БОРЫНГЫ КРЕМЛЬ
Гомеремдә беренче мәртәбә Москвага бару форсаты чыккач мин, иң әүвәл, тирән дулкынлану белән Кремль турында уйлана башладым. Кремль — бу сүз минем йөрәгемне сихерли, хыялымны канатландыра иде. Бу сүз миңа гаять бөек һәм изге нәрсәләр турында сөйли иде. Әйе, бу сүз минем аңыма Русь җиренең һичкайчан сүнмәс данын сөйләүче мәңгелек хатирәсе, дәүләтебезнең кодрәт һәм бөеклек символы, ниһаять, аның батыр йөрәге булып кергән иде. Шуңа күрә дә мин Москвага килү белән беренче эшем итеп Кремльне күрергә ашыктым. Троллейбуска утырмыйча, Горький урамы буйлап җәяү киттем, чөнки Кремль белән очрашу минутларын уйлап бару — үзе минем өчен зур ләззәт иде. Манеж мәйданына килеп чыккач, мин, ниһаять, Кремльне күрдем. Ерактан торып аның сурәтен хәтеремә сеңдерәсем килә иде, һәм мин берничә минут хәрәкәтсез, күзләремне аерып ала алмыйча аның тешле диварына, мәһабәт башня- ларына сокланып карап тордым. Ләкин мин Кремльнең бер өлешен генә күрә идем. Хәзер инде янына барып, бөтен зурлыгы белән күрергә кирәк иде. Мин Кремль белән Тарих музее арасыннан үттем. Миннән уңда 62 метр биеклегендәге мәһабәт Собакин башнясы тора. Кайчандыр бу башня янында Данило Собакин дигән бояр торган имеш, һәм аның исеме башняга да күчкән... Якында гына 66 метр биеклегендәге, Кремльгә алып кер^> торган киң капкалы Никольский башнясы күккә сузылган; аның капкасы өстендә кайчандыр Никола сурәте асылынып торган һәм шуңар күрә аны Никольский башнясы дип атаганнар. Бу башняны Наполеон Москвадан качкан чагында,. Кремльнең башка корылмалары белән бергә, ваттырып китә. 1816 елны аның хәзерге ике катлы матур өсте — үзенең кыеклы тар тәрәзәләре, кечкенә почмак манаралары, озын нечкә сөңгесе белән яңадан эшләнә. Тын алырга кыймыйча мин Кызыл мәйданга аяк басам. Биредә,, җир шарының иң мактаулы бер урнында, чал Кремль дивары ышыгында, совет халкының остазы һәм дусты, кешелекнең бөек даһие Владимир Ильич ята. Мавзолей артында, гүя алышынмас каравылдагы солдат шикелле, сенат башнясы басып тора. Аның артында элек сенат, хәзер исә СССР Верховный Советы урнашкан бинаның киң гөмбәзе күренә. Гөмбәз өстендә СССР Дәүләт флагы җилферди. Кремль стенасының урта бер тапкырында, Кызыл мәйданның, борын Лобный урын дип аталган җиренә каршы, 72 метр биеклегендәге Спасс башнясы горур рәвештә күккә сузылып тора. Бу Кремльнең төп башнясы һәм баш капкасы. Ул барсыннан да биегрәк, барсыннан да сылуырак... Аның очында кызыл якут йолдыз яна. Бу йолдызга? Борынгы Кремль 13 «арагач, В. М. Молотовның 1937 •нче елда әйткән тирән мәгънәле сүзләре хәтергә килә: — Карагыз, ничек тыныч яна «безнең Кремль йолдызлары. Алар- ның нурлары еракка төшә һәм батыр яктырта. Әгәр Советлар Союзына каршы сугыш башлана калса, һөҗүм итүче безнең үзебезнең сак- .лау көчебезнең тимер ныклыгын да һәм илебезнең чикләреннән узып •.