„Зәңгәр кыя"
Габдрахман Әпсәләмовның хикәя, ләр җыентыгы басылып чыкты. Соңгы елларда Әпсәләмовның иҗаты шактый активлашты. Аның бербер артлы басылып торган хикәя, повестьлары — язучының киң иҗат мөмкинлекләре турында сөйлиләр. Ул һәрбер яңа әсәре саен үзенең проза җанрында тамырлана баруын күрсәтә. Ңөек Ватан сугышына чак- . лы язган хикәяләре—Әпсәләмовның каләм сынап каравы һәм аның өйрәнчеклек чоры иде әле; сугышның беренче елларында ул героик фактларны теркәп бару, очерклар бирүгә күчте һәм хикәяләре дә очеркны хәтерләттеләр. Бу турыда тәнкыйть хаклы рәвештә күрсәтеп китте инде. Соңгы хикәяләре — Әпсәләмовның тагы да үсә төшүен күрсәтәләр. Ул образларның эчке дөньясын ачуга таба омтылыш ясаган, хикәяләренең композицион җыйнаклыгын тәэмин итү өчен күп көч куйган. / Дөрес, образларны индивидуальләштереп бирүдә, аерым портретлар сызуда әле Әпсәләмовка бик күп эшлисе бар — бу хакта алда әйтелер, — ләкин аның үз геройларына романтик күтәрелеш рухы белән килүен, аларга барлык мәхәббәтен салырга омтылуын әйтми булмый. Әпсәләмов үз образларын тирәннән сөя, аларның зур һәм кечкенә эшләрен, эре һәм вак адымнарын сокланып күзәтә. Сугышчан хәрәкәтләрдә чагылган олы йөрәклелеккә, ешелек сыйфатының гүзәллегенә горурлык белән карый. Шуңа күрә дә ул образларда җылылык, таби- гыйлек, күңелгә ятышлы матурлык, ягымлылык була. Алар башка кешеләрдән аерылып тора торган яки могҗиза күрсәтүче кешеләр түгел, алар масса эчендә йотылып, массаның үзенә кушылып кала торган гади көрәшчеләр, шуның белән алар типик образлар булып торалар да. Туган илне сөю, ватанга чиксез бирелгәнлек совет кешеләрендә сөйләп бетергесез матур сыйфатлар үстергән. Нинди генә эш башкармасын, нинди генә хәлдә калмасын — совет кешесенең патриотизм көче аңа ярдәмгә килә һәм ул барлык яктан җиңүче булып чыга. Әпсәләмов, яшәү сулышы бирә торган патриотизмны төрле хәлләрдә, төрле образларның сугышчан бурычларны үтәүләрендә чагылдыра. Аның геройлары — рядовой солдатлар. Алар — тыныч төзелеш эшеннән аерылган, бәхетле семья тормышын, хуҗалык эшен ташлап килгән эш сөюче кешеләр. Аларның барлык омтылышы дошманны тизрәк тар- мар итү һәм җиңү яулап илгә кайту. Шул максат аларны җилкендерә, рухландыра, мораль яктан олылый. Җиңүгә булган омтылыш, тормышны өзелеп ярату — аларны оптимистик табигатьле, ихтыярлы, чыдам һәм нәфрәтле итеп чыныктыра. «Давыл» хикәясендәге Шәүкәт, «Хәйбулла солдат» — тагы Хәйбулла, «Байрак»тагы Кәлимуллин, «Зәңгәр иртә» хикәясендәге Нурулла һәм башкаларны берләштерә торган 97 Габдрахман Әпсәләмовның хикәя, ләр җыентыгы басылып чыкты. Соңгы елларда Әпсәләмовның иҗаты шактый активлашты. Аның бербер артлы басылып торган хикәя, повестьлары — язучының киң иҗат мөмкинлекләре турында сөйлиләр. Ул һәрбер яңа әсәре саен үзенең проза җанрында тамырлана баруын күрсәтә. Ңөек Ватан сугышына чак- . лы язган хикәяләре—Әпсәләмовның каләм сынап каравы һәм аның өйрәнчеклек чоры иде әле; сугышның беренче елларында ул героик фактларны теркәп бару, очерклар бирүгә күчте һәм хикәяләре дә очеркны хәтерләттеләр. Бу турыда тәнкыйть хаклы рәвештә күрсәтеп китте инде. Соңгы хикәяләре — Әпсәләмовның тагы да үсә төшүен күрсәтәләр. Ул образларның эчке дөньясын ачуга таба омтылыш ясаган, хикәяләренең композицион җыйнаклыгын тәэмин итү өчен күп көч куйган. / Дөрес, образларны индивидуальләштереп бирүдә, аерым портретлар сызуда әле Әпсәләмовка бик күп эшлисе бар — бу хакта алда әйтелер, — ләкин аның үз геройларына романтик күтәрелеш рухы белән килүен, аларга барлык мәхәббәтен салырга омтылуын әйтми булмый. Әпсәләмов үз образларын тирәннән сөя, аларның зур һәм кечкенә эшләрен, эре һәм вак адымнарын сокланып күзәтә. Сугышчан хәрәкәтләрдә чагылган олы йөрәклелеккә, Г. Әпсәләмов. «Зәңгәр кыя». Татгосиздат басмасы, 1947. 