ЛИТВА ШАГЫЙРЬЛӘРЕ
Литовецлар телендә беренче китап чыгуга быел 400 ел тула. Литва хезмәт ияләре шушы датаны культура бәйрәме рәвешендә билгеләп үтәргә хәзерләнәләр. Литва поэзиясе хезмәт ияләренең коллыкка, эксплоатацнягә һәм милли изелүгә каршы барган көрәшен чагылдыручы поэзия булып үсте һәм ныгыды. Немец илбасарларга, алпавытларга, поляклитовец паннарга, царизмга һәм Литва буржуазиясенә каршы көрәш мотивлары иң алдынгы шагыйрьләрнең иҗатларында үзәк урынны алып торалар. XIX һәм XX гасырларда бөек рус шагыйрьләре — Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Маяковский Литва поэзиясенә турыдан-туры йогынты ясадылар. Үз әсәрләренең алдынгы традицияләренә тугрылыклы булган һәм халык тарафыннан сөелеп укыла торган шагыйрьләр Литвада совет строе урнашуын котлап каршы алдылар. Сталин премиясе лауреаты Саломея Нериснең, Людас Гираның, В. Монтвиланың һәм хәзерге бүтән шагыйрьләрнең поэтик сүзе Литва хезмәт ияләрен яңа тормыш төзүгә рухландырды һәм рухландыра. Совет строеның иҗат иткеч көче, Ленинның һәм Сталинның даһи хезмәтләре, большевиклар партиясенең оештыручы һәм җитәкчелек итүче көче, Советлар Союзы хезмәт ияләренең хезмәт батырлыклары һәм бөек семьяга берләшкән халыкларның сталинчыл, какшамас дуслыгы Литва поэзиясенең тематикасын баеттылар, аңар яңа горизонтлар ачтылар (Саломея Нериснең «Сталин турында поэма»сы, В. Монтвиланың «Ленин» исемле әсәре, Людас Гираның «Сталин конституциясе» дигән әсәре һ. б.). Советлар Союзының немец илбасарларга каршы алып барган бөек Ватан сугышы елларында Литва совет шагыйрьләре үзләренең барлык иҗат көчләрен бердәм максат- i ка — Литва халкының борынгы дошманы булган немец илбасарларга каршы көрәшкә багышладылар. Кызыл Армиянең тиңсез каһарманлыклары, совет кешеләренең үз-үзләрен аямыйча эшләүләре, совет партизаннарының дошман тылындагы көрәше, даһи Сталинның илне җиңүгә алып килүе, — менә бу темаларның барысы да Людас Гира, Саломея Нерис, А. Венцлова, К- Корсакас, Э. Межелайтис, В. Веймерис кебек шагыйрьләрнең поэзиясендә үзләренең чагылышын таптылар. Күп кенә шагыйрьләр, кулга корал тотып, Кызыл Армия сафларында дошманга каршы көрәштеләр. Яшь шагыйрь Валайтис батырлар үлеме белән һәлак булды. Талантлы шагыйрь В. Моыт* впланы фашист палачлар атып үтерделәр. 1944 елның унөченче июлендә иптәш Сталинның приказы һәм Москва салютларының залплары Литваның башкаласы Вильнюс азат ителгәнлеген бөтен дөньяга белдерделәр.. Гитлерчылар Литва җиренә теш-тырнаклары белән ябышып ятсалар да, данлыклы Кызыл Армия аларны себереп түкте, бөек юлбашчыбыз иптәш Сталин җитәкчелегендә Литва халкы Җиңү бәйрәменә килде. Литва шагыйрьләренең әсәрләрендә немецлар золымыннан мәңгёгә азат булу, ирекле иҗат шатлыгы һәм большевиклар партиясе җитәкчелегендә коммунистик җәмгыять төзү өчен эшкә өндәү мотивлары яңгырады. САЛОМЕЯ НЕРИС ЛЕНИН ҮЛМӘС Керфекләре аның селкенмиләр, Бөек йокы — тирән һәм тын ул. Ал байраклар матур җилфердиләр... Җиңү юлы— данлы, авыр юл. Литвабызның яңгырлары түгел, Дулкыннары түгел Балтикның, — Күз яше бу, сеңелем, әрни