яктыртучы совет якут йолдызларының яктырту көчен дә татыячак. Соңыннан күп тапкырлар иптәшләр белән бергә Кремль янында «булырга туры килгән чакларда мин аларга шул сүзләрне яттан әйтеп •бирә идем. Без бу сүзләргә никадәр тирән мәгънә салынганын аңлап хәйран кала идек. Чыннан да ул сүзләрнең дөреслеге Бөек Ватан сугышы вакытында тулысынча расланды. Совет халкының һәм армиясенең тимер көче кабахәт фашист илбасарларын зир-зәбәр китерде. Бу сугышта без ялгыз булмадык. Бөтен алдынгы прогрессив жешелек безнең якта иде. Чит илләрнең хезмәт ияләренә биш очлы якут йолдызы тагын да сөйкемлерәк һәм үзерәк булып күренде. Алар аңында кызыл йолдыз азатлык символы иде, хәзер исә аның әһәмияте һәм көче алар өчен тагын да үсә төште. Кызыл йолдыз.— азатлык, бәйсезлек, чын демократия һәм чын бәхет символы булып әверелде. Шуңар күрә дә бит дошманга каршылык күрсәтүче француз -сугышчыларының, Югославия халык армиясенең, Чехословакия партизаннарының шлемнарында шушы кызыл йолдыз яна иде. Биш очлы кызыл йолдыз фашистлар өчен үлем символы, яктылыкның •караңгылык өстеннән жиңү символы ул!.. һавада Кремль курантларының көмештәй саф тавышы тантаналы яңгырый. Курантлар Һәр сәгать, ярты сәгать һәм чирек сәгать саен сугып торалар. Аларчың тавышын радио дулкйшнары җир шарының иң ерак почмакларына кадәр илтә- ләр.• Бу,тавыштан безнең миллионлаган дусларыбызның йөрәкләре шатлык белән тула, бу тавыш дошманнарыбызны кайгыга, куркуга төшерә. Минем, башнядагы сәгать суккач та, Спасс капкасыннан хәрби каравылның чыгып, кадерле Ленин гәүдәсе янына почетный вахтада торырга килүен күргәнем бар. Бәйрәм вакытларында миңа Кызыл мәйданда булырга туры килде һәм мин Кремльдән маршалның ат өстендә парад кабул итәргә чыгуын күрдем. Бәйрәм кичләрендә мин Кызыл мәйданда булырга ярата идем. Бервакытны мин анда тарих укытучысы карт москвичны очратып сөйләштем: — Еш киләм мин Кызыл мәйданга... Авыр эштән соң мин биредә үземә көч, дәрт, илһам алам, — диде ул миңа. Сөйләшә-сөйләшә без Василий Блаженный чиркәвенә таба киттек. Тарихчы белән танышу минем өчен бик уңай булып чыкты. Мин аңа әллә никадәр сораулар бирдем, ул иренмичә җавап кайтара иде. Москва һәм Кремль турында ул бик күп белә, шуңар күрә аны тыңлау гаять күңелле иде. Шуның өстенә ул теге яки бу корылманың кайчан, ничек салынуы турында бик җентекләп, тәмләп сөйли иде: — Менә бу мәһабәт корылманың күренеше сезне тайга калдырмыймы? Моның алдында борынгы грек һәм юнан гыйбадәтханәлары һәм сарайлары бик ярлы булып калалар. Шагыйрьләр тарафыннан макталып җырланган, әллә ничә буын язучылар тарафыннан кат-кат сурәтләнгән юнан Капитолиясе һәм .Помпей бу Василий Блаженный чиркәве каршында арткы планга күчәләр. Дөнья архитектурасының монументаль әсәре булган бу. чиркәү рус осталары Бармой, Посник- пың гсниаль планнары буенча рус крепостной крестьяннар кулы белән салына. Аны салу, әлбәттә,' бер дини теләкләрдән генә булмый, ә бәлки Иван Грозныйның политик исәпләрен чагылдыру нияте бёлән ’эшләнә. С. Бахтияров 14 Ул рус милли дәүләтенең данын һәм кодрәтен күрсәтергә тиеш була. ьу чиркәүне Казан ханлыгын сугышып алу шәрәфенә багышлап салалар. Мәгълүм ки, Иван Грозный Казанны Покров бәйрәме вакытында ала һәм чиркәү башта Покров чиркәве дип атала. Соңыннан чиркәү янына изгеләрдән саналган бер Василий дигән кеше күмелә һәм, шуңар