НИКОЛАЙ ГАВРИЛОВИЧ ЧЕРНЫШЕВСКИЙ
(ТУУЫНА 120 ЕЛ ТУЛУГА КАРАТА)
Илебез моңарчы дөньяда күрелмәгән зур сугышның иң авыр көннәрен кичергән чакта, бөек Сталин халкыбызны гасырларда ошашы булмаган җиңүгә рухландыручы данлыклы һәм якты шәхесләр арасында бөек революциондемократ, зур галим, әдәби тәнкыйтьче, философ һәм язучы Николай Гаврилович Чернышевскийның да исемен әйтте. Н. Г. Чернышевский рус халык җырларында аеруча бер җылылык белән телгә алына торган Волга буендагы Саратов шәһәрендә, 1828 иче елда, 24 нче июльдә туды. Ул шул замандагы караңгы патшалык һәм крепостной-алпавытлар властеның бөтен рәхимсезлеген үз күзе белән күреп, үз җилкәсендә татып үсте. Аяусыз изелеп килгән туган илен, аның хезмәт сөючән тырыш халкын бөтен җанытәне белән яраткан, аның якты киләчәге турында хыялланган, шуның өчен бөтен көчен, хәтта тормышын да бирергә хәзер торган яшь Чернышев- скийга тормыш юлындагы беренче адымнарында ук гаять зур киртәләргә очрарга туры килә. Саратовта духовная семинариядә укыган чагында ук үзенең тырышлыгы, белем үзләштерүгә искиткеч сәләтле булуы белән аерылып торган, шул вакытта ук латин, грек, француз, немец, поляк, инглиз телләрен белгән, фароьц татар телләрен өйрәнгән Н. Г. Чернышевский зур мохтаҗлыклар белән Петербург университетының тарих һәм филология факультетын тәмамлый һәм үзенең алдагы тормыш юлы турында, халыкка ничек хезмәт итү турында уйлый башлый. Ул үзен педагоглык эшенә багышларга карар итә. Ул Саратов ирләр гимназиясендә әдәбият дәресеннән укытучы итеп билгеләнә һәм бик ти? арада укучылары арасында зур авторитет казана. Хезмәт ияләренең авыр тормышы яшь укытучыны тирән борчый һәм ул көрәш кайнаган, алдынгы фикер ияләре тупланган Петербургка барырга, анда эшләргә, шул заманда бердәнбер мөмкин юл белән — әдәбият аркылы халыкка мөрәҗәгать итәргә ашкына, беренче мөмкинлек туу белән Петербургка күчеп китә. Петербургның кадетлар корпусында укыта башлавы белән Н. Г. Чернышевский казна шымчылары эзәрлекләвенә очрый һәм укытучылык хезмәтен ташларга мәҗбүр була. Кадетлар корпусында хезмәтдп*ү- дән чыгу белән, ул барлык вакытын, бөтен көчен әдәбиятка, әдәби тәнкыйть эшенә бирә. Моңарчы үзенең каләм көчен «Отечественные запискиада инде сынап караган Н. Г. Чернышевский шул заманның иң алдьпнгы журналы саналган, рус әдәбиятының зур көчләрен туплаган «Современник»та языша башлый. Тиздән бу журналда аның «Рус әдәбиятының Гоголь чоры очерклары» дигән гүзәл хезмәте басыла.