күңел, Күз яше дә коела нинди тын. Литва шагыйрьләре Яралардан каннар аккан төсле, Каннар яшем коела, күр, һаман... Нишлим соң мин, — сагыш шундый көчле... Ленин торган монда бер заман. Ял иткән ул печән кибәнендә, Көзге усал яңгыр яуганда. Күз алдында тере ул әле дә, Зур җиңүләр яулап алганда. Көчле давылларда ул сыналды, Алып чыкты илне ялкыннан, Минем халкым ирек, бәхет алды. • Барып даһи Ленин артыннан. Тыныч кына йоклый хәзер үзе Зур пыяла табут эчендә, Ләкин аның алга чакыру сүзе Элеккечә бөек көчендә. Ленин үлмәс. Онытылу юк аңа. Яшәр мәңге йөрәк түрендә. Сталинны калдырды ул дөньяга, Илтсен өчен тулы җиңүгә. МОСКВА Син — җиңүче, үтгте зур куркыныч, Шатлыгымнан кайнар яшь тама. Күкрәдең син, хәзер тагын тыныч, Нинди мәгьрүр син, Москва! Фашистларның кара дулкыннары, Диварыңа бәрелеп, җан бирде. Шомлы төннәр, алсу таңнар зары һич кабатланмас инде. Мең яшьтәге гүзәл бу Кремльдән Сталин сүзе илгә тарала... Илт син безне соңгы зур җиңүгә,. Көрәшче, батыр Москва! Мин ышанам, минем туган илем Иркен сулар тиздән, дип, тагын. Москва, син безгә бәхет бирдең. Ишетәм яз җырларын. Назлап, миңа суздың син кулыңны, Мин синеке, синең кыз балаң, Илгә сиптең мәңгелек нурыңны, Сөекле, бөек Москва! Мәхмүд Максуд тәрҗемәләре. Д ЯЗ ҖИЛЛӘРЕ Җилләр, җилләр, язгы көн иртәсен Каршылап, сез иркен юлларда Күләгәләр туздырып исәсез, Тынычлык ташыйсыз җиһанга. Җилләтегез зур янгыннар исен, Көрәшчеләр каберен күмегез, Яуда үлгән батыр уллар өчен Җиңел була^н азат, җиребез. Тегермәннәр күккә үрелсеннәр, Күлгә чумып үрдәк уйнасын, Җир аңкысын икмәк исе белән, Бәхет җырлап халык туймасын. Дулкынланып сулар чәчериләр Сез иссәгез давыл куптарып. Туган илдә сез бит, җилләр, җилләр, Без яулаган ирек дуслары. Зәки Нури тәрҗемәсе. Литва шагыйрьләре 77 ЭДУАРДАС МЕЖЕЛАЙТИС ВАКЫТ Борынгы Спас башнясында сәгать суга, Гүләп килгән аваз кала хәтеремдә. Кичәге көн еллар эчендә юк була, Урын бирә туып килгән яңа көнгә. Бер төн үтә, җиргә аппак кырау төшә, Йоклый Неман, уйнап йөри анда җилләр. Син уйлыйсың: беттеме бар эшем кичә, Алгы көндә эшләнергә тиеш ниләр? Син беләсең: план сыза туар көнгә Безне алга җитәкләүче даһи кеше һәр төн саен кабинетта, Кремльдә; Эштә һәрбер сәгать кыйммәт, безнең өчен. Арта аның дәфтәрендә язмалары, Трубкадан зәңгәр төтен күтәрелә, Алдында бар яңа бишьеллык планы, Безнең көрәш юлларын ул ачык күрә. һәм һәрбер көн, файдалы бер зур эш белән Сталинның идеясен чагылдырып, Ята бөек төзелешнең нигезенә, Бәхетебезне үстерүче кирпеч булып. Кояшны син сәламлисең, дус күрәсең, Иркә язны каршыларга җыенасың, Үткер сабан белән чирәм күтәрәсең, Ныгытасың бишьеллыкның зур бинасын. Борынгы Спас башнясында сәгать суга, Гүләп килгән аваз кала хәтеремдә. Кичәге көн еллар эчендә юк була, Урын бирә туып килгән яңа көнгә. Вакыт коштай очсын, аның канатлары Гасырларның ак тузанын сөртеп алсын. Без армабыз төзеп, хыялларның бары Эшкә ашсын, чын тормышка керә барсын* КОСТАС КОРСАКАС ҖИҢҮ ҖЫРЫ Диңгез буенда наратлар җиңү җырын җырладылар. Шаян Балтик дулкыннары шауладылар, шатланып. Палангада туплар тынды, шат җырларны тыңладылар Җемантиянең кырлары, иркен бер сулыш алып. Күкрәп үсәләр игеннәр безнең изге бай туфракта, Ярларыннан ташып чыкты.