СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ЯҢА КҮТӘРЕЛЕШЕ ӨЧЕН
Әгәр дә без үткән юлыбызга борылып күз ташласак, совет кешеләрен тәрбияләүдә, совет патриотизмының бөек идеяләрен пропагандалауда татар әдәбияты, совет әдәбиятлары гаиләсендә, соңгы урында тормаганлыгын күрербез. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк безнең әдәбиятыбыз дошманга каршы гомуми халык көрәшенә кушылды. Безнең шагыйрьләребез һәм публицистларыбыз халыкны социалистик Ватанны сакларга чакырып, ялкынлы әсәрләр яздылар, сугышчан җырлар тудырдылар, дошманнарны рәхимсез рәвештә кыйнаучы совет кешеләре турында гүзәл очерклар, сызмалар бирделәр. Ул әсәрләр газета-журнал битләреннән төшмәде, радио аркылы эфирга тапшырылды, күп сандагы листовкалар рәвешендә самолетлардан ташландылар. Алар арасында татар әдәбияты рамкасыннан еракка чыгып, бөтен совет халкының байлыгы булып әверелгән әсәрләр дә күп кенә. Татар яучыларының барлык фронтлардагы сугышчылар белгән һәм җырлап йөргән җырлары бар, рус теленә һәм СССР дагы бүтән халыкларның телләренә тәрҗемә ителеп, зур тиражлар белән басылган очерклары һәм мәкаләләре бар. Татар телендә унлап фронт газеталары чыкты. Ул газеталарның редакцияләрендә безнең язу- чыларыбыз язучылык функциясен генә түгел,' сугышчы функциясен дә үтәп килделәр. Без бүген Фатих Кәримнең ул чакларда тудырган гүзәл әсәрләрен зур ^ихтирам белән искә төшерә алабыз. Аның сугыш тынган араларда, окопларда язылган шигырьләре, очерклары һәм повестьлары («Язгы төндә», «Разведчик язмалары» дигән повестьлары, «Моң һәм көч», «Мәхәббәт һәм нәфрәт» исемле шигырь җыентыклары) безнең бөек Ватан сугышы чорындагы әдәбиятыбызның алтын фондына керәчәкләр. Фатих Кәримнең рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен һәм прозаик әсәрләрен рус укучылары җылы итеп каршы алдылар. Анык күптән түгел рус телендә басылып чыккан «Окопная песня» («Окоп җыры») исемле китабын яратып укыйлар. Ф. Кәрим әсәрләренең көче шунда, ул каты сугышлар вакытында безнең халкыбызны дулкынландырган, аның тормышын тәшкил иткән чын хисләрне художестволы образларда күрсәтә белде. Ватаныбызның бәйсезлеге өчен көрәшүчеләрнең алгы сафында булган Ф. Кәрим үз әсәрләрендә совет кешесенен җанлы героик образын, анын кичерешләрен, омтылышларын, аның чыдамлылыгын, җиңүгә булган какшамас ихтыярын чагылдырды. Сугыш вакытында безнең язучыларыбыз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча Ватанга, халыкка хезмәт иттеләр. Ф. Кәрим, Гадель Кутуй, Нур Баян, Рахман Ильяс кебек язучыларның батырлыклары һичкайчан онытылмаячак. Безнең карт буын язучыларыбыз да, яшь буын язучыларыбыз да, һәркайсы көче һәм сәләте җиткәнче, үзләренең кораллары белән җиңүдә катнашырга омтылдылар. Фронтовик язучылардан А. Шамов, И. Гази, М. Максуд, Г. Галиев, М. Садри, Г. Хуҗи, Г. Әпсәләмов, Ш. Мөдәррис һәм башкалар акту- Совет әдәбиятының яңа күтәрелеше өчен 99 аль темаларга бик күп әсәрләр яздылар. К. Нәҗми, Г. Разин, Г. Кашшаф совет кешеләренең тылдагы хезмәт энтузиазмын чагылдыра торган очерклар, публицистик әсәрләр бирделәр. Драматургия өлкәсендә аеруча М. Әмирнең «Миңлекамал» пьесасын күрсәтеп үтәргә кирәк. Бу әсәр, аерым җи- тешсезлекләрс булуга карамастан, татар совет драматургиясендә уңышлы адым иде. Соңгы елларда рус теленә тәрҗемә итү юлы белән