде. Кукушкин иңде коридор буйлагв Чын кеше 45 рәхәтләнеп йөри ала, юк-бар сылтаулар табып, сестраларга бәйләнгән булып кылана, яралылардан көлгән була, торып йөрүче авыру- .ларның күбесе белән инде ул талашып алырга да өлгергән иде. Танкист та хәзер инде койкасыннан күтәрелә башлады. Ул, коридордагы көзге алдына туктап, бинтлары инде сүтеп алынган, төзәлеп килә торган йөзен, муенын, җилкәләрен җентекләп карый. Анюта белән хат язышулары җанлана барган •саен, аның университеттагы укулары турында тирәнрәк уйланган «саен, ул үзенең янып, эштән чыгып, ямсезләнеп беткән битенә тынычсызланыбрак карый. Кичке эңгер- меңгер вакытларында яки ярым караңгы бүлмәдә ул яхшы, хәтта матур да булып күренә: ябыгып калган битле, киң маңгайлы, чак •бөкерерәк кечкенә борынлы, госпитальдә үстерелгән кара кыска мыеклы, ныклылыкны күрсәтеп торган яшь, таза иренле иде ул. Ләкин бөтенләй яктыда бит тиресенең яра эзләре белән капланганлыгы, яра тирәләре тартылып, җыерчыкланып катып калганлыгы ачык күренә иде. Ул дулкынланган чакта яки дәвалану ваннасыннан тир- ләп-пешеп чыккан вакытта, битендәге яра эзләре аның битен бөтенләй ямьсезләтәләр иде, һәм Гвоздев. шундый минутларда көзгегә карап алса, елап җибәрердәй була иде. — Я, нәрсә дип җебисен син? Киноартист булырга җыенмагансыңдыр бит?. Әгәр дә ул сөйгән кызың чыннан да сине ярата икән, ул чакта аны синең бернинди дә тышкы кыяфәтең куркытмас, ә куркыта икән — димәк, ул юләр, ул чакта аны шайтан алсын, эт чәйнәсен. Дүрт ягы кыйбла, — бүтәнне, менә дигән чын дусны табарсың үзеңә, — дип юата' иде аны Мересьев. — Хатын-кызларның бөтенесе дә — чүп, — дип, Кукушкин да үз сүзен кыстырып куйды. — Сезнең әнкәгез дәме? — дип сорады Комиссар. Палатада ул бары Кукушкинны гына «сез» дип олылый иде. Тыныч кына бирелгән бу сорауның лейтенантка нинди тәэсир ясаганлыгын хәтта әйтеп бирүе дә кыен иде. Кукушкин койкасыннан сикереп торды, күзләрен ачулы уйната башлады һәм шул кадәр агарынды, төсе җәймә кебек ап-ак булып китте. — Менә, күрәсезме, димәк, дөньяда яхшы хатын-кызлар да була икән, дип тынычландырырга тырышты Комиссар. — Гриша ни өчен бәхетле булмасын икән? Тормышта, егетләр, шулай булып чыга да ул: нәрсәне эзләсәң, шуны табасың. Кыскасы, кинәт бөтен палата җанланып китте. Тик Комиссарның гына хәле торган саен начарлана барды. Ул морфи, камфара ярдәме белән генә яши иде, — шуңа күрә кайчакларда ул, наркоздан ярым онытылган хәлендә, койкасында көннәр буе тынычсызланып бәргәләнә иде. Степан Иванович киткәч тә ул ничектер артыграк биреште. Мересьев, кирәк чакта аңа булышу өчен, үз койкасын Комиссар койкасы янынарак күчерүне үтенде. Ниндидер көч аны бу кешегә торган саен күбрәк тарта иде. Аяксыз яшәве, башка кешеләргә караганда, чагыштыргысыз авыр һәм катлаулы буласын Алексей яхшы аңлый иде һәм аны бу кешегә, һичбернәрсәгә карамастан, чын-чынлап яши белүче Комиссарга ниндидер инстинктив бер көч тарта иде. Хәзер инде Комиссар күп вакытны аңын ярым югалтып, бик авыр хәлдә яши, ләкин аңына килгән моментларда ул элеккечә була торган иде. Бер көнне шулай кич белән, госпитальдәге авыр тынлыкны палаталардан чак ишетелә торган зәгыйфь ыңгырашулар, хырылдаулар һәм саташулар гына бозган вакытта, коридорда каты итеп атлаган таныш авыр адымнар ишетелде. Мересьев томаланган лампалар белән зәгыйфь кенә яктыртылган коридорны, аның аргы башындагы Борис Полевой 46 бәләкәй өстәл янында кофта бәйләп утыручы дежур сестраны пыяла ишек аша күреп ята иде. Шул чакта коридорның аргы башында Василий Васильевич күренде. Ул, кулларын артка куеп, әкрен генә атлап килә иде. Сестра, аны күрүгә, урыныннан сикереп торган гына иде, Василий Васильевич дәртсез генә аңа кул селтәде. Аның өстендәге халаты төймәләнмәгән, үзе яланбаш, агара башлаган куе чәчләре маңгаена төшкән. — Вася килә, — дип пышылдады Мересьев Комиссарга. Ул аңа әле генә үзенең махсус конструкцияле протез эшләү проектын сөйләп биргән иде. Василий Васильевич, әйтерсең лә, нәрсәгәдер абынды да, куллары белән стенага таянып, тукталып калды, үз алдына нәрсәдер мыгырданды, аннары, стенадан аерылып, кырык икенче палатага килеп керде. Ул палата уртасына кереп тукгады һәм, нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәнсыман, маңгаен уа башлады. Аңардан спирт исе килә иде. — Утырыгыз, Василий Васильевич, бергәләп кичке әңгәмә ясап алыйк, — дип тәкъдим итте Комиссар. Профессор әкрен адымнар белән, аякларын сөйрәп, аның кровате янына килде, пружиналарны шыгырдатып кровать кырыена утырды һәм куллары белән чигәләрен ышкып алды. Ул элек тә шулай, обход вакытларында, сугышларның барышы турында кыскача фикер алышу өчен, Комиссар янында еш кына тукталып кала торган иде. Ул Комиссарны башка авырулардан сизелерлек аера һәм аның хәзер бирегә килеп чыгуында гаҗәпләнерлек бернәрсә дә юк иде. Бу ике кеше арасында аеруча әһәмиятле сүзләр булуы мөмкинлеген һәм монда өченче кешенең кирәк тү- геллелеген Мересьев ни өчендер алдап сизенде. Ул, күзләрен йомып, йоклаган булып ятты. — Бүген егерме тугызынчы апрель. Аиын туган көне. Аңа утыз алты яшь тулды — юк, туларга- тиеш иде, — диде профессор әкрен генә. Комиссар, чиктән тыш авырлык белән, шешенеп беткән зур кулын одсал астыннан чыгарды һәм Василий Васильевичның кулына куйды, һәм шул минутта күз алдына китерә алмаслык бер хәл булды: профессор елап җибәрде. Зур, көчле, нык ихтыярлы кешенең елавын күрү түзеп торырлык түгел иде. Алексей, ирексездән муенын җыерып; башын одеялы белән каплады. — Китәр алдыннан ул минем янга кереп чыккан иде. Ул үзенең ополчениегә язылганлыгын әйтте һәм эшләрен кемгә тапшырырга кирәклек турында сорады. Ул биредә, миндә эшли иде. Мин шул чаклы шаккатып калдым, хәтта аңа җикерендем. Медицина кандидаты. талантлы галимгә винтовка алуның нигә кирәге барлыгын мин аңламадым. Ләкин ул миңа әйтте, мин аның ул сүзләрен хәрефенә кадәр хәтерлим, ул миңа болай диде: «Әткәй, медицина кандидаты. талантлы галимгә вин- ган вакытлар да була». Шулай диде дә ул: «Эшләрне кемгә тапшырырга?» дип кабат сорады. ЛАиңа шул чакта телефон трубкасын гына алырга кирәк иде — һәм бер нәрсә, бернәрсә дә булмаган булыр иде, аңлыйсызмы — һичбернәрсә булмаган булыр иде! Ул бит миндә бүлек мөдире иде, ул хәрби госпитальдә эшли иде... Шулай бит? Василий Васильевич тынып калды. Аның авыр һәм гырлап сулаганы ишетелә иде. — Кирәкми, күгәрченем, сез нишлисез, кирәкми, алыгыз кулыгызны. Кыймылдауның да сезгә ничаклы авыр икәнен аңлыйм мин... Әйе, нишләргә соң, дип мин төне буе уйлап чыктым. Аңлыйсызмы, тагып мин шуны да уйладым.. Бер генералның офицер булган улы сугышның беренче көннәрендә үк үтерелгәнлеге миңа билгеле иде. Ә беләсезме, аның атасы нишләгән: фронтка ул үзенең икенче улын Чын кеше 47 җибәргән, очучы-истребнтель итеп, иң куркыныч хәрби эшкә җибәргән... Ул чакта мин шул кеше турында уйладым да, миңа .үз фикерләремнән оят булып китте һәм мин телефоннан шалтыратмадым. — Хәзер инде үкенәсезме? — Юк. Моны үкенү дип атап буламы соң? Мин йөри-йөри уйлыйм: «шулай мин үземнең, бердәнбер баламның үтерүчесе булып чыктыммыни?» дим. Аның бит хәзер дә биредә, минем белән бергә булуы мөмкин иде, һәм без илебез өчен бик файдалы эшләр эшләгән булыр- идек. Ул бит чын талант иде — дәртле, кыю, ялтырап торган талант нде ул. Әйе. Ул совет медицинасының мактанычы була алган булыр иде... Әгәр дә мин ул чакта телефоннан шалтыраткан булсам! — Шалтыратмавыгызга үкенәсезме? — Нәрсә турында сез? Ах, әйе... Белмим, белмим. — Әгәр дә хәзер бөтенесе дә яңа баштан кабатланса, сез бүтән- чә эшләр идегезме? Икесе дә тынып калдылар. Йоклап ятучыларның тигез тын алулары һәм җылыту батареяларындагы суның әкрен генә шыпырдавы ишетелә иде. Кровать та тигез бер ритм белән шыгырдап торды, — профессор, авыр һәм тирән уйга чумган килеш, бер яктан икенче якка чайкалып утыра иде күрәсең. — Я, ничек соң? — дип сорады Комиссар. Аның тавышында чиксез җылылык ишетелә иде. — Белмим... Сезнең ул соравыгызга тиз генә җавап биреп булмас. Белмим, ләкин бөтенесе дә яңа баштан кабатлана калса, нәкъ шулай ук эшләгән булыр идем төсле. Мин бит бүтән аталардан яхшырак та, начаррак та түгел... Нинди куркыныч нәрсә бу сугыш... — Ышаныгыз, бүтән аталарга да куркыныч хәбәр алган чакларда җиңел булмаган бит. Василий Васильевич озак вакыт бер сүз дә дәшми утырды. Нәрсә турында уйлый иде ул, бу авыр минутларда аның җыерчыклы, киң маңгае астында нинди фикерләр хәрәкәткә килде икән? — Әйе, сез хаклы, аңа да һич тә'җиңелрәк булмагандыр, ә шулай да ул үзенең икенче улын фронтка җибәргән... Рәхмәт күгәрченем, рәхмәт, туганым! Эх! Нәрсә инде сөйләп торырга... Ул күтәрелде, койка янында бераз басын торды, Комиссарның, кулын саклык белән генә урынына куеп, одеал белән томалады һәм, бер сүз дәшмичә, палатадан чыкты. Ә төнлә белән Комиссарның хәле аеруча начарланды. Ул, аңын югалтып, әле койкасында бәргәләнә, тешләрен шыгырдата, каты ыңгыраша, әле кинәт тынып кала, бөтен буена сузыла, ахыр минутлары җитте кебек күренә иде. Комиссарның хәле шул чаклы начар иде, Василий Васильевич аны башкалардан ширма белән аерып алырга кушты, — гадәттә, мәгълүм булганча, авыруны «илленче палатага» күчерер алдыннан шулай эшлиләр иде. Соңра, камфара һәм кислород ярдәме белән пульсы рәтләндерел- гәч, дежур врач һәм Василий Васильевич, төннең калган өлешендә бераз йоклап алырга дип, китеп бардылар. Василий Васильевич хәзер улы үлгәннән соң, үзенең зур һәм буш квартирасын ташлап, госпитальгә күчкән һәм шунда бәләкәй кабинетында кушеткада гына йоклый иде. Ширма артында, Комиссар янында, нык дулкынланган һәм күп елаган Клавдия Михайловна гына калды. Мсресьев та йокламады, «шулай ук бу аның бетүе мени инде?» дип куркынып уйланды ул. Ә Комиссар һаман да газаплана иде әле. Ул яткан урынында туктаусыз бәргәләнә һәм, саташу арасында, ыңгырашу белән бергә, гырылдавык тавыш белән ниндидер сүз әйтә, Мересьевка ул, — Эчәргә, эчәргә! — дип сораган кебек тоела иде. Клавдия Михайловна ширма артыннан чыкты да калтыранган куллары белән стаканга су салды. Борис Полевой 48 Ләкин авыру суны эчмәде, стаскан аның тешләренә бәрелеп юкка гына чыңлады, су чәчрәп мендәргә түгелде, ә Комиссар, ниндидер бер ныклылык белән, әле үтенеп, әле таләп итеп, әле боерык биреп, һаман да шул бер сүзне кабатлый иде, һәм кинәт /Лерссьев аңлап алды: ул «эчәргә» дими, ә «яшәргә» ди икән! Аның бу сүзне кычкыруында кодрәтле кешенең бөтен барлыгы үлемгә каршы аңсыз бунт күтәрә иде. Бераздан Комиссар тынычланды һәм күзләрен ачты. — Аллага шөкер! — дип пышылдады Клавдия Михайловна һәм, җиңел сулап, ширманы җыйный башлады. Аны Комиссарның: — Кирәкми, калдырыгыз, — дигән тавышы туктатты. — Кирәкми, сеңелкәем, болай әйбәтрәк, еларга да кирәк түгел: сездән башка да дөнья епшек... Я, сез нәрсә, совет фәрештәсе!.. Фәрештәләрне, хәтта менә сезнең кебекләрен дә, бары тик тегендә атлау бусагасында .гына... очрату ничаклы кызганыч. 10 Алексей сәер бер хәл кичерә иде. Ул, тренировкалар нәтиҗәсендә аяксыз да очарга өйрәнеп була икәнлегенә һәм яңадан очучы булырга мөмкинлегенә ышанганнан соң, аны яшәүгә һәм эшчәнлеккә сусау биләп алды. Хәзер инде аның тормышта максаты бар: үзенең истребительлек эшенә яңадан кайту. Аяксыз калгач та үзебезнең якка шуышып чыккандагы фанатик ныклык белән ул хәзер үзенең яңа максатына ' омтыла башлады. Яшь чагыннан ук ул тормышта аңлап эш итүгә өйрәнгән булганга, барыннан да элек, кыйммәтле вакытны бушка әрәм итмичә, бу максатка- мөмкин кадәр тизрәк ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәклекне төгәл билгеләп куйды, һәм шулай килеп чыкты: ул, беренчедән, тизрәк сәламәтләнергә, ачыккан вакытта югалткан сәламәтлеген һәм көчен .кире кайтарырга тиеш, ә моның өчен күбрәк ашарга һәм йокларга тиеш; икенчедән, „ очучылыкның сугышчан сыйфатларын яңадан кайтарырга; моның өчен әлеге койкада ятып авырган хәлдә мөмкин булган гимнастика хәрәкәтләре белән үзен физик яктан ныгыта барырга кирәк; өченчедән, — монысы нц мөһиме һәм кыены иде, — тезгә кадәр киселгән аякларны, аларда көчне һәм җитезлекне саклап калу өчен» һәрвакыт хәрәкәт иттерергә, ә соңра, протезлар киеп алгач, самолет белән идарә итү өчен кирәк булган барлык хәрәкәтләрне ясарга. Аяксыз кешегә йөрүе дә җиңел түгел. Мересьев исә самолетны, истребительне йөртергә уйлый. Ә моның өчен, бигрәк тә, бик кыска вакытлы һава сугышларында, бөтенесе дә секундның йөздән бер өлеше белән исәпләгәндә һәм кирәкле хәрәкәтләр шартсыз рефлекс дәрәҗәсенә күтәрелергә кирәк булганда, аяклар кулларга караганда да ким булмаган төгәллек, осталык һәм, иң мөһиме, тизлек белән эш итә белергә тиешләр. Үзеңне шулай тренировать итәргә кирәк: кисеп ташланган аякларга беркетелгән агач һәм каеш кисәкләре ул нечкә эшне җанлы организм кебек үтәргә тиешләр. Очу техникасы белән таныш булган һәр кешегә бу( мөмкин булмаган эш булып күренер иде. Ләкин Алексей моның кеше сәләтлелегенә сыя алырлык икәненә хәзер инде ышана иде, димәк, шулай булгач, • ул, Мересьев, һичшиксез моңа ире- ! шәчәк. һәм менә Алексей үзенең ; бу планын тормышка ашыруга j кереште. Ул врачлар тарафыннан • билгеләнгән процедураларны үзендә шаккатырырлык төгәллек белән үтәргә һәм дарулаоны эчәргә тотынды. Ул бик күп ашый башлады, кайчакларда аппетиты булмаса да, ашны өстәп бирүне сорый иде. Нәрсә генә булмасын, ул куелган сәгатьләрне йокларга үзен мәҗбүр итә һәм, хәтта эшчән һәм хәрәкәтчән табигате озак вакытлар каршы Чын кеше 49 •торуга да карамастан, аштан соң йоклап алу гадәтенә дә күнекте. Ашарга, йокларга, дарулар эчәргә үзеңне мәҗбүр итүе кыен түгел. Ә менЬ гимнастика белән эш начаррак иде. Электә Мересьев зарядка ясый торган гади система, койкага бәйләнеп куелган аяксыз кеше өчен ярамый иде инде. Ул үз • системасын уйлап чыгарды: куллары белән биленә таянып,' сәгатьләр буена бөгелә, сыгыла һәм бөтен гәүдәсен, башын шул чаклы мавыгып боргалый, умырткалары шытырдый иде. Палатадагы иптәшләре аннан беркатлылык белән көләләр иде. Кукушкин аны, әле ага- лы-энеле Знаменскийлар дип, әле Лядумег дип, әле ниндидер атаклы йөгерүчеләр исеме белән атап үрти иде. Ул гимнастиканы һич тә яратмый, аны госпитальдәге юләрлек дип саный һәм, гадәттә, Алексей гимнастика белән шөгыльләнә баш. лагач та, сукранып, ачуланып, коридорга чыгып китә торган иде. Аякларыннан бинтлары алынгач һәм койка күләмендә хәрәкәтләнү мөмкинлеге булгач, Алексей катлаулырак гимнастика ясый башлады. Аяк томраннарын кровать аркасына тыгып, куллары белән биленә таянып, ул бик әкрен генә иелә, турая, һәр көн саен темпларны әкренәйтеп, иелү саннарын арттыра бара. Аннары ул аяклары өчен хәрәкәтләр сериясе уйлап чыгарды. Кроватьта чалкан' ятып, аякларын әле үзенә таба бөгә, әле турайта. Бу хәрәкәтләрне беренче тапкыр ясагач та, алда үзен нинди зур авырлыклар, ә ихтимал, җиңә алмаслык кыенлыклар көткәнен ул берьюлы аңлап алды. Тезгә кадәр кисеп ташланган аяклар бөгелгәндә бик нык авырта иде. Хәрәкәтләрдә кыюлык та, тигезлек тә юк иде. Әйтик, канаты яки койрыгы зарарланган самолетта очуы ничаклы кыен булса, бу киселгән аяклар белән дөрес хәрәкәтләр ясавы да шул чаклы кыен иде. Мересьев, ирсксездән, үзен самолет белән чагыштырып, идеаль дөреслек белән исәпләнеп төзелгән гәү- 1. .с. ә.