Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ЛЕНИН ӘДӘБИЯТ ТУРЫНДА"

Татгосиздат татар телендә «Ленин әдәбият турында» исемле китап басып чыгарды. † Бу китапның әһәмияте һәм кыйммәте шунда ки, ул В. И. Ленинның әдәбият турында, аерым язучылар турында язылган мәкаләләрен, хатларын һәм аның әсәрләреннән әдәбият'мәсьәләләренә кагылышы булган өземтәләрне эченә ала. Ленин үзенең бу җыентыкка кергән әсәрләрендә большевиклар партиясенең әдәбиятка карашын, әдәбиятның, культураның социализм өчен көрәштә тоткан урынын, әһәмиятен билгели, марксистик-ленинчыл эстетиканың нигезләрен бәян итә. Ленинның әдәбият турында әсәрләр җыентыгы язучыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең идея-теоретик дәрәҗәләрен күгәрүдә, художество осталыкларын «‘үстерүдә зур корал булып тора. Әдәбиятны укучыларга, бигрәк тә мәктәпләрдәге әдәбият укытучыларына, бу җыентык әдәбият мәсьәләләрен дөрес аңларга, совет әдәбиятының үсешен күзә, тергә, аның каршында дөрес таләпләр куярга һәм аңар җитди йогынты ясарга ярдәм итәр, аларның әдәбият белән кызыксынуларын үстерер. Җыентык В. И. Ленинның «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» дигән атаклы мәкаләсе белән ачыла. Бу мәкаләдә Ленин тарихта беренче буларак партияле әдәбият принципын билгеләде. Дөрес, бу принцип Ленинның моңар кадәр язылган әсәрләрендә үк чагылды. 1895 елны ук Ленин «Народниклыкның экономик эчтәлеге һәм аңа Струве әфәнде китабында тәнкыйть» дигән мәкаләсендә, буржуаз «объективизм»ны фаш итеп, материализмның партиячел булуын, партияле әдәбиятның революцион пролетариат эшенә хезмәг итәргә тиешлеген күрсәтте. 1900 елны ул Бөтенроссил социалистик хәрәкәтенә хезмәт итүче гомуми партия әдәбиятын булдыру бурычын куйды. Партиянең III нче съездында сөйләгән речендә Ленин «әдәбиятчы партиядән башка бер нәрсә дә † «Ленин әдәбият турында», Татгосиздат. 1947. Тәрҗемәчесе С. Файзуллин, редакторы М. Максуд. эшли алмый» диде (Ленин, Әсәрләр, IV басма, I том, .>80 —381 битләр). Соңрак «Артка табан өченче адым» исемле мәкаләсендә. Ленин меньшевикларның «Партия үзенә, әдәбиятчылар үзүзләренә» дигән принципларына капшы «партияле әдәбиятчыларның партии каршында һичсүзсез җаваплы, аларның партиягә бәйле булулары прннципын» алга КУЯ (VH том» 370 бит). Ленинның «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» дигән мәкаләсендә исә әдәбиятның партияле булу идеясе бигрәк тә ачык, тулы һәм эзлекле чагыла. Бу мәкаләне Ленин бөек революцион күтәоелеш чорында— 1905 елның 13 ноябренда язып чыгарды. Сугышчан революцион рух белән сугарылган бу мәкалә әдәбиятка һәм сәнгатькә \ партиясез язучыларга бойкот игълан итә. «Әдәбият партияле булыо- га тиеш... социалистик пролетариат партияле әдәбият принципын алга сөрергә, бу принципны үстерергә һәм аны мөмкин чаклы тулырак һәм бөтенлеклерәк формада тормышка ашырырга тиеш» (6 бит). «Пролетариат әдәбияты, —'дип яза Ленин, — азат әдәбият булачак, чөнки комагайлык түгел һәм карьера түгел1 , бәлки социализм идеясе һәм хезмәт ияләренә теләктәшлек аның сафларына яңадан-яиа көчләрне җыячак. Бу — азат әдәбият булачак, чөнки ул рәхәткә туйган героиняга түгел, эч пошудан һәм симезлектән җәфа чигүче «өстәге ун меңгә» түгел, бәлки илнең чәчәге., аның көче, аның киләчәге булган миллионнарча һәм ун миллионнарча хезмәт