Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧЫН КЕШЕ

Борис Николаевич Полевой күренекле рус совет язучыларыннан берсе. Аның ■хЧын кеше турында повесть» исемле әсәрен укучылар массасы яратып каршы алды. Бу әсәр быел икенче дәрәҗә Сталин премиясе белән бүләкләнде. Без Борис Полевойның бу повестен журналыбызда тулы килеш урнаштырабыз. Беренче бүлек 1 Йолдызлар әле үткен һәм салкын ялтырыйлар, ләкин күк йөзе Көнчыгышта инде яктыра башлады. Агачлар акрынлап караңгылыктан чыктылар. Кинәт аларның башлары буйлап көчле суык җил үтеп китте. Урман шунда ук җанланды һәм күңелле шаулый башлады. Йөзәр еллык наратлар, шау-шу килеп, үзара сөйләштеләр, һәм тирбәлеп торган ботаклардан коры бәс йомшак кына коелды. Кинәт искән җил кинәт тынды да. Агачлар яңадан катып калдылар. Шунда ук бөтен иртәнге урман авазлары ишетелә башлады: күрше аланда бүреләр талашуы, төлкеләрнең сак кына өреп-өреп куюлары һәм йокыдан уянган тукранның беренче кыюсыз гына чукулары ишетелде, һәм тукранның тукуы шундый музыкаль булып яңгырады ки, әйтерсең лә ул агач кәүсәсен түгел, бәлки скрипканы чукын иде. Нарат башларының йомшак ылыслары арасыннан тагын көчле җил үтеп китте. Яктырып калган күк йөзендә соңгы йолдызлар тын гына сүнделәр. Төнге караңгылык калдыгыннан тәмам арынган урман яшел һәм мәһабәт булып басып калды. Наратларның бөдрә башлары, чыршыларның үткен очлары . кып- кызыл булып нурланудан кояш чыкканлыгы һәм бүгенге көннең аяз, салкын булачагы беленеп тора иде. Тәмам яктырды. Бүреләр, төнге ашларын сеңдерү өчен, чытырманлык эченә кереп киттеләр, төлке дә аланлыктан китеп югалды, аңардан соң кар өстендә хәйләкәр буталган челтәрле эз калды. Карт урман тигез һәм өзлексез шаулый башлады. Бары тик кошларның ыгызыгысы, тукранның тукылдатуы, ботактан ботакка очкан саргылт песнәкләрнең күңелле сызгырулары һәм күкшә кошларының комсыз, коры авазлары гына урманның дулкын-дуледаошты БОРИС ПОЛЕВОЙ Б. Полевой кын булып таралган сузынкы, шомлы һәм сагышлы тавышына күңеллелек кертәләр иде. Кара, үткен борынын чистартып, зирек агачында утырган саескан кинәт башын кыйшайтты, тыңлап торды һәм, муенын сузып, очып китәргә хәзерләнде. Ботаклар кыштырдап китте. Урман арасыннан, юлни сайлап тормыйча, ниндидер зур, көчле бер нәрсә чыгып килә иде. Куаклар шатыршотыр итте, яшь наратларның башлары чайкалдылар, кар катламы шыгырдап иңде. Саескан кычкырып куйды һәм, койрыгын җәеп, ТУП-ТУПЫ очып китте. Иртәнге бәс белән агартылган ылыслар арасыннан җәп-җәп мөгезле соры баш күренде. Аның куркынган' күзләре зур аланны тикшереп чыктылар. Кайнар пар бөркеп торган ал борын тишекләре, сулкылдап, хәрәкәтләнделәр. Карт пышый, таштан ясалган шикелле, катып калды. Бары тик йоннары укмашып беткән тиресе генә арка турысында тартышып торды. Сак колаклары һәрбер тавышны ишетәләр һәм аның ишетү көче шундый үткен, ул нарат каерысы астында үзенә юл сала торган агач кортларының кыштырдавын да ишетә иде. Ләкин шушындый үткен колаклар да урман эчендә, кошлар шау-шуынпзн башка, тукран тукылдатуыннан башка һәм нарат очларының тигез генә гөрләвеннән башка бернәрсә дә ишетмәде. Ксдагы тыныч булырга куша, ләкин борыны куркыныч барлыгы турында хәбәр итә иде. Эрегән карның саф исенә бу кара урман өчен ят булган үткен, авыр һәм шикле исләр килеп кушылалар. Менә хайванның монсу кара күзләре ялт иткән кар кабыгы өстендә кара фигуралар күреп алдылар. Ул. чы- тыгмзнлык эченә сикерергә хәзер т. ?ган хәлдә, пружиналанып, тын гына басып калды. Ләкин кешеләп хәрәкәтләнмәделәр. Алар белән кар өсте туган. урыны-урыны белән кешеләр берсе өстендә берсе яталар. Алар б . күп. ләкин берсе дә урманның мәңгелек тынлыгын бозмын, хәрәкәтләнми. Янәшә генә ниндидер коточкыч нәрсәләр көрт астыннан күренеп торалар. Әлеге үткен һәм борчый торган исләр шушы нәрсәләрдән аңкып иде. Урман кырыенда, куркынган күзләре белән кырын карап, бу хәрәкәтсез, тын һәм күрер күзгә бөтенләй юаш кешеләргә ни булганын аңламыйча, пышый басып торды. Менә югарыдан ишетелгән тавыш аның игътибарын җәлеп итте. Хайван сискәнеп китте, арка тиресе тартышып куйды, арткы аяклары тагын да сыгыла төштеләр. Ләкин бу тавыш та куркыныч тавыш түгел иде. Әйтерсең лә берничә коңгыз, каты гүелдәп, чәчәк атып килгән каен яфраклары арасында әйләнәләр, һәм аларның гүелдәү* тавышына кайвакыт: сазлыктагы кичке тартар тавышына охшаган кыска-кыска һәм еш-еш чатырдап китүләр килеп кушыла. Менә коңгызлар үзләре дә күренде. Канатларын ялтыратып, алар суык, зәңгәр һавада биешәләр. Югарыда тагын һәм тагын шатырдап куя. Менә коңгызларның берсе, канатларын җыеп тормастан, аска таба омтылды. Калганнары тагын зәңгәр күктә биешә башладылар. Хайван үзенең киерелгән мускулларын җибәрде, аланга чыкты, күккә кырын күз салып, каты карны ялап куйды, һәм кинәт һавада бнеп торган коңгызларның тагын берсе иптәшләреннән аерылды һәм, үз артында зур, озын койрык калдырып, туп-туры аланга таба төшә башлады. Ул шул хәтле тиз үсте, пышый куаклар арасына сикереп керергә чак кына өлгерде, шул арада, көзге давылдан да куркынычрак бер мәһабәт нәрсә наратларның башына килеп бәрелде һәм җиргә шундый каты килеп төште, бөтен урман гөрләп, ыңгырашып кунды. Янгы- пау тавышы, урман эченә ыргылган пышыйны узып, агачлар башыннан чапты. Бу тавыш яшел ылыслар арасында югалды. Самолет килеп бәрелгәч. агач очларын.:ан сибелә башла- Б. Полевой .30 гесез газаплар кичергән тәнен коточкыч арганлык биләп алды. Ул хәтта бармагын да кыймылдата алмады һәм үзенең моннан бары тик бер-ике генә сәгать элек хәрәкәтләнгән булуын күз алдына китерә алмый иде. — Шулай итеп урманда яшисезмени? — дип сорады Алексей. Аның тавышы көчкәкөчкә ишетелде. — Шулай шул, урманда торабыз. Без хәзер өчәү: Федька белән мин дә аннары әниебез. Нюша исемле сенлебез бар иде, кышлый үлде, шешенде дә үлде, тагын бер кечкенәбез үлде, шулай итеп өчәү без хәзер... Ничек, немецлар кире кайтмаслармы, ә? Безнең бабай, әнинең әтисе була иде ул, хәзер председатель урынында эшли, менә ул әйтә: кайтмыйлар инде алар, ди, үлгән кешене кабердән кире апкайтмыйлар аны, ди. Әниебез һаман курка, һаман качарга җыенып йөри, кайтып килсәләр нишләрбез, ди... Әнә бабай белән Федька да килә- ләр, кара әнә! Урман буенда басып торган сары чәчле Федька озын буйлы, бөкерерәк бер картка бармагы белән Алексейны күрсәтте. Картның өстендә суган кабыгына манып, өй тукымасыннан тегелгән чикмән, билендә киндерә, башында немец офицерлары кия торган фуражка иде. Бу карт, малайлар теле белән әйтсәк, Михаил бабай, озын буйлы, бөкерерәк һәм ябык бер кеше. Аның йөзе ягымлы, күзләре балалар күзләре шикелле саф һәм якты, көмеш шикелле агарган сакалы сирәк һәм йомшак булып, ул авыл художнигы тарафыннан ясалган Николаугод- никка охшаган иде. Бөтенләй диярлек чуар ямаулардан гына торган иске сарык тунына Алексейны төргәндә, аның җиңел гәүдәсен бик ансат әйләндереп, сабыйларча гаҗәпсенү белән гаҗәпләнеп сөйләнде: — Аһ, нинди бәла бит, кеше дигәнен бөтенләй кипшенгән! Ай, ходае?.:, бөтенләй коры сөяккә калган бит. Бу сугыш дигәнең кешеләрне нишләтми. Айяй-яй! Ай-яй-яй! Яңа туган баланы салган шикелле, сакланып кына Алексейны кечкенә чанага салды, киндерә белән бәйләп куйды, бераз уйланып торды да, өстендәге чикмәнен салып„ Алексейның баш астына кыстырды. Аннары алга чыгып, капчыктан ясалган кечкенә генә камытны киеп, чанага җигелде, малайларга да берәр киндерә очы тоттырып: «Я» аллага тапшырдык!»— диде, һәм» алар өчәүләп чана табанына ябыша торган һәм, аяк баскан саен иңеп, бәрәңге оны шикелле шыгырдый торган юеш кар өсләп тартып киттеләр. 15 Моннан соңгы ике-өч көндә Алексей куе һәм эссе томан эчендә ятты һәм шушы томан аркылы вакыйгалар аңа төш шикелле, хыял шикелле генә булып тоелдылар. Чынбарлык саташулы төшләр белән бергә буталды, һәм күп вакытлар үткәннән соң гына Алексей чын вакыйгаларны үз тәртипләрендә исенә төшерә алды. Качак авыл кара урман эчендә утырган. Әле эреп җитмәгән кар белән һәм яшел ылыслар белән капланган землянкаларны беренче карауда күреп бетерүе дә кыен. Алардан чыккан төтен җирдән чыга шикелле иде. Бхрсгә Алексей килеп кергән . көнне монда бөтенесе дә тын һәм юеш булып, төтен мүккә сарыша, агачларга эленә иде, һәм Алексейга бу урын сүнми торган урман янгыны белән чолгап алынган шикелле тоелды. Авылның бөтен халкы — күбесенчә хатын-кыз, бала-чага һәм берничә карткоры, Михайланын урманнан совет очучысын, Федька әйтүенчә, «сөяккә калган» бер кешене алып кайтачагын белгәч, барысы да каршы алырга чыктылар. Өч кеше җигелгән кечкенә чана агачлар арасыннан килеп чыккач, хатынкыз чапаны сарып алды һәм, аяк астына керә торган бала-чагаларны суккалантөрткәләп, аһ-ваһ килеп, төрле сүзләр такмаклап һәм елый-елый, чана артына тагылды- Чын кеше 3 ган бәс ялтырап, очкынланып коелды. Яңадан куе һәм көчле тынлык урнашты, һәм шушы тынлык эчендә ап-ачык булып кешенең ыңгырашуы ишетелде, һәм каты гөрселдәү тавышыннан куркып, урман эченнән аланга йөгереп чыккан аюның аяк астында каты карның авыр шыгырдавы ишетелде. Аю бик зур, бик карт һәм йонлач иде. Аның эчкә баткан корсагында сәләмә йоннары толым-толым булып тырпаен торалар, арык арт саныннан Сармакбармак булып салынып төшәләр. Бу жирләрдән көзли сугыш давылы үткән иде. Ул хәтта бирегә, элек әлләнигә бер аучы белән урман сакчысыннан башка бер кеше дә аяк басмаган кара урман эченә дә килеп кергән иде. Якында гөрселдәгән сугыш тавышы әле көзли үк аюны өненнән куып чыгарган, аның кышкы йокысын бүлдергән, һәм менә хәзер ач һәм ачулы аю, җанына тынычлык таба алмыйча, урман буйлап йөри иде. Аю урман кырыена, әле яңа гына пын ый басып торган җиргә килеп туктады. Пышыйның тәмле ис аңкытып торган эзләрен иснәде, батып кергән эчен тирбәлдереп, авыр һәм йотлыгып сулады, тыңлый башлады. Пошый — китеп югалган, ләкин аның каравы янәшә генә зәгыйфь бер җан әсәренең барлыгын белдерә торган яна тавыш килә. Аюның ял йоннары үрә тордылар. Ул муенын сузды. һәм әлеге зарланулы ыңгырашу тавыш тагын ишетелде. Аю, йомшак аяклары белән сак кына басып, кар эченнән тырпаеп торган хәрәкәтсез кеше гәүдәсенә таба атлады: аның аяк асларында коры һәм каты кар шыгырдап иңде. 2 Очучы Алексей ААерссьев икеле «кләшчәгә» эләкте, һава сугышында очравы мөмкин булган иң әшәке хәл иде бу. Бөтен боернпасларып атып бетереп, фактта коралсыз калган очучыны дүрт немец самолеты чолгап алды һәм, ычкынырга, икенче курска борылырга мөмкинлек бирмичә, үз аэродромнарына таба алып киттеләр. Ә ул менә болан башланды. Лейтенант Мересьев командалыгы астындагы истребительләр звеносы дошман аэродромын бомбага тотарга юнәлгән «иллар»ны озата барды. Бу кыю операгчя уңышлы чыкты. Штурмовиклар яисә, пехота әйтмешли, һава танклары, нарат башларына орыныр-орынмас очып барып, туп-туры дошман аэродромы өстенә килеп чыктылар, бу вакыт анда зур транспорт самолетлары «юнкерслар» тезелешеп торалар иде. Зәңгәр урман сырты артыннан кинәт килеп чыктылар да, авыр «юнкерс» самолетларын тушлардан һәм пулеметлардан кургаш һәм . корыч белән коендырып, коерыклы снарядлар ташлап үттеләр. Атака барган җирдә үзенең дүрт самолеты белән һаваны саклап торган Мересьев югарыдан бик яхшы күреп торды: аэродромда кешеләрнең кара фигуралары арлы-бирле чабыштылар, тапталган кар өстендә транспорт самолетлары салмак кына кузгала башладылар, штурмовиклар, тагын һәм тагын килеп, аларны утка тоттылар һәм «юнкерс»ларның аңга килеп өлгергән экипажлары, ут астында стартка чыгып, машиналарны һавага күтәрә башладылар. Нәкъ менә шушы вакытта Алексей хаталанды. Штурмовиклар эшләгән районда һаваны нык саклау урынына, ул, очучылар әйтмешли, җиңел кәсепкә алданды. Машинасын пикегә ташлап, ул яңа гына җирдән күтәрелгән авыр һәм салмак «юнкерс» өстенә таштай ыргылды, аның сырлы дюральдән эшләнгән чуар һәм дүрт почмаклы фигурасын рәхәтләнеп кургаш белән коендырды. Үзенә нык ышанган булганга күрә, ул дошманның җиргә барып төртелүен дә күзәтеп тормады. Аэродромның икенче ягында тагын бер «юнкерс» һавага күтәрелде. Алексей аны куа китте. Атакалады, ләкин атакасы уңышсыз чыкты: аның пулялары салмак кына күтәрелеп килгән самолетның өстеннән очып үттеләр. Алексей кырт Б. Полевой 4 борылды, тагын атакалады, тагын тидерә алмады, дошманын яңадан куып җитте һәм, аның киң, дүрткел гәүдәсенә берничә озын очередь биреп, каядыр читтә, урман өстендә бәреп төшерде. «Юнкерсны» мәтәлдергәч, очсыз-кырыйсыз урманның яшел дулкыннары өстенә кара төтен баганасы күтәрелгән урында ике тапкыр тантаналы әйләнде дә, Алексей үзенең самолетын яңадан немең аэродромына таба борды. Ләкин айда барып җитәргә насыйп булмады. Ул шунда күреп алды: аның звеносының өч истребителе тугыз «миссер» белән сугышып ята иде. Күрәсең, аларны немец аэродромының командованиесе штурмовиклар һөҗүмен кире тибәрү өчен чакырткан булгандыр. Үзләреннән нәкъ өч тапкыр артыграк булган немецлар өстенә кыю-кыю ташланып, безнең истребительләр дошманны штурмовиклардан читкә алып китәргә тырышалар иде. Сугыша-сугыша, алар, урман тавыгы аучыларны үз балалары яныннан читкә алып киткән шикелле, дошманны һаман саен икенче якка тарталар иде. Җиңел эш белән мавыгып китүе өчен Алексей оялды, шул кадәр оялды ки, шлем астында битләренең ялкынланып януын сизеп торды. Ул үзенә цель итеп беркадәр читкәрәк киткән һәм, күрәсең, берәр корбан эзләп йөргән мессерны сайлап алды. Самолетын бөтен көчкә җибәреп, Алексей дошманга флангтан ташланды. Ул немецны нәкъ кагыйдә буенча атакалады. Гашеткага басканда дошман машинасының соры гәүдәсе прицел тәрәзәсендә апачык күренде. Ләкин дошман тыныч кына үтеп китте. Тими калу мөмкин түгел, чөнки цель бик якын һәм гаҗәеп яхшы күренә иде. Алексей аңлап алды: «Боеприпаслар беткән?» — һәм шунда ук аркасына салкын тир бәреп чыкканны сизде. Тикшерү өчен гашеткасына басып карады һәм гадәттә очучы үз машинасының коралын ходка җибәргәндә бөтен тәне белән сизеп тора торган калтыравык гүелдәү авазын тоймады. Заряд тартмалары буш иде: «юнксрс»ларны куып йөргәндә ул үзенең бөтен боеприпасларын атып бетергән икән. Ләкин дошман моны белми бит әле. һәм Алексей, сан ягыннан гына булса да көчләрнең нисбәтен .яхшырту өчен, коралсыз килеш сугыш өермәсенә килеп керергә булды. Ләкин хаталанды. Ул уңышсыз атакалаган истребительдә тәҗрибә- ле һәм үткен күзле очучы утырган икән. Немец самолетның коралсыз булуын сизде һәм үзенең иптәшләренә боерык бирде. .Дүрт «мессершмитт», сугыштай чыгып, Алексейны дүрт яктан кысрыклап алды һәм, аяз, зәңгәр һавада ап-ачык күренә торган пулялар белән юл күрсәтеп, аны икеле «иләшчәгә» кысты. Моннан берничә көн элек Алексей ишеткән иде: бирегә, Старая Русса районына, көнбатыштан немецларның атаклы «Рихтгофен» авиадивизиясе килгән булган. Бу авиадивизия фашистлар империясенең иң оста очучыларыннан төзелеп, Герингның үз карамагы астында эшли икән. Алексей аңлап алды: ул шушы һава бүреләре кулына эләккән һәм, күрәсең, алар аны үз аэродромнарына алып барырга һәм, тереләй плен төшерү өчен, шунда утыртырга телиләр. Ул вакыт андый вакыйгалар булгалый иде. Бер тапкыр Советлар Союзы Герое Андрей Дегтяренко командалыгы астындагы истребительләр звеносы бер немец разведчигын безнең аэродромга алып килеп удырткан иде. Пленга эләккән немецның чырайсыз озынча-яшькелт йөзе, чайкала- чайкала атлавы шунда ук Алексейның хәтеренә килде. «Пленгамы? һич вакыт! Бу номер барып чыкмас!»