Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

СИБГАТЬ ХӘКИМ ВӘГЪДӘ Җитлегеп килгән игеннәр үзенә дәшә. Тоташып ерак офыкка Тирбәлә рәшә. Ындырлар аша үтәмен басуга туры. Анда ул безнең намуслы хезмәтнең зуры. Күз алмый торам арышның Тук башагыннан. Бөтенләй аңа гашыйкмын бала чагымнан. Күренми хәтта дугасы җигүле атның. Шаулый уңышы — даһига язылган хатның. Булсын Советлар дәүләте какшамас көчле. Чакыра ул вәгъдә хезмәткә якты җыр төсле. Биргән сүзеңә лаеклы эш белән янсаң, Көрәш сафында алдынгы Урынны алсаң, Таныр ил сине ерактан — көр тавышыңнан. Елмаеп, батыр үтәрсең аның каршыннан. Җирең өстеннән узган юл Мәскәүгә илтә. Илең вәгъдәңнең үтәлү көннәрен көтә. УРАКЧЫ КЫЗ Көн инде кичкә авышкан, Күренми озын арыштан, Учмалар сала. Куелган чүмәләсенә һәм кояш күләгәсенә Бер карап ала. Колхозчы кызы Гөлзада Аз гына кыска булса да, Кимсетми буе. Ярышта ул алдан бара, Битеннән тирләре тама — Игене куе. Көнләшә белә бүтәннән, Нормасы артык үтәлгән, Үзе бик гади. Җирне аннан кабул итә, Дәфтәренә теркәп китә Бригадир Һади. Ялгыш та менә чалмаган, Бер генә башак калмаган Ятып камылга. Ашыгып әмма сүз алмас, Сөйләсә — йөзе кызармас, Бер ул авылга. БАШАК ҮСКӘН ҖИРДӘ Уракка' төшкән авылда: Бала утыра юл янында, Шаярып арган. Эшче санына кермәгән, Өеннән чыгып йөрмәгән Бер әби калган. Ул да йортына булышкан; Бүленгән яңа уңыштан Кич ипи салган. Исе басу капкасына — Урамның аргы башына Хәтле таралган. Безнең муллыкка сөенгән, Канатын җилгә киергән — Тегермән тарта. Арыш урагы бетмәгән, Аз гына сабыр итмәгән — Өлгергән арпа. Бодай аны куып килә, Чибәрләнеп, тулып килә, Бигрәк тар ара: Күршедә солы җирләре (Күренми һич тә иңнәре) Агарып бара. һәркем хезмәт белән яна, Йокысын бүлеп уяна Таң беленгәнче. Кызу эш бара киң кырда', Әвендә, ябык ындырда Күз эленгәнче. Аннан лампа яктысында, Басуда төн уртасында Машина шаулый. Малай я җырлап, я көлеп, Үләннәрне сискәндереп Атларын каулый. Башаклар ире бөртекле, Булмаган ди моңа тикле Быелгы иген. Юл ачып бар мөмкинлеккә, Колхозны чиксез киңлеккә Чыгарды илем. М. СӨНДЕКЛЕ .ЗАБОЙДА Менә кабат, бөек дәрт белән, Туфрагына бастым Донбассның, Каты ташы, йомшак елмаеп, Каршы алды таныш пластның. Чиксез шатлык бирә күңелгә Бу пластның иркен сулышы, Горур җыры белән хезмәтнең Тулы монда забой тормышы. Кулыма алып күмер кисәген, Карап торам гади төсенә, һәр валчыгы шушы күмернең Бәхет өсти тойгы, хисемә. Сузылса да дошман комсынып, Мин бу ташны бирмәм кулымнан, Мөкатдәс бу — моның эчендә Җир яшәрткән кояш нуры бар. Гигантларның йөрәк тибешен Колак куеп тыңлыйм җиремә. Бу вак ташлар тиңсез куәт һәм Җылы бирә минем илемә. һәм менә бу минем кулдагы Кара таш та мичкә керәчәк, Көчен биреп мәңге тормышка Ал кызарып нурын сибәчәк. Җир астында — тирән забойда Бушка үтми минем гомерем, Яшәвемдә сизәм җылысын Тирем тамган кара күмернең. 