268 бит. Җаваплы редакторы Г. Разин, Тиражы 10.165. L .С. Ә. № 7. Тэнкыйть-бнбл иография 98 сыйфат та шул батырлык, чыдамлылык, ихтыярлылыкка кайтып кала. Без ул солдатларны төрле хәлләр, дә күрәбез: яки разведкага барып, күпер шартлатканда, кешенең корыч табигате чагылып китә («Мәхәббәт»), яки разведкадан кайтканда («Давыл»), яки аерым заданиеләр үтәү процессында («Хәйбулла солдат»), Һөҗүм һәм налет ясауларда («Зәңгәр кыя», «Байрак»), яки гади элемтәче булып йөргәндә («Зәңгәр иртә»)... Болар барысы да гади совет кешеләре. Хикәяләрнең кыйммәте дә шунда: алар сугышка чаклы төрле хезмәткә йөргән шушы совет кешеләренең намусын, изге хисләрен, бөтен ил каршында үзләренең гражданлык бурычларын аңлап көрәшүләрен гәүдәләндерәләр. Нәфрәт һәм мәхәббәт, дошманны күрә алмау, туган илне өзелеп сөю — алар- ны-җиңүгә алып бара. Менә «Зәңгәр иртә» хикәясендәге Нурулла — связной образы. Ул «актык көчен җыеп, чаңгылары өстенә күкрәге белән ятты да, шуыша башлады. Исән аягы һәм катып беткән куллары белән авыр гәүдәсен этәрде. Суда йөзгән чакта дулкыннарны башы белән сөзеп барган шикелле, йомшак карны ялан башы белән ерып барды» (126 б.). Бу образда көңле ихтыяр кешесе сурәтләнә. Аның шундый геройлыкка этәрә торган көче нәрсәдә? Ул үзенә йөкләнгән бурычны үтәү өчен генә барамы? Әйе, беренче планда — ул үзенең бурычын үтәү өчен ашкына. Ләкин бурычын үтәү өчен ул барлык мөмкинлекләрдән файдаланды, барлык чараларны күрде һәм хәзер берәү дә аңа шелтә белдерәчәк түгел. Ул инде шунда ятып калса да бер кеше бер сүз әйтмәя#- чәк, ул үзе читтән ярдәм көтәрлек хәлдә. Ләкин Нурулла алай эшләми. Ул ихтиярсыз түгел, ул тормышны, яшәүне сөя. Шуңа күрә аны вазыйфа үтәүнең эчке, изге мәгънәсе һаман омтылдырып, канатландырып тора. Ул бу мәгънәне уз теле белән әйтеп бирә белми. Язучы шул мәгънәне аңлатырлык картина бирә. Нурулла пакетны комбатка тапшырганчы бирешми, аннан соң гына онтыла. Изге бурычны үтәргә кирәклекне аңлау аны сонгн чиккә чаклы алып килә. Зур бурыч үтәлгәннән соң, гражданлык Вазыйфасы җиренә җиткерелгәннән сок ул үзен иркен хис итә, аңардагы киеренкелек йомшый һәм ул бурычны үтәп чыккаиан соң гына онытыла... Нурулла «тормышны шашын ярата, ә үлемне бөтен җан көче белән күрә алмый иде. Нинди генә кыен шартларда да ул: «бу газапларны күргәнче, ичмасам үтерсеннәр иде» димәде» (123 б.) Аның үзенә йөкләнгән вазыйфаны үтәве формаль рәвештә түгел, бәлки иҗади төстә бара, ул үзенең бөтен энергиясен, барлык сәләтен, көчен куя, чөнки аның адымы — тормышны раслауга, яшәүне дәвам иттерүгә алып бара. Бу хикәядә («Зәңгәр • иртә») Нурулланы батырлыкка алып килгән эчке этәргеч көч — туган ил, семья, ата-аналарына мәхәббәт төсендә бирелә. Ул Ык суы буйларын, семьясын, ата-аналарын күз алдына китергәч, яңа бер көч табып шуыша башлый. Көрәшчеләрнең эчке сыйфатларын гәүдәләндерүдә бу хикәя бәлки арада иң уңышлысыдыр, тик башкаларында да шул ук нәрсәләр ачыла. Хикәяләр — кешенең мораль сафлы, гын, рухының матур сыйфатларын күрсәтүне максат итеп куйганнар. Боларның һәркайсыннан да repoff халык күренә, аларның сугыш көндәлегендәге авыр хезмәтне башка, руда уз юллары чагыла. Алар бер идея, бер максат, бер тема тирәсенә тупланганнар, вакыйгаларның, геройларының тасвирлану рухы.