күрә, аны Василий Блаженный чиркәве дип атап йөртә б а ш л ы й л а р. Без чиркәүне әйләнеп чыкканнан соң Кремль стенасы буйлап Москва елгасына таба китәбез. Безнең алдыбызда Кремль сарайларының, башняларының күренешләре, чиркәүләрнең алтын гөмбәзләре ачыла. Сакта торгансыман берсе артыннан берсе, башнялар тезелешеп китәләр. Менә Царский, Набат, КонстантиноЕленский, Беклемиш башнялары... Минем юлдашым алар турында кызыкляя тарихи мәгълүматлар биреп бара: — Константино-Еленский баш- нясы янында кайчандыр Константин һәм Елена чиркәве торган, шуларның исеме башняга да күчкән... Юк исә борында аны «җәзалау» башнясы дип кенә йөрткәннәр, чөнки аның эчендә дәүләт хыянәтчеләреннән сорау ала торган булганнар. Сораудан соң хыянәтчеләрне почмактагы Беклемиш башнясына күчергәннәр; ул каземат хезмәтен үтәгән. Ләкин Беклемиш башнясы төрмә генә булмыйча, Кремльне саклау өчен сугышчан күзәтү урны да була. Ул иң хәтәр урында тора һәм күп тапкырлар чит дошманнарның ярсып ташлаган һөҗүмнәрен кире кайтара. Аның тар ярыкларыннан чакырылмаган «кунаклар» башына утлы ядрәләр, уклар ява, һәм бу каты бәрелешләр һәркайчан диярлек дошманны тәмам тар-мар итү белән бетә. Ул үзенең исемен дә, башка башнялар төсле, кайчандыр янында торган Беклемиш дигән боярдан ала. Беклемиш баш- нясын үткәч Кремль стенасы кинәт кенә көньяк-көнбатышка борыла- Москва елгасы буйлап тәбәнәк,- калын Икенче Безымянный, Беренче Безымянный, Тайницкий, Благовещенский башнялары тезелеп китәләр. Алар рәте Водовзводпый- башнясы белән төгәлләнә. Бу башня диңгез ярындагы гаять зур’ кыясыман тора һәм ул диңгез сәяхәтчеләренә өмет, куаныч бирә торган маякны хәтерләтә. Без тирән, соклану белән аның гүзәл архитектурасын, чатырының кечкенә баганаларын, фронтончикларын карыйбыз. Исеменә караганда ул заман- нында водокачка хезмәтен үтәгән, булырга тиеш. Чыннан да аның, эчендә кайчандыр кое булган һәм шул коедан суны махсус машина белән Кремльгә биргәннәр. Бу башня да, Собакин башнясы төсле, Москвадан чигенүче Наполеон солдатлары тарафыннан шартла- тыла. Аны 1819 нчы елны яңадан салалар. Водовзводный башнясын үткәч, безне гаҗәеп матур күренеш каршы ала. Безнең алдыбызда баскычлы пирамида формасында эшләнгән һәм үзенең алтынланган бизәкләре, якут йолдызы белән балкып, 60 метр биеклегендәге^ капкалы мәшһүр Боровицкий башнясы басып тора. Ул Кремльнең иң карт башнясы. Менә шуның янында, зур калкулык өстендә моннан 800 ел элек князь Юрий Долгорукийның утары була. XIV гасырда, Иван Калита заманында, Боровицкий башнясы агач Кремльнең баш капкасы булып санала. Еллар үтәләр, Кремльне башта ак таш, соңра кызыл кирпеч стена белән әйләндереп алалар, Боровицкий башнясы да үзенең кыяфәтен үзгәртә, һәм 19 башня арасында иң матуры булып кала. Бер-бсрсенә игезәкләр шикелле ошаган Комендантский һәм Оружейный башняларын үтеп китәбез. Безнең игътибарыбызны Троицкнй башнясының катлаулы конструкциясе үзенә тарта. Аңардан Манежга таба тешле-тешле итеп эшләнгән күпер сузылган, һәр күпер Борынгы Кремль 15 нең икенче башында гаять зур трибунага ошаган чатырсыз Кута- сьсв