1947. 54 НУРИ АРЫСЛАНОВ КОЛХОЗ ТАҢЫНДА Яктылыкка төреп даланы Ак канатын җәеп таң туды. Алсу төскә бизәп һаваны Чагылып китте офык балкуы. Җил кузгалды урман читендә: Йоклап яткан кырлар битендә Чәчәкләрдән чыклар түгелде. Калыккандай башын күтәреп, Томан аша күгелҗемләнеп Тыныч яткан авыл күренде. 1Менә олау чыкты урамнан, Арбаларга ашлык төялгән. Олаучылар иртә уянган; Бәйрәмдәге кебек бизәлгән Барысы монда: камыт баулары, Дугалары чукка төренгән, Атларының бөдрә яллары Чуар тасма белән үрелгән. Юл сузыла инеш яныннан, Олау бара тыныч, төз рәттә. Алгы атка комач тагылган: «Иң беренче ашлык дәүләткә!» Яфракларын салмак җилпетеп, Ак каеннар җилдә тирбәлә... Юлчылардан шунда бер егет Кинәт гармонь тартып җибәрә. Ялтырыйлар кояш нурында Тальянканың көмеш телләре, Гармоньчының* оста кулында Ачылгандай йөрәк серләре, Колхозчының хисе, уйлары Чагылып үтә тирән бу моңда. Шаулап китә шатлык җырлары Иркенлек ҺӘхМ бәхет турында. Уңсын диеп хезмәт җимеше, Кыйммәт көчен куйган игенче, Бу бәйрәмнең шунда бар яме. Дәрт яңгырый шуңа бу җырда, Бу — бер җиңү үтәү юлында Сталинга биргән вәгъдәне. Олау бара, якты юллары. Күтәрелә кояш югары, Мул уңышны котлап, бүген дә, Ул нур сибә колхоз күгендә. ЯҢА Чишмә ага текә ярлар Куйнына кереп, Тирәсендә бөдрә таллар Үскән тезелеп. Нәкъ безнең авыл «янында. Шушы урында Өръяңа күпер салына Район юлында. Ялтырый пычкы, балталар Кояш нурында, Агып китә йомычкалар Чишмә суында. Шаулап тора яр арасы, Тартып күңелне. КҮПЕР Сапер Сәлим бригадасы Сала күперне. Сугышларда булган СәтАш, Сүзнең кыскасы: Сау-сәламәт кайткан өйгә Балта остасы. Әүвәлдән, димәк, таныш эш Саперлык аңа. Ул хәзер үз колхозында Күперләр сала. Уйнап йөрй үткен балта Аның кулында. Яңа күпер үсеп калка Басу юлында. 55 ШӘРӘФ МӨДӘРРИС ;; ★ ’ :? БЕЗНЕҢ УРАМДА Төн узган, көн туган, томан югалган, Күтәргәч күккә таң алтын чабуын. Мин торам һәм, карап, күрәм урамнан Сабирҗан абзыйның кырга баруын. Мин күрәм бригадир Сәрби апайның Шатланып башаклар учлап килүен; һәм күрәм бер яктан Салих агайның, Тимерхан бабайның . атлар җигүен. Төшкәндә таң^ы нур җәйге бакчага, Шомыртны, сиреньне чыклар юганда, — Матур җыр, гүзәл моң, шау-шу башлана Яктыргач һәрвакыт безнең урамда! Күрче бер кыр артын, камыш ябынган Тетрәвек сазлыкка үрдәк төшүен, Күзләдем, күз текәп, болын ягыннан Киң булып таралган ферма көтүен. Мин күрәм кырларга ак нур яуганын. Әйтерсең, шул вакыт