Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

А. ТВАРДОВСКИЙ БҮЛӘК ТУРЫНДА («Василий Теркин» поэмасыннан) — Мин тәкәбберләрдән түгел, Көтмимен могҗиза мин. Мш»а орден кирәк түгел, Медальгә дә риза мин. Анысы да ашыгыч түгел, Сугыш беткәч бер заман Отпуск алып юл тотармын Туган илемә табан. Тере калырмынмы әле? Кирәкми уйланырга, Кирәк яуны кырьЧрга! Ә аннан соң сүз башларбыз Әлеге медаль турында. Хаклы икән, димәк, тиеш, Хезмәт иткән, тырышкан: Бу, беләсез, бик гадый эш, Кеше кайткан сугыштан. Кайтып төшәм стансадан, Сельсовет каршыласын! Ә анда биләм — гулянка, Юкмы? Ярый, булмасын! Булмаса башка колхозга Китәргә дә хәзер мин. Сельсозетта берәр җирдә Гулянкага эләгермен. һаваланмый, нитми генә Кичәгә барыр идем. Анда махра тартмас идем, -Казбек» чыгарыр идем. Дус-ишләр белән кичәдә Утырыр идем оеп. Күп утырдым малай чакта Я л а н г а ч а я к л а р ы м и ы Скамья астына куеп. Папирос белән дусларны Сыйлаган булыр идем. Сорау бирсәләр, җавабын Кабаланып бирмәс идем, Уйлаган булыр идем. — Авырлыкны күп күрдеңме? — Булгалады, әлбәттә! — һөҗүмнәргә күп йөрдеңме? — Баргаладым кайчакта! — Кызлар башка егетләрнең Барсын онтырлар иде. Минем каешларга гына Карап торырлар иде. Мин шаярган булыр идем Барысы белән, тик йөрәк Берсен якын күрер иде... Мондый вакытта теләсәң Нишлә, ә медаль кирәк! Шул вакытта инде яшь кыз Яныңнан китмәс иде... — /Аондый чакта орден да бит Эченне тишмәс иде? Утырасың кичәдә син, Ә кыз чәчәк шикелле. — Юк, — диде Василий Теркин, Сулап куйды: «Юк!» диде. Юк, иптәшләр, нәрсә орден, Көтмимен могҗиза мин. Мин тәкәбберләрдән түгел, Медальгә дә риза мин... Теркин яхшы егет син, Күпне өмет итмисең. Уйлаганнарың, егет, ¥|зс могҗиза кебек. Көзләр, кышлар үтеп китте, Яшәрделәр яфраклар. Синең илгә әле һаман — Смоленскийга табан Бармыйлар язган хатлар. Кая кичә, кая кызлар, Сельсоветы^ еракта! 71 ТЕРКИН ЯРАЛЫ Каберләргә, чокырларга, Болыннарга, киң кырларга, Кайда, нинди урын бар — Калкулыкка, сазлыкларга, Каенлыкка, таллыкларга, Урманнарга яуды кар. Юлда, кырда, болыннарда Җәяүле буран уйный. Көеп беткән торбаларда Җил сызгыра, җил улый. Тирән яуган кар эчендә Таныш кырлар күмелә. Быелгы елның кышында Җил артыннан җил килә. Илнең тыныч тормышына Дары исе сибелә. Авыр, озын көн-төннәрне Безнең күп сугышчылар Якмаган землянкаларда, Урманнарда, туң кырларда, Танк янында, туп янында, Ат янында, ут янында — Сугышта уздырдылар. Әйтмәделәр үтсен диеп, Шушы каты салкынны. Теләделәр: үлсен — диеп, Начарырак булсын — диеп, Немецларга һәр көнне. Безнекеләр теләделәр: Немец туңсын, без түзик, Дөмексен барии — немецлар, Без түзәрбез, без — мужик. Бияләйләр шапылдатып, Кышкы салкында—тышта, Биеп-биеп, дөнья татып, Көн башлана сугышта. Чыга төтен куркып кына, Учак та яна моңсу. Шаулый-шаулый бакка тула Чиләктәге "бозлы су. Төннән туйган сугышчылар Йөгерешеп чыгалар. Йөгереп җылыналар, Кар белән юыналар. Аннан соң сафка тезелеп, Тәртип белән, бер юлдан Кухня ягына китәләр Котелок алып кулга. Аш туйганчы. Чәйне