башнясы күренә. Бу катлаулы корылма кайчандыр Троицкий капкасының алдынгы ныгытмалары хезмәтен үтәгән. Шушы җирдән үк Александр бакчасы башлана. Бакча җир астына җибәрелгән кечкенә Неглинка елгасы өстенә үстерелгән. Менә шул» урында, Арсенал башнясы янында, безнең Кремльнең тышкы ягын карап йөрүебез тәмам була. Минем юлдашым: — Карау бетте, түбәнчелекле Хадимегез китәргә рөхсәт итүегезне сорый, — дип ярым шаярту белән миңа дәшә. Мин аңа минем белән иренмичә экскурсовод булып йөргәне өчен чын күңелдән рәхмәт әй- тәм. — Игътибар белән мине тыңлавыгыз өчен сезнең үзегезгә рәхмәт! — ди ул. Без күптәнге танышларсыман кул бирешеп дусларча аерылышабыз. Кремльне карап йөрү миндә онытылмас тәэсир калдырды һәм мине тирән уйларга төшерде. Китәр алдыннан мин янә бер тап. кыр Кремльгә борылып карадым. Ничектер миңа, менә хәзер берәр башняның тәрәзәсеннән кара зур сакаллы, тимер шлемлы борынгы сугышчы күренер төсле тоелды. Ләкин мондый тойгы бик кыска бер арада гына күңелгә килеп китте. Ул вакытлар инде бик борын заман булып калдылар, бөек князьләр дә, патшалар да күптән юклар инде. Аларны без бары тик тарихи язмалар, сөйләүләр, әкиятләр буенча гына беләбез. Соңыннан миңа Кремльнең эчендә дә булырга туры килде. Без, бер төркем экскурсантлар, Кремльгә, аның көнбатыш ягыннан, Боровицкий капкасы аша кердек. Бөтен җирдә тантаналы • тынлык хөкем сөрә иде. Тик Моховой урамыннан, таш күпердән һәм Москва елгасы аръягыннан тонык кына булып шәһәр шау-шуы ишетелә иде. Без сүзсез, акрын гына барабыз, еш • кына тукталып каранабыз, кургән- нәребезне хәтергә ныграк сеңдереп калырга тырышабыз. Менә без Собор мәйданына килеп чыгабыз. Мәйданны, бөек князь Иван III тарафыннан Москва дәүләтенең кодрәтен күрсәтү нияте белән салдырылган алтын гөмбәзле. гыйбадәтханәләр бизәп торалар. Иң әүвәл без Благовещенский соборы белән танышабыз. Бу соборны заманында Псковның иң атаклы таш осталары салган булганнар. Иван IV вакытында аңа яңа корылма кушып эшләнгән. Соборда кайчандыр патша гаиләсе һәм сарай могтәбәрләре гыйбадәт кылганнар. Менә Успенский соборы үзенең гаять гүзәл архитектурасы белән безне хәйранга калдыра. Аны төзүдә борын заманның иң яхшы рус осталары — Псков һәм Владимир ташчылары, Новгородның калай түбә ябучылары һәм икона язучылары катнашалар. Италиянең мәшһүр архитекторы Аристотель Фиор- валти бу соборны бөек князь кушканча нәкъ рус стилендә эшләтә. Собор Кремльдә бик мәртәбәле урын тота; анда, гадәггтә, патшаларны тәхеткә утырту йоласы үткәрелгән. Россиянең башкаласы Петербург булганнан соң да патшалар тәхеткә утыру йоласын үткәрү өчен Москваның шушы Успенский соборына кил г ән нәр. Иван III тарафыннан эшләтелгән Кремль соборлары арасында янә Архангель соборы бар. Архангель соборы белән янәшә Борис Годунов вакытында салынган Иван Великий манарасы күккә сузылып тора. Аның биеклеге 75 метр, шуңар күрә ул башка чиркәүләрдән аерылып, ерактан ук күренеп тора, һәм борында аның түбәсеннән Кремльгә- якынлашкан дошманнарны күзәтә торган булганнар. Соборлардан ерак түгел борын заманның янә бер гаять зур па- мятнигы саклана. Бу — Грановитая палата. Ул, кайчандыр яшәгән, соңыннан сүтеп алынган Иван III сараеның бер өлеше була. Грановитая па!