— дип карар итте Алексей. Ләкин ычкынырга- аңа насыйп булмады. Немецлар күрсәткән юлдан чак кына читкә тайпылса да, алар Алексейның юлын, пулемет очередьлары белән кистеләр, һәм яңадан аның күз алдына пленга төшкән немец очучысының чырайсыз йөзе, калтыранган яңак сөякләре килеп басты. Немецның йөзен. Чын кеше 5 дә ниндидер хурлыклы һәм хайваннарча курку бар иде. Мересьев тешләрен каты итеп кысты, тулы газ бирде һәм, машинасын вертикаль куеп, югарыдан очкан һәм Алексейны җиргә кысы- рыклаган немецның астына чумарга ният итте. Менә конвой кулыннан ычкынды. Ләкин немец гашеткага басып өлгерде. Мотор, ритмын җуеп, сулкылдап эшли башлады. Бөтен самолет үлем алды калтыравы белән калтырана башлады. Яраладылар! Алексей ак болыт эченә кереп яшеренергә, куып килүчеләрне юлдан яздырырга өлгерде. Ләкин инде хәзер нишләргә? Очучы яралы машинаның калтырануын бөтен тәне белән сизә, әйтерсең лә бу—имгәнгән моторның үлем белән тартышуы түгел,, бәлки аңың үз тәненең бизгәк утында калтырануы иде. Моторның кай төше яраланды икән? Самолет тагын һавада күпме тора алыр? Баклар шартламасмы? Боларның бөтенесен Алексей уйлаудан бигрәк ничектер сизенә генә иде. Ул үзен, ут төртелгән динамит шашкасында утырган шикелле сизеп, самолетны кайтыр якка, фронт сызыгына, үзебезгә таба борды, алай-болай була калса, ичмаса якын кешеләр кулы белән күмелермен, дип уйлады. Ләкин мәсьәлә шунда ук хәл ителде. Мотор тотлыкты һәм тынып калды. Самолет, текә таудан шуган шикелле, атлыгып аска төшә башлады. Самолет астында иксез- чиксез диңгез булып җәелгән урман яшел-соры дулкыннар шикелле агыла иде. «Шулай да пленда түгел!» — дип уйлап өлгерде очучы,—ул арада якынайган агачлар самолет канаты астыннан күз иярмәс тизлек белән үтеп торалар иде. Урман, ерткыч шикелле, аның өстснә сикергәч, ул инстинктив хәрәкәт белән моторның үрләткечен сүндерде. Чатырдаган каты тавыш ишетелеп китте, һәм күз ачып йомганчы бөтен нәрсә югалды, әйтерсең лә ул машинасы белән бергә ниндидер кара, җылы, куе суга батты. Кыйгачлап төшкәндә самолет нарат агачлары башына тиде. Шуңа күрә бәрелү бик каты булмады. Берничә агачның башларын сындырып, самолет кисәкләргә таралды, ләкин шуңардан бер секунд алдарак Алексой, утырган җиреннән атылып, һавага очты һәм, киң җилкәле чыршы өстенә егылып, тирән көрт эченә барып төште. Шушы аны үлемнән алып калды. Хәрәкәтсез һәм аңсыз килеш ул күпме яткандыр, Алексей . моны хәтерләми. Ниндидер билгесез кеше күләгәләре, бина шәүләләре, ниндидер сәер машиналар атлыгып күз алдыннан үтеп киттеләр, һәм алар- ның давыллы хәрәкәтләреннән аның бөтен тәнендә тупа һәм каты авырту сизелеп торды, һәм шуннан соң буталчыклык эченнән билгесез фор. мадагы ниндидер зур, эссе бер нәр: сә килеп чыкты да Алексейның өстенә кайнар итеп сулый башлады. Ул читкә борылмакчы булды, ләкин бөтен гәүдәсе, карга кереп ябышкан кебек, хәрәкәтсез иде. Билгесез курку тойгысыннан газапланып, ул бик каты тартылды һәм кинәт үпкәләренә килеп кергән салкын һаваны, битләренә тиеп торган суык карны тойды һәм бу юлы инде бөтен тәнендә түгел, бәлки аякларында үткен авырту сизде. Аның аңында: «Исән!» дигән уй үтеп китте. Ул, күтәрелмәкче булып, хәрәкәтләнеп карады һәм кемнеңдер аяк астында каты карның шыгырдавын һәм кемнеңдер гыжлап сулавын ишетте, һәм шунда ук аңлап алды: «Немецлар!» һәм ул күзләрен ачарга, үзен саклау өчен сикереп торырга теләвен басып өлгерде. — «Плен, димәк, бары, бер плен!.. Нәрсә эшләргә соң?» Шунда Алексейның хәтеренә төшге: аның һәр эшкә булдыклы механигы Юра, кичә пистолет кобурасының өзелгән каешын теген бирмәкче булып, кобураны үзенә алган иде, ләкин тегеп бирмәде; шуңа күрә очарга чыкканда, пистолетны комбинезонның ян кесәсенә тыгарга туры килде. Хәзер, аны алу өчен, ян башка борылырга кирәк Б. Полевой 6 пае. Әлбәттә, моны дошманга күрсәтмичә эшләве мөмкин түгел. Алексей йөз түбән яткан иде. Ул бот башы белән пистолетный үткен кырын сизен торды, ләкин хәрәкәтсез ятты: бәлки, аны дошман үлгән дип белер һәм китеп барыр. Немец, бер урында таптанып, ничектер сәер итеп уфылдады, тагын Мересьев янына килде, калын карны шыгырдатып, аның өстеиә иелде. Алексей яңадай аныц сасы сулышын тойды. Ул хәзер инде белә: немец ялгыз, һәм бу нәрсә аңа котылырга мөмкинлек бирәчәк: әгәр сагалап торып, кинәт сикереп тор- сад һәм аныц бугазына ябышсаң, корал кулланырга ирек бирмичә, көрәшкә тотынсаң... ләкин моны бик иСәпләп, төгәл итеп эшләргә кирәк иде. Алексей, урыныннан кузгалмыйча, бж, бик әкрен генә күзен ачты һәм күз керфекләре арасыннан немец урынына соры, сәләмә бер нәрсә күреп алды. Күзен киңрәк ачты һәм шунда ук нык итеп йомды: аның алдында зур, ябык һәм таланган бер аю арткы аякларында утырып тора иде. 3 Кояш нурлары астында күгелҗем төскә кергән көрт эченнән чак кына күренеп торган хәрәкәтсез кеше гәүдәсе янында аю ерткыч хайваннарга гына хас тынлык белән утыра иде. Аның пычрак борын тишекләре сулкылдап куялар. Авызы бераз ачылган, аннан картаеп, саргаеп беткән, ләкин әле нык казык тешләре күренә, куе селәгәе, нечкә җеп булып салынып, җилдә тирбәлә. Сугыш аркасында кышкы оясыннан күтәрелеп чыккан бу аю ач һәм усал иде. Ләкин аюлар мәет ашамыйлар. Бензин исе аңкып торган хәрәкәтсез гәүдәне иснәп карагач, аю, ялкау гына атлап, аланга таба китеп барды, анда шушының шикелле үк хәрәкәтсез, карга батып каткан кеше гәүдәләре бик күп иде. Ыңгырашу һәм кыштырдау ишетеп, аю яңадан борылып килде. Һәм менә ул Алексей янында утырып тора. Аңарда ике тойгы — мәеттән җирәнү һәм ашыйсы килү тойгылары көрәшә иде. Ашыйсы килү җиңә башлады. Аю тирәН итеп уфылдады, күтәрелде, кар эчендә яткан кешене аягы белән әйләндерде дә, «шайтан тиресеннән» тегелгән комбинезонны тырнагы белән ерта башлады. Ләкин комбинезон бирешмәде. Аю акрын гына ырылдап куйды. Бу минутта Алексейга күзен ачу, артка тайчанып кычкырып җибәрү, өстенә ишелгән бу авыр гәүдәне этеп ташлау теләген басып калыр өчен бик зур көч кирәк булды. Бөтен җаны- тәне үзен яклауга ярсып, омтылган бер вакытта, ул тойгыларын авызлыклады, күзгә чалынмый торган салмак хәрәкәт белән кулын кесәсенә тыкты, пистолетның сырлы сабын капшап тапты, тавыш чыгармас өчен сакланып кына баш бармагы белән курокны күтәрде һәм пистолетлы кулын сиздерми генә кесәсеннән чыгара башлады. Аю комбинезонны тагын да катырак итеп тартты. Нык материал шатырдап китте, ләкин бирешмәде. Аю ярсып үкерде, комбинезонны тешләре белән эләктереп алды һәм мех, мамык аркылы Алексейның тәнен дә эләктерде. Алексей, соңгы көчен җигеп, авырту тойгысын басты һәм ерткыч аны көрт эченнән өстерәп чыгарган моментта пистолетын күтәреп, курокны басты. Саңгырау гына ату тавышы яңгырап куйды. Җилпенеп күтәрелгән саескан тиз генә очып китте. Селкенгән ботаклардан бәс коелып калды. Ерткыч үзенең корбанын әкрен генә ычкындырды. Алексей, аюны к'уздэн төшермичә, кар өстеиә егылды. Ерткыч арткы аякларында утырып тора, һәм аның вак йон баскан эренле, кара күзләрендә гаҗәпләнү күренә иде. Куе кан, аның казык тешләре арасыннан саркып, кар өс- тсиә тама. Ул коточкыч итеп, гырылдап үкерде дә, арт аякларына авыр гына күтәрелде һәм, Алексей икенче тапкыр атып өлгергәнче, Чын кеше 7 шунда ук кар өстеиә иңеп төште. Күгелҗем кар әкрен генә кызыл тап •белән капланды һәм, эри барып, аюның башы яткан җирдә пар күтәрелә башлады. Аю инде үлгән иде. Алексей бераз тынычланып китте. Ул яңадан аяк табанында үткен һәм каты авырту сизеп, кар өстенә •егылды һәм аңын югалтты. Ул аңына килгәндә кояш инде югары күтәрелгән иде. Нарат ылыслары аркылы үтә торган кояш нурлары кар өстендә күз чагылдыргыч булып ялтырыйлар. Күләгәдә кар күгелҗем түгел, бәлки зәңгәр булып күренә иде. «Нәрсә соң бу, аю минем күземә генә күрендемени?» — аның башына килгән беренче фикер шул булды. Аюның сәләмә һәм соры гәүдәсе янәшә, күгелҗем кар өстендә ята. Урман шаулый. Тукран агач каерысын зыңгылдатып чукый. Соры түшле җитез песнәкләр, ботаклар арасында сикеренгәләп, яңгыравыклы итеп сызгырыналар. «Исән, исән, исән!» — дип Алексей күңеленнән генә кабатлады, һәм аның бөтен тәне, яшәүнең куәтле, исерткеч һәм гаҗәеп көчен сизеп, сөенә иде. Мондый тойгы үлем куркынычы кичергәннән соң Ъэрвакыт кешенең күңеленә килү- чән һәм аны биләп алучан була. Шушы куәтле тойгыга буйсынып, ул аякларына басты, ләкин шунда ук, ыңгырашып, аю гәүдәсе өстенә утырды. Аяк табаннарындагы авырту Алексейның бөтен гәүдәсе буйлап яндырып үтеп китте. Аның башы тонык һәм талгын шаулый, әйтерсең лә анда кителеп беткән тегермән ташы дөбер-шатыр килеп, минең астын өскә китереп, әйләнә иде. Күзләре сызлый, кемдер алар- га бармак белән басып тора кебек. Тирә-юньдәге бөтен нәрсә әле ачык һәм яп-якты булып күренә, әле соры һәм җемелдек нәрсә белән капланып, бөтенләй күздән югала иде. «Начар. Егылганда бик каты бәрелгән булсам кирәк, һәм аяклавыма пидер булган»,—дип уйлады Алексей. Калкынды да, урман янында күренеп торган һәм офыкта ерак, зәңгәр урман белән чолганып алынган киң кырны гаҗәпсенеп күздән кичерде. Күрәсең, көз көне, дөресрәге — кыш башында, шушы кыр аркылы урман буйлата оборона сызыкларының берсе үткәндер, бу оборона сызыгында кыска, ләкин яман каты сугыш булып, кызылармеецлар, үлем алдында бер адьим чигенмичә, бик каты торганнардыр. Кышкы буран җирнең яраларын мамыктай кар белән капланган. Ләкин кар астыннан да окопларның ерганаклары, җимерелгән ут нокталарының таучыклары, эрелеваклы бик күп снаряд чокырлары сизелеп торалар, бу чокырлар башлары кыелып төшкән яки тамырлары белән актарылып ташланган яралы агачлар тезелеп торган урман кырыена кадәр сузылалар. Җәрәхәтләнгән кырның төрле җирләрендә, чуртан балык кабыгыдай чуар төстәге берничә танк кар эчендә катып калган. Алар барысы да — бигрәк тә кырыйдагысы (гранатамы яки минамы шартлаудан янбашына егылып, орудиесенең озын көпшәсе тел шикелле җиргә салынып торганы) ниндидер коточкыч нәрсәләрнең үле гәүдәләре шикелле күренәләр, һәм бөтен кыр буенча — сай гына окопларның брустверларында, танклар янында һәм урман буенда — кызылармеецларның һәм немец солдатларының үле гәүдәләре бергә буталганнар. Алар шул кадәр күп, урыныурыны белән хәтта бер-берсе өстенә өелешкәннәр. Моннан берничә айлар элек, кыш керер алдыннан, бу кешеләрне сугышта үлем нинди хәлдә килеп тоткан булса, алар хәзер дә шул хәлләрендә суыкта катып яталар иде. Алексейга бөтен нәрсә биредә өермәләнгән сугышның каты һәм ярсулы булганлыгы турында, аның сугышчан иптәшләре бөтенесен онытып, бары тик бер нәрсәне генә, дошманны туктату һәм үткәрмәүне генә хәтерләп сугышканлыклары турында әйтеп тора иде. Менә ерак түгел, урман янында, башын снаряд’ Б. Полевой 8 кыеп киткән һәм сары сумала агып тора торган юан нарат төбендә, баш капкачлары изелгән, битләре янчелгән немецлар ауныйлар. Уртада, дошман гәүдәсенә аркылы төшеп, озын буйлы, түгәрәк битле, зур башлы, шинельсез бер егет чалкан ята: гимнастеркасындагы каешы чишелеп ташланган, изүе аерылып төшкән һәм аның белән янәшә: штыгы сынын, канлы приклады янчелгән винтовка ауный. Арырак, урман эченә керә торган юл буенда, өстенә ком чәчрәгән яшь чыршы астында, яртылаш снаряд чокырына төшеп, кара тутлы бер үзбәк шулай ук чалкан төшкән.: аның йөзе борынгы фил сөягеннән юнып ясалган кебек, нәфис иде. Үзбәк артында, чыршы ботаклары астында, ыргытылып бетмәгән гранаталар өелеп тора, ә үзбәк әйтерсең лә кизәнгән кулындагы гранатасын атар алдыннан күккә карап алырга уйлаганда шул хәлдә катып калган иде. һәм тагын да арырак, урман юлы буйларында, танкларның чуар гәүдәләре янында, тирән снаряд чокырлары кырыенда, окоп эчләрендә, киселгән агач төпләре буенда, — бөтен җирдә җылы фуфайкалы, сырылган чалбарлы, керлеяшел френчлы һәм җылы булсын өчен колакка төшереп киелгән пилоткалы гәүдәләр ауныйлар: көрт эченнән тез башлары, артка каерылган иякләр, кар катламы эрегәч килеп чыккан балавыздай йөзләр күренә һәм аларны төлкеләр кимереп, саесканнар һәм козгыннар чукып бетергәннәр. Алан өстендә берничә козгын салмак кына очып йөри һәм бу алан Алексейның хәтеренә Игорь сугышы картинасын, бөек художник рәсеменнән алып, тарих дәреслегенә төшерелгән тантаналы, дәһшәтле картинаны китерде. «Менә мин дә шунда яткан булыр мдем!» — дип уйлады ул, һәм тагын аның бөтен тәне куәтле яшәү тойгысы белән тулды. Ул калкынып куйды. Аның башы эчендә китек тегермән ташы әле һаман салмак кына әйләнә, аяклары элеккедән битәр яналар һәм сызлыйлар, ләкин Алексей!, коры кар тәңкәләре белән капланган һәм инде суынып өлгергән аю гәүдәсе өстендә утырып, уйлый башлады: нишләргә, кайда барырга, үзебезнең алгы частьларга ничек кайтЫп җитәргә? Карта салынган планшетын ул егылган чакта югалтты. Ләкин картасыз да Алексей бүгенге көннен маршрутын күз алдына бик яхшы китерә иде. Штурмовиклар һөҗүм иткән кыр аэродромы фронт сызыгыннан алтмыш километрлап көн- батыштарак. Немец истребительләрен һава сугышы белән тоткарлап, Алексейның очучылары аларны аэродромнан көнчыгышка таба егерме километрлар чамасы алып киттеләр һәм аннары ул үзе дә„ «келәшчә»дәи ычкынгач, шулай ук бераз көнчыгышка таба елыша алды булса кирәк. Димәк, ул фронт сызыгыннан утыз биш километр чамасы бирерәк, немецларның алдынгы дивизияләре артына, Кара Урман дип атала торган зур урман районы тирәсенә егылып төшкән. Бу урман аркылы аңа>1 бомбардировщикларны һәм штурмовикларны немецларның якын тылына озата барганда, күп тапкырлар очарга туры килгән иде. Бу урман өстән караганда Ңэрвакыт 'очсызгкырый- сыз яшел диңгез булып күренә иде аңа. Көн аяз чакта урмандагы нарат башлары бөтерелеп дулкынлана, ә көн начар булып, соры томан каплаган чакта, урман вак дулкыннар йөри торган күңелсез су өстен хәтерләтә иде. Кеше аяк басмый торган шушы урманның уртасына егылып төшү яхшы да, начар да иде. Яхшы, чөнки биредә, кеше кулы тимәгән бу куе урман эчендә, немецларның очравы ихтимал түгел, алар юллар һәм авыллар тирәсен яратарак бирәләр. Начар да, чөнки бик озын булмаса да, авыр һәм кеше ярдәменә, бер телем икмәккә, җылы бүлмәгә, бер йотым ■ кайнар суга өмет итеп булмый торган куе урман арасыннан кайтырга кирәк иде. Чын кеше 9 Ә бит аяклар... Аяклары аны күтәрерләрме? Л т л а р л а р м ы ?.. Ул әкрен генә аю гәүдәсеннән күтәрелде. Аяк табанында башлана торган әлеге үткен авырту бөтен тәнен астан өскә кадәр сызландырып үтте. Ул кычкырып куйды. Яңадан утырырга туры килде. Мех оекларын салмакчы булды. Ләкин оек салынмады, тарткан саен Алексей ыңгырашып куярга мәҗбүр була иде. Шуннан соң ул тешләрен кысып, күзләрен йомып, ике кулы белән бөтен көчкә тартты — һәм шунда ук аңын югалтты. Аңына килгәч, саклык белән генә йомшак портяикасыи чиште. Бөтен аяк табаны шешкән һәм күгелҗем ит кисәгеннән гыйбарәт иде. Аның барлык буыннары яналар һәм сызлыйлар. Алексей аягын кар өстенә куйды, авырту басыла төште. Үз тешен үзе суырган кебек, каты итеп йолкып, икенче оегын да салып ташлады. Ике аягы да бернәрсәгә ярамый иде. Күрәсең, самолет нарат башларына бәрелеп, аны кабинадан чыгарып аткач, аяк табаннары нәрсәгәдер кысылган һәм бармак сөякләре, үкчә сөякләре изелгәннәр иде. Әлбәттә, бүтән шартларда ул бу изелгән һәм шешенгән аяклар өстенә калкырга уйламас та иде. Ләкин бит ул бер башы урман эчендә, дошман тылында, монда кеше белән очрашу хәлеңне җиңеләйтүдән бигрәк үлем китерүе мөмкин пде. һәм ул барырга, көнчыгышка таба барырга, уңай юллар һәм кеше яши торган урыннар эзләмәстән, ничек кенә булса да барырга карар итта. Л1енә ул кискен рәвештә аю гәүдәсеннән күтәрелде, аһылдап, тешләрен шыгырдатып, беренче адымын ясады. Бераз басып торгач, икенче аягын кардан тартып алып, тагын бер адым атлады. Башы шаулый, урман һәм алан, чайкалып, бер якка авыша башлады. Алексей көчәнүдән һәм сызланудан хәлсезләнә башлавын сизде. Иренен тешләп, баруында дәвам итге һәм ватык тапк яныннан, кулына граната тоткан үзбәк яныннан урман эченә, көнчыгышка алып бара торган юлга таба китте, йомшак кардан бару әле ул хәтле түгел иде, ләкин җил ашаган, боз белән капланган каты юлга басканнан соң авырту шундый көчәйде, ул, артык бер генә адым да атларга кыймыйча, тукталып калды. Аякларын уңайсыз басып, җилдән селкенгәндәй чайкалгалап, шулай бераз басып торды, һәм кинәт күз аллары караңгыланып китте. Юл, наратлар, зәңгәрсу кара ылыс һәм аның өстендәге озынча зәңгәр бушлык күздән югалды... .Ул аэродромда, самолеты янында, үз самолеты янында басып тора имеш, һәм аның механигы, озын буйлы Юра, күзләренең агын ҺӘХМ тешләрен ялтыратып (аның кырынмаган һәм һәрвакыт кап-кара йөзендә алар гел ялтырыйлар иде), аңа самолетның кабинасына күрсәтә: янәсе, әзер, әйдә' очыйк... Алексей самолетка таба атлады, ләкин җир яна, аякларны пешерә, әйтерсең лә кайнар плита өстенә басып бара диярсең, һәм менә ул, эссе бәреп торган җирне сикереп үтмәкче, туп-туры самолет канаты өстенә басмакчы булып, алга Охмтылды, ләкин салкын фюзеляжга бәрелеп, гаҗәпләнеп калды. Фюзеляж шома түгел, лак белән капланмаган, ә нарат каерысы белән тышланган һәм кытыршы иде... һичбер самолет юк, ул юлда яткан килеш агачны кармалый, имеш. «Төш күрәм ахыры? Контузия аркасында акылдан язам, — дип уйлады Алексей. — Юлдан бару бик кыен. Кыр өстенә борылып керергә мәллә? Ләкин бу — юлны бик озынайтачак...» Ул кар өстенә утырды, яңадан әлеге шул кискен хәрәкәтләр белән мех оекларын салып ташлады, шешенгән аяк табаннарын кысып тормасыннар дип, оекларны тубык турысыннан тешләре һәм тырнаклары белән ертты, муйнындагы ангор йоныннан бәйләнгән зур мамык шарфын салды, урталай ертты һәм, аякларын шуңа урап, яңадан киенде. Хәзер инде бару ансатлашты. Хәер, бару дип әйтү ялгыш: бару Б. Полевой 10 түгел—кыймылдау, үкчәләреңә басып, сазлыкта йөргән шикелле, аякларыңны югары күтәреп атлап, саклык белән генә хәрәкәтләнү иде бу. Көчәнүдән һәм сызланудан берничә адым атлауга баш әйләнергә тотына. Күзләрне йомып, арка белән агачка сөялеп, басып торырга, яки, көрт өстенә утырып кан тамырларының сулкылдап тибүләрен тыңлап, ял итәргә туры килә. Шул рәвешле ул берничә сәгать барды. Ләкин артына әйләнеп караса, кояш нуры белән яктыртылган юл чаты һә:.: шунда яткан үзбәк егетенең мәете әче һаман кар өстендә тап булып күренеп тора. Бу нәрсә Алексейны ач'ындырып җибәрде. Ачыпдырды. ләкин куркыта алмады. Аның тагын да тизрәк барасы килә башлады. Ул, көрт өстеннән күтәрелеп, тешләрен каты кысып, алга таба китте һәм, үзенә кечкенә генә цельләр билгеләп, бөтен фикерен шул цельләргә туплап, нараттан наратка, агач төбеннән агач төбенә һәм бер көрттән икенче көрткә барды. Буп-буш урман юлы өстендәге ак карда, яралы җәнлек эзе шикелле. бормалы-бормалы, тигезсез эз кала иде. 4 Кичкә кадәр ул шулай барды. Кайдадыр, Алексейның артында батып барган кояш нарат башларына салкын, кызыл нурларын сипкәч һәм урманда караңгы төшә башлагач, юл буенда, артыш куаклары белән капланган үзәнлектә Алексейның күз алдында ачылган картинадан аның аркасы, сулы сөлге белән сөртеп алган шикелле, туңып, шлем астындагы чәчләре кыймылдап китте. Аланда сугыш барган вакытта, монда, үзәнлектә, артыш куаклары арасында санитария ротасы урнашкан булса кирәк. Бирегә яралыларны ташыганнар һәм ылыслардан ясалган мендәрләргә салганнар. Хәзер дә алар куаклар төбендә, яртылаш яисә бөтенләй карга күмелгән килеш, тезелешеп яталар. Аларның яраланудан үлмәгәнлекләре беренче караштан ук ачык иде. Кемдер, пычак белән оста селтәнеп, аларны even чыккан, һәм алар барысы да бер хәлдә, башларын артка каерып яталар иде. Бу коточкыч күренешнең сере шунда ук ачылды. Нарат агачы төбендә, карга күмелгән бер кызылармеец гәүдәсе янында, аның башын үзенең тезләренә салган килеш, бил тиентеи карга чумып, чандыр гына бер кыз — медсестра уты- ра иде. Колакчын бүрегенең бауларын ияк астыннан бәйләгән бу кызның калак сөякләре арасында пычак сабы ялтырап күренде. Янәшә, үлер алдыннан бср-берсенең бугазына ябышкан хәлдә, СС гаскәрләре кия торган кара мундирлы бер немец солдаты белән башын канлы марлягә ураган кызылармеец аунап ята иде. Алексей шунда ук аңлап алды: шушы кара киемле солдат үзенең пычагы белән яралыларны суеп чыккан, сестраны кадап үтергән һәм шул вакыт әле үлеп җитмәгән кызылармеец, аны эләктереп алган да, сүнеп барган тормышының соңгы көчләрен бармакларына туплап, дошманның бугазын кыскан. Кар бураны аларны шул хәлдә күмеп киткән — үзенең тәне белән яралы кызылармеецны каплаучы, колакчын бүрекле чандыр кыз, һәм болар икәү, — җан алучы белән үч алучы, — кызның аяклары янында бер-бсрсенсң- бугазына ябышкан ике кеше, кар астында калганнар. Берничә секунд Мересьев таңга калып торды, аннары, сестра янына үрмәләп барып, аның тәненнән кинжалны суырып алды. Бу — эсэсчылар кинжалы булып, борынгы герман пычагы рәвешендә эшләнгән иде һәм аның затлы агачтан ясалган сабына эсэсчыларның көмеш тамгасы уелган иде. Пычакның тутыккан йөзендә: «Alles fur Deutsch land» дигән язу сакланган иде. Күннән ясалган пычак кынын Алексей эсэсчыдай салдырып алды. Пычак юлда кирәк булачак иде. Аннары ул кар астында калган һәм бозланып, бөрешеп беткәй плащ-палатканы казып алып, шуның белән сестраның мәетен ипләп кенә япты һәм өстенә берничә нарат ботагы салды... Чын кеше И Ул шушылар белән шөгыльләнгән арада караңгы төште. Көнбатышта, агач араларындагы яктылык сүнде. Үзәнлекне суык һәм куе караңгылык чолгап алды. Үзәнлектә тын, .