татар совет әдәбиятын олы юлга чыгаруда шундый ук уңышларыбыз бар. Рус теленә тәрҗемә ителүнең татар әдәбияты өчен, шулай ук, бүтән милли әдәбиятлар өчен дә, гаять зур әһәмияте бар. Рус теленә тәрҗемә ителгән әдәбият тагын да зуррак мәйданга чыга һәм совет укучыларының тагын да күбрәк массасы алдында имтихан тота. Г. Тукайның «Избранные стихи» («Сайланма шигырьләр»), татар ша- гырьләренең «Братьям-фронтовикам» («Фронтовик туганнарга») һәм «Поэты Татарии» («Татарстан шагыйрьләре») дигән җыентыклары, Г. Кутуй, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи, М. Әмир һәм башкаларның русчага тәрҗемә ителгән әсәрләре уңай бәя алдылар. Без татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен рус теленә тәрҗемә иттерүне тагын да арттыра барырга тиешбез. Бу — безгә үзебезнең яхшы якларыбызны һәм кимчелекләребезне тулырак күрергә мөмкинлек бирәчәк һәм татар әдәбиятын тагында югарырак баскычка күтәрер өчен ярдәм итәчәк. Ләкин татар язучылары үз әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү белән генә чикләнеп кала алмыйлар. Бу —эшнең бер ягы гына. Татар язучыларының төп бурычларыннан берсе — татар укучыларына бөек рус халкы язучыларының атаклы әсәрләрен, югары сыйфатлы тәрҗемәләр аша, җиткерүдән гыйбарәт. Бу хәл безнең культурабызны баету белән бергә, язучыларыбызиың әдәби осталыкларын үстерүгә дә ярдәм итәчәк, һәм шунысы шатлыклы хәл, безнең төп язучы кадрларыбыз рус классик һәм совет әдәбиятын татарчага тәрҗемә итү өлкәсендә зур эш алып баралар. Мәсәлән, Л. Толстойның «Воскресенье», A. Грибоедовның «Акыллылык бәласы», И. Крыловның «Мәсәлләр» җыентыгы, Н. Гогольның «Үлек җаннар» поэмасы, Гончаровның «Обломов» романы, В. Шекспирның «Король Лир», «Отелло», «Гамлет» трагедияләре, А. Чеховның «Сайланма хикәяләре», Гетеның «Фаусты», И. Франконың «Сайланма әсәрләре», Нәваиның «Фәрхад һәм Ширины», М. Горький әсәрләренең алты томлыгы, А. Пушкинның бер томлыгы, М. Лермонтовның бер томлыгы, Некрасовның «Сайланма шигырьләре», Абайның «Сайланма шигырьләре», В. Маяковскийның «Владимир Ильич Ленин» поэмасы, Н Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романы, Б. Горбатовның «Буйсынмаслар» повесте, К. Симоновның «Рус кешеләре», Н. Погодинның «Мылтыклы кеше» пьесасы, B. Василевскаяның «Салават күпере», В. Катаевның «Полк улы», Җамбулның «Сайланма шигырьләре», А. Фадеевның «Тармар» һәм «Яшь гвардия» романнары, Н. Тихоновның «Ленинград хикәяләре». Б. Лавреневның «Диңгездәгеләр өчен» пьесасы, А. Твардовскпйның «Василий Тёркин» поэмасы һәм башкалар татарчага тәрҗемә ителделәр. Бу әсәрләрнең кайберләре басылып чыктылар, кайберләре тиздән чыгачаклар. Югарыда саналган әсәрләр, татар язучыларының бу өлкәдә нинди зур эш алып баруларын ачык күрсәтә ала. Ләкин без ирешелгән уңышлар белән генә чикләнмәскә тиешбез. Тугандаш әдәбиятлар арасында, рус әдәбияты, хаклы рәвештә җитәкче рольне уйный. Безнең әдипләребез, үз иҗатларында бөек рус әдәбиятының йогынтысын, ярдәмен сизәләр. Сүз уңаеннан тәрҗемә өлкәсендә безнЬң оешканлыгыбыз җитеп бетмәвен әйтергә кирәк. Мәсәлән, Чернышевский, Добролюбов һәм Герцен. Әхмәт Ериком 100 кебек рсволюцион-демократ язучыларның әсәрләре татар теленә әле бөтенләй тәрҗемә ителмәгәннәр. Татар телендә рус поэзиясенең гулы антологиясе дә юк әле. Бо- парны безнең зур кимчелегебез итеп карага кирәк. В1\П(б) Үзәк Комитетының әдәбият турындагы тарихи карарлары безнең татар совет әдәбиятына да гаять дәрәҗәдә уңай йогынты ясадылар. Бу карарлар татар совет азучыларының иҗади һәм җәмәгать активлыгын күтәрүдә зур этәргеч булдылар. 