Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

СОВЕТЛАР СОЮЗЫНДА КҮРЕНЕКЛЕ ХУДОЖЕСТВОЛЫ ПРОЗА ӘСӘРЛӘРЕ ӨЧЕН СТАЛИН ПРЕМИЯЛӘРЕ САНЫН АРТТЫРУ СССР Совнаркомының «Әдәбпят буенча Сталин исемендә премияләр билгеләү турында* 1940 елда чыгарылган карарын беркадәр үзгәртү йөзеннән, ССР Союзы министрлар Советы күренекле художестволы проза әсәрләре өчен ел саен бирелә торган Сталин премияләре санын 12 гә кадәр арттырырга һәм беренче һәм икенче дәрәҗә премияләрдән тыш, өченче дәрәҗә премияләр билгеләргә карар бирде. СССР /Министрлар Советы һәркансы 100.000 сухМ күләмендә беренче дәрәҗәдә өч премия, һәркайсы 50.000 сум күләмендә икенче дәрәҗәдә дүрт премия һәм һәркай- сы 25.000 сум күләмендә өченче дәрәҗәдә биш премия билгеләде. БӨТЕМРОССИЯ ХУДОЖЕСТВО АКАДЕМИЯСЕН СССР ХУДОЖЕСТВО АКАДЕМИЯСЕ ИТЕП ҮЗГӘРТЕП КОРУ СССР Союзы Министрлар Советы Бөтенроссия Художество академиясен СССР Художество академиясе итеп үзгәртеп корырга карар бирде. СССР Художество академиясе рәсем һәм скульптура өлкәсендәге аеруча күренекле эшлеклеләрне берләштерә торган югары квалификацияле художниклар хәзерләү эше алып баручы югары фәнни учреждение булырга тиеш. СССР Художество академиясенең төп бурычлары түбәндәгеләр: Социалистик реализм принципларын эзлекле рәвештә тормышка ашыру һәм СССР халыклары сәнгатенең һәм аерым алганда рус реалистик мәктәбенең иң яхшы прогрессив традицияләрен тагын да үстерү нигезендә совет сынлы сәнгатенең барлык формаларын туктаусыз күтәрүне һәм үстерүне тәэмин итү; Совет художникларының иҗатын үстерүгә актив ярдәм итү, совет сынлы сәнгатенең — рәсем ясау, скульптура, графика һәм халык сәнгатенең иҗат практикасын гомумиләштерү; Марксизм — ленинизм методологиясе нигезендә сәнгать теориясе, тарихы һәм художество тәнкыйте мәсьәләләрен эшләү; Совет халкы арасында совет сынлы сәнгатен һәм аның казанышларын киң пропагандалау һәм хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүдә сәнгатьнең ролен күтәрү; Формализмга, натурализмга һәм хәзерге заманның төшенке буржуаз сәнгатенең башка күренешләренә каршы, иҗатта ндеясезлеккә һәм аполитизмга каршы, эстетика өлкәсендәге ялган фәнни һәм идеалистик теорияләргә каршы көрәш; Сынлы сәнгать өлкәсендә югары квалификацияле художниклар (рәсем ясаучылар, скульпторлар, графиклар), һәм фәнни ра^ ботниклар хәзерләү һәм тәрбияләү, шулай ук яшь совет художникларының нҗат квалификациясен күтәрүгә барлык чаралар белән ярдәм итү. Художество әсәрләрен үтәүдәге төрле ысулларның: мозаика, фреска, майлы буяу белән рәсем ясау, акварель, таштан эшләү, коеп эшләү полиграфия эше һ. б. ысулларның технологиясе, шулай ук художество- материаллары технологиясе мәсьәләләрен эшләү. СССР Художество академиясе академиклардан, хөрмәтле членнардан, член корреспондентлардан, фән сотрудникларыннан, академия учреждениеләрендә эшләүче укытучылардан һәм башка белгечләрдәй торачак. СССР Художество академиясенең, чын членнары итеп сынлы сәнгать өлкәсендә күренекле әһәмияте булган художество әсәрләре яки фәнни хезмәтләр биргән художниклар һәм фән эшлеклеләре сайлана алалар; СССР Художество академиясенең хөрмәтле членнары итеп СССР ның һәм шулай ук башка илләрнең сынлы сәнгатьне бөтен дөнья күләмендә әһәмияте булган хезмәтләр белән баеткан художниклары һәм фән