ләкин төнге җил нарат башларында шаулап йөри, урман я йокы китер- геч итеп көйләп, я шомлы итеп һәм ярсып шаулый иде. Үзәнлек буйлап, әкрен генә кыштырдап, битне чеметкәләп, коры кар себерелә иде. Камышинда, Идел далаларында, туып, урман эшләрендә тәҗрибәсез булган Алексей төнге куну урыны турында һәм ут ягу турында алдан кайгырта белмәде. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгылык эчендә калып, имгәнгән һәм өшәнгән аякларының каты сызлавыннан газапланып, ул ягар өчен утын эзләргә бавырлык көч тапмады һәм, куе булып үскән яшь наратлар арасына кереп, бер агач астына йомарланып утырды, куллары белән кочаклаган тезләренә башын салды һәм, сулышы белән җылынып, тынычлыктан, хә- рәкәтсезлектән рәхәткә талды. Корылган пистолеты хәзер торды, ләкин урманда үткәргән бу беренче төндә Алексей аны файдалана алмаган булыр иде. Ул үлгән кебек йоклады. Наратларның тигез генә шаулавын да, юл буенда мәче башлы ябалак уһылдауларын да, еракта бүреләр улавын да, үзен чолгап алган куе караңгылык эчен тутырып торган урман авазларының берсен дә ишетмәде. Аның каравы ул, төртеп уяткан шикелле, кинәт уянып китте. Ул уянганда соры гына булып таң атып килә иде һәм тик якын агачлар гына салкын караңгылык эченнән бераз күренеп торалар иде. Уянып, үзенең кайда икәнен исенә төшергәч, шушы рәвешле ваемсыз үткәргән төи өчен, соңга калып булса да, курыкты. Дымлы суык* комбинезонның «шайтан тиресе» һәм мехы аркылы, үтеп, сөякләргә кадәр җитешкән. Тәне тыеп булмый торган вак калтырау белән калтырый. Ләкин иң куркынычы аяклар иде: алар тагын да әрнебрәк авырталар, хәтта менә хәзер, тик утырганда да бик каты сызлыйлар иде. Ул аяк-үрә басу турында куркынып уйлады, һәм менә ул, кичә мех оекларын салгандагы шикелле, кискен талпынып аягына басты, чөнки вакыт бик кадерле иде. Алексейның өстенә төшкән барлык авырлыклар янына тагын ачлык килеп өстәлде. Әле кичә, сестраның гәүдәсен плащ-палатка белән каплаганда, ул аның янында кызыл тәреле брезент сумка күргән иде. Ниндидер бер урман җәнлеге ул сумканы инде актарган, һәм кар өстендә, кимереп тишкән тишекләр янында икмәк валчыклары аунап яталар. Кичә Алексей моңа бөтенләй диярлек игътибар итмәгән иде. Бүген . исә сумканы алды. Аның эчендә берничә индивидуаль пакет, бер зур тартма консерва, бер төргәк хатлар һәм көзге кисәге бар иде. Көзгенең артына ябык кына бер карчыкның фотокарточкасы ябыштырылган иде. Сумкада икмәкме яки сухаримы булган булса кирәк, ләкин кошлармы яисә җәнлекләрме аларны ашап бетергәннәр. Алексей, банка белән бинтларны комбинезон кесәләренә салып, үз алдына: «Рәхмәт, туганкаем!» дип әйтеп куйды һәм, кызның аякларыннан җил өреп төшергән плащ-палатканы төзәтеп, салмак кына көнчыгышка таба китеп барды. Ә бу вакыт көнчыгыш агач ботаклары арасыннан кып-кы- зыл булып кояш күренә иде. Хәзер аның бер килограммлы консерва банкасы бар, һәм ул көненә бер тапкыр, төш вакытында гына ашарга карар итте. 5 Адым саен сызланып барды, һәм сызлануны басар өчен, барачак юл турында уйланып, исәпләп, үзенең игътибарын читкә юнәлтергә азапланды. Әгәр тәүлегенә ун-унике километр җир үтсә, ул үзебезнекеләр ягына өч көндә, күп дигәндә дүрт көндә кайтып җитәчәк. Шулай, яхшы! Ләкин ун-унике километр бару ни дигән сүз ул! Километр — ул ике мең адым, димәк, ун километр — егерме мең адым дигән сүз,, ә бу шактый күп, аннары бит Б. Полевой 12 Һәр биш йөз-алты йөз адым саен туктап, ял итәргә туры киләчәген дә исәпләргә кирәк... Кичә Алексей, юлны кыскарту өчен, ерактан күренә торган ориентирлар билгеләп барган иде: нарат, агач төбе, юлдагы бер чокыр— һәм шулар янына, ял итә торган урынга омтылган кебек, омтылган иде. Хәзер ул аларның бөтенесен цифрларга, адымнар санына күчерде. Мен. адым саен, ягъни ярты километр саен ял итәргә һәм биш минуттан артык ял итмәскә карар кылды. Шулай иткәндә ул таңнан алып кояш батканга кадәр көч-хәл белән ун километр үтәчәк иде. Ләкин беренче мең адымны үтү аңа бик авыр булды! Сызлануын онытып тору өчен, бөтен игътибарын санауга күчерергә тырышып карады, ләкин биш йөз адым үткәч, бөтенесе буталды, саташты, һәм ул шуннан соң әрнеп, сулкылдап авыртудан башка инде бернәрсә турында да уйлый алмый башлады. Шуңа да карамастан ул бу мең адымны үтте. Инде утырырга хәле калмаган- лыктан йөз түбән карга егылды һәм кар өстендәге юка бозны комсызланып ялый башлады. Каны сулык-су- лык итеп торган чикәсен, 'маңгаен карга куйды һәм тәненә орынып торган шушы суыктан әйтеп бетерә алмаслык рәхәт, тапты. Аннары ул, сискәнеп, сәгатенә күз төшерде. Секунд теле бишенче минутның сонгы секундларын үтә иде, һәм Алексей сәгать теленә куркынып кавады: әйтерсең лә ул әйләнеп барып җиткәч ниндидер • коточкыч бер хәл булачак иде, ә сәгать теле алтмышка килеп җиткәч, шунда ук сикереп торды һәм, ыңгыраша-ыңгыраша, юлын дәвам итте. Төш вакытында, кояш яктысы куе нарат ылыслары арасыннан үтеп, урмандагы ярым караңгылык эчендә нечкә нурлар сузылганда, урман эче сумала һәм эрегән кар исе белән тулганда, ул инде ике мең адымны үткән иде. Алексей кайда туктаган булса шунда, ягъни юл уртасындагы кар өстенә утырды, сузылсаң кул җитәрлек урында аунап яткан зур каен агачына барып җитәргә аның хәле җитмәде. Иңбашларын салындырып, бер нәрсә турында уйламыйча, бернәрсә күрмичә һәм ишетмичә, шулай бик озак утырды. Көрсенеп куйды, авызына бераз кар капты һәм, бөтен тәнен кочып алган авырлыкны җиңеп, кесәсеннән тутыгып беткән банка чыгарды, немецча язылган кинжалы белән аны ачты. Туңган, тәмсез май кисәген авызына салып, аны йотып җибәр- мәкче булган иде, ләкин май эреп, авызына тәм таралып өлгерде, һәм ул кинәт үзенең яман ачыккан булуын сизеп, көч-хәл белән генә банканы читкә алып куйды һәм нәрсә дә булса йоту өчен генә кар ашый башлады. Яңадан юлга чыгар алдыннан ул артыш агачларыннан таяклар кисеп алды. Аларга таянып барды, ләкин аякларны атлау авырайганнан-авы- рая иде. 6 ... һичбер кеше эзе очратмыйча, өченче көн инде кара урман арасыннан барганда, Алексей көтелмәгән сөенечкә тап булды. Суыктан һәм эчке туңудан калтыранып, кояшның беренче нурлары белән уянган иде ул. Шул вакыт комбинезон кесәсеннән зажигалка табып алды, бу зажигалканы аңа, хатирә итеп, винтовка патроныннан механик Юра ясап биргән иде. Алексей бу зажигалканы һәм ут ягу мөмкинлеген һәм кирәклеген ничектер бөтенләй оныткан иде. Үзе йоклаган чыршыдан мүкле коры ботаклар сындырып, алар өстенә чыршы энәләре өйде дә, ягып җибәрде. Зәңгәр төтен астыннан сары, җитез ялкын бәреп чыкты. Сумалалы коры агач бик тиз кабынып китте һәм күңелле яна башлады. Ылысларга күчкән ялкын җилдә дуылдап, үкереп, сызгырып яна иде. Җанны рәхәтләндерә торган коры* җылы таратып, чатырдап һәм чыжылдап ут яна. Алексейга рәхәт булып китте, комбинезонының изүен чишеп җибәреп, гимнастерка кео Чын кеше 13 сеннәи берничә таушалган хат алды.- алар барысы да бер кул тарафыннан тырышыптырышып язылганнар иде. Хатларның берсеннән чәчәкле чуар күлмәк кигән, аякларын бөкләп, үлән өстендә утырган зифа буйлы бер кыз фотографиясен тартып алды. Ул аңа бик озак карап торды, аннары яңадан ипләп кенә целофанга төрде дә, хат эченә салды һәм, хатны кулында уйчан гына тотып торганнан соң, яңадан кесәсенә салып куйды. Әллә шушы кызга, әллә үзенә мөрәҗәгать итеп, уйчан гына әйтте: — Зарар юк, зарар юк, бөтенесе дә әйбәтләнер. Гадәтләнгән хәрәкәт белән мех оекларын салды да, шарыфтан ертылган йомшак чүпрәкләрне сүтеп, аякларын игътибар белән карады. Алар тагын да шешә төшкәннәр. Бармаклары төрле якка тырпайган- нар, әйтерсең лә аның, аяк табаннары резинадан ясалган булып, һава белән өрелгәннәр. Бармаклары кичәгедән дә карала төшкәннәр иде. Алексей, сүнеп барган ут белән саубуллашып, көрсенде һәм бозланган карны таяклары белән шыгырдатып, иреннәрен тешләп һәм ва- кыт-вакыт бөтенләй диярлек аңын югалтып, тагын юл буенча бара башлады. Колагы ияләшеп бөтенләй ишетми башлаган урман шаушуы эченнән ул кинәт еракта мотор тавышлары ишетеп алды. Башта ул, бик арганга күрә колакка ш-улай ишетелгәндер, дип уйлады, ләкин моторлар, әле беренче тизлектә үкерешеп, әле тына барып, һаман катырак гүлиләр иде. Күрәсең, бу — немецлар булып, алар шушы ук юлдан киләләр иде. Алексей шунда ук эченә суык йөгергәнен ензеп алды. Курку аның көчләрен арттырды. Аруын онытып, аякларының авыртуын онытып, ул юлдан читкә борылды, кар өсләп вак чыршы агачлары арасына барып җитте һәм шунда, куе агачлар арасына кереп, кар өстенә егылды. Юл өстеннән аны күрү, әлбәттә, кыен иде; ләкин ул үзе юлны бик яхшы күрә, чыршы башлары турысында балкып торган кояш яктысы белән юл бик яхшы яктыртылган иде. Тавыш якынайды. Алексейның кылт итеп исенә төште: кеше йөрми торган юлда, кар өстендә аның ялгыз эзләре аерым-ачык күренәләр бит. Ләкин китәргә инде соң, алгы машинаның моторы кайдадыр якын гына гөрелди. Алексей тагын да ныграк карга сырышты. Башлап ботаклар арасыннан, акбурга буялган яссы броневик күренде. Чайкалып һәм чылбырларын зыңгылдатып, ул Алексейның эзләре урманга таба борылган җиргә якынайды. Алексейның сулуы кысылды. Ләкин броневик туктамады. Броневик артыннан кечкенә генә ачык вездеход килә иде. Кемдер берәү, биек фуражка киеп, соры мех якасына борынын төреп, шофер янында утыра, ә артта, биек скамьяда, соры-яшел шинель һәм каска кигән автоматчылар чайкалып баралар. Бераз арттарак, пошкырып һәм гусеницаларын шалтыратып, тагын бер вездеход машинасы килә, аңарда унбишләп немец тезелешеп утырган иде. Алексей карга сеңә төште. Машиналар шул хәтле якын, аның битенә газолин сөременең җылы сасысы килег^ бәрелә. Алексейның муенындагы төкләре кыймылдап куйды һәм мускуллары тыгыз йомгак булып төенләнделәр. Ләкин машиналар үтеп китте, сасы ис таралды, һәм инде мотор тавышлары каяндыр ерактан чак-чак кына булып ишетелә иде. Бөтенесе тынганнан соң, Алексей юлга килеп чыкты, карда гусеницаларның сырлы эзләре ярылып яталар иде, һәм ул шушы эзләр буенча китеп барды. Алексей, мең адым киткән саен һаман шулай туктап, шулай ук ял итеп, көнлек юлның яртысын үткәч, шулай ук бераз ашап алды. Ләкин хәзер инде ул, кыргый җәнлек шикелле, бик сакланып кына барды. Шомланыпкалган колагы юк кына тавышны да ишетә, күзләре тирә-юньне үткен күзәтәләр, әйгерсең лә ул каядыр якында гына зур һәм куркыныч Б. Полевой 14 ерткыч хайванның үз артыннан сагалап барганны сизә иде. Очучы, һавада сугышырга өйрәнгән кеше, үзенең исән-сау дошманнарын җирдә беренче тапкыр очратты. Хәзер ул, усал көлемсерәп, аларның эзе буйлап бара. Тормышлары бик үк күңелле, бик үк уңай түгел, күрәсең. Оккупация ләнгән җир а.тарны бик кунак итми! Хәтта менә бу — кеше аяк басмаган һәм өч көн буенча бер җан иясе очрамаган урман эчендә дә аларның офицерына шундый зур конвой белән йөрергә туры килә. «Зарар юк, зарар юк, бөтенесе дә әйбәтләнер!» — дип Алексей үзен канатландырып куйды һәм, аякларының торган саен катырак авыртуын, үзенең сизелерлек хәлсезләнүен белмәгәнгә салышып, һаман атлады да атлады. Өзлексез чәйнәп, йотыл барган яшь чыршы каерысы да, әчкелтем каен бөресе дә, җилемле һәм тешкә сылана торган яшь юкә каерысы да ашказаныи алдый алмыйлар иде инде. Карангы төшкәнгә хәтле ул чак- чак биш мең адым үтте. Аның каравы ул төнлә белән ут ягып җибәрде: юлда аунап яткан, яртылаш чергән зур каен агачын ылыс һәм коры агачлар белән каплап^, ут төртте. Бу агач җылы, һәм тонык кына булып янып торганда, карга сузылып ятып, рәхәт бирә торган җылыга әле бер ягын, әле икенче ягын биреп йоклады һәм, инстинктив рәвештә уянгалап, сүнә башлаган һәм ялкау гына пыскып торган бүрәнә өстенә коры агачлар ыргыткалады. Төн уртасында буран чыкты. Баш очындагы наратлар селкенә, шомланып шаулый, ыңгыраша һәм шыгырдый башладылар. Җир өстендә үткен кар өерләре чабарга тотындылар. Ыжгырып, очкынланып янган ялкын өстендә шаушулы караңгылык тирбәлә башлады. Ләкин буран Алексейны борчымады. Ут җылысына сыенып, йоклады. Ут ерткыч хайваннан саклый. Ә мондый төндә немецлардан курыкмаска мөмкин. Буранда алар ау лак урманга килеп чыгарга кыймаячаклар. Ләкин шулай да, талчыккан тәне төтенле җылы эчендә ял иткәндә, колагы, кыргый җәнлекчә сак булуга күнеккән колагы, һәр авазны ишетеп торды. Иртә белән давыл басылгач һәм тынып калган җир өстенә куе ак томан җәелгәч, Алексейның колагы наратлар гөжләве аркылы, ява торган кар тавышы аркылы еракта барган сугыш тавышын: шартлау, автоматтан тытылдату, винтовкадан ату тавышларын ишеткәндәй булды. «Фронт сызыгы мәллә? Шул кадәр тиз?» 7 Иртә белән җил томанны туздырып ташлады, төнлә көмеш төскә кергән урман, ак һәм күңелле булып, энәле бәсләре белән коянт яктысында ялтырап утырды, язнын якынаеп килүен сизгән кошлар, урманның болай кинәт үзгәрүенә шатланган шикелле, сызгыра, сайрый һәм чикылдый башладылар. Хәзер Алексей, никадәр генә тыңласа да, сугыш авазын — ату һәм хәтта кононада тавышын да ишетә алмады. Кояшта елтыр-елтыр итеп, ак төтенсыман агып, агачлардан кар коела. Анда-санда кар өстенә язгы авыр тамчылар тама. Яз! Бүген иртән ул беренче тапкыр шундый әрсез һәм шундый кыю итепүзенен килүен белдерде. Юклы-барлы калдык консерва- ны — хуш исле май белән капланган берничә ит җебен — Алексей иртән ашарга карар итте, чөнки юкса шунсыз күтәрелә алмаячагын сизә иде. Ул, банканың очлы кырыена кулын кисеп бетереп, аны бармагы белән бик әйбәтләп кырды, ләкин шулай да анда тагын бераз май калган кебек тоела иде. ' Менә ул банкага кар тутырды, сүнеп барган утның чал көлен актарып, кызарып 1 торган күмерләр өстенә банканы куйды, һәм аннары бу кайнар һәм чак кына ит исе аңкып тора торган суны кечкенә-кечкенә генә йотымнар белән рәхәтләнеп эчте. Банканы кесәсенә тыкты: ул аңарда чәй Ч,ыи кеше 15 кайнатырга карар итте. Кайнар чәй эчү! Бу күңелле бер яңалык иде һәм юлга кузгалганда Алексейны канатландырып җибәрде. Ләкин аны зур күңелсезлек көтә икән. Төнге буран, кикрикле кыйгач көртләр өеп, юлны тәмам басып киткән. Ялтырап торган күгелҗем кар күзне чагылдыра. Басылырга өлгермәгән йомшак карда аяклар баталар. Аларны көчәнеп тартырга туры килә. Хәтта таяклар да рәтләп ярдәм итми, чөнки алар үзләре дә баталар. Төш вакытында, агач төпләрендәге күләгәләр каралып, кояш нарат башлары аркылы юл өстенә төшкән вакытта, Алексей нибары мең ярым адым ясарга өлгерде һәм шундый арды ки, һәр яңа хәрәкәт өчен бик нык көчәнергә туры килде. Ул чайкалып-чайкалып куя һәм җир аның аяк астыннан шуып китә кебек идс. Алексей минут саен егыла башлады, шыгырдавык карга маңгае белән төртелеп, бер секундлап шулай хәрәкәтсез көрт сыртында ята да, яңадан күтәрелә һәм тагын берничә адым атлый иде. Чыдар хәл юк, йокы килә. Бер генә мускулны да кыймылдатмыйча ятасы, онытыласы килә иде. Ни булса шул булыр, дип Алексей туктады, як-якка чайкалып, йокымсырап басып торды, аннары иренен авыртканчы тешләп, үзен аңга китерде һәм, көчкәкөчкә аякларын өстерәп, тагын берничә адым атлады. Ниһаять, ул аңлап алды: инде артык бара алмаячак, һичбер көч аны хәрәкәтләндерә алмаячак һәм, әгәр хәзер утыра калса, ул инде бервакыт та тора алмаячак иде. Сагышлы күзләре белән ул тирә-якка карады. Янәшә, юл буенда бөдрә башлы яшь нарат басып тора. Соңгы көчләрен җыеп, ул шунда таба атлады һәм яшь нарат өстенә барып егылды: ияге белән агачның җәпле очына туры килде. Аякларына бераз җиңел булып китте. Ул, ботаклар өстендә тирбәлеп, тынычлыктан рәхәтләнеп ятты. Уңайрак ятыр- га теләп, ияге белән* нарат җәбенә таянды, башта бор аягын, аннары икенчесен өстерәп китерде һәм алар, * әүдә авырлыгыннан бушап калгач, көрт эченнән ансат кына чыктылар, һәм шул вакыт Алексейның башына тагын бер фикер килде. Шулай, әлбәттә, шулай! Менә шушы кечкенә наратны кисеп алырга да аңардан җәпле озын агач ясарга, агачны алга кадап, ияк белән аның җәбенә таянып, гәүдәнең бөтен авырлыгын агачка күчерергә һәм шуннан сон, менә хәзер нарат янында эшләп караган кебек, аякларны *бер-бер артлы өстерәп китерергә. Бик акырын булырмы? Әлбәттә, акрын, ләкин аның каравы азрак арыйсың һәм, көртләрнең инүен, басылуын көтмәстән, юлны дәвам итә аласың. Ул тиз генә тезләренә егылды, кинжалы белән агачны кисеп, ботакларыннан арындырды, җәпне кулъяулыгы һәм бинтлар белән урап, шунда ук юлга кузгалма к чы булды. Таякны алга кадап, аның җәбенә ияге .