1947 нче ел татар әдәбияты өчен уңышлы ел булуны вәгъдә итә. Әдәбиятның барлык жанрларында да диярлек иҗади җанлану сизелеп тора. Безнең әдәбиятыбызның бүгенге хәле өчен, барыннан да элек зур полотноларга омтылу характерлы. Г. Әпсәлә- мовның «Ак төннәр» повесте басылып чыкты. Г. Гобәйнең «Замана балалары» басыла башлады. Якын айларда Гомәр Бәширов һәм Кави Нәҗми иптәшләр үзләренең зур күләмле әсәрләрен төгәлләячәкләр. А. Шамов, И. Газый, Г. Галиев, Ф. Хөсни иптәшләр дә зур күләмле әсәрләр өстендә эшлиләр. Шагыйрьләребез, шулай ук, зур күләмле эпик формаларга омтылалар. Ленин турында шагыйрь Гали Хуҗи поэма язып бетерде. Н. Исәнбәт «Гаптери» исемле поэтик эпопея төгәлләү өстендә, С. Хәким, Ә. Исхак, М. Максуд, Ш. Мөдәррис иптәшләр дә поэмалар язалар. Драматургия өлкәсендә М. Әмирнең «Тормыш җыры», Р. Ишморатның «Студент Ульянов», Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» һәм Ә. Фәйзинең «Пугачев Казанда» дигән пьесаларын күрсәтеп үтәргә кирәк. Бу әсәрләр һәрберсе безнең тамашачыны кызыксындырырлык- лар. Ләкин алар әле җитди төзәтүләргә, шомартылуларга мохтаҗлар. Н. Исәнбәт үзенең элекке әсәрләрендә озак вакытлар буржуаз милләтчелек калдыкларын чагылдырып килде, ерак үткәнне, ханнарны, феодалларны идеяллаштыр- •ды. Аның әсәрләрендәге бу хаталар үз вакытында, хаклы рәвештә, каты тәнкыйть астына алындылар. Хәзер Н. Исәнбәт элекке хаталарын аңларга һәм төзәтергә тырыша. Татар театры сәхнәсендә революционер Мулланур Вахитов образын күрсәтергә омтылуы очраклы хәл түгел. Н. Исәнбәт үз алдына мондый бурычны куеп, дөрес эшләгән. Мулланур Вахитов темасы — рус һәм татар халыкларының самодержа- виягә каршы бергәләп көрәшүләрен күрсәтү өчен художникка бик яхшы материал бирә. Татар халкы үзенең өлкән туганы рус халкы ярдәме белән үзенә азатлык тапты. Рус халкының шушы бөек ролен һәм, ниһаять, Октябрь Социалистик революциясенә җитәкчелек иткән коммунистлар партиясенең бөек оештыручанлык ролен күрсәтү өчен дә бу тема бик яхшы материал булып тора. Без тулы нигез белән әйтә алабыз, безнең шагыйрьләребезнең, прозаикларыбызның һәм драматургларыбызның әсәрләрендә совет патриотизмы темасы торган саен көчлерәк яңгырый. Ләкин беренче уңышлар белән мавыгу һәм әдәбиятыбызга большевистик таләп- чанлыкны киметү безнең өчен бик зарарлы булыр иде. Үкенечкә каршы, большевистик сизгерлегебез җитмәү аркасында, аерым кешеләрнең әдәбиятка җавапсыз карашлары аркасында, безнең әдәбиятыбызга тап төшерә торган фактлар да бар әле. «Совет әдәбияты» журналы үзенең битләрендә Шәйхи Маннурның «Тартай арбасы» исемле шигырен урнаштырып, зур политик хата ясады. Балаларны кошлар дөньясы белән таныштыру сылтавы белән язылган бу шигырь хезмәт ияләре коллективына әшәке яла ягу булып чыккан.. Бу шигырьдә тө>шен- келек, максатка ирешүгә ышанмаучылык ярылып ята. «Совет әдәбияты» журналында шушындый идеологии зарарлы, яла ягучан шигырьнең басылып чыгуы, шулай ук идея һәм художество эшләнешле ягыннан 'й(ом|шак булган Совет әдәбиятының яңа күтәрелеше өчен бүтән әйберләрнең дә