58
4bivic*к»,|_>C3i\LK<I0Il ТӘрТИП” ләрне тәнкыйтьләү белән генә канәгатьләнмәүне, кешелек җәмгыятенең. алдагы үсеше перспективасын билгеләүне дә, тормыш куйган сорауларга җавап бирүне дә таләп итә. Бу елларда Ы. Г. Чернышевский бөек рус тәнкыйтьчесе В. Г. Белинский белән, шагыйрь Н. А. Некрасов белән, тәнкыйтьче Н. А. Добролюбов белән якыннан дуслаша. Әдәби эшен ялкынлы дәрт белән алып барган хәлдә, ул «Сәнгатьнең чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтләре» дигән темага магпстсрлык диссертациясен дә яклый. Бөек философларны ныклап өйрәнгән, материалистик философияне үзләштергән һәм үзе дөньяга материалистик карашта булган Н. Г. Чернышевский сәнгатьнең нәрсә икәнен билгеләү мәсьәләсенә бөтенләй яңача килә. Ул идеалистик эстетиканы җимергеч тәнкыйть уты астына ала һәм сәнгатьнең материалистик концепциясен төзи. Н. Г. Чернышевский сәнгать тормышка * хезмәт итәргә тиеш, чынбарлыкны үзгәртеп кору эшендә сәнгать кешегә ярдәм итәргә тиеш ди. Сәнгатьне кешелек җәмгыятен үзгәртеп коруга, ягъни революциягә хезмәт итәргә чакыра. Реакционерлар бу диссертацияне каты дошманлык белән каршы алалар, шул замандагы мәгариф министры А. С. Норов университет җитәкчеләренә диссертацияне кабул итмәскә куша. Нәтиҗәдә, оппонентларын хурлыклы рәвештә җимерүе- . нә карамастан, Чернышевскийга тиешле гыйльми исем бирелми. Әдәбиятчылар арасында бик зур шаушу кузгаткан бу вакыйгадан сои. «Современник» журналында даи.ми язышып килгән И. С. Тургенев белән Н. Г. Чернышевский арасында конфликт туа. Тургеневка Добролюбов белән Чернышевский- нын мужиклар демократиясе ошамый. Добролюбов белән Чернышевский самодержавиегә һәм крепостной стройга каршы ачыктан ачык көрәшкә чакыралар. Ә Россиянең җәмгыять төзелеше акрынлап кына һәм тыныч юл белән генә үзгәрергә тиеш дип ышанган И. С. л ургснсБ алариың кискен карашларыннан курка. Чернышевский журнал битләрендә Тургеневның ял волюцион-демократик .органга әве- релә. Дуслыклары көннән-көн ныгый барган Н. А. Добролюбов белән Н. Г. Чернышевский журналда бик бирелеп
эшлиләр. Н. А. Добролюбов анда әдәби тәнкыйть бүлеген алып бара, ә Н. Г. Чернышевский шул заманның иң актуаль булган крестьян мәсьәләсенә багышлап,
берсе артыннан берсе ялкынлы мәкаләләр яза. Бу чорда Россия зур үзгәрешләр алдында тора. Капитализмның үсүе Россиядә крепостной тәртипләрне бетерү бурычын көн тәртибенә куя. Капиталистик эксплоатация крепостной колларны ялланып эшләүче «ирекле» коллар белән алмаштыру зарурлыгын китереп чыгара. Шул вакытларда хәзерләнә торган крестьян реформасы Россиядә ик үткен мәсьәләләрнең берсе була. Алпавытлар интересын яклый торган патша хөкүмәте крестьяннарны алпавытларга зыян итмәслек рәвештә «азат итү» чараларын эзли. Н. Г. Чернышевский «Современник» журналы битләрендә, бу реформаның чын мәгънәсен ачып, крестьян массаларын яклап чыга. Реформаның крестьяннарны алдау икәнлеген әйтә. «Крестьян реформасы уздырыла торган эпохада (ул реформа хәтта көнбатышта да әле кирәгенчә яктыртылмаган бер чакта) аның төп буржуаз , характерын аерым ачык итеп аңлау өчен, — ул чакта ул инде рус җәмгыятендә һәм рус «дәүләтендә» хезмәт иясенә туп-ту- ры дошман булган һәм крестьяннарның бөлгенлеккә төшүен һәм экспроприацияләнүен һич сүзсез ал- ’дан билгеләгән иҗтимагый сыйныфларның хөкем сөрүләрен һәм идарә итүләрен аңлау өчен нәкъ менә Чсрнышевскийдагы даһилык кирәк иде», ди В. И. Ленин. Ленин Чернышевский турында, бик хаклы рәвештә, ул «... реформа