- X 9. • г •’ • г .7 дәсе хәзер инде бозылган икәнлеген һәм, гәрчә, тәне әле бәген һәм таза булса да, элеккечә, бала чагыннан ук күнегелгән хәрәкәтләр гармониясенә ул инде һичкам- чан да ирешә алмаячагын аңлады. Гимнастика ясаудан аяклар бик каты авырта иде, ләкин, шуңа да карамастан, Мересьев көн саен берәр минут артыграк гимнастика ясап барды. Бу аның өчен коточкыч минутлар- иде, ул минутларда үзеннән-үзе күз яшьләре ага, һәм, авыртудан кычкырып җибәрмәс өчен, аңа иреннәрне канатканчы тешләргә туры килә иде. Ләкин ул бу хәрәкәтләрне ясарга үзен мәҗбүр итә, башта көненә бер тапкыр, соңра ике тапкыр ясый, гимнастика вакытларын көннән-көнгә озынайта бара. Тиешле хәрәкәтләрне ясаганнан соң ул һәрвакыт, тәмЯм хәлсезләнеп; мендәренә ава һәм: «Боларны тагын кабатлый алырмынмы икән?» дип уйлый. ''ЛӘКИН билгеләнгән вакыт килеп ’җиткәч тә, ул яңадан үз эшенә керешә. Кич белән ул бот һәм балтыр мускулларын капшап карый да; анда баштагыча сәлперәнгән ит һәм май булмыйча, нәкъ элеккечә тыгыз мускуллар булуын сизеп, шатлана иде. Мересьевның барлык уйлаганы аяклары турында булды. Кайчакларда, онытылып, табаннары авыртканын сизенеп куя, икенче төрлерәк борылып ята һәм бары тик шунда гына табаннары бөтенләй юк икәнлеге исенә төшә. Нервларның бозылганлыгы нәтиҗәсе буларак, аягының кисеп алып ташланган өлешләре әле озак вакыт аның тәне белән бергә яши кебек сизелә иде. Ул урыннар кинәт кычыта башлый, җепшек һавада сызлый һәм хәтта авырта да торганнар нде. Ул аяклары турында шул чаклы күп уйлый иде, еш кына төшендә үзен бөгенләй сәламәт итеп, йөгереп йөри итеп күрә иде. Әле тревога буенча ул самолетына таба җан-фәрман чабып бара, йөгереп барышлый самолет канатына сикереп менә дә кабинага кереп Борис Полевой 50 утыра һәм, Юра мотордан чехолны алган арада, аяклары белән рульне тикшереп карый. Әле, Оля белән кулгакул тотынышып, чәчәкле кыр буйлап чаба, ялан аяк йөгерә, дымлы һәм җылы җир аның тәнен рәхәтләндерә. Нинди яхшы, күңелле минутлар алар һәм, уянып киткәч тә, үзеңне аяксыз күрү — нинди авыр. Шундый төшләрдән соң Алексей кайчакларда тирән күңел төшенкелегенә бирелә торган иде. Ул үзен юкка гына газаплый булып тоела иде аңа: һаман якынрак һәм сөйкемлерәк була барган Оля белән инде ул кырлар буйлап һичкайчан да ялан аяк чабып йөри алмаган төсле, самолетта да инде оча алмаячак шикелле иде. Оля белән булган мөнәсәбәте Алексейны шатландырмый иде. Клавдия Михайловна, һәр атна саен диярлек, укучылар почергы белән пөхтә итеп язылган конвертны бирер алдыннан аны «биергә» ягъни кул чабып койкада сикергәләргә мәҗбүр итә. Ул хатлар береннән- бере җылырак, хислерәк була баралар. Сугыш тарафыннан өзелгән кыска, яшь мәхәббәт Оля өчен торган саен олырак, җитлеккәнрәк булып бара иде төсле. Хатта язылган шундый юлларны ул, аңа шундый ук хисләр белән җавап бирергә үзенең хакы юклыгын белеп, тәшвишле сагыш белән укый иде. Камышин шәһәрендәге агач эшкәртү заводы каршындагы фабза- вучта бергә укыган Алексей һәм Оля балачакта бер-беренә романтик җылылык мөнәсәбәттә булганнар иде. Мондый мөнәсәбәтне алар, бары тик зурларга ияреп кенә, мәхәббәт дип атаганнар иде. Соңыннан алар алтыҗиде елга аерылыштылар. Башта Оля механика техникумына укырга китте. Аннан соң ул, укудан кайтып, заводта механик булып эшли башлаганда, Алексей шәһәрдә юк иде инде. Бу вакытта ул очучылар мәктәбендә укый иде. Яңадан алар сугыш алдыннан гына очраштылар. Алексей да, Оля да бу очрашуны эзләмәделәр һәм ихтимал, алар, бер-бсрсен исләренә дә төшермәгән булганнардыр — балачактагы танышлыктан соң бик күп вакыт үтс~ киткән иде инде. Ләкин, бер тапкыр шулай, язгы кичләрнең берендә, Алексей әнкәсен озатып урам буйлата каядыр бара иде, шул чак1 та аларга юлда бер кыз очрады. Алексей аңа игътибар да итмәде*« бары тик аның матур аякларын гына күреп калды. — Нигә аның белән исәнләшмәдең, оныттыңдамы әллә? Ул Оля бит, — диде әнкәсе һәм кызның фамилиясен әйтте. Алексей артка борылып карады. Кыз да, бу якка борылып, алар артыннан карап тора иде. Аларнын. күз карашлары очрашты, һәм Алексей йөрәгенең кинәт ашкынулы сикерә башлавын сизде. Әнкәсен калдырып, ул тротуарда ялангач тополь агачы астында басып торган кыз янына чабып китте. — Син? — дип гаҗәпләнеп сорады Алексей. Ул аны баштан аяк шул кадәр җентекләп карады, әйтерсең, аның алдында, язгы пычрак белән тулган кичке тын урамга әллә кайлардагы дингез артыннан билгесез бер кодрәт белән китереп ташланган, әкиятләрдәгедәк чибәр бер кыз басып тора иде. ' — Алеша? — диде ул да, шулай ук гаҗәпләнеп, хәтта күзләренә ышанмыйча бераз карап та' торды. Алар алты-җиде ел аерылышып торганнан соң беренче тапкыр очраштылар һәм беренче тапкыр берберенә туры карадылар. Алексей; алдында кечкенә гәүдәле матур| кыз, — зифа буйлы, нечкә билле, малайларга ошаган түгәрәк ҺӘУ молаем йөзле, борын өстендә, ике’ күз арасында чак сизелеп торга?* алтын сипкелле Оля басып тор: иде. Ул үзенең соры һәм нурлг күзләре белән, нечкә кашларын ча? күтәребрәк, Алексейга карый. Б\ җиңел, яшь, чибәр кызның элекке ге сыйфатлары бик аз* калган. Фаб завучта бергә укып йөргән чаклар да Оля түгәрәк, алсу йөзле иде. У.’ Чын кеше 51 әткәсенең майланып беткән эш пиджагын киеп, җиңнәрен сызганып, эре генә атлап йөри торган, ак гөмбә кебек, таза бер яшүсмер кыз иде бит. Алексей, әнкәсе турында бөтенләй онытып, тирән соклану белән кызга карап торды; үтеп киткән алты-җиде ел вакыт эчендә ул аны бер минутка да онытмаган, гел аның белән щушы очрашу турында гына хыялланып йөргән кебек тоелды аңа. — Менә хәзер син нинди икәнсең! — диде ул ниһаять. — Нинди? — дип сорады Оля. Аның тамак төбеннән чыккан яңгыравык тавышы да бергә укып йөргән чактагыга бөтенләй ошамый иде. Почмак артыннан җил килеп чыкты, тополь агачының ялангач ботаклары белән уйнап сызгырды. Кызның да матур йякларын каплап торган юбкасы белән шаярды. Табигый нәзакәтле һәм гади хәрәкәт белән ул юбкасын тәненә кысты да, көлемсерәп, чак кына чүгәләде. Алексей, үзенең соклануын инде яшереп тә тормыйча: — Менә нинди икән син! — дип тагын кабатлады. — Я, нинди соң, нинди? — дип көлеп җибәрде Оля. Алексейның әнкәсе, бу яшьләргә карап, сагышлы елмайды да үз юлы белән китеп барды. Ә алар, бер-беренә сокланып, бер-беренә сөйләргә дә ирек бирмичә, «ә хәтерлисеңме», «ә беләсеңме», «ә ул кайда хәзер...», «ә хәзер ничек...» кебек сүзләр белән береп-бере бүлеп, шул урында һаман басып тора бирделәр. Алар шулай озак тордылар, ни* һаять, Оля Алексейга якындагы йорт тәрәзәсенә ымлап күрсәтте — анда тәрәзә төбендәге гөлләр арасыннан кемнәрдер боларга кызыксынып карап торалар иде. — Синең вакытың бармы? Идел буена киттек, — диде Оля, һәм алар, үсмер чакта да эшләмәгәнчә, кулга-кул тотыныштылар да, бөтен дөньяларын онытып, Идел буендагы биек ярга таба киттеләр. Ул урын бик күңелле иде. Аннан, текә биек ярдан, киң булып җәелгән, бозлары тантаналы рәвештә агып торган Идел бик матур күренә иде. Шул чактан бирле әнкәсе үзенең сөекле Алексеен өйдә бик сирәк күрә башлады. Элек ул үзенең тышкы күренешенә, кием-салымга бер дә исе китми иде, ә менә хәзер кинәт үзгәреп китте, һәр көн чалбарын үтүкли, курткасының төймәләрен акбур белән чистарта. Ул очучыларның парадларда гына кия торган, ак түбәле, эмблемалы фуражкасын чемоданнан алып киде һәм көненә ике тапкыр кырына, ә кичләрен, көзге алдында ыспайланганнан соң,. эштән кайтучы Оляны каршы алу өчен заводка таба китә иде. Көнсезләрен дә ул каядыр югалып йөри иде, ничектер таркауланып, хәтере чуалучан булып китте, сорауларга да сәер җаваплар бирә башлады. Карчык, үзенең аналык сизгерлеге белән, бөтенесен аңлап алды. Аңлады һәм җәберсенмәде: шулай инде, картларга — картаерга, яшьләргә — үсәргә язган. Алексей белән Оля үз -ләхәббәт- ләре турында бер тапкыр да сөйләшмәделәр. Кичке кояшта ялтырап торган тын Идел буеннан, яки шәһәр тирәсендәге ямьяшел үләнле бакчалар буйлап кайткан вакытларда, Алексей, һәр юлы, Оля белән ачыктан-ачык сөйләшергә үзенә үзе сүз бирә иде. Мспә яңа кич килеп җитә. Ул аны завод алдында каршы ала, аны ике катлы агач йортка кадәр озата бара. Эчкә керәләр. Оляның бүлмәсе самолет кабинасына ошаган: бәләкәй, якты һәм чиста. Ул аның, кием-салым шкафы ишеге артына яшеренеп күлмәкләрен алмаштырганын түземсезлек белән көтеп тора һәм ишек артыннан күрснепкүренеп киткән ялангач терсәкләренә, җилкәсенә, аякларына карамаска тырыша. .Аннары Оля юынырга чыга һәм таза, алсу йөзле, юеш чәчле кыз булып, яңадан бүлмәгә килеп керә, аның Борис Полосой 52 өстендә һәр көн кия торган шул ук ак ефәк блузкасы була. Аннары алар кинога, циркка яки бакчага китәләр. Кайда барсалар да, Алексейга барыбер. Ул экранга да, аренага да, йөреп торган халыкка да карамый. Ул аңа карый. Карый һәм: «Менә бүген инде өйгә кайтышлый юлда, әлбәттә, яратуымны әйтәм аңа!» дип уйлый. Ләкин кайтасы юл бетә, ә аның кыюлыгы җитмичә кала. Бер тапкыр шулай, якшәмбе көнне, алар иртүк Идел аръягындагы болынга чыгарга булдылар. Ул, үзенең иң яхшы ак чалбарын һәм, әнкәсе әйткәнчә, аңың киң яңаклы кара тутлы йөзенә бик килешә торган кайтарма якалы күлмәген киеп, Оляны. алырга керде.. Оля хәзер иде инде. Ул тастымалга тө- .релгән ниндидер бер ’ төенчекне Алексей кулына тоттырды. Алар бергәләп елгага таба чыгың киттеләр. Аяксыз карт перевозчик, беренче дөнья сугышы инвалиды, — үз вакытында Алексейны сай урыннарда комкорсак балыгы тотарга өйрәткән, бала-чаганың яраткан таныш, кешесе, — үзенең агач аяклары белән шак-шак атлап, авыр көй.мәне ярдан этеп җибәрде һәм тиз-тиз ишә башлады. Көймә, ыр- гылып-ыргылып, су агымын аркылыга ерып, Идел аръягына, яшеллеккә күмелгән сөзәк ярга таба китте. Оля койрыкка утырган һәм, бер кулын суга тидереп барган килеш, уйга баткан иде. — Аркаша абзый, безне таныйсыңмы? — дип сорады Алексей. Карт, бу яшьләргә бер дә исе китмичә карап алды да: — Юк, танымыйм, — диде. — Ничек инде ул алай, мин Алешка Мересьев булам бит, син мине әнә теге сай урында комкорсак тотарга өйрәткән идең. — Булса соң, бәлки, өйрәткәнмендер дә, ул чакта сезнои кебек шаяннар күп йөрде минем янда, аларның бөтенесен кайдан хәтерләп бетерәсең. Ярда туктау урыны булган күперчек буш түгел, анда, буявы куба башлаган ян-ягына горур рәвештә «Аврора» дип язылган катер тора иде. Көймә аны узып китте дә, эре комны күңелле шытырдатып, борыны белән ярга төртелде. Аркаша абзый, агач аяклары белән суга төшеп, көймәне ярга сөйрисөйри: — Хәзер минем урын шушында, мин горкомхоздан түгел бит, үз алдыма эшлим, частник димәк, — дип аңлатты.. Аның агач аяклары комга бата.һәм көймә аңа бирешми иде. — Сезгә шушыннан сикерергә туры килер, — диде ул күңелсез тавыш белән.; — Сиңа күпме бирик? — дип сорады Алексей. .— Күпме .кызганмасаң,, шул чаклы бир әйдә'. Сездән күбрәк тә алырга кирәк иде, әнә бит сез нинди бәхетлеләр. Тик мин сезне пигәдер хәтерли алмыйм, юк, хәтерли алмыйм. Көймәдән сикереп төшкәндә, алар аякларын чылаттылар, һәм Оля аяк киемнәрен салып ташларга тәкъдим итте. Яланаяклары юеш, җылы комга тигәч тә аларга шул чаклы иркен һәм күңелле булып китте, — аларның кәҗә бәтиләре кебек, йөгерәселәре, мәтәлчек атыласылары, үләндә ауныйсылары килә башлады. — Тот мине! — дип кычкырып җибәрде Оля һәм, кояшта каралган нык аякларын тиз-тиз ялтыратып, яр буендагы комлыктан үлән һәм чәчәкләр белән бизәлгән болынга таба йөгерде. Алексей бөтен көчкә Оля артыннан чапты. Ул күз алдында бары тик аның бизәкле җиңел күлмәгенең чуар чәчәкләрен генә күрә иде. Чәчәкләр һәм кузгалаклар аның ялангач аякларына бәрелә, авырттыра, кояшта җылынган дымлы җир аяк астында йомшак кына сыгыла иде. Оляны куып җитү аның өчен бик мөһим кебек, аларның киләчәк тормышларындагы күп нәрсә шуңа бәйләнгән кебек, мөгаен менә хәзер шушында, чәчәк белән күмелгән, кешене исертерлек көчле ис аңкытып торган болында Чын кеше 53 ул әлегә . кадәр әйтергә кыюлыгы җитмәгән сүзләрен аңа бик җинсл әйтеп бирер кебек тоела иде ана. Ләкин ул, аны инде ' куып җигеп, кулын сузганда гына, Оля кинәт бер читкә тайпыла да, мәче шикелле җитезлек белән кул астыннан ычкынып, тирәякны яңгыратып көлә-көлә, икенче юнәлешкә чабып китә. Кыз үзсүзле булып чЫкты һәм бик тиз тоттырырга теләмәде. Шулай итеп Алексей аны тота алмады. Оля үзе болыннан ярга таба борылды да алтын төсле булып торган кайнар комга ташланды. Ул бөтенләй кызарган, авызын зур ачып, туймастай булып сулый, туктаусыз көлә һәм аның күкрәге, еш-еш күтәрелеп, калкып тора иде. Алексей аны чәчәкле болында, ромашкаларның ак йолдызлары арасында, фото рәсемгә төшереп алды. Соңыннан алар бергәләп су керделәр, Оля коену костюмын сыкканда һәм киемнәрен алмаштырганда, Алексей әдәплелек белән читкә борылды, яр буендагы куаклыклар арасына китеп торды. Оля аны чакырып алды. Алексей килгәндә, ул кояшта каралган, аякларын бөгәрләп, ком өстендә утыра иде. Аның өстендә бары тик җиңел, нечкә күлмәк кенә, ә башына сөлге чорналган иде. Оля,. үлән өстенә ак тастымал җәеп, кырыйларын таш кисәкләре белән бастырып куйды да төенчектәге әйберләрне .чыгарып салды. Алар бергәләп салат һәм ак кәгазьгә бик пөхтә итеп төрелгән салкын балык ашадылар. Табында хәтта өйдә пешерелгән печенье да бар иде. Оля тоз һәм горчица алырга да онытмаган, алар да менә шунда тастымал өстендә, кольдкремнан бушаган бәләкәй савытларга салынган килеш тора. Бу җиңел һәм ачык йөзле кызның җәймә янында җитди һәм үз эшен яхшы белеп эшләвендә ниндидер сөйкемлелек һәм тәэсирләндергәч нәрсә бар иде. Алексей бер нык карарга килде: артык сузмаска. Җитте. Бүген кич белән ул аңа үзенең мәхәббәтен белдерәчәк. Оля аның хатыны булырга тиеш, Алексей моңа аны ышандырыр, исбат итәр. Пляжда бераз аунаганнан һәм тагын бер тапкыр су кергәннән соң, алар кич беләң Оляларда очрашырга сүз куештылар да, үзләрен нык кына арган ләкин бик бәхетле сизеп, акрын гына перевозга таба киттеләр. Яр буенда ни өчендер катер да, көймә дә юк иде. Алар бик озак, тавышлары карлыкканчы кычкырып, Аркаша абзыйны чакырдылар. Кояш кыр артына кереп батып бара иде инде. Аның үтә кызыл нурлары, елга аръягындагы текә яр башларыннан шуышып үттеләр дә, шәһәр йортларының түбәләрен, тынып калган тузанлы агачларны алтын төскә буядылар, тәрәзә пыялаларында кан төсле булып ялтырадылар. ?1\әйге кич бөркү һәм тын иде. Ләкин шәһәрдә нәрсәдер булган. Гадәттә мондый' сәгатьләрдә бушап кал-а торган урамнарда бик күп халык — арлы-бирле йөреп тора, әнә, кешеләр төялгән ике йөк машинасы үтеп китте, зур булмаган бер төркем, тигез сафларга тезелеп, үтеп бара. — Әллә инде Аркаша абзый исереп калган? — диде Алексей. — Әгәр шушында кунып калырга туры килсә? Оля, үзенең зур һәм нурланып торган күзләре белән аңа карады да: — Синең белән булганда, мин бернәрсәдән дә курыкмыйм, — диде. Алексей аны, кочаклап, үбеп алды, беренче тапкыр һәм бары тик бер тапкыр үпте ул аны. Иделдә ишкәк тавышлары ишетелә башлады. Аргы яктан халык белән тулган бер көймә килә иде. Алар ярга якынаеп килә торган бу көймәгә ачу белән карадылар, ләкин, ни өчендер, бу көймәнең нәрсә алып килгәнен алдан сизгәндәй, баш иеп аңа каршы киттеләр. Кешеләр, һичбер сүз дәшмичә, көймәдән ярга сикереп төштеләр. Алар барысы да бәйрәмчә киенгәннәр, ләкин чырайлары сагышлы һәм күңелсез иде. Җитди, ашыгучан Борис Полевой 54 ирләр Һәм борчылган, елаган хатынкызлар, баема буйлап, Алексей белән Оля яныннан тын гына үтеп киттеләр. Алексей да, Оля да, һич нәрсә адламыйча, көймәгә сикереп менделәр. Аркаша абзый, аларныц бәхет аңкып торган йөзләренә карамыйча: — Сугыш... — диде. — Бүген радиодан әйттеләр. Иптәш Молотов сөйләгән. — Сугыш?.. Кем белән? — Алексей хәтта утырган урыныннан кинәт сикереп торды. Аркаша абзый, ачу белән ишеп, ишкәкләрне кискен-кискен бәреп, — Шул каһәр суккан белән инде, Герман белән. Башка кем белән булсын, — дип җавап кайтарды. — .