белән— бер бөтенне тәшкил иткән кебек күренәләр. Ул геройларның исемнәре генә башка, ә үзләре бер кебек, тик алар төрле шартларда, төрле характер һәм кешелек сыйфа- ты чагылдыралар кебек. «Егетнең егете» хикәясендә Әсрар Хәмидуллии исемле ефрейтор сурәтләнә. Ул, үзенең командирын үлемнән йолып калу өчен, үзе мылтык көпшәсе астына керә. Бу шат Тәнкыйть-библиография 99 күңелле, артист табигатьле кеше, гаять тыйнак, үзенең фидакарьлегенә, батырлыгына гади бер нәрсә итеп кары!!, мактануны белми. Менә ул тәмам сукырайган хәлдә, терелүенә өмет итеп, яктылыкны күрергә чын күңелдән ышанып, госпитальдә ята. Аңа үзенең фронтта күрсәткән батырлыгын икенче бер солдат фидакарьлегенә күчереп сөйлиләр. Әсрарны үзе турында сөйләр дип уйлыйлар. Ә ул тыныч кына бу адымның бик гади, бик табигый булуын әйтә. Соңыннан, командирының исән калуын белгәч, ул гаҗәпләнеп тора. Аның бу гаҗәпләнүендә солдат горурлыгы чагыла, ул үзен корбан итәргә ташлануның нәтиҗәсез калмавы өчен шатлана. Кызганыч, автор нәкъ менә шушы сыйфат турында ишарә генә ясап китә, тирәннән тасвирлап бирми. Изге бурычны башкарып чыгуны- белүдән, нәтиҗәне күрүдән сугышчы канәгатьләнү’ тойгысы белән туларга тиеш. Аның кешелек сыйфаты мондый хәлгә игътибарсыз булмаска куша. Әпсәләмов исә моны күрсәтеп бетерми кала. Мәхәббәт романтикасын сугыш романтикасы белән бәйләп, чынбарлыкны әкияткә әверелдереп сөйли белә торган Мостафа Шаһиморатов образы бик күңелле тәэсир калдыра («Зәңгәр кыя»). Мостафаның сөйгән кызы Гөлбәдәрне немецлар,Сталинградта атканнар. Бу хәл егетнең күңелендәге үч алу тойгысын тагын да үстереп, куертып җибәрә. Ул немецларны күбрәк кыру өчен ашкына; операциягә ул Гөлбәдәрне коткарам дип бара. Аның әкияте дә шул Гөлбәдәр язмышын сурәтләүгә багышлана: .менә Гөлбәдәрне унике башлы дию һавага күтәреп каядыр алып китә. Егет эзләргә чыга, йө- ри-йөри Төньяк Боз океаны ярларына, Зәңгәр кыя каршына килеп баса. Гөлбәдәр шунда икән. Мостафа шул әкиятне сагышчыларга сөйләп бетергәнче, кыяны сугышып алырга приказ бирелә. К*яя өстеи5 урнашкан немецларны аннан бәреп төшерү аеруча читен операция, билгеле, ләкин сөйгән кызны кыя .өстендә дип хис итә белү, аны коткарырга барам дип үзеңне ярсыта алу һәм үч кайтару тойгысы — шома һәм текә ташлардан өскә күтәрелергә, андагы дошманга каршы рәхимсез сугышырга көч бирәләр. «Гранаталар, патроннар таккан авыр гәүдәсе аны түбәнгә, упкын төбенә тартты. Куллары йомшардылар. Аның көче тагын берничә секундка гына җитәчәк, аннары, Алексеев кебек, упкын төбенә очарга гына кала иде. Үлем Мостафаның бугазына ябышкан иде. Шул чакта егетнең күз алдына Гөлбәдәре килеп басты. Ул моңсу да, бераз борчулы да күзләре белән туп-туры Мостафаның йөрәгенә караган иде. «Мостафа, бәгърем, егет бул, бирешмә! Син бит минем өчен үч алып бетермәдең әле. Зәңгәр кыя да алынмаган бит әле...» диде шикелле кыз. Бу хәл егеткә яңа көч бирде, йомшарган беләкләренә, әйтерсең, яңа көч салдылар. Ул ияген кыя читенә терәп, кулларын азрак ял иттерде дә, югары күтәрелеп, кыя кырыена күкрәге белән ятты, аннары тагын чак кына ял итеп, бөтен гәүдәсен карнизга мендерде» (54—55 б.). ЛАостафаның әкиятен тыңлаган сугышчылар дәрт һәм ярсу белән сугышалар; аларга да, әйтерсең, чыннан да шунда Гөлбәдәр бар һәм коткаруны көтеп тора шикелле тоела. Автор бу әкияте аша уңышка ирешкән. Шушы алым белән ул операцияне коры хроникаль хәлдән чыгарып, аның җанын, эчкә рухи мәгънәсен ачуга ирешкән. Котырган диңгез өстеннән, давыл аша, биек кыяны яулап алырга* баручы совет