ара-тирә күренгәләве, журнал редакциясе һәм аның элекке редакторы Г. ‘Иделле ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы тарихи карарыннан һәм «Совет әдәбияты» журналы турында ВКП(б) Өлкә Комитеты карарыннан соң җитди нәтиҗәләр ясамавын, редакция эшен партия таләп иткән югарылыкта яңа баштан корып җибәрмә- гәилегеп күрсәтә. Әдәби журнал битләрендә «Тартай арбасы» кебек әшәке пасквиль- га урын бирү, бары тик редакция, һәм аның редакторы тарафыннан әдәбиятка куелган төп , таләпләрне оныту, ягъни политик сукырлык нәтиҗәсендә генә, зарарлы тынычлану һәм әшнәлек шартларында гына килеп чыга алган бер хәл. Бары шуның белән генә элекке редколлегия членнары Г. Разин һәм Т. Гыйззәт иптәшләрнең бу «әсәргә» карата булган мөнәсәбәтләрен аңлатырга мөмкин. Г. Разин әшнәлек интереслары аркасында Маннурның политик зарарлы шигырен мактап рецензия язган. Мәгълүм ки, Маннур әдәбиятка кулак настроениеләрен җырлап килде. Озак еллар буенча аның иҗатында өметсезлек һәм индивидуализм тамгасы күренеп торды. Илебездә сыйнфый көрәшнең иң кискен бер моментында, 1926 нче елда, ул «Сагыш җыры» исемле шигырен язды һәм шундагы • пессимистлык чаткылары Маннурның иҗатында соңгы вакытларга кадәр сузылып килде. 1941 нче елда, сугыш алдыннан, ул «Авылдашларыма хат» һәм «Татар халкы» исемле шигырьләрен язды. Бу шигырьләрендә автор колхоз строеннан һәм халыкларның бөек дуслыгыннан көлде. Сугыш елларында Маннур иҗади активлык күрсәтмәде. Дәһшәтле елларда аның «музасы» тынып торды. Сугыштан соңгы шигырьләрендә, шулай ук, сыкрану, зарлану тойгылары сизелде. «Тартай арбасы» исемле шигырендә Ш. Маннур үзенең элекке әсәрләрендә булган дошман идеяләрне иң әшәке формада чагылдырды^ Маннур коммунистлар партиясе членының бөек исемен аклый алмавы өчен партия сафыннан чыгарылды. Журналның элекке редакторы Г. Иделле журналның идея дәрәҗәсен тиешле югарылыкка күтәрә алмавы*, Маннурның әшәке шигырен урнаштырып, җавапсызль/к һәм политикадан читләшкәнлек күрсәтүе өчен редакторлык эшеннән азат ителде. Журналның элекке редколлегиясе таратылып, аның урынына яңасы төзелде. Журналыбызның идея политик һәм художество дәрәҗәсе канәгатьләнерлек түгел. Ул әле үз тирәсенә иң яхшы язучыларны туплаучы, аларның талантларын актуаль темаларга югары сыйфатлы әсәрләр тудырырга туплаучы үзәк булып әверелгәне юк. Безнең журналыбыз язучыларны тәрбияләү буенча кирәкле мәсьәләләрне күтәреп чыкмый, үзенең битләрендә әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә карата марксистикленинчыл теориягә багышланган публицистик мәкаләләр, шулай ук, марксистик-ленинчыл эстетиканың төп проблемаларына багышланган мәкаләләрне дә бик аз урнаштыра. «Совет әдәбияты» журналын яхшырту буенча кискен чаралар күрергә кирәк. Ул В1\П(б) Үзәк Комитеты карарыннан соң «Звезда» журналы ничек яхшырган булса, шулай яхшырырга тиеш. Бу эштә редактор гына түгел, бөтен язучылар коллективы көч салырга тиеш, һәрбер язучы журналның язмышы белән кызыксынырга, аның турында кайгыртырга, аңа ярдәм итәргә тиеш. Укучыларыбызның һаман үсеп бара торган сорауларын канәгатьләндерсен өчен, совет культурасы үсешенең югарылыгы дәрәҗәсендә булсын өчен, «Совет әдәбияты» журналы үзенең барлык эшен тамырдан үзгәртергә тиеш. Безнең иҗат секцияләребез начар эшлиләр, күп- кенә әсәрләр журналга иҗат