һәм куллары белән таянды һәм, бер, ике тапкыр атлады. һәм шулай, адымнарын санап һәм яңа хәрәкәтләнү нормалары билгеләп, алга таба китте. Аулак урманда, шушы рәвешчә . сәер атлап, тирән көртләр өстеннән корт тизлеге белән хәрәкәтләнүче, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр барып, шушы вакыт эчендә биш километрдан артык юл үтә алмаучы кешене читтән карап тору гаҗәп булыр иде. Ләкин урман буш. Саесканнардан башка аны берәү дә күрми. Ләкин саесканнар бу өч аяклы сәер җан иясенең юашлыгына инде ышанганнар, шуңа күрә ул якынайган чакта очып та китмиләр, бәлки теләр-теләмәс кенә юлдан бер читкәрәк сидерәләр дә, башларын кырын салып, үзләренең күпне күрергә ярата торган түгәрәк, кара күзләре белән мыскыллы итеп карап торалар. 8 Ул шулай таягын алга кадап, аңа ятып һәм аякларын өстерәп китереп, карлы юл буйлап, тагын өч көн барды. Аяк табаннары инде Б. Полевой 16 ташка әйләнделәр һәм бернәрсә дә сизмиләр, ләкин тәне атлаган саен сызлана. Ачлык инде азаплаудан туктады. Аш казанында көзән җыеру һәм авырту бетте һәм даими тупа сызлауга күчте, әйтерсең лә буш ашказаны, катып калып, ничектер уңайсыз әйләнде һәм бөтен эчәкләрне басып тора башлады. Алексей ялга туктаган чакта кинжал ярдәмендә суеп алган яшь нарат каерысы белән, каен һәм юкә бөреләре белән һәм яшел, йомшак мүк белән туенып бара. Ул мүкне кар астыннан казып чыгарып, кунарга туктаганда, суда кайнатып пешерә. Кар эрегән урыннардан җыеп алынган нарат җиләге яфракларын ул «чәй» итеп рәхәтләнеп эчә. Кайнар су. бөтен тәнен җылытып, хәтта туклык иллюзиясен бирә иде. Төтен һәм мунча себеркесе исе аңкып торган кайнар суны эчкәндә, Алексей ничектер бөтенләй тынычланып китә һәм алда торган ют да аңа ул кадәрле куркыныч һәм озын булып тоелмый иде. Алтынчы тапкыр кунарга туктаганда ул тагын киң чыршы агачының яшел канат астында урын сай- . лады, ә утны янәшә генә, сумалалы иске агач төбе тирәсенә якты, аның исәбе буенча, бу агач төбе төн буе янып чыгарга тиеш иде. Әле караңгы да төшмәгән. Чыршы башында күзгә күренмичә генә тиен кайнаша. Ул чыршы әкәләсен ашап, вакыт- вакыт, теткәләнеп беткән буш әкәләне аска ташлый. Башыннан бер вакыт ашау кайгысы китеп тормаган Алексей кызыксынып куйды: бу җәнлек чыршы әкәләсендә нәрсә таба икән соң? Алексей җирдә яткан бер әкәләне алып, тиен ашамаган тәнкәчекие’ тырнагы белән актарып карады һәм тары ярмасы хәтле генә, сынар канатлы бер төш күреп алды. Бу төш кечкенә генә эрбет чикләвеген хәтерләтә иде. Ул аны чәйнәп к Бу төнне ул ничек үткәргәндер һәм иртә белән тагын күпме шуышкандыр, Алексей моны хәтерләми. Бөтенесе дә газаплы һуштан язу караңгылыгына кереп чумган. Кисеп аударылган наратның алтын гәүдәсе, аңардан агып чыккан гәрәбәдәй сары сумала, өеп-өеп куелган бүрәнәләр, бөтен җирдә сибелеп яткан агач ярмасы һәм йомычкалар, еллык түгәрәкләре апачык күренеп торган агач төбе, — шуыш Б. Полевой 26 канда юл өстендә очраган шушы тоткарлыклар гына хәтеренең " бер кырыена эләгеп калганнар. Ниндидер ят тавыш аны аңына китерде, торып утырырга һәм як- ягына каранырга мәҗбүр итте. Ул үзен киселгән урман эчендә күрде: кояш нурларыннан ялт итеп торган киң ачыклыкта аударылган, ләкин ботакларыннан арындырылмаган агачлар яталар; шунда ук бүрәнәләр, әрдәнәләп өелгән утыннар торалар. Баш өстендә төшке кояш балкый, сумала исе, кояшта кызган ылыс исе аңкый, кар дымы борынга керә, һәм әле эреп тә җитмәгән җирдән өстә, каядыр биектә-биектә рәхәтләнеп тургай сайрый: аның садә җыры чишмәдәй -челтери. Ниндидер билгесез куркыныч барлыгын сизеп, Алексей урман ачыклыгын күздән кичерде. Әле яңарак кына киселгән урын икән, ботаклардан арындырылмаган агачларның ылыслары шиңеп тә өлгермәгән, киселгән җирләреннән балдай сумала тамып тора, бөтен җирдә аунап яткан яңа йомычкадан, чи каерыдан хуш ис аңкый. Димәк, монда җан ияләре бап. Бәлки, немецлар биредә блЛтдаҗлар һәм ныгытмалар өчен агач хәзерлиләрдер. Шулай булса, моннан тизрәк шылырга кирәк. Урман кисүчеләрнең менә хәзер килеп чыгулары мөмкин. Ләкин аның гәүдәсе таш кебек каткан, бик каты сызлана һәм кыймылдарлык та көче юк. Тагын шуышыргамы? Ләкин инстинкт, урман кешесе булып яшәгән көннәрдә барлыкка килгән инстинкт аңа сагаерга куша. Кемдер күзен алмыйча аны күзәтә кебек: Алексей аны күрми, юк, ләкин ул, кыргый хайван кебек, моны сизеп тора. Кем булыр ул? Урман эче тын, өстә тургай сайрый, тукраннар тонык кына тукылдаталар, киселгән наратларның салынып төшкән ботаклары арасында, бер урыннан икенче урынга очып, песнәкләр ачулы чикылдашалар. Ләкин шулай да Алексей бөтен торышы белән сизә: аны күзәтәләр. Ботак шыртлап китте. Ул борылып карады һәм күрде: куе, яшь наратларның күгелҗем, бөдрә башлары, җил уңаена тирбәлеп торалар, ләкин берничә ботак, гомуми хәрәкәткә буйсынмыйча, икенче төрлерәк чайкала иде. Шул якта Алексейга әкрен генә итеп кеше пышылдаган тавыш ишетелгәндәй булды, һәм тагын, теге вакытта эт белән очрашкандагы кебек, Алексейның чәчләре кыймылдый башлады. Ул күкрәк кесәсеннән тутыгып, тузанланып беткән пистолетын тартып чыгарды һәм, көчәнеп, ике кул белән аны корды. Курок шартлагач, нарат ботаклары арасында кемдер артка тайчанып куйгандай булды. Берничә агачның очлары чайкалышып куйдылар, әйтерсең лә аларга кемдер орынып китте. '«Нәрсә бу — җәнлекме, кешеме?» — дип уйлады Алексей-, һәм ботаклар арасында да кемдер: «кешеме?» — дип сораган кебек тоелды аңа. Шулай тоелды гынамы, әллә чынлап та нарат арасында кемдер рус телендә сөйләшә идеме? Әйе, нәкъ русча бит. һәм кемнәрнеңдер рус телендә сөйләтүләреннән ул кинәт шундый шашынып сөенде, андагы кешенең кем — дошманмы, дусмы булуын һич уйламастан, тантаналы акыру белән акырыр, сикереп торды, бөтен гәүдәсе белән алга — тавыш килгән якка омтылды, ләкин шунда ук, киселгән агач кебек, ыңгырашып егылды, пистолеты кулыннан кар өстенә төшеп китте... 14 Аягына басарга тырышып, егылгач, Алексей бер генә секундка аңын җуйды, ләкин якында куркыныч барлыгын сизү тойгысы аны яңадан аңына китерде. Шик юк, наратлыкта кешеләр яшеренгән, алар Алексейны күзәтәләр һәм нәрсә турындадыр пышын-пышын сөйләшәләр. Ул кулларына күтәрелде, кар өстеннән пистолетын алды һәм, күрсәтмичә, җиргә якын гына тотып, күзәтә башлады. Куркынычлык аны ярым һушсызлыктан чыгарды. Чын кеше 27 Аңы бик яхшы эшли. Кемнәр булды соң алар, немецлар куып китергән утын кисүчеләр булгандыр. Бәлки, үзе шикелле немец тылыннан фронт сызыгы аркылы үзебезнекеләр ягына чыгып баручы чолганыштагы руслар булгандыр. Әллә бу як крестьяннарыннан берәрсеме? Үз колагы белән ишетте ләбаса ул, кемдер апачык итеп: «Кешеме?» дип кычкырып куйды. Шуышып йөрүдән агачка әйләнә язган кулында пистолет калтырый. Ләкин Алексей көрәшергә һәм калган өч патроннан бик шәпләп файдаланырга хәзерләнде. Шул вакыт яшь наратлар арасыннан дулкынланган балалар тавышы ишетелде: — Әй, син кем? Дойч? Ферш- тейст? I Бу сәер сүзләр аны сагайтып җибәрделәр, ләкин кычкыручы һич шиксез рус . иде һәм һич шиксез бала иде. Икенче бала тавышы: — Нишлисен, син монда? — дип сорады. — Ә сез кемнәр? — диде Алексей һәм, үз тавышының хәлсезлегенә һәм әкренлегенә тацга калып тынды. Бу сорау нарат арасындагыларны аптырашка төшерде. Анда кулларны бутап, чыштын-поштын килүдән нарат ботаклары чайкалып торды. — Син безгә юкны лыгырдама, алдый алмассың! Немецны мин аны биш чакырымнан исеннән таныйм. Немец син! — Ә сез кемнәр? — Аның сиңа ни кирәге бар? — Мин рус. — Ялганлама... Валлаһи менә алдыйсың, фриц син! — Мин рус. рус, очучы, мине •немецлар бәреп төшерделәр. Хәзер Алексей саклыкны ташлады. Агач арасында үзебезнекеләр, руслар, совет кешеләре иде, — ул моны бик яхшы белә. Алар ана ышанмыйлар: шулай инде, сугыш сак булырга өйрәтә. Бөтен юл буенча беренче тапкыр ул үзенең тәмам хәле юклыгын, инде аягын да, кулын да кыймылдата алмавын, хәрәкәтләнә һәм үзен яклый алмаячагын сизде. Каралып беткән ябык бите буйлап яшь тамчылары ага башладылар. — Карале, елый! — диделәр нарат I Немецмы? Аңлыйсыңмы? арасыннан. — Әй, син, ник елыйсың? — Мин рус, рус мин, үзебезнең кеше, очучы. — Ә кайсы аэродромнан? — Ә сез кем сон? — Анда эшең булмасын, син җавап бир. — Мончаловск аэродромыннан. Булышыгыз инде миңа, чыгыгыз! Ни шайтаныма... Ботаклар арасында тагын да кызурак пышылдашырга тотындылар. Хәзер Алексей ап-ачык ишетә башлады.- — Мончаловск аэродромыннан, ди... Бәлки, дөрестер... Үзе елый... Әй, син, очучы, ташла наганыңны! — дип кычкырдылар аңа. — Ташла диләр сиңа, юкса чыкмыйбыз, качабыз! Алексей пистолетын бер читкә атты. Ботаклар икегә аерылды һәм ике малай, һәр минут очып китәргә хәзер торган ике песнәк кебек сагаеп, кулларын кулга тотышып, аңа якыная башладылар. Өлкәне, әбиләр камзулын киеп, билен киндерә белән буып, башына немец пилоткасы кигән күк күзле, җитен чәчле ябык малай, кулындагы балтасын чабарга хәзерләп тоткан иде. Күрәсең, алай-болай булса, аны ходка җибәрмәкче иде. Өлкән малай артыннан, аның аркасына сыенып, җирән чәчле, сипкелле битле кечерәк бер малай килә: анысының күзләрендә кызыксыну дигән нәрсә ялтырый иде. Ул килә Һәм ПЫШЫН-ПЫШЫН СӨЙЛӘШӘ: — Елый. Чын әгәр елый. Әйяй арык, әйяй арык! Өлкәне, әле һаман балтасын әзер тоткан килеш, Алексейның янына килеп җитте дә, кар өстендәге пистолетны зур киез итеге .белән (атасыныкы булса кирәк) читкәрәк тибеп җибәрде. Б. Полевой 28 — Очучы дисеңме? Ә документың бармы? Күрсәт. Алексей» ихтыярсыз елмаеп, — Биредә кемнәр? Безнекеләрме, немецлармы? — дип пышылдап сорады. — Ә мин каян белим? Миңа хәбәр итеп тормыйлар. Урман ич монда,— дип өлкән малай дипломатларча җавап бирде. Г имнастерка кесәсеннән танык- нама чыгарырга туры килде. Командирларда була торган йолдызлы кызыл книжка малайларга гаҗәеп тәэсир итте. Оккупация көннәрендә югалган балалык аларга кире кайткан кебек булды: үз кешеләрен, кадерле Кызыл Армия очучысын күрү аларны үзгәртеп җибәрде. — Үзебезнекеләр! Өченче көн инде үзебезнекеләр! — Абый, син ник бу хәтле арык? — ...Аларны монда безнекеләр шундый җилкеттеләр, шундый дөмбәсләделәр, дер селкеттеләр! Биредә шундый сугыш булды, котың очар! Кырдылар гына үзләрен! — Кемгә нәрсә эләксә шуның белән качты... Бер төрлесе тәртәгә тигәнә тагып, тигәнәгә утырып ычкынды. Яралы ике немец ат койрыгына ябышып качты, өченчесе атка атланган иде, фон барон кебек... Абый, сине кайда бәреп төшерделәр соң? Балалар шулай бераз сайрашкач, эшкә керештеләр. Аларның әйтүенчә, моннан авылга кадәр биш километр чамасы иде. Алексей шул кадәр хәлсезләнде, уңайлабрак чалкан яту өчен хәтта борыла да алмады. Утынга дип малайлар алып килгән чана бик кечкенә иде, аннары юлсыз җирдән кар өсләп зур кешене тартып барыр өчен аларның көче дә җитмәс иде. Өлкәне, Серенький исемлесе, энесе Федькага тиз генә авылга чабарга һәм халыкны чакырырга кушты, ә үзе, Алексейны немецлардан саклау өчен дигән булып, аның янында калды, ләкин күңелендә ул аңа ышанмады һәм болай дип уйлады: «Шайтанмы белсен аны, фриц хәйләкәр була, үләргә ятучы булып кылануы да мөмкин, документ та. күрсәтер...» Хәер, әкренләп аның, шикләнүләре бетте һәм малайның теле чишелеп китте. Алексей, күзләрен йомар-йоммас^ җылы, йомшак ылыс өстендә йокымсырый. Ул малайның сөйләгәннәрен тыңлый, ләкин рәтләп ишетми. Аның тәнен кисәк биләп алган рәхәт йокымсырау аралаш аерыи бәйләнешсез сүзләр генә Алексейның аңына барып җитәләр. Сүзләрнең мәгънәсен төшенмәстән, Алексей йокы аралаш ана теленен. авазларын рәхәтләнеп тыңлый. Плавни авылы халыкларының башыннан кичкән бәхетсезлекләрне ул бары тик соңыннан гына белде. Немецлар бу урманнар һәм күлләр иленә килеп кергәндә октябрь ае иде: сапсары каен яфракларь: ялкынланып, усаклар ут капкан шикелле, кып-кызыл булып утыралар иде. Плавни районында сугышлар булмады. Моннан утыз километр көнбатыштарак, ашыгыч кына төзелгән оборона сызыгының ныгытмаларында урнашып алгач бер кызыл частьны тар-мар нтеп> куәтле танк авангарды артыннан килгән немецлар колоннасы Плавни авылына кермичә, көнчыгышка үтеп китте, чөнки авыл юлдан читтәрәк, урман күле буена утырган иде. Немецлар зур тпмер юл төене булган Бологоега таба омтылдылар: аны кулга төшерергә, Көнбатыш һәм Төньяккөнбатыш фронтларын аерып ташларга теләделәр. Биредә, Бологое шәһәренә якын җирләрдә, Калинин өлкәсенең барлык гражданнары: крестьяннар, шәһәр кешеләре, хатын-кызлар, картлар һәм яшүсмерләр, төрле яшьтәге һәм төрле профессия кешеләре көне-төне, яңгыр һәм кояш астында, озын борыннан, сазлык пычрагыннан һәм әшәке судан газап чигеп, җәй һәм көз буе оборона рубежлары төзеделәр. Бу ныгытмалар көньяктан төньякка таба урманнар, сазлыклар аркылы, күлләр, елгачыклар һәм чишмәләр буйлап сузылдылар. Мондагы кешеләргә күп кеиә Чын кеше 29 азап чигәргә туры килде, ләкин .аларның хезмәтләре бушка китмәде. Килгән уңайга немецлар берничә оборона рубежларын өзделәр, ләкин соңгы рубежларның берсендә аларны тукталырга мәҗбүр иттеләр. Сугышлар позицион сугышка әйләнеп китте. Бологое шәһәренә немец-лар үтеп керә алмадылар һәм төп ударны көньяккарак күчерергә мәҗбүр булдылар. Аннары оборонага күчтеләр. Комлы балчыклардан гадәттә зур уңыш ала алмый торган һәм урмандагы күлләрдә балык тоту белән үзләренең хәлләрен яхшырта торган Плавни .крестьяннары, сугыш безнең авылга килмәде, дип шатланганнар да иде инде. Немецлар таләбе буенча, колхоз председателен староста дип атап, искечә артель белән яшәүләрен дәвам иттеләр, немецлар совет җирен мәңге таптамаслар һәм безгә, Плавни крестьяннарына, мондый аулак җирдә, бәлки, бу бәладән шулай читтә калырга мөмкин булыр, дип өметләнделәр. Ләкин сазлык үләне төсендәге мундир кигән немецлар урынына машиналарда кара киемле, пилоткаларына кеше башы һәм сөякләр төшерелгән бүтән немецлар килделәр. Плавни крестьяннарына Германиягә даими, эшкә барырга теләүче унбиш доброволецны егерме дүрт сәгать эчендә табып бирергә боердылар. Юкса авыл башына зур бәлаләр киләчәк иде. Доброволецлар колхозның балык склады белән правлениесе урнашкан кырый йортка килергә, үзләре белән бер пар күлмәк-штан, кашык, чәнечке, пычак һәм ун көнлек ашамлык алып килергә тиешләр иде. Күрсәтелгән срокка берәү дә килмәде. Хәер, немецлар моңа ул кадәр өметләнмәгәннәр дә иде, чөнки аларның тәҗрибәләре бар иде инде. Алар, авылга курку салу өчен, колхоз председателен, ягъни старостаны, балалар бакчасында тәрбия эшен алып баручы Вероника Григорьевананы, ике колхоз бригадирын һәм кул асларына эләккән унлап крестьянны правление бинасы каршында атып үтерделәр. Гәүдәләрен күммәскә куштылар һәм әйттеләр: әгәр приказда күрсәтелгән урынга бер тәүлектән соң доброволецлар килмә- сәләр, бөтен авыл шулай атып үтереләчәк, диделәр. һаман килүче булмады. Иргә белән, СС зондеркомандасыннан килгән немецлар авыл буйлап йөри башлаганда, бөтен йортлар буш иде инде. Аларда картлар да, бала-чагалар да — бер җан иясе дә юк иде. Төнлә белән йорт-җирләрен ташлап, еллар буенча җыеп киленгән малларын, бөтен .