солдатларының, беренче чиратта, иптәшләренә сугышчан дәрт бирә белүче Мостафаның эчке омтылышы, йөрәк кичерешләре мораль югарылыгын нурландырып тора тор. ган яклары матур, ышанычлы сурәтләнгән. Совет сугышчыларының матур сыйфатлары, батыр табигатьләре «Байрак» кебек җыйнак һәм истә калырлык итеп язылган хикәядә, очеркка тартым булган, сугышның Т әнкыйть-бнблнография 100 бер эпизодын сурәтләгән «Кызыл ракета» парчасында да чагыла. «Байрак» хикәясе Миңнулла 1\әлимуллинның аерым штрихларын тотып, шулар аша батыр сугышчы образын сурәтли. «Осколок тиюдән байрак сабы урталай сынды. Ләкин Миңнулла аны һавада чакта ук тотып алырга өлгерде, җиргә төшермәде. Шул ук вакытта беләге һәм боты буйлап җылы кан акканын да сизде» (77 б.) кебек детальләр Кәлимуллииның полк даны өчен никадәр януын күрсәтәләр. £икәя матур язылган һәм оста тәмамланган. Байракның бөтен хикәя дәвамында җиңү символы булып җилфердәп торуын укучы сизә, сугышчыларның дәрт белән сугышуларын тоеп тора. Байрак җанлы, көрәш һәм җиңүне оештыручы көч чишмәсе булып гәүдәләнә. Хикәяләр сурәтләгән образлар - арасында Хәйбулла солдат аерылып тора, ул тулырак ачылган, характеры да эзлекле гәүдәләнгән. Күркәм холыклы Хәйбулланың кешелек намусы бер-бер артлы ачыла бара. «Солдат өчен батырларча үлү кечкенә нәрсә, солдат өчен батырларча җиңү — иң газиз эш», ди ул һәм җиңү турында гына уйлый. Ул тыныч, оптимист, тыйнак һәм эзлеклелек күрсәтеп, билгеләнгән юлыннан сабыр гына бара белүче чыныккан ир кеше. Менә аңа зур бурыч йөкләнә. Безнең часть финнарга һөҗүм иткәндә, ул икенче бер җирдән дошманның барлык игътибарын үзенә алырга тиеш була. Ул минометчик- ларга кайда атарга кирәклеген белдереп, яшел ракеталар чөя. Финнар ана ныклы игътибар итәләр. Хәйбулла исә финнарны әле уңнан, әле сулдан бәреп тора. Аңа һөҗүм итәләр, ул аларны кире кага. Ниһаять, дошман аның өстенә мина җибәрә һәм ул аңын югалта. Шул һуштан язган батыр солдатны финнар, утын кискәсе кебек аягыннан сөйрәп, үзләренә таба өстериләр. Әле генә контужен булган Хәйбулла, башы белән кардан сөйрәлеп бара. Ул үлек кебек. Тик кинәт аңына килеп, мәсьәләне аңлап алгач та, ул «нинди бәхетсез мин, намуслы солдатча изге сугыш кырында үлә дә алмадым» дип уйлый. Ул яңадан аңын югалта, ул һичбер каршылык күрсәтерлек хәлдә булмый, «сугышып үлү» бусагасын узган солдат. Менә шуңа күрә аның «бәхетсезлеге», үлем турында уйлавы бик нык аңлашыла һәм бу табигый дә. Ләкин монда да Әпсәләмов эзлеклелекне саклап бара. Ул Хәйбулла солдатның тыйнак һәм сабырлыгын ахырынача күрсәтергә тырыша. Әнә шул өметсез хәлдә дә Хәйбулла җиңү турында, котылу һәм яшәү турында уйлый. Кыюлык, батырлык бит бу! һәм, сабырлыгы аркасында, ул шул хәлендә дә жи- ңүче булып чыга. Уңаен туры китереп, ул үзен сөйрәп баручы ике финга ташлана, берсен үтерә, берсен плен алып кайта. Бу хәлне Әпсәләмов ышанырлык итеп сурәтли. Хикәя уңышлы, х ул укучыны дулкынландырырлык итеп язылган. Безнең өчен иң мөһиме — монда да шул ук бер нәрсә ачылган: солдатның эчке дөньясы, рухи байлыгы, ихтыяри көче сурәтләнгән. Җиңүгә булган омтылыш — яшәү өчен, тормыш өчен кирәк! һәм ул тормышны сөйгәнгә — җиңү турында тирәннән уйлана, бөтен җаны белән шуңа омтыла. Әпсәләмов туплаган хикәяләрдә— безнең чорның геройлары сурәтләнә. Аларның батырлыгы табигый итеп бирелгән, мораль яктан өстен булулары, рухи байлыклары, патриотлык сыйфатлары, кешелек характерлары: халыклар дуслыгы, окоп дуслыгы, туганлык, мәхәббәт һ. б. —боларны һәрбер хикәядән табарга мөмкин. Алар реаль буяуларда