ияләренә хезмәт итәчәк» (10 бит). Әдәбиятка карата партиянең Ленин билгеләгән һәм аннары Сталин тарафыннан тагын да киңәйтелгән, үстерелгән әнә шундый принципы пролетариат әдәбиятының; совет әдәбиятының үсеше нигезе булды. Партиянең турыдан-туры җитәкчелеге һәм кайгыртучанлыгы аркасында илебездә иң алдынгы әдәбият— халык әдәбияты, тирән идеяле, бөтен тамырлары партия белән, халык белән, социализм төзелеше белән бәйләнгән совет әдәбияты үсте һәм чәчәк атты. М. Горький, В. Маяковский, А. Серафимович, А. Фадеев, М. Шолохов, А. Толстой, Л. Леонов, Ф. Гладков, Н. Островский, А. Корнейчук, И. Эренбург, Б. Горбатов, К. Симонов, Н. Тихонов, Л. Твардовский, А. Сурков һ. б. ш. бик күп язучылар үзләренең бөтен иҗат көчләрен, талантларын яңа тормыш төзүче совет халкына хезмәт Итүгә,, аның тормышын, көрәшен, омтылышын Ленин—Сталин партиясенең идеяләрен матур әдәбиятта чагылдыруга бирделәр. Совет әдәбияты дөньяда «Ленин әдәбият турында» .с. Ә.- № 8. 113 мц идеяле, прогрессив әдәбият бу- ; лып үсте. Совет власте чорында партия җитәкчелегендә татар әдәбияты да зур уңышларга иреште. Ш. Камал, һ. Такташ, М. Гафури, К. Нәҗми, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, Ә. Ерикәй, А. Шамов, Г. Бәширов, И. Газый, Т. Гыйззәт, М. Әмир, Г. Әпсәләмов иптәшләр партия эшенә, халкыбызның көрәшенә җавап бирә алырлык әсәрләр бирделәр. Совет әдәбиятының уңышы — аның партияле әдәбият булуында. Совет язучысы үз хезмәтен партиягә, аның идеяләренә, аның политикасына, аның бөек максатларына, халык интересларына, коммунизм төзү бурычларына буйсындырганда гына уңышлы иҗат итә ала. Әгәр язучы шул бурычын аңламый икән, ул партия белән, халык белән бергә бармый икән, ул кеше рухы инженеры була алмый, тарихи вакыйгалар алдында, яңалык каршында югалып кала, бутала, «саф әдәбият» белән шөгыльләнә башлый, һәм иске көчләр лагерына пленга төшә. Моңар мисал итеп шагыйрь Ш. Маннурның «иҗатын» гына да искә алу җитә. Партиянең ышанычын, халыкның хөрмәтен «мин партия члены», «мин халык улы» дип әйтеп кенә түгел, бәлки эшең белән, үз хезмәтләреңдә партия идеяләрен, халык интересларын үткәрү белән генә казанып була. Безнең халкыбыз коры моңнарга, буш тезмә сүзләргә һәм бигрәк тә искелеккә сөйрәүче поэзиягә мохтаҗ түгел, бәлки аның уйларын, кичерешләрен, тормышын, көрәшен, үсеш перспективаларын матур итеп, образлар аша бирүне тели. Әгәр син моны булдыра алмыйсың, яки булдырырга теләмисең икән, син искелекне мактап, киләчәкне кара буяуга буяп җырлыйсың икән — син халык язучысы, коммунистлар партиясе язучысы түгел. Ленин бу хакта болай язды: «һәркем, кечкенә генә булса да чикләүсез, бөтен теләгәнен га арга һәм сөйләргә ирекле. Ләкин һәрбер ирекле союз (шул исәптән партия) партиягә каршы карашлармы тарату өчен партия фирмасы белән файдаланучы членнарны куарга да шулай ук ирекле» (Ленин, «Әдәбият турында», 8 бит). ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында карары тагын бер кат ленинизмның әдәбият турындагы положениеләрен безнең хәтеребезгә тө. шерде. Шулардай чыгып ВКП(б) Үзәк Комитеты хәзерге совет әдәбиятының торышына тирән анализ ясады, Ахматова һәм Зощенко кебек партиядән, халыктан чкттә торучы, әдәбиятта идеясезлекме алга сөреп, хәзерге шартларда иске, черек иделләрне таратучы язучыларны хурлык баганасына кадаклады. ВКП(б) Үзәк Комитеты совет язучылары арасында иске буржуаз культура каршында баш ию, реакцион буржуазия идеологиясе йогынтысында язылган художество әсәрләре булуы фактларына каршы кискен отпор бирде. Клара Цеткин белән булган беседасында Ленин «Көнбатышта хөкем сөрүче сәнгать модасына карата аңсыз ихтирам күп» (212 бит) булуының зарарлы икәнлеген аңлатты. Пролетариат язучылары революционерлар булырга, «хәзерге заман культурасы югарылыгында» тора алырлык, социализм идеясе белән сугарылган яңа әдәбият тудырырга тиешләр, дип әйрәтте Ленин. «Җир йөзен канга батырган һәм кешелек дөньясын ачлыкка һәм кыргыйлыкка илтеп җиткергән капитализм дигән кыргый ерткычны җир шарының бер почмагында беренче буларак аяктан егуның безгә насыйп булуы белән без горурланырга һәм үзебезне бәхетле санарга хаклыбыз» (135 бит) дип язды Ленин. Совет язучысы менә шушы горурлык белән сугарылган булырга, искелекне җимереп, яңа социалистик тормышны төзүче халыкка лаеклы художество әсәрләре тудырырга тиеш. Аңар искелек каршында, реакцион буржуаз культура кар,- шында тез чүгү хисе чит булырга тиеш. сЛеннн әдәбият турында» 114 Шул ук вакытта Ленин: «Матурны хәтта «иске» булса да сакларга, үрнәк итеп алырга һәм шуңардан чыгып эш итәргә» кирәклекне аңлатты. Без реакцион буржуаз әдәбиятка нәфрәт белән карау, аңар каршы кискен көрәш алып бару беләк бергә, үткән заман биргән культура һәм әдәбият байлыгын ихтирамлыйбыз, аны файдаланабыз. Без бигрәк тә прогрессив рус әдәбияты тарихы белән горурланабыз, мактанабыз һәм совет әдәбиятын октябрьгә кадәрге рус әдәбияты классикларының гүзәл художество әсәрләре байлыгына таянып үстерәбез. В. И. Ленин рус әдәбияты үсеше белән тирәнтен кызыксынды һәм рус әдәбияты турында әдәбият тарихында гүзәл сәхифә булып кергән бик күп тәнкыйть әсәрләр язды. Герцен, Белинский, Чернышевский, Салтыков-Щедрин, Лев Толстой иҗатлары турында Ленинның җыентыкка кергән мәкальләре марксистик-ленинчыл әдәби тәнкыйтьнең гүзәл үрнәге алар. Ленин— рус әдәбиятын тирәнтен һәм бөтен нечкәлеге белән белде һәм аның дәртле пропагандисты булды. Ленин әдәбиятны өйрәнүгә материалистик теорияне һәм диалектик методологияне оста кулланды һәм язучыларның катлаулы әсәрләренә идея һәм эстетика ягыннан дөрес бәя бирде, аларның культура үсеше тарихында тоткан урыннарын, уңай һәм кире якларын ачык күрсәтте. Герценның иҗатына карата Ленин болай язды: «Эшчеләр партиясе Герценны, обывательчә мактау сүзләре әйтү өчен түгел, бәлки үз бурычларын аңлау өчен, рус революциясен хәзерләүдә бөек роль уйнаган язучының чын тарихи урынын аңлау өчен искә алырга тиеш» (11 бит). Ленин һәр язучыны өйрәнгәндә аның революцион хезмәтен, прогрессив ролен ачуны һәм шул ук вакытта аның иҗатындагы кимчелекләрне, ялгышлыкларны рәхимсез күрсәтүне таләп итте. Ха-- лыкка ирекле сүз белән мөрәҗәгать иткән бөек демократ, революцио- вер, социалист Герценның иҗатыннан «пролетариат аның үрнәгендә революцион теориянең бөек әһәмиятенә өйрәнә; — революциягә чын күңелдән бирелгәнлек һәм халыкка революцион өндәү белән мөрәҗәгать итү... әрәмгә китми икәнен аңларга өйрәнә» — (17 бит) дип язды Ленин. Шуның белән бергә Ленин Герценның йомшак якларын, революцион халыкны аңлый алмавын, либерализмга тайпылышларың күрә белергә өйрәтте. Герцен һәм Чернышевский турында Ленин: «социал-демократларны сез үз заманының шушы иң яхшы кешеләренең бик зур тарихи хезмәтләренә бәя бирә белмәүдә, алариың истәлекләрен тирән хөрмәтли белмәүдә гаепли алмассыз» (31 бит) дип язды. Ленин Чернышевский иске, ярым феодаль, крестьян общинасы аркылы социализмга күчү турында хыялланучы утопист кына дип түгел, бәлки революцион демократ, 1861 елгы «крестьян реформасы» ның кабахәтлеген даһиларча күрек фаш итүче «бөек рус язучысы, Россиядәге беренче социалистларның берсе» (38 бит) итеп күрсәтә. Ленин — крепостник-алпавыт режимы ерткычлыгын рәхимсез фаш итүче Некрасовка һәм Салтыков- Щедринга югары бәя бирде, Некрасовның «Халык Блюхерны түгел, ахмак милордны да түгел, Белин- скийны, Гогольне алып кайгыр базардан» дип рус халкының киләчәгенә ышануын, Салтыков-Щедринның либераль буржуазияне аяусыз мыскыллавын рус революционерлары өчен һәм революцион язучылар өчен үрнәк итеп куя. Ленинның Лев Толстой турында мәкаләләре аеруча зур әһәмияткә ия булып торалар. Бу мәкаләләрдә Ленин язучы хезмәтенә рус революциясенең характеры һәм анык хәрәкәтләндерүче көчләре ноктасыннан карап тирән анализ ясады. «Социал-демократик пролетариат күзлегеннән караганда гына, Тол- стойга дөрес бәя бирергә мөмкин» дип язды Ленин (63 бит). Толстой иҗаты — гаять каршылыклы. Бөтен «Ленин әдәбйят турында» 115 дөнья әдәбиятында беренче урында тора торган әсәрләр биргән гениаль художник бер яктан үз әсәрләрендә ялганга, фальшька каршы искиткеч көчле протест белдерде, капиталистик эксплоатацияне рәхимсез тәнкыйть итте, хөкүмәтнең көчләүләрен, суд һәм дәүләт идарәсе комедиясен фаш • итте. Икенче яктан, Толстой — Христос белән саташты, көчләү юлы белән «явызлыкка каршы тормаска» үгетләде, эшчеләр хәрәкәтен, аныц социализм өчен көрәштәге ролен һәм рус революциясен ацлый алмады. Толстой иҗатындагы бу каршылыклар очраклы хәлме? Моның сәбәбе кайда? Ленин менә бу сорауга бердән-бер дөрес җавап бирде, бу каршылыклар — Толстойныц шәхси фикеренең генә каршылыклары түгел, бәлки Толстой яшәгән чордагы рус җәмгыятенең социаль каршылыклары чагылышы икәнен күрсәтте. «Толстой беренче рус революциясенең бөтен тарихи үзенчәлек билгеләрен, аның көчен һәм аның йомшак ягып — һәм художник буларак, һәм фикерләүче буларак — үзенең әсәрләрендә искиткеч рельеф төстә гәүдәләндерде» (61 бит). Менә шуңар күрә дә Ленин Толстенны «рус революциясенең көзгесе» дип атады. Ленин Толстой иҗатында «алдынгы сыйныфларны агарту өчен кыйммәтле материал бирергә сәләтле булган критик элементлар»га (81 бит) бик зур әһәмият бирде. Ленин массалар тарафыннан һәрвакыт кадерләнәчәк һәм укылачак художество әсәрләре биргән Толстойныц иҗатын барлык кешеләр милке итү өчен көрәшКә чакырды. «Толстойныц калдырган мирасында үткән заманга калмыйча, киләчәккә хас булган нәрсә бар,— дип язды Ленин. — Бу мирасны Россия пролетариаты үзенә ала һәм шул мирас өстендә эшли* Ул хезмәт иясе һәм эксплуатацияләнүче массаларга Толстойныц дәүләтне, чиркәүне, хосусый җир милкен тәнкыйтьләвенең әһәмиятен аңлатыр... ул моны массалар... патша Монархиясе һәм алпавыт җир биләвенә яңа удар ясауга күтәрелсеннәр өчен эшләр. Массага ул Толстойныц капитализмны тәнкыйтьләвен аңлатыр... ул моны массалар... капитализмны бәреп төшерсеннәр һәм халыкның хәерчелеге, кешенең кешене эксплуатацияләве булмаячак