секцияләрендә алдан тикшерелмәс борын урнаш Әхмәт Ерикәй 102 тырыла. Әгәр дә Г. Гобәйнең. «Замана балалары» исемле повесте алдан тикшерелгән булса андагы күп кимчелекләр бетерелгән булыр иде. Ләкин Г. Гобәй эшләнеп бетмәгән әсәрен бастырырга ашыккан. Безнең язучылар оешмасы алдында әдәбиятның партиялелеге өчен, кдеясезлеккә һәм политикадан читләшкәнлеккә, буржуаз милләтчелекнең калдыкларына каршы көрәшкә язучыларның иҗат активлыгын туплау һәм оештыру буенча гаять зур Һәм җаваплы бурыч тора. «Иптәш Сталин безне, әгәр дә без кадрларны саклап калырга, аларны өйрәтергә һәм тәрбияләргә теләсәк, кемнең дә булса хәтрен калдырудан курыкмаска тиешбез, принципиаль, кыю, ачык һәм об'ек- тив тәнкыйтьтән курыкмаска тиешбез дип өйрәтә. Тәнкыйть булмаганда, нинди генә оешма да, шул исәптән әдәбият оешмасы да, черергә мөмкин. Тәнкыйть булмаганда нинди генә ауруны да тирәнәйтергә мөмкин һәм аның белән көрәшү кыенрак булачак. Безнең кешеләребезгә үсәргә бары тик кыю һәм ачык тәнкыйть кенә ярдәм итә, бары тик ул гына алга барырга, эшебездәге кимчелекләрне бетерүгә дәртләндерә. Тәнкыйть булмаган урында сөрсегәнлек һәм торганлык тамыр җәя, анда алга таба хәрәкәт итүгә урын юк» (А. Жданов). Шуны әйтергә кирәк, безнең әдәби тәнкыйтебез бик нык артта калып бара һәм үзенең артта калуы белән әдәбиятыбызның гомуми үсешен тоткарлый. Ә бит безнең тәнкыйтебез җитәкләүче рольне, Әдәбиятта идеялелекие күтәрү ролен уйнарга тиеш. Ул яңа тип совет язучысын тәрбияләүгә аңарда, яңа мораль сыйфатлар һәм эстетик зәвык формалаштыруга булышырга тиеш. Әдәби тәнкыйть совет әдәбиятының яңа уңышлары өчен көрәшергә, азучыларның иҗатындагы күренешләрне якларга, ә әдәбиятны тормыштан аерылуга өстери торган җитешсезлекләрие үз вакытында фаш итәргә тиеш. Безнең кайбер сәләтле язучыла- рыбыз һаман да бер урында таптаналар, еш кына җитди хаталар җибәрәләр. Тәнкыйть менә мондый язучыларның кимчелекләрен һәм хаталарын күрсәтү белән бергә, аларга чит йогынтылардан тизрәк арынырга ярдәм итәргә тиеш. Ни өчен шагыйрь Салих Баттал һаман саен уцышсызлыкка очрап килә? Ни өчен ул формализм һәм натурализм чиреннән бүгенгәчә котыла алмый?. Шагыйрь Әхмәт Фәйзи дә еш-еш томанлы шигырьләр язу белән мавыга. Аның кайбер шигырьләре бөтенләй диярлек аңлашылмый. Ул, шулай ук, ялган новаторлык юлында еш кына уңышсызлыкларга очрый. Шуны онытмаска кирәк, әдәби иҗатның төп методы — социалистик реализм — форма һәм эчтәлекнең бердәмлек принципларына нигезләнгән. Безнең әдәбиятыбыз эстетлык итүче тар круг кешеләр өчен тудырылмый. Без бу юлда классикларның яхшы традицияләрен дәвам иттереп, киң халык массасына аңлашыла торган гади, табигый формага омтылабыз. Безнең әсәрләребез аңлаешлы, төгәл, чын күңелдән, кайнар йөрәктән чыккан булырга, дәртле һәм намуслы, тирән фикерле һәм югары идеяле булырга тиешләр. Ләкин безне дөрес юлдан тайпылдыруга маташулар да юк түгел. Бу яктан Фатих Хөсни иҗаты характерлы. Фатих Хөсни талантлы язучы. Тик без аның таланты халкыбызны коммунистик рухта тәрбияләргә булышсын дип теләр идек. Хәзергә моны әйтүе кыен, чөнки Ф. Хөснинең күп кенә әсәрләрендә зоологик натурализм элементлары бар. Бу хәл аның яна әсәре—«Җәяүле кешенең сукмагы» •нда да сизелә. Автор уңай геройны кешегә хас булган бөтен бозыклыклары белән күрсәтергә теләгән. Нәтиҗәдә, авторның