терлек-туарларын диярлек ташлап, кешеләр төнге караңгы томан эчендә юкка чыктылар. Бөтен авыл,'иң соңгы кешегә кадәр күтәрелеп, моннан унсигез километр җиргә, кара урман эченә барып утырды. Землянкалар казып бетергәч, ирләр партизанлыкка киттеләр, ә хатын-кыз белән бала-чага язга кадәр урманда михнәт чигәргә калдылар. Буйсынмаган авылны зондеркоманда бернәрсәсен калдырмыйча яндырды, бу районның башка авылларын да немецлар шулай ук яндырып бетерделәр. —... Минем әтием колхоз пред* седателс иде, немецлар аны староста дип йөрттеләр, — дип сөйләде Серенький, һәм аның сүзләре Алексейга стена аркылы ишетелгән шикелле генә ишетеләләр иде, — алар аны үтерделәр, өлкән абыемны да үтерделәр, инвалид иде ул, кулы юк иде, машинада иген, сукканда өздерде. Уналты кешене үтерделәр... Үз күзем белән күрдем, безне карап тору өчен куып китерделәр. Минем әти һаман кычкырды, һаман сүгенде... «Безнең өчен сез эттән туганнарга күрсәтерләр әле күрмәгәиегезне! — диде. — Безнең өчен сез әле каилы яшь белән еларсыз!..» Талчыккан зур күзләреннән сагыш карап тора торган шушы аксыл чәчле кечкенә генә мужикның сүзләрен тыңлаганда, Алексей ниндидер сәер тойгылар кичерде. Ниндидер сылана торган томан эчендә ята шикелле иде. Аның әйтеп бетер- Чын кеше 31 лар. Аларныц барысының да өс- башы сәләмә иде һәм барысы да бердәй карт булып күренәләр иде. Морҗасыз землянкаларның корымы аларныц йөзеннән бервакытта да төшеп тормагандыр. Күзләренең ялтыравыннан һәм тешләренең балкуыннан гына яшь хатынны карчыктан аерып була иде. Михайла бабай, чананы тиз-тиз тартып, хатыннарны ачулана башлады: — Ай, бу хатыннар, ай, бу хатыннар! Нәрсәгә җыелганнар, я нәрсәгә? Театрмыни монда сезгә? Спектакль мәллә? Ходай өчен, аяк астына кермәгез. Я, алла, бөтенләй сарык кебек, тәмам акылдан язганнар! Төркем эченнән Алексейның колагына ишетелде: — Ой, нинди! Чынлап та сөяк кенә! Селкенми дә, җаны бармы? — Аңын югалткан ул... Нәрсә булган соң аңа? Ой, туганкайларым, шундый ябык, шундый ябык! Бераздан гаҗәпләнү кимеде. Очучының билгесез булган, ләкин коточкычлыгы күренеп торган язмышы хатыннарны таңга калдырды, һәм җир асты авылына әкрен генә якынайган арада, бәхәс башланды: Алексей кемгә туктарга тиеш? Түгәрәк битле, ак күз алмасы яшь негрныкы шикелле ялт-йолт итә торган кечкенә генә бер хатын: — Минем землянкам коры. Ком сипкән, һавасы да яхшы... Мичем дә менә дигән, — дип сөйли иде. — ... Мич дигән була? Ә сездә күпме кеше яши? Бер сасысыннан гына да тончыгып үләрсең!.. Михай. ла, бир миңа, минем өч улым Кызыл Армиядә, бераз оньш да бар, мин аңа табикмәк пешереп ашатырмын! — Юк, юк, миңа керсен, миндә иркен, икәү генә торабыз, урын җитәрлек, тәбикмәкләреңне мина алып керерсең, кая ашаса да барыбер түгелмени аңа! Хатын белән без аны бик яхшы карарбыз, минем туңдырылган балыкларым да, бар, бер җеп кипкән гөмбәм... Балык ашы ашатырмын, гөмбә шулпасы... — Кая инде аңа балык ашы ашау, бер аягы белән кабергә баскан ич ул! Миңа алып кер, Михаила бабай, минем сыерым бар, сөтемГ Ләкин Михаила чананы җир асты авылының уртасына, үз землянкасы янына алып китте. ... Алексейның хәтерендә: менә ул кечкенә генә караңгы бер чокырда ята; аз гына төтен чыгарып, очкыннар сибеп һәм чатыр-чотыр килеп, стенада чыра янып тора. Аның яктысында сәкедән барлык нәрсә күренеп тора: немец миналарыннан бушаган яшиклардан корыштырып, җирдәге багана өстенә беркетелгән өстәл; аның янында бүкәннәр; карчыкларча киенеп, кара яулык бәйләгән зифа буйлы бер хатын — Михаила бабайның яшь килене Варвара өстәл өстенә иелгән; шунда ук сирәк кенә бөдрәләр белән капланган Л1ихайланың үз башы күренә. Алексей буй-буй тышлы салам түшәк өстендә ята. Аңа әлеге шул чуар ямаулар белән капланган сарык туны ябылган. Туннан ниндидер әче ис, өй исе, яхшы ис килә. Гәрчә бөтен тәне ташлар белән кыйналган шикелле сызласа да, һәм аяклары кыздырылган кирпечләргә баскай шикелле янсалар да, менә- шулай тынычта һәм җылыда яту күңелле, белеп торасың: бер кеше дә сипа тимәячәк, хәрәкәтләнергә, уйларга, кемнән дә булса сакланырга кирәк булмаячак. Землянканың почмагыңа — җир идәнгә салынган кечкенә мичтән күгелҗем төтен дулкын-дулкын булып җәелә, һәм Алексейга бу төтен һәм төтен генә түгел, өстәл дә,, һәрвакыт нәрсә беләндер шөгыльләнеп, нәрсәдер ясап утырган Михаила бабайның көмеш башы да, Варяныц зифа гәүдәсе дә,—барысы да җәеләләрдер .кебек, сузылалардыр, тирбәләләрдер шикелле. Алексей күзләрен йома. Аннары кара кошлы немец капчыгы белән тышланган ишек ачылып, салкын һава килеп керүдән уянып, күзләрен ачып җибәрә. Өстәл янында ниндидер бер хатын тора. Ул өстәл өстенә кеч- Б. Полевом 32 кенә генә бер капчык куйган һәм, капчыкны яңадан алырга теләгәндәй, кулларын капчык өстепә салган, көрсенә һәм Варварага болан ДИП СӨЙЛИ: • — Манный ярма бу... Әле сугышка хәтле үк алган идек. Костюнька өчен саклап тоттык. Хәзер Костюнь. кага бернәрсә дә кирәкми инде. Квартирантыгызга шуңардан ботка пешерегез. Балалар боткасы аңа бик яхшы булыр. Шуннан соң ул борылып, бөтен кешене сагышка салып, әкрен генә чыгып китә. Кемдер туңдырылган балык кертә, кемдер кайнар ташлар өстендә пешерелгән табикмәк алып керә: бөтен землянка эченә әчкелтем җылы икмәк исе тарала. Серенький белән Федька килеп керәләр. Крестьяннарча җитдилек белән Серенький ишек төбендә пилоткасын сала һәм: «Бик исәннәр- генәме сез!» — дип күрешә. Аннары махорка, көрпә кисәкләре ябышып беткән ике кисәк шикәр чыгарып куя. — Әни җибәрде. Шикәр файдалы ул, ашагыз, — ди ул һәм, бабасына борылып, эшлекле генә сөйли: — Тагын иске авыл урынына барып килдек. Бер казан актарып таптык. Бик үк янмаган ике тимер көрәк, сапсыз балта. Кирәк булыр дип алып кайттык үзләрен. Абзасы артына посып торган Федька өстәл өстендә агарып күренгән шикәргә йотлыгып карый һәм селәгәен суырып куя. Күп вакытлар үтеп, байтак уйлангач кына, Алексей бу бүләкләрнең кадерен аңлый алды. Шушы кышны бу авылда халыкның өчтән бере ачтан үлде, бер яки ике кешесен күммәгән семья бөтенләй юк иде. — Эх, хатыннар, хатыннар, бәягез алтын сезнең! Шулай түгелме? Ишетәсенме, Алёха, рус хатын-кызының бгзсе алтын, дим. Аның күңеленә генә орынырга кирәк, шуннан соң ул соңгы нәрсәсен дә китереп бирәчәк, җанын бирергә хәзер торалар алар безнең хатыннар. Шулай T j гелме? Ә? — дип сөйләнде Михаила бабай, үзе Алексей өчен китерелгән бүләкләрне кабул итте һәм яңадан үзенең һич бетен тормас эшенә — сбруйлар төзәтүгә, камытлар ямауга яки тишелгән киез итекләргә олтан салуга кереште. — Эштә дә алар, әлеге шушы хатыннарны әйтәм, безгә бирешмиләр бит, яисә әле безне, мужикларны, узып та китәләр! Тик менә аларның телләре генә яман, ай телләре! Тецкәмә тиделәр алар минем, Алёха туган, бөтенләй башымны катырып бетерделәр. Анисья үлгәннән соң мин, гөнаһлы бәндә, уйлаган идем: «Аллага шөкер, бераз тынычлап яшәп калырмын!» Менә мине шуның өчен ходай язалады. Армиягә алынмыйча калган мужикларыбыз, немецлар килгәч, партизанлыкка китеп бардылар,- ә менә мин, үземнең зур гөнаһларым өчен, хатыннар командиры булып калдым, сарык көтүендәге кәҗә тәкәсе кебек... Оһһо-һо! Бу урман авылында күргән нәрсәләр Алексейны таңга калдырдылар. Немецлар Плавни авылы кешеләренең йортҗирләрен, байлыкларын, игенчелек коралларын, терлекләрен, савытсабаларын, -— бик күп буынның хезмәте белән барлыкка китерелгән бөтен нәрсәләрен талап-яндырып бетергәннәр; кешеләр хәзер урманда яшиләр, немецлар килеп табарлар дип минут саен котлары чыгып тора, ачыгалар, үләләр, — ләкин колхоз, авылның алдынгы кешеләре тарафыннан утызынчы елны бик озак әрләшү-бәхәс- ләшүләрдән соң көч-хәл белән генә оештырылган колхоз таралмаган. Киресенчә, сугыш алып килгән чиксез михнәтләр кешеләрне тагын да ныгыта төшкәннәр. Хәтта землянкаларны да бергәләп казыганнар һәм ул землянкаларда искечә, ничек туры килсә шулай урнашмыйча, яцача: бригадалап урнашканнар. Михайла бабай үтерелгән киявенен председательлек бурычларын үзенә алгаи. Ул колхоз гадәтләрен урманда изге күреп саклый, һәм менә хәзер аның җитәкчелгендә жнр асты авылы, караңгы урман эченә кереп качкан авыл, бригадалар һәм Чын кеше звенолар белән язга хәзерләнә иде. Ачлыктан интегүче крестьян хатыннары ашлыкларын соңгы бөртегенә кадәр гомуми землянкага илтеп салганнар. Немецлардан качырып алЪтп килгән сыерларның бозауларын бик яхшылап карыйлар. Кешеләр ачыгалар, ләкин җәмәгать терлеген суймыйлар иде. Немецлар кулына эләгүдән курыкмыйча, малайлар иске авыл урынына баралар һәм, кара күмер арасыннан, утта янып зәңгәрләнгән сабаннарны казып чыгаралар. Артык бозылмаган- нарына. саплар куялар. Яз көне сыерларны җигеп сукалау өчен, капчыклардан камытлар тегәләр. Хатыннардан төзегән бригадалар наряд буенча күлләрдә балык тоталар һәм шул балык белән авыл халкы кыш буе туенып чыккан. Михайла бабай гәрчә «үзенең хатыннарыннан» зарланса да һәм хатыннар землянкага кереп, Алексей өчен аңлашылып җитми торган ниндидер хуҗалык эшләре аркасында озын һәм усал бәхәсләр куптарганда колакларына бармакларын тыгып торгаласа да, тәмам ачуы килеп, кайвакыт үзенең нечкә генә тавышы белән алар өстенә җикерсә дә, аларның кадерен белә иде һәм, дәшмитынмый гына ятучы Алексейның тыңларга яратуыннан файдаланып, шушы «хатын-кыз токымын» мактарга керешә иде. — Алёха, дускай, кара әле менә, нәрсә килеп чыкты бит. Хатын-кыз ул гомергомергә әйбергә ике кулы белән ябышу чан. Шулай түгелме? Ә? Ни өчен дип беләсең? Саранлыктанмы? Юк! Чөнки ул әйбернең кадерен белә: балаларны, семьяны ул туйдыра бит, ни генә әйтсәң дә семьяны ул алып бара. Хәзер менә кара инде, нинди эш килеп чыкты. ҮЬец күрәсең безнең тормышны: валчыкка кадәр саналулы. Ачыгабыз! Шулай, январь аенда безнең авылга партизаннар килеп төштеләр, безнең авылныкылар түгел — юк, безнекеләр каядыр Оленин тирәсендә сугышып йөриләр. Ятлар килде, тимер юлныкылар. Ярый. Килделәр: «Ачтан үләбез», диләр. Нишләдек з .с. ә.- № 8. дип беләсең? Икенче көнне хатынкызлар аларның капчыкларын тустырып ’җибәрделәр. Ә үзләренең балакайлары . шешенеп беткәннәр, аякларына баса алмыйлар. Шулай түгелме! Ә? Әнә ничек бит ул! Әгәр мин берәр командир-әхрәт булсам, немецларны куып җибәргәннән соң, үземнең иң әйбәт гаскәрләремне, җыяр идем дә, алга бер хатынны бастырып, үземнең бөтен гаскәремә аның каршында, рус хатыны каршында, марш атлап узарга кушар идем. Аңа, ягъни шушы хатынга честь бирергә боерыр идем. Картның шушылай сөйләнүе астында Алексей татлы гына йокымсырый. Кайвакыт, аны тыңлый- тыңлый, гимнастерка кесәсендәге хатны аласы, әлеге кызның фотографиясен чыгарасы һәм картка күрсәтәсе килә, ләкин шул кадәрле хәлсезләнелгән: кулларны да күтәреп булмый. Ләкин Михайла бабай үзенең хатыннарын мактарга керешкәндә Алексейга бу хатларның җылысы гимнастерка аркылы тәненә үтеп Керә кебек тоела иде. Михайла бабайның килене, кайнатасы кебек, һәрвакыт нәрсә белән булса да шөгыльләнә торган җитез һәм сүзсез хатын, кичләрен өстәл янында эшләп утыра. Башта аны Алексей карчык дип, картның хатыны дип уйлады, ләкин соңыннан аның зифа буйлы, егермеегерме ике яшьлек сөйкемле генә бер хатын икәнен күреп алды. Алексейга ул ничектер куркынып һәм борчылып карый һәм, тамагына тыгылып калган ниндидер бер төерне йотып җибәргән шикелле, кинәт уфылдап куя. Кайвакыт төннәрен, чыра сүнеп, землянканың сөрем караңгылыгы эчендә чикерткә моңлы гына черкелди башлагач (Михайла бабай бу чикерткәне янган авыл урыныннан табып, өйгә күңеллелек биреп торыр ичмаса дип, бияләй эченә салып бирегә алып кайткан иде), Алексей сәке өстендә кемнеңдер мендәр тешләп, шыпырт кына елавын ишетә шикелле иде. * ; Б. Полевом 34 16 Алексейның Михаила бабайда кунак булуына өченче көн киткәч, карт кинәт әйтте: — Бетләгәнсең син, Алёха, — тирес коңгызы шикелле бетләгәнсең. Ә кашына алмыйсың. Менә нәрсә, мунча ягыйм мин сиңа. Ә? Мунча ягыйм. Юармын үзеңне, сөякләреңне себерке белән чабармын. Озын юлдан соң мунча бик әйбәт була ул. һәм ул мунча әмәлләргә тотынды. Почмактагы мичне шундый итеп якты, андагы ташлар шартлап ярыла башладылар. Каядыр тышта ут яна һәм анда, Алексейга әйтүләренә караганда, зур таш кыза иде. Варя иске чапчакка су ташый. Идәнгә сап-сары салам җәйделәр. Шуннан соң Михаила бабай, бил тиктен чишенеп, эчке штаннан гына калды да, агач чиләккә тпз генә селте ясады, юкә каерысы табып, җәй исе аңкып торган яңа мунчала хәзерләде. Землянка тәмам кызып, түшәмнән авыр, салкын тамчылар тама башлагач, карт урамга йөгереп чыкты, зур калай өстенә салып, кыпкызыл булып кызган ташны алып керде һәм чапчакка батырды. Болыт кадәрле пар, түшәмгә килеп бәрелде дә, бөтереләбөтерелә, түшәм буйлап таралды. Бернәрсә дә күренми башлады, һәм Алексей картның җитез куллары үзен чишендерергә керешүен сизде. Варя кайнатасына булышты. Эссегә түзә алмыйча, ул үзенең бишмәтен һәм яулыгын салып ташлады. Ертык яулык астында барлыгы да беленмәгән авыр чәч толымнары, ычкынып, иңбашларына килеп төштеләр. һәм менә ул чиркәү карчыгыннан, зур күзле, җиңел гәүдәле, чандыр һәм яшь бер кызга әйләнеп далды. һәм башта аңа игътибар итмәгән Алексей хәзер, шундый кинәт үзгәрүдән соң, үзенең ялангачлыгыннан ояла башлады. — Түз генә, Алеха! Шулай итеп без синең белән, дускай, мунча керик әле! Ишеткәнең бармы, Финляндиядә әнә ирләр белән хатыннар бөтенләй бер мунчада чыпырдашалар, ди ич. Нәрсә, дөрес түгелме? Может, ялганлыйлардыр. Ә ул, Варьканы әйтәм, хәзер яралы сугышчы янындагы медицина сестрасы кебек була инде. Шулай. Аңардан оялырга кирәкми. Тот әле үзен, мин аның күлмәген салдырыйм, бөтенләй череп беткән, ертылып төшәргә тора! Шул вакыт яшь хатынның зур,_ кара күзләрендә курку чагылып китте. Тирбәлеп торган пар аркылы Алексей юл азапларыннан соң беренче тапкыр үзенең тәнен күрде. Сары салам өстендә коры сөяккә калган, карасу тире белән өртелгән бер кеше ята: тез капкачлары калыккан, таз сөякләре очланып чыккан, эче баткан, кабыргалары калкып торалар иде. Карт селтеле чиләк яныңда мата$ ша. Майланып торган соры селте суына мунчаласын манып, кулын Алексей өстенә күтәргәч, кайнар томан эчендә аның* гәүдәсен күреп алды да катып калды. — Кара син, нинди бәла!.. Синс-и эшләрең шәптән түгел бит, Атёха туган! Ә? Шәптән түгел. Немецлардан син ычкынгансың, ә аңардан, газраилдан... — һәм кинәт ул Алексейны арттан тотып торган Варяны ачулана башлады: — Ә син нәрсә ялангач кешегә Күзләреңне терәдең, оятсыз, я! Нәрсә иреннәреңне тешлисең? Ух, хатыннар, сез барыгыз да саескан токымы? Ә син, Алексей, уйлама, начар нәрсә турында уйлама. Без сине, туган, аңа, газраилга бирмәбез. Без сине, димәк, тазартырбыз, хак суз менә тазартырбыз!.. Я, савыгып китәргә будсын! Ул, кечкенә баланы юган шикелле, саклык белән Алексейны селтеләп юа, әйләндерә, кайнар су сибә, ышкый һәм шундый азарт беләт ышкый, калкып торган сөякләр өстеннән йөри торган куллары шыгырдый ук башлыйлар. Варя аңа дәшми генә булыша. Ләкин карт аны юкка гына ачуланды. Варя үзенең кулларыннан хәлсез генә салынып төшкән коточкыч сөяк гәүдәгә бөтенләй Чын кеше 35 pop иде. Синең Партизаныңны суярга иде, ә?.. Ләкин карчыкның кискен һәм ямьсез тавышы картны бүлдерде: — Юк, тавыкны бирмим! Бирмим, бирмим, сорыйсы да булма, карт пәри. Кара син аны! Ул турыда авыз да ачасы булма. Мин үземнең Партизанымны суйыйм, имеш... Тавык шулпасы кирәк, имеш. Болай да менә аңа никадәрле китергәннәр, туйга дип ташыганнармыни? Әнә нәрсә уйлап тапкан, карт шайтан! — Эх, Василиса, шундый сүзләрең өчен оялырга кирәк иде сиңа.— дип карт үзенең нечкә тавышы белән үгетли башлады. — Үзеңнекеләр дә фронтта ич, аңлап җиткермичә сөйләмисең син! Иптәшне әйтәм, безнең өчен бөтенләй имгәнеп беткән бит, никадәрле канын түккән... — Аныц канц миңа кирәк түгел. Минем өчен Агинекеләр үзләре түктеләр. Сорама да, әйттем бит бирмим дип, бирмим булгач бирмим. Карчыкның кара күләгәсе ишеккә таба елышты, һәм ачылып киткән ишектән язгы көннең яктысы килеп кергәч, Алексей ихтыярсыз күзләрен йомды һәм ыңгырашып куйды. Карт аның янына ташланды: — Әллә син йокламый идеңме, Алёха? Ә? Безнең сөйләшүне ишетеп тордыңмыни? Ишеттеңме? Ләкин син ана үпкәләмә, Алёха, аныц андый сүзләре өчен үпкәләмә. Сүзләр ул ватып ташланган кабык кебек, ә төше аның әйбәт. Синең өчен тавыгын бирергә кызганды дип уйлыйсыңмы әллә? һи-и, юк, Алёша! Аларның бөтен семьясын немец кырып бетерде, семьялары бик зур иде — унлап кеше. Өлкән улы полковник бит аның. Полковник семьясы икәнен белеп алдылар да Васи- лисадан бүтәннәрен сәгате белән чокырга илтеп аттылар. Хуҗалыкларын да җимереп ташладылар. Аның яшендә бер кешесез калу зур бәла ул, их, зур бәла! Бөтен хуҗа- лыкларыинап шул бер тавык кына калды бит. Бик хәйләкәр тавык ул, Алёха. Әле беренче атнада ук немецлар бөтен үрдәк-тавыкны токарамый иде. Ул читкә карап торды, ләкин аның күзләре, ихтыярсыз рәвештә Алексейның аягын яки кулын пар эченнән күреп алганда, аларда куркыну очкыннары кабынып китә иде. Ничектер аларның семьясына килеп эләккән бу очучы ят бер кеше түгел, бәлки аның үз Мишасы кебек, көтмәгәндә килеп тап булган кунакны түгел, бәлки үзенең ирен, бер генә яз бергәләп яшәп калган ак кашлы, сипкелле йөзле, көчле куллы батыр егетне немецлар шушы хәлгә китергәннәрдер кебек, әллә кемне түгел, бәлки үзенең ирен ул шушылай үз кулында тотып торадыр кебек тоела иде аңа. һәм ул куркынып китә, аның башы әйләнә башлый һәм иреннәрен каты тешләп кенә ул һушы китеп егылудан тыелып тора иде... ... Аннары Алексей Михаила бабайның чиста һәм йомшак күлмәген кигән килеш, бөтен тәнендә сафлык һәм дәрт сизеп,, буйбуй салам түшәк өстендә ятты. Түшәмдәге тишектән пар чыгып беткәч, Варя Алексейны аз гына төтен исе аңкып торган җиләк чәе белән сыйлады. Бу чәйне ул әлеге шул балалар китергән һәм Варя тарафыннан каен тузы өстенә вак кына итеп туралган шикәр белән эчте. Шуннан соң ул беренче тапкыр каты, рәхәт йокыга талды һәм төшләр күрмичә тыныч кына йоклады. • Кычкырып сөйләшү тавышына уянып китте ул. Землянка да караңгыланып килә, чыра сүнәр-сүнмәс кенә яна. Шушы сөремле караңгылык эчендә Михайла бабайның нечкә тавышы яңгырый иде: — Хатын-кыз акылы шул, уйлап карадыңмы соң син? Унбер көн буена кешенең авызына валчык та кермәгән, ә син каты йомырка китергәнсең... Бу йомыркалар — үлем бит аңа!.. — Кинәт бабай ялыну тавышы белән сөйли башлады: — Хәзер аңа йомырка кирәкмәс иде, хәзер аңа беләсеңме, Василиса, ■ нәрсә, хәзер аңа тавык шулпасы ашарга кирәк иде! Менә