инде Тирләрең чыкканчы эч. Тагын сугыш, тагын—эш: — Становись! — Алга таба рота бара Сугышып, җир тетрәтеп. Рота белән Теркин бара, Кәтүкне тәгәрәтеп. Аңа кушылган бүген Рәтләргә связь җебен. Рота башын игән була, Туп чуарлый бар җирне. Теркин бора: — Тула, Тула, Иштәсеңме син мине? — Сугышчыларга күз кысып, Булдырам — дигән кебек, Трубканы командирга Бирә, башта бер өреп. Шырпы кабызгандагыдай Кулын куеп трубкага, Аны җилдән саклагандай, Җиргә ята да командир, Басым ясый Тулага: — Тула, Тула, безгә бераз Ярдәм итсәгез икән. Тула, Тула, бу якка да Ут өстәсәгез икән! — Бу тойгыны аңлатырга Мөмкин түгеллә баса. Рәхәт! Сугыш барган чакта Дошман тубы арасында Үз тупларың шауласа. Рәхәт әгәр һава ярып, Яшен уты уйнаса. Үз полкыңның тубы әгәр Баш өстеңдә җырласа. Ә ерактарак тагын да Матурырак иттереп, Дивизиянең пушкасы Куйса кинәт төчкереп... Аннан китә ялкын сибеп, Дошман өнен кубарып, А. Твардовский 72 Ткереп, чинап, шау-шу итеп, Пехотага юл ярып. Савыл булса, савылын да Яндыр, сындыр, бәр, җимер. Авыл булса, авылын да Барыбер! Порт булса — йорт, Блиндаж булса, Җимер, җимер, гел җимер. Ул чыдамас, ул түзә алмас, Бирер, барсын да бирер! Эләгеп тере калганнары Безнең утны йотарлар: Калганнарын штык белән Пехотабыз ботарлар. Укчы взвод артыннан Тимер чыбыкны тартып Теркин бара. Ә взвод Бара юлны чистартып Янган куаклар артыннан Әллә нинди җил белән Туп килеп төште ухылдап. Теркин ятты йөз түбән. Ята Теркин: тереме мин, Үлеме мин? — дип уйлап. Бөтен тәне белән сизә — Карда туп ята чыжлап. Сарык коерыгысыман Йөрәк дерелди һаман. Вакыт юк көтеп торырга, Ник ярылмый, эт орган! Теркин башын күтәрә, Тупны күреп шак ката. Туп аның аяк очында Чыжылдап, төтәп ята. Ята сукыр бәдбәхет туп Чучка баласы кадәр. Күпме җанны өзәр иде, Ярылган булса әгәр. Тирә якка карап алды: Нинди көлке! Вәт алар, Борыннарын җиргә төртеп, Сугышчылар яталар. Теркин торды һәм кычкырды, Киемнәрен тәртипләп: — Җитәр,' дуслар, кузгалыгыз, Күп яттыгыз җир иснәп! — Теркин барды туп янына, Ә туп һаман төтәде. Егетләрнең күз алдында Тупка карап, хаҗәтенең Кечкенәсен үтәде... Күрде Теркин бер нәүрәпне, Шуннан атамы әллә туп? Кәтүкне калдырып китте, Алыйм, диеп, уратып. ;7/..„ Ишеккә гранат ташлады, 1 * Үзе төште нәүрәпкә:' — «Офицерлар һәм солдатлар, Я, чыгыгыз нәүбәтләп!..» Тынлык. Бераз ут күренә. Анда нәрсә, — карыйбыз. Беркем дә юк бу нәүрәптә, Ахырсы мин бер ялгыз. Бу нәрсә бу? Туплар шартлый, Нәүрәпне калтраталар. Эшләр начар. Миңа таба Ахры төзәп аталар. Бәхәсләшмим, шәп аталар. Тупчы белә үз эшен. Бер рәхмәт әйтергә мөмкин Тегеләргә, бу нәүрәпне Шулай ясаган өчен. Бик нык итеп эшләгәннәр, Үзе җылы, үзе киң. Монда сугышу гына түгел — Чәй эчәргә, стенгазета Чыгарырга да мөмкин. Шәйләп алды: өйдәгедәй Җылы мич бар почмакта, Сәкесе бар. Идәнендә Савытлар аунап ята. Безнекенә ошамаган Бу торакның исе дә. Солдат керенең исе дә, Хәтта тәмәкесе дә. Әгәр тыгылып карасалар, Керергә чамаласалар, Ярый, хәзер мин монда, Торам оборонада. Нәүрәп юлы минем кулда, Әзер