гыш карашларын каты тәнкыйтьли. Журналның баш редакторы Н. А. Некрасов Чернышевский фикерен яклый һәм журнал акрынлап ре-
59
та каршы протест иелдерде, дны ләгънәтләде, аның уңышсызлыкка очравын теләде, хөкүмәт үзенең либераллар белән алпавытлар арасында ясаган эквилибристикасында' буталсын да, Россияне ачыктан- ачык сыйныфлар көрәше юлына кертерлек һәлакәт килеп чыксын дип теләде», ди. † 1861 нче елның 19 феврале реформасы крестьяннарны крепостной строп вакытында файдаланган жир кисәкләреннән дә мәхрүм итә. Барлык жир кисәкләре «азат ителгән» крестьянны алпавытка бәйле итәрлек итеп бүленәләр, крестьяннар шул кечкенә генә жир кисәкләре өчен дә икеләтә-өчләтә артык түләргә мәҗбүр булалар. Бу хәл, билгеле, тыныч кына үтә алмый, һавада «икенче Пугачев явы» исе килә ‘башлый. Н. Г. Чернышевский крестьяннарны азат итү исеме астында үткәрелгән бик зур ялганны фаш итәргә керешә, берсеннән-берсе ялкынлырак мәкаләләр белән чыга. 1861 нче ел реформасының чын мәгънәсен аңлату өчен . Н. Г. Чернышевский үзенең «Бояр крестьяннарына!» дигән атаклы прокламациясен яза. Ул бу прокламациядә крестьяннарны аерым-аерым чыгышлар ясаудан сакланырга, көчләрен әрәм итмәскә, ә халык дошманнарыма каршы берләшеп күтәрелергә, халык дошманнарын җимерерлек моментны көтәргә чакыра. Бу прокламация тиз арада бик киң тарала. Алпавытлар тирән куркуга төшәләр. Алар һәммә җирдә дә революцион хәрәкәт башлануын, крестьяннарның кулларына корал тотып һөҗүм итүен көтәләр. Нәкъ шул вакытта (1862 нче елның маенда) Петербургта бик зур янгыннар башлана. Патша хөкүмәтенең агентлары революционерлардан үч алыр өчен, аларга яла ягып, йортларга утны революционерлар төртәләр һәм шуның белән революцияне башларга сигнал бирәләр дигән провокация тараталар. Хәтта Ы. Г. Чернышевский янгын- лар йөри башлый. Менә шул сылтау белән 1862 нче елның 6 июль төнендә Н. Г. Чернышевский кулга алына. Александр II нченең махсус кушуы буенча аны Петропавел крепостеның Алексеевский равелинына ябалар. Н. Г. Чернышевский бу ябылудан каушап калмый, күңелен төшерми, бөтен көче белән язу эшенә бирелә. Крепостьта ул шул хәтле бирелеп эшли, хәтта 15 минут † в. и. Ленин: «Нәрсә ул «халык дус- дары» Һәм алар социал-демократларга каршы ничек сугышалар», 1894 ел. 1 том. 162—164. 178—180 битләр. һавада йөреп керү хокукыннан да файдаланмый. Берничә ай буена шулай эшләгәннән соң, ул үзенең «Нәрсә эшләргә?» романын тәмам итә. «Нәрсә эшләргә?» романы 1863 нче елда «Современник» журналының март, апрель һәм май саннарында басылып чыга. Россиянең укучылар массасы эпоханың иң зур соравы булган «Нәрсә эшләргә?» дигән сорауны күтәреп чыккан бу романны бик зур дулкынлану белән каршы ала. «Нәрсә эшләргә?» романында крестьян демократиясенең революцион көрәше бик тулы һәм бик күренекле итеп гәүдәләндерелә. 