геройга булган мөнәсәбәтен билгеләү бик кыен һәм, ирексездән, автор үз героен сөйми дигән фикергә киләсең. Ул үз героеның түбән сыйфатларын аеруча Совет әдәбиятының яңа күтәрелеше ө<*ен 103 тафсыйллап биреп, аның югары, пак хисләрен томалап калдыра. Үкенечкә каршы, Ф. Хөсни ялгыз түгел. Кайбер бүтән язучылар да социалистик реализм юлында нык тормыйлар. Хәзерге совет кешесен белеп, яратып, бөтен катлаулылыгы һәм бөеклеге белән күрсәтергә кирәк. Совет кешесендә туып килә торган яңа, югары хисләрне тулы- _рак ачарга, аларның искелеккә, катып< калганлыкка, реакционлыкка каршы көрәштә җиңүләрен тирәнрәк -күрсәтергә кирәк. Совет кешесен без яңа кеше итеп, совет строе кешесе итеп гәүдәләндерергә тиешбез. «Совет кешеләренең бу яңа югары сыйфатларын күрсәтү, халкыбызны аның бүгенге көне белән тенә түгел, бәлки аның иртәгәге көненә дә күз салып күрсәтү, алга таба бару юлын прожектор белән .яктыртырга ярдәм итү — менә һәрбер намуслы совет язучысының •бурычы шул. Язучы вакыйгаларның коерыгында сөйрәлеп бара алмый, ул халыкка аның үсеш юлын күрсәтеп, халыкның алгы сафларында барырга тиеш. Язучы социалистик уеализм методын кулланып, безнең чынбарлыгыбызны намус һәм игътибар белән өйрәнеп,, безнең үсешебез процессларының асылына тирәнтен төшенеп, халыкны тәрбияләргә һәм -аны идея ягыннан коралландырырга тиеш. Совет кешесенең иң яхшы хисләрен, һәм сыйфатларын сайлап алып, аның алдында аның иртәгәге көнен ачып биреп, без шул ук вакытта үзебезнең кешеләребезгә аларның нинди булмаска тиешлекләрен күрсәтергә, кичәге көннең калдыкларын, совет кешеләренә алга баруда комачаулык итә торган калдыкларны камчыларга тиешбез» (А. Жданов). Иптәш Ждановның бу сүзләрендә •социалистик реализмның тулы программасы җәелдерелгән. Бу турыда безнең язучыларыбыз һәм тәнкыйтьчеләребез нык уйланырга тиешләр. «Без, — ди иптәш Фадеев, — без. нең кешебезне дөрес итеп, ул нинди булырга тиеш итеп, аның иртәгәге юлын яктыртып күрсәтергә тиешбез. Сораулары мөмкин: җанлы кеше характерын «ничек бар» һәм бер үк вакытта «ничек булырга тиеш» итеп күрсәтергә мөмкинме? Әлбәттә, мөмкин. Бу реализмның көчен какшатмый гына түгел, бу чын реализмның үзе. Тормышны аның революцион үсешендә алырга кирәк. Табигать өлкәсеннән бер мисал китерәм. Урмандагы алма ярыйсы ук әче урман җимеше. Бакчада, бигрәк тә Мичурин бакчасында, үстерелгән алма, — ул алма «ничек бар» һәм шул ук вакытта «ничек булырга тиеш» тә. Бу алма, кыргый урман җимешенә караганда, алманың асылын тулырак гәүдәләндерә. Социалистик реализм белән дә шундый ук хәл». ** | Sc Татарстанда яшәүче рус язучыларының әсәрләре үзәк журналларда басыла башлавын күңелле күренеш итеп карарга кирәк. «Октябрь» журналында Михаил Бубенновның «Ак каен» романы, «Новый мир»да’ А. Руссовның «Солдат кабере» басылды. Шулай ук Б. Зернитның тәрҗемәләре дә үзәк журналларда басылып чыктылар. Яшь язучылардан Ян Винецкий зур повесть язып бетерде. Заботин оригиналь хикәяләр язу белән бергә рус теленә Ш. Камалның «Акчарлакларын», М. Әмирнең «Миңлекамал» пьесасын тәрҗемә итте. Л. Голосницкий «Дуслар яңадан очрашалар» исемле озын хикәя язды. Яшь шагыйрьләрдән А. Колесников, Тамара Ян күп кенә яңа шигырьләр бирделәр. Бу— куанычлы хәл. Шуның белән бергә яшьләрнең үз әдәби осталыклары өстендә җитәрлек эшләмәүләрен