лат!ада борын дворяннар С. Бахтияров ның җыелышлары үткәрелгән һәм патшалар чит ил хөкүмәтләренең илчеләрен кабул иткәннәр. Соборлар мәйданын карап беткәннән соң без иске Кремль кораллары 11әм үткән сугышларда дошман кулыннан тартып алынган трофейлар саклана торган мәйданга барабыз. Иң элек безнең игътибарыбызны үзенә 12 мең потлык «царь-колокол» җәлеп итә. Бу кыңгырауны 1733 нче елны Кремльнең бер чиркәве өчен коялар, ләкин бер тапкыр да аның белән файдалана алмыйча калалар. Манарага күтәрткән чагында ул өзелеп төшә һәм бик тирән җиргә бата. Бары тик 19 нчы йөздә генә аны җирдән чыгаралар һәм карау өчен махсус эшләнгән күтәртмә өстенә куялар. Менә кыңгыраудан күп картырак, «ләкин аңардан шактый кечерәк, «царьпушка». Аны мәшһүр рус остасы Чоков, Кремльне чорнап -алган дошманнарга атар өчен дип коя. Гасырлар үтәләр, артиллерия гаять зур үзгәрешләр кичерә, һәм «царь-пушка» сугышчан корал булудан бигрәк, Русьның борынгы хәрби көчен көрсәтүче памятнигы, данлыклы артиллериясенең карт •бабасы булып кала. Биредә Петр I нең Полтава астында Карл XII нчене тар-мар иткән чагында сугышып алган швед пушкалары, Наполеонның Россиядән качкан вакытында ташлап калдырган һәм Кутузов армиясе, партизаннар тарафыннан алынган бик күп француз пушкалары сакланалар. Кремльдә без күргән борынгы заман памятникларыннан янә Оружейный палатага тукталып үтәргә кирәк. Бу палата русның милли сәнгатен тудыруда гаять зур роль уйный. Башта анда яхшы кораллар эшләнергә тиеш була, соңыннан ул үз эчендә нәфис ювелир, рәссамчылык, графика һәм скульптура мастерскойларын берләштерә. То- ра-бара ул милли материаль культураның монументаль әйберләрен һәм казнаның кыйммәтле нәрсәләрен саклый торган урынга әйләнеп китә. Октябрь революциясеннән соң исә патша сараеның бөтен кыйммәтле зат әйберләре бирегә урнаштырыла. Без биредә Иван III нең фил сөягеннән эшләнгән тәхетен, Иван Грозныйның чатыр-тәхетен, Борис Годуновның Иран шахыннан бүләк итеп алган алтын таҗын, Алексей Михайлович Романовның алмаздан эшләнгән таҗын, дәүләт белән Софья һәм Голицыннар идарә иткән заманда патша уллары Иван белән Петрның куш урынлы тәхетләрен күрәбез. Махсус залда карар өчен затлы ат сбруйлары һәм төрле замандагы патшаларның кареталары куелган... Ис китәрлек, рус һәм көнчыгыш осталарының ефәк, бархат каплап, алтын, көмеш, асыл ташлар белән бизәп эшләгән иярләре! Ул иярләр арасында Александр Невский һәм Борис Годуновның атланып йөргән иярләре дә саклана. Шулай итеп, Кремльдә гасырлар буенча рус дәүләтенең, милли культурасы һәм сәнгатенең тарихи нәрсәләре җыела килгән. Ул нәрсәләр барсы да хәзер халык милке булып, совет дәүләте тарафыннан сакланалар. Бу борынгының һич кабатланмас, сирәк очрый торган па- мятниклары кешедә тирән соклану тойгылары кузгаталар. Алар үзләренең матурлыклары һәм гаҗәп оригиналь булулары белән һаман үзләренә тартып торалар. Кремльне карап чыгу миндә әнә шундый һич онытылмас якты хатирә калдырды