Халык военкоматларга да китте инде... /Мобилизация. Алексей көймәдән төште дә, өенә дә кереп тормастан, туры военкоматка китте. Соңыннан ул өйгә кереп, чемоданын гына алырга өлгерде, хәтта Оля белән дә саубуллашмады— төнлә 12 сәгать 40 минутта китә торган поездга утырды да үзе билгеләнгән очучылар частена китеп барды. Алар хат сирәк языштылар, ләкин бу — мәхәббәт кимүдән яки бер-берен оныта башлаудан түгел иде. Юк, Алексей аның укучылар почергы белән, түгәрәкләнеп торган хәрефләр белән язган хатларын түземсезлек белән көтеп ала, аларны һәрвакыт кесәсендә йөртә һәм, бер үзе калган араларда, яңадан кат- кат укып чыга торган иде. Урманда адашып, газапланып йөргән авыр көннәрендә ул шул хатларга карады, аларны күкрәгенә кысты. Ләкин аларның мөнәсәбәтләре шул чаклы көтелмәстәи һәм шундый билгесез бер баскычта өзелеп киткән иде ки, бу хатларны бербере белән иске яхшы танышлар булып, дуслар булып кына языша- тар һәм әйтелмичә калган ниндидер зур нәрсәне сүз арасына кыстырудан куркалар иде. һәм менә хәзер Алексей, госпитальгә килеп эләккәч тә, гаҗәпләнгәннән гаҗәпләнә барып, Оля- ның хаттан хатка үзгәрүен күрә башлады. Оля үзенең хатларында, ничектер бер дә тартынып тормастан, сагыну турында яза, ул чакта Аркаша абзый көймә белән аларны иртәрәк алырга килүе өчен үкенә, Алексейдан, сугышта аның белән нинди генә хәл булса да, һәрвакыт ышанырлык, таянырлык кешесе барлыгын белеп торуын тели, чит җирләрдә йөргәндә, сугыштан соң кайтып керерлек үз почмагы барлыгын белеп торуын үтенә. Болариың барысын да ниндидер яңа, бүтән Оля язадыр кебек тоела иде Алексейга. Ул, аның рәсеменә караганда, һәрвакыт шулай уйлый торган иде: менә азрак җил генә өреп җибәрсен — һәм бу кызчык, үзенең шушы чәчәкле күлмәкләре белән бергә, өлгергән тузганак орлыгы төсле, очып юк булачак. Ә бу хатларны исә яхшы, сөюче, үз сөйгәнен сагынучы, аның, кайтканын көтеп торучы хатын *яза иде. Бу хәл Алексейны шатландыра да, каушата да иде. Шатлык ирексездән килеп туа, ә каушау... чөнки мондый мәхәббәткә Алексей үзенең хакы юк дип, шул кадәр серләрне ачып салуга үзен лаеклы түгел дип саный иде. Алексей хәзер инде үзенең, элеккедәй, чегәнгә ошаганрак таза егет булмыйча, бәлки Аркаша абзыйга ошаган аяксыз инвалид икәнлеге турында аңа язарга көч таба алмады. Ул дөреслекне язарга батырчылык итмәде, авыру әнкәсен бөтенләй аяктан егудан курыкты, һәм хәзер инде ул үз хатларында Оляны алдарга мәҗбүр була, ә бу алдашуы белән көннән-көн бу- таларак бара иде. Менә шуның өчен дә Камышыннан килгән хатлар анда бик күп каршылыклы хисләр кузгата: ул шатлана да, кайгыра да, өметләнә дә, курка да. Ул хатлар аны бер үк вакытта рухландыралар да, газаплыйлар да. Инде бер тапкыр алдагач, ул аны дәвам иттерергә, гел яңа ялганнар уйлап чыгарырга мәҗбүр булды. Ә ул, гомумән, ялганлый белми иде, шул сәбәпле аның Оляга язган җаваплары Чын кеше 55 бик кыска һәм коры була торган-* Л1ар иде. Ә метеорология сержантына хат язуы җиңелрәк иде. Ул кыз — беркатлы, ләкин фидакарь, намуслы җан иде. Өметсезлек минутларында, операциядән соң, үз кайгысын кем алдында булса да актарып салу ихтыяҗлыгын хис итеп, Алексей аңа бик зур һәм кайгы-хәсрәтле бер хат язган иде. Аңа ул бик тиз җавап алды. Дәфтәрдән ертып алган бер бит кәгазьгә мәкле крендель төсле, матур итеп язарга’ ты- рышылган чуар хәрефләр белән, өндәү галәмәтләре һәм күз яше тамчылары белән тулган хат алды ул. Сержант кыз, үзенең бу гаҗәеп хатында, әгәр хәрби дисциплина булмаса, сине карап тәрбияләү һәм кайгыңны уртаклашу өчен, бөтенесен ташлап, хәзер үк яныңа барыр идем, дип язган иде. Ул күбрәк һәм ешрак язуны үтенеп сорый. Аның бу чуалчык хатында беркатлылык һәм ярым балалык хисләре шул чаклы күп иде, Алексейга кинәт күңелсез булып китте һәм ул, Оля- дан килгән хатларны шушы сержант кыз аркылы алганда, аның соравына җавап итеп, Оляны үзенең кияүдәге апасы, дип әйткәне эчен үзен-үзе нык кына орышып алды. Мондый кешене һич тә алдарга ярамый иде. Ниһаять, ул аңа Камышиндагы сөйгән кызы турында һәм әнкәсенә дә, Оляга да үзенең бәхетсезлеге турында дөресен язып җибәрергә карар кылуы турында язды. Метеорология сержантының моңа җавап хаты, ул вакытлардагы шартларга караганда, кеше ышанмаслык тизлек белән килеп җитте. Кыз үз хатында бу хәлне дә аңлатып бирә: ул бу хатны үз полкларына килеп чыккан бер майор хәрби корреспондентка биреп җибәргән. Ул майор аның артыннан ухаживать итеп тә йөргән, ләкин, майор күңелле һәм кызыктырырлык кеше булса да, әлбәттә, ул аңа игътибар итмәгән. Хаттан күбүенчә, сержант кыз кайгыга ’төшкән һәм Алексейга үпкәләгән, хәзер ул үз тойгыларын тыярга тели, ләкин булдыра алмый. Ул чакта Алексейның дөресне әйтмәвенә үпкәсен белдереп, үзен дус дип санавын үтенә. Хатының ахырында, кара белән түгел, ә карандаш белән генә өстәп язган: ул, «иптәш өлкән лейтенант», белеп торсын, сержант кыз нык дус ул, әгәр дә Камышиндагы теге кыз аңа хыя- ' нәт итә калса (тылдагы хатын-кызларның үзләрен ничек тотуларын ул белә, янәсе), яки сөйми башласа, яки аның гариплелегеннән курыкса, ул чакта метеорология сержанты турында онытмасын, фәкать аңа һәрвакыт дөресне генә язсын... Алексейга, хат белән бергә, бик җентекле рәвештә тегелгән бер бәләкәй посылка да тапшырдылар. Аның эчендә парашют ефәгеннән тегелгән һәм «А. М.» хәрефләре чигелгән берничә кулъяулыгы, очып бара торган самолет рәсеме төшерелгән тәмәке янчыгы, тарак, «Магнолия» исемле одеколон һәм бер кисәк исле сабын бар иде. Ул авыр елларда бу әйберләрнең солдат-кызлар өчен ничаклы кыйммәт һәм кадерле булганлыгын Алексей бик яхшы белә иде. Нинди дә булса бәйрәм бүләкләре арасында килеп эләккән сабын һәм одеколонны алар, гадәттә, гражданлыктагы элекке тормышларын хәтерләтә торган изге бети урынында саклап тотканлыкларын да Алексей яхшы белә иде. Әйе, бу бүләкләрнең бәясен ул белә иде, һәм шуңа күрә дә, аларны үз өстәле өстенә җәеп салганда, аңа шатлыклы да, уңайсыз да булып китте. Менә хәзер ул, очу һәм сугышу мөмкинлеген кайтару турында хыялланып, гарипләнгән аякларын үзенә генә хас булган энергия белән төрлечә хәрәкәтләндергәндә, үзендә күңелсез икеләнү хисләре сизде. Оляга булган хисләре көн- нән-көн ныгып баруына карамастан, аны алдавы һәм хатларында үзе турында дөресне язмавы, ә исемен дә белмәгән менә бу икенче кыз алдында барлык эч серләрен Борис Полевой 56 ачып салуы Алексейны нык кына изә, борчый иде. Ләкин ул үз-үзенә тантаналы сүз бирде: хыялын тормышка ашыргач та, стройга кайткач та, үзенең хезмәткә, сугышка сәләтлеген яңадан кайтаргач та, Оля белән ачыктан- ачык һәм турыдан-туры мәхәббәт турында сөйләшәчәк. Ул, шундый нык карарга килде дә, үзенең бу максатына тагын да көчлерәк фанатиклык белән омтылды. 11 Комиссар беренче май көнне үлде. Бу^хәл кичектер бер дә сизелмәстән булды. Иртә белән генә әле ул, әйбәтләп юынды, һәм чәчләрен ыспайлап тарады, үзен кыручы парикмахершадан, һава әйбәтме, дип, бу бәйрәм көнне Москва ничек бизәлгән, дип сораштырды, урамдагы баррикадаларны җыйнап ала башлауларына шатланды, шушындый бай һәм балкып торган матур яз көнендә демонстрациянең булмаячагына сукранып алды, бәйрәм уңае белән үзенең сипкелләрен пудра астына яшерергә дип геройларча тырышучы Клавдия Михай- ловнаны үчекләп шаярды. Аның хәле яхшырып киткән кебек күренде. бөтенесе дә, эшләр рәтләнүгә таба бара ахырысы, дип өметләнделәр. Күптән инде, ул газеталар уку мөмкинлегеннән мәхрүм булгач та, аның койкасына колакка киеп тыңлый торган радио үткәргәннәр иде. Радиотехникада аз-маз белеме булган Гвоздев бу колакчан радио белән бераз маташканнан соң, ул бөтен палатага бик яхшы ишетелерлек булып кычкыра, җырлый башлады. Иртәнге сәгать тугызда, ул көннәрдә тавышы бөтен дөньяга таныш булган диктор Верховный Баш Командующийның приказын укый башлады. Бөтенесе дә, бер генә сүзне булса да ишетми калудан куркып, стенада эленгән ике кара түгәрәккә таба башларын сузып, тынып калдылар. «Ватан өчен һәлак .булган геройларга мәңгелек дан!» дигән сүзләр һәм «немец илбасарларына үлем!» дигән лозунглар да яңгырады, ә палатада һаман да- әле киеренке тынлык хөкем сөрә иде. — Менә шушындый бер зшне миңа аңлатып бирегез, әле, иптәш полковой комиссар. Приказда болан» диелгән... — дип Кукушкин нәрсәдер сорый башлаган гына иде, шунда ук кинәт: — Иптәш Комиссар! — дип куркынычлы тавыш белән кычкырып җибәрде. Барысы да борылып карадылар. Комиссар кроватьта туп-туры булып сузылып яткан, күзләре, түшәмдәге ниндидер бер ноктага текәлеп, хәрәкәтсез калган, ябыккан һәм агарынган йөзе таш булып каткан, тантаналы, тыныч һәм мәһабәт төс алган. — Үлгән! — дип кычкырып җибәрде Кукушкин, аның кровате алдына тезләнеп. — Үл-гән! Аптырап, каушап калган сиделкалар, бер кереп, бер чыгып, йөгерешеп йөриләр. Сестра, халат төймәләрен каптыра-каптыра, арлы-бирле бәргәләнә, палатага ординатор йөгереп керә... Кешеләр белән тату тора алмый торган, ызгышучан табигатьле булып танылган лейтенант Константин Кукушкин һичберкем гә игътибар итмичә, мәрхүмнең күкрәгенә ятып, балаларча, битен одеялы белән каплап, каты үксеп, иңбашлары һәм бөтен гәүдәсе белән калтыранып, кычкырып елый- башлады... Шул көнне кич белән кырык икенче палатадагы бушап калган койкага яңа кеше китереп урнаштырдылар. Ул— башкаланы саклаучы һава дивизиясенең очучы — истребителе майор Павел Иванович Стручков иде., Бәйрәм көнне немецлар Москвага зур һава һөҗүме- ясарга булганнар. Аларның берничә эшелонга бүленеп хәрәкәт иткән берләшмәләре юлда ук тотып- алынган һәм, бик каты һава сугышыннан соң, кайдадыр Подсолнечная районында тар-мар ителгәннәр. Бары тик бер «юикерслары» гына боҗра аша үтеп чыга алган* һәм ул, бик югары күтәрелеп, башкалага таба юлын дәвам иттергән,.. / кеше Чын 57 Аның экипажы, безнең бәйрәмнең ямен бетерү өчен, теләсә ничек кенә булса да үз заданиесен үтәргә карар биргән, күрәсең. Стручков, һава сугышы ыгызыгысында ук моны сизеп алган да, шул «юнкерс- ны» куа киткән. Аның самолеты — ул чакта безнең истребитель авиациябезгә килә башлаган гаҗәеп совет машинасы булган. Ул немецны бик югарыда, алты километр биеклектә, Москва янындагы дачалар өстендә куып җиткән һәм, бик оста хәрәкәтләр ясап, аңың коеры- гы ягына килеп чыккан да, төзәп, гашеткага баскан. Баскан да, аннан таныш тырылдау тавышы ишетелмәүгә гаҗәпләнгән. Спусковой механизм эшләүдән баш тарткан. Немец чак алдграк оча. Стручков, артында ике пулеметы булган немец бомбардировщигының утыннан сакланып, аның косрык өрлеге артына оста яшеренеп, үлек зонада аны куып бара. Май аеның саф иртәсе яктылыгында инде алда, тоныграк кына булса да, Москва күренә башлый, һәм шунда Стручков кискен бер карарга килә. Каешларын чишеп җибәрә, баш өстендәге каплавычны алып ташлый һәм үзе, немец өстенә, сикерергә хәзерләнгәндәй, барлык мускулларын җыйнап, ' утырган урынында бөтенләйгә иелә. Ул, үз машинасының очышын немец бомбардировщигы очышына төгәл җайлап, төзи. Күз ачып йомарлык вакыт эчендә генә алар һавада, бер-бер артлы булып, күренми торган җеп белән бәйләнгәндәй янәшә асылынып торалар. Стручков, «Юнкерс»ның пыяла каплавычы аша, немец самолет- тындагы башня укчысының үткен күзләрен, Стручковның һәрбер маневры артыннан күзәтеп торганын һәм совет самолеты канатының бер өлеше генә булса да, «юнкерс» кое.рыгы артындагы үлек зонадан читкә чыгуын көтеп торганын күрә. Немецның дулкынланудан шлемын салып ташлавын һәм хәтта маңгаена төшеп торган озын чәчләренең коңгырт төстә икәнен дә күреп кала. Бергә тоташтырылган эре калибрлы ике пулеметның кара көпшәләре өзлексез Стручковка карап торалар һәм, җанлы әйберләрдәй, уңай моментны сагалап хә7 рзкәтләнәләр. Бик кыска вакытка Стручков үзен коралсыз, көчсез кеше итеп һәм аңа карак үзенең пистолетын терәп тора төсле хис итә. һәм мондый очракларда коралсыз, ләкин кыю кешеләр нәрсә эшли торган булсалар, Стручков та шуны эшли. Ул үзе дошман өстенә- ташлана, ләкин җирдәге шикелле йодрыклар белән түгел: ул, үз винтының ялтырап торган түгәрәген немецның коерыгына төзәп, бөтен самолеты белән «юнкерс» өстенә ташлана. Ул хәтта чытырдаган тавыш та ишетми кала. Шуннан соңгы бпк кыска секундлар эчендә ул, ниндидер каты бәрелү белән алып ташлаган килеш, һавада мәтәлчек атынуын сизеп ала. Җир аның баш өстендә булып чыга һәм, якадан уз урынына кайтып, ямь-яшел һәм ялтыравыклы булып, сызгыоып. Стрүч- ковка каршы очып килә. Шул минутта ул парагйют алкасын тартып җибәрә. Ләкин ул, парашют ачылып өлгергәнче, күз кырые белән генә күреп кала: янәшәдә, коеоыгы сынган «юнкерс»ның сигарага ошаган килбәтсез гәүдәсе, көзге җил белән өзелгән усак яфрагы төсле, Стручковны куып узып, түбәнгә мәтәлеп төшә бара. Бөтенләй хәлсезләнгән Стручков, парашют җепләрендә чайкалып төшеп, бер йорт түбәсенә килеп бәрелә һәм, аңын югалтып, бәйрәмчә бизәлгән шәһәр кырыендагы бер урамга егылып төшә. Халык аның немец самолетына гаҗәп оста таран ясавын күзәтеп торган булган. АлаоСтоуч- ковны тиз генә күтәреп алалар ла якындагы өй өчеңә кертеп куялар. Морт тирәсендәге урамнарга шул чаклы күп халык җыйнала, чакыртылган врач Стручков урнаштырылган йортка көч-хәл белән үтә. Түбәгә килеп бәрелүдән Стрүчковның тез капкачлары яраланган булып чыга. Майор Стручковның батырлыгы Борне Полевой турындагы хәбәр, шунда ук «Соңгы хәбәрләренең махсус чыгарылышында радио аша тапшырыла. Моссовет председателе үзе аны башкаланың иң яхшы госпиталенә озата бара. Стручковны палатага а“ып кергәч тә, санитаркалар аның артыннан ук чәчәкләр, фрукта тутырган пакетлар һәм тартма-тартма конфетлар алып керделәр. Ул әйберләр рәхмәт белдергән москва- лыларның бүләкләре иде. Стручков — кешеләр белән бик тиз аралашучан, күңелле табигатьле кеше иде. Палатага килеп керү минутыннан ук диярлек ул, биредә госпитальдә «ашау-эчү ягы» ничек, дип, режим бик катымы., дип, чибәр сестралар бармы, дип авырулардан сораштыра да башлады. Бинтларын яңадан бәйләгән арада ул Клавдия Михайловнага мәңгелек тема булган военторг турында кызык бер анекдот сөйләп ташларга һәм аның тышкы күренешләренә карата шактый кыю булган бер комплимент әйтергә дә өлгерде. Клавдия Михайловна палатадан чыгып барганда, ул аның артыннан күз кысып калды. — Чибәр генә икән үзе. Бик катымы? Сезнең котыгызны алып тора торгандыр әле ул? Берни түгел, шүрләмәгез. Нәрсә, сезне тактикага бөтенләй өйрәтмәгәннәр димме? Бирешмәслек ныгытмалар булмаган кебек үк, бирешмәслек хатын-кызлар да юк, — диде ул һәм палатаны яңгыратып көлде. Госпитальдә ул үзен бик күптәнге кеше итеп, әйтерсең лә, биредә инде бер елдан бирле тора кебек итеп хис итте. Палатадагыларның бөтенесе белән дә ул беренче көннән үк «син» дип сөйләшә башлады һәм аңа борын сеңгерергә кирәк булгач, һич тартынып тормастан, Мересьев өстәлендәге кулъяулыкны — метеорология сержантының парашют ефәгеннән бик тырышып теккән һәм Алексейның исеме чигелгән яулыкны алды. — Сөйгән кызыңнанмы? — дип Алексейга күз кысты ул һәм яулыкны үзенең мендәре астына тыгып куйды. — Сиңа, дускай, җитеп торыр, ә җитми икән — сөйгәнең яңаны чигеп җибәрер, бу эш аңа тагын бер рәхәтлек кенә бирәчәк. Кояшта каралган битендә алсу төс бәреп торса да, ул яшь кеше түгел иде инде. Чигәләрендә, күз тирәләрендә, каз тәпиләре төсле, җыерчыклар бар иде. Аның бөтен кыланышыннан, үзүзен тотуыннан күпне күргән солдат икәнлеге, — әйберләр капчыгы, сабыны һәм теш щеткасы кайда