нәрсә кирәк! Менә ул аңа җан кертеп җибә- Б. Полевой 36 тып бетерделәр, чөнки немец дигәнен кош-корт итен бик яратучан бит ул. Барысы да: «Курка, матка курка!» дип лыгырдап йөриләр. Ә менә бу тавык котылып калды бит. Тавык түгел, артист ул. Немец дигәнен ишек алдына килеп керүгә, чормага менеп китә дә, шунда утыра бирә, әйтерсец лә ул бөтенләй юк. Ә үзебезнекеләр килеп керсә, — бернәрсә юк шикелле, йөрп бирә. Шайтан белсен, ничек таныгандыр инде ул. Менә шулай игеп ул, тавык дигәнем, бөтен авылга бер үзе калды, һәм менә шул хәйләкәрлеге өчен без ана Партизан дигән исем бирдек. Мер ес ье в күзләре н й о м м ы й ч а гына йокымсырый: урманда ул шулай йокларга күнеккән. Аның дәшми ятуы Михаила бабайны борчый иде булса кирәк. Землянкада ары- бире йөреп, өстәл янында нәрсәдер эшләгәч, карт тагын шушы темага күчте: — Хатынга үпкәләмә, Алёха! Син, дускай, шуны аңла: ул зур урмандагы карт каен шикелле иде: аңа бер яктан да җил бәрми иде, хәзер ачык җирдәге черек төп шикелле, бер ялгызы калды, бөтен куанычы шул бер тавы-к инде аның. Нәрсә дәшмисең, әллә йокыга киттеңме?.. Я, йокла алайса, йокла. Алексей йоклый да, йокламый да. Ул тун астында ята, ә туннан әчкелтем икмәк исе, иске крестьян йорты исе килә. Өй чикерткәсе күңелне юата торган итеп сайрый һәм аның җырын тыңлап яткан Алексейның — бармагын да кыймылдатасы килми иде. Әйтерсең лә аның тәне бөтенләй сөяксез булып, җылы мамык белән тутырылган һәм ШУЛ мамык эчендә кан тибеп тора. Шешенгән аяклары яналар, эчтән ниндидер яман сызлау белән сызлыйлар, ләкин борылырга да, хәтта кыймылдарга да көче юк аның. Шушылай йокымсырап яткан Алексейның аңына землянка эчендәге тормыш ничектер кисәкләп кенә ирешә, әйтерсең лә бу чын тормыш түгел, әйтерсең лә берберенә бәйләнешсез гайре табигый картиналар экранда җемелдәп үтәләр. Яз җитте. Качак авыл иң авыр көннәрне кичерә. Кайчандыр күмеп, яшереп өлгергән һәм хәзер төннәрен яшерепяшереп кенә казып алып кайтыла торган ашамлыклар инде бетеп бара. Җир эри. Ашыгыч кына казылган землянкаларда тамчы тама һәм алар ишеләләр. Авылдан көнбатыштарак Оленин урманнарында партизанлык итүче мужиклар элек юк дигәндә бер, төннәрен, берәм-сәрәм кайтып киткәлиләр иде, хәзер алар фронт сызыгы артында калдылар. Алардаи һич хәбәр-хәтер юк. Болай да чиксез азап кичерүче хатыннарның башларына яңа хәсрәт төште. Җитмәсә яз җитте, кар эри, чәчү турында, яшелчә бакчалары турында кайгыртырга кирәк. Хатыннар кайгылы һәм ачулы йөриләр. Михайла бабай землянкасында әледән-әле алар арасында шау-шулы талашлар булып ала, барлык яңа һәм иске, булган һәм булмаган үпкәләрне әйтешәләр. Землянкада кайвакыт бик каты чыр-чу күтәрелеп китә, ләкин хәйләкәр карт хатыннарның шушы чыр-чу килгән ачулы тавышлары арасына хуҗалык турында нинди дә булса берәр фикер китереп кыстырса, әйтик.- иске авыл урынына кешеләр җибәрмик микән, карап кайтсыннар, может җир эри башлагандыр, яки землянкада чәчүлекләр дымланган, аларны җилгәрерлек җил чыккан түгелме, кебек фикер әйтсә, шунда ук бу талаштартыш тынып кала иде. Бер тапкыр бабай бик канәгать һәм кайгыртучан төс белән көндез кайтып керде. Ул бер яшел үлән кисәге алып кайткан иде һәм, катып беткән учына ипләп кенә салып, аны Алексейга күрсәтте: — Күрәсеңме? Кырдан кайтып киләм мин. Җир эрегән инде, ә уҗым, аллага ’шөкер, ярыйсы гына булып чыгып килә. Кар җитәрлек. Бөтенесен күздән кичердем. Әгәр язгы чәчүләрне җиңеп чыга алмасак, уҗымнан гына да тамак туярлык алырбыз. Барып, хатыннарга Чын кеше 37 әйтим әле, сөенсеннәр, тел бистәләре! Яз көне чәүкәләр шаулаган, шикелле, землянка янында хатын-кыз шау килә башлады: кырдан алып кайтылган әлеге яшел үлән кисәге бөтенесендә дә >Гна өмет уятты. Ә кич белән Михаила бабай, кулларын уЫП: — Минем озын чәчле министрларым әйбәт кенә карар чыгардылар бит. Шулаймы, Алёха? —диде.— Бер бригада, сыерлар җигеп, үзәнлектә, бик каты җирдә сукалаячаклар. Аннары, күпме сукалармын дип беләсең, бөтен көтүебездән барлыгы алты сыерыбыз калды! Ә икенче бригадага бераз югарырак, корырак җирдән бирәбез: алар көрәк белән, китмән белән казырлар. Зарарсыз гына булачак — яшелчә бакчаларын казыйбыз ич әле, әйбәт кенә була. Ә инде өченче бригадага калкурак урында, комлыкта, бәрәңге утыртыр' өчен бераз җир хәзерлибез, болар- ның эше бөтенләй ансат, анда балачага белән хәлсезрәк хатыннарны эшләтербез. Ул арада хөкүмәттән дә ярдәм килеп өлгерер. Килеп өлгерми икән, ул да зур бәла түгел. Ничек булса да үзебез маташтырырбыз, чәчелмәгән җир. калдырмабыз. Рәхмәт инде, немецны өркетеп җибәрделәр, хәзер тормыш башланачак. Безнең халкыбыз җегәрле халык ул, теләсә нинди авырлыкны тартып бара. Ул, бик озак йокыга китә алмыйча, ухылдап, кашынып, ыңгырашып, салам өстендә аунап ятты: «Ой, ходай гынам?» — дигән булып берничә тапкыр сәкедән төште, сулы чиләк янына килеп, чүмеч белән су эчте, һәм аның янган ат шикелле колт-колт итеп, йотлыгып эчүе ишетелеп торды. Ниһаять, ул түзә алмады, зажигалкадан чыра үрләтеп, ярым уяу, ярым йоклап яткан Алексейны капшап карады: — Ишетәсеңме, Алёха? Ә мин менә һаман уйлыйм. Гел уйлап ятам. Иске урында, авыл уртасында безнең бер имәнебез бар. Моннан бер утыз еллар элек, нәкъ Николай сугышы вакытында яшен сугып, аның башын кыеп төшергән иде. Ә ул, имән дигәнем, бик нык әле, тамырлары куәтле, һич картаерга уйламый. Өскә үсәргә рәг калмагач, яннан үрентеләр җибәрде. Хәзер, күрсәң, башы яңадан бөдрәләнеп килә... Менә безнең Плавни авылы да шулай булачак... Кояш җылытсын да, җир генә иген бирсен, аннары үзебезнең власть яшәсен, ә без, Алексей туган, биш ел эчендә яңадан тәпи басарбыз. Яшәүгә комсыз бит без. Аннары, сугыш тизрәк бетсә иде! Башларына җитәргә үзләренең дә, бөтен ил белән яңадан эшкә тотынырга иде! Ә? Ничек уйлыйсың син? Бу төндә Алексейның хәле начарланды. Бабайның мунчасы аның тәненә җан кертеп, егетне әкрен генә сүнеп барудан тартып чыгарды. Шунда ук ул үзенең хәлсезлегев, бик яман арганлыгын, аякларының сызлавын элеккедән битәр сизә башлады. Ярым йокы эчендә саташып ятканда ул түшәк өстендә арлыбирле сугылды, ыңгырашты, тешләрен шыгырдатты, кемнедер чакырды, кем беләндер тиргәште, нәрсәләрдер таләп итте. Варвара, тезләрен чәнчеп, ияген тез ’өсләренә куеп, сагышлы зур, түгәрәк күзләре белән кайгылы карап, твн буе аның янында утырып чыкты. Ул салкын суда чылаткан чүпрәкне Алексейның әле башына, әле күкрәгенә куйды. Өстендәге тунны төшергән саен төзәтеп япты, һәм үзенең кайда икәнлеге билгесез булган җан бәгыре турында уйлап утырды. Таң атмас борын ук карт торды. Инде тынып йокыга талган Алексейга күз төшерде, Варя белән нәрсәдер пышылдашты, шуннан соң юлга җыена башлады. Аягындагы киез итекләренә автомашина тәгәрмәченнән ясалган галошларны киеп, чикмәнен юкә белән буды, кулында йөри-йөри шомарып беткән артыш таягын алды, бу таяк бер вакытта да аңардан калмый иде. Б. Полевой 33 Ул, Алексейга бер сүз әйтмичә, чыгып китте. 17 Алексей шундый хәлдә ята иде ки, хуҗаның чыгып югалганын да сизмәде. Икенче көнне көн буе ярым аңсыз хәлдә ятты һәм бары тик өченче көнне генә уянды. Бу вакыт инде кояш шактый күтәрелгән һәм, аның тыгыз, якты нурлары түшәмдәге тәрәзәдән кереп, зәңгәрсу төтен катлавы аша үтеп, бөтен землянка буенча, Алексейның аякларына кадәр сузылган, ләкин караңгылыкны тарата алмаган, бәлки киресенчә, тагын да куерта төшкән иде. Землянка буш. Югарыдан ишек аркылы Варяның бераз карлыккан тавышы ишетелә. Ниндидер эш белән шөгыльләнеп булса кирәк, ул урманлы якларда бик таралган борынгы җырны җырлый. Бу җыр ялгыз һәм кайгылы миләшнең, үзе шикелле үк, ялгыз һәм кайдадыр бераз читтәрәк басып тора торган бер имән янына күчәргә хыяллануы турындагы җыр иде. Алексей элек тә бу җырны күп тапкырлар ишеткән иде. Күрше авыллардан аэродромны тигезләү һәм чистарту өчен көтү-көтү булып килгән күңелле кызлар шушы җырны җырлыйлар иде. Алексейга аның озын һәм сагышлы көе охшый. Ләкин ул элек җырның сүзләре турында ничектер уйламады, сугышчан тормыш ыгы-зыгысы эчендә аның мәгънәсе ничектер күңелгә җитми кала иде. Ә менә хәзер бу зур күзле яшь хатынның авызыннан чыккан сүзләр гаҗәеп бер тойгыга манчылган иделәр һәм ул сүзләр җырда гына түгел, бәлки тормышта була торган хатын-кыз хәсрәте белән, зур хәсрәт белән сугарылганнар иде. Алексей бу моңлы көйнең бэтен мәгънәсен анлап алды: Варька-миләш үзенең имәне турында сагышлана иде. —...Но нельзя рябине К дубу перебраться, Видно, сиротине Век одной качаться...— дип җырлады ул, һәм аның тавышында чын күз яше дымы ишетелде, ә тавыш тынгач Алексей бу хатынның кайдадыр агачлар астында, язгы кояш нурлары белән коенган хәлдә утыруын һәм аның зур, сагышлы күзләре яшь белән тулган булуын күз алдына китерде. Шул вакыт аның үзенең тамак төбе кытыкланып китте, һәм менә гимнастерка кесәсендә ята торган искереп һәм инде күңелдән ятланып беткән хатларны күрәсе, укыйсы түгел, нәкъ менә күрәсе, болында утырып торган зифа буйлы кызны күрәсе килде аның. Гимнастеркага таба сузылу өчен кыймылдап карады, ләкин кулы хәлсез генә түшәк өстенә килеп төште, һәм яңадан бөтен нәрсә җем-җем иткән түгәрәкләр очып йөри торган караңгылык эченә кереп югалды. Аннары ул ниндидер чәнечкеле ^вазлар эчендә тагын ике тавыш — Варя тавышы - белән бүтән, карчыклар тавышы ишетте. Ләкин бу тавыш та аңа таныш иде. Алар шыпырт кына сөйләшәләр: — Ашамыймыни? — Кая анда ашау!.. Кичәгенәк бераз табикмәк капкандай иткән иде дә — косты. Ашамлыкмыни ул табикмәк? Сөтне бераз эчкәндәй була. Биргәлибез. — Кара әле, мин аңарга шулпа китердем... Бәлки, шулпаны нәфсе кабул итәр. — Василиса апа! — дип кычкырып куйды Варя. — Шулай ук... — Әйе шулай ук... Тавык шулпасы, нәрсә ул кадәр исең киттер Бик гади эш ул. Кагыл әле үзенә/ уят, может, ашар. Ярым йокы эчендә шушыларны ишетеп яткан Алексей күзләрен ачып өлгергәнче,- Варя сөенеченнән бик каты итеп, һич тартынып тормыйча, аны селкетә башлады: — Лексей Петрович, Лексем Петрович, уян әле!.. Василиса әби тавык шулпасы керткән! Уян әле дим? Ишек янында стенага кадам куелган чыра чытыр-чытыр килем яна. Чыраның сөремле, сүрән якты- Чыи кеше 39 сында Алексейның күзенә озын борынлы, җыерчыкланып беткән -ачулы йөзле, җиргә кадәр бөгелгән кечкенә генә бер карчык чалынды. Ул өстәл өстендә яткан зур бүктәр янында кайнаша иде. Башта капчыкны, аннары камзулны, аннары кәгазьне сүтеп алгач, бүктәр эченнән кечерәк кенә бер чуеИ •савыт кнлеп чыкты һәм землянка эченә шундый тәмле, шундый майлы тавык шулпасы исе таралды ки, Алексейның буш ашказанын көзән җыера башлады. Василиса әбинең җыерчыкланып беткән кырыс йөзе һаман ачулы иде. — Менә китердем, җирәнмичә генә исәнлеккә-саулыкка ашап җибәрегез, бәлки, алла насыйп итеп, шифасы тимәсме. һәм шул вакыт Алексейның хәтеренә әбинең фаҗигале семья тарихы, «Партизан» исемле кызык кушаматлы тавык турында Михай- ла бабайның сөйләгәннәре килеп төште, һәм бөтен нәрсә — әби үзе, Варька, өстәл өстендәге тәмле ис аңкытып утырган чуен —күз яше эчендә «буталып калды, карчыкның кырыс күзләре шушы яшь пәрдәсе аркылы чйксез кызгану белән аңа карап тордылар. Ишеккә таба китеп барган әбигә Алексей бары тик: — Рәхмәт, әбекәй, — дип кенә •әйтә алды. Инде ишек төбенә барып җит. кәч, Алексей аның: — Рәхмәт әйтер урын юк, —’дигән сүзләрен ишетте. — Минекеләр дә бит сугышып пәриләр. Может, аларга да бер рәхимлесе шулай шулпа бирер. Исәнлеккә-саулыкка ашагыз. Сәламәтләнегез... . — Әбекәй, әбекәй! — дип Алексей аңа таба омтылды, ләкин Варь- каның куллары аны тотып алып, түшәккә салдылар. — Ә сез ятыгыз, ят! Менә шулпаны ашагыз, — дип ул тарелка урынына немец солдатлары котелогының иске алюминь капкачын китереп бирде. Бу капкачтан тәмле, майлы пар бәреп тора иде. Алексейга биргән вакытта Варя үз’енең башын бер якка борД£>1, күз яшьләрен яшерү өчен шулай итте булса кирәк. — Ашагыз Менә, ашагыз! — Ә Михайла бабай кайда соң? — Китте ул... Эш белән районга китте. Тиздән кайтыр. Ә сез ашагыз, ашагыз менә. һ‘Әм Алексей үзенең авызьг янында кырыйлары кителеп, искерүдән каралып беткән, сДп-сары тавык шулпасы белән мөлдерәмә тулган зур кашыкны күрде. Беренче кашыкны капкач ук аның аппетиты котырып китте, ашказаны авырта һәМ җЫерыла башлады, һәм ул, Күһ ашаудан үзен тыеп, бары тик бер ун кашыклап шулпа һәм аз гына ак, йомшак тавык ите ашады, Һәм гәрчә, ашказаны тагын һәм тагын сораса да, Алексей шулпаны кискен рәвештә читкә этәрде, чөнки аның хәлендәге кеше өчен артык ашау үлем белән бер икәнен ул белә йде. Әбинең шулпасы могҗизалы шулпа булып чыкты. Ашауга Алексей йокыга ңитте, онытылып кына ятмады, бәлки кешене сәламәтләндерә торган каты йокыга талды. Уянып тагын ашады һәм тагын йокыга китте, һәм һичбер нәрсә — мичтән чыккан төтен дә, хатыннарның гөрләшүләре дә, үлеп-нитеп китмәгәе дип Варяның әледән-әл* орынгалап торулары да аны уята алмадылар. Ул исән иде һәм тирән итеп, тигез итеп сулый иде. Алексей көннең калган өлешен һәм төнне йоклап уздырды, һәм,, дөньяда аньщ йокысын бүлерлек һичбер көч булмаган шикелле, һаман йоклавын дәвам итте. . һәм менә иртән иртә үк каядыр бик.еракта, урманны тутырып трр; ган бүтән тавышлардан һич тә аерып булмый торган гел бер төсле гүелдәү ^авышы ишетелә башлады. Алексей әсәрләңең китте һәм, калкынып, б^шын мендәрдән күтәрде. - Тыең булмый торган ниндидер кыргый бер щатлык аның күңелен биләп алды. Күзләрмен ялтыратып^ тынып калды ул. Мичтәге суыңа Б. Полевом 40 башлаган ташлар шырт-шырт итәләр, төн буе сайрап арыган чикерткә иренеп кенә сирәк-сирәк чөкердәп куя, ә землянка тирәсендәге наратларның акырын гына гөжләүләре һәм эре язгы тамчыларның ишек төбендә чапылдап тамулары аерымачык ишетелеп тора. Ләкин шуларкың бөтенесе арасыннан тигез гөрелдәү тавышы яңгырый. Алексей сизенде: бу «У—2» самолетының моторы шулай гөрелди иде. Аның тавышы әле көчәя һәм якыная, әле саңгыраурак булып ишетелә, ләкин китеп югалмый иде. Алексейның сулуы капты. Инде мәгълүм: каядыр якында гына самолет әйләнә, нәрсә дә булса эзлиме, яисә төшәр өчен урын сайлыймы. Терсәкләренә күтәрел мәкче булып, Алексей: — Варя, Варя! — дип кычкырып җибәрде. Варя юк иде. Урам ягында шатлыклы хатын-кыз авазы, ашыгып йөгергән аяк тавышлары ишетелә. Анда нәрсәдер бар иде. Бер генә секундка землянка ишеге ачылды, һәм -ишектә Федьканың чуар йөзе күренде. — Варя апа! Варя апа! — дип ма. лай Варяны чакырды һәм сөенечле тавыш белән өстәп куйды: — Әйләнеп очып йөри... Безнең өстә әйләнә... Алексей нәрсә дә булса сорап өлгергәнче, малайның башы югалып та өлгерде. Алексей көч-хәл белән торып утырды. Йөрәгенең дөп-дөп тибүен, чигәләрендә һәм авыру аякларында сулык-сулык итеп канының йөгерүен ул бөтен тәне белән сизеп торды. Менә ул самолетның ничә тапкыр әйләнүен саный башлады: бер, ике, өч һәм кинәт түшәк өстенә авып төште, шатлыгыннан хәле бетеп ауды ул һәм шунда ук яңадан йокыга, бөтен нәрсәне җиңә торган шифалы йокыга талды. Ул яшь, көчле һәм калын тавышның гөрелдәвеннән уянып китте. Бу тавышны ул теләсә кайсы тавышлар арасыннан таныр иде. Андый тавыш истребительләр полкында бары тик эскадрилье командиры Андрей Дегтяренкода гына, бар иде. Алексей күзләрен ачып җибәрде, ләкин әле һаман йоклый кебек, дусты Дегтяренконың бу киң һәм яцак сөякләре чыгын торган тупасрак битен, ак керфекле нурлы күзләрен, җөйле маңгаен төшендә генә күрә шикелле иде. Менә дустының зәңгәр күзләре, гаҗәпсенеп, төтенле ярым караңгылык эченә карап тора башладылар. — Я әле, бабакай, күрсәт әле трофейеңны, — дип Дегтяренко гөрелдәп куйды. Ләкин бу төш түгел, ә чынлап та Дегтяренко икән. Ләкин ничек итеп ул дусты Алексейны шушы җир асты авылыннан, кара урман эченнән эзләп тапты икән соң? Менә у.