ямьгә коенам! һәм күрәм әнкәмнең сулар алганын Сиртмәсе бөгелгән тирән коедан. йөргәндә сабыйлар, уйнап, чабышып, һәм әбием, селтеләп, керләр уганда, — Ишетәсең һәр яктан балта тавышын, Пычкылар чыңлавын безнең урамда. Әйтче, дус, шул тагын бәхет түгелме? — Каршымда тегермән дулап әйләнә. Нурланып алтындай, тарта күңелне Матурлап салынган нарат әрдәнә. һәм тарта һәр нәрсә—купшы әтәчнең, Каз-үрдәк, күркәнең таңгы шау-шуы... Келәтләр саклаучы күрше Әнәснең Җыр сузып, сызгырып, чәйгә кайтуы... Бригадир һәм шофер, атлар караучы... Санап чык һәммәсен кемнәр юк анда! Күрче, дус, күпме нур, күпме каралты, Капкалар, амбарлар безнең урамда! Киттеләр бензинга җитез атлаган, Тазарган шәп атлар ярсып, ашыгып,— Мичкәләр салынган тимер арбадан Калды тик җил бәреп, тузан атылып... Чирәмнәр, тирәкләр нурга уралган, Хуш-исләр таралган баллы юкәдән. Мин чыгам һәм атлап — туган урамнан, Җиңнәрем сызганып, кырга юнәләм. Җаным шат — тирән хис, илһам кайнары, Хезмәткә ярсыткан бетмәс ут анда! Киттеләр кырга дип, кем дә калмады, Калды тик таңгы җил безнең урамда. Мин беләм: шул ямьле эшчән хәрәкәт, Шатлыклы ашкын җыр кырга агачак,— һәм шунда — Гаделҗан, Гомәр, Фәсәхат, Хезмәттә макталып, абруй алачак! Мин беләм: шул эшчән көрәш көненең, Кырларга багланып, матур үтәсен, — һәм шунда, мул булып, нурга төренеп, Океандай чайкалып, бәхет үсәсен! Данлыклы хезмәттә, кырда һәммәсе, t Бар сәләт, барлык көч, барлык уй анда. Башаклар өстеннән, алтын шәүләсе Чагылган нурланып безнең урамда! ФАЗЫЛ БАСЫЙРОВ ГЕРОЙ-АНА Залга күзен текәп, елмая ана, Каушый ул, куллар да бераз калтырый, Ни әйтергә аптырый, дулкынлана, Сөйләвен зал кул чабып кат-кат сорый. Алсулана йөзе аның, яктыра, Ташый хисләр, шатлыгы чиктән аша, Кулларын сузып, бераз сүзсез тора. — Иптәшләр!—дип аннары авызын ача. — Үстердем мин ун бала назлап, сөеп, Каурыйландылар минем кошчыкларым, Бушады күз яшьтән, хәсрәттән йөрәк, Күрдем тормышымның якты утларын. Озаттым һәркайсын үбеп һәм кочып, Үгет биреп, хезмәттә мактау теләп, Хәбәр көттем һәр көнне утлар йотып, Үтте еллар якты өметләр белән... Ни шатлык! Берсе кайта — галим булып, Берсе кайта — күк йөзен гизеп, очып, Командир да, техник, мөгаллим булып, Белем алып, тәүфыйклы булып, укып. Китте кайгы, авыр хәсрәтләр бары, Туган илем бәхетле итте мине, Юлымда якты кояшның нурлары, Бармы икән мондый шатлыкның тиңе?! Бөек бәхет — йөртү түшемә кадап Герой-ана орденын һәм йолдызын, Юлбашчыга рәхмәт миннән мең кабат, Гомере булсын кояш гомередәй озын!... Тора ана зур залда горур басып, Сузып кулын алга, яктыга таба, Герой-ананы мактап зал кул чаба, Өстенә аллы-гөлле чәчәк ява. '