эшлеклеләре сайлана алалар, членкорреспондснтлар үзләрен художество иҗаты һәм фән эше өлкәсендә- аеруча күрсәткән художниклардан һәм сәнгать белгечләреннән сайланалар. СССР Художество академиясенең президенты итеп иптәш А. М. Герасимов расланды; вицепрезидентлар итеп М. Г. Ма- иизер һәм Ф. Ф. Федоровский иптәшләр сайланды. ТАТАРСТАНДА «ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ КӨТЕПХАНӘСЕ» Шушы исемдә, Татгосиздатның матур әдәбият секторы Бөек Октябрь социалистик революциясенең XXX еллыгына, рус телендә, татар совет язучыларының түбәндәге әсәрләрен басып чыгара: Шәриф Камал «Соры күзле карт бүре» <«Матур туганда» романыннан өзек), Һади Такташ— Шигырьләр, Кави Нәҗми—«Бистә малае» (хикәя), Әхмәт Ерикәй—Шигырьләр, Афзал Щамов — «Миңнур карт», (хикәя), Тадел 'Кутуй — «Без — сталин- градлылар» (хикәяләр), Г. Разин — «Язгы төндә» («Намус» романыннан), Гариф Галиев — «Аларның мәхәббәте» (хикәя), Сибгать Хаким — «Шагыйрьнең бала чагы» (поэма), И. Гази. — «Алар өчәү иде» (хикәя), Г. Әпсәләмов — «Давыл» (хикәяләр), Нур Баян — Шигырьләр, Ф. Кәрим — Шигырьләр, Әхмәт Исхак—Шигырьләр, Г. Гобәй — «Дулкыннар шаулыйлар» («^Маякчы кызы» повестеннан өзек), А. Әхмәт—«Кара алтын» (очерк) һ. б. ЗУР ДРАМА ТЕАТРЫНДА СЕЗОН АЧЫЛУ Казанның Зур драма театрында яңа сезон, А. Толстойның «Михнәт чигеп йөрү» исемле романы буенча язылган пьеса белән ачылды. Театр шулай ук «Тирән тамырлар» исемле яңа примьераны күрсәтте. Театрда Мольерның «Тартюф» пьесасын куюга хәзерлек бара. Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең 30 еллыгына карата театр «Командарм» дигән пьесаны куячак. ТАТАР ДӘҮЛӘТ ОПЕРА ҺӘМ БАЛЕТ ТЕАТРЫНДА Август аенда Татар дәүләт опера һәм балет театры РСФСР ның һәм ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановның «Ильдар» операсы белән үзенең 1947—48 елгы сезонын башлап җибәрде. ХУДОЖНИКЛАР 22 августта, Татарстанның Дәүләт музее бинасында, художникларның иҗат конференциясе ачылды. Конференциядә Татарстан, Башкыртстан, Удмуртия, Чувашстан, Мари һәм Мордва Автономияле республикаларының художниклары катнашты. Шул уңай белән музейның художество бүлегендә күргәзмә оештырылды. Зур залга һәм бүлмәләргә шушы республикалардагы художниклар тарафыннн эшләнгән 200 гә якын картиналар, портретлар, скульптура һәм графика әсәрләре куелды. Конференцияне Всекохудожник правле- ниесе председателе урынбасары иптәш Д. С. Суслов ачты. Ул үзенең кереш сүземдә совет художниклары алдында тора Театр Чайковскийның «Аккош күле» исемле балетын куюга хәзерләнә. Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең 30 еллыгына театр Нәҗип Җиһановның «Шагыйрь» исемле яңа операсын куячак. КОНФЕРЕНЦИЯСЕ торган бурычларга тукталып үтте. Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең 30 еллыгы хөрмәтенә Москвада зур художество күргәзмәсе оештырылачагын искә алып, бу күргәзмәгә СССР ның барлык өлкәләрендәге һәм республикаларындагы художникларның үз әсәрләре белән катнашачагын әйтте һәм тугандаш республикалардагы художникларны, күргәзмәгә нң яхшы әсәрләрен җибәрергә чакырды. Аннары конференциядә художество сәнгатенең бурычлары турында сәнгать белгечләренең докладлары тыңланды. Докладлардан соң конференция күргәзмәгә куелган әсәрләрнең уңышлы һәм уңышсыз якларын тикшерд