биреләләр, ышандыралар, табигый килеп чыгалар. Габдрахман Әпсәләмов Бөек Ватан сугышында кулына корал тотып катнашкан язучы. Материалны да ул үзе хис иткән, йөрәге аша кичергән, төрлечә уйлап-фикерләп уздырылган вакыйгалардан ала. Сугыш дәвамында ул йөзләрчә, меңнәрчә совет солдатлары белән оч Тәнкыйть-библиография 101 раша, аларның кешелек сыйфатларын күзәтә. Ул тормышны — сугыш чынлыгын тся белә, табигатьнең матурлыгын, стихия көчен аңлый. Аларны шома тел белән күңелгә ятышлы итеп сурәтли ала. Карелиянең дәһшәтле табигате, төньякның гүзәл балкышлары, ялангач таулары, көтмәгәндә үзгәрә торган һавасы язучы каләме тарафыннан бик еш җанланалар, төрле буяуларда чагылалар. Төньяк пейзажы, нарат урманнары, кинәт була торган давыллар, диңгез ярсуы — Әпсәләмов хикәяләрендә фон булып торалар. Аларны укучы җанлы итеп күз алдына китерә. Әпсәләмов Ерак Көнчыгыш табигатен дә характерлы штрихлар белән сурәтли. «Уссури тайгасында», «Коткару» кебек хикәяләре моңа мисал булып торалар. '«Уссури тайгасында» исемле хикәядә ороч егете Савушканың Кәримгә булган тирән дуслыгы гәүдәләнә. Ул үзенең фронт иптәшенең разведкадан әйләнеп кайтмавы өчен каты кайгыга бирелә, тынычсызлана һәм, командирдан рөхсәт сорап, аны эзләргә китә. Савуш- ка — совет сугышчылары арасында үзенә хас бер тынгысыз табигате белән аерылып тора. Фронт иптәшенә булган чиксез дуслыгы — аны кыю адымнар ясауга алып бара, һәм ул японнар засадасына эләккән Кәримне ко*гк!ара. Ерак Көнчыгыш вакыйгаларын җанландыра торган хикәяләрендә дә Әпсәләмов совет кешеләренең батыр йөрәкләрен күрсәтүне максат иткән. Болар Манҗурия фронты эпизодларына бәйләнеп бирелгәннәр һәм япон империалистларының гитлерчылар белән бер туган бандитлар булуларын ачып сала торган парчалар. Сугышка чаклы татар совет әдәбиятында Ерак Көнчыгыш темасына Фатих Кәрим матур әсәр биргән иде. Аның «Аникин» исемле поэмасы япон самурайларының прова- кацияләрен һәм безнең совет чик сакчыларының батырлыкларын җанландырды. Аннан соң безнең матбугатта бу темага карата уңышлы әсәр язылмады. Әпсәләмовның хикәяләре бу бушлыкны беркадәр тутыру өчен хезмәт итәләр. Бу яктан, «Япон диңгезендә» исемле хикәя бик әһәмиятле. Ул хикәя японнарның кабахәтлеген, пычрак методлар белән советка каршы көрәш алып баруларын, официаль рәвештә дипломатия багъланышы саклаган вакытта да бу көрәшнең мәкерле һәм кабахәт юллар белән дәвам иттерелүен ышандырырлык эпизод, аша гәүдәләндерә. Алар 1943 елда «Амур» исемле совет сәүдә флоты корабын торпедага тоталар. Су өстендә исән калган бер төркем диңгезчеләр трагик хәл кичерәләр, авыр кичерешләрне башларыннан уздыралар. Японнар аларны ярым үлек хәлендә диңгездән алгач, намусларын сатып алырга җыеналар. Ләкин совет кешеләренең намусы саф, Ватанга бирелгәнлек көчле, алар җәза, газаплануларны да кичерәләр, үлемгә дә хәзер торалар. Диңгезчеләрнең корыч ихтыярларын сындыра алмагач, японнар аларны көймәгә салып, диңгез дулкыннары иркенә ташлап калдыралар. Бу вакыйгалар япон самурайларына тирән нәфрәт уятырлык итеп тасвирланганнар. Әпсәләмов җыентыкны төзегән вакытта хикәяләрен төзәтүгә нык игътибар иткән. Без бу җыентыкта тупланган хикәяләрне күбесен вакытлы матбугат битләрендә элек үк укыган идек. Хәзер исә язучы аларны төзәтүгә күп кенә каләм көче салган. Кайбер хикәяләре кыскарган, артык, кирәкмәгән детальләрдән арындырылган, кайберләре сюжет ягыннан спайланган. Әпсәләмов сюжет төзелешенә, тасвирга, әдәби әсәрнең технологик ягына нык әһәмият бирә. Аның алымнары табигый һәм оригиналь