60 нчы еллар Россиясенең гыйльми һәм иҗтимагый фикеренең иң югары бер ноктасы булган бу романда Н. Г. Чернышевский чынбарлыкны үзгәртеп корырга тиеш булган геройларның уңай образларын художество ягыннан гаять көчле итеп күрсәтә. Бу образлар арасында иң «идеал» образ булган Рахметов иң хәрәкәтчән образ да. Ачыктан ачык үзенең фикерең әйтүдән мәхрүм булган автор бу образны җанлы итеп сурәтләү өчен, аны «типик шартлардагы типик характер» итеп сурәтләү өчен барлык чаралардан файдалана. Ул аның үткәнен, хәзерге хәлен, карашларын, фикерләрен тасвир итә. «Нәрсә эшләргә?» дигән сорауга автор революционер Рахметовның онтылмас образы белән җавап бирә. Романның геройлары шул эпоханың яңа кешеләре. Алар өчен хезмәт зарури әйбер генә түгел, бәлки зур шатлык та. Алар белемне иҗади хезмәтнең мәҗбүри булган шарты дип саныйлар. Алар «Укыйк — белем безне азатлыкка алып чыгар. Эшлик —
60
хезмәт безне баетыр» диләр. «Нәрсә эшләргә?» романының геройлары үзләрен бер кайчан да җәберләтмиләр, алар хаклы дип тапкан әйберләре өчен көрәшә беләләр, алар тормышны көрәштән башка үзгәртеп кору мөмкин булмаганын, байларның ярлыларны изүләрен бетерү, барлык кешеләрне дә бәхетле итү көрәшсез мөмкин булмаганлыгын аңлыйлар. Чернышевский Россиядә революция бик якын арада башланырга тиеш дип уйлый. Ул романда хәтта аның 1865 нче елда ук булырга тиешлеген әйтә. Н. Г. Чернышевский болан дип исәпли: реформадан соң ике ел буе крестьяннар «вакытлыча бурычлы кешеләр» саналырга мәҗбүр булырлар, ягъни «вакытлыча» элеккеге кебек үк алпавытка эшләп килерләр, алар менә шул вакыт эчендә үзләренең алдагы көндә «азат итүләренә» өметләрен җуймаслар, ә инде ул вакытлы хәл үтеп, крестьяннар үзләренең алдан- ганлыкларын, җирсез дә, ирексез дә калуларын күргәч, кулларына корал алырлар. Димәк, 1865 нче елда, ягъни реформадан соң дүрт ел үткәч-, революция, әлбәттә, булмый калмас. Чернышевский менә шулай уйлый. Шуңа күрә дә роман «Декорацияләр алмашына» дигән оптимистик ышаныч яңгыраган бүлек белән төгәлләнә. Бу соңгы? бүлектә аллегория рәвешендә революциянең башлануы күрсәтелә, әсәрнең бу бү- чатнашучылар арасында ре- у ...кә катнашу өчен •х и 1 кынлыктан коткарылган автор үзе дә бар. «Нәрсә эшләргә?» романы Чер- нышевскийның тарихи оптимизмы белән сугарылган. Н. Г. Чернышевский бу романда үз заманы җәмгыятендәге сыйныфларның интереслары бер-берсенә капма-каршы икәнлеген бик ачык итеп күрсәтә. Ул тормышны революцион юл белән үзгәртеп коруның котылгысыз һәм зарури, икәнлеген теоретик яктан да нигезли. «Нәрсә эшләргә?» романы рус әдәбиятында бөтенләй яңа булган оригинал бер жанрны, социал-фило- софик роман жанрын башлый. Чер- иышевскийпыц художество методы шул замандагы демократик язучыларга бик көчле йогынты ясый. Роман Европа халыкларының бпк күбесенең телләренә тәрҗемә ителә, аны һәркайда да зур кызыксыну белән укыйлар. Ул иҗтимагый