торса, шул урынны ул үзенең өе итеп санарга гадәтләнгән карт солдат икәнлеге күренеп тора иде. Палатага ул үзе белән бергә бик күп күңелле шау- шу алып килде. Бу шау-шу өчен аңа берәү дә үпкәләмәде, бөтенесенә дә ул бик күптәнге таныш булып күренде. Бу яңа иптәшне палатадагыларның бөтенесе дә үз күңелләренә якын итеп кабул иттеләр, бары тик Мересьевка гына майорның хатын-кыз җенесенә бик һәвәсле булуы ошамады; майор бу турыда яшереп тормый һәм күп сөйләргә ярата иде. Икенче көнне Комиссарны күмделәр. Мересьев, Кукушкин һәм Гвоздев, ишек алдына караган тәрәзә төбенә утырып, пушка лафетына җигелгән ике артиллерия атының килеп керүен, кояшта ялтырап торган трубалар күтәргән • хәрби оркестрның җыйналуын, тигез сафларга тезелгән хәрби частьның килүен карап тордылар. Ләкин шул вакытта палатага Клавдия Михайловна килеп керде дә аларны тәрәзә төбеннән куып җибәрде. Ул, һәрвакыттагыча, сабыр һәм энергияле иде, ләкин Мересьев аның тавышы үзгәргәнен, аның калтырап, тотлыгып сөйләгәнен, хәтта күзләренең кызыллыгын пудра да яшерә алмаганлыгын сизеп алды. Клавдия Михайловна Стручковның температурасын үлчәргә килгән иде. Нәкъ шул минутта ишек алдында оркестр траур маршы уйный башлады. Сестра кинәт агарынып китте, кулындагы термометры төшеп ватылды, һәм ялтыравык терекөмеш Чын кеше 59 бөртекләре паркет идән буйлап тәгәрәде. Клавдия Михайловна битен куллары белән каплады да, палатадан йөгереп чыгып китте. — Аңа нәрсә булган? Әллә аның сөеклесен күмәләрме? — дип Стручков, моңлы музыка тавышы ишетелгән тәрәзәгә таба ишарә итте. Барысы да, тәрәзәгә килеп, урамга, лафетка салынган кызыл гробның капкадан әкрен генә чыгып баруын карадылар. Комиссарның мәете гөлләргә һәм чәчәкләргә күмелгән иде. Аның артыннан, бәләкәй мендәр өстенә салып, орденнарын күтәреп баралар — бер орден, ике, биш, сигез орден. Башларын түбән иеп, ниндидер генераллар'озата бара. Алар арасында шулай ук генерал шинеле кигән Василий Васильевич та бар, ләкин ул ни өчендер фуражкасыз иде. Барыннан да артта, әкрен генә атлап баручы сугышчылар алдындарак, Клавдия Михайловна бара. Ул яланбаш, өстенә ак халат кына кигән һәм бернәрсә дә күрми ахры — әледән- әле сөртенгәли. Капкага килеп җиткәч, кемдер аның иңбашына пальто салды. Ул, бернәрсәгә дә •игътибар итмичә, баруында дәвам итте, пальто иңбашыннан шуып төшеп калды һәм арттан килә торган сугышчылар, сафларын уртага ярып, юлда аунап яткан пальтоны әйләнеп үттеләр. — Егетләр, кемне күмәләр? — дип сорады майор. Ул да тәрәзәгә менәргә азаплана, ләкин аның гипслап, юкә кабык белән уратып бәйләгән аяклары моңа ирек бирми иде. Күмү процессиясе күздән югалды. Сузынкы, авыр тантаналы музыка тавышы инде бик ерактан ишетелә иде. Ул елга буйлап, йорт стеналарына бәргәләнеп, тонык кына яңгырый иде. Йорт себерүче аксак хатын да инде, капкадан чыгып, ат тизәген соскычка җыйнап алды, тимер капканы да зыңгылдатып ябып куйды, ә кырык икенче палатадагылар әле һаман да, Комиссарны соңгы юлга озатып, тәрәзә янында басып торалар иде. — Кемне күмәләр соң? Я? Ыәрсә сез барыгыз да агач кебек катып калдыгыз? — дип, • түзә алмыйча сорады майор. Ул һаман да әле тәрәзәгә менәргә азаплануыннан туктамый иде. Константин Кукушкин, ниһаять, тонык тавыш белән әкрен генә: — Чын кешене күмәләр... Большевикны күмәләр, — дип җавап бирде. Аның тавышы әллә ничек карлыккансыман иде. һәм Мересьев моны хәтеренә нык беркетеп куйды: әйе, чын кеше иде ул. Комиссарны бүтәнчә атап та булмас иде. Алексей, шулай ук чын кеше булырга, әле генә соңгы юлга озатылган Комиссар кебек чын кеше булырга бик тели иде. 12 Комиссар үлгәннән соң кырык икенче палатадагы тормыш бөтенләй үзгәреп китте. Госпиталь палаталарында, кайчакларда, барысы да күңелсез, сагышлы уйларга чумган вакытларда килеп туа торган авыр тынлыкны үзенең йөрәктән чыккан ягымлы сүзләре белән җанландырып җибәрүче кеше юк иде инде. Кәефе кырылган Гвоздевны шаян сүзләр белән күңеллеләндерүче, Мересьев- ка киңәшләр бирүче, дуамал Кукушкинны, артык кыерсытмыйча гына, бик оста итеп үз урынына утыртучы кеше инде хәзер юк. Төрле характердагы бу барлык кешеләрне үзенә тартучы, бергә туплаучы үзәк юкка чыкты. Хәер, көннәр үткән саен бу хәл артык сизелми дә башлады. Дәвалану һәм вакыт үз эшләрен эшли бирде. Барысы да тиз сәламәтләнүгә таба бара һәм, госпитальдән чыгу көннәре якынлашкан саен, алар үзләренең авырулары турында азрак уйлыйлар иде. Госпитальдән чыкканнан соң үзләрен нәрсә көтүе турында, үз частьларында аларны ничек каршы алачаклары турында, анда нинди эшләр көтеп ятканы турында күбрәк хыялландылар. Күнегелгән- хәрби тормышны сагыналар, башланачак яңа һөҗүмгә Борис Полевой 60 тизрәк өлгерәселәре килә. Алдагы һөҗүмнәр турында беркайда язмасалар да, хәтта ул турыда сөйләмосәләр^дә, ул һавадан ук сизелеп тора кебек иде һәм, яшенле яцгыр килүен алдан сизгән кебек, фронтларда кинәт урнашкан тынлыкка карап, булачак яна зур һөҗүмнәрне дә алдан күрергә мөмкин иде. Г оспитальдән чыгып, сугышчан хезмәтләргә кайту — хәрби кеше өчен гади эш ул. Бу фәкать Алексей Мересьев өчен генә проблема булып тс; а иде: аяклары юклыгын ул осталык һәм тренировка белән алмаштыра алырмы, истребитель кабинасына яңадан утыра алырмы? Алдына куйган максатка ул торган саек ныграк омтыла иде. Аякларын тренирозкалау һәм гомуми гимнастика вакытларын ул, һәр көн саен минутларлы өсти барып, көненә ике сәгатькә җиткерде Һәм иртә дә, кич тә шөгыльләнде. Ләкин бу да аз булып күренде. Ул төшке аштан соң да гимнастика белән шөгыльләнә башлады. Шаян мыскыллау- чан күзләре белән аның хәрәкәтләрен күз кырые белән карап . яткан майор Стручков һәрвакыт: — Ә хәзер, гражданнар, сез табигать табышмагын күрәчәксез: Себер урманнарында тиңдәшсез булган бөек шаман Алексей Маресьев үз репертуары белән чыгыш ясый, — дип игълан итә торган иде. Чыннан да, Алексейның таң калырлык тырышлык белән ясый торган хәрәкәтләрендә аны шаманга ’ ошата торган ниндидер фантастика бар иде. Аның өзлексез чайкалуларын, бик төгәл борылуларын, муен һәм кул хәрәкәтләрен, — шул кадәр эзлекле һәм сәгать маятнигының чайкалуы кебек төгәл методикалы барлык хәрәкәтләрен карап торуы авыр иде; йөри ала торган авырулар андый вакытларда коридорга чыгып китәләр, ә койкадан кузгала алмый торган Стручков, башын одеал белән каплап, тизрәк йоклап китәргә азаплана торган иде. Аяксыз оча алу мөмкинлегенә палатада, әлбәттә, беркем дә ышанмый иде, ләкин иптәшләренең бу искиткеч тырышлыгын, ныклыгын барысы да ихтирам итә һәм, үзләренең бу тойгыларын төрле шаяртулар артына яшереп, хәтта аның алдында баш та ияләр иде кебек. Стручковның тез капкачларында, гы яра, баш га уйланылганга караганда, җитдирәк булып чыкты. Аның ярасы бик әкрен төзәлә, аякларындагы гипс, юкә кабык Һаман алынмый һәм, аның тәмам сәламәтләнәчәгендә һичкемдә шик булма- са да, майор үзенә шул даклы мәшәкать тудырган «каһәр төшкән тез капкачларын» төрлечә орышудан туктамый иде. Аның мондый сукранулары ярсулы зыяндашка әзг- релә бара иде. Бик вак мәсьәләләр турында да ул кинәт кабынып китә,, бөтенесенә ачулана, әрли. Андый минутларда берәрсе аны тынычландырырга тырышып караса, ул сугып җибәрер шикелле күренә. Палатадагылар, үзара сүз куешмыйча ук, ул кызып киткән чакларда аны тынычлыкта калдыралар, аңа, үзе әйтмешли, «барлык патроннарын атып бетерергә» ирек бирәләр һәм аның табигый шат күңеллелеге сугышта какшаган нервларының котыруыннан өстен чыкканын көтеп торалар иде. Стручков үзенең көчәйгәннән көчәеп барган бу түземсезлеген: бәдрәфтә генә булса, да тәмәке тартырга ирек бирмәүдән, һәм тагын» операционныйда эшләүче сары чәчле сестра белән коридорда гына булса да очрашырга ирек бирмәүдән килә дип аңлата иде. Үзен носилкада һеревязкага алып барган чакта ул сестра белән күз кысышып алганлыгын сөйләп бирде. Ихтимал, .болар беркадәр дөрестер- дә, ләкин Мересьев икенче бер нәрсәне сизеп алды: Москва өстеннән очып барган самолетны тәрәзәдән күргәч, яки әһәмиятле яңа һава сугышы турында, танрни берәр очучысының, уңышлары турында радио аша ишеткәч, майорның нервлары аеруча кызып китә иде. Болар Маресьевның үзен дә бик нык тынычсызлый, түземсезләндсрә иде. Ләкин моны ул һич тә сиздерми, һәм. Чын кеше 61 менә хәзер үзен, Стручков белән чагыштыра да, эчке тантананы гкичерә. Үзе сайлаган *Чын кеше» образына ул, аз гына булса да, инде якыная башлаган кебек күренә иде аңа. Майор Стручков үзенә үзе турылыклы булып калды: бик күп ашый, бик вак нәрсәләр уңае белән дә тәмләп көлә, хатын-кызлар турында күп сөйләргә . ярата. "Андый чакта ул бер үк вакытта хатын- кызларны бик яратучы булып та, һәм аларны дошман күрүче булып та күренә. Ул, ни өчендер, тылдагы хатын-кызларга карата бик ачулы иде. Стручковңың бу турыда сөйләнүләрен Мересьев һич тә яратмый иде. Стручковны тыңлаганда ул һәрвакыт, ирексездән, Оляны күрә яки метеостанциядә хезмәт итүче' кызнысолдатны күз алдына китерә. Метеорология сержанты; турында полкта кызык бер вакыйга сөйләгәннәр идё. Ул аэродромга хезмәт күрсәтү батальонындагы артык шаянланып киткән бер старшинаны, бик бәйләнә башлагач, винтовка түтәсе белән будкасыннан бәреп чыгарган һәм, кызып китеп, аны чак атып үтермәгән. Майор Стручков әнә шундый кызларга, Оля кебек, метеорология сержанты кебек намуслы кызларга яла яга кебек тоела иде. Бервакытны шулай майор Стручков үзенең хатын-кызлар турыңда чираттагы әңгәмәсен сөйләгәч һәм «хатын-кызлар алар барысы да шундый» дип,' аларның теләсә кайсысын бик тиз ризалатып була дип йомгак ясап куюын ишеткәч, Мересьев түзә алмады: — Теләсәң кайсысындамы? — дип, тешләрен кысып, ачуланып сорады. Бу вакытта аның хәтта яңаклары агарып китте. — Теләсәң кайсысын да.—дип гамьсез генә җавап кайтарды майор. Палатага Клавдия Михайловна килеп керде; керде дә, палатадагы, ларның йөзләрендә авыр киеренкелекне күреп, гаҗәпкә калды. Чәчләрен яулыгы астына кыстыра- кыстыра: — Нәрсә булды сезгә? — дип сорады. Беренче булып, бөтенләй яктырып киткән майор: — Тормыш хәлләре турында әңгәмә корып утырабыз әле, сеңел- кәш, безнең эш шулай инде, картларча, тик әңгәмә корып утыру, — дип, елмаеп җавап бирде. Сестра чыгып киткәч: — Бу кызныдамы? — дип ачуланып сорады Мересьев. * — Ә нәрсә, бүтән камырдан ясалмагандыр бит ул? — Клавдия Михайловнаны калдырыгыз,— диде Гвоздев, каты итеп. — Бездә бер карт солдат аны совет фәрештәсе дип атады. — Кем бәхәсләшергә тели, ягез? — Бәхәсләшергә?’— дип кычкырып җибәрде Мересьев. Аның кара күзләре гаять дәрәҗәдә ачулы ялтырап китте. — Нәрсәдән бәхәсләшәсең? Стручков, көлеп * һәм бөтенесен дә шаяруга кайтарып калдырырга тырышып, — Теләсәң, менә пистолет пулясыннан, электә офицерлар бәхәсләшкән төсле.- син отсаң — син миңа атасың, мин отсам — мин сиңа атам, — диде. — Бәхәсләшергә? Пулядан? Син нәрсә, үзеңнең совет командиры икәнеңне оныттыңмы әллә? Әгәр дә син хаклы булсаң минем битемә төкерерсең, — диде Алексей, Стручковка күз кырые белән ачулы карап. — Тик, кара, миңа синең битеңә төкерергә туры килмәсен. Бәхәсләшергә теләмисең икән — кирәкми. Ай-яй ничек җикеренгән булалар. ИсехМ киткән!.. Мин сезгә, егетләр, аның өчен шул чаклы котырынып торырга кирәк түгёллегси болай да исбат итәрмен. Шул көннән башлап Стручков Клавдия Михайловнага бик нык игътибар итә башлады, аны төрле анекдотлар сөйләп көлдерә иде, ә инде анекдотлар сөйләүгә килгәндә — Стручков бик оста иде. Очучылар үзләренең хәрби маҗараларын читләр белән уртаклашырга теләмиләр дигән язылмаган бер 3. Борис Полевой 62 кагыйдә бар. Стручков, бу кагыйдәне дә бозып, Клавдия Михайлов- нага үзенең чыннан да зур һәм кызыклы булган тормышыннан төрле вакыйгаларны сөйлән бирде. Палатадагыларның бөтенесе дә аның өйләнмәгән кеше икәнлеген һәм бу өлкәдә аның аерып әйтерлек һичбер уңышсызлыклары булмаганлыгын бик яхшы белсәләр дә, ул күзен дә йоммыйча, тирән сулап, гаилә тормышында ниндидер уңышсызлыкларга очравына, ялгызлыгына төрлечә кинаяләр ясый иде. Клавдия Михайловна, гәрчә аны башкалардан бик аермаса да, кайчакларда аның койкасына килеп утыра, аның сугышта күргән маҗараларын сөйләвен тыңлый, шул араларда. Стручков, ничектер онытылып киткән булып, аның кулын тота, ә Клавдия Михайловна моңа каршы килми иде. Мересьевның ярсулы тойгылары кайный башлады. Стручковка бөтен палата ачуланды. Ә ул, бернәрсәгә дә исе китмичә, аның белән чыннан да бәхәс тотышканнар кебек кылана бирде. Бу лаексыз кыланышларны ташларга кирәк, дип Стручковка җитди кисәтү ясадылар. Палата инде бу эш белән кискен рәвештә шөгыльләнергә хәзерләнгән иде, — кинәт вакыйгалар бөтенләй икенче юнәлеш алдылар. Бервакытны кич белән Клавдия Михайловна, үзенең дежур сәгатендә, бернинди йомышсыз, бары тик сөйләшеп утыру өчен генә дип, кырык икенче палатага килеп керде. Аның мондый гадәтен авырулар аеруча яраталар иде. Майор нәрсәдер сөйләргә кереште һәм Клавдия Михайловна аның койкасы янына килеп утырды. Аның утырган урыныннан кинәт сикереп торуын күреп, бөтен кеше борылып карады. Ул ачуланган, кара кашларын җыерган, ә битенә алсу таплар чыккан иде. Каушап калгач, хәтта куркынган Стручковка карап, ул: — Иптәш майор, диде, — әгәр сез авыру булмасагыз һәм мин шәфкать туташы булмасам, мин* сезне яңаклаган булыр идем. — Я, нәрсә инде сез, Клавдия Михайловна, мин бит, чыннан да, алай итәргә уйламаган идем... Аннары, нәрсәсе ис китәрлек инде аның... — Ах, шулаймы? Нәрсәсе ис китәрлекме? — диде Клавдия Михайловна. Ул инде хәзер аңа ачулы түгел, ә нәфрәт белән карый иде. — Яхшы, ул чакта безгә сөйләшеп торуның да кирәге юк. Ишетәсезме? һәм менә мин барлык иптәшләрегез алдында үтенәм: моннан соң сез миңа бары тик эш белән генә, медицина ярдәме кирәк, булганда гына мөрәҗәгать итегез. Тыныч йоклагыз, иптәшләр. һәм ул, аның гадәтендә булмаганча, бөтенләй бүтән кыяфәттә,, үзен тыныч тотарга дип бөтен көче белән тырышып булса кирәк, авыр- авыр атлап чыгып китте. Бик аз вакытка гына бөтен палата тып-тын булып калды. Шуннан соң Алексейның тантаналы, усал көлүе ишетелде, һәм бөтенесе дә берьюлы майорга ташландылар: — Нәрсә, кирәгеңне бирдеме? Мересьев, шатлык бәреп торган күзләре белән майорга карап, бик әдәп белән генә әйтте: — Иптәш майор, битегезгә хәзер үк төкерергә рөхсәт итәсезме, әллә бераз көтәргәме? Стручков аптыраулы уйга баткан килеш хәрәкәтсез утыра иде. Ләкин ул бирешмәде һәм, бик ышанычлылык белән булса да: — М-да, атака кире кайтарылды. Ярый, берни түгел, яңадан кабатларбыз, — диде. Ул, үз алдына әкрен генә сызгыргаланып һәм вакыг-вакыт үзенең ниндидер уйларына җавап итеп «Мда...» дия-дия, палатадагылар йокларга ятканга чаклы бер сүз дә дәшмәде. Бу вакыйгадан сон күп тә үтмәде, Константин Кукушкин тәмам сәламәтләнеп, госпитальдән чыкты. Киткәндә аның бернинди дә кичерешләре булмады, бары тик, ме- дицина бөтенләй теңкәмэ тиеп туй Чын кеше 63 дырган иде киде, диде. Ул барысы белән дә илтифатсыз гына саубуллашты, бары тик, Мересьевка һәм1 сестрага мөрәҗәгать итеп, әгәр үз исеменә әнкәсеннән хатлар килсә, а ларны югалтмыйча саклауларын һәм полкка җибәрүләрен үтенде. — Ничек урнашуың турында, анда ничек каршы алулары турында яз, — диде аңа Мересьев. — Ә нәрсәгә сиңа язып торырга? Синең миндә ни эшең бар? Сиңа хат язып, кәгазь әрәм итеп торачак түгелмен — барыбер җавап бирмәссең. — Ярый алай булгач, ихтыярың. Мересьевның бу соңгы сүзләрен Кукушкин ишетмәде дә булса кирәк. Бу вакытта инде ул, артына борылып та карамыйча, палатадан чыгып бара , иде. Шулай ук, ул алдына гына карап, госпиталь ишегеннән дә чыгып китте. Биредә урнашкан гадәт буенча мондый минутларда палатадагыларның бөтенесе дә, китеп барган иптәшләрен озатып, тәрәзә янына килеп басуларын ул бик яхшы белсә дә, артына да әйләнеп карамыйча, Москва елгасы яры буйлап китте һәм почмакка борылып, күздән югалды. Хәер, ул шулай да Алексейга хат язды. Полкына кайтып җиткәч үк язды. Аның хаты коры һәм эшлекле иде. Үзе турында бик кыска итеп, полкка кайтуыма шатландылар бугай, дип кенә язган һәм, соңгы сугышларда зур югалтулар булу сәбәпле, аз-маз тәҗрибәсе булган һәрбер яңа кешегә биредә шатланалар, дип өстәгән. Үлгән һәм яраланган иптәшләренең фамилияләрен санап чыккан, Мересьевны биредә әле дә искә • алалар, дигән, хәзер инде подполковник дәрәҗәсе алган полк командиры, Алексейның гимнастика буенча батырлыклар күрсәтүен һәм яңадан авиациягә кайтырга омтылуын ишеткәч: «Мересьев кайтыр ул. Шулай карар иткән икән, — ул үз максатына ирешәчәк», дип әйткән. Моңа штаб начальнигы- юк, имеш, колач җитмәгән нәрсәне кочып булмый, дип җавап биргән, ә командир аңа каршы: «Мересьев кебекләр өчен колач җитмәгән нәрсә юк», дигән. Кукушкинның хатында, Алексейның гаҗәпләнүенә каршы, хәтта метеорология сержанты турында да берничә юл бар иде. Кукушкин яза, ул кыз Алексей турында сораша- сораша шул чаклы йөдәтеп бетерде, ди, мин аңа: «Налево кругом, марш!..» дип команда бирергә мәҗбүр булдым, ди. Хатының азагында Кукушкин шушындый яңалыклар турында да язган: частька килүенең беренче көнендә үк инде ул ике тапкыр очыш ясаган, аякларым ннде тәмам төзәлде, д^игән, якын көннәрдә бөтен полк «Ла5» системалы яңа самолетларга утырачак, дип белдергән, ул самолетлар тиздән килеп җитәчәкләр икән һәм аларны кабул итәргә барган Андрей Дегтяренко әйткән: — алар белән чагыштырганда, немец машиналарының барысы да чүп һәм ватык сандык булып кына калалар,, дигән. 