т киң җилкәле, озын буйлы... гадәттәгечә якасын чишеп җибәргән килеш басып тора. Аның кулларында — радпофон чыбыклары салынып торган шлехМ һәм тагын ниндидер төенчекләр, кәгазь капчыклар. Чыра уты аны арттан яктырта. Түгәрәкләп кыркылган алтынсымак чәчләреннән нур балкый кебек иде. Дегтяренко артыннан Михаила бабай карап тора: арудан аның йөзе агарган, чырайсызланган, ләкин күзләре шатлыклы балкыйлар: бабай белән янәшә курносрак борынлы, шаянлыгы йөзенә чыккан медсестра Леночка басып тора, һәм аның шук күзләре, җәнлекнеке шикелле, кызыксынып карыйлар. Култык астына ул кызыл тәреле калын брезент сумка кыстырган, кочагында ниндидер сәер чәчәкләр бар иде. Бер сүзсез басып торалар. Андрей Дегтяренко гаҗәпсенеп карана^ караңгыда аның күзләре күрмиләр бугай. Берничә тапкыр аның карашы Алексейның йөзенә төште. Алексей да, дустының, кинәт килеп керүен аңлап җитә алмыйча, саташулы төш кенә булмасын дип куркып ятты. — Менә ич ул, ходаем, менә^ ята! — дип пышылдап, Варя 'Алек-г Чын кеше 41 сейның өстендәге тунны ачып җибәрде. Дегтяренко, сәерсенеп, тагын бер тапкыр Алексейга карап алды. Мересьев, терсәкләренә таянырга азапланып, — Андрей! — дип кычкырып җибәрде. Очучы,' сәерсенеп, куркуын яшерә алмыйча, аңа карап торды. — Андрей, танымыйсыңмы әллә? — дип Мересьев, үзенең калтырана башлавын сизеп, эндәшеп куйды. Очучы, дустын танырга тырышып, капкара тире белән өртелгән тере мәеткә тагын берничә секунд карап торды һәм ятып торучының күзләрендә генә, түмтүгәрәк диярлек зур күзләрендә генә үзенә таныш үз сүзле ачык Мересьев карашын күрә алды. Ул кулларын алга таба сузды. Кулындагы шлем җир идәнгә төште, төргәкләр һәхм кәгазь капчыклар да коелдылар, алмалар,, апельсиннар, печеньелар тәгәрәшеп киттеләр. — Лешка, бу синме? — очучының тавышы дымланып китте. Аксыл озын керфекләре яшькә манчылып укмаштылар. — Лешка, Лешка! — дип урын өстеннән бу авыру, бала. кебек җиңел гәүдәне күтәреп алды да, сабый баланы кыскан шикелле, күкрәгенә кысты һәм туктаусыз: — Лешка, дускаем, Лешка!! — дип кабатлады. Бер секундка гына читкә этеп, чыннан да бу аның дусты Мересьев микән дигән шикелле, аңа йотлыгып карады һәм тагын күкрәгенә китереп кысты. — Син ләбаса бу! Лешка! Шайтан малае! Варя белән медсестра Лена бу ярты мәетне аның аюныкыдай көчле кулларыннан тартып алырга тырыштылар. — Я җибәрегез инде аны ходай хакы өчен, җаны көчкә эләгеп тора ич аның! <—дип ачуланды Варя. — Аңа бик борчылырга ярамый, куегыз! — диде медсестра. Бу картаеп беткән, кап-кара һәм җнпҗиңел кешенең чынлап та Алексей Мересьев булуына, үзенең, сугышчан иптәше, күңелдән инде күптән җирләп куелган якын дусты булуына, ниһаять, тәмам ышангач, очучы, башын кочаклап, тантаналы ят тавыш белән кычкырып җибәрда һәм кинәт өстәл тирәли гапак көенә биеп китте: апельсиннар, алмалар тапталып калдылар, һәм мех оекларының җир идәндә тыпыр-тыпыр итүе ишетелеп торды. Аннары тагы Мересьевка ташланды, аны иңбашларыннан кочып алды һәм, аның кара чокырлар эченнән ялтырап торган күзләренә текәлеп, кычкырып җибәрде: — Исән бит! Ах, шайтан алгыры! Бу кадәрле озак кайда йөрдең соң син? Ничек болай булды әле бу? Медсестра, кызып киткән очучыны коры гына бер читкә какты да„ — Иптәш капитан, авыру яныннан китегез, — диде. Ул кечерәк буйлы, шаркылдап көләргә һәм күңелле итеп җырларга ярата торган, берьюлы барлык лейтенантларга гыйшык тота торган юан гына бер кыз иде. Полкта аның лейтенантлык званиесен санга сукмыйча, Леночка дип яки, «медицина фәннәре сестрасы» дип йөртәләр, чөнки ул бер тапкыр началь- . никлар алдында үзен шулай дип атап, үз башына бәла алган иде. Әле кичә генә махсус рәвештә өлкә шәһәренә барып алып кайткан һәм хәзер бөтенләй кирәксез булып калган чәчәкләр бәйләмен өстәл өстенә атып бәрде дә, кызыл тәреле брезент сумкасын ачып, бик эшлекле төс белән авыруны тикшерергә кереште. Аның кыска гына бармаклары Алексейның аяклары өстендә җитез йөгерделәр һәм ул әледән- әле сорап торды,- — Авыртамы? Ә болай? Ә болай? Алексей үзенең аякларына беренче тапкыр игътибар белән карады. Аяк табаннары коточкыч булып шешкәннәр һәм каралганнар. Орынган саен, электр тогы бәргән шикелле, авырту бөтен тәне буйлап үтеп китә. Ләкин Леночкага аеруча охшамаганы бармаклар булды: алар- Б. Полевом 42 ның очлары кап-кара булып карал- ган һәм бернәрсә дә сизмиләр иде. Михайла бабай белән Дегтяренко өстәл янында утыралар. Сөенечтән очучының флягасын бушатканнар да, күңелле генә сөйләшәләр. Михаила бабай картларча нәзек тавыш белән ’(һәм инде беренче тапкыр гына булмаса кирәк) сөйләргә кереште. — Шулай итеп, димәк, безнең балачагалар аны урман эченнән табып алганнар. Немецлар анда блиндажга агач кисәләр иде. Балаларның анасы, ягъни минем кызым, аларны анда йомычка җыярга куган булган. Шунда алар аны күреп алганнар. Әһә, бу нинди әкәмәт бу? Башта алар аны аю дип белгәннәр, янәсе яралы • аю, шулай тәгәрәп бара. Качмакчы булганнар, ләкин кызыксыну үзенекен иткән: нинди әкәмәт аю бу? Нигә тәгәрәп бара? Әһә! Алай икән! Күрәләр, яктан якка тәгәри, тәгәри һәм ыңгыраша. — Ничек инде ул «тәгәри»? — дип Дегтяренко шикләнеп куйды һәм бабайга портисигарын сузып: — Тартасыңмы? — диде. Бабай, портсигардан бер папирос алып, кесәсеннән газета кәгазе чыгарды, бер почмагын пөхтә генә итеп ертып, папиросның тәмәкесен шунда салды, төрде һәм, кабызып җибәреп, рәхәтләнеп суырды. — Тартмыйбызмы соң, тартабызсуырабыз. Әһә! Тик немецлар вакытында без тәмәкене күрмәдек. Мүк тарттык, аннары сөт үләне яфрагы, әйе!.. Ничек тәгәрәве турында син инде аның үзеннән сора, мин күрмәдем. Балалар әйтәләр, аркасыннан корсагына, корсагыннан аркасына тәгәрәде, диләр. Као өстеннән үрмәләп бару ана кыен булгандыр, әнә бит ул нинди! Дегтяренконың һаман сикереп торасы, дустына бер күз саласы килеп утырды: хатын-кызлар аның дустын сестра алып килгән соры одеалга төреп азапланалар иде. — Ә син, туганкай, утыруыңны бел, аны төрү безнең эш түгел! Син менә тыңла да мыегыңа бөтерә бар, аннары үзеңнең берәр начальнигыңа сөйләрсең... Гаҗәп зур батырлык эшләгән кеше ул! Әнә ул бит нинди. Атна буенча бөтен колхоз белән карыйбыз үзен, ә ул кыймылдый да алмый. Ә менә урманнар, сазлыклар буенча үрмәләп кайтырга көче җиткән. Мондый эш, туганкай, бик сирәк кешенең кулыннан килә! Әкиятләрдәге изге картлар да андый батырлыклар эшли алмаганнар. Кая ул! Эш мени ул — багана башында басып тор имеш! Шулай түгелме? Әһә! Ә син, егеткәй, тыңла, тыңла!.. Карт, Дегтяренконың колагына иелде дә, үзенең йомшак сакалы белән кытыклап, сөйләп китте: — Тик менә алай-болай үлеп- нитеп куймас микән, ә? Немецтан ычкынган, ләкин аңардан, газраилдан дигәнем, үрмәлән качып булмас шул. Сөяк кенә бит, ничек үрмәләп кайткандыр ул, аңламыйм. Үзебезнекеләр ягына күңеле бик тарткан, күрәсең. Төшендә дә һаман шул бер нәрсә турында сөйләнә: аэродром да, аэродром, тагын әллә нинди сүзләр дә ниндидер Оля. Сездә шундый кыз юктыр ич, әллә хатыны микән?.. Син,- очучы, ишетәсеңме мине, очучы дим, ишетәсеңме? Дегтяренко ишетми иде. Ул күз алдына китерергә тырыша: ничек итеп мёңә шушы кеше, аның иптәше, полкта шундый гади генә булып күренгән егет, өшегән яки имгәнгән аяклары белән урманнар, сазлыклар аша, юеш кар өстеннән көне-төне үрмәләгән, дошманнан ычкыну һәм үзебезнекеләр ягына килеп цыгу өчен, хәлдән тая-тая шуышкан, тәгәрәп барган. Очучы, истребитель профессиясе Дегтярен- коны куркынычларга гадәтләндергән иде. һава сугышларына ташланганда, бервакытта да үлем турында уйламый иде, һәм хәтта ниндидер үзенә бер шатлыклы дулкынлану сизә иде ул. Ләкин менә шулай, урман эчләп, япа-ялгыз... — Сез аны кайчан таптыгыз? — Кайчан дип әйтим?-—дим карһ иреннәрен кыймылдатып торды, ачык портсигардан тагын бер Чый кеше 43 папирос алды, аны сүтте һәм тәмәке итеп төрә башлады. — Кайчан таптык соң әле? Изге шимбә көнне, гөнаһларны кичертә торган якшәмбе алдыннан, димәк, нәкъ моннан бер атна элек. Очучы үткән көннәрне күңеленнән санап чыгарды һәм, Алексей Мересьев 18 тәүлек шуышып кайткан булып чыкты. Яралы кешегә, ашамыйча, эчмичә, шул кадәрле вакыт шуышып кайту — бу мөмкин •булмаган хәл булып тоела иде. — Я, бабакай, рәхмәт сиңа! — дип очучы картны кысып кочаклады. — Рәхмәт, туган! — Рәхмәт әйтәсе юк, рәхмәт әйтерлек күп эш эшләмәдек! Кара син аны, рәхмәт имеш! Мин соң берәр ят кешеме! Әһә! Түгел дисеңме? — диде ул һәм, килененең ачы сагыш белән кулларын күкрәгенә куеп, яңагы белән учына таянып торганын күрде дә, кычкырып жлбәрде: — Аунап яткан җимешләрне җыеп ал, карга! Шундый кадерле нәрсәләрне чәчеп ташлаганнар!.. Рәхмәт имеш, кара син аны! Ул арада Леночка Мересьевны урап бетерде. — Зарар юк, зарар юк, иптәш лейтенант, — дип ул борчак шикелле вак сүзләрне еш-еш сибә башлады. — Москвада сезне күз-ачып йомганчы аягыгызга бастырырлар. Москва бит ул, шәһәр бит ул! Анда моннан битәрләрне дә тазарталар. Сестраның артык күңелле күренергә тырышуыннан, күз ачып йомганча Мересьевны аякка бастыру турында туктаусыз такылдавыннан Дегтяренко аңлап алды: тикшерү күңелсез нәтиҗәләр биргән икән һәм дустының хәле мөшкел икән. «Нәрсә шул кадәрле такылдый, саескан!» — дип ул «медицина фәннәре сестрасы» турында ачу белән уйлап алды. Хәер, полкта бу кызны берәү дә җитдигә санамый һәм барлык кеше: ул тик мәхәббәттән генә дәвалый ала, дип шаярталар, — һәм шушы нәрсә Дегтяренко- яы беркадәр тынычландырды. Аякларын гына калдырып одеал- га төргәннән соң Алексей Дегтя- ренкога борынгы тарих дәреслегендә күргән ниндидер бер фиргавен мәетен хәтерләтә башлады. Зур кулы белән ул дустының битләреннән сыпырып куйды. Аның битләрен куе һәм каты саргылт сакал баскан иде. — Борчылма, Лешка! Тазартырлар! Сине бүген Москвага, менә дигән госпитальгә озатырга приказ бар. Анда гел профессорлар гына. Ә сестралар, — ул, телен шартлатып, Леночкага таба күз кысты, — үлгән кешене яңадан тергезәләр. Без әле синең белән тагын һавада ду килеп йөрербез, — диде Дегтяренко һәм үзенең, Леночка шикелле үк, ясалма һәм агач җанлылык белән сөйләвен сизеп алды. Дустының битләрен сыпырганда бармаклары кинәт яшь тамчыларын тойдылар. — Ягез, носилкалар кайда? Нәрсә сузарга, кузгалдык! — дип ачу белән команда бирде ул. Төрелгән Алексейны сакланып кына карт белән икәү носилкага' салдылар. Варя аның әйберләрен бер төенчеккә җыеп төйнәде. Варя төенчеккә эсэсчылар кинжалын сала башлагач, Алексей, аны туктатты да: — Менә нәрсә, бабакай, ал шуны үзеңә, хатирә булсын, — диде. Алексей күргән иде: Михаила бабай, кинжалга кызыгып, аны чистартып, кайрап, бармагына каптырта лап утырган иде. — Алайса рәхмәт, Алёха, рәхмәт! Карале, корычы нинди әйбәт, ниндидер язуы да бар, тик безнеңчә түгел ахыры, — дип кинжалны Дегтяренкога күрсәтте. — «Аллее фюр Дойчланд» — «Барсы да Германия өчен», — дип Дегтяренко пычак йөзендәге язуны тәрҗемә итеп бирде. Аннары кычкырып җибәрде: — Я, карт, тотын, тотын! — һәм үзе носилканың алгы ягына җигелде. Носилка әкрен генә чайкала башлады һәм, стенадан туфраклар- Б. Полевом 44 ны коеп, көч-хәл белән генә землянканың. тар ишегенә сынды. Табылдык егетне озатырга дип землянкага тулган бөтен кеше өскә агылып чыкты. Тик Варя гына өйдә калды. Ашыкмыйча гына чыраны төзәтте, кеше гәүдәсенең эзе калган буйбуй түшәк янына килеп, аны кулы белән сыйпады, һәм аның карашы ашыгыч арада • онытылган чәчәкләр бәйләменә төште. Аксыл-зәңгәр канәфер чәчәкләре, салкын һәм юеш землянкада кыш үткәргән шушы авыл кешеләре шикелле, чырайсыз һәм кипшенгән иделәр. Варя, чәчәк бәйләмен алды да, землянканың корымлы һавасында чак-чак кына сизелеп торган чәчәк исен сулап, кинәт сәке өстенә егылды, һәм аның күзләреннән ачы хәсрәт яшьләре коела башладылар. 18 Көтмәгән кунакны озатырга бөтен авыл чыкты. Самолет озын күл өстендә, кырыйлары бераз эрегән, ләкин тигез һәм нык боз өстендә тора. Анда таба юл юк. Ярмалы көпшәк кар өстендә аяк эзләре сузылган: бу эзләр, моннан бер сәгать элек шушыннан узган Михаила бабай, Дегтяренко һәм Леночка эзләре иде. Хәзер шушы эзләр буйлап күл янына өер-өзр халык агыла, ә халык алдыннан хмалайлар йөгерешәләр: иң алдан җитди кыяфәтле Серенький белән шат күңелле Федька баралар. Серенький носилка алдыннан олысымак кына атлый: ул бит аны урманнан табып кайтты, ул бит аның дусты! Тешләре генә ялт-йолт итеп күренгән кара, ертык малайларга ул катыкаты кычкы- рынгалап куя, ә атасы мәрхүмнән калган киез итекләрен кар эченнән көч-хәл белән генә тартып ала иде. Дегтяренко белән Михайла бабай, бердәм атлап, носилканы күтәреп баралар, ә яннан, кар өстеннән, Леночка йөгерә: әле одеалны кыстырып куя, әле үзенең шарфы белән Алексейның битен каплый. Башта кар яктысы Алексейның күзләрен чагылдырды, язгы якты көн аның күзләренә шундый бәрелде, ул керфекләрен кысып, чак кына аңы и югалтмады. Күз кабакларын аз гына ачып, Алексей күзләрен яктыга ияләштерде һәм шуннан сок гына тирә-юньгә карады. Аның алдында җир асты авылы күренеше ачылып китте. Кайда карама айда карт урман стенадай тора. Агачларның башлары бер-берсенә килеп тоташкан диярлек. Ботаклар, кояш нурларын саран гына саркытып, урман эчек караңгылап торалар. Бу урманда төрле агачлар бар иде. Башлары күгелҗем төтенгә охшаган ялангач ак каеннар белән янәшә алтын наратлар торалар, ә алар арасында,, аида-санда, чыршыларның өчпочмаклы кара гәүдәләре күренәләр. һәм җирдәге, һәм һавадагы дошман күзеннән саклап тора торган урман арасында землянкалар казылган. Йөзәр еллык чыршы агачларында бала чүпрәкләре кибәләр. Кечкенә нарат ботакларында чүлмәкләр һәм кукшиннар җилләнәләр» ә чал мүк белән капланган карт чыршы астында, аның көчле тамырлары арасында шәмәхә карандаш белән ясалган ягымлы йөзле курчак утыра иде. Носилка артыннан агыла торган халык төркеме мүк өстенә салынган «урам» буенча бара иде. Носилканы күтәргәч, башта Алексей үзендә ниндидер аңлаешсыз хайвани шатлык сизде, аннары күңелен татлы һәм сабыр сагыш биләп алды. Кечкенә кулъяулык белән Леночка аның күз яшьләрен сөртте һәм, аларга үзенчә мәгънә биреп, носилканы алып баручыларга акрынрак атларга боерды. — Юк, юк, тизрәк, әйдәгез тизрәк, әйдә! — дип Мересьев ашыктыра башлады. Аңа болай да бик акрын баралар шикелле иде. Ул курка башлады: шуның аркасында оча алмый калырга мөмкин, Москвадан җибәрелгән самолет, көтеп тора алмыйча» китеп барыр да аны коткарачак клиникага бүген барып җитеп бул- Чын кеше 45 агае дип, уйлады. Носилканы алып баручыларның кабаланып атлауларыннан сызланып, ул ыңгыраша, ләкин үзе һаман: «Тизрәк, зинһар, тизрәк!» дип таләп итә. Михаила бабайның сулышы тыгылуын " ишетеп торса да, аның адым саен абынуын һәм ялгыш атлауларын күреп торса да, һаман ашыктыра. Ике хатын бабайны алыштырдылар. Михаила карт носилка яныннан йөгерә башлады.. Тирләп* чыккан пеләш башын, кызарган муенын, җыерчыклы битен фуражкасы белән сөртеп, ул бик канәгать төс белән сөйләнде: — Кара син ничек куалый, ә? Ничек ашыктыра!.. Дөрес, Леша, дөрес эшлисең, ашык! Кеше ашыга икән, димәк, аның җаны нык утыра әле, шулай түгелме, ә? Син безгә госпитальдән язып тор, яме? Адресны оныта күрмә: Калинин өлкәсе, Бологое районы, булачак Плавни авылы. Булачак бит, шулаймы? Зарар юк, килеп җитә ул, онытма, дөрес адрес бу. Носилканы самолетка күтәргәндә авиация бинзинының үзенә таныш әчкелтем исен тоеп, Алексей тагын чиксез сөенде. Аның өстендәге целлулоид капкачны яптылар. Ул озатучыларның кул изәүләрен күрмәде: соры яулыгы белән усал ала каргага охшаган озын борынлы карчыкның самолет җилен һәм үзенең куркуын җиңеп, кабинкада утырган Дегтяренко янына йөгереп килүен һәм аңа төенчектәге тавык итен бирүен, һәм Михаила бабайның, хатыннарга кычкыргалап, балаларны куалап, машина тирәсендә айкалуын, картның фуражкасын җил алып, боз буйлап тәгәрәтеп китүен һәм аның ялан баш килеш, пеләшен ялтыратып, көмеш сакалын җилдә җилфердәтеп, Николаугодник төсле басып торуын Алексей күрә алмады. Чабып барган самолет артыннан кул изәп, җыен хатын-кыз эчендә бердәнбер ир ке-. ше — Михайла бабай басып тора иде. Самолетны күтәргәч, Дегтяренко, озатучылар өстеннән бер әйләнде дә, күл буйлап, текә һәм биек ярга ышыкланып, чаңгылары белән бозга тияр-тимәс кенә очты һәм урманлы атау артына кереп югалды. Полкта «баш кисәр» дигән исеме чыккан, һавада артык чаялык күрсәтүе өчен сугышчан тикшерү вакытларында командирдан еш кына эләккәли торган Дегтяренко бу юлы бик сак очты: күл буендагы ярларга ышыкланып, кечкенә елгалыклар буйлап, җиргә сыенып кына очты ул. Алексей боларның берсен дә күрмәде дә, ишетмәде дә. Таныш бензин һәм май исеннән, очуның рәхәтлегеннән ул аңын югалтты һәм бары тик аэродромга барып җиткәч кенә, Москвадан килгән санитар самолетка күчерү өчен носилкаларны төшергәндә генә уянып китте. 19 Ул үзебезнең аэродромга барып җиткәндә очуларның иң кызган чагы иде. Моторлар гүләве бер генә минутка да туктап тормады. Бензин алу өчен килеп төшкән бер эскадриль- ене һавада икенче, өченче эскадрилье алыштырды: очучылардан алып бензин цистерналарының шоферларына кадәр һәм бензин биреп Чгоручы кладовщикларга кадәр ул көнне аяктан егылганчы эшләделәр. Штаб начальнигының тавышы бетте һәм менә ул хәзер ниндидер карлыккан тавыш белән кычкыра иде. Барсының . да эше — муеннан, көн чамадан тыш киеренке булуга карамастан, бөтен кеше Ме- ресьевны көтү белән мәшгуль иде. Пилотлар үз капонирлары янына самолетларын китереп тә өлгермиләр, мотор үкерүе аша механикларга кычкыралар: — Алып килмәделәрме әле? Җиргә күмеп куелган цистерналар янына чираттагы бензиновоз килеп туктауга «бензин корольләре»: — Аның турында берәр хәбәр юкмы? — дип кызыксыналар. һәм барлык кеше, полктагы таныш санитар самолетының тавышы ишетелмиме, дип тыңлап торалар. Салмак кына тирбәлеп килгәж Б. Полевом 46 носилка өстендә уянып киткәч, Алексей үз тирәсендә таныш кешеләрне күреп алды. ЛУенә ул күзләрен ачты. Төркем шаулый башлады, кемдер ура кычкырды. Нәкъ носил, ка янында полк командирының тыйнак кына елмаеп торган хәрәкәтсез яшь йөзе күренде. Аның белән янәшә, штаб начальнигының тирләп чыккан киң, кызыл бите һәм хәтта БАО командирының (аэродромга хезмәт күрсәтү батальоны командирының) да ак, түгәрәк йөзе күренде, соңгысын Алексей формализм һәм саранлык өчен бөтенләй яратмый иде. Күпме таныш кешеләр’ Носилканы озын буйлы Юра алып бара. Ул һаман артына борылырга, Алексейга карарга тырыша һәм шуның өчен атлаган саен абына. Аның белән янәшә җирән чәчле бер кыз — метеостанциядә хезмәт итүче сержант йөгереп бара. Алексейга элек бу кыз ни өчендер аны яратмыйдыр кебек, Алексейның күзләренә чалынмаска тырышадыр кебек һәм һәрвакыт астыртын гына аны ниндидер сәер караш белән күзәтә кебек тоела иде. Шаяртып ул аны «метеорология сержанты» дип йөртә иде. Янәшә — вак-вак кына атлап, очучы Кукушкин бара. Бу күңелсез, ачулы йөзле кечкенә генә кешене эскадрильедә начар характеры өчен яратмыйлар иде. Ул да елмая һәм Юраның озын адымнары белән тигез атларга тырыша. А1ересьевның хәтеренә төште: очып китә.