фикернең үсешенә гаять көчле тәэсир итә. Атаклы француз язучысы Э. Золя «Хатынкыз бәхете» дигән әсәрен язганда Чернышевскийның шушы романын өйрәнә. Славян илләрендә Чернышевскийның романы тагы да ныграк таныла. Аны монда кулдан кулга йөртеп укыйлар. Атаклы болгар революционеры Г. Димитров үзенең истәлекләренең берсендә моннан 35 ел элек Чернышевскийның «Нәрсә эшләргә?» романының үзенә бик нык тәэсир иткәнлеген һәм үзенең революционер булып җитешүендә көчле роль уйнаганлыгын язып үтә. Петропавел крепостенда Чернышевский ике елдан артык ята һәм, ниһаять, төрле ялган күрсәтүләр нигезендә судка тартыла. 1864 нче елның 19 маенда Петербург шәһәренең Мытная урамында махсус ясалган эшафотта Ы. Г. Чернышевский өстеннән гражданлык җәзасы үтәлә — аның күкрәгенә «Дәүләт җинаятьчесе» дигән такта тагып, башы өстендә кылыч сындыралар һәм үзен чирек сәгатькә хурлык баганасына богаулап куялар. Соңыннан аны Монголия чигендәге ерак Себер авылы Кадоига каторгага озаталар. Биредә ул бик читен хәлдә, зур мәхрүмлекләр эчендә тугыз ел яши. Каторга срогы тул* гач, ул Якутск янындагы Вилюйск шәһәрчегенә сөргенгә озатыла. 14. Г. Чернышевский каторгада да, сөргендә дә үзенең әдәби эшен өзми, ул бер' өзлексез укый, яңа- дан-яңа әсәрләрен яза, зур'гыйльми эш — әдәбият тикшерү эше алып бара. Ул Петропавел крепостенда чагында «Нәрсә эшләргә?», «Ал- ферьев» һәм «Повесть эчепдәге повесть» дигән романнарын, Кадои белән Александровский завод төрмәләрендә «Пролог», һәм «Әкрен тавыш» дигән әсәрләрен, ә сөргеннән кайткач, Астраханьда яшәгән чорында, үләрениәп бер ел элек.
61
«Княгиня Старобельская кичәләре» дигән әсәрен яза. Коточкыч авыр каторга шартларында да, Себернең иң ерак почмагындагы төртмәләрдә дә Н. Г. Чернышевский үзендә иҗат итәрлек дәрт һәм көч таба — хезмәт иясе халкының якты киләчәгенә (ышанганы ХӘЛДӘ ЯШИ 11ӘМ эшли. Россиянең фикер йөртә торган барлык алдынгы кешеләре Вилюй- скида тоткында яткан Н. Г. Черны- шевскийның язмышы белән кызыксыналар. Анъгң турында легендалар туып, алар Россиядә генә түгел, бәлки чит илләрдә дә телдән телгә күчеп йөриләр. Чернышевскийның героик тормышы, аның батырлыгы, ныклыгы аның фикердәшләрендә законлы горурлык хисен көчәйтә, киң халык массаларында царизмның ерткычлыкларына каршы ачулы протест уята. Николай Гаврилович Чернышевский образы ватанның азатлыгы өчен, барлык прогрессив кешелек дөньясының бәхете өчен куркуны белмәстән көрәшүче образы булып халык йөрәгенә кереп урнаша. Чер- нышевскийның идеяләре һәм фикерләре көннән-көн күбрәк иярүчеләр табалар, ул үзенең фикерләренә нык бирелгәнлекнең җанлы үрнәге, көрәшче һәм гражданин идеалы булып таныла. Рус телен өйрәнеп, Чернышевскийның әсәрләрен оригиналларында укыган Карл Маркс Чернышев- скийны/ «бөек рус галиме һәм тәнкыйтьчесе» дип атый. «Хәзерге заман экономистларының барысы арасында да Чернышевский бердәнбер чын оригинал фикер иясе, бүтән экономистлар бары тик гади компиляторлар гына, аның (Чернышевскийның) әсәрләре оригиналлык белән, көчле һәм тирән фикер белән тулганнар» ди *. Маркс Чернышевскийны коткарырга йөрүчеләрнең идея ягыннан рухландыручысы булып кына калмый, бәлки бу эшне оештыруга да якыннан катнаша. Чернышевскийны коткару өчен
? Е. Ярославский, «К. Маркс һәм революцион народниклар». Москва, 1933 ел, 60 бит. Россиягә кайткан революционер Г. Лопатин Иркутскига килү белән кулга алына. Чернышевскийны коткару планы җимерелә. Лопатин бары тик «Пролог» романының кулъязмасын алуга гына ирешә. Соңыннан ул бу кулъязманы Лондонга алып килеп, К. Маркс киңәше