13 Җәй иртә килде. Кырык икенче палатага ул шул ук тополь агачы ботаклары аша килеп керде. Тәрәзә алдындагы бу агачның яфраклары каты һәм ялтыравык төс алганнар иде инде. Алар ашкынып шыбырдашалар, әйтерсең, үзара нәрсә турындадыр пышылдап сөйләшәләр, ә кичкә таба урам тузаныннан тонык төскә керәләр иде. Ботактагы матур алкалар күптән үк инде ялтыравык яшел чукларга әверелгәннәр, ә хәзер алар шытылалар, һәм алар эченнән җиңел мамык оча иде. Көн уртасында, иң кызу чакларда, мамыклар бөтен Москва буйлап оча, палатаның ачык тәрәзәләре аша керә һәм бүлмәләр эчендәге җылы җил аларны күперенке, алсу, озынча төргәкләр итеп, ишек төпләренә һәм почмакларга өя. Шушындый матур җәйнең соргылт, ялтыравыклы, салкыпча бер иртәсендә Клавдия Михайловна палатага, тантаналы рәвеш гә, олы Б орг.с Полевой 64 •яшьтәге бер кешене алып керле. Ул җеп белән бәйләнгән күзлек кигән, өстендәге озын булып салынып торган яңа халаты да бу карт мастеровойның тышкы кыяфәтен үзгәртә алмаган иде. Үзе белән бергә ул ак чүпрәккә терелгән ниндидер серле әйберләр алып керде һәм аларны Мересьез койкасы янына идәнгә куйды да, фокус күрсәтүче кеше кебек, бик саклык һәм вәкарь белән генә төенне чишә башлады. Күн шыгырдаган тавыш ишетелде, һәм иләнгән тиренең әчкелт тәмле, борын яргыч исе бөтен палатага таралды. Карт китергән төргәк эченнән бер пар протез килеп чыкгы, алар сары төстә, шыгырдап торалар, бик төгәл үлчәп, оста эшләнгән иделәр. Мастерның иң зур мактанычы булган диярлек бу протезларга сары төсле өръяңа ботинкалар кидертел- • гән иде, һәм алар шул чаклы килешеп торалар — әйтерсең, җанлы кеше аяклары иде. — Өстеннән калошлар да киеп җибәрсәң, кияү егете буласың да кйтәсең, — диде мастер, үзе эшләгән бу әйбергә күзлеге өстеннән -сокланып карап. — Василий Васильевич үзе кушты: шундый протезлар яса син, ди, алар чын аяктан да яхшырак булсыннар ди. Ме- нәтерә, рәхим итегез, Зуев сезгә патша протезлары ясап китерде! Государь-императорның үзенә дә бик таман булачак алар; Үзенең бу ясалма аякларын күргәч тә Мересьев күңелсезләнеп китте. Әйе, күңелсезләнеп, салкынаеп китте, ләкин протезларны тизрәк сынап карау, йөри башлау, атлап йөри башлау теләге бөтенесен жинде. Ул үзенең тездән киселгән аякларын одеял астыннан чыгарып салды да, протезларны кидертеп, үлчәп карарга картны ашыктыра башлады. Ләкин, карт мастерга, үзе әйтмешли, «әле тыныч елларда укх>, лт чабышында аягын сындырган ниндидер бер зур князьга протезлар ясап биргән бу алтын куллы картка, Мересьевның болай ашыгуы ошап җитмәде. Ул үзе эшләп чыгарган бу әйбере белән бик горурлана һәм аны тапшыру ләззәтен мөмкин кадәр озагракка сузасы килә иде. Ул протезларны җиңе белән сөртеп алды, күн өстендәге бер бәләкәй тапны тырнагы белән куптарды, шул урынны авызына китереп орде дә халат итәге белән сөртте, аннары протезларны идәнгә утыртып куйды, чүпрәкләрне ашыкмыйча гына төреп, кесәсенә тыкты. Кроватьта түземсезлек белән аякларын болгап утырган Мересьев: — Я, абый кеше, китер инде, — дип ашыктыра иде. Ул үзенең ялангач, киселгән аякларына чит кеше күзләре белән карап алды һәм' алардан канәгать булып калды. Аның аяклары нык, тыгыз мускуллы иде һәм анда, ирсксездән хәрәкәтсез калган тәндә булганча, файдасыз еймезл’ёк юк, ә кара тутлы тире астыннан тыгыз тамырлар, каты • мускуллар бәреп тора, әйтерсең, алар киселгән томраннар түгел, ә күп һәм тиз йөри торган кешенең бөтен, сәламәт аякларына ошый иде. — Нәрсә китер, нәрсә китер?.. Ашыккан ашка пешкән, — дип мыгырданды карт. — Миңа Василий Васильевич әйтә, шушы протезлар белән күрсәт үзеңне, Зуев,1 дй, лейтенант, ди, аяксыз оча алмый, ди. Ә миңа нәрсә, мин һәрвакыт хәзер, мин — менә рәхим итегез, алыгыз. Мондый протезлар белән йөрү генә түгел, лисапетта кататься итәргә дә була, кызлар белән полька-ба- бочка биергә дә була... Әмма эштә соң үзе! Ул Алексейның уң аягы калдыгын протезның йомшак йонлы оясына тыкты да, каешлар белән бәйләп, аякны ныгытып куйды. Шуннан соң үзе бер читкә китте, сокланып карап торды һәм телен шапылдатып куйды: — Шәп бу кием!.. Тынычсызламыймы? Шулайдыр шул, уйлап карасаң, Зусвтан да яхшы мастер бөтен Москвада юктыр әле. Зуев- ныц куллары алтын апың. ’ Ул икенче протезны да бик оста Чын кеше жидсрде һәм, каешларын бәйләп җиткерергә дә өлгермәде, — Ме- ,ресьсв, көтмәстәп көчле һәм пружиналы хәрәкәт белән, койкадан идәнгә сикереп төште. Шапылдау тавышы ишетелде, Мересьев, авыртудан кычкырып җибәреп, шунда кровать янына бөтен гәүдәсе белән гөрселдәп егылды. Г аҗәпләнүдән картның күзлеге маңгаена сикереп менде. Ул үзенең заказчигыннан мондый кыю .җитезлекне көтмәгән иде. Мересьев, тәмам аптыраган, хәлсез килеш, үзенең ботинка кигән ясалма аякларын киң җәеп, идәндә ята. Аның күзләренә аптырау, рәнҗү, курку билгеләре чыккан. Шулай ук ул алдандымыни? Клавдия Михайловна кулларын җәеп аңа ташланды. Алар, карт мастер белән бергәләп, Алексейны күтәреп алдылар да койкага утырттылар. Алексей, күңелсез, җебегән хәлдә, хәрәкәтсез утырып калды. Аның йөзе бик кайгылы иде. — Э-э-э, сөекле кеше, бу ярый торган эш түгел, һич тә ярый торган эш түгел,—дип сукранып алды мастер. — Кара син аны, ничек сикерә бит, әйтерсең лә, чыннан да аңа җанлы аяк куйганнар... Ә борыныңны салындыру бөтенләй ярамый, сөекле дустым. Тик хәзер «нде сиңа шундый эш кала — бөтенесен дә өръяңадан башларга кирәк. Хәзер инде син үзеңнең сугышчы икәнеңне оныт, хәзер, син кечкенә бәби, әкертен генә, тәпи- тәпи генә, адымлап кына йөрергә «йрән. Башта култык таяклары белән, аннары стена буйлап тотынып, аннары — гади бер тачк белән... Тик кинәт түгел, бик аз-азлап кына йөрергә кирәк, ә ул — менә сиңа кирәк булса!.. Бу аяклар бик әйбәт тә бит, ләкин үз аякларың түгел шул, әткәң белән әнкән ясаган чын аякларны, сөекле дустым, сиңа һичкем ясап бирә алмас инде хәзер. Уңышсыз сикерүдән Мересьевның аяклары каты сызлый иде. Ләкин Ул хәзер үк, һич кичекмәстән, протезларны сынап карауны таләп кт- " с - ә.- „у, у, те. Аңа алюминнан ясалган җиңел култык таяклары китерделәр. Ул, култыкларына бәләкәй мендәрләр куеп, таякларын идәнгә терәде дә әкрен генә койкадан төште һәм идәнгә басты. Чыннан да ул хәзер, әле йөри белми торган, аякларына басып, атлап китә алуын инстинкт белән генә сизенә торган һәм булышлык итеп торучы стенадан аерылырга курка торган яшь балага ошый иде. Яшь баланы әнкәсе яки әбисе, култык астыннан үткәрелгән сөлгедән тотып, беренче тапкыр йөрергә өйрәткән кебек, Мересьев- ны да Клавдия Михайловна һәм протезчы карт, бик саклык белән генә, ике яктан култыклап алдылар. Әле күнекмәгәнлектән, протез беркетелгән урыннар каты авырга иде. Башта ул азрак бер урында басып торды, шуннан соң кыюсыз гына элек бер култык таягын, аннары икенчесен алга күчерде дә, үзенең барлык авырлыгын култык таякларына биреп, элек бер аягы, аннары икенчесе белән атлады. Протез каешлары шыгырдап китте, идән ике тапкыр «бум, бум» итеп авыр яңгырап алды. — Менә шулай, хәерле сәгатьтә» хәерле сәгатьтә, — диде карт мастер. Мересьев сакланып тагын да берничә адым атлады. Протез белән үтелгән бу беренче адымнар аңа шул чаклы авыр булды, ул ишек янына барып, аннан койкасы янына кире кайткач, үзен бик авыр рояльне бишенче катка мендереп куйгандай хис итте. Көч-хәл белән койкасына килеп җиткәндә, ул инде баштан-аяк тиргә чумган иде. Ул койка өстенә күкрәге белән £уды. Аның хәтта аркасына борылып ятарга да көче калмаган иде. — Я, протезлар ничек? Шулайдыр шул, дөньяда Зуев дигән мастерның булуы өчен син ходага рәхмәт әйт,— дип, протезчы картларча мактанып куйды. Ул саклык белән генә каешларны чишә башлады. Алексейның күнекмәгәнлектән шешенгән һәм оеп калган аякларын протездан чыгарды. — Мондый про- Борис . Полевой 66 тезларда, дускаем, очарга гына түгел, ә хода тәгаләнең үзенә үк очып барып җитәргә мөмкин. Әйбәт этләнгән шул! — Рәхмәт, рәхмәт бабай, данлыклы хезмәт бу, — дип мыгырданды Алексей. Карт мастер, нәрсә турындадыр сорарга теләп тә кыюлыгы җитмәгәндәй яки, киресенчә, үзе сорау бирүләрне көткәндәй, сүзсез генә бер урыңда таптанып торды. — Я, хуш булыгыз, алайса. Бәхет, шатлык белән киеп туздырырга насыйп булсын, — диде ул бераздан һәм, ничектер кәефсезләнгән- сыман, тирән сулады да әкрен генә ишеккә таба китте. Стручков, аның артыннан: . — Әй, мастер, — дип кычкырды, — мә әле, «патша» протезлары уңае белән бераз төшереп алырсың, — диде һәм йомарланган эре кәгазь акчаларны аңа тоттырды. — Ярый, рәхмәт, рәхмәт, — дип, җанланып китте карт, — мондый уңай белән эчмәскә мөмкинме соң.— Акчаларны ул, бик пөхтәләп, каядыр арткы кесәсенә тыгып куйды, моның өчен ул өстендәге халатын шундый ачып җибәрде, әйтерсең, ул халат түгел, ә үзенең эш алъяпкычы иде. — Рәхмәт сезгә, бераз эчеп тә алырбыз инде болай булгач, ә протезларга килгәндә — бик шәп эшләнгән алар, мине гел яхшы сүз белән генә искә алырсыз. Василий Васильевич хмиңа әйтә: махсус протезлар кирәк, Зуев, ди, кара, сынатма, ди. Ә Зуев, билгеле инде, андый эштә сынатамы соң? Сез, уңае килгәндә, аңа, Василий Васильевичка рапорт ясагыз, мастерның эшеннән без бик канәгать, диегез. һәм карт, иелеп саубуллаша-саубуллаша, үз алдына нәрсәдер мыгырдана-мыгырдана чыгып китте. Ә Мересьев, койкасы янында эунап яткан үзенең яңа аякларына карап, хәрәкәтсез ята. Караган саен алар аңа бик оста конструкцияле булуы, . әйбәт эшләнүе белән дә, җиңел булулары белән дә ошаганнан ошый баралар иде: карт әйтмешли, лиса- петта. йөрергә дә, полька-бабочка биергә дә, самолетта ходай тәгаләнең үзенә чаклы очып җитәргә дә* мөмкин бит хәзер. «Булдырырмын,, бөтенесен дә эшләрмен, һичшиксез эшләрмен» — дип уйлады ул. Шул көнне ул Оляга бик зур Һәм күнелле хат язып җибәрде. Хатында ул, самолетлар кабул итү буенча эше инде төгәлләнеп килүе турында, хәзер инде, ихтимал, начальниклары аның теләгенә каршы килмәячәкләре һәм көзгә, күпкә китсә — кышка, тәмам туйдырып бетергән тылдагы кызыксыз эштән фронтка, полкка, үзен, көтеп торган иптәшләре янына җибәрәчәкләре турында-’язды. Катастрофа көненнән соң бу аның беренче шатлыклы хаты иде. Ул анда, беренче тапкыр, Оляны сагынуы, гел аның турында уйлавы турында язды һәм,, кыюсызлык белән генә булса да, ихтимал, сугыштан соң очраячаклары, әгәр дә Оля фикерен үзгәрт, мәгән булса, бергә тора башлаячаклары турындагы эчке серләрен, хыялларын да белдерде. Бу хатны язып бетергәч тә ул аны берничә тапкыр яңадан укып чыкты һәм, тирән сулап, соңгы юлларны бик җентекләп бозып ташлады. Аның каравы метеорология сержантына ул шаян һәм күңелле хат язды. Бүгенге көнне матур тасвирлап, патша үзе дә киеп йөрмәгән протезлары турында, үзенең бу протезларны киеп, беренче адымнарны ничек атлавы турында, лыгырдык карт мастер турында, аның,, бу протезларда лисапетта да йөрергә, полька-бабочка да биергә, күккә дә очып менәргә мөмкин, дип сөйләүләре турында бик тәфсыйл- лап язды. «Димәк, сез минем полкка кайтуымны көтеп торасыз, онытмагыз һәм комендантка әйтегез: яңа урынга күчкәйдә миңа аерым бүлмә калдырсын», — дип язды Мересьев һәм күз кырыйлары белән идәнгә карап алды. Анда протезлар шулай аунап яталар иде, әйтерсең, кемдер кровать астына яшеренгән дә, яңа сары ботинкалар кигән аякларын җәеп, рәхәт* Чын кеше 67 ләнеп йоклап ята... Алексей тирә- ягыиа каранып алды һәм, беркемнең дә күрмәгәненә ышангач, шыгырдавыклы салкын күнне куллары белән сөеп, сыйпап куйды. Кырык икенче палатага «патша протезлары» килү турында тиздән тагын бер урында — Москва дәүләт университетының медицина факультетында, өченче курста — кызу фикер алышу булды. Ул вңкытларда бу курсның күпчелеген тәшкил иткән барлык хатын-кызлар кырык икенче палатадагы эшләр турында, Анюта сүзләре аша, бик яхшы белеп торалар иде. Ашота үзенең корреспонденты белән бик горурлана иде. Лейтенант Гвоздевның башкаларга белдерергә һич тә исәпләнеп язылмаган хатлары, тәэссеф- кә каршы, анда һәрвакытта да аерым урыннары яки тулы килеш кычкырып укыла иде. Анюта бүтәннәргә ул хатларның кайбер серле урыннарын гына укымыйча калдыра, һәм шуны әйтергә кирәк, хат алышу ешайган саен андый урыннар артканнан арта бара иде. Аиюта белән бергә, өченче курстагы барлык медичкалар герой булып танылган Гриша Гвоздевны яраталар, дуамал • Кукушкинны яратмыйлар, совет снайперы Степан Ивановичны үзенең кай ягы беләндер Толстойның Платон Ка- ратаевына ошый дип табалар, Ме- ресьевның җиңелмәс рухы алдында баш ияләр иде. Комиссарның үлемен,— аның турында Гвоздевның сокланып язган хатларыннан соң кызлар арасында киң танылган һәм чын мәхәббәт казанган Комиссарның үлемен — алар һәркайсы үзләренең шәхси кайгылары итеп кабул иттеләр. Гвоздевтан килгән хатларның берсендә* ул зур һәм шаулы кешенең тормыштан ничек китеп баруы турында укыгач та, алариың күбесе күз яшьләрен тыя алмадылар. Госпиталь белән университет арасында хат йөрү һаман ешая барды. Госпитальдәге яшь кешеләр ул чакларда бик әкрен йөри торган почта белән генә канәгатьләнмәделәр. Гвоздев бер чакны :шулай үзенең хатында Комиссарның «хәзер хатлар үз адресатларына ерактагы йолдызлардай килә торган яктылык кебек, бик озак киләләр», дигән сүзләрен китергән иде. Корреспондентның инде сүнгән булуы мөмкин, ә аның ташбака адымнары белән шуышып бара торган хаты һаман да әле юлда булачак, һәм, ниһаять, адресатына барып җиткәч, ул инде күптән үлгән кешенең тормышы турында сөйләячәк. Эшчән һәм булдыклы Анюта элемтәнең камилләш- кәнрәк юлларын эзли башлады һәм тапты да: бу—бер үк вакытта университет клиникасында да һәм Василий Васильевич госпиталендә дә сестра булып эшләүче олы яшьтәге бер хатын иде. Шул