яңа җәмгыять төзесеннәр өчен эшләр» (65 бит). Ленинның Герцснга, Белинскийга, Чернышевскийга, Некрасовка, Салтыков-Щедринга, Толстойга карата тәнкыйть мәкаләләре безне рус әдәбиятының үткәнен, аның бөеклеген һәм прогрессив ролен дөрес анлар- га, халкыбызда тарихыбыз белән горурлану хисен үстерергә өйрәтә. Совет язучысы һәм әдәби тәнкыйтьчесе халык өчен иҗат пткәндә бөек рус демократик язучыларыннан үрнәк алырга, алардан «төбенә кадәр дулкынланган зур халык диңгезен» художество әсәрләрендә күрсәтә белергә өйрәнергә тиешләр. Ленин пролетариат язучысыннан, совет әдәбиятыннан менә шуны таләп итте. Пролетариат әдәбиятын үстерүгә Ленинның никадәр зур әһәмият бирүен, бу әдәбиятның партия идеясе белән сугарылган булуы өчен аныц ничек көрәшүен без Ленинның Горь- кийга булган мөнәсәбәтеннән ачь1й күрәбез. Совет әдәбиятының нигезен салучы Горький үз тормышын Ленин һәм Сталин белән, большевиклар- партиясе белән, хезмәт халкы белән тыгыз бәйләнгән булуы аркасында гына, әдәбиятта партия принципын, социалистик реализмны эзлекле уздыруы аркасында гына дөнья күләмендә иң бөек язучы булып үсте. Ленин Горький* ны менә шуның өчен яратты, аңар югары бәя бирде. «Горький — һичшиксез, пролетариат сәнгатенең йц күренекле вәкиле» (87 бит), «Горький пролетариат сәнгате эШендә авторитет, бу бәхәссез» (88 бит), «Иптәш Горький үзенең бөек художестволы әсәрләре аркылы Россия, нең һәм бөтен дөньяның эшче хәрәкәте белән үзен бик нык бәйләде» (89 бит) дип язды Ленин. Ленин ГорькййнЫ партия • эшенә «Ленин әдәбият турында» 116 тирәңрок тартырга тырышты, аңарга «Пролетарий» да әдәби-тонкыйть бүлеген тапшыруга зур әһәмият бирде, аның «Звезда»га ярдәм итүе белән, Май листогы язуы белән шатланды, Горькийга партия эчендәге көрәшне, большевиклар политикасының хаклылыгын аңлата барды, аның сәламәтлеге турында аталарча кайгырту чанлык күрсәтте. Шул ук вакытта Ленин Горький иҗатында очраган ялгышлыкларны ачты, аның кайчакта «ялгыш язып куюы» белән борчылды. Моның өчен ул Горькийны ачы тәнкыйтьләде һәм аңар хаталарын төзәтергә ярдәм итте. Бу — Ленин — Сталин партиясенең совет язучылары турында кайгыртучанлыгының гүзәл бер үрнәге. Безнең илдә язучылар өчен партия һәм совет хөкүмәте тарафыннан тудырылган шартларның моңар кадәр бер кайда да булганы юк. Үз иле белән, куәтле Совет дәүләте белән, героик совет халкының көче белән, җитәкчебез большевиклар партиясе белән горурланган совет язучысы үзен һәм үзенең художество әсәрләрен партия идеяләре белән сугарырга тиеш, партиянең әдәбият турында тирән кайгыртуына художество һәм идея ягыннан "югары сыйфатлы әсәрләр белән җавап бирергә тиеш. Совет язучысының эше — халык эшенең, партия эшенең аерылгысыз состав өлеше ул. Үз ватанына, үз халкына, җитәкчебез һәм җиңүлә- ләребезне оештыручы булган Ленин — Сталин партиясенә хезмәт итүдән дә изге һәм мактаулы бурыч юк. Әдәбият өлкәсендә эшләүче иптәшләр, бигрәк тә яңа үсеп килә торган яшь язучыларыбыз үз эшләренең безнең гомуми эшебез өчен, коммунизм төзү өчен никадәр кирәкле булуын акласалар, үзләренең талантларын, көчләрен, белемнәрен менә шул бөек эшкә никадәр ныграк буйсындырсалар — матур әдәбиятыбыз шул кадәр тизрәк һәм күбрәк чәчәк атар, совет кешеләренә яңа көчләр бирерлек, аларны яңа җиңүләргә рухландыра алырлык җимешләр бирер. «Ленин әдәбият