белән, 1877 нче елның рус революцион типографиясендә бастыра. 1883 нче елның июль аенда, ниһаять, Николай Гавриловичны Вилюйскидан Астраханьга күчерү турында карар чыга. Бик зур кыенлыклар, газаплар астында ул октябрь аенда Астраханьга китерелә. Н. Г. Чернышевский Себердән кайтканда илдә коточкыч реакция хөкем сөрә башлаган, илдәге барлык прогрессив журналлар ябылган, меңнәрчә иң яхшы кешеләр төрмәләргә ташланган, иң ерак җирләргә сөрелгән чак. була.Александр III нче 1861 елгы реформага кадәр яшәгән барлык тәртипләрне яңадан кайта- ' рырга омтыла. Демократик фикерләр рәхимсез рәвештә бетереләләр. Илдә явызлыкка көч белән каршылык күрсәтмәү турындагы өйрәтү — «толстойчылык» идеяләре киң тарала башлый, җәмәгатьчелекнең аптырап калуы нәтиҗәсендә мистицизм, дин һәм сектантлык белән мавыгу үсеп китә. Эзлекле материалист булган, алдагы максатын нык белгән бөек революционер боларның һәммәсенә дә бик каты дошман була. Ул сөргеннән зур планнар белән кайта, «Кешелек дөньясы белемнәре эн- циклопедиясе»н төзергә җыена, цивилизация тарихын язуга керешергә тели. Ләкин Астраханьга килүе белән И. Г. Чернъпшевскийга әдәби эшчәнлек тыелганлыгын белдерәләр. Бераздан соң аңарга язарга рөхсәт ителсә дә, либерал издательләр аңардан куркып, бер генә юл язмасын да басарга теләмиләр. . Н. Г. Чернышевский гади тәрҗемә эше белән риза булмый, тәрҗемәләргә үзенең бик җитди искәрмәләрен бирә башлый. «Ул-бу булмагае» дип шикләнеп яши торган «футляр-
дәге кеше»ләр — обыватель нзда- тельләр II. Г. Чернышевскийның бу эшенә дә киртә салалар. Кабахәт эзәрлекләүләр белән тәмам йончылган, ауруга сапкан, картайган Н. Г. Чернышевскийга дөньяда яшәргә күп калмаганы апачык булгач, ниһаять, патша хөкүмәте аңарга Саратовка кайтырга рөхсәт итә. һәм 1889 нчы елның 27 июнендә ул Саратовка, семьясы янына кайта. Туган шәһәренә кайткач, Н. Г. Чернышевский тагын да бирелебрәк эшләргә — язарга керешә. Авыру хәлендә дә ул кулыннан каләмен ташламый. Ләкин каты авыру үзенекен ала—17 октябрьда баш миенә кан йөгерү аркасында ул үлә. Николай Гавриловичның үлеме бөтен Россияне кузгата. Җәмәгатьчелекнең барлык революцион һәм прогрессив катлавы бөек югалту уңае белән тирән кайгыра. Бөек революционер, философ һәм язучының кабере алдында җәмәгатьчелекнең барлык алдынгы вәкилләре баш ияләр.
Н. Г. Чернышевский үзенең эше иртәме яки соңмы барыбер тантанага ирешәчәгенә булган какшамас ышанычын иң авыр сынаулар аркылы алып бара алды. Үзенең бер әсәрендә ул: «Русның һәрбер бөек кешесенең тарихи әһәмияте аның ватанга күрсәткән хезмәтләре белән, аның кешелек дәрәҗәсе — патриотизмының көче белән үлчәнә» дип яза. iVlena бу сүзләр иң элек аның үзе турында әйтелергә тиешле сүзләр булып торалар. Үләренә күп калмастан элек: «?Аин үземнең ватаныма яхшы хезмәт иттем һәм аның хөрмәт итүенә минем хакым бар» дип әйтүе белән Н. JT. Чернышевский тулысынча хаклы булды. Бүген коммунизмның якты биеклекләренә барган шатлыклы көннәрдә совет халкы элекке, үткән авыр заманда бүгенге матур киләчәкне күрә алган, шуның тизрәк булуы өчен бөтен гомерен, көчен биргән бөек революционерны, атаклы галимне, күренекле язучыны тирән бер хөрмәт белән искә ала.