ирек алган елгалар, Бәхетле азат Ватанда дулкын таралды еракка, Кошлар кайтты, яз гөлләре ямь балкытып торалар. Китерде көткәнхәбәрне Неман безнең илебезгә, Москваның таш башняларып сөйде шатлык җилләре. Азат илнең тирән һәм саф елгалары төсле, бездә Бергә кушылды мәңгегә Литвабызның җирләре. Литва шагыйрьләре 78 АНТАНАС ВЕНЦЛОВА ★ ВАТАН ҺӘМ ШАГЫЙРЬ Синең белән булдым матур яз көнендә, Гөл эчендә, куе җитен диңгезендә, һәр үләнең сулыш өрде күкрәгемә, Туфрагыңнан бер өлеш ич мин үзем дә. Синең белән булдым утлы ташкыннарда, Җир тетрәтеп канлы сугышлар барганда, Көчле ялкын күтәрелеп киң кырларда, Синең күкне гүя урталай ярганда. Кызыл елга булып мин дә сиңа' актым, Кара төтен — кара чикмән төсле иде, Үз кулларым белән гөлләреңне тагын Үстерергә назлап менә вакыт килде. Йокы белмәс күкләрдәге йолдыз сыман, Минем Литвам, безгә хәзер нур сибәсең,. Ташкын булып узасың син киң болыннан, Яшәү көчен һәммәбезгә син бирәсең. Мин үләрмен, мең елларга син калырсың, — Халык үлми, димәк, үлем юк дөньяда, Йөрәкләргә мәңге сүнмәс нур салырсың,. Шулай гөрли тирән сулы саф елга да... ВАЦИС ВЕЙМЕРИС ☆ АЛПАВЫТ ӨЕНДӘ МӘКТӘП Матур зур йорт тора биек тауда, Күл буенда ярлы, вак өйләр, — Гармонь уйный иде батрак анда Җан әрнеткеч ачы бер көйгә. Сөйли кебек иде каеннарның Яфраклары, шаулап җилләрдә: Сөйгән өчен шушы киң кырларны Игенчеләр газап чигәләр... Тәрәзәдән карап, чырайсыз ай Гаҗәпләнә иде һаман да: Батрак балалары ник соң болай Чырайсызлар тонык айдан да?.. Ләкин хәбәр килде авылларга,— Шау чәчәктә иде юкәләр, — Сабан—хәзер тырышчан кулларда, Зарлы көннәр бездән китәләр... Озак еллар михнәт-жафа чиккән Ярлылар бер рәхәт көлделәр, Иске өйдә күптән зарыгып көткән Шатлык, бәхет инде килделәр. Матур зур йорт тора биек тауда, Алпавыты аннан сөрелде. Зәңгәр дәфтәренә, тырышып, анда Яшь пионер яза: ЛССР. Литоа шагыйрьләре ВАЛЕРИЯ ВАЛЬСЮНЕНЕ ДЕПУТАТ Төштә күрәм төсле әле, Алтын чәчле кыз бала, — Күзләре җитен чәчәге, — Ялан аяк юл бара. Хезмәт, михнәт юлларында Ялгыз бара дөньяда, Авыр аның уйлары да, Шатлык бик ерак аңа. Көчкә ача да керфеген, Ул таңнан элек тора, Тузган яулыгы мескеннең Иртүк җилферди кырда. Ә ничек ул арыш ура! Ничек җырлый, урганда! Андый кыз бик сирәк була, Сирәк була дөньяда. Караңгы төи килә тагын, Йокламый ятим бала. Кулларында китап аның, Ул укый, уйга тала. Яктылана күз аллары, Дөньясы матурлана, Мәгърүр, кыю сүзләр аны Еракка алып бара. йолдызларны кабызыр ул» Илкәе балкып торыр, Чын бәхеткә ачылыр юл,— Ил — совет иле булыр. ... Елга булып акты каннар Ак каеннар илендә, Сеңел итте партизаннар, Ятимә кыз, сине дә. Син яшәдең урманнарда, Дошманга курку салдың, йөрде үлем синең янда, Ничек син тере калдың!.. Җиңү килде. Җир таралды Тантаналы таңнарда, Шуннан яхшы бүләк бармы Батыр партизаннарга! Син кыю көрәшче идең, Бәхетебезне сакладың. Шуңа күрә сиңа бирдем Тавышымны шатланып. Махмуд Максуд тәрҗемәләре-