вакыттан алып, кырык икенче палатадагы вакыйгаларны университет икенче көнне үк, күпкә китсә — өченче көнне үк белеп тора башлады, һәм ул аларга бик тиз җавап бирә иде. «Патша протезлары» уңае белән, университет ашханәсендә бәхәс кузгалып китте: Мересьев яңадан самолетта оча алачакмы, юкмы? Яшьләрнең кызу бәхәсләрендә төп тема шул иде. Бу бәхәстә һәр ике якның симпатиясе очучыда булды. Пессимистлар, истребитель белән идарә итүнең бик катлаулы эш икәнлеген исәпкә алып, «юк, оча алмас», диделәр. Оптимистлар исә, дошманнан яшеренеп, караңгы урманнарда ярты ай буе шуышып, санап бетергесез километрларны шулай күкрәге белән шуып үз ягыбызга чыга алган кеше өчен мөмкин булмаган бернәрсә дә юк, дип санадылар. Алар, үзләренең дәлилләрен ныгыту өчен, тарихтан, китаплардан мисаллар китерделәр. Бу бәхәсләргә Анюта катнашмады. Үзенә таныш булмаган очучының протезлары аны артык кызыксындырмады. Ул, сирәк була торган буш минутларында, үзенең Гриша Гвоздев белән ике арадагы мөнәсәбәтләре турында уйланды. Бу мөнәсәбәтләр торган саен кат- Борис Полевой лаулана бара кебек күренә иде аңа. Шундый фаҗигале биографиясе булган герой командир турында ишеткәч тә, башта ул аның кайгысын беркадәр йомшарту кебек гади теләк белән генә хат язып җибәргән иде. Аннары, аларның бер-берләрен күрмичә танышулары ныгый барган саен, Ватан сугышы героеның абстракт фигурасы урынына аның күз алдына менә дигән чын, җанлы, яшь егет килеп басты, һәм бу егег аны көннән-көн күбрәк кызыксындыра башлады. Ул, Гвоздевтан озаграк хат килми торган вакытларда, үзенең тынычсызлануын, сагышка бирелүен сизә башлады. Бу яңа тойгылар аны бер үк вакытта шатландыра да, куркыта да иде. Нәрсә бу, мәхәббәтме? Кешене хатлары буенча гына, үзен бер тапкыр да күрмичә, хәтта аның тавышы нинди булуын да ишетмичә, ярату мөмкинме? Танкистның хатларында иптәш кызларга укырга ярамый торган урыннары күбәя барган саен һәм Гвоздев, хатларының берсендә, үзе әйтмешли, «читтән торып гашыйк булу» тойгысы аны да биләп алганлыгын белдергәннән соң, Анюта үзенең инде аңа гашыйк булганлыгына, мәктәп елларындагы кебек балаларча түгел, ә чын-чын- лап гашыйк булганлыгына ышанды. Әгәр дә хәзер инде шул чаклы түземсезлек белән көтеп ала торган хатлар килүдән тукталса, тормышы бөтен мәгънәсен югалтыр кебек күренә иде ана. Менә шулай алар, бер-берен бөтенләй күрмәстән, үзләренең мәхәббәтләрен белдерделәр. Шуннан сои Гвоздев белән ниндидер сәер хәлләр була башлады. Аның хатлары борчулы, чуалчык булып чыга, әллә нинди әйтеп бетерелмәгән ки- наялар белән тула башлады. Соңын. нан, ул үзенең барлык көчен туплап, ниһаять ачыктаначык аңлатып язды, бер-берләрен күрмичә мәхәббәт белдерүләре яхшы эш түгеллеген, янудан аның йөзе ничаклы ямьсез, шыксыз булып калуын Анютаның, ихтимал, күз алдына да китерә алмавын, үзенең аңа җибәргән электәрәк төшкән фоторәсеменә хәзер бөтенләй оша- маганлыгын турыдантуры язып җибәрде. Ул аны алдарга теләмә- гәнлеген белдерде, кем белән эш итүен үз күзе белән күргәнгә чаклы, мәхәббәт тойгылары турында язуны туктатуын үтенде. Анюта башта ачуланды, аннары куркынып китте. Кесәсеннән аныц фоторәсемен чыгарып карады. Рәсемнән аңа нык яңаклы, матур туры борынлы, бәләкәй мыеклы, чибәр иренле яп-яшь егет карап тора иде. «Ә хәзер? Син хәзер ниндирәк соң, сөеклем син минем, мескенем?» — дип, рәсемгә карап, үз алдына пышылдады ул. Кеше тәнендә янган урыннар начар төзәлә икәнлеген һәм анда, тирән эзләр гомергә кала икәнлеген ул, медик буларак, яхшы белә иде. Хәзер, ни өчендер, аның күз алдына тире туберкулезы белән авырган кешенең балавыздан ясалып куелган моделе килеп басты. Аны ул анатомия музеенда күргән иде, — йөзе, сукаланган төсле, күгелҗем буразналар һәм төерләр белән тул- , ган, нервлы иреннәре ашалып беткән, күз кабаклары кызыл, ә керфекләре бөтенләй юк... Әгәр дә ул нәкъ менә шуңа ошаган булса? Кызның кинәт коты очып китте, хәтта бөтенләй агарынды, ләкин шунда ук эчтән генә үз-үзенә кычкырынып алды... Я, әгәр дә шундый булса — нәрсә булган! Ул янып торган танкта дошманга • каршы сугышкан, ул бит минем ирегемне, минем укырга булган хокукымны, минем намусымны һәм тормышымны саклаган. Ул герой, сугышта ул шул кадәр куркынычлар кичергән һәм, яңадан сугышу өчен, үз тормышын яңадан куркыныч астына кую өчен, тагын да фронтка омтыла. Ә мин? Фронт өчен мин нәрсә эшләдем? Окоп казыдым, өй түбәләрендә дежур тордым, хәзер эвакогоспитальдә эшлим? Боларны ул эшләгәннәр белән чагыштыру мөмкинме соң? «Шушы шикләнүләрем өчен генә дә мин үзем аца лаеклы түгел!» — дип кычкырды Чын кеше 69 ул үз-үзенә һәм яра эзләре белән ямьсезләнгән йөзнең куркыныч күренешен күз алдыннан куды. Ул аңа, үзара языша башлаганнан бирле беренче тапкыр иң ягымлы, иркәле һәм иң зур хат язды. Аның бу икеләнүләре турында Гвоздев, әлбәттә, бернәрсә дә белмәде. Үзенең куркынычлы хисләренә җавап итеп, шундый яхшы хат алгач та, Гвоздев аны бик озак һәм кат-кат укыды, хәтта бу хат турында Стручковка да әйтте, Стручков исә, ягымлы йөз белән тыңлаганнан соң: — Шүрләмә танкист, — дип җавап кайтарды. — «Безгә бит белән су эчәсе түгел, шадра белән яшәргә дә мөмкин», дип әйтелгән бит, энекәшем. Шулай шул менә. Ә хәзер, энекәш, бигрәк тә. Хәзер ирләргә кытлык бик зур. Аның мәсьәләне болан бик шәрә куюы Гвоздевны тынычландырмады, әлбәттә. Госпитальдән чыгу вакыты якынайган саен ул көзгегә һаман ешрак карый, я, ерактан торып, өстән-өстән генә карап ала, я битен көзге пыяласы янына ук китерә, яра һәм шеш эзләрен кулы белән сәгатьләр буе ышкып тигезләп маташа иде. Гвоздевның үтенүе буенча, Клавдия Михайловна аңа пудра һәм биткә сөртә торган махсус крем сатып алып бирде. Ләкин ул битендәге кимчелекләрне бернинди косметика ярдәме белән дә яшереп булмаслыгына бик тиз ышанды. Әмма шулай да төннәрен, барысы да йоклап беткәч, ул әкрен генә бәдрәфкә чыгып китә һәм анда битенә бик озак массаж ясый, пудра сөртә, тагын массаж ясарга керешә, шуннан соң, өметләнеп, яңадан көзгегә килеп карый иде. Ерактан ул менә дигән егет булып күренә: нык бәдәнле, киң җилкәле, нечкә билле, туры, нык аяклы... Ләкин көзгегә якын килгәч! Яңакларындагы һәм иягендәге кызыл яра эзләре, җөй-җөй булып, җыерчыкланып торган бите аны бөтенләй өметсезлеккә төшерә иде. «Ә ул миңа пичек карар икән? — дип куркып уйлана иде ул. Мине күргәч тә, кинәт аның коты очар. Битемә карагач, аптырап иңбашларын сикертер һәм, борылып, китеп барыр. Яки, — монысы инде бөтенесенә караганда да начар булачак: ул, әдәплелек күрсәтү өчен генә, бер-ике сәгать сөйләшеп утырыр да, аннары нинди дә булса бер рәсми, коры сүз әйтер һәм: «Хуш, исән бул!» — дияр. Шулар- ны уйлап, Гвоздев бик тирән дулкынланды һәм, бу күнелсез хәлләр чыннан • да инде булгансыман, ачуыннан һәм үкенүеннән бөтенләй агарынып китте. Шуннан соң ул халат кесәсеннән Апютаиың фоторәсемен чыгарды. Рәсемдәге киң маңгайлы, артка таралган, күпереп торган чәчле, чак кына өскә күтәрелеп торган калын борынлы, балаларныкына ошаган ягымлы иренле, тулы гәүдәле кызга озак карап торды. Аның өске ирене өстеҢдә бәләкәй генә бер миң сизелер-сизелмәс булып каралып тора. Күзләре соры яки зәңгәр булырга кирәк. Беркатлы һәм сөйкемле йөзле бу кыз Гвоздевка бик намуслы карый иде. Ул, рәсемгә бик җентекләп һәм сынап карап: «Син нинди кыз соң үзең? Я, әйт, мине күргәч тә курыкмассыңмы, качып китмәссеңме? Минем ямьсезлегемне күрмәскә йөрәгең җитәрме синең?» — дип сорагандай булды. Нәкъ шул вакытта өлкән лейтенант Мересьев, коридор буйлата аның яныннан үтеп, протезларын шыгырдатып, култык таякларын шакылдатып, армый-талмый арлы, бирле йөреп тора иде. Бер, ике, ун, унбиш, егерме тапкыр үтеп китте. Ниндидер үз программасы белән ул иртән дә, кичен дә шулай йөри. Үзенә ниндидер дәресләр бирә һәм йөри торган юлын көннән-көн арттыра бара иде. «Гаҗәп әйбәт кеше! — дип уйлады Гвоздев аның турында. — Нык, каты торучан. Кеше дигәнеңдә никадәр зур ихтыяри көч була икән! Бер атна эчендә култык таяклары белән тиз һәм оста йөрергә өйрәнеп Борис Пол спой 70 тә өлгерде бит. Ә кайберәүләргә мона ирешү өчен айларча вакыт кирәк. Кичә носилкадан да баш тартты һәм процедуралар бүлмәсенә баскычлар буйлап үзе төшеп китте. Төште һәм кире палатага да менә алды. Баскычтан менгәндә, Сулышырга теләгән Сестрага, хәтта, ачуланып кычкырынды да. Ә югары площадкага бер үзе менеп җиткәч, ул нинди шатланды! Эльбрус түбәсенә менгән диярсең». Гвоздев көзге яныннан бер читкә китте дә аяклары һәм култык таяклары белән кызу хәрәкәт итеп барган Мересьев артыннан карап торды. «Кара сия аны ничек сукалый! Ә йөзе, чырае нинди яхшы, ягымлы аның! Каш өстеннән сузылган бәләкәй яра эзе аны бер дә ямьсезләтеп күрсәтми, киресенчә, хәтта ана ниндидер олылык биреп тора. Менә Гвоздевның йөзе хәзер шундый булсын иде. Аяклар нәрсә ул, аяклар күренми алар, йөрергә лә, очарга да, әлбәттә, өйрәнер. Ләкин йөз .. Д\енә бу йөз урынындагы гәрәнкә белән кайда барасың инде, әйтерсең, аның өстендә төнлә исерек шайтаннар борчак сукканнар?!» ... Кичке дәресләр исәбенә коридор буйлап егерменче рейсын ясап барган Алексей Мересьев ботларының ничек шешкәнен, кызганын, култык таякларыннан оеп калган җилкәләренең ничек сызлаганын үзенең арган, йөнчегән бөтен тәне белән сизеп тора иде. Стенадагы көзге алдында басып торган Гвоздев яныннан үткәндә ул аңа күз кырые белән карап алды: «Чудак,— дип уйланды ул, — я, нәрсә дип инде үзенең мескен физиономиясен газаплый! Хәзер инде ул, әлбәттә, кино йолдызы була алмас, ә танкист, — менә дигән танкист була бит әле ул!.. Бите бозылган — харап булган икән, бигрәк искитәрлек инде, башың гына сау булсын да, аяккулларың исән булсын — шул җиткән. Әйе, әйе, аяклар, чын аяклар, ә бу томраннар түгел — нинди сызлый, яна бит, ләгънәт төшкерләре, әйтерсең, протезлар күннән түгел ә кыздырылган; тимердән яса'лган- нар». Гук, тук. Шыгырт, шыгырт. Тук, тук. Шыгырт, шыгырт. Өлкән лейтенант Мересьев, коридор буйлата шулай тукылдап һәм шыгырдап, иреннәрен каты кысып, бик каты авыртудан аккан күз яшьләрен тыеп, үзенең егерме тугызынчы рейсын үтте һәм үзенен тәүлеккә билгеләнгән дәресен шуның белән төгәлләде. 14. Григорий Гвоздев госпитальдән июнь урталарында чыкты. Бер-ике көн алдан алар Алексей белән бик әйбәтләп сөйләшеп алганнар иде һәм, бәхетсезлектә иптәшләр икәнлеккә, шәхси эшләренең дә бердәй үк катлаулы булганлыкка алар, хәтта, ничектер эчтән шатландылар да. Мондый очракларда бик табигый булганча, алар, һичбер нәрсәне яшермичә, бер-бер- сенә үзләренең эчке серләрен, шик- шөбһәләрен сөйләп бирделәр, бүтәннәр белән уртаклашырга алар- ныц горурлыклары рөхсәт итмичә килгән, шул сәбәпле аларны үз эчләреДдә генә яшереп саклавы икеләтә кыен булган барлык шөбһәләрен бер-бере алдына ачып салдылар. Сөйгән кызларының рәсемнәрен бер-беренә күрсәттеләр. Оляның Алексейдагы рәсеме инде шактый туза һәм төсе китә башлаган иде. Бу — алар әле Ка- мышинда чакта, июнь аеның теге онытылмас якты көнендә, Идел аръягындагы чәчәккә күмелгән болында бергә чабып йөргәндә, үзе төшереп алган рәсем иде. Ул, бәләкәй кызчык кебек, ябык өстенә чуар күлмәк кигән, үләндә, чәчәк атып торган ромашкалар арасында аякларын бөгәрләп утырган, тезләренә чәчәк букетын таратып куйган, үзе дә нәкъ иртәнге чык төшкән ромашка чәчәге кебек, шундый ачык, ап-ак һәм саф! Тезендәге чәчәкләрен рәтләп ул, уйчанланып, башын бер якка игән һәм шаглык чәчеп торган күзләре, дөньяның 1 71 Чын кеше •түзәллеген беренче тапкыр күргәндәй, зур итеп ачылган. Танкист, бу рәсемне җентекләп карагач та, мондый кыз теләсә йинди бәла вакытында да ташламаячак, дип үз фикерен әйгте. Ә инде әгәр дә ташлый икән — шайтан алсын үзен: димәк, аның тышкы күренеше алдаучан, ул чакта шулай кирәк тә, бу, хәтта,’яхшыга гына, чөнки ул чүп, ә инде андый әшәке чүпләр белән үз тормышыңны бәйләү мөмкинме соң! • Анютаның йөзе Алексейга шулай ук ошады. Ул, үзе дә сизмичә, әле генә Гвоздевтан ишеткәннәрне Анюта турында үз сүзләр? белән сөйләп бирде. Бу гади әңгәмә, билгеле, аларның шәхси хәлләренә бернинди дә ачыклык кертмәде, әмма шулай да аларның икесенә дә җиңелрәк булып китте, әйтерсең, озакка сузылган авыр шеш тишелде. Алар сүз куештылар. Гвоздев госпитальдән чыкканда, аның артыннан килергә дип сүз биргән Анюта белән бергәләп палата тәрәзәсе яныннан үтәчәк, һәм шуннан соң Алексей ул кыз турындагы үзенең фикерен Гвоздевка язып җибәрәчәк. Гвоздев исә, үзен Анютаның ничек каршы алуы, аның гарипләнеп калган йөзенә ничек каравы һәм, гомумән, Анюта белән эшләрнең ничек баруы турында Алексейга язачак. Мересьев шунда ук юрап кунды: әгәр дә Гришаның эшләре яхшы барып чыкса, ул, һич кичекмәстән, үзе турында бөтенесен дә Оляга белдерәчәк, тик авыру һәм урыныннан чак тора торган әнкәсенә бу турыда әйтмәве турында гына үтенәчәк. ?4енә шуңа күрә дә танкистның госпитальдән чыгуын алар икесе дә бердәй дулкынланып көттеләр. Алар бу көннәрдә шул чаклы дулкынландылар, хәтта төплә дә йокламадылар. Палатадагылар йокыга киткәч, алар икесе дә әкрен генә коридорга чыга: Г воздев—битендәге яра эзләренә көзге алдында тагып бер тапкыр массаж ясарга дип, о Мересьев — тавыш чыгар- 'мас өчен, култык таяклары башына чүпрәк чорнап, тагын бераз күнегүләр ясарга дип чыга иде. Иртәнге сәгать унда палатага Клавдия Михайловна килеп керде һәм хәйләле елмаеп, Гвоздевка аны алырга килгәнлекләрен әйтте. Гвоздевны койкадан, әйтерсең, җил очырып алып ташлады. Ул, битендәге яра эзләре бүрткәнчә кызарып, әйберләрен бик тиз җыйный башлады. • Сестра, аның ыгы-зыгы килеп җыенуын күзәтеп һәм елмаеп, — Бик әйбәт кыз, шундый җитди үзе, — диде. Гвоздевның йөзе бөтенләй яктырып китте. — Чынмы? Сезгә ошадымы ул? Юк, дөресен әйтегез әле, чыннан да яхшымы?—дип бер-бер артлы сораулар яудырды ул һәм, шул чаклы дулкынланган иде, хәтта палатадагылар белән саубуллашырга да онытып, йөгереп чыгып китте. — Малай! — дип әйтеп салды Стручков. — Андыйлар чебенгә дә барып кабалар. Тынгысыз кеше булган бу Стручков соңгы көннәрдә әллә нишләп китте. Ул һичбер кем белән сөйләшми, еш кына бернинди сәбәпсез ачулана, һәм менә хәзер, койкада утыра алу мөмкинлеген алгач та, яңакларына йодрыклары белән таянып, сорауларга да җавап бирмичә, көне буе тәрәзәгә таба карап тора. Палатадагыларның бөтенесе — сүрәнләнеп киткән майор да, Мересьев та, палатага яңа килгән ике яралы да, Гвоздевның урамга килеп чыгуын көтеп, тәрәзәгә сузылдылар. Көн җылы иде. Күктә ялтырап торган алтын кырыйлы, ма- мыксыман йомшак болытлар. Алар формаларын үзгәртеп ашыгып агылалар. Елга өстеннән соры бер болыт кисәге, кояшта ялтыраган сирәк тамчыларын коеп, үтеп китте. Яр буе гранитлары шомартылгандай ялтыравык төскә керде, асфальт кара мәрмәр таплар белән капланды. Бу бик аз гына явып алган яңгырдан шундый хуш ис таралды, башны, тәрәзәдән сузып» Борис Полевой 72 аның ягымлы тамчылары астына куясы килә иде. — Килә, — дип пышылдады Маресьев. Госпиталь подъездының авыр имән ишеге әкрен генә ачыла башлады. Аннан ике кеше килеп чыкты: берсе — тулы бәдәнле, яланбаш, чәчләрен бик гади итеп тараган, ак блузка һәм кара юбка кигән кыз, ә икенчесе — хәрби киемдәге яшь егет иде. Егетнең Гвоздев икәнен хәтта Алексей да тиз генә таный алмады. Гвоздев кулына чемодан тоткан, беләгенә шинелен салган һәм ул шул чаклы җиңел, нык һәм матур атлап бара, аңа карап торуы да күңелле иде. Ул, үз көчен сынап карагансыман, зурзур атлап бару мөмкинлегенә шатланып, подъезд баскычларыннан йөгереп түгел, ә ничектер, бик оста шугандай, бик тиз төшеп китте һәм кызны култыклап алды. Алар, алтын яңгырның эре, сирәк тамчылары астында, яр буйлап, палата тәрәзәләренә якынайдылар. Алексей алардан күзләрен алмыйча карап тора һәм аның йөрәге шатлык белән тула: димәк, эшләр яхшы барып чыккан. Анютаның шундый ачык, гади һәм сөйкемле йөзле булуы юкка гына түгел шул. Мондый кыз ташламас.