чыгалар, күп кенә хикәяләргә ул кирәкле урында нокта куярга онытмый. Кирәк «Давыл» хикәясе булсын, кирәк «Мәхәббәт» яки «Япон диңгезендә», «Байрак» хтаәяләре булсын — болар, җитлеккән хикәячене хәтерләтерлек, оста оештырылган хикәяләр. Язучы аларны художник күзлегеннән чыгып төзәткән һәм бик матур эш эшлән Тэнкыйть-бнбл иография 102 гән. «Зәңгәр кыя» хикәясен төзәткәндә автор байтак кына беренче карашта уңышлы күренгән тасвирларны да сызып калдырырга кызганмаган. Бу — мактаулы сыйфат, язучының художество югарылыгына үрмәләвенең үрнәге. «Мәхәббәт» хикәясенең сюжеты бик матур Һәм оригиналь. Мәхәббәт — инде мәңгелек тема булуга карамастан, Әпсәләмов каләмендә аның романтик күтәренкелеге сугыш дәһшәтенә кушылып күрсәтелә. Монда язучы, сугыш еллары өчен типик булган вакыйгалардан файдаланып, Зәйни белән Мөнәвәрәнең тылдан һәм фронттан торып гыйшык тотуларын җанландыра. Алар хат аша танышалар, язышалар, берберсен күргәннәре булмаса да, бу ике совет яшенең мәхәббәте көчле һәм нәфис булып үсеп китә, бу мәхәббәтнең нигезендә туган илне чиксез сөю, халыкка, ватанга ту- лысынча бирелгәнлек һәм җиңүгә булган ышаныч ята. Меңнәрчә яшьләр үзләре күрмәгән кешеләр белән сугыш дәвамында хат язышып, бер-берсен рухландырып тордылар. Тыл фронт белән, фронт тыл белән рухланып, органик берләшеп, берсе икенчесе өчен, икенчесе беренчесе өчен янып яшәделәр. Бу — безнең чынлык иде һәм шул чынлык Әпсәләмов тарафыннан матур бер формага салып бирелгән. Мөнәвәрә яшь артистка һәм ул бригада белән фронтка килә. Концерт барганда Зәйни, аның фамилиясен ишетеп, шак ката: менә ул кем белән хат языша икән! Хат аша сөйгән кешенең үзен күргәч, мәхәббәттә үзгәреш булырга тиеш, яки ул көчәергә, яки сүрелергә мөмкин. Әпсәләмов бу моментны ачып бетерми, аның романтик мотивы сугышның усал чынлыгы белән күмелә. Концерт тәмам булып, Зәйни белән Мөнәвәрә бер-берсе белән исәнләшкәнче, Зәйни сугыш заданиеләрен үтәргә киткән була. Зәйни задаииене үтәгәндә авыр хәлгә очрың һәм үз вакытында частена кайта алмый. Ул сугышчан бурычны батырларча үти, шул ук вакытта Мөнәвәрә янына омтыла, аны кызның кабул итүе яки, итмәве кызыксындыра. Кыз да аны блиндажда көтә. Ниһаять, Зәйни бик зур авырлыклар кичереп кайта, Мөнәвәрә дә аның янына, санбатка ашкына. Хикәя нәкъ шул урында тәмамлана. Калган өлеше укучылар, ның хыяЛ иркенә тапшырыла. Татар совет укучылары Г. Әпсәләмовның бу җыентыгын тирән канәгатьләнү белән укырлар. Материалның байлыгы, фантазиянең кыюлыгы — укучылар массасына ошамый калмас. Ләкин бу сүзләр, җыентык хатлардан, йомшак моментлардан котылган, дигән фикергә урын бирмиләр. Җыентыкта шактый кимчелекле яклар күренә һәм без, язучының киләчәге өчен, аның үсүен күз алдында тотып, бу кимчелекләрне әйтеп китәргә тиешбез. Иң элек, кайбер хикәяләрнең төзәтелми бирелүен күрсәтергә кирәк. Бу — «Давыл» белән «Ана йөрәге»нә кайтып кала. Төньякның табигать кочагында, ерактан ук якын булып күренә торган ялангач таулары арасында барган хикәя («Давыл») — үзенең әйтергә теләгән фикере белән бик мөһим нәрсәне кузгата. Давыл — Николай Додоновның йөрәк давылы, аның яшәү көче ташкыннары. Инде стройдан чыккан, сугыш өчен файда китерә алмаслык хәлгә җиткән яралы Додонов сугышчан иптәшен үлемнән саклап калу өчен үз-үзен корбан итү уе белән айкала башлый. Аның фикеренчә, «аяксыз солдат — солдат түгел». Ул үзен беткән кешегә хисаплый һәм иптәшенең язмышы турында уйлый. Разведкадан кайтышлый Шәүкәт Хөснуллин яраланган Николай Додоновны үзебезнең якка таба алып чыга. Аңа