әйтеп китәргә кирәк. Яшь язучылар белән эшләү гаять дәрәҗәдә катлаулы педагогик эш ул. Теләсә кемгә, хәтта исеме танылган язучыга да яшь авторның язмышың тапшырып булмый. Чөнки һәркем яхшы укытучы була алмый. Шуңа күрә бу эшкә бик сак килергә, индивидуаль консультация. Әхмәт Ерикәй 104 ләр белән коллектив эшен алмаштырмаска кирәк. Яшьләрне тәрбияләүнең төп методы — коллектив эчендә, әдәби түгәрәкләрдә, секцияләрдә, берләшмәләрдә эшләү. Әсәрләрне коллектив белән тикшерү яшь авторларны тәрбияләү эшендә бик зур әһәмияткә ия. Кабатлап әйтәм, бу — яшьләр белән эшләүдә төп метод, ләкин бердәнбер метод түгел. Ватан сугышы чорында яшьләр арасыннан Г. Әпсәләмов, Ш. Мөдәррис, А. Расих, Н. Арсланов кебек иптәшләр күтәрелеп чыктылар һәм язучыларның беренче сафларына килеп бастылар. Әдәбият сафына шулай ук М. Ногман, Җ. Тәрҗс- манов, Г. Закиров, С. Сабиров, М. Шәриф, И. Нуруллин, М. Нә- гыймоза, К. Ишукова, 3. Нури, Ә. Кари, Ә. Маликов, М. Хөсәен М. Мөнир, С. Шакир, Л. Ихсанова, Гиз-эль Габид, Т. Фәттах, Г. Нәбиуллин, М..Саттаров, Ә. Шамин, 3. Мансуров, Ә. Бикчәнтәева, Н. Еафин һ. б. иптәшләр килделәр. Болар үзләренең әдәби активлыклары белән дә, талантлары белән дә, бер тигез югарылыкта торган язучылар түгел. Мин яшь язучыларны мактап, аларны инде төгәлләнгән язучылар дип билгеләүдән ерак торам. Бу әле чи материал, ләкин шулай булса да алар арасыннан чын язучылар җитештерергә мөмкин булачак. Безнең яшь язучыларыбызның күпчелеге зур тормыш тәҗрибәсе алган кешеләр. А-ларның күпчелеге дошманга каршы сугышларда чыныккан, авыр сугыш юлын үткән. Аларның укучыларга сөйләрлек нәрсәләре бар һәм әдәбият алар өчен күңел ачу урыны түгел, ә тормышка актив рәвештә катнашу теләгеннән туган бик кирәкле ихтыяҗ. Бу иптәшләр арасыннан мин күзгә күренеп үсүче, укучыларыбызны дулкынландыра торган темаларны кыю рәвештә күтәрүче иптәшләрне — Шәриф Мөдәррис, Зәки Нури һәм берникадәр рәвештә Әнәс Кари иптәшләрне күрсәтер идем. Ватан сугышы вакытында Ш. Мөдәррис барлык жанрларда диярлек, эшләде һәхм начар эшләмәде. Хәзер ул үзенең иҗатын бүгенге көь: темасына якынлаштырырга тырыша. Күптән түгел ул колхоз темасына, бер пьеса язды һәм сугыш турында зур поэма төгәлләп килә. 3. Нури иптәш партизаннар турында зур поэма язды. Ләкин яшь язучылар еш кына әдәбиятта яшьлек өчен ташлама-, ясалмавын оныталар. Аерым яшь язучыларның иҗатларында идеологии хаталар, политкадан читләшкәнлек, идеясезлек фактлары булды. Аларның кайберләре әдәби осталыкны үзләштерүдә, әдәбиятны укуда, үзләрендә марксистик-ленинчыл караш булдыруда җитәрлек көч куймыйлар. Күп кенә яшь язучылар безнең совет чынбарлыгыбызның мөһим мәсьәләләреннән аерылганнар, үзләренең әсәрләрендә совет халкының бишьеллык планны үтәү өчен героик көрәшен чагылдырмыйлар, совет яшьләрен, безнең заманның яшь героен күрсәтмиләр. Безнең илебездә яшь язучыларга күп нәрсә бирелгән һәм алардан күп нәрсә соралачак та. А. М. Горь- кийның безнең тормышыбызда әдәбиятның тоткан урыны турындагы гүзәл сүзләрен истән чыгармаска кирәк: «Безгә барыбызга да, кадерле иптәшләр, бездә, советлар илендә^ әдәбиятның бөтеи дөнья күләмендә чиксез зур эшкә чакырылганлыгын һәм әле беркайда да һәм беркайчан да әдипләргә укучылар алдындагы җаваплылык • безнең барыбызның да өстенә төшкәй шикелле төшкәне булмавын