р алдыннан ул зур бер компаниядә, бирми йөрткән карта бурычы өчен Кукушкинны хур иткән иде һәм явызлыкны онытмый торган Кукушкин моның өчен аны бер вакытта да гафу итмәс дип уйлаган иде. Ә менә ул аның носилкасы яныннан йөгергәли һәм, Алексейны бәрелүләрдән саклау өчен, халык төркемен терсәкләре белән ачулы төрткәләп, носилканы йомшак кына тотып бара. Үзенең шул кадәр дуслары бар- лыгыи Алексей бөтенләй белми дә иде. Менә алар, ягъни кешеләр, нинди вакытта ачылалар икән! Үзеннән ни өчендер куркын йөргән «метеорология сержантын» кызганып куйды. Ул БАО командиры алдында уңайсызланды: аның саранлыгы турысында дивизиядә әлләникадәр көлке сүзләр һәм анекдотлар тараткан иде бит ул. Куку шкиннан гафу үтенәсе килде һәм, ул алай ук начар һәм кешеләр белән яши белми торган кеше түгел, дип иптәшләренә әйтәсе кил-' де. Шушы кадәрле газаплардан соң, ниһаять, үзенең туган йортына кайтып кергән кебек булды һәм биредә барсы да аны чын күңелдән сөенеп каршылыйлар кебек тоелды. Алексейны көмештәй ак санитар самолеты янына ипләп кенә алып киттеләр: самолет ялангач каст урманы буена маскировкалап куелган иде. Санитар самолетының суынып өлгергән моторын резин амортизатор ярдәмендә техникларның инде җибәреп ятулары күренде. Мересьев, мөмкин кадәрле катырак һәм ышанычлырак итеп әйтергә тырышып: — Иптәш майор... — дип полк командирына эндәште. Командир, үзенең гадәте буенча, ничектер серле һәм йомшак кына итеп елмаеп, аның өстенә иелде. — Иптәш майор... рөхсәт итегез миңа ЛАосквага очмаска, ә биредә, сезнең белән... Командир тыңларга комачаулый торган шлемын башыннан салып ташлады. — Москвага кирәкми, мин биредә, медсанбатта калырга телим. Майор, мех перчаткасын салып. Алексейның одеал астындагы кулын капшап тапты да, каты кысьг — Чудак! Сезне бит бик яхшь лап дәваларга кирәк, — диде. Алексей башын чайкый башладг. Аңа монда яхшы, тыныч. Баштзэ кичкәннәр дә, аягының сызлаулари да хәзер инде куркыныч булы" тоелмыйлар. Штаб начальнигы карлыккан тз пыш белән: — Нәрсә ди ул? — дип сорады Командир, елмаеп, Чыж кеш« «. !• ". 47 — Биредә, безнең янда калдыруны сорый, — дип җавап бирде. һәм бу моментта аның елмаюы һәрвакыттагыча серле, булмыйча, җылы һәм моңлы иде. — Дурак! Романтика, «Пионерская Правда»га язарлык бер мисал, — диде штаб начальнигы карлыккан тавыш белән. — Аны хөрмәт итеп, Армия Командующиеның үз боерыгы буенча, Москвадан самолет җибәргәннәр, ә ул әнә нәрсә дигән була! Мересьев үзенең һич тә романтик булмавын, ә биредә, медсанбат палаткасында, дуслар арасында, әле- гә билгесез булган Москва госпиталенең уңай шартларына караганда тизрәк сәламәтләнәчәген әйтергә теләде. Ул штаб начальнигына агулырак итеп җавап кайтару өчен сүзләр дә сайлап өлгергән иде инде, ләкин әйтергә туры килмәде. йөрәк өзгеч итеп сирена сызгыра башлады. Барысының да йөзе кинәт эшлекле һәм кайгыртучан булып китте. Майор кыска гына берничә приказ бирде һәм кешеләр, кырмыскалар шикелле, йөгерешә башладылар: берәүләр урман кырыена сыенган самолетлар янына, берәүләр басу читендә калкып торган команда пункты землянкасына, берәүләр кечкенә урманга яшерелгән самолетлар янына чаптылар. Алексей, һавада чал эз калдырып, күп койрыклы ракета очуын күрде, һәм ул һава тревогасын аңлап алды. Аның йөрәге дөп-дөп тибә башлады, борын канатлары киңәеп китте, һәм ул куркыныч минутларда һәрвакыт була торган әсәрләндергеч суыкның тән буенча үткәнен сизде. Аэродромны биләп . алган сугыш ыгы-зыгысында эшләре булмаган Леночка, механик Юра һәм «метеорология сержанты» өчәүләп носилканы эләктереп алдылар да, аякларын тигез атларга тырышып һәм, әлбәттә инде, дөрес атлый алмыйча, йөгерә-йөгерә . Алексейны якындагы урман кырыена алып киттеләр. Алексей ыңгыраша башладьк Алар, йөгерүдән туктап, атлап бара башладылар. Ә еракта инде автомат зениткалар тыкылдатырга тотындылар. Звено-звено самолетлар аэродром юлына йөгерешеп чыгып, яшел юл буйлап чаба һәм бер-бер артлы һавага күтәрелә башладылар, һәм үзебезнең моторларыбызның таныш гүләүләре аркылы Алексей урман артыннан якынаеп килә торган тигезсез, чайкалгыч: гөрелдәүне ишетте. Бу тавыштан аның мускуллары үзләреннән-үзләре йомарланып, пружиналандылар һәм ул, носилкаларга бәйләп салынган шушы хәлсез кеше, үзен дошманга каршы атлыгып барган истребитель кабинкасында итеп, җәнлек артыннан чабып бара торган ау эте итеп сизде. Носилка тар гына «щель»гә сыймады. Юра белән кызның ягымлы куллары Алексейның үзен генә аска алып төшәргә теләгәч, ул каршы килде һәм носилканы урман буенда, юан, зур каен күләгәсендә калдырырга әйтте. Каен астында яткан хәлдә ул, төштәге кебек тиз башланып киткән вакыйганы күзәтте.' Очучыларга һава сугышын җирдән күрергә бик сирәк туры килә.* Сугышның беренче көненнән бирле авиациядә очып йөргән Мересьевка һава сугышын җирдән беренче тапкыр күрергә туры килде, һәм менә ул, һава сугышының яшендәй атлыгулы хәрәкәтенә күнеккән оңучы, гаҗәпсенеп карап торды; һава сугышы биредән бөтенләй куркынычсыз һәм әкрен булып күренә, тупа борынлы истребительләрнең хәрәкәтләре бик салмак, пулеметларының гөрселдәве тегү машинасының тыкылдавы шикелле, яки әкрен генә ертылган коленкорның тырылдавы кебек ишетелә иде. Немецларның унике бомбардировщигы, казлар шикелле тезелеп^ аэродромны читләтеп үттеләр дә, кояш нурларына кереп югалдылар. Шул яктан, кояшта балкып торган бөдрә болытлар арасыннан алар- ның, май коңгызлары гүләвенә Б. Полевом 48 охшаган, мотор гөрелдәүләре ишетелә башлады. Урманчыктагы автомат зениткалар тагын да котырыбрак ата башладылар, һавадагы снаряд төтеннәре, очып бара торган чалма баш чәчәгенә охшап, күк йөзендә таралалар. Ләкин истребительләрнең әллә пигә бер ялтырап киткән канатларыннан башка һавада бернәрсә дә күренми иде. Май коңгызларының гүләвен торган саен ешрак бүлеп, гррр, гррр, гррр итеп коленкор ерткан тавыш ишетелә. Кояш нурлары эчендә җирдән күренми торган •сугыш бара, ләкин ул һава сугышында катнашучы күрә торган сугышка бөтенләй охшамый, һәм астан шундый әһәмиятсез, һәм шундый кызыксыз булып күренә ки, Алексей аны бик тыныч кына күзәтә иде. Колак тондыргыч әче сызгыру тавышы ишетелде. Бомбалар, кара тамчыларга охшап, аска таба төшә башладылар һәм төшкән саен зурая бардылар. Шунда да Алексей курыкмады, хәтта, алар- ның кайда төшүен күрү өчен, бераз башын да күтәрде. Шул вакыт «метеорология сержанты» Алексейны тәмам гаҗәпкә калдырды: бил тиктен щель эчендә торып, һәрвакыттагы шикелле, астыртын гына Алексейны күзәткән кыз, бомбаларның сызгыруы иң югары ноктага җиткәч, кинәт шельдән сикереп чыкты, носилка янына ташланды һәм куркудан, дулкынланудан калтыранган тәне белән Алексейны ышыклады. Алексей кызның йөзен бер генә секунд үзенең күзләре янында күрде. Аның кояшта пешеп каралган борын тиресе купкан, йөзе, тулы иреннәре бөтенләй балаларныкы шикелле иде. Кайдадыр урман эчендә бэмба шартлады. Шул секунд ук якынрак икенчесе, өченчесе, дүртенчесе шартлап ярылды. Бишенчесе гөрселдәгәч, җир, сискәнеп китеп, бераз улап торды, бомба китеге тиеп, Алексей яткан •каенның башы киселеп төште, һәм Алексейның күзләренә кызның агарынган, куркудан ямьсезләнгән йөзе тагын бер чалынып китте. Алексей үзенең битендә аның салкын битен тойды һәм ике бомба арасындагы кыска гына вакыт эчендә кызның иреннәре, куркынып һәм ярсынып: — Сөеклем!.. Сөеклем!..— дип пышылдадылар. Яңадан коела башлаган бомбалар җирне дер селкеттеләр. Аэродром өстендә һавага кара баганалар күтәрелде, әйтерсең лә тезелеп торган агачлар җирдән атылып чыктылар һәм әйтерсең лә аларнын башлары шунда ук ачылып киттеләр дә, һавада сарымсак исе калдырып, соры, әче төтен калдырып, туңган җир кисәкләре рәвешендә җиргә коелдылар. Төтен таралып беткәндә тирә-юнь тыптын иде инде, һава сугышы тавышлары урман артыннан чак кына ишетеләләр. Кыз инде сикереп торган, аның яшеләеп, агарып киткән йөзе хәзер комач шикелле иде. Ул Алексейга карамыйча гына гафу үтенде: — Берәр җирегезне авырттырмадыммы? Юләр мин, юләр, гафу итегез мине! — Нәрсә инде хәзер үкенеп торырга — дип мыгырдады Юра. Дустын үзе капламыйча, менә шушы метеорология станциясе кызы, ның каплавы өчен ул оялган иде. Ул мыгырданып комбинезонын какты, башын кашып куйды, очын бомба китеге кыеп ташлаган каенга күз төшерде: аның гәүдәсе буйлап аксыл су ага башлаган иде. Яраланган агачның ак каны, сл- тыр-елтыр итеп, мүкле каеры буенча ага һәм җиргә күз яше шикелле тама иде. — Карагыз әле, каен елый,— дип куйды Леночка, ул шушы куркыныч минутта да үзенең задорлы- гаҗәпсенүле кыяфәтен югалтмаган иде. — Еларсың! — дип куйды Юра күңелсез генә. — Я, сеанс бетте, алып киттек. Санитар самолеты исәнме, аңа тимәгәнме? Чын кеше 4. .С. Ә.“ № 8. 49 Мересьев, яраланган агачка карап, кояшта ялтыр-йолтыр иткән каен суына һәм саф тамчыларның еш-еш җиргә тамуларына һәм озын шинель кигән, исеме дә мәгълүм булмаган «метеорология сержантына» карап, — Яз!—дип куйды.- Өчәүләп — Юра алдан, кызлар арттан — аның носилкасын бомба чокырлары аша самолетка таба алып баралар. Алексей кызның шинель җиңеннән чыгып торган, носилканы кысып тоткан кечкенә генә кулларына кызыксынып карап бара. Нәрсә булган аңа? Әллә бу сүзләр аңа курыкканда колагына ишетелделәрме? Алексей өчен истәлекле булган бу көндә аңа тагын бер вакыйгага шаһит булырга туры килде. Канатларына һәм фюзеляжына кызыл тәре төшерелгән көмеш самолет инде яп-якыи: аның тирәсендә борт, механикның йөрүе, бомба кыйпыл- чыгы яки шартлау җиле машинаны имгәтмәде микән дип караштыруы һәм башын чайкаштыргалап куюы күренә иде. Шул вакыт бер-бер артлы истребительләр килеп төшә башладылар. Алар урман артыннан килеп чыктылар да, кыйгачлап төшеп, аэродром өстендә гадәттәгечә бер әйләнеп тә тормастан, җиргә төштеләр һәм туп-туры урман янына, үзләренең капонирлары буена килә башладылар. Тиздән күк йөзе тынып калды. Аэродром бушады, урманда моторлар үкерүе туктады. Ләкин команда пункты янында әле кешеләр басып тора һәм, учлары белән күзләрен кояштан каплап, күккә карыйлар. — «Тугызынчы» кайтмады! Кукушкин кайдадыр эләгеп калды! — дип хәбәр итте Юра. Алексей Кукушкинның һәрвакыт бераз канәгатьсез карый торган караңгы чырайлы йөзен хәтерләде һәм шул ук Кукушкинның бүген үзенең носилкасын ягымлы гына тотып баруын исенә төшерде. Шулай ук микәнни? Кайнар көннәрдә очучылар өчен бик табигый булган бу фикер аэродром .тормышыннан күптән аерылган Алексейны сискәндереп җибәрде. Шул вакытта һавада гүелдәү ишетелде. Юра, шатлыгыннан сикереп, — Ул! — дип кычкырды. Команда пунктында хәрәкәт башланды. Нәрсәдер булган. «Тугызын, чы» җиргә төшми, һаман аэродром өстендә әйләнә, һәм баш өстеннән узганда Алексей күреп калды: канатының бер кырые кителеп төшкән һәм—иң куркынычлысы!— Фюзеляждан самолетның тик бер генә «аягы» чыгып тора иде. һавага бер-бер артлы кызыл ракеталар менеп киттеләр. Кукушкин тагын баш өстеннән очып узды. Аның самолеты оясы туздырылган һәм кайда төшеп кунарга белми торган кошны хәтерләтә иде. Менә ул инде өченче тапкыр әйләнә. Юра, сәгатенә карап, — Хәзер сикерер, бензины бетеп бара, — дип пышылдады. Җиргә төшү мөмкин булмаган чакта очучыга парашют белән сикерергә рөхсәт ителә иде. «Тугызынчы» да җирдән шундый приказны инде алган иде булса кирәк. Ләкин ул төшәргә теләмичә һаман очып йөрде. Юра әле самолетка, әле сәгатенә карады. Моторның эшләве әкере- нәйгән кебек булганда ул чүгәли һәм йөзен бер якка бора иде. Әллә чынлап та самолетны коткармакчы буламы? «Сикер, сикер инде!» — һәр кеше шулай дип уйлый иде. Коерыгына берлек цифры языл, ган итребитель аэродромнан күтәрелде. һавага атлыгып менеп, беренче әйләнүдә үк яралы самолет янына килеп җитте. Оста күтәрелүенә карап Алексей аңлады: бу полк командиры үзе иде. Кукушкинның радиосы бозылгандыр яисә каушап калгандыр дип уйлап, ул аның янына очып менде, канатларын тирбәлдереп, «мин эшләгәнне эшлә» дигән сигнал бирде һәм өскә күтәреләкүтәрелә читкә таба очып китте. Ул аңа читкә китеп сикерергә боера иде. Нәкъ шул вакытта Кукушкин газны киметте һәм төшә Б. Полевом 50 башлады. Аның яралы самолеты, Алексейның баш очыннан чатырдап үтеп, җиргә якынайды. Менә ул җиргә килеп җитәм дигәндә кырт сулга янтайды һәм, йөрешен әке- ренәйтә төшеп, таза «аягы» белән бераз тәгәрәп барды, аннары уңга егылып, таза канаты белән җиргә сыдырылды, кар тузаннары күтәреп, түгәрәк эчендә зыр итеп әйләнде. Соңгы секундта ул күздән югалды. Кар тузаны утыргач, янтайган яралы машинадан читтәрәк, кар өстендә, ниндидер бер кара нәрсә күренде. Шушы кара ноктага таба кешеләр йөгерешәләр иде һәм санитар машинасы да, сигнал биреп, бөтен көчкә шунда чаба иде. «Коткарды, машинаны коткарды! Менә сиңа Кукушкин! Кайчан өйрәнеп өлгергән соң ул?» — дип уйлады Алексей. Ул носилкада иптәшеннән көнләшеп ята иде. Аның үзенең дә кар өстендә яткан шул кечкенә кеше янына, берәү дә яратмый торган, ләкин кинәт шундый нык һәм оста булып чыккан кеше янына бөтен көчкә йөгереп барасы килде. Ләкин Алексей одеалга төрелеп, носилкага бәйләп куелган һәм бик каты сызлана, һәм бу сызлау нервалар бераз бушаганнан соң яңадан көчәеп киткән иде. Бу вакыйгалар бер сәгать вакыт та аямаганнардыр, ләкин алар шул кадәр күп булды. Алексей аларны тиз генә төшенеп бетә алмады. Носилка самолетның махсус ояларына беркетелгәннән соң «метеорология сержанты»ның текәлеп карап торуын күреп алгач кына, бу кызның бомбалар шартлаган вакытта әйтеп салган сүзләрнең чын мәгънәсен аңлап алды. Үзен аямаган бу әйбәт кызның исемен дә белмәве өчен оялды. Аңа хөрмәт белән карап: — Иптәш сержант...—дип куйды ул әкрен генә. Җылытыла торган моторның үкерү тавышы аркылы Алексейның бу сүзләрен ул, бәлки, ишетмәгәндер дә. Ләкин кыз аңа таба атлады һәм кечерәк кенә бер төенчек сузды. — Иптәш өлкән лейтенант, бу сезгә килгән хатлар. Мин аларны саклап тоттым, сезнең исән икәнлегегезне һәм борылып кайтачагы- гызны белдем. Белеп, сизеп тордым. Ул аның күкрәгенә бер төргәк хатлар китереп куйды. Алар арасында ул анасы тарафыннан язылган өч почмаклы хатларны һәм һәрвакыт гимнастерка кесәсендә үзе белән йөрткән конвертларга охшаган хатларны күреп алды. Бу конвертларны күргәч, ул балкып китте һәм, одеал астыннан кулларын чыгарырга омтылып, хәрәкәтләнеп куйды. — Болар кызлар хатымы? «Метеорология сержанты» шулай дип, моңсу итеп сорап куйды һәм шундый кызарды, җиз төсле кызыл керфекләре яшь белән чыландылар. Мересьев шунда аңлап алды: теге бомбалар шартлаганда ул яң- лыш ишетмәгән икән, аңлады, ләкин дөреслекне әйтергә көче җитмәде. Ул, үзеннән-үзе нәфрәтләнеп, — Кияүгә киткән апамнан. Аның фамилиясе башка, — дип куйды. Җылытыла торган моторларның гүләве аркылы тавышлар ишетелде. Ян яктагы люк ачылып китте, һәм аннан шинель өстенә халат кигән доктор килеп керде, һәм ул, Мересьевка күз төшереп, — Бер авыру инде монда икән. Бик яхшы, икенчесен кертегез. Хәзер очабыз. Ә сез монда нишлисез, мадам? — дип парланган күзлек пыялалары аркылы «метеорология сержантына» карап куйды; ә ул Юра артына яшеренгән иде. —Yfre. нәм, чыгыгыз. Хәзер очабыз. Эй! Носилканы кертегез! Алексей кызның: — Языгыз, алла хакы өчен языгыз, мин көтәрмен! — дигән тавышын ишетте. Врач, Юра һәм тыштагы куллар ярдәмендә самолетка носилка кертелде, аның өстендә кемдер сузып- сузып әкрен генә ыңгыраша иде. Носилканы ояларга куйганда җәймә ачылып китте, һәм Маресьев Кукушкинның газаплану белән ямь Чын кеше сезләнеп калган йөзен күреп алды. Доктор, кулларын ышкып, кабинаны күздән кичерде һәм, Мересьев. ныц эченә сугып: — Бик әйбәт, бик яхшы! Шулай, чибәр егет, очарга күңелсез булмасын өчен сезгә тагын бер иптәш. Ә? Хәзер бөтен ят кешеләр чыгып китсен. Ә бу сержант званиесендәге Лорелея чыгып шылдымы? Бик яхшы. Кузгала башлавыгызны сорыйм!.. һәм ул һаман шунда маташкан Юраны төрткәләп чыгарды. Ишекләр ябылды, самолет сискәнеп китте, кузгалды, сикергәләп куйды һәм шуннан соң тынып, үз стихиясендә, моторларның тигез гүләве астында салмак кына оча башлады. Врач, стеналарга тотынып, Мересьев янына килде. Кәефләр ничек? Пульсегезне бирегез әле, — һәм ул, Алексейга кызыксынып карап, башын чайкап (уйды.-—M-да! Көчле кеше икәнсез. Сезнең маҗараларыгыз турында дусларыгыз бөтенләй гаҗәеп нәрсәләр сөйлиләр. Джек Лондон хикәяләрендәге кебек. Ул үзенең креслосына барып утырды һәм, уңайрак утырырга тырышып, бераз боргаланды һәм, йокыга талып, шунда ук мәлҗерәп төште. Бу ак чырайлы карт кына кешенең бик нык арган булуы күренеп тора иде. «Джек Лондон хикәяләрендәге кебек!» дип уйлады Алексей һәм бала чагында ук укыган бер нәрсә хәтеренә килеп төште.- аягы сынган бер кешенең сахра буенча шуышып баруы һәм авыру, ач бүренең аны эзәрлекләп килүе турында язылган хикәя иде ул. Моторларның йокы китергеч итеп гүләүләре астында барлык нәрсә әлҗе-мөлҗе килә, кыяфәтен югалта, соргылт караңгылык эченә кереп эри башлады, һәм йокыга китеп барган Алексейга сугыш юктыр кебек, бомбалар да, аяклардагы бу өзлексез сулкылдап торган газаплы авырту да, Москвага таба оча торган бу самолет та, — бернәрсә дә юктыр кебек һәм болар барысы да кайчандыр ерактагы Камышин шәһәрендә укылган гүзәл бер китаптагы вакыйгалар гына кебек тоелды. И. Зарипов тәрҗемәсе. {Дәвамы бар.)