- Әйе шул, андый кызлар кешенең бәлагә очраган вакытында да йөз чөермиләр. Алар тәрәзә турысына җиткәч тә, башларын күтәреп, югары карадылар. Менә ике яшь кеше елга ярларындагы шомартылган гранит култыксалары алдында, кыеклатып, әкрен генә яуган ялтыравык тамчылар фонында басып тора. Шунда Алексей сизеп алды: Гвоздевның йөзендә каушаганлык һәм шөбһә билгеләре бар, ә чыннан да рәсемдәге кебек үк чибәр һәм матур булган Анютасы нәрсәгәдер пошынган шикелле. Аның- кулы танкист кулы өстендә кыюсыз гына ята һәм торышы да, оялуыннан, икеләнүеннән кулын тартып алып, качып китәр төсле күренә иде. Алар кулларын болгадылар да, елмаеп, яр буйлата киттеләр Һәм, урам чатына кереп, күздән югалдылар. Палатадагылар, бер сүз дә дәшмичә, үз урыннарына таралдылар. — Ә Гвоздевның эшләре шәп түгел», — дип куйды майор Һәм, коридорда Клавдия Мпхайловнанын. аяк тавышларын ишеткәч, калтыранып китте дә бик тиз тәрәзәгә таба борылды. Көннең калган өлешен Алексей тынычсыз үткәрде. Кич белән хәтта йөрмәде дә, бөтенесеннән дә- элек йокларга ятты, ләкин, палата* дагылар йокыга киткәннән соң, бик озак вакыт аның койкасының пружиналары тынычсыз шыгырдап торды. Икенче көнне иртә белән ул, палатага сестра кереп җитәр-җчтмәс үк, миңа хат юкмы, дип сорады. Хат юк иде. Ул, бик иренеп, сүлпән генә юынды, дәртсез генә ашап- эчте. Ләкин йөрү белән ул гадәттәгедән күбрәк шөгыльләнде Һәм, ки- чә йомшаклык күрсәткәне өчен үзен-үзе җәзалап, үтәлми калган норма исәбенә унбиш рейс артык ясады. Бу көтелмәгән уңыш аның барлык кайгыларын оныттырды. Ул култык таяклары белән, артык армыйча, җиңел йөри алачагын исбат итте. Әгәр' дә коридорның озынлыгын, ягъни илле метр™, рейслар санына — кырык бишкә тапкырласаң, ике мең ике йөз илле метр яки ике километр чирек килеп чыга бит. Офицерлар ашханәсе белән аэродром арасы да нәкъ шул чама бит. Авылның җимерелгән иске чиркәве яныннан, яндырылган мәктәп урынындагы кирпечләр өеме яныннан, бензин ташый торган машиналар яшерелгән бәләкәй урман яныннан, метеорология сержанты хакимлек итә торган карталы һәм схемалы бәләкәй будка яныннан үтә торган ул таныш юлны Алексей тулысынча күз алдына китереп бастырды. Аз түгел, валлаһи, аз» түгел бит! Мсресьев көндәлек дәресләрен, иртә һәм кич егерме өчәрдән, барлыгы кырык алты рейска җиткерергә, иртәгә яңа көч белән кул*- Чын кеше 73 тык таякларыннан башка гына йөреп карарга булды. Бу аның башындагы күңелсез уйларны бөтенләй куып җибәрде, күңелен күтәрде, эшчәнлеккә җайлады. Кич белән ул үзенең сәяхәтенә шундый киеренке рух белән кереште, хәтта утыз рейстан арттырып җибәрүен үзе дә сизми калды диярлек. Нәкъ менә шул минутта кием элә торган урында эшләүче хатын, аны туктаетып, хат бирде. Бу — «Өлкән лейтенант Мересьевның үз кулына» дип адресланган бәләкәй конвертлы хат иде. «Үз кулына» дигән сүзләрнең астына сызылган, һәм бу Алексейга ошамады. Хат эчендә дә, иң өскә: «Адресатның үзенә генә», дип язылган һәм шулай, ук астына сызылган иде. Алексей, тәрәзә төбенә сөялеп, конвертны ачты һәм Гвоздев тарафыннан төнлә вокзалда язылган бу зур хатны укыган саен аның йөзе һаман сурәнләнә барды. Анюта, чыннан да, палатада уйланылганча, күз алдына китерелгәнчә булып чыкты, дип, аңардан да матур кыз, ихтимал, бөтен Москвада да юктыр, дип, мине үзенең бер туганы кебек каршы алды, мин аны тагын да көчлерәк ярата башладым, дип язган иде Гвоздев. «... Ләкин, синең белән сөйләшкәннәрнең бөтенесе дә без уйлаганча булып чыкты. Ул бик яхшы кыз. Ул миңа бер сүз дә әйтмәде, хәтта тыштан да берни дә сиздермәде. Барысы яхшы гына үтте. Ләкин мин бит сукыр түгел, минем каһәр төшкән гарип йөзем аны куркытканын күрдем. Бөтенесе дә әйбәт кенә бара иде төсле, ә менә кинәт борылып карасам — күрәм: ул миңа шундый итеп карый, әллә ояла, әллә курка, әллә кызгана иде мине... Мине университетка алып барды. Бармаган булсам, яхшырак булган булыр иде. Студенткалар мине чолгап алдылар, карыйлар... Уйлап кара әле син, алар безнең һәммәбезне дә беләләр икән, безнең турыда Анюта аларга бөтенесен дә сөйләп бетергән... Һәм күрәм, Анюта аларга ничектер гаеплесы- ман карый, янәсе, шундый коточкыч кыяфәтле кешене китерүем өчен гафу итегез, ди... Ә иң мөһиме, Алеша, ул һичнәрсә сиздерми, минем арттан ухаживать итә, бик ягымлы кылана һәм бер туктаусызсөйли, сөйли, әйтерсең, сүзсез ;ынып калудан курка. Аннары аларга киттек. Ул ялгызы гына тора икән, ата-аналары эвакуациядә, гаиләләре бик мәртәбәле күренә. Мине чәй белән сыйлый башлады, ә үзе һаман чәйнектә чагылган минем йөземә карый һәм ешсш тирән сулап ала. Кыска гына итеп әйткәндә, си- зәм: булмый, шайтан алсын барысын да! Мин аңа шулай туптуры әйттем дә-. «Күрәм, минем тышкы кыяфәтегл сезнең йөрәгегезгә ятмый. Нишләмәк кирәк, дөресе дә шулайдыр шул, аңлыйм һәм рәнҗемим», дидем. Ул елый башлады, ә мин аңа әйтәм: «Еламагыз, сез бик яхшы кыз, сезне теләсә кем яратыр, нигә үз тормышыңны җимерергә», дим. Шуннан соң мин аңа: «Хәзер инде сез минем нинди чибәр егет икәнлегемне күрдегез һәм яхшылап уйлап карагыз... ә мин үз частема китәм, адресымны җибәрермен. Фикерегезне үзгәртмәсәгез, языгыз» дидем. Тагын өстәп әйттем: «Үзегезне көчләмәгез, бар иде, инде юк, дип уйлагыз, сугыш бит», дидем.. Ул, әлбәттә: «Юк, юк, сез нәрсә сөйлисез», диде һәм елады. Шул вакытта ниндидер мәгънәсез һава тревогасы игълан иттеләр, ул чыгып китте, ә мин шау-шу арасында чыгып тайдым һәм туп-туры офицерлар полкына бардым. Кирәкле документларны бик тиз бирделәр һәм юнәлешне әйттеләр. Бөтенесе әйбәт, литер кесәдә, китәм. Тик, Алеша, хәзер мин аңа тагын да көчлерәк гашыйк булдым, аңардан башка ничек тора алырмын икән — бер дә белмим». Алексей, дустының хатын укып чыкты да, үзенең киләчәгенә карагандай булды. Могаен, аның үзе белән дә нәкъ шушылай булып чыгар. Оля аны кире какмас, йөз чөермәс, юк, ул да, нәкъ менә Анюта кебек киң күңеллелек белән Борис Полевой 74 үзен корбан итәргә теләр, күз яшьләре аша елмаер, яратмавын басарга тырышып иркәләр. — Юк, юк, кирәк түгел! Кирәк түгел! — дип кычкырып җибәрде Алексей. Ул, тиз-тиз чатанлап, палатага керде һәм, өстәл алдына утырды да ашыгаашыга, тын да алмыйча диярлек, Оляга кыска, эшлекле- коры бер хат язды. Дөресен язарга батырчылык итмәде ул, — аның нигә кирәге бар? Әнкәсе авыру, аны тагын да өстәмә бер кайгы белән котын алу кирәкмәс. Оляга ул, үзләренең мөнәсәбәтләре турында күп уйлаганлыгы, аңа — Оляга — һаман көтүе могаен бик авыр икәнлеге турында язды. Сугыш тагын күпме вакытка сузылыр? Ә еллар үтә бирәләр, яшьлек тә кире кайтмас булып үтә. Сугыш шундый нәрсә бит ул — барлык көтүләрең юкка гына булып чыгуы мөмкин. Кинәт мин сугышта үлеп калсам, — ул чакта, хатын да булмый торып, тол калу язмышы нәрсәгә кирәк? Яки аннан да начаррак булуы мөмкин әле: «Әгәр мин сугышта гарип булып калсам, сиңа инвалидка иргә чыгарга туры киләчәк бит. Моның нәрсәгә кирәге бар? Юк, син үзеңнең яшьлегеңне әрәм итмә һәм мине оныт. Бу хатка җавап бирмә- сәң дә рәнҗемәячәкмен. Гаять авыр булса да, мин сине аңлыйм. Шулай яхшырак булыр». Бу хат аның кулын яндыра төсле иде. Ул аны, яңадан укып тормастан, конвертка тыгып ябыштырды да коридорда, су кайната торган «титан» янында, стенага эленгән зәңгәр почта ящигына таба тиз-тиз атлап китте. Хатны салып, палатага әйләнеп кайткач та ул яңадан өстәл янына килеп утырды. Кайгыны кем белән уртаклашырга? Бу турыда анасына язарга ярамый. Гвоздевка? Ул, әлбәттә, аңлар иде, ләкин хәзер .кайда соң ул? Буталып беткән сансыз күп фронт юлларыннан апы •ничек эзләп табасың? Полкка язаргамы? Ләкин анда гади сугышчан эшләр белән шөгыльләнүче бәхетле кешеләргә Мересьев турында гына уйлап торасы калган ди! Метеорология сержантына! Менә кем белән кайгыны уртаклашырга кирәк, һәм ул аңа хат язарга тотынды, бу хат, дустыңның җилкәсенә сарылып елагандагы шикелле, бик җиңел язылды. Ләкин кинәт ул ярты сүздә тукталып калды, уйга чумды һәм, язганнарын ачу белән бөгәрләде дә ертып ташлады. — Сүз газабыннан да коточкычрак газап дөньяда юк, — диде Стручков, мәсхәрәле елмаеп. Ул үз койкасында Гвоздевның хатын кулында тотып тора иде. Бу хатны ул, үзенең гадәтенчә һичбер тартынып тормастан, Алексей өстәленнән алып укыган иде. «Сүз газабы» турындагы югарыдагы сүзләрен дә ул шушы Гвоздев хатыннан алып әйткән иде. — Нишләп болай бүген бөтенесе дә бәлагә юлыкканнар соң?.. Гвоздевны кара инде син, менә юләр! Кызы йөзен чыткан икән — харап зур кайгы инде!.. Әллә нинди ,психологияләргә бирелеп киткән, менә тагын бер Карамазов.... Бу хатны укыганыма ачуланмыйсыңмы? Бездә, фронтовикларда, нинди яшерен серләр булуы мөмкин? Алексей ачуланмады. Ул уйлый иде. Ә, бәлки, иртәгә почтальон килгәнне саклап торырга да, хатны кире алырга кирәктер? Бу көнне Алексей бик тынычсыз йоклады. Күп төрле төшләр күрде. Менә кар көртләре басып киткән аэродром һәм әллә нинди серле конструкцияле, кош тәпиле «Ла-5» самолеты; кабинага техник Юра кереп бара, әйбәтләп кереп утыра да, рульгә тотынып: «Алексей үзе-, нең очасыларын очкан инде, хәзер миңа очарга чират җитте», ди... Менә ак күлмәк һәм юеш штан кигән Михайла бабай, имештер, Алексейны салам өстснә яткырып себерке белән чаба, ә үзе һаман көлә: янәсе, туй алдыннан шулай артыграк себеркеләп ташлау да гөнаһ булмый. Ә соңыннан, таң алдыннан, Оля төшкә керде. Имештер ул, кояшта каралган нык,, кечкейә Чын кеше аякларын суга тыгып, капланган .көймә өстенә утырган, үзе шундый җиңел, нечкә булып, ничектер үтәли ялтырап күренә. Имештер, ул куллары белән кояштан капланып көлә, Алексейны янына чакыра, ә Алексей, имештер, ана таба йөзеп бара, ләкин көчле агым .аны Олядан кирегә, ярга таба өстери. Ул тагын да ныграк, бөтен көчен биреп йөзә, куллары, аяклары, барлык мускуллары белән тырышып ишә, аңа якынайганнан-якы- ная бара һәм инде җил аның чәч толымнарын ничек җилфердәткәнен, аның кара тутлы аякларындагы су тамчылары ничек ялтыраганын да күрә... Төш шушы урынга җиткәч, ул шатланып уянып китте. Уянды да, яңадан йокларга һәм күңелле төшне дәвам иттерергә тырышып, бик озак күзләрен йомып ятты. Ләкин мондый хәлләр бала чакта гына мөмкин була иде. Ул яңадан йокыга китә алмады. Кояшта каралган, матурланган, нәзакәтле кыз образы аны бөтенләй шатландырып җибәрде. Күп уйлап тормаска, җебемәскә, майор әйтмешли, достоевщина белән шөгыльләнмәскә, ә аңа таба йөзәргә, агымга каршы йөзәргә, ни генә булса да алга таба йөзәргә, бөтен көчеңне биреп, йөзеп җитәргә кирәк. Ә хат? Ул, ящик янына барып, почтальонның килүен саклап торырга теләгән иде, ләкин моңа кулын селтәде: әйдә, үз юлы белән бара бирсен. Андый хат кына чын мәхәббәтне куркыта алмас. Хәзер инде ул, мәхәббәтнең чын булуына, үзен күңелле һәм кайгылы килеш тә, сәламәт һәм авыру килеш тә, теләсә нинди хәлдә дә, көтеп торулаоына ышангач, үзендә гаять зур күтәренке көч баплыгын сизде. Нртә белән ул култык таякларына таянмыйча гына йөреп карады. Саклык белән генә кроватеннан төште. Аякларына басты. Аякларын киң җәеп, баланс өчен кулларын як-якка сузып, бер урында басып торды. Аннары, куллары белән стенага тотынып, бер адым атлады. Протез күне шыгырдап., китте. Гәүдәсе бер якка авышты, ләкин ул, кулларын һавада хәрәкәтләндереп, баскан урынында турая алды. Әле һаман да стенадан аерылырга куркып, икенче атлады, йөрү бу чаклы авыр икәнлеге-турында ул беркайчан да уйламаган иде. Малай чагында ул агач аяклары белән йөрергә өйрәнгән иде. Стенага сөялеп, агач аякларга баса да, үзен этеп җибәреп, бер-ике, өч-дүрт адым атлый, бөтен гәүдәсе бер якка тайпыла һәм ул җиргә сикерә, ә агач аяклар урамдагы тузанлы үлән өстенә шапылдап төшә. Ләкин ул чактд агач аякларда йөрүе җиңелрәк иде, чөнки алардан сикереп төшәргә мөмкин иде. Ә менә протезлардан берничек тә сикереп төшә алмыйсың, һәм ул өченче адым атлаганда, аягы уңайсыз борылудан чайкалып киткәч, бөтен гәүдәсе белән идәнгә йөз түбән егылды. йөрергә өйрәнү өчен ул процедура сәгатьләрен сайлап алган иде, бу вакытта палатадагыларның бөтенесе; дә дәвалау кабинетларына киткәннәр иде. Ул беркемне дә ярдәмгә чакырмады, стена янына шуышып барды, аңа сөялеп, әкрен генә аяк үрә торды, бәрелгән бот башын капшап карады, ул күгәреп чыккан иде. Аннары тешләрен кысып, стена яныннан китте, тагын бер адым атлады. Хәзер инде ул серен төшенгәндәй булды. Аның ясалма .аяклары, чын аяклардан, җитәрлек сыгылмалы булмаулары белән аерылалар иде. Ул, алариыц үзенчәлекләрен әле белеп җиткермәгәнгә күрә, йөргәндә аякларның торышын үзгәртү, гәүдәсенең авырлыгын табаннан алгарак күчерү, шуннан соң атлагач, авырлыкны яңадан икенче аяк табанына күчерү кирәклегенә күнекмәгән иде. һәм, ниһаять, табаннарны параллель рәвештә куймаска, ә аяк очларын читкәрәк борып куярга кирәк иде. Чөнки шулай хәрәкәт иткәндә аяк өстендә басып торуы һәм алга атлавы уңайрак иде. Болар кешегә бала чагыннан ук, Борис Полевой 76 әнкәсе күзәтүе астында үзенең йомшак, кыска аяклары белән беренче килбәтсез1 адымнар ясарга керешкәндә үк билгеле була башлыйлар. Бу күнегү кешенең бөтен гомер буена урнашып кала, табигый импульс булып әверелә. Инде кеше протезлар кигәч һәм аның организмының табигый нисбәтләре үзгәргәч, балачактан ук килгән бу табигый импульс йөрергә ярдәм итми, ә киресенчә, аны кыенлаштыра гына. Агач аяклар белән йөрергә өйрәнгән вакытта әнә шуны гел җиңә барырга туры килә. Аяксыз калган бик күпләр, ихтыярлары көчле булмаганда, балачагында ук бик җиңел бирелә торган йөрү сәләтенә тәмам картайганга чаклы да ирешә алмыйлар. Мересьев яхшы камырдан эшләнгән зат иде. Ул үз теләгенә ирешә ала торган көчле ихтыярлы кеше иде. Ялгышларны исәпкә алып, ул стена яныннан яңадан китте һәм, агач аякларының очларын ике якка җибәреп, үкчәсенә басты, аннары гәүдәсенең авырлыгын аяк очына кичерде. Протез ачулы шыгырдап алды. Гәүдә авырлыгы аяк очына күчкән моментта Алексей икенче аягын идән- нән кискен итеп тартып алды ла алга ташлады. Үкчә, гөрселдәп, идәнгә бәрелде. Шуннан соң ул, гәүдәсенең аумыйча туры басып торуын һавага күтәрелгән куллары ярдәме белән саклап, тагын атларга кыймыйча, бүлмә уртасында басып калды. Гәүдә турылыгын әледән-әле югалтып, чайкалып шулай бераз басып торды ул, борыны өс- тенә салкын тирнең ничек бәреп чыкканын да сизде. Палатага килеп кергән Василий Васильевич аны нәкъ менә шушы кыяфәтендә күрде. Ул, ишек төбендә бераз тукталып, Мересьевны күзәтеп торды, аннары аның янына килеп, култыклап алды. — Браво, түшшуар! Ә ни өчен бер ялгызың? Ни өчен сестра белән, санитар белән түгел? Ай, 6v кешенең тәкәбберлеге... Я, ярый, берни түгел, һәрбер эштә беренче адым әһәмиятле, хәзер инде син иң кыенын эшләгәнсең. Соңгы вакытларда Василий Васильевичны бик югары бер медицина учреждениесенең начальнигы итеп күтәргәннәр иде. Эше бик зур һәм аның бик күп вакытын ала иде. Шул сәбәпле госпиталь белән саубуллашырга туры килде аңа. Ләкин бу карт профессор, элекке кебек үк, госпитальнең шефы булып исәпләнә һәм, хәзер инде биредә бүтәннәр хуҗа булсалар да, ул вакыт тапкан араларда һәр көн палаталарга килеп чыга, обход ясый, консультацияләр бирә иде. Тик инде ул, улы үлгәннән соң, элекке кебек күңелле түгел һәм эшлекле мыгырдаучан гадәтен онытып бара иде. Хәзер бер кемгә дә кычкырмый, әшәке сүзләр дә к у лла нм ы й. Якын та н ы ш - бе л еш л ә- ре аның бу үзгәрешендә картаю билгеләрен күрәләр иде. — Я, Л'1ересьев, әйдәгез, бергәләп өйрәник. Ә сез үз юлыгызда булыгыз, цирк түгел бу, бернәрсә дә карап торасы юк биредә, — диде ул тирәюньдәгеләргә. Шуннан соң, үзе белән бергә ияреп йөргән медперсоналга борылып, коры гына: — Я, сез обходны миннән башка гына тәмамлагыз, — диде. — Я әле, күгәрченем, кузгал, бер... Тотыныгыз/миңа тотыныгыз сез, нәрсә тартынып торырга! Тотыныгыз, мин генерал бит, мин әйткәнне тыңларга кирәк. Я, — ике, менә шулай. Хәзер уң аякка. Яхшы. Сул аяк белән. Менә шәп! Атаклы медик, әйтерсең, кешене йөрергә өйрәтүе белән искиткеч мөһим медицина тәҗрибәсе ясагандай шатланып, кулларын угалый башлады. Ләкин аның характеры шундый иде: нәрсәгә генә тотынмасын — бөтенләй мавыгып китә һәм шуңа үзенең барлык зур. энергияле җанын бирә торган иде ул. Мересьевны ул палата буйлап йөрергә мәҗбүр итте. Алексей, бөтенләй йөичегән, хәлдән гайган килеш урындыкка килеп аугач, профессор Да үз урындыгы беләи аның янына килеп утырды. Чын кеше 77 — Я, ә очу ничек, булдырып бу- .