ике бомба да. Атыш тынды. -Дөнья тынды. Киләләр... берәү, икәү... 73 Теркин яралы Ал үзеңне кулга, Теркин, Сиңа батмый дерелдәү. Тор, син, Теркин, тыныч кына, Якынырак килсеннәр. Теркин, төзә, хафаланма, Синең көчне күрсеннәр. Сез, егетләр, ышанмассыз, Мин тын алмыйча тордым. Немецның тере солдатын Ике адым якынлыкта Үз күзем белән күрдем.. Ак киемнән. Шуышып килә. Уттан куркып иелә. Бер эш белән килгән кебек, Мине үтерергә килә. Мич башыннан төшкән кебек, Чокырга төшеп килә, Ничек түзеп торырсың? Теркин, дускай! Аптрап калма, Үзең һәлак булырсың! Щул чокырга җитез генә Бер офицер сикерде. Бомба шартлап өлгергәнче, Ул сикереп өлгерде. Бер ни булмаган каһәргә, Пистолет төзәп тора. Теркин аның җан җиренә Штык белән кундыра. Үзе әкрен, әкрен генә һаман чүгәли бара. Уң кулбашын сыйпап карый: Яра. Юеш. Кан ага. Идәнгә тиде кулы, Кем каны идән тулы? Авыр туп бәрде кинәт, Үксеп куйды җир, тетрәп. Тагын берне китереп салды, Караңгыланды күз алды. Сизенеп алды егет, Безнең туп бу, эш бик хөрт. ‘Шартлаулардан исәнгерәп, Башын ул л^иргә тери. Тула, Тула, ник атасың, Монда Теркин бит тере. Дзот эчендә ята Теркин, Каннар тулды җиңнәргә. Тула, Тула, ул теләми Мейә шулай үләргә. Юеш аяклары белән, Канлы яралары белән Ул теләми идәндә Салкын базда үләргә. . Яшәү кызганычка кала-, Гомер итәсе килә: Ичмасам бер пич башында, Ныклап җылынып, чолгауларны Ипләп киптерәсе килә... Теркин тынды. Сагышы тулы. Тула, Тула:.. Ник син, Тула? Тула, Тула. Мин бит бу... Тула... Туган ил бит бу. Шул вакытта ерактан Җир астындагы кебек, Тавыш килде көньяктан. Танк килде үкереп. Киң күкрәкле. Дөбердәгән Чылбыры авыр, корыч. Тубын йөрәккә төзәгән Танк’ сугышта куркыныч. Корыч эчендә утыра, Өйдә утырган кебек, һәр кайсысы үз урнында — Безнең таныш чәче кырккан, Йөрәкле өч-дүрт егет. Бәлки әле бу егетләр Тик беренче кат кына Ут эченә кергәннәрдер, Ни булса да ләкин, барыбер Эшләре җыйнак кына. Танк тәрәзәсеннән карыйлар — Тигез җир актарылган. Димәк, туплар бик урынлы, Кирәк җирдә ярылган. Әгәр калган булсалар? Әгәр саклап торсалар Танк борылганын көтеп, Атарга тотынсалар? Кай чакта дошман дигәнең Яшеренеп, көтеп тора, Якыннашу белән кинәт Автомат тотып чыга. Командир артыннан икәү Л. Твардовский Теркин ята төсе китеп, Күзләре сүнә кебек. Ярыйла әле танкистлар Алып киттеләр килеп. Юлсыз-нисез корыч танк Карларны тетеп бара. Башня укчысы Теркинны Кочаклап, тотып бара Киеме белән төреп тота. Туны белән җылыта. Гүя бер туган алар. Зарар юк, әгәр моннан соң һич тә очрашмасалар... Дөнья гиздем, күрмәдем мин, Башка бер җирдә дә юк — Сугышларда була торган Матур, изге, чын дуслык. Ә. Ерикәй тәрҗемәсе. Гранатларны алалар, Нәүрәп бумлап баралар. Караңгы. Беркем юк кебек. Тирәюнь дә тын тора: — Дуслар, фатир буш түгел! — дип, Эчтән берәү кычкыра. Әллә берәр уйдырмамы, Хәйлә бармәллә монда? Таныш тавыш: — Булышыгыз! Бер тәүлектән бирле инде Бу точка минем кулда.— Бер почмагында нәүрәпнең Сугышчы канап ята. Кем анда? — Бу мин! — ди Теркин, — Теләсәң ничек ата! —