аңларга вакыт һәм укырга һичкайчан соң түгеллеген, безгә, бүтән һөнәр кешеләренә караганда, укырга күбрәк кирәклеген аңларга вакыт, чөнки без яңа чынбарлыкны сурәтләүчеләр булу белән бергә «тормыш укытучылары» да булабыз». Яшь язучыга иртә профессионаллыкка чыгу зур зыян китерүе мөмкин. Чөнки яшь язучы тормыштан,, дймәк әдәбияттан да аерыла. Моның шулай икәнен без М. Ногмаи Совет әдәбиятының яңа күтәрелеше өчен Һәм Н. Арысланов мисалларында ачык күрәбез. Алар, могаен, үзләрен инде җитлеккән язучыларга исәпләп, үз өсләрендә эшләүдән туктадылар һәм шуның аркасында үсми дә башладылар. Совет җырлары турында берничә сүз. Безнең җырларыбыз әдәбиятның һәм музыканың иң сугышчан һәм массовый жанры икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Җыр ул хезмәттә һәм көрәштә кешенең якын дусты. Халык көрәшендә, эшче сыйныф көрәшендә җыр һәрвакыт поход сумкасында йөрде. Бөек Ватан сугышы вакытында совет җыры безнең сугышчыларыбызны алга барырга — җиңүгә чакырып торды. Ләкин безнең Татарстанда бу өлкә шактый артта калып бара. Сугыш елларында да безнең композиторларыбыз яхшы җырларны аз иҗат иттеләр. Моннан 8-10 ел элек яхшы җырлар биргән Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозафаров, Заһид Хабибуллин, Нәҗип Җиһанов соңгы вакытларда ни өчендер җырлар язудан туктадылар. Безнең яшьләребез Туган ил турында, совет кешеләренең сугыштагы һәм хезмәттәге батырлыклары турында яхшы җырлар көтәләр. Безнең җырларыбызда совет кешеләренең саф хисләре, көрәш һәм хезмәт дәрте, көр күңеллелеге, мәхәббәтләре, мораль сафлыклары җырланырга тиеш. Күптән түгел «Культура и жизнь» газетасы СССР композиторлар Союзы һәм СССР ЯзуЧылар Союзы җырчыларга, тиешле әһәмият бирмәүләре турында, аларга чын иҗади ярдәм күрсәтмәүләре турында әйтеп үтте. Бу шелтә Татарстан Композиторлар Союзына һәм Татарстан Язучылар Союзына тагын да күбрәк күләмдә төшә. Шулай ук бу шелтә Татгосиздат өстенә дә төшә, чөнки ул соңгы елларда яшьләр өчен кулга тотарлык бер генә дә яхшы җыр җыентыгы чыгарганы юк. Безнең композиторларыбыз яхшы текстлар бик аз дип зарланалар. Бу дөрес, әлбәттә. Ләкин аларны булдыру өчен шагыйрьләргә чын иҗади ярдәм күрсәтергә, бу эшне үз агымына куймыйча, аны оештырырга, җитәкләргә кирәк. Моны Композиторлар Союзы белән Язучылар Союзы бергәләп алып барырга тиешләр. ВКЛ1к'б) Үзәк Комитетының әдәбият турындагы тарихи карарлары игълан ителүгә бер ел вакыт үтте. Шул вакыт эчендә безнең язучы- ларыбыз күп нәрсәгә төшенделәр- һәм алар үзләренең иҗади максатларын ачыграк күрә башладылар. Ләкин без тагын да күбрәк һәм яхшырак эшли алган булыр идек. Моның өчен безнең бөтен мөмкинлекләребез һәм шартларыбыз бар иде бит. Без партия алдында, халык алдында зур бурычлыбыз. Әйе, безнең алда бик зур бурычларторалар. Бу бурычларны үтәр өчен безнең язучыларыбыз барлык акылларын, талантларын, көчләрен биреп, хәзерге таләпләр югарылыгында торып иҗат итәргә тиешләр. Иптәш Сталин язучылардан «кеше рухының инженерлары» булуны таләп итте. Бу бурычны үтәүдә безгә матур әдәбиятта большевистик партиялелек принципын эзлекле рәвештә үткәрү, социалистик реализм методын киң җәелдерү ярдәм итәр. Бөтен иҗатыбызны бер максатка — коммунизм җәмгыятен төзүгә, бирү — менә безнең юлыбыз шулһәм шул юлда совет әдәбияты яңадан яңа уңышларга ирешәчәк.