лырмы? Шулай шул. Хәзер, күгәр- •ченем, сугышы шундый, кулы өзелгән кешеләр дә ротаны атакага алып баралар,- үләрлек дәрәҗәдә яраланганнар да пулеметтан тырылдаттыралар, дошман дотларын әнә үз күкрәкләре белән каплыйлар... Тик менә үлгәннәр генә сугышмыйлар, — дип карт тирән сулап алды һәм чырае сүрәнләнеп китте. — Хәер, алар да сугышалар — үзләренең даннары белән. Әйе... Я, башлыйк, егет кеше. Икенче рейстан соң Мересьев ял итәргә туктагач, профессор, Гвоздев койкасына күрсәтеп, — Ә бу танкист ничек? Терелдеме? Сәламәтләнеп чыктымы?—дип сорады. Мересьев аның тәмам сәламәтләнгәнен, яңадан сугышырга киткәнен, тик аның бите, аеруча ияк тирәләре, янудан, һич тә төзәлмәслек гарип булып калганлыгын -әйтте. — Аңардан хат та алдыңмени? Кызлар яратмаудан күңелсезләнгәнмени? Аңа сез сакал-мыек үстереп җибәрергә киңәш бирегез. Чынлап әйтәм. Шулай эшләсә, өстәвенә оригинал булып та дан алыр әле, андый егетләрне кызлар яра- тучан булалар! Палатага тыны беткән сестра килеп керде һәм, Совнаркомнан шалтыраталар, диде. Василий Васильевич урыныннан авыр гына күтәрелде. Тиресе купкалаган, күмкүмгәк булып торган куллары . белән тезләренә ничек таянып торуыннан да, аркасын нинди кыенлык белән турайтуыннан да соңгы атналарда аның хәлсезләнгәнлеге сизелеп тора иде. Ишеккә барып җиткәч, ул әйләнеп карады да күңелле итеп, Мересьевка кычкырды: — Чыннан да, сез аңа, кем соң әле, теге танкист дусыгызга языгыз әле һәм әйтегез, профессор сакал-мыек үстерергә кушты, диегез. Сыналган дару бу! Хатын-кызлар арасында бик зур уңыш казаначак! Ә кич белән клиниканың бер карт хезмәтчесе Мересьевка яңа таяк китереп бирде. Кара агачтан ясалган, бик унзй тоткасы фил сөягеннән эшләнгән һәм ала ниндидер монограммалар язылган,. борынгыдан калган гүзәл бер таяк иде бу. — Профессордан, Василий Васильевичтан: ул үз таягын сезгә бүләк итеп җибәрде. Сезгә шушы таяк белән йөрергә кушты ул. Җәйге бу кичтә госпитальдә күңелсез иде. һәм менә кырык икенче палатага экскурсияләр башланды. Уңдагы, сулдагы күрше палаталардан, хәтта югары каттан да, профессор бүләген карарга килделәр. Таяк, чыннан да, бик яхшы иде. 15 Фронтларда давыл алдындагы тынлык озакка сузылды. Совет Информбюросы сводкаларында җирле әһәмияте булган сугышлар һәм разведчикларның эзләнүләре турында гына языла иде. Шул сәбәпле госпитальдәге яралыларның саны кнмегәннән-кими барды һәм начальство кырык икенче палатаны бөтенләй диярлек бушатты, — анда хәзер ике генә койка: уң якта Мересьев койкасы һәм сул якта, урамга караган тәрәзә янында, майор Стручков койкасы гына калды. Разведчикларның эзләнүләре! Тәҗрибәле сугышчылар булып саналган Мересьев һәм Стручков моны яхшы беләләр иде: бу пауза никадәр зур булса, бу киеренке тынлык никадәр озакка сузылса, алдагы давыл шул кадәр нык һәм көчле булачак. Бервакытны сводкада шундый бер белдерү күзгә чагылып китте: кайдадыр, фронтның көньяк участокларыннан берсендә, Советлар Союзы Герое снайпер Степан Ивушкнн егерме биш немецны үтергән һәм, шуның белән, үзе үтергән дошманнар санының гомуми исәбен ике йөзгә җиткергән. Менә Гвоздевтан хат килеп төште. Ул, әлбәттә, үзенең кайда икәнле- Борис Поленом 78 ген дә. нәрсә эшләве турында да язмаган, ләкин үзенең элекке командиры булган Павел Алексеевич Ротмистров хуҗалыгына яңадан эләгүен, үз тормышыннан бик канәгать икәнен әйткән. Хәзер бездә чия бик күп, дип, барыбыз да туйганча ашыйбыз, дип язган һәм, бу хатны алгач та, Алексейдан Ашб- тага бер-ике сүз язып җибәрүне үтенгән. Гвоздев үзе дә аңа хатлар яза икән, ләкин ул аларның Ашотага барып җитү-җитмәвен белми, чөнки алар һәрвакыт маршларда булалар, тору урыннары гел алмашына икән. Давылның кайдадыр көньякта башланып китәчәге, хәрби кеше өчен, хәтта шушы ике кечкенә хәбәрдән дә ачык күренеп тора иде. Алексей, әлбәттә, Анютага да хат язды, Гвоздевка да сакал турында профессор киңәшен язып җибәрде, ләкин Гвоздевның хәзер каты сугышлар алдындагы хәрби ашкыну белән яшәвен, мондый ашкыну сугышчы өчен авыр да һәм бер үк вакытта кадерле дә булуын һәм хәзер Гвоздевның сакал турында да, ә бәлки, Анюта турында да уйлап торырга вакыты булмавын ул яхшы белә иде. Кырык икенче палатада тагын бер шатлыклы вакыйга булды. Газеталарда майор Павел Иванович Стручковка Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында указ игълан ителде. Ләкин бу зур шатлык та майорның кәефен озак вакытка күтәрә алмады. Ул һаман да караңгы чырайлы булып калды. Аны каһәр төшкән «тез капкачлары» аркасында шушындый кызу көннәрдә тит: ятарга мәҗбүр булу изә иде. Аның күңел төшенкелегенең икенче бер сәбәбе дә бар иде. Моны ул үзендә бик нык яшереп саклый иде. Ләкин көннәрнең берендә ул сәбәп, бөтенләй көтмәс- тәи, Алексейга билгеле булды. Мересьев бу көннәрдә, үзенең барлык ихтыяр көче белән бер максатка — йөрергә өйрәнүгә омтылган вакытта, тирә-ягында булып торган нәрсәләргә бөтенләй игътибар итми иде диярлек. Ул үзенең көнен нык график белән үткәрә. Протезларын киеп, көненә өч сәгать — иртән, төш вакытында һәм кич белән берәр сәгать коридорда йөри. Күк халат кигән бу кешенең бер туктаусыз, сәгать маятнигыдай төгәллек белән, палата ишекләре алдыннан селкенеп үтүе, киң коридор буйлап гел яңгырап торган протезларның эч по- шыргыч шыгырдавы башта авыруларның ачуын китерә иде. Соңыннан алар моңа шул чаклы күнегеп киттеләр, тәүлекнең билгеле сәгатьләрен маятник кебек чайкалып йөргән бу кешедән башка күз алларына да китерә алмый башладылар һәм, бервакытны Мересьев грипп белән авырып калгач, аяксыз лейтенантка нәрсә булганын белү өчеҗ кырык икенче палатага барлык күрше палаталардан вәкилләр килде. Алексей иртә белән зарядка ясый, аннары урындыкка утырып, аякларын самолет белән идарә итүгә күнектерә иде. Кайчакларда ул шулай миңгерәгәнче шөгыльләнә, колаклары шаулый башлый, күз алдында әллә нинди яшел түгәрәкләр күренә һәм аяк астындагы идән чайкала шикелле тоела иде. Шундый вакытларда ул коену бүлмәсенә бара, башын чылата һәм, йөрү, гимнастика сәгатьләрен әрәм итмим дип, әйбәтләп хәл җыю өчен, койкасына кайтып ята иде. Бу юлы ул, башы әйләнгәнче йөргәннән соң, үз алдында һичбер нәрсә күрмичә, ишекне куллары белән капшап ачты да әкрен генә койкасына барып җитте һәм сузылып ятты. Палатада Клавдия Михайловна белән майор Стручков сөйләшә иде. Клавдия Михайловна, бераз мыскыллап, тыныч кына, ә майор Стручков үпкәләп һәм дулкынланып сөйләшә иде. Алар икесе дә сөйләшү белән шул кадәр мавыкканнар иде, хәтта Мересьевның килеп кергәнен дә сизмәделәр. — Сез аңлагыз мине, мин бик җитди сөйләшәм, сезгә ацлашыла- Чын кеше 79 •мы бу? Сез хатын-кызмы, әллә түгелме? — Хатын-кыз, әлбәттә, ләкин мин ' боларның берсен дә аңламыйм һәм бу темага сез җитди сөйләшә алмыйсыз. Сезнең җитдилегегезнең 'дә кирәге юк миңа. Стручков, чыгырыннан чыгып ачуланды. Әшәке, сүгенү сүзләре әйткәндәй, ул бөтен палатаны яңгыратып кычкырып җибәрде: — Соң мин сезне яратам бит, шайтахН алгыры! Моны күрмәү ө.чен хатын-кыз түгел, ә усак бүкәне булырга кирәк! Я, аңлашылдымы? — диде дә ул, бер читкә борылып, бармаклары белән тәрәзәгә чиертә башлады. Клавдия Михайловна, урыныннан торып, тәҗрибәле медсестраларда гына була торган сак адымнар белән атлап, әкрен генә ишеккә таба • китте. — Туктагыз, сез кая киттегез? Я, сез миңа нинди җавап бирәсез? — Биредә ул турыда сөйләшергә вакыты да, урыны да түгел. Мин хезмәттә. — Сез нә*рсә болгатасыз, нигә сез минем җелегемне суырасыз? Җавап бирегез, — диде ялынып майор. Аның тавышында тирән сагыш ноталары бар иде. Клавдия Михайловна ачык ишек алдында тукталып калды. Аның зифа буе караңгы коридор фонында бик ачык һәм тагын да матуррак булып күренә иде. -Сабыр холыклы һәм инде яшь булмаган бу сестраның шул чаклы, хатын-кызларча көчле һәм күңелне үзенә җәлеп итүчән булуын Мересьев моңа кадәр күз алдына да китерә алмаган иде. Ул, башын чак кына арткарак чөеп, пьедестальдә басып торган төсле, майорга горур карап тора иде. — Ярый, мин сезгә җавап бирәм. Мин сезне яратмыйм һәм һичкай- чаи да ярата алмаячакмын. Ул шушы сүзләрне әйтте дә чыгып ки/те. Майор кроватена ташланды һәм башын мендәре астына тыкты. Стручковиың соңгы көннәрендәге төрле әкәмәтләре, палатага сестра килеп кергән вакытларда аның кабынып китүе, нервлануы, шат күңеллелектәи бик тиз коты- рынкы ачулы кешегә әверелүе — барысы да Мересьевка аңлашыла иде инде. Стручков чыннан да эчке газап кичерә иде бугай. Алексей аны кызгана башлады һәм шул ук вакытта ул бик канәгать тә иде. Майор урыныннан торгач, Мересьев шаяртмыйча түзә алмады: — Я, иптәш майор, төкерергә рөхсәт итәсезме? Әгәр ул шунда нәрсә буласын алдан белгән булса, бу сүзләрне аңа һичкайчан, хәтта шаяртып та әйтмәгән булыр иде. Майор аның койкасы янына йөгереп килде дә ниндидер өметсез тавыш белән кычкырына башлады. — Төкер! Я, төкер битемә — син хаклы. Төкерергә хакың бар синең. Төкермисеңме?.. Хәзер миңа нәрсә эшләргә икән инде, ә? Я, нәрсә эшлим, өйрәт, әйт миңа — син барысын да ишетеп тордың бит... Ул койкасына утырды да башын йодрыклары белән кысып, чайкала башлады: — Җиңелчә мавыгу дип уйлыйсыңдыр әле син. Җиңелчә! Мин аны чынлап яратуымны әйттем, миңа кияүгә чыгарга риза булуын үтендем бит аның, юләрнең! Кич белән Клавдия Михайловна, дарулар күтәреп, палатага килеп керде. Ул, һәрвакыттагыча, сабыр, мөлаем һәм түземчән иде. Ул, үзенең бөтен барлыгы белән, тирә-як- ка тынычлык таратып торгандай булып күренде. Ул майорга карап та елмайды, ләкин аңа ничектер гаҗәпләнебрәк һәм куркыбрак карап ала иде. Стручков, ачудан тырнакларын чәйнәп, тәрәзә алдында утыра иде. Ул. Клавдия Михайловна бүлмәдән чыгып киткәндә, аның артыннан ачуланып һәм сокланып карап калды. — «Совет фәрештәсе»... Нинди юләре аңа шундый исем биргән?. Халат кигән шайтан бит ул! 4 Канцеляриядә эшләүче,' олы яшьтәге, ябык гәүдәле сестра керде: Борне Полевой 80 — Алексей Мересьев йөри тор- таи авырумы? — дип сорады. — Йөгереп йөри торган, — дип мыгырдап алды Стручков. — Мин бирегә шаяртырга дип килмәдем, — диде җитди гавыш •белән сестра. — Өлкән лейтенант Алексей Мересьевны телефонга чакыралар. — Кызлар чакырамы, — дип җанланып китте майор һәм ачулы сестрага күзен кысып куйды. — Мин аның паспортын карамадым. — диде сестра, шулай ук ачулы черелдәп, һәм, горур, спай атлап, палатадан чыгып китте. Мересьев койкасыннан сикереп торды. Таягы белән идәнгә шатлыклы бәрә-бәрә, сестраны да куып узды. Чыннан да, ул коридор буйлап йөгереп китте. Ул бер айдан бирле инде Олядан җавап көтә иде. Кинәт аның башында мәгънәсез бер уй чагылып китте: әгәр ул Оля булып чыкса? Ләкин моның булуы мөмкин түгел: шушындый вакытта Сталинград яныннан ничек итеп Москвага килә алсын ул! Аннары, аның биредә, госпитальдә икәнен ул каян белсен? Ул бит аңа, тыл оешмасында эшлим, дип, Москвада да түгел, ә бистәдә, дип язган иде. Ләкин бу минутта Мересьев могҗизага ышанырлык хәлдә иде һәм ул, үзе дә сизмичә, йө- герә-йөгерә китте. Протезлар белән, таягына сирәк кенә таянып, ике якка чайкала-чайкала, беренче тапкыр чынлап йөгерде ул. Протезлары коридорны яңгыратып шыгырдый иде. Телефон трубкасыннан ягымлы, күкрәктән чыккан матур, ләкин бөтенләй таныш булмаган тавыш ишетелде. Кырык икенче палагада торучы өлкән лейтенант Алексей Петрович сез буласызмы, дип сорадылар. Ул. бу сорауда үзе өчен ни; дидер кимсетелү сизгәндәй Әйе! — дип кискен һәм ачулы тавыш белән трубкага кычкырды. Трубкадан килә торган ягымлы тавыш бер генә минутка тыныщки- с л>‘Н калды. Соңыннан тынычсызлавы өчен салкын гына гафу үтенде: — Сезнең белән Анна Грибова сөйләшә. Сезнең дусыгыз лейтенант Гвоздевның танышы булам мин. Сез мине белмисез, әлбәттә, — диде кыз. Бу сүзләрне ул ничектер көчәнеп әйтте, чөнки дорфа тон белән җавап бирүгә аның үпкәләгәнлеге тавышыннан бик ачык сизелеп тора иде. Ләкин Мересьев, ике кулы белән дә трубкага ябышып, инде бөтен көчкә кычкыра башлады: — Сез Анютамыни? Теге, шул кызмы? Юк, мин сезне бик яхшы беләм, бик яхшы беләм! Гриша миңа... — Канда ул хәзер, аның хәле ничек? Ул бездән кинәт, көтмәстән китеп барды. Тревога булгач та, мин бүлмәдән чыгып киткән идем. Мин санпостта эшлим. Кайтып керсәм — бүлмәдә беркем дә юк, язу да, адрес та калдырмаган. Мин һичбер нәрсә аңламыйм, кайда ул, нигә юкка чыкты, аңа нәрсә булган?.. Алеша, кадерлем, болаи әйтүемә сез мине гафу итегез, мин дә сезне яхшы беләм бит... Мин бик борчылам, кайда ул хәзер, нигә ул шулай кинәттән... Алексейның ‘җаны рәхәтләнеп, җылынып китте. Дусы өчен шатланды ул. Димәк, ул, тиле нәрсә, ялгышкан, саклык күрсәтүдә арттырып җибәргән. Менә, чыннан да, Карамазовлар токымы. Димәк, сугышчының гариплеге чын кызларны куркытмый икән. Димәк, ул да, әйе, Мересьев үзе дә, нәкъ менә аны шушылай борчылып эзләячәк - ләренә ышана ала! Бу күңелле уйлар, трубкага кычкырып сөйләшкән арада, аның башыннан электр тогы тизлегендә үтеп киттеләр. — Анюта! Хафаланмагыз, Анюта, бары да ал да гөл! Аңлашылмау гына килеп чыккан. Ул сау-сәламәт һәм сугышып йөри. Әйе, әйе. Полевая почта 42531—В. Ул хәзер сакал үстерә, Анюта, валлаһи, бик матур сакал, теге... теге... кемнәр әле... партизаннар сакалы төсле, әйе. Аңа сакал бик килешә. Гришаның сакал үстерүе Аиютага Чын кеше ошап җитмәде. Сакалны ул кирәкмәс нәрсә дип тапты. Тагын да шатлана төшкән Мересьев, алай булгач, Гриша ул шайтан алгыры сакалны, гәрчә үзен бик матурлап торса да, бер селтәнүдә кырыр да ташлар, диде. Кыскасы, сөйләшә торгач, алар трубканы бик дуслашып элеп куйдылар, һәм Мересьев, госпитальдән чыгар алдыннан аңа, әлбәттә, шалтыратырга сүз бирде. Палатага кайтышлый Алексей үзенең телефонга йөгереп/ барганлыгын хәтерләде^ Кайтканда да йөгерергә теләгән иде — барып чыкмады. Протезның идәнгә кискен бәрелүеннән бөтен тән сыкрап авырта иде. Ярый, берни түгел, бүген булмаса — иртәгә, иртәгә булмаса — берсе көнгә ул йөгереп йөри алачак, шайтан алгыры! Бөтенесе дә яхшы булыр! Ул үзенең яңадан йөгерә дә, оча да, сугыша да алачагына шикләнми иде инде. Ул, вәгъдә бирүләрне яратканга күрә, бу юлы да, һавада беренче сугышудан соң, бер немец самолетын бәреп төшергәч тә, бөтенесе турында Оляга язарга вәгъдә бирде. Әйдә, ни булса да булсын. И. Зарипов, Г. Иделле Тәрҗемәсе, j 6“ ,С. ә,- 9. {Дәвамы бар.)