Манара-тауга юл тотарга кушыла. Ләкин берничә көн баруга карамастан, Манара- тау һаман якынаймый. Хәлсезләнү, азык бетү, яралының аягы шешү һ. б. — аларның юлын газаплы ясыйлар. «Шунда Николай һәлакәтнең Тәнкыйть-библиография 103 котылгысыз икәненә беренче тапкыр төшенде һәм эченнән калтырап китте. /Ү)лемне көтеп тору, бигрәк тә ана каршы көрәштә үзеңнең бөтенләй көчсез булуыңны сизү— корыч ихтыярлы кеше өчен дә бик кыен, ул күңелдә сүз белән әйтеп бирә алмаслык әрнүле тойгылар тудыра» (7 б.). Монда без авыр яралы Додоновның эчке кичерешләрен аңлыйбыз; ул газаплы, хисле кичеренү. «...Мин бит барыбер беткән кеше инде.. Ә ул? Ул балалар атасы. Ул да бетәргә тиешмени?.. — дип куйды Додонов» (8 б.). Шуннан соң ул Шәүкәттән үзен шунда, тау араларында калдырып китүне сорый. Дөресен әйткәндә, укучы Шәүкәт белән шул урыннан таныша башлый. Кем соң ул? Ул чыннан да әйбәт кешеме? Аңа үзеңнең тормышыңны ышанып буламы? Әйе, ул совет солдаты, ләкин -«ул бервакытта да үзенең хисләрен тышка чыгармады, берәү алдында йөрәген ачып салмады» (11 б.). Укучы солдатның портретын .күрми, ул ачылмыйча кала, аның кешелек сыйфатлары гәүдәләнми. Дөрес, Шәүкәт, хәлдән тайган булуына карамастан, ачлык һәм давыл газапларын кичерүенә карамастан, Николайны аркасына күтәргән хәлдә, юлын дәвам иттерә. Ләкин бу эш — өстеңә төшкән бурычны үтәүнең мәҗбүрилегеннән эшләнәме, кешелектәнме, үз вөҗданы* каршында акланырга теләүдәнме? Бу момент тиешенчә тулылык белән ачылып җитмәгән. Билгеле, Шәүкәт йомык табигатьле кеше. Ләкин художникның бурычы — шул яшерен йөрәк эчендәге бай хисләрне сурәтләп бирергә тиешлегендә. Әпсәләмов моны җитәрлек эшләмәгән. Шуңа күрә ул Николай күтәргән мәсьәләне дә хәл итмичә калдырган. Әсәрдә Николай белән Шәүкәтнең үлем һәм яшәү турында сөйләшүләре ахырынача җиткерелми. Хикәядә вакыйгаларның үткен куелышы бар, тәмамлану да бик урынлы (нокта урынында). Ләкин образлар сыек бирелү, индивидуаль- ләштерелмәү — хикәянең матурлыгын җуя. Портрет, образ бирү, сурәтләр өстендә эшләү җитәрлек түгел. Бик матур теләкләр белән язылган «Ана йөрәге» исемле хикәя җыентык эчендә үзенә аерым бер төс алып тора. Ул, Ватан сугышы турында язылуына карамастан, сугыш операцияләренең ерактан яңгырашы (эхо) төсле генә күренә. Ул фронтка якын тылны, андагы совет хатыннарының йөзләрен яктыртуны алга куя. Ул мөһим темага язылган. Ирләр белән беррәттән хатын-кыз да Ватан саклый, — ди ул. Сәрби апаның кайгысы һәм пошынулары әнә шул чынлыкны аңламый торуына бәйләнгән. Шул гади чынлыкны аңлау белән хикәя дә тәмамлана: «Ана күңеле нинди горур, нинди шат иде. Ул кызының калку күкрәгендәге орденга күзен төшереп, «улым булмаса да менә нинди батыр кызым бар минем» дип татлы уйлар уйлый иде» (114 б.). Хикәянең бетеме әйбәт, ниһаять, ана үз хатасын аңлый. Ләкин шушы хикәяне китереп чыгара торган конфликт нәрсәдә соң? Хикәя шушы сүзләрне ана авызыннан әйттерү өчен генә язылганмы? Билгеле, алай түгел. Кабатлап әйтәм: хикәя Ватан саклаудагы хатынкызларның ролен ачуга багышланган. Бу—бик матур максаг. Ләкин язучы бу темага карата үзен тиешле материал белән коралландырмаган. Ул, материалны белмичә генә, үзеннән уйлап чыгарып язган. Шушындый матур җыентыкның нәкъ уртасында, шундый эшләнеп бетмәгән, тормыштан алынмаган хикәянең урнашуы пошынулы хәл. «Ана йөрәге» кебек зур, күпне ышандыра торган исем астында хикәя язылгач, авторга, билгеле игътибарлыкны тагын да көчәйтергә кирәк иде. Биредә ике ана алынган. Сәрби апа белән янәшә, алар белән «егерме ел буе бергә яши торгач, дуслашып кына түгел, кардәшләшеп тә беткән...» 