турында» җыентыгы әдәбиятның, сәнгатьнең, культураның бик күп һәм киң мәсьәләләрен эченә ала. Бу китап әдәбият тарихын һәм теориясен өйрәнүчеләр өчен гүзәл кулланма. Ул һәрбер язучының һәм тәнкыйтьченең генә түгел, әдәбияг белән кызыксынучы һәрбер кешенең (ә алар бездә меңнәр, ун меңнәр) өстәл китабы булырга тиеш һәм булачак. Тәрҗемәче С. Файзуллин һәм редактор М. Максуд иптәшләр зур һәм әһәмиятле эш башкарганнар. Ләкин җыентыкның тәрҗемәсендә җитешсез яклар да бар. Тәрҗемәче һәм редактор бу эштә әле бөтен көчләрен биреп бетергәннәр дип әйтеп булмый. Ә мондый хезмәтне аеруча игътибар белән, аеруча җентекләп башкару кирәк иде. Җыентыкны укуы авыр. ЛАоны бәлки Ленин теленең катлаулы булуы белән аңлатырга кирәктер? һич юк. Шул ук текст рус телендә бик җиңел аңлаешлы, ә татар телендә- гесен аңлау өчен нке-өч кат укырга. кирәк. Бер генә мисал. 15 биттә менә шундый җөмлә бар: «Либерал Тургенев Александр II гә хосусый хат язып, үзенең са- дыйк тәбәгалек хисләрен белдергәч һәм поляк восстаниесен басканда яраланган солдатлар өчен ике алтын тәнкә бүләк иткәч, «Колокол», «Чал чәчле» (ирләр җенесеннән- булган) Магдалина үзенең тәүбәгә килгәнен падишаһ белми, дигән газаплы уйлардан йокысыз калганлыгы турында падишаһка язды» дип язды». Бу җөмләне җиңелрәк итеп тәрҗемә итү мөмкин иде. Аннан сон, «верноподданническое»ны гарәпчә «садыйк тәбәгалек»тән башка * татарча сүз яки сүзләр белән тәрҗемә итеп булмыймени? Телебездә кулланылмый торган мондый гарәп сүзләре китапта еш кына очрыйлар. 16 биттә «честь» «гыйффәт» дип, 36 биттә «всестороннее» «әтрафлы» дип тәрҗемә ителгән. Ленин нәкъ менә шул турыда: «Ленин әдәбият турында» «Безгә инде чит сүзләрне кирәксез куллануга каршы сугыш игълан итәргә вакыт түгелме икән?» дип язды бит (Җыентык, 157 бит). «Полная страха и надежды на милосердие божье» дигән җөмләне ни өчендер озынайтып «куркаклык белән һәм алла үзенең мәрхәмәтен салыр, дигән өмет белән тулган» дип тәрҗемә иткәннәр. (29 бит). «Алла мәрхәмәтенә өмет белән» дигәндә җииаграк түгелме соң? 60 биттә «серьезный» сүзе «серьез» дип бирелгән. Гарәптән кергән булса да, инде татар сүзе булып тәмам әверелгән, һәркемгә аңлаешлы «җитди» сүзе моны алмаштырыр иде бит. «Высшая помещичья знать» дигән сүзләрне (69 бит) тәрҗемәчеләр «асылзатлы алпавытларның югары катлавы» дип бирәләр. Биредә «асылзатлы» нигә кирәк — төшенеп булмый. Ул бәлки «знать» сүзен алыштырадыр, дисәң, аңар да туры килми. Рус телендә җыентыкта «The Daily Telegraph» дигән сүзләрне сноскада «Ежедневный телеграф» дип аңлатып биргәннәр. Ә татар телендә чыгаручылар ни өчендер татар укучыларына инглиз газетасы исеменең мәгънәсен аңлатып бирергә кирәк тапмаганнар (85 бит). Тәрҗемәче һәм редакторны» 206 биттә «картавый» сүзен «сакау» дип тәрҗемә итүләре белән шулай ук килешәсе килми. Моңарга татарча сүз табып булмый икән, русча калдырып, аңлатма бирергә мөмкин иде. Сакау дигән сүз ул кешенең телендә зур гариплекне аңлата. Аны куллану тәрҗемәдә җиңел юлга басу түгелме һәм бу Ленин образын бозып күрсәтүгә китермиме? Бу кимчелекләр, әлбәттә, китапның кыйммәтен югалтмыйлар. Татар язучылары һәм укучылары тарафыннан озак көтелеп алынган, әдәбият турында марксизм-ленинизм тәгълиматын өйрәтүче бу китапның басылып чыгуы — әдәбчлт тормышында күренекле вакыйга ул