1(94 б.) Наталья Сергеевна килеп чыга. Тәнкыйть-инбл иография 104 Монда да бик матур идея салынган, ләкин ул художество көче белән гәүдәләнми калган. Ике ана икесе дә интеллектуаль яктан, реаль яктан ачылмый калалар’ Дөрес, аларның дуслыгы бар, аларда ана мәхәббәте бар, алар патриотлар. Шул. Ә ана йөрәге юк. Ватан өстенә төшкән авырлыкны җиңеләйтергә теләүдән туган адым нәрсәдә? Автор болай яза: «һәр икесе балалар үстерде, эерсенең уллары, икенчесенең кызлары бар икән, моның үзеннән-үзе шулай булырга тиешлеген уйлап, Сәрби апа һич тә пошынмады. Ә менә бүген, Наталья Сергеевнаның улларын сугышка озатканда, аның күңелендә бөтенләй яңа, бөтенләй башка тойгылар туды. Яңадан Галимулла абзыйның: «Бәхет ки- тегрәк безнең, анасы, малай булмады», — дигән сүзләре исенә төштеләр һәм бәгърен парәпарә китерделәр. Хәзер Сәрби апа үз улы юклыгының никадәр ачы булуын бөтен йөрәге белән сизә иде. Ил алдында, кешеләр алдында, Наталья Сергеевна алдында ана ничектер уңайсыз, хәтта оят кебек тоелды» (98 б.). Күрәсез, аңа ничек «уңайсыз», хәтта «оят!». Ике бала анасы, кинәт, үзен ил каршында оятлы итеп сизә. Моны аңлап булмый! Ата белән ананың улы булмауга пошынулары мөмкин, ләкин нигә оялырга? Нигә «газаплы вөҗдан» (108 б.) эчендә яшәргә? Ананың мондый фикерләре сугышның беренче көннәрендә генә канат җәймиләр, ул соныннан да шул ук уенда яши. Беренче көннәрендә әле аның барлык нәрсә фронт сызыгында гына хәл ителә дип каравы бик мөмкин. Ләкин сугыш башланып киткәч, һәрбер гражданның тылдагы бурычлары ачыклангач, ананың үз фикерен үзгәртми яшәве — язучының фантазиясендә туган ясалмалык. Вакыйгаларның әнә шул ясалма тойгылар тирәсенә туплануы аркасында, матур уйланган фикерләр укучыга барып җитми калалар. Соңыннан ананы горурландырган Хәдичә белән Хәнифә образлары да схематик килеш калалар; язучы аларның аерым хәрәкәтләрен әйтү белән чикләнгән; эчке һәм тышкы портретларын сурәтләмәгән. Хәдичә соңыннан партизаннар отрядына китеп, орден алып кайта. Укучы өчен аның батырлыгы билгесез кала, әмма бу орден хикәяне тәмамлый, ананы дөрес фикергә утырта. / Автор үзе хис итмәгән, тормыштан өйрәнмәгән һәм үз йөрәге аша аны уздырмаганга күрә — әсәрнең телендә дә ясалма урыннар чагыла. Читкә тайпылулар (Галимулла абзый әңгәмәләре), эпитет-метафора- сыз натураль тасвир (опись) яки декоратив описание (102, 106 б.) күренгәли. Ә алар булмаска тиеш иде, билгеле. Тышкы тасвирлар яки очерксы- ман сөйләп чыгу «Кызыл ракета» хикәясендә дә бик зур урын алган. Ләкин башка хикәяләрдә дә бу нәрсә урыны-урыны белән күзгә чалына. Язучыда образлы сиземләү һәм образлар, метафоралар аша килү тиешле югарылыкка күтәрелергә тиеш. Без моны Әпсәләмов- тан сорарга хакыбыз бар, чөнки ул аңа сәләтле язучы. Алдагы иҗат эшләрендә Габдрахман Әпсәләмов бу җыентыкта чагылган йомшаклыкларны искә алыр дип өмет итәргә кирәк. Ул инде хикәя җанры композициясен уңышлы үзләштерде; ул кеше рухының катлаулы юлларына керә’ башлады, аның үз теле бар, осталыгы бар, язучылык дәрте бар. Шуның өстенә ул тормыш материалына бай: Ватан сугышы еллары аны бик күп нәрсәгә өйрәттеләр, чыныктырдылар, күзәтүчәнлеген үстерделәр, мөһимне тота белергә күнектерделәр. Ул болардан хәзер уңышлы файдалана, һәм шушы җыентыкның төбендә уңышлы чыгуы, укучыларны куандырырлык булып эшләнүе — язучының эрудициясен, иҗат мөмкинлекләрен, талантын күрсәтә